ГАБДРАХМАН МИНСКИЙ
(Тууына 50. әдәби эшчәнлегенә 30 ел тулу уңае белән)
Идел елгасы үзенең гадәттәге яр-ларыннан гына түгел, язгы ташу ва-кытында җәелә торган ерактагы кырыйларыннан да ашып китеп, хәзерге Бауман урамына кадәр күтәрелгән елның көзендә, меңәрләгән Казан яшьләре арасында аеруча күзгә бәрелә торган булып, берничә яңа егет күренә башлады. Өсләренә кигән киемнәре арзанлы гына булса да. башларын бик югары тотып йө-рүче бу егетләр төрле мәктәп яки институт каршында оештырылган әдәби кичәләрдә күренәләр, эшче клубларга да җитешәләр, кая гына барсалар да, үзләрен иркен, кыю тоталар, теләсә кем белән үз өйләрендәге кебек әрсез сөйләшәләр иде.
Үз-үзләрен тотышлары, йөреш- торышлары белән алар, һәрвакыт диярлек, шул чордагы шук кызлар теленнән чыккан бер шаян такмакны искә төшерәләр иде. Ул такмак болай:
Авылдан килгән егет, оек-чабата киеп, Монда килеп, итек киеп, йөрегән була биеп.
Дөрес, алар арасында биеп йөрүчеләр дә булды. Җырлаучылар да, скрипка уйнаучылар да бар иде. Ләкин бүген сүз- аларның андыйлары турында бармый. Бүген без сөйли торган егетләр кайда җае чыкса, шунда — үзләре язган хикәя яки шигырьләрне укып йөриләр, каләм көчләре белән бик күп яшьләрнең игътибарын үзләренә тарталар иде. Алар бик тиз арада бер-берсен табыштылар. Бөтен шәһәр күләмендә бергә җыелып, яшьләр матбугаты тирәсендә: «Кызыл яшьләр» исеме астында чыгып килгән газета һәм «Авыл яшьләре» исемендә чыккан журнал редакцияләре янында туп-ландылар.
Бу редакция каршындагы яшь язучылар түгәрәге шул елларны оештырылдымы, әллә аның нигезе электән үк бар идеме,— анысы ачык хәтеремдә калмаган, тик шунысын беләм: ул түгәрәкнең төп геройлары әнә шул Казанда зур ташкын күтәрелгән елның көзендә күзгә бәрелә башлаган егетләр булды.
Бу түгәрәкнең әйбәт ягы шунда иде: ул, яшь язучылар түгәрәге дип аталса да, аның утырышларында катнашучыларның зур күпчелеге язучыларның үзләреннән түгел, ә матур әдәбиятны яратып укучылардан гыйбарәт була иде. Ул утырышларга йөрүче укучылар массасының саны тиз арада шулкадәр үсеп китте, яшь язучылар түгәрәге Чернышевский урамындагы 21 нче йортта урнашкан редакция бүлмәләренә генә сыймый башлады. Ул вакытта Казанда Татар мәдәнияте йорты дип атала торган бер учреждение бар иде. Ул' йорт хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасында урнашкан иде. Яшь язучылар түгәрәге үзенең утырышларын һәр ял көнне әнә шул йортта уздыра торган булып китте. Мәдәният йортының көнчыгыш стилендә орнаментлар белән бизәлгән тамаша залы атна саен әдәбият сөюче яшьләр белән шыгрым тула иде. Ул утырышлар өчен шунысы характерлы, анда килүчеләр, безнең
95
хәзергә әдәби җомгаларга килүчеләр шикелле, пассив тамашачы булып кына утырырга мәҗбүр түгелләр, ә турыдаи-туры түгәрәкнең эшендә дә актив катнаша алалар иде. Чөнки түгәрәкнең төп эше яшь язучыларның яңа язган әсәрләрен кычкырып уку һәм алар турында шунда ук фикер алышулар ачып җибәрү төсендә алып барыла иде. Ул утырышлар нфрат дәрәҗәдә җанлы үтәләр, шуңа ^үрә утырыш буласы көннәрне язу- лылар үзләре дә, укучылар да, бик кадерле көн итеп, түземсезлек белән көтеп алалар иде. Язган бер әсәрләрен бастырып чыгару дәрәҗәсенә әле ирешмәгән яшь язучылар өчен ул утырышлар үзләренә күрә бер данлы журнал хезмәтен үтәделәр. Шул әдәби утырышлардан язма журнал һәм газета битләренә кереп киткән күп кенә иптәшләр тора-бара татар совет әдәбиятында һәркайсы үзенә күренекле урын алган язучы булып танылдылар.
Халыкка, әдәбиятыбызга күп хезмәт күрсәтеп, инде безнең арабыздан югалырга да өлгергән Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Нур Баян, •Демьян Фәтхи кебек язучылар, бүген ,-безнең арабызда булган Фатих Хөсни, Шәйхи Маннур, Ибраһим Гази, Әмирхан Еники, Гази Кашшаф кебек иптәшләр, язучы буларак барысы бер көнне үк формалашмасалар да, шул бер чорда күтәрелгән, шул * яшь язучылар түгәрәгеннән үсеп чыккан кешеләр.
