Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЧЫН КҮҢЕЛДӘН СӨЙЛӘШҮ»

XVIII.
 
Поэтик китаплар өчен калын гына саналган бу китапның тышына ак хәрефләр белән әнә шулай дип язылган. Авторы Зәки Нури. Китапны ачу белән без шагыйрьнең портретын да күрәбез. Поэзиядә поэтик тел белән чын күңелдән сөйләшү — бик күркәм сыйфат ул. Чын мәгънәсендәге шагыйрь генә үзенең укучысы белән чын күңелдән сөйләшә ала. Аның өчен зур осталык, талант, чын шагыйрь йөрәге кирәк. Поэзиябезнең арттарак калып баруының сәбәбе дә менә шунда шул, кайбер шагыйрьләребез чын күңелдән сөйләшеп бетерә алмыйлар әле. Безнең дә автор белән аның китабы, андагы уңышлар һәм кимчелекләр турында чын күңелдән сөйләшәсе, ягъни күңелдә туган фикерләрне ачыктан-ачык әйтәсе килә. Китапны укып чыккач, нигездә, уңай тәэсир кала. Бигрәк тә «Партизан учаклары» дигән бүлектәге шигырьләр үзләренең чын күңелдән язылулары белән аерылып торалар. Бу бүлек — гомумән китаптагы иң уңышлы бүлек. Чөнки шагыйрь бу бүлектәге шигырьләрне, фронтовик- партизан буларак, сугыш уты эчендә, пулялар яңгыры астында, салкын, юеш окопларда, туплар шартлап ярылганда язган, үзенең йөрәк уты белән җылыткан. Бу шигырьләрдә образлылык көчле, уңышлы поэтик детальләр шактый. Сүзебезне раслау өчен «Зур бер шәһәр сугышып алган кебек» дигән шигырьне тулысы белән китереп үтәсе килә: Алам, укыйм, хатың килде менә. Тишкәләнгән, янган бер очы... Димәк, яуган аның да өстенә Фашист бомбасының корычы. Димәк, үткән аның эшелоны Янган составларның пожарын... Беләм, таныш аңа сугыш юлы, Ул татыган солдат газабын. Ләкин килгән! Хат ташучы егет Сумкасына менә эләккән! Зур бер шәһәр сугышып алган кебек — Аны алу якын йөрәккә. Өчпочмаклы кечкенә генә солдат хаты турында нинди матур, җылы һәм дөрес итеп язылган! Без бу бүлектә «Разведка җыры»н да, «Яшь фронтовик җыры»и да үз колагыбыз белән ишеткән күк булабыз, «Үл- мәүчеләр»нең батырлыгын тоябыз,                      XVIII Зәки Нури. Чын күңелдән сөйләшү. Шигырьләр. Таткнигоиздат, Сибгат Хаким редакциясендә. 1955. солдатның «Постта уйлану»ларын аңлыйбыз, «Теләк»ләрен беләбез, «Берлинга» ашкынуын сизәбез, «Германиядән хат»ын укыйбыз... Ләкин сугыш корбансыз, кан түгүсез булмый: Һәм... егылдың кинәт. Үлән дымын Кан җылытты синең эзеңдә. Тәнеңдәге пуля ярасының Мин әрнүен сиздем үземдә. Солдат яраланып, «Лазаретта» ята, ләкин аның уйлары сугыш кырына омтыла: — Иптәш доктор, тырышып, яраны җин, Әрнү бетсен — хәйлә тап шуңа. Гүя инде күптән терелдем мин, Атакага күңел ашкына. Яралану гына түгел, безнең күпме «Бөркетебез калды...» сугыш кырында. Шагыйрь бу ачы дөреслекне дә әрнеп әйтә: Кан табы да кипмәгән эзендә — Кайтты гына әле шуышып. Яшьлек уты сүнмәгән йөзендә, Тик... өзелгән кайнар сулышы. Бу шигырьләрдәге тойгыларга, хисләргә, хакыйкатькә ышанмаска мөмкин түгел. «Җыр алга!», «Туры карап күзеңә», «Сагынылган минутлар» исемле бүлекләрдәге күп кенә шигырьләр дә җылы тәэсир калдыралар. Н. А. Некрасовка, В. В. Маяков- скийга, Муса Җәлилгә багышланган шигырьләр көчле пафос, күтәренке рух, дәртле тавыш белән язылганнар. Сөю турындагы лирик шигырьләр һәм бөек төзелешләр турындагы шигырьләр дә әйбәтләр. Ә менә инде «Беренче сүз» исемле бүлектәге кайбер шигырьләргә чын күңелдәйлек хисе җитеп бетми кебек..Аларда гомуми сүзләр, авыр җөмләләр, аңлашылып бетми торган
122 
 
