Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЛХОЗ КЫРЛАРЫ БУЙЛАП РАЙОН ҮЗӘГЕНДӘГЕ КОЛХОЗ


Быел җәй яңгырлы килде. Кешеләр кояшның нурлы йөзен бик сирәк күрә алдылар. Зәңгәр күк йөзен калын-калын кара болытлар каплап торды. Әле генә ялт итеп кояш чыга, ләкин син аңа сокланып карап та өлгермисең, ул инде яңадан болытларга чумган була. Яңадан җир чылана, ул инде суны эчеп туйган, аны сеңдерә алмый башлаган. Шуңа күрә дә юллардагы тәгәрмәч эзләренә, чокыр-чакырларга су тула. Елның болай яңгырлы килүенең җәфасын бигрәк тә авыл күрде. Арыш өлгерү белән үк бодай, солы, арпа да саргайды. Әнә шулай итеп, быел урак өсте аеруча кызу булды. Авылның уңган егетләре, кызлары, тырыш ирләре, хатыннары, әле һаман да эшсез яшиселәре килми торган картлары, карчыклары кырга чыгып җиң сызганып эшли башлау белән яңгыр коя башлый. Комбайннар һәм уракчылар берничә адым ясап өлгермиләр, әллә каян калын кара болытлар килеп чыгалар да шаулатып коя башлыйлар. Эш өзелә. Әле генә кибеп өлгергән ашлык яңадан чылана. Көчле яңгыр һәм җилгә чыдый алмыйча игеннәр башларын түбән ияләр, сыгылалар, коелалар. Йөрәкләре әрнегән колхозчылар: — Ашлык бөртекләре күз яше кебек коела,— диләр. Безнең әле болай да адәм рәтле булмаган юллар тагын да начарланалар. Элеваторга киткән машиналарның күбесе туктый... Кызып кына эшли башлаган кешеләрдән аллага ышанганнары, аллаларына риза- сызлыкларыи белдереп: — Я, алла, бу ни хәл бу! —дип куялар. Ә яшьләр мондый вакытта да шаярудан туктамыйлар: — Ул алла дигәннәре бик картайган, ахры, айларны, көннәрне бутый,— диләр. Бу хәл бөтен колхозчылар өчен кыенлык тудырды быел. Ә менә Саба район үзәгендәге «Кызыл көрәш» колхозының үзенә генә, ягъни бөтен район үзәге колхозларына хас булган зур бер кыенлыгы бар. Аны белер өчен безгә колхоз председателе белән сөйләшергә кирәк иде. Менә без аның кабинетында. Биредә кечкенә генә җыйнак өстәл, аның өстендә язу машинасы тора. Тәрәзә төбендә китаплар. Нинди китаплар кызыксындыра икән председательне? Тышлыгына симез кукуруз рәсеме ясалган «Кукуруз» исемле китап, «Терлекчелек нигезләре», «Яшелчәчелек бригадиры өчен белешмә», тышында кыпкызыл помидор рәсеме бирелгән «Помидор» .исемле китап һәм алар арасында Ә. Фәйзинең «Тукай» романы. Стенада гомумән колхоз идарәләрендә була торган төрлетөрле плакатлар, планнар, схемалар. Урта бер җирдә матур рам эченә колхозның СССР авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алган "грамо

 
 
тасы куелган. Ул колхозның терлекчелекне үстерүдәге уңышлары әчеп бирелгән булган. Колхоз автомашина белән бүләкләнгән. Без бүлмә белән танышып бетүгә, ачык тәрәзә турысына «Газ 169» машинасы килеп туктады. Бу яңа маркалы искиткеч машина. Пычракка да исе китми, юлсызлыктан да курыкмый, кышкы буранга да сәлам биреп тормый ул. — Әнә, Хәмит абын кайтты,— диде хисапчы. «Кызыл көрәш» колхозы председателе иптәш Хуҗиахметовның үзен күрмәсәк тә, аның турында матур фикерләр ишеткән идек инде. Райком секретаре иптәш Мингазов аның турында кыска гына итеп болай дигән иде: — О, ул алдынгы председательләрнең берсе. Нинди генә яңалык булса, ул хәзер эләктереп ала. Механизация белән бик дус. Тиздән фермага су кертәчәк, шушы көннәрдә колхозда электр утлары кабыначак. Ашлыкны да алар машина көче белән төйиләр. Алты автомашинасы бар ул колхозның... Менә председатель үзе дә килеп керде. Керде дә кара кепкасын салды, күзлеген рәтләде, үткен күзләре белән үзенә таныш булмаган кешеләргә,— безгә туп-туры карады һәм зур сөялле кулын сузды. Аның өстендә телогрейка һәм бризент плащь. Аягында керзовый итек. Хәер, быелгы яңгырлы җәйне бөтен колхозчылар да итек киеп йөриләр. Ирләр — керзовый, ә хатын-кызлар ялтырап торган резина итектән. Председатель сүзенең башында ук колхозда кеше, эш көче җитмәүдән зарланды. — Кая киткән соң «Кызыл көрәш» колхозының кешеләре? — диярсез сез. Урынлы сорау, билгеле. Колхозның кешеләре беркая да китмәгәннәр, алар барысы да Сабада яшиләр. Барысы да исән-саулар. Барысы да колхоз исемлегендә торалар. Әйе, алар колхоз исемлегендә генә торалар шул. Гогольнең «Үле җаннар»ы шикелле, исемлектә бар, ә колхоз кырларында... юк алар. Район үзәгендәге колхоз членнарының күпчелеге район үзәгендәге учреждениеләрдә, предприятиеләрдә эшлиләр. — Аларның төрле сортлары бар. Кайберәүләре сорап та тормыйлар. Ә кайберәүләре, задание алып, эшкә чыккан булалар. Аннан-моннан эшләгәнсыман йөриләр дә, кая булса да берәр «җылы» эшкә таялар. Колхозда бер көн эшләсәләр, читтә унбер көн... Штатка кереп эшләүчеләр дә күп... — Ә соң райбашкарма, райком?.. Аларга мөрәҗәгать иткәнегез бармы? Председатель, бу сорау туйдырды инде, тик бер дә файдасы юк, дигән мәгънәне аңлатып, башын селкеп куйды: — Район оешмалары бу хәлне бик яхшы беләләр. Күп кенә колхозчыларыбыз аларның үзләрендә яшиләр... Колхозның иң кирәкле оста куллы кешеләренең колхозга файдалары тими. «Кызыл көрәш»тә Хановлар бар: Таһир, Байми һәм Мансур. Аларның икесе балта осталары, ә Мансур — шофер. Таһир белән Байми колхозга тәрәзә рамы гына да ясап биргәннәре юк. Ә Мансурның колхоз машинасы рулен бер генә тапкыр да тотканы булмаган. Ул ветлечебница машинасын йөртә. Абыйлары аның район үзәгенең төрле оешмаларына хезмәт күрсәтеп йөриләр-йөриләр дә, райпланнан үзләренә агач «оештырып», алты почмаклы өй салалар. Өй салу мактаулы эш, билгеле, ләкин колхоздан качып-посып түгел... Председатель бу турыда башта бик үк теләмичә генә сүз башлаган иде. Чөнки ул район үзәкләрендәге колхозларның эчен пошыра торган бу тәртипсезлек турында район җитәкчеләренә берничә тапкыр әйтеп тә, сөйләп тә, хәтта редакцияләргә язып та бернинди үзгәреш булмавын яхшы белә.
