Логотип Казан Утлары
Драма

ЕЛЛАР ҺӘМ ЮЛЛАР


Драма 4 пәрдәдә, 8 картинада К A TH А Ш А ЛА Р: Фуат Мансуров — а выл хуҗалыгы институтын бетереп чыккан яшь агроном, башта авыл хуҗалыгы министрлыгы аппаратында эшли, соңыннан авылда участок агрономы, 25—30 яшьләрдә. Кадрия Алтын гәрәе в а — Фуатның анасы белән бертуган тутасы, бала чагыннан ук әтисез дә, әнисез дә калган Фуатны үзенә уллыкка-балалыкка яздырып, тәрбияләп үстергән опекуны. Шактый олы яшьләрдә булуына карамастан, әле купшылыгын ташлап бетермәгән, кайчандыр үзенчә затлы тәрбия алган һәм шуның белән гомер буена мактанып яшәүче тәкәббер тол хатын. Ике ояның җимен җыеп калганлыктан, байлыгы да байтак, шуңа да бик нык масая. Зөбәйдә Алкина — Мединститутның аспирантурасында укучы, соңыннан Фуатның хатыны, 21—25 яшьләрдә. Сафа А л к и н — Зөбәйдәнең үги атасы. Фәсәхәт Хәсәнова — Мансуровларның күршесе, әтисе Ватан сугышында һәлак булганнан соң, әнисе белән генә калган, кыенлык белән көн күреп, кыенлык белән укучы, ләкин яшьлек чаялыгын югалтмаган кыз. Соңыннан врач. 20—21 яшендә. Зарифа — Фәсәхәтнең әнисе. «Җөйче Зарифа» дип тә йөртәләр. 50—51 яшьләрдә. Садриев — райисполком председателе. Сестра Галия. X ә м д ия — больницада җыештыручы. Кунаклар һәм башкалар. Вакыйга безнең көннәрдә, Казанда, өлешчә район үзәгендә бара. 
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ БЕРЕНЧЕ КАРТИНА Иске стильдәрәк җиһазландырылган, борынгы мебель белән бүгенге әйберләр бергә буталган зал, тәрәзәләр каршында яшеллеккә һәм ак чәчәккә күмелгән язгы бакча. Уртада бакчага чыга торган яртылаш пыяла ишек. Бер якта Фуат бүлмәсенең ишеге күренеп тора, унда — кухня ягына чыга торган ишек. Стеналарда борынгы шәмдәлләр. рамда Мәккә шәһәренең гомуми панорамасы төшерелгән картина, хәтфә кәләпүшне кыңгыррак салып кигән, түш кесәсеннән сәгать чылбыры асылынып төшкән иске приказчик кыяфәтендә мыеклы бер кешенең зур портреты, кадакланган җиз шәмдәлләр, натюрморт чәчәкләр. Бер кырыйда чехол белән өртелгән пианино. Пәрдә ачылганда Кадрия белән Зарифа зал ягындагы өстәлдә пилмән ясыйлар. Зарифа. Кунагы күпме булыр кебегрәк әйтте соң? Кадрия. Үзе дә ачык кына белми, булыр инде шунда үз иптәшләре. Болай үзенә әйтеп калдьим югыйсә: вак-төяк ыбыр-чыбырлар белән өйне тутырма, дидем. Зарифа. Шатлыклы көннәре инде Фуатның. Тырышты, бетерен чыкты. Менә бу кунадагысы йөз булды, алып куй да, икенче нәрсә бир. Кадрия. К а Д р и я пильмән тезелгән кунаны ку.^ня ягына алып чыга. 
15 
 
 
Кадрия (кухнядан керешли һәм бераз һавалы рәвештә). Майга- күкәйгә күршегә чыгасы түгел, үзем әйттем. Институт кадәр институт бе- ’ тереп, бер вечер ясамый булдыра алмассың, дидем. Югыйсә минем Фуа- тым, алланың биргәненә шөкер, андый вечерлар, эчке мәҗлесләре белән һич мавыкмады. Хәер, үзем дә ычкындырып бетермәдем. Алма-апа мәрхүмәнең васияте шундый булды: орма-сукма, һавага очмасын, айны кочмасын, диде. (Пауза.) Бүгенгедәй хәтеремдә әйткән сүзләре. Зарифа. Хәзер инде, тегендә-монда җибәргәнче дигәндәй, башлы- күзле иткәндә дә ярар иде үзен. Кадрия (бик ошатып бетермичә). Бөтен кешене җәһәннәм астына олактырып бетерергә дигән закон юктыр бит. Фуат үзе китәм дип ал- гысынып йөргән була булуын да, минем әле бер дә җибәрәсем килеп тормый... (Сәгатькә күз сала.) Вакыт та байтак киткән икән, озакламыйча килә башлаулары да мөмкин. (Ашыгып өй җыештыра башлый.) ! Ичмасам синең Фәсәхәтең кереп булышсын иде әзрәк. Зарифа (үпкәләгән кебегрәк итеп). Фәсәхәтне искә алучы булмады бит. Өй җыештырырга кирәк булгач кына кермәсә... Кадрия. Фуат үзе искәртмәгән булса, менә мин әйтәм: кереп утырсын шунда. Башкалар сыйган җиргә сыяр. Нәкъ шул минутта ишектә Ф ә с ә х ә т үзе, аның кулында кечерәк кенә букет, ул аны олыларга күрсәтмәскә маташа. Гомерле булырсың әле, Фәсәхәт, сине искә алып тора идек. Зарифа. Кадрия апаң әйтә: чакырганны көтмәсен, Фуат абыйсының кунаклары янына кереп, бер читтән генә утырсын, калган самовардан берәр чынаяк чәй ясап эчәр, ди. Кадрия. Авыздан да чыкмаган сүзне... Ичмасам, гөнаһсыннан ку- i рык, күрше. Фәсәхәт (исе дә китмәгән бер кыяфәт белән). Мондый көнне чакырып кына йөрмиләр, чакырган кешеләре килеп тә җитмәгән әле Фуат абыйның, ә мин менә кердем. (Зарифага.) Сине, әни, бер көн килгән черелдек тавышлы хатын көтеп калды. Примеркага килгән булса кирәк. Зарифа. Аңгыра бәрән, мин аңа җомга көй килергә куштым ич. (Чыгарга әзерләнеп.) Ярый, күрше, уйнап әйткән сүздән әлләни чыгара күрмә тагын. Фуатка ишеттерә күрмә. Кадрия. Ишетсә тагын... Күрше кызына карата алай таш йөрәкле булмасын. Зарифа. Әйт, пилмәнне Зарифа апаң ясашты, диген. Күршедә торып бәйрәмемне искә алмаганнар димәсен. (Фәсәхәткә.) Ә син, кызын, нишләп аптырап калдың? Укырга барасыңны оныттыңмы әллә? Фәсәхәт. Миңа бер китап кирәк иде, Фуат абыйда юк микән, дим. (Этажерка буена таба үткән була). Кадрия (Зарифаны озата чыгышлый). Алар үзләре үпкәләшүне белмиләр. Хәер, Фәсәхәтнең Фуат абыйсына үпкәләп торырлык урыны да юк, тапкаиы-табынганы шуннан. Укырга димләп кертүче дә Фуат абыйсы булды. Фәсәхәт (ялгыз). Нигә шулкадәр төпченә торганнардыр. Чакырган, чакырмаган, тагын әллә нәрсә... Бәлки миңа чакырмыйча керү кызыграктыр. (Алып кергән букетын пианино өстендәге вазага куеп.) Менә минем бүләгем бөтенесеннән элек түргә менеп утырсын әле. Кадрия керә. Кадр и я. Таптыңмы? Китап дигән идең. Фәсәхәт. Юк, үзеннән башка актарырга яхшы да түгел. Кадрия. Үзеннән башка китапларына кагылганны яратмый. Бул- .часа син, Фәсәхәт, миңа табын әзерләргә булыша тор, шул арада Фуат абыең да кайтып җитәр.  
16 
 
 
Фәс әхәт (кул сәгатемә карап). Әле укырга барырга берәр сәгать вакыт бар икән барлыкка. Нәрсәдән тотынабыз сон,? Кадрия. Тотынганчы иң элек кулыңны ю. Бездә гадәт шулай: савыт-сабага тотынганчы иң элек кул юыла. Фәсәхәт. Ә бездә гадәт бераз икенче төрлерәк, Кадрия апа, андый вак-төяк эшләрне кеше кушмыйча эшлибез. (Шаяртып кулларын күрсәтә.) Кадрия. О, син хәзер маникюрлап та җибәргәнсең.. Фәсәхәт. Безнен. төгәл приборлар цехында шунсыз мөмкин түгел. Аннары тагын булачак врач кеше бит... Шулай да әнидән бик яман эләкте. Юкка акча бетереп йөрисең, ди. Кадрия. Фуат абыеңа рәхмәт әйт: андый чиста эшне табып бирүче дә, укырга кертүче дә Фуат абыең булды бит. Фәсәхәт. Вечерына чакырмады, бик рәхмәт әйтеп торасым килми әле. (Җитди.) Рәхмәт кенә аз Фуат абыйга. Әле дә исемдә: институтка керү алдыннан имтиханга хәзерләнгәндә кичләр буена янымнан китмәде. Кадрия. Ә Зарифа күрше алай уйламый, үпкәли, янәсе имеш, ни өчен Фуат аның Фәсәхәтен бөтен кешедән элек түргә кертеп утыртмаган. Фәсәхәт. Минем кич белән укырга барырга тиешлегемне белә бит ул. Чакырган булса да керә алмаган булыр идем. Хрусталь ахры сезнең бу рюмкаларыгыз, Кадрия апа? Кадрия. Бөтен сервировкасы белән иде, графины картым үләсе елны ватылды... Ой, гөбәдиям көеп тормасын тагын, сүз белән мавыгып китеп... (Ашыгып кухня ягына үтә.) Фәсәхәт (ялгыз. Фуатның стенадагы зурайтылгаи фотосы каршына тукталып). Чынлап та, Фуат абый, нишләп әле син мине кунакка чакырмадың? Мин Сиңа өченче көн күргән төшемне сөйләгән булыр идем, шундый кызык төш күрдем. (Стенадан Фуатның гитарасын алып, чирткәләп карый. Телефон шалтырый. Трубканы ала.) Әйе, тыңлыйм. Юк, бу болай гына кергән бер кеше. Күрше кызы. Бала караучы. Бул- маса соң... Бүген булмаса, иртәгә булыр. Фуат абый үзе өйдә юк шул. Әле кайтып җитмәгән. Кем дип әйтергә соң? Зөбәйдә Алкина? (Аптырабрак һәм төкселәнә төшеп.) Ә сез Фуат абыйның кеме буласыз соң, иптәш Зөбәйдә Алкина? Ә юк, аларда бер дә андый нәрсә сизелми бүген. Сизелми, сизелмәгәч нәрсә дим. (Трубканы куя.) Кадрия (кухня ягыннан аШыгып кереп). Кем булды? Кемне сорый? Фәсәхәт (теләмичә генә). Ниндидер бер бәндә шунда. Ахрысы, борыны ис сизеп шалтыратты булса кирәк. Кадрия. Шулай да белергә иде... Исемен әйтмәгәндер ич? Фәсәхәт. Алкина дидеме шунда. Кадрия. Ай алла, белмәгән эшеңә тыгылып соң... Миңа эндәшергә булмадымеии? (Трубканы яңадан ала.) Зөбәйдә туташ, сезме? Гафу итә күрегез, үзем кухняда булып калдым... Әйе, әйе. Әлбәттә. Көтәбез. Мөм- кинме соң сездән башка. Ошамаганны сөйләп тормасагыз икән. Әлбәттә. Сездән башка мәҗлесебезнең бөтенләй яме булмаячак. Энҗесез калфак булачак. Ә мин менә беләм. Хәзер бераз картайгач та заманасында без барысын да күргән кешеләр. Әлбәттә. Фуат та әйтте, мин дә әйтәм, сездән башка ризыкка кулыбыз күтәрелмәячәк. Кадриянең сүзләренә бик нык игътибар итеп, эленке-салынкырак итеп эшләп йөргәндә, Фәсәхәт ялгышлык белән кулыннан тәлинкә төшереп җибәрә, тәлинкә чалтырап ватыла. Фәсәхәт. Ой! Кадрия. Харап иттең... Карап эшләмәгәч соң.
17 
 
