ЕЛЛАР ҺӘМ ЮЛЛАР
Драма 4 пәрдәдә 8 картинада
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Күкташ район больницасының авырулар кабул итү бүлмәсе. Тәрәзә каршында учар- ланып үскән тирәк агачлары. Бөтен нәрсәдә чисталык, пөхтәлек. Пыяла шкафлар, шкафларда эреле-ваклы шешәләр, минзуркалар, приборлар. Моннан элекке пәрдә белән бу пәрдә арасында елдан артык вакыт үткән. Пәрдә ачылганда врач Фәсәхәт Хәсәнова кычкырып-кычкырып телефонда сөйләшә.
Фәсәхәт (телефонда). Шулай, кем... гафу итегез, фамилиягезне белмим, без сезнең кешегезне, терелеп җиткәннән соң, бер көн дә тотмаячакбыз. Артык бер көн дә тотмабыз дим. Анысын инде врачларга тәкъдим итә алмыйсыз. Хәтта үз районыгыз булса да тәкъдим итә алмас идегез. Медицина кешене кирәкле булганы өчен генә түгел, гомумән кеше булганлыгы өчен дәвалый. Сезнең районныкымы ул, безнең районныкымы, зур кешеме ул, кечкенә кешеме — медицина өчен барыбер. Шулай, башка сүзләрегез булмаса, хәзергә хушыгыз.
Фәсәхәт телефонда сөйләшкән чагында, ишектә — Фу ат Мансуров. Ул соры халаттан, нык кына ябыккан, сакал-мыек баскан, кулында таяк, бер аягы гипста.
Ф у а т. Безнең районнанмы әллә?
Фәсәхәт. Әйе, сезнең турыда кайгырталар. Дөресрәге, сезнең турыда сорашкан булып, үзләре турында кайгырталар. Янәсе, Фуат Мансуров анда бик кирәкле кеше. Логика диген инде. Әйтерсең, медицина кирәксез кешеләр белән генә шөгыльләнергә тиеш.
Фуат. Мин үзем дә шикләнә башладым, Фәсәхәт, сез мине артыграк кунак итәсез түгелме икән? Мин инде савыктым, рәхәтләнеп йөри алам, (йөреп күрсәтә.)
Фәсәхәт (җитди төс белән). Иптәш Мансуров, сезгә палатагыздан чыгып болай сикергәләп йөрергә берәү дә рөхсәт итмәгән.
Фуат (шаяртуында дәвам итеп). Билләһи дип әйтәм, мондый каты күңелле, рәхимсез врачка тап булуымны алдан белгән булсам, аягымны сындырмаган булыр идем. Менә сиңа «Җөйче Зарифа» кызы! Бер ишек алдында үскән кыз.
Фәсәхәт (йомшый төшеп). «Җөйче Зарифа» кызы кулына килеп төшүегезне белгән булсагыз, бәлки уйлап караган булыр идегез. Ләкин ул чагында аны тикшереп торыр чамагыз калмаган иде шул...
фуат. Хәтеремдә: бервакыт шулай командировкадан кайтышлый безнең автобус бер казны таптап узган иде, бу юлы мотоциклым белән
1 Башы 10 нчы санда.
31
үземне таптап уза яздылар. Тормыш шулай икән ул: береңә — бер чакта, икенчеңә—икенче вакыт туры килә икән, (Фәсәхәт өстәле янындагы креслога килеп утыра.) Шулай да бәхетем бар икән, әй. Язмыш бөтенләй үк этеп екмады, кем уйлаган, Алабуга юлында автомобиль катастрофасына юлыгып, соңыннан күрше кызы кулында дәваланырмын дип. (Фәсәхәтнең күзләренә текәлә.) Дөресен әйтим, мин сезне башта танымыйча тордым, Фәсәхәт... Сез бик нык үзгәргәнсез. Ничек дип әйтергә... Ничек кенә әйтсәм дә, күңелдәген әйтеп бетереп булмас кебек А1атурайгансыз, кыскасы.
Фәсәхәт, Авыл икмәге килешкән, димәк. Куеп торыйк әле юк-бар сүзләрне, Фуат абый. Сөйләшергә булгач, рәтләбрәк сөйләшегез: Казан белән язышасызмы? Зөбәйдә апа ничегрәк яши?
Фуат. Башкалар турында үзем белгәннәрне әйтә алам, бары тик Зөбәйдә апаң турында гына...
Фәсәхәт. Нәрсә? Әллә Зөбәйдә апага берәр хәл булдымы?
Ф у а т. Кажется, берни дә булмаган.
Фәсәхәт. Нәрсә дигән сүз бу «кажется»? Аңламыйм.
Фуат. Дөресен әйткәндә, минем үземнең дә башым житми. Әллә нәрсә булды безнең белән. * Күрәсең, мин артык беркатлы, ә Зөбәйдә кирәкмәгән катлаулы кеше булып чыкты. Аның белән узган көннәр ва- кыт-вакыт бары тик матур төш кенә булып күренә башлый: барысы да томан арасында, барысы да матур, сузылыйм дисәң, сабын күбегедәй, барысы да шартлап юкка чыга. (Көрсенеп.) Хәер, әллә нишләп булмый... Күрәсең, барып чыкмады безнең аның белән...
Фәсәхәт (аптырабрак). Ләкин Зөбәйдә апа турында беләсем бик килә иде.
Ф у а т. Ул бөтенләй башка камырдан ясалган кеше булып чыкты. Мәсәлән, синең белән мин авыл кояшында да пешәбез, безгә ярый... әйтик, менә мин сиңа карап торам да, үз күзләремә үзем ышанмый башлыйм: Бишбалтаның жөйче Зарифа кызы Фәсәхәт Хәсәнова туфрак сайлап тормаган, кайда кирәк, шунда килеп утырган да, шунда ук тамыр җибәреп, чәчәк ,ата башлаган. Менә ичмасам социалистик кеше.
