Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕАТРЫ ТАРИХЫННАН

(Татар театрының 50 еллыгы уңае белән)
 Узган йөзнең 70—80 елларында татар культурасының һәм әдәбиятының җанлануы башланды. Бөек мәгърифәтче Каюм Ыасыйри бу елларда үзенең күп санлы фәнни хезмәтләрен, татар халкының тормыш- көнкүреш хәлләрен яхшыртуга юнәлдерелгән әсәрләрен бастырып чыгарды. Икенче бер мәгърифәтче Габдрахман Ильяси 1887 елда беренче татар драмасын — «Бичара кыз»ны язды. Бу вакыйгадан бер ел үткәннән соң Ф. Халидинең «Рәдде бичара кыз» драмасы дөньяга чыкты. XIX гасырның соңгы елларында драма әсәрләрен сәхнәләштерүгә омтылыш та башланды. Бу турыда 1896 елның июлендә чыккан «Волжский вестник» газетасы болан дип яза: «Мөселман халыкларында алдынгы әдәбиятның үсеше белән бәйләнештә халык театры булдыру мәсьәләсе дә көн тәртибенә басты. Алдынгы әдәбиятның үсеше кешеләрдә акыл таләпләрен уятты, бу нәрсә мөселманнарны театрга карата «җен шәүкымы» дип түгел, ә башка күзлектән карауга этәрде». Газета 1900 елда Камали авылындагы мәдрәсә шәкертләре тарафыннан «Халит агай» дигән 3 пәрдәле комедия куелганлыкны хәбәр итә. 1901 елда «Тәрҗеман» газетасында Казанда җирле «мөселман җәмгыяте» файдасына беренче спектакль булу турында информация бастырыла. Революцион күтәрелеш үсә барган саен, алдынгы татар демократик интеллигенциясенең әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксынуы ар та бара. 1902 елда алдынгы татар яшьләре бөек рус язучысы Н. В. Гоголь- нең үлүенә 50 ел тулу көнен тантаналы рәвештә билгеләп үтәргә җыеналар. Шул максат белән рус теле укытучысы И. Терегулов Н. В. Го- гольнең «Ревизор» һәм «Өйләнү» исемле пьесаларын татар теленә тәрҗемә итеп бастыра. 1905 елгы революция алды елларында алдынгы татар яшьләре актив рәвештә әдәби кичәләр оештыру эшенә керешәләр. Бу кичәләрдә прогрессив язучыларның әсәрләре укыла, йорт спектакльләре күрсәтелә. Театраль һәвәскәрләрнең беренче спектакльләре турында «Театр и искусство» журналы 1914 елда болан яза: «Казанда беренче татар спектакле моннан ун ел элек театрны яратучы һәм сәнгать бурычларын аңлаучы интеллигентлы мөселман И. Габитов тарафыннан оештырыл ды. И. Габитов 1904 елда «Кызганыч бала» исемле өч пәрдәле драма (төрекчәдән эшкәртелгән) һәм «Мәхәббәт бәласе» дигән 4 пәрдәлек комедия куйды: берничә көннән соң татарларның соравы буенча икенче спектакль куелды. Театр халыкта зур җанлану тудырды. Бик күпләр И. Габитовтан публичный спектакль куюны сорадылар, ләкин режиссер, кулы белән югарыга күрсәтеп: «Татар телендә кушмыйлар бит»,— диде. 
85 
 
 
Озакламый «Приказчиклар сою- >ы» дигән оешмада да ярым йорт, ярым публичный характерда өченче спектакль куелды». Беренче спектакльләрне оештыруда мәдрәсә шәкертләренең прогрессив өлеше зур роль уйный. Өйләрдә татарча спектакльләр күрсәтү инициативасы — алардан килә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә киң күләмдә әдәби кичә уздырыла. Шунда ук 1903 елның 30 декабренда Г. Камалның «Бәхетсез егет»е куела. Моның өчен берничә шәкерт мәдрәсәдән куыла. Спектакльләр белән кызыксыну бу елларда Оренбург, Уфа, Астрахань һәм башка шәһәрләрнең мәдрәсәләрендә дә киң тарала. Театр белән кызыксынучы шәкертләрдән соңыннан күп кенә талантлы артистлар барлыкка килә һәм алар профессиональ «Сәйяр» группасын оештыралар. Театр һәвәскәрләренең бу омтылышлары, әлбәттә, беренче башлангыч чорында ук ислам әһелләре һәм реакцион буржуазия тарафыннан зур каршылыкка очрый. 1904 елда И. Б. КудашевАшказарский Остров- скийның «В чужом пиру похмелье» пьесасын «Галимнәр һәм наданнар» исеме астында татарчага тәрҗемә итә һәм аны Оренбург шәһәрендә сәхнәгә куярга җыена башлый. Күп йөри торгач, аны кую өчен рөхсәт тә ала. Ләкин бөтен яңалыкка каршы булган дин әһелләре бу спектакльне булдырмау өчен бөтен көчләрен куялар, афишаларны ерталар, артистларны кыйнап ташларга җыеналар, аларны сагалыйлар, Ашка- зарский өстеннән политик ышанычсыз, революцион демонстрацияләргә катнашучы дип, донослар язалар. Оренбург полицмейстерының губернаторга 1905 елның 1 ноябренда язган 3055 номерлы донесениясендә Ашказарский турында түбәндәге юллар бар: «Ул шушы елның 18 октябрь демонстрациясенә катнашты һәм «Яшәсен хөррият» һәм «Бетсен царизм» дигән байрак күтәреп барды»XII. Реакцион даирәләр Оренбургта татарча беренче спектакльне булдырмауга ирешәләр. Бу турыда 1905 елның 4 декабренда чыккан «Оренбургская газета» болай дип яза: 
                     XII «Кызыл Татарстан» газетасы, 1940 ел, 15 декабрь, № 290 (6090). 
