БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯҢА ПОВЕСТЬ
Балалар өчен үзенең кызыклы повестьлары белән танылган татар язучысы Гариф Гобәй «/Маратның язмышы» дигән яңа повесть иҗат игте L Китапның төп темасы совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы, фронт һәм тылның дошманны җиңү өчен бер теләк белән януы, безнең илебездә балалар өчен тирән кайгыртучанлык, балаларда иң яхшы кешелек сыйфатлары — коммунистик әхлак тәрбияләү мәсьәләләренә багышлана. Китап «Маратның язмышы» дип атала, ләкин автор нәни Маратның тормышын, эшләрен һәм кичерешләрен чагылдыру белән генә чикләнми, ул Маратның кечкенә язмышын илебезнең шаулап торган тормышы һәм шул көннәрнең героикасы белән бәйләп, безнең бай эпохага хас һәм типик тормышны сурәтли. Шуның өчен дә әсәр яшь укучыларга үз илләренең данлы үткәнен аңларга, үз әтиләренең, әниләренең һәм туганнарының героик эшләре белән танышырга ярдәм итә һәм алар мисалында укучыларда югары мораль сыйфатлар тәрбияли. Китапның беренче кисәге «Иләмсез кара төн иде...» дигән бүлек белән башлана, бу бүлектә герой шәһәр Ленинградның фашист гаскәрләре тарафыннан камалу чорындагы тормышы күрсәтелә. Камалудагы Ленинградның һәм андагы куркуны белмәс көрәшчеләрнең тормышлары шундый кыска һәм образлы итеп бирелгән, Бөек Ватан су- 1 Гариф Гобәй. Маратның язмышы. Редакторлары X. Камалов, Р. Даутов. Казан, Таткнигоиздат, 1956, 171 бит. гышыиың беренче көннәрендә тарихи чынбарлык үзеннән-үзе күз алдына килеп баса. Бу авыр көннәр Ленинградны батырларча саклаучыларны куркытмый, алар бу кыенлыкларның вакытлыча булуына, җиңүнең киләчәгенә ышаналар һәм, җиңү көнен тизләтү өчен, барлык көчләрен куялар. Икмәкне йөз егерме бишәр граммлап, утынны пулинләп бүлеп, ач һәм суык көннәр кичергән Ленинградта совет халкының, бөтен илнең шаулап торган тормышын тоясың, чөнки илебез бөек Ленин исемен йөрткән шәһәр турында кайгырта, аңа төрле яктан ярдӘхМ кулын суза. Ладога күле аша зур кыенлыклар белән салынган «яшәү сукмагы» һәм һава юлы аша Ленинградка продуктлар китерелә, күпмилләтле совет халкының вәкилләре җылы хис һәм кайнар теләктәшлек белән тулы көч алып киләләр. Эпизодик вакыйгалар һәм образлар аша автор җиңүнең бу кешеләр ягында булачагына ышандыра. Моңа мисал — повестьта күренеп кенә киткән Лидия Андреевна образы була ала. Лидия Андреевна — олы яшьтәге карчык, аның улы һәм килене явыз дошманга каршы көрәшәләр, ә ул үзе атналар буена хәрби завод цехыннан чыкмыйча эшли, снарядлар ясый, чөнки ул вакытта барлык кеше дә эшләде, соңгы көчне явыз дошманны җиңүгә юнәлдерде. Лидия Андреевна, башкалар кебек үк, ашарга һәм ягарга юк дип аптырап калмый: урманнан күтәреп чыршы ботаклары ташый, алардан зәңгелә авыруына каршы витаминлы су хәзерли.
