Безнең календарь
А. П. ГАЙДАР (Үлүенә 15 ел) Аркадин Петрович Гандар (Голиков) 1904 елда Арзамас шәһәрендә халык укытучысы семьясында туа. 1914 елда Арзамас реаль училнщесена укырга керә, аның 4 классын тәмамлагач, доброволец булып Кызыл Армиягә китә. Бу вакытта аңа 14 яшь була. Ул командирлар хәзерли торган курсларда укын, бик күп сугышларда катнаша һәм 17 яшендә полк командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1924 елда әдәби әсәрләр яза башлый һәм шул елдан башлап профессиональ язучы булып китә. А. П. Гайдар Бөек Ватан сугышы башлангач та «Комсомольская правда» газетасының махсус хәбәрчесе булып фронтка китә һәм, дошман белән бәрелешләрнең берсендә, 1941 елның 26 октябрендә батырларча һәлак була. А. Гайдар совет укучыларына бигрәк тә яшьләр-балалар өчен онытылмаслык әсәрләр калдырды. Аның «Мәктәп», «РВС», «Хәрби сер», «Барабаншикның язмышы», «Чук белән Гек», «Ерак илләр», «Урманда төтен», «Тимур һәм аның командасы» һ. б. ш. әсәрләре совет яшьләренең мәхәббәтен казандылар. Героик пафос, патриотизм, коммунизмның җиңәчәгенә ышаныч Гайдар әсәрләренең бөтен эчтәлекләрен бизи, шуңа күрә дә ул китапларның тәрбияви әһәмиятләре гаять зур һәм алар совет педагогы өчен бай материал булып торалар. А. Гайдар, балалар язучысы буларак, үзенең кечкенә геройларын белүе, аларның үзенчәлекле һәм катлаулы тормышларына үтеп керә алуы, аларның күңелләрен аңлавы белән аерылып тора. Аның әсәрләрендә балалар тормышы зурлар тормышы, ил язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән. А. Гайдарның китаплары яңадан-яца тиражлар белән басылып чыгалар һәм безнең яшь буынны үз Ватанына бирелгәнлек рухында батыр, хезмәт сөючән, намуслы кешеләр һәм коммунизм төзү өчен көрәшчеләр итеп тәрбияләргә булышалар.
С. Т. АКСАКОВ (Тууына 165 ел)
Күренекле рус язучысы Сергей Тимофеевич Аксаковның тууына быел октябрь аенда 165 ел тулды. С. Т. Аксаков К721у/^лның Октябренда Уфада помещик семьясында туа. Аның яшьлек еллары Казанда үтә. Ул башта гимназия тәмамлый. Ә инде Казан университеты ачылу белән 1805 елның февралендә 14 яшьлек Аксаков университетка студент итеп алына. Гимназиядә укыган вакытта ук әдәбият белән кызыксына башлаган С. Аксаков, университетта укый башлагач, бөтен күңеле белән әдәбиятка бирелә: әдәби түгәрәкләргә йөри, рус драма һәм опера театрларында бик еш була башлый. Университет бетергәч Петербургта, аннан Мәскәүдә цензор һәм институт директоры булып эшли. Иҗатының башлангыч чорында Аксаков әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнә. Софокл һәм Мольер пьесаларын тәрҗемә итә, театр турында зур-зур мәкаләләр яза. Соңга таба үзе яза башлый. Аның беренче әсәре «Буран» (очерк) 1834 елда басыла. 1847 елда «Балык каптыру турында язмалар» дигән әсәре, 1852 елда «Аучы язмалары», 1865 елда «Гаилә хроникасы» һәм 1858 елда «Багров оныгының балачагы« дигән күренекле әсәрләре дөньяга чыгалар. С. Т. Аксаков үзенең әсәрләрендә барин белән мужик арасындагы мөнәсәбәт һәм аларның тормышы турында яза. Ул поме- щиклар строеның коточкыч кабахәт булуын, аның алдауга, икейөзлелеккә корылган булуын ачып бирә. Дөрес, ул тормышны — шулчактагы стройны үзгәртеп кору турында фикер йөртми — шулай булган, шулай булырга тиеш дип саный. Ләкин ул, реалист язучы буларак, чынбарлыкны дөрес чагылдыра һәм, шулай итеп үзе л?- сизмәстән, шул стройны, шул тәртипләрне фаш итә. С. Аксаков үзенең әсәрләрендә туган иленең табигатен искиткеч осталык белән сурәтли, аның әсәрләре гади, халыкчан тел белән язылган.
126
И. С. НИКИТИН (Үлүенә 105 ел) Иван Саввич Никитин 1824 елда Воронеж шәһәрендә туа. Дини мәктәптә һәм семинариядә белем ала. Аның беренче шигырьләре 1853 елда матбугатка чыга. Бу шигырьләр әле башка шагыйрьләргә ияреп һәм дини, консерватив рухта язылган булалар. Әдәбиятны яраткан, әдәбият белән кызыксынган И. С. Никитин 1859 елда китап кибете ача һәм уку йорты оештыра. 1860 еллардагы иҗтимагый хәрәкәт аны калык язмышы турында уйланырга мәҗбүр итә һәм ул кискен рәвештә реализмга борылыш ясый. 1856 елда И. С. Никитинның шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 1859 елда аның икенче җыентыгы чыга. Н. Г. Чернышевский һәм Н. А. Добролюбов аның шигырьләренә карата тәнкыйть мәкаләләре белән чыгалар. Н А. Добролюбов яшь шагыйрьнең киләчәктә реалистик позициягә турылыклы булып калачагына ышаныч белдерә. Аяыц «Кулак» поэмасына, «Тарас» һәм -Семинарист көндәлеге» әсәрләренә югары бәя бирә. И. С. Никитинга М. Ю. Лермонтов, А. В. Кольцов, бигрәк тә Н. А. Некрасов уңай йогынты ясыйлар. Ул үзенең әсәрләрендә крестьяннарның хәерчелеген, хокук- сызлыгын, изелеп яшәүләрен реалистик картиналар аша чагылдыра («Ямщик хатыны», 1854, «Бурлак» 1855, «Сукачы» 1857, «Ку* лак» 1858 һ. б. ). Ә инде аның «Мещаннар» һәм «Староста» шигырьләре турыдан-туры социаль протест булып яңгырыйлар; «Авыр тәре йөртәбез без, туганнар» һәм «Ләгънәтләнгән тиранлык җимерелә» исемле революцион шигырьләре 1906 елга кадәр яшерен рәвештә кулдан-кулга йөреп укыла. И. С. Никитин поэтик пейзаж остасы, аның «Иртә», «Буран», «Урман җыры» һ. б. шигырьләре пейзажны поэтик чагылдыруда соклангыч, башкаларга үрнәк булырлык әсәрләр. Аның күп кенә шигырьләре музыкага салыналар һәм популяр җырлар булып китәләр. Рус шагыйре И. С. Никитинның иҗаты рус демократик поэзиясендә күренекле бер вакыйга булып тора.