 
Фәсәхәт. Әллә нәрсә булды, кинәт кулым әйбер тотмас хәлгә килде. Кадрия. Болан үзе туйда тәлинкә ватылуын яхшылыкка юрыйлар юравын да... Фәсәхәт. Әле бит Фуат абыйның туен итми торганбыздыр? Кадрия. Укып бетергәч инде туе да еракта йөрмәс. Консерваны ике башка икешәрпе куярга кирәк булыр, әллә ни зат нәрсә түгел, ора бирсеннәр. Фәсәхәт (Кадриягә әйтүдән бигрәк, үзе белән үзе сөйләшкәндәй). Энҗесез калфак шулай бик өтек нәрсә була микәнни инде ул? Калфак кимәгәч, без белмибез дә. Кадр и я. Хәзер инде берсе дә модада түгел, заманасында килешә иде. Кыз чагымдагы энҗеле калфагым әле дә саклана... Керән дә уып куясы бар иде, әллә, Фәсәхәт, анысын син эшләп ташлыйсыңмы? Фәсәхәт. Болай да елыйсым килеп тора иде, китер алай булгач, керән әчесе белән кушып, рәхәтләнеп бер елыйм әле. Бер читтәрәк керән уа башлый. Кадрия табынны рәтләү белән шөгыльләнә. Фәсәхәт (сәер бер кызыксыну күрсәтеп). Ул Зөбәйдә Алкина дигәнегез сезнең берәр кардәш тиешле кешегез түгелдер бит, Кадрия апа? Кадрия. Кардәш булып китүе дә бик ихтимал, Фуат абыең аның турында бик сөйли. Фәсәхәт. Бергә укый торганнардыр. Кадрия. Бергә укымыйлар, болай танышлар. Ул Зөбәйдә дигән кыз бездә булгалый, бик затлы тәрбия күреп үскән бала, әтисе Сафа Галлә- мович Алкин — зур гына урында эшләүче. Фәсәхәт. Әй, керәне дә керәне... Әчесе күзне кисә. Кадрия (Фәсәхәтнең сүзенә бөтенләй игътибар итмичә). Төскә-бит- кә дә бик чибәр. Мин яшь чакта, җимешче Мөхәммәтҗанда булды шундый бер чибәр кыз. Бөтен Бишбалта исе китеп сөйли иде, үзе дә шул апельсин ашап кына үсте, (һаман үзенеке белән мавыгып.) Ул өсте-ба- шы... бөтенесе энә күзеннән, җыен зат нәрсә. Муенына таккан медальоны гына да дүрт мең сум тора диме... Әтисе Москвадан бүләк итеп алып кайткан. Ф ә с ә х ә т. Алайса тагын бер тәлинкә ватарга була икән әле. Кадрия. Затлы кешенең затлыча: әнә бит, телефон аша гына булса да алдан хәбәр итеп куйды. Берәү булса, көттереп теңкәңә тияр иде. Фәсәхәт. Әллә Фуат абый белән араларында берәр нәрсә килеп чыкканмы? Фуат кайта, бераз арган, ләкин бик шат, күтәренке. Фуат. Тәбрик итә аласың: диплом — отлично! Кадрия. Мин аның шулай булачагына алдан ук иман китергән кеше. Минем нарасыемның кайчан соң минем ышанычымны акламый калганы бар? (Тантаналы рәвештә кул биреп.) Поздравляю, мой мальчик! Фәсәхәт (уңайсызланып кына). Миңа тәбрик итәргә мөмкинме, Фуат абый? Ф у а т. Гафу ит, күрмичә дә торам... Фәсәхәт. - Бераз гына борын да күтәрелеп киткән булса .кирәк, уңышлардан баш әйләнеп... Фуат. Менә син алай әйтерсең дип уйламаган идем, иптәш рабочий класс. (Кулын сузып үзе килә.) Мә әле кулны, кыс әле бик шәп итен... үзеңнең теге бишенче разрядлы сөялле кулың белән... Фәсәхәт (Фуатның кулын кысып). Дипломны уңышлы яклавын белэп котлыйм, Фуат абый.

 
 
Фуат. Тагын өч елдан мин синең кулыңны шулай кысармын, һәм әлбәттә шундый ук уңыш’ белән, әгәр артыграк та булмаса. Күрше күршедән калышырга тиеш түгел. Фәсәхәт. Әле миңа. Икенче курста гына ич мин. Фу ат. Икенче курста булган кеше бишенче курста, әлбәттә, була, монда шикләнергә урын юк. Бигрәк тә, безнең Фәсәхәт күрше кебек, тешләгән җиреннән өзмичә калмый торган үз сүзле кеше өчен. (Кадриягә.) Килүче булмадымы әле, олы түти? Кадрия. Вакытыннан берәр сәгать элек чакырырга кирәк иде, ә син шул берькатлы, рәтләп чакыра да белмәгәнсең. Фу ат. К чорту, килмәсәләр... Фәсәхәт, син, мин — өчәү утырабыз да, кереш сүз ясап тормыйча гына башлыйбыз. Менә мин шампанский да алып кайттым. Кадрия (җиңелчә генә шелтәләп). Син шул һаман турыдан гына очмакчы, җизни мәрхүм шулай иде. Фу ат. Турыдан гына очарга юл булганда, аннары тагын өйдә тәмле мәмиләр пешеп торганда, нигә әллә кайлардан уратып торырга... Пәрәмәч тә булачакмы, олы түти? Кадрия. Булганы алдыңа килер, ризык күрмәгән кешедәй, алдан ялхманып торма. Ул Зөбәйдәң нәрсә кыланган була тагын? Арагызда берәр нәрсә килеп чыкмагандыр ич? Ф у а т. Бер ни дә булганы юк, чакырдым, киләм диде, килергә тиеш. Кадрия. Бөтен мәҗлеснең яме киткәчме? Әнә, шалтыратты, бераз соңгарак калып килермен, диде. Фу ат. Моның өчен нигә мине ачуланасың, аның үзен ачуланырга кирәк иде. Миңа, мәсәлән, бернинди шартлар да куймаган иде. Кадрия. Сине ачуланам, чөнки син кешене кешедән аера белмисең, /Күнләп әйтмәгәнсеңдер. Фу ат. Дөрес, аягына ук егылмадым, анысы өчен үпкәлбгән икән... Ләкин Зөбәйдә андый мещанкадыр дип уйламыйм. Кадрия. Кешесенә күрә аягына егылсаң да маңгаең тишелмәс иде. Кеше белән кеше бер түгел. Берәүләрне чакырып та тиз генә китереп булмый, икенче берәүләрнең... (Фәсәхәткә төрттеребрәк.) чакырмыйча да чыгып торулары юк... Фу ат (йөрәк белән). Олы түти! Бу ни дигән сүз? Кадрия. Әллә Фәсәхәткә тидеме? Ул турыда хәтта күңелемә дә килмәде. Фәсәхәт (сиздермәскә тырышып). Нишләп миңа тисен, минем ни катнашым бар сездә. Әнине чакырырга дип кердем, булыш дигәч, булыштым, хәзер менә чыгам. (Ишеккә бара.) Фу ат (аның артыннан барып). Кал, Фәсәхәт... Мин сорыйм, минем өчен кал. Фәсәхәт (кискен). Укырга барасьнм бар, Фуат абый. Дөресен әйткәндә, укырга барасым булмаса да кала алмаган булыр идем. Мин дә бит кеше, муенымда дүрт мең сумлык медальон асылынып тормагач та... Фәсәхәт чыга, Фуат аны озата. Кадрия (ялгыз). Сизде тагын, юлыңа ак җәймә... Буе җитмәстәй агачка үрелеп маташмасын. Фуат (кереп). Әйтмичә булдыра алмыйм, олы түти: Фәсәхәткә карата ифрат дәрәҗәдә тупаслык күрсәттең. Кадрия. Аның каравы син бик төче кыланасың ул кыз белән. Белмим, җөйче Зарифа кызы белән нинди уртак тел тапкансың ул кадәр. Доктор Мансуров малае Фуат Мансуровның юлы җөйче Зарифа кызы юлы белән бер булмас. Аның үз юлы, синең үз юлың... Фуат. Син моны, иске әкиятләрдә язылган пәйгамбәрләр кебек, үтә алдан күреп һәм бик нык кистереп әйтәсең. “ 17 
* 4 ИЛ И АЛ А I
19 
 
 
Кадрия (кырыс рәвештә). Пәйгамбәрләр турында язылган китаплар әкият түгел, аларны әкият дип атарга безнең хакыбыз юк, олан! Бусы — бер. Икенчедән, җөйче Зарифа кызы турындагы сүзләремне мин пәйгамбәр булып түгел, барыннан да элек, анаң урынына калган олы туган һәм сине өч яшеңнән алын тәрбияләп үстергән опекуның буларак әйтәм. (Ишектә звонок). Әнә кайсыдыр килде, кешегә сиздермә, тәртипкә китер үзеңне. Пәрдә. 
ИКЕНЧЕ КАРТИНА Беренче картинадагы ук обстановка диярлек, тик бакчага карый торган тәрәзәләр һәм пыяла ишек кенә ачык. Пәрдә ачылмас борын ук гитарага кушылып озын гына көйгә- •кырлаган тавышлар ишетелә. Пәрдә ачыла. Тәрәзә алдында, верандадагы өстәл янында кунаклар. Ф у а т үзе әкрен генә гитара чиртә. Студентлар җыры: Кошлар сайрый кунып тирәккә лә, Ни дәва бар янган йөрәккә шул, Ни дәва бар янган йөрәккә? Килгән кошлар көзен китәләр. Көзләр, кышлар, җәйләр үтәләр, Тагын язлар килеп җитәләр... Ә йөрәктә безнең һаман яз, Китми кошлар, күңел гел аяз, Шаулап бергә гомер итәбез, Авыр юлны бергә үтәбез, Киләчәккә бергә китәбез... Тынасы юк безнең йөрәкнең, Сүнәсе юк бездә теләкнең шул, Сүнәсе юк бездә теләкнең. Күңелебез шат, алда юл ачык, Бара сафлар безнең нык басып, Шул дәвасы янган йөрәкнең... Кадрия (веранда ишегенә *килеп). Фуатчик! Мөмкинме сине бес генә минутка? Ф у а т. .Мин хәзер, иптәшләр. Алгы якта, Ф у а т һәм Кадрия. Кадрия. Зөбәйдә һаман юк. Син ул турыда бөтенләй уйламыйсың да ахры. Ф у а т. Уйлап нишләтим, хәзер генә барып, кулыннан җитәкләп китерә алмыйм ич. Кадрия. Паштет бирмичә торам. Ичмасам, шалтыратып карар идең. Фу ат. Соңыннанрак килермен дигән ич, килер үз вакыты белән. Кадрия. Табынның яме беткәчме? Кайчан син тормыш итәргә, кешеләрне танырга өйрәнерсең икән? Фу ат (кунаклар ягына ашыгып). Әгәр бүтән сүзләрең булмаса, анда мине кунаклар көтә. Кадрия. Бүтән сүзләрем дә бар: аракы белән бик кума, фонтал- дан гына чыгып аласы түгел.  
20 
 
 
Фуат ’(аптырабрак). Эчеп-исереп утырыр өчен җыелмадык, олы түти. Балаларны өйрәткән кебек, кисәтеп тормаганда да ярар иде. Кадрия. Нәрсә ярый, нәрсә ярамый — мин үзем беләм. Чәй белән- рәк утырыгыз. Фу ат (кунаклар ягына чыгып). Зарыкмадыгызмы, егетләр? Олы түти чакырып алып шелтәләде, кунакларны кыстый белмисең, ди. Нури. Мин яхшы ук зарыктым, Фуат... Дөресен әйтим. <1>уат. Сиңа гына аерым закон булмас, барыбыз берьюлы тотабыз. Алдык, егетләр, алдагы эшләр өчен... Кадрия (зал ягыннан). Ник кенә берсе күтәрмичә калсын. Каккан казыгың төтмәс бу килештән... 1 Веранда ягында кунаклар хәрәкәткә килә, урыннарыннан кузгалышалар. Моны күреп Кадрия кухня ягына китеп югала. Икәү, бәхәсләшә-бәхәсләшә, зал ягына керәләр. Беренчесе. Моннан берничә көй генә элек мин «Правда»да бер фельетон укыдым. Анда, малай, эссе табага салып куырган. Әле укуын бетермәс борын ук зуррак урындагы агай-энеләренең протекцияләрен эзләп, шәһәрдә, әти-әнисеиең җылы канаты астында посып калырга йөрүче шома егетләрне әмма куырган да соң! Икенчесе (тотлыга төшеп). Нигә син моны миңа карап әйттең? Кем... Кем әйтте минем протекция эзләп йөргәнемне? Беренчесе. Карак түгел кешенең башында бүреге янмаска тиеш. Мин «Правда»да басылган фельетон турында әйттем. Тышкы ишектә звонок. Кадрия (кухня ягыннан кереп, шатланган рәвештә). Фуатчик! Ишектә кунак, каршы ал! Фуат. Гафу итегез һәм каршы алырга әзерләнегез, бу — могаенул! Кунаклар верандадан зал ягына таба күчәләр, көтү. Бер кунак. Күрәсезме, Фуатның тавышында кинәт нинди ноталар яңгырады. Димәк, без — моңа кадәргеләр — беребез дә «ул» булмаганбыз, бары тик «аны» каршы алыр өчен тезелеп куелган пешкалар гына булганбыз икән. Икенче берсе. Кыска гына хәнҗәреңне айкап, Ромео белән Джульетта арасына кермә, тапталырсың. Өченче берсе. Дөрес сүзгә җавап юк. Мин үзем, мәсәлән, Фу- атны һәм аның соңга калып йөри торган Джульеттасын бик яхшы аңлыйм, алар арасына катнашмау позициясендә торам һәм аларның очрашу тантанасы алдында бил каешымны кыса төшеп, во фронт басарга әзермеи. (Солдатча өстеи-башын төзәтенә.) Зөбәйдә ( чәчәк букеты тоткан, бик нәфис киенгән). Исәнмесез, иптәшләр! (Фуатка букетны биреп.) Алып куй бер читкә. Фуат. Нигә бер читкә. Ул һәрвакыт безнең күз алдыбызда торырга тиеш. (Букетны вазага тыгып, табынга китереп утырта.) Кисәтеп куям, иптәшләр! Бусы ашый торган нәрсә түгел. (Зөбәйдәне тантаналы рәвештә кунакларга тәкъдим итеп.) Таныш булыгыз, Зөбәйдә Алкина! Безнең гонаһлы җиребезгә бераз соңга калыбрак иңгән күк фәрештәсе... Зөбәйдә (уңайсызланып). Син һәрвакыт, Фуат, арттырып җибәрәсең. Фуат. һәрвакыт түгел, нәкъ менә шушы Зөбәйдә Алкина дигән кеше алдында: әйе, арттырып җибәрәм һәм телемә әллә ниткән канатлы сүзләр килеп тора. Бер кунак. Аңлашыла. Икенчесе. Ә минем өчен инде әллә кайчан аңлашылып беткән: башта шулай сүзләрне бутыйсың, аннары бер заман үзең бутала баш-  
21 
 
