Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ОПЕРА ДРАМАТУРГИЯСЕНЕҢ КАЗАНЫШЫ.



 
I. ОПЕРА ҺӘМ ЛИБРЕТТО 
«Алтынчәч» операсының беренче премьераларын күпләр хәтерли торгандыр. 1941 ел. 9 һәм 10 июнь. Бу .көннәр музыка дөньясына тарихи көн булып керде. Бөтен җәмәгатьчелек Н. Җиһановның яңа операсын татар совет культурасының зур казанышы дип каршылады. «Алтынчәч» шул ук елның җәендә Москвада үткәреләчәк Татарстан сәнгать һәм әдәбият декадасы өчен хәзерләнешчә башлады. Фашистлар башлаган сугыш нәтиҗәсендә операны Москвалылар тыңлый алмый калды. Вакыт — «Алтынчәч» өчен зур сынау булды. Бу героик-романтик опера, Кутуй әйткәнчә, «музыкаль дастан», Татар Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә унбиш ел инде зур уңыш белән бара. Киләсе елда Москвада, Татарстан сәнгать һәм әдәбият декадасында, милли куль-' тураның үсешен характерлый торган иң күренекле әсәрләр рәтеннән «Алтынчәч» операсы да күрсәтеләчәк. Операның шундый уңышка ирешүе композиторга гына түгел, либрет- тистка да карый. Муса Җәлил язган либретто — чын шигъриятле әсәр. Конфликтның үткенлеге, драматик ситуацияләрнең байлыгы, сурәтләү алымнарының опера драматургиясенә якынлыгы, тирән эчтәлекле булуы «Алтынчәч»не музыка өчен зур байлыкка әверелдерде. Шуңа да бу либретто к ү п ко м поз итор л а р ны ң игътибарын үзенә тартты. Бу либреттоның эчтәлеге белән академик Б. В. Асафьевның соклануы һәм М. Җәлилгә либреттоны төзәтүдә күп                      XVII Н. Г. Җиһанов. Хәтеремдә сакланачак. «Совет әдәбияты», 1941, № 8, 61 бит. 
ярдәм итүе билгеле. Композитор Җиһанов шагыйрьнең либреттосы турында болай дип яза: «А1уса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосы (поэмасы) опера әсәре өчен бик кыйммәтле материал булды. Сез төп геройларны алып карагыз — һәм шунда ук аларның барысының да бөтен, тулы характерлы кешеләр икәнен күрерсез... Либреттоның поэтик булуы турында сөйләп тору да артык булыр иде. Музыканың бөтен табигате шундый поэтик эчтәлекне сорый һәм андый эчтәлек һәрбер композитор өчен зур илһам чишмәсе булып хезмәт итә...» XVII Либретто — үзенчәлекле әдәби жанр. Бу жанрда поэзия, драма, музыка бергә очрашалар. М. Җәлил либреттоны әдәби әсәр итеп хисапламауга каршы һәрвакыт көрәшеп килде. «Либретто — ул башлап яхшы, җанлы эшләнгән драма әсәре. Шулай булгач драма кагыйдәләрен нык белергә кирәк. Бер җанлы тип булмаса, бер кызыклы сюжет бул- маса, драма әсәре булмый», — дип язды ул либретто язуга җиңел караучыларга. «Алтынчәч» либреттосының әдәби вариантын М. Җәлил тулы канлы әдәби әсәр дип санады һәм аны- «либретто формасында язылган драматик поэма»—дип атады. Түбәндә сүз либреттоның әдәби варианты— драматик поэма турында барачак. 
101 
 
 
2. ХАЛЫК ҺӘМ ГЕРОЙ 
«Алтынчәч» поэмасы шагыйрьнең халык язмышы, халык тормышы, көче турындагы фәлсәфи фикерләве ул. Монда халык батырлыгы, халык патриотизмы темасы зур поэтик осталык һәм философик тирәнлек белән ачылган. Бу уңышка М. Җәлил поэма өстендә озак вакытлар туктаусыз эшләү, кат-кат төзәтү нәтиҗәсендә генә ирешә. Поэманың унбер варианты булуы да шул турыда сөйли. Әсәр беләи бергә АЕ Җәлил үзе дә философ һәм шагыйрь буларак үсә бара: аның дөньяга карашы тирәнәя, әдәби осталыгы арта. Поэманың беренче вариантында автор халык батырын тасвирлауны төп максат итеп куя. Тугзак эргәсенең тормышын, аның хан гаскәре тарафыннан тар-мар ителү күренешен өч картинада сурәтләү дә, соңгы өч картинада Җик образына төп игътибарны юнәлтү дә язучының шушы максаты белән бәйләнгән. Соңгы вариантларда инде АЕ Җәлил аерым герой батырлыгын түгел, ә халык батырлыгын, патриотизмын күрсәтүне төп бурыч итеп ала. Тема белән бергә әсәрнең идеясе дә үзгәрә. Халык мәңгелек, халык көчен, рухын җиңү мөмкин түгел, чөнки дөреслек, хаклык