 
урыннар очрый. Мәсәлән, «даның ярсып күккә менде» (25 б.). «гудок җыры күккә менә» (5), «киң җәеп 'җилкәне» (9), «бәхет сипкән күгеңә» (30) һ. б. ш. конкрет булмаган, күз алдына килми торган ■ юлларны ничек аңлыйсың инде?! 1 Шагыйрь киләчәктә алардан ары- ' нырга тиеш. «Чорыбыз вөҗданы» — партиябез : турында язылган шигырь. Партия турында иң олы, иң саф, иң җылы • хисләр белән чын күңелдән җырлау урынына, гомуми, риторик сүзләр тезелеп киткән. Партия турындагы шигырь аңа карата тирән мәхәббәт уята торган булырга тиеш. Яшь шагыйрь Хисам Камаловиың «Партиягә гариза» исемле шигырен искә төшерегез! Күпме айда партиябезгә карата эчке мәхәббәт, җылылык, олылау! «Котлау сүзе», «йөрәктә яз безнең», «Көрәшләрдә яшәр», «Ватан иртәсе», «Мин яшим тынычлык илендә» кебек шигырьләр күңелдә җылы хис уятмыйлар, истә калмыйлар. Аннары Зәки Нури кайбер сүзләрне, кайбер мәгънәләрне кабатларга ярата. Бу — начар, әлбәттә. J Мәсәлән, «пост» сүзен генә алыйк: Тыныч хезмәт постларын (41), Сәнгать постларында (192), Бик еракта постың (172), йөрәгеңдә булсын минем постым (147), Иптәшләрем белә бу постны (120), Посттан кайткач (59), Постка куйдым эштә үземне (25), һәр урында аның посты бар (12), Тынычлык постлары — безнең уртак постлар (21), Сизгер постта торырбыз (49), Солдат постка иркен сулап баса (127). Дөрес, автор ул сүзне төрле мәгънәләрдә кулланырга тырыша. Ләкин ул, бик күбәеп киткәч, эч поша башлый. Поэзия, гомумән сәнгать урынсыз кабатлауны яратмый бит ул. Зәки Нури үзенең шигырьләрен, нигездә, аралаш рифмалар белән яза. Бу — аның мастерлыкка омтылуын күрсәтә, бу — уңай күренеш. Алай язу җиңел түгел, әлбәттә, ләкин шулай да тотынган эшне җиренә җиткерү яхшырак ич. Ә ул шуның аркасында гына да урыны-уры- ны белән аерым строфаларны авырайта, урынсыз инверсияләр куллана. Аралаш рифмалар белән язылган һәрбер шигырь дә, һәрбер строфа да, рус поэзиясендәге кебек, җиңел укылсын, җиңел аңлашылсын, табигый булып яңгырасын — шагыйрь менә шуңа омтылырга тиеш. Зәки Нуриның моңа ирешү өчен осталыгы да, көче дә җитәрлек. Без боларга мисаллар китереп 
тормыйбыз, чөнки алар турында төрле рецензияләрдә сөйләнде инде. Хәер, менә бер строфаны алып карарга мөмкин: Салкын монда, мамык мендәрләрне Тау-тау итеп өскә япсаң да. Туган илдә йокы мең кат тәмле Булыр иде ташка ятсаң да. Күренеп тора ки, бу строфада «мендәрләрне» сүзе урынсыз кулланылган. Чөнки бит инде мендәрләрне өскә ябынып булмый. Ә ул монда «мең кат тәмле» сүзләре белән азмы-күпме рифмалашкан өчен генә алынган, һич югында инде икенче юлдагы «япсаң да» сүзен «өйсәң дә» дип алырга булыр иде, чөнки мендәрләрне өскә өеп була. Ә ул вакытта «өйсәң дә» сүзе «ятсаң да» белән рифмалашмас иде. Китапта орфография һәм пунктуация хаталары да очраштырга- лый (78, 66, 65, 108 б.). Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә: шагыйребез үзенең чын күңелдәйлек хисенә киләчәктә дә хыянәт итмәсен, укучысы белән тагын да чын күңелдәнрәк сөйләтсен иде. Моның өчен аның мөмкинлекләре зур булуын без бу китаптан ачык күрдек