Фәсәхәт. Шулай да бизәмичә генә әйтеп бирсәгезче, Фуат абый, нәрсә булды Зөбәйдә апага?
Фуат. Алайса мин фактны шәрә килеш китерәм: Зөбәйдә апаң мине кәкре каенга терәтеп калдырды.
Фәсәхәт. Моны ничек аңларга?
Фуат. Кеше теләсә ничек аңласын, ә минем өчен тәржемә кирәк түгел. Гомумән, миңа җитәрлек эләкте, Фәсәхәт. Элек йөрәгем өзелеп төште, аннары менә автомобиль катастрофасына эләгеп, аяксыз калдым.
Фәсәхәт. Зөбәйдә апа турында сез чынлап әйтәсезме?
Фуат. Мин хәзер шаярып сөйләшердәй хәлдә түгел. Рәтләп корылып та җитмәгән килеш тормышың ватылса, бик шаярып торасы килми икән.
Фәсәхәт. Бәлки әле... төзелер?
Фуат. Белмим, төзелер дип уйламыйм. Йөрәк бит ул аяк кына түгел. (Шаярткан булып.) Бәлки менә сезнең кебек берәр уңган врачка очрасам инде...
Ф ә с ә х ә т (аның соңгы сүзләренә бөтенләй игътибар да итмичә, үз уйларына бирелеп). Кем уйлаган... Зөбәйдә апа турында шулай булыр дип.
Фуат. Ярый, бетсен бу турыда. Бер авыз ачылгач, белеп калыйм: эшеңнән канәгатьме? Казанны сагынмыйсыңмы?
Фәсәхәт. Сагынырга вакыт тими, көн-төн чабам. Мнн килгәннән соң гына да ике стационар ачтык, рентген кабинеты булдырдык. Шуның өстенә тагын заочно укып, аспирантурага хәзерләнәм.
Фуат. ААинем дә шулай очынган чаклар бар иде. Хәзер менә, канат
32
очларым киселгәч, жирдәп генә йөгерергә булдым. (Пауза.) Иптәшкә менә таяк биреп җибәрәсез. Шуның өстенә тагын бер һөнәрем дә артты: менә тәмәке тарта башладым. (Папирос чыгарып кабыза.)
Фәс әхәт. Әйтегез әле чыннан, Фуат абый: бик авыр булса кирәк сезгә?
Фуат. Җиңел түгел. Пичек кенә булмасын, мин аны ярата илем. Ә'кешенең кеше булып житешүе, кеше булып яшәве өчен тырышлык өстенә тагын... хәтта тырышлыктан да бигрәк, аның яратуы... ярата белүе. яратыр кешесе булуы кирәк. Кажется, бу сезнең философиягез?
Фәсәхәт. Нигә? Әллә ялгыш философияме? Шуннан башка җирдә яшәү мөмкин түгел, минемчә...
Ф у а т. Ә менә Фуат абыең хәзер пичек... нәрсәгә тотынып яшәргә тиеш?
Сестра Г а л я Никитина керә.
Г а л я. Фәсәхәт Фәрдиевна! 9 нчы палатадагы әлеге теге тынгысыз авыру уколга каршы тагын бунтовать итә башлады. Мина Фәсәхәт Фәрдиевнаның үзен китерегез, ди. Сестраларны якын да җибәрми.
Фәсәхәт. Мин кадасам, әллә икенче төрле кадый дип беләме икән.
Фуат. Миңа калганда, кул гына да түгел сездә, йөрәк тә бераз бүтәнчәрәк.
Фәсәхәт (житди). Ә миңа калганда, сез артык күп сөйли башладыгыз, иптәш авыру. Хәзер үк палатагызга кереп ятыгыз.
Фәсәхәт һәм сестра чыгалар.
Фуат (ялгыз). ДАиңа монда да рәхәт. Якты, йомшак. Шуның өстенә тагын күңелдә узган көннәрнең матур истәлекләре яңарып торалар. Бәләкәй генә кыз иде, әле дә хәтеремдә, фронттан кайтканда, ишек алдыбызда иң беренче кеше булып ул каршылады. Безнең баскычны юып йөри иде, ялан аяклы кыз, өстендә юка гына ситсы күлмәк, шуның аркылы чандыр гына күкрәкләре беленеп тора. Ә хәзер нинди! Аспирантурага хәзеоләнәм диме? (Үзенчә нәтижә ясап.) Димәк, озакламыйча Казанга кайтып китәчәк дигән сүз... Ә син. Фvaт дус, мәңге шулай колхоз тузанында батып калырсыңмы икәнни?! ЛАинистерстводан да җавап юк, олы түти дә эш чыгара алмады булса кирәк, ни хат, ни телеграмма... (Гипслы аягына мөрәжәгать итеп.) Сиңа ышанган идем, аяк, син дә әлләни бирә алмассың төсле...
Кулына чүпрәген һәм щеткасын тотып, җыештыручы хатын керә.
Хаты н. Син, абзыкаем, тәрәзәгә бик борыныңны төртеп, әллә берәрсен көтәсеңме?
Фуат (ачулы). Аяклы кешеләрне саныйм. Шундый күпләр, шундый ашыгып йөриләр, әйтерсең, теге дөньяда аларның барысын да җәннәт көтә.
Хатын (өстәл өстен, андагы приборларны сөртә-сөртә). Аяксызлар да аллага шөкер, абзыкаем. Минем үз картым да ике аяксыз кайтты. Яшерене-батырыны юк, беренче күргәч тә шомлана калдым. Үзем елыйм, үзем сөенәм, үзем шул арада эчтән генә уйлап та алам: «кая куярмын икән бу балта түтәсен?» дим. Җан биргәнгә җүн бирә, рәтләдек, тагып алды резинка аяклар, хәзер райисполкомда конюхлыкта эшли, бик яраталар, Габделхәй димәгән сулышлары юк.