халык ягында, халык — тарихны тудыручы төп көч — менә әсәрнең төп идеясе. Шагыйрь поэманың 1936 елгы беренче вариантында төп игътибарын ҖикМәргәннең шәхси батырлыгына юнәлтеп, халык көчен Җикнең көче аркылы гәүдәләндерергә омтыла. М. Җәлил ҖикМәргәннең көрәшкә күтәрелүенең тирән социаль сәбәпләрен ачмый. Җик Тугзак эргәсенең элекке үчен алу — реванш өчен генә көрәшкә күтәрелгән кебек күренә. Халыкның тормышы, көнкүреше сурәтләнми, Бураш карт та халыктан читтә, табигать кочагында яшәүче итеп бирелә. Җикне Бураш карт урманнан табып үстергән булып сурәтләнелә. Җикнең халык белән бәйләнеше образлы фикерләүдә, поэтик детальләрдә бөтенләй күренми, ул укучыларга мәргән аучы, Алтынчәчне нык яратучы егет буларак кына ачыла. Җик-Мәргән беләи халык бердәмлеген, халык тормышын образлар логикасында күрсәтә алмау герой һәм халык проблема- сын фәлсәфи яктан дөрес итеп яктыртмауга китерә. Геройны халык тудыруы, халык интереслары өчен көрәшү аркасында гына батыр булып 
күтәрелүе ачылмый кала, шәхеснең тарихтагы роле күпертелеп, халыкның роле кечерәйтелеп сурэт- ләиелә. М. Җәлил бу кимчелекне башка вариантларда төзәтә. Сюжет схемасы шул ук: Тугзак Җикне очрата һәм көрәшкә чакыра. Ләкин бу момент инде башкача яңгырый. Халыкның социаль изелүе, хан, тарханнар тарафыннан кыерсытылып, газапланып яшәве ышандырырлык картиналарда, художестволы детальләрдә күрсәтелә. Икенче акт хан гаскәре тарафыннан таланган авылны һәм авыл кешеләренең кичерешләрен сурәтләү белән башлана. Халык үзе ҖикМәргәннәи ханга каршы алып баруын сорый. М. Җәлил элек ханга каршы күтәрелүчеләрне ниндидер абстракт «көтүчеләр иле», «кара сөякләр нәселе» дип атаса, соңгы вариантларда хан* һәм тарханнар җәберләве астында сыкраган крепостной крестьяннарны тасвирлый. Беренче вариантның бишенче картинасында да М. Җәлил герой һәм халык көчен дөрес яктырта алмын. Башкүтәрүчеләрнең лагерена ханның шымчысы Урмай килә. Җик- Мәргән аның Алтынчәчнең әтисе Курмайны үтерүче, ханга сатылган шпион икәнен белеп ала. Ләкин Урмай Җиктән дә, халыктан да көчле булып чыга. Ул Җиккә ханның яшерен планын ачкан булып, башкүтә- рүчеләрне куркуга төшерә. Җик гаскәре куркак, паникага төшкән кешеләрдән тора кебек күренә. Бу кимчелек алтынчы картинада тагын да ачык күренә. Җик үзенең егетләре белән Кулупайны көтә. Менә җыр белән хан гаскәре керә. Мәргән егетләре тынычсызланалар Аларның куркулары җырларында да чагыла. Гаскәр ханның көчлелеге, бөеклеге турында күтәренке рух белән җырлый, ә Җик егетләренең җыры төшенкелек беләи тулы. Бе
102 
 
 
ренче вариантта Җик берүзе хан гаскәрен, Кулупайны җиңгән булып күренә. Халык пассив, инерт масса булып гәүдәләнә. Соңгы вариантларда М. Җәлил батырны халыктан аермый, массага каршы кунмый. Җик-Мәргәинең ялгыз орышта Кулупай пәһлуанны җиңү күренеше инде башкача яңгырый: хан гаскәре Җикнец батырлыгы, көче аркасында гына түгел, ә халык ( көче ярдәмендә җиңелгән булып күренә. Җик Кулупайны җиңә. Ләкин шул вакыт хан гаскәре ялгыз Җик- кә ташлана. Җик куркыныч якынлашканын сизеп, көмеш угын үзенең гаскәре ягына таба атып җибәрә һәм аккошларны ярдәмгә чакыра. Болыт төсле күкне каплап очкан аккошларның алтын каурыйларыннан көчле яктылык тарала. Җиргә ак мамык ява. Хан гаскәре куркып, аптырап кала. Ул арада Җикиең чакыруы буенча Уразмәт тә үзенең гаскәре белән килеп җитә һәм хан гаскәрен куып китә. М. Җәлил, поэма өстендә эшләгәндә, шәхес һәм тарих, герой һәм халык проблемаларын һәм аиысәи- I гатьтә чагылдыру юлларын ныклап , өГфәнә, яңа типиклаштыру алымнарын эзли. «Алтынчәч»нең соңгы вариантларында инде ул Җик-Мәргән- не халык белән аерылгысыз бәйләнештә, халык һәм тарих тудырган батыр итеп сурәтләргә, шәхес батырлыгын гына түгел, ә бөтен халык героикасын күрсәтүгә ирешә. 
