ДЕКАДА АЛДЫННАН
I
ҖӘҮДӘТ ФӘЙЗИ
•i
*
ҮЗЕШЧӘН КОМПОЗИТОРЛАР ТУРЫНДА
Татар халкының музыкаль иҗаты бары тик Бөек Октябрь революциясеннән соң гына киң колач алып үсеп китте. Халык җырларының яца формалары, яңа жанрлары барлыкка килде. Халыкның музыкаль ' иҗаты яңа эчтәлек белән баеды, халык арасыннан күп кенә яңа талантлар үсеп чыкты. Үзешчән художество көчләре елдаи-ел үсә. Гүзәл чынбарлыгыбыздан илһам алгаң халыкның үз эчендәге шагыйрьләр, музы к а нтл ар я ңа д а н -я ңа җы р л а р тудыралар. Аларның күбесе про-фессиональ композиторлар иҗат иткән яхшы җырлар белән беррәттән яратып җырланалар. Үзешчән композиторлар тарафыннан тудырылган шундый җырлардан «Әгерҗе», «Ак каеннар», «Көтәм сине», «Колхоз кырлары буйлап», «Советлар Союзы— тынычлык терәге» һәм башкалар халык арасында зур популярлык казандылар. Үзешчән композиторлар отрядының барлыкка килүе татар хезмәт ияләренең музыкаль иҗат белән зур кызыксынуы турында сөйли, һәвәскәр композиторлар — төрле һөнәр кешеләре. Алар арасында колхозчылар да, культу- ра-агарту работниклары да, укытучылар да, студентлар да, Совет Армиясе сугышчылары да, хезмәткәрләр дә, эшчеләр дә бар. Аларның һәрберсе урыннардагы үзешчән түгәрәкләрдә катнашалар, ә кайберләре бу түгәрәкләр белән үзләре үк җитәкчелек итәләр.
һәвәскәр композиторларның иҗатлары төрле музыкаль жанрларны үз эченә ала. Алар арасында мәхәббәт җырлары да, көнкүреш җырлары да, маршлар да, халык көйләрен эшкәртү дә бар — бигрәк тә вокаль музыка — «Авыл көе» характерын-дагы җырлар зур урын били.
Үзешчән композиторлар иҗат иткән җырларның тематикасы туры- дан-туры хәзерге чынбарлык белән бәйле. Ул җырлар туган илгә, халыкларның тынычлык өчен көрәшенә, колхоз кырларындагы тырыш хезмәткә, яшьләргә һәм мәхәббәткә багышланганнар.
Үзешчән композиторларның иҗатлары, иң әүвәл, халык җырларына бәйле. Аларда татар халык җырларының, бигрәк тә хәзерге җырларның йогынтысы нык сизелә. Шуның белән бергә һәвәскәр композиторлар тудырган җырларда профессиональ музыка интонацияләренең уңышлы йогынтысы да күренә.
Республиканың халык иҗаты йортында унбиштән артык үзешчән композитор исәптә тора. Татарстан композиторлары Союзы белән берлектә Халык иҗаты йорты берничә ел инде бу композитор-һәвәскәрләрнең музыкаль белемнәрен күтәрү буенча даими рәвештә семинарлар үткәрә. Семинарларга Казандагы һәм Татарстандагы үзешчән композиторлар гына түгел, башка республика һәм өлкәләрдә яшәүче композиторлар да чакырыла. Музыкаль белемнәрен күтәрү өстендә Ләбиб Ай- туганов, Әхсән Сәлихов, Казан педагогия институты студенткасы Иркә Төхвәтуллина, финанс работнигы
104
Габдулла Мәжитов, Татар Дәүләт академия театры баянисты Рәис Сә- фиуллнн. Әгерҗе укытучысы Мөнә- вәр Юнусов. Әлмәт шәһәрендә яшәүче баянист Зәки Газимҗанов, Дөбъ- яз районында клуб мөдире булып эшләүче Хәй Хәйруллин, Алабуга шәһәрендә музыка укытучысы Әх-мәтҗан Хәйретдинов, Мамадыш культура йортының художество җи- тәкчесе Юныс Фарсин. Минзәлә укытучысы Казим Хәбибуллин, Баш- кортстанда яшәүче укытучы Абдулла Бикбулатов, Чиләбе өлкәсендәге культура-агарту работнигы Ногман Юнусов. Сталинград өлкәсеннән укытучы-пенсионер Зиннур Мөсәгу- тов, Ташкент шәһәреннән пенсионер Вәли Гатин һәм башкалар аеруча актив эш алып баралар.
