ОЧЕРКЛАР
ВЬЕТНАМ ЕРАК ТҮГЕЛ (Юл язмалары) Узган елныц ноябрь-декабрь айларында бер төркем совет артистлары Вьетнам Демократик Республикасында булып кайттылар. Бу төркемдә Москва, Ленинград, Новосибирск, Сталинабад, Улан-Удэның җырчылары, музыкантлары, эстрада артистлары, Башкорт дәүләт филармониясенең халык биюе ансамбле һәм бер журналист белән бер язучы бар иде. Журналист — Совинформбюро работнигы С. П. Попов, язучысы — шушы язмаларның авторы башкорт шагыйре Мостай Кәрим. Совет артистлары Вьетнам халкына концертлар бирәләр. Вьетнам халкы Советлар Союзы халыкларына дуслык, туганлык хисләре белдереп, һәркайда совет артистларын алкышлап каршы алалар. Концертлар гаять зур уңыш белән баралар һәм халыклар арасындагы дуслык җепләрен бәйлиләр. Без Мостай Кәрим иптәшнең юл язмаларыннан аерым өзекләр бирәбез.
ВЬЕТНАМ ҖИРЕ АРТТА КАЛДЫ Кырык җиде көн, күз алдыннан җитез канат җилпеп бер-бер артлы кыйпылып үткән кырык җиде кош шикелле, үтте дә китте. Менә безнең махсус поездыбыз тар тимер юл буйлап Ханойдан кире Кытай чигенә габа ашыга. Ил чигенә кадәр безне дистәләгән Вьетнам дусларыбыз озата килә. Дүрт вагонның һәркайсында күз яшьләре белән көлке көрәшә, аерылышу хәсрәтен зур дуслыкның, горур шатлыгы җиңә. Кырык яшькә җиткәндә иске Вьетнамның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, колонизаторларның Иидо-Кытай коммунистлары өчен «махсус төзелгән» төрмәләрен, концлагерьларын горур үтеп чыккан, андагы бөтен җәзаларны түземлек белән кичергән Нгуэн Дык Куй ватандашларының күз яшьләрен акларга тырыша, чөнки үзенең күзләреннән дә мөлдерәп яшь тамарга тора. «Дошман һәм үлем йөзенә карагайда, Вьетнам кешесенең күзләре һәрвакыт коры була,— ди ул.— Ә дусы яки сөйгәне каршысында елауны ул шулай ук хурлыкка да, дошманлыкка да санамый». Дөньяда бер көч бар — ул җыр. Җыр кешедәге бөтен тойгыларны үз эченә ала һәм аларны үз ихтыярына буйсындыра. Вьетнам кызлары һәм егетләре җыр башлый. Җыр вагоииаи-вагоига күчә. Сүзләренә төшен мә- сәләр дә, көйгә безнең артистлар да кушыла. Бу моңны алар күптән беләләр. Дуслар белән бергәләшеп вьетнам, рус, башкорт, таҗик телләрендә күпме җыр җырланды узган атналар эчендә. Бу җырның яңа сүзләрен әле генә чыгарып алганнар икән. Тәрҗемәче До Тхи иптәш аны пышылдап кына юлыи-юлга тәрҗемә итә бара: Москвага оч син, ак ләкләк, Уфага оч син, ак ләкләк, • Озата бар кунакларны Син изге кош — изге теләк.
44
Канат җәеп дусларны син Эсседән һәм җилдән сакла, Гел татлыклы хәбәр алып, Әйләнеп кайт туган якка... Менә шулай дип җырлыйлар хушлашу җырын. Аннан сон. байтак заман үтеп китте. Ә ак ләкләк (аист) турындагы җыр әле дә булса колак төбендә чыңлап тора. Поезд чик буендагы Донг-данг станциясенә килеп туктый. Кытай җирләре моннан ерак түгел инде. Үзәннәргә һәм тарлавыкларга сыек эңгер төшә. Ә тау түбәләрендә көннең соңгы яртысы яңа сүнеп кенә бара. Озатырга килгән дусларның күбесе монда торып кала. Аерылышканда, бер беребезгә ай ярым буена җыелып килгән иң яхшы сүзләрне әйтер кебек идек. Юк, сүзләр кайдадыр югалып калды. Ләкин бер-берсен кыскан куллар, берберсеиә карагай күзләр тирән һәм турылыклы дуслык тойгылары турында шундый ачык сөйли иде. Күзләрдә тагын да яшь бөртекләре елтырый. Ил чигенә кадәр безнең поездны озата килгән солдатлар һәм партизаннар да бу юлы артык зур чыдамлылык күрсәтмәделәр. Тулган күңелне нәрсә эшләтәсең соң инде. Берничә минуттан соң паровоз хушлашу гудогы бирә. Кытай станциясе Пиисянга кадәр хуҗалардан безнең белән берничә генә иптәш бара. Вьетнам Демократик Республика Культура министрлыгының җаваплы работнигы Нгуэн Дык Куй, Ханой университетның философия профессоры Траи Ваи >Кау, җырчы Лэ Чи, язучы Дао By һәм тәрҗемәчеләр. Менә без инде Кытай җире буйлап барабыз. Вьетнам артта калды. Аида Вьетнамның таулары, яланнары, урманнары, кешеләре калды. Юк, алай гына да түгел, шул туфракта безнең йөрәкләрнең өлешләре торып калды, һәм без дә күңелләребездә бу соклангыч илнең җылысын һәм яктысын алып киттек. Мин Вьетнам белән соңгы тапкыр хушлашу өчен вагон тамбурына чыгам. Сугышчылар һәм төзүчеләр иле артта торып калды. Күз алдым* нан йөзәрләгән яңа дусларымның ягымлы йөзләре чагылып үтә. Әле кайчан гына без алар белән беренче тапкыр кул кысышкан идек... 47 көн элек кенә.
КЫШТАН - ҖӘЙГӘ 23 октябрьның кичендә Москва — Пекин поезды белән без башкаладан чыгып киттек, һавада сирәк-мирәк кар бөртекләре күренеп кала. Димәк, кыш үзенең тәүге хәбәрчеләрен җибәргән. Биш тәүлектән соң, Байкалга җитәрәк, безнең поезд чынлап та кышка килеп керде. Ләкин кыш безнең белән озак бармады. Совет — Кытай чиген үткәннең икенче көнендә үк ул яңадан көз белән алмашынды. Без ул көнне барыбыз да кояш белән бергә тордык һәм тәрәзәләргә ташландык. Таш кыяларга, тау итәкләрендәге сары куакларга, тар үзәннәргә көзге кояшның тәүге нурлары төшә. Әйтерсең бу тауларны һәм үзәннәрне дөнья башланганда ук шушы алтын төсенә манганнар да шуннан соң аларга кул да тидермәгәннәр. Кытай болай да безнең аңга сары ил булып кереп калган. Чөнки бала чактан ук аны география карталарында сары төскә буялган булуын күреп күнеккәнбез. «Сары диңгез», «Сары елга» дигән исемнәрне ишетеп үскәнбез. Сәгать иртәнге җиде. Бөтен халык басуларга һәм юлларга сибелгән. Вагон тәрәзәсеннән карагайда, иң нык күзгә бәрелгән нәрсә — хезмәт. Бөтен җирдә аның хакимлеге күренә. Юллар буйлап эшлекле һәм «эре генә» кыяфәт белән балалар китеп бара. Аркаларына букчалар асып алганнар. Безнең поездны күргәч тә, аларның «эрелеге» бик тиз югала,
45
алар сикерешеп кул болгарга, букчаларын күккә чөяргә керешәләр. Шулай чөя торгач, бер малайның китаплары белән дәфтәрләре дә чәчелеп китә. Малайлар бөтен җирдә дә бертөсле шул. Кытайның елмаюы турында аерым әйтәсе килә. Бу кояшлы иртәдә без вагон тәрәзәсеннән күргән һәм станцияләрдә очраткан бөтен кеше, таза ак тешләрен күрсәтеп, елмая иде. Үзенең һәрбер тыныч азат иртәсен бу алты йөз миллионлы халык, күрәсең, шулай елмаеп каршылыйдыр. Тимер юлның һәр ике ягында бетон дотлар, җимерек өйләр һәм авыллар еш кына очрый. Ләкин узган сугышның бу юньсез шаһитлары Кытайның якты елмаюына күләгә төшерә алмыйлар. Икенче көнне, Шаньхайгуань шәһәренә җитәрәк,, сул якта җилкәнле көймәләр карваны күренеп калды — без атаклы Сары диңгез ярына килеп чыктык. Шушы җирдә чиксез киң Азия материгының чиге уза. Моннан ары көнчыгышта инде — гел су да су. Шаньхайгуань шәһәре яныннан көнбатышка таба Бөек Кытай стенасы сузылып китә. Ул шулай ике мең елдан артык тора. Кеше куллары төзегән бу дүрт мен километр озынлыктагы һәм 10 метр биеклектәге таш крепостьны егерме гасырның давыллары да, яңгырлары да җимереп бетерә алмаган. Бөек батыр халыкның күп гасырлык хезмәтенә, куәтенә, чыдамлылыгына һәйкәл булып, ул әле дә горур тора. Тугыз тәүлек дигәндә без Пекинга килеп җиттек. Ике сәгатьтән, башка поездга утырып, көньякка табан кузгалып киттек. Безнең составта 15 вагон. Монда поездлар кызурак йөри икән. Проводниклар барысы да дип әйтерлек 16—17 яшьлек егетләр һәм кызлар. Монда, гомумән, тимер юлда күбрәк яшьләр эшли. Тимер юлчылар безне, Кытай җире буйлап баручы совет кешеләрен, үзләренең кунаклары дип исәплиләр, һәр нәрсәдә игътибар һәм хөрмәт күрсәтергә тырышалар. Кайчакта кызыклы хәлләр дә булгалап куя. Пекиннан соң вагонресторанга ашарга кердек. Ләкин үзебезгә нинди аш кирәклекне һич кенә дә аңлатып булмый. (Пекинга кадәр юлда вагон-ресторанда эшләүче Кытай иптәшләр русча белә иде.) Шулай аптырап торганда, кухнядан бер яшь кенә егет йөгереп чыкты да, мине кухняга җитәкләп алып керде. Әзерләнгән ашларны берәм-берәм күрсәтеп чыкты: «Нәрсә телисез, шуны төртеп күрсәтегез», — ди ахрысы Аңлаштык, шулай итеп. Икенче тапкыр кергәндә, хуҗалар безне тагын да ачыграк чырай белән каршы алдылар. Без өстәл янына утыру белән алга кечкенә генә китап китереп салдылар — «Рус теле өйрәнүчеләр өчен дәреслек». Бу китапта, рус-кытай сүзлегеннән башка, бөтен хәй- ваннарның, кошларның, җимешләрнең, яшелчәләрнең сурәтләре бар иде. Шушы сурәтләрне күрсәтеп, без үзебезгә теге яки бу ашны сорап алабыз. Үзара шулай «иркен» аңлаша башлагач, уртак шатлыкның иге- чиге булмады. Көн артыннан шулай көн үтеп торды. Көньякка киткән саен, Кытайның табигате байый һәм матурлана бара. Монда инде дөге басуларында икенче уңышны җыялар. Кайсыбер урыннарда карабодай чәчәк атып утыра. .Яшелчә бакчалары яшәреп ята, бамбук урманнары, пальма һәм банан куаклары очрый. Таулар ямь-яшел урманнар һәм куаклыклар белән капланган. Монда инде җәй уртасы. Агачларда бер генә дә сары яфрак, җирдә бер генә дә сары үлән күрмәссең. Вагонда иртән үк бөркү була башлый. Термометр 38 градус җылылык күрсәтә. Ә тышта 5 ноябрь. 13 көнлек юлдан соң Вьетнам чигендәге Пиисян дигән станциядә без поезддан төшәбез. Ханойга чаклы 200 километр юл калды. Монда безне Ханойдан килгән ике иптәш язучы Дао By белән тәрҗемәче До Тхи каршылады. Дао By — 25—27 яшьләр чамасындагы буйчан матур егет. До Тхи — кырык тирәсендәге кечкенә буйлы чандыр кеше.