3. ТУГЗАК ҺӘМ АЛТЫНЧӘЧ «Алтынчәч» поэмасының төп герое — ирек сөюче, героик табигатьле хезмәт халкы. Әсәрнең үзәгенә уңай герой итеп халык образының алынуы поэманың архитектоника- сында зур үзенчәлекләр тудырган. Әсәрнең бөтен сюжет агышы, художестволы тукымасы аерым шәхес белән түгел, ә халык хәрәкәте, халык язмышы белән билгеләнә. Язучының төп игътибары көрәшүче халыкның характер сыйфатларын ачуга юнәлгән. Халык көнкүрешен, тормышын, көрәшен турыдан-туры сурәтләгән бик матур күренеш, сце- наларны поэмадан күп күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, прологта җәйләү халкының көнкүреше, героик көрәше, яки икенче актта хан изүе астында сыкрап яшәүче авыл халкының тормышы поэтик осталык белән тасвирланган. М. Җәлил халык образын аерым образ — характерлар аша да ача. «Төп тема — халык патриотизмы 
темасы булган хәлдә, ул һәр образда төрлечә чагылды. Төп герой булган Тугзакның үз улларын ханга каршы көрәшкә рухландыруы, нәселен саклап калу өчен бердәнбер исән калган оныгы Җикне качыруы, үзе качмыйча, киленнәре, кызлары белән илдә калуы, егерме ел буе оныгын эзләп, аны тапкач, көрәшкә чакыруы, һ. б. аркылы халыкның бөек патриотизм хисе бирелергә ты- рышылды. Каракаш, Җик, Алтынчәч, Бураш, Янбулат образларында да шул идея үстерелергә тиеш иде», — дип яза М. Җәлил. Поэмада алынган Тугзак, Җик, Алтынчәч, Бураш, Каракаш, Янбулат, Уразмәт һ. б. образлар аша шагыйрь халыкның героизмын, гуманизмын, рухи матурлыгын, мораль сафлыгын күрсәтә. Халык вәкилләре халыкның нинди дә булса сыйфатларын үзләрендә йөртәләр. Явыз дошман белән бәрелештә, социаль конфликтта бу сыйфатлар бөтен киңлеге белән ачылып китәләр. Образларның бу үзенчәлеген билгеләп М. Җәлил болай дип язды: «Либреттодагы образлар, конкрет шәхес булудан бигрәк, әсәрнең эчтәлеген тәшкил иткән философик идеяләрне гәүдәләндерүче, гомумиләштерелгән образ-характер- лар булып эшләнделәр». Тугзак, Алтынчәч, Җик образларында гомумиләштерү, характерның аерым сыйфатларын үткенәйтү аеруча көчле: хәтта алар символик образлар дәрәҗәсенә күтәреләләр. Ләкин автор индивидуальләштерүне дә онытмый. Романтик поэмаларга хас рәвештә, гомумиләштерү белән индивидуальләштерүнең матур бердәмлеген таба. Шуның нәтиҗәсендә образлар философик идеяләрне гәүдәләндерүче гомумиләштерелгән символик образлар булып кына түгел, ә җанлы, конкрет шәхесләр дә булып күз алдына басалар.  
103 
 
 
Тугзак образы поэмада аеруча зур осталык, җылылык һәм мәхәббәт белән тасвирланган. Бу образ поэмада нибары өч мәртәбә генә күренә: прологта, икенче актта һәм өченче актның ахырында. Ләкин шуңа карамастан, аның характеры шактый тулы ачылган. Чөнки Тугзак поэмада драматик ситуацияләрнең, көрәшнең иң кискен вакытында, иң кульминацион моментларда күренә: халыкның хан тарафыннан таланган вакытында, аннан соң халыкның ханга каршы ирек өчен көрәшкә җыенган вакытында, һәм, ниһаять, дошманны җиңгәч. Сюжет агышында, композицион төзелештә Тугзак образы үзенчәлекле урын тота. Җик, Алтынчәч, Бураш, Уразмәт халыкның көрәшкә күтәрелгән вакытларында гына, ә Каракаш, Янбулат, Шабай образлары тик халыкның хан тарафыннан туздырылуы вакытында гына сурәтләнәләр. Тик, Тугзак кына халыкның зур бәхетсезле- ген дә, фаҗигасен дә, шатлык, бәхетен дә кичерүче, авырлыгын да, шатлыгын да күрүче итеп бирелгән. 2М. Җәлил Тугзак образында халыкның көчле, героик характерын, ирек сөючәнлеген, какшамас, ныклы ‘рухын, туган ил образын гәүдәләндерә. Тугзак — тугыз батырның анасы, туксан турунның әбисе. Бу рәвешчә алу М. Җәлилгә шул чордагы патриархаль мөнәсәбәтләрне, патриархаль тормышны күрсәтү өчен генә кирәк дип карау дөрес булмас иде. М. Җәлил Тугзак образында яшәү һәм тормышның, халыкның мәңгелек булу идеясен, туу һәм үсү фикере белән бәйләп, ананы тормыш чыганагының • башлангычы итеп тә сурәтли. Пролог ук дөньяга яңа тормыш тууга, анага гимн җырлау белән башланып китә: Каракаш малай таба, шуңа бөтен халык шатланып бәйрәм ясый, Тугзак бәбигә исем куша. Тугзак — киң күңелле, мәрхәмәтле, олы җайлы ана. Ул тормышны, ирекне, үзенең балаларын чын күңелдән, бөтен йөрәге белән ярата һәм аның бу сыйфатлары ирекле тормыш өчен көрәшкә өндәвендә генә түгел, ә балаларга булган көчле мәхәббәтендә дә күрейә. Ул, нәселе саклансын һәм киләчәктә дошманнан үч алу өчен, Җикне көймәгә утыртып качыра. Егерме биш ел буе каңгырып, үзенең бердәнбер исән калган турунын эзләп йөри. Тугзак үз уллары өчен генә түгел, ә бөтен җәйләү халкы, бөтен изе. лүче 
