Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ЯҢА БАСМАСЫ Атаклы совет язучысы, татар әдәбиятының классигы, зур җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең яңа басмалары бик күп еллардан бирле матбугатка чыкканы юк иде. Соңгы айларда Татарстан Китап издательствосы, Татарстан Язучылары союзы белән берлектә, гаять дәрәҗәдә талантлы бу зур язучының сайланма әсәрләрен бастырып чыгару эшенә кереште. Хәзергә язучының сайланма әсәрләре өч томда чыгарыла. Бу томнарга Галимҗан Ибраһимовның киң катлау уку- чыларыбызга яхшы билгеле булган, татар әдәбияты алтын фондының иң матур җәүһәрләреннән саналган «Безнең көннәр», «Тирән тамырлар» исемле романнары, «Казак кызы», «Татар хатыны ниләр күрми», «Кызыл чәчәкләр» исемле повестьлары, «Табигать балалары», «Карт ялчы» «...Мәрхүмнең дәфтәреннән», «Яз башы», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Көтүчеләр» һәм башка хикәяләре урнаштырылды. Бу әсәрләр заманында безнең дәүләт издательстволарыбыз тарафыннан кат-кат бастырылып таратылган, совет укучылары тарафыннан бик җылы каршы алынган һәм аларның сөеп укый торган китаплары булып әверелгән иде. Галимҗан Ибраһимовның шундый билгеле әсәрләре белән берлектә, томнарының берсенә укучылары- бызның бик аз өлешенә генә билгеле булган кайбер әсәрләрен урнаштыру да кирәк табылды. Аның 1912 елда аерым китап булып басылган, шуннан соң бервакытта да икенче басмасы чыкмаган «Яшь йөрәкләр» романы, революциягә кадәрге басмаларда гына чыккан «Яз башы», «Карак мулла», «йөз ел элек» һәм «Сөю-сәгадәт» исемле хикәяләре укучыларыбызга аз билгеле булган шундый әсәрләреннән санала. Болардан тыш язучының рус телендә дә бер томлык сайланма әсәрләре хәзерләнеп, производствога бирелде. Бу томга «Тирән тамырлар», «Казак кызы» һәм «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрләренең тәрҗемәләре кертелде. Билгеле, Галимҗан Ибраһимовның иҗаты бу томнарга гына сыеп бетми. Галимҗан Ибраһимов — ул бик күп тармаклы, универсаль язучы. Ул — әдип тә, драматург та, атаклы тәнкыйтьче дә, ялкынлы публицист та, танылган тарихчы да, Каюм Насыйридан кала иң күренекле телче дә, педагог та, галим дә. Кыскасы, Галимҗан Ибраһимовның әдәби һәм гыйльми эшчәнлеге татар культурасы үсешснен тарихында гаять зур һәм мактаулы урын тота. Аның исеме татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай кебек хөрмәтле язучыларыбызның исемнәре белән бергә бик хаклы рәвештә саналып йөртелә. Галимҗан Ибраһимов үзенең 30 ел дәвам иткән әдәби һәм гыйльми эшчәнлеге дәверендә дистәләрчә әдәби әсәрләр, гыйльми хезмәтләр иҗат итте, зур язучы булып үсте, татар совет әдәбиятын тудыручыда- рыннан берсе һәм иң зурысы булып әверелде. Утыз ел буенча ул үзенең ялкынлы каләме белән халыкка хезмәт итте, анын азатлыгы, матур, якты тормышы өчен көрәште. Бөек Октябрь революциясенә хәзерлекнең беренче көннәрендә үк ул коммунистлар белән бергә эшли башлады һәм бөек Ленин тарафыннан төзелгән партиянең члены булып кабул ителде, гомеренен соңгы көненә кадәр партиябезнең турылыклы солдаты булып калды. Якын киләчәктә без бу зур язучынын тулы җыелмасы да хәзерләнер, басылып чыгар, совет укучыларына җиткерелер дип өмет итәбез. Билгеле, бу эш бик зур хәзерлекне таләп итә. Тулы җыелманы чыгару өчен язучының матбугатка чыккан барлык әсәрләрен, мәкаләләрен, очеркларын һәм фәнни хезмәтләрен бергә тупла) гына җитми, аның барлык кулъязмаларын, куен дәфтәрләрен, көндәлекләрен, төрле оешмаларга, учреждениеләргә, аерым кешеләргә язган хатларын да һәм төрле вакытларда төшкән рәсемнәрен дә бергә, бер урынга тупларга кирәк. Хәзергә әле Галимҗан Ибраһимовның. матбугатка чык- кан кайбер әсәрләренең кулъязмалары, куеп дәфтәрләре, көндәлекләре, хатлары һәм рәсемнәре төрле урыннарда, төрле кулларда саклана. Мәсәлән, аның «Безнен көннәр» романының икенче томын, язып бетереп, басарга бирү өчен хәзерләве ачык билгеле. Шулай ук ул «Яшь йөрәкләр) романының 1912 елда чыккан басмасын да яңа баштан карап, төзәтеп, эшләп чыккан. Болардан тыш аның «Корбан», «Солдаттан кайткач» исемле хикәяләре матбугатка чыгарырлык дәрәҗәгә китерелгән булган. Кызганычка каршы, бу кулъязмалардан берсенең дә әле хәзер канда һәм кем кулында икәнлеге билгеле түгел. Язучының тулы җыелмасын чыннан да тулы итеп чыгару өчен аларның табылуы һич шиксез кирәк. 
128 
 
