ТАТАРЛАР АРАСЫНДА МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК ХӘРӘКӘТЕ ТАРИХЫННАН
1 Татарлар арасында мәгърифәтчелек хәрәкәте, шактый кызыклы бер мәсьәлә булса да, бик аз өйрәнелгән әле. Бу өлкәдә, күп кенә кимчелекләр белән бергә, җитди хаталар да күренгәләде. Шуңа күрә татар халкының алдынгы иҗтимагый карашлар тарихы буенча яңа хезмәтнең басылып чыгуы күңелле факт. М. X. Гайнуллинның рус телендә чыккан «Каюм Насыйри һәм татарлар арасында мәгърифәтчелек хәрәкәте» исемле китабында моңарчы рус укучыларына таныш булган (мәсәлән, 1948 елны Казанда рус телендә басылып чыккан «Каюм Насыйри» дигән җыентыктагы) материаллардан тыш, татар культурасы тарихына караган күп кенә яңа мәгълүматлар тупланган (3. Бигиев иҗаты турында һ. б.). Хронологик яктан бу хезмәт үз эченә татарлар тарихындагы төрле вакыйгаларга бай чорны—19 йөз башыннан Бөек Октябрь социалистик революциясенә чаклы булган араны ала һәм татар халкы культурасы тарихының кайбер әһәмиятле мәсьәләләренә кагылып уза. Татар мәгърифәтчелеге тарихын дөрес яктырту (М. Гайнуллин үз алдына шул максатны куйган да) —татар җәмгыятендәге мәгърифәтчелекнең туу һәм үсү закон- лылыгын тирәитен ачу, аның үзенчәлеген, рус халкы һәм илебездәге башка халыклар арасындагы алдынгы иҗтимагый карашлар белән тыгыз бәйләнешен күрсәтү, иң зур мәгърифәтчеләрнең иҗатына, эшчәнлегенә тукталып үтү, җәдитчелеккә карата үз мөнәсәбәтеңне ачык итеп әйтү дигән сүз. М. Гайнуллин бу мәсьәләне, зур фактик материалга таянып, В. ,И. Ленинның рус мәгърифәтчелеге турындагы күр- | М. Гайнуллин. Каюм Насыров и просветительское движение среди татар. Казань, Таткнигонздат, 1955 год, 95 стр. Под редакцией проф. Н. И. Воробьева. сәтмәләре нигезендә яктыртырга омтылган. Автор 6—13 битләрдә татар мәгърифәтчелеге мәсьәләсен реформадан соңгы Россиядәге тарихи обстановка белән бәйләнештә куя һәм татар җәмгыятендәге мәгърифәтчелек белән җәдитчелек арасындагы көрәшнең экономик нигезен ачарга тырыша. М. Гайнуллинның җәдитчелеккә татар җәмгыятендә 19 йөзнең 70 иче елларында барлыкка килгән буржуаз милләтчелек идеологиясе дип бәя бирүе (13 бит) нигездә дөрес. Бу хезмәттә җәдитчелекнең панисламизм һәм пантюркизм идеяләре белән сугарылган булуы һәм татарлар арасындагы революцион хәрәкәткә җәдитчелек идеологиясенең зур зарар китергәнлеге тиешенчә басым ясап әйтелгән. Китапта алдынгы татар демократик интеллигенциясенең җәдитчелеккә каршы көрәшүе турында кайбер мисаллар да китерелгән. Татарлар арасындагы мәгърифәтчелек хәрәкәтенең башлангыч чорында—19 йөзнең беренче яртысындагы һәм уртасындагы татар культурасы вәкилләре Г. Махмудов, С. Күкләшев, X. Фәезханов- ларга игътибар ителүе һичшиксез уңай бәягә лаеклы. Аларның эш- чәнлеге, «барлык кимчелекләренә дә карамастан, татарлар арасындагы мәгърифәтчелек хәрәкәтенең яралгысы, башлангычы булып тора» (36 бит). Автор хаклы рәвештә хезмәтенең өчтән бер өлешен (36—67 битләр) «татар фәне һәм культурасы тарихында беренче урынны алып торган» (6 бит) 1\. Насыйрига багышлый. Хезмәтнең соңгы битләрендә татарлар арасында мәгърифәтчелек идеяләрен үстерүгә өлеш керткән 3. Бигиев, Г. Ильяси, Ф. Халиди һәм 3. Һадиларның эшчәилеге турында сөйләнә. Китапның уңай яклары шактый күп булса да, аның кимчелекләре 122 байтак. Айдагы күп кенә мәсьәләләр ачылмый калган. Автор татар мәгърифәтчелегенең формалашу һәм үсү тарихын татар буржуаз милләтенең