Бу композиторлар татар халкының. жыр фондын яңа формалар белән баета алырлык жыр тудыру өстендә даими эзләнәләр һәм алар күп кенә уңышлы жырлар да ижат иттеләр. Актив иҗат итүче үзешчән композиторларның исемлеге моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Күп кенә һәвәскәр композиторларның иҗатлары җитди игътибар итүне сорый. Алар яңа жырлар тудыру белән беррәттән урыннарда музыкаль үзешчән коллективларга җитәкчелек итәләр, ике-өч тавышлы хор белән жырлауны татар халкында пропагандалау буенча зур иҗади оештыру эшен алып баралар. Бу үзешчән композиторлар-пропаганди- стларга кыскача гына тукталып үтик:
Хәмит Булатов 1910 елда туган. Чаллы урта мәктәбендә немец теле укыта. Чаллы районында музыкаль үзешчәнлекне үстерү буенча актив эш алып бара. Сәләтле му-зыкант. Аның тарафыннан төрле ха-рактерда уннан артык лирик һәм массовый жырлар язылган. Алар арасында «Чаллы», «Алсу гөлем», «Саллар килә», «Тынычлык җыры» һ. б. аеруча киң таралганнар. Ул музыкаль грамотаны үзлегеннән өйрәнә, эзлекле рәвештә музыкаль белемен күтәрү өстендә эшли, профессиональ композиторларның консультацияләреннән файдалана.
С ә л и х X и с м ә т у л л и п 1915 елда тугаи. Казан музыка учили- щесыңда кларнет классында укый. Ләкин укуын тәмамлый алмый — Бөек Ватан сугышы башлана. Совет Армиясеннән демобилизацияләнгәч үзенең туган авылына кайта һәм Тукай район Культура йортында директор булып эшли башлый. Аның тарафыннан оештырылган жыр һәм бию ансамбле 1953 елда үзешчән сәнгать көчләренә республика смотрында беренче урынны алды һәм Москвада авыл үзешчән сәнгате көчләренә үткәрелгән смотрда катнашты. Бу ансамбль ике-өч тавышлы хор җырларын башкару белән бергә, С. Хисмәтуллин үзе чыгарган жыр- ларны да башкара. С. Хисмәтуллин ижат иткән җырларның саны 15 тән артык. Алар арасында «Минем Татарстаным», «Ямьле Кенәр буйлары», «Колхозчылар жыры» (бу җырларның сүзләрен шушы районда яшәүче хисапчы Ы. Мадьяров һәм район газетасы работнигы Р. Төх- фәтуллин язган), бигрәк тә хор өчен эшкәртелгән «Дүдәк» жыры киң тапалды. С. Хисмәтуллин иҗатына тормышчанлык хас.
Евфрат X и с а м о в 1930 елда туган. Хәзер Балтач районы культура йортында художество җитәкчесе булып эшли. Ул биредә хор түгәрәге оештыра һәм хор өчен күп кенә жырлар яза. Хор белән эшләүдә дөрес методика һәм тырышлык нәтиҗәсендә ул капелла белән башкарыла торган дүрт тавышлы хорның матур яңгыравына ирешә. 1956 елда үзешчән художество көчләренә үткәрелгән смотрда ул җитәкли торган коллектив хор әсәрлә-рен башкаруда беренче урынны алды. Бу талантлы коллектив Казан тамашачылары алдында көтелмәгән уңыш казанды. Инструменталь аккомпанементсыз, акапелла хорның колхозчы хатын-кызлар башкаруында тигез, матур яңгыравы чын-чын- лап искитәрлек булды. Хисамов тарафыннан М. Хөсәен сүзләренә язылган «Ак каеннар» җырын тамашачылар авторның үзе башкаруында яратып тыңладылар. Бу матур жыр бик тиз арада масса арасына таралып өлгерде.
