ХАЛЫК АРТИСТЫ
Сәхнәдә бер-ике генә тапкыр күренеп киткән аз сүзле рольләрдән тамашачыларны ышандырырлык, тулы художестволы образлар тудыру артист өчен җиңел эш түгел. Мондый рольләр башкаручыдан зур тәҗрибә, өзлексез эзләнүләр һәм фантазия байлыгы таләп итәләр. Татарстанның халык артисты Касыйм Шамил үзен нәкъ менә .шушындый кечкенә эпизодик рольләрне зур сәхнә осталыгы белән башкаручы буларак танытты. «Хуҗа Насретдин» комедиясендәге — Дәрвиш, «Шәмсекамәр»дәге — Суфи, «Ташкыннар»дагы —Әхтәри, «Тартюф»дагы — Оргои, «Беренче театр»дагы — Хәмзә бай, «Чаткылардагы — урядник образлары тышкы яклары белән бер-берсенә шулкадәр ошамыйлар, эчке дөньялары белән бер-берсенә шулкадәр ерак торалар ки, хәтта аларны бер үк артист уйный дип ышанасы килми. Үз тормышының ярты гасырга якынын татар театры сәхнәсендә хезмәт итүгә биргән эш сөюче бу өлкән артист рольләрне зур һәм кечкенәләргә бүлми. Фантазиягә бай булган, тынгысыз йөрәкле, өзлексез иҗади эзләнүләр белән яшәүче Касыйм Шамил кечкенә рольләрне дә истә калырлык образлар югарылыгына күтәрде. Мәсәлән, Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» комедиясендәге Дәрвиш сәхнәдә берничә урында гына күренеп китә. Ләкин бу образ озак вакытлар безнең күз алдыбыздан китми. Касыйм Шамил Дәрвишенең кояшта янып каралган йөзе, күкрәге, аяк-кулла- ры — аның ил гизеп йөрүе — һавадг күп булуы турында сөйләсә, кан баскан комсыз, елгыр күзләре —бу кешенең яхшы ният белән йөрмәгәнлеге турында әйтә. Дәрвишнен киемнәрендә дә, хәрәкәтләрендә дә бер артык нәрсә дә юк. һәр деталь, һәр нәрсә образны тулыландыра. Мәсәлән, Касыйм Шамилнең Дәрвишен кулындагы озын таяксыз күз алдына китереп булмый. Бу таяк өйдәи-өйгә кереп шымчылык итеп йөрүче Дәрвишне этләр талавыннан сакласа, аның кәкре башы йорт хуҗаларының әйберләрен чәлдерү өчен кирәк. Яки менә, Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасындагы Әхтәри. Касыйм Шамил башкаруында бу — тыштан караганда бер катлы, ләкин асылда искиткеч хәйләкәр кеше. Хәтта ул үзеннән түбәнрәк кешеләр белән дә мескенләнеп сөйләшә, алар алдында үз кеше булып кылана. Мәсәлән, өченче пәрдәдә Биктимернең соңгы атый алдыру турындагы хәбәрне китергәндә, Әхтәри үзен кунакка чакырырга килгән кешедәй тота. Инде сыйпап-сыйпап, үз максатына ирешә алмагач, куркыту юлына баса. Ә урядник, Твардовский, Шәүлиханнар алдында аннан да ялагай кеше юк. Ул аларгаярау. аларның күңелен күрү өчен тиресеннән чыгарга җитешеп, сакалы белән җир себерергә дә хәзер. «Шәмсекамәр» спектаклендәге Су- фый образы Касыйм Шамилю зур . иҗади уңышы. Артист биредә иске феодаль тормыш имгәге —су- | фыйның тулы тышкы портретын биреп кенә калмый, зур сәхнә осталы
96
гы белән, сатирик алымнардан кыю файдаланып, бу образның, эчке тормышының бушлыгын, вак җанлы бер хәшәрәт кеше булуын фаш итә. Беренче пәрдәдә Суфый бик мөлаем изге бер кеше. Аннан да яхшы, аннан да зарарсыз кеше жир йөзендә юктыр дип уйлыйсын.. Ләкин бу башта гына. Әкренләп артист оста һәм урынлы табылган характерлы үзенчәлекләр белән образның чын йөзен ача. Мәсәлән, өченче пәрдәдә бу бозык күңелле кеше өшкертергә . килүче авыру хатынга кул салудан да тартынмый. «Бисмилла» әйтеп, дини сүзләр әйтеп, калтыранакалтырапа, оятсыз рәвештә хатынның