46
Аның күзләре һәрвакыт көлеп тора. Соңыннан бу сабыр, акыллы һәм эшлекле кешене безнең коллектив аеруча яратты. — Бүген монда кунабыз да, иртәгә иртән үк махсус поезд белән Ханойга китәбез, — ди иптәш До Тхи. 39 кешедәй торгаи безнең бөтен төркемне ике автобус белән гостиницага китерделәр. Тау итәгенә салынган гостиницаның верандасыннан бөтен Пинсян күренеп тора. Кечкенә генә бу шәһәрне төрле яктан яшел таулар уратып алган. Тау арасыннан тар гына тонык елга агып ята. Урам тулы халык. Бигрәк тә бала-чага күп. Безне җыйнак кына номерларга урнаштырдылар. Бүлмәләрнең тәрәзәләренә пыяла урынына тимер челтәр куелган. Караватларга москит ‘дигән усал чебеннән саклану өчен чыбылдыклар эленгән. Өстәл өсләрендә термос белән чәй, сигарет, шырпы тора. Юынып, тамак туйдырып алгач, шәһәргә чыгып йөрдек. Монда таш йортлар да, бамбуктан ясалган хижиналар да бар. Урамнар таза. Безгә йөзләп бала-чага ияреп алган. Арада олылар да бар. Безнең илдәге малайлар фуражкаларына кызыл йолдыз кадап йөргән шикелле, Кытай малайлары да Халык* армиясе боецлары күкрәкләренә тегеп йөртә торган билгеләрне күлмәкләренә тегеп җибәргәннәр. Үзләре фуражка чөяләр, шаулашалар. Шәһәр уртасындагы мәйданга җиткәч, балалар безне төрле яктан уратып алдылар. Ике пионерка, түгәрәк уртасына чыгып, совет кешеләрен котлап, Мао Цзэ-дун турында җыр җырлады, алардан соң ике малай биеп күрсәтте. «Сулен» (совет) дигән тик бер генә сүзне аңлыйбыз без. Ләкин ул сүзне олылар да, балалар да зур эчке дулкынлану белән әйтәләр. Ике бөек халык арасындагы тирән дуслыкның чагылышын без Кытай буйлап үтелгән бер атналык юлның һәр адымында сизеп тордык. Кытай туфрагына башлап аяк баскан кичне Маньчжурия станциясендәге тәүге кул кысышуда ук без ул җылылыкны тойдык. Ул станциянең вокзалында безне Тула самоварыннан ясап кыстый-кыстый чәй эчерделәр. Шушы үзе генә дә чиксез игътибар турында сөйли иде бит. Менә без илнең икенче чигенә, көньягына килеп чыктык. Тегендә кыш иде, ә монда җәй. Ләкин бөтен җирдә дә чын дуслар яши. 600 миллионлы халыкның дуслыгын күзем белән күреп, күңелем белән тоеп белүемә мин эчемнән шатланам һәм горурланам. Кояш баер алдыннан гостиницага кайтабыз. Капка төбендәге биек агач башында ала карга каркылдап утыра. Ул котсыз кошның бу җылы якка килеп чыгуы ничектер сәер тоела. Хәер, һәр якның үзенең ала каргасы була торгандыр инде. Кояш артыннан ук кинәт караңгы төшә. Күзгә күренеп диярлек бер-бер артлы җемелдәп йолдызлар калка. Алар, әйтерсең, күк төпкеленнән атылып килеп чыгалар да, үз урыннарына җиткәч, кинәт туктап калалар. Бераздан соң күк йөзен шундый эре һәм якты йолдызлар каплап ала, хәтта анда бармак төртер урын да калмый. Ә җирдә, күзгә төртсәң күренмәслек, караңгы. Беренче тропик төнне каршылыйбыз. Төн болай тын кебек. Ләкин колак салыбрак тыңласаң, һава гөж-ж-ж итеп тора. Төнге бөҗәкләр шулай дәррәү эшкә тотынганнар, күрәсең. Безнең янга До Тхи иптәш шым гына килеп утыра. «Төн караңгы шул безнең якта,— ди ул. — Ә сездә инде җир өстен ап-ак кар каплагандыр. Мии дә кайсы чак карны сагынып куям. Аны Пекинда күргәнем бар иде». Бу ягымлы кешенең рус телендә шундый йомшак һәм бераз сузыбрак сөйләвең тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Аның сөйләве үзе бер моңга ошап кала. —- Гөннец үзенең матурлыгы, үзенең җыры бар, тыңлап карагыз әле... До Тхи иптәш көрсенеп куя:
47
— Әйе, француз оккупациясенә каршы көрәшнең, тугыз елында без-] гә төн җырын байтак тыңларга туры килде. Президент Хо НТи Мин] дөрес әйтте: — Без ул чакта тик төн белән джунглиның гына хуҗалары ' идек. Джунглида яшәдек. Көнгә күренмәдек. Француз самолетларыннан яшеренеп бөтен эшне төннәрен генә башкардык. Сугышчан позицияләрне алмаштырдык, озын-озын походлар ясадык. Дошманга һөҗүм иттек. Төннәрен дөге утырттык, урак урдык, ашлык суктык. Ул заманда хәтта базарлар да төндә генә була торган иде. Ә хәзер безнең көнебез дә, күгебез дә, шәһәрләребез дә, елгаларыбыз да бар. Әнә анда тау артында гына алар. Иртәгә яктыруга без шунда булачакбыз, — ул кинәт урыныннан торды. — Ә хәзергә таралышсак та ярый. Соң бит. Тайгача хуш буйлыйк... Мин бүлмәгә кереп йокларга ятам: Ләкин күзгә һич кенә дә йокы керми. Ә төн һаман үзенең җырын җырлый. Гөж-ж-ж. Яңадан торып утырам. Ай калка. Ул тирән йокыга талган Пиисяи өстенә үзенең, юмарт нурларын сибә. Мин, ай астындагы тыныч шәһәргә карап утырам...
ТАУДАГЫ ҖИМЕРЕК КРЕПОСТЬ Кояш чыгып килгәндә, безнең поезд Кытай — Вьетнам чиге аша узды. Юлның ике ягында урманлы яшел таулар сузыла, шарлавыклы йөгерек елгалар юлны аша кисеп үтә. Су читендә ниндидер безгә таныш булмаган үләннәр ак чәчәк атып утыра. Уйсурак җирләрдә уйдык-уй- дык кына дөге басулары да күренеп кала. — Чи Ланг тарлавыгы буйлап барабыз, — ди До Тхи иптәш.—Үзенең күп дошманнарына Вьетнам халкы шушы тарлавыкта отпор биргән. Чынгыз Хан да шушы тирәләрдә ару гына өлеш алып киткән. Ә 1940 елдан, япон оккупациясе башланганнан бирле, бу якта генерал Чу Ван Танның партизаннары хәрәкәт итте. Генералның үзен французлар «Төньяк Вьетнам юлбарысы» дип атадылар, һәм дөрес атадылар. Чу Ваи Тан партизаннарының батырлыгы, чыдамлылыгы турында без соңгарак бик күп кешеләрдән ишеттек. Хәтта шундый хәлләрне дә сөйләделәр. Төнге секретка куелган партизаннарны юлбарыс, һөҗүм итеп, күтәреп алып киткән чаклар да булгалаган икән. Ләкин бәлагә очраган партизан, андый чакта дошманга билге бирмәс өчен, тавыш- тын чыгармыйча үзен корбан иткән. ... Поезд чик буендагы Донг-Данг станциясендә ярты сәгатьләп вакыт туктап тора. Перронга чыгабыз. Монда безне Ханойдан килгән Нгуэп Дык Куй, Трап Ваи Жау, армия ансамбленең җырчысы Нгок Тхао исемле'кыз һәм башка иптәшләр каршылый. Тхао солдат киемендә. Фуражка астыннан чым-кара ике толымы кул башларына сузылып төтмәсә. аны 14—15 яшьлек үсмер малай дип булыр иде. Ул безнең Мага- зованы кочаклаган да, аның күкрәгенә башын салып, тып-тын тора. Эндәшми дә, көлми дә, еламый да. Без яңа дуслар белән кат-кат кочаклашып күрешәбез. Дистәләрчә солдатлар, партизаннар һәм партизанкалар совет кешеләренең кулларын кыса. Вьетнам кешеләре болай карап торуга эре түгел, тропик кояшында янып чыныккан вак, халык. Ә кулны шундый каты итеп кысалар. Бу бәләкәй кулларга шулкадәр зур көч кайдан килде икән, дип аптырап та калырлык. Көчне, күрәсең, аларга көрәш һәм хезмәт биргәндер. Моннан соң язган ай ярым вакыт эчендә без мәңәрләгән солдатлар, крестьяннар, эшчеләр белән кул кысыштык һәм Вьетнам революциясенең язмышы, Вьетнамның азатлыгы ныклы кулларда булуына торган саен тирәнрәк ышана бардык. Вьетнам иптәшләрнең ачык, йомшак күңелле булуын беренче очрашуда ук сизми мөмкин түгел иде. Аларнык үзләреннән элек күзләре елмая. Ә бит күзләр һичвакытта да алдамыйлар.