«Шәһәрдәге дин вәкилләренең мөселман хатын-кызларының сәхнәдә чыгыш ясавы дини хисләребез өчен хурлык» дип белдерүләре сәбәпле, шәһәр театрында 14. Кудашев-Аш- казарский әфәнденең татар труппасы тарафыннан куелырга тиешле спектакль-кичә үткәрелми». 1905—07 еллардагы беренче рус революциясе демократик культураның, әдәбиятның яңа үсешен тәэмин итте. Бу елларда, татар культурасы үсешендә беренче тапкыр буларак, вакытлы матбугат һәм татарча театр барлыкка килде, культура- агарту оешмалары: китапханәләр, уку өйләре, клублар оештырыла башланды. Казанда татарча беренче публичный спектакль рәсми төстә 1906 елның 22 декабренда була, «Кызганыч бала», «Гыйшык бәласе» исемле спектакльләр күрсәтелә. Беренче спектакль Казандагы татар укытучылар мәктәбенең ярлы укучылары файдасына куела. Бу спектакль турында «Театр һәм искусство» журналы болай дип яза: «...Кара груһ-татарлар, муллалар йогынтысы астында, театрда скандал чыгару, хәтта погром белән куркыттылар. Соңгысының булу мөмкинлеген полиция күз алдында тотты: театрны көчле сак астына алды, спектакльдән соң артистларны өйләренә озатып куйды». Татар театры үзенең туу көннәреннән үк халыкка хезмәт итү, халыкны яктылыкка өндәү юлына баса. Шуңа күрә ул алдына куйган бурычларга ятышлы репертуарны татар һәм рус классикасы әсәрләреннән эзли. КудашевАшказарский та р а ф ы и н а н оеш ты р ы л га н труппа 1907 елның февралендә Гогольнен «Өйләнү», Островскийның «Галимнәр һәм наданнар» (В чужом пиру похмелье») исемле әсәрләрен куя. «Вакыт» газетасы (1907, 13 февраль) «Өйләнү», спектакленә зур бәя бирә, бу спектакльгә халыкның күп җыелуын, аны яратып каравын 
31 
 
 
әйтә. Спектакльдән соң, сәхнәдә татар егетләре тезелеп, «җанлы картина» күрсәтәләр. Картинаның бер ягына русча эре хәрефләр белән <К свету» — «Яктылыкка» дип язып куелган була. Бу җанлы картина туып килә торган театр труппасының төп бурычын күрсәтү максатыннан чыгып оештырыла. Халыкка караңгылыктан яктылыкка —дини исереклектән якты кояш астына чыгу юлын күрсәтү — бу труппаның төп бурычы. Татар театры үзенең бөтен үсеш дәвамында бу бурычны тормышка ашыру юлыннан тайпылмады. «Өйләнү» спектакленең зур уңыш казануы — Ы. В. Гогольнең демократик идеяләр белән сугарылган бу әсәре татар тамашачысына аңлаешлы һәм якын булуын күрсәтә. Бу спектакльдән тамашачылар да, анда уйнаучы артистлар да зур канәгатьләнү алалар. Бу елларда Ашказарский труппасы тарафыннан төрле шәһәрләрдә куелган спектакльләргә рус матбугаты да зур әһәмият бирә. Нижний Новгородта чыга торган «Волгарь» газетасы, КудашевАшказарский труппасының гастрольдәге спектакльләре турында берничә хәбәр һәм рецензия язып, бу спектакльләрнең татар культурасы үсешендә прогрессив роль уйнавын күрсәтә. Труппаның Нижний Новгородтагы чыгышлары вакытында спектакльләрдә Уральскидагы мәдрәсә шәкерте Габдулла Кариев та катнаша. Ул аннан соңгы тормышын бөтенләе белән татар театрын үстерүгә багышлый. Кудашев-Ашказарский труппасы Нижний Новгородтан Москвага китә. Ләкин биредә ул материаль яктан бик кысынкы хәлдә кала, җыемнар аз була, дин һәм власть вәкилләре тарафыннан зур кимсетүләр кичерә. Шундый авыр хәлдә артистлар труппа җитәкчесе итеп Габдулла Кариевны сайлыйлар. Кариев үзен талантлы оештыручы итеп күрсәтә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә генә труппа таралмый кала. 1908 елда бу труппа «Мосафир артистлар җәмгыяте» исеме белән Г. Кариев, С. Волжская, Шәймәрдәнова, Д. Ку- лалаев, Гайнуллин (Ахундов)... составында да төзелә. Труппа Москвадан Уральскига килә. Беренче татар профессиональ театр труппасының Уральскидагы тормышы татар театр тарихында зур әһәмияткә ия. Биредә коллективның моңа кадәр булган эшчәнлегенә йомгак ясала һәм киләчәк үсеше, ныгуы өчен юллар билгеләнә. Труппа җитәкчесе Г. Кариев театрның 
эшчәнлеген катлаулы иҗади процесс итеп аңлый. Ул тәҗрибәле рус сәхнәсе эшлеклеләреннән өзлексез өйрәнүне таләп итә. Шуңа күрә дә ул труппаның даими режиссеры итеп рус сәхнәсендә 25 ел буена эшләгән артист — Зимовойны чакыра. Зуррак спектакльләр куяр өчен труппа составын арттырырга кирәк була һәм Казаннан артист Бари Фәйзуллин- Болгарский чакырыла. Труппа белән җитәкчелек итү коллегиаль тәртиптә алып барыла башлый. Артистлар-труппаның эчендәге теге яки бу мәсьәләне хәл итүдә — репертуар төзүдә, рольләрне бүлүдә, маршрутларны билгеләүдә һәм башка эшләрдә актив катнашалар. Коллектив, тәрбияви әһәмияткә ия булган зур полотнолы әсәрләрне сәхнәгә куеп, театрны татарлар арасында популярлаштыру буенча зур эш алып бара. Уральскида беренче тапкыр Г. Камалның «Бәхетсез егет»е куела. 1908 елда чыккан «Эль-ислах» журналының 16 санында бу спектакльгә түбәндәгечә бәя бирелә: «Уральскида 12 гыйнварда Г. Ка мал әфәнденең «Бәхетсез егет» нам пьесасы уйналды. Соңыннан «Деиь- щик Гали» исемендәге комедия куелып, рольләр бик гүзәл чыктылар... Башта театр уйнатмаска гариза биреп йөргән мөтәгассип татарлар, пьесада аталары бирмәгән гүзәл нәсихәтне ишеткәч, ихтыярсыз: «Яшәсен театр!», «Яшәсен яшьләр!» дип кычкырырга мәҗбүр булдылар. Халык бик күп иде». Халык театрга күңел ачу өчен генә түгел, аң-белем алу өчен, тәр- бия-нәсихәт алу өчен йөри башлый. Уральскидагы гастрольләрен тәмамлап, «Мөсафир артистлар җәм
