МУЗЕЙНЫҢ ӘДӘБИЯТ ФИЛИАЛЫ
1950 елда Казанда татар әдәбиятының классигы Ш. Камал торган квартирада, аның тормышын һәм иҗатын күрсәтүгә багышланган музей оештырылды. Бу— әдәбият музееның башлангычы булып тора. Шушы кыска гына вакыт эчендә Татарстан дәүләт музееның әдәбият фонды күренекле язучыларыбызның иҗатына караган шактый гына материал туплады. Мәрхүм язучы М. Гали татар халкының күренекле галиме Каюм Насрыйның кулъязмаларын тапшырды. Г. Камалның :Береиче театр» комедиясе кулъязмасының бер өлеше алынды. 1945 нче елда «Совет әдәбияты» журналы редакциясе Г. Кутуйның фронт язмаларыннан карандаш белән язылган 24 бит күләмендә «Рөстәм маҗаралары» повестеның кулъязмасын, Ф. Кәрим шигырьләренең күп кенә кулъязмаларын музей фондына бирде. Татарстанның күренекле сәнгать эшлеклесе, композитор Җәүдәт Фәйзи үз архивыннан Муса Җәлилнең «Кызыма» шигыренең һәм «Татар совет операсы тарихы» дигән мәкаләсенең кулъязмаларын бүләк итте. Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат иткән шигырьләре кулъязмасының фотокопияләре эшләнде. Музей фондына җыйналган материаллар арасында хатлар зур урын алып тора. Болар арасында Муса Җәлилнең 1926 елны Кави Нәҗмигә Орск шәһәреннән язган хатын күрсәтү дә җитә. Хат тирән эчтәлекле. Анда М. Җәлил Казан татраб- фагын бетергәннән соң, практик эшкә китүне иң уңай хәл дип күрсәтә, үзенең Орскида комсомол эшендә эшләве һәм язган шигырьләрен Казанга җибәрүе турында хәбәр итә. Шулай ук М. Җәлилнең Орскида Сөмбел Файзуллинага багышлап язган шигыренең кулъязмасы да әһәмиятле. Шәриф Камалның «Таң атканда» романы, «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясенең кулъязмалары да музей фондына алынды. Әдәбият фондын кулъязма материаллар белән баетуда Кави Нәҗми зур булышлык күрсәтә. Ул Ш. Камалның «Матур туганда» романының «Совет әдәбияты» журналында басылган бер өлешен (бер дәфтәр) музейга тапшырды. Драматург Мирсәй Әмир машинкада басылган һәм үз кулы белән төзәтелгән «Тормыш җыры» пьесасын музейга бирде. 1955 нче елның 26 нчы январенда «Казанда бер көй» дигән темага оештырылган күргәзмәне оештыруда да язучыларыбыз зур булышлык күрсәттеләр (Кави Нәҗми, Ибраһим Гази һ. б.). Кави Нәҗминең язучы Алексей Толстой белән очрашуы турында ясаган чыгышы магнетофон язмасына алынды. Г. Камалның «Шәрык гыйшкы» дигән тәрҗемәсенең кулъязмасын да (1923 ел, Габделхак Хәмиди әсәре) музейда күрергә мөмкин. Музей язучыларның басылып чыккан әсәрләрен туплау буенча да зур
эш алып бара. Без 750 гә якын басма әсәрләр, роман, пьеса, хикәя, шигырьләр һ. б. төрле гыйльми әсәрләр җыйнадык. Хезмәт Кызыл Байрак орденлы В. II. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты Каюм Насыйриның 1891 — 1895 елларда басылган 9 данә китабын музейга бүләк итте. Болар арасында Каюм Насыйриның рус телен өйрәнү методикасы, татар теле грамматикасы, татар теле сүзлеге, металл әйберләрне алтын, көмеш, аллюмень белән каплау турында язмалары бар. Ш. Камалның бик сирәк очрый торган, 1906 елда С. Петербургта «Сада» исеме белән басылган шигырьләр җыентыгы да булдырылды. Музейда Г. Камалның Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр басылган комедия һәм драмалары — «Бүләк өчен», «Беренче театр», «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре», «Бәхетсез егет» (барлыгы 12 китап) саклана. Язучы Кави Нәҗми үзенең бик күп әсәрләрен музей фондына тапшырды. Алар арасында «Язгы җилләр» романының татар, рус телләрендә берничә басмасы, эстон, венгр, славян, болгар, латыш, казах, чуваш һ. б. телләрдә чыккан тәрҗемәләре бар. Гомәр Бәширов «Намус» романының татар, рус, чуваш һәм казах телләрендәге басмаларын бүләк итте. 1951 елда Москвада чит телләрдә «Совет әдәбияты» журналы чыга башлады. Бу журнал үзенең битләрендә «Намус» романын француз, немец, инглиз, поляк һәм испан телләрендә бастырып чыгарды. Язучы «Намус» романы басылган журналларны музейга бирде. Нәкый Исәнбәт, Мирсәй Әмир иптәшләрдә үзләренең әсәрләрен музейга бүләк иттеләр. Татар халкының күренекле драматургы мәрхүм Таҗи Гыйззәт, үзе исән чакта ук, әсәрләрен музейга тапшырды. Музейда сакланган 4000 ләп газета һәм 120 ләп журналның күп өлешен Ленинградтагы Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәнең СССР халыклары әдәбияты бүлеге тапшырды. Болардан тыш музейда язучыларның әсәрләре буенча барлыгы 75 кә якын художестволы иллюстрация материаллары тупланды. Ш. Камалның «Акчарлаклар» хикәясе буенча художник X. А. Якупов тарафыннан иҗат ителгән иллюстрацияләр, Ш. Камалның аерым
