Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШЕКСПИР СОНЕТЛАРЫ


27 Михнәтләрдән арыйм да мин, ятам кичен. Күп юл йөргән аякларым ялга тала. Тәнем изери, ләкин тагын уй һәм хисем Башлый ерак сәяхәтен — сиңа таба... Хаҗга киткән тәкъва төсле зур юл ашып. Минем фикер синең катка ашыга кабат. Ятам һаман, керфекләрем шәрран ачып, Дөм сукыр да күргән төнгә текәп карап. Берни күрмим, күз алдымда җаным биләп. Фараз иткән шәүләм генә калкып тора; Шомлы җирне нурлы итеп, төнне бизәп, Минем өстә асылташтай балкып тора. Көндез — тәнем, төнлә мием арый-тала, Сине уйлап, үземне уйлап — йокым кала. 
28 Ничек кенә тынгы тапсын минем күңел, Татлы ялның рәхәтләрен сагыш җиңгәч? Көндез арыйм, төнлә тагын җиңел түгел, Тыныч төнем көндезгедәй кайгы биргәч. Ике дошман — көн белән төн— сергә килеп, Кул кысыша, «өстик, диеп, моңар газап». Берсе китә михнәт белән борчу биреп, Берсе килә «юксын, диеп, кабат-кабат!». Көнгә әйтәм: «Дөм болытка чумсаң да син. Минем дусым йөзең нурга манчый», диеп. Төнгә әйтәм: «кап-караңгы булсаң да син,, Йолдыз булып минем дусым балкый», диеп. Тик көн саен зар-сагышым арта бара, Тик һаман да кайгы белән төнем кара. 
29 Бәхет бетеп, чабым чыгып, йөрәк пыскып. Гарзы хәлем ялгыз гына уйлап торсам; Чукрак күкне зарым белән юкка борчып, Тәкъдиремә каргышларым юллап торсам,— Теләп торсам, берәүдәге өмет төсле Бай өметләр китсен, дисәм, башым сыйпап; 
’ Дәвамы. Башы журналның 2 санында.  

 
Теләп йөрсәм берәүдәге сәләт-көчне, Булсын, дисәм, миндә дә бер матур сыйфат,— Шунда кайгым торса да тик эчем тырнап, Уйлыйм икән синең хакта кинәт кенә — Җаным иртән күк гаршеиә гимн җырлап, Биек ашкан тургай булып, күккә менә. Сине уйлап тынгы таба җаным-тәнем, Патша белән алыштырмыйм һич үз хәлем! 
30 . Тын сәгатьтә уйларымны бергә туплап, Хәтерләргә мәҗбүр итсәм үткән чагым,— Мин эзләгән күп нәрсә юк. Сизәм шулчак Иске кайгы талый тагын газиз җаным... Яшем кипкән күздән тагын яшьләр түгәм Көне җитми гүргә кергән дуслар өчен; Җылыйм тагын, әүвәлгедәй хәсрәт чигәм, Алга килеп басып торган рухлар өчен. Чигеп тагын элек чиккән хәсрәтемне, Бер кайгыдан бер кайгыга күчеп торам; Түгәм тагын элек түккән яшьләремне, Элек түзгән зар-сагышка түзеп торам. Сине, дустым, уйлыйм икән — шатлык көтә, Югалтканнар кире кайта, кайгым бетә. 
31 Күпме дусны санап йөрим үлгән диеп, Алар — тере, йөрәкләре синдә икән! — һәр кайсы да тибеп тора берне сөеп, Димәк, һаман дус-иш исән, гыйшык исән. Алар өчен кайгы чигеп, минем күзем Күпме яшен түккән икән җилгә генә! Гүрдә түгел, синең җанда барсы бүген, Төшми икән алар фәкать җиргә генә. Син— күмелгән саф гыйшыкка җанлы кабер, Алар синдә саклый бар уй, өметләрен. Мәхәббәттән дуслар сиңа бар да хәзер Минем өчен биреп тора өлешләрен. Алар сынын күрәм бүген, багып сиңа; Димәк, син дә һәм алар да — барсы миңа! 32 Кыргый үлем сөякләрем җиргә күмеп, Миннән соң да син дөньяда яшәп калсаң; Бер дә бер көн, мәрхүмеңне якын күреп, Аның шигъри юлларына күзең салсаң,— Соңрак туган әсәрләргә тиңлә моны: Миннән шәбрәк язган булыр бик күп каләм. Тик мин бүген, рифма түгел, гыйшык моңы Хөрмәтеңне яулар диеп, уйлап калам. Мәхәббәтем сиз дә шулчак, әйтче туры: «Дустым җырын җырлар иде заман»—диген. «Тик үлгән шул. Юкса шигъри гыйшык нуры Алгы сафта балкыр иде һаман», диген. «Бүтәннәрдә күрәм рифма, гаҗәп вәзен, Дускаемның укыйм, диген, мәхәббәтен».
33 