114
Сугышның барышы, фронттагы уңышлар һәм уңышсызлыклар, шуның нәтиҗәсендә, халыкның кичерешләре повестьның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылып бара. Сугыш вакыйгалары китапның башка кисәкләрендә дә Мостафа, Маратның атасы Искәндәр Зәбирович образдары аша бирелә. Повестьта Мостафа образы зур урын алмаган һәм укучы өчен бөтен I кулылыгы белән ачыкландырылма- Йган. Ләкин ниндидер яклары белән ул Твардовскийның «Василий Теркин» поэмасында бирелгән солдат- фронтовик образын хәтерләтә. Ул фронтта, разведчик буларак, һәрвакыт үлем куркынычы алдында торса да, аның өйгә язган хатлары юмор һәм оптимизм белән тулы. Повестьның «Идел буенда» бүлегендә Марат һәм Илдар шәһәрдән кайтучы әниләрен яр буенда көтәләр. Ләкин Илдар әнисе урынына үзенең әтисен каршылый. Мостафа үзенең улы Илдарны танып, кинәт алмашынып китә, чиксез дулкынланган хәлдә, Илдарга таба омтыла. Бу бик табигый дә, чөнки ул үзенең улын күптән күрмәгән. Ләкин ул Яионда да, тирән психологик кичерешләргә карамастан, үзенең элеккеге характерын югалтмый: мөмкин кадәр тыныч һәм салкын канлырак булырга тырышып, үзен малаена танытмыйча, шаярып сөйләшә. Бары тик берничә минуттан соң гына Илдар әтисен таный, һәм алар — ата белән ул — кочаклашып күрешәләр. Кайбер тәнкыйтьчеләр бу образның автор тарафыннан бирелешен дөрес аңламыйлар бигрәк тә, шушы психологик эскизның автор трактовкасында бирелгән нечкәлегенең тормышчанлыгына һәм дөреслегенә шикләнәләр. Мостафа җиңүгә ышана, ул киләчәк турында уйлый. Госпитальдән чыгып, өенә ял итәргә кайтканда да, аның солдат котомкасында, «Корыч ничек чыныкты» китабы белән берегә, Бессарабия чиясе, Херсон винограды һәм алмасы орлыклары бе-
1 Наил Гыйззәтуллин. «Маратның язмышы» — «Яшь сталипчы», 1956 ел, 6 апрель
лән тулган тартмасы бар. Тазарып та өлгермәстән, ул бу орлыкларны утырта һәм, үзе утырткан бакчаның чәчәк атып җимеш бирер чорын күз алдына китереп, матур киләчәк турында хыяллана. Совинформбюроның һәрбер белдерүе, Совет армиясенең һәр яңа уңышы аны шатландыра. Ул бер генә минут та эшсез тора алмый: кайсына чалгы чүкеп бирә, кайсына урагын теши, ә кайбереңә чиләген төпләп бирә, Фатыйма әбинең өй түбәсен яба, бу эшкә Илдарны Да өйрәтә. Ләкин ул бу эшләр белән генә чикләнеп кала алмый. Үзе белән бергә госпитальдә яткан дусты Ногманның инде фронтта көрәшүе һәм яңа героик эшләр башкаруы турында газетада укыганнан соң, бөек вакыйгаларны читтән гади күзәтүче булып кына кала алмый, фронтка, Ватан язмышы хәл ителә торган урынга омтыла. Үзенә бирелгән дүрт айлык ялның әле ике генә аен үткәргән һәм район хәрби комиссиясе тарафыннан тагы да ял итәргә хаклы дип табылуга карамастан, Казанга барып, үзен фронтка җибәрүләренә ирешә. Сугышның соңгы көннәрендә, Одер елгасын кичкәндә, үз илен җаны- тәне белән сөюче бу батыр сугышчының үлгәнлеге турында ишетеп, Илдар белән Маратның йөрәкләре әрнү белән тетри. Мостафа образын бирүдә йомшак яклар да бар: аның портреты тулы түгел, Мостафаның балаларга һәм Гөлсем апага карата булган мөнәсәбәте һәрьяклап күрсәтелми. Бу көчле, сәламәт, мөлаем кеше үзенең тормыш иптәше Гөлсемне яратучы ир, балаларына иркәләп, зур кай- гыртучанлык белән караучы ат булгандыр дип уйларга була. Әгә дә автор шушы сыйфатларны тирәй рәк биргән булса, бу образ, үзенчәлекле образ буларак, тагы да куерак буяуларда һәм тулырак бирелгән булыр иде. Маратның әтисе Искәндәр Зәбирович образы да ихтыяр көченең зурлыгы, корыч характеры белән укучының игътибарын үзенә җәлеп итә. Сугышка кадәрге елларда ул— бәхетле семьяда ата, ә Марат —бу бәхетле семьяның куанычы. Ата һәм
з. .с. Ә.- № ю.