 
Ф у а т. Кыскасы, медицина институтыннан. Киләчәктә безне, сыртыбыздан ярын, теге дөньяга озатачак кешеләрнең, берсе. Кадрия (ул сизелерлек ачыклана төшкән). Нигә болан кузгалдыгыз, кунаклар? (Фуатка.) Син, Фуат, кунакларга таралышырга һәм күңелсезләнергә ирек бирмә, синең бурыч бүген шундый. Фуат. Болан булгач инде, егетләр, баядан бирле эчне пошырып торган шампанскийдан рәхим итәбез, юкса аның һавага очып бетүе бар. Шау-гөр килеп веранда ягына күчәләр, утырышалар. Фуат (шампанскийны бокалларга агызып). Көтеп алынган бу тостларны күтәрү алдыннан нәрсәдер әйтәсе килә. Зөбәйдә. Ләкин озак итеп һәм канатлы итеп түгел. Бер к у и ак. Соңга калып килгән бу кунак тырнакларын күрсәтә башлады, хуҗаның үзенә регламент куя. Ф у а т. Кыска һәм бик просто итеп әйтергә тырышып карыйм, хәтта ике сүз белән дә әйтергә була. Мин бу тостны, иптәшләр, агроном чын- чынлап агроном булсын, кулны балчыкка тыгып эшләүдән курыкмасын өчен эчәргә тәкъдим итәм. (Эчәләр.) Менә шулар инде безнең яшь агрономнар. Ошыйлармы? 3 ө б ә й д ә. Иптәшләрең ошый, ә үзең... Фуат. Үзем ошамыйммы? Зөбәйдә. Бик риторикага биреләсең. Бер кунак. Монда, егетләр, үзара тәнкыйть башланды, читкәрәк китеп торуыбыз хәерлерәк булмасмы дим? Икенче кунак. Ә син үзара тәнкыйтьтән куркасыңмыни? Беренче ку и а к. Курыкмыйм, шулай да бозлы яңгыр яуганда, кайда булса да ышыкланып тору яхшы. Бакча түреннән тавыш. Реи-а-а-ат! Бирегә кил, монда таган бар, таган атынабыз. Икенче бер кыз. Ренат белән Клара гына түгел бит дөньяда... Әйдәгез без дә. Шау-гөр килеп бакчага китәләр. Верандада Фуат белән Зөбәйдә икәве генә калалар. Фуат. Шулай итеп, минем көймәм бүген диңгезгә чыкмас борын ук ташка бәрелде. «Риторика» дигәнеңне мии шулай аңладым. Зөбәйдә. Мин Бишбалтада гына утырабыз дип торам, ә син диңгезгә дә чыгып киткәнсең икән. Кыскасы, исергәнсеңме дип әйтим? Фуат. Сине күреп исердем. Син бүген шундый матур!.. Зөбәйдә. Бусы — шул ук риторика. Фуат. Бүген минем шундый көнем: әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәне бары тик матур ягыннан гына күрәм. Шуның өстенә тагын... Зөбәйдә. Әйтеп бетер, нәрсә ул «тагын»? Фуат (Зөбәйдәнең кулыннан алып). Шуның өстенә тагын менә минем нинди шатлыгым бар. Күзләреңә генә карап торыймчы... Кадрия керә. Кадрия. Яшьләрне әйтәм, күзләре очлы да.соң... Теге Нури дигәне бакча коймасы аркылы бер сандугачны сайратып тора башлаган инде. (Зөбәйдәгә.) Бераз ашыгычрак уйлаиылган эш булды инде, әйберләребез дә урынында түгел. Ни әйттем Фуатка: бер-ике көн җыенырга бир, аш-суымны кеше төслерәк әзерлим, дидем. Юк, үзенекен итте. Янәсе, аның иптәшләре китәләр. Морожиый әзерләмәкче идем, анысына да өлгерә алмадым. Фуат (Зөбәйдәгә). Менә шулай инде ул минем олы түти. Кунак дигәндә өзгәләнеп тора.  
22 
 
 
Кадрия. Әштер-өштерне генә яратмыйм. Элек-электән шулай га- дәтләнелгән. Безнең әтиләр Лебяжига гына чыгасы булганда да бер атна элек җыена башлыйлар иде. Зөбәйдә. Юкка борчылмагыз, Кадрия ханым. Кадрия. Син башка кунакларыңны да онытып бетермә, Фуат. Фу ат. Чыннан да без аларны онытып бетермик тагын. Сез шулай үзара кәлә-мәлә сөйләшә торыгыз, мине тәнкыйтьләргә була, үтә каты кыланмасагыз рөхсәт итәм, ә мин иптәшләр янына чыгыйм әле. (Бакча ягына үтә.) Кадрия. Бигрәк берькатлы безнец Фуат. Нарасый бала кебек. Аңа бөтенесе ошый, бөтен җирдә ул турыдан гына очасы дип белә. Зөбәйдә. Бераз гына сезгә дә аркалана булса кирәк. Менә авылга китеп барса, анда кайдан очарга кирәк икәнлеген өйрәтерләр. Чынлабрак эш сорый башласалар... Кадрия. Ичмасам син дә исемә төшермә инде, Зөбәйдә. Үкенеп бетә алмыйм, нигә дип шул агрономлыкка укытканмын. Бер генә дә янымнан җибәрәсем килми. Зөбәйдә. Әгәр Фуат китсә, сезгә ялгыз гына калырга туры килә шул. Фуатның үзе белән бу турыда ныклабрак сөйләшеп караганыгыз бармы соң? Кадрия. Әй, безнең Фуатка әйттең ии дә, әйтмәдең ни... (Тавышын кыса төшеп.) Синнән яшереие-батырыны юк, бергәләп берәр юлын табып карыйсы иде, Зөбәйдә җаным. Авылда гына түгел бит эш. Фуат (бакча ягыннан тәрәзәгә килеп). Серләрегез килеште сезнең, әллә берәр яшерен заговор инде?.. Кадрия. Бар, бар... Кунакларыңны кара. Без әле сөйләшәбез. Фуат. Ә Зөбәйдә минем кунагым түгелмени? Син аны бөтенләй үзләштердең, олы түти. Миңа читтән карап торырга да ирек бирмисең. Кадрия. Олы түти белән алай әрепләшмиләр, бигрәк тә кунаклар алдында. Фуат. Нишләмәк кирәк, әрепләшергә ярамый, алып китәргә ярамый, мин чакырдым, олы түти тартып алды... (Китә.) Кадрия. Әнә шулай кече-кечедәи минем сүземне тыңлап үскән бала ул. (Баягы фикергә кайтып.) Әле соң түгел, бергәләп уйласак, нәрсәдер чыгарырга булыр иде дим мин. Син миңа иң элек шуны әйт: Фуатның безнең яннан китүе яки китмичә калуы синең өчен барыбер тү- \ гелдер бит? Зөбәйдә. Бу сезнең мине сынап каравыгызмы, Кадрия ханым? Кадрия. Теләсәң ничек уйла, бары тик җавап кына бир: синең өчен Фуатның чын урыны кайда? Авылдамы яки шәһәрдә-интеллиген- ция арасындамы? 3 ө б ә й д ә.7 Алайса әйтәм: авылга китәме, шәһәрдә каламы, Фуат- ныц минем өчен чын урыны — минем йөрәгемдә. Кадри’я. Шуңа күрә синнән ярдәм сорап кулымны сузам да. Зөбәйдә. Белмим, бу урында мин сезгә нәрсә белән һәм ничек ярдәм итә алырмын икән? Кадрия. О, бик күп нәрсәдә ярдәм итә аласың син. Үзең хәтереңнән чыгарган булсаң, исеңә төшерим. Бер вакытны син әйттең, «безнең күршедә генә замминистр тора» дидең. Авыл хуҗалыгы замминистры дигән идең шикелле. Зөбәйдә (беркадәр аптырабрак). Монда аның ни катнашы бар? Кадрия. Синең әтиең хозяйственник, ничә еллар буена шундый зур урында эшләп һәм (шаярткан булып) замминистрның күршесендә торып, шуның да рәтен белмәсә... Шул ук Авыл хуҗалыгы министерство- сының үзендә үк берәр почмак табылуы мөмкин. Зөбәйдә. Ә Фуат андый почмакта кысылып калырга теләмәсә? 
23 
 
 
Бакчада бию көе яңгырын, тәрәзә алдыннан бөтерелеп узучы нарлар күренеп-күрснсп китә. 
Фу ат (веранда ишегенә килеп). Бу юлы мин сине, Зөбәйдә, ишектән чыкмасаң, тәрәзәдәй урлап китәм. Бөтенесе танцевать итә, ә мин... Зөбәйдә. Ә син ялгыз гына калдыңмы? (Чыга.) Кадрия (алар артыннан кычкырып). Озакламагыз, хәзер пилмән чыгарам. (Табынны рәтли башлый.) Үзе күркәм, тотарга куркам, шушы була торгандыр инде. Егетне дә ычкындырасы килми, кулым пешмәгәе дип тә өркә. Юк инде, егет бик кадерле булса, атаңа гына түгел, ата казыңа сәлам бирерсең... (Тәрәзә алдыннан биеп узучы яшьләргә карап.) Яшьлек шул, әнә ничек очыналар... Бар иде минем дә шулай җил булып уйнаган чакларым... Артымнан ике гимназист, бер поручик чапты, тота алмадылар. (Стенадагы мыеклы портретка ымлап.) Ә менә бу мыеклы татар чапмыйча-нитмичә эләктереп алды. (Табында калган эчемлектән салып, «ялт» кына күтәреп җибәрә.) Хәзер менә, ничә еллар инде, аннан да калып, кысыр каз кебек, тол утырам. (Көзге каршында боргаланып.) Аллага шөкер, әле алай бетәшкәннәрдән түгел түгеллеккә. Бераз юанайганмын юанаюын да, бөтен кеше чыра шырпысы булып йөрергә дигән закон юктыр бит... Әгәр Фуатны алып кала алмасам, бу мал белән ялгыз башым миңрәп ятып булмас (портреттан рөхсәт сорагандай.) Алла гафуррәхим, Хәбибрахман, үзем кебек берәр юанны табып алырмын әле. 
Кухня ягына үтә, сәхнәдә бераз тынлык. Тик бакча ягыннан шат көлү, музыка тавышлары гына ишетелгәләп китә. Бераздан 3 ө б ә н д ә, аның артыннан Ф у а т йөгереп керәләр. Зөбәйдә (диванга ташланып). Фу, арыдым... йөрәгем урыныннан чыга дип торам. Фу ат. Ә миңа шундый рәхәт, шундый рәхәт... Билләһи дип әйтәм, әгәр тагын риторика дип бәйләнмәсәң, менә шулай алдыңа тезләнеп, дога укыган кебек, сиңа комплемеитлар сөйләп торыр идем. Зөбәйдә. Шуның белән эретеп җибәрермен дип уйлыйсыңмы? Фу ат. Миңа синең эреп китүең кирәк түгел, миңа бары тик синең әнә шул матур күзләреңә карап тору гына кирәк. (Текәләп аңа карап тора.) Соңгы вакытларда, синең белән танышканнан соң, минем башка еш кына мондый котырган фантазия килә башлады: иге-чиге күренми торган арыш басуыннан, серкәдә утырган арыш арасыннан, тар гына юлдан, имеш, без икәү каядыр җәяүләп барабыз. Кинәт әллә кайдан кара болыт чыгып, давыл күтәрелә: яшен яшьни, күк күкри, коеп яңгыр ява башлый, ә без ялан уртасында икәүдән икәү генә... Яңгырдан синең күлмәгең чылана, син туңа-калтырана башлыйсың, шул вакыт мин сине, җылытмакчы булып, үземнең күкрәгемә кысам... Кадрия (пилмән күтәреп кертә). Чакыр кунакларымны, Фуат. Пилмән кайнар чагында әйбәт. Фуат (бакча ягына карап). Егетләр! Пилмән килде, тизрәк җыелыгыз. Югыйсә, Зөбәйдә белән икебез генә ашап бетерәбез. Бакча ягыннан (хор белән). 
Ур-р-ра! Яшәсен пилмән, Табынга үзе килгән, Табынга үзе килмәгән, Хозяйка пешереп биргән... Шау-гөр килеп, верандага — өстәл тирәсенә җыелалар. Пәрдә.  
24 
 
