СЕЗНЕҢЧӘ НИЧЕК?
Казан университетына багышлыйм.
Беренче бүлек
I
Утыз беренче группа студентлары политэкономиядән имтихан бирәләр. Бу — соңгы имтихан. Инде бөтен группа диярлек тапшырып бетергән. Имтихан бара торган аудитория ишеге алдында азакка калган берничә кеше генә үзенең чиратын көтеп тора. Ялтыравык паркет идәнле, биек түшәмле озын коридор я әкрен генә гүелдәргә тотына, я кисәк кенә бөтенләй тынып кала, һәм шул вакыт аудиториядәге җавап бирүче студентның дулкынланган тавышы ныгытып ябылган ишек аша да аермачык булып ишетелә башлый. Коридорның икенче бер башындагы зур тәрәзә каршысына җыелган студентлар — егетләр, кызлар, шаулашып, кызып, үзләренә чыккан билетлар, авыр сораулар турында, доцент Захаровка биргән җаваплар турында, теге-бу турында сөйләшәләр, көлешәләр, бәхәсләшәләр. Алар- ның хәзер бернинди кайгылары юк — дүрт яклары кыйбла. Ләкин алар әле беркая китәргә ашыкмыйлар — үзең генә түгел бит, бүтәннәрнең «котылып» чыгуын да көтәргә кирәк. Сәгыйть, тәрәзә янындагы төркемнән аерылды да, кулларын чалбар кесәсенә тыккан көе, җиңел чүәкләрен әкрен генә шыштырдатып, коридорның бу башына таба юнәлде. Ул өстенә кыска җиңле карасу-кызыл күлмәк кигән; гәүдәгә калку гына; буйсыны килешле, хәтта матур дип әйтергә була. Язгы сессия аны яхшы ук суырган. Күрәсең, аңа зачет-имтиханнарга бөтен дөньясын онытып әзерләнергә, студентлар әйтмешли, көн-төн штудировать итәргә туры килгәндер — кояшта янып карайган ягымлы киңчә бите тартыла төшкәй; яңак сөякләре почмакланып калкып чыккан; уйчан соргылт күзләрендә арыганлык һәм шул ук вакытта ни өчендер борчылу сизелә; озын кара чәчләре чигәләренә кадәр төшеп үскән, хәтта ияк очларындагы, борын астындагы сакал-мыек дип атала башлаган кара төкләре дә кырылмаган. Ул, ишек төбендәгеләр янына туктады да, кемнедер эзләгән шикелле, игътибар белән иптәшләренә күз йөртеп чыкты һәм беркемгә дә төбәп кенә әйтмичә: — Кем сөйли? Ничәнче билет? — диде, үз алдына сөйләнгән кебек. Аңа җавап бирүче-иитүче булмады, ул иптәшләре арасыннан алга- рак узды. 21 Аркасы белән стенага терәтеп куелган урындыкта, бәләкәй генә алсу кулъяулыгы белән селтәнә-селтәнә, кызарынган озынча битле Муся утыра. Ул тыныч түгел; аның дугаланып торган нечкә кашлары нәрсәгәдер бик нык аптыраган төс белән бер югары күтәрелә, бер аска төшә. Аның тезләре өстендә бер кочак конспект, китап. Ул аларны имтиханнарын тапшырып чыккан иптәшләреннән алган һәм хәзер ул ашыгып, кабаланып, билетлар буенча җаваплар әзерли. Ул бик нык тынычсызланудан дымланган күзләрен әле берсенә, әле икенчесенә төби, муенын сузып, игътибарсыз гына тыңлап тора да, берәрсенең җиңеннән тарта, ялварулы кыяфәт белән, берәр аңлашылмаган сорауга җавап бирүләрен үтенә башлый. — Ой, Сәгыйть!—диде Муся, егетие күрүенә чиксез шатланган кебек, һәм калтыранган нечкә бармак очларын аның кулына тидереп алды.— Дифференцналь рента беренче, дифференциаль рента икенче... Әйт әле, зинһар? Уф, кызлар, беттем, беттем! Бер генә мәртәбә укып чыгарга да өлгермәдем. Сәгыйть! Ой, Бикчурин, әйтче, зинһар... Җир рентасы, абсолют рента, дифференциаль рента беренче... Сәгыйть башта аның сүзләреннән бер генә нәрсә дә тотып ала алмады. Шулай да колагына эленеп калган «дифференциаль рента беренче» турында үзе белгәнне аңлатырга тотынды. Ләкин Мусяда хәзер икенче кайгы — тыңлаган кеше шикелле әз генә тынып торды да, кинәт исенә бөтенләй икенче нәрсә төшеп, шатыр-шотыр дәфтәрләрен актарырга кереште. Сәгыйть, аның илтифатсызлыгына кәефе кырылгандай, тиз генә читкә китеп барды. Аскы катларга төшә торган баскыч алдына килде дә баскычның таш култыксасына таянган көе, борчылып, аска карады. йортның беренче катыннан югары катына кадәр спираль кебек әйләнепәйләнеп баскыч күтәрелә, уртада — кое кебек тирән бушлык һәм иң аста, коеның төбендә, бәләкәй генә дүрт почмак булып шакмаклы таш идән ялтырап ята. Сәгыйть, астагы беренче басмадан күзен алмыйча, озак кына түбәнгә карап торды, ләкин көткән кешесе һаман күренмәде. «Кая китте икән инде?» — диде ул күңеленнән, һаман ныграк борчыла барып, һәм кире кузгалып кына китмәкче булган иде, аста баскыч култыксасына тотынган бер ак кул күренеп китте. Ул аның кем кулы икәйен шундук танып алды. Баскыч буенча өскә менеп килгән кешенең бераздан киң читле ак эшләпәсе, елкылдык, зәңгәрсу крепдешин күлмәк итәге, җиңнәре, кулбашы күренә башлады. Кыз, икенче кат коридорына менеп җиткәч тә, өстән кемнеңдер үзен күзәтеп торганын сизенгән кебек, башын күтәреп югары карады. — Мен инде тизрәк! Тизрәк!—дип кычкырды Сәгыйть, аңа кул болгап. Тулы, таза гәүдәле һәм бераз гына авыр сөякле’ күренгән шат кыяфәтле кыз, менеп җитәргә берничә генә басма калгач, кисәк кенә тукталды да, бер кулы белән баскыч култыксасына тотынган көе, башын арткарак ташлап, елмаеп Сәгыйтькә карады. — Уф, тын бетте,—диде ул, еш-еш сулыш алып. Аның ап-ак, матур бит очларына — әллә ашыгып килгәнгә, әллә инде баскычтан менгән чакта гына — җиңелчә алсулык йөгергән иде. Аның күперенке, көдрә саргылт чәчләре, эшләпә читеннән чыгып, кулбашына салынып төшкән иде. — Кайда йөрисең? Әйдә тизрәк! — диде Сәгыйть ачуланырга тырышып һәм, кашын җыеру урынына, тыела алмыйча, бер дә юктан елмаеп җибәрде. Кыз, өч почмаклы оәләкәй генә нәфис кызыл сумка тоткан уң кулын алга сузып: 22 — Хәл бетте... бир кулыңны, тартып ал,— диде сизелеп торган иркәләнү тавышы белән. Сәгыйть кызга каршы берничә басма аска төште һәм чынлап та аны тартып алмакчы булган шикелле, аңа кулын сузды. Кыз исә егетнең кулыннан кысып тотты да, көлә-көлә, кинәт аның үзен тартып җибәрде. Егет чайкалып китте, чакчак кына башы белән барып төшмәде, ярый әле сул кулы белән култыксага тотынган иде. —' Жуләр! Шаярма!—дип кычкырды ул, каушап калып. Кыз да агарынып китте. Ләкин аңа берни булмаганын күреп, тагын елмайды. Башын кыек салды да, хәйләкәр күзләре белән егеткә карап, назланып: — Күгәреп менгер, ату менмим!—диде пышылдар-пышылдамас тавыш белән. Сәгыйтьнең бер дә шаярып вакыт уздырып торасы килми иде. Ул бер ачуланды, бер елмайды, көлде, кызны тизрәк менәргә ашыктырды, аның кулын авырттырудан куркып, сакланып кына беләгеннән тартты. Уң кулы белән баскыч култыксасына тотынган кыз урыныннан да кузгалмады. — Ну, шаярма, дим!.. Анда хәзер беркем дә калмаган, хәзер синең чират... Шул вакыт аның тавышы йомшап калды. Кызга карата кырыс булырга тырышуы аңа кинәт мәгънәсез булып, ә кыстау сүзләре — кирәксез, ышандыргысыз булып тоелды. Ул, нәрсәдер буласын сизенгән шикелле тынып, юашланып калган һәм бөтен килеш-килбәте белән, бөтен йөзе белән чиксез ярату, бәхетле куаныч нуры балкытып торган кызга таба тартылып куйды. Бер басма аска төште дә, кыздан һаман күзен алмыйча: — Үбеп алырмын да...— диде, авыз эченнән мыгырданып. Кызның йөзенә шундук җиңелчә курку билгесе йөгерде, күзләре зуррак ачылды, һәм ул көчсез хәрәкәт белән кулын селтәп, әз генә чигенгәндәй итте. — Кит аинан!.. — Ә нәрсә, үпмәс дисеңме әллә! Сәгыйть, баскычта үзләреннән башка бүтән берәрсе юкмы, дигән шикелле, аска-өскә ялт-йолт каранды да, кызның бармак очларыннан тотып та алды, аның ак, җылы кул аркасын тиз генә үбеп тә алды. Кыз, ничектер уңайсызланып, ләкин шулай да артык нык каршылык күрсәтмәгән кыяфәт белән, башын иеп тик торды. — Кеше күрсә!..— диде ул, иреннәрен әкрен генә кыймылдатып, ниндидер уртак, яшерен сер турында сөйләшкән кебек. — Күрсәни!..— диде Сәгыйть һәм чыннан да көтмәгәндә кеше-ни килеп чыгу куркынычын да, үзләренең кайдалыгын да онытып, кызның кыска чәч бөртекләре белән капланган йомшак Муенына, алсу колак турысыиарак, иреннәрен якынайтты. Аста таш баскычка шак-шок басып менгән туфлиле аяк тавышы ишетелде. Кыз да, егет тә кинәт дерт итеп киттеләр. Тиз генә урыннарыннан ычкындылар да, бер-берсенә хәйләкәр елмаешып, баскыч буенча югарыга йөгерделәр. Аудитория ишеге ачылып китте, аннан әле генә мунча кергән шикелле кызарынып, тирләп-пешеп, ләкин бик канәгать төс белән көлемсери- көлемсери, бер егет килеп чыкты. Аны шундук иптәшләре уратып алдылар, сораштырырга, зачет кенәгәсен кулдаи-кулга йөртергә тотындылар. Әле генә баскыч уртасында үбешеп торган Сәгыйть белән кызга, аларңың гаепле кешенеке шикелле йөзләренә беркем дә игътибар итмәде. Эшләпәле кыз, ишек тоткасына тотынып торган Мусядаи: — Хәзер кем керә? Синең чиратмы? — дип сорады, соңга калуы өчен бераз борчылган тавыш белән. 23 Шатлыктан Мусяның чытык йөзе ачылып китте. — Ой, Ида, Идочка!—диде ул, кызның җиңеннән тарткалап.— Ида, Ид, бар, син кер! Куркам, берни белмим... Ой!.. Муся зур ишекне ачты да, нәрсә уйларга да белми торган Иданы төрткәләп диярлек эчкә кертеп җибәрде, үзе, бик куркыныч, авыр нәрсәдән котылган кебек, җиңеләеп көрсенеп куйды һәм, дәфтәрләре белән җилләнә-җилләиә, яңадан урындыгына утырды. Аның гадәте шул — имтиханмы, зачетмы тапшыру вакыты җитте исә, кабалана, калтырана. Укытучы каршысына ул беркайчан да беренче булып керми, гел артка кала. Моның үзенә күрә хәйләсе бар: көне буе аудиториядән чыкмыйча, имтихан алып утырган укытучы, аныңча, соңга таба арый, алҗый башлый һәм, шулай булгач, иң азактан җавап бирүче кешедән бик үк төпченеп тә тормый, юк-барга «бәйләнеп» тә маташмый. Ләкин мондый хәйләнең әле Мусяга беркайчан да диярлек шатлык китергәне юк — ул соңга кала һәм күп кенә очракта барыбер соңгы, калдык билгеләрне генә алып чыга. Сәгыйть яшертен генә баскыч ягына карап алды: менүче кеше күренмәде. Ләкин ул әле һаман иптәшләренә күтәрелеп карарга куркып торды, аңа аларның үбешеп торуларын мондагыларның бөтенесе дә күргәндер һәм алар бу турыда бары тик аны оялтмас өчен генә үзенә әйтмиләрдер шикелле тоелды. «Менә сиңа кирәк булса! Бөтен кеше алдында мәсхәрәгә калуың бар!» — диде ул, үзенең шундый башсызлыгы, акыл- сызлыгы өчен кинәт оялу катыш курку тоеп. Ишек янында тагын Муся тавышы ишетелде. — Ой, Степка, Степанушка! Кил әле монда!