8* 115
ана — Искәндәр Зәбпрович белән Мәрьям Зиниәтовна — уллары Маратның матур киләчәге турында хыялланып, күп кенә бәхетле төннәрне аның бишеге янында йокысыз үткәрәләр. Ленинград, Нева, көймәдә йөрүләр... Искәндәр Зәбпрович сугышка кадәр хәрби заводта инженер булып эшли, сугышның беренче көннәрендә үк, фронтка китеп, анда да инженерлык эшен дәвам итә: дзотлар һәм дотлар төзи, кирәк икән, аларны кире җимерә, тагын төзи. Сугышка кадәр үк инде немец шпионы Драйпе аның артыннан күзәтә, Искәндәр аша зур әһәмияткә ия булган хәрби заводның чертеж һәм схемаларын кулга төшерергә тырыша. Сугыш башлангач та, Драйпе Алпаровны эзәрлекләвем дәвам иттерә, аның кайсы частьтә, нинди эштә икәнлеген белеп, пленга алу эшен оештыра. Ул башта Алпаровны акча, байлыклар белән кызыктырып, хәрби заводның координатларын, корал чертежларын алырга тели. Алпаров, әлбәттә, баш тарта, күз күрмәгән, колак ишетмәгән газаплар да аны бу хыянәткә мәҗбүр итә алмыйлар. Ул аларга: — ...Зоя Космодемьянскаяны, Лиза Чайкиналарны хәтерләгез. Без барыбыз да әнә шундый...— ди. Ул, дөрестән дә, аларның батырлыгын һәм кыюлыгын кабатлый. Каторга хезмәте, ачлы-туклы концентрацион лагерьлар, — берсе дә аны Ватанга хыянәт итәргә мәҗбүр итә алмыйлар. Үлемгә «Интернационал» җырлап баручы бу 29 яшьлек ирнең чәче, сакал-мыегы агарган, күзләре эчкә баткан, битен, бик карт кешеләрнекедәй, тирән җыерчыклар баскан. Шулай да ул өметен өзми, һәм совет кешеләре аны үлем кочагыннан коткаралар. Алпаров- ның башыннан ниләр генә үтми: аның хатыны үлә, баласы югала, үзе бик күп җәфалар чигә, шуңа күрә аның чал чәченә укучыда тирән ихтирам уяна. Шул рәвешчә автор укучыны тирән һәм психологик тетрәтерлек фактка — Алпаровның улын табуга һәм Гөлсемнең аңа Маратны бирергә риза булуына китерә. Повестьта үзәк тема — балалар тәрбияләү темасы, бу тема безнең илебезнең иҗтимагый тормышы фонында үстерелеп, тарихи дөреслектә бирелә. Бу тема Гөлсем апаның ягымлы образы белән тыгыз бәйләнештә, аның балалар белән, бигрәк тә, Марат белән җылы мөнәсәбәтендә үстерелеп бирелә.
Башта Гөлсем апа—Татарстан укытучысы — бүләкләр китерүче делегация составында хәрби Ленинградка килә. Рәхимсез бомбежка вакытында яраланган хатын янында ул бер бала күрә, һәрбер совет кешесе кебек үк, Гөлсем апа да авыр хәлдәге бала белән ана яныннан тыныч кына үтә алмый, ул бу бәхетсез семьяның язмышын җиңеләйтергә чын күңеленнән тырыша. Бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки үзара ярдәм һәм булышлык — совет кешесенең аерылмас сыйфаты. Гөлсем апа гына түгел, алдагы позицияләргә ашыгучы солдатлар һәм аларның командиры да, автомашиналарын туктатып, ананы һәм аның янындагы кечкенә Маратны үз бүлмәләренә урнаштырырга Гөлсем апага ярдәм итәләр. Хәтта кечкенә Марат та, самолетта очканда, яраланган солдатларның газапларына салкын карашта кала алмый, аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша: хәлләрен сораша, аларның «снаряд тигән» бармакларын бәйли. Коммунистлар партиясе тарафыннан күп еллар буенча тәрбияләнгән совет кешесенең табигате шундый — ул беркайчан да иптәшен, көрәштәшен авырлыкта калдырмас. Нәкъ менә шунда социалистик гуманизмның бөек җиңелмәс көче чагыла да. Гөлсем апа образын индивидуальләштерү аның Ленинградка килүеннән, дәһшәтле бомбежкадан курык- мавыннан, оста санитарларча Мәрьям Зиннәтовианың ярасын бәйләвеннән башланмый, моны башкалар да шулай эшлиләр. Аның образ буларак индивидуальләшүе Маратка карата үзендә ягымлы һәм нәфис ана хисләре туу, ана мәхәббәте барлыкка килү моментыннан башлана. Маратның йөрәк тетрәтерлек «Тәти апа, мәми бил...» дигән сүзләре дошманга карата нәфрәт уята. Нәни Маратның, әнисенең сүзләрен искӘ| „ төшереп, аныңча булып, Мәрьям