87 
 
 
гыяте» труппасы Кырымга китә. Кырымнан Батум аша Тбилисига килә. Тбилисидә танылган артист Хөсәен Араблинский җитәкчелегендәге әзербайҗан труппасы белән очраша. Труппаларында хатын-кыз артистлары булмаганлыктан, әзербай- җан артистлары «Сәйяр» труппасы артистлары белән эш алып барырга теләкләрен белдерәләр һәм «Казан-Кавказ артистлары ширкәте» дигән оешмага берләшәләр. Бу берләшкән труппа үзенең чыгышын Елизаветград (хәзерге Кировобад) шәһәрендә башлый. Труппаның режиссеры итеп артист Хөсәен Араб- линский сайлана. 1908 елның июлендә труппа Астрахань аша Казанга кайта, ләкин губернатор Казанда спектакльләр куярга рөхсәт бирми. Шуннан соң «Казан-Кавказ артистлары ширкәте» НижнийНовгородка китә һәм анда «Беренче театр», «Күз яше» спектакльләрен күрсәтә. Нпжний- Новгородта «КазанКавказ артистлары ширкәте» труппасы чыгышларына халык күп йөри. Артистларның уйнавыннан тамашачылар канәгать була, «йолдыз» газетасы (1908 ел, 28 август) труппаның чыгышларына шундый рецензия бирә: «...Уен уйналган көндә «Беренче геатр»ның мөхәррире үзе дә хәзер иде. Халык мөхәррирне өч мәртәбә сәхнәгә чыгарып алкышлады һәм яш ьләр нең бәгъзеләре та р а ф ы н н а н мөхәррирне тәбрик итеп бер көмеш савыт Һәдия ителде. Уйнаучылар Гыйззәтуллина, Кариев үз рольләрендә бик яхшы уйнадылар. Буйларның үз сәнгатьләрендә мәһәрәт- ләрене XIII көннән-көн арттыра барган- лыклары күренәдер». Бу елларда инде алдынгы демократик интеллигенция арасында Г. Камал белән Г. Кариев татар драматургиясенең һәм театрның нигез ташын салучылар булып танылып өлгерделәр. 1910 елда прогрессив татар җәмәгатьчелеге Галиәсгар Камалның әдәби һәм иҗтимагый эшчәплегеиә 10 ел тулу юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үтә. Әлбәттә, рәхимсез .Столыпин реакциясе чорында патша хөкүмәте Г. Камал юбилеен рәсми рәвештә билгелән үтү өчен мөмкинлек бирми. Шуңа карамастан алдынгы яшьләр Г. Камалга зур хөрмәт                      XIII /Аоһоротлэрсис — осталыклары. * «Йолдызе, 1912, 13 март, № 805. > Жимешсез. күрсәтәләр. Бу юбилей уңае белән татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай «Галиәсгар әфәнде Камалның X еллык юбилее» дигән мәкалә яза. Анда ул Г. Камалны татарның Островские дип атый. Г. Камал әсәрләре хезмәт иясе массасына демократизм идея л эрг алып килде. Менә шуңа күрә дә «Сәйяр» репертуарында аның әсәрләре үзәк урында була, шуңа күрә труппа артистлары аңа карата тирән дуслык хисләрен белдерәләр. «Сәйяр» артистлары зур күтәренкелек белән Г. Камалның «Банкрот» һәм «Безнең шәһәрнең серләре» пьесаларын сәхнәдә куярга хәзерли башлыйлар. Бу ике әсәр, образларының үткенлеге, социаль юнәлеше белән, татар театрының идея- художество үсешенә зур этәргеч бирде. 1912 елның 5 мартында шундый ук шартларда Габдулла Кариевның театр өлкәсендәге эшчәнлегенә биш ел тулу юбилее үткәрелә. Шул уңай белән Казанның алдынгы яшьләре татар театрын тудыручыларның берсе булган атаклы артист исеменә түбәндәге хатны язалар: «...шул биш ел сәнә эчендә татар те ат р ы до ш м а н и ары и ы ң кы й л ган золымнарына илтифат итми, көннән- көн гайрәт арттырып, шул гүзал мәксудәкса булган театр эшен тә- рәкъкый иттерү өчен, Россиянен пайтәхетләреннән башлап Идел буе, Кырым, Кавказ, Сибирия, Төрк- стан һәм Бухара, Хива шәһәрләрендәге сәхнәләрдә үзегезнең табигать тарафы н н a 11 бирелгән талантыгыз һәм артистлык мәһәрәтецез сәясен- дә, халкыбызны бер елатып, бер көлдереп һәм аларның бу мөкаддх эшкә мәхәббәтләрен җәлеп кыйлыр- га сез сәбәпче булдыгыз... ...Бу көннән татар халкы сезнен биш сәнә буенча «Сәйяр» труппасын ялыкмый идарә кыйлуыңгызны. татар театрын тәрәкъкый юлында күрсәткән корбанлыгыгызны, тагы
31 
 
 
татар театры галәмендә буңа кадәр назирсез артистлык талантыгызны тәкъдир кыйлып, сезне «Татар театрының атасы» днп исемли. Яшәсен татар театры! Яшәсен Габдулла Кариев! Яшәсен «Сәйяр» труппасы! Казан 5 иче март 1912 сәнә»1. Бу адреска Галнәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукан, Хөсәен Ямашев, Сәхипҗамал Гыйззә- туллина, Әхмәт Кулалаев һәм башкалар кул куйган. Бу тарихи факт Габдулла Кари- евның, артист һәм театр эшлеклесе буларак, демократик татар интеллигенциясе арасында үз вакытында зур популярлык казануы турында сөйли... Яшь татар театры Столыпин реакциясе елларында, каты эзәрлекләүгә, реакцион буржуазия һәм дин әһелләренең төрле янауларына, кимсетелүләренә дә карамастан, халыкка прогрессив йогынты ясау, тәрбия бирү, агарту буенча үз бурычын намус белән үтәп килде. Идел буе, Урал, Себер, Төньяк Кавказ, Урта Азия шәһәрләрендә гастрольләрдә йөреп, «Сәйяр» Халык арасында демократик идеяләрне таратты. Галнәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхметов театрның эшен даими рәвештә күзәтеп тордылар, аның эшчәнлегеиә демократик юнәлеш бирделәр, театрның демократик юнәлештә үсешен тәэмин итү өчен күп тырышлык күрсәттеләр. 