Безнең бирегә— бүгенге тантанага җыелуыбызга һәм моннан 30 ел элек булган хәлләрне искә төшерүебезгә сәбәпче булган Габдрахман Минский да Казанга әнә шул туфан күтәрелгән елның көзендә килгән егет, әдәбият дөньясына әнә шул исемнәре саналган иптәшләр белән бергә аяк баскан язучы. Ул вакытта өстенә күн тужурка белән, шул чор модасы буенча, тар һәм кыска балаклы чалбар, башына кепка кигән, алсу йөзле, кара күзле бу чибәр егет Астрахаинаи булып чыкты. Ул Астрахаиның күбесенчә эшчеләр, балыкчылар яши торган Тияк бистәсендә Нур-Якуб Алыков дигән эшче семьясында туа. Ләкии бер яшендә чагында ук үз' әтисе үлеп китә, аннан соң аны шунда ук яшәүче Мөхәммәт Аллабирдиев дигән кеше үзенә уллыкка ала. Габдрахман 1924 нче елда икенче баскыч совет мәктәбен тәмамлый, шул елны ук комсомол сафына керә һәм башта уку өе, аннары эшчеләр клубы мөдире булып эшли башлый. Бер үк вакытта татар балалар драмтруппа- сында катнаша. Балалар өчен пьесалар яза һәм язган пьесаларына «Минский» дип кул куя. Аның «Татар мәдрәсәсендә бер көн һәм бер төн» исемле комедиясе, «Наданлык», «Ачлык корбаннары» дигән драмалары Тияк бистәсенең «Кызыл Шәрык» клубы сәхнәсендә куелып, кат- кат уйналалар. Шул чорда Астра- хаида булган артист Зәйни Солта- пов труппасына да килеп йөри башлый ул. Зәйни Солтаисв бу егетнең каләм көче барлыгын күреп алып, аңа Казанга китәргә киңәш бирә, һәм 1926 ичы елның көзендә Габдрахман Казанга килә, театр техникумына укырга керә.
Техникум каршында әдәбият түгәрәге эшли. Габдрахман шунда йөри башлый. Ул түгәрәк белән Гадел Кутуй җитәкчелек итә. Кутуй Габ- драхманда өметле каләм барлыгын күреп ала, аңа язарга- киңәш бирә һәм шәһәр күләмендәге әдәбият тү-гәрәгенә юл күрсәтә. Озакламыйча, «Кызыл яшьләр» газетасы, «Авыл яшьләре» журналы битләрендә Мин- скийның беренче хикәяләре күренә башлый. Башта әдәби псевдоним төсендә алынган «Минский» имзасы, ахырдан официаль төстә законлаш- тырылып, Габдрахманның фамилиясе булып китә.
Минский язу эшенә бик кызу тотына. Аның иҗаты өчен яңа яза башлаган чагында ук характерлы булган һәм хәзерге көндә дә сакланган үзенчәлеге шунда: ул, бер яктан, көчле кичерешләргә бәйле вакыйгаларга нигезләнгән җитди хикәяләр язарга яратса, икенче яктан, анекдот дәрәҗәсенә җиткән сюжетларга корылган көлке хикәяләр яза.
1928 нче елның «Минсылу» исеме астында беренче хикәяләр җыеитыгь басылып чыкты. Бу кечкенә җыен тыкка кергән «Өермәле көннәр», «Миңсылу» хикәяләрендә Минский:
96
авылдагы сыйнфый каршылыкларга нигезләнгән фаҗигаларпы гәүдәлән-дерергә, авыл халкында сыйнфый аң уяну хәлләрен күрсәтергә тели, сыйнфый көрәш авырлыкларына бәйле вакыйга һәм кичерешләрне бирергә омтыла. Ләкин әле тәҗрибәсе җитәрлек булмаган яшь каләм бу хикәяләрендә художество чынлыгына таянудан бигрәк, укучыны кызыксындыру өчен, күбрәк канлы маҗаралар белән мавыга, нәтиҗәдә аның образлары әле схемадан уза алмыйлар. Ә менә шул ук җыентыкка кергән «Яз көткәндә» хикәясендә без яшь язучының реалистик юлга ныграк басканлыгын, аның чынбар-лыкны художникларча күрә белү сәләте барлыгын тоябыз.
Халык яз көтә. Автор табигатьтә яз башлануын тасвирлый. Ләкин бу токтымалдан бернинди идеясез, фәкать язның матурлыгына кызыгып кына тасвирланган коры лирик пейзаж түгел, язучы, художник буларак, яз күренешен беренче мәхәббәтен көтүче яшь кыз Маһинурның эчке кичерешләрен көчәйтебрәк күрсәтү өчен җирлек итеп файдалана, һәм, яшь язучы өчен, оста файдалана.