 
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ 
ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА 
Маисуровлар өенең кухня ягы. Иләк, чиләк һәм башка вак-төяк әйберләр, бер читтә примус өстендә аш пешә, икенче якта прачка кайный. Пар, төтен. Шулар арасында җиңнәрен сызганган килеш бер кырыйда Зөбәйдә утыра. Аныц кулында китап, китапны куеп, прачкага су өсти, аның астына ягып килә, тагын китапны ала. Беренче пәрдә белән бусы арасында 6—7 ай вакыт үткән. Зөбәйдә инде Фуатка тормышка чыккан, ул яхшы ук ябыккан-суырылган, беренче пәрдәдәге канат-каурыйлар шиңә төшкән. Фу ат '(зал ягыннан кулына берьюлы өч галстук тотып чыга). Өч 1 галстук... Өчесенең берсе үтүкләнмәгән. Зөбәйдә. Күп вакыт кирәк түгел үтүкләргә, бир, үтүклим. Фу ат. Хәзер инде көтеп торырга вакыт юк. (Зал ягына үтә һәм шуннан торып.) Кайчан без эшне бармак белән төртеп күрсәтмичә генә эшли башларбыз икән? Зөбәйдә. Кыек атып туры тидерергә маташканчы, син, Фуат, кызыксыныр идең. Кайсына гына өлгереп бетәргә соң: аспирантурасынамы, өй эшләренәме? Фуат. Хәзергә берсенә дә әлләни өлгергәнең күренми... Аспиранту- , ранда бер предметны инде издең... (Пауза.) Зөбәйдә. Син моны икенче мәртәбә искә төшерәсең инде, аңа карап минем хәлем җиңеләя дип уйлыйсыңмы? (Примус өстендәге ашны карап.) Ашап китәрсең. Тиздән аш өлгерә. Фуат (киенеп-ясанып, фырт кына килеп чыга). Хәер, мин синнән әллә ни сорамыйм: галстук үтүкләнгән, күлмәк чиста булса, шуның өс- тенә тагын олы түти белән кашык-аяк шалтыратмыйча гына яши белсәгез, шуның өстенә тагын... Зөбәйдә. Әйтеп бетер: шуның өстенә тагын нәрсә? Фуат. Нәрсә булсын... тартып-сузып аспирантураңны да өстерәп чыга алсаң... Зөбәйдә. Син дә шулай янып-көеп тырышып торгач, тартып карармын инде... Фуат. Бүген безнең министерствода бик скандальный җыелыш булырга тиеш, тиз генә кайта алмам, ашарга мине көтмәгез. Зөбәйдә. Сездәге җыелыш һәрвакыт шулай озак була инде. (Пауза.) Әлеге шул газетада чыккан мәкалә буенчамы? Фуат. Барысы да булыр кебек. Бездә бит бер җил кузгалганчы гына, бер кузгалса, аннары тотыналар. Зөбәйдә. Галстугыңның төенен тагын бәйли белмәгәнсең, өйдән чыгып китмәс борын ук бер якка авышып тора. (Фуатның галстугын рәтли.) Фуат (аның иңбашына кулын салып). Безнең базар торасыбыз юк инде. Аллага шөкер, теләгебезгә ирештек: мин кечкенә генә чиновник, ә син менә вак-төяк эшләргә күмелгән домохозяйкага әйләнеп барасың. ‘(Җитди һәм кырыс тавыш белән.) Ләкин моннан соң мине мондый йомарланган галстук белән йөртәсе булмагыз. Үзең өлгерә алмасаң, ара- тирә биреп юдырсаң да яраган булыр иде. Зөбәйдә. Күрше-күләндә генә алучы юк, прачочныйга барып йөрергә ерак. Җитмәсә тагын олы түти сукрана: «прачочныйда керләрне агартып юмыйлар, крахмал белән генә катыралар», ди. Фуат (холыксызланып). Тагын «олы түти». Кайчан без аңа кагылмыйча гына сөйләшә башларбыз икән? Зөбәйдә (хатыннарча куырып). Әйдә, ярар, хатын-кыз эшенә күп тыгылып торма, югыйсә җыелышыңа соңга калырсың. Фуат (шаярту тоны белән). Борынгы кияү ни дигән. «Мин ике әйтмәм!» дигән. (Китә.) 
25 
 
 
Зөбәйдә (аны тәрәзә аша күзләре белән озатып калганнан соц). Аңламассың бу Фуатны, бер алай, бер болан... Ир кеше шул, керсә - бар, чыкса — юк, өйдәге хәлне белеп бетерми. Бик бирәсе иде прачоч ныйга, әнә бит «олы түти» дигән кеше бар. Эшен дәвам итә, бераздан Ф ә с ә х ә т керә. Фәсәхәт. О, кичләтеп болар эш кузгатканнар. 3 ө б ә й д ә. Көндез көн җиткереп булмый. Үзең беләсең, укуы, җәмәгать эшләре... Фәсәхәт. Мин институттан кайтып киләм, Зөбәйдә апа. Син анда 27 нче группа студентлары белән бүген нәрсәдер үткәрергә тиеш булгансың икән. 3 ө б ә й д ә. Ой, өй эшләре белән мавыгып, бөтенләй исемнән чыгарганмын: гыйльми түгәрәк утырышы буласы иде. (Аптырап.) Инде соңга да калып беткәнмен, монда да таратып кына ташладым. (Зал ягына үтә, аннан телефон аша шалтыратканы ишетелә.) Институтмы? Галина Владимировна. алла хакы өчен дип сорыйм: тиз генә 5 иче аудиториягә барып, минем егетләрне кисәтеп куегыз әле. Таралмасыннар... Фәсәхәт. Инде әллә кайчан таралып беттеләр. Юкка гына кеше мәшәкатьләп йөртәсең. Зөбәйдә. Әйтәсе дә юк, әкәмәт килеп чыккан, үзең билгелә дә. үзең бармый кал, имеш. Чүп-чар эшләр белән булышып, бөтенләй хәтердән чыгарганмын. Фәсәхәт. Монысын да хәтердән чыгармасын дип булса кирәк, деканаттан менә сиңа тапшырырга куштылар. (Пакет бирә.) Зөбәйдә (пакетны ачып укый). Сәгать 7 гә, деканатка килеп җитәргә. Сергей Харитонович үзе чакыра. Орышыргадыр инде. Фәсәхәт. Аспирантура буенча сезнең анда ниндидер җыелыш диме? Зөбәйдә (аптырабрак). Тукта әле, тукта... Бүген ни көн соц? Кече атна, 27 се. Бөтенләй исемнән чыгарганмын... Әле нинди генә җыелыш! (Сәгатькә карап.) Ни барысы 15 минут вакыт калган. (Ашыгып керләрен төрә башлый.) Фәсәхәт. Мондагысы качмас, тизрәк үзеңне кара. Фуат абыйны әйтәм, үзе дә укыган кеше, аңларга тиеш иде инде югыйсә: аспирантурада укучы хатынын мондый вак-төяк эшләр белән күмеп, крепостнойга әйләндермәскә тиеш иде. Зөбәйдә. Фуат абыеңның монда бер нинди катнашы да юк, Фәсәхәт. Аны ачуланма. Фәсәхәт. Ни эшләп катнашы юк? Катнашырга, барысын да белеп торырга тиеш. Хатынга гына салынып ятарга иске тормыш түгел бит хәзер. Зөбәйдә. Яңа тормыш дип, күлмәк-ыштанны ирләрдән юдырып булмый ич инде, аның үз эше, безнең үз эшебез. Фәсәхәт. Мин булсам, юдырып карар идем бер, аннары тагын Кадрия апамактанчык үзе дә кер юмаслык кеше түгел, беләкләре берсе бер самовар юанлыгы... Зөбәйдә (киенеп чыгып һәм бик җитди рәвештә). Синең кебек ялгыз вакытта мин дә шулай бик җиңел уйлый идем, Фәсәхәт. Чыгып барганда гына ишектә кереп килүче Кадрия белән очраша. Кадрия. Завод урынына яккансың икән... Ичмасам, зал ишеген ябып та куймагансың, пар белән өйдәге мебельне бозып бетерәбез инде. '(Зөбәйдәнең киенеп чыгарга торуын ошатмыйча.) Кая җыендың тагын болай...’ кичләтеп? Зөбәйдә. Онытып җибәргәнмен, институтта эшем бар икән. Кадрия. Карыйсы эшләреңне көндез карап бетерергә кирәк иде.
26 
 
 
Киенеп-ясаиып, ялгыз баштан кич чыгып китәргә семьясыз кеше түгел ич син. Зөбәйдә (инәлү белән). Олы түти! Нәрсә дигән сүзең булды инде бу? Мин сине аңламыйм. Кадрия. Аның каравы мин сине бик яхшы аңлыйм: соңгы вакытта институтта эшләрең бик күбәя башлады. Алай араны бик өзә алмаслык булгач, иргә чыкмаска кирәк иде аны. Фәсәхәт. Ничек араны өзсен, ул бит аспирантурада укый. Син моны белергә тиешсең, Кадрия апа. Кадрия. Татарга тылмач кирәк түгел. (Тәкәббер генә.) Безнең йортта безнең үз тәртибебез. Зөбәйдә. Әгәр безнең йорттагы тәртипләр рамкасына гына сыеп бетми торган эшләр килеп чыкса, олы түти? Кадрия. Чыкмаска тиеш. Кичке сәгатьләрдә алай кысылып йөрергә семья кешесе син... Үзең дә, башкалар да белергә тиеш. (Башын югары тотып кына зал якка үтә.) Үзең тараткан керләреңне үзең җыеп китәргә онытма. ЗөбәйДә. Инде соңга да калып беткәнмендер. Баргач та сүзе булыр, монда да сүз. (Ашыгып керләрен җыйный башлый.) Фәсәхәт. Җыйма, Зөбәйдә апа. (Җиңнәрен сызганып.) Завод булгач, завод, ягам прачкага, җылытам су, чыгарам пар, үзең кайтканчы бөтен керләрең уылып беткән булыр. Зөбәйдә (зал ишегенә ымлап). Ә ул? Фәсәхәт. Курыкма, рабочий класс үз җавабын үзе бирер. Зөбәйдә (уңайсызланып). Болай инде... әллә ничек инде. Фәсәхәт. Теге вакытта, Фуат абый миңа укырга керергә булышканда, бер дә әллә ничек булмады, бик әйбәт булды... Әни әле дә сөйләп бетерә алмый. Зөбәйдә (күңеле тулып). Рәхмәт инде алайса. Бәлки... кайчан да булса, ни белән дә булса... мин дә сиңа берәр нәрсәдә ярдәм итәрмен. Фәсәхәт. Күп сөйләшеп торма, йөгер тизрәк. (Ишектән этеп чыгаргандай чыгара.) Карап туймаслык кеше иде килгәндә, тәмам суырылып, юашланып калды. (Тиз-тиз уа башлый һәм, эш белән мавыгып булса кирәк, авыз эченнән җиңелчә генә көйләп җибәрә.) Яшь гомерне уза диләр, Узганын күрсәң иде, Узган чакта, тотып алып, Кирәген бирсәң иде... Кадрия (зал ягыннан чыгып). Бу ниткән җыру?.. Атна көнгә каршы авыз күтәреп... Фәсәхәт (эшен дәвам иткән көйгә, игътибарсыз гына). Авыз күтәреп җырлау болай булмый ул, Кадрия апа. Авыз күтәреп җырласам мин сезнең тәрәзә пыялаларыгызны дер селкетәм. Кадрия. Нишләп әле син монда? Кем яллады сине кер уарга? Нинди хак белән ялладылар? Фәсәхәт. Беркем дә ялламады. Зөбәйдә апаны жәлләдем дә, уып бирергә булдым. Бүгенге кичем барыбер буш. Кадрия. Зөбәйдә апаң шулай жәлләрлек кешемени инде синеңчә? Фәсәхәт. Жәлләрлек димим, шулай да аңа бик үк татлы түгелдер кебек... Укуы да, җәмәгать эшләре дә, өй эше дә... Кадрия. Сөйләгән булма юкны... Тикмәгә түгелдер әле, шулай кысылып йөри-йөри, Зөбәйдә апаңны бөтенләй кысрыклап чыгарып, аның урынын алып булмасмы дип уйлый торгансың. Фәсәхәт ишетмәгәнгә салышып, эшен дәвам итә. 
27 
 
 
Кадрия (аның саен арттырыбрак). Хәзерге кызлардан бөтенесен көтәргә мөмкин. Намус-хәя юк, талымлап тору юк, ирсез калырбыз дип куркып, кем элексә шуның муенына асылынырга йөриләр. Фәсәхәт. Миңа дисә ник шунда әллә нәрсәләр әйтмисең. Эшлим дигән эшемне эшләп бетермичә, барыбер туктамыйм. Кирәкмәскә каныңны бозма. Кадрия. Айһай-ла, исем киткәне бар иде... сезнең нәселегездә ул, әниең кешегә идән юып тамак туйдырды, син дә шуның, гадәтен куа торгансың. Ә шулай да, кызый, Фуат абыең сиңа тәтемәс, юкка борыныңны сузып йөрмә. Фәсәхәт (гарьләнү һәм протест хисен тыеп кала алмыйча). Авызың сөйләгәнне колагың ишетәме синең, Кадрия апа? Кадрия (һаман шулай ачу китергеч тынычлык белән). Бәлкем, сөеклем, син безне берни дә күрмиләр-сизмиләр дип уйлый торгансың, ә без, аллага шөкер, кемнең морҗасыннан нинди төтен чыкканлыкны күреп торабыз. Кызын Фуатка сыламакчы булып, иң элек анаң куштанланып йөрде, аны биздердем дигәндә генә, инде син бусагама тузан төшерми башладың. Әле, имеш, Зөбәйдә апасыннан сабак өйрәнергә керә, әле китап сорап, әле теге йомыш, әле бу сылтау... Фуат абыең үзе эләкмәгәч, инде килеп аның керле ыштанын юарга да риза булдыңмыни? Фәсәхәт (сызганган беләкләре белән куркыныч рәвештә Кадриянең каршына барып баса). Бәхетең бар икән, ярый әле мин синең киленең булмаганмын, билләһи дип әйтәм, түзеп тора алмас идем, я сиңа, я үземә берәр тамаша чыгарган булыр идем. (Уылган, уылмаган керләрне барысын бергә төйнәп алып чыга башлый.) Кадрия. Кара әле, кара... көпә-көндез таларга җыенамы? Фәсәхәт. Таласы иде сезне, караклары әллә кайда йөриләр. Әминнән курыкма, керләрегезне киптереп, үтүкләп, иртәгә үзем кертеп бирермен. (Төенне күтәреп алып чыгып китә.) Кадрия (ишектән тәрәзәгә, тәрәзәдән ишеккә йөгереп). Караул! Таладылар! Тотыгыз, коткарыгыз, караул! (Кинәт тынып һәм исе киткәндәй.) Тәки алып чыгып китте бит, әй! Тәки эшләр. Булса да булыр икән кеше! Пәрдә. 
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА Мансуровлар квартирасы. Зал ягы. Сәгать төнге унынчы. Фуат кайта. Фуат (керешли үк диярлек). Таксига түләргә акчам җитмәде. Кайчан мин үзехМ эшләгән акчага үзем хуҗа була башлармын икән? Кадрия. Ә сиңа таксига утырып кайтырга кем кушты? Трамвай ярамаганмыни? Фуат. Таксига түгел, шайтанның үзенә атланып качарлык булдым бүгенге җыелыштан. (Пауза.) Зөбәйдә кайда соң? Кадрия. Кем белә аның кайдалыгын, институтына дип китте. Укымышлы хатын булгач, күрәсең, ире кайтканда, өйдә тормаса да ярый торгандыр. Теләсәң кай вакытта, теләсәң кайда, теләсәң нишләп йөр. Фуат (инәлү белән). Олы түти! Ничек күңелеңә килә... Кадрия. Аңа йөрергә дә ярый, ә «олы түти»гә хәтта күңеленә китерергә дә ярамый. Сүз тидермәс хатын булды. Бер дә харап, син генә хатын күргән, (йомшый төшеп.) Ашарыңа әзерлимме, әллә эчәсең киләме? Фуат. Кирәкми, ашыйсым да, эчәсем дә килми. (Радиоалгыч янына килеп, сүзсез генә боргалый.)  
28 
 