Столыпин реакциясеннән соң, Россиядә эшчеләр хәрәкәтенең яңа күтәрелеше башланды. Бу күтәрелеш татар әдәбиятының һәм культурасының демократик юнәлештә үсешенә зур этәргеч ясады. Үзләренең яңа темалары белән талантлы яшь язучылар күтәрелеп чыкты. Шулар арасыннан бигрәк тә М. Фәйзинең «Кызганыч» исемле драмасы характерлы. Халык арасыннан күтәрелгән укытучы Гәүһәр, халык эше өчен үзенең шәхси интересларыннан ваз кичә. Ул чорда бу теманың әдәбиятта калкып чыгуы бик табигый иде. Татар интеллигенциясенең бер өлеше гади халыктан качты, революциягә хыянәт итте, милли буржуазиягә хезмәт итүгә күчте. Ләкин интеллигенциянең халыкка тугры булып калган вәкилләре үз омтылышларына, үз идеалларына хыянәт итмәделәр, халыкның якты киләчәге өчен 
изге көрәшне туктатмадылар. Татар халкы бу елларда бер-бер артлы ике зур югалту кичерде. 1912 елның 13 иче мартында революционер Хөсәен Ямашев үлде. Хөсәен Ямашев йөзендә алдынгы татар җәмәгатьчелеге халыкның киләчәге өчен ялкынлы көрәшчене югалттылар. Татар артистлары өчен X. Ямашев татар театрының бурычларын тирәитен аңлаган якын кеше, киңәшче иде. X. Ямашев татар театрының реалистик юнәлештә үсешен өзлексез күзәтеп торды. 1913 елның 15 апрелендә татар артистларының иң якын дусты Габдулла Тукай үлде. Г. Тукай «Сәйяр» труппасында — татар культурасын күтәрү, халыкны агарту, аңа демократик тәрбия бирү коралын күрде. Халык шагыйре Г. Тукай труппаның һәр уңышы, һәр кыенлыгын үзенеке кебек хис итте. Артистлар белән бергә шатланды, алариың кайгысын уртаклашты. Шуңа күрә «Сәйяр»- челәр Г. Тукайны «Сәнаигъ нәфисә каһарманы» (сәнгать каһарманы) дип атадылар... 1912—1913 елдагы кышкы сезон ябылганнан соң, «Сәйяр» труппасы гастрольгә Идел буе шәһәрләренә һәм Астрахан аша Төркстанга китә. /\страхан шәһәренең алдынгы җәмәгатьчелеге «Сәйяр» труппасының спектакльләрен яратып карый. Ләкин полиция труппаны күзәтү астына ала. Казан жандарм идарәсе Астрахан жандарм идарәсенә, труппаны күзәтү астына алырга боерып, махсус күрсәтмә җибәргән була. Астрахан шәһәрендә труппа «Ачлык кушты» һәм башка спектакльләр куя. Бу спектакльләрдә яшь артист Зәйни Солтанов та актив катнаша. Зәйни Солтанов Астраханда элек үк, татарлар арасында гына 
89 
 
 
түгел, рус тамашачылары тарафыннан да танылып өлгергән була. 1912 елда аны, татар артистлары арасында беренче булып, «Бөтен Россия театр җәмгыяте»иә член итеп алалар. Бу елларда татар театры тагын бер зур кыенлык алдына килеп баса: репертуар ярлылыгы сизелә башлый. «Аң» журналы (1914, № 10), труппаның, эшенә карата бер тәнкыйть мәкаләсендә болай яза: «...Бу ел театр галәмендә хили яңалыклар көткән идек. Ләкин өми- демез бушка чыкты. Драматургла- рымызда бу ел сәмрәсез 1 булдылар... Пьесадагы бу кытлык гомумән артистларга вә театр эшенә фө- нә тәэсир итди». «Сәйяр» труппасына бу авыр хәлдән чыгу өчен ике юл бар иде. Беренчесе — репертуарны җиңелчә водевильләр, фарслар, күңел ачкыч арзан комедияләр, гомумән тамашачыга социаль йогынты ясаудан чит булган пьесалар белән тутыру. Икенчесе — алдынгы рус драматургиясенә мөрәҗәгать итү, шул юнәлештә коллективның эшчәилегеп үстерү, тамашачыга актив йогынты ясау. Г. Карцев җитәкчелегендәге «Сәйяр» труппасы икенче юлны сайлый — демократик рус драматургиясенә һәм чит ил классикларының күренекле әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Бу дөрес юлдан китү — «Сәйяр» артистларының актерлык осталыгын тагы да үстерүгә зур этәргеч ясый. Труппа тарафыннан куелган Островскийның «Гроза» драмасы матбугатта уңай бәя ала. Бу елларда провинциаль театрларның барлык репертуары диярлек арзан, сай эчтәлекле комедияләр, водевильләр белән тулы була, ә классик драматургия анда бик сирәк очрый. «Сәйяр» труппасы тарафыннан «Гроза»ның татар телендә сәхнәгә куелуы шул заман татар буржуаз җәмгыятенең әшәкелекләрен Островский образлары аша фаш итте, гаепләде, тамашачыларга ал арның чын йөзен ачып салды. — ---------------  -------------------- " 
ф ф ф 
Бу елларда «Сәйяр» труппасн белән рәттән беренче татар артисткасы Сәхипҗамал Волжская тарафыннан оештырылган «Нур» труппа- сы үзенең эшен башлап җибәрә. 1912 елда Гыйззәтуллипа, Сәмитова. Багданова Уфага киләләр. Танылган татар җырчысы Фәттах Латый- повиың тәкъдиме буенча, бирегә Ш. Шамил ьский, Хәпҗәров һәм Л. 