105
Е. Хисамовпыц иҗади портфеле әле әллә ни калын түгел — ул язган әсәрләр унга якын—ләкин алар кыю почерк, яхшы вкус белән язылганнар. «Кичке Идел», «Умартачы сөйгәнем» кебек уңышлы җырлар язу белән бергә Евфрат Хисамов- ның «Каз канаты», «Ай былбылым», «Фазыл чишмәсе» кебек халык җырларын аккомпанементсыз башкару очеп эшкәртүе дә әһәмияткә лаеклы. I, Евфрат Хисамов профессиональлеккә үсеп баручы сәләтле музыкант.
Сара Садыйкова 1906 елда Казанда приказчик семьясында туган. 1939 елда җыр классы буенча !П. И. Чайковский исемендәге Москва Дәүләт консерваториясе карпындагы Татар дәүләт опера студиясен тәмамлый. Студияне тәмамлаганнан соң М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы булып эшли. «Зәңгәр шәл», «Галиябану», «Сүнгән йолдызлар», «Ил» спектакльләрендә, «Сания», «Эшче», «Качкын» операларында ул истә калырлык образлар тудырды. • Театр сәнгатендә күрсәткән хезмәтләре өчен аңа 1939 елда ТАССРның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелде.
Бөек Ватан сугышы елларында татар халкының музыкаль көнкүрешенә бик күп халык җырлары белән беррәттән үзенчәлекле бер җыр: «Көтәм сине» дигән танго характерындагы җыр кереп урнашты. Без соңыннан гына бу матур җырның авторы опера артисткасы Сара Садыйкова икәнлеген белдек. Тиздән аның «Җилфер-җилфер» дигән икенче җыры таралды. Шушы еллар эчендә Сара Садыйкова уннан артык җыр язды. Алар арасында «Сөмбел», «Язгы сулар акканда», «Айлы кичтә» җырлары популярлык казандылар. Алар эстрада артистлары репертуарына керделәр. С. Садыйкова иҗатының характерлы ягы бигрәк тә шунда — аның җырлары үзенчәлекле яңа интонацияләргә, эстрада өчен хас алымнарга бай.
Вокаль музыканы һәм эстрада му-зыкасын яхшы белгән С. Садыйко- вада профессиональ композитор булып җитешү өчен барлык мөмкинлекләр бар/
Сара Садыйкова, шәһәрдәге үзешчән музыка коллективының җитәкчесе буларак, эшче яшьләрнең культурасын күтәрү буенча да зур эш алып бара.
Шакир /Мәҗитов 1907 елда Оренбург (хәзерге Чкалов) шәһәрендә кара эшче семьясында туа. Яшьли әтисеннән кала, балачакта зур авырлыклар кичерә. Шакирда музыкага омтылыш бик иртә уяна. Кечкенә малай вакытында ук гар- моида, скрипкада уйнарга өйрәнә.
1928 елда, «Орлес» заводында йөк ташучы булып эшләгән вакытта, комсомол ячейкасы Ш. Мәҗи- товны Казан музыка техникумына укырга җибәрә. Ләкин ул артист И. Сакаев киңәше белән театр тех-никумына керә. 1927—39 елларда ул Оренбург һәм Астрахан шәһәрләрендә зур булмаган татар театр коллективларында эшли. Берничә драма әсәрләре яза. 1939 елда пьесаларын бастырып чыгару нияте белән Казанга килә һәм Г. Камал исе-мендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый.