Фуат. Минем дә ишеткәнем бар резинка аяклы Габделхәй турында. Шулай да, апа, аяклы кешеләр турында сөйләшик әле: бик шәп кешеме инде сезнең бу Фәсәхәт Хәсәнова дигән кешегез?
Хатын (бик кодрәтләнеп.) Кемне әйтәсең? Врачнымы? Безнең Фәсәхәтнеме? Фи-и-и, абзыкаем, син әле аны белеп җиткермәдеңмени? Адәм баласы түгел, әүлия ул. Көиде.з шушы больницадан китүе юк, кичен өенә кайта да, борыны белән тагын китапка төртелә. Әлеге шул
тагын үземнең Габделхәемә кайтам әле. -Бер мәлне моның фронттан алып кайткан резинка аяклары тузды. «Тузды» дигәнем, шыгырдый башлады. Элек, без яшь чакта, сиртмәле бишек була торган иде шулай шыгырдаучаи. Бер караганда, аның әллә ние дә юк кебек, шыгырдый бирсен, дияр иде берәү булса. Ә мин нерванный, үзем шыгырдаганда бик житкән, шуның өстенә тагын аксак иремнең аяк музикәиен дә тыңлап торасым юк. Бар, мин әйтәм, врачка. Бармый. Бар, мин әйтәм, бармый. Кирелек аллага шөкер минем Габделхәемдә дә. Шуннан соң нишләдек, диген. Арбага төядем дә кире беткәнемне, үзем алып киттем. Әлеге шул безнең Фәсахәтнең килгән көннәре генә иде, бик озаклап карады Габ-делхәемне,' аннары үз кулы белән шатырдатып Казанга язды. Энекәй генәм икән, бер-ике атна уздымы икән шуннан, Казанның үзеннән, Габделхәемә атап, өя-яңа резинка аяклар кайтып төшмәсенме! Шуннан ияләшеп киттем мин бу илгәзәк кызга. Суын да китерәм, вакытым булганда, идәнен дә сөртеп чыгам. Шуннан бу да ияләшеп китте булса кирәк безгә, бер көйне әйтә куйды: «кулың эшкә бик батыр, Хәмдияттәй, Габделхәй абзыйга ярдәм дә булыр, әллә безнең бульнискә эшкә керәсеңме?» ди. Кердем, әй. Тәки кердем и тәки эшлим.
Фу ат (хатынның хикәясеннән яхшы ук җанлана төшеп). Ярый ла синең Габделхәеңә туры килгән, резинка аяклар эләккән, ә миңа бит (гипстагы аягын күрсәтеп.) менә нинди генә эләкте.
Хаты н. Алла бирсә, сиңа да эләгер, безнең Фәсәхәт ул кеше аера белми. Аяк кына түгел, канат та куя ул безнең Фәсәхәт. (Чыга башлый.)
Ф у а т (сүзләренә үзенчә мәгънә биреп, хатынга әйтүдән бигрәк, үз- үзенә әйткәндәй). Аяк кына түгел, канат та куяр дисең алайса?
Хатын. Куя... Менә шушы әйткән иде диярсең. Яна канатлар белән очарга мөмкин булып торганда, тиле, нишләп канатсыз йөрергә, ди... (Чыга.)
Фу ат (үз-үзенә). «Яңа канатлар белән очарга мөмкин булып торганда, тиле, нишләп канатсыз йөрергә, ди...». Халыкта бөтен акыллы сүз, бары тик файдалана гына бел.
Садриев керә.
Садриев. Куяннар базарда очраша, диләрме... Әле син монда утырасың икән.
Ф у а т. Утырып кына торасы булгач, кайда утырсаң да барыбер түгелмени?
Садриев. Беләм инде синең тел төбе кая барганны, тизрәк үз районыңа кайтып, колхоз председательләренең тенкәләренә тиясең килә. Нәрсәгә, перевязкагамы?
Ф у а т. Башкача тагын нәрсәгә булсын.
Садриев. Белмәссең яшьләрнекен, бәлки, врач Хәсәновага мәхәббәт ялкыны үрләтергә йөри торгансың.
Ф у а т. Мин райисполком председателе булган кешене беркадәр җитдирәк итеп күз алдыма китерә идем, иптәш Садриев.
Садриев. Баш пеләш, өстә соры халат—моннан башка тагын нинди җитдилек кирәк сиңа. Бәхетсезлегсбез икебезнеке дә бер чама, синдә аяк булмаса, миндә кул юк, өч атнадан бирле бер палатада ятабыз, бер врачта дәваланабыз, тукта инде, иптәш /Мансуров, чак кына шаярырга да рөхсәт ит. Турысын әйткәндә, сии бит, дус кеше, җитди сүзгә дә җавап бирмисең. Әлеге кичәгенәк ясаган тәкъдимгә.
Фу ат. Тәкъдим күп ул. Казанга — Министерствога да чакырып торалар мине, берсе турында да уйлаганым юк. Аяк авыртканда андый проблемалар өстендә баш ватып булмый икән.
! Садриев. Нәрсәсе проблема аның, тотасың да каласың. Безнең j Кирәмәт МТСыпа участковый агроном кирәк, бездә бөтенләй икенче шартлар, җәелергә, канат кагарга мөмкинлек бар.
3. .С. Ә-№ц. 33
31
Фуат. Агрономга чабарга кирәк, ә минем... үзегез күрәсез... (Аягына күрсәтә.)
Садриев. Ризалык кына бир, без сине шунда ук автомобильгә утыртабыз. Кирәк икән, без сиңа канатлар куябыз.