Яз белән бергә Маһинурның мәхәббәте дә килә. Яз кебек ягымлы, матур булып килә. Ул Заһит белән очраша. Алар бер-берсен сөяләр. Өйләнешәләр. Ләкин язучы үзенең хикәясен бу шатлыклы ноктада тә-мамламый. Ул, тормыш чынлыгына турылыклы буларак, бу матур башланган мәхәббәтнең озакламый фа- җигага очравын да күрсәтә, һәм матур ача: иске авылда хатын-кыз ире һәм каенанасы каршында кол хәленә куелган, ә барыннан да элек кеше булып туган кыз бала күңеле, бик табигый буларак, шәхси ирек тели, азатлыкка омтыла. Менә шушы каршылык, һәр ике көчнең бер- берсенә юл куярга теләмәве Маһинурның мәхәббәтен фажигага китерә. Ул, иреннән аерылып, кире ялгыз анасы янына кайта.
Хикәядә Маһинур гына түгел, Маһинурның бәхетле булу турында аның үзеннән дә күбрәк кайгыртучы анасы Миңлениса бар. Ул кызын урнаштыруга шулкадәр шатланган иде, аның бәхетле булуын чын күңелдән тели иде. Ләкин менә бер ел үтен китте. Тагын яз килде. Табигатьтә ул һаман да элеккечә. Карлар эри. йомшак җилләр исә...
«Миңлениса түти дә бүген иртәдән бирле кемнеңдер килүен көтә...
Чү! Кемдер кинәт бик әкрен генә тәрәзәгә чиертте... Ләкин бу Миңлениса түти көткән килүче түгел иде. Әнә, әкрен генә ишек ачылды. Бу — боек күңел белән... ана кочагына кайтып килүче Маһинур иде. Еллар буена әллә нәрсәләр өмет иткән карт ана Маһинурга бик кызганыч тоелды. Яшьләр мөлдерәп чыктылар. Артык чыдый алмады:
— Әнкәй, кире сиңа кайттым! — дип аңа ташланды».
Күреп торабыз, Маһинур үзе бик кызганыч хәлдә кайтып керә. Ләкин шул минутта ул анасын кызгана. Бу инде чынлап та художник күзе генә тотып ала торган нечкә деталь. Үзе шундый кызганыч хәлдә калган минутта анасын кызгануы белән Маһинур үзенең саф, олы җанлы кеше булуын ача һәм шуның белән аның үз хәсрәте дә укучы каршында изге булып, укучының да үз хәсрәте булып күренә, аны дулкынландыра.
Дөрес, бу хикәянең телендә кы-тыршылыклар күп әле, сурәтләү ча-раларында да , төгәлсезлекләр бар. Шулай да ул яшь язучыда тормышны художникларча тою сәләте барлыгын ачык күрсәтә торган әсәр булды.
Шул чорда ук Минскийның «Заманасы шундый» исемле икенче җыентыгы чыкты. Бусында инде аның фәкать көлке хикәяләре генә тупланган иде.
Формалары белән карикатурага, ягъни тормыштагы ямьсез якларны, кимчелекләрне күпертебрәк бирүгә тартым булган бу хикәяләр үзләренең эчтәлекләре белән күбесенчә семья, мәхәббәт, көнкүреш мәсьәләләрендәге иске карашлардан, шул өлкәдәге кимчелекләрдән көлүгә багышланганнар иде. Аларның төп геройлары чын халык тормышыннан читтә, илдә яна тормыш төзү өчен алып барылган зур көрәштә катнашмыйча, мещанлык сазлыгында вак интереслар белән яшәүче яшь обы-вательләр.
Менә алариың берсе, («Кофе» дигән хикәя турында сүз бара) эшендә нинди дә булса бер алдынгы идея өчен көрәшне белмәгән шикелле, бәйрәм көнне ничек ял итәргә дә белмәүче бер шифрт егет, кая ба-рып бәрелергә белмәгәннән, театрга, аның үз теле белән әйтсәк «киятер- гә» килен керә. Ләкин иртә килгән, театрда берәү дә юк, тик буфет янында гына берәү, вак тәмәке иснәп, төчкереп утыра. Шифрт егет тә буфетка килә. Чәй сорый. Чәй юк, кофе бар,— диләр.
— Давай кофе.
— Нинди кофе кирәк?—дип сорыйлар моңардан,— со свистком или без свистка?
Шифрт егет сызгыру турында сүз барганын чамалый, ләкин шикләнә: сызгыра торган кофе була микәнни? Әйе, сызгыра торган, диләр. Ярар, сызгыра торган икән, сызгыра торган. Бәйрәмчә булгач, бәйрәмчә булсын.
Кофены, кайната торган машинасы белән, моның алдына китереп куялар. 15 минуттан сызгыра башлар, ягъни кайнар, шуннан эчәрсез.
Сәгатенә карый-карый, кофе сыз-гырганны көтеп утыра бу. һәм 6—7 минут үтүгә кофе сызгыра да башлый. Егет аптырап кала. Иртәрәк өлгерде ахрысы бу дип, кофены стаканга агыза. Ә кофе рәтләп җылынып та җитмәгән. Буфетчицаны ча-кырып, тавыш куптара бу. Нигә болан? Сызгыра, ә үзе җылынмаган да?