 
 
Күрәм бик еш: кояш иртән күкне-җирне Нурга бизәп, калку-тауга колач сала, — Үбә яшел болын битен алтын ирене, Тонык аккан чишмәләрне ямьгә сара. Күп тә үтми, җилеп килә җитез болыт, Нурлы көнне ямьсезләтеп басып китә. Кояш шунда, җир-мескение үги кылып, Чырай сытып, көнбатышка качып китә. Миңа да бер кояш чыкты нурын чәчеп, Ямен сипте минем йөзгә күңел таңым. Аһ, юк ләкин, күпкә түгел андый бәхет! Дөм болытлар басып китте хисне тагын. Әмма мин шат: күк кояшын болыт басса, Җир кояшын басмыймыни кайсы чакта? 
34 Сине уйлап, көн дә матур булыр, дидем, Плащ кимичә өйдән чыктым җүләрсыман. Кара болыт юлыма киртә салды минем, Синең сынны каплап торды тоташ томан. Яңгыр-судаи киптерергә минем битне Болыт ярып нур сипсә дә синең күңел — Басмый андый бәлзәм генә ярсу хисне, Тәнгә — шифа, ләкин җанга дәва түгел. Синең хурлык баса алмый минем моңны, Тәүбәң яхшы, әйтче ләкин: бәхет кайда? Мыскыл иткәч, күрсәң дә син кайгы-шомны, Зар-интизар мин дустыңа нинди файда? Әмма синең энҗе яшең күпне кылыр, Ихлас тәүбәң яман чирдән безне йолыр. 
35 Кылган эшең чүп кенә ич, чикмә газап! Роза булмый чәнечкесез, чишмә — ләмсез. Кояш белән айны китә болыт камап, Гөлчәчәктә корт очырый — шакшы, ямьсез. Нинди бәйдә языклардай имин икән? Мин дә шулай, бозылганмын шактый гына. Гаебем белеп, сине дә гел гафу итәм, Гөнаһыңның зурлыгына бакмый гына. Синең шушы азгын хисне минем хисем Гаепләргә сүз алса да — яклый астан. Үземә үзем дошман инде, нәрсә дисең! Нәфрәт белән мәхәббәтем сугыш ачкан. Син талыйсың, торам шунда назлы карап, Димәк, мин дә бер булышчың, җаным карак! 36 Гыйшыгыбыз булса да тик уртак тойгы, Чынын әйтим, бер тән түгел, аерым ич без. Намус табым сиңа йокмас, чикмә кайгы, Минем гөнаһ миндә калыр — ялгыз, ишсез

 
 