—диде Муся, әле генә имтихан биреп чыккан күзлекле егетне үз янына чакырып. Степканың тар балаклы кыска чалбары ботларына артык нык сыланып, тартылып тора; шуңа күрә аның болай да тәбәнәк гәүдәсе бигрәк тә бәләкәй булып күренә. Киресенчә, аның полтыранган аксыл чәче башын бик зур итеп күрсәтә. Степка, костюм җиңе очыннан чыгып торган кызыл куллары белән егетләрнең, кызларның аркаларына кагылга- лап, кеше арасыннан үзенә юл салып, Муся янына килде. — Э-э, син әле һаман ишек төбе саклыйсыңмыни? — диде ул Мусяга, озын бармаклары арасына кысып тоткан папиросын суыра-суыра.— Аена күпме түлиләр? Болай булгач, стипендия дигән булып, политэкономия белән башны авырттырып та торасы юк. Ләкин Мусяның хәзер бер дә мәзәк тыңлап торасы килми. Ул, чыраен сытып, борыны төбенә үк килеп җиткән тәмәке төтенен куып җибәрде дә, Степкага бербер артлы сораулар яудырырга тотынды. — Ой, Степка!.. Сөйләле Давид Рикардо турында? Ә нәрсә ул «акча»? Кызлар, кызлар, «акча» калган, нәрсә ул «акча»? Ой, кызлар!.. — Давид Рикардо? — диде Степка, уйланган шикелле күренергә тырышып.— Давид Рикардо — дөньяда беренче булып бөек фәнни ачыш ясаган. «Кем ашамый — шул яшәми» — аның теориясе. Муся көлгән булды, әмма шулай да, берәр рәтле сүз пшетмәкче булып, өметен өзмичә, тагын Степкага күзен текәде. — Сиңа «акча» кирәкмени?—диде Степка бик җитди тонда.— Акча — политэкономиядән «уртача» алган студентларга түләнми торган стипендия. Муся, кулын селтәп, яңадан дәфтәрләренә кадалды. —• Ой, Степан Иванович, экзаменыңны биреп чыккач та син идеалистка әйләнгәнсең. «Акча»ны син миңа Марксча итеп әйт! — Ә син Марксның үзеннән сора, алай бик материалист булгач... Муся бернидән дә канәгать түгел, үз-үзенә ышанмыйча һаман зарланды да зарланды, әле бер дәфтәренә, әле икенчесенә тотынды, нидер сызгаларга, актарырга тотынды. Аның бертуктаусыз чәпчүенә Сәгыйть- нең ачуы килә башлады. Ул Мусялар яныннан китеп барды, тәрәзә 24 каршысына килде, беркемнең дә сүзенә-ниенә катышмыйча, бик бирелеш тыңлаган кебек, бераз гына басып торды да тагын урыныннан кузгалып китте. Ул үзләренең әле генә үбешеп торулары турында, Иданың бүген бик кәефле булуы һәм аның хәзер имтихан бирергә кереп китүе турында уйлады. «Үбешүе үбешү дә, политэкономиядән нишли бит әле!» — диде ул күңеленнән, кызы өчен тирән бер борчылу кичереп. Бүтән фән булса, әллә ни курыкмас та идең, бу бит— политэкономия! Политэкономиянең дә шшдие' әле — доцент Захаровка тапшырырга кирәк! Группа кызлары: Захаров кызларны яратмый, кызларга билгеләрне юри саранланып куя, дип сөйлиләр. Кызлар арасында аның турында хәтта анекдот кебек бернәрсә дә йөри икән. Бу турыда аңа Ида сөйләгән иде. Захаров, имеш, студент чагында бер кыз белән йөргән. Алар, имеш, бер-берсен бик нык яратышканнар, өйләнешмәкче булганнар. Бер атнадан загска барырга дип торганда гына, кызы, имеш, моны алдап, бер лейтенантка кияүгә чыккан да, самолетка утырып, каядыр очып та киткән. Шуннан соң, имеш*, Захаров кайгысыннан чак-чак кына акылдан язмаган. Бу аның иң беренче һәм иң соңгы мәхәббәте булган. Шул кыздан башка ул, имеш, беркайчан да беркемне дә сөймәскә үз-үзенә ант иткән. Шуңа күрә ул, имеш, шуннан соң бөтен хатын-кызга дошман күзе белән карый икән. «Боже мой, ничек шулай булырга мөмкин! — дигән иде Ида, үзләренең сөекле укытучыларын алдап качкан кыз турында, нәфрәтләнеп. — Андый кызларның мин бөтенесен дә атып бе- терерием!» Мондый имеш-мимешләр дөрестер ме-түгелдерме, Захаровның чыннан да хатыны бармы-юкмы — Сәгыйть бу турыда рәтләп берни дә белми иде. Билгеле, кызлар кайчакта тузандаймы тубалдай итеп, арттырып та сөйләргә яраталар. Шулай да аларның сүзендә дөреслек юк түгел шикелле. Чынлап та ул үзен кызлар белән бик сәер тота, беркайчан да диярлек аларга игътибар итми. Ләкин, ни генә булмасын, лектор Захаров, укытучы Захаров бик шәп кеше. Аның лекциясе вакытында бөтен Актовый зал шыгрым тулы була, ул сөйләгәндә урындык шыгырдаткан, кәгазь шыштырдаган тавыш та ишетелми, һәм студентлар аны чын күңелләреннән бирелеп, яратып тыңлыйлар. Доцент Захаров турындагы имеш-мимешләрне исенә төшергәч тә Сәгыйтьнең кинәт күңелендә калыккан ниндидер ачу, нәфрәт хисеннән йодрыклары кысылды, кашлары җыерылды. Аның уйлары үзеннән-үзе Идага күчте, һәм ул аны, үзе дә сизмәстән, ишетеп белгән шул намуссыз кыз белән чагыштырып карады. Аның күз аллары караңгыланып китте. Әгәр хәзер аңа, Хуҗа Насретдингә әйткән кебек: иртәгә дөнья бетә, дисәләр, ул моңа бер шиксез ышаныр иде, әмма инде: синең Идаң да Захаров кызы шикелле, дисәләр, билгеле, мондый нәрсәгә ышану түгел, шул сүзне хәтта әйтергә генә батырчылык иткән кешенең үзен юләрләр йортыннан чыккан, дип уйлар иде. «О-о, ул андый түгел! — диде ул, әле генә баскычта торуларын тагын бер мәртәбә исенә төшереп, эчке бер горурлык, бәхетле бер мактану белән.— Элек кенә, безгә кадәр генә булган ул андый кызлар. Ә хәзер — юк!» Ләкин үзе, кызының имтихан биргән арада гына да икенче кешегә әйләнүеннән курыккан шикелле, тизрәк аны күрмәкче булып, ишек тоткасына тотынды. Шундук берничә кеше берьюлы: — Ачма! — дип пышылдады.— Илья Кузьмич ачулана. Әмма Сәгыйть ишекне бераз гына ачып өлгергән иде инде. Ул, ишек ярыгы турысына иелеп, сыңар күзе белән генә аудитория эченә карый башлады. 25 сахаров озын кара өстәл янындагы аркалы урындыкка утырган. Бүтән вакытта ягымлы, ачык йөзе хәзер бик җитди, хәтта бераз кырысрак та бугай әле. Менә ул язганда яисә укыганда гына кия торган зур күзлеген ялтыратып, башын әкрен генә уңга, билет сорауларына җавап әзерләп утыручылар ягына борды да, кемгәдер нәрсәдер әйтте, һәм шул чакны Сәгыйть урындык кузгаткан тавыш ишетте. Өстәл артыннан чыгып, Захаров янына килүче кешенең аяк тавышыннан ук Ида икәнен аңлап алды. «Кара, нинди бик тиз!» — диде ул күңеленнән. Ул аның тән төсендәге капрон оек кысып торган тулы, матур балтырларын, аяк атлаган саен як-якка салмак кына чайкалып киткән күлмәк итәкләрен, берничә бит ак кәгазь тоткан нәфис ак бармакларын күрде. Ида, күлмәгенең кабарынкы иңсәләрең төзәткәләп, Захаров өстәле янына ук килеп җитте дә, доцентны Сәгыйтьтән бөтен гәүдәсе белән каплап, туктап калды. Дулкынланудан җиңелчә генә тамак кырып куйды, бер ярты адымдай кире чигенде һәм, уң кулы белән өстәл читенә таянган көе, гадәттәгедән бераз күтәренкерәк тавыш белән, ашыкмыйча гына сөйли башлады. Каршыдагы зур тәрәзәдән кыйгачлап кояш төште, шуңа күрә аның күперенке саргылт чәчләре алтынга манчылган шикелле булып күренде, ә күлмәгенең җыерчык сыртларында көмешсыман елкылдык нурлар җемелдәште. Ишек янындагылар барысы да, алдан килешеп куйган шикелле, Ида сөйләргә тотынгач та тынып калды. Әз генә ачык ишек аша Идаиың һаман ныгый, һаман җайлана барган көр тавышы ишетелде. Сәгыйть баштарак аның сүзләрен бик үк аера алмады, ләкин соңыннан, аңа «яхшы» билет эләккәнлеген аңлап алгач, өстеннән авыр таш төшкән кебек, җиңел генә бер көрсенеп куйды. Бишенче билет! Ул аны белә. Кичәгенәк кенә, Обсерватория бакчасында утырганда шул билет сорауларын кабатлап чыккан иде. Менә ничек шәп булган!.. Ныгытып әзерләнсә, булдыра ул, менә дигән булдыра! Сәгыйть, үзенең тыңлап торуы белән ■ Идаиы каушатудан курыккан шикелле, ишектән күзен алды да, тагын читкә китеп барды һәм әрле- бирле коридор буенча йөренергә тотынды. Иданың тизрәк сөйләп бетерүен, тизрәк зачеткасын тотып чыгуын Сәгыйть кебек үк түземсезләнеп, тынычсызланып көтеп торган Муся кинәт кенә кулын күкрәгенә куйды да Сәгыйтькә таба муенын сузып: — Соңгы сорауга күчте! — диде. Сәгыйть ашыгып тагын ишек төбенә килде. — ...Бездә,— диде Ида, үз-үзенә ышанган нык тавыш белән,— физик хезмәт белән акыл хезмәте арасында аерма көннән-көн бетә бара. Бездә хезмәт кешенең иң беренче таләбенә әйләнде... «Нигә билетта булмаганны сөйли инде ул?» — диде Сәгыйть күңеленнән, аның билеттагы сораудан читкә чыгуын сизеп. Захаров та шулай дип уйлады, ахры. Ул аңа нәрсәдер әйтте, Ида ' исә, ләззәтләнеп, кызып сөйләгәндә генә бүлдерүләренә кәефе киткән кебек, кисәк кенә туктап калды. Захаров нәрсәгәдер икеләнә иде бугай. Ул аңа ниндидер өстәмә сорау бирде һәм бары тик Ида анысына да «шатырдатып» җавап биргәч кенә, алга табарак иелде дә каләменә тотынды. Бик әкрен генә кыймылдап, каләмен карага манды, башта ведомость кәгазенә, аннан соң Иданың зачет кенәгәсенә язып куйды. Ида, бер кулына кәгазьләрен, икенче кулына ачык көе калган зачеткасын тотып, алсуланган, уттай янган, шатлыклы йөз белән коридорга килеп чыккач та, аны шундук уратып алдылар. — Ничек? — Кая, күрсәт әле? Шатлыктан ни әйтергә дә белмәгән кыз җавап урынына биш бармагын гына тырпайтып күрсәтте. 