Буфетчица күрсәтеп биргәч кенә, егет эшнең нәрсәдә икәнен аңлый: кофе сызгырмый, ә баягы, вак тәмәке иснәгән карт, борынын сызгырта- сызгырта, йоклап утыра икән.
«Заманасы шундый» дигән хикәядә тагын шундый бер егет поездда барганда, хатын-кыз дип белеп, ир кешегә гашыйк була.
— «Мин шул аны үзебезнең Хәдичәгә юрап алдандым,—ди ул.— Безнең Хәдичәне һич Хәдичә дип белмәссең. Ялын кырыктырган, өстенә ир-ат киемнәрен киенеп бетергән... Башына һич Иванныкыннан аермасы булмаган картуз кигән. Менә... ир булыл чыккан кешем дә шул кыяфәттә иде» ди. Ахырдан инде:
7. ,с. ә,- № н
— «Художник булып чыкты,—дип куя.—Ул художниклары да бит, чистый менә хатын-кыз кыяфәтенә кереп, җилкәләренә кадәр чәч үстереп, муеннарына әллә ниткән зур бантлар тагып бетереп, күңелгә коткы салып йөриләр. Бары да Хәдичәдән булды».
Биредә автор ул замандагы яшьләр арасында булган киенә белмәүчелек, вкуссызлык күренешләрен тәнкыйтьли, шул ук вакытта хатын- кызны күңелгә коткы салучы итеп кенә күрүче тотнаксыз, чуар йөрәкле . егетләрдән көлә.
Минскийның ул чордагы көлке хи-кәяләре әнә шундый характерда язылганнар. Яшь язучы бу хикәяләрендә көлү объектларын дөрес сайлый, ләкин автор буларак, үз позициясен нык саклый алмый. Кайвакыт үзе дә безнең чынбарлыктагы димчелекләрдән көлүдә шул обывательләргә, мещаннарга кушылып ки. тә. Дөрес, яшь авторның бу кимчелеген күрми калмадылар. «Заманасы шундый» җыентыгы дөньяга чыккач ук, «Заманасы андый түгел» дигән тәнкыйть мәкаләсе дә басылды. Соңыннан инде Минский үзе дә андый яшьлек, тәҗрибәсезлек хаталарыннан арына барды.
Шулай да ул хикәяләр Минскийның, һичшиксез, юмор-сатира жанрында язарга сәләте барлыгын, аның иҗат эшен шул юнәлештә дә үстерергә тиешлеген ачык күрсәтеп бирделәр. һәм үз заманында Минскийның өметле якларын күреп алучы, аңа ярдәм кулы сузучылар да аз булмады.
Һади Такташ белән Гадел Кутуй, ул елларда әле үзләре дә 24—25 тирәсендәге генә кешеләр булсалар да, безнең белән чагыштырганда күптән танылган өлкән шагыйрь булып саналалар иде инде. Шулай да яшь язучылар иҗат эшенә шактый якыннан катнашалар, алариың әсәрләре турында үз фикерләрен әйтүләре белән яшьләргә бик яхшы булышлык күрсәтәләр иде. Минскийга карага исә, алар аеруча игътибарлы бу л д ы л ар. М и и с к и й н ы ң кө н д ә л е к дәфтәренә Такташ кулы белән язып калдырылган мондый юллар бар:
97
98
«Мәхәббәт ул көчле йөрәкләрдә генә матур була. Мәхәббәт ул йөрәкнең үзе өчен тудырган матурлыгы. Минский! Мәхәббәтнең матурлыгын киләчәктә үзең тудырырга тиешсең, i к ы ганда йөрәкне дулкынландырырлык хикәяләр тудырган йөрәгең үзенең мәхәббәтен алардан да матуррак итеп бизәр. Аны матурларга мич дә булышлык итәрмен!»
Икенче бер урында Такташ аңа абыйларча киңәш бирү төсендә мондый сүзләр яза:
«Ирекнең ни икәнен белмәгән кеше ирек турында җырлый алмый... Шуның өчен җырлаучылар беркем файдаланмаган ирек белән файдаланырга тиешләр... Шагыйрь үзенең рухын бөек хисләр белән тәрбияләмәве өчен генә гаепле».
Минский җитди һәм көлке хикәяләр язу белән бер үк вакытта сәхнә әсәрләре өстендә эшләүгә дә зур игътибар бирә. Шул ук 1928 нче елда, Татар Дәүләт академия театры сәхнәсендә аның «Мансуровлар гаиләсе» исемле драмасы уйналды. Бу спектакль турында Татар Дәүләт академия театрының журнал төсендә чыгып барган (һәм соңыннан «Тамашачы» журналына әверелгән) җыен-тыкларының берсендә (1928 нче елның 5 нче номерында) Гадел Кутуй болай дип язды:
«Татар Дәүләт академия театрының быелгы яхшы постановкалары- ның берсе — әнә шул спектакль булды... «Мансуровлар гаиләсе» — яшь бер каләмнең, әдәбият күгендә яңа гына күренеп килә торган яшь, ләкин матур иҗатчы Г. Минский баласы». Аннары Кутуй яшьләр арасындагы бозыклык күренешләрен ^фаш итүгә багышланган бу әсәрнең эчтәлегенә туктала, аның яңа темага язылган әсәр булуын әйтә.