66 
 
 
 Андыйлардан тагын Габдрахман Галиев дигән кеше дә бар икән биредә. — Аны күреп булмас микән?..— дип сорау бирдек без. Председатель башта сизелер-сизелмәс кенә елмайды. — һай, булыр микән ул эш. Без бер колхозда торып та аның «нурлы» йөзен бик сирәк күрәбез. «Ай күрде, кояш алды» аны. Бик житез кеше ул. Аны әле генә Саба учреждениеләрендә эшләп йөргәнен күрәсең, берничә көннән инде ул Балтачка ук барып чыккан була. Галиев мич тә чыгара, буяучы эшен дә башкара. Аңа эш бирәсең, ул риза була. Ә кырда үзенең эзе дә булмый. Бервакыт председатель үзенең качак членнарын район үзәгеннән эзләп йөри. Райбашкарма бинасы түбәсендә ул Габдрахман Галиевне күрә. Үзара сөйләшәләр: — Төш, Габдрахман, эшкә чык,— ди аңа председатель.— Ярамый бит алай. Урак өсте... — Менә алсаң, үзең мен, иптәш председатель. Сөйләшербез,— дип җавап кайтара тегесе. — Килешми бит алай, Габдрахман. —- Килешүен-килешмәвеи райбашкармадан сора, иптәш председатель. Нәрсә генә эшли ала соң колхоз председателе?! Райбашкарманың аның бинасы да биегрәк, көче дә зуррак шул. Галиев һәм Гафиятуллин кебекләр элегрәк, минимум зур булмаганда (165 хезмәт көне иде) колхоздагы нормаларын да үтиләр, читкә чыгып та йөреп кайталар иде. •Ә хәзер, минимум цифры 450 гә житкәч, колхоз бөтенләй онытыла. Колхоз егете Фәрит Кадыйров быел 10 классны бетерә һәм ул авылда кала икән дигән сүз ишетелгәч, «Кызыл көрәш»челәр шатланалар. Председатель урта мәктәп тәмамлаган бу егеткә жаваплырак бер эш бирергә жыена. Ләкин 10 ел буе укыган Фәритнең сельпо тирәсенә сырышуы ишетелә. Кем булып?.. Ат караучы булып... Билгеле, яшь булса да Фәритнең нинди дә булса берәр «расчет»ы бардыр инде, анысы безгә караңгы... «Кызыл көрәш» колхозчылары, үз семьяларында мондый вак жанлы, үз оялары турында гына уйлаучы бәндәләр булуга да карамастан, авыр, яңгырлы елда да сер сынатмыйлар. «Кызыл көрәш» колхозының исеме ярышучы колхозлар исемлегенең түрендә тора. Колхозның алдынгылар отряды да шактый. Алар быелгы көзге эштә матур үрнәкләр бирделәр. Котдус Кәримов, Хәйдәр Нигъмәтжановлар комбайнның дилбегәсен нык тоттылар. Ашлыкны станциягә тизрәк алып барып тапшыруда шоферлардан Газизжан Мөбарәкҗанов, Рәхимжан Закиржановлар алдынгылар сафында булдылар. Ашлык киптерүдә Разиф Сабиров, Сөнгать Халиуллин, Тимер Вәлпев- ләр бик тырышып эшләделәр. Шәһәрне сөт белән сыйлау эшендә сөт савучы Фатыйма Гарипова уңганлык күрсәтте. Ул тугыз сыер сава һәм һәр сыердан мең дә алты йөз дә унжидешәр литр сөт савып алуга ирешә. Гайшә Шакирова һәм Камәрия Зәйнегабдииовалар да Фатыймадан калышмыйлар. Алар кебек тырыш ирләр, уңган хатыннар һәм кызлар колхозда күп. Шуңа күрә дә бу колхоз районның көчле колхозларының берсенә әйләнде. Быел колхоз барлыгы дүрт мең гектарга якын төрле культуралар чәчте. Терлекләр саны да елдан-ел арта... Бу район үзәгендәге «Кызыл көрәш» колхозы кырларын буйлап йөргәч, кешеләрен күреп сөйләшкәч, без район үзәгеннән еракта торган бер колхозга китәргә булдык. Район үзәгендәге колхоз белән танышу ике житди мәсьәлә китереп чыгарды. — Район үзәкләрендәге колхозларда гына була торган бер бәлане, ягъни колхоз кырларында күренми, колхоз эшендә кыл да кыймылдат- 5. .С. ә,- № 10. 65 

 
 мый торган, фәкать колхоз исемлегендә генә тора торган колхоз членнары турында ныклап уйланасы иде. Бу мәсьәлә хәл кылыиса, район үзәкләрендәге колхозлар бик тизлек белән гөрләп китәрләр иде. Шунык өстенә район үзәгендәге хезмәткәрләрнең, мондагы колхозга ярдәмнәре дә бик аз әле. Саба район үзәгендәге «Кызыл көрәш» колхозы көчле һәм аиыц киләчәге дә зур дидек. Председатель Хуҗиахметовның да үз эшен яратып, белеп эшләве күренде. Әйе, «Кызыл көрәш» колхозы әпә шундый. Ләкин кем .кушкан колхозга бу исемне?! Ни өчен «кызыл көрәш»? Нәрсә аңлата бу?.. Дөресен әйтергә кирәк, бер нәрсәне дә аңлатмый ул. Яшел көрәш, сары көрәш тә буламыни инде!.. Юк, безгә колхозларның, артельләрнең исемнәрен тикшереп чыгарга вакыт җитте, бугай. Югыйсә әллә нинди ятышсыз, әйтәсе дә килми торган искереп беткән исемнәр дә күп әле. Арча, Саба һәм башка районнарда, мәсәлән, «Сукачы», «Кызыл сукачы» исемендә колхозлар бар. Ә колхозларның кырларында катлаулы комбайннар, куәтле тракторлар гөрләп торалар. Нишләп сукачы булсыннар инде алар. Аннары без «Марс» исемендәге колхозларны да бик күп районнарда очратабыз. Исем таба алмаудан аптырап булса