күкрәгенә үрелә. Шәмсекамәргә карата булган мөнәсәбәтеннән соң, ул «изге су- фыйга» бөтенләй нәфрәтләнеп карынсың. Бу рольне уйнаучыга көлдерү юлына басу бик җиңел. Ләкин Касыйм Шамилнең уенында бу бөтенләй сизелми. Суфый — Шамил бөтен эшен фанатик рәвештә башкара һәм дини догалар артына яшеренеп, үз бозыклыкларын теше- тырнагы белән аклау юлына баса. Шәмсекамәргә суфый: «Мин бит.' синең шәригать буенча законный ирең булам», ди. Ә Юныс картка исә: <Син үзең кеше семьясын җимерергә йөрисең»,— дип кычкыра. Бу суфый акылсыз түгел, ул үзенең кайсы заманда яшәвен, үз артында Сәләхи кебек яклаучыларның торуын белә. Аны каргыш белән дә, суд белән дә куркытып булмый. «Сукырга суд юк», дип кенә җавап бирә ул. Образны болай ачу тамашачыларга Шәмсекамәрнең фаҗигасен тулырак аңларга, паразитик юл белән көн күрүче, шул чор тудырган кешеләргә нәфрәт тойгыларын көчлерәк уятырга ярдәм итә. Без сөйләгән рольләрнең өчесе дә кире образлар. Кайбер кешеләр кире образларны тудыру, уңай образларга карагайда җиңелрәк дип уйлыйлар. һич тә дөрес түгел. Болар — бер-берсеиә һич тә охшамаган, өч төрле характердагы кешеләр артында ни кадәр йокысыз төннәр, никадәр газаплы эзләнү минутлары санарга мөмкин! Артистның иҗади тормышын күз алдына китерү өчен аның тормыш юлына күз салу зарар итмәс: «Алга карап барганда, борылып карауның һич тә зарары юк», — дип башлый Касыйм Шамил үзенең истәлекләрен. XVI Закир Сәед Задә 1918 елны революцион эшләре өчен аклар тарафыннан атыла. Касыйм Шамил 1892 иче елда, Иске Әлмәт авылында, укытучы семьясында туа. Ләкин аның бала чагы бик үк күңелле булмый. Бик кечкенә вакытта ук аны әтисе ташлап китә. Ул биш яшеннән кулдаи- кулга күчеп йөри. Сигез яшеннән бабасы белән бергә тырмага чыга. Шушы елларда Касыйм «Җәмгыяте хәйрия» карамагындагы ятимнәр өчен төзелгән «Вакыт» мәдрәсәсендә укырга, язарга өйрәнә. 1905 елны ул «Мәрҗән и» мәдрәсәсе шәкерте буларак каршылый һәм шушы еллардагы революцион кузгалышлар тәэсире астында Закир Сәед ЗадәXVI тарафыннан оештырылган әдәбият түгәрәгенә актив катнаша. 1903 елны Касыйм Шамил шәкертләр тарафыннан оештырылган «Мәдрәсә попечителе» спектаклендә уйный. Спектакльне шәкертләр төнлә белән мәдрәсә чормасында, шәм яктысында хәзерлиләр... Касыйм Шамилгә бу спектакльдә Хәдичә ролен башкарырга туры килә. Хәдичә— иске фикерле бай кызы. Бу бай үзенең кызын байлыгы белән тиң кешегә генә кияүгә бирергә тели. Ләкин кыз алдынгы фикерле шәкерткә гашыйк була. Егет кызны урлап кача, ә бай көлкегә кала. Спектакль бетә. Иптәшләре аны: «яхшы уйнадың, әфарин, сиңа артист кына булырга кирәк», дип тәбриклиләр. Шул ук елларда сәүдәгәрләр клубында (хәзерге яшь тамашачылар театры) Мөхәммәдия шәкертләреннән хор оештырыла. Касыйм Шамил бу хор түгәрәгенә яратып йөри. Менә шушы эшләре өчен аны мәдрәсә тәртипләренә буйсынмаучы шәкертләр исемлегенә кертәләр һәм мәдрәсәдән куалар. Касыйм Шамил приказчиклыкка яллана. Ләкин ул укуын дәвам
97