Минский иҗатының башлангыч чорында язылган бу әсәрләрнең күбесе темалары, идея эчтәлекләре белән әһәмиятле мәсьәләләргә кагылсалар да, әдәби эшләнеш дәрәҗәләре белән барысы да вакыт сынавын үтәрлек дәрәҗәдә булмадылар. Шулай да, автор аларны бүгенге таләпләр күзлегеннән кичереп, үзенең инде шактый зур тәҗрибәгә ирешкән каләме белән, җентекләп, тагын бер кат карап чыкса, алар арасыннан хәзерге көй өчен дә кыйммәтле булган әсәрләр табар иде әле. Сүз уңаенда әйтеп китәсе килә: бездә гомумән әнә шундый 25—30 еллык әдәбн эшчәнлеге булган язучыларның иҗат юлында матур сәхифә булып та, төрле сәбәпләр аркасында хаксызга онытылып, әрәм ята торган мате-риаллар бар. Ул тарихларны актарырга, үз иҗатыбызга карата игътибар җитмәү аркасында тиешсезгә күмелеп яткан кирәкле әсәрләрне казып алып, алариы кәгазь һәм вакыт тузаныннан арындырып, якты дөньяга чыгарырга, укучы күзенә күрсәтергә кирәк. Бу эштә иң башлап һәр язучының үзеннән активлык күрсәтү сорала.
Минскийның иҗат юлы аның тормыш юлында узган хезмәт баскычларына бәйләнеп үсә. Ул 1928—30 нчы елларда Кызыл Армия сафында хезмәт итә һәм шул чорда тыныч вакыттагы армия тормышын чагылдырган хикәяләрен ҺӘхМ «Шлем» пьесасын яза. Үз вакытында «Шлем» Татар Дәүләт академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән барды. Салих Сәйдәшевиең иң гүзәл музыка әсәрләреннән саналган Совет Армиясе маршы . башлап шул «Шлем» спектаклендә яңгырады.
Шул ук елда Татар академия театры артистлары аның авылдагы сыйнфый көрәшне чагылдырган «Көрәш бара» исемле пьесасын Татарстан районнарында гастрольдә уйнап йөрделәр.
Шундый зур активлык, киң колач белән әдәбият фронтына ташланган Габдрахманның иҗат юлында күңелсез киртәләр дә булды. 1931 елда ул дөньяда булмаган «Җидегән» әдәби оешмасында катнашуда гаепләнде һәм шул уйдырма аркасында әдәбият мәйданыннан бераз вакыт читләтелеп торды. Бу күңелсез хәл, әлбәттә, яшь язучының нормаль үсешенә билгеле дәрәҗәдә комачаулык ясамый калмагандыр. Бу хаксызга ташланган гаепләүләрдән аклангач, Габдрахман Чиләбедә, трактор заводы төзелеше каршында чыккан «Төзү ударнигы» газетасы редакциясенә эшкә керә. 1932 елдан алып 1935 елга, ягъни Чиләбе трактор заводы са
7* 99
лынып беткәнгә кадәр, шунда аекре- . тарь булып эшли.
1.936 нчы елда Минский Москвага укырга китә һәм киноинститутның . сценарий факультетына керә. Анда ■ ул хәзерге көндә исемнәре союз күләмендә мәгълүм булган азербайҗан язучыларыниан Мәһди Хөсәен, Рә- сул Рзалар белән бергә укый, алар белән дуслаша һәм, институтны бетергәч, алариың чакыруы буенча, Бакуга китә. Андагы киностудиянең сценарий бүлегендә әдәби консультант булып эшли.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә, Прут елгасы аркылы дошманны уздырмас өчен алып барылган каты сугышларда азәрбайҗан халкының батыр улы Кәмал Касумов зур батырлык’ күрсәтә. Бу патриотлык күренеше Минскийны дулкынландыра. Ул, геройның тормышын өйрәнеп, аның турында «Ватан улы» дигән сценарий яза. Шушы уңай белән уздырылган ябык кон-курста Габдрахманның сценарийсы яхшы бәя белән кабул ителеп, аның буенча фильм эшләнә башлый. Ләкин шул ук 1941 нче елның сентябрендә язучы үзе фронтка китү сәбәпле, аны төгәлли алмый калалар.
Минский Ватан сугышында, Донбасс өчен барган каты бәрелешләрдә катнаша. 1943 нче елның башында Керчьтәге каты сугышларда була. Керчьтә булган көннәре аңа «Тамань» хикәясен язарга материал бирәләр. Керчьтәге сугышларда контузия алып, Минский госпитальгә керә. Сәламәтләнеп чыккач, аны Советлар Союзының көньяк-көнчыгыш чикләрен сакларга җибәрәләр. Анда ул ил чиген бозучыларга каршы сугышчан операцияләрдә катнаша. Язучының шунда күргәннәре һәм үз башыннан кичергәннәре аңа чик сакчылары тормышын күрсәтүгә багышланган «Эзләр» хикәясен язарга материал булалар.