Ф у а т. Бүген икенче кеше канат куйды инде, ләкин үземнең һаман очын китә алганым юк.
С а д р и е в. Чынлап әйтәм, туган, безнең районда кадрларның кадерен беләләр. Мисалга менә врач Хәсәнованы .алыйк, килеп эшли башлавына елдан күп артык түгел, ә тамырларны ничек җибәрде. Район советы депутаты!
Ф у а т. Хәсәнованы мин сездән алданрак беләм, безнең Бишбалта кызы ул. Ә үземә килгәндә, аяктагы менә бу гипс тавын ишеп ташламыйча, бер нәрсә дә әйтә алмыйм. (Чыга.)
Садриев (үз-үзенә). Тауны аны ишеп ташларбыз, син, егет, теге ягын уйла: районыгызның хуҗалары нәрсә дип әйтер. Зарипов ул үзенә күрә пеләш түгел, авызына кергән энҗе бөртеген йотып җибәрергә генә тора. Райком секретаре Волковка килгәндә, анысыннан кышын кар сорап ала алмассың.
Ф ә с ә х ә т керә.
Ф ә с ә х ә т. Сез мине көтәсезме, Абрар Әхметович?
Садриев. Әйтегез, зинһар өчен, сездән башка минем тагын кемем бар? (Авыру кулын күрсәтеп.) Тагын бер тапкыр биләргә кирәкме бу бәбине, әллә шул биләве белән чыгарып кына җибәрәсезме?
Фәсәхәт. Менә күрербез. Безнең теләк белән генә түгел, Абрар Әхметович, авыруның үз капризы бар. (Чишә, ниндидер майлар сөртеп, яңа бинт белән бәйли.)
Садриев. Турысын гына әйткәндә, үземнең кулдан да бигрәк, Мансуровның аягы кызыксындыра мине. Ничек аның эшләр?
Фәсәхәт. Ничек дип әйтергә, яхшыруга таба бара, һәрхәлдә үз аягын үзендә калдырырбыз дип уйлыйбыз.
С а д р и е в. Уйлап кына калмагыз, туган, үз аягын кайтарып бирә күрегез һәм мөмкин кадәр тизрәк. Сездән яшерен серебез юк, мин аны үз районыбызга кодалап торам.
Сестра керә.
Сестра. Фәсәхәт Фәрдиевна! 7 нче палатадагы Маисуровка телеграмма.
Фәсәхәт. Бирегез (Садриевка). Бер генә минутка, Абрар Әхметович. (Телеграмманы ачып укый). Сез, Галя, Мансуровның үзен бирегә чакырыгыз.
Сестра чыга. Сәхнә артында Фу ат тавышы: «Миңа телеграмма бар дигәннәр иде».
Садриев. Шулай, Фәсәхәт сеңелем, сез инде аның аягын тизрәк ныгытырга карагыз. Дөрес, мин аңа автомобиль вәгъдә иттем итүен дә» шулай да аяклары да кирәк булыр.
\
Ф у а т керә.
Садриев. Сиңа, дус кеше, бөтен яктан уңай җил исеп тора бүген. Әйттем ич... (Чыга.)
Фәсәхәт (телеграмманы биреп). Кадрия ханым онытмый сезне... Шулай ук сезгә дә онытылып китәргә ирек бирми.
Фу ат (телеграмманы укып). Җәелеп эшли башладым дигәндә генә менә бит ул... кем алардан моны сорагандыр.’
Фәсәхәт (сыный карап). Нигә, Казанга кайту начар эш түгел. Бәлки анда Зөбәйдә апа белән арагыз да рәтләнеп китәр...
35
Фуат. Зөбәйдә апаң өчен без хәзер үлгәп-беткән кешеләр, аяклы вакытта ул бәхеткә ирешеп булмаганны, аяксыз калгач, кайда инде ул... (Эчке пафоска бирелеп.) Әмма үзебез өчен без әле исән, яшибез, яшәргә хакыбыз бар. Рәхмәт, бетә башлагач, сез терелттегез, яңа аяк, яңа канатлар куйдыгыз.
Фәсәхәт (уенга борырга тырышып). Карагыз аны, яна канатларга бик алай ышанып, терелеп җитмичә, Казанга очып китә күрмәгез.
Фу ат (чыннан да очып китәрдәй булып). Берни дә куркыныч түгел минем өчен хәзер. Казанга икән — Казанга! Очарга икән — очарга! Әгәр егылып, имгәнә калсам... (Фәсәхәтнең кулларына ябышып.) Сезнең менә бу рәхимле кулларыгызга ышанам. Терелтерсез бит? Иртәге көнгә ачык күз белән карап сөйләшик, Фәсәхәт. Сез дә бит тиздән Казанга кайтачаксыз... Аспирантурага!
Фәсәхәт (кулын алып). Сез бик нык фантазиягә бирелдегез, Фуат абый. Сезнең өчен хәзергә иң яхшысы — палатагызга кереп яту! (Җилкәсеннән йомшак кына этеп, чыгарып җибәрә.)
Пәрдә.
•' -
*
■ ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
СИГЕЗЕНЧЕ КАРТИНА
Алкнпнар квартирасы. Өч-дүрт бүлмәле һәм бай гына җиһазландырылгап өйдә Зөбәйдә Алкина ялгыз үзе генә калган. Ул нык кына ябыккан, ничектер үз эченә үзе бикләнгән кебек күренә, матур күзләре эчкә баткан һәм тагын да уйчанлана төшкән.
Пәрдә ачылганда, Зөбәйдә бер читтәге түгәрәк өстәл янында пасьянс салып утыра. Телефон шалтырый, Зөбәйдә аны игътибарсыз калдыра. Телефон тагын һәм тагын шалтырый.
