Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘСӘН ТУФАН ШИГЫРЬЛӘРЕ


КАЙТЫРСЫҢ ШИКЕЛЛЕ
Син йөргән юлларга
Быел да
Май ае чәчәкләр китерде:
Такташым кайгыр, дип уйлый ул.
Мина да
Кайтырсың шикелле.
Көз киткән былбыллар — кайттылар, Гөләпләр терелде, ә син — юк.
Моңая таң саен сандугач:
Ул сине юксына минем, күк.
Бәйрәмдә минем тын табынга
Синең дә өлешең куела:
Беләм мин — кайтмыйсың... шулай да
Кайтырсың шикелле тоела.
1940.
Ай ЧЫГА АРЧА КЫРЫННАН
Ай чыга Арча кырыннан Сәгатен белеп кенә.
Җил төшә аккош күленә Сүз куйган кебек кенә.
Парлылар йөри көймәдә Аккошлар йөзгәнсыман, Яшьлекнең алтын чагының Мәгънәсен сизгәнсыман.
Парлашып жырлап куялар йөрәкне телёп-телеп: Күлләрдән диңгез буена Китәсе кошлар кебек.
Сыздыра тальянда кемдер Мәхәббәт «догаларын», һәр ике аерым күңелне Бер кыла торганнарын.
Кунакка дәшкән шикелле Куаклык эчләренә,
Бриллиант юллар суза ай Кичке күл өсләренә.
Изге юл,— дигән булып жил Көймәне шунда бора. Сокланып жирнең яменә йолдызлар карап тора.
Җил әле — йомшак, ягымлы, Көз житәр — каты исәр, Аккошның—китәр сәгате, Яшьлекнең — соңы житәр.
Кошкайның көзләр житүгә Аппагы — баласы бар... Дөньяның шушы хәленнән Гыйбрәтләр аласы бар.