48
Нгуэн Дык Куй иптәш безгә русча мөрәҗәгать итә: — Рәхим итегез, дуслар, без сезне сагынып көттек,— ди. Күрешеп, хәл-әхвәл сорашып беткәч, мин тирә-якка күз ташлап алам Монда халык күп күренми. Булганнарның, барысы да хәрбиләр диярлек. Чик буе шул. Жуелмаслык булып шундый бер күренеш хәтердә торып калды. Донг-даиг станциясенең, каршысында текә тау бар. Шул тауның башында кайчандыр французларның мәһабәт һәм коточкыч крепосте булган. Крепость урынында хәзер хәрабәләр. Зур-зур таш һәм бетон кисәкләре. Вьетнам халкына элек колонизаторлар кидергән богауларның ватыклары шикелле, тау итәгендә аунап ята. Ил капкасы төбендәге җимерек крепость юлчыларга күп нәрсә турында сөйли. Колонизациянең мәңгегә җимерелүе турында шаһитлык итә ул. Шушы тау фонында тимер юл янында яшь кенә ике кыз басып тора. Берсе, иңбашына француз карабины аскан, икенчесе, коралсыз. Мин До Тхидан сорашып шуны белом: болар постта торучы нунг 1 партизанкалары икән. Бу кызлар үзләренең яшь бәхетләрен һәм азатлыкларын, әлбәттә, уяу сакларлар һәм аларны берәүгә дә бирмәсләр. Чөнки бит тау башындагы крепостьны бәреп төшерү халык өчен җиңелгә туры килмәде. Без барыбыз да диярлек әлеге тауга һәм сакчы кызларга сокланып карап торабыз. Безнең биюче егетләрдән берәү До Тхига көтмәгәндә генә сорау бирә: — Француз карабины төз атамы. До Тхп җавапны ашыкмый гына кайтара: — Изге яуга чыккан вьетнам кешесе тоткан мылтыкның күзе үткер, кулы каты, йөрәге үчле була. Ә килмешәк кулындагы мылтык ул — тимер кисәге. Мылтык хакында менә шулай ди безнең халык. — Ә үтә кирәк чакта, бамбук көпшә дә ата ул,—дип өсти Куй иптәш.— Без вакыты белән бамбуктан да миномет ясадык... Паровоз гудок бирә. Вагоннарга утырырга тәкъдим итәләр. Беренче станция артта кала. Ланг Сон станциясендә безнең поездны меңләгән кеше каршылый. Бәйрәмчә киенгән халык диңгезе бер тавыштан шаулап сәлам бирә: — Лиенсо мон-нам!1 2 — Мон-нам. Провинция Советы вәкиле совет артистларын котлап речь сөйли. Безнең делегациянең җитәкчесе С. Попов җавап сүзе белән чыгыш ясый. Тимер юл буйлап тезелгән төркем эченнән, кинәт берьюлы һавага күтәрелгән ак күбәләкләр күче төсле, ак күлмәкле пионерлар йөгереп чыга. Алар бик күпләр. Кулларында чәчәк бәйләмнәре. Пионерлар совет артистларына чәчәкләр бүләк итәләр, кызыл галстукларын чишеп бәйлиләр. Безнекеләр аларның күкрәкләренә пионер значоклары кадыйлар, совет открыткалары бүләк итәләр. Пионерлардан соң вагоннар янына карчыклар делегациясе килә. Вьетнам аналары исеменнән сәлам һәм котлау тапшыралар. Шунда ук перронда җыр, бию башланып китә. Аны хуҗалар башлап җибәрә. Кинәт, бәлки Вьетнам җирендә беренче тапкырдыр, рус баянының тавышы яңгырый. Башкорт ансамбленең гармои- чылары ААасленников белән Солтанов рус биюе «Полянканы» уйнап җибәрә. Перронда тузан уйнатып, алты пар бии башлый. Бу дәртле һәм кыю биюне халык кузгалмый да карап тора. Ә соңыннан алкышлар давылы күтәрелә. Димәк, ошады. Данойга кадәр берничә станциядә шундый очрашулар булды.
Н у н г — Вьетнамдагы азчылык милләтләрнең берсе. 2 Совет яшәсен!
49
Юл уйсулык буйлап бара. Таулар арткарак чигенәләр. Бөтен җирда су. Дөге басулары су астында. Ара-тирә сабанчылар очрый. Алар билдән суда сабан сөрәләр. Кайбер җирдә буйволларның сыртлары гына күренеп бара. Шушы ук дөге басуында балык тоталар. Көймә белән көзге уңышның көлтәсен һәм үлән ташыйлар. Бөтен крестьян хезмәте хәзергә әле кул көче бе^әп башкарыла. Бөтен йөк кеше җилкәсендә йөри. Кайда карама, тау һәм су. Шуның өчен дә Вьетнамда: «Тау һәм су — ул ватан символы», — диләр. Җитез агышлы Т.хуоиг елгасын үтәбез, һәм менә үзенең шифалы сулары һәм мәтесе белән бик күп дөге басуларын сугаручы һәм ашлаучы Кызыл елгага да килеп җитәбез. Көзге корылыкка карамастан, аның ярлары тулы күренә. Елга чыннан да кып-кызыл. Су өстендә җилкәнле балыкчы көймәләре тирбәлә, бамбук саллары ага. Поезд күпергә килеп керә. Кызыл елга суының аргы ягында Вьетнам Демократик Республикасының башкаласы Ханой башлана. Шәһәр читендә тимер юл тар урам буйлап бара. Өйләр кайдадыр түбәндә, алариың кыеклары гына күренеп тора. Кыекларны, койма башларын кешеләр сырып алган. Кул чабалар. Барган саен өйләр акрынлап өскә калкып чыга. Зуррак йортларның фасадлары вьетнамча һәм русча язылган лозунглар белән бизәлгән. Аларга шундый сүзләр язылган: «Яшәсен, бөтен дөньяда тынычлыкның таянычы — СССР», «Вьетнам халкы гадел ярдәм өчен совет халкына бөтен йөрәктән рәхмәт әйтә», «Совет иптәшләргә сәлам!» Соңгарак без, ил буйлап йөргәндә дә, һәр җирдә шушы гади һәм йөрәктән чыккан сүзләрне укыдык. Поезд акрыная төшә. Ул инде юлның ике ягына тезелгән халык төркеме эченнән бара. Ун-унбиш минут шулай киләбез. Поезд туктый. Ханой. Бөтен вокзал чәчәк белән тулы. Исәпсез-хисапсыз кул кысышулар. Котлау речьләре. Каршылау йоласы берничә мең кешенең күмәк җыры белән тәмахмлана. Кинәт —10—12 яшьлек бер малай миңа килеп сыена. Бала кесәсеннән таушалып беткән фотокарточка чыгарып миңа суза. Карточкага маршта баручы бер төркем Вьетнам солдатлары төшерелгән. Артына камырмы, җилемме буялган. Димәк, ул кайдандыр куптарып алынган. Күрәсең, бала совет кешесенә бүләк итү өчен үзенең иң кадерле нәрсәсен китергән. Мин бүләкне алгач, аның йөзе тагын да яктырып китә. Каршылаучы халык төркеме аша машиналар янына киләбез. Меңәрләгән дус куллар сузылган, һәркемнең совет кешесе белән кул биреп күрешәсе килә, һавада: «Лиенсо!» «Лиеңсо!..» дигән авазлар яңгырый. Әлегә кадәр берничә мең кешенең бергә шулкадәр ярсып шатлануын күргәнем юк иде. Бу кешеләр җирдә минем Ватаным, минем совет халкым булуга шулай куана бит... Шуларны уйлап баргангадыр, ахры, Ханой буйлап беренче кат узу төштәге кебек кенә булды. Өй алларында ал чәчәк атып утырган миңа таныш булмаган ниндидер агачлар, бөтен шәһәр халкының тоташ елмаюы, машина эчендә роза чәчәгенең исе аңкуы, балаларның нечкә тавыщлары гына өзек-өзек булып хәтердә калган.
ХАНОЙ БӘЙРӘМ КАРШЫЛЫЙ Безне президент сараеның янындагы гостиницага урнаштырдылар. Бу йорт элек пансион булган. Әлбәттә, француз балалары өчен. Ике яклап коридор сузыла, бүрәнәләр уртада. Алариың ишекләре дә, коридорлар ягындагы стеналары да пыяла. Баштарак пыяла стеналы бүлмәдә яшәү ничектер уңайсызрак тоелды. Үзеңне эчке күлмәк-ыштаннан гына урамга чыгып киткән кеше кебегрәк хис ителде. Күрәсең, бу бүлмәләр балалар артыннан яхшырак күзәтү өчен шулай эшләнгәндер.
Гостиницага урнашып бераз торгач та безне зур театрга алып киттеләр. Ханой бүген Октябрь бәйрәменең 38 еллыгын каршылый. Әле генә юлдан килүгә карамастан, безнең артистлар тантаналы җыелыштан соң концерт бирергә шатланып риза булдылар. Димәк, беренче концерт бүген үк булачак. Караңгы төшеп килә. Мин машинадан кичке Ханойга карап барам. Шәһәр төрле төстәге утлар, Вьетнам, Совет флаглары, лозунглар һәм .плакатлар белән бизәлгән. Бая мин аларның берсен дә күрмәгәнмен икән. Бәйрәмчә бизәлгән театр янында безне яңа иптәшләр каршылый. Артистлар туры сәхнә артына үтә. Попов белән безне икенче катның фойесына алып менәләр. Анда Министрлар Советы Председателе Фам Ван Доиг, хөкүмәт членнары, демократик илләрнең илчеләре һәм башка иптәшләр белән таныштыралар. Премьер-министр бөтен делегациянең хәл-әхвәлен сораша. Ул бер-ике ел элек Европада «Березка» ансамбленең концертын яратып каравын хәтерләп ала. Безнең төркемгә дә шундый ук уңыш тели. — Безнең халык совет сәнгатен, әлбәттә, сокланып кабул итәчәк,— ди ул. Вьетнам өчен шактый соң — сәгать сигездә тантаналы утырыш башлана. Минем урын балконда, Совет илчелеге работнигы Фәтхуллин иптәш белән янәшә туры килде. Утырыш ачылганчы мин безгә каршы якта утырган кешеләр турында сорашам. Анда күбесе Европадан килгән халык: төрле илчелекләрнең работниклары һәм Женева конференциясеннән соң оештырылган Халыкара контроль һәм Күзәтү комиссиясенең членнары. Әнә поляк хәрби киемендәге кешеләр — комиссиянең членнары нәрсәдер үзара җанланып сөйлиләр һәм көлешәләр. Алардан ерак түгел ак чалмалы, кап-кара сакаллы матур индуслар утыра. Арырак— канадалылар. Алар сөйләшми дә, көлешми дә. Шул ук якта ярым официаль француз вәкиле утыра. Бу пләш башлы какча кешенең кәефе бәйрәмчә түгел, ул артык боек күренә. Балконнарда, партерда Вьетнам иленең үз хуҗалары — эшчеләр, партия