116
Знннәтовнаның үле гәүдәсен иркәләп: Дәү үс, улым, үс улым, Дәү үс, минем күз нулым... — дип утырган күренешен язган юлларда никадәрле педагогик дөреслек! Автор сабыйның зурларга иярү кебек психологик үзенчәлеген оста итеп бирә алган. Беренче карашка көлке кебек тоелган бу күренеш Маратның трагик хәлен тагын да көчлерәк итеп чагылдыра. | Гөлсе^м апа Маратны туйдыра, адлыта һәм үзе белән Казанга алып китә. Әлбәттә, ул аны Казанда да балалар йортына урнаштыра алган булыр иде, ләкин ул алай эшләми, үзенең ике баласы булуга карамастан, Маратны уллыкка ала. Бу хәл сугышның иң авыр елларында, кайбер кешеләрнең үз балаларыннан да баш тартулары чорында була. Гөлсем апа тормышның авыр мәктәбен үтә: революция еллары, гражданнар сугышы көннәре, ачлык, ялангачлык, атаанадан ятим калып, үз-башына яшәү, уку елларының материаль кыенлыклары — барысы да аның характерын чыныктырганнар. Хәзер дә әле ул ятим вакытларының аяныч көннәрен хәтерендә тота. Шуңа күрә, Маратны үз тәрбиясенә алганда, «үсемлеккә кояш ничек кирәк булса, балага ана мәхәббәте, ана иркәләве шулчаклы ук кирәк» икәнлеген яхшы аңлаган була. Язучы ана мәхәббәтен кояшка чагыштырып, әдәби сурәтләү алымыннан оста файдаланган. Гөлсем апаның Маратны тәрбиягә алуына төрле кеше төрлечә карый: бу гүзәл эшне мактап, аңа мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышучылар булу белән бергә, теләктәшлек итмәүчеләре дә була. Ул үзенең ире Мостафага хат яза, аның да рөхсәтен сорый. Мостафа, әлбәттә, моңа борчыла, чөнки өч бала белән мәктәптә укыту, читтән торып педагогия институтында уку аңа җиңел булмаячак; шуның өсте- нә квартира да яхшыдан түгел. Мостафа хатынының күңел кичерешләрен аңлый, аның уйлап эш иткәнлеген белә, аңа тулаем ышана һәм теләктәшлек итә. Ә балалар? Кечкенә Сания бик шат: ул бит кечкенә Сания түгел, ә «Сания апа» булачак, аның энесе Марат бар. Биредә автор нәни балаларның зур булып күренергә тырышуларын психологик яктан дөрес итеп тасвирлый. Ә Илдар моңа борчыла, әнисенең Маратка «улым!» диюенә көнләшә. Шуның өстенә кайбер обывательләрчә караучы кешеләр, юк-бар
нәрсәләр сөйләп, семьяның матур тормышын бозарга тырышалар. Илдарның кабынып китәргә торган көнчелек очкынына ут төртәләр. Автор Гөлсем апаның, Илдарга карата уңай тәрбияви эш методларын күрсәтә: ул Илдарда ятимгә карата туганлык һәм мәхәббәт хисләре уятырга тырыша. «Козета», «Золушка» кебек китаплар укыта, «Үги кыз» спектакленә алып бара. Индивидуаль тәрбия эш алымнары бушка китми: Сания дә, Илдар да әбиләренең Маратка салкын каравына, кыерсытуларына ризасызлык күрсәтәләр. Сания үзенә дигән йомырканы, әбисеннән яшереп, төнлә Маратка бирә: — Аша, нәнәм... — ди ул. Балалар арасында дуслык урнашу Гөлсем апаның балалар тәрбиясе өлкәсендә иң җитди җиңүе була. Ул үзенең бөтен көчен Маратны гаиләдә тигез хокуклы член итеп тәрбияләүгә юнәлдерә, хәтта, моның өчен, Маратның әнисе кебек киенергә тырыша. Тормышта барысы да шома гына бармый, бигрәк тә, балаларны тәрбияләү кебек авыр һәм катлаулы эштә күп кенә каршылыклар килеп чыгып торалар, кайбер тәрбия принципларын аңламаган кешеләр бу эштә Гөлсем апага комачаулыйлар. Кайберәүләр Маратны «килмешәк» дип кимсетә башлагач, ул Ягодныйда кала алмый. Әлбәттә, өч бала белән, инде өйрәнелгән, күнегелгән тормышны ташлап китү җиңел булмый, вузда заочно укуы да бар бит әле. Инде үзләшкән, күнегелгән тормышны ташлап китү, авырлыкларга һәм билгесезлеккә кыю адым ясау өчен никадәр көчле характерга ия булу кирәк! Гөлсем апа образы, балаларын яратучы ана, үз принципларында