Зөбәйдә. Кемгә кирәк булдым икән? Өзми дә, куймый да... (Теләмичә генә трубканы алып.) Әйе, бу мин — Зөбәйдә Алкина. Сезгә кем кирәк иде? Хәсәнова... Хәсәиова... Туктагыз әле, башыма акылымны жыярга ирек бирегез. (Ачыла төшеп.) Ә... Фәсәхәт! Сез дә дөньядамыни әле, сеңелем? Ничек дип әйтергә? Килмәгез дип әйтсәм, үземә көч. Килегез дисәм, юл табарсызмы икән? Бик эчкәре дә, ерак та... артта калдым бит мин хәзер. Хәер, килгәч үз күзегез белән күрерсез. Килегез. Луначарского, 55, квартира 5. Мин өйдә. (Тагын карта өстәле янына барып утыра, тагын карта сала башлый. Бераздан ишек звоногы шалтырый. Зөбәйдә башта ишетмәгәнгә салышып утыра бирә, звонок тагын һәм тагын шалтырагач, ул, ниһаять, кузгалырга мәҗбүр).
Зөбәйдә. Әллә шул арада килеп тә җитте инде, ходаем?
Ишек ачарга бара. Бераздан Сафа Алкинны ияртеп керә.
Ал к и и. Болын кадәрле үдә ялгыз бикләнеп ятам диген. Нигә бер дә күзгә-башка күренмисең?
Зөбәйдә. Дөньяда миннән башка да болганып йөрүчеләр бик күп, нишләп аяк астында буталып йөрергә. Кайтам да бикләнәм.
Ал к и и. Яхшы эшләмисең, кызый, үги атаң булсам да, мин синең өчен пошынып йөрим: бикләнеп яхшы эшләмисең. (Хуҗа кешедән әйберләргә күз салып йөренгәли.) Бу вазаның сабы кайчан төште әле?
Зөбәйдә. Бер көн песи аударды аны.
Ал к и и. Карап тормасаң, песи аударыр ул. (Түгәрәк өстәл янына утырып һәм коры тавыш белән.) Кил әле минем янга, сүзем бар сиңа.
Зөбәйдә. Мин моннан да ишетәм, әйт әйтәсе сүзеңне, з*
36
Алкин (йомшый төшеп). Әйтәсе сүзем шул: син, кызый, кем булдың ул кадәр? Л\ин җибәргән кеше белән борыныңны күтәреп сүләш- кәнсең.
Зөбәйдә. Мин сиңа кеше җибәр димәдем, әткәй.
А л к и н. Атакай гынам икән, әткәсе белән ничек кенә сүләшә. Әйтерсең, хан кызы. (Тавышын күтәрә төшеп.) Белдеңме соң син: нинди адәм баласын ишегеңнән кире бордың?
3 ө б ә й д ә. Белмәдем һәм белергә дә теләмәдем. Әйттем ич: миңа кеше кирәк түгел.
Алкин. Шулай бер башың, юл читендә үскән көнбагыш кебек, җилдә чайкалып утырмакчы буласыңмыни?
3 ө б ә й д ә. 1\үп калмаган инде миңа чайкалырга, үземнекен үзем беләм, врач кеше мин.
Алкин. Врач врачлыкка да, бармакка чорнарлык та акылың юк. Синең урыныңда бүтән берәү булса, мондый фатиры булып, ишек гөбенә шундый адәм баласы килеп торганда, шулай авыз ачып калыр идеме соң? Көз җитә, әле синең ягарга утының да юктыр?
3 ө б ә й д ә. Булмаса, әллә мин утын урынына үземнең хисләремне ягарга тиешме?
Алкин. Мин алай нечкәләгәнне йота алмыйм, миңа калганда, бер нәрсә бик ачык: эш җаен белә торган ир-ат булмаса, мин бу үне сиңа гына ышанып калдыра алмыйм. Менә шул.
Зөбәйдә. Миңа барыбер. Бер башыма кайда да почмак табармын.
Алкин (йомшап). Нигә шулай балалыгыңа барасың, сине үдән кем куа? Берәү дә кумый. Но бүгенгесе көндә сиңа бер ир кирәкме? Кирәк. Бергәләп менә шуны эзләп табыйк, үзең тапканы барып чыкмады, инде килеп мин табып бирешергә тиешме? Әлбәттә, тиеш.
Зөбәйдә. Башка хәсрәтең булмаса, минем өчен борчылмаска мөмкин, әткәй. Минем синнән нр сораганым юк.
Алкин. Гомер буена шулай ялгыз каз булып та утыра алмассың бит... Син әле яшь кеше.
3 ө б ә й д ә. Нишләп мин ялгыз каз булыйм, минем... Фуатым бар.
Алкин. Кайда ул? Нинди ул? Нәрсәгә сибеп ашыйлар аны? Былтыр үлгән ябалакның быел башын калкытасың.
Зөбәйдә. Кайда гына булмасын, ничек кенә йөрмәсен, ничек кенә көлмәгез, минем өчен ул исән, ул һәрвакыт, һәр минут минем янымда, мин аның белән... Аның белән!
Ал ки и. Елдан артык үзен күрсәткәне юк. Кайтса да ул сине иш- итмәячәк. Әлл$ кайчан онытып бетергәнне сүләмәс идең.
3 ө б ә й д ә. Ул онытса оныткандыр, ләкин минем аны онытканым юк.
Ишектә звонок.
Нинди тынгысыз кич булды бу? Нишлиләр бүген минем белән? (Ишек ачарга чыга, бераздан юл чемоданы тоткан Фуат белән керә.)
Ф у а т. Көтмәгән идеңме? Менә шулай көтмәгән чакта кайтып төшү кызык ул. Исәнлек-саулыкмы?
Зөбәйдә. Син дә дөньядамыни, Фуат? (Уңайсызланып кына кул бирә.)
