Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ХАТЛАРЫ

Редакция татар әдәбиятының классигы Галимҗан Ибраһнмовның Кави Нәҗми, Әхмәт Ерикәй, Сәрвәр Әдһәмова иптәшләргә язган хатларын укучыларга тәкъдим итә. Хатларда атаклы я.зучының иҗат биографиясен өйрәнү өчен кайбер материаллар бирелә. Алардан Г. Ибраһнмовның үз әсәрләренә никадәр таләпчән булуы, әдәби хәрәкәтне тирәннән кызыксынып күзәтеп баруы күренә. Әдәби-иҗтимагый әһәмияте булган, татар әдәбияты тарихын өйрәнүчеләргә кыйм- . мәтле цатериал бирә торган дистәләрчә танылган язучыларның хатлары аерым кешеләрнең кулларында саклана һәм күп кенә очракта алар юкка чыгалар. Шуңа күрә журнал, шушы хатларны урнаштыру белән бергә, укучыларга мөрәҗәгать итеп, татар әдәбияты тарихын, аерым язучыларның биографиясен эшләүдә ярдәм итә торган материалларны редакциягә тапшыруларын көтеп кала, андый материалларга журналда киң урын бнреләсен белдерә. Ялта. 1930 ел 27 май. Кадерле Кави! Үз вакытларында хатыңны, телеграммаңны алдым. Бер җавап та салган идем, шаять, тапшырылган булыр. Бу хат белән бергә сиңа, «Ерактан сәлам» мәкаләсен җибәрәм. Әйтүеңчә, бу юбилейгә карата язылды. Син анда кемнәргә, нинди темаларга мәкаләләр бирелгәнен әйтмәгәнсең. Шуңа күрә миңа гомумирәк рәвештә язарга туры килде. Бәла бит, үпкә, тамак, плеврит өстенә бу арада уң як кабырга бик каты җәфалады. Бу мәкаләне шул газаплар эчендә яздым. Үзең карарсың, редколлегиядә укырсыз. Юбилей мәкаләләрендә кабатланулар булгалый. Анысы табигый эш. Мәкалә басылган мәҗмүга-альманахиы миңа җибәрерсең. Бусын ашыгыч почта белән салдым. Үзең бит май 30 дигәнсең. Салыңганлык турында телеграмма да бирдем. Ничектер, эшегез бик тыгыз килгәнгә ошый. Ун еллыкка хәзерлек ел буенча барган хәлдә сезгә бу эш бары май 15 дә генә бирелгән, бугай. Әгәр электәирәк хәбәр ителсә иде, мин дә авыруга карамастан, иске әдәби әсәрләрдән берәрсен актарып, яки чама килсә, яңадан оештырып җибәргән булыр идем. Хәерле булсын, башка нәрсә өлгертергә һич җай булмады. Үземдә хәлләр бер төрле. Быел язга таба борчуларым байтак арта төште. Каты түзем, каты чыдам белән барам. А1еиә бәла бит. Кешеләр бер төрле үпкә туберкулезы белән генә еллар буенча авырыйлар. Миндә үпкәгә тамак, уң кабырга ягыннан тышкы эренле шешләр чыгып (эчке выкачивание эзләреннән) җәзалыйлар. Бары бергә җыелгач күпкә китә. Шулай да сер бирми, һәммәсенә каршы сугышам. Авыр, җәфалы, җәзалы, газаплы килә, шулай да сугышам. Бу катлаулы җәфа шул чиккә җиткергән чаклары була ки, әгәр миндә бу дүрт катлаулы авыру урынына тик өченче стадия үпкә туберкулезы гына булса, мин дөньяда иң бәхетле кеше булыр идем дип уйлап куям. Мәҗмугагыз, мәкаләләрегез турында бәлки бер хат язарсыз. Иптәшләргә сәлам әйт. Гали м җан — Ялта. Бу хат 1930 ел җәендә Татарстан АССР төзелүгә ун ел тулу бәйрәменә багышланып чыгарылган әдәби җыентыкка катнашу уңае белән язылган. «Ун ел» исемле ул җыентыкта Галимҗан Ибраһнмовның «Ерактан сәлам» мәкаләсе урнаштырылды. Ялта. 1930 ел 13 август. Кави, Сочидан хатыңны алдым. Нык тазар. Үзеңә дә, Сәрвәргә дә теләк шул.