 
Кадрия (арттан сиздермичә генә килеп, аның җилкәсенә -кулын сала). Бик сыйлап җибәргәннәр ахры җыелышта. Әллә югыйсә олы ту- таңның өйдәге тәртипне яклап әйткән сүзләреннән үпкәләп тә өлгердеңме? Ф у а т. Юк, үпкәләмәдем. Кадрия. Төсен, дә юк синең, әллә эшли торган җирегездә берәр күңелсезлек килеп чыктымы? Ф.уат. Чыкты гына түгелү җәелеп бара. Менә ул син әйткән «тыныч почмак», олы түти. Кадрия. Әллә, ходаем, сине дә телгә алдылармы? Әллә ни ис китә торган урын булса икән. Шуны да күпсенәләрмени? Фу ат (кул селтәп). Җитәр, айда да башым катты. Кадрия. Безнең кодага да җиле кагылмый торгандыр ич? Ф у а т. Кодаң өстендә җил генә түгел, давыл кузгалырга тора әле. Кадрия. Шулай ук бик казынып торалармыни үзенә? Аны-моны әйтмидер идегез бит әле моңарчы. Ф у а т. Коданың бөтен кыңгыр эшен белеп бетерү өчен кырык көн казанда кайнарга кирәк. Хәер, хәзер инде кайнатып тормаслар кебек. Кадрия. Шулай итеп, чөеп атуга таба барамыни эшләр? Беребез өчен дә шәп түгел алайса. Болай әле «кодагыз кем?» дигәндә «министер- ствода» дип әйтү үзе ни тора иде. Ишектә звонок. Ишек ача чыккан Кадриягә ияреп Сафа Алкин керә. Ул килешли кайдадыр бераз төшереп алганга охшый, кызмача, үзен кәефле тота, ләкин шул ук вакытта киявенә бүречәрәк карый. Кадрия. Рәхим итегез, кода. Гомерле булырсыз әле, сезне искә алып тора идек. Алкин (мишәрчәрәк акцент белән). Аяк сузарга җыенган юк әлегә, мо шулай да җилкә өстендә комарлар оцыигалый. (Кул биреп.) Исәнлектер? Фу ат (өстәл яныннан торып). Әйдәгез, кайнатай, чәйгә рәхим итегез. Алкин. Үдә чакта, кайнатай да кайнатай, ә тегендә, собраниедә, ңүпь сүзләр сүләдең. Көтмәгән идем. Кадрия (арага керергә теләп). Әллә, бәлкем, бер нәрсә дә булмас. Шауларларшауларлар да, тынарлар. Тагын үз җае белән китәр. Ал к и и. Сафа Алкин анысы кая олакса да ким-хур булмас. Но бүгенгесе көндә чукырга бер җилкә кирәкме? Кирәк. Давай Алкин җилкәсен чукырга. Фу ат. Син, кайнатай, бүгенге җыелыштан үзең өчен бер нинди нәтиҗә дә ясамаганга охшыйсың, ә бит анда безнең күбебезгә кагыла торган бик үткен тәнкыйть фикерләре әйтелде. Ал ки и. Син, кияү, собраниедәге кебек сүлпән утырма монда, алтмышка якынаеп барган кешене яңадан ясый алмассыз. Фу ат. Димәк, шулай... өч-дүрт сәгать тирләп-пешеп утыруның нәтиҗәсе... Алкин. Нәтиҗәсе шул: Алкин моннан соң министерство тирәсеннән очачак. Но мин уйлыйм: Алкин цүпь булып җирдә дә аунап калмас. Аргьяк аяз Алкинның, атай карт әйтмешли, энә төшсә, ул күренә. Ф у а т. Күрердәен күрделәр инде, кайнатай, безгә сөйләп торырга урын калдырмадылар, үзең генә янып калсаң бер хәер иде, очкыны минем итәккә дә төште, мине дә яндыра яздың... Алкин. Карап торам да мин сиңа, әллә мәйтәм, авылга китмәс өчен минем урынга утырып калырга исәп бар идеме? Бик тырышып сүләдең жыелышта, биредә дә җәйдең критиканы. Фу ат (кыза төшеп). «Минем урынга», имеш! Нәрсә ул минем өчен синең урын? Иләк белән якты ташу. Ярый ла син дигәнчә генә ташытып
29 
 
 
торсалар, ә менә кулыца китереп суктылар, иләгең дә, чиләгең дә берьюлы атылып төште... Юк, кайиатай, киявеңне белеп җиткермәгәнсең икән. Киявең синең аз дигәндә замминистр булачак кеше иде... Әгәр менә син күләгә төшермәгән булсаң... (Ашыгып чыгып китә.) А л к и н. Китеп яхшы эшләде. Болай да баш каткан чакта, таш стенага кадак кагып, башны катырып бетерде. Кадр и я. Утыр чәйгә, оныт барысын да, кода. Ихтимал, шулай узып та китәр әле. Алкин. Узмас. Нәрсә уза, нәрсә килеп тыгыла — мин үзем чамалыйм инде, кодагый. Ну, ташла бөтенесен, көймә. Кабып йота алмаслар, алашасы олы, кабыргасы коры. Кадрия. Әлбәттә, шулай. Син, кода, чәеннән җитеш. Бер ни дә ашамыйсың да. Алкин. Чәйне кытай эчсен, ә менә «мәең» булса, чыгар. Эч пошкан чак, син — мине, мин — сине бүген генә белмибез, йөрәк янганчы, аракы янсын. Кадрия (шкафтан портвейн чыгара). Менә бусы бар, әгәр йомшак димәсәң... Ал к и н (хәйләкәр рәвештә күз кысып), йомшагы булган җирдә, катысы да булырга тиеш. Син, кодагый, билне бөгә төшебрәк эзләп кара әле шуннан, астанрак... Кадрия (шундый ук хәйләкәр-уенчак тонга күчеп). Синнән яшереп калып буламы соң... Борының сизә бит синең. (Башланган ярты литр аракы алып килә.) Алкин. Борын турыннан дөрес әйттең, кодагый, келәт астына кертеп яшер, сизәм. Көчек кебек... (Бер стаканга портвейн салып, анысын Кадрия алдына куя, икенчесенә ак аракы агызып, үзенә тарта.) Син тол, мин тол, алашасы олы, кабыргасы коры. Күтәрик әле, кодагый, мулла-мунтагай күргәнче... Кадрия. Килешерме икән соң... Тора торгач, бер амин дигәндәй... Алкин. Тормасана итенгәләп... Бүгенгесе беренчесе булса икән... '(Чәкештереп.) Исәнлеккә-саулыкка, юмартлыкка-байлыкка! Киттек, кодагый, Тәшкенткә. (Эчәләр.) Кадрия. Уф! Күптән авызыма алганым юк иде, телемне бөрештереп китерде. Алкин. Мин үзем, например, аракының ачысын, кодагыйның менә синең кебек чырайлысын яратам. Кадрия. Әйткән буласың сүз итеп, атналар, уибйш көннәр уза» күзгә-башка да чалынмыйсың. Алкин (кыза башлап). Дөресен әйткәндәме? Кадрия. Тыңлап карыйк, дөресе ни төсле була икән? Алкин. Дөресен әйткәндә, шул: хәзер инде кул-аяк тышаудан ычкынды, алла үзебез белән, син — тол, мин—тол, мин — чәүкә, син — былбыл, әллә ни озак шаккатып торасы юк, әйдә минем өч бүлмәле дво- рецка. Монда оланнар тора бирсен. Кадрия. Китте ди, китмәгән кая. Син җилкуарның сүзенә ышанып, гомер иткән шушы өемне ташлап китәм. Алкин. Атакай гынам икән, тагын ярамады. Син минем йортка килен булып төшмисең икән, аның өчен көйгән юк, мин синең йортка кияү булып килермен. Ике сыңар — бер пар, бер ястык, бер мендәр. Кадрия. Телнең сөяге юк, кызган баштан әллә ниләр сөйләп бетерде. А л к и н. Сөяге бармы, юкмы, минем закон кыска, бүген кодагый, иртәгә минем хәләл җефет. Алашасы олы, кабыргасы коры, салып җибәрик әле шешә төбендә калганын. Күз бәбәге алдында җан көйдереп тормасын. (Сала.) 
30 
 
 
Кадрия. Миңа кирәк түгел, болай да башымны әйләндерде. (Портвейн шешәсен буфетка алып куя.) Алкии. Атакай гынасы икән, чокыр төбендәге портвейннан кодагыйның башы әйләнә башлады. Ә минем башны инде атна буена әйләндерәләр, мин чыдыйм. Кыскасы, дөнья сүзләрен калдырып торыйк әле, йөрәк янганчы, аракы янсын... (Эчеп җибәрә.) Кадрия (чыи-чыилап). Картайган көнебездә үзебез турында уйласак та шәт гөнаһ булмас. Моңа чаклы андый уйларга вакыт тимаде. Укытасын укыттым, кеше кимәгәнне киде, ата-аналы балалардан болайрак итеп үстердем. Фуат турында әйтүем әле бу сүзне. Алкии. Ә мин нәрсә бирдем сезгә: су сөлеге, русалка. Тот та операга салып җырлап йөр. Кадр и я. Шул баланы үстерәм, шуны кеше итәм, дия-дия, егерме ел буена тол торам, төрле чагы булгандыр дөньяның, урамга чыгып кычкырып булмый. Алкин. Егерме ел укмыни? Кадрия. Декабрь җитсә, егерме ел була. Бүгенгедәй хәтеремдә: җнргә төкерек төшмәслек чатнама салкын көн иде, мәрхүм Хәбибрахманым базардан үпкәсенә салкын тидереп кайтты. Кайтты да түшәккә егылды, шул егылудан тора алмады. Алкин. Хәтереңә авыр алма, кодагый, чирләшкә булган икән Хәбибрахманың. Адәм булса, үзенең никахлы хатынын егерме ел буена тол тотар идеме соң (хәйләкәр рәвештә кыланып). Шундый тутырган тавыкны... Кадрия. Көфер сөйләмә, Сафуш, хода эшенә керешеп булмый. Алкин. Ул ягына катнашмыйм, әмма егерме ел күп, егерме ел буена бер министр да урынында утыра алмый. Минем әле тол тора башлауга нибарысы биш ел, шулай да дуамал озак. Кадрия. Башыңа төшкәч, тормый хәлең юк. Ун еллыкны бетерү белән Фуатиы солдатка алдылар, күрше-күлән җүнсезләнде, өй тулы мал, ялгыз башым өй саклап диваналыкка сабыша яздым. Алкин. Атакай гынасы икән, мин елыйсы урында, син елый башладың. Алашасы олы, кабыргасы коры, булмаса, кодагый, борып җибәрик әле патефонны. Мин үзем аның кешесе түгел, мулла күршесе. (Патефонны борып җибәрә, анда җиңел генә бию көе.) Менә бусы бөтенләй икенче Әпипә. (Кадриянең каршына килеп.) Син тол, мин тол, әллә, мәйтәм, шушы бию күгә кайгы-хәсрәтләрне таратып алыйкмы? Кадрия. Шулай итмәгән кая, шул гына калды. Балаларыңның баласы була дип торганда, өйдән фәрештәләр качырып... Җитмәсә тагын буыннар катып беткәч... Алкии. Балалар дип көймә, канат-каурыйлары өсләрендә, алар үз күкләрендә очсыннар, син үз күгеңдә. (Кадриягә елыша төшеп.) Ә буыннар каткан дигән булып сүләвең юк сүздер, кодагый, болай әле, күрер күзгә дигәндәй, бик йомшак күренәсең. Кадрия. Читкәрәк китеп утырсана, Сафуш... Кайтып керүләре бар, җитмәсә тагын авызыңнан аракы исе аңкып килә. Алкин (хөҗерләнеп). Аракы исе түгел ул, йөрәк маем, ир исе ул... Син аннан качма, гомер ике киләмени, дурак! Елыша, тегенең ай-ваена карамыйча, кулын сала, шул вакытта ишектә звонок. А л к и н. Атакай гынасы икән, звоногыгыз бигрәк каты. Кадрия. Әйтәләр сиңа җыен дип, кара ул чәчеңне-башыңны. А л к и н. Була бирсен. Миңа шулай килешә бүген, потомучто хәсрәтле чак. 
Чәчсн-башын туздырып, бик аптыраган кыяфәттә диванга утырып кала. Арып-талып һәм бик кәефсез генә Зөбәйдә кайта.
  1 
31 
 