Ф у а т. Нишләп утыгыз болай караңгы? Үзегез дә нәрсәдер бик күңелсез утырасыз кебек...
Алкин. Алай айга сикерерлек сәбәпләр күренеп тормый хәзергә. Зөбәйдәнең менә чирдән башы чыкмый, сине бөтенләй югалттык.
Зөбәйдә. Юкны сөйләмәсәң икән, әткәй, кайчан авырганым бар... Утны аны менә хәзер зурысын кабызып җибәрәбез. (Люстраны кабыза.)
Ф у а т. Менә болай күңеллерәк булып китте. Әлбәттә, утырырга да мөмкиидер дип уйлыйм, вакытсыз йөрүче мосафирны шәт өйдәй куын чыгармассыз.
Алкин. Вакытсыз йөрү диюең — анысы хак сүз, но бөтенләй югалмагач ярый инде. Без монда сине суга баттымы әллә дип тора идек.
3 ө б ә й д ә. Юлдан килгән кешегә бераз сулыш алырга бир, әткәй, син аңа игътибар итмә, Фуат, ул бүген нәрсәдер кәефсез килгән әле.
Ал кин. Минем кәефне тикшергәнче, син, кызый, өстеңне алыштырыр идең. Юллыктан чыккан кәҗә бәрәне кебек йөрисең.
Зөбәйдә (уңайсызланып, кызарып). Чынлап та, шулай икәнмен шул, сез инде күрмәмешкә салышыбрак торыгыз, мин хәзер... хәзер булам... (Күрше бүлмәгә керә.)
Фуат. Син, кайиатай, хәзер икенче урынга күчкәнсең икән.
Алкин. Нишләсәк тә шушында — үз Казаныбызда кайныйбыз, йорт-җирие ташлап, әллә кайларда олагып йөргән юк.
Ф у а т. Министерство ягына барып чыкканың юкмы соң? Анда кемнәр бар да, кемнәр юк хәзер?
Алкин. Нужам төшкәне юк әлегә, болай да бик әйбәт көн күрәбез. Әллә синең берәр йомыш төшәргә торамы?
Ф у а т. Йомыш дип... шул инде: олы түтинең телеграммасына караганда, үзләре юксынганнар булса кирәк, син бу турыда берни дә белмисеңмени?
Алкин. Белгәнем шул: болай ычкына алмагач, аякны сындырып булса да |сыздым диген. (Көлеп.) Я, ярый, кайткан малда бәрәкәт бар. Үз кешеләр, ничек тә җаен табарбыз.
Зөбәйдә күрше бүлмәдән бик матур киенеп, гомумән бик балкып килеп чыга.
3 ө б ә й д ә. Кайтасыңны әйтеп, алдап хәбәр итәр идең һич тә бул- маса. Без монда тәмам кыргыйланып беттек.
Алкин (кыек атып, туры тидерергә тырышкандай). Хәзер менә чәчәк атарга тырышып карыйбыз да, нишләмәк кирәк, октябрь җитеп килә.
Фуат. Алдан хәбәр итәргә дисең син, Зөбәйдә, әле Казан станциясеннән ала алмыйча йөдәдем. Звонит итәм, итәм, ник кенә бер җавап булсын.
Зөбәйдә. Мин телефон звоногын ишетмәскә өйрәнеп беттем инде.... Дөнья белән алыш-бирешем шул кадәр генә, якын иткән кеше үзе килә. (Башта барган бәхәскә җавап биргәндәй, Сафага мәгънәле карап.) Менә тәнендә җаны булган кеше бер әйләнеп кайткан ич.
Ал к ни. Тәнендә җаны булганга микән, әллә яңадан министерство колгасына кунакларгамы? Хәер, ул чаклысы инде үз эшегез. (Китәргә кузгала башлый.)
Зөбәйдә. Утыр, әткәй, хәзер менә кофе өлгерә, бергәләп кофе эчәрбез.
Алкин. Нигә кирәк ул, йокы качырып, (Фуатка.) син, егет, министерствога бару алдыннан шулай да миңа кереп чык, мин әле ул тирәдә дусларны югалтып бетергән кеше түтел. (Чыга.)
Фуат (шактый гына дәвам иткән уңайсыз.тынлыктан соң). Казанны әйтәм, шул элекке урынында ук... Шул ук тузан, шул ук кешеләр...
Зөбәйдә (кофе әзерләп йөргән җирдән). Минем алай сыный караганым да юк, дөресен әйткәндә, үз исәбем муенымнан ашкан.
Фуат. Шул ук меланхолия!.. Их, Зөбәйдә, авылда кайный тормыш! Менә анда инде меланхолиягә урын юк. Кояш белән бергә кузгаласың да, тормыш эченә чумасың... Сине ачуланалар, син ачуланасың, колхозында да, фермасында да, бригадасында да булырга туры килә,* суганлы-борычлы сүзләр дә ишетәсең, кылтаеп булмый. Чөнки беләсең, бөтен темпераментларны бер максат үзенә җыя: урожай! Син, миңа дисә, авызың белән кош тота торган кеше бул, әгәр син әлегә'шул урожай өчен көрәшкә үзеңнең маңгай тиреңне сыпырып салмыйсың икән, синең бәяң сукыр бер тиен анда.
38
Зөбәйдә. Күренеп тора: кайнап кайтканга охшыйсың, елдан артык йөреп, рәтләп хат та язмадың.
Фу ат. Вакыт тимәде, Зөбәйдә, ышансаң ышан, ышанмасаң ихтыярың. Хәер, хатта ни язасың, син андагы эшләрне белмисең, синец үз дөньяң.
Зөбәйдә. Андагы эшләрне белмәсәм, сине беләм... Әллә син мине онытты дип уйладыңмы?