формалашу мәсьәләсе белән тыгыз бәйли алмаган һәм феодализмның бетүе, капитализмның үсү процессы шул ук вакытта татар буржуаз милләтенең үсү процессы икәнен. реформадан соңгы чорда татарларда милләтнең барлык сыйфатлары булганлыгын күрсәтә алмаган. Татар җәмгыятендәге мәгърифәтчелек һәм җәдитчелекнең сыйнфый тамырларын ачу өчен кирәкле булган төп социаль-экономик һәм политик тормыш фактларына анализ ясамаган. Биредә автор татарлар арасындагы революцион хәрәкәт фактларына аеруча игътибар итәргә һәм, шуңа таянып, җәдитчелекнең илдә үсеп барган революцион хәрәкәткә контрреволюцион буржуазия реакциясе икәнен күрсәтергә тиеш иде. Китапта татар мәгърифәтчеләре һәм демократлары туплаган көрәш тәҗрибәсенең патша Россиясенең көнчыгыш өлешендәге башка халыкларның алдынгы демократик культуралары тууда һәм үсүдәге әһәмияте ачылмаган. Бары тик 61 нче биттә генә, бернинди нәтиҗә һәм анализ ясамыйча, К. Насыйри календарьларының Казахстанда таралу фактлары китерелгән. Прогрессив татар эшлекл ел әренең рус халкы, Идел буенда, Урта Азиядә, Казахстанда һәм Кавказдагы башка халыкларның алдынгы культура вәкилләре белән бәйләнешен дә ачарга кирәк иде. Китапта татар мәгърифәтчелегенең 20 гасырдагы язмышы ачылмаган. Татар мәгърифәтчелегенә 20 гасырдагы уңай бер традиция дип бирелгән кыска бәя генә (91 бит) укучыны канәгатьләндерми. «Икенче» буын татар мәгърифәтчеләренең «беренче» буын мәгърифәтчеләрдән принципиаль үзгә икәнлеге мәсьәләсе куелса, бик әһәмиятле булыр иде. Ләкин автор бу үзгәлекне анык күрми, 19 гасырдагы мәгърифәтчеләр эшчәнле- ген дә, 20 йөздәгеләрен дә бер ук сүзләр белән бәяләп китә. 20 йөздә, татар җәмгыятенә социализм идеяләре үтеп керә башлаган, большевизм барлыкка килгән чорда мәгърифәтчелекнең роле һәм әһәмияте 19 гасыр белән чагыштырганда бөтенләй башка. Шуңа аеруча басым ясамаганда, икенче буын мәгърифәтчеләрнең ролен арттыру килеп чыгачак һәм Урта Азия, Кавказ халыклары арасындагы мәгърифәтчелек тарихын өйрәнүдә чагылган хаталарны кабатлау булачак. Шулай ук М. Гайиуллинныц бу тема буенча моңарчы бүтән авторлар тарафыннан язылган хезмәтләргә карата ялгыш мөнәсәбәтен дә әйтеп китми булмый. Мәсәлән, 64 нче биттә ул Г. Сәгъдинең 1926 елда «Татар әдәбияты тарихы» китабында К. Насыйрига карата әйткән фикерләрен тәнкыйтьли дә аның К- Насыйри турында соңрак, 1944 елда язган мәкаләсен бөтенләй телгә алмый. Шул ук биттә М. Гайнуллин Р. М. Рәимевнең 1949 елда җәдитчелеккә карата биргән ялгыш бәясенә кире мөнәсәбәтен белдерә, ләкин аның «Башкортстан АССР- ның төзелүе» дигән соңгы зур хезмәтендә җәдитчелеккә карата биргән дөрес бәясе хакында бер сүз дә әйтми. Җәдитчелек һәм мәгърифәтчелек турында күп кенә мәкаләләр белән чыккан Казан галимнәре В. М. Горохов һәм Г. Халит карашларына автор бөтенләй игътибар итмәгән. Татар культурасының үткәндәге вәкилләре Г. Махмудов, X. Фәезхаиов һәм башкалар турында Көнчыгышны өйрәнү белемендәге әдәбиятка да кимендә кыскача гына бер күзәтү ясарга иде. Җәдитчелек һәм мәгърифәтчелек мәсьәләсенә карата язылган шактый зур күләмле буржуаз милләтчелек әдәбиятына бернинди анализ бирелмәгән. Көнчыгыш фәнен бөтендөнья фәне белән рус фәненә капма-каршы кую да асылда дөрес түгел. М. Гайнуллин бу китапта үзенең КНасыйри турындагы элекке хезмәтләреннән шактый гына файдаланган. Авторның моңа хакы бар. Шулай да татар укучысына гына түгел, рус укучысына