Бу елларда Ш. Мәҗитов өчен музыка икенче дәрәҗәдә торган мавыгу гына була. Дөрес, театрларда эшләгән вакытта ул пьесалар өчен җырлар яза һәм скрипкада уйный. Ләкин бу очраклы характерда була. Бу чорда иҗат ителгән җырлардан Ш. Камалның «Козгыннар оясында» пьесасы өчен язылган «Шахтер җыры» халык арасында аеруча киң тарала.
Композитор булып Ш. Мәҗитов бигрәк тә «Колхоз кырлары буйлап», «Юксыну» җырларын язганнан соң танылды (Бөек Ватан сугышы елларында).
Ш. ААәҗитов 40 тан артык җырның авторы. Ул музыка грамотасын үзлегеннән өйрәнә. Иҗатының башлангыч чорында аңа татар композиторлары зур ярдәм күрсәтәләр. Соңгы елларда Ш. Мәҗитов даими рәвештә композитор Ю. В. Вино-градовтан консультация ала.
1953 һәм 1954 елларда Таткниго- издат Ш. Мәҗитов җырларының ике җыентыгын бастырып чыгарды.
Бу җыентыкларга аның иң яхшы җырлары, шулар исәбеннән «Хәтерлә син, иркәм», «/Мин ошатам шундый егетне», «Егет миңа текәп караса», «Советлар Союзы — тынычлык терәге» җырлары тупланган.
Ш. Мәҗитов Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры куйган берничә спектакльгә һәм күп кенә радиопостановкаларга музыкаль оформление язды.
Ш. Мәҗитов көйләре халык арасында, җыр сөючеләр арасында киң таралган. Аның җырлары үзешчән җырчылар һәм артистлар тарафыннан яратып башкарыла. Ш. Мәҗи- тов профессионал юлга баскан композитор. Бу эштә аңа Татарстан ком-позиторлар союзы зур ярдәм күрсәтергә тиеш.
Болардан тыш көйләр чыгару белән Татарстан АССРның халык артисты Ф. Туишев, РСФСРныц атказанган артисткасы Мәрьям Рахман- кулова, Татарстанның атказанган артисты Мохит Кичубаев (Минзәлә театры) һәм башка күп кенә музыка һәвәскәрләре шөгыльләнә. Үзешчән композиторларның саны елдан-ел үсә. Бу — татар халык музыка иҗатының тагы да үсүе турында сөйли. Ләкин шуны да әйтергә кирәк, бу үзешчән композиторларның иҗатында инструменталь жанрга караган әсәрләр бик аз. Ә аларны тудыру музыка грамотасын, композиторлык осталыгын үстерүне таләп итә. Менә шуңа күрә үзешчән композитор-лар, игътибарга лаеклы уңышлы әсәрләр тудыру өчен, бер сәләт кенә җитмәүне, тырышлык, өзлексез өйрәнү кирәклеген онытмаска тиешләр. Алар укырга, өйрәнергә, профессиональ осталыкка омтылырга тиешләр.
107
СӘЕТ ШӘКҮРОВ
МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫ
уннарча колхоз-совхоз театрлары төзелде. Хәзер безнең республикабызда театр сәнгате белән таныш булмаган, үзләренең авыл клублары сәхнәсендә профессиональ театрларның спектакльләрен күрмәгән бер генә авыл да юк. Татарстанның иң ерак почмагына урнашкан Минзәлә район үзәгендә егерме елдан артык инде колхозчыларның үз театры — Минзәлә колхоз-совхоз театры яшәп килә. Бу театрның тырыш коллективы шушы вакыт эчендә 200 дәи артык драма әсәрләрен меңнәрчә авыл клубларында күрсәтеп узды. Аның спектакльләрен бер миллион 600 меңнән артык колхозчы тамашачы карады. Репертуарда Г. Камал, М. Фәйзи, Ш. Камал, К Тинчурин, Т. Гыйззәт әсәрләре белән беррәттән, Островский, Гоголь, Шевченко, Горький һәм көнбатыш классиклары К. Гольдони, Мольер, Ф. Шиллер әсәрләре дә бар.