26 II Уку белән, җыелышлар белән, кызу, дәртле бәхәсләр һәм бер дә юкка акыл сатулар белән үткән кышкы көннәрдән соң; кигап-дәфтәр- ләрдән башны калкытмыйча уздырган озын төннәрдән соң; сессия вакытында гына була торган борчылу, нәрсәдер көтү, икеләнүләрдән соң азаккы имтиханны «бпш»кә биреп, үзеңне бөтенләй иркен сизү нииди рәхәт! Иртән иртүк күзеңне ертып, авырткан баш беләи йокыдан тору, ашык-пошык киенү, рәтләп ашарга да өлгермичә, университетка чыгып йөгерү; ялыктыргыч лекцияләр; «башка керми торган» беренче чыганаклар; имтихан тапшыру алдыннан гына була торган үзенә бертөрле киеренкелек; хәтта иң башлы егетләрнең дә йөрәгенә җаваплылык тойгысы, шикләнү шомы сала торган тыгыз атмосфера; тапшырылган беренче зачеттай соң җиңел сулыш алу һәм шундук яңа көч, яңа омтылыш белән икенчеләренә — беренчесенә караганда да авыррактоелган сынауларга әзерләнә башлау; тырышлык, өмет-ышаныч—хәзер болар- ның барысы да артта калды. Үтеләсе ара үтелде, тормыш юлындагы псәпсез-хисапсыз максатларның тагын берсе эшкә ашты. Алда кояш нуры белән балкып торган киңлек, иркенлек. Бөтен җәй синең кулда... — Кая барабыз хәзер? — диде Ида, зачеткасындагы «отлнчно»га тагың бер мәртәбә карап алып. — Кабангамы, ашаргамы? — Чынлап та! Мин бит сине бүген көймәдә йөртергә тиеш болай булгач... — Но мин дә сиңа бурычлы! Алар: әгәр соңгы имтиханнан Ида «отлично» алса, Сәгыйть аны көймәдә йөртергә, ә Сәгыйть «отлично» алса, Ида аңа «Анна Каре- нпна»иы алып бирергә, дип сүз куешканнар иде. — Киттек!.. Ах, киттек!..—диде кыз, Сәгыйтьнең беләгеннән тотып.— Мин сиңа китапны хәзер үк алып бнрәм, ә Кабанга ашагач барырбыз. һәм ул тәрәзә төбенә җәеп ташланган конспектларын тиз генә җыештыра башлады. — Киттек! — Туктале,—диде Сәгыйть, китәргәме, китмәскәме, дигән шикелле бераз икеләнеп.— Әллә әзрәк көтеп торабызмы соң?.. Бөтенесе дә биреп бетермәгән бит әле... Синең дусың Муся да анда. — Муся? Ну-иу, тапкан көтеп торыр кеше! Нишләп ул минем дус булсын — синнән башка минем тагын нииди дусым булсын...— Елмаеп ул аның күзләренә карады. «Чыннан да,— дип уйлады Сәгыйть,— бүтәннәрдә минем ни эшем калган — көтәселәре килә икән, көтсеннәр! Тиздән сәгать өч тула, ир- тәннән бирле ашаган юк — күптән инде көчекләр өрә башлады». Алар кузгалып киттеләр. — Ә мин синең «отлично» алырыңа бик үк ышанмаганыем,— диде Сәгыйть. — Мин үзем дә!—диде Ида, чын күңеленнән танып, көлә-көлә.— Карасам — кичә син кабатлаттырган билет! Син кабатлатмаган булсаң, мин аны җиңел дип бөтенләй төшереп кадырадырыем... Захаров бүген уң ягы белән торган, ахры, алай төпченеп тормады. Алар, «ВЛКСМ» дигән язулы кара пыяла кисәге беркетелгән ишек турысына гына җиткәннәр иде, каршыга комсорг Гасыйм Таҗетдинов килеп чыкты. — Кая барасыз? Китмәгез әле,— диде ул, аларны туктатып һәм җавап биргәнне дә көтмичә, аудитория алдында өелешеп торган группадашлары янына китте. Шундук аның начальникларча боеручан тавышы ишетелде: 27 Таралышмагыз, тапшырып бетергәч тә җыелыш була... Комсомол җыелышы. Зур оашын бераз алгарак иеп йөри торган, киң җилкәле Гасыйм артыннан Ида сүзсез генә карап торды-торды да, Сәгыйтькә борылып чыраен сытып куйды. — Нинди җыелыш инде ул тагын... уку беткәч! Йөри шунда кеше тапмаганны табып... _ «Җыелыш» сүзен ишеткәч, Сәгыйтьиең дә шундук кәефе китте. «Кемнең тагың бер-пке сәгать авызын чөйгә элеп утырасы килер икән? Чыннан да, нинди җыелыш инде ул хәзер!»—диде ул, Гасыймның үзләренең юлын бүлүенә ачуы килеп. Сәгыйть Гасыйм белән бер бүлмәдә тора иде. Ул Ида белән йөри башлаганга кадәр Гасыйм аның иң беренче дусы, иң беренче иптәше иде. Ул аның белән кызлар турында да, тыңлаган лекцияләр, укыган фәннәр, укыткан профессорлар турында да, театр, кино турында да — теләсә нәрсә турында рәхәтләнеп сөйләшә ала иде. Бер-берсен алар бер-ике сүздән үк аңлыйлар иде. Ләкин бу дуслык көннәрдән беркөнне бозыла, ямьсезләнә башлады. Сәгыйть үзенең Ида белән йөрүенә Гасыймның бик салкын каравын сизеп алды. Гасыйм үзе кызлар белән йөрми һәм күбрәк вакытын китапка «кадалып» уздыра иде, ләкин шулап да. теләсә нинди егет кебек, кызлар турында сөйләгәнне тыңлаудан беркайчан да баш тартмый торган иде. Соңгы вакытта ул бу тема белән бөтенләй кызыксынмаган шикелле булып кылана башлады. Бәлки Гасыймның да күңелендә кайчан да булса Идага карата берәр хис булгандар, бәлки андый хис хәзер дә юк түгелдер—каян беләсең аны! Бит алар Ида белән күрше районнан гына. Казанга килгәндә дә, авылга каникулга кайтканда да аларга еш кына бер үк пароходка утырырга туры килгәли. Ләкин, нишлисең, Ида аны — Сәгыйтьие — ярата икән — моңа каршы кем нинди сүз әйтә алыр! Группадагы матурларның, менә дигән гүзәл, яхшы кызларның берсе, бердәнбере бары тик аны гына сөйгәнгә, бәлки, Гасыймның гына түгел, тагын кайбер бүтән егетләрнең дә эче сызлана торгандыр да бит! Ә аңа нәрсә, сызлансын әйдә! Ида аныкы — шуннан башка аңа берни кирәкми, беркем кирәкми. Нигә тагын бөтен дөньясы баш-аяк килми Гасыймы-фәләннәре белән — аның өчен ике тиен бер акча! Ни генә булмасын, аларның арасы күзгә күренеп начарланды. Ул хәзер Гасыйм белән сакланып сөйләшә торган булып китте, аның алдында күңел хисләрен элеккечә бер дә юкка чыгарып түкмәде, шатлыгы- куаиычы булса да, кайгысы-хәсрәте булса да, ничек тә үзе генә кичерергә, бүлмәдәш дусына берни сиздермәскә тырышты. Ә бервакытны Гасыймның! гадәтенчә, бик тупас рәвештә, бернинди тартынусыз-нисез, аның Ида белән икесе арасындагы мөнәсәбәткә, аның бары тик үз эше — янына бер генә читне дә якын җибәрми торган нечкә күңел эше булган нәрсәгә кысылырга маташуыннан соң ул бөтенләй үз эченә бикләнде, Гасыймга хәтта рәтләп эндәшми дә башлады. Эндәшәсе килмәде. Шуннан соң ул комсоргны, үз-үзен бүтәннәрдән акыллы да, белемле дә итеп куярга ярата торган һәм дөресен сөйлим дигән булып, кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә кешенең йөзенә бәреп әйтә торган тупас, кырыс холыклы комсоргны яратмау гына түгел, хәтта к ү р ә л м и б а ш л а д ы. «Кеше әз генә өскә күтәрелдеме, әз генә начальник булдымы — шундук борынын чөя башлый,— дип уйлады Сәгыйть.— Җ,әрингә икенче бүлмәгә күчәргә кирәк, барыбер аның белән борчак пешмәс». ..Аудитория тиз генә тынычланмады. Тышта шундый матур җәй булганга, тапшырыласы имтиханнар инде тапшырылып беткәнгә, инде хәзер барысы да дүртенче курс студентлары булып исәпләнә башлаганга һәм иртәгәдән үк, бүгеннән үк күптән зарыгып көткән ял, каникул 28 башланганга һәркемнең, күңеле күтәренке» иде, һәркемнең нәрсәдер сөйлисе, иптәшләре белән нәрсәдер уртаклашасы килә иде. һәм комсоргның җыелыш җыеп торуына берәү дә диярлек игътибар итмәде — җыелыш җыймагае, инде кирәгем исә теләсәң нишлә... Тик Мусяның гына йөзе һаман чытык, ләкин шулай да баягысы кебек мескен түгел. Захаров аңа «урта» кунган. Захаровны Муся тетә генә, саран, ди, фәлән, ди, төгән, ди. «Шундый нык тырышып әзерләндем, бөтенесен дә белә идем, шул өченче сорауда гына төртелдем»,— ди. Шунда ук, артта, кызлар уртасында Степка утыра, ул нәрсәдер сөйли, кызларны көлдерә, аларның шат күңеллелегеннән файдаланып, аудиториядә иркенләп тәмәке тарта. Ида да шунда, Мусялар янына утырган.' Сәгыйть, алар өстәленә барып утырмакчы булып, урыныннан гына торган иде, I асыйм җыелышны башлап җибәрде. — Шауламагыз! Тукта! — дип кычкырды ул, кулын күтәреп. Карандашы белән өстәлгә шакып алды да, тагын кабатлады:— Иптәшләр, башлыйбыз... Муся, чыккач зарлаиырсйщ... җитте! Ул, үзара сөйләшкәндәге кебек, 'ләкин• бераз рәсми төстәрәк итеп,, группаны өченче курсны уңышлы тәмамлау белән котлады. Аңа пыр туздырып кул чаптылар. Гасыймның гел җитди була торган кырыс йөзендә елмаю билгесе күренеп китте. Бу котлауны деканат яисә кафедра җитәкчеләренең берәрсе әйткән булса, тагын да яхшырак булган булыр иде дә бит, каян табасың инде аларны хәзер генә! — Ә хәзер — бер яңалык...— диде Гасыйм, тавыш басыла төшкәч, бөтенләй икенче тонда. Комсорг, һәркемнең кызыксыну катыш игътибар белән үзенә текәлгән күз карашларын тойган хәлдә, «яңалык»ның нидән гыйбарәт икәнлеген аңлатып бирде. Шәһәрдән бик үк ерак булмаган «Заря» колхозы яз көне шаулап кар суы ага торган бер зур чокырны буып, ясалма күл булдырмакчы булган икән. Ләкин моны башкарып чыгарга колхозның үз кул көче генә җитәрлек түгел икән. Дәүләт колхозга бу эш өчен акча биргән, ә инде эшчеләр мәсьәләсенә килгәндә, правление, ярдәм сорап, университетның комсомол комитетына мөрәҗәгать иткән. Факультетның егерме җиденче группа студентлары колхоз правлениесеиең бу тәкъдименә, бу соравына шундук ризалык белдергәннәр һәм бөтен группалары белән бергәләп буа буарга бармакчы булганнар. Шуның өстенә алар, факультетның барлык комсомолецларып колхозга ярдәмгә барырга чакырып, мөрәҗәгать тә язганнар. Мөрәҗәгатьне бюро яхшы дип тапкан, һәрбер группада тикшерергә тәкъдим иткән. Колхозга иң кимендә өч йөз илле кеше барган вакытта да, буаны буып бетерү өчен бер атналап вакыт кирәк булачак икән, һәркемгә, күн дигәндә, алты-җиде көн эшләргә туры киләчәк икән. Аларын инде исәпләп чыгарганнар, барлык нәрсә әзерләнгән — бөтен тотка хәзер студентларда гына икән. Гасыйм, иптәшләрен егерме җиденче группаның мөрәҗәгате белән таныштыргач: — Хәзер менә уйлашырга кирәк,— диде, аудиториягә сыиаулы караш ташлап. Тагын да ныграк тынлык урнашты. Мондый нәрсәне, әлбәттә, беркем дә көтмәгән иде, һәм бу хәбәр студентларның күбесен аптырашта калдырды. Сәгыйть утырган урынында кымырҗып куйды. Бу «яңалык» аның, дөресрәге, аларның алдан уйлап куелган планнарын җимерә иде. Алар уку беткәч тә берничә көнгә шәһәрдә калырга, Маркизга чыгарга, Аккош күленә, Зәңгәр күлгә, тагын шундый берәр җиргә барырга сүз куешканнар иде. Ә аннан соң ул Иданы пароход белән ярты юлга кадәр озатып куярга һәм якындагы тимер юл станциясенә чыгып, үзләренә кайтып" китәргә тиеш иде. ' 29 1әрсә, шулай итеп, план тормышка ашмас микәнни? Бер атна вакыт анда узачак, аннан соң инде Маркиз кайгысы да, ни кайгысы да калмаячак, тизрәк кайтып китү ягын гына карарга туры киләчәк — күркә кебек җил белән туенып ятмассың бит монда! Менә сиңа кирәк булса — хәерчегә җил каршы!.. Әллә соң?.. Әйе шул, анда бер дә Маркизлардан ким булмаячак... артыграк булмаса әле... Ялыктыргыч укулардан, шушы кысан бөркү аудиториядән соң иркен кырда, саф һавада... икәүләп эшләве нинди күңелле булачак! Бәлки анда урман да бардыр әле. Суы юктыр инде, ансы бераз үкенечлерәк, ләкин — бик үк кайгырыр нәрсә түгел. Юк, бик шәп булачак, менә дигән булачак! Ул анда аның белән бергә эшләячәк, аларны фатирга авыл йортларына урнаштырачаклар... Бәлки, лапас түбәсендә печәнлектә дә йокларга туры килер әле... Барырга! Ул Ида ягына карап алды. Аның йөзендәге нәфис алсулык һаман шул көе иде, ул башын бераз ия төшеп, Муся белән, Әмирхановалар •белән нәрсә турындадыр пышылдашып утыра, әледән-әле башын селкеп елмаеп куя иде. Сәгыйтькә ул бу минутта шундый якын, шундый матур булып күренде. Аңа тагын да күңеллерәк булып китте. Ул да барачак! Әлбәттә, барачак!.. һәм Сәгыйть, беренче булып урыныннан торды да, дәртле бер күтәренкелек белән: — Барабыз!