Аитовлар да килә. Шул артистлар составында икенче профессиональ театр труппасы — «Нур» оештырыла. «Сәйяр» труппасы 1905—07 ( еллардагы беренче рус революциясе нәтиҗәсендә дөньяга килсә. «Нур» труппасы 1912—1914 еллардагы яңа революцион күтәрелешнең нәтиҗәсе булды. «Нур» труппасы, 1912—13 елгы сезонны тәмамлагач, бик күп кенә Себер һәм Урал шәһәрләрендә була һәм соңыннан Оренбург шәһәренә килә. 1913—14 елгы сезонда ул шушы шәһәрдә кала. Яңадан Уфага гастрольгә барганнан соң труппа, 1914—1915 еллар сезонын уздыру максаты белән, Оренбургка кайта. «Нур» 1914 елның 20 сентябреннән 1915 елның 13 мартына кадәр алты ай эчендә 16 спектакль куя. Ул спектакльләр арасында Г. Камалның «Уйнаш», «Банкрот», «Бүләк өчен», «Беренче театр», «Бәхетсез егет», «Кайнеш» исемле әсәрләре, С. Рә- миевиең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» дигән пьесасы һәм башкалар була. 1915 елның икенче яртысында «Нур» труппасы, «Сәйяр»дән аерылган берничә артист белән берләшеп. Оренбургта «Татар драм артистлары труппасы» дигән яңа труппа оеша. Чөнки, беренче бөтен дөнья сугышы башланып, труппадагы артистларның бер өлеше солдатка алынган, труппа составы ярлыланган була. «Татар драм артистлары труппасы» коллективы Мольернын «Саран»ып, Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сен, Карцевның «Артистын һәм «Хуҗа һәм приказчик» дигән пьесаны куя. Берничә поста- новкадан соң Гыйззәтуллипа һәм аның иптәшләре яңа членнарнын бигрәк тә мадди як белән кызык
90 
 
 
сынганлыкларьш күреп, «Татар драм артистлары труппасы»ннан аерылып Уфага китәләр. Буржуаз интеллигенция вәкилләре, җәмәгатьчелек алдына С. Гыйз- зәтуллиианыц дәрәҗәсен төшерергә тырышалар. Кәбир Бәкер «Вакыт» 1 газетасында С. Гыйззәтуллина труппасын гаепләп чыга. Ул С. Гыйззәтуллина труппасының. буржуаз семьядагы әшәкелекләрне фаш итә торган «Дәһшәтле серләр»XIV XV пьесасын куярга әзерләвен тәнкыйть итә. Бу пьесаны югары катлауның «мактаулы семьяларына карата гайбәт» дип атый. Ләкин Казанның, алдынгы яшьләре моңа каршы, С. Гыйззәтуллина- ны яклап, «Инсаф кирәк» дигән хат белән чыгалар. Бу хатта алар яшь татар театрын оештыруда, үстерүдә һәм аны ныгытуда Г. Кариев һәм С. Гыйззәтуллннаның эшчәнлегенә зур бәя бирәләр, буржуаз журналист Кәбир Бәкериең «Вакыт» газетасындагы чыгышының төп максатын фаш итәләр. «...«Вакыт» газетасының театр тәнкыйтьчесе, — дип язылган була ул хатта, — мәзкүр газетаның 1925 нче номерында мөхтәрәм артистка Сәхипҗамал ханымны эштән чыгарып кимсетә... Без бик яхшы ышанабыз кә, татар сәхнәсенең йолдызы Сәхипҗамал ханымны Оренбургның һәммә артистлары ташлап, ялгыз гына калса да, аны аңлаучылар, аңа ярдәм кулы сузучылар табылыр». Бу хат астына күп санлы укытучылар, китапханә мөдирләре, мәдрәсә мөгаллимнәре, приказчиклар, сәхнә һәвәскәрләре һәм башкалар кул куя. Чыннан да, Гыйззәтуллина һәм аның иптәшләре Уфага килгәндә, аларны шәһәрнең алдынгы җәмәгатьчелеге ачык чырай белән каршы ала, аларның эшенә ярдәм күрсәтә. «Татар драм артистлары труппасы», «Ыур»дан аерылып киткәч, артистлар җитмәү сәбәпле, озак кына вакыт үзенең эшен дәвам итә алмый. Берникадәр вакыттан соң, труппа яңадан «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасын куя, ләкин бу спектакль авторның идеясен тамашачыга җиткерә алмый. «Хаҗи әфәнде өйләнә»дәге көчле сатира формализм элементлары белән алышты- рыла. Бу спектакль реалистик тра-1 диңияләрдән                      XIV «Вакыт» 1915, 25 ноябрь, № 1925. XV «Дәһшәтле серләр» — фаҗига, 5 пәрдәдә. Г. Зариф әсәре. читләшү булып чыга. 1916 елның ахырында, 1917 ел башында берничә талантлы артистның (И. Сакаев, Габдулла Камал һәм фронттан кайткан Г. Л1ангу- шев.) эшчәилеге белән «Татар драм артистлары труппасы»нда (хәзер инде ул «Ширкәт» дип исемләнә) спектакльләрнең идея-художество сыйфаты өчен көрәш башлана. «Ширкәт» тарафын н а н куел г а н А. Островскийның «Төшемле урын» спектакле уңышлы гына чыга. Моннан тыш матбугатта «Ширкәт» Го- гольнең «Ревизор»ыи, Островскийның «Гроза»сын, М. Фәйзинең «Га- лиябану»ын куярга әзерләнә дигән хәбәр бар. Ләкин бу спектакльләрнең куелуын раслый торган хәбәрләр ул вакыттагы матбугатта очрамый. Шуңа күрә бу постановкалар- пың чыннан да тормышка ашуын ачык әйтеп булмый. Мөгаен, бу по- становкалар куелмагандыр. Шушы вакытларда Габдулла Камал белән Мангушевның «Ширкәт» труппасыннан китүе әнә шулай уйларга нигез бирә. «Ширкәт» труппасы үзенең яшәү дәверендә (1916 елның икенче яртысыннан 1918 елның башына кадәр) татар театры тарихында әллә ни зур әһәмияткә лаек булырлык эз калдыра алмады. Чөнки «Ширкәтенең артистлары, Кариев һәм Гыйззәтуллина кебек, үз алларына ачык бер максат һәм бурыч куеп эш итмәделәр. Аларның кайберләре шәхси интереслар артыннан гына куучы һәм, шуның аркасында, «Сәйяр» труппасында үз урыннарын таба алмыйча, аннан аерылырга мәҗбүр булган артистлар иде. «Нур» труппасы Уфага килеп, үзенең эшен башлап җибәргәнче, С. Гыйззәтуллина, коллектив эшчән- легендә моңа хәтле булган ялгышларны һәм кимчелекләрне исәпкә