Армиядән кайткач, Габдрахман яңадан Бакуда — семьясы янында. Ул киностудиянең сценарий бүлеге начальнигы булып эшли.
Казаннан читтә узган бу елларда Минский, кинодраматург буларак, күп кенә сценарийлар, кино-очерк- лар өстендә эшләү белән бергә, хикәяләр, пьесалар язуын да дәвам иттерә. Казан журналларында да аның берничә хикәясе басыла. 1940 нчы елда Татар Дәүләт академия театры сәхнәсендә «Гөлчәчәк» комедиясе уйнала.
Үзенең әйтүенә карагандң, Габдрахман, бу елларда кайда гына булса да, Казанны сагынып яши. Ниһаять, 1952 нче елда ул Казанга әйләнеп кайта һәм яңадан безнең арага кереп, яшь чагындагы шикелле дәрт һәм активлык белән язу эшенә керешә.
«Чаян», «Совет әдәбияты» жур-наллары, «Совет Татарстаны» һәм башка вакытлы матбугат битләрендә әледән-әле без аның хикәяләрен очратабыз. 1954 нче елда аның хикәяләр җыентыгы басылып чыкты. Бу җыентыкка автор үзенең төрле елларда язылган хикәяләре арасыннан яхшырак дигәннәрен сайлап алып, байтак кына әсәрләрен туплаган. (Җәяләр эчендә шуны да әйтеп үтәргә кирәк: автор үземе, әллә из- дательствомы — кайсыдыр бу җыентыкны төзүдә саранлык күрсәткән. Минский язган әсәрләр ул җыентыкны калынрак итәргә дә җитәр иде.)
Җыентыкка кертелгән хикәяләр Минскийның жанр ягыннан һаман да үзенең иң башта сайлаган юлыннан барганлыгын күрсәтәләр. Анда без тирән кичерешләргә нигезләнгән җитди хикәяләр белән беррәттәи, җиңел юмор һәм үткен сатира характерындагы әсәрләрне дә күрәбез. Җыентыкка кергән җитди хикәяләр арасыннан Минский иҗаты өчен аеруча характерлы булганнары итеп, «Карт имән» белән «Ана мәхәббәте» хикәясен алырга мөмкин.
Астрахан кешесе буларак, Габдрахман бала чагыннан ук балыкчылар белән аралашып үсә. Үзенең дә балыкчылык белән мавыккан чаклары күп була, һәм әдәби әсәрләр яза башлаган чорыннан бирле аның к ү ңел е н д ә бал ык ч ы л а р то р м ы ш ы н - нан берәр зур күләмле әсәр язу теләге яши. һәм аның бу темага то-тынып, беркадәр эшләгәне бар иде инде.
«Карт имән» хикәясендә әнә шул, язучыны гомер буё дулкынландырып килгән тема — балыкчылар тормы
100
шы чагыла. Биредә вакыйга Идел буендагы балыкчылык белән көн күрүче бер авыл җирлегендә бара. Авыл хуҗалыгын социалистик нигездә яңадан кору чорында күтәрелгән колхозлашу хәрәкәте балыкчылар авылына да килеп керә. Гасырлар буенча һәркайсы үз көймәсен генә белеп яшәгән балыкчылар арасында. әлбәттә, бу хәрәкәткә кушы-лырга теләмәүчеләр дә табыла. Шун-дыйларның берсе — Мохтар карт. Ул балык тоту эшендә гомер буена бик күп тәҗрибә туплаган, шуның нәтиҗәсендә ул башкаларга караганда бәхеткә дә ешрак очрый. Ул үзенең хезмәтен сөя. Бары намуслы хезмәт белән генә яши. Шуңа күрә авылда һәркем аңа хөрмәт белән карый. Мондый кешенең гомуми хәрәкәткә кушылмыйча читтә калуы колхозга кергән балыкчыларны борчый, колхозчыларның аны үз араларына ала-сылары килә. Ләкин карт балык тоту эшендә күмәкләп хәрәкәт итүнең уңышлы табыш китерүенә ышанмый. һәм башта, чынлап та, ялгыз картның эше. әлегә күмәкләп эшләү тәҗрибәләре булмаган колхозчыларның эше белән чагыштырганда, яхшырак бара. Менә ул бер вакыт, балыкчылар тормышында бәйрәм төсен алган путина башланган көндә, башкалардан аерым ялгызы балыкка чыгып, сирәк очрый торган күләмдә зур уңышка ирешә. Көймәсен балык белән шыгрым тутырып кайтырга чыга, һәм хыялыннан үзе кайтасы яр буен күз алдына китереп, эчтән кәефләнеп бара. Гадәттәгечә, бөтен авыл халкының үзен шау-гөр килеп каршы алуын, аның зур табышына, оста балыкчы булуына соклануларын көтә.