—дип кычкырды. — Без дә бөтен группа белән барабыз! Аудитория кисәк кенә гөрелдәргә тотынды. Шулай да аның тәкъдименә бик тиз генә кушылырга ашыкмадылар, кайберәүләр хәтта ризасызлык белдереп, мыгырдап та алдылар. Ләкин шундук группа старостасы Самаринцевның калын тавышы ишетелде: — Дөрес, Бикчурин, бөтенебез дә барабыз! Берәү дә калмый! Аны тагын берничә тавыш күтәреп алды: — Барабыз, әлбәттә! Ник бармаска! — Нәрсә ул бер атна! — Кайчан китәргә, нртәгәме, бүгенме? — Юк,— диде комсорг, тыныч кына.— Юк, бөтен группа белән бару мәҗбүри түгел. Мәсәлән, Әмирханованың санаторийга путевкасы бар, аңа бүген үк Кырымга китәргә кирәк. Арада, бәлки, тагын шундыйлар бардыр? Сәбәбе булган кеше — кала! «Мин беренче булып кычкырганга, бөтенебез дә барабыз, дигәнгә юри каршы килә инде»,— дип уйлап алды Сәгыйть ачу белән. Сәбәбе булганнар чыннан да тагын табылды. Галя дигән кызга туганнары тизрәк кайтырга кушып, Владивостоктан телеграмма җибәргәннәр икән, ә кыз самолетка алдан билет алып куйган булган икән. Степка: «Мин археологик экспедициягә катнашам, миңа кайда да җир казыйсы»,— диде, ә аларның экспедицияләре бер-ике көннән чыгып китәргә тиеш икән. Группа өч кешене берсүзсез азат итәргә булды. Эшкә бармаска сәбәбе булган бүтән кеше күренмәде. Сәгыйтьнең куанычы эченә сыймады. Гасыйм авызын ачып нәрсәдер әйтмәкче генә булган иде, шул вакыт арткы рәттә әкрен генә бер кул күтәрелде. Ида, башын бераз аска иеп, урыныннан торды. Аның йөзе хәзер бик боек, җитди, хәтта кайгылы да кебек иде. — Мин әйтмәскә уйлаганыем,— диде ул.— Иртән хат алдым. Әнием бик чирли... шуңа күрә... Аның тавышы спзелср-сизелмәс кенә калтыранып киткәндәй булды. Берәү дә бер сүз әйтмәде, аның кайгысы болай сүзсез дә аңлашылып 30 тора иде. Сәгыйть тынсыз, хәрәкәтсез калды. Әйтерсең, өстенә кинәт салкын су койдылар һәм аның булачак бәхетле минутлар белән куанган ашкынулы кайнар күңеле утлы күмер кебек кинәт чыжылдап сүнде. Ул, гаҗәпләнеп, аптырап, сораулы караш белән Ида ягына карады. Аныи күңелендә шундук әллә нинди сораулар туды. Пичек? Нәрсә дигән сүз бу? Иртән бит әле берни юк иде, әле генә ул шундый шат, шундый ваемсыз иде. Аның тизрәк Ида янына барасы, сораштырасы, бөтенесен беләсе килде, аның нишләптер аерым утыруына ачуы килде, ә җыелыш коточкыч озакка сузылды, Гаҗетдппов мәсьәләне һаман да очлап куярга ашыкмады. Иданы буа буарга барудан азат иттеләр. — Ләкин,— диде Гасыйм кисәтү тонында,— хәзер группа белән эшкә бармаучылар: котылдык, дип тынычлана күрмәгез. Каникулга кайткач сезгә нәрсә дә булса эшләргә туры киләчәк. Нәрсә эшләргә? Авыл кешеләренә — ә сезнең барыгыз да авылныкылар — урак вакытында колхозга ярдәм итәргә,^ халык алдында лекция, доклад сөйләргә була. Була гына да түгел, бу — сезнең өчен мәҗбүри. Бюроның карары шундый... Соңыннан комитетка кереп, кирәкле инструкцияләр, лекция өчен темалар алырсыз. Аңлашылдымы? Аңлашылса, тагын шул — үзегезнең эшегез турында шулай ук справка кебек берәр язу да алып килергә туры киләчәк... сезнең чыннан да тик ятмаганлыгыгызны белү өчен... Монсы да шулай ук мәҗбүри! Сәгыйть атылып Ида янына килеп җитте. Ул, нәрсәдән сүз башларга белмичә, тын гына атлап китте. Алар урамга чыктылар. Кызлар, бер-берсен култыклап алдылар да, җанлы бер стена булып, бөтен урамны иңләгән көе, кычкырып сөйләшә-сөйләшә, көлешә- көлешә, алдан киттеләр. Алар артыннан егетләр атлады. Бөтен группа бергәләшеп башта ашханәгә, аннан соң кинога бармакчы булды. Сәгыйть белән Ида арткарак калдылар. Сәгыйть кемнеңдер үзләренә: — Әйдәгез!—дип кычкырган тавышын ишетте. Ләкин хәзер анда бүтән кайгы иде. Ул ишетмәмешкә салынды, һәм алар, адымнарын һаман әкренәйтеп, тагын да арткарак калдылар, читкә тайпылдылар да, икәүләшеп бөтенләй икенче якка китеп бардылар. — Хәзер Маркизга чыгып булмас... — диде Ида, күңелсез генә.— Ә син юкка дулыйсың,— диде ул бераздан, Сәгыйтьнең ни өчен эндәшми барганын аңлап.— Хат килгәнгә ышанмыйсыңмы? Шуңа ачуланасыңмы? Әллә ышанмыйсың? — Нәрсәгә? — диде Сәгыйть, ничек тә тынычрак сөйләшергә тырышып.— Минем белән барасың килмимени? — Кая? Әле син һаман ышанмыйсың икән — иртән миңа хат килде! Әтием язган, әниең урыннан да торалмый, дигән... Беләсеңме, әнием мине ужасно ярата! Нишләр ул минсез? — Ул, егетнең күзләреңә төбәп карады да, шаянланып аның кулына сугып алды.— Син дә мине яратасың! Шуның өчен дә мин сиңа иртүк әйтмәдем дә... сине борчыйсым килмәде. — Ә?! — Әйе, шуңа да әйтмәдем. Хәзер инде ышанасыңмы? Экзаменыңны провалить иткән булсаң шуның өчен — нишләриең? Син бит минем күлмәгем чирләсә дә кайгыга сабышасың,— диде ул көлеп.— Ах, нинди әйбәт рыцарь син! 31 in Сәгыйтьнең яңадан күңеле күтәрелеп китте. «Менә бит нинди дөнья бәясе кыз ул!» — диде ул күңеленнән, аның: сине борчыйсым килмәде, дигән сүзенә кәефе килеп. Ләкин мәсьәлә үзе өчен ачыклана, аңлашыла төшкәч, ул үз-үзеи шелтәләргә тотынды. «Нинди эгоист мин! — дип уйлады ул, күңелендә ниндидер ачы бер хис тоеп,—Аида аның әнисе чирләп ятсын, ә син аңа ачуланып тор, имеш! Эченнән ул ут йотса да, тышыннан берни сиздерми. Ә синең — эчендәге тышында!..» Аның күңелен Иданың ерактагы әииенә карата чын-чынлап кызгану, борчылу хисе биләп алды. Кызының әнисе хәзер аңа үз әнкәсе кебек үк бик якын, бик кадерле булып тоелды, һәм аның Иданы юатасы, аның кайгысын уртаклашасы килде. — Идеалым! — диде ул, күңелендә туган яңа, көчле бер хистән тәэсирләнеп.— Сиңа бүген үк кайтып китәргә кирәк... Мин сиңа ачуланмыйм, мин каршы түгел... әниең янына, ул бит сине көтеп ятадыр... — Бүген? Хәзерме? Әһә, тизрәк кайтып китсен дә, иркенләп калырмын дисеңме? — Нәрсә син? — диде Сәгыйть, хәтере калып.— Без монда синен белән гүләйт итеп җөрибез, ә ул анда... — Кума, кума!—диде кыз, ачуланып, үпкәләп. Аннан соң кинәт көлеп җибәрде дә, яратып, йомшак бармаклары белән аның кул аркасын сыйпарга кереште. — Булмый шул, Сәгыйть,— диде ул инде бөтенләй җитди, күңелсез тавыш белән. — Мин ииде барысын да белештем. Бүген пароход юк, иртәгә иртән генә була. — Ну, алайса... — Әйдә ул турыда бүген... бөтенләй сөйләшмибез? Синең янда хәзер минем бер дә борын салындырып йөрисе килми. Безгә бер генә көн... ярты гына көн калды. Аннан соң — ике ай буена аерылышып торырга... Ике ай! Ничек түзәрсең!.. Ә тегенең турында, әнием турында бүгенгә онытыйк, яме? Искә төшермәсәң дә — ужасно кыен... Аның йөрәге бик начар. Ике мәртәбә үлгәндә чак калды. Мин ииде иртәннәи бирле нишләргә белмим... «Отлично» алгач, онытылып торгаиые... — Була! Онытабыз!—диде Сәгыйть.— Соңыннан да... аерылышкач та күңелсез булыр әле. Алар Бауман урамына төштеләр, китап магазинына керделәр. Букинистик бүлектә яхшы итеп тышланган, бөтенләй диярлек тотылмаган «Анна Каренина» бар иде. Ида кассага барып акча түләп килде, алар китапны алдылар да, ашарга дип ашханәгә киттеләр. Ашханәдә кеше бик күп иде. Биленә ап-ак кыска алъяпкыч бәйләгән официантка бик әкрен кыймылдады. Ул заказ алганчы озак кына көтеп утырырга туры килде. Алар менюдагы иң кыйбатлы ашларны гына алдылар. Ида, Кабан күленә көймәдә йөрергә барганчы, башта торакка кайтып, өс киемнәрен алмаштырмакчы булды. Ашханәдән чыккач алар, әкрен геиә атлап, Идаларга киттеләр. Бүлмәдә өстәл янында китап укып утыручы бер кыздай башка бүтән беркем дә юк иде. Сәгыйть кыз белән исәнләште дә, Ида артыннан түргә узды. — Безнең бүлмә җыештырылмаган, син инде карап торма,— диде Ида, үзенең чиста ак җәймә ябылган кабарынкы койкасына утырып. Сәгыйть бу бүлмәдә еш кына була торган иде, һәм мондагы җыйнаклык, чисталык аның күңелендә һәрвакыт гаҗәп бер җылылык тудыра торган иде. Монда бөтен нәрсә үз урынында, бөтен нәрсә матур, искиткеч булып, ә тегендә, үзләренең бүлмәсендә, бөтен нәрсә ташландык, ямьсез котсыз булып тоела торган иде. Монда тумбочка өстенә 32 куелган хушбуй, пудра савытлары гына түгел, хәтта өстәл, урындыклар да, тәрәзә кашагалары да, хәтта һава үзе дә ниндидер якын ис, җиңел, серле ис аңкыта шикелле иде. Ул бүлмәгә игътибар беләнрәк күз йөртеп чыкты һәм бүген монда аңа чынлап та бүтән вакыттагы кебек үк пөхтәлек, җыйнаклык юк кебек күренде. Кызларның бериичәсе кайтып киткән иде һәм бүтәннәре дә шулай ук юлга чыгарга әзерләнеп кенә торалар иде бугай. Ида «почмагындагы» посташлык бигрәк тә күзгә нык ташланып тора иде. Кабартып куелган мендәрнең бер почмагы яньчелгән, шунда ук бите ачык бер китап аунап ята, ә идәндә, койка астында, тышына аш катып беткән, юылмаган кастрүл утыра иде. Тумбочка өстендә дә гадәттәге тәртип күренми иде. Ида, Сәгыйтьнең күз карашын сизеп алды да, кастрүлне аягы белән эчкәрәк этеп куйды. — Инде айдан бирле бернигә кул бармый... кайтып китәсе булгач,— диде ул, җиңелчә кызарып, һәм артка табарак авыша төште дә, башын мендәргә терәп, күзләрен йомды. — Син нәрсә, әллә җокламакчы буласыңмы? — йокы килә... ашагач...