 
 
Бездә исәнлек, дөресрәге исәнлек өчен үпкәдәге микробларга каршы туктаусыз көрәшү. Башка юк. Альманах килде, шәп чыккан. «Кояшлы яңгыр»ны бик яратып укыдым. «Атака» чыккан газетада аның турында «Мөбар»ның зур мәкаләсе басылды. Сочидан Ялта аркылы кайтып безгә керсәгез күңелле булыр. Сәлам белән: Г а л и м җ а и. Сүз Кави Нәҗми тарафыннан төзелгән «Ун ел» исемле Альманах турында барз. «Атака» турында газетада Ф. Мөбарәкшин мәкаләсе басылган иде. Ялта. 1930 ел 21 декабрь. Кави, сиңа жавап телеграммасы биргән идем. Адресын саташтырып, яңадан төзәтеп йөрделәр. Шуңа күрә тагы бер ике сүз язам: татар телендә массага күп тиражлы әдәби китаплар сериясенә мин кулдан килгәнчә әлбәттә катнашырмын. Кәеф барырак чакта караланып куелган кечкенә хикәя («Корбан» — колхоз бригадирлары тормышыннан) мне аклап җибәрермен. Телеграммада шуны әйттем. Масса нәшрияты турында вакыт табып озынрак хат яз әле. Гали м җ а н. Телеграмма. Ялта. 1930 ел Кави Нәҗмигә. «Тирән тамырлар» инсценировкасын карадым. Нигезеннән үзгәртеп эшләргә кирәк. Татар театры директоры Закир Галиевкә тапшыруыңны үтенәм: Гыйззәтов, Шамильский постановкага хәзерлекне туктатсыннар. Автор буларак мин бу инсценировканы куярга һич рөхсәт итмим. Җавап көтәм. И б р а һ и м о в. Ялта. 1931 ел 23 январь. Кадерле Кави. Хатыңны алдым. Син кузгаткан мәсьәләләргә кыска гына җаваплар биреп үтәм: 1. «Корбан»ның элек «Атака»да басылып үтүен әйткәнсең, мин моңа бик риза. Шулай яхшы булыр, массага тизрәк барып җитәр Дип карыйм. Ул нәрсәне моңарчы, аклап чыгып, сезгә җибәргән булыр идем. 2. Ижат методым уңае белән берәр нәрсә язып җибәрүемне кузгаткансың. .Яңа призыв әдәби ударникларга багышлап, шул син әйткән нәрсәгә якын бер әйбер — бер үткәнгә анализ минем башымда бар: моны җибәрермен, карарсың... 3. Музыкада солтангалиевчелек турында диспутлар әлбәттә бик яхшы, бик кирәкле... Мин газетада гыйльми институт турында укыган идем, моны укыгач — менә кайда икән «гыйлемдә» солтангалиевчелек дип уйладым. — 4. Татиздаттан бер дә хәбәр-хәтер юк. Кави туган, син бер тапкыр телефон белән шул бишенче томның басылу язмышын белеп үтәргә вакыт тап әле. Ул нәрсә берәр җиргә барып төртелмәдеме? Сонга калса дәреслек басу заманы керер, тагы калыр. Күп сәлам белән: Галимҗан. Сәрвәр туган! Телеграмм, хатларыгыз үз көннәрендә тапшырылдылар. Тормышның иң авыр трагедияле сәгатьләрендә чын күңелдән дуслык-иптәшлек күрсәтеп, тирән кайгыбызны уртаклаштыгыз. Миннән һәм Гөлсемнән буның өчен күп-күп рәхмәт. Хәзергә артык яза алмыйм. Рөстәмнең күмеләсе көндә алынган актык рәсемен җибәрәм. Сәлам белән Гали м җ а н И б р а һ и м о в. 1931—май 4 — Ялта 
78 
 
 