Фу ат. Кем белә, бәлки оныткансың да. (Карангалап.) Шушы болын кадәр өйдә бер ялгызың ничек тормак кирәк. Акылдан язып үләрсең.
3 ө б ә й д ә. Тормыйча кая барасың, башыңа төшкәч... (Фуатнын. алдына кофе куеп.) Эчеп җибәр, юлдан килгән кеше син.
Ф у а т. Эчәсем' килми, әле Казанга килеп җиткәч, вокзал ресторанына кереп, бераз тамак ялгап чыктым.
Зөбәйдә (сагая төшкәндәй). Казанга килеп, читтә ашап-эчеп йөр, имеш. Безнең ризыгыбыз, күрәсең, бер дә тартмый сине.
Ф у а т. Вакытсызрак килеп төшелде бит, шуның өстенә син дә ялгыз кеше: җаең әллә туры килә, әллә туры килми. Дөресен әйткәндә, Зөбәйдә... (Уңайсызланып, икеләнеп, ничектер буылып калгандай була, күзләрен аска яшерә.)
Зөбәйдә. Сизеп торам: дөресе әле әйтелеп бетмәде. Кайдадыр алда булырга тиеш дөресе.
Ф у а т. Мин сине элеккечә үк хөрмәт итәм... Без синең белән дусла? булып калачакбыз, Зөбәйдә... Синең белән бергә булган көннәр минем күңелемдә иң якты, иң саф, иң кадерле истәлекләр булып сакланырлар... ышан. Зөбәйдә... (Аның янына килеп, кулыннан ала.) Шул ук Зөбәйдә, шул ук куллар, тик бераз... ничек дип әйтергә...
Зөбәйдә. Бары тик ялганламаска гына кирәк, Фуат: шул ук куллар түгел, шул ук Зөбәйдә дә түгел. Ничек шул ук Зөбәйдә булсын, ди... Күреп торам: шулай ук Фуат та шул ук Фуат түгел.
Фуат. Анысы дөрес, Зөбәйдә. Ләкин ул синең образыңны күңел тү^рендә, иң якты урында саклаячак.
Зөбәйдә. Нигә образымны гына? Нигә үземне түгел? Гадәттә үлгән кешенең генә образын күңелдә саклыйлар. Димәк, мин синең өчен хәзер үлгән кеше?
Фуат. Син ни сөйлисең, акылыңдамы син?
Зөбәйдә (үзен кулга алырга тырышып). Акылдан язгандай көннәрем булды минем, булды шундый куркыныч көннәрем. (Пауза.) Мәет озатканда, бөтен матур сүзләрне әйтеп бетерергә тырышалар, син дә әйтеп бетер.
Фуат. Иң элек тынычлан, Зөбәйдә. Тынычландыңмы?
Зөбәйдә (һаман үз-үзе белән сөйләшкәндәй). Мин тыныч.
Фуат. Иң элек бер чашка кофеңие эчәргә рөхсәт ит. (Күтәреп капылт кына эчеп җибәрә.) Суынган икән.
Зөбәйдә. Кайнар чагы да бар иде аның, вакытында эчә белмәдең.
Фуат. Салкын кофедан кайнар эшкә күчик. Шулай, Зөбәйдә, үзең беләсең, безнең семья тормышы барып чыкмады. Тартып карамадык түгел, тарта алмадык. Шулай булгач... (Уңайсызланып, бүленеп кала.)
Зөбәйдә. Шулай булгач, син инде әйтмәкче буласың: мине тәртә арасыннан туарып, башымнан җөгәнемие салдырып, тарханга җибәр, димәкче буласың. Шулай бит.
Фуат. Мине ат хәленә төшереп мыскыллавыңны исәпкә алмаганда, почти шулай. Кыскасы, мин синнән разводка ризалыгыңны алу өчен килдем.
Зөбәйдә (каушау катнаш кинәт телдән калып диярлек). Менә шулай... шулай. Нишләп ул бернинди сәбәпсез йөрсен... Мин риза, мин
39
тыныч... (Фуат өстен сала башлый.) Нишләп әле сип болай чишенеп ташладың?
Фу ат (иң башларын жыергалап). Өйдә картлар урнашканнар, мин бит урамда кала алмыйм, Зөбәйдә. Миңа әлләни зур урын кирәк түгел, бер бүлмәңне бирсәң...
Зөбәйдә (Фуатка әйтүдән бигрәк үз-үзенә сөйләнеп.) Бер түбә астында??! Нәрсә дигән сүз була соң бу?
Ф у а т. Нәрсәгә исең китте? Син мине, мин сине бүген генә күрмәгән, бер җае чыкканчы тора бир. Азмыни шулай торучылар.
Ишектә звонок.
Зөбәйдә, ачарга рәхсәт итәсеңме?
Фәсәхәт кереп, ишек төбендә басып кала.
Фәсәхәт. Шалтыратам, шалтыратам, ә ишек ачык, имеш. Әллә Фуат абый да монда инде?
Ф у а т. Кызганычка каршы, бөтен юллар да Римга алып баралар икән шул.
Фәсәхәт (аптыраулы тынлыктан соң). Бераз сәеррәк. Бәлки... мин килеп сүзегезне бүлдергәнмендер? Алай дисәгез, мин хәзер китәм.
Зөбәйдә (әле генә аңына килгәндәй). Ә? Нәрсә дидең? Китәргә? Юк, без китмибез, Фәсәхәт... Без калабыз.
Фәсәхәт. Алайса аңлатып бирегез: нишләп болай мәет саклаган кебек тын утырасыз?
Зөбәйдә. Мәхәббәтебезне күмәбез. Фуат абыең инде үзенекен әллә кайчан югалткан, миндә калганын күмешергә дип килгән.
Фәсәхәт. Мин бу томанлы сүзләрдән бер нәрсә дә аңламадым. Эш нәрсәдә?