итәргә тели һәм озакламый Г. Кол- әхметовл арның квартирасына йөреп, аның бер туган сеңлесе Суфиядан русча укырга, язарга өйрәнә. Әмма театр турындагы уйлар аның башыннан чыкмый, театр белән кызыксынуы көчәйгәннән-көчәя бара. 1909 нчы елда Касыйм Шамил 1 . Карнев җитәкчелегендәге «Сәйяр» труппасына суфлер булып эшкә керә. Ул сәхнә эшчесе булып та, режиссер ярдәмчесе булып та эшли, артистлар житмәгәндә, эпизодик рольләрне дә уйный. Сәхнәгә беренче аяк басу көннәреннән үк аңа «универсаль артист» диләр. Чөнки ул үзенә бирелгән бер генә рольдән дә баш тартмый. Картларны да, яшүсмер егетләрне дә, урта яшьтәге ирләрне дә, хатын-кыз рольләрен дә уйный. Ул Г. Карцев, Э. Кулалаев, Н. Сакаев, С. Гыйззәтуллина-Волж- ская һәм башка артистларның уен үзенчәлекләрен жснтекләп өйрәнә. Г. Кариев аңа хисләренең дөреслеге, образларындагы жылылык һәм тирән фикер йөртә белүе белән ошаса, Н. Сакаевта ул интонацияләрнең байлыгын һәм образларындагы тышкы формаларның төгәллеген күрде, сәхнәдә генә түгел, тормышта да аларга охшарга тырышты. Аның «Сәйяр» труппасындагы уйнаган беренче роле Гогольнең «Өйләнү» комедиясендәге өлкән яшьләрдәге хезмәтче карт — Степан булды. «Мин бу рольне олы артистларга ошар өчен бик тырышып уйнадым. Аяк-кулларымиы гына түгел, тавышымны да калтыраттым мин бу рольдә. Артыграк тырыштым булса кирәк. Спектакльдән соң Г. Кариев мине бик озак чарлады. «Картлар булып кыланма, тирә- ягыңдагы кешеләргә күз сал, aлapi иы күзәт», дигән сүзләре әле дә колагымнан китми», —ди Касыйм Шамил, үзенең беренче профессиональ театр сәхнәсенә аяк баскан вакытларын искә төшереп. Шушы ук (1910) елда Касыйм Шамил халык шагыйре Габдулла Тукай белән таныша һәм бик тиз дуслашып китә. Алар бер бүлмәдә торалар, бергә йөриләр. Габдулла Тукай Касыйм Шамилнең театрда эшләвеп бик хуп күреп, аца эшендә идея юнәлеше бирә. Образлар аша халыкка җиткерелергә тиешле фикерне ачыклауда булышлык күр
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә
йоклаган дәртне уятыр. Театр яктылыкканурга илтә Кире юлга җибәрми, унга илтә.
Вә ләкин шарты бар: яхшы төзелсә, 1 Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә, Ул алма мөтдәте тулганда пешкәч, Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч, - ди Г. Тукай, Касыйм Шамилга үзенең шигырен күңелдән укып. Габдулла Тукай белән булган якын бәйләнеш Касыйм Шамилгә театрны тагын да яратырга һәм артист хезмәтенең мактаулы бер профессия булуын аңларга ярдәм итә. 1913 елда Касыйм Шамил Сәхипҗамал Гыйззәтуллнна-Волжская житәкчелегендәге «Нур» труппасына күчә. Ул үзенең истәлекләрендә: «Мин татар байларын һәм татар муллаларын беренче мәртәбә шушы «Нур» труппасында уйный башладым»,— дип яза. Аның театр сәхнәсендәге җитди хезмәте дә әнә шул «Нур» труппасыннан башлана. Биредә ул «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин> драмасында һәртөрле прогресска каршы, дини фанатик Динмөхәммәт хәзрәт, «Хөкемдә хаталык» әсәрендә мәкерле герцог, «Мәкер һәм мә- хәббәт»тә Миллер кебек җитди рольләр уйный. Касыйм Шамил талантлы артист кына түгел, яхшы оештыручы, сәләтле режиссер да. Ул 1918 елда Казанда завод яшьләреннән «Эшче театры» төзеп, анда режиссер һәм актер булып эшли. Бу театр соңыннан Икенче Дәүләт театры булып оештырыла. 1920 елда аның тарафыннан Мамадышта «Сабанчы» исеме астында беренче Авыл Күчмә театры төзелә. Шушы ук елда ул Камал II белән берлектә хәзерге Татар Дәүләт Академия театрының нигезе булган — Беренче Татар Дәүләт труппасын оештыра һәм анда баш режиссер булып эшли. Бу труппада: «Отелсәтә.