Уртак безнең гыйшыгыбыз, бер үк күңел, Тормышыбыз, михнәтебез аерым фәкать. Аерым язмыш көчле хистән өстен түгел, Урлый ләкин мәхәббәттән күпме сәгать! Белмә, күрмә мине хәзер, кул да сузма, Гаебемнән сиңа, дустым, хурлык килер. Кеше барда хөрмәт белән сүз дә кушма, Юкса сиңа бүтәннәрдән хөрмәт кимер. Була бирсен! Сөям ләкин сине, дустым, Үзен - мица, шәп немец дә миңа булсын! 
37 Чал карт ата сөенеп ничек карап торса, «Ай-Һай, диеп, шаян да соң минем балам!»— Мин дә шулай: усал язмыш кулым тотса, Синең даның, бәхетеңнән рәхәт табам. Чибәр чырай, көч-тазалык, камил зиһен, Затлы исем — синдә миңа шулар кыйбат. Мәхәббәтең — бай хәзинәң, таҗың синең, Аннан миңа күчеп тора синең сыйфат. Минме гарип, минме мескен, минме йолкыш, Синең шәүлә биреп торгач миңа гәүдә? Нинди шат ул, дустан алгач хәять, тормыш Синең даның кисәкчәсе — ошбу бәндә! Нәрсә яхшы — син әйт кенә — телим барын. Алар булса, мин бәхетле ун кат тагын! 
38 Синең белән илһамланган моңлы сазым Син бар чакта бүтән мәүзуг эзләрмени? Әмма синең гүзәллеккә, ямьгә тагын Тупас кәгазь берәр бизәк өстәрмени? Үзеңә-үзең рәхмәт диген, синең кырда Язмам булса сиңа лаек, сиңа тиңдәш. Телсез җан да мактар сине гүзәл җырда. Җырлар өчен илһам нурын үзең биргәч. Бул син, дустым, яңа бер җыр, элек язган. Тугыз өтек шигыреннән ун кат әйбәт! Илһам сибеп, кояш булып күктә янган Гүзәл сының гасырларга илтим әйдәп! Нечкә музам еллар кичәр. Минем эшем, Синең даның калыр мәңге тарих өчен. 
39 һай, читен соң сиңа атап мәдех башлау! Чөнки без ич бер үк кеше, нәрсә диим? Мин — син икән, шәпме үзеңне җырда мактау? Син—мин икән, ничек сине күккә чөйим? Шуңар күрә аерылышыйк. Аерым чакта Гыйшыгыбыз «уртак» дигән исмен җуйсын. Булыр ул чак җырым фәкать синең хакта, Лаек моңар синең йөрәк, синең буй-сын. Аерылышу! Зур сынау ул, авыр хәсрәт! Көчең җитми төнне көнгә ялгар өчен. 
у 
 
 
Шунда да ул бирә җанга тирән ләззәт Вакыт белән хисне генә алдар өчен. Аерылышу берне һәрчак икегә бүлә, Ерак дусны мактау җиңел шуңар күрә. 
40 Ал син сөю хисләремне, ал син барын! — Аннан гына китәрсеңме ләкин баеп? Минем гыйшык ^өсле тугры юктыр тагын, Ул болай да кодрәтендә сиңа лаек. Бер үпкәм юк, аңлап хисем азрак кына, Мәхәббәтем кабул итсәң, мине сөйсәң, — Үпкәм булыр, тик үз-үзең алдап кына Яратмаган кешең өчен янып-көйсәң. Тала мине, җан сөйгәнем, дустым карак, Урла әйдә соңгы малым, гафу итәм! — Ачык дошман зәһәреннән бик күп кабат Гыйшыктагы ялган гына авыр икән... Ләззәтле зат! Яхшы синдә барлык яман, Үтер мине, ләкин миңа дус син һаман. 
41 
Чыкса нәни азгынлыгың йөгәненнән, Бу бит яшең, төсең өчен хас бер ягың. Мин — дускаең ерак чакта йөрәгеңнән Вәсвәсәләр килә сиңа бигрәк якын, йөзең ачык, шуңар сине кем дә яулар, Төсең сылу, шуңар сиңа кем дә багар. Хатын-кыздан тугай улны хатын аулар, Нинди егет вәсвәсәне читкә кагар? Аһ, мине соң, кызганмадың нигә мине? Яшьлек көчең, гүзәл төсең — мөртәд кенә! Фетнә корып кайда илтте алар сине? — Син бер юлы ике зур ант боздың менә: Аның антын — алды чөнки сине яулап; һәм үз антың—йөри идең мине алдап. 
42 Сөйгәнемне эләктердең— ңи соң аннан! Ләкин менә шунда минем иң зур кайгым: Ул бит хәзер тәмам сине яулап алган, Шунсы авыр — сине җуеп, ялгыз калдым... Хыянәтчеләр! һич юк ләкин сезгә үпкәм, Мин яраткач, синең сөюең бик шәп булган! Мине уйлап, иркәм сине кочыпүпкән, Сине уйлап, иркәм мине күздән җуйган. Сине җуйсам, мәхәббәтем тагын табам, Ярым җуйсам, синдә кала исән килеш. Югалтканым табам икән — эш тә тәмам! Аның өчен син дә, мин дә һаман тигез. Без — бер кеше, аерыр безне үлем генә, — Димәк, һаман сөеләм икән үзем генә!
43 
11 
 