халык өчен шәфкатьле ана. Батыр уллар үстергән ананы бөтен халык хөрмәт нтә, зур ихтирам күрсәтә. Килене Каракаш аңа «кадерле әнкәем» дип, ә халык туган ана, кадерле ана, шәфкатьле ана, газиз ана, бөек ана дип эндәшә. М. Җәлил ана образын стихияле- пассив итеп түгел, көрәшүче көч, актив һәм батыр натура итеп сурәтли. Тугзак та, Каракаш та киң. йомшак күңелле аналар гына түгел, алар батыр, чыдам кешеләр дә. Тугзак — героик образ. Ул бөтен йөрәге белән коллыкка, явызлыкка каршы, шуңа да халыкны азатлык һәм ирек өчен көрәшергә өнди: Тез чүккәнче ханга кол булып, Аяк үрә сугышып үлегез! — дип, халыкны изге көрәшкә рухландыра. Тормыш һәм яшәү хакына, азатлык һәм ирек өчен үлемнән дә курыкмый, ханның күзенә туры карап: Үтер мине... Мин аяк үрә баскан килеш үләм... Ләкин кол булып түгел, — ди. Ханның палачлары күзләрен сукрайткач та, табан асларын яргач та, ул рухи ныклыгын, батырлыгын, җиңүгә ышанычын югалтмый, халыкның рухи батырлыгын һәм мәңгелеген гәүдәләндереп, көрәшүен дәвам итә. Тугзак образы совет әдәбиятында туган якты, көчле образларның берсе, ул бөтен дөнья әдәбиятындагы ана образлары галлереясендә үзенә лаеклы урынны алыр. Муса Җәлил ана образын тудыруда халык иҗаты традициясеннән, классик әдәбияттан һәм, аеруча А. М. Горькийдан өйрәнә. Горький- да ана — халык интереслары, тормышны һәм яшәүне гәүдәләндергән герой. «Ана» романының һәм Пелагея Ниловна образының да символик эчтәлеге — тормышка, яңаруга
104 
 
 
дан жырлау, яңалыкның, җиңүен раслау. Алтынчәч образы да символик- философпк планда Тугзак образына салынган яшәү һәм тормыш идеясен дәвам итә. Поэманың Алтынчәч исеме белән аталуы бер дә очраклы түгел. Алтынчәч поэманың идея эчтәлеген ачуда зур роль уйный. Төп сюжет сызыгы Алтынчәч образы белән1 аерылгысыз бәйләнгән. Алтынчәчнең эчке дөньясы да, тышкы портреты да шактый тулы ачылган. Ул— искиткеч матур, гүзәл. Аның алтын чәчле булуы да менә шушы гүзәллекне үткенәйтеп CsipY өчен ярдәм итә. Шагыйрь Алтынчәчнең тышкы портретын төрле юллар белән ача. М. Җәлил Алтынчәчнең матурлыгын халык иҗаты жырларындагыча романтик рухта тасвирлый. Алтынчәчне тышкы матурлык кына түгел, эчке матурлык та бизи. Ул саф һәм керсез күңелле, ирекле, азат тормышны яратучы кыз. Бөтен йөрәге белән, чыи күңелдән ярата ала. Ләкин ул ихтыярсыз мәхәббәт колы түгел, үзенең мәхәббәте өчен батырларча көрәшә дә белә. Алтынчәч образына халыкның матур сыйфатлары тупланган. Бу образда халыкның рухи гүзәллеге, матурлыгы, батырлыгы ачыла. М. Җәлил Алтынчәчнең халык кызы булуына берничә урында басым ясап уза. Авыл кызлары да Алтынчәч турында: Һәлак була күрмәсен Идел кызы— Алтынчәч!., һәлак була күрмәсен Бәхет кошы — Алтынчәч! — дип җырлыйлар. Менә шушы халыкның «бәхет кошын» хан кол итәргә уйлый. Алтынчәчне урларга берничә мәртәбә омтылыш була, ниһаять, аны урлап та китәләр. Алтынчәч өченче актның беренче картинасында хан белән турыдан-туры очраша. Хан белән көрәштә ул рухи көче белән җиңеп чыга. Бу көрәшнең һәм шуңа бәйләнгән сюжет сызыгының мәгънәсе матур кыз һәм хан арасындагы каршылык белән генә чикләнми. Бу — изүче сыйныф белән халык арасындагы каршылыкны поэтиксимволик формада ачу, халыкның җиңүен поэтик фикерләү аша күрсәтү булып тора. «Бәхет кошы»на кул сузган дошманнарны халык үзе тар-мар итә. Алтынчәчтә халыкның матурлыгы да, батырлыгы да ачыла. Ул халыкның «бәхет кошы»н, иреккә омтылуын, сафлыгын, кешелеклеген * гәүдәләндерә. Шуңа да М. 
Җәлил поэмасын «Алтынчәч» дип атаган. 