7. .С. Әл Ю. 98
ло>, «Гамлет», «Разбойниклар» һәм «Тормыш төбендә»ге кебек зур әсәрләр сәхнәгә куела. Труппа Казан рус драма театры белән тыгыз элемтәдә яши һәм үзенең күп кенә спектакльләрен куярга рус режиссерларын һәм актерларын чакыра. Бу — труппа артистларының сәхнә культураларын күтәрүдә аеруча зур роль уйный. Бу еллапда Касыйм Шамил зур уңыш белән «Тормыш төбендә» спектаклендә Лука ролен башкара. «Куе кашлары астыннан хәйләле ялтыраган күзле, кәҗә сакаллы, кешеләр белән һәрвакыт гаеплесыман елмаеп сөйләшүче кеше иде ул минем Лука», — ди ул үзенең истәлекләрендә. Ләкин бу образ ул вакытларда дөрес ачылмады. Луканың кешеләрне язмышка буйсынырга чакырып, тынычландырып йөрүен театр идеаллаштырып күрсәтте. 1934 ел. Касыйм Шамил Татар Дәүләт Академия театрында. Биредә ул татар, рус, көнбатыш Европа классикларының әсәрләрендә бер- берсенә охшамаган дистәләрчә образлар галлериясен тудыра. Касыйм Шамил барлыгы 350 гә якын роль уйный. Алар арасында төрле сыйныф һәм төрле яшьтәге, төрле милләтнең, төрле характерлы кешеләре бар. Болар бер-берсеннән кием, парик, гримнары белән генә түгел, үзләренең эчке дөньялары: уйлары, теләкләре һәм хисләренең тирәнлекләре белән дә аерылалар. Касыйм Шамил А. Ы. Островский әсәрләрендә аеруча зур уңыш казана. Аның «Төшемле урын» әсәрендәге ГОсов образы артистның гына түгел, театрның да зур казанышы. Туц йөрәкле, тупас бер карьерист, ришвәтче чиновникның чын йөзен күрсәтү өчен Касыйм Шамил хәрәкәт, мимика һәм гримдә бу образ өчен генә хас булган бик күп характерлы үзенчәлекләр тапкан. Юсов- Касыйм Шамил үзенең начальнигы—Вишневский янына керер алдыннан көзге алдында бик озак төзәтенә, ә ишек төбенә килеп җиткәч, ул шулкадәр бөгелә ки, аның буе бөтенләйгә кечрәеп кала. Бераздан кабинет ишеге ачылып китә һәм аннан аяк очларына гына басып, начальнигына күзләрен төбәгән Юсовның шул ук икегә бөгелгән гәүдәсе күренә. Ләкин кабинет ишеге ябылу белән ул кинәт турая һәм берни булмагандай, кукраеп, усаллык кабыгына төренә. Түбән чиндагы кешеләр белән Юсов үзен начальнигы Вишневскийга караганда да
эрерәк тота. Аңа якын барырлык түгел. Касыйм Шамил тарафыннан оста табылган бу характерлы сыйфатлар артистка образының социаль йөзен тирәнрәк ачарга ярдәм итә. «Бүре дә тук булсын, сарык та исән калсын», — ди ул үзенең кул астында эшләүче Белогубовка. Бу кешенең тормыш девизы — әнә шул. Касыйм Шамилнең уңышлы ижат ителгән уңай образлары да шактый. Мәсәлән, Кулигин («Гроза»), Шәйхулла карт («Тормыш җыры») образлары артист тарафыннан зур җылылык белән башкарылалар. Кулигин — Шамилга үзенең шәхси интересы турында гына кайгырту бөтенләй ят. Аның бар теләге — фән яңалыкларын тормышка ашырып, халыкның көнкүрешен яхшырту, җиңеләйтү. Ул киң җәмәгатьчелек өчен файдалы эшләр (шәһәр уртасына сәгать кую, яшен кайтаргыч урнаштыру һ. б., һ. б.) турында хыялланып йөри. Гадел табигатьле, һәвәскәр галим Кулигин-Ша- мил тамашачы алдына Катерина кебек үк «караңгы патшалыктагы яктылык нуры» булып килеп баса. Тормыш сөюче, якты фикерләр белән канатланып яшәүче Кулигин- Касыйм Шамил үзенең йөрәгендә акча һәм көчләүгә генә корылган тормышның социаль нигезләренә көчле нәфрәт тойгыларын саклый. Касыйм Шамил 80 яшьлек Шәйхулла карт ролендә. Ул башта ашын ашаган, яшен яшәгән, ап-ак сакаллы, мөлаем бер карт. Менә ул хәзер саксызрак бер хәрәкәт ясар да таралып китәр дип уйлыйсың. Ләкин шушы карт фашист илбасарларына каршы изге сугышка дүрт малаен озатып җибәргәч, тыныч кына өйдә ятарга теләми. Ул колхозга эшкә чыга. Үлем турындагы уйлар онытыла. Аның күзләрендә яшәү чаткысы балкый, гәүдәсе дә