Минзәлә театры авыр һәм катлаулы иҗат юлы узды. 1930 ичы ел башларында район үзәкләрендә аерым сәнгать бригадалары гына яшәп килә иде әле. Татар театр техникумын бетереп чыккан Әнәс Камал, бу вак бригадаларны зур фор-мага берләштереп, колхоз театры төзү эшенә кереште. Ул үзе җитәкчелек итә торган бригаданы Шункаров бригадасы белән кушып, эшкә башлады.
1935 нче елның 10 маенда хөкүмәт карары нигезендә Чистайда беренче районара колхоз-совхоз театры оештырыла. Бу театрга моңарчы Чистай шәһәр театрында эшләп килгән Гыйлаҗ Казанский, Ю. Фарсин; Татар Академия театрыннан Хәдичә Сәлимова, М. Зәйнуллин, Р. Иб- раһимовалар беркетелделәр. Театрның директоры һәм художество җитәкчесе итеп Татар Дәүләт академия театрының яшь артистларыннан Сабир Амутбаев билгеләнә. Амутбаев Академия театрында эшләгән вакытында ук Казан сәүдә эшчеләре клубында 40 кешедән торган үзешчән сәнгать түгәрәкләре төзи һәм аның эшен уку белән бергә алып бара. Бу коллективка педагог итеп Шәриф Камал, Зәйни Солтанов, Юлий Муко, Гладковалар тартылалар. Колхоз театры оештырылгач, шул түгәрәктә өмет күрсәткән Ф. Юнусов, Г. Юнусова, Т. Кичубаев, Шәрифҗанов, Гыйззәтуллина, Мөхәммәдиев, Фәх- ретдиновлар, Амутбаев белән бергә, төзеләчәк театрның артистлары булып китәләр.
Театр 1936 елның апрелендә рес-публикабызның иң ерак почмагына — Минзәлә шәһәренә күчеп килә. Биредә ул киң иҗади колач белән эшкә керешә. Артистлар составы Казан эшче театрыннан килгән Р. Шакирова, Г. Калинин, М. Кали-
Партиябез һәм хөкүмәтебезнең көндәлек кайгыртуы нәтиҗәсендә, элекке патша Россиясенең караңгы почмагы булып исәпләнгән Татарстан районнарында яңа культура учаклары кабынды. Авыл халкының, колхозчыларның көннән-көн үсә барган культура ихтыяҗларын канәгатьләндерү йөзеннән район үзәкләрендә
108
нина, татар театр техникумын тәмамлап чыккан II. Ягудин, Сәстова М. Рәфи ков кебек сәләтле профессиональ көчләр хисабына ныгып. Бу чорда театр «Галиябану», «Чаткылар», «Козгыннар оясында», «Альбина Мигурская» (Шаповаленко), «Бакчалар чәчәк ата» (Масс Кулич), «Гаепсездән гаеплеләр» (Островский), «Назар Стодоля» (Т. Шев-ченко), «Мәкер һәм мәхәббәт» (Ф. Шиллер) кебек спектакльләр белән чыгыш ясый. Элек елына бер мәртәбә була торган Минзәлә ярминкәсендә шарманкадан башка нәрсә күрмәгән Минзәлә ягы халык-ларына үз авылларына театр килү, әлбәттә, зур бәйрәм була.
...Колхоз авылы күзгә күренеп үсте. Клублар, культура йортлары барлыкка килде. Аларда авыл үзешчән сәнгать түгәрәкләре эше җәелде. Бү түгәрәкләргә методик ярдәм итү театрның көндәлек эшенә әверелде. Авыл халкының культура дәрәҗәсе үсте һәм театрга булган таләбе артты. Бу таләп театр коллективын өз-лексез иҗади эзләнүләргә этәрде һәм театрны үстерүгә алып барды.