кирәк, кайбер районнарда хәтта «Марс № 1», «Марс № 2» ләр дә бар. Безнең туган җиребездә матур исемнәр беткәнмени инде!.. Бик матур исем бирелгән колхозлар да күп ич. Шул ук Саба районындагы күп кенә колхозларга: «Якты юл», «Ирек», «Ильшат», «Кызыл таң», «Октябрь», «Татарстан», «Уңыш», «Яңа тормыш», «Йолдыз», «Чулпан», «Яңа юл» кебек эчтәлекле, җиңел, матур исемнәр бирелгән. Уйлыйсы иде, иптәшләр, бу турыда да уйлыйсы иде. Исем бирү дә кечкенә мәсьәлә түгел бит. Без «Ильшат», колхозына китәбез дигән идек. «Кызыл көрәш» колхозы председателе үзенең «Газ 69»ын тәкъдим итте. Ләкин шул вакыт «Ильшат»тан шалтыраттылар. Казан кунакларын алырга колхозыбызның «Победа»сы китте, диделәр алар. Иптәш Хуҗиәхметов риза булды Без элекке заманда «Байлар Сабасы» дип йөртелгән, хәзерге хезмәт ияләре Сабасы белән танышып йөрдек. Әнә, авыл читендәрәк кызыл кирпечтән салынган ике катлы, зур мәктәп бинасы. Аны сугышка кадәр Донбасс шахтерлары салып биргәннәр икән. Сугышка кадәр Донбассның ниндидер бер күмер учагы Саба районын шефка алган булган. Без барачак «Ильшат» (Түбән Шетсу авылы) мәктәбен дә алар салып биргәннәр. Ул вакытларда Саба районыннан Донбасска күмер чыгарырга китүчеләр күп булган. Билгеле, алар әле дә күп. Күмер һәм икмәк элемтәсе!.. Дәвам иттерелергә тиешле гүзәл традиция!.. 
РАЙОННАН ЕРАКТАГЫ КОЛХОЗДА 
Без Саба белән танышып, райком бинасына килгәндә, кояш нурларына ялтырап торган «Победа» безне көтеп тора иде инде. Шофер егет Мөсавир Әдһәмов машинасын биек-биек кукуруз чәчүлекләре, әле сугылырга өлгермәгән ашлык чүмәләләре арасыннан алып бара. Ул машинага, машина аңа күнегеп беткән. Мөсавир сөйләшеп тә бара ала. Шофер егет безне колхоз кырлары белән таныштырып бара. — Әнә, безнең колхоз кукурузы. Күрәсезме, нинди биек. Ике метрга җитә аның биеклеге!—ди ул, сокланып. Мөсавир сүзен раслар һәм безне ышандырыр өчен булса кирәк, машинасын туктата. — Әйдәгез әле,— ди. Без кукурузны бер дә күрмәгән дип уйлый булса кирәк, чәкәннәр алып бирә. Ә үзе көрсенеп кенә: *
68 
 
 
— 
—- Әгәр дә ел бу кадәр яңгырлы, салкын килмәсә!..— дип куя. • Бүгенге колхозда шунысы характерлы. Колхозның язмышы, анын уңышы, аның вак кына эше турында һәркем, яше-карты, олысы-кечесе кайгырта, шуның өчен борчыла, яна... Әнә, районда теш куйдырып, безнең белән «Победа»да кайтучы 60 яшьлек Биби Гайшә әби дә, менә җиңел машина йөртүче шофер егет тә, мич башыннан төшә алмый торган 90 яшьлек карт та, үз әбисенә: «Синең исемең нишләп Биби Гайшә булсын, синең исемең әбн ич», — дип сөйләнеп йөрүче 6 яшьлек Рәшит исемле малай да колхоз язмышы белән яшиләр. — И, елы шундый килде шул. Без карчыклар да быел чормадагы ■ уракларыбызны, картлар чалгыларын алып кырга чыктык,— ди Биби Гайшә әбн. Тау башыннан Түбән Шетсу авылы күренде. Авыл тау арасында, тау буена утырган. Әйтерсең, июнь көннәре. Сентябрьдә дә тау буйлары ямь-яшел. Авыл өйләрен биекбиек агачлар әйләндереп алганнар. Яфраклары кояшта ялтырап торган тополь, тал агачлары, зифа буйлы каеннар, җил югында да кечкенә, түгәрәк яфраклары лепелдәп селкенеп торган усаклар. Тау өстеннән Түбән Шетсу уч төбендәге кебек күренеп тора. Әнә, кызыл тимер түбәле яңа ферма бинасы. Анда дуңгызлар торачак. Аннан ерак түгел зур, озын бина салынып ята. Ул колхоз сыерлары өчен. Сул якта яңа салынып беткән колхоз электр станциясе. Тимер чыбык сузасы гына калган. Тау өстендәрәк фермалар янында силос баш- нясы. Озын, тигез урамнарда иске йортлар арасында күзгә рәхәтлек биреп өр-яңа йортлар да күренә. Соңгы елны гына да бу авылда утызлап хуҗалык яңа йорт салып кергән. Ә урамда нарат исе бөркеп торган буралар, буралар... Авыл тышкы яктан гына үзгәрми, өйләрнең эчләре дә үзгәрә. Бер Түбән Шетсуда гына да егермеләп өйдә радиоалгыч бар. Әле тау башыннан караганда да «Ильшат» колхозчыларының уңганлыклары, булганлыклары, пөхтәлекләре сизелеп тора. Авылга кергәч, кешеләрен күргәч, без үзебезнең ялгышмавыбызны белдек. «Ильшат» колхозы правлеииесенә бик тиз генә кереп китә алмыйсың. Ишек янында, витринада эшкә өнди торган төрле язулар эленгән Бер тактага авыл шагыйренең шигъри юллары күчерелеп язылган. Тырышып эшлә, колхозчы, Уңыш яулап кырлардан, Бүген башкармаган эшне Эшләп булмас соңыннан. Көндәлек эш барышын әйтеп торган сводкалар, өлкә һәм район газеталары. Син колхоз правлеииесе бусагасыннан атлаганчы ук колхоздагы биш