4. СЮЖЕТ — КОМПОЗИЦИЯНЕҢ КАЙБЕР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ 
«Алтынчәч» поэмасының сюжеты бай һәм фәлсәфи эчтәлекле булуы, тормышны киң һәм тирән итеп, үсештә чагылдыруы белән характерлы. М. Җәлил борынгы татар халкының тормышын җанлы образларда, күренешләрдә күз алдына бастыра. Әсәрдә халыкның шатлыклы бәйрәмен дә, кайгысын да, матур уй- теләкләрен дә, тарихын да, гореф- гадәтләрен дә күрергә мөмкин. Поэманы шул чор татар халкының энциклопедиясе дип атарга мөмкин. М. Җәлил вакыйгаларны татар халкының борынгы үткәненнән — XV— XVI йөздән ала. Җик тә, Бураш та, Тугзак та үзләрендә фантастик элементларның булуына карамастан, шул чордагы татар халкының җанлы вәкилләре булып, милли характерлар булып күз алдына басалар. Поэманың сюжет эчтәлегендә образларның милли үзенчәлекләре бик тирән ачылган. М. Җәлил милли үзенчәлекләрне төрле юллар белән тудыра: ул шул чор халык тормышына, көнкүрешенә, этнографиясенә караган бик матур детальләр таба (бәби туе күренеше һ. б.), сюжеттагы вакыйгаларны да татар халык иҗаты һәм тарих материалларыннан файдаланып төзи. Милли үзенчәлекләр геройларның телендә дә, образлы фикерләвендә дә, композицион чараларда да, образны төзү алымнарында да (Кулупай — диюпәһлүан) чагыла. «Алтынчәч» поэмасының сюжетында икенче як та — татар халкы өчен генә түгел, ә башка халыклар өчен дә уртак моментлар, 

 
 
гомум кешелек идеяләре көчле һәм тирән итеп ачылган. Бу — халыкларның социаль изүгә, явызлыкка, кара көчләргә каршы, азатлык, хакыйкать, тынычлык һәм бәхетле тормыш өчен көрәшү идеясе, халыкның мәңгелек булуы, тарихны тудыручы төп көч булу фикере, туган илне, халыкны ярату тойгылары, кешедәге саф мәхәббәт хисләренең көчлелеге һ. б. М. Җәлил поэмада Казан ханлыгы чорын сурәтли. Шагыйрь өчен тарих үзмаксат түгел, ә төп идеяне ачу, максатка ирешү чарасы. Шуңа да М. Җәлил үзенең фантазиясенә, шартлылыкка киң ирек бирә. Прологта сурәтләнгән Тугзак эргәсенең тормышы борынгы халыкларның ыру төзелешен хәтерләтә. Төп картиналарда феодализм җәмгыятендәге мөнәсәбәтләр чагыла. Ә пролог белән беренче акт арасында нибары егерме ел вакыт үтә. Халык тормышын шулай киң итеп, йөз еллар һәм гасырларны берләштереп алу халыкның мәңгелек булу һәм тарихны тудыручы төп көч булу идеясен тагын да тирәнрәк ачуга, халык көрәшен билгеле бер тарихи рамка эчендә генә түгел, ә бөтен тарих үсеше күләмендә, философик тирәнлектә аңларга ярдәм итә. Сюжетта эмоциональлек, җылылык һәм лиризм гаҗәп көчле. Олы социаль конфликт, кискен, драматик вакыйгалар геройларның эчке дөньяларын, психологик кичерешләрен тирән итеп ачарга ярдәм итәләр. Сюжет җанлы һәм мавыктыргыч. Җик тә, Алтынчәч тә, Тугзак та романтик характердагы образлар. Автор геройларның хисләрен куертып, аерым характер сыйфатларын калку итеп тасвирлый. Халык көрәшен тасвирлауда реалистик тирәнлек белән романтик стиль бергә органик рәвештә кушылып китә. Поэманың сюжет — композициясендә фантастик элементлар, вакыйгалар зур урын алып торалар. М. Җәлил фантастиканы Сервантес, Гете, Пушкин, Тукай кебек үк, тормыш күренешләренең асылын ачу өчен, үзенең идеясен ачык һәм калку итеп күрсәтү өчен файдалана. Алтынчәч, Тугзак, Җик, Кулупаи образлары үзләрендә фантастика элементлары булу ягыннан әкият геройларына охшасалар да, шагыйрь аларны реаль сыйфатларны үзләрендә йөрткән, реаль тормыш мөнәсәбәтләрен чагылдырган образлар итеп тасвирлый. 
Поэмада кулланылган фантастика үзенең эчтәлеге һәм формасы белән үтә халыкчан. Автор фантастикасы халыкның образлы фикерләвенә ярашлы рәвештә һәм халык фантазиясенә нигезләнеп төзелгән. Поэманың оригинал композицияле әсәр булуы прологта да күренә. Пролог үзенең төзелеше белән бер бөтен әсәрне, драманы хәтерләтә, аның үзенең экспозициясе, төенләнеше, кульминациясе, чишелеше бар. Хәтта прологта гына катнаша торган геройлар бар (Янбулат, Шабай, Каракаш һ. б.). Вакыйгалар бик тиз алмашынып торалар. Мондый бай эчтәлекле, катлаулы прологлы әсәрләр әдәбиятта сирәк очрый. Пролог поэмада зур роль уйный. Автор прологта поэманың әкият кенә булмавын, ә халык язмышы турында барачагын, конфликтның социаль характерда булуын ассызымлый. Прологта ук поэманың үзенчәлекле сыйфатлары: төп герой халык булуы, конфликтның сыйнфый көрәшкә нигезләнүе,, сюжетның мәхәббәт вакыйгаларына гына түгел, ә ике лагерь көрәшенә корылуы, халыкның героик характеры, дошманның кешелексезлеге ачыла башлый. Халыкның батырлыгы, мәңгелек булу идеясе прологка бәйләнешле ситуацияләрдә ачыла. «Алтынчәч» үзенең архитектонк- касының матурлыгы, бөтенлеге, сык- лылыгы ягыннан сокландыргыч матур әсәр. 