работниклары, крестьяннар, вак сәүдәгәрләр, солдатлар урнашкан. Байтагы — хатын-кыз. Тантаналы җыелышта Вьетнам Демократик Республикасының Культура министры Хуанг Мин Зам доклад белән чыгыш ясады. Аның докладын залда утыручылар еш кына кул чабулар, хуплау авазлары белән бүлдереп тордылар. Докладчы Октябрь революциясенең халыкара әһәмияте, совет иленең уңышлары, аның дөнья халыкларына күрсәткән үрнәге һәм ярдәме турында, Вьетнамның Октябрь юлы буйлап баруы турында сөйләде. Җыелышта катнашучыларның барысы да — хуҗалар да, кунаклар да, илчеләр дә торган саен дәртләнебрәк һәм шатланыбрак алкышладылар. Баштарак сүлпәнрәк утырган индуслар да җанлана төште, игътибарсыз булып күренгән канадалылар да кузгалышып куйдылар. Тик бер генә кеше кузгалмады да, кул да чапмады. Ул француз вәкиле иде. Билгеле, Вьетнал! халкының уңышы аны шатландырмый иде. Меңләп кешенең уртак тантанасын бөтен күңелең белән тоеп, шунда утырган дусларның йөрәк тибешен ишетү, әлбәттә, күңелле иде, шуңа күрә француз вәкиленең кайгысын берәү дә уртаклашмый иде. Концерт алдыннан безнең барыбызны да халык белән таныштыру йоласын үтәү өчен сәхнәгә чакырдылар. Төшерелгән чаршау артына барып тезелдек. Чаршау алдына чыгып Вьетнам культура работникларыннан бер иптәш совет сәнгате һәм безнең Вьетнамга килү максатыбыз хакында кечкенә речь сөйләде һәм безнең берәм-берәм исемебезне әйтеп таныштырып чыкты... Чаршау ачылды, без башта каушабрак калдык һәм гөжләп кул чапкан халыкка төрлебез төрлечәрәк итеп баш идек. Бу уңайсыз хәлдән тиз коткардылар. Чаршау тагын ябылды. < .с. ә.- № ю. 49
4* 51
Безнең артистларның каушавын һәм борчылуын аңлау кыен түгел. Чөнки алар тарихта иң беренче башлап Вьетнам халкы алдында совет халкы һәм совет сәнгате исеменнән чыгыш ясыйлар. Бу чиксез җаваплы һәм мактаулы эштә берәүнең дә «беренче коймакны төерле» итәсе килми, һәркем беренче моңның, беренче җырның, беренче биюнен Вьетнам кешеләренең йөрәгенә барып җитүен тели. Концертны алып баручы безнең танышыбыз Ыгок Тхао сәхнәгә чыга. Ул безне бүген Донг-Даиг станциясендә каршылаган нәни солдат кызга бөтенләй охшамаган. Ул солдат киемен милли киемгә алмаштырган. Ал бәрхет күлмәк, ак ефәк чалбар кигән, чәчләренә чәчәк кадаган. Җитмәсә, ничектер буйга да үсебрәк киткән төсле күренә. Беренче булып яшь скрипач В. Пекайзен, аннан соң РСФСР халык артисткасы, җырчы Халилеева чыгыш ясады. Һәр номер башкарылганнан соң залда давыл күтәрелә. Юк, хәтер саклап кына алай кул чапмыйлар. Бара-тора бу концерт үзе бер бәйрәмгә, халыклар дуслыгының бәйрәменә әйләнде. Монда рус, таҗик, бурятмонгол җырлары, Чайковский, Бах, Глиэр музыкасы яңгырады. Тамашачылар Новосибирск театрының артистлары башкарган балет номерларын, Башкорт дәүләт филармониясенең бию ансамбле башкарган «Полянка», «Гөлнәзирә», «Өч туган» биюләрен бик яратып карадылар. Соңгарак «Өч туган» биюен монда төрле буын кешеләренең дуслыгын, кеше йөрәгенең яшьлеге турындагы тирән философик бию дип бәяләделәр. Безнең баянистнын, балалайкада уйнаучының, акробатларның, иллюзиоиистның чыгышлары залда зур соклану да, гаҗәпләнү дә тудырды. Концерт байтакка сузылды. Соңгы тапкыр чаршау ябылып ачылгач, чәчәкләр бәйләме тоткан хатын-кызлар, солдатлар, яшь-җилкенчәк һәм олы кешеләр сәхнәгә агыла башлады. Алар хушлашырга чыккан безмен артистларны чолгап алдылар. Кочаклашулар китте. Сәхнә чәчәк белән тулды. Зал аягүрә басты. Бөтен театр гү килә. Шулай байтак вакыт үтә, ләкин берәү дә кайтырга уйламый. Аптырагач, чаршау төшерергә мәҗбүр булалар. Халык шунда гына акрынлап тарала башлый. Беренче төнне, арыган булуга карамастан, күбебез тыйгысыз үткәрдек. Чөнки кайвакыт айлар буенча кичереп бетмәслекне көнендә кичерергә туры килә. Беренче көн безнең шундый булды. Кичерешләр күп чакта кешене йокы ала алмый.
БЕРЕНЧЕ ИРТӘ. ХО ШИ МИНДА Вьетнам — җәй иле, кояш иле. Монда ел әйләнәсенә көн дә бер, төн дә бер. Шуңа күрә кешеләр тормышларын иртәнге сәгать 6 да башлыйлар. Көн кызганчы бик нык эшләп алалар. Ә көн үзәгендә монда урамнар да, юллар да бөтенләй дип әйтерлек тынып кала. Эссе. Без боларны, әлбәттә, соңрак белдек. Шуңа күрә беренче иртәдә сәгать алтынчыда урамда кемнеңдер сузып кычкыруы сәер тоелды. Мин торып, коридордагы тәрәзә янына килдем. Урамнан көянтәләп ике җәлпәк корзинка күтәргән 12—13 яшьлек малай үтеп бара. Аның корзинкаларында җимешме, яшелчәме булырга тиеш. Малай сузып-сузып кычкыра, күрәсең, ул шулай үзенең товарын тәкъдим итә. Тәрәзә каршысында зур яшел мәйдан, анда яшь солдатлар иртәнге зарядка ясыйлар. Беренче каттан, ашханә ягыннан кызлар җырлаган тавыш ишетелә. Вьетнам яшьләре гомумән үз алларына җырлап йөрергә яраталар. Бөтен шәһәр иртәнге кояш нурларына коена, пальма яфракларында, үлән кыякларында чык бөртекләре ялтырый. Кайдадыр кош сайрый. Нәкъ тәрәзә каршысында гына ике катлы өйдән дә биегрәк пальма тора. Без килер алдыннан Вьетнам аша үткән каты гарасат аның кайбер ботакларын имгәтеп киткән. Алар, каерылган канатлар төсле, сәленеп
52
төшкәннәр, саргаеп кибә башлаганнар. Ләкин шул ботаклар белән янәшә генә яңа үсентеләр яшәреп килә. Бу пальмага карап торганда, Вьетнам халкының үзенең язмышын хәтергә төшермәү мөмкин түгел иде. Үз тарихында нинди генә давыллар һәм яшеннәр үткәрмәгән бу халык! Нинди генә яралар алмаган?! Ләкин ул һәрвакыт, яңа яшел үсентеләр чыгарган шушы пальма шикелле, үлемсез булып калган, яңа дәрт, яңа куәт җыйган. Минем яныма тәрҗемәче До Тхи иптәш килеп туктый. Үзе эндәшкәнче үк аның күзләре елмая. — Бүген сезнең көй әйбәт башлана,— ди ул.— Президент Хо сәгать сигездә сезнең барыгызны да үзенә чакыра. Президент резиденциясе безнең гостиницадан 100—150 адым җирдә, тимер рәшәткә белән уратылган зур бакчаның эчендә утыра. Сәгать сигез тулар алдыннан безнең бөтен делегация шунда юнәлә. Президентның эшләгән һәм торган җире — үтә зур булмаган матур гына өч катлы йорт. Бу яктан кергәндә, беренче катка да биек кенә баскычтан күтәрелергә кирәк, йорт алдында чәчәкләр клумбасы, бакчада — пальмалар, зур-зур агачлар һәм тигез итеп киселгән яшел куаклар. Баскычтан күтәрелү белән совет сәнгате вәкилләрен премьер-министр Фам Ван Донг, Лао Доиг партиясенең (Вьетнам хезмәт ияләре партиясенең) генеральный секретаре Чыоиг Тииь, культура министры Дуанг Мин Зам һәм башка иптәшләр каршылый. Тартынуның һәм уңайсызлануның әсәре дә юк. Әйтерсең без бик якын иске танышларыбыз белән күрешәбез. Алар әйткән: «Здравстуй, товарищ!» шундый горур, шундый ягымлы яңгырый. Чынлап та, нинди яхшы сүз — «саумы, иптәш!» Зур гына якты залга алып керәләр. Бер-берсенә капма-каршы итеп ике рәт тәбәнәк йомшак креслолар тезелгән, уртада шундый ук тәбәнәк өстәлләр. Өстәл өсләрендә камыштан үрелгән савытларга салып банан, апельсин, мандарин, куырган чикләвек төше, конфет куелган. Утырыштык. Берничә минуттан залга кечкенә генә буйлы бер карт кеше белән Хо Ши Мин чыкты. — Саумысыз, егетләр!—диде ул русча. Кул чабулар озаккарак сузыла башлаган иде, ул кулын күтәрде* «Җитәр,— диде,— тәртип кирәк». Уңайсызрак булса да, әлбәттә, иң элек Вьетнам халкының һәм Лаз Донг партиясенең данлыклы җитәкчесен, илдәге иң атаклы һәм зирәк акыллы кешене баштаи-аяк карап чыгарга тырышасың. Аның өстендә гади солдат киеме, аягында крестьяннар киеп йөри торган сандали. Ул яланбаш. Чәчләренә, озын сирәк сакалына бик нык чал кергән, аның шат күзләрендә тирән һәм авыр кичерешләрнең эзләре чагылып калгандай күренә. Ул 66 яшьтә. Хо Ши Мин башта безне үзе янында торган карт кеше белән таныштырды. Ул Халык җыелышының председателе, Вьетнам — Совет җәмгыятенең Председателе, Вьетнам фронты комитеты Председателе Тон Дык Тханг булып чыкты. Аннан соң президент берәм-берәм башка иптәшләр белән таныштырып үтте. Азак килеп: — Монысы мин — Хо агай булам,— диде. Барыбыздан да исәнлек-саулык сорап чыкты һәм сиздермәстән генә шулай күңелле әңгәмә башланып китте. Сүз арасында хуҗа кунакларны кыстап алырга да онытмый. «Тартынып тормагыз, егетләр, ашап утырыгыз», ди. «Егетләр» дигән сүзне ул барысына да карап әйтә. Күрәсең, яраткан сүзедер. Безнең арадан бер иптәшнең залның стеналарындагы, түшәмнәрдәге бизәкләрне бик җентекләп караганын сизеп калды да Хо Ши Мин кинәт кенә: «Ошыймыни?» — дип сорады. — Ошый шул!—дип җавап бирде теге иптәш.— Әйбәт эшләгәннәр.