бригадирның өченчесе — Сөләйманов бригадасы алда барганлыгын һәм Күчмә кызыл байракның аларда җилфердәп торуын, Газизов Мөсавир һәм Кәлимуллин Заһидуллаларның комбайннары көн-төн уруларын беләсең... Урамда пычрак булса да, колхоз идарәсе идәннәре кырып юылган — сап-сары. Бу чисталыкны берәүнең дә бозасы килми. Нинди генә ашыгыч эш белән, кем генә кермәсен, аякларын сөртмичә үтмиләр. Без дә тырыша-тырыша аяк чистартабыз. Без кергәндә правлеииедә бухгалтердан башка беркем дә юк иде. Ул ниндидер цифрларга текәлгән. Берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, зур счетның шомарып беткән төймәләрен чат-чот китереп сала да, яза" яза да уйга кала. — Да, ким, кимрәк шул. Кичә 200 центнер чыгарылган иде, ә бүген...—дип, үз-үзенә сөйләнеп куя. Ул арада стенадагы телефон шалтырый. Бухгалтер тәрәзәгә күз сала-сала, телефонга килә, ә үзе таныш булмаган кешеләрне, безне баш иеп сәламли дә трубканы ала: 
69 
 
 
— Әйе, мин... Ярый инде, сезнеңчә булсын — штаб начальнигы, ди.— Үзе саран гына елмаеп куя. — Бик үк шәптән түгел шул, иптәш Сихаев. Машиналар кирәкми- Үзебезнекеләр җитә. Ә!.. Бухгалтерның кечкенә кара күзләре зурайдылар. Ниндидер дәһшәтле сүз ишетте, ахры, ул. — Иптәш Сихаев, прогноз әйбәт түгел, дисезме? Шәп түгел!.. Ләкин идарәгә килеп кергән бер карт, бу сүзләрне ишетү белән сакалын сыпырып елмайды һәм: — һи, кайгырма, кем Галимҗан, прогноз дигәннәре яңгыр дисә, аяз була инде ул,— дип куйды. Райкомнан телефон аша бирелгән күрсәтмәләрне алгач, бухгалтер безнең янга килде... Колхозның елдан-ел яхшырак эшләп баруы өчен аның кадрларының алмашынмый торган булуы да бик зур роль уйный икән. Саба районы «Ильшат» колхозының алдынгылар сафында баруына, колхозчыларның мул тормышта яшәүләренә, авылда яңа өйләрнең һәм ул өйләрдәге радиоалгычларның күбәюләренә бердәм хезмәт аша гына ирешел- гән бит. Шуның өстенә бу колхоз җитәкчеләре, барысы да диярлек унар еллар бер үк колхозда, бер үк эштә эшләп киләләр. Бу исә колхоз эшендә гаять зур роль уйный. Менә колхоз бухгалтерын гына алып карыйк. Галимҗан Хаҗиәхметовны районда юкка гына «штаб начальнигы* дип йөртмиләр. Ә инде хәрби хезмәттән кайткан яшьләр аңа, безнең старшина дигән исем биргәннәр. Колхоз председателе Гобәйдулла Хуҗинны без, колхозда бер атнадан артык торуга карамастан, гел аяк өстендә күрдек, йөрергә җайлы, җиңел булсын диптер инде, председатель өстенә телогрейка гына киеп йөри. Кепкасы да аның башында чак кына эләгеп тора. Яшерен-баты- рыны юк, бездә әле үзенең машинасына утырып, яисә персональ аргамагын җигеп, кырдагы эш барышын тикшергәләп һәм кайберәүләрне кыз- дыргалап, беркадәр акыл сатыбрак гастроль ясап йөрүче колхоз председательләре дә юк түгел. «Ильшат» председателе бөтенләй икенче төр председатель. Дөрес, Хуҗин әллә ни зур белемле кеше түгел. Кыска сроклы курс кына үткән һәм башлангыч белеме генә бар. Ләкин ул потомственный игенче. Өстәл биеклеге чагыннан ук иген кырларында эшләп үскән. Ул авылның бөтен җирләрен, барлык чокыр-чакырлары, түмгәкләре белән капшап чыккан кеше. Иген үстерү серләрен һәм иген үстерүчеләрнең рухларын, холыкларын, гадәтләрен бик яхшы белә ул. Беренче тапкыр без аның белән ындыр табагында очраштык. Ләкин үзе белән сөйләшә алмадык. Чөнки бөтен кеше эштә... ындыр табагы — колхозның иң зур цехы. Бик үк биек булмаган тау итәгендә, тигезлектә эш кайный, ә түбәндә, мәһабәт агачлар арасыннан челтерәп-челтерәп инеш ага. Анда исәпсез-хисапсыз казлар йөзә, үрдәкләр чума. Кешеләр киеренке эштә. Әнә ындырның урта бер җирендә орлык чистарта торган машина тора. Ул, беренче карауга канау казый торган машинага охшый. Бу машина дүрт тәгәрмәчле, әнә шул дүрт тәгәрмәч— аякларын агачка терәгән дә бөтен гәүдәсе белән дерелди, селкенә, астагы иләкне тирбәтә. Тар конвейер, җирдәге ашлыкны көрәп алып, өскә мендерә һәм орлык аннан биш якка, биш төргә аерылып, чистарып чыга. Чүп үләннәре бер якка, мәкинә икенче якка, вак ташлар өченче якка чыгарыла. Бу шундый «акыллы» машина ки, ул чәчү орлыгы өчен эре, симез орлыкларны аерым җиргә өя бара. Ә инде башка орлыклар, фонтан шикелле булып, өстән, биектән сибелеп тора. Орлык чүмәлә булып өелә. Әлеге шат күңелле кызлар орлыкны «И. к.» (Ильшат колхозы) хәрефләре язылган капчыкларга тутыралар һәм шунда ук җилтерәтеп үлчәүгә салалар. Шуннан аны грузчик егетләр машинага, ә машина — Шәмәрдәнгә...  