8* 117
эзлекле булган таләпчән тәрбияче булу ягыннан гына түгел, ә гадел һәм намуслы шәхес буларак та укучыны үзенә тарта. Ул Ленинградта үзенең элеккеге профессорын онытмый, аны эзли, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә тырыша; Ягод- ныйда вакытта, госпитальгә яралылар янына барып, аларның газапларын җиңеләйтергә тырыша; авылда чагында — ул укытучы гына түгел, агитатор да. эш кешесе дә: аны тегермәндә дә, фермада да, кырда да очратырга була. Аңа җиңел түгел, авыл тормышы аның өчен яңа нәрсә. Китапның икенче кисәгендә Гөлсем апаның тәрбия системасы тулырак ачыла. Бу кисәк авылның һәм авыл балаларының тормышын яхшы белүче кешенең каләме белән язылган дисәк, арттыру булмас. Автор балаларны семьяда тәрбияләү мәсьәләләре белән дә таныш икәнен күрсәткән. Шуны да әйтергә кирәк, Гөлсем апаның тәрбия системасын яктырткан юллар бераз декларативрак, бу юллар яшь укучылар өчен түгел, зурлар өчен язылган. Яшь укучылар тәрбия эшенең бу нечкәлекләренә үтеп керә алмый, шунлыктан бу урыннар алар өчен кызыксыз. Ләкин Гөлсем апаның балаларны тәрбияләү практикасын күрсәткән чагында, автор эч пошыр- гыч өйрәтү тоныннан кача алган, шуның нәтиҗәсендә икенче кисәкнең яшь укучыга тәэсире көчәйгән. Гөлсем апаның тәрбия эшләре эзлекле һәм тулы бирелгән, шуңа күрә моны тәрбия эше системасы дип карарга да була. Гөлсем апаның тәрбия системасы нигезендә хезмәт тәрбиясе ята. Хезмәт Ъәм балаларга зур мәхәббәт, таләпчәнлек көтелгән нәтиҗәләрне бирәләр. Балалар чын күңел белән әниләренә ярдәм итәргә тырышалар, аларның һәрберсенең үз бурычы бар: утын кертү, бәрәңге әрчү, су китерү, ипи-күмәч алып кайту — Илдар белән Сания эше, Марат та тузанны сөртешә, гөлләргә су сибә, урынын җәя, торгач җыештыра, барлык эшне дә Илдар белән Сания кебек пөхтә итеп башкарырга тырыша. Ә Гөлсем апа балаларда хезмәт аша тәрбияләү мәсьәләсендә таләпчән, үзе куйган тәртипне бозу белән аз гына да ки- лешмәүчән- була. Гөлсем апада педагогик максатка ирешүчәнлек һәм аңлы таләпчәнлек балаларга йомшак ана мәхәббәте белән органик бәйләнештә күрсәтелә. Тормышта исә, кызганычка каршы, кайбер аналарда
башкаларга карата шушы рәхимсез таләпчәнлек җитешми, алар үз балаларына булган мәхәббәтләренең сукыр колларына әвереләләр, үзләре дә сизмәстән, балаларны чамадан тыш иркәләп, аларны бозалар, ә соңыннан балаларының ни сәбәптән шулай бозылуларына гаҗәпләнәләр. Гөлсем апа хезмәтнең мохтаҗлыктан эшләнә торган эш кенә түгеллеген, кешене чын кеше итү өчен иң зарур нәрсә икәнлеген белә. Илдар семьядагы эшләр белән генә чикләнми, колхозда ярдәм итүгә катнаша, МТСка барып, комбайннар тирәсендә чуала, техника белән кызыксына. Сания исә фермада күн итек, телогрейка, бүрек кигән апаларның малларны ашатып, эчертеп йөрүләренә сокланып карый, бигрәк тә, бозауларны ярата, үзенең яраткан «Кызым» исемле башмак танасына өеннән ипи сыныклары алып килеп каптыра. Гөлсем апа балаларында үз башларына эшләү, инициатива һәм активлыкны тәрбияләргә тырыша. Директор малаеныкы кебек пароход алып бирергә ышандырган булса да, пароход алып бирми, ә столярлык инструментлары: балта, чүкеч, ышкы, кадак һ. б. сатып алып бирә һәм пароходны үзләренә ясарга тәкъдим итә. Ул балаларның идәнне чүпчар, струк йомычкасы белән тутыруларына борчылмый. Балалар пароходны тиз генә ясый алмыйлар, ләкин алар төрле кораллар белән эш итү күнекмәләре алалар, материалларны экономияле тотарга өйрәнәләр. Ә үз куллары белән ясалган пароход аларга күпме куаныч, никадәрле җиңү ләззәте китерә! Балаларны тәрбияләүдә Гөлсем апага күп кенә кешеләр ярдәм итә. Алар арасында балаларда техникага, комбайнга кызыксыну уяткан Василий, бригадир Гыйззәт, авыл хуҗалыгына мәхәббәт тудырган укы