1939 елны ук инде театр Москвада булган бөтенсоюз фестивалендә һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашу хокукы алды. Анда ул москва лыларга Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» драмасын күрсәтеп, уңышлы нәтиҗәгә иреште. Шул елны чыккан «Театр» журналында бу спектакльгә шактый гына урын бирелде, артистлардан Г. Мөхәммә- диев, X. Сәлимова, Җ. Сәетова иптәшләрнең иҗат хезмәтләре уңай бәя алды.
1941 елны булачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына театр, бер бөтен, чын мәгънәсе белән иҗади коллектив булып үсеп җиткән иде. Халык алдында хаклы рәвештә ихтирам һәм мәхәббәт казанган иде. Ләкин гитлерчы илбасарлар тара-фыннан башланган сугыш театрның үсешенә зур тоткарлык ясады. Сугыш башлану белән ирләр составы берәм-берәм Бөек Ватан сугышына киттеләр. Ләкин театр үзенең эшен туктатмады. Хатын-кызлардан җыр, бию ансамбле оештырып, авылдан- авылга күбесенчә җәяү, үзенең изге эшен үтәп йөрүендә дәвам итте. Авыл халкында фашизмга карата тирән нәфрәт уятты, аларны* бөек хезмәткә өндәде.
Инглиз театрының башлангыч чорында артисткалар булмаган. Хатын-кызлар ролен ирләр уйный торган булганнар. Спектакльгә җыелган халык аның тизрәк башлануын сорап кул чаба башлагач, сәхнә алдына берәү чыгып: «Гафу итегез, әфәнделәр, әле королева кырына»,— дип җавап бирә торган булганнар.
Сугыш чорында Минзәлә театры шуның киресен кичерә. Ләкин сәхнә алдына чыгып бер генә артистка да «гафу итегез, иптәшләр, безнең ирләребез юк, әле сәхнә корылмаган»,— дип җавап бирмәгәннәр. Алар, кулларына чүкеч тотып, үзләре сәхнә корганнар, авыр-авыр сандыкларны үзләре күтәреп ташыганнар һәм шунда ук сакал-мыеклар ябыштырып, спектакльләрне вакытында башлап җибәрергә дә өлгерә алганнар. Бу чорда ирләр рольләрен иң оста уйнаучылардан ТАССРның атказанган артисткасы Хәдичә Сәлимова, артистлардан Нурия Гыйззә- туллина, Иәзифә Гайнетдинова иптәшләр булганнар. Әле хәзер дә күп кенә авылларның шаян яшьләре «әнә, безгә тагы мыеклы апа килгән» дип еш кына көлтәлиләр.
Сугышның соңгы елларында фронттан яраланып артист Мохит Кичубаев, X. Гыйззәтуллин, Н. Ягудин иптәшләр кайталар. «Хатын-кызлар театрының» эше җанлана төшә. Үзешчән сәнгать түгәрәкләреннән яшьләр килә. Шулай итеп алар яңадан зур спектакльләр уйный ала башлыйлар.
1946 ел башларында С. Амутбаев, М. Зәйнуллин, Г. Шәрифжанов, Ә. Афзалов иптәшләр кайталар. Әмма театрның 13 артисты кайтмый. Алар авыр сугыш кырында батырларча сугышып һәлак булалар. Алар арасында Г азиз Мөхәммәдиев, И. Максудов, М. Рафиков, Г. Бик- мул. К. Фәхретдинов, Шакиров, Са- дыйков, художник Халиков, баянист Газизуллин иптәшләр бар.
Бу авыр iora.nTv театр алдына яна бурыч: кыска вакыт эчендә театрның иҗат составын тулыландыру
бурычын куя. Театр авыллардагы үзешчән сәнгать түгәрәкләрендәге өметле яшьләрне кыю рәвештә үзенә тарта башлый. Алар өчен махсус һәм гомуми белемнәрен күтәрү буенча системалы укулар оештыра, тәжрибәле өлкән артистларга беркетеп, рольләр биреп, профессиональ артист итеп күтәрү бурычын куя. Мәсәлән, үзешчән түгәрәкләрдән килгән Әнвәр Фәсхетдинов, агалы- энеле Җиһаишиннар, Р. Мәрдеханов, Н. Җиһаншина иптәшләр кыска гына вакыт эчендә үзләрен колхозчы тамашачыга танытып өлгерәләр. Биг- рәт тә Ә. Фәсхетдинов һәм Н. Җи-һаншина иптәшләр «Язылмаган законнар» драмасында Самат, Фәридә, А. Островскнйның «Бирнәсез кызы»нда КарандЫшев һәм Лариса образларын сокланырлык матур уйнап, үзләренең зур адымнар белән үсә баруларын күрсәттеләр.