70 
 
 
Колхозга гаять зур хезмәт күрсәтә торган бу машина ОВ 10 дип атала икән. Дөньяга әле ул 1955 нче елны гына килгән. Туган җире Бежецсельмаш. МТС җибәргән аны. Ә инде аның дилбегәсен тотучы машинист шушы ук колхозның Сөләйман Салихов дигән егете. Ул зур солдат фуражкасыннан соры чәчләрен бераз чыгарып кигән. Сөләйман аз сүзлелеге, артык җитди булуы белән башка яшьләргә охшамаган. Әледән-әле моторы янына бара, нәрсәләрнедер көйли, җайлый, аннары ашыкмый гына машина янына килә һәм, үз эшен төгәл башкара микән, орлыкларны бутамый микән, дигәндәй, учына орлык салып карый... Юк, машина үз эшен төгәл үти... Бер читтә дыңгыр-дыңгыр иткән авыр хәрәкәт тавышы ишетелде. Ябык ындырда «иске заман» җилгәргечләре эшли икән. Елы шундый килде шул. Комбайннарга, тракторларга ярдәмгә ураклар, чалгылар кырга чыкты быел. Иске булсалар да, авыр селкенсәләр дә тузган җилгәргечләрнең дә ындырга килүләре бик урынлы булды. Колхозның янып торган йөзле, көчле беләкле, дәртле кызлары, егетләре тотынгач, алар да файда китерделәр... Ындыр табагында эш шундый җанлы, дәртле бара, без колхоз председателе турында бөтенләй оныткан идек инде. Ул үзе дә шундый скызык» кеше икән. Ындырда чит кешеләрнең булуында эше дә юк аның. Ул себерке белән ашлык чүмәләсе тирәсен чистартуны белә. Без дә аны борчымаска булдык... Кем генә юк ындыр табагында!.. Әнә, тарих укытучысы Иван Степанов орлык чистарту машинасына суырып алырга уңай булсын дип орлыкны көрәп йөри, машинага якынрак китерә. Отпускага кайткан Кави Байкиев әле машинага капчыклар төяшә, әле мотористка булыша. Райком инструкторы Рабига Мөбарәкшина да, колхоз хатынкызларыннан калышмаска тырышып, капчыкларга ашлык тутырыша. Ләкин ул үзенең җитәкче орган работнигы икәнлеген онытмый. Әле анда барып килә, әле монда... Киңәшләр бирә... Авыл советы председателе Гәрәев тә шунда кайнаша. Кечерәк, ләкин җитез, көр атка җигелгән такта арба өстенә баскан малай, дилбегәсен кыю рәвештә кага-кага, атын үлчәү янына ук китереп туктата. Дүртенче класс укучысы пионер Наил чәчү орлыгына дигән ашлыкны амбарга ташый. Җитез, уңган малай ул. Тик арифметика мәсьәләсендә генә бераз уңмаган булып чыкты. Үзе ташый торган һәр • капчыкка җитмешәр килограмм ашлык сыя икән. — Я әле, Наил, җитмеш килограмм ничә пот була? — дип сорый аннан ашлык үлчәүче. Наил балчыкка катып беткән аяк бармакларына карап уйлап тора. — .Я, я!.. — 4 нче класска күчтең ич син. — Кунаклар алдында сер сынатасың, егет, — дип Наилне тәмам каушаттылар. Ләкин ул башын күтәрә, капчык авызын бәйли торган мунчаланы бөтәрли торгач, дөрес иттереп җавап бирә һәм шунда ук зурларча тон белән: — Ягез, төягез инде, ат көтә ич,— дип куя.... Ябык ындыр табагы тирәсендә йөргәндә, без һич көтмәгән бер хәлгә очрадык. Бер яшь кенә кеше бер карт кына кешенең чәчен ала. Картның чәчләре болай да инде башының ике ягында гына калган. Алай да ул чәчен әледән-әле алдырып торырга ярата икән. Ул ак чәченең соңгы бөртекләрен кырып ташлаган егеткә: — Ярый, улым, рәхмәт, кул-аягың сызлаусыз булсын,— ди дә үзе жирдә яткан чәчләрен җыя башлый. — Ярамый,— ди ул, безгә карап.— Чәчне җирдә калдырырга ярамый.—Аннары безгә бик аз гына текәлеп карап тора да:  
71 
 
 
— Гөнаһ була,— дип куя.— Җирдә чәч калдырсаң, баш сызлаучаи була, дип өсти. — Бабай, өйдә алдырып булмыймыни?—дип сорагач, бабай ялтыр башын сыйпап һәм ашыкмый гына, акрын гына итеп: — Каравыл торам, ындыр саклыйм, кайтып. йөрергә вакыт юк,—дип җавап бирә. Ындыр табагын саклучылар өчәү икән. Берсе менә әле яңа гына чәчен алдырган Шакир бабай. Аңа 79 яшь. Аннары Гайфулла бабай. Ул инде 80 не тутырган. Өченче каравылчылары Сарыбай икән. Койрыклы каравылчы ашау ягына бик хирес булган үрдәкләрне куып тора, ындырга җибәрми. Картлар алмашлап төнлә каравылда торалар. Ләкин аларның берсе дә ындыр табагыннан китми. Китми генә түгел, бер генә минут та тик тормый. — Безгә төн дә җитә. Алмашлап торабыз ич,— диләр эшсез торырга яратмый торган ил картлары. — Мылтыгыгыз бармы соң?—дип сорагач, Шакир бабай кулын гына селкә: — Барын-бар. Ләкин без аны тотып та карамыйбыз. Кирәге юк анын хәзер,— ди. Кулын артка куеп йөрүче озын буйлы, бераз гына бөкрәя төшкән Гайфулла бабай белән якыннан таныштык без. Ул, йөреп торды, без сораша бирәбез. Гайфулла бабай 80 яшьтә булса да, әле таза, һичбер авыру-сыктауга зарланмый. Бик күп йөргән, бик күпне күргән Гайфулла карт. Элекке заманнарда шахталарда күп еллар эшләгән. Моны аның бүрек хәтле куллары, киң җилкәләре үк раслап тора. Ул сөйләгәндә я сирәк ак сакалын сы- аыра, я түбәтәен салып кия. — Богуслауда 100 сажин тирәнлектә руда чыгардык, Кәтринбур тирәсендә дә булдым. Зимагур дип йөриләр ие безне ул чакта. Гайфулла бабай Сәйфуллин, элекке заманда зимагурлар кайтса, авыл халкы дер селкенеп тора иде, ди. Ләкин картның гомере хатынсыз, бала-чагасыз үткән. Гаилә ләззәтен татый алмаган ул. Бу турыда бик үк теләмичә генә ул болай дип куйды: — Ул заманны сез яшьләр китаптан укып кына беләсез,— дип сөйли башлаган иде ул, ләкин аның миңа карап: «сез яшьләр» диүенә бераз аптырап калдым. «Сез яшьләр?».. Моннан бер-ике ел үземә 50 яшь тулуы исемә төште минем. Күңелсез булып китте. Ләкин тугызынчы дистәгә киткән Гайфулла бабай янында яшьрәк булуыма ышанып тынычландым. Кулындагы чыбыгы белән казлар куып килгән бабайга карап: — Шуннан соң?!—дияргә ашыктым. — Әти-әниләр үзем яраткан кызга өйләндермәделәр, ә мин алар кушканга риза булмадым. Зимагур бер әйттеме — бетте инде. Бабай, ялгызлыкта үткән 80 еллык гомерен кызганыпмыдыр, тирән сулап куйды. Аннары кызлар һәм егетләрнең көлешә-көлешә үзара сүз ташлаша башлауларын ишетеп, шул якка таба атлады. — Әй, кызлар, бөтенләй бетерештегез, арурак әйләндерегез. — Үзең кил. Егет башың белән капчыклар өстендә сузылып ятасың. — Майлап җибәрегез сез ул карт җилгәргечне. — Майласаң да, җайласаң да, ашын ашаган, яшен яшәгән инде ул,— дип кызлар әйләндерүе авыр булган иске җилгәргечтән зарланып алалар. Ашлык ташучы пионер Наил яңа, ләкин күңелсез хәбәр китерә: — Гобәйдулла абый, амбарлар янында Харисов абый машинасы канауга төшкән, чыгара алмыйлар.  