Ләкин яр буенда бөтенләй икенче күренеш. Аны каршы алу турында уйлаган кеше дә юк. Аның көймәсенә борылып та карамыйлар. Авылда калган бөтен хатын-кыз, бала-чаганың күзе күмәк көч белән балык тотып кайтучы колхоз көймәләрендә. Хәтта Мохтарның үз карчыгы да картын көтеп тормый, аны да бөтен авыл өчен уртак булган яңалык кы-зыксындырган— ул да колхоз көймәләрен каршылый. Ялгызак картка, шундый зур уңыш белән кайткан булса да, бик күңелсез булып китә. Ул инде хәзер үзе тоткан юлның де- ресме, түгелме икәнлеге турында ки. мендә уйланырга мәҗбүр.
Кешенең эчке дөньясындагы борылыш моментын язучы бу урында чын художникларча ’осталык белән бирә. Ул Мохтар картны шунда ук кискен борылыш ясатырга ашыкмый. Юк, карт сер бирми әле. Тагын да тискәреләнебрәк үз юлыннан бара, күңеленнән комарланып, колхоз бе-лән ярышу юлына баса.
Хәзер инде колхозчылар балык тоту эшен техникалаштыруга күчү турында сүз алып баралар. Мохтар карт андый эшнең мөмкинлегенә ышанмый, үзенең борыннан килгән ялгыз, юлыннан баруында дәвам итә.
һәм ул бер вакыт, балыкчы гомерендә сирәк туры килә торган бәхет- дә тап була: аңа косяк очрый. Ярдәмгә үзенең карчыгын гына утыртып балыкка чыккан Мохтар карг бик оста итеп коеякка үзенең авын сала. Аның авы коточкыч зур, көчле косяк белән — гомергә бер генә тапкыр килүе мөмкин булган бәхет белән тула. Карт искиткеч осталык белән эшли. Җылымның бер очын яр буенда үсеп утырган, балыкчыларга бик күптән таныш булган легендар имән агачына бәйләп, икенче очыннан үзе тарта башлый. Аңа карчыгы булыша. Ләкин зур, көчле косяк аның үзен су эченә өстери. Карт бу көчкә каршы тора алмый, авын ычкындырырга мәҗбүр була. Зур кссяк, хәтта теге легендар имәнне дә аударып, җылымны өзеп алып китә: тыштан караганда шундый мәһабәт булып, нык булып күренгән имән, күптән картайган, эчтән череп, муртайган булган икән...
Бу имән хикәядә ялгызак Мохтар картның символы итеп алынган. Имәннең авып төшүе безне Мохтар картның да кирелеге сынуына ышандыра. Карт, әлбәттә, совет җәмгыятенең эчке үсу законнарына буйсынмыйча булдыра алмый, ул колхозга килә.
«Мохтар карт правлениедән өенә күтәренке күңел һәм зур дәрт белән кайтып керде. Ишекне ачып керүенә үк, карчыгы Фатихага:
101
— Карчыгым, әзерлә киемнәрне, диңгезгә чыгабыз,— диде...
— Диңгезгә?! Минем беләнме?
* — Юк ла, карчык. Чыгабыз дигәч :тә, колхоз белән диюем инде.
Шуннан соң бу кечкенә өйгә нур |Кергән төсле булып китте. Өйдә күңелле хәрәкәт башланды. Бу — һәр :балыкчы өчен дә диңгезгә зур пути- нага чыгу шатлыгыннан туган хәрәкәт иде. Диңгезгә чыгу турында (Мохтар карт күптән хыялланса да, ләкин бу эшне ялгызы гына башкарып булмауны да яхшы аңлый иде ул. Ә менә бүген аның еллар буе хыял булып килгән зур теләге бу кечкенә өйгә дә килеп керде».
Автор, шулай итеп, Мохтар картның диңгезгә чыгуы турында әйтә, ә без, укучылар, аны картның, коллективка кушылу белән, кечкенә, тар тормыштан зур тормышка, киң дөньяга чыгуы итеп аңлыйбыз. Бу инде әсәрнең художество көче турында сөйли.
«Карт имән» хикәясе тормышны, кешенең эчке кичерешләрен бик нечкә хис итеп, художникларча эшләнгән әсәр булуы белән дә, эченә алган тормыш материалы ягыннан безнең өчен яңа, үзенчәлекле булуы белән дә, бер Минский иҗатында гына түгел, бөтен татар совет әдәбиятында да гаять әһәмиятле урын тота.
Һади Такташның Минский турында «укыганда йөрәкне дулкынландырырлык хикәяләр яза ала торган кеше» дигән сүзләрен искә төшергәндә, Габдрахманның аеруча «Ана мәхәббәте» дигән хикәясе күңелгә килә. Дөрес, ул хикәя Такташ үлгәннән соң күп еллар узгач язылган һәм Минскийның Такташ исән чакта язылган хикәяләре, әлбәттә, художество әсәре буларак, җитлеккәнлек ягыннан әле бу дәрәҗәгә күтәрелмәгән дә булганнардыр. Шулай да Такташ хаклы булган. Чөнки ул яшь язучының язган хикәяләре аша аның язачак әсәрләрен дә күрә алган.