118
тучы Заһид абың образлары аеруча уңышлы тасвирланганнар. Кайвакыт Җиңелчэ генә сызыклар белән сурәтләнгән 6v образлар истә калалар, чөнки аларның һәркайсына әсәрдә үз урыны табылган, балаларны тәрбияләү процессында үз роле бирелгән. Ләкин әйтергә кирәк, повестьта укытучы образы тулысынча ачылмаган. Гөлсем апа да, Заһит абыйда, укытучы буларак, мәктәптә, класс- ! та, балалар белән эшләү процессында бирелмичә, тик эпизодик рәвештә аерым очракларда балаларга теге яки бу хакыйкатьне яки белемнәрне әйтеп бирүчеләр булып кына күрсәтеләләр. Укытучының авыр, катлаулы эшенә, аның эш лабораториясенә автор керергә теләмәгән. Әсәрдә балалар тормышы һәм образлары зур урын алып тора. Марат, Илдар, Сания, Фәрит, Шамил, Әкбәр, Харис, Карлыгач, Күчерт Җәмил — аларның һәрберсе үзенчәлекле характерлы образлар, укучы каршында да төрле дәрәҖәдә ачылалар. Автор хикәяләвен иркен, киң рәвештә, минут саен төп геройга карамыйча алып бара. Авторның зур гына хезмәте һәм уңышы шушының белән дә билгеләнә. Марат образы балалар арасында иң тулы эшләнгән образ. Марат һәм Илдар — истә нык калалар. Үз чиратында, Марат һәм Илдар үзара тыгыз бәйләнештә, берберсен тутыралар, Маратны Илдардан башка күз алдына китерү кыен булган кебек, Илдарны да Мараттан башка күз алдына китереп булмый. Марат һәм Илдар — идеаль малайлар түгел, аларның җитешсез яклары да бар. һәм, бәлки, шушы җитешсез яклары аларны тагы да гадирәк, тормышчанрак, укучыга якынрак һәм аңлаешлырак итә торгандыр да. Маратның язмышы — күп кенә башка балаларның язмышы кебек үк гади, аның биографиясендә ниндидер гадәттәй тыш нәрсәләр юк. Марат характерының гүзәл сыйфаты итеп коллективизмны санарга була. Кечкенә вакытында ук ул, әтисе тарафыннан әнисенә бүләк ителгән чынаяк ватылгач, тәти ватыкларын җыеп алып, ишек алдындагы иптәшләренә өләшә, барысына да җитмәгәч, ваклап бүлә, ә үзенә берсен генә калдыра. Бу сыйфат башка балаларда да бар. Алар бергә уйныйлар, бердәм эшлиләр, бергә кайгырталар һәм бергә хыялланалар, бу
аларны бер-берсенә тагын да якынайта. Мостафаның үлүе турындагы хәбәрне алгач, Марат белән Илдар арасындагы үзара мөнәсәбәт тагы да тирәнәя, алар арасындагы чын дуслык хисләре һәм туганлык тойгылары тагы да сафрак һәм көчлерәк булып әверелә. Бу трагик хәбәр балаларны тирән дулкынландыра. Марат белән Илдар кичерешләре автор тарафыннан ышандырырлык һәм көчле бирелгән. Менә Марат Гөлсем апа белән самолетта Казанга оча. Маратның кичерешләре бо- лай тасвирлана: «Еласынмы хәзер Марат, әллә юкмы? Элек алар, шулай, әнңсе белән автобуска утырып баралар-баралар иде дә, ЛАарат шыңшый башласа, төшеп, икенче бер автобуска утырып, өйгә кайталар иде. Еласын әле, тәти апа белән өйгә кайтып китсеннәр әле. Әнисе дә торгандыр инде... Ләкин монда күңеллерәк түгелме соң? Ай, йолдызлар. Ничек күп үзләре!..» Бу алым белән язучы баланың фикерләрен нәкъ аның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, бөтен нечкәлекләре, сабыйга хас сүзләр белән бирә. Ә менә Илдарның Маратка карата көнчелек кичерешләре ААаратны- кы кебек беркатлы гына түгел, чөнки ул Маратка караганда зуррак, аның тормыш тәҗрибәсе дә баерак. фикер йөртүе дә аның яшь зурлыгына хас итеп бирелә: «...Әйе, ни әйтсәң дә, аның өчен /Марат бер тере хәсрәт кенә иде. Хөббелниса әби белеп сөйли: баштарак шулай булды шул, өчкә дигән дүрткә бүленде (Маратка әллә ни гомер карточка бирми тордылар). Дөрес, ^әниләре, бер кашык артты дигән булып, чуенны тутырып пешерде. Ләкин, белмәс Илдар! Ул