72 
 
 
Председатель, төшеп калмасын дип, башында эленеп торган1 әлеге кепкасын басыбрак киде, ләкин, бер сүз дә әйтмәстән ашыгып амбарлар янына китте. Аның урынына кызлар телгә килделәр: — Харисовның машинасы әле кәҗәләнә, әле юлдан чыга, канауга төшә. — Төрле хәл була инде ул. — Машинасы иске ич аның!—дип егетләр иптәшләрен якламакчы- лар иде дә, ләкин, кеше ышанырлык сәбәп таба алмагач, туктадылар һәм алдынгы шофер иптәшләрен искә төшерделәр. ГасыйхМ Фәләхетди- пов белән Нәкый Галиуллиннарны гына да телгә алу җитә. Алар һәр кайсы 45 километр арада көненә өчәр рейс ясыйлар, һәркөнне 65 әр центнер ашлык илтәләр станциягә. Чыннан да, көпә-көндез юлдан чыгып ауган машинаның нинди гаебе бар соң? Шулай итеп без колхоз председателе белән тагын да очраша алмадык. Аның читтән килгән кешеләр белән түгел, үз колхозчылары белән дә сөйләшергә бик саран икәнлеген әйттеләр. Бер егет өстәп тә куйды: — Бигрәк тә ул газета кешеләре белән сөйләшергә яратмый. — Ник? — диюгә: — Мактауны яратмый безнең председатель,— дигән җавапны алдык. Чыннан да, оригиналь кеше булып чыкты «Ильшат» председателе. Ул «Победа»сы булуга карамастан, күбрәк җәяү йөри. Әле ындыр табагына килеп эшнең барышыторышы белән таныша да шунда ук тиешле чаралар күрә, тегеңә эш куша, моңа киңәш бирә. Үзе кулына себерке, я көрәк алып берәр сәгать эшли. Аннан соң инде аны иген суга торган бригадада күрәсең. Комбайн урган җиргә барырга да өлгерә, уракчы карчыклар, чалгы селтәүче картларның хәлен дә белә. Гобәйдулла агайның ачулануы, оршышуы сирәк була. Ул күбрәк әйтү, аңлату юлы белән эш итә. Аның әйтүе кешегә үтеп керүчән, ышандырырлык була. Чөнки ул вак-төяккә бәйләнергә, урынлы-урынсызга сүз әйтергә яратмый, һәр эшне үзе эшләп күрсәткәнгәдер дә, аңа каршы сүз әйтүче сирәк була. Бер колхозчы гади генә итеп болай диде: — Кайберәүләргә матур тел кирәк, юмаламыйча да булмый. Аннары кешеләрнең әйбәт эшләрен дә күрә белергә кирәк. Ә ул нәрсә кешене канатландыра. Ләкин калын тиреле кешеләр дә бар шул әле. Аларга ачуланмыйча да булмый. Ындыр табагында эш кызганнаи-кыза бара. Орлык чистарту машинасы мәһабәт тавыш белән гүелди. Көзге кояшта гәрәбәдәй ялтырап ашлык бөртекләре өелә. Капчыклар симерә, тула. Көчле йөк машиналары, таш юлга чыгып, аларны станциягә алып китәргә ашыгалар... Ындыр табагында орлык чистартуда комсомол-яшьләр бригадасы (бригадиры Ы. Гафуров) членнарыннан Н. Мифтахова, 3. Ситдикова, Р. Исламова һәм С. Хәбибуллиналар үрнәк күрсәтеп киләләр. Аларның эшләре үзләре кебек үк җыйнак, пөхтә, була, ару-талуны белмиләр алар... Көнгә 80 центнер урынына 150 центнер ашлык хәзерлиләр. Бер олырак яшьтәге хатын җилгәргеч машинасының тоткасыннан кулларын алып тирләрен сөртә: — ,Я, кызлар, аз гына ял итеп алыйк,— ди. — Дөрес. — Бире килегез! — Малайларга карамагыз. Алар тәмәке тарту хәйләсе белән гелән ял итеп торалар,— дигән шаян сүзләр ишетелә. Малайлар: — Сез дә тартыгыз, кем тыя сезне,— диюдән башка сүз таба алмыйлар. Кыска ял башлана. Кызлар көн буе яктырткан кояшта яхшы ук кына кипкән салам өеменә килеп утыралар. Әледән-әле ашлык төяүче егет
73 
 
 
ләргә күз ташлыйлар. Ә кайберләре тауның икенче ягына, еракларга сузылган иксезчиксез кырларга карап ниндидер уйга баталар. Беркемнең дә әйткәнен көтеп тормыйча түгәрәк йөзле, моңсу күзле бер кыз салмак кына итеп җырлап җибәрә, аңа башкалар да кушыла: Ач тәрәзәң, җиләк бпрәм Бөрлегәннәре белән, Күңелендә ни барын белом Күз карашларың белән. Без тау башына ук менеп җитәбез. Мондагы һава тагын да сафрак, тагын да хуш ислерәк. Син монда үзеңне, ничектер, җиңеләеп киткән кебек хис итәсең, сулышың киңәя, кәефең күтәрелә. Әнә шул кызлар кебек кычкырып җырлап җибәрәсе килә. Тукайның: — Әй, авыл, син мең шәһәрдән, мең кабат ямьле вә хуш,— дип җырлавының сәбәпләрен сизәсең... Тагын да өстәрәк куәтле сугу машинасының дуылдый-дуылдый эшләве ишетелеп тора. Без якын ук киләбез. Машина тузан тузгытып, саламнарны очырып шаулый, үкерә. Катлаулы машина зур аппетит белән симез көлтәләрне йотып тора. Аңа сәнәк белән көлтә биреп торучы кызлар зур җитезлек белән эш итәләр. Өстә бер егет барабанга көлтә биреп тора. Тузгып, эшкә комачаулык итмәсен дип ул башына сетка, тузаннан сакланып зур кара күзлек кигән. Әйтерсең, ул