4* 53
— Халык эшләгән. Дөресрәге, халыктан эшләткәннәр. Монда иң элек французлар, Бао Дай, аннан японнар, гомипданчылар, аннан тагын французлар булган. Ә хәзер менә без. Теге чакта безнең резиденция теге якта, шәһәр читендә, тимер ишекле, тимер рәшәткә тәрәзәле йортта иде. Без анда япь-яшь көе кереп, апак чәчле булып чыта торган идек. Менә безнең арада рекордсменнар да бар,— ул Тон Дык Тхангка күрсәтте,— ул 17 ел төрмәдә утырды. Соңрак Тон Дык Тхангның бап революцион биографиясе хакында без күп ишеттек. Бөтен гомере көрәштә һәм төрмәдә, төрмәдә һәм көрәштә үткән. Хәтта төрмәдә чакта да көрәшкән ул. Колонизаторлар аны революцион эштән баш тартырга ант иттерер өчен япа-ялгызын баш- тан-аяк чишендереп, бер кабым азыксыз буш утрауга ташлап киткәннәр. Ике ай буена ул шунда кыргый хәлендә яшәгән, ләкин барыбер көрәштән баш тартырга ант итмәгән. Хәзер ул ап-ак чәчле, ләкин һаман да җегәрле әле. * Президент сүзен дәвам иттерә: — Бер без генә, революционерлар гына түгел, бөтен халкыбыз әнә шул төрмәдә иде. Җимерелде ул төрмә хәзер. Ул урыныннан тора да, сый салынган савытларны тотып, һәркемне кыстап чыга: «Алыгыз инде, егетләр. Эчегез инде, кофегыз суына бит»,— ди. Аптырагач, җимешләрне, конфет һәм чикләвекне кесәләргә сала. Нәкъ бездәге кебек үк, монда да кунакка күчтәнәч биреп кайтару йоласы бар икән. Хо Ши Мин үтә тапкыр сүзле, шаян кеше. Бер вакыт кинәт безнең яшьҗилкенчәккә күз йөртеп чыкты да, кемнәр комсомолец булуын сорады. Комсомолецлар аяк үрә басты. Алар арасында мыеклы яшь артист Әнвәр дә бар иде. — Син дә комсомолецмы? — дип сорады. — Әйе, комсомолец,— дип җавап бирде Әнвәр. — Шаяртасың, комсомолец мыеклы булмый ул. Комсомол яшь була ул.— Без шаркылдап көлдек. Ләкин бу көлдерер өчен генә әйтелгән сүз түгел иде. Чынлап та, яшьлек үзен мыек белән бизәүгә мохтаҗ түгел бит. Китәр алдыннан хуҗа безнең барыбызга да ачылып җитмәгән роза чәчәкләре бүләк итте. Бу бүләкнең кадерле кунакларга гына бирелүен без азаграк белдек. Ул истәлек өчен күмәкләп рәсемгә төшәргә тәкъдим итте. Вьетнам республикасының шушы мәҗлестә катнашкан җитәкчеләре барысы да бакчага чыгып, безнең белән рәсемгә төште. Бу иң кадерле истәлекләрнең берсе булды.
ХАНОЙ БУЙЛАП
Җирдәген күбрәк күрү өчен җирдә җәяү йөрергә кирәк бит. Ә безнең үтә кунакчыл хуҗаларыбыз якын-тирә арага да безне җәяү йөртмәскә тырыштылар. Шулай да бара торгач шәһәргә җәяү чыккалый башладык. Бөтенләй чит шәһәрне сәгатьләр буенча карап, күзәтеп йөрү, мавыктыргыч яңа китап укыган кебек, күңелле бит ул. Сии берәүдән дә сорашмыйсың, ә шәһәр барыбер сиңа үзе турында сөйли бирә, яхшысын да, яманын да сөйли. Ханойда әлеге капма-каршы күренешләр байтак. Хәтта шәһәр үзе дә бер-берсенә бөтенләй ошамаган өч өлештән тора. Бер өлешендә өйләр Европа байларының шәһәр тышындагы җәйге виллаларына охшатып төзелгән. Алариың күбесе ике-өч катлы. Тирә-якларыида бакчалар (Француз колонизаторлары, күрәсең, Вьетнамны үзләренең «шәһәр .читендәге» имениеләрс диебрәк уйлаганнардыр). Элек бу кварталлар
54
да, билгеле, колонизаторлар яшәгән. Вьетнам кешеләре анда — «хуҗаларның» боерыгын үтәү өчен генә керә алганнар. Хәзер бу якта Вьетнам Демократик Республикасының, хөкүмәт учреждениеләре урнашкан һәм кешеләр яши. Шәһәрнең икенче өлеше — үзәк кварталлар. Монда гади архитектуралы бер һәм ике катлы өйләр. Алар бер-берсенә бөтенләй терәп салынган. һәр ишек башында эре-эре хәрефләр белән язылган вывескалар эленгән — магазиннар һәм мастерскойлар. Бу өлешнең беренче каты тоташы белән кәсептә: һөнәрчелек тә, сәүдә дә бергә бара. Магазиннарның, мастерскойларның хуҗалары частииклар. Аларның күпчелеге — вьетнамнар, ара-тирә кытай һәм индуслар да очрый. Еш кына магазинда ук аш пешеп тора яки бөтен семья өстәл артында тамак туйдырып утыра. Сатып алучы килсә, хуҗа, торып, аны каршы ала, ә бала-чага, чыр-чу килеп, ашавында дәвам итә. Шәһәрнең бу ягы һәрвакыт шаулы, халык белән тулы була. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, соңгы вакытларда частникларга дәүләт сәүдәсе белән ярышу кыенлашыбрак тора. Ханойның өченче өлеше ул — шәһәр читендәге хижиналар. Монда эшчеләр, кадровый работниклар, һөнәрчеләр яши. Ә балыкчыларның кайберләре хатыны — эрелеваклы бала-чагалары белән әле булса джонкаларда 3 торып ята. Хәтта кайбер джоикаларның түбәсенә менеп әтәч тә кычкырып җибәрә. Күрәсең, уңганрак хуҗа хатыннар шунда тавык та асрый. Шәһәр читләрендә соңгы вакытта эшчеләр өчен яңа зур йортлар төзелә башлаган. Ләкин алар әле хәзер генә иске бистәләрнең йөзен үзгәртә алмыйлар. Чөнки бит башкаланың азат ителүенә нибары елдан артык кына вакыт үткән. Шәһәрдә хәстәрле хуҗа барлыгы сизелеп тора. Ул—административ совет. Урамнар чиста, һәр җирдә тәртип. Эшсез буталып йөргән халык бик аз күренә. Ә бит тормыш монда күбесенчә урамда бара, һәркем үз эшендә. Халыкның киеме бик төрлечә. Эрерәк сәүдәгәрләр, әлбәттә, купшырак киенгән, һөнәрчеләр һәм крестьяннар киндердән киенгән, ләкин сәләмә кеше бөтенләй диярлек очрамый. Шәһәрдә бер генә линия буйлап трамвай йөри. Капма-каршы килгән трамвайларның берсе икенчесен разъездда көтеп тора. Шәһәр транспортында әлегә рикшалар иң зур урынны тота. Алар элекке җәяү йөри торган рикшалар түгел. Үзләренчә техника керткәннәр. Гади велосипедның алдына ике тәгәрмәчле коляска беркеткәннәр һәм аны этәреп йөртәләр. Коляскага йөк тә төялә, кеше дә утыра. Бу, билгеле, күңелле күренешләрдән түгел. Сәгать көндезге унберне суккач, бөтен урамнар велосипедчылар белән каплана. Эшчеләр, хезмәткәрләр, дәүләт аппаратларында эшләүчеләр төшке ялга кайталар. Монда велосипедта бигрәк тә хатын-кызлар күп йөри. Шулай да шәһәрдә дә һәм бөтен илдә дә йөкнең иң зур өлешен көянтәләп күтәреп йөртәләр. Төркем-төркем крестьяннар һәм крестьян хатын-кызлар, товарларын көянтәләп, базарга үтә. Ваклап сатучылар урам буйлап йөреп тора. Кинәт пионер быргысының тавышы ишетелә. Аңа барабан тавышы да кушыла. Үзәк урам буйлап шулай бер төркем пионерлар узып бара. Алар артыннан унга якын крестьян таудай итеп капчыклар төялгән ике тәгәрмәчле зур арба тартып килә. Арбага озын саплы кызыл флаг беркетелгән. Ул баш өстендә җилфердәп бара. Аграр реформадан соң иркенләп тын алган крестьяннар шулай дәүләткә кызыл олау белән дөге китерәләр. Үзләре манма тиргә батканнар, үзләре кара тешләрен күрсәтеп елмаялар.
3 Өстән такта яки камыш белән ябылган көймә.
55
Вьетнамда элек шундый йола булган: 11 — 12 гә җиткәч тә балаларның тешләрен матур булсын өчен махсус үсемлектән кайнаткан лак белән буяганнар. Шуннан соң ул тешләр гомер буе кара булып калган. Бу йоланың килеп чыгу тарихы да бар. Борыи заманда, Вьетнам кытай феодалларының изүе астында яшәгән чакта, шундый фикер таралган: вьетнамнар алар аерым халык түгел, ә кытайларның бер ыруы гына, имеш. Шуннан соң вьетнамнар: «Менә, без, вьетнамнар, без яшибез!»,— дип тешләрен буйый башлаганнар. Соңыннан бу — бизәнүнең бер төре булып, гадәткә кереп киткән. Хәзер буялган тешле яшьләр бигрәк тә төньякта сирәк очрый. Урам үз тормышы белән яши бирә. Кызыл олау үтеп бераз торгач та. шушы ук урамнан үлек җирләргә алып киттеләр. Ак катафалкка ак ефәк япма ябылган, ак атлар җигелгән. Дип әһелләре дә, мәет озатучылар да актан киенгән. Янәсе, бу дөньяда яшәгән гөнаһ иясе изге кош Кон Хакка 1 утырып теге дөньяга, оҗмах түренә китте, үзенә ак юл булсын, диләр. Шуңа күрә йола буенча, бөтен нәрсә акка төренгән, бөтенесе дә актан киенгән. Шәһәр үз тормышы белән яши. Аның бер ягында субботникка чыккан яшьләр, җырлашып, юл төзиләр, икенче яктан крестьяннар явыз алпавытны хөкем итәләр, бер Җирдә сәүдәгәр үзенең табышын санап утыра. Ә шәһәр өстендә уртасына биш канатлы алтын йолдыз төшкән милли флаг җилферди. Ханой Төньяк Вьетнамның иң матур һәм иң төзек шәһәре. Ул Кызыл елгасы буена салынган. Шәһәрнең нәкъ уртасында зур күл. Шул күлдә бик зур ташбака яши һәм ул аеруча тантаналы көннәрдә генә калкып чыга икән, имеш, дип сөйлиләр. Шәһәрнең төньяк-көнчыгыш чите шулай ук җәелеп яткан күлләргә барып терәлә. Кайда барма — су. Шуңа күрә шәһәрнең һавасы таза, ләкин чамадан тыш дымлы. Ханой бик борынгы шәһәр. Монда байтак тарихи памятииклар сакланган. Шәһәр турындагы тәэсирне аз булса да тулыландыру өчен туларның кайберләренә кыска гына тукталып үтәсе килә. Шәһәрнең төрле җирендә күп кенә борынгы пагодалар 4 5 бар. Алар барысы да диярлек су янына яки ярым утрауларга салынганнар. Без кайбер пагодаларга кереп карап та йөрдек. Менә күл читендә лим 6 дип аталган зур бер агачның шактый биек киселгән төбе өстенә салынган «Колонна пагодасы». Ул унберенче гасырдан бирле шулай су эчендә тора. Дингә ышанучылар монда әле дә гыйбадәт кылалар, буддистлар гыйбадәтханәсендә, таштай ясап куелган аллалар бик күп була икән, анда шулай да әдәбият һәм фән аллалары да бар. Әдәбият алласы арсланга атланып алган, ә фән алласы фил өстендә утыра. Шунда ук кайчандыр яшәгән монахларның, галимнәрнең, генералларның, шагыйрьләрнең таш сурәтләре куелган. Хәтта пагодаларның берсендә кара сакаллы бер мактанчык шагыйрьнең көлеп ясалган таш сурәте дә куелган. Ул бер аягын күккә чөеп тора, янәсе «теләсәм җидегән йолдызны, теләсәм иләк йолдызны тибеп очыра алам»,— ди. Пагодаларның алгы бүлмәсендә еш кына Хо Ши Мин, Мао Цзэ-дун һәм Булганин портретларын, газета, журналлар күрергә була. Димәк, монда гыйбадәт кылырга гына түгел, ә газета укырга килүчеләр дә бар. Шәһәр уртасындагы «Кире кайткан кылыч» күл эчендә 13 гасырда бер балыкчы хөрмәтенә салынган пагода тора. Аның турында шундый легенда бар: имеш, балыкчы шушы күлдән балык сөзгәндә, изге кылыч тартып чыгарган һәм халыкны яуга күтәреп, шул кылыч белән дошман
4 Фантастик кош, имештер, ул үлгән кешене өстенә утыртып: теге дөньяга алып бара. 5 Буддистлар гыйбадәтханәсе. 6 «Тимер агач».