новеллаларына карата художник Альменовиың иллюстрацияләре һ. б. аерым художниклар язган 4—5 панно әдәбият филиалы экспозициясендә урнаштырылды. Художник X. А. Якупов җитәкчелегендә берничә художник Ш. Камал, Г. Камал, Г. Тукай М. Гафури, Г. Коләхметов, А. М. Горький һәм А. П. Чехов портретларын яздылар. Художник X. А. Якупов Ш. Камалның зур портретын эшләде. Шулай ук музейда Г. Тукай иҗаты буенча художестволы картиналар, аерым художниклар башкаруында иллюстрацияләр, сызмалар, литография һәм фото- портретлар, художник Ратницкий язган Муса Җәлил портреты һәм Аль- менов язган Каюм Насыйрн портретлары бар. Музейда язучыларның тормыш һәм иҗатларына караган 600 гә якын документаль материаллар саклана. Татар театры тарихы буенча бик кыйммәтле материаллар җыйналды. Артист КудашевАшказар- ский архивы 1750 данә төрле материалларны үз эченә ала. Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты мәрхүм Зәйни Солтаиовның семьясы музей фондына татар театры тарихына караган 200 ләп бик бай материал бүләк итте. Болар арасында 1917—1925 еллар чорына караган документлар аерата әһәмиятле. Шулай ук РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Гөлсем Болгарская үзенең архивыннан 15 кә якын кыйммәтле документларны музейга тапшырды. Күптән түгел генә артистка Рокия Кушловская тарафыннан музейга тапшырылган татар театры тарихына карагай фотоматериал һәм афи- шапрограммалар да зур игътибарга лаеклы. Музейда татар музыка тарихы буенча да шактый санда экспонатлар булдырылды. Мәсәлән, Бөек Ок
112
гябрь социалистик революциясенә кадәр Казанда Г. Сәйфуллин исемле музыка укытучысы һәм музыка кораллары остасы яши. Ул бөек Ватан сугышыннан соц гына үлә. Мәрхүмнең семьясы аның эш коралларын, станогын, язма документларын музейга тапшырды. Музей экспозициясендә һәм фондында язучы, музыкант һәм артистларның үзләре кулланган әйберләре заклана. Ш. Камалның музей йортында аның язу өстәле һәм шушы өстәл өстенә куелган үзе кулланган әйберләр: ике ваза, чашка, тәмәке савыты һәм башкалар бар. Ф. Кәримнең шинеле, Г. Кутуй- ның джемперы, эшләпәсе, күлмәге, Тукайның юл корзинкәсе, кара савыты саклана. I Материал җыйнау һәм аларны өйрәнү эшләре өзлексез дәвам итә. Җыйналган материаллардан еш кына хәзерге совет язучылары иҗатларын күрсәтүгә багышланган аерым вакытлы стенд һәм күргәзмәләр оештырыла. 1954 елда Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗатына карата күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмә музейда, Татар Дәүләт
Академия театрында, кино залларында, Ленин районы эшчеләр клубында, А. М. Горький исемендәге ял паркында, мәктәпләрдә, республикабызның Буа, Минзә- лә һәм Бондюг районнарында булып, 10 меңләгән хезмәт ияләренә күрсәтелде. Шагыйрьнең 50 яшь тулу уңае белән үткәрелгән юбилей кичәсенә бу күргәзмә яңадан тулыландырылып, татар театрының кечкенә залына урнаштырылды һәм хәзерге көндә дә театрга килүчеләр аны яратып карыйлар. Татар милли культура тарихын өйрәнү, культура казанышларын халыкка җиткерү буенча Татарстан дәүләт музееның әдәбият филиалы файдалы һәм кирәкле эш башкара. Әмма хәзерге әдәбият филиалы гына халыкның үскән культура таләбен һич тә канәгатьләндерә алмый. Культура тарихы буенча җыйналган күп кенә материаллар, күрсәтү өчен урын җитмәгәнлектән, даими экспозиция булып әверелә алмыйлар. Әдәбият филиалын бай әдәбият музее итеп оештыру — менә безнең алда торган актуаль бурычларның берсе.