да бил- геле булган иске хезмәтләрен бите- бите белән кабат бастыру кирәк иде микән? Мәсәлән, китапның 42—44 битләре К. Насыйрига багышлап, рус телендә чыгарылган фәнни сессия материаллары җыентыгындагы (Казан, 1948 ел) «Каюм Насыйри (тормышы һәм иҗаты)» исемле мәкаләсенең 31 — 32 битләреннән алынган. М. Гайнуллин шул ук җыентыктагы «Каюм Насыйри документларда» исемле мәкаләсен бернинди үзгәртүсез китапның 52—63 битләренә күчергән һ. б. Авторның 96 биттә «Каюм Насыйри социалистик культураның үсү тарихында күренекле урын алды» диюе белән дә килешеп булмый. Китапта цитаталар артык күп. 73 биттә «Насыров пошел дальше Файзханова...» дигән сүзләрдән башлап «...общественными деятелями и педагогами 60-х годов» сүзләренә чаклы, бернинди тырнаклар эченә алмыйча, В. М. Горохов мәкаләсеннән («Каюм Насыйри» җыентыгы, Казан, 1948 ел, 90 бит, беренче абзац) һич кирәксезгә зур бер цитата китерелгән. 3. Бигиев китабының эчтәлеген сөйләгән урыннарда (72—75 битләр), цитаталарны кыскартып, аның карашларын һәм иҗатын анализлауга күбрәк игътибар бирелсә, әйбәтрәк булган булыр иде. 56—62 битләрдә К. Насыйри турында СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы архивындагы документларны икенче кабат, бернинди яңа комментарийлар бирмичә бастыруны берничек тә аңлап булмый. Бу документлар 1948 елда ук тулы килеш рус телендә басылып чыккан иде инде («Каюм Насыйри» җыентыгы, 117—122 битләр) . Китапта китерелгән документларның археографии эшләнеше укучыны канәгатьләндерми. Авторның күп кенә чыганакларга карата биргән искәрмәләреннән' аларның нинди чыганак икәнлеген, кайдан .алынганлыгын да белеп булмый. Китапта әйтелгән архив фондларына характеристика бирелмәгән. Югыйсә тикшеренү эшләрен дәвам иттерү өчен моның зур әһәмияте булыр иде. Автор чыганаклар белән саксыз эш иткән. К. Насыйри әсәрләреннән алынган цитаталар, кагыйдә буларак, бернинди искәрмәсез, кайдан алынганлыгын, рус теленә кем тарафыннан тәрҗемә ителгәнлеген күрсәтмичә бирелгән (5, 6, 38, 39, 40 һ. б. битләр). Л4оны, әлбәттә, ярый торган хәл дип булмый. Иптәш Гумеровиы К. Насыйри текстларын бозып бирүдә гаепләгән М. Гайнуллин биредә үзе дә беркадәр эзлексезлек күрсәтә, цитаталарны тикшерергә мөмкинлек бирә торган шартларны сакламый. 53—56 битләрдә Г. Тукайның, Ф. Әмирханның һәм башкаларның К. Насыйри турындагы кызыклы гына фикерләре китерелгән, ләкин шул арның берсенең дә чыганагы күрсәтелмәгән. 17 биттә , Әхмәт бай Хөсәепов хатыннан алынган цитатаның да чыганагы юк. 34 биттә М. Ивановның «Татарская хрестоматия»сеинәи китерелгән цитаталарның бите әйтелмәгән. Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин булыр иде.- Китапта кирәксез кабатлаулар очрый. 5, 39 битләрдә К. Насыйри- ныц Россия турында әйткән сүзләре ике мәртәбә кабатланган. Җәдитчеләрнең Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соңгы язмышы турындагы мәгълүматлар 16, 26—28 битләрдә сибелеп бирелгән. Китап киц катлау рус укучылары өчен чыгарылганлыктан, андагы татар терминнарына (мәдрәсә, кадимче, морза, ишан, мөфти һ. б.) аңлатма бирергә кирәк иде. Нәтиҗә буларак, шуны әйтергә кирәк: М. Гайнуллин татар культурасы тарихы буенча кирәкле китап чыгарган. Ләкин китап, югарыда әйтелгән кимчелекләр аркасында, укучыларның татарлар арасындагы иҗтимагый карашлар тарихын өйрәнүгә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндереп бетерә алмый әле.