91 
 
 
алып, труппаны ныгыту максаты белән житди чаралар үткәрә. Уфа шәһәрендәге прогрессив яшьләр белән тыгыз бәйләнешкә керә, Г. Камал, М. Фәйзи, Н. Нәрпманов һәм башкаларның пьесалары хисабына труппаның репертуарын яңарта, труппага яшь, сәләтле һәвәскәр артистларны тарта. «Нур» труппасының чыгышларын Уфа тамашачысы җылы каршы ала. Труппаның 1916—1917 елда Уфадагы беренче сезоны М. Фәйзинең «Кызганыч» исемле яңа драмасы белән ачыла ’(26 сентябрьдә.) Бу пьесада Гыйззәтуллина белән Казанский Гәүһәр һәм Заһпт рольләрен башкаралар. Алар арасындагы мәхәббәт драмасы тамашачыда зур тәэсир калдыра. Артист Аитов- ның Сөләйман бай ролендә уйнавы да игътибарга лаек була. Артистлар пьесаның социаль асылын аңлап уйныйлар һәм үз образларын тормышчан итеп, хәкыйкатькә ятышлы итеп башкарырга омтылалар. 21 октябрьда «Яна клуб» бинасында Мольерның «Саран»ы куела. Бу постановка «Ширкәт» «Саран»- ыннан чагыштыргысыз өстен була. «Нур» артистлары «Саран» һәм Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» постановкаларын шул чорны күз алдына китерә торган костюмнарда һәм декорацияләр фонында башкаралар. Мольерның «Саран»ы рольләрне башкаруда җиңеллекне сорый һәм зур актерлык осталыгын таләп итә. Яшь труппа членнары бу максатны тулысымча тормышка ашырып җиткермәсәләр дә, һәр хәлдә бу постановка аларның сәхнә осталыгын үстерү өчен яхшы гына мәктәп була. «Саран» пьесасының куелуы ул вакыт өчен социаль яктан да әһәмиятле. Чөнки ул заманда Гарпагонга охшашлы бәндәләр татар сәүдәгәрләре арасында күп була. «Нур» артистлары Мольерның «Саран»ы аша татар сәүдәгәрләренең пычрак эшләрен татар тамашачысына ачып салды дисәк тә ялгыш булмас. Менә шуца күрә дә бу постановка тамашачылар арасында зур уңыш казана. «Саран»нан соц, Г. Камалның «Уйнаш», Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» постаповкалары да тамашачылар тарафыннан яратып карала. 1917 елда февраль буржуаз демократик революциясе булгач, цензура бетүдән файдаланып, «Нур> труппасы 3 апрельдә Г. Коләхмстоз- ның «Яшь гомер» исемле пьесасыи сәхнәгә куя. Сүз уңаенда әйтеп китәргә кирәк, моңа хәтле 
театр тарихына карата язылган әдәбиятта революция алды елларында «Сәйяр» труппасы тарафыннан Горькийныц «Мещаннар» пьесасы куелуы турында гына әйтәләр. «Нур» һәм «Сәйяр» труппаларында «Яшь гомер» пьесасының куелу фактын искә алмыйлар. Ә бу факт исә татар театры үсешендә зур әһәмияткә ия. «Нур» труппасының демократик юнәлештәге эшчәнлеге, бик табигый рәвештә, революция алдындагы шушы әһәмиятле бер тарихи чорда татар пролетар әдәбиятына нигез салучыларның берсе булган Г. Коләх- метовның «Яшь гомер» пьесасын кую дәрәҗәсенә үсә. Бу «Нур> труппасының бик кыска вакыт эчендә идея-эстетик яктан да, иҗади яктан да зур уңышларга ирешүе турында сөйли: «Яшь гомер» поста- новкасы үзенең идея тирәнлеге белән шул вакыттагы Уфа тамашачыларының иҗтимагый зәвыкларына ятышлы була. Өч сезон рәттәй (1916—1917, 1917— 1918, 1918—1919) Уфада эшләү дәверендә «Нур» труппасы Уфа тамашачыларын театрны яратырга, аңа ихтирам күрсәтергә өйрәтеп кенә калмады, демократик тәрбия бирү буенча да зур роль уйнады. «Нур» труппасы Уфа тамашачыларының чыи-чынлап мәхәббәтен казанды. Патша самодержавиесе милләтләр арасында дошманлык тудыру политикасын алып барды, ләкин мо- ңарга да карамастан халыклар үзара аралаштылар, дуслаштылар. Татар театры да башка милләтләрнең культураларыннан аерылып яшәмәде, башка халыклардагы театр культурасын даими өйрәнде, үз тәҗрибәсен башка милли театрлар белән уртаклашты. Моңа бәйләнештә «Нур» артистларының 1919
92 
 
 
елда беренче башкорт совет драма группасын оештыруларын әйтеп үтү әһәмиятле. Бу труппа 1922 елдан Уфа шәһәрендә хәзерге РСФСР һәм БАССР халык артисты А. Зөбәиров, ТАССРиың халык артисты Ш. Ша- мильскин, Г. Казанский, 3. Багда- нова, Л. Сыртлаиова, (Сумчии- ская), Гафурова, Якубов һ. б. лар составында дәүләт труппасы буларак эшли башлый. 