бу эштә зур тәҗрибә иясе. Искиткеч өлгер, җитез эшли ул. Ун классны бетереп колхоз эшенә калган Мансур Билалов дигән егет икән. Аны колхозда «молодец егет» дип йөртәләр. Монда инде ындыр табагындагы кебек кенә түгел. Биредә кешеләр эшләгәндә сөйләшкәләп алу түгел, авызларын да ача алмыйлар. Орлыклары суырылып алынган йомшарган саламны ат белән ташучы малайларга да шаярырга калмый монда. Мазутка буялып беткән тракторист үзенең тракторында утырып кына тора, аның эше җиңел кебек. Ләкин ул тракторның һәм сугу машинасының һәр ритмын, сәгать мастеры шикелле, зур сизгерлек белән тыңлап кына тора. Тракторы янында торган сулы мичкәгә еш кына борчылып карый. Су инде кайнау хәленә җиткән. Алмаштырырга салкын су юк. Су мичкәсенең кабыргалары таралып ята. Аңа машинисттан башка кешенең эче пошмый. Гомумән, сугу машинасында тәртип бик үк шәптән түгеллек сизелә. Без председательне тагын күрергә телибез. Ләкин ул теге канауга төшкән машинаны чыгарышкач, уракчылар янына китеп барган икән. /Монда без бер нәрсәгә бераз аптырадык. Типсә-тимер өзәрдәй егетләр машинадан читтә иркенләп салам өяләр, ә кызлар комсыз машинага көлтә биреп торалар. Ә монда искиткеч җитезлек, көч, өлгерлек сорала. Моңа теге егетләр көлеп кенә җавап бирделәр, янәсе, аларның авылында. Түбән Шетсуда, егетләр аз, алар кадерле... Ә кызларның моңа исләре китми. Алар берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе матурлар, көчлеләр... Никадәр генә куәтле, аппетитлы булмасын, машинаны алар көлтәләр белән туйдырып өлгерәләр... Кинәт машина тына. — Нәрсә булды? — Ни өчен?..— дигән борчылулы сораулар ява. Тузанга, майга буялып беткән машинист сугу машинасына диагноз куярга китә. — Хикмәт нәрсәдә икән? — ди ул, борчылып. Кызлар, егетләрнең бер төркеме йомшак саламга авалар. Ләкин яшьлек үзенекен итә. Күпләр куыша, йөгерешә башлыйлар. Кызлар һәм егетләр үткен сүзләр әйтешәләр. Без аларга Хуҗа Насретдинның фронтта һәм Казанда күргән маҗараларын сөйләгәч, аларның көлүләре бөтен кырны яңгырата. Ул арада булмый, суккыч яңадан җанлана. Ләкин ул әле беренче көлтәләрне йотарга да өлгерми, кинәт, йөрәк өзгеч
74 
 
 
бер тавыш ишетелә, һич кирәкмәгәнгә машина өстенә менгән ашлык үлчәүче егет егылып төшә һәм зур көч белән кызу әйләнгән каешка эләгә... Бригадир тиз генә атын авылга таба куа. Авыр яралыга тиз ярдәм кирәк бит!.. Менә шул вакытта күренде инде кайбер колхозларның кыр эшләре вакытындагы гамьсезлекләре, ваемсызлыклары!.. Каты яралы егеткә бик тиз беренче ярдәм кирәк. Ләкин бернәрсә белән дә ярдәм күрсәтеп булмый. Авыртуны бераз җиңеләйтә торган дару гына да юк. Колхозның кыр станында ашлык суга торган ындырда аптечка юк иде! Ашлык суга торган җирләрдә бак белән су торырга тиеш иде инде. Ләкин күп кенә колхозлар (алдынгылар да) бу иң кирәкле нәрсәне эшләргә оныталар. Каяндыр су табыла, ләкин кружка да, стакан да булмый. Яралы егет суны табактан эчә?!. Ашлык сугучылар авыруны алып киткән машинаны сүзсез генә күздән югалганчы озатып калалар. Бу фаҗигадаи соң ул көнне иң шук малайлар да шаяруны белмиләр... Түбән Шетсу кибетенә дә кереп чыгарга булдык. Анда товар күп. Кибетнең сатучысы Фәйзрахман абзый — булган карт. Аның кибетендә керосинмы, тозмы, сабынмы кирәк, барысы да бар. Нинди генә ситса, костюм, пальтолар юк анда!.. Авыл халкына иң кирәкле нәрсәләр бар: итекме, чиләкме, сәнәкме, көрәкме кирәк, кил дә ал. Кызларга ленталар, егетләргә төрле галстуклар да бар. Күңелле яклар болар... Лампа кирәк булса, ул да юк түгел. Ләкин аңа куык кирәк булсаг Казанга барырга туры киләчәк. Анда тапсаң ярый әле... Тапсаң да әле ул куыкның күпмегә төшүе мәгълүм... Радиоалгыч та юк түгел авыл кибетендә, ләкин аңа кирәкле батарея гына юк. Без кая гына бармыйк, ындыр табагында булсын, ашлык суккан, яисә комбайннар урган җирдә булыйк, колхозчыларның бер бик урынлы зарларын ишетергә туры килде. — Безнең татар халкының чәй эчәргә яратуы билгеле инде. Ә менә урак өстендә тирләп-янып эшләп кайткач, изүләрне чишеп җибәреп, куе итеп ясап, шикәрен .