— диде Ида.— Мин йоклыйм, син саклап тор. Өстәл кырыендагы кыз, китабын алып, шкаф артына, үз койкасына барып утыргач, Сәгыйть, урындыгын Ида янынарак китерде дә, пышылдап кына: — Мин гомергә шушы бүлмәдә торырыем...— диде,— синең белән генә, әлбәттә... РТданың озын керфекләре сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп китте, күз кабаклары әкрен генә өскә күтәрелде, һәм, ул күзләрен зур ачып, берни аңлатмый торган тыныч караш белән Сәгыйтькә карап тора башлады. Аның бит очларына оялчан алсулык йөгерде. Ул, үзенең аның алдында килешсез бер позада ятып торуына уңайсызланып, тиз генә башын калкытты да, янбашына әйләнеп, терсәгенә таянды. — Смотри-ка, нишләмәкче була икән! — диде ул, күзләрен кысып.— Ә мин сине барыбер куалап чыгарырыем... — Ни өчен? — Тик. Мин сине яратмыйм,— диде ул, һәм бу «яратмыйм» сүзе бу минутта егет өчен мең мәртәбә әйтелгән «яратам» сүзеннән дә көчлерәк, кадерлерәк булып ишетелде. — Укып бетергәч, эшкә башлагач, безнең шушындый гына, бәләкәй генә, җыйнак кына бүлмәбез булыр, эйеме? — диде Сәгыйть, хыялга бирелеп. — Бер генә.ме?—диде Ида, күзләрен зур ачып. — Нигә — җитмәгәнмени? — Минем бер үземә бер бүлмә кирәк. — Укып бетергәч без кая китәрбез? — диде Сәгыйть, «без» сүзенә аеруча басым ясап. Алар арасында инде күптән «без» турында сүз булган иде, һәм бу «без» соңгы вакытта бигрәк тә еш телгә алына башлаган иде. — Мин әйттем инде, мин — Камчаткага китәм. Ә сине алмыйм,— диде кыз, шаянланып. — Юк, без тайгага, калын урман эчендәге берәр яңа шәһәргә китәрбез,— диде Сәгыйть, аның «без»гә юри каршы килеп, үртәшеп утыруына игътибар итмәскә тырышып. — Тайгага? Аюлар арасынамы?! Ах, ужасно шәп булачак! Син аюга атланырсың да, миие^м янга Камчаткага килерсең, ә мин сине тәрәзәдән карап торырмын! Ха-ха!.. — Нигә аюга атланып? — диде Сәгыйть, аның хыялны әкият фантастикасына борып җибәрүен бик үк ошатмыйча.— Эшли башлагач, без з. „с. Ә-. № 1 33 «Победа» алырбыз... ну, «Победа» булмасын, «Москвич»ы да ярап торыр... ■— Минем бер үземә бер «Москвич» булыр! Без узышырбыз да, сии елгага батып калырсың я тайгада адашырсың... Сәгыйть «елга» сүзең ишеткәч тә, шундук сикереп торды. — Нишләп утырабыз әле без монда? — диде ул.— Әйдә Кабанга! — Торгыз! — диде Ида, кулын сузып. Торып утыргач, ишеккә төртеп күрсәтте дә, ясалма боеручаи тонда:—Ну-ка, марш бүлмәдән!—диде.— Мин эндәшмичә кермә, колагыңны борырмын... ярар, мин үзем чыгармын... Сәгыйть аны коридорда көтеп торды. Ида, эшләпә астындагы чәч толымнарын ике куллап рәтли-рәтли, ашыгып килеп чыкты. Ул өстенә бизәкле гади кофтасын, киң итәкле көрән юбкасын, ә аякларына — җиңел, нәфис чүәкләрен кигән иде. — Болай син бигрәк тә матур!—диде Сәгыйть, аңа карап, соклануын яшерә алмыйча. Ида, моңа бик кәефе килеп, үзенә генә хас шаянлану, иркәләнү сизелеп торган яңгыравык тавыш белән көлеп җибәрде. — Мин сиңа мең кат гашыйк булырга әзер!—диде Сәгыйть. — Әһә, син әле гашыйк түгелмени? Болай гына сөйләнеп йөрисеңмени!? — Чынлап... син хәзер королеваларга охшыйсың. — Смотри-ка, минем аркада король булырые бугай! — Ә нигә — синең янда мин әл дә король! — Синме?.. Син король генә түгел... син — Сәгыйть, минем Сәгыйть! Алар шулай телләренә ни килә, шуны сөйләнеп, бер-берсенең якынлыгыннан исереп, бер дә юкка көлешә-көлешә, киң тротуар буенча бардылар. Бүген көн шундый якты, шундый җылы иде, ә шәһәр шундый матур иде һәм кешеләр барысы да елмая, барысы да нигәдер куана, каядыр ашыга иде. «Нинди күңелле бу дөнья!» — диде Сәгыйть күңеленнән, тәэсирләнеп. Ләкин күл буендагы «Спартак» су станциясенә килеп җиткәч, дөньяның яме кинәт сүрелгәндәй булды. Буш көймәләр юк иде һәм чират җиткәнен бик зур сабырлык белән көтеп, касса алдында егермеләп- утызлап кеше басып тора иде. Көймәләр бушаганны көтәргә булсаң, чиратта кимендә бер-ике сәгать торырга туры киләчәк иде. Иданың кәефе кырылды, Сәгыйтьнең ачуы килде. Ул, эше юктан китап укып утырган кассир кызга: «Безобразие!»—дип тә, «Нигә алай?» — дип тә карады, ләкин барыбер бернинди рәт чыкмады. Кыз ичмасам, күтәрелеп тә карамады, «Чиратыгызны көтегез, гражданин»,— диде дә, тәрәзәсен шапылдатып ябып та куйды. Чиратта көтеп торасылары килмәде. Болак күпере аша чыктылар да, Кабан күленең икенче як ярындагы «Динамо» станциясенә киттеләр. Ләкин монда чират тагын да зуррак булып чыкты. Сәгыйтькә бүген бөтен шәһәр, юри аларга үч итеп, көймәдә йөрергә чыккандыр шикелле тоелды. — Менә сиңа кирәк булса! Нишлибез? — диде ул. — Нишлисең, чиратка басарга туры килә,— диде Ида, теЛәр-телә- мәс кенә. Алар ал погонлы бер суворовчы малай артыннан чират алдылар да, яр буена таба китеп бардылар. Күл тирәсе чыр-чу килә. Кая карама — кояшта янган кара-кучкыл тәнле җитез егетләр, кызлар, бала-чагалар. Йөзәләр, чумалар, су чәчрәтәләр, кычкыралар. Күл эченәрәк кертеп ясалган биек вышкадан суга сикерәләр — кисеп аударылган багана кебек кисәк кенә ычкынып китәләр дә, түбән сузылган куллары белән яшькелт Кабан өстенә барып кадалалар. Яр буена көймәләр килеп туктый, кулларына ишкәкләр 34 күтәреп, такта басмалар буенча аска егетләр, малайлар йөгерә. Бөтенләй дни әйтерлек шәрә яшүсмерләр, беләкләрен иренеп кенә селти- селтн, өсләреннән су тамчылары тамызып, әледән-әле судан чыгалар, яр читендәге скамьяларга утыралар, шапылдатып бер-беренең тәннәренә сугалар, шаяралар. Яшь кызлар, агач аяклы бер агай, студентлар, зәңгәр күлмәкле фзочылар, цирк тамашасы караган кебек, онытылып, су керүчеләрне, еракта кыймылдашкан көймәләрне күзәтәләр. Күлгә Болак килеп кушылган турыда малайлар, ачы чыелдап, кычкырыш, кан- кара бер зур этне суда йөздерәләр. һавага кычкырыш, чыр-чу белән, чәчрәгән су тамчылары белән бергә яшьлек дәрте, көч, энергия тарала иде кебек. — Без көймәдә йөргәнче кич булыр...— диде Ида, күңелсезләнеп. — Әйдә без дә су керәбез,— диде Сәгыйть. Ида икеләнде, тиз генә җавап бирмәде. Алар каршысыиа чуен китеге кебек карайган, кояшта янган битле, бөкрерәк бер озын ир кеше килеп туктады. — Көймә кирәкме? — диде ул, әле Сәгыйтькә, әле Идага карап, гыжылдавык тавыш белән. — Кирәк. — Миндә бар. Сәгате ун сум. Бу кешенең кыяфәте бик шикле, бик оятсыз күренсә дә, кассада сатыла торган билет хакы ун сумнан ике-өч өлеш очсызрак булса да, Сәгыйтьиең күңеле күтәрелеп китте, ләкин шулай да ул тиз генә җавап бирмәде. — Кайда көймәгез? Әйдә, Сәгыйть! Ах!..— диде Ида. куанып. — Паспортыгыз бармы? — диде кеше.— Булмаса, берәр дакумит калдырырга туры килер. Ида кабаланып сумкасын актарырга тотынды. Зачет кенәгәсеннән башка берни дә юк иде. — Менә!—диде ул, зачеткасын кара кешегә сузып. Алар өчәүләшеп яр астына төшеп киттеләр. Сәгыйть көймә хуҗасына ун сум тоттырды. Көймә, су станциясендәге бүтән көймәләр кебек үк, зәңгәргә буялган, номерланган иде. Сәгыйть көймәгә утырса да утырды, утырмаса да утырды. Ул берни турында да уйламаска тырышты. Ә ишкәк башларын суга чумырып бер киерелгәч, ялыккан, тик торып арыган беләк мускуллары буенча, бөтен тәне буенча күңелле бер рәхәтлек йөгергәч, юк- бар нәрсә онытылып, артта, яр читендә торып калды. Ида каршыга утырды. Сәгыйть, ишкәк белән су каерудан тансык бер ләззәт табып, дәртләнеп-жилкенеп иште. Ишкәкләр тыгыз суны көрәп югары күтәрелгән саен су өстенә, шыбыр-шыбыр килеп, көмеш борчаклар кебек тамчылар коелды; такта бортларга тиеп аста әкрен генә су чайпалды, һәм көймә кичке кояш нурында җемелдәп яткан тигез күл өстеннән җиңел генә алга шуышты. Күлмәк итәкләрен балтырларыннан югары күтәреп куйган көе, яртылай бөгелеп, яр читендә кер чайкаучы хатыннар, су керүчеләр, тузан куйган яшел бакчалар, кызыл түбәле, ак морҗалы таш йортлар һаман ераклаша барды. Болак күпереннән тыз-быз үтеп торган трамвай, автомашина тавышлары, шәһәр гөрелтесе һаман тоныклана барды. Көймә, үз юлында бернинди каршылыкка очрамыйча, як-якка тирбәлеп һаман алга омтылды. Кызу ишкәнгә Сәгыйтьиең битләре кызарды, аркасы тирләде. — Бир, мин ишим,— диде Ида. Алар урыннарын алмашып утырдылар. Ида ике куллап ишкәкләргә тотынды да, Сәгыйть кебек каерып ишмәкче булып, бар көченә селтәнергә тотынды. Ләкин берни дә барып чыкмады — авыр ишкәкләрне бер-ике мәртәбә күтәргәч тә аның беләге арый башлады. Ишкәк очы, тирәнгә батмыйча, су өстеннән генә ерттырды. Тирә-якка су чәчрәде, 3* 35 көймә ал а да, артка да китә алмыйча, һаман бер урында таптанды. Сәгыйтьнең өсте чыланып бетте. — Ныграк батыр! Суга батыр ишкәгеңне!—дип кычкырды ул, куллары белән Идага ничек ишәргә кирәген аңлатып. Ә кыз аның саен су чәчрәтте, аның саен көймәне чайкалдырды, эче катып көлде. Аңа кушылып Сәгыйть тә көләргә тотынды, көймә читенә үрелде дә, учы белән җылымса су алып, аның өстеиә сипте. Аларның өс-башлары манма су булып бетте. — Уф-ф!—диде Ида, ишкәген кулыннан ычкындырып.— Җитте!.. Мир!.. Арытты... Сәгыйть яңадан ишкәк янына утырды, көймә тагын тыныч су өстеннән ыргылып алга шуышты. Көтмәгәндә күл тарая башлады, яр буендагы портлар, йөзәр еллык биек тирәкләр зурайгандай, якынайгандай булды. Алар озын агач күпер астыннан чыктылар — Кабан бөтенләй елга кебек кенә булып калды. Сәгыйть һаман алга иште. Ида үзенсн. бала чагы турында кызык нәрсәләр сөйләде. — Бервакытны укырга бармадым. Ышанмыйсыңмы? Бармадым. Бәләкәй генәием әле мин ул вакытта. Ужасно бәләкәй! Әнә теге яр буенда чирәм йолкып йөргән кызый кебек кенә. Икенче көнне әнием әйтә, укытучы апаң: нигә килмәдең, дип сорады исә, бизгәк тотты, дип әйт, ди. «Нигә килмәдең, Мәхмүтова?»