if: Беренче бөтендөнья сугышы башында Казанда Шәрыкъ клубы ябыла, артистларның бер өлеше солдатка алына һәм шуңа күрә «Сәйяр» 1914—1915 елгы сезонны соңга калып башлап җибәрә. Ул елгы сезонда барлыгы 25 (15 е оригиналь пьеса, калганнары тәрҗемә) исемдәге спектакль куела. 1914— 1915 елгы сезон репертуары башка сезоннарга карагайда спектакльләр саны ягыннан ярлы. Моны ул вакытта демократик эчтәлекле яңа оригиналь пьесаларның аз булуы, кайбер артистларның труппадан китүе һәм Карцевның җитди авыруы белән аңлатырга мөмкин. Татар хезмәт ияләре арасында җәелгәннән-җәелә бара торган азатлык хәрәкәтеннән куркып, буржуаз даирәләр бу елларда татар театрын үз идеяләрен пропагандалау коралы итәргә омтылалар, театр репертуарына буржуаз язучыларның пьесаларын кертеп тутырырга һәм театрны халыкка хезмәт итүдән аерырга тырышалар. Бу әлбәттә нәтиҗәсез дә калмады. Чыннан да бу елларда яңа реалистик пьесаларның бик аз булуы театрның үсешенә кыенлык тудыра. Театр үсешендәге прогрессив юнәлешне саклап калу максатыннан чыгып, Г. Карцев һәм коллективтагы алдынгы артистлар Г. Камал әсәрләренә әледән-әле мөрәҗәгать итәләр. Ләкин театрның эшен киңрәк яланда алып бару өчен бу җитәрлек булмый. Шуңа күрә-репертуар рус классикасы әсәрләре хисабына да киңәйтелә. Рус классикасы әсәрләрен труппа артистлары, кыенлыкларга да карамастан, зур осталык белән куялар. «Гаепсездән гаеплеләр», «Ревизор» һ. б. лар «Сәйяр» постановкасында зур уңыш казаналар. «Гаепсездән гаеплеләр», «Ревизор» кебек классик әсәрләрне сәхнәләштерү җитәрлек санда артистлар булдыруны таләп итә. Бу вакытта труппага яшь талантлардан Н. 
Таждарова, Камал II, Айдаров һ. б. лар тартыла. 1915 елның 18 декабренда «Га- епсездәп гаеплеләр» спектакленең премьерасы була, «йолдыз» газетасы (1916 ел 4 нче март) труппа тарафыннан куелган «Ревизор» спектакленә рецензия бирә: «Чит әсәрләрнең татар сәхнәсенә керүе,— дип яза рецензент Г. Кәрәм, — безгә ят булган тормышларны аңлавыбызга һәм шуның аркасында чит милләтләрнең эшләгән мәдәниятләренә якынлашырга бик күп хезмәт итәчәктер ки, бу хәл үзе генә дә, чит телдән алынган әсәрләргә кырый күз белән карауның хаксызлы- гын күрсәтергә җитәрлек. «Ревизор» гәрчә бик күптәнге бер әсәр булса да, без андагы каһарманнарны хәзерге көндә дә бик күрәбез». Яшь татар театры рус классикларының әсәрләрен куюны беренче бөтендөнья сугышы елларында да дәвам итә. Бу юнәлеш театрны идея һәм иҗади яктан шактый гына уңышларга ирешүгә этәрә. Татар язучылары тарафыннан җитди драма әсәрләре бик аз тудырылган бер чорда, татар театры, югарыда күрсәтелгән рус классикларының әсәрләренә мөрәҗәгать итеп, киң масса тамашачыларны демократик азатлык рухында тәрбияләде. «Сәйяр» 1916—1917 елгы сезонны Зур драма театры бинасында Г. Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» пьесасын кую белән башлап җибәрә. 1916 елның Октябренда «Сәйяр» тормышында зур үзгәреш була. Труппа эшендәге оештыру мәсьәләләре яңадан карала. Труппаның ризалыгы белән Габдулла Кариев антреприза — хосусый идарәлек итүне оештыра. Хәзер труппа «Г. Карцев идарәсендә татар драмасы» — 

 
 «Сәйяр труппа» дип йөртелә башлый. Антреприза труппаны ныгыту максатыннан чыгып оештырыла. Аның татар театры үсешендә үз вакыты өчен әһәмияте зур була. Чөнки театр белән җитәкчелек итүне акча артыннан куучы капиталист түгел, ә бөтен сәләтен театр сәнгатен үстерү эшенә биргән артист үз өс- тенә ала. Кариев театрдай килгән доходны татар культурасы үсеше өчен файдалана. Антреприза оештырылуның алтынчы аенда ук труппадан килгән доходтан «Ирек йорты» төзү фондына акча бирелә. Шуны да әйтергә кирәк, Г. Кариев матбугат битләрендә, беренче булып, татар драматургларының әсәрләренә гонорар түләү мәсьәләсен күтәреп чыга. Ул, бу мәсьәләне көн тәртибенә кую белән генә чикләнмичә, татар театр тарихында беренче булып тормышка да