56
ларны илдән куып җибәргән. Ә «Кызыл якут» пагодасында илнең хәрби куәтенә, Кызыл ат Си-Тога һәм моннан ике мең ел элек яшәгән Кытай генералының корольгә турылыклы кылычына гыйбадәт кылалар. Шунда гк борынгы статуялар белән бергә, берәүнең саргаеп та өлгермәгән фото сурәте тора. Мин гаҗәпләнеп До Тхи иптәшкә карадым: — Ә бу нинди алла? һәрвакыттагыча До Тхи җентекләп аңлата: — Бар инде шундый кызык бәндәләр. Кайберәүләр пагодага күп итеп хәер бирә дә үзләренең сурәтләрен куя. Кешеләр аларга гыйбадәт кылырга тиеш. Минемчә, халыкны нык рәнҗеткән күп гөнаһлы кешеләр шулай эшлиләр. Хезмәт кешесенең ул кадәр хәер бирерлек акчасы да, ярлыкауны сорарлык гөнаһы да булмый аның. Борынгы пагодалар шуның белән кызыклы — алар Вьетнам халкының моннан 800— 1000 ел элек иҗат иткән культура байдыкларын саклыйлар. Халык осталары башкарган борынгы статуялар, пагодаларның эчке һәм тышкы ягындагы балчыктан ябыштырып эшләнгән бизәкләр, агачтан сырлап бизәкләп ясалган төрле җиһазлар әле дә сокланып карарлыклар. Вьетнамда борын-борыинап әдәбият бик зур хөрмәт белән файдаланылган. Чөнки бу илдә сәсән 7 һәм җырчы халык яши. Монда еш кына мәҗлесләр һәм төрле очрашулар вакытында, җырны, урынына һәм шартына туры китереп, үзләре чыгарып җырлыйлар. Шуңа күрә дә Ханойда борынгы «Әдәбият храмы» бар дигән хәбәрне ишеткәч, артык аптырап калмадык. Чөнки әдәбиятны шулкадәр сөйгән халык өчен бу бик табигый тоелды. Без ул памятникны күрергә ашыктык. Безнең дусларыбыз Нгуэн Дык Куй һәм До Тхи үтенечне тиз үк канәгатьләндерделәр. Гасырлар буена сакланган һәйкәлне карарга шәһәр читенә киттек. «Әдәбият храмы» ул XI гасырда төзелгән искиткеч бер корылма булып чыкты, 350 метр озынлыктагы, 75 метр киңлектәге мәйдан биек таш койма белән уратып алынган. Мәһабәт таш капкадан эчкә керәбез. Кергәч тә тагын берничә капка үтелә, чөнки мәйдан 40—50 адым саен аркылыга шулай ук таш стеналар белән бүленгән. Менә триумф капкасы кебек итеп эшләнгән «Әдәбият манарасы»на килеп җитәбез. Аның кар- шысында түгәрәк бассейн. Бассейнның тирә-ягында кеше биеклеге җәлпәк таш баганалар тезелгән. Баганалар таштай юнып ясалган ташбакалар өстеиә утырганнар. Ташбака — ул мәңгелек символы. До Тхи иптәш безгә, үзе катнашкан вакыйгаларны хикәя иткән кебек, «Әдәбият храмы» турында шундый җанланып сөйләп китә: «Менә монда 1070 елдан алып 1484 елга кадәр ел саен Вьетнамның яшь әдипләре шагыйрьлеккә экзамен тапшырганнар. Экзамен бирүче шушы манарага менеп, әнә теге тәрәзә янында үзенең шигырен җырлап биргән (Вьетнамда шагыйрьләр әле дә шигырьләрен укымыйлар, ә көйләп сөйлиләр). Әгәр тыңлаучыларга аның шигыре ошаса, авторның исеме таштан ясалган почет тактасына чокып язылган. Беренче дәрәҗә шагыйрьләрнең исеме иң өскә куелган, алар астында икенче дәрәҗә, иң түбәндә өченче дәрәҗә исемнәр теркәлгән. Эшкә ашмаган шигырь язганнарны әнә теге чыгып торган җирдән сикереп төшәргә мәҗбүр иткәннәр. Шушы 82 баганада Вьетнамның XI—XV гасырлар арасында иң яхшы шагыйрьләренең исемнәре теркәлгән». Әле генә кабер ташына охшап торган җәлпәк баганалар күз алдында җанланып киткәндәй була. Аларда исемнәре теркәлгән шагыйрьләрнең кайнар йөрәкләре типкән кебек тоела. Мин бер ташны сыйпап карыйм. Ул чынлап та кайнар. Аны, әлбәттә, көньякның эссе кояшы җылыткан. Ә исемнәре ташка уелган улларының истәлеген халык үз йөрәге белән
7 Сәсән — импровизатор.
57
җылыта. Вьетнам халкының әдәбиятка, сәнгатькә булган мәхәббәтен I шәһәрдә дә, авылда да без үзебез күреп белдек. Мәсәлән, Ыгуэп Рунын < (1765—1820) «Ким, Вын, 1\иэу» исемле патриотик поэмасын бөтен Вьет- I нам яттан белә, дисәң дә хата булмас. Кемне генә очратма, ул я биюче, I я җырчы, я сәсән. Иҗатка сәләтле кешеләр. Героик Вьетнам халкының гасырлар аша балкып килгән талантын, сизгер йөрәген һәм ачык акылын аның сынлы сәнгатендә, әдәбиятында, күңелгә ята торган моңлы җырларында ачык күреп була. Ханойдагы тарих һәм этнография музее үзе генә дә Иидо-Кытай халыклары иҗат иткән культура хәзинәләренең күпме үрнәкләрен саклый. Монда X гасырда ташка язылган санскрит язуларыннан алын, энҗедән эшләнгән иң нечкә һәм матур бизәкләргә кадәр күп нәрсәләрне күрергә мөмкин. Яңача үзгәртеп корылган Ханой университеты башкаланың зур культура һәм фән үзәге, аның күрке булып тора. Әле күбрәк күзгә беренче күренгән нәрсәләр турында сөйләргә туры килде. Ләкин бит һәр җирдә дә тормышның беренче карашта ук күзгә ташланмый торган тирәнрәк агышы була. Шундый иң матур күренешләрнең берсе дип мин шуны әйтер идем: монда үзен илнең хуҗасы итеп тойган социалистик эшче сыйныф туып килә. Без су һәм электр станцияләрендә булып, Ханойга ут һәм су бирүче кешеләр белән таныштык. Эшчеләр совет кешеләрен аеруча якты чырай белән каршы алдылар. Чыныккан эшче кулларның алкышлары да ничектер куәтлерәк һәм ышанычлырак кебек күренде. Су станциясенә без иртә белән килдек. Капка төбендә предприятиенең алдынгы кешеләре һәм җитәкчеләре каршы алды. Әлегә кадәр мин су станциясендә булганым юк иде. Менә аны Ханойга килгәч күрдем. Су «ясау» процессы сөт аертудан һич кенә дә ким түгел икән. А1онда эшләүче кешеләр үз хезмәтләре белән шулкадәр горурлар, әйтерсек, алар шәһәргә гади су түгел, зәм-зәм яки сыек алтын бирәләр. Чынлап та, шәһәрнең көндәлек нормаль тормышы аларның хезмәтенә бәйләнгән бит. Коллективның үзенең революцион традицияләре бар. Алар 1930 елгы революцион хәрәкәтләрдә катнашканнар. Оккупация елларында көрәшне дәвам иттергәннәр. Ә Женева конференциясеннән соң французлар машиналарны алып китәргә җыенганны белеп калгач, эшчеләр, тәүлекләр буенча өйгә кайтмый, станцияне саклаганнар. Шундый хәл электр станциясендә һәм башка предприятиеләрдә дә булган. Эшчеләр җиһазларны алып китәргә дә, җимерергә дә рөхсәт итмәгәннәр. Колонизаторларга каршы көрәш елларында алар материалны күбрәк бетерү, машиналарны тизрәк эштән чыгару ягын караганнар. Ә хәзер азат хезмәтнең тәүге елында ук, рационализаторлык тәкъдимнәре кертү аркасында, тик бер ГЭСта гына 50 миллион донг экономия ясалган. Су станциясенең карт эшчесе Нгуэн Куй — бөтен шәһәргә билгеле рационализатор, Тхан исемле кечкенә генә, какча гына кыз—республикада атаклы ударница. Ханой предприятиеләрендә һәр җирдә социалистик ярыш бара. Ә ярыш җиңүчеләр тудыра. Эшчеләр эштән буш вакытны үзләренең рухи тормышларына багышлыйлар. Үзешчәнлек түгәрәкләрендә катнашалар, техник белемнәрен күтәрәләр, кайберәүләр яңа гына укырга-язарга өйрәнәләр. Су станциясенең 60 тан артык олы яшьтәге эшчесе I класста укый. Һәр көнне кич гомер буе хуҗага бил бөккән ирләр һәм хатыннар класска кереп утыралар, алар эштә сөялләнеп каткан кулларына каләм тотып хәреф язарга, әлифба буенча иҗекләп укырга өйрәнәләр. Моны алар үзләре өчен генә түгел, ә республиканың бәхете өчен дә кирәк дип аңлыйлар. Колонизаторлар Вьетнамда милли промышленностьны үстермәгәннәр, шуңа күрә әле илдә эшчеләр бик күп түгел. Ләкин республиканың про
58
нышленность ресурслары исәпсез зур һәм бик якыи елларда Вьетнам эшчеләр сыйныфы халыкның куәтле һәм зур бер отрядына әйләнәчәк. - Куанг йен шахтерлары, Хайфон цементчылары, Нам Дин тукучылары . сафына яңадан-яңа көчләр кушылыр. Ханой буйлап йөргәндә шундый куанычлы уйлар килә. Бу шәһәрдә . уңган, булдыклы, үзенең хак эшенә ышанган, яңа тормышның тәүге , бәхетен татыган халык яши. Ул халык якын киләчәктә үзенең тормышын да яңа баштан корыр һәм туган шәһәрен дә танымаслык итеп, социалистик Ханой итеп үзгәртер.