5. «АЛТЫНЧӘЧ»ТӘ КАЙБЕР ШИГЫРЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ М. Җәлил «Алтынчәч» поэмасында рифмалы шигырьне актив куллану белән бергә, ак шигырьгә дә еш мөрәҗәгать итә. «Хат ташучы». «Җиһан», «Кояш һәм Директор* поэмаларында шагыйрь ак шигырь
104 
106 
 
 
не кулланмый. Бу очраклы күренеш түгел. Чөнки ак шигырь нигездә драматик әсәрләр өчен характерлы. Хәтта ак шигырьнең, тууы да драма жанрының үсеше белән бәйләнгән. Татар поэзиясендә һәм халык иҗатында ак шигырьнең кайбер үрнәкләрен үткән гасырда ук очратырга мөмкин. Әмма драма жанрында ак шигырьнең традицияләре әле яңа салынып килә. Бу — бездә драматик поэмалар, драма жанрының соңга калып тууы белән бәйләнгән. Шигырь белән язылган беренче драматик әсәрләрдә ак шигырь очрамый. Мәсәлән, һ. Такташ <Җир уллары трагедиясе»ндә (1921 ел), М. Гафури «Эшче» драматик поэмасында (1928 ел) тик рифмалы шигырь белән язалар. Драма жанрының тагы да үсеше, язучыларның осталыгы тагы да артуы драматик әсәрләрдә ак шигырьне актив куллануга китерә. М. Җәлил «Алтынчәчкә ак шигырьне еш куллана. Мәсәлән: П-актта Бураш белән Җик, Җик белән Алтынчәч сөйләшүе, Шактның икенче картинасында Мәмәт хан белән Урмай сөйләшүе ак шигырь белән бирелгән. М. Җәлил «Алтынчәч» поэмасының кайбер урыннарын ак шигырь белән яза, ә кайчакта рифмалы шигырьгә күчеп китә. Бу исә вакыйгаларның эчке агышыннан, характерларның үз-үзләрен тотышларыннан чыга. Рифмалашкан шигырьдән ак шигырьгә, яки ак шигырьдән рифмалы шигырьгә күчүне шагыйрь вакыйгаларны һәм геройларның сөйләшүләрен тагын да тормышчанрак итеп күрсәтү өчен куллана. Бу күчеш ышандыра, чөнки ул мәгънәдәге һәм интонациядәге үзгәрешләргә туры килә һәм шул үзгәрешләрне кабарынкы итеп сурәтләргә ярдәм итә. Берничә мисал китерик. Беренче актның икенче картинасында Җик белән Алтынчәч сөйләшүе рифмалы сигез юллык строфа белән бирелгән. Бу — Җик йөрәгендәге җыр булып ургылган саф хисләрне бирү өчен иң уңай, ятышлы алым. Ә менә өченче актта егет белән кыз арасындагы сөйләшү ак шигырь белән бара: Алтынчәч: Менә шушы безнең өй. Бабакай өйдә микән? (Өйне карый) Ул өйдә юк... Ж ик. 
Алтынчәч, Мин ирекле тау бөркете Тауга очарга тиеш. Рифма кулланмау вакыйганы реалистик чынбарлыгында күрсәтүгә ярдәм итә. Сүз сагыну һәм аерылышу темасына күчә һәм ак шигырьне шушы тирән лирик хисләрне чагылдырган рифмалы шигырь алмаштыра. Менә, мәсәлән, бәби туе күренеше. Халык шатланып бәйрәм итә, җырлый. Шатлыклы бәйрәмне, халыкның җырларын М. Җәлил җиңел, кызу, йөгрек ритм, рифмалашкан музыкаль шигырь белән бирә: Китерегез кымыз, Китерегез бал... Чиртегез кубыз, Җырлагыз кызлар. Кинәт күңелле бәби туен сакчының: Бәхетсезлек... Хан илгә яу белән килә, — дигән сүзләре бүлә. Хан кулыннан качып, читтә ирекле, тыныч тормыш белән яшәүче җәйләү халкын бу шомлы хәбәр тетрәтеп җибәрә. Эчтәлектәге бу кискен үзгәрешне М. Җәлил шигырь элементлары ярдәмендә дә сиздертә. Тигез агышлы мелодик җырларны кыска, өзек репликалар алыштыра. Сакчы тагын да куркыныч хәбәр итә: Яу башында Кулупай пәһлуан... Бу хәбәр халыкны тагы да ныграк куркуга төшерә. Эчтәлектәге кискен үзгәрешне, халыкның зур кайгысын бирер өчен М. Җәлил ак шигырь куллана: Т у г з а к. Балаларым, каушамагыз... Ш а б а й. Дию пәһлуан безнең өскә килә... Каракаш. Дию пәһлуан безне харап итәр... Шигырьдәге эмоциональ чараларның контраст үзгәрүе, шигырьне
107 
 
 
кыска репликалар формасында бирү, шул рәвешчә, эчтәлектән чыга һәм вакыйгадагы контрастлыкны тудырырга булыша. Халыкның коточкыч хәбәрне ишетеп каушавы өзек-өзек, рифмасыз тезмә белән әйтелсә, халыкның куркудан айный башлавы рифма белән язылган Тугзак сүзләрендә ачык күренә. Тугзак коллыкка каршы, ирек өчен көрәшү сүзе белән балаларына мөрәҗәгать итә. Шигырьнең рифмалашуы бу очракта халыкның рухи көче зурлыгын һәм бу көчнең уянуын сизем- ләндерергә ярдәм итә. Бу Янбулат һәм Тугзак репликаларында да күренә: Янбулат. Ризалык бир мина, анам! Кулупайга каршы үзем барам! Тугзак. Бар, лачыным, бар! Ал бабаңнан калган бу кылычны. Күрсәт йөрәгендәге