 
Галимҗан Ибраһпмовның әдәби мирасын туплау, өйрәнү һәм бастырып чыгару өчен Татарстан Язучылары союзы янында махсус комиссия төзелүе турында журналыбызның быел чыккан 6 пчы санында хәбәр ителгән иде. Комиссия Галимҗан Ибраһи- мовның барлык кулъязмаларын, хатларын, запискаларын, куен дәфтәрләрен (кыскасы, аның каләме белән язылган барлык язмаларны) һәм рәсемнәрен җыю эшенә кереште. Кулларында шундый 
материаллар булган иптәшләр ул материалларны Татарстан Язучылары союзына җибәрерләр яисә үзләрендә нинди материаллар булганлыгын хәбәр итәрләр дип ышанабыз. Комиссиянең адресы: Казань, Дом печати, Союз советских писателей Татарии. Комиссии по литературному наследству Г. Ибрагимова.
 
ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА ҺӘЙКӘЛ j 23 нче сентябрьдә татар халкының бөек р шагыйре Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта шагыйрьгә һәйкәл ачылды, һәйкәл ачылу тантанасына киң җәмәгать 
туллин ачты. Г. Бәширов, Н. Җиһаиов, хезмәт ияләренең Әтнә район советы башкарма комитеты председателе X. Әхметов иптәшләр һәйкәлне каплаган пәрдәне алалар. Кызыл бронзадан ясалган Г. Тукай бюсте скульптор И. Новоселов тарафыннан эшләнгән. Постаментның уң ягында русча, сул ягында татар телендә алтын хәрефләр белән шагыйрьнең: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» —дигән сүзләре язылган. КПССның Татарстан Өлкә Комитеты I секретаре С. Батыев митингтагы чыгышын- Я да түбәндәгеләрне сөйләде: ■ —• Габдулла Тукайга туган авылында һәйкәл кую халыкның бөек шагыйрьгә булган мәхәббәтен ачык күрсәтә. Тукай 1905—1907 еллар революциясе чорында иҗат мәйданына чыккан шагыйрь булды. Ул авыр реакция елларында да азатлыкка ышанычын югалтмады, бөек Россиянен барлык халыклары белән бер сафта торып 
ка ирешә алачагы турында җырлады. Менә шуңа күрә дә ул безгә якын, халык аңа һәйкәл куя. 
Аннан соң сүз КПССның Әтнә район комитеты секретаре В. Бариевка бирелде. — Халык шагыйре Г. Тукайның иҗаты— зур социаль проблемаларны эченә алган тирән 
эчтәлекле, бай иҗат,—диде ул үзенең речендә — Бөек шагыйрь үзенең кыска гына иҗат чорында зур әдәби мирас калдырды. Аның иҗатында искиткеч лирик шигырьләр, поэмалар, әкиятләр, иҗтнма- гый-политик һәм әдәби темаларга мәкаләләр бар. Үзе яшәгән чорда әһәмияткә ия булган һәм ул чорда гомуми Россия һәм татар халкы тормышына характерлы булган бер генә иҗтимагый вакыйганы да иҗатыннан читтә калдырмаган. Безнең район хезмәт ияләре үз араларыннан бөек шагыйрь Габдулла Тукайның үсеп чыгуы • белән горурланалар. Аныц иҗаты хезмәт ияләрен Ватанга турылык рухында тәрбияли, халыкны хезмәткә өнди. Сөекле шагыйрьнең туган авылында һәйкәл ачылу безнең барыбызга да зур шатлык. Татарстан язучылары исеменнән Фатих Хөсни чыгыш ясады. Аннан соң шагыйрьнең кордашлары X. Гумеров, Н. Закиров Тукай турында истәлекләр сөйләделәр. Ш. Маннур, М. Ногман. Татарстанның халык артисткасы Г. Кайбицкая Г. Тукайга- багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Митингка катнашучылар һәйкәл янына күп санда чәчәк бәйләмнәре һәм гөлләр куйдылар.
 
ӘДӘБИ ҖОМГА Җәйге ялдан соң язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубы үзенең эшен яңадан башлап җибәрде. Сентябрь аенда үткәрелгән әдәби җомгаларның берсендә мәктәп укучыларының балалар язучылары белән очрашуы булды. Язучылардан Әхмәт Исхак, Гали Хуҗнев, Бари Рәхмәт, Салих Баттал һәм Мәхмүт Хөсәен иптәшләр үзләренең шигырьләрен укыдылар. 21 сентябрь сатира һәм юмор кичәсе булып узды. Кичәдә үзләренең әсәрләре белән Салих Баттал, Бари Рәхмәт, Сөббух Рафиков, Әнвәр Давыдов, Зыя Мансур, Зәет Мәҗитов, Ибраһим Нуруллин һәм ААаннур Саттаров иптәшләр чыгыш ясадылар. Татар Дәүләт филармониясе артисты Әзәл Яһудин татар шагыйрьләренең сатирик һәм юмористик шигырьләрен укыды