Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘНИЛӘРГӘ БҮЛӘК


 
Татарстан китап нздательствосы быел Нәкый Исәнбәтнең «Куянкай» исемле китабын басып чыгарды !. Китап кече яшьтәге балаларга адресланган. Җыентык бик үзенчәлекле итеп төзелгән. Анда урнаштырылган барлык әсәрләрдә сүз куян турында бара, әдәбиятчыларча әйтсәк, җыентыкның төп герое куян. Әмма бу бер төрлелек китапның кызыклылыгын киметми, югалтмый. Бу — язучының осталыгы белән бәйләнгән. Н. Исәнбәт үзенең әсәрләрен тирән эчтәлекле итеп, балалар аңына яраштырып, кызыклы итеп яза белә. Җыентыкка урнаштырылган шигырьләрдән, мәсәлләрдән нәниләр үзләре өчен бик күп файдалы белем алачаклар, куянның тормышы, табигатьнең күп кенә яклары белән танышачаклар. Н. Исәнбәт шигырьне матур итеп төзи, төрле әсәрдә төрле поэтик алымнар куллана. Куян һәм табигать белән таныштыруда ул күп төрле жанрларны файдалана. Монда шигырьләрне дә, мәсәлләрне дә, уеннарны да, табышмакларны да, мәкальләрне дә очратырга мөмкин. «Куянкай» — матур язылган шигырьләрнең берсе: Әй куян, куян, Кечкенә генә, Бик йомшак кына Бик куркак кына. Ике колагы Озынкай гына, Аягы җиңел — Мамыктай гына. Койрыгы тора Өрпелеп кенә. Мыегы тора Бөркелеп кенә. Борыны кечкенә Бөгелгән генә, Ирене дә ярык, Бүленгән генә. Күзләре чалыш, Түгәрәк кенә, Ул йөри, йөри Чүгәләп кенә. Бу шигырьдә куянның тышкы күренеше, табигате, холкы җанлы, матур итеп тасвирланган. «Әннә куян» 1 Н. Исәнбәт. Куянкай. Таткнигоиздат. Редакторы С. Урайский. 1956.
дигән шигырьдә ана куянның үз балаларын яратуы, аларны төрле сүзләр белән (бәбием, нәнием, ак кынам, тәпти) мактавы, карга, козгын кебек кошкортлардан, хәйләкәр төлкедән һәм аучылардан саклау өчен төрле чаралар күрүе уңышлы сурәтләнгән. «Ябалак» шигырендә, төнге табигать күренешләрен сурәтләү белән беррәттән, ябалакның явыз, шыксыз булуы, куян өчен аның иң куркыныч ерткыч икәнлеге күрсәтелгән. Китапта балаларга күмәк уеннар оештырганда файдалану өчен язылган шигырьләр дә бар. «Куян кайда?», «Үр куян», «Куян белән бала», «Ак куян», «Әбәк» һ. б. шигырьләр эчтәлекләре белән кече яшьтәге балалар фикерләвенә бик якын. Шигырьләр балаларда коллективизм, дуслык-иптәшлек хисләре, җәнлек, хайваннарга карата сизгерлек, кешелеклелек тойгылары тәрбияләүдә ярдәм итәләр. «Ташбака белән куян» мәсәлендә масаерга яратучы куян, үзенең ялкаулыгы аркасында, ташбакадан да. артта кала. Автор моның белән балага: «Теләккә ирешү өчен сәләтле булу гына җитми, тырышырга да кирәк» дигән фикерне ачык, кызыклы формада үткәрә. М. Предтечеискийиың В.И. Ленин турындагы истәлек материалларыннан файдаланып язылган «Батыр куян» исемле шигырь балалар күз алдына бөек юлбашчы образын һәм аның гүзәл сыйфатларын китереп бастыра, аларны кыю, кешелекле булып үсәргә өйрәтә. Табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр балалар телен баетырга, алар- ның күз ал л аул ары н киңәйтергә, ал арда тапкырлык, зирәклек һәм сизгерлек сыйфатлары тәрбияләргә нык ярдәм итә. Балалар табышмаклар белән аеруча кызыксыналар. Бу яктан китапта табышмак, мәкальләрнең урнаштырылуы —- уңай күренеш. Ләкин аларның кайберләре кече яшьтәге балалар отып алырлык түгел, аларны аңлавы читен. 
124 
 
 
Мәсәлән, китапта шундый табышмак 
Урманнан чыгар, Койрыгы чуар, Бәзми тотар, Әптери суяр, Карт килене пешерер, Яшь килене төшерер, Балалары пешерер. (Куян, эт, пычак, казан, табак, кашык) 
Мондый табышмакларны өлкән 'кешеләр дә җиңел генә таба алмаячаклар. «Кодага куян шулпасы, ко- ■ даның кодасына — шулпасының шулпасы», дигән мәкаль дә кече яшь- гәге балалар өчен җиңел түгел: Кече яшьтәге балалар өчен табышмак һәм мәкальләрне сайлаганда, аларның үз тормышларына якын булган предметларны аңлата торганнарын алырга кирәк. Баланың күзаллавы үз әйләнә тирәсендәге дөньяны, әйберләрне аңлаудан башлана бит. Андый табышмакларны, мәкальләрне балалар тиз отып калалар һәм озак вакытлар онытмыйлар. Н. Исәнбәтнең теле бай, җанлы, эмоциональ. Бу әсәрләр балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр. Шулай да китапка кергән аерым • шигырьләрдә кайбер сүзләр төрле урында төрле мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, «Бала белән куян» шигырендә: «— Әй куян, ак куян, Син үзең сак куян. Әйт әле, нәрсәдән Күзләрең кыелган?» 
дигән юллар бар. Гадәттә «кыелган» сүзе «кыеп алынган, кыеп ташланган» дигән мәгънәдә кулланыла. Бу очракта сүз кылыйлану турында бара, һәм шулай алганда отышлырак та булыр иде, әлбәттә. 
Ә башка шигырьләрдә шул ук мәгънә «кыек күз», «чалыш күз» дип бирелгән. «Куян зары» исемле шигырьдә: Тәпием тәпәч булды инде, Тешем туйлак булды инде, — дигән җөмләләр дә матур яңгырамыйлар. «Алан» сүзен «аклан» дип алуда уңышлы түгел. Кайбер районнарда шулай кулланылса да, әдәби телгә кермәгән һәм киң катлау укучыларга ачык аңлашылмаган мондый сүзләр кечкенә укучылар өчен язылган шигырьләрне бизәмиләр. Китапның иллюстрациясе нигездә яхшы эшләнгән. Шулай да арада шигырьләрнең эчтәлегенә туры килеп бетмәгән рәсемнәр дә бар. Мәсәлән, «Әннә куян» шигырендә куян балалары «өчесе дә ак кына» булсалар да, рәсемдә алар, никтер, соры төстә бирелгәннәр. Югарыда сөйләгәннәргә йомгак ясап, шуны әйтәсебез килә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телендә — әдәби әсәрләрнең әлегә җитәрлек булмавы һәркемгә билгеле. Бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен бу хәл бик нык сизелә. Н. Исәнбәт иптәшнең «Куянкай» дигән китабы кече яшьтәге балалар арасында эшләүче иптәшләрнең сорауларын канәгатьләндерә ала. Нәкый Исәнбәт иптәшнең мондый әсәрләр иҗат итү өстендә шөгыльләнүен, кечкенә дусларыбыз өчен тагын да уңышлырак әсәрләр язуын күрәсебез килә.