—ди укытучы. Бастым да: «/Нин, апа. кичә бизгәк тоттым». Менә бөтен класс көлә хаха да ха-ха!.. «Ничек тоталар соң аны, бизгәкне? — ди укытучы,— икенче килгәндә әниеңнән сорап кил»,— ди, ха-ха... — Бик шәп бизгәк тоткан сине! Әниең ни диде инде? — - Көлде. И, кызым-кызым, ди, әзрәк алдаша да белмисең, шундук тотылгансың, ди... Малай чакларын искә төшереп, аннан соң Сәгыйть сөйләде. Алар тагын көлделәр. Моның өчен ул истәлекләрнең, ул «кызык иәрсәләр»нең бик үк тапкыр, бик үк мәзәк булуы да кирәкмәде, моның өчен аларга бер-берсеиең шатлык-куаныч белдергән күзләренә, саф һавада алсуланган бәхетле йөзләренә генә кара}' да җитте. Алар вакытның ничек, үткәнен дә сизмәделәр. Су өстендә тирбәлгән алтын таплар тиздән эреп беттеләр,, каядыр юк булдылар, шәрә беләкләрне, ачык муеннарны кичке салкынлык сыйпады. Сәгыйть көймәне кирегә борды. Көймә борыны белән ярга килеп төртелгәч тә, Ида кинәт исенә килеп, көмеш беләзекле сәгатенә күз төшереп алды. — О-о! Счастливые часов не наблюдают, ди. Ике сәгатькә якын йөргәнбез ләбаса! Аларның колак төбендә генә таныш, гыжылдавык тавыш ишетелеп китте: — Дөрес, сездән тагын ун сум. Икесе дә шундук башларын күтәреп карадылар; яр читендә, бер кулы белән биленә таянып, көймә хуҗасы басып тора иде. — Ун сум? — диде Сәгыйть. — Әйе. Ун сум. Студент егетнең кесәсендә бер тиен дә акча юк иде, ул бая соңгы ун сумын чыгарып биргән иде. Аның чырае сытылып китте. Аның шушы оятсыз кешене сүгеп, аның ягына әйләнеп тә карамыйча китеп барасы килде, ләкин ул үзе генә түгел иде, ул үзенең кызы белән иде һәм моның шулай икәнен бу кеше дә бик яхшы күреп тора иде. Шуңа күрә дә ул, болар уңайсызланырлар, каршы килә алмаслар, дип үзен шундый оят- сыз-кыю тота иде. Сәгыйть үзен ут белән су арасында калган кебек хис итте. Кызың белән көймәдә йөр дә, түләргә акчаң да булмасын! Менә ул кайда икән кызык! Ә бу жуликтан бернинди өмет көтәрлек түгел, «Акча юк», — дидең исә, тавыш куптарыр! бөтен кеше алдында 36 сипе тиргәргә, әшәке сүзләр белән кычкырынырга тотыныр, җитмәсә, II чаның зачеткасын алып калыр. ~ Сәгыйть көймәчегә берни җавап опрмпчә, ярга сикерде. — Кая зачетка?—диде Ида, тыныч кына. — Бмлыр. булыр — менә ул. Давай чыгар унлыгыңны. _ Хәзер,—диде Ида, сумкасыннан акча эзләргә тотынып, һәм УНЛЫК көтеп торган көймәченең кулыннан зачет кенәгәсен тартып алды да, ШУНДУК урыныннан кузгалып китте.— йөзлек кенә икән, әйдә кассада ваклыйбыз... Көймәче, авыз эченнән нидер мыгырдый-мыгырдый, алар артыннан иярде. Урам якка чыгып, касса авызы янына килгәч, Ида кинәт туктады да, кара битле кешегә усал күз карашы ташлап: — Сезгә ун сумы да җиткән! йөрмәгез арттан!—диде.— Или мин сезне милициягә әйтермен... Мондый көтелмәгән җавапка аптырап калган көймәче авызын ачарга да өлгермәде,^Ида Сәгыйтыте култыклап та алды, һәм алар берни булмаган кебек, башларын югары тотып, китеп тә бардылар. Көймәче сүгенергә тотынды, ләкин студентлар артыннан куарга шулай да батырчылык итмәде. Сәгыйтьнең • исе китте. Менә сиңа Ида! Менә сиңа шайтан кыз! Нинди оста итеп төп башына утыртты жуликны! Котылды... ләкин аның алдында үзенең җебегәнлеген күрсәтте. Сәгыйть ни өчендер үзенең кызарганын сизде. Бераз җир киткәч, Ида артына борылды да, көймәчегә булган ачуын чыгарып: — Тот — тагын ун сум!—диде.— Вот нахал, күзен дә чытмый! Шундый жуликларның барысын да Кабанга гына батырып бетерәсе бар! IV Икенче көнне иртәннән башлап суык җил исте, кояш әз генә күренеп алды да, күк йөзен Идел ягыннан шуышып, агылып торган соргылт, ертык болытлар каплады. Кискен көчле җил тротуар читләрендәге, йорт буйларындагы ташландык кәгазьләрне, чүп-чарларны очыртып йөрде, агач башларын тарткалады, яшь яфракларны өзгәләде. Урамнарда бертуктаусыз коры тузан, ком өермәсе бөтерелде. Сәгыйть Идалар торагына иртүк килеп җитте. Ида да гадәттәгегә караганда иртәрәк торган, юлга аласы бөтен нәрсәсен әзерләп куйган иде. Алар, бүлмәдә артык тоткарланып тормыйча, пристаньга төшеп киттеләр. Билет бик җиңел алынды. Әле пароход килеп тә җитмәгән иде. Алар ачык калдырылган тар капка аша Идел ярына чыктылар. Вакытсыз уятуларына ачуы килгән шикелле күренгән, ямьсезләнгән елга шашынып ургылды, кайнады. Авыр, кара дулкыннар, шаулаша- шаулаша, үзара мыгырдаша-мыгырдаша, ярга таба йөгереп килделәр дә, ак чуер ташлар, ташландык агач кисәкләре, тутыккан чылбыр, якорьләр өстенә килеп егылдылар, бераз гына хәл җыеп яткач, тагын юаш кына, ипләп кенә кире шуыштылар, пидер пышылдаштылар, чыжылдаштылар. Авыр, юан чылбырлар белән яр кырыена тартылып куелган дебаркадер як-якка әүмәкләнде, түгәрәк тәрәзәле кыска катерлар, дегеткә буялган кара, җәенке көймәләр чайкалды, ә баш өстендә эчне пошырып телефон чыбыклары сызгырды. Ниндидер болганчык, салкын пәрдә белән капланган Идел аръягыннан һаман соргылт, ямьсез болытлар агылды, җәй көне булганга бигрәк тә күңелгә нык тия торган бәйләнчек ачы җил исте. 37 Иданың дыңгычлап тутырылган чемоданы ватылырлык түгел иде — алар икесе дә шуның ©стенә утырдылар да, котырынган, төбеннән кузгатылган Иделгә карап, тынсыз калдылар. Бөтенләй көтмәгәндә, бөтенләй кисәк кенә булды бу аерылышу. Ида костюм якасын күтәреп куйды, әледән-әле җил ачкан күлмәк итәкләрен төзәткәләде. Көн начар булганга, Идел буенда алардан башка бүтән беркем дә юк иде. Сәгыйть, кабыргасы белән җилне каплап, аны биленнән кочаклап алды. — Шулап итеп, китәсең...— диде ул, беравык сүзсез утырганнан соң. — Да-a, аерылышабыз...— диде Ида, күңелсез генә һәм, олы кеше куенында җылы эзләгән бала кебек, Сәгыйтькә якынрак елышты. Тагың сүзсез калдылар. Аста чуер ташларга дулкыннар килеп бәрелде, телефон чыбыклары сызгырды. Сөйлисе сүз шундый күп иде, күңел чишмәсе шундый тулы иде, ләкин ип генә сөйләсәң дә, барыбер йөрәк- тәген тулысынча аңлатып булмас, нинди генә сүз әйтсәң дә, барыбер мәгънәсез, көчсез чыгар шикелле тоелды. Күңелсез тынлыкны бетер- мәкче булып, Ида көлдерергә тырышып карады, бүлмәдәш кызлары турында, тагын нәсәдер турында сөйләде, ләкин көләсе дә, хәзер менә аерылышуга кагылышсыз нинди дә булса бүтән нәрсәне тыңлыйсы да, ишетәсе дә килмәде. — Хат яз, кара аны...— диде Сәгыйть, инде кырыкмаса кырык мәртәбә әйтелгән нәрсәне тагын исенә төшереп. — Сәгыйть!—диде Ида ничектер бераз тантана һәм шул ук вакытта иркәләнү сизелеп торган тавыш белән. Ул аның җил полтыраткан чәчләрен артка яткырып куйды.— Сәгыйть, әйдә көн дә язабыз? Иртәгәдән башлап!.. Колхозга эшкә барып төшкәч тә син миңа язасың, ә мин үзебезгә кайткач — сиңа язам, сезнең авылга... Буламы? Вот шәп булачак! Ә син беренче хатыңны самолет белән җибәр. Пароход белән кайтып төшүгә өйдә мине синең хат көтеп торыр! Вот шәп булачак!.. Сәгыйть җанлана төште. —Ә мине үзебезнең авылга кайтуга синең хат көтеп торыр — шулаймы? Була! Әйдә шулай итәбез!.. — Только, смотри, иртәгә үк язасың, миннән алда барып җитсен, кара аны! — Сип дә шулай ук! — Ах, Сәгыйть, миңа синсез нинди күңелсез булачак!.. Ә син. смотри, анда, буа буган җирдә кызлар белән йөри күрмә... ААусялар белән... көз көне килгәч колагыңны борырмын! Сәгыйть күңелсез генә елмаеп куйды. Ул үзенең ирене турысына якын килгән аның чәч бөртекләрен үбеп алды. ...Пароход борылма артына кереп күздән югалганчы ул яр буенда басып карап торды. Идел ягыннан авыр, ямьсез болытлар агылды, үзәкләргә үтеп, суык, күңелсез җил исте, бөтен тирә-як төссезләнеп, шыксызланып калды. Әйтерсең, аның күкрәгеннән тормыш өчен, яшәү өчен иң кирәкле, пң кадерле нәрсәсен суырып алдылар. Әйтерсең, ул аны пароходка утыртып озатмады — шаулаган, котырынган шушы Идел төбенә төшереп җибәрде, һәм аны аннан алырга, аны кире кайтарырга хәзер дөньяда бернинди әмәл дә, бернинди көч тә юк иде. Аларның әле беркайчан да бер-берсеннән аерылышып торганнары булмады, һәм шушы минуттан соң ул үзе өчен аның никадәр якын икәнен, аны, әле дөньяда беркем дә яратмаганча, бар йөрәге белән өзелеп, янып-ялкып- ланып яратканын һәм хәзер инде аннан башка яши дә, тора да алмаячагын бөтен тулылыгы белән, бөтен ачыклыгы белән аңлады. Ул, башын түбән игән, көе, күрмәс күзләре белән үз алдына текәлеп, ә күңеле белән ераклаша барган пароходтан әле һаман аерыла алмыйча, әкрен гепә кузгалып китте. Аяклары аңа, икешәр потлы гер таккан кебек, коточкыч авыр булып тоелды. Көн тагын да ныграк ямь 38 сезләнде. һавада, бөтен нәрсәне каплап, тузан бөтерелде, күзгә ком тулды һәм эчне пошырып, күңелләрне игән, телефон чыбыклары сызгырды. агач башлары чайкалды, Ә төштән сон ул иптәшләре белән колхозга китте. Икснче 6 ү л с к I Авыл юлы. Ике ягында да каты, кыска үләннәр, әремнәр үскән басу юлы. Кыш көннәрендә аны калын ак кар каплап китә, аның өстеннән кар-бураннар себереп, бозлы җилләр исә, салам салган туң табанлы чаналар йөгертеп уза, ә яз җитеп, кар сулары агып беткәч, җылы кояш нурына кызынып, кибенеп, ул тагын да ачыла, чистара һәм аның коры, такыр күкрәген аяк табаннары, ат тояклары, автомашина, арба тәгәрмәчләре таптый башлый. Авыл юлы. Очсыз-кырыйсыз юл. Таш та түшәлмәгән, тигез итеп асфальт та җәелмәгән, читләренә тезеп агач та утыртылмаган. Кайда уңай урын бар. шуннан үзенә эз салып, әрәмә-урманнар, тигезле-тигезсез басулар, чокыр-чакырлар аша үтеп, елгалар, таулар кичеп бара да бара. Кемнәр генә узмаган аннан, кемгә генә дусиптәш, тавыш-тынсыз сердәш булмаган ул! Кемне генә кая гына алып бармаган ул! һәм кайчандыр шушы тузанлы, бормалы-сырмалы тар гына юл гади авыл егетен киң, олы юлга алып чыкты, яшелгә буялган тимер вагонга утыртып, күз күрмәгән ерак җирләргә, шаулап торган зур