 
Зөбәйдә. Кунак бар икән, исәнме, әткәй? Алкнн. Исәнлек ярыйсы, но башкасына килгәндә, җеп оцы сүтелеп . тора; Моңа цаклы ярап килгән Алкин бүген килеп ярамас булды. Кадрия. Бездә һәрвакыт шулай инде, эшләтәләр-эшләтәләр дә кешене... (Зөбәйдәгә.) Фуат та кайтыр, тиз генә самоварны яңартып җибәрер идең, килен. Зөбәйдә (Алкинга). Берәр нәрсә булмагандыр ич? А л к и н. Шул берәр нәрсә: әткәңне эшеннән өрергә торалар. Кадрия. Ул кадәр үк түгел бугай бит әле. Бәлкем үтеп тә китәр. Алкин. Үткән чакта үтте инде ул, кодагый, хәзер ташка бәрелде, шабаш. Зөбәйдә. Фуат кайда соң? Әле ул һаман кайтмадымыни? Алкин. Кайткан иде дә, үдә кунак утырганны күргәч, яңадан сызды. Министерствога эшкә урнашырга кирәк булганда, кайнатай шәп иде, хәзер цүпкә әйләнде. Зөбәйдә. Фуатның бу урында бернинди дә гаебе юк, әткәй, ул министерство аппаратында үзе теләп калмады, хәзер дә бәйләгән кебек кенә тора. Алкин. Яклама юкны, мин сиңа караганда элегрәк туган. Шулар бөтенесе бер сүздә булып өстемә ябырылдылар. Алкин тегеләй, Алкин болай. Алкин сул кесәгә эшли. Дөресен әйткәндәме? Зөбәйдә. Дөресен әйткәндә, әткәй, минем үз борчуларьш да синекеннән ким түгел. Аспирантурадан чыгарга гариза биреп кайттым. (Кадриягә төрттеребрәк.) Хәзер инде, олы түти, кичләрен чыгып йөрергә туры килмәс, бергәләп өйдә генә утырырбыз. Кадрия. Нәрсә дигән сүзең булды бу, сөеклем? Кайчан мин сиңа «укуыңны ташла» дип әйткәнем булды? Алкнн (Зөбәйдәгә шелтә тоны белән). Син, кызый, сүләгәндәүлчәбрәк сүлә. Сүз ул чыбыркы гына түгел, шартлап кына калмый. Зөбәйдә. Шуңар күрә тизрәк бетерик бу турыдагы сүзне, бәлки чынлап та үлчәмсезрәк әйтеп ташлаганмын. Алкнн (сәгатенә карап). Вакыт бара, кайтмаган кияүне көтеп утырып булмас. (Кузгала.) Алашасы олы, кабыргасы коры, дөресен әйткәндә. (Зөбәйдә янынарак килеп.) Ә син, кызын, үргә сикермә, килен икәнсең, килен була бел. Мин җитәкләп китермәдем, үзең килеп таптың, шулай булгач, шыңшыма. (Күрешә, аннары Кадрия янына килеп, аңа кул биреп, хәйләкәр рәвештә аның күзләренә карап тора.) Ә син, кодагый, дөресен әйткәндә, бер дә картая белмисен. Резолюция кыска: ике сыңар — бер пар, бер түшәк, бер мендәр... (Китә.) 
Кадрия аны ишектән озата чыга. 
Кадрия (кереп). Хәзер инде икебез дә аш пешерүче булып кына калдык алайса? (Пауза.) Фуат та кайтыр, ашны җылытырга куй. Зөбәйдә эндәшмичә генә кухняга үтә. йокы сәгатьләренең дә рәте китте, берсе кайтса, икенчесе юк. Бар иде вакытлар: ишеккә карап кеше көтми идек, вакытында ашый-эчә, вакытында йокларга ята идек, бөтенесе үз вакытында була торган иде. Зөбәйдә. Эше булгандыр берәр. Я булмаса иптәшләре очрагандыр да, берәр җирдә юанып калгандыр. Кадрия. Өйдә юаныч таба алмый башласа, шулай инде алар ирләр. (йокы бүлмәсенә таба кузгала.) Күзләрем йомыла башлады, алайса син аны үзең каршы алып, ашатып-эчертерсең инде. Кухня утын сүндереп ятырга онытмагыз, соңгы вакытта ут өчен болай да бик күп төше
32. 
 
 
рә башладылар. (Кереп киткәч, яңадан чыгып.) Буфетта какъ бар. ;Фуатка какъ салып эчерерсең. Кичке чәйне ул какъ салып эчәргә ярата. (Иокы бүлмәсенә үтә.) ^Зөбәйдә диван башында яткан китапны алып, игътибарсыз гына актаргалый. Пауза. Бераздан Фуат кайта, ул җицелчә генә исерек. Зөбәйдә. Син инде кайда йөрисен, бу вакытка кадәр? Фуат. Шушы сорауны көтеп кайткан идем, нәкъ шулай булып чыкты. Зөбәйдә. Олы түти миңа үпкәли, вакытында ашамыйбыз, вакытында йокы тими, ди. Фуат. Тагын нинди зарларың бар, әйтеп бетер. 1 Зөбәйдә. Ә син әйтергә урын калдырма. Минем дә һаман сүз ишетеп торасым килми. Фуат. Карап-карап торам да, чын мәгънәсендә хатын булып барасын. Зөбәйдә. Ә кайчандыр син киңрәк, үткенрәк уйлый идең. Зөбәйдә. Кайчандыр син дә, мине ташлап, ялгыз гына йөрми идең. 4 Фуат. Елап җибәр булмаса, әйдә, мелодрамага әйләнсен. (Зөбәйдәне кулыннан алып.) Турысын гына әйткәндә, ияләшенгән җиргә кайчан булса да бер кайтасың инде. Кил алайса, үпкәләп кыйшайган авызыңны пәп итеп турайтыйм. (Зөбәйдәне битеннән үбә.) Зөбәйдә (аптырабрак). Бу синең нишләвең? Эчеп кайткансың дип әйтимме? Фуат. Тагын төпченү башланды. (Кыза төшеп.) Әйе, эчеп кайттым.. Өйгә кайтып сезнең төпченүләрегезие тыңлаганчы, ресторанда утыру кызыграк. (Пауза.) Бик каты итеп бер стакан чәй бир. Зөбәйдә, йокы алдыннан каты чәй... Ул ничек була торгандыр инде? Фуат (Зөбәйдәгә әйтүдән бигрәк, үз-үзе белән сөйләшкәндәй). Әкренләп кенә булса да тауга үрләп бара идем һәм, әлбәттә, менеп җитәчәк идем... Зөбәйдә (чәй китереп). Әткәй-килгән иде, сиңа хәтере калган булса кирәк аның, шулай сөйләнде. Фуат (эчке ярсу белән). Мәсьәләгә якынрак килеп караганда, ул миңа түгел, мин аңа үпкәләргә тиешмен. Минем канат очларыма таш бәйләүче кешеләр сез. Зөбәйдә (тынычландырырга тырышып, назлы тавыш белән). Бетсен, кайнар чагында эч чәеңне. Бөтен әйткән сүзне шул кадәр йөрәккә ала башласаң, нерваларың төтмәс. (Пауза.) Мин сине аңлыйм, Фуат. Алай гына да түгел, мин синең алдыңда гаепле: аппаратта син минем аркада утырып калдың. «Мәхәббәт корбансыз булмый». Бу бит минем философия. Фуат. Димәк, болай килеп чыга: син философия уйлап чыгарасың, мин шул философиянең корбаны булам. Кызыклы килеп чыга. Зөбәйдә. Ә соң мин? Синең өчен мин бер нинди дә корбан бирмәдеммени? Сип миңа ачуланма... Мин аспирантурадан чыгарга... Фуат (нервалы рәвештә аны бүлдереп). Нәрсә? Син нәрсә дидең? Син моны чынлап әйтәсеңме? Зөбәйдә. Мин башкача булдыра алмадым... Син мине кичер, ка- дерлем. (Елап аның күкрәгенә ава.) Фуат (үпкәләү һәм мыскыллау тоны белән). Баттым диген. Их. син! Шул аспирантураңны да сөйрәп чыга алмадың! П әр д ә.
33 
 
 
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ БИШЕНЧЕ КАРТИНА Бистәдә, бакчалар арасында утырган бер катлы, бер якка чак кына авыша төшвд агач өй. Бу — Мансуровлар өе. Әйләнә-тирәдә бистә панорамасы, завод корпуслары ның силуэтлары, тимер юл будкалары күренә. Терраса, ана күтәрелә торган баскыч. Икенче пәрдә белән бу пәрдә арасында 2—3 ел вакыт узган. Пәрдә ачылыр алдыннал сәхнәдән бала елаган тавыш ишетелә. Пәрдә ачылгач, Кадриянең бакчада бала коляс касы тартып йөргәне күренә. Ул авыз эченнән нидер көйли-көйли, сәхнә түренә —бакчалар буена китеп, югалып тора, аннары икенче яктанрак тагын калкып килеп чыга Кадр и я. Бер генә дә тынгы бирми, ходаем. Әтисе командировкадан кайтканчы терелеп кенә җитсә ярар иде. Зарифа күренә. Зарифа. Хәле ничегрәк, күрше? Кадрия (кулын селтәп). Әйтмә дә, сорама да. Башым катты инде тәмам. Зарифа. Ачулансаң ачуланырсың, күрше, әйтмичә булдыра алмыйм: юкка эшләдең син бу эшне. Кадрия. Килен сүзен сөйләп торган булма син дә. Ата-баба җола- сы. Сөннәтсез дә шул... ни татар, ни урыс дигәндәй. Зарифа. Берәр зуррак докторга күрсәтмәдегезме соң? Кадрия. Кичә профессорга алып барды, анысы нәрсә дигәндер, әйтмәде. (Пауза.) Догалы эшкә догасыз кул белән кагылмаска кирәх иде дә бит... Зарифа. Догалы эш дип, әнә алайса Ишнияз Шәмсиясенә алыс бар. Син дә, Кадрия күрше, сөйләп торган буласың юкны. Кадрия. Нигә! Ишнияз Шәмсиясенә ни булган? Аңа бөтен җирдән киләләр. Бер дә алай эшең булмаса, чак кына утырып торчы шунда, йортка күз-колак салып. Зарифа. Син кая болай ашкындың? Чынлап та, Ишнияз Шәмсиясенә түгелдер бит? Кадрия. Анысын үзем белермен инде. (Китә.) Зарифа (үз алдында сөйләнеп). Ишегендә йозак, шуның өстенә аяклы йозак итеп мине калдырды. Мал дигәндә калтыранып та тора соң... Чемодан тотып Фу ат кайта. Фу ат. Бер чемодан сәлам Зарифа апага.- Зарифа. А\енә терә вәт, хуҗа үзе кайтты. Кадрия күрше бик куркып тора иде. Ф у а т. Нәрсәдән курка! Алар өчәү бит хәзер. Кайда соң әле үзләре?. Зарифа. Зөбәйдәң эштә. Олы тутаң, мине өй сакларга калдырып, малаең белән гуляйткә чыгып китте. (Кузгалып.) Ярый, Кадрия күршенең кушканын үтәдем, өеи күтәреп алып китүче булмады, хәзер китсәм дә ярый торгандыр. (Китә.) Ф у а т ялгыз. Чемоданнан уенчык ат чыгарып аны скамьяга бастыра. Ф у а т. Ну ка, конек иптәш Горбунок, тиздән син минем Рустикны атландырып, дөнья гизәргә чыгып китәчәксең... Шуңа әзерме син? Атлыйсың килмиме? Болай үзең поездга утыргач, әйбәт чапкан идең чабуын... Җиңел хәрәкәтләр белән кайтып килүче Ф ә с ә х ә т күренә. Ул, беренче һәм икенче пәрдәләргә караганда, үсеп һәм тулыланып киткән. Тагып да матурая төшкән, ләкня Фуат абыйсына карата аның һаман элеккечә садә күңелле булып калганлыгы сизелеп тора. Фәсәхәт. Энекәем, Фуат абый! Нишләп син, ятим баладай, монда боегып утырасың? Фуат. Ишектә йозак, өйгә кертмиләр. Сагынулары шулкадәр генә, күрәсең. 
3. .C. Ә." № Ю. 34 
 
 
Фәс әх әт. Әле атна узмыйча кайтмас дип торалар иде. Кичә генә Зөбәйдә апаны күреп сөйләштем. Ф у а т. Башта шулайрак күренеп тора иде, соңыннан үзгәреш килеп чыкты. (Ягымлы шуклык белән.) Дөресен әйткәндә, артык түзәр хәлем калмады, малайны сагындым. Фәсәхәт. Шулайдыр да, тик менә Рустик... (Тиз генә аңышып, сүзне икенчегә борып). Рустикны сагынып кайту да бер дә гаҗәп эш түгел, ләкин бит дөньяда... то есть безнең Бишбалтада Рустиктан бүтән кешеләр дә бар. Ф у а т. Зөбәйдә апаңны да, әлбәттә, онытмадым, олы түтәй дә бар. Фәсәхәт. Ә үзеңнең подшефың турында бөтенләй оныткансың. Сорашмыйсың да. Мин бүген соңгы экзаменымны бирдем. Ф у а т. Менә бусы яңалык минем өчен. Нәрсә белән котларга соң үзеңне? Фәсәхәт. Нәрсә дип әйтим... Әгәр начар биргән булсам, мин синең күзеңә дә күренмәгән булыр идем. Фу ат (кул биреп). Алайса тәбрик итәргә рөхсәт ит. Молодец, тырышкансың. Димәк, үлехм бетте безнең очта, күршебездә генә врач. Фәсәхәт. Әле аңа кадәр биш былтыр... Аннары тагын мәңге күршедә генә дә калып булмас, кая җибәрерләр. Фу ат (сынаулы караш белән). Ә син күршедә генә калырга тырышмыйсыңмы соң? Үзебезнең Бишбалтадагы берәр поликлиникада яки Минздрав аппаратында? Мәсәлән, Фуат абыең кебек... Фәсәхәт. Менә бу яктан мин сиңа бер дә кызыкмыйм, Фуат абый. Институт кадәр институт бетереп, министерство аппаратында әрәм булып ятасың. Фуат. Кем әйтте Фуат абыеңны әрәм булып ята дип? Менә ич эшлим. Командировкаларда булабыз, циркулярлар язабыз, кыздырабыз... (Бик җитди.) Впрочем, син хаклы, бөтенесендә хаклы. Тагын бер мәртәбә кулыңны кысарга була, молодец, тырышкансың. Фәсәхәт. Тырышкан дип... бер җигелгәч, тартасың инде. Бигрәк тә яхшы күңелле күршеләр төрле яктан сиңа булышлык күрсәтеп торсалар... Фуат Кеше булышлыгы белән генә әллә ни еракка китә алмас идең, әгәр дә үзең тырышмасаң... Бигрәк тә эшләп укуы җиңел булмагандыр. Фәсәхәт. Аларның барысын да исәпли башласаң, андый гына кыенлыклар кемдә булмаган. Минемчә, Фуат абый, тырышлык кына җитми, күршеләр булышуы гына да җитми. Кешенең кеше булуы, юлда очраган кыенлыкларны җиңеп, алга куйган максатына ирешүе өчен, тырышлык һәм күршеләр булышлыгы өстенә тагын бер нәрсә кирәк. Фуат. Кара әле, кара, мин командировкада вакытта син, кызый, бөтенләй әллә нишләгәнсең... Тагын да үсеп киткәнсеңме дип әйтим. Алайса әйтеп бетер инде: нәрсә ул «тагын бер нәрсә?» Фәсәхәт. Башта сүз бир: көлмәссеңме? Фуат. Әгәр син үзең чын күңелдән ышанган нәрсә турында әйтергә җыенасың икән, минем көлүем яки кире кагуым сине туктатып калдырмаска тиеш. Син бит хәзер бала түгел. Фәсәхәт. Алайса әйтӘ|М: тырышлык һәм күршеләрнең булышлыгы өстенә... әй, кирәк түгелне әйттереп азаплама, Фуат абый. Аннары тагын узган-беткән эш турында әйтеп ни фа'йда бар. Фуат. Менә ничек! Белми идем моңарчы. Фәсәхәт (шаяру катнаш җитдилек белән). Шулай шул сез барыгыз да. Элек белмәмешкә салышып йөрисез, аннары инде соң була. (Пауза.) Фуат. Юлда кайтканда, безнең автомашина бер казны таптады. Күрмәделәр тагын, узды. Дөресрәге, без чабып узып киттек. (Пауза.)
31 
 