КУНАКТАН КУНАККА
Ханойга килүебезгә нибары бер атналап вакыт үтте. Ә бер карасан. без монда бик күптән яшибез төсле тоела. Хәтта тропик көзенең эсф кояшына да, бөркү төннәренә дә акрынлап күнегә башладык. Москвадан радио аша һава торышы турында тыңлаганда, бездә 20—30 градус салкынлык булуына сәерсенеп тә куябыз. Гаҗәп бит безнең җир шары. Бер ягында буран уйный, икенче ягында розалар чәчәк ата. Ә шулай да, розалар чәчәк аткан җирдә йөрсәң .дә, буран искә төшә икән... Әйткәнемчә, без үзебезне Вьетнамның эссе туфрагына күптән басып йөргән, аның дымлы саф һавасын күптән сулаган кешеләр кебек хис итәбез. Моның ике сәбәбе бар. Беренчедән, шушы аз вакыт эчендә очрашулар, танышулар, күргән һәм ишеткән нәрсәләр чамадан тыш күп булды. Аларның һәрберсе «.уелмаслык тәэсир калдырды. Чыннан да, кай чакта зур тәэсирләр һәм тирән кичерешләр вакыт рамкасына сыймый, язын ярыннан ашып чыккан елга кебек, ташып чыгалар. Шулай итеп алар, елганың ярларын 'киңәйткән ташу шикелле, вакытның үзен озайталар һәм баеталар. Икенчедән, вьетнам кешеләренең шундый әйбәт тагын бер яклары бар — алар кешене үзләренә үтә тиз җәлеп итә беләләр. Кайда гына барма, нинди генә өйгә кермә, сине иске таныш һәм дус итеп кабул итәләр һәм шундый кеше булуыңа синең үзеңне дә ышандыралар. Бу үзе һич тә алдан уйлап, әзерләнеп эшләнми, табигый рәвештә шулай килеп чыга. Шундый хәкыйкать бар—язгы кояшның җылысын кеше кояшка чыккач татый, куе яфраклы агачның җиләс күләгәсен аның төбендә утырса тоя, матур чәчәкнең хуш исле булуын иснәп карагач белә. Ә башкача аның өчен кояш җылысы да, җиләс күләгә дә, чәчәк исе дә юк. Ә кешеләр бер-берсенең йөрәкләрендәге тойгыларны, күңелләрендәге уйларны күзгә-күз карашып, кул кысышып, сүз сөйләшеп беләләр. Хуҗаларыбызның күңеле дә, йөрәге дә һәрвакыт ачык булды. Моны без бик күп очрашуларда, мәҗлесләрдә, әңгәмәләрдә күрдек. Безнең делегация монда Вьетнам Демократик Республикасы Хөкүмәтенең чакыруы буенча килгән иде. Безнең беренче концерт булган зур театрда, сигезенче ноябрьда Вьетнам-Совет җәмгыятенең съезды ачылды. Безне, совет артистлары делегациясен, почетлы кунак итеп чакырдылар. Съездның бәйрәм көннәренә туры килүе бер дә юкка гына түгел иде. Җәмгыятьнең председателе Тон Дык Тханг кереш сүзендә үк бу хакта шулай диде: «Әгәр 38 ел элек Октябрь революциясе'булмаса, без бүген шушы зур мәҗлескә җыела алмас идек». Вьетнам-Совет дуслыгы җәмгыяте француз оккупациясенә каршы каты көрәш чорында, 1950 елның җәендә төзелгән. Җәмгыять илнең шәһәрләренә һәм авылларына киң тармак җәйгән. Менә әле дә съездга илнең һәр ягыннан делегатлар килгән. Көньякның да вәкилләре бар. Бу залга төрле халык җыелган: эшчеләр, галимнәр, крестьяннар, коммунистлар, дин әһелләре, солдатлар, сәүдәгәрләр, геройлар, һөнәр
59
челәр, шагыйрьләр һ. б. Ләкин аларның барысын да бер тойгы—-бөек Совет иленә хөрмәт һәм дусчык тойгысы берләштерә. Кешеләр монда бурыч үтәү өчен генә түгел, ә йөрәк һәм намус кушуы буенча килгәннәр. Моны хәтта совет кешеләрен каршы алуда ук күреп була иде. Делегатлар безне озак алкышлап, ачык чырай белән «каршы алдылар. Алкышлар гүләве эчендә тик ике генә сүз яңгырын: «Вьетпам-Лпенсо’.э «Вьетнам-Совет!». Шундый чакта син үзеңнең исемеңне дә, «син» икәнлегеңне дә онытасың. Дөньяда иң югары исемле, «Совет кешесе» исемен йөртүче 200 миллионнан берәү икәнлегеңне белеп шатланасың һәм өстендә никадәр җаваплылык булуын аңлап борчыласың. Илдә чакта: «Син нинди ана баласы» дип сорарлар, читтә чакта — «Син нинди ил баласы» — дип сорарлар. Халыкның менә шундый бер сүзе бар. Ул сүзнең мәгънәсен монда килгәч без тагын да тирәнрәк аңладык. Съезд җәмгыятьнең эшенә йомгак ясау һәм алдагы бурычларны тикшерү белән бергә үзе үк Вьетнам-Совет дуслыгының шатлыклы бәйрәменә әйләнде. Ике илнең шушы залда утырган кешеләре үзләре үк җанлы «Вьетнам-Совет» иде. Тәнәфес вакытында без бик күп кешеләр белән очраштык. Шунда мин вьетнам халкының легендар батыры белән таныштым. Ул болай булды. Вьетнамда һәр урында кунаклар өчен өстәлләрдә термос белән чәй тора. Фойега чыккач, Нгуэн Дык Куй мине чәй белән сыйларга чакырды. Өстәл янында кадровый работниклар киемендә (партия һәм совет работниклары монда еш кына френчтан йөриләр), бер иптәш басып тора. Аның бөтен йөзе кайчандыр бик нык утта янган, каш-керфекләр юк. Куй безне таныштырды: «Бу безнең Нго Жа Хам»,— диде. Яңа иптәш күрешергә ике кулын сузды. Аның ике кулында бер генә бармак та юк. Зур дулкынлану белән мин Нго Жа Хамиың бармаксыз кулларын кысам. Ул да минем кулларны озак ычкындыймый тора, һәм ул мине өстәл янына чакыра. Үзе елмая. Күз ачып-йомганчы бер термосның капкачын ача да чәй ясап, чынаякны миңа суза. «Чәй,— ди ул русча һәм, байтак уйлап торгач, өстәп куя: — ип-тәш!» Шушы куллар ясап эчергән бер чынаяк чәй минем өчен бик-бик күл хөрмәтләрдән өстен булды һәм ул гомергә хәтердә калыр. Звонок шалтырады. Без яңадан залга кердек. Нго Жа Хам президиумга үтте. Тәнәфестән соң Җәмгыятьнең генеральный секретаре — тапкыр сүзле шаян Зыонг Бәк Май иптәш доклад сөйләде. Тыңлаучы- тар еш кына, я кул чаба, я шаркылдап көлә. Мин күзләремне баштан аяк утта янып та тере калган кешедән аерып ала алмадым. * Ул докладчыны зур игътибар белән тыңлый, кешеләр кул чапканда, залга туп- туры карап кузгалмыйча тик утыра. Нго Жа Хам турында күбрәк беләсем килә. Икенче тәнәфестә үк мин барын да белә, күрә һәм хәтерли торган До Тхи иптәштән сорашам. Чөнки таныштырганда Куй: «Бу безнең Нго Жа Хам» — диюдән артыгын әйтеп өлгермәгән иде. — Кем соң ул? — дим мин. Зирәк акыллы До Тхи тапкыр җавап бирә: — Вьетнамның үзе шикелле үк, мең кат яраланган һәм үлемсез булып калган бер кеше инде ул, — ди һәм аның хакында белгәннәрен сөйләп бирә. Мин түбәндә До Тхи сөйләгән сүзләрне арттырмый-киметми күчереп кенә язам. ...Нго Жа Хам барыннан да элек — Вьетнам кешесе һәм коммунист. Аның ничә яшьтә икәнен ачык кына әйтә алмыйм. Ул әле карт түгел, ләкин күптән билгеле кеше. Төрмә һәм сөргенне үткән. 1944 елда японнар оккупациясе чорында аңа партия гранаталар әзерләү цехы оешты
60
руны тапшыра (илдәге беренче корал заводы). Нго Жа Хам велосипедлар ремонтлау мастерское вывескасы астында яшерен рәвештә гранаталар әзерли башлый, аларны партизаннарга озатып тора. Шундый факт бөтен илгә билгеле: Вьетнамда эшләнгән иң беренче граната өч япон .оккупантының башына җитә. 1945 елгы август революциясеннән соң французлар илгә басып кергәч, партия тапшыруы буенча Нго Жа Хам патроннар һәм гранаталар ‘әзерләү заводын оештырып җибәрә. Завод бик әйбәт эшли. Бер вакыт гәрәзә төбенә киптерергә җәелгән дары яна башлый. Нго /Ка Хам Зеренче күреп утка ташлана, үзе яна, ә заводны да, иптәшләрен дә коткарып кала. Аны больницага салалар, ә ул дәваланып бетмәс борын Заводына качып кайта һәм эшенә керешә. Бераздан соң икенче шартлау була. Пожар сүндергәндә Нго Жа Хам икенче кат ут эчендә кала, 5у юлы аның ике кулы, бите, күзләре, күкрәге яна. Берничә айлар сукыраеп тора. Куллары бөтенләй йөрмәс була. Күзләре чак кына күрә башлагач, кулларын чүпрәк белән муенына асып, яңадан эшкә кайта. Ләкин хәле авыр булганны күреп, иптәшләре аны дәваланырга Совет- тар Союзына җибәрәләр. СССРда ул ике елга якын була. Совет врач- чары аны савыктырып аякка бастыралар. Күзле һәм куллы итеп кай- гаралар. Нго Җа Хам хәзер депо директоры. Ул илдә билгеле рационализатор һәм бик күп кадровый эшчеләр тәрбияләгән җитәкче-производствен- аик. Аның кешелеклелеге, кечелеклелеге, басынкылыгы турында да әйт- чи мөмкин түгел. Дошманга каршы көрәшнең авыр елларында үзе ач <алса да, ачтан интеккән эшчегә соңгы сынык икмәген биргән кеше ул. 1952 елда ВДР хөкүмәте, аның ил һәм партия алдындагы хезмәтләрен бәяләп, Нго Жа Хамга Хезмәт Герое дигән югары исемне бирә. Болар батырның бай биографиясенең кайбер битләре генә, һәм ул узс дә илдәге меңәрләгән геройларның тик берсе, бердәнбере түгм. Съездның беренче утырышы тәмамланып, урыннардан торганда, До Тхи иптәш Нго Жа Хамиы күрсәтә: — Безнең Маресьев ул... Советлар Союзыннан ул куллы, күзле булып кына кайтмады, канатлы булып, йөрәгенә канат алып кайтты. Аның язмышы үзе генә дә Вьетнам-Совет дуслыгының бер өлеше бит... Без ишеккә юнәләбез. Делегатларны һәм совет кунакларын котлап, урамда халык гөж килә: — Вьетнам-Совет яшәсен! Шул көнне кич Тон Дык Тханг совет артистлары хөрмәтенә банкет оештырды. Монда Вьетнамның күренекле артистлары, художниклары, музыкантлары, язучылары һәм шагыйрьләре чакырылган иде. Вьетнам сәнгать работниклары белән без беренче кат якыннан шунда таныштык. Озын өстәл янына ике яклап вьетнаАм һәм совет кешеләре аралашып гезелеп утырганнар. Алар бер-берсенең телен бөтенләй аңламыйлар, ләкин кайда карама, шунда күңелле әнгәмә бара. Көлешәләр, бер-берсенең беләкләреннән тоталар, каләм-кәгазь алып, сурәтләр ясап һәм цифрлар язып аңлашалар. Хуҗа мәҗлесне ача. Дуслык турындагы беренче тостны ул шундый сүзләр белән тәмамлый: — Бокалларны алыйк, чәкәштерик һәм шуны без шәраб тутырылган пыяла савытларның бер-берсенә бәрелүе итеп кенә түгел, ә дуслык тойгысы белән тулы йөрәкләрнең бер-берсенә кагылуы дип аңлыйк. Бокалларны бушатыйк. Йөрәкләр тагын да тула төшсен! Табынның яме артканнан-арта бара. Берсеннән-берсе матуррак һәм ялкынлырак тостлар әйтелә. Вьетнам һәм совет артистлары үзләренең дәртле һәм моңлы җырлары белән мәҗлесне тагын да күтәреп җибәрәләр. Хәрби ансамбльнең яшь кенә артисткасы җырлаган бер шаян җыр аеруча хәтердә калды. Артистка җырны җырлап кына түгел, уйнап та
