Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТУРЫНДА ЛУИ АРАГОН 


Үткән ел Парижда Франциянең прогрессив язучысы, бөтен дөньяга билгеле атаклы шагыйрь, тынычлык өчен актив көрәшче Луи Арагонныц «Совет әдәбияты» («Littera- tuics sovictiques») исемле яна китабы басылып чыкты. Автор бу әсәрдә Советлар Союзының күп милләтле әдәбияты турында бик кызыклы фикерләр әйтә, татар әдәбиятына да (башлыча, Муса Җәлил турында) бер бүлек багышлый. Түбәндә без Луи Арагон китабыннан әнә шул бүлекне китерәбез. Лун Арагон хезмәтендә татар әдәбияты турында кайбер фикерләр булуына аспирант Нил Юзеев игътибар итә һәм Москваның В. И. Ленин исемендәге китапханәсеннән китапның ул битләрен фотокәгазьгә төшереп алып кайта. Текстны французчадан редакция өчен X. Курбатов тәрҗемә итте. Редакция 
МЕНӘ НӘРСӘ БУЛДЫ БЕРЛИН ШӘҺӘРЕНДӘ 1944 елның 10 январенда Берлиндагы Моабит төрмәсендә палач балтасы бер шагыйрьнең башын чабып өзде. Шунысы гаҗәп, безгә, атып үтерелгән Гарсия Лорканың исемен ишетеп җаны тетрәгән, атылган Жак Декурның соңгы сүзләрен яки нацистлар тарафыннан асылган Юлиус Фучикның төрмәдә язган китабын тын да алмый укып чыккан французларга, ул совет шагыйренең хәтта исеме дә билгеле булмады. Бу — безнең өчен оят иде. Бу кеше үзенең һәрбер туганы — Казандагы һәм Новосибирскидагы, Одессадагы һәм Самаркандтагы, Владивостоктагы һәм Ленинградтагы, Тбилисидагы һәм Ригадагы туганнары өчен үлде. Ул шулай ук безнең өчен — французлар яки чехлар өчен дә үлде. Ул д’Этиен д’Орве яки Пери кебек үк үлде, ләкин без аның хәтта исемен дә, аның шагыйрь булуын да, аның башы Моабит төрмәсе ишек алдына җәелгән ташларга тәгәрәгәнен дә, аның каны палач бүкәнендә кипкәнен дә белми калдык. Ә палач шул вакыт үзенең балтасына карады, апы җентекләп сөртте, аннары үзенең балалары белән уйнарга китте. Яки ул үзенең кесәсеннән аларның фотосын сөйрәп чыгарды, — хәтерләгез... 1953 елда, Казанда, беләсезме, Казан: Россиянең Европа өлешендәге шәһәре... яки барыннан да бигрәк РСФСРдагы Татарстан Автономияле Республикасының башкаласы, Казанка елгасы буена урнашкан, Казан- каның Иделгә кушылган урыныннан ун километр, Мәскәүдән көнчыгышта тугыз йөз километр, Ленинградтан көньяк көнчыгышта бер мең алты йөз илле алты километр ераклыкта булган, 55°47' төньяк киңлеккә һәм 46°45' көнчыгыш озынлыкка урнашкан шәһәр... Унөченче гасырда Кыпчак империясенең, Алтын Урданың, башкаласы булган шәһәр. Ундүртенче гасыр азакларында Мәскәүнең бөек князе Василий Дмитриевич Самарадан Вяткага кадәр сузылган Казан ханлыгына һөҗүм итә, барын да җимерә. Ләкин татарлар үз шәһәрләрен аякка бастыралар. Шуннан соң руслар аңа каршы йөз ел буена гаскәр җибәреп торалар һәм, унбишенче гасырның ахырыннан башлап, Казаннан налог җыялар. Аннары руслар патша Иван Грозный белән тагын киләләр Һәм уналтынчы йөзнең уртасында шәһәрне камап алалар... Хәтерегездәме, «Борис Годунов»- та Варчаам, кулына шешә тотып, ничек җырлый:  
81 
 