Сүзне озынга җибәрмәс өчен, «Ана мәхәббәте»иең эчтәлеге турында сөйләп тормыйбыз. Тик шунысын гына әйтеп үтәсе килә: безнең кешеләрнең эчке матурлыгын җырлаган ул лирик хикәяне чыннан да дулкынланмыйча укып -булмый, Ул хикәя их- тыярсыздаи синең татлы яшь бөртекләреңне сыгып чыгара. Аның көчен тату өчен аны укып чыгарга гына кирәк.
Минскийның иҗатында хәзерге көндә дә, җитди стильдә язылган хикәяләре шикелле үк, көлке хикәяләр дә төп урынны алып торалар. Әле без искә алган хикәяләр җыентыгына аның соңгы елларда язган көлке хикәяләренең бик аз өлеше генә кереп өлгергән. Аларны без көндәлек "вакытлы матбугат битләрендә күреп, укып барабыз, әледән- әле аларны радио аша ишетәбез.
Аның бу жанрдагы хикәяләре, башлыча, безнең тормышта булган кимчелекле яклардан көлүгә, бюро-кратларны, үзләрен семьясында бертөрле, хезмәтендә икенче төрле тотучы бозык җанлы кешеләрне, эгоистларны фаш итүгә, аларның көлке образларын бирү аша, андыйларга „каршы укучыда нәфрәт хисе тәрбияләүгә багышланганнар, һәм тәҗри-бәле художник каләме белән башкарылган ул хикәяләр үз хезмәтләрен яхшы үтиләр.
Минский, сатирик әсәрләр белән беррәттән, саф юмор характерында булган, ягъни үз итеп, яратып көлү а р кыл ы тор м ы ш н ы ң, ке ш е л ә р н е н.
ягымлы якларын чагылдырган хикәяләр дә яза. Шуңа күрә аның, , тышкы формалары белән бер-берсе- нә капма-каршы булып күренгән җитди хикәяләре белән көлке хикәяләре арасында бик нечкә эчке бәй-ләнеш, идея уртаклыгы барлыгын тоябыз. Бу — язучының, кайсы жанрда эшләгәндә дә, төп бер идеягә, яңа, социалистик җәмгыять төзү идеясенә, кешеләрне коммунистик рухта тәрбияләү идеясенә хезмәт итүен күрсәтә.
Сүз азагында шуны әйтәсе килә: 50 яшен тутырган каләмдәш иптәшебез Габдрахман Минскийның, язучы буларак, иҗат кешесе буларак, әле янып һәм яндырып эшли торган чагы. Аның бүгенге халык тормышы белән яшәве, зур иҗат дәрте белән эшләве — барыбызның да күз алдында. Без аңардан, бик законлы рәвештә, тагын да бик күп яңа әсәрләр көтәбез һәм көтүебезнең акланасына да ышанабыз. Шуңа күрә,
ягъни язучыны чын иҗатчы, конкрет эш кешесе итеп таныганга күрә, аңа карата кайбер теләкләрне дә әйтәсе килә. Минский иптәшнең, күп язган кешегә хас булганча, әдәби иҗат эшендә кимчелекле яклары да бар. Әдәбиятыбызның үсешенә гомумән бик күп зарарлы йогынты ясаган конфликтсызлык теориясе Минский иҗатына да билгеле дәрәҗәдә кире йогынты ясады. Шуның аркасында без аның әсәрләре арасында чын тормышны, чын реаль кешеләрне бирү урынына, аларны сылагг-сыйпап, " буяп-бизәп. тәтиләп бирергә тырышып язылган әсәрләр дә күрмәдек түгел. Дөрес, Минский бу кимчелектән хәзер бик нык арынды. аның соңгы хикәяләрендә без моны күрмибез. Шулай да әнә «Совет әдәбияты» журналының сентябрь номерында басылган «Дуслык чишмәсе» комедиясендә ул кимчелек шактый нык күзгә бәрелә әле.
Минский язучы булу өстенә журналист та. Ул үз имзасы белән чыгарган хикәяләреннән, пьесаларыннан тыш, «Чаян» редакңнясе работнигы буларак, төрле псевдонимнар белән дә бик күп фельетоннар яза, хәбәрчеләрдән килгән гади хәбәрләрне көлке стильгә күчерү буенча үзенең бик күп иҗат көчен сала. Минский 1949 нчы елдан партия члены.
Ул яхшы иптәш һәм актив җәмәгать эшчесе. Җәмәгать эше тәртибендә, ул язучыларның проза секциясе белән җитәкчелек итә Шулай да, Минский барыннан да элек язучы — иҗатчы. Хәзерге көндә ул «Әминә һәм аның дуслары» дигән яңа повесть өстендә эшли. Шулай ук үзенең инде күптән күңелен биләп килгән «Балыкчылар» романын язып бетерәсе барлыгы турында да оныт-мый. һәм без аның, әлегә бәлки планында да булмаган тагы бик күп яңа хикәяләр, сәхнә әсәрләре язасы барлыгын беләб