 
Мин бик әйбәтләп кенә юынып килим әле. Биттә бер карыш юл тузаны утырганда, мин кызлар белән сөйләшә алмыйм. (Чемоданыннан сөлгесен алып, өй артындагы умывалышкка юынырга китә.) Фәсәхәт (кинәт айныгандай булып.) Нәрсә дидем мин аңарга? Нигә кирәк булды? Акылымдамы мин? ’(Үзеннән үзе качкан кебек, йөгереп, үз өйләре ягына үтә). Бераз тынлыктан соц Зөбәйдә күренә. 3 ө б ә й д ә. Ишектә йозак. 1\ая алып киткән сон. ул баланы? '(Чемоданны күреп.) Фуат чемоданы... Күрәсең, ул да кайтып җиткән. Алдап хәбәр дә итмәде, ичмасам. (Коляска тартып килүче Кадрияне күреп.) Йокладымыни? Кадрия. Елый-елый талчыкты бугай, мескенкәй, әле яцарак кына изрәп йоклап китте. Зөбәйдә (коляска өстенә иелеп). Авызында күбек, тәне ут яна. (Аптырап. Кадриягә карый.) Талчыкканныкы гына микән? (Градусник куя.) Ичмасам, обходы м да бетмәгән иде. Кадрия. Үзе дә азаплана, миңа да тынгы юк. Гомердә күрмәгән рәхәтне күрдем сиңең аркада... Зөбәйдә '(аның сүзләрен ишетмичә, һаман саен ныграк борчыла барып). Эрен... Кабарынкы кызыллык. Деформация процессы һаман киңәя бара дигән сүз. (Тирән борчылу белән.) Әйт, олы түти, син аны тагын нишләттең? Кадрия. Олы түтидән сорау алу — бу кайдан чыккан эш тагын? Зөбәйдә. Мин синнән врач буларак сорыйм: әйт, нәрсә эшләдек балага? Үзең' булмаса, берәрсеннән эшләткәнсең, аңарда күренеп торган гангрена процессы. Кадрия. Авырмас тән булмас, тәкъдирдән узып, ул ниткән пошаман сугу? Зөбәйдә (аның сүзләренә игътибар итмичә). Температурасы 41. Процесс күзгә күренеп активлаша бара... (Яшь аралаш). Кагылма дип әйтмәдемме мин сиңа, олы түти. Кадрия. Алай кул белән кагылырга да ярамагач, калдырмас иден миңа. Әле дә инде, бала багучы әбигә әйләнеп беттем. Зөбәйдә. Хәзер үк больницага, операционный столга. Балада экспансив гангрена. Бер минутка да кичерергә ярамый. Кадрия. Киңәш юк, табыш юк, кайдан чыккан куырудыр бу хәтле. Әллә тәкъдирдән узмакчы буласыңмы? Зөбәйдә (ярсу һәм протест хисе белән). Синең тәкъдиреңне .тыңлап шушы хәлгә калдык. Бер генә минутка да тоткарланырга ярамый (Баланы алып чыгып китә.) Кадрия (ялгыз). Бер сүз каршы әйтми торган иде, менә сиңа мә! Тәүбә юк, әстәгыфирулла юк, көпә-көндез тәкъдиргә каршы күтәрелә... Ашыгып өнгә кереп китә, ишек алды уртасында буш коляска торып кала. Пәрдә. ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ АЛТЫНЧЫ КАРТИНА Мансуровлар өе. Моннан элекке картина белән бу картина арасында тагын бераз вакыт узган. Пәрдә ачылганда, Зөбәйдә ялгыз, ул, ничек эләксә шулай, чемоданга әйберләрен тутыра. Таркау хәрәкәтләренә, күңелсез чыраена караганда, күптән түгел генә биредә зур тавыш булган булырга тиеш. Зөбәйдә (әйберләр арасыннан Рөстәмнең кечкенә генә панамасын алып). Менә ул — Рөстәмчегемнең төсе... Кадерлем минем! Сине салкын җир астына кертүче дә, әниеңне сабагында килеш саргайтып кип- терүче дә... барысы да шул каһәр суккан... алай дисәң... ә үзем сон?
3* 36. 
 
 
Үзем кайда идем? Юк, юк, мине берәү дә гафу итмәс, гафу итәргә тиеш тә түгел. Шуңа күрә мин Фуатиы тотмыйм. Нәрсә аңа хәзер мин? Укы лып беткән роман. Шулай булгач, нигә озак уйлап торырга, бәлки болай хәерлерәк булыр, үземне һәм... бәлки аны да яңа күз белән күрә башлармын. Фуат кайта. Фу ат. Шулай итен үзегездә торып торырга булдың алайса? Зөбәйдә. Ә башка нинди юл кала миңа? Билетсыз, «куян» бул ы и кына барырга кушмый торгансың ич? (Бик җитди.) Син мине рәтләп чакырмадың да бит... Ф у а т. Нишләтим, аягыңа егыла алмадым, анысы дөрес. Ә барам дисәң, билеттан эш калмас. Хәзер үк бармыйм дисең икән, ихтыярың... Барып рәтләнгәч, квартир якларын җайлагач, мин сиңа үзем хәбәр итәрмен. Зөбәйдә. Алдагы эш өчен хәзер үк җавап бирү кыен. /Мии сиңа моңа кадәр дә берничә тапкыр әйттем, хәзер тагын шуны ук кабатлыйм: безнең үзара мөнәсәбәтләребездә нәрсәдер какшады булырга тиеш. Мии шулай сизәм. Фу ат. Бер нәрсәнең дә какшаганы юк, какшарлык сәбәпләрне дә күрмим. Зөбәйдә. Ә мин байтак кына сәбәпләр күрәм. Беренчедән, мин синең көткәнеңне аклый алмадым, үзең үк әйтмешли, тизрәк хатын булырга ашыктым. Институтны бетергәч, юлыңа аркылы төшеп, иң элек сине авылга эшкә китүдән тотып калдым. Аннары семья өчен, синең тынычлыгың өчен дип, бер-бер артлы үзем корбан бирергә, тотындым: аспирантурада укуымны ташладым, фанатик карашлы олы түтигә баламны ышанып, аны корбан итүгә юл куйдым. Фу ат (коры гына). Бу мәсьәләдә зинһар өчен олы түтине бута- 1 мыйк. Зөбәйдә. Мин берәүне дә бутарга теләмәгән идем дә бит... шулай килеп чыкты. Күрәсең, сөйләшә башласаң, әллә кайларга барып җитүең бар. Шулай булгач, китү алдыннан бер-беребезне борчымыйк. Фуат. Мин сине аңлыйм, син агроном кеше, синең эшең авылда. Син бар, күр. эшлә... Ф у а т. Ә син, шәһәрдә калып, ерактан гына мине хатлар аша җылытып тормакчы буласың. Шулаймы? Зөбәйдә. Кирәк булмаса, хат та язмаска мөмкин. Кешене көчләп булмый. Фуат. Миңа чәчәкләп-чуклап хатлар язгалап торасың... шул арада үзеңә, кеше күрмәгәндә генә, икенче бер Фуат та килеп чыгуы бар. Зөбәйдә (йөрәк белән). Андый сүзләр белән шаярырга ярамый. Фуат... Бигрәк тә аерылышу, юлга чыгу алдыннан... Бу сүзләрең белән син үзеңә карата минем күңелгә килеп тә, телемә китермәскә тырышкан куркыныч шикләремне канатландырасың. (Кул биреп.) Хуш. хәзергә. Фуат (аның юлына аркылы төшеп). Олы түти белән бер казанга сыймыйсың булып чыга? Зөбәйдә. Чемоданны тотып, ишек бусагасына килгәч, ничек булып чыкканны сорашып торырга бераз соңрак инде, Фуат. Син моны элегрәк күрергә тиеш идең. (Чыкмакчы була.) Фуат (аны һаман чыгармыйча). Шулай да... мине кинәт кенә онытып ташлама. Иртәгә вокзалга озата барырсың бит? Зөбәйдә. Әлбәттә, барам... Фуат. Тагын нәрсәдер әйтәсем кала кебек... '(Хискә бирелебрәк.) ...серкәдә утырган арыш кыры. Арыш арасындагы тар юлдан синек белән без икәүләп җәяүләп барабыз. Күрәсең, болар барысы да кысыр фантазия булып кына кала дигән сүз...
37 
 
 
Зөбәйдә. Кем белә... бәлки алай булып кына калмас, һәрхәлдә без бүген фантазия томаны эчендә түгел, реаль сынаулар алдында калабыз. Ул сынаулар ничек һәм кайсы якка хәл кылыныр? Анысын киләчәк күрсәтер. Хуш хәзергә. Ф у а т. Һич тә булмаса, рөхсәт ит... мин сиңа тиз генә такси алып килим. Ашыгып чыгып китә. Зөбәйдә канатлары сынган кош баласыдай аптырап кала. 3 ө б ә й д ә ( тәрәзәгә күз ташлап). Йөгерде. Нишләп шулай йөгерергә кирәктер? Мине тиз генә өемә илтеп куярга да, үзе тынычланып китеп барыргамы? Китсен. Кадрия, кереп, аны пшек төбеннән сүзсез генә күзәтеп тора. Китә бирсен, бәлки аңа шулай кирәктер. Заманы да шуны сорый. Мондагы эшеннән канәгать тә түгел, бәлки инде... миннән дә канәгать түгелдер, нигә кешенең юлына киртә куярга? Китә бирсен... Кадрия. Котыртмыйм дигәнең шушы икән. Хәзер инде үз колакларым белән ишеттем: үзең үк «китә бирсен!» дип торасың. Зөбәйдә (ачулы рәвештә). Шулай дим шул: Фуатны синең кулыннан тизрәк тартып алырга телим. Кадрия. Алайга китсә, белеп тор, сөеклем: аны синең кулыңнан әллә кайчан тартып алдылар инде. Зөбәйдә( ярсу һәм гаҗизлек белән). .Ялганлыйсың! Фуатны үз аршиныңа үлчәмә. Кадрия. Аллага шөкер, үземнекен бирмим, кеше кулыннан тартып алганым юк. Зөбәйдә. Ә минем баламны кем тартып алды? Кем аның башына җитте? Кадрия. Анысы инде ходай эше. Үзе биргән, үзе алган. (Чыга.) Бераздан Ф ә с ә х ә т керо, ул пөхтә генә юл киеменнән. Фәсәхәт (ачык һәм чын күңелле). Күршеләр белән күрешеп чык- масам, юлым уңмас дидем. Зөбәйдә. Шулай итеп, китәр көнең дә җиттемени инде? Фәсәхәт. Берәр атна әни янында торырга мөмкин иде әле дә, әнп үзе ашыктыра: барып эшең белән таныша тор, ди. (Әзер чемоданнарны куреп.) Әллә сез дә бүген үк китәсез инде? Зөбәйдә. Фуат абыең китә... Иртәгә. Фәсәхәт. Ә син? Зөбәйдә. Мин дә китәм... бу өйдән. Фәсәхәт. Аңламыйм. (Паузадан соң) Син Фуат абый белән авылга китмисеңмени? Зөбәйдә. Минем әле уйлап җиткергәнем юк, ике юл чатында аптырап калган кешедәй, аптырап торам. Фәсәхәт. Тапкансың аптырарлык иәрсә. Фуат абый кайсы юлдан китсә, син дә шул юлдан бар. Мин булсам, кулдан ычкынып китәргә ирек бирмәс идем. Зөбәйдә. Син, бәлки, шулайдыр... Ә мин, Фәсәхәт, тормыш мәсьәләсенең үземә ачык аңлашыла торган җавабын тапмыйча торып, алай җиңел генә кузгала алмыйм. Әллә юкны-бариы артык күп уйлаудан инде. Фәсәхәт. Ә минемчә, уйлап җиткермәүдән. Ныгытыбрак уйлаганда, монда бернинди философия дә булырга тиеш түгел һәм аның кирәге дә юк: Фуат абый кайда, син шунда булырга тиеш. Зөбәйдә (сүзне икенчегә борырга теләп). Калдырыйк әле бу теманы. Фәсәхәт. Ә соң Фуат абый үзе кайда?  
— 
38 
 