аңа тәмам турайган кебек, беләкләрендә дә көч арткан кебек сизелә... Татарстанның халык артисты Касыйм Шамилнең кыскача гына иҗат юлы шундый. Татар халкының танылган драматургы Г. Камал 1922 елда Касыйм Шамилга язган котлау хатында болай диде: «Театрда эшегезне суфлерлыктан башлап, сәхнәгә булган көчле мәхәббәтегез аркасында, беренче хөкүмәт труппасында әдәби, шигъри әсәрләрне типик рәвештә сәхнәгә куя алырлык режиссер дәрәжәсенә ирештегез». Касыйм Шамил чын мәгънәсе белән сәхнә остасы. Аның үзенә генә хас иҗади йөзе, уен стиле һәм бик күпләргә үрнәк булырлык хезмәтләре бар. Ә болар исә Касыйм Шамил ижатындагы кайбер характерлы якларга һичшиксез тукталуны сорыйлар. К. Шамил һәр бирелгән яңа рольне яңача, бер-берсенә һич охшашмаслык итеп үзгәртеп гәүдәләндерүче сәхнә остасы. Ул шул ук вакытта теге яки бу образ өчен табылган уңышлы детальне, характерлы якларны (мимикада, хәрәкәтләрдә, гримда, йөрешендә һ. б.) төгәл саклый белә. Бу бик ансат түгел. Теге яки бу детальгә ул бик күп вариантларны үткәргәннән соң гына туктала. К. Шамилнең характерлы якларының тагын берсе — репетицияләр вакытында ул бөтенләй диярлек үз эченә бикләнә. Әгәр теге яки бу рольдә нинди дә булса бер авырлык очраса, кешеләр белән бөтенләй диярлек сөйләшми башлый. Мондый вакытларда аның нәрсә теләгәнен һәм нәрсә уйлаганын һич тә белеп булмый. Ул әсәрне кат-кат укый, уйнаячак роленең нинди дә булса характерлы ягын табарга, образның асылын төшенергә тели. «Мин, рольнең аеруча йөзен хыялым белән күрү өчен омтылам», — ди Касыйм Шамил. Образлар өчен кирәкле булган характерлы сызыкларны ул һәрвакыт тормыштан эзли. Ләкин бу тормышта очраганның һәммәсен д, механик рәвештә сәхнәгә күчерү түгел. Тормыштагы кызыклы, ләкин кирәксез нәрсәләр, Касыйм Шамилне кызыксындырмадылар. Ул роле өчен кирәкле булган детальләрне образның милли үзенчәлекләрен һәм социаль чыгышын искә алып саклый белә. Ләкин К. Шамилда образларның тышкы формаларын табу белән генә мавыгу юк. Ул иҗат иткән образлар — җанлы
кешеләр. Артист үз геройларының уйларын, хисләрен, теләкләрен тулы итеп чагылдыра. Касыйм Шамил актив җәмәгать эшлеклесе дә. Ул, Октябрь революциясе җиңүенең беренче көннәреннән алып, Татарстанның клуб һәм культура йортлары каршында эшләүче үзешчән сәнгать түгәрәкләренең даими консультанты. Ул —татар театрының төзелү тарихына кагылган күп кенә мәкаләләрнең авторы. Касыйм Шамил — яхшы педагог та, татар драма сәнгате өчен кадрлар тәрбияләүдә ул зур көч куйган артистларның берсе. Яшьләр белән үзенең күп еллык иҗади тәҗрибәсен бүлешеп, актерлык осталыгы һәхм грим буенча ал арга зур практик ярдәм күрсәтә. Аның педагоглык эше 1929 елларда, Астрахан татар шәһәр театрында художество җитәкчесе булып эшләгәндә, үзе үк оештырган театр студиясендә башлана. Театр сәхнәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен Касыйм Шамил 1926 елда Татарстанның атказанган артисты, 1940 елда Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек була. Касыйм Шамил, олы яшьтә булуына карамастан, иҗади активлыгын киметми. Ул татар сәхнәсендә яңадаи-яңа образлар тудыру һәм театрлар өчен югары художестволы драма әсәрләре язу турында хыяллана. Ул үзенең иҗади планнарын шулкадәр бирелеп, тирән ышаныч белән сөйли, аларның тормышка ашачагына ышанмый мөмкин түгел.