тешләп чәй эчеп җибәрәсе килә. Ләкин безнең бу якта чәйнең әсәре дә юк. Шикәрен әйтеп тә тормыйсың инде ансын. Арзанлы конфетына гына да риза булыр идек, — диләр алар. — Шуны Казанга кайткач әйтегез әле, зинһар, — дип өстиләр. Сәүдә министрлыгы адресына бик хаклы әйтелгән сүзләр болар. Чәй белән бик үк мавыкмый торган рус авылларында чәйнең сатылмый шүрлектә ятуын да беләбез без. Аннары, урак өстендә Казан магазиннарындагы чәй-шикәрнең бер өлешен авылга җибәрергә дә булыр иде... Ниһаять, таулар артына төшеп, кояш баеды. — Кояш аязга баеды. — Төтеннәр дә туры чыга, югары күтәрелә. — Телеграмм баганалары шаулый, иртәгә дә аяз булыр,— дип шатлана колхоз халкы. Чыннан да, яңгырлы көннәр тәмам туйдырган иде инде... Түбән Шетсу ике тау уртасына утырганга күрәме, караңгылык авылга бик тиз төшә. Әнә, киң урамны тутырып, урамнан ташып сарык көтүе кайта. Алар әллә үз өйләрен эзләп, әллә бер-берсеинән аерылганга күрә бертуктаусыз акыралар, бакыралар, әле анда, әле монда йөгерешәләр. «Ильшат» колхозында сыеры булмаган хуҗалык юк, ә сарыклар саны Уставтагы минимумга җитә, һәр йортта дистәләп кәҗә, сарык бар... Әнә, ындыр ягыннан тип-тигез саф булып тезелешеп казлар кайта. Алда ата каз. Ул мәгърур басып, башын югары күтәреп эре генә алдан килә. Һәм ара-тирә ка-ка-ка!—дип кычкыргалап куя. Алпан-тилпән атлап, инештән симез үрдәкләр кайта. Авылның кешеләре, терлекләре, кош-кортлары ояларына ашыгалар — кич булды, төн җитә.

 
 
Авыл тына. Куе караңгылыкта елтырап торган утлар бер-бер артлы сүнәләр... Иртәдән алып караңгы төшкәнгә кадәр кырда, эштә йөргән колхозчылар ял итәләр. Ләкин яшьлек, дәртле яшьлек үзенекен итә. Бөтен өйләрдә ут сүнсә дә, клуб тәрәзәләрендә ут балкый. Егетләр, кызлар анда уйныйлар, җырлыйлар. Ләкин ул күпкә бармый. Гобәйдулла абыйлары аларга бер сәгать вакыт биргән. ,Ял итәсе, иртән торасы бар. Сәгать тулуга тальян һәм җыр урамга чыга. Әллә ни озак тормасак та, Саба районының Түбән Шетсу авылы безгә туган авылыбыз кебек, ә картлары әтн-әннләребез кебек якын, кызлары, егетләре үз сеңелләребез, үз энеләребез күк сөйкемле иделәр инде. «Ильшат» колхозын бүгенге алдынгы, таза тормышка күтәрүче искиткеч кешеләр күп. Колхоз кырларында берничә дистә еллар тырышып хезмәт итеп килә торган 73 яшьлек агротехник Гайфулла бабай Шәмсневне яисә «штаб начальнигы», аруны-талуны белмәс бухгалтер — солдат Галимҗан Хаҗиәхметовны әйтәсеңме... Алты трактор һәм ун тракторист белән командалык итеп килүче кечкенә буйлы Фәтхи Идрисовны телгә аласыңмы... Шулай ук, ындыр табакларында, уру, сугу машиналарында эшләүче йөзләрчә кешеләрне саныйсыңмы... Барысы да, барысы, да эш булсын, колхоз баесын, яшәү тагын да күңеллеләнсен, дип йөриләр бит алар, чын күңелдән яналар, көяләр алар колхоз эше өчен... Әйе, китәр вакытлар җитте. Алдагы көн тууга безгә башка колхозларга юл тотарга кирәк. Ләкин председатель Гобәйдулла агай белән иркенләп сөйләшә алганыбыз юк әле... Зур авылның уртасында, җиде чат почмагында, идарә алдында безне алып китәргә дип колхоз «Победа»сы көтеп тора иде. Без председательне күреп сөйләшеп алыйк, дип идарәгә керә генә башлаган идек, кулына кара сумка аскан Гобәйдулла абзый үзе килеп чыкты. — Әйдәгез, кузгалдык,— диде ул. Аңа да район үзәгенә барырга кирәк икән. Ул, безгә туры карамаска тырышып, гафу үтенгәнсыман: — Бер дә генә өлгереп булмый шул. Менә хәзер сөйләшик инде. Егерме километр барасы бар әле,— диде. «Ильшат» колхозы председателе белән без әнә шулай, русча әйтсәк, «на ходу» гына сөйләшеп алдык. Хәер, әллә ни сөйләшәсе дә калмаган икән. Без инде аның турында күп ишеткән һәм аиы колхоз кырларында үз күзебез белән дә күргән идек. Председатель үзенә 15 яшь тулгач, абыйсына ияреп Донбасска, Кади- евкага китүе һәм шахтада эшләве, аннан аягын имгәтеп яңадан авылга кайтуы турында да, 1944 нче елны партиягә керүе һәм фермада эшләве турында да саран гына сөйләде, күбрәк колхозчыларын мактап телгә алды: — Бездә бердәмлек, колхозны үз итү көчле,— диде ул.— Ике мен гектардан артык төрле культураларны чәчүдә, уруда, җыюда, сугуда колхозчылар бик зур тырышлык күрсәтәләр, — диде. Сентябрь керүгә дә карамастан, әле һаман да ямь-яшел үләнгә төренгән тау башыннан район үзәге — Саба күренде. Шофер егет, беркемнән дә сорап тормыйча, машинасын авыл читендәге больницага таба борды. Без аның ниятен шунда ук аңлап алдык. — Әйе, колхоз кырында бәхетсезлеккә очраган егетнең хәлен белергә кирәк шул, бик кирәк...