Гөлсем — Г. Ибраһимовның тормыш иптәше. Рөстәм — аларның улы, ул 1931 елның мартында үлә. Ялта. 1932 ел 1 февраль. Кадерле Кави. Сиңа җавап хат язган идем. Аида сүз арасында гына дүртенче том турында әйтеп, Өлкә Комитеты культпропына телеграмма һәм хат язганымны да Сөйләгән идем бугай. Чөнки дүртенче том 1905 ел кебек, партиянең көрәш моментларыннан иң жаваплыларының берсенә туктала. Шуңа күрә культпроптан яңадан каратуын үтенгән идем, бер битенә яңадан формулировкасын да җибәрдем. Бәлки, конференция чоры булгангадыр, бу турыда бер хәбәр ала алмыйм. Үтенеч шул: син бу турыда культпропка кереп бер сөйләшеп үтсәнә. Бу момент аеруча кирәк иде. Мәсьәлә ничек тора икән? Үземнең хәл шул бер төрле бара. Начар түгел. Ләкин суык тидердем, бугай, бер ятып, бер торып, кәефсезләнү бар... Сагыну белән: Г а л и м җ а н. Бу хатта сүз, «Безнең көннәр» романының автор тарафыннан яңадан каралып төзәтелгән тексты турында бара. 1932 елда романның әнә шул төзәтелгән варианты басылды. 1932 ел, 31 июль. Кави, Сәрвәр туганнар! Байтактан хат-хәбәрегез юк. Кави син^ң беренче том күптән чыккан булыр — аны да җибәрмисең. Мин күп сорауларым соңында IV нче том кулъязмасын алдым. Карыйм. Яңарта торган урыннарым бар. Хәзер шунда утырам. Күп тотмый җибәрәчәкмен. Мәскәүгә күчү, «Гарнизон»ны тәмамлау ничек тора? Хат көтәм. Үзем тазарам, үлчәү һаман арта бара. Миндә хәзер абзый кунак булып ята, ай булачак. Ком. сәлам. Галимҗан. Ялта, 31. VII. Ялта. 1934 ел 8 апрель. Кадерле Кави. Хатым бик кыска булыр. Чөнки һаман да больницадан язам. Ләкин гиздән чыгармын дип өметләнәм. Синең хатыңның озын булуы күңелне тутырды, сиңа карата йөрәктә җыелган ачы сүзләр коелдылар. Антология өчен яхшы рәсем дигәнсең. 1932 елда Ялтада Мәҗитләр белән төшкәннән кисеп җибәрәм. Бу минем тазарган чагьшда алынган иде. 1934 елның ахырына тагы шул хәлгә кайтачакмын. Сәрвәргә бик рәхмәт һәм сәлам: мамык тапшырылды. Ялтада яз, .кояш. Хуш. Сәлам: Галим җ а н. Сүз перевязка’ вакытында кирәкле легнин мамыгы турында бара. Ялта. 1935 ел 9 январь. Кадерле Кави. Посылка алынгач, сиңа (Сәмитов белән бергә) җавап хат салган идем, шаять алгансыңдыр. Иҗади отпусканы үткәрергә ике айга Ялтага барам дигәч, мин үзеңне көттем. Ләкин байтак көннәр үтсә дә син һаман юк. Кичектеңме, әллә бөтенләй ваз кичеп, Казанда гына үткәрергә булдыңмы? Минемчә, читкә китеп ике айны бөтенләй бикләнеп эшләү — иҗади нәтиҗә ягыннан зур файда итәр иде. Матбугат аркылы Шәриф Камал юбилеен карап бардым. Бу бик күңелле бәйрәмгә әйләнде, бик яратып калдым. Татарчада минем телеграмманың уртасын бозыбрак тәрҗемә иткәннәр. «Кр. Тат.» декабрьда килмәде, анда ничек чыккандыр, күрмәдем. 