шәһәргә озатты. Менә хәзер ул, чит җирләрне күргән, үскән, олыгайган егет яңадан таныш, ышанычлы юлдан туган авылына кайтып бара... Шәһәр урамнарын таптап үкчәсе ашалып беткән брезент туфлиен салып кулына тоткан, чалбар балакларын балтырына кадәр сызганып куйган. Озын чәчләрен әкрен генә искән җил тирбәтә. Артта, йомшак калын тузан өстендә, бишәр бармаклы тирән табан эзләре батып К2Л 2. Туган җир, туган басулар... Бара торгач кинәт кенә туктый да, я артына борылып, үзенең аяк эзләренә карый, я кулларын маңгаена куеп, кемнедер, нәрсәнедер күрергә тепәгәнсымаи, еракларга күзен текәп күзәтә башлый. Туган җир, туган басулар... Никадәр якын, никадәр таныш аңа монда бар нәрсә! Туган җир, туган юл, туган күк йөзе... Арыш әле ямь-яшел. Яна эч керә башлаган. Сөт кебек. Камылга биек. Күкрәктән уза. Кызу кояш нурына коенып яткан киң арыш басулары, яшькелт диңгез кебек дулкынлана, тирбәлә-чайкала. Кылчыклы башаклар, бер-берсеиә тиеп шыштырдашалар, пышылдашалар. Борынга әчкелтем төтен исе, чыршы ылысы исе, бал исе килеп бәрелә. һәм аның бөтен күңелен, бөтен тәнен биләп алган исерткеч хистән, ачы да, татлы да булган дәртле бер хистән нидер җырлыйсы, ерак- ерак басуларга кадәр, күк читеннән югарыга калкып торган зәңгәрсу тауларга кадәр ишетелерлек итеп пидер кычкырасы килә. Туган як, туган басулар... Ул һәрвакыт, кайда да булса берәр җирдә йөреп, яңадан үзләре авылына кайтканда үзенең хисләре яңарганын, күңеле нечкәргәнен сизә торган иде, туган авылында аны кемдер бик сагынып көтеп торадыр, 39 <шда хәзер бөтен нәрсә ис китәрлек булып үзгәргәндер шикелле тоела торган иде. Ләкин аның, әле беркайчан да үзләре авылына бу кадәр дәртләнеп, бу кадәр ашкынып кайтканы юк иде бугай, әле беркайчан да туган йортын бу кадәр зарыгып, үләрдәй булып сагынганы юк иде бугай. Моңарчы бервакытта да булмаган ниндидер яңа хис, йөрәкнең яңача җилкенүе аңа һәр елны шулай чайкалып утыргаң арыш басуларын да, алтын кояш нуры белән сугарылган, чикерткәләр, бал кортлары тавышыннан чыңлап-зыңлап торган эссе һаваны да, гаҗәп биек зәңгәр күк йөзен дә — күрергә, ишетергә, тоярга мөмкин булган барлык нәрсәне дә тагын да гүзәлрәк, тагын да мәгънәлерәк, әһәмиятлерәк итеп күрсәтә иде. Аерылышканга хәзер сигез көн. Сигезенче көн... Ә бит баштарак ансыз сигез көн түгел, сигез сәгать тә торып булмас шикелле тоелган иде. Ул чын-чынлап: бу кадәр кайгыга мин акылдан язармын, ахры, дип уйлаган иде. Ләкин хәтта сөйгән кызыңнан аерылгач та акылдан язмый калырга була икән. Иптәшләре белән гел бергә булу, гел бергә эшләү, авылның тыныч һавасы акылсыз йөрәкне бераз баса төште, аның турындагы тынгысыз, сагышлы уйны — юк, онытырга түгел! — вакытлыча истән чыгарып торырга ярдәм итте. Ә инде эштән бушап, туган авылына кайтырга чыккач, беркайчан да күңелдән китми торган бу көчле уй аны яңадан үз кулына алды, ләкин хәзер инде ул баштагы кебек аңлашылмаган ниндидер газап та, сәбәпсез сагыш та тудырмады, киресенчә, аны күкләргә ашырды, йөрәгендә яшерен ләззәт, шатлыклы өмет ялкыны .дөрләтеп җибәрде. Әйе, ул бүген аның белән сөйләшәчәк. Бүген сигезенче көн. Сигез хат! Юк, сигез үк түгел — нишләптер алай бик күпкә китә,— алты... биш хат булсын. Җиткән! Ул үзе дүрт хат язды. Дөрес, күп түгел, аныкыннан әзрәк. Үпкәләр микән? Юк, үпкәләмәс, ул бит анда, колхозда, вакытның тыгыз икәнен белә. Ә менә хәзер кайткач аның вакыты күп булачак, ул аңа көненә берне генә түгел, икене язачак. Әйе, икешәрне язачак, аның дүрттән арткан хатлары өчен дә язачак. Алты... биш хат... Ниләр генә юктыр анда! Сәгыйтьләренә көн дә хат килә башлагач, өйдәгеләр нишләргә дә белмәгәннәрдер, гаҗәпкә калганнардыр инде. Почтальон китереп биргәч тә, әнкәсе хатны кулына алгандыр да, алай иткәндер, болай иткәндер, кемнән микән, дип баш ваткандыр, ярар, үзе кайткач бирермен әле, дигәндер дә, берәр иске китап эченә кыстырып куйгандыр. Ә икенче көнне почтальон тагын килгәндер, әнкәсе, почтальонны каршылап: Сә- гыйтьтәнме? — дигәндер, ә тегесе әйткәндер: Юк, Миңнисәттәй, Сәгыйть- кә, дигәндер. Ай алла, дигәндер әнкәсе, көн саен хат яза торган нинди кеше булды соң ул? — дигәндер. Ә почтальон серле генә елмаеп: һей, Миңнисәттәй, дигәндер, җегет кешегә кем язсын соң—кызлар яза! — дигәндер. Анысын да алгандыр да әнкәсе тегесе янына салып куйгандыр. Өченче көнне тагын килгәндер... Әгәр Харислар өйдә чакта китерсәләр? — Да-а... Ачарлар да укырлар. Сәгыйтьнең тәне эсселе-суыклы булып китте. «Тизрәк кайтып җитәргә кирәк!» — диде ул, куркып. Әйе, укысалар, оятыңнан кая керер тишек тапмассың!.. Ә соң укысалар? Ә? Укысалар? Кем курка алардан! Малаймы соң әллә ул! Харислардан куркыр күлмәк күптән тузган инде... Юк, курыкмассың, ә шулай да уңайсыз булыр. Ашыгырга кирәк... Юл түбәнгә таба авышты, һәм күн тә үтмәде — ике ягыннан да тигез, киң кырлар сузылып киткән үзәнлек төбенә таралып утырган зур авыл күренде, елга буендагы карт таллар, я очлы башлы, я текә сыртлы такта түбәләр, киртә баганалары күренде. «Исәнме. Чокыр-баш!» — диде Сәгыйть, үз алдына елмаеп. 40 II Урам яктан ике тәрәзәле, яп яктан ике тәрәзәле, түбәсе уртадан көянтәсыман булып сыгылып төшкән, кайбер бүрәнәләре череп куышланган, бераз гына алга сөрлеккән, бераз гына читкә янтайган, тәбәнәк кенә, иске генә йорт — инде зур булып җиткән студентның бала вакытындагы кечкенә серләрен дә, үпкәкайгыларын да, шатлык-куаныч- ларын да, өмет-омтылышларын да белә, күрә килгән тугай йорт үзенең якын дусына ерактан ук сөенеп елмайды. Әйтерсең, берни дә үзгәрмәгән, әйтерсең, бөтен нәрсә шул көе иде. Элеккегә караганда бары тик һава гына тагын да тынычрак, тагын да чистарак иде бугай, бары тик урамда портлар арасында яктылык һәм кояш нуры гына тагын да күбрәк иде бугай, аннан соң... өйләр генә оераз тәбәнәкләнеп калганнар, искергәннәр иде бугай. Ә. юк нишләп берни дә үзгәрмәсен! һәрбер йорт алдына килеп баскан озын, яңа баганалар нәрсә ул?! Зәңгәр күктә кояш нурларын чагылдырып җемелдәшкән, дерелдәшкән корыч чыбыклар, тәрәзә түбәләре янына парлы ак күгәрченнәр шикелле килеп кунган телефон тәтәйләре нәрсә ул?! Электр ич! Электр шул. Май бәйрәме алдыннан электр кертәләр, дип язганнар иде ич. Ул чакта аның моңа әллә ни исе китмәгән иде, күрмәгән, белмәгән электр түгел, дигән иде. Кара син аны, күргән, белгән электр булса да, моңда, үз авылыңда ул бөтенләй икенче төрле икән. Ул, күзен тәрәзәдән алмыйча, елмая-елмая шыгырдавык капканы каерып ачты да, ишегалга керде, ишек алдына килде. Ләкин ишектә моңаеп асылынып торган зур йозакны күргәч, кинәт туктап калды. — Менә сиңа, торалар икән көтеп! — диде, үзе дә сизмәстән, ишеттерерлек итеп, һәм ул аптыраган кыяфәт белән бераз урынында басып торды да, кулындагы чемоданын җиргә куйды, туфлиләрен баскыч өстенә ташлады. Шуннан соң, җиңеләеп калып, сап-сары итеп юылган, такталары шомарып, агарып беткән, уттай кызу баскычка килеп утырды. Кая булып беттеләр икән соң болар? Харис белән Гамбәр басуда, тракторлары янындадыр инде, я МТС та ремонтта яталардыр. Ләкин алардан башка тагын өйдә әнкәсе булырга тиеш бит. Ярар, кайтырлар әле. әллә кая китмәгәннәрдер... Болындагы кебек бал кортлары безелдәшә, чикерткәләр сайрый, ә үзе шундый тын, шундый әйбәт... Киртәгә чыпчыклар килеп кунды, чыр- чу килеп, үзара нидер кычкырыштылар да пырылдап очып та киттеләр— кем кайткан бу, дип гаҗәпләнделәр микән инде үзләренчә. Чыпчыклар артыннан ала-кола саескан килеп җитте, башын як-якка боргалап шыгырдады, шыгырдады да, түбәннән генә очып, каядыр китеп югалды. Ә лапаС буена әлерәк кенә киселгән бүрәнәләр өеп куйганнар. Кайберсенең әле каерысы да каезланмаган. Ак чыршының төптән юнылган ботак урыннарыннан тамчы-тамчы булып, сары бал төсле пешек сытылып чыккан. Пешек исе, яңа киселгән чыршы исе килә. Быел көзгә Харис йорт күтәртмәкче була бугай... Бөтен тәненең авыраеп, оеп киткәнен, күз кабакларының йомыла башлаганын сизми дә калды. Баскыч күтәрмәсендә шулай ярым йокылы килеш утырганда кинәт аңа ялан аякларына ниндидер тере, йомшак нәрсә ышкынган шикелле тоелды. Күзләрен ачып җибәрсә, ике аягы арасында бер җөптәе, кара көчек шыңшып торганын күрде. — Ә-ә, син икәнсең,..—диде ул, арып сулкылдаган аякларын авыр гына урыныннан кузгатып.— Нишләп кеше куркытып йөрисең? Каяле мин сине... Ул аны тотып кына алмакчы булган иде, көчек, ышанучан, сабый күзләрен бер күтәреп карады да, ярамый шул абзыкай, дигән шикелле. 41 тиз генә читкә тайпылды һәм яфрак колакларын селкетә-селкетә, ава- түнә лапаска таба йөгереп китте. Гирестә тибенеп яткан сары тавык, үзенә таба томырылып килгән коточкыч нәрсәне күреп, куркып кычкырырга, бакча киртәсенә таба йөгерергә тотынды. Аннан күрмәкче бүтән тавыклар да чыркылдаша башлады, шул арада эре кыяфәт белән тырт-тырт басып, озын каурыйлары як-якка таралып торган койрыгын селкетеп, кызыл кикрикле купшы әтәч килеп чыкты. «Кем йөри анда?» — дигән кебек тиргәшеп алды да, таралышып беткән тавыкларны яңадай үз янына җыя башлады. Шаулаштылар, кычкырыштылар, көчек исә аларның тавышын колагына да элмәде, лапас тирәсендә иснәнеп йөрүендә булды. Шул вакыт Сәгыйть янында гына кемнеңдер елак тавыш белән: —Бичти, бичти! Ма! Ма!.. Апа, карәле, бичти тагыи кереп китте! — дигәнен ишетте. Кара чәчле, матур кара күзле, ләкин елак кыяфәтле, алты-җиде яшьләрдәге бер малай, бер кулы белән кыска чалбарын тотып, икенчесен бик нык селти-селти, көчек янына томырылып бара иде. Сәгыйть урам якка карап алды. Анда, сукмак өстендә, ике кыз бала туктап тора иде. Кызларның берсе, олырагы Заһирҗан агайның кече кызы Тәгьзимә иде бугай. Ә бу малай аның энесе иде бугай. Исеме ничек иде соң әле.' Әһә, Фәүзи бугай. Әйе, Фәүзи. Малай, үзенә таба елмаеп карап утырган ят кешене күреп алды да. кисәк кенә туктап калды. —Кем малае син? — дигән булды Сәгыйть, бераз күзгә-күз карашып торгач. Фәүзи борылды да урамга ташланды. Бераздан аның апаларына нидер әләкләгәне ишетелде. Капка аратасыннан башын тыгып карага:: Тәгъзимә, кинәт: — Сәгыйть абый! Сәгыйть абый кайткан!