 
Көндезләрен чүп-чар карап күзем тала, Керфекләрем йомам икән — шәбрәк күрә; Төннәрендә ул тагын да сиңа бага, Йомык килеш кара төнгә нурлар түгә. Шәүләң биргән шул шәүлә дә балкып янгач, Гәүдәң биргән шәүлә нуры тиңсез инде! Йомык күзне чагылдырып төнлә яугач, Якты көнгә яуган нуры чиксез инде! Язмас микән минем күзгә бер дә генә Якты көндә үзең күрер рәхәт мизгел! — Юкса әлсгә төшләремдә, төнлә генә, Нурлы шәүләң күләгәсен күрәм мин гел. Син юк чакта ярты төн күк — якты көн дә Төшкә керсәң, якты көн күк — ярты төн дә. 
44 Салпы тәнем булса әгәр уй күк җитез, Горурланып ерак юллар кичәр идем, — Ераклыкка кару итеп, очкан килеш Җәһәт кенә синең янга җитәр идем. Миңа нәрсә? Ерак булыйм һаман синнән, Җиде диңгез артларында, әллә кайда, — Уй җитез ул, кичеп чыга судан, җирдән, Кирәк төшкә кинәт бара, кинәт кайта, Юк шул ләкин, мин уй түгел, көч юк бүтән, Очыйм дисәм, син адашкан ерак якка... Шау су белән җирдән хасыйл минем бу тән ’, Кайгы-моң да тарта мине һаман аска. Җирмен — чөнки җир гел мине тартып тора, Сумын — чөнки кайнар яшегя саркып тора. 
45 Бар ике көч — саф ут белән җиңел һава, Мин юк чакта алар бирә йөрәк дәртен. Ут — саф теләк, һава — саф уй, сиңа таба Канатланып очып тора алар һәркөн... Шул ике саф, җиңел матдә синең катка Мәхәббәттән илче булып китсә әгәр, —; Калган ике авыр матдә аска тарта, Җир белән су юрый шулай миңа әҗәл... Илчеләрем ут һәм һава, кайтып кире, Синең саулык-исәилектән бирсә хәбәр, — Шунда гына китәр минем кайгым чире, Шунда гына шашкын йөрәк тынгы табар. Алар кайта — мин шаг. Ләкин уйга талам, Илчеләрем китә тагын сиңа табан... 
1 Антик дөнья философлары җир йөзендәге барлык җанлы һәм җансыз нәрсәләр, шул исәптән кеше дә, дүрт стихиядән — уттан, һавадан, судан һәм җирдән яралган дип уйлаганнар. Алар фикеренчә, ике җиңел стихия —ут һәм һава кешене өскә, биеккә омтылдырып торса, ике авыр стихия—су белән җир — аны һаман аска, түбәнгә таба тартып торган. Бу теория бик самими булса да, Ренессанс чорында аныц яңадан җәелеп китүе идеализмга зур удар ясый. Шекспир үзенең 44—45 сонетларында шуннан файдалана. Тлрҗемәче. 
46 
 