Зөбәйдә. Әнә Фуат абыең әйтеп бирсен.
Фуат (үз-үзенә). Кайдадыр күземә чагылганы бар, аерылып торуны жилгә охшатканнар иде бер китапта. Көчле мәхәббәтне ул жил, өреп, тагын да көчәйтә, пожарга әйләндерә икән, ә тычкан уты кебек зәгыйфь мәхәббәтне шунда ук сүндерә, ди. Күрәсең, безнең мәхәббәтебез дә шулай тиз сүнә торган булган.
Зөбәйдә. Кирәкми, Фуат, кеше алдында ясалып маташкан булма, йомышыңны әйттең, разводыңны алдың, мин сине артык тотмыйм (ишеккә күрсәтеп һәм бик кискен рәвештә.) Бар, юлында бул.
Фуат (Фәсахәткә якынрак килеп). Менә, Фәсәхәт, нинди көннәргә калды Фуат абыең. Ул ипи, тоз тәкъдим итеп килә, ә аны ишектән куалар.
Фәсәхәт. Бу мәсьәләдә зинһар мине катнаштырмагыз. (Үз-үзенә.) Янәсе, мин аңа яңа канатлар куйганмын... Менә нәрсәгә кирәк булган икән аңа ул канатлар... (Пауза.)
Ф у а т. Барыбыз да тын калдык. Шундый тын, каберлектә дә мондый тынлык булмый торгандыр. (Пауза.) Күрше бүлмәдә, ичмасам, берәр нәрсә шартлап куймый, жиңелрәк булып китәр иде.
Зөбәйдә (кинәт кузгалып һәм, Фуатка әйтүдән бигрәк үзе белән үзе сөйләшкәндәй). Шартласа, моңа кадәр шартлаган булыр иде. (Өстәл тартмасыннан бер флакон агу алып.) Күпме вакытлар менә бу агу ялгызлыкта минем бәхетсезлегемне сагалап торды. Билгесезлектә, га- жизлектә калган ялгыз башка барысын да көтәргә мөмкин иде. Хәзер инде ачыкланды, хәзер инде узды диярлек: бернинди шартлау да булмаячак. (Ачык тәрәзәдән флаконны ташка бәрә.)
Фуат. Ичмасам, мине дә шулай ташка бәрүче булсын иде. (Ниһаять, чемоданы янына килеп). Сәгать төнге унбер, өе булган кешеләр хәзер йокларга әзерләнә торганнардыр инде.
Зөбәйдә (кискен итен һәм чын йөрәктән). Өе булган кешеләр шулайдыр. ләкин синең өең юк хәзер, Фуат, син аны югалттың.
Фу ат (өстенә плащей киеп). Шулай булгач... безгә хәзер... (Фәсахәт каршына килеп, ярым шаяру, ярым җитдилек белән.) Дөньяның рәхимле кешеләре бетмәгәндер әле, Бишбалта юлын күрсәтүчеләр табылыр. (Чемоданын алып һәм Фәсәхәткә ялынычлы караш ташлап.) Безгә бер якка түгелме соң, Фәсәхәт?
Фәсәхәт (сүзләренә, эчке мәгънә салырга тырышып). Узгынчы кунаклар өчен бездә гостиницалар бар, әгәр урамда калыйм дисәгез...
Фуат (бераз аптырабрак торганнан соң). Әйе, нәрсәдер уйлап табарга кирәк, төнлә урамда ялгыз калып булмас.
Башын аска пеп, саубуллашмыйча гына чыгып китә. Зөбәйдә һәм Фәсәхәт икесе ике якта күзләре белән аны озатып калалар. Озак кына дәвам иткән пауза.
Зөбәйдә. Нигә соң әле мин бу вакытка кадәр ут яндырып утырдым? (Люстраны сүндерә.)
Фәсәхәт (Зөбәйдә янына килеп). Беләм, Зөбәйдә апа, сиңа ансат түгел...
Зөбәйдә. Әйтмә, Фәсәхәт җаным, кирәкми... Үземдә генә калсын. (Ул тырышып-тырышып күз яшен тыеп калырга азаплана, ләкин булдыра алмый, кинәт үксеп Фәсәхәтнең күкрәгенә каплана.)
«Фәсәхәт. Кирәкми, Зөбәйдә апа, еламыйк. Узар, еламыйк. (Ул Зөбәйдәне юатырга тырышып, аның башын, чәчләрен сыпыра, ләкин шул ук вакытта тыела алмыйча, үзе дә елап җибәрә.)
Зөбәйдә. Бераз җиңелрәк булып китте... Чылатасын чылаттым, һава бераз сафланып калды...
Фәсәхәт (тәрәзәне ачып). Менә шундый айлы кичләрдә авылда булсаң икән син, Зөбәйдә апа! Шундый иркен, шундый саф һава, кайдадыр әкрен генә булып гармонь тавышы ишетелә... Беләсеңме, Зөбәйдә апа, әйдә мин сине үзем белән бергә авылга алып китим. Минем клиникада бергәләп эшләрбез, бергәләп яшәрбез...
Зөбәйдә (кинәт җанлана төшеп). Син моны җыр җырлаган.кебек матур итеп әйттең, Фәсәхәт...
Фәсәхәт. Мин бәләкәй чакта әле, бер вакытны шулай әни мине авылга кунакка алып китте. Поезд белән дә бардык, ат белән дә бардык, җәяү дә бардык, бер дә барып җитә алмабыз кебек күренгән иде миңа, барып җиттек... ,
Зөбәйдә. Күрәм, авыл синең йөрәккә бала чагыңнан ук кереп утырган.
Фәсәхәт. Әйдә, Зөбәйдә апа, авылга! Ул сине дә үз итеп кабул итәчәк!
Пзрдд.