Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. ТУКАЙ ҺӘЙКӘЛЕН АЧКАНДА 



Табигать үзенең жәйге бизәкләрен коеп, моңсу уйчанлыкка күмелә барган бер вакытта, кояш, назлы кыздай, әле оялчан гына көлемсерәп, әле болытлар арасына качып шаярганда, сөрелгән кырлар һәм шаулы урманнар буеннан үтеп, без менә монда, Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылына — күңелендә шигърият хисе саклый торган һәрбер татар кешесе өчен изге санала торган урынга жыелдык. Без бүген монда Тукай һәйкәлен ачабыз. Бу тантаналы минутларда күңел анын хәсрәтле һәм моңлы образын яңадан тергезә, без үзебезнең уй-хыялларыбызда аңа кулларыбызны сузабыз. Кулларыбызны сузабыз һәм 1917 нче елда ачылган яңа гасыр исеменнән без аңа сәлам һәм чәчәкләр тапшырабыз... Сәлам һәм чәчәкләр тапшырабыз һәм башларыбызны югары тотып әйтәбез: патша Россиясе шартларында бары тик синең йөгерек хыялыңда гына балкуы мөмкин булган кайнар йолдызларны без хәзер үз күзләребез белән күрәбез. Күрәбез генә түгел, без ул йолдызларны, берсе артыннан икенчесен, телибез икән — бик күпләрен берьюлы, үз кулларыбыз белән кабыза барабыз. Дөньяда шагыйрь булып яшәүнең жиңел булмаганлыгын син белеп киттең, Габдулла ага! Шул ук вакытта дөньяда шагыйрь булып яшәүнең никадәр ләззәтле булганлыгын да шәт белгәнсеңдер син. Ә без — синең әдәби варисларың — син татып өлгермәгән яңа бер ләззәтне татыдык: без дөньяда йолдыз артыннан яңа йолдыз кабызу ләззәтен татыдык. Дөресен әйтергә кирәк, бу ләззәт безгә ансат кына бирелми, борынгы мифология геройлары кебек, бер кулыбызда кылыч, икенчесенә ташчы кәйләсе тотып, без ул хокукны сугышып алдык. Ләкин бер алгач без инде аны ычкындырмыйбыз, мәңге ычкындырачак түгелбез! Аннары тагын шул кадәресе дә бар: авыр һәм мәшәкатьле юлыбызда без ялгыз түгел. Безнең белән кулга кул тотынып син барасың, Тукай иптәш! Безнең белән бөек Пушкин, бөек Шекспир, көләч Сервантес бара. Безнең белән дөньяның һәм барлык халыкларның иң яхшы уллары бара. Ә иң куанычлысы тагын шунда: бу халыклар хәрәкәтенең башында, аның мәңгелек кыйбласы булып, мәңгелек Ленин бара! 
Бу тантаналы минутларда шагыйрь Габдулла Тукай исеме белән бәйләнештә күңелгә кабат һәм кабат бер сорау килә: безнең татар халкы өчен кем иде ул Тукай? Исән чагында дөнья рәхәте күрмичә, ачлы- туклы яшәп, утызга да җитмәс борын кара туфрак астына күмелгән ул моңчан егетне без бигрәк тә нәрсәсе өчен зурлыйбыз соң? Әнә шундый сораулар туа һәм шунда ук күңел ул сорауларга җавабын да бирә: 
з 
 
Габдулла Тукай,- барыннан да элек, халыкның зур ношын}'лары һәм олы өметләре белән тулып яшәде. Тормышының һәм иҗатының чын мәгънәсен ул нәкъ әнә шунда күрде. Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен...,— дип, ул әдәбиятны уенчык шалтыравыкка әйләндерергә маташучы милли шарлатаннарның яңагына сукты. Аларның тасма телле ялганнарын адым саен фаш итте һәм үзенең ачы хәсрәт белән тулы кыска гомерен бөтенләе белән халык өчен хезмәткә багышлады. Шулай булгач бүген ачыла торган бу һәйкәл ташының ныклыгында без, барыннан да элек, Г. Тукайның халык массаларына булган ышанычының ныклыгын һәм камиллеген күрәбез. Г. Тукай, шулай ук, безнең әдәби телебезне ачучы булды. Әгәр бүген без язма әдәбиятыбызда йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтүче лирик талпынышлардан алып фәнни коммунизмның бөек тәгълиматларына кадәр — барысын да, барысын да үз ана телебездә язып аңлатып бирә алабыз икән, бу кодрәтле телебез өчен шактый зур дәрәҗәдә без Тукайга бурычлыбыз. Тукай безнең әдәби телебезне ачучы булып кына калмады, ул аны күп төрле синонимнар, күп төрле мәгънә бизәкләре, музыкаль авазлар белән дә баетты. Ә барыннан да- бигрәк, Тукай безнең телебезне чын күңеленнән яратты, аны хөрмәт итте, аның киләчәгенә калил ышаныч белән ышанып яшәде. Әй туган тел, әй матур тел, әткәм, әнкәмнең теле! Дөньяда күп ңрреә белдем син туган тел аркылы,— дип, чын күңел хөрлеге белән әйтә белгән шагыйрь, димәк, барыннан да элек үзенең туган телеп ярата белгән шагыйрь дигән сүз. Шулай булгач бүген ачыла торган бу һәйкәл ташының ныклыгында без Г. Тукайның ана теленә булган ышанычының ныклыгын һәм камиллеген күрәбез. Тукайдан әлбәттә болардан башка да күп нәрсә табарга мөмкин. Ләкин, минем уйлавымча, иң зурлары әнә шулар: халыкка тугрылыклы хезмәт, аның кайгысы белән кайгыру, аның шатлыгы белән шатлана белү. Икенчедән, шул үзеңне тудырган халыкның телен, аның барлык мәгънәви байлыкларын чын күңелдән хөрмәт итү, ул байлыкларны арттыру юлында армый-талмый эшләү. Әгәр шушы ике сыйфат булса, башкаларын табарга мөмкин. Ә менә Габдулла Тукайда нәкъ әнә шул ике бәет сыйфат бар иде һәм көчле иде. Әнә шуңа күрә дә бүген без, моңсу уйчанлыкка чумган көзге урманнар һәм басулар аркылы үтеп, менә монда килдек. Бу изге урында. Тукай һәйкәле якында, күңелләребездәп ант итәбез: — Халыкка тугрылыклы хезмәт итәргә; — Тел культурабызны һәм гомумән барлык мәгънәви байлыклары- бызиы арттыра барырга; — Безнең җәмгыятебезнең нигез ташларыннан берсе булган нәрсәне— халыклар дуслыгын көчәйткәннәи-көчәйтә барырга ант итәбез.