 
Казан дигән ай шәһәрдә Усал патша"*<1шап-эчте, типтерде. Рәсәи буйлап йөрмәсеннәр өчен, Татарларны, һай, шәфкатьсез Кырып салды, йортҗирләрен көйдерде. Ташланды да патша зур яу булып Казанга, Казып керде астын Казанкапың — елганың. Ә шәһәрдә кайнашалар татарлар, Күзәтәләр Иван патшаны — Күзәтәләр ачуланган татарлар. Кайгы басты усал патшаны, Салындырды башын уң якка. Тупчыларын ул тотынды чакырырга, Ут салучы тупчыларын— барысын. Әй төтенли балавыз шәм — Мичкәгә ут сала яшь тупчы. Дары тулы мичкә тәгәри, Әй, тәгәри чокыр буйлап... һәм шартлый. Кычкырдылар ачу белән татарлар, Каргадылар усал патшаны. Иксез-чиксез татар -каны түгелде, Кырык өч мең татар егылды. Казан дигән ай шәһәрдә .менә ни булды... (Григорийга.) Ник син җырламыйсың, Нигә кушылмыйсың бу җырга? һәм Ялган Дмитрий Варлаамга ничек җавап бирә: «Мин теләмим». Бу җырны, бу усал җырны без дә җырламаячакбыз. Чөнки заманалар хәзер гаҗәеп үзгәрде, инде мин сезгә Казанда, 1953 елда, татар телендә, шагыйрьнең үз телендә басылып чыккан шигырьләр — /Муса Җәлил тарафыннан Моабит төрмәсендә, аның гомерен палач балтасы өзгәнгә кадәр язылган шигырьләр турында сөйлим. Бер татар кешесе, өстенә палач балтасы төшкәнгә кадәр, Россиядә яшәүчеләрнең барысы өчен дә» безнең өчен дә әнә шул шигырьләрне язып калдырган, һәм мин сезгә әйтеп үткән съездның башында ук, докладчы Алексей Александрович Сурков үзенең чыгышының өченче өлешендә ул шигырьләрдән менә бу дүрт юлны китерде: Мии тез чүкмәм, катил, синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә; Кирәк икән, үләм аягүрә, Балта белән башым киссәң дә. Дүрт юл шигырь... Һәм шунда ук ул «туплар сөйләгәндә музалар тып тора» диюче «сәнгать — сәнгать өчен» тарафдарлары турында ирония белән сөйләп китте... Татар Муса Җәлил шигыреннән дүрт юл... Поэзия турында доклад ясаучы әзәрбайҗан шагыйре Сәмәд Вургун трибунага менгәч, ААуса Җәлил тавышы аның тавышы белән тагын яңгырады. Муса Җәлил тавышы безгә таба Моабит төрмәсеннән күтәрелде. Сәмәд Вургуи Ватан сугышы көннәре турында сөйли башлый. Менә... Нәкъ менә шул чакта без шагыйрь сүзенең «кеше көче полководецы» булуын аеруча нык аңладык: Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Ул егылган арып», — дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр. Байрагыма каным белән язган .Антым чакра алга барырга, Хакым бармы минем абынырга, Хакым бармы арып калырга?

 
 
...Илләп киттем ил һәм синең өчен, Автоматым асып аркама. Илемне һәм сине алмаштыргач, Жирдә миңа тагын ни кала? Сипа миннән хәбәр китерсәләр, «Муса инде үлгән»,—дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр. Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы жыр тулы күңелне, «Үлем» диеп әйтеп буламы соң Җиңеп үлгән мондый үлемне? Муса Җәлил... Сез, Франция диварларымда эленеп торган зур кызыл афишаларны оныткан кешеләр, кабатлагыз бу исемне, хәтерләгез сезнең палачлар килә торган рельсларны шартлаткан ЛАанушиянны — әрмәнне. Манушиян да төрмәдә шигырьләр язган... Искә төшерегез Муса Җәлилнең исемен: сөеклесеннән ул үзенең үлүенә ышанмауны үтенгән, чөнки жырның гомере — кешенекеннән озын, һәм аңлагыз, ничек, пи өчен Григорий Отрепьев, Чудов монастыреннан качкан монах, соңра меңләгән тәшвиш һәм законсызлыклар белән изге туганнарның рухына тынычсызлык салган Григорий.., Барлаамның, «Казан дигән ай шәһәрдә...»не жырлауга ник кушылмыйсың, диюенә каршы, ничек жавап бирә... Аңлагыз, ни өчен мин Григорий Отрепьев кебек әйтәм: «Мин теләмим». Муса Җәлилнең ялкынлы жыры түгел, бәлки салкын тәне туфрак белән күмелде, Иван Грозный солдатлары өчен түгел, Казанны яндыручылар, Казанны әллә ничә мәртәбә яндыручылар өчен түгел, үч алырга чакыручы байрак астында ант иткән руслар — бердәм туганнар өчен күмелде. Ул ант аларны алга илтте, башка бер шәһәргә — Моабит төрмәсе булган, Моабит төрмәсе урнашкан Берлинга алып китте, бөтерелеп әйләнгән жыр ялкыны анда барып житәр алдыннан алып китте. Бу кешеләр, үзләре казыган окоплардан чыгып, поход адымы белән Рейхстагка барып життеләр. Аларның берсе Рейхстаг түбәсенә—бик югарыга ут-ялкын байрагын — кан төсендәге ант байрагын менгезеп кадады, һәм шундук салкын жирдә мәетләр калмады, — (У Муса Җәлил, анда бары тик җиңүчеләр генә иде инде! л Икенче съездда Татарстан вәкиле Кави Нәжминең— моннан егерме ел элек Горькийның дикъкатьле күз карашы астында шул ук трибунадан сөйләгән язучының чыгышы. Ул көнне Кави Нәжми Горькийдан өземтә китерде — анда болай диелә: «Мин татар поэзиясенең һәм прозасының күкрәп чәчәк атуын телим, ләкин бу — әдәбият мәсьәләсенә җитди карагайда гына булырга мөмкин»... Андый әдәбиятның үткәндәге бай мираска нигезләнмәгән булуы мөмкин түгел: моннан егерме ел элек мин Кави Нәжминең шушы гасыр башы классик шагыйре — царизм золымы астында ижат иткән Габдулла Тукай турында сөйләгәнен тыңладым. Ул шагыйрь үзенең бер шигырендә әйтә: Килде тоткынлык, түбәпләнде уемның куллары; Хөр заман ак кул белән күкләрдә йолдыз чүпләдем. ...Ул—түгел күплем эшеннән, тик ялан кулның эше; Кызмагыз бнк, чыкса мәйданга басылып чүпләрем. 
Әнә шундый кырыс башлангыч, Тукай һәм Мәжит Гафури поэзиясе, Галимҗан Ибраһимовның типографиядә конфисковать ителгән 1 роман- 
’ Сүз Г. Ибраһимовның 1914 елда патша цензурасы тарафыннан конфисковать ителгән «Безнең көннәр» романы турында бара (Ред.). 
* .С. ә.- № ю. 81 