бит аны шул ук өч кешегә дигән әйбердән пешерде...» Монда язылу тоны да, җөмләләр дә башкачарак, дөньяны тирәнрәк аңлау, айныграк булу, фактларны тикшереп, чагыштырып, үлчәп карау сәләте, һәр нәрсәгә дә ышанып карамау кебек сыйфатлар күренә. Повестьның икенче һәм өченче кисәкләрендә сурәтләнгән Марат белән Илдар арасындагы үзара мөнәсәбәт үзенең матурлыгы белән укучының күңелен били, монда инде алар иң яхшы һәм иң якын туганнар булып әверелгәннәр. Балалар Гөлсем апаны аңлы рәвештә яраталар, аны ихтирам итәләр. олылыйлар, алар аңа кыен икәнен. аның артык күп эшләвен аңлыйлар. Маратның Гөлсем апага мәхәббәте әсәрнең өченче кисәгендә тагын да тулырак күрсәтелә. Ул — студент. аның акчасы күп түгел, шулай да ул әнисенә посылка җибәрә. Ә инде әтисе табылгач, Марат үзен авыр еллар аша алып чыгып, үз баласы иткән, булдыклы һәм кирәкле кеше итеп тәрбияләп үстергән Гөлсем апага зур ихтирам һәм рәхмәт белән караудан туктамый, әтисенә дә шул турыда сөйли. Бу рәхмәт. бәлки, Гөлсем апа алган рәхмәтләрнең иң зурысы, иң көчлесе булгандыр да. Балалар тормышында уен зур урын алып тора. Повестьта балаларның хыялы өчен генә хас булган, һичнинди чикләрне белми торган, уйлап табучанлыкларына нигезләнгән кызыклы һәм күп төрле уеннары күрсәтелә. Биредә бик тиз иске арба корабка, тешләре төшкән тәгәрмәч штурвалга, самовар морҗасы тупка әйләнә. Боларның берсе дә булмаса, балалар югалып калмыйлар, аларның фантазиясе юк кына нәрсәдән әллә нинди могъҗизалар уйлап чыгара: Фәрит Шамилга асылына да, минут эчендә, эшли торган комбайн агрегаты барлыкка килә. Әйтергә кирәк, бу уеннар зурларның эш процессларын, техника коралларын кабатлыйлар, шуның өчен алар китап укучы яшь балаларны да өйрәтерлек. Тәрбияче укучылар белән этика темаларына уздырыла торган бесе- далары өчен әсәрнең күп кенә урыннарыннан файдалана ала. Шундый фактны алырга мөмкин: Илдар әтисенә язган хатта 3 километр дигәндә, 3 не 8 гә охшатып язган. Бу дикъкатьсез язуның, каллиграфияне бозуның нинди күңелсез хаталарга китерә алуын укучыларга образлы итеп сөйли.
Укучыларда эстетик зәвыклар тәрбияләүдә балалар өчен язылган әсәрләрдә табигатькә багышланган юлларның әһәмияте бик зур. Повестьта табигатьне тасвирлауга зур игътибар бирелмәсә дә,' аның уңай алымнары юк түгел. Икенче кисәкнең «Идел буенда» бүлегендә Иделнең сугыш еллары чорындагы үзенчәлекле пейзажы (123 бит), кышкы урман (136 бит), авылда көз (98 бит) пейзажлары урынлы һәм образларның кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә китерелә. Повестьның теле, тулаем алганда, укучылар өчен аңлаешлы, матур һәм балаларның сөйләм культурасын баетырлык. Дөрес, хәзерге балалар өчен таныш булмаган сүзләр дә очрый: бер ромбалы командир, бер кубиклы командир, Совинформбюро яки гафил, әмәл, әҗәтләнде, төнәрә һ. б. Урта яшьтәге балалар өчен әсәрнең җөмлә конструкцияләре дә гадирәк, кыскарак булу яхшы. Композиция ягыннан әсәр артык катлаулы булмаса да, кайбер очракларда автор вакыйгаларның урынын алмаштыра, аларның эзлеклелеген боза. Күрәсең, автор моны укучыны кызыксындыру, аның игътибарын көчәйтү максаты белән эшләгән. Шулай да, бу алым яшь укучыга әсәрне аңлауны кыенлаштыра, чөнки ул әле вакыйгаларның болан төзелешенә һәм хикәяләү ысулларына күнекмәгән була. Повестьта аерым бүлекләрнең исемнәре кыска гына, кызыклы һәм үзенчәлекле характерда бирелә, бу исә балаларда бүлекне тизрәк укып, исемнең мәгънәсенә төшенү өчен стимул тудыра («Килмешәк», «Каз боты», «Ошады, Василий дәдә» һ. б.).
120
Әсәрнең кимчелекләреннән тагы да берсе итеп кыз балалар образ- ' ларының укучыны канәгатьләнде- • рерлек бирелмәвен, схематик рәвеш- ' тә генә күрсәтелүен әйтергә кирәк. ! Сания, Әминә, Карлыгач, Зифа — ? бу персонажларның берсе дә, образ ■ буларак, җитәрлек ачылмаган. Кыз- ■ лар белән малайлар һәрвакыт диярлек аерым биреләләр, гомуми эшләр, уеннар, кичерешләр юк. Әйтелгән җитешсезлек бу повесть ким- \челеге генә түгел, гомумән, совет балалары әдәбиятында укучыга идеаль булырлык кыз балалар образлары — сирәк күренеш. Малайлардан гадел Тимур, кыю Володя Дубинин, курку белмәс Хәлим, тик алга гына омтылучы Васек Труба- ■ чев, чын дус Витя Малеев, тырыш Саня Коишаков, оста мастер Костя ■ Малышев бар, ә менә аларга тиң була алырлык кыз бала образлары бик аз. «Маякчы кызы»иың гүзәл образын иҗат итә алган автор каршына без андый таләпне куя алабыз. Повестьның тагы да бер зур җи- тешсезлеге — мәктәп тормышын, пионер һәм комсомол оешмалары- I ның эшен читләтеп үтү. Автор үзенең төп темасы итеп семьяда балалар тәрбияләү мәсьәләсен куйган. Ләкин бу — балалар тормышының башка якларыннан аерып алып, мәктәптән һәм башка балалар оешмаларыннан бәйсез рәвештә ачу дигән сүз түгел. Чынбарлыкта исә балаларны семьяда тәрбияләү мәсьәләсен мәктәптәге тәрбия эшеннән аерып күз алдына китерү дә кыен. Болар — бер-берсен тутыручы һәм тыгыз контактта алып барыла торган бер үк процессның ике ягы. Кызганычка каршы, повестьта бу катлаулы күренешнең бер ягы онытылган. Д^арат башта мәктәпкәчә яшьтәге бала булса да, Илдар ул вакытта ук инде укучы була. Маратның тормышында мәктәп, укытучылар, пионер һәм комсомол оеш-* малары бернинди роль дә уйнамавы мөмкин түгел, автор аның балаларга шундый зур шатлыклар, якты көннәр, татлы хыяллар китерә торган мәктәп елларын бөтенләй оныткан. Беренче тапкыр класс бусагасын атлап керүен, беренче тапкыр кызыл галстук бәйләгән шатлыклы көнне, Ленин комсомолы сафына баскан дулкынландыргыч сәгатьләрне бала кайчан да булса оныта аламы соң?! Илдар, Марат, Сания, башка күп кенә балалар
кебек үк, совет мәктәбенең һәм комсомол, пионер тормышының шатлыклы юлын үтми мөмкин түгел. Уйлап эш итү- чән сәләтле педагог буларак, Гөлсем апа үзенең тормышында һәм семья тәрбиясендә балаларны мәктәпкә һәм пионерга керү өчен хәзерләү, аларның укуга мөнәсәбәтләрен тәрбияләү кебек зур һәм әһәмиятле нәрсәләрне читләтеп үтә алмас иде. Мәктәп баласының төп хезмәте — уку, бу мәсьәләдә автор тормыш дөреслегеннән читкә киткән. Повестьның азагы педагогик тактны сакламыйча тәмамлана һәм яшь укучыда кире реакцияне барлыкка китерә. Автор, әкияттәге тизлек белән, һәр героена пар таба һәм: «Ләкин җитте. Сез балалар бит әле, мин дә балалар язучысы гына. Төшерик шунда пәрдәне» — ди. Авторның сез балалар гына диюе урта яшьтәге балаларны — яшүсмерләрне кимсетә, чөнки аларның һәрберсе үзен зур кеше итеп санарга ярата, зур кеше булырга тырыша, ә автор яшүсмерләрнең бу психологик үзенчәлеген истән чыгарып, алардан нәрсәнедер яшереп калдырырга омтылуы, аларга әйтергә теләмәве, уртаклашмавы белән бу яшьтәге укучыларда үпкә тудыруы мөмкин. Әлбәттә, бу җитешсезлекләр китапның әһәмиятён юкка чыгармыйлар. Нәтиҗә ясап әйтергә кирәк, китап — автор иҗатында җитди уңыш, ул безнең мәктәп балалары тарафыннан яратып укыла. Автор укучыларны әсәрдәге геройларның эшләренә сокланырга, китаптагы вакыйгаларны күреп дулкынланырга, укучыларны китапның һәрбер юлына чын күңелләре белән керергә, андагы геройларның иң яхшы сыйфатларына иярергә кайнар омтылыш тудырырга мәҗбүр итә