 
 
Дәвалану шартларын яхшырту турындагы Ө1\ күчерелмәсе килде Бу эштә синен, әлбәттә, күп хезмәтен булды инде. Моның өчен иптәшчә рәхмәт инде. Декабрь ае минем чир өчен аеруча кыенлыклар китерде, шулай да артык бирешми килдем инде, бугай. Бөтенсоюз әдәби съездының стенография китабы чыкты дип язганга ике ай үтте, күп якка сугылдым, таба алмыйм. Әллә булмаса игъланнары иртәрәк булдымы? Ялтада азрак суык, кар. Ләкин кояш күп. Диңгез. Килә калсан. иҗади настроение ягыннан нык канатланырсың дип беләм. Эшенә, аеруча иҗатларына уңыш телим: Г а л и м җ а и. ч Сомитов — шул вакытта Литфонд уполномоченные. Сүз дәвалану өчен кирәкле әйберләр посылкасы турында бара. 1934 ел азагында БҢП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты Галимҗан Ибраһимовныц дәвалану шартларын яхшырту турында карар кабул итте. Шул карар буенча Кави Нәҗми атаклы хирург Вншневскийны Москвадан Ялтага алып барды. Профессор Вишневский җитәкчелегендә үткәрелгән консулиум Г. Ибраһимовны дәвалау буенча байтак чаралар үткәрде. Әхмәт Ерпкәев иптәш! Соңгы хатыңны алдым. Син кузгаткан мәсьәләләрнең һәркайсына кыскача тукталып үтәм. I. Октябрь революциясенең 15 еллык бәйрәме уңае белән русча чыгачак әдәби альманахларга әсәрләреңнән кисәкләр җибәр дигәнсең. Моңа җавап итеп ГИХЛ гә синең исемгә русча рәсми хат яздым. Шунда үземнең русча, V, VI томнардан отрывоклар күрсәттем, һәр беренең русча заглавиесен яздым, битен әйттем. Анда пичә табаклар кирәге миңа мәгълүм түгел, шуңа күрә мин байтакны санадым. Арадан үзегез сайлап алырсыз. Болар эчендә русча басылып чыккан «Глубокие корни» дән өч әйбер күрсәттем. Чөнки бу әсәрнең русчасын һичкайда тапмыйлар, аны укыган кешегә мин очрамадым. Шуңа күрә чыгачак альманахларда болар яңа әйбер кебек булып керерләр. Хәзерге русча басмада редакция тәрҗемәне кыскартып художественный яктан байтак кимсеткән булганга, бу кисәкләрне яңадан чыгару кирәк. Әмма тәрҗемә редакторлары алай кыскартып чыгармасыннар иде. II. «Бездә татарча әдәби әсәрләрдә чыгарырга уйлана!» дигәнсең. Бу бик яхшы булыр иде. һәммә татарчаны тик Казанга гына йөкләү—әлбәттә авыр. Кәгазь ягы да Мәскәүдә Казанга караганда әлбәттә җиңелрәк булыр иде. Татарча да чыгарырга керешәчәк булсагыз, мин ГИХЛгә яна әдәби оригиналлар бирергә тырышачакмын. Казанда кәгазь ягы да читен, аннан миңа хәбәрләшү өчен дә бик ерак. Кайбер әйберләрне (мәсәлән, «Безнең көннәр» трилогиясенең яңа икенче томын) Мәскәү — ГИХЛгә бирү’ турында синең белән уйлашып карыйк. Син ни дисең? III. «Глубокие корни» масса көтепханәсендә чыгачак булса, тәрҗемә редакциясен бераз яңартасы урыннары булыр. Әмма бу бик кирәк иде. Чөнки бу әсәрнең хәзер татарчасын да, русчасын да тапмыйлар. Беткән. Бик сорыйлар. Хәзергә менә шул. Сиңа үземнең II. V. VI нчы томнарны җибәрдем. Шунда отрывокларның битләре күрсәтелгән. Тапшырылганлык турында хәбәр итә күр. Гонорар — килмәде әле. Үзем бухгалтериягә яздым, ни булыр? Ком. сәлам белән: Гали м җ а н — Ялта. 
Кадерле Ерикеев иптәш! Мин ничектер «Ист. граж. войны» китапларына үз вакытында языла алмый калдым. Хәзер кайдан алырга белми торам. Чөнки Ялтага сатуга 1—2 нөсхә генә килә. Бик, бик кирәк ул миңа. Аннан соң ничек кенә булса да минем исемгә подписка языл. Акчасын синнән хәбәр килү белән һич кичекми җибәрермен. Ком. сәлам белән: Г а л и м җ а и И бр аһимо в. 1935. 3. XI.