—дип кычкырып җибәрде. һәм шундук балалар: «Сәгыйть абый кайткан! Сәгыйть абый кайткан!»— дип кычкыра-кычкыра, су юлы белән кирегә, чишмәгә таба йөгерделәр. Шыңшыйшыңшый алар артыннан Фәүзи дә иярде. Ләкин аларга ерак йөгерергә туры килмәде — тыкрыктан менеп килүче Миңни- сәттәй үзе күренде. Кызлар, аны уратып алдылар да, пидер кычкырырга, куллары белән өй ягына төртеп күрсәтергә тотындылар. Сәгыйть әнкәсе каршысына чыкты. Миңнисәттәй, капка янына да килеп җитмичә, авыр чиләкләрен шап итеп җиргә утыртты, көянтәсен- ниен сукмакка ташлап, кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә, улына таба атлады. Чиләкләр, әллә тигезсез җиргә туры килгәнгә, әллә инде бик саксыз куелганга, түгәрәк төпләрен ялтыратып, шундук яшел чирәм өстеиә аудылар. Суның тамчысы да калмый агып бетте. Миңнпсәттәйнең күзләреннән яшь бөртекләре атылып чыкты. — Сәгыйтькәем! — диде ул, улын кочаклап.— Эй ходай, нишләп бик озак тордың? Кит аннан, чәчләре җиткән... һей, Сәгыйтькәем!.. Ул аны ныгытып, сабый чагындагы шикелле яратып, иркәләп кочаклады. Гомере буе кара, авыр эштә ярылып, корышып беткән кайнар куллары белән улының беләкләреннән, аркасыннан, чәченнән сыйпады; аннан һаман күзен алмыйча, аның бармакларын, күлмәк сәдәпләре.: тоткалап карады. Шундый зур егеткә әнкәсеннән — җитмәсә, бала-чага алдында — кочаклатып тору бераз уңайсыз иде инде уңайсызын, әмма Сәгыйть, бер генә каршылык та күрсәтмичә, аның иркәсенә бирелеп, елмаеп басы, тик торды. Әнкәсе аңа бик картайган, чүккән, бәләкәйләнеп калта, шикелле күренде. Аңың маңгайларындагы, күз төпләреңдәге, авыз читләрендәге җыерчыклары да күбәйгән, тирәнәйгән, ә кайчандыр соргылт булып та, хәзер төсен югалткан күзләре тагын да эчкәрәк яшеренгән 42 һәм сирәк, йомшак чәчләре тагын да ныграк көмешләнә төшкән шикелле күренде. Ләкин ул төссез күзләрдә, ул җыерчыклы картайган^ йөздә аңа карата — Сәгыйтькә карата никадәр җылылык, никадәр мәхәббәт, якынлык игры балкый иде! _'Нишләп яттың бу гомер?—диде әнкәсе, күз яшьләрен сөртеп.— Дүрт күз белән көттем... Былтыр да күзгә-башка күренмәдең. Ай алла, менә син!.. Ыстудиннар инде күптән кайтып җыелды... Миңнисәттәй тәмам каушап төште, әле Сәгыйтьтән юл хәлләрен сораштырырга тотынды, әле аны көтеп үзенең ут йотуы турында сөйләп китте. Бераз исенә килгәч, артына борылып караган иде, ансы анда, монысы монда аунап яткан көянтә-чиләкләрен күреп, кулын гына селтәде, «Самавыр куярга гына җитәрлек суым бар әле, килен кайткач барырмын гагын»,— дпде дә, буш чиләкләрен күтәреп, капкага таба юнәлде. Өй эче Сәгыйтькә бик кысынкы, бик тәбәнәк булып күренде. Тәрәзә төпләре эреле-ваклы чүлмәкләргә утыртылган гөлләр белән тулган иде, гүрдәге почмакка бизәкле чаршау белән капланган яңа койка куйганнар иде, идән уртасында як-якка селкетеп тирбәтелә торган аяклы бишек гора пде. Бишектә — Харисларның былтыр кыш тугац малайлары йоклап ята иде. Аяк атлаган саен шыгырдап, сыгылып торган идән сайгаклары ап-ак итеп ышкып юылган иде. Өй эче элеккечә дә, шулай ук бик үк элеккечә дә түгел иде. һәрбер нәрсәдә ниндидер яңа кешенең, яңа хуҗаның барлыгы сизелеп тора иде. Ләкин, ни генә булмасын, бу — гуган йорт иде. — Килен белән Харис мытыеска киткәнне... Каяле, чәй куеп җибәрик. Ай алла, менә син, арыгансыңдыр инде, ятып ял ит,— дип сөйләнде Миңнисәттәй, нишләргә дә, нәрсәгә барып тотынырга да белмичә, ишек- ле-түрле йөренеп. Шул чакны чоланга урамнан бала-чага кереп тулды. Алар, кыюсыз гына ишек төбенә килделәр дә, күзләрен зур ачып, читтән кайткан студент абыйларына карап тора башладылар. — Әһә, күчтәнәч кирәкме?—диде Сәгыйть, ягымлы елмаеп. Урыныннан кузгалды да, чемоданын ачып, китаплар, төргәкләр арасыннан бер кәгазь янчык чыгарды. Яна ел бәйрәмендә Кыш бабай бүләк өләшкәндәге кебек, кәгазь янчыгын тотып, балалар янына килде, алар- ның һәрберсенә икешәр печенье белән кәгазьле берәр конфет өләшеп чыкты. Аның шәһәр күчтәнәче Кыш бабай бүләгенә караганда бик әз иде, әлбәттә, ләкин балаларның аңа да түбәләре күккә тиде, авызлары үзеннән-үзе ерылып китте. Күлмәк җиңенең ике як терсәге дә кара ямаулык белән ямалган, башына козырегы урталай сынган зәңгәрсу кепка кигән бер малай, үзе •янында басып торган Фәүзинең янбашына төртте дә, шатланып: — Ул гармун уйный белә! — диде. Фәүзи исә, апасына борылды да, пышылдап әләкләшеп алды. — Карале, төртешә! — Исемең ничек? — диде Сәгыйть, «төртешкән» малай алдына иелеп. — Галиева,— диде малай, бер дә аптырап тормыйча. — Галиева? Син кыз кешемени? — Балалар кыюсыз гына елмаешып алдылар.— Нишләп «Галиева» булсын? Ансы әнкәңнең фамилиясе, ә синеке— Галиев. Ә исемең, үз исемең ничек соң? Малай, башын түбәп иеп, тынсыз калды. —■ Ләбип... Ләпкә аның исеме!—диделәр балалар. — Ә безнеке — Тәлләт! Миңнисәттәй йокысы туеп уянган, алма кебек кызарынган, әз генә тирләгән алсу битле малайны бишектән күтәреп алды. — Абыкай, ниңә миңә дә күстәпәс билмпсең? Абыкай, калале мине! —диде ул, Тәлгать өчен сөйләнеп. 43 Бәләкәй генә ап-ак беләкләре буылып торган малай, карт әнкәсенең ■кулына утыргач та, өй эчендәге зур кешеләрне күреп, көлеп җибәрде. Менә инде безнең матур җегетебез, батыр җегетебез. Хәзер менә- терә сөт кайнатырбыз... Җә, җә, бир инде абыеңа кулыңны, «Исәнме, абыкай, диген, миңа нәлсәләл алып кайттың, абыкай?» — диген. Сәгыйтькә ул бер дә батыр да, матур да булып күренмәде — әллә нинди генә шунда, ниндидер тотрыксыз ит бүкәне... Ул аңа печенье сузды. «Батыр җегет» печеньене алмады, студент -абыйсын ят итеп, шундук читкә борылды. — Кемгә охшаган соң ул?—диде Сәгыйть. — Кемгә охшасын—тач әнкәсе инде, суйган да каплаган. Бигрәк тере безнең улыбыз, хәзер инде тәпи баса, әйбергә тотынып атлый. — Л1ин бит аңа аю алып кайттым! Сәгыйть чемоданын актарып, кара бәрхеттән тегелгән, кызыл пыяла күзле курчак аю чыгарып куйды. Аннан соң кием-салымнарын, үзе белән алып кайткан китапларын, дәфтәрләрен әвеш-түеш китерде, таушалган костюмын газета белән төреп, чөйгә элеп куйды. Озакламый балалар да чыгып китте, мич алдына, идәнгә утыртылган самовар гөрләргә тотынды. Әмма әнкәсе хат турында нигәдер бер сүз дә чыгармады, һаман Тәлгать белән, аш-су белән булышты, һәм аның Сәгыйть өчен бик кирәкле, бик әһәмиятле нәрсә турында онытып, бөтенләй чит нәрсәләр белән кайнашуы шулай да бераз сәеррәк, гаҗәбрәк тоелды. Ниһаять, Сәгыйть беренче булып үзе сүз башламакчы булды. — Әнкәй...— диде, бик арыгаи-алҗыган һәм шуңа күрә бернәрсәгә дә исе китмәгән шикелле күренергә тырышып,— әнкәй... хатларны кая куйдың, алып кына бир әле? — Хат? — диде Миңнисәттәй, аның нәрсә турында сораганын аңлап җитмәгән кебек. — Нинди хат? Теге, үзеңнекенме? Хәзер... — Түгел... Минем... үземә килгән хатларны...— диде ул, бөтенләй көчсезләнеп калган тавыш белән. — Белмим шу-ул... Кайчан килде икән соң? Җук, сиңа хат-фәлән килмәде бугай... — Килмәде?! — Килсә, күрерием димен шул. — Чынлапмы... әнкәй?.. — диде Сәгыйть, аның сүзенә һич тә ышанасы килмичә. — Ай алла, менә син, бик кирәкле хатыемыни соң? Күрмәдем шул. Килен белән Харис кына алмаса тагын, белмим... «Ни дигән сүз бу?»—диде Сәгыйть үз алдына, нишләргә дә белмичә. III Кичкә таба, көн сүрелә төшкәч, Харис белән Гамбәр кайтып керде. Сәгыйть чолан идәнендә сузылып йоклап ята иде. Абыйсының таныш тавышын ишетеп ул күзләрен ачып җибәрде, ләкин урыныннан тормады, йоклаганга салышып ята бирде. Күңелен шундук агач корты кебек нидер кимерергә, тынычсызларга тотынды. Нишләп болай соң әле бу? Ул бит шундый ашкынып кайткан иде. ' Өй ишеген ябып куйганнар. Анда шаулашып нидер сөйләшәләр. Харис аны чыгып уятмакчы була, ахры, әнкәсе каршы килә: «Җокласын әле, бик арып кайткан»,— ди. Ләкин шул чакны ишек ачылып та китте, чоланга яланаяклы Харис килеп тә чыкты. — Кайттыңмы, студент? — диде ул. күтәренке көр тавыш белән.— Нәрсә көпә-көндез җоклап ятасың? Каяле, тор әле! Харис белән Сәгыйть арасыпда^ ике яшькә аерма бар иде. Ләкин алар, берберсенә бик сш кына «абый-эне» дип эндәшсәләр дә, бер- 44 беосенең яшь аермасын бөтенләй диярлек сизмәделәр. Тик соңыннан үсә төшкәч кенә бер-бсрсеннән ераклаша башладылар кебек, ләкин бу, әлбәттә, читләшү түгел иде. Харис авылда җиденче классны оетерде дә, колхозда эшли оаш- лады. Укуга ул әллә ни күңел бирмәде, аннан соң, укуын дәвам итәрг. ул чакта бик үк мөмкинлек тә булмады — беренче чиратта тормышны алып бару турында уйларга кирәк иде. Ул күбрәк машина тирәсендә чуалды: әле тракторда плугарь булып эшләде, әле ашлык суктыра торган двигатель тирәсендә йөрде, аннары колхоз автомашинасына шофер ярдәмчесе булып утырды. Сугышка алынган елны ул инде үзе машина йөртә башлаган иде. Ул фронтка машйнасы-нпе беләк китте. Аларның тагын Харистан да олырак бер туганнары — Бибинур апалары бар иде. Ул яшьтән үк шат күңелле булып үсте. Ләкин ул барыннан да бигрәк эшкә җәптәш, эшкә уңган иде. Ул бер генә эшкә дә калмый йөрде: тиресен дә түкте, яшелчә бакчасында да эшләде, ул чакта әле хатын-кызлардан кулына чалгы тотучылар бик сирәк булса да. ирләр белән бергә җимертеп печән дә чапты, көлтә дә кертте, ә көз көне, басулар тынып, бушап калгач, йөк-нөк төяп ашлыгын да алып кайтты. Вакытында аны