Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИКЕ ЛИРИК ҖЫР 


НИК ҺАМАН УЙЛЫЙМ ИКӘН?... Саубуллаштык кул бирешми, Ник кул бирмәдем икән? Өзелеп сөйдем, сиздермәдем, Ник сиздермәдем икән? 
Бүләк итеп ал чәчәкләр Ник бәйләмәдем икән? Калды серләрем сөйләнми Ник сөйләмәдем икән? Ефәк кебек дулкын чәчен Ник тарамадым икән? Күзләренә бер өздереп, Ник карамадым икән? Ягымлы күз карашларың Ник онытып булмый икән? Бәлки әллә каушырбыз дип, Ник һаман уйлыйм икән?! 
ТЫҢЛАРСЫҢМЫ МИНЕМ ҖЫРЛАРЫМНЫ? 
Туктап калып барган юлларында, Тыңларсыңмы минем җырымны? Аңларсыңмы әйтер сүзләремне, Сизәрсеңме йөрәк җылымны? 
Каршы чыгарсыңмы ераклардан Сине сагнып әгәр мин килсәм? Ерак араларны якын итеп, Килерсеңме әгәр кил дисәм? 
Алырсыңмы, иркәм, кулларымны, Бергә булыйк диеп мин бирсәм? Ялкын кебек кайнар сөюемне Кабул итәрсеңме, белдерсәм?