ашыра. Мондый оештыру эшләре озакламый үз нәтиҗәләрен күрсәтә башлый. Труппаның репертуары шактый киңәя. Бу турыда шул вакыттагы матбугат та әйтеп уза. Мәсәлән, «Аң» (1916, № 18) журналы бу мәсьәләгә карата түбәндәге юлларны бастырып чыгара: «Бу ел репертуарның да яңа әсәрләр илә хили киңәйгәнлеге аңлашылды. «Надиршаһ» кеби тарихи, «Хаҗи әфәнде өйләиә»дән башка Островскийның вә Максим Горь- кийның берничә мөһим әсәрләренең тәрҗемә ителгәнлекләреннән вә дра- матургларыбыздан Г алиәсгар Камал бер-ике комедия язып җибәргәнлектән хәбәр алдык». Бу вакытта труппаның иҗади торышын билгеләү өчен аның 1916— 1917 елгы сезондагы репертуарына күз ташлау да җитә. Бу сезонда труппа тарафыннан куелган спектакльләрдән Мольерның «Ирексез- дән табиб»ы, Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Г. Камалның «Әйләнәм, ник өйләндем»е, Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»се, Г. Коләхметовның «Яшь гомер»е, Островскийның «Төшемле урын»ы, М. Г орькийның «Мещаннар»ы, «Г. Кариев идарәсендәге татар дра- масы»ның реалистик юнәлештә нык торуын, идеяхудожество ягыннан үсә баруын күрсәтә. Труппа репертуарында Островский һәм Г. Камалның социаль-көнкүреш драмалары белән Мольер һәм Ш. Камал комедияләре, Шиллер романтикасы. Горький һәм Коләхметовның социализм идеяләре белән сугарылган әсәрләре аралашкан. 
Репертуардагы мондый киңлек актерлар өчен үз көчләрен, үз сәләтләрен төрле жанрдагы һәм характердагы пьесаларда сынап карарга, аларныц идея, культура, профессиональ үсешләренә ярдәм бирә. Шул ук вакытта артистларның составы да зурайтыла. Труппага Ф. Ильская, А. Синяева, Ы. Арапова һәм башка артистлар тартыла. Антреприза оешканнан соң артистларның материаль хәле дә яхшыра, алар гарантияләнгән хезмәт хакы ала башлыйлар. Бу елларда татар язучылары тарафыннан язылып, сәхнәгә куелган әсәрләрнең иң күренеклеләреннән берсе — Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе. Бу әсәрне автор «Сәйяр» труппасына 1915 елның декабренда ук тәкъдим итә. 1915 елның башында «Сәйяр» труппасы автордан «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясен кабул итә. Ләкин ул елны, цензура кысрыклавы нәтиҗәсендә, труппа бу әсәрне тамашачыга җиткерә алмый. Премьера бары тик бер елдан соң гына. 1917 елның 22 иче январенда Казанның Зур драма театр бинасында күрсәтелә. Революция алды елларында. «Сәйяр» труппасы репертуарында нигездә прогрессив язучыларның күренекле әсәрләре үзәк урында булды. 1917 елда февраль революциясеннән соң Бөек Октябрь революциясенә кадәрге чорда «Кариев идарәсендәге татар драма»сы, башка күренекле әсәрләр белән беррәт- тәи, Г. Коләхметовның «Яшь гомер» пьесасын сәхнәгә куя. Бу постановка турында театр үзенең афишасында болай яза:  

 
 
Казанда беренче мәртәбә 1905 елдагы революция вакытында татар яшьләре тормышыннан «ЯШЬ ГОМЕР» драма 5 пәрдәдә. Гафур Коләхметов әсәре. Уенга бөтен труппа катнашачак. Режиссер Г. Карие в. Артистлар, авторныц идейсеи тирән аңлап, татар хезмәт ияләренең дөньяга карашы үсешен тамашачыга җиткерүне бу спектакльдә төп бурыч итеп куялар. Татар тамашачылары беренче тапкыр татар эшчесе образын «Яшь гомер»дәге Йосыф һәм Вәли йөзендә «Нур» белән «Сәйяр» спектакльләре аша күрделәр. Бөек Октябрь революциясен «Сәйяр» труппасы М. Горькийиыц «Мещаннар» спектакле белән каршылый. «Мещаннар» спектакле 1917 елның 25 октябренда куелырга тиеш була. Ләкин бу көнне Казанда Октябрь кораллы восстаниесе башлана һәм ул 31 декабрь көненә күчерелә. Бөек Октябрь революциясе алдыннан «Сәйяр» тарафыннан «Яшь гомер» белән «Мещаннар» спектакленең куелуы татар театрының халык тормышы, халык омтылышлары белән, аның азатлык өчен көрәше белән тыгыз бәйләнештә үсүен ачык күрсәтүче факт. Чыннан да татар театры, үзе туган көннән башлап, хезмәт иясе тамашачыларының мәхәббәтен яулап алды, аларның хөрмәтен казанды.