61
күрсәтте. Аның хәйләкәр елмаюы әле булса күз алдында тора. Mono ул җырның сүзләре:
Күрешкәндә эшләпәмне Егетемә бүләк иттем. «Җил очырып китте шул», — дип, Әниемә кайтып әйттем. — Әни, башың чайкап торма, Куып җнг тә җилдән сора. Күрешкәндә йөзегемне Егетемә бүләк иттем. «Агым суга төшердем», — дип Әниемә кайтып әйттем. Әни, башың чайкап торма, Куып җит тә. судан сора... Соңыннан бу моңлы һәм шаян җырны безнең Хәлилеева өйрәнеп алды һәм концертларда вьетнам телендә башкарды. Аның җырлавын һәр җирдә сокланып тыңладылар. Еш кына кешеләрнең керфек очларында яшь бөртекләре елтырый торган иде. Вьетнам моңының совет җырчысы күкрәгеннән ургылып чыгуына тыңлаучыларның, күрәсең, күңелләре йомшара. Без кайтып китәр алдыннан президент резиденциясендә барган концерт вакытында, Хо Ши Мин үзе дә кул сырты белән күзен сөрткәләп алды. Шушы табында без беренче тапкыр вьетнам шагыйренең шигырь сөйләвен тыңладык. Бөдрә чәчле яшь егет микрофон янына килде (әйтергә кирәк, бөтен Вьетнамда мин бөдрә чәчле башка бер кеше дә күрмәдем). — Шагыйрь Суан Зьеу! Ул ана турындагы шигырен башкарачак,— диде табын башы. Кинәт шигырь сөйләү урынына ул җырлап җибәрде. Башта бу безгә сәеррәк тоелды. Ләкин шигырьнең моңы бара торгач безне үзенә буйсындырды. Моңга карап, шигырьдә анага булган мәхәббәтнең җырлануын ничектер бераз төшенгәндәй дә булдык. Бу чыгыш миндә бик зур тәэсир калдырды, чөнки ул поэзия белән музыканың туганлыгына үзе бер мактау җыры иде. Вакыт үткәнен без сизми дә калдык. Тон Дык Тханг яңадан микрофонга килде: — Кадерле кунаклар, дуслар,— диде ул,— мин сезгә хушлашу сүзе әйтмичә, безнең халыкның бер җырын гына хәтерләтеп китәм:
Күпме сөйләшсәк тә, йөрәгемдә Әйтер сүзем бетмәс син дуска; Тау артыннан әнә ай да калка, Хушлашырга вакыт. Төн кыска. — Үземнән бары шуны гына өстәп әйтә алам: чынлап та хәзер Төньяк Вьетнамда төн кыскарды. Без вьетнам дуслар белән кулга-кул тотышып урамга чыгабыз. Дымлы җил исә. Ханой күгендә ай йөзә. Тынлык... Сүз очрашулар һәм мәҗлесләр турында башлангач, тагын да бер күңелле очрашуны телгә алмый булмый. Беренче якшәмбедә үк иртә белән безнең делегацияне шәһәрнең хуҗасы — Ханойның Административ Советы кунакка чакырды. Бу көнне бөтен халык урамда иде. Мәйданда үзешчәнлек түгәрәкләренең концертлары бара, һәр җирдә җыр, җыр, җыр... Ишек төбендә кунакларны Административ Советның председателе беренче дәрәҗә Сопротивление ордены кавалеры доктор Чан Зуй Хынг һәм Ханойның Ватан фронты комитеты председателе ап-ак сакаллы Зуан Кэ Тхиэн каршы ала. Икенче каттагы зур гына якты залга керә
62
без. Анда Ханойның алдынгы эшчеләре, интеллигенция вә-килләре һәм фронт геройлары җыелган. Башка кунаклар белән аралашып, өстәлләр янына утырышабыз, һәркемнең алдына нечкә генә челтәргә охшаган үлән яфрагы һәхм бер роза чәчәге куелган. Мэр речь белән совет кешеләрен һәм залдагы башка кунакларны котлый. Дуслык хөрмәтенә тост тәкъдим итә. Ачык тәрәзәләрдән залга урамда җырланган көчле җыр бәреп керә. Административ Совет йорты алдынгы мәйданда меңәрләгән кеше совет җырларын җырлый. «Киң минем туган илкәем» җырланып беткәч, «Без тынычлык яклы»ны башлап җибәрәләр. Тәннәр чымырдап китә. Шушы җир читендәге шәһәрдә, чәчәкләргә күмелгән Ханойда аяз, җылы, тыныч иртәдә совет җырлары яңгырый, һәм бу җырлар монда күптән килгән булырга тиеш, чөнки алар хәзер бөтенләй вьетнамча яңгырыйлар. Үзләшеп беткәннәр’. Өстәлгә милли сыйлар, төрле җимешләр куелган. Минем сул якта утырган До Тхи буынга төшеп кыстарга тотына: — Менә Сайгон тьясыннан 1 рәхим итегез. Менә монысы тья >ком8 9, аннан да авыз итегез. Әнә кэо лапка 10 да үрелегез. һәркемнең алдында бозлы ананас салынган биек стакан, лотос11 чәчәге салып кайнатылган чәй тора. Лотослы чәй кадерле сыйлардан исәпләнә икән. До Тхи һәр сыйның нәрсәдән һәхМ пичек әзерләнүен дә гадәтенчә акрын гына аңлата бара. Үз халкын үтә яратканга аның тормышын, көнкүрешен ул яхшы белә. Чынлап та 47 көн бергә йөреп, мин До Тхи- дан «белмим» дигән сүзне ишетмәдем. Ул әле дә кайсы ашны илнең кайсы ягында ничегрәк әзерләнүләренә кадәр сөйләп үтә. Гадәттәгечә, табында кызу әңгәмә башланып китә. Хуҗалар һәм ку- | наклар берберсенә значоклар, открыткалар, фотолар бүләк итешәләр. Бераздан соң залга чәчәк бәйләмнәре күтәреп, бер төркехМ пионерлар килеп керә. Алар букетларны совет кунакларына бүләк итәләр, аларнын 1 муеннарына асылынып иркәләнәләр. Гомумән, монда балалар кыюлар да, ягымлылар да. Алар килеп кергәч, якты йорт тагын да яктырып киткәндәй булды. Мин балаларның күзләренә карыйм. Күпме шатлык, ышаныч, соклану, гаҗәпләнү бар ул күзләрдә. Миңа калса, Вьетнам үзе дә дөньяга, үзенең киләчәгенә һәм дусларына шушы балаларның өметле күзләре белән карый төсле. Пионерлар шәһәр советында үзләрен хуҗаларча иркен тоталар. Алар, артык ялындырып тормыйча, төрлесе-төрле җирдә кунаклар янына утырышып алалар да сыйларга тотыналар. Безнең башкорттагы кебек үк, анда да согындыру гадәте бар икән. Ләкин ул хокук белән тик балалар гына файдалана ала. Олылар сыйны кунакның алдына гына алып куя, ә согындырмый. Кечкенә концерт башланды. Суэнь шунда гына эшеннән бераз аерылып торды. Безне республиканың сәнгать ветераннары артистка Минь Ли һәм артист Ба Нги белән таныштырдылар. Алар икесе дә француз оккупациясе вакытында театрны ташлап киткәннәр, үз сәнгатьләре белән дошман кәефен ачарга теләмәгәннәр. Җитмешкә җитеп барган авыру Ба Нги крестьян хезмәте турындагы борынгы җырны башкарды. Аның тавышы, әлбәттә, йончыган, ләкин гәүдәсенең, кулларының, бармакларының һәрбер хәрәкәте, йөзендәге мимика сокландыргыч матур һәм тирән мәгънәле иде. Җырның шаян
8 Сайгон тьясы — юка гына дөге җәймәсенә төрелгән тапалган нт. Ул үтәдән-үтә кыздырыла. Тья — баш бармак зурлыгы гына була. 9 Т ь я ком — өлгереп җитмәгән кукуруз белән бергә кушып тапалган һәм биш тиен бакыр акча зурлыгы түгәрәкләр ясап кыздырылган нт. 10 Кэо лап — эченә җир чикләвеге салынган конфет. 11 Лотос — томбоекка охшашрак су чәчкәсе. Җылы якта үсә
һәм акыллы сүзләрен аның уены тагын да үткеррәк һәм тәэсирлерәк итә. «Шундый мәкаль бар,— дип әйтелә җырда, — имеш, интеллигент югарыда, крестьян түбәндә. Ә әгәр дә дөге булмаса, интеллигент та түбән төшеп юргалый башлый. Дөге җирдә үсә, ә ул җирне безнең тиребез ашлаган. Илне без, крестьяннар, туйдырабыз, димәк югарыдагы кешеләр — без». Минь Линың җыры барыбызны да таң калдырды. Аның нечкә моңлы тавышы колакта гына тукталып калмый, туры йөрәккә үтеп керде. Аның җыры Төньяк белән Көньякның аерылмас бердәмлеге турында иде. Вьетнам — бер агач. Ботаклары — Көньягы һәм аның Төньягы. Көньяк белән Төньяк — бер кешенең Нке кулы, ике аягы. һавабыз һәм суларыбыз — уртак, Безнең уртак бһек таулар бар. Партиябез, юлбашчыбыз — уртак, Аера алмас безне дошманнар. Җырчылар тынгач, балалар безне яңадан сынларга тотына. Мәҗлестән соң алар безнең кесәләргә күчтәнәч тутыралар. Вьетнамда Хо Шн Миннан алып пионерка Суэньга кадәр барысы да кунакка күчтәнәч биреп кайтарырга тырышалар. Үз илендәге йолаларны читтә күрү бик күңелле була икән ул. (Ахыры бар)