 
Зөбәйдә. Таксига дип китте. (Пауза.) Фәсәхәт. Күптәнме? Зөбәйдә. Бераз булды. Пауза. Фәсәхәт Фуат кайтканы» көтә, үзе дә сизмәстән гитара алып чирткәли. Җырлый. Фәсәхәт. Әллә нәрсә булды, күңелехМ тулды, Әйтер сүзем әйтә алмадым, Аерылышу шулай -булган икән, Мин соңыннан моны аңладым... ’(тукталып кала). Зөбәйдә. Җырла, җырла, Фәсәхәт. Миңа синең тавышың бик ошый! Кошлар тынды, урман чайрап торды, Туктагандай булды агым су. Күзләремә бактың, йөрәккә ут яктың, Булып китте кинәт ямансу... Иелде башым, акты күздән яшем, Онытканмын шунда барысын да, Керфек сирпеп, күзем ачкан чакта Син юк идең инде каршымда... Җыр барган чакта ишектә Кадрия күренә, ул башта эшнең нидән гыйбарәт булганлыгын аңлап җитмәгәндәй, гаҗәпсенеп тора, аңлап алгач, ниндидер каты сүз әйтеп бүлдермәкче була, ләкин җырның көче аны тотып кала, җырның ахырына чаклы ишек төбендә кадаклагандай басып кала. Кадрия (җыр туктаганнан соң). Юлга чыгу алдыннан кешеләр утырып дога кыла торганнар иде, сезнең авыз күтәреп җырлаш икән. Фәсәхәт. Кемгә нәрсә ошый бит, Кадрия апа. Зөбәйдә апага минем тавыш ошый, ә сиңа менә тавышым да, үзем дә ошамыйм. (Зөбәйдәгә.) Фуат абый белән күрешеп булмады инде, ярар, үзең шунда килештереп әйтерсең. Зөбәйдә. Нәрсә дип әйтермен икән шулай да? Фәсәхәт. Күрешергә дип кергән иде, концерт биреп чыгып китте, ләкин концерты өй хуҗасына бер дә ошамады,-диген. (Җитди.) Тагын шуны да әйт: хатынын ике юл чатында аптыратып калдырмасын, алып чыккан икән, үзе белән алып та' барсын. Зөбәйдә. Бу чаклысын ук әйтүне өстемә ала алмыйм, Фәсәхәт. Ә үзем синнән бер нәрсә сорар идем: миңа әле генә җырлаган җырыңның сүзләрен язып калдырчы. Фәсәхәт. Бары шул гынамы? Синең өчен дигәндә, мин аңа яртыны үземнән кушып, арттырып та язып бирә алам. (Ашыгып чыгып китә.) К адрия. Сәбәбе табылып тора тагын. Шулай җыр көткән булып, әллә бөтенләй торып та калырга инде исәбең. Зөбәйдә. Олы түти! Үзең беләсең, мин бу йортка бүген генә килгән кеше түгел. Шушы йортта минем өметләрем бөреләнде, шушы йортта мин яшьлегемне югалттым. Шушы йортта минем Рөстәмем туды, шушы йорттан мин аны кабергә озаттым. Димәк, бу йортка мин нык тамыр җәйгән булырга тиеш идем. Әгәр шулай булмаган икән, әгәр мин менә бу минутта вак-төяк әйберләремне тутырган чемоданым өстенә утырып кына сөйләшәм икән, син, ниһаять, аңларга тиешсең: мине синең бер нәрсәң дә, бер нәрсәң дә тота алмый. Шулай икән, ичмасам, соңгы минутларыбызда гына булса да кешечә калыйк. Кадрия. Әле әйберләремне барлаганым юк, нәрсәләремне чәлдереп китә торгансың. Урыны булса, кеше дип тормам, судка биреп, бугазыңны буып алырмын. (Әйберләрен караштыргалый-караштыргалый күрше бүлмәгә үтә.)  
39 
 
 
Зөбәйдә (ялгыз). Аласымны алдым, ишетәсемне ишеттем, ә менә кузгалып китә алмыйм. И Фуат, Фуат! Тышта тәрәзә алдында автомобиль гудогы. Зөбәйдә чыгып китә. Кадрия (үз бүлмәсеннән чыгып). Юлына ак җәймә. Алариың үз исәпләре үзләрендә булса, минем үз исәбем үземдә..., (Әйберләрне тәртипкә китерә, өйне җыя.) Картайган көнемдә миңа да ир белән бер түшәктә яту шәт харам түгелдер. (Телефон трубкасын ала.) Сафа Гал- ләмович квартирасымы? Бу синме, Сафуш? Үзең генәме? Алайса сөенеч алыйм: язган малың, язны да көтмичә, үз йортыңа кайтып китте, аяк астына хәтфә палас түшәп каршы ал. Миннән калмады, үз балам кебек итеп каршы алдым, үз балам кебек озатып калдым, үпкәләп китәрлеге юк... Без яккан мунча түгел, пары җитмәгән булса, үзләренә үпкәләсеннәр. Ялгыз баштан, дип бер нишләп тә булмый. Курыксам, ни... иптәшкә син килерсең, алай .бик жәлләсәң... Әллә нишләр хәлем юк инде, син әйтмешли: аты олы. кабыргасы коры. Киләсе булсаң, шушы бер кузгалганда жыеи да кил, пар ат белән алмага барганны көтеп ятма. Иртәгә китә. Иртәгә китә. дим. Әлбәттә кунак булып кына түгел. Анысын инде килгәч күрербез. Утын ярырсың, фоиталга суга барырсың, курыкма, мин сиңа эш табармын. («Шалт» итеп трубканы урынына куя, эшен дәвам итә). Ф ә с ә х ә т керә. Фәс әхәт. Зөбәйдә апа миннән бер әЛбер сораган иде. Кадрия. Зөбәйдә апаң кирәк булса, бераз соңгарак калдың, Фуат абыең дисәң, әле иртәрәк булмагае. Фәсәхәт. Күрәсең, оныткандыр. Соңыннан почта белән җибәрермен инде. Чыга башлый. Ишектә Зөбәйдәне озатып кереп килүче Фуат белән очраша. Фәсәхәт. Зөбәйдә апа миннән бер җырның сүзләрен сораган иде. Мин аны күрә алмасам... Фуат (аны тыңлап та бетермичә, таркау гына). Ул юк инде. То- есть, бездә юк дигән сүзем. Кадрия. Ул булмаса, аннан яхшыраклары булыр, исең киткән икән. Фуат (ялвару тоны белән). Олы түти! Ичмасам, эндәшми генә торыр идең. К а д р и я. Алай артык кеше булсам, чыгып та тора алам. (Фәсә.хәт- кә мыскыллы карарга тырышу белән.) Ләкин бик тиз әле. Кайдан сылтавы табылып тора диген. Киткән юлына тузан төшсен һич югында... (Күрше бүлмәгә үтә.) Фәсәхәт (Кадриянең сүзләренә игътибар итмәстән). Синең үз авызыңнан ишетәсем килә, Фуат абый: нәрсә булды сездә? Фуат. Любовная лодка разбилась о быт. Кажется, /Маяковский сүзләре. Фәсәхәт (кырыс). Яхшы түгел, Фуат абый. Кешедән, күрше- күләннән, алардан да бигрәк үз-үзеңнәи яхшы түгел. Зөбәйдә апа кебек кеше белән уртак тел таба алма, имеш. Ике арада нәрсә генә булмасын, бу чиккә кадәр китереп җиткермәскә иде. Фуат. Нинди чик турында сүз бара? Аңламыйм. Мин авылга барып, эшләремне җайлаганчы, Зөбәйдә апаң өйләренә кайтып торырга булды. Монда нинди чик турында сүз булырга мөмкин. Фәсәхәт. Син миңа ачуланма, мин Зөбәйдә апаны яратканлыктан гына... Кысылмаска да кирәк иде, югыйсә.  
— 
40 
 
 
Фуат. Зөбәйдә апаң әйбәт, бары тик Фуат абыең гына бер тиенгә дә яраксыз. Кеше шулай әйтер дә әйтер, Фәсәхәт шулай әйтә, безнең ишек алдының бердәнбер акыллы кешесе. Фәсәхәт (күз яше белән диярлек). Кем әйтте «Фуат абый яраксыз» дип? Нигә әйтмәгәнне әйтәсең... (Уңайсызланып.) Күрешеп чыгарга дип кергән җирдән талаша язып калдык. (Кул биреп.) Хуш, Фуат абый. Фуат., Барысы да безне ташлап китәләр. Хәер, мин үзем дә иртәгә кадәр генә. Билет кесәдә, ташлыйсы кешеләр ташлап бетерделәр.. (Фәсә- хәткә кул биреп.) Бәлки әле очрашырбыз? Фәсәхәт. Белмим. Тиз генә очрашмасак иде, Фуат абый. (Күзләрен яшерә һәм, үзүзеннән качкандай, ашыгып чыгып китә.) Фуат (күрше бүлмәгә эндәшеп). Олы түти! Безнең кирәкле әйберләр барысы да әзерләнеп бетте микән? Кадрия. Әзерләнергә күп кирәк түгел. (Фуатка якын ук килеп, аның күзләренә текәлә.) Шулай итеп, олы түтине япа-ялгыз калдырып, чынлап торып китәргә җыенабыз, диген. Хәер, тәрбияләп үстергәч, кеше иткәч, «олы түти»нең нәрсәгә кирәге бар инде аның. Кала бирсен. Фуат (инәлү белән). Бу турыда сөйләштек бит инде, олы түти. Тагын ничә мәртәбә сөйләшергә кирәк? Кадрия. Китәр көнең якынлашкан саен, йөрәккә газизрәк була барасың. (Күзләрен сөрткәләп.} Үз балам кебек итеп үстердем бит мин сине, җил-яңгыр тидермәдем, оерәр җиргә барасым булса, чабуыма тагып алып бара идем. Хәзер менә китәрсең дә онытырсың. Фуат (үтәли күрергә тырышкандай). Оныта башласам, бәлки, сип монда берәр чарасын уйлап табарсың. Теге вакытта таптың бит... Кадрия. Теге вакыт — теге вакыт инде ул, узганны искә төшермик. Фуат (өстәл тартмасындагы кәгазьләрен җыештырган җирдән). 1 Менә, олы түти, Рустикның тууы турындагы справкасы. Бер көн сораган идең. Кадрия. Нигә сораганмындыр, хәзер үзем дә оныттым инде. Фуат (уйчан). Алайса мин аны үзем белән алып китәм. (Бумаж- нигына пөхтәләп кенә салып куя.) Ничә сүз белә башлаган иде әле ул, олы түти? Кадрия. Миннән сорасаң инде... Иртә белән нәрсә ашаганымны да онытам. (Сүзне икенчегә борырга теләп.) Карап торам да, чемоданың кечерәк булмагае әле синең. Фуат. Җитәр. Әллә мәңгелеккә җыйнала дип беләсеңме? (Хәйләкәр көлемсерәп.) Мин сине алай беркатлы кешедер дип уйламыйм, олы түти... Менә шау-шу тынар, киткән кошлар яңадан үзләренең җылы якларына әйләнеп кайта башларлар. Син тагын, беркатланып, өйгә кеше кертеп ташлама. Кадрия. Керттем, ди, кертмәгән кайда. Хәзерге кешеләргә ышансаң, элек ашыңны, аннары башыңны ашарлар. Фуат. Уйлап карасаң, безнең йортның кинәт кенә болай бушап калуы... (Үз уйларыннан үзе качарга теләгәндәй.) Шуңа күрә уйлап тормау яхшы... буласы булган, буявы уңган... (Тиз генә кузгалып китә башлый.) Кадрия. Син кая барасың? Фуат. Фәсәхәттә китабым бар иде, китеп бармасын тагын. (Чыга.) Бераздан чемодан күтәреп Сафа Алкин килеп керә. Ал ки и (ишектән керешли үк гөрләп). Кодагыйны ялгыз гына калдырырга ярыймы соң, нишләр ул ялгыз баш кодагый? Миннән бер чемодан, синнән йорт, ике сыңар — бер пар, бер түшәк, бер мендәр... (Чемоданын идән уртасына китереп куя да, аның өстенә утырып, тир

 
 
ләгән пеләшен сөртә.) Уф, ардым! Без яшь чакта, атакай гынам, кия? булачак кешене болан азап чиктереп йөртмиләр иде. Кадрия (сүрән генә). Син әле шулай... килдең дәмени? Алкин. А как же... Үзең әйттең ич: алмага пар алаша җибәрмәм, дидең. Дөрес куелыш. Пар аягың эшләп торганда, пар алашаның нигә кирәге бар. Кадр и я. Әйттем әйтүен дә... Әле бит Фуат китеп тә җитмәгән. Яхшы түгел. А л к и н. Атакай гынам икәи... Бүгеи китмәсә, иртәгә китәр — аннан ни зыян. (Чемоданын тантаналы рәвештә Кадриягә сузып.) Менә бу придан малын син хәзергә бер якка алып куя тор әле, иртәгә икенчесе килер. Кадрия (чемоданны тоткан килеш, нишләтергә дә белмичә). Килүен килер дә... теге ягын да уйлыйм: завстоловой гына бит син хәзер, Сафуш. Ә мин тәмле ашарга яратам. А л к и н. Алашасы олы, кабыргасы коры, ул ягы турында көймә. ’(Баш бармагын күрсәтеп.) Во булыр, морожныйда гына тотармын. Кадрия (бераз йомшый төшеп). Шулай да, Сафуш, иске танышларың бардыр ич әле синең? Гомергә завстоловой булып кына калмассың? Алкин. Әйттең сүз: беткән иде, ди. Алкин югалган иде, ди. Чакырып кына торалар. Кадрия. Без — хатын-кызлар шулай инде. Алдын-артын уйламыйча булдыра алмыйбыз. Фуатым да китсә, картайган көнемдә минем синнән башка ышаныр кешем дә калмый шул. Алкин (җилъякланып). Сүләп торган булма юкны... Әйттем ич, морожныйда гына булырсың. (Биленә чапылдатып.) Болай да симез, но минем белән булганда, мин синнән алпут биясе ясыйм. Во! Пәрдә. (Ахыры бар)