 Күз һәм йөрәк сугыш ачкан капма-каршы, Тартышалар, синең сынны йөзгә бүлеп, — Күзем сине йөрәгемнән капламакчы, йөрәк сине сакламакчы тирән күмеп, йөрәк әйтә: «Якын дустым миндә тибә, Бер караш та үтмәс итеп өстен яптым!» Тик каршы як — күз моңар да җавап бирә: «Миндә балкый аның сыны — җанлы ялкын!» Шул бәхәсне тыныч кына чишәр өчен Арадашчым гакыл килде хаким булып. Бигрәк оста тәмам итте хөкем эшен, йөрәк белән күзгә сине гадел бүлеп! Күзгә тиде синең тышкы якты сының, Йөрәк алды мәхәббәтле эчке җылың. 47 Күз һәм йөрәк килештеләр яудан бушап, Алар хәзер бер-берсенә яхшы сердәш. Күзем сине эзләгәндә ярсып-сусап, Йөрәк әриер, көнен-төиеи тынгы белмәс... Күзем сине сынландырса нинди бәхет! — Зур бәйрәмгә дустын көтә таныш юлдан. Күзем сине сынландырса нинди бәхет! — «Авыз ит, ди, тәмле хыял, татлы уйдан!» Аһ, син ерак, тик күздәге нурлы шәүләң, йөрәктәге гыйшык җылың—минем янда. Минем уйдан качар өчен юктыр хәйләң, Син дускаем кайда булсаң, ул да анда! Уй ял итсә — төштә сының нурын чәчә, Күз тагын да «тор, йөрәк!» ди, дусын дәшә. 48 Ерак юлга китәр чакта, барын карап, Сандыкларга бикләп алдым юкбар чүбем. Үзем юкта кул якмасын берәр карак,— йозак, дидем, тугры сакчым, үткен күзем. Ләкин сине, сине ничек бикләп китим, Барысыннан кадерлерәк җәүһәр ташым? Угры сиңа кулын салса, әйтче, ни дим? Шуңар менә кайгы чигә газиз башым... Сандыгыма бикләмәдем, ләкин миндә Син юкта да имин торыр җисмең-исмең. Урның хәзер йөрәгемдә, тирән җирдә, Каласыңмы, китәсеңме — синең иркең. Әмма куркам, китәр берсе мине талап,— Сине күрсә, кем дә булыр явыз карак. 49 Килер ул көн, килми калсын дисәм дә гел, Йөз чытарсың күреп минем начар ягым. Исәп-хисап төгәл булыр, хөкем — гадел, Нәфрәт белән алмашыныр синең ягым. Килер ул көн, ят кеше күк минем яннан Китәрсең син, чак-чак кына күзең салып. Йөзең-төсең җитди булыр, инде аннан Булмас бер дә мәхәббәтнең эзен табып.
13 
 
 
Килер ул көн, ачык булыр шунда барсы. Нн хак торам, белом ич мин бөтен яклап: Үзем тавыш бирәчәкмен үземә каршы, Синен, гадел салкын хисен, эчтән аклап. Ташла да кит, калам тагып ялгыз башым. Спнец гадел мәхәббәткә юк шул хакым. 
50 Аһ авыр сон, сәфәр чыгын, юлда аннан Сәяхәтнең бетәр чагып көтеп бару,— «Ничә чакрым киттем, диеп, синең яннан!» Кыска ялда, моңга талып, артка багу! Хайваныма авыр ахыры сагыш йөгем, . Тәмам арган, атлап бара салпы гына; Аңлый төсле бичаракай йөрәк серем, Миңа синнән ерак китү — кайгы гына... Канлы шпор чәнечкәидә нәрсә дисен? — Үпкә белән, пошкырынып, башын бора; Сыкрый атым, миңа ләкин ун кат читен, йөрәгемдә җәрәхәтләр әрнеп тора... Йөрәк сызлый, җуелмаслык моң бар анда: Шатлыкларым артта хәзер, кайгым — алда. 
51 Тисә дә гел җанга шулай ялкау атым, Гафу иттем — мәхәббәтем моңар сәбәп. Син калдың ич, нигә хәзер җәһәт адым? Кайтыр чакны кирәк булыр андый сәләт. Әх ул вакыт бер гафу юк мескен атка, Җитезлектә очкан уктан артта калса! Шпорлармын җил барса да минем якка, Уйлармын мин: «Ник ул һаман акрын кайта?»- Җитез булыр барча аттан минем теләк, Ул, ут сулап, кешнәп барыр синең янга. Хайванкайны гафу итәр тагын йөрәк, Син кал, дияр, мәхәббәтем очсын алга! Аерылганда барды атым акрын, сабыр, Кавышканда әллә кайда, артта калыр! 
52 Мин бай кеше, кулымдагы ачкыч белән Ачам яшерен хәзинәмне вакыт-вакыт. Ләкин анда бик еш түгел, сирәк керәм, Туйдырмасын тагын, димен, андый бәхет... Бәйрәм була, була ләкин сирәк кенә, Әйбәт була, бөтен елга бизәк була. Муенсага төрле-төрле төймә керә, Әмма анда асылташлар сирәк була. Вакыт сине, яшергәндәй кием-салым, Торса да тик бикләп һаман санлы гына, — Нинди рәхәт барып шуны ачкан чагым, Чик юк бер дә йөрәгемнең шатлыгына! Синең белән кавышулар нинди тансык! Сип юк чакта өмет була — ул да шатлык! Инглиз теленнән Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәсе.