УРМАНЧЫЛАР ТУРЫНДА
Язучының тормышны һәрьяклап өйрәнергә омтылуы уңай күренеш, чөнки ул бик күпне белергә, вакыйгаларның серенә төшенергә, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне аңлый алырга тиеш. Мәхмүт Хәсәиовның Таткнигоиздатта басылып чыккан «Урман шаулый» 1 повесте яшь прозаикның тормышны тынгысыз рәвештә өйрәнергә теләве турында сөйли. Чыннан да, бер-ике ел элек кенә ул нефтьчеләр тормышыннан «Яңа горизонт» исемле повесть биргән иде; аннан соң да байтак хикәяләр, очерклар язды. Ниһаять, урманчыларның хезмәтен һәм көнкүрешен чагылдырган бу повесть матбугатка чыкты. Шул ук вакытта повесть М. Хәсәновның ашыгуын күрсәтә. Әсәрләрен түземлелек белән кат-кат эшкәртәсе урында, ул каләме астыннан шуып чыккан һәр юлны матбугатка чыгарырга тырыша. «Урман шаулый» повестенда автор күркәм бер теманы — халык хуҗалыгын агач белән тәэмин итүче леспромхоз эшчеләренең тормышын яктыртуны максат иткән. Эшчеләр турыңда язылган күләмле әсәрләрнең безнең әдәбиятта сирәк күренүе повесть белән кызыксынуны көчәйтә төшә. Кама буенда урнашкан Бөреле леспромхозында көзге-кышкы план тикшерелә. Быелгы план узган елдагыдан ике тапкырга артык. Хәзерләнәсе агачның ассортиментлары да ишәйгән. Гадәттәгедән үзгә буларак, быел леспромхозга шахталар өчен ныгытмалар хәзерләү бурычы да йөкләнә. Леспромхоз 1 М. Хәсән о в. Урман шаулый. Таткнигоиздат, 1955. Редакторы Р. Даутов. җитәкчеләрендә бу планга төрле караш яши, чөнки планның артуы, үз чиратында байтак четерекле мәсьәләләр кузгата. Коллективны аеруча леспромхоз территориясендә саллау мәйданы җитмәү мәсьәләсе борчый. Шул нигездә җитәкчеләр арасында бәхәс куба. Баш инженер Ногман Сәйфиев планны үтәп булмас дигән фикердә яши, чөнки ул реаль мөмкинлекләрне күрми. Директор Бәдри Кәбиров исә, коллективка таянып, кыенлыкларны җиңеп чыгарга уйлый һәм урманчыларны шуңа чакыра. Повестьның төп сюжет сызыкларыннан берсе әнә шул мәсьәләне үз эченә ала. Шушы конфликтның куерып чишелеше дәвамында без сал агызу мастеры Лапитов, шоферлардан Галләм, Костя, Хәмит, карт урманчы Бикмүш бабай, парторг Дәрҗия Айтуганова һәм яңа гына семья төзегән мастер Зариф һәм тракторчы Көлемсәр белән танышабыз. Хәер, соңгы икесенең (Киев урман промышленносте институты дипломнигы Нияз Галимовны да янәшәләренә куеп) шәхси тормышларын да шактый тулы күз алдына китерәбез. Повесть сюжетының икенче сызыгы семья эчендәге мөнәсәбәтләрне эченә ала. Диплом язар өчен леспромхозга килгән Нияз беренче очрашуда ук Көлемсәргә чибәр дә, акыллы да, культуралы да булып күренә. Алар берберсеп ошаталар. Ниязга Көлемсәрдәге тышкы күркәмлелек ошый. Көлемсәрнең оста җырлавыннан исерә Нияз. Җитмәсә бу чибәр хезмәт алдынгысы да! Көлемсәр дә икеләнә, чайкала башлый, алан гына да түгел, сту 114 дентны яратып китә, ләкин, автор сүзләре белән әйтсәк, «үзара мөнәсәбәтләр тирәнәйгәнче» Зарифы, законлы ире, исенә төшә һәм ул аның янына кайта. Әсәрдәге икенче ном- гак әнә шулап сүтелә. М. Хәсәнов хезмәт картинасын семья тормышы белән бәйләп күрсәтергә омтыла. Повестьта хезмәт процессын матур птеп сурәтләгән картиналар да юк түгел. Әсәрнең уңышлы эшләнгән кисәкләре птеп Сөлекле елгасыннан Камага сал чыгару7 күренешен, Галләмнең рационализаторлык тәкъдиме белән янып йөрү картинасын, яңа метод белән агач чыгаруның беренче көнен сурәтләүне санарга мөмкин. Бу эпизодларда геройларның характеры азмы-күпме ачылып өлгерә. Без аларда хезмәт фронты алдынгылары белән дә, эшкә аяк чалучы мүкләнеп беткән работниклар белән до очрашабыз. Галләм һәм Лапитов үзләренең матур сыйфатлары — эш өчен янулары, хезмәткә чын күңелдән бпрелгәнлекләре белән хәтердә калалар. Алар — коллектив кешеләре, гомуми эш өчен көрәшүчеләр. Автор уңай геройларын сылап-сыйпап куймыйча, кешегә хас йомшаклыклары белән дә күрсәтә. Бу бигрәк тә Галләм образында ачык күренә. Баш инженер аны аңларга гына түгел, тыңларга да теләмичә, бүләк өмет итеп йөрүчегә хисаплап, тупас сөйләшкәч, Галләм эчеп-исереп егыла. Димәк, ул әле мәсьәләне ахыры- нача принципиаль төстә хәл итәрлек көчкә ия түгел. Әсәр ахырында инде без Галләмне рухи яктан үскән, партия сафына керергә хәзерләнеп йөрүче кеше итеп күрәбез. Әсәрдә бик аз күренүенә дә карамастан, каравылчы Бикмүш бабай образы да язучының ачык, тулы характерлар яза алуы турында сөйли. Бикмүш карт яшьлеген читтә, Чусовая елгасы буенда урман эшендә уздырган, Кларк дигән байга бил бөккән. Илдә яңа тормыш таңы аткач, хезмәттән тәм һәм ләззәт табып, озак еллар гомерен тагын урман эшенә багышлаган. Инде менә яше олыгайгач, ул леспромхоз конторасында дежурлык итә. Бикмүш карт үзен тәҗрибәле урманчы итеп сизә: күпне белгән кеше буларак, чама югалткан работникларга туп- туры кисәтү ясаудан да тартынмый. Ул Сәйфиевкә: «Тупас кыланасың, энем! Тупас, бик... Сине бит шул ук кешеләр күтәрде, шул ук кешеләр сине... Теләсәләр... Чөймәсеннәр дим үзеңне», — ди. Бу сүзләрдә коллективтан аерылган, үзен җирнең кендеге птеп санап йөргән Сәйфиевкә каты шелтә яңгырый. Ә Сәйфпев, чыннан да, «чыгырыннан чыккан» работник. Ул масса тавышына колак салмый. Тәнкыйтьне йөзен чытып кына тыңлый, белдекле булып, соңгы сүзне әйтергә ярата. Әиә шундый сыйфатларын автор ышандырырлык тасвирлаган. Тик бер сорау җавапсыз кала: ни өчен Ногман шул хәлгә җиткән? Аны артык мактаганнармы, кемдер канат астында яшәткәнме? Сәйфпев повесть башында (беренче киңәшмәдән үк) кире кеше буларак күренә һәм әсәр дәвамында да аның үзгәрүе сизелми. Дөрес, дүртенче бүлектә, Галләм тәкъдиме практик рәвештә тормышка ашкач, замполит та аңа җитди кисәтү ясагач, ул үз эш- чәнлегеп анализлагандай була, тик бүгенге көя уйларын күңелсез яшьлеге турындагы хатирәләр басып китә, ул үзүзеиә отчет биреп өлгерми. Сәйфиевнең яшьлек хатирәләре дә аның бюрократка әверелүен аныкламыйлар. Автор директор һәм парторг образларын тулы канлы итеп яза алмаган. Директор, җитәкче фигура буларак, хәтергә сеңеп калырлык буяулар белән тасвирланмаган. «Урман халык тормышының тышкы бизәге генә түгел, аның шаулап үскән байлыгы да, булышчысы да. Урман халык өчен ләззәтле тойгы, дәртле илһам һәм какшамас саулык чыганагы да ул», — ди автор. Урманга тирән мәхәббәтне Кәбиров образы аша күрсәтергә омтылса да, автор максатына тулысынча ирешо алмаган, чөнки директор характеры ачылып җитүдән ерак тора әле. Ә бит М. Хәсәнов үз эшләренең патриотларын, хезмәт ветераннарын матур итеп тасвирлаганы бар. Уку- 8* 115 чыдар аның «Урманчы» хикәясендәге урманчы карт Минзакир абзыйны, маякчы Матвеичны никадәр тормышчан итеп язуын хәтерлиләр. Иренмичә эшләгән хикәя иде ул, акыл белән генә түгел, йөрәкне дә эшкә кушып язылган әсәр иде. Уңышның сере әнә шунда. Замполит Дәрҗия Айтугаиова повестьның икенче яртысында гына күренә башлый. Ихтимал, аны курсларга укырга җибәреп, автор леспромхоздагы кайбер кимчелекләрне акларга тели торгандыр. Ул юк чакта леспромхоз кешеләре: «Эх, Дәрҗия булса», — диләр. Галләм, мәсәлән, аның кайтуын күреп, балаларча сөенә. Айтугановадан күпне өмет итәсең. Автор менә бу образга үзенең осталыгын салгандыр инде, дип уйлыйсың. Менә Дәрҗия — Галләм квартирасында. Шул чакта М. Хә- сәновның бу образны коеп куяр өчен тиешле сүзләр дә, масштаблы эшләр дә таба алмавын кызганып куясың. «Берничә көн эшкә чыкмый яткан Галләм янына килгәч, Дәрҗия: — Сәйфиев белән сезнең арада нәрсә килеп чыкты соң? Нәрсә булды? — дип сорап куйды. — Көлде ул миннән... Ачуны китерде. — Көлде, имеш! Ачуны китерде... Ачу ачу китерер, ачу зыян китерер, ди. Синең дә нәкъ шулай булган. Ничә көн инде эшкә чыкмый ятасың, эшкә дә, үзеңә дә күпме зыян китердең. Эш булгач, кем әйтмешли, күчәр башлары алай гына бәрелгә- лиләр инде. — Бик тупас бәрелде. — Тупас бәрелде дип, һәрвакыт азынып-тузынып йөри башласаң... Белмим, Галләм! Бу сүзләр Галләмнең ансыз да әрнүле йөрәген телгәләп алдылар» (112 бит). Менә парторгның алдынгы, ләкин вакытында эшкә чыкмый яткан шофер белән әңгәмәсе. Монда йөрәк телгәләрлек, мәсьәләнең асылын тирәннән ачарлык сүзләр дә, фикерләр дә юк. Шул ук Дәрҗия Айтугаиова Галләмне хурлаган Сәйфпев- кә: «Соңгы вакытта сезнең күчәрегез аеруча еш бәрелгәли башлады, хәтта юлга да сыймый башлады кебек!..»— ди (120 бит). Ничаклы бертөрлелек! Мәсьәләнең серенә төшенеп, ике кешенең икесенә дә индивидуаль якын килеп, эшне эзгә саласы, кирәк булса, кемгәдер җәза да бирәсе урында — салкын кап белән генә вәгазь укып йөрү. Политик тәрбияче, оештыручының вазыйфа- сы моның белән генә чикләнә алмый бит. Тормышта без коммунист җитәкчеләрнең хәлиткеч йогынтыларын күрәбез, ә «Урман шаулый» повестендагы замполит образы бик тонык язылган. Чорыбызның алдынгы кешеләренә хас сыйфатларны туплап чагылдыруга тиеш булган бу образ авторның чынга ашып җитмәгән яхшы нияте генә булып калган. Менә шунда инде язучының ашыгуы, тормышны өстән генә өйрәнүе үзен күрсәтә дә. Зариф белән Көлемсәр хакында. Алар икесе дә хезмәт алдынгылары. Автор, мөмкинлеге җиткәнчә, аларны алгы планга куеп сурәтләргә тырышкан һәм характерларның аерым сызыкларын истә калырлык итеп тасвирлый да алган. Зариф, барыннан да элек, басынкы, тыйнак, эшне җиренә җиткереп башкаручы мастер буларак игътибарны җәлеп итә. Бәдри Кәбировка караганда да, Лапитовка, Айтугановага караганда да Зарифны ныграк тоеп була. Без аның гаять сабыр, культуралы булуына да ышанабыз, Көлемсәрне чын күңелдән, бөтен йөрәк белән яратуына да шикләнмибез. Тик бу образны язганда да автор аны тасвирлаган җөмләсенә нокта куймаган. Тормыш иптәше Көлемсәр көяз егет Ниязны ярата башлагач та, ул эчтән газапланып, йөрәге сызып йөрүдән уза алмый. Утны- суиы кичеп кайткан ир уртасы кеше, халык күзендә дәрәҗәсе булган мастер, семья тормышына өермә булып килеп кергән «чибәр егет»не читкә кагу чарасын күрми, иң мөһиме — хатынының язмышы өчен эчтән яну белән генә чикләнә. Мәхәббәт кешене активрак, кыюрак, көчлерәк итә бит. Яраткан кешеңнең мәхәббәтен яулап алыр өчен зур рухи көч кирәк икән, аны сак 116 лау өчен дә шул ук дәрәҗәдә көчле булу зарур. Мәхәббәт бер-береңә бирелгәнлек, дуслык хисе белән оәи ләнгән; бүгенге көнгә ышанып, киләчәккә өмет белән сугарылган. Ә Зариф исә пассив яши, үз хокукый якламый, гүя ул аның мәхәббәтенә КУЛ салган Ниязга авыр сүз әйтеп, аны кыерсытудан курка; Көлемсәр белән җитди сүз башларга да теле бармый. Алай гына да түгел, Көлемсәр әйләнеп кайткач, үзе янына көндәгедәй күндәмрәк елмаеп килгән хатынын кочагына ала. Ким дигәндә семья намусы турында принципиаль сөйләшү булырга тиеш иде. Моны повестьның сюжет үсеше, вакыйгалар агышы, характерларның үсеш логикасы таләп итә. Дөрес, язучы Нияз белән Зарифны вакыйга^ куерган вакытта клубта шахмат тактасы артында очраштыра һәм «дипломатик» репликалар ташлашырга да мәҗбүр итә. «Кинәт Нияз сул флангтагы пешкасы белән бик нык алга чыкты һәм икенче ходта инде шактый вакытка сузылган тынлыкны беренче булып бозып: — Королевагызны саклагыз! — диде. ...Ниһаять, Зариф, шактый вакытка сузылган паузадан соң, аермачык итеп, Ниязга гына түгел, хәтта тирәяктагыларга да ишетелерлек итеп җавап кайтарды. — Пешка белән сугылып алына торган королеваның бәясе дә шундый гына була аның, — диде ул. Әйе, бу җавап иде» (136—138 битләр). Моны берничек тә авторның табышы диясе килми, поэтик деталь дип атавы да читен. Бу — акланмаган киная генә. Дөресрәге, характерларны психологик яктан тирән ачып җиткерә алмаганда, характерлар урынына шахмат фигураларын бәрелештерү. Авторның Көлемсәргә мөнәсәбәте сер булып кала. Әйе, ул аны уңай кеше итеп бирә, укучыны да шуңа ышандырырга тели, ләкин Көлемсәрнең семьясын онытып, Нияз белән саташып йөрүенә бернинди дә реакция белдерми. Көлемсәрнең үз- үзен тотуын мактыймы ул? Кешелек горурлыгын, хатын-кыз горурлыгын бәяләп җиткермәгән Көлемсәрне мактау ялгыш булыр иде (халык һич алай итми). Тәнкыйтьлиме ул аны, әллә аклыймы? Соңгы елларда үзәк матбугатта А. Арбузовның «Ил гизеп йөрү еллары» әсәрендәге Ведерников образына авторның битараф карашта булуы тәнкыйть ителде. Көлемсәр образы белән булган хәл дә шуңа бик охшаш. Автор үзенең мөнәсәбәтен ачыктан-ачык белдерергә: я хупларга, я гаепләргә тиеш иде. Бу мәсьәлә әдәбиятның тәрбияви роле белән аерылгысыз бәйләнә. Повестьның олы яшьтәге балаларга тәкъдим ителүен дә искә алсак, язучының анык булмаган мөнәсәбәтенең зыяны ачык күренер. «Урман шаулыгының журналдагы варианты уңае белән матбугатта бу күренешкә басым ясап әйтелгән иде и иде. Авторның хаклы тәнкыйтькә колак салмавы кызганыч. Байтак образларның тонык булып калуларына персонажларның индивидуальләштерелгән сөйләмнәре юклыгы сәбәп була. М. Хәсәнов тел өлкәсендә нык аксый әле. Повестьта образлар телендәге үзенчәлекләрне күрсәтергә, шуның аркылы характерларны тирәнрәк ачарга мөмкинлекләр күп. 13 биткә сузылып сурәтләнгән производство киңәшмәсендә Кәбиров та, Сәйфиев тә, Лапитов белән Королев та чыгып сөйлиләр. Әмма аларның сөйләү рәвешләрендә, сүзләр куллануларында аерма сизелми. Әсәрнең күп кенә ' урыннарында автор газета стиленә хас телдә сөйләп барудан узмаган. Бу факт язучының халык авыз иҗатына, халыкның җанлы сөйләм теленә, классик әдәбиятка игътибарын арттырырга тиешлеге хакында сөйли. М. Хәсәнов — байтак хикәяләр, очерклар һәм ике повесть биргән язучы. Ул, әлбәттә, ташламага мохтаҗ түгел. Шуңа күрә без аннан идея-художество эшләнеше ягыннан югары сыйфатлы әсәрләр көтәргә хаклыбыз.