Шуның өстенә театр авторлар белән эшләү практикасын кыю куллана. Үзенең драматургларын булдыру өстендә озак еллар буе күн көч куеп эшләп килә. Сугышка кадәр үк инде Халик* Садри, Ф. Хөсни кебек авторларның беренче драма әсәрләре аның сәхнәсендә куелдылар. Соңгы елларда театрга X. Вахит, А. Фатхуллин, Ш. Хөсәенов, Ю. Әминев кебек яңа авторлар тартылдылар.
Моннан берничә ел элек театр Краснобор районы Баржы авылында укытучы Ю. Әминев белән очраша. Иптәш Әминев театр коллективына үзенең беренче әсәрен укый. Әле художество ягыннан бик түбән булган бу әсәрдә театр авторның ижадн мөмкинлекләрен сизә, аның •белән элемтәсен ныгыта. Аны кол-лективның эченә тарта, аңа системалы рәвештә иҗади ярдәм күрсәтә. Нәтиҗәдә «Язылмаган законнар» драмасы туа. Бу әсәр коллективта алты мәртәбә укыла. Тырыш хезмәт үзенең нәтиҗәсен бирә. «Язылмаган законнар» драмасы колхозчы тамашачылар тарафыннан яратып каршы алына һәм ул, ел да сигез ай вакыт эчендә 300 тапкырдан артык сәхпә- дә уйнала. Хәзер бу әсәр декада репертуарына кертелеп, яңа редакциядә эшләнә.
Минзәлә театры республикабыз переферия театрлары арасында алдынгы театр санала. Ул Москвада .булачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашу хокукы алды. Аның үзенең иҗади йөзе, күп еллык эш тәҗрибәсе, бөтен бер ансамбль булып үсеп җиткән тырыш коллективы бар. Хөкүмәтебез бу коллек-тивның күп хезмәт күрсәткән иҗат көчләренә югары исемнәр бирде. Театрның баш режиссеры иптәш Амутбаев Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, өлкән артистлардан Хәдичә Сәлимова, Мөхит Кичу- баев иптәшләр Татарстанның атказанган артистлары дигән мактаулы исемнәр алдылар.
Декадада катнаша алу бәхетенә ирешү, бу — партиябез һәм хөкүмәтебезнең безнең турыда көндәлек кайгырту нәтиҗәсе, күп еллык тырыш хезмәт күрсәткән коллективка бүләге, ихтирамы дигән сүз. Бу — коллектив өстенә тагы да җаваплырак бурыч йөкли. Ул зур театрларның режиссерлары Л. Литвинов, Щеглов, Р. Тумашевлар ярдәмендә декада спектакльләреннән «Язылмаган законнар» (Ю. Әминев), «Галиябану» (М. Фәйзи), «Не было ни гроша, да вдруг алтын» (А. Островский) пьесаларын сәхнәгә куя. Бо-лар өчен зур театр мастерскойда- . рында декорация, бутафория һәм махсус костюмнар эшләнә. Димәк, бу тырыш коллектив өчен киң иҗат юлы ачыла. Башкалабыз халкы алдында, партиябез һәм хөкүмәтебез җитәкчеләре алдында күп еллык иҗат хезмәтләре турында отчет бирә алу бәхете тора. Тырыш коллектив алдында зур сынау тора.
Бәхетле һәм уңышлы юл сезгә, гүзәл хезмәт белән дан казанган коллектив!
тырыш