көчне! Янбулатның сүзендә, курку, аптырау юк. Аның көрәшү теләгенең ныклыгы, фикеренең ачыклыгы, хак өчен үлемгә дә курыкмыйча барырга кирәклеген төшенүе янәшә рифмалар белән дә төсмерләндерелә. Прологта сакчы белән Тугзакның сугыш барышы турындагы сөйләшүләре шулай ук ак шигырь белән язылган. Бу урында да ак шигырь эчтәлеккә ярашлы рәвештә төзелгән: ул Тугзак улларының сугыш кырында батырларча үлемен сурәтләргә, Тугзак йөрәгендәге тирән кайгы кичерешләрен бирергә, кыскасы, вакыйга һәм геройларның кичерешләрен тормыштагыча дөрес, ышандырырлык итеп күз алдына бастырырга ярдәм итә. Сугыш Тугзак улларының җиңүе белән тәмамлана. Сизәм, безгә яшәү калмады, Аяк үрә басып үләргә! — ди Тугзак. Ләкин һәммәсе дә бетмәгән икән әле — Җикне коткарырга мөмкин: Киленкәем, Идел ярында Җилкән каек бар. Син утыр да шуңа Кач моннан һәм Җикне ко^ар. Менә бу фикер аны канатландырып җибәрә. Тугзакта үлем белән бәйләнгән кайгылы тойгыларның яшәү һәм дошманнан үч алу мөмкинлеген чагылдырган хисләр белән алышынуы шигырь төзелешендә дә күренә—ак шигырь рифмалы шигырьгә күчеп китә: 
Нәселебездән калсын бер бала Тормыш 
кичәргә! Аждаһаның зәһәр агулы Башын кисәргә. 
Тугзак психологиясендәге зур үзгәреш рифма кертү белән рельефлы, кабарынкы төс ала. Рифма бу очракта фикер агышындагы, хисләр хәрәкәтендәге аерымлыкны ассызым- лый. М. Җәлил икенче актны ак шигырь белән башлап китә. Кыска репликалар формасында төзелгән рифмасыз шигырь авылның хан гаскәрләре тарафыннан таланганнан соң булган күренешен тормышчан итеп күз алдына бастырырга булыша. Халыкта Кулупайга каршы ачу сүзләре ишетелә. Ә Уразмәт сөйләмендә бу ачу ханга, сыйнфый җәмгыятькә булган көчле нәфрәт ташкыны булып күтәрелә. Фикерләрнең тагы да тирәнәюен шагыйрь ак шигырьдән рифмалы шигырьгә күчү белән дә сиземләндерә. Ак шигырь һәм рифмалы шигырьне хисләр хәрәкәтенә бәйләп бирүне Тугзакның егерме елдай соң Җик белән очрашкач әйткән сүзләрендә дә күрергә мөмкин: 
Син исәнсең, сип үскәнсең, Син Тугзак нәселеннән Бердәнбер исән бала. 
Тугзак, оныгын күрү белән, Җик- нең исәнлегенә, аның дәү егет булып үсүенә шатлана, һәм менә бу хисләр тагы да тирәнәя: Тугзак Җикнең исәнлеген күрү белән шатланып кына калмый, аны дошманнардан үч алырга, көрәшкә чакыра. Бу инде хисләрнең яңа баскычка күтәрелүе. М. Җәлил бу үзгәрешне шигырь төзелеше белән дә төсмерләтә: шигырьнең ритм агышын энергияле итеп үзгәртә, ак шигырьдән рифмалы шигырьгә күчә:  
108 
 
 
Жиз көбәкне ки, Ук, жәяңне ал! Дошманнардан илнең • Үчен алырга бар... М. Җәлилнең, ак шигырь кулланудагы тагын бер үзенчәлеген әйтеп үтик: бу ак шигырьнең кыска репликалар формасында, өзек-өзек итеп кулланылуы. Мәсәлән: X а н. Кайда ул кыз? Кайда Алтынчәч? Урма й. Ханым солтаным?.. Алар качтылар... X а н. Качтылар? Кая, кем белән? һ. б. һ. б. Бу рәвешле куллану шигырьне җанлы сөйләү теленә бик нык якынайта, бара торган вакыйганың тормышчанлыгыи көчәйтә. Репликалар мәгънә ягыннан да, интонацион яктан да үзара бик тыгыз бәйләнгәннәр. Кыска репликаларны шушы рәвешчә актив куллануы М. Җәлилнең зур уңышы. Ул шуның белән драма жанрының бу өлкәдәге традицияләрен уңышлы дәвам итте. Мәсәлән, М. Гафурииың «Эшче» драматик поэмасында да, Такташның «Җир уллары трагедиясендә» дә кыска репликалар күп түгел. Булганнары да күбесенчә рифмалашып киләләр: Гали баба й. Саумысыз әле, балакайлар? Кешеләр. Исән-саубыз, үзең исәнме? Гали бабай, йөргән булам шунда акрынлап. Ә х м ә т. Чаба башладыңмы печәнне? (М. Гафури «Эшче» 1928 ел). М. Гафури да, һ. Такташ та . ак шигырьне репликаларда да кулланмыйлар, шигырьнең рифмалы булуына нык игътибар итәләр. Геройларның сөйләшүләре озын, күпсүзле. Мәсәлән, «Җир уллары трагедиясендә 20—30 юллы монологлар еш очрый. Әкълимә монологы 42 юлга, Кабил монологы 45 юлга җитә. «Эшче»дә дә геройлар озын итеп сөйләшәләр: 30—40 юллы монологларны очратырга мөмкин. АА. Җәлил вакыйгаларның динамик булуын һәм сәхнә таләпләрен истә тотып, геройларның сөйләшүен озын итеп бирми. «Алтынчәч»тә иң озын монолог — 28 юл (Кошлар жыры). 