 
 агнары Татарстан республикасы совет язучыларына юл хәзерләде. Күренә кп, 1 орький аларга ташламалар ясамаган, һәм бу очракта өлкән > туган киңәшләре— күнне күргән һәм иҗат өчен авыр шартларны — I Тукан һәм Ибраһимор кичергән шартларны үзе татыган һәм үзе ул ^шартларга каршы көрәшкән рус язучысының киңәшләре милли әдәбият үсешенә никадәр зур этәргеч була. ’ Егерме елдан соң Кави Нәҗми, каләмдәшләре каршысына үзенен туган ил әдәбияты исеменнән килеп, эшчәилеге ике съезд арасында дәвам иткән Шәриф Камалны ихтирам беләи искә алып үтә, аннары Муса Җәлил турында, Фатих Кәрим турында сөйли: «...Совет ватанына соңгы шигъри юлларынача тугры хезмәт иткән шагыйрь һәм солдат. Аның Казан музеенда изге реликвия буларак саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының соңгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән». Кави Нәҗми гомере хәрби госпитальдә өзелгән Гадел Ку туй турында сөйли. Ул — Маяковский поэмасының бормалы- сырмалы юлларында кайчандыр бервакыт мин очраткан иске таныш булып чыкты: Килеп керә татар: «Мин татарча «Сул маршэны укыйм сезгә», — ди. Кави Нәҗми бу сүзләрнең әле генә искә алып үтелгән шагыйрь турында булуын безгә әйтте. Татар әдәбиятында моңарчы күрелмәгән жанрның тууы турында сөйләде: Фәйзинең Тукай турындагы романыннан башлап тарихи роман; Газиның «Онытылмас еллар»ы; шулай ук Гыйззәтнең, Мөхәммәт Галинең, Уразиковның, Исәнбәтнең тарихи драмалары. Ул үз иле әдәбиятындагы Сталин премиясе белән — Гомәр Ба- шировның «Намус» романына бирелгән премия белән горурланды... Аннары шагыйрьләрнең исемнәрен атады: Хәким, Маннур, Баттал, Сад- ри, Арсланов, Давыдов... Бу исемнәрдән, безне Моабит җырларына илтеп җиткергән әдәбияттан, боларның барысыннан чыгып без нинди нәтиҗәгә килә алабыз? Язучыларын без белеп бетермәгән уннарча халыкларның берсе шушы түгелмени? Ничек алар беләи ныграк танышырга? СССРда ленинчыл милли политика әдәбияттагы милли мәсьәләләрне тулысынча яктырта ала икән. Ләкин шуның белән бергә төрле якка чәчелгән көчләрне бергә туплау, хаксызлыкмы төзәтү, искелек калдыкларын җимерү бик җиңел булгандыр дип уйламагыз. 1917.елның Октябреннан соң утыз сигез еллап вакыт үткәч җыелган Икенче съезд нәкъ менә шул политиканың җиңүе нәтиҗәсендә зур әһәмияткә ия булды да инде. Бу җиңү, әлбәттә, Советлар Союзының төрле телләрендә зур һәм әһәмиятле әсәрләрнең тууына, Горький тәкъдим иткәнчә, фольклорны һәм шул телләрдәге борынгы классик әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә, шулай ук өлкән рус язучыларының, гомумән башка милләт язучыларынын шул республикада чыккан әсәрләрне тәрҗемә итеп популярлаштыруга актив катнашуларына бәйле. Шуның белән бергә бу җиңү Советлар Союзындагы зур милләтләрнең язучылары әсәрләрендә — романнарында һәм поэмаларында башка милләт темаларының, үткән тормышка, милли мираска, табигать күренешләренә һәм үзенчәлекле гореф-гадәтләргә кагылышлы темаларның, шулай ук милли кадрларның туктаусыз үсеш- үзгәреше белән бергә барган социалистик төзелеш темасының барлыкка килүенә дә бәйле. Мин Татарстан әдәбиятына бер очракка бәйләнешле рәвештә генә тукталдым. Аны тирәннән һәм төрле яклап тикшерергә кирәк.