М. Җәлил шигырьнең бөтен компонентларын: ритм — интонация, рифма, строфаларның тирән эчтәлекле булуына иреште, аларны поэмадагы сурәтләнгән вакыйга һәм геройларның эчке дөньяларына ярашлы рәвештә төрле урында төрлечә кулланды. 
6. «АЛТЫНЧӘЧ» — НОВАТОР ӘСӘР 
«Алтынчәч» поэ*масы М. Җәлил иҗатында гына түгел, бөтен татар әдәбияты, татар опера драматургиясе тарихында күренекле урын тота. Бу әсәр социалистик реализм методының язучыга нинди зур иҗади мөмкинлекләр тудыруын ачык күрсәтә. М. Җәлил «Алтынчәч» драматик поэмасы белән татар совет поэзиясендә һ. Такташ («Җир уллары трагедиясе»), М. Гафури («Эшче») башлаган драматик поэмалар жанрын тагы да үстерде, баетты, яңа биеклеккә күтәрде. «Алтынчәч» — бер үк вакытта опера өчен либретто булып та йөртелә. «Алтынчәч» поэмасын иҗат иткәндә шагыйрь музыка һәм сәхнә таләпләрен истә тоткан. Ә бу поэманың композициясендә дә, шигырь төзелешендә дә зур үзенчәлекләр тудырган. Ләкин бу билгеләмә дә тулы түгел. Ул әсәрнең характерын ачмый. Эчтәлегенең героик характерыннан чыгып «Алтынчәч»не героик поэма дип атарга мөмкин. Ул халыкның үз дошманнарына каршы ирек һәм азатлык өчен героик көрәшен, халыкның героик натурасын күрсәтә. Ул бу яктан «Игор турында җыр» поэмасы, «Иван Сусанин» операсы белән аваздаш һәм бу әсәрләр кебек халык көченә гимн җырлау булып тора. Тормышны һәм образлар- 

 
 вы романтик рухта сурәтләвенә карап, «Алтынчәч»не романтик поэма дип атарга мөмкин. Татар поэзиясе тарихында романтик поэмаларның зур һәм матур традицияләре бар. «Йосыф вә Зөләйхә» поэмасы мәхәббәт темасын шундый романтик алым белән тасвирлаган поэмаларның берсе. Г. Тукай, М. Гафури һ. б. реалистик поэмаларны тудыру белән бергә, романтик поэмаларның да матур үрнәкләрен бирделәр («Шүрәле»). «Алтынчәч» поэмасы татар поэзиясендәге романтизмны яңа шартларда, социалистик реализм методы әдәбиятында дәвам итү булып тора. Геройларны һәм вакыйгаларны романтик тасвирлау М. Җәлилгә халык героизмын, көчен, мораль сафлыгын көчле итеп, гомумиләштереп һәм калку итеп күрсәтергә ярдәм иткән. Әсәр үзенең эчтәлеге белән ерак тарихи үткәнгә — Казан ханлыгы чорына карый. Автор шул чордагы халык тормышын, көнкүрешен сурәтли. Бу яктан аны тарихи поэма дип атарга мөмкин. Ләкин М. Җәлил монда тарихны гына түгел, сихерле аккошларны, алтын чәчле кызны, алтын каурыйларны да, дию 
җанлы Кулупайны да күрсәтә. Ләкин бу — әкият тә түгел. Халык тормышын киң һәм тирән итеп күрсәтү ягыннан «Алтынчәч»нс эпопея дип тә атарга мөмкин. Бу әсәрдә татар халкының тарихи үткәндәге тормышы, шул чордагы көрәшләре киң планда, зур осталык белән тасвирланган. Поэмада трагедия белән героиканың, лирика белән эпосның органик кушылуын күрергә мөмкин. Әдәбияттагы бөек әсәрләр һәрвакытта үзләренең эчтәлекләрендә генә түгел, ә формаларында да яңалык алып килүчәи булалар, әдәбиятны форма, жанр төре ягыннан да баеталар. Пушкинның «Евгений Оиегин»е, «Борис Годунов» трагедиясе, Гогольнең «Үле җаннар» поэмасы, Маяковскнйның «Владимир Ильич Ленин», Твардовскийның «Василий Теркин» поэмасы кебек, ЛА. Җәлилнең «Алтынчәч» драматик поэмасы менә шундый жанр чиклә-, рен «җимергән» новатор әсәр булды. «Алтынчәч» поэмасы бүген дә актуаль булып яңгырый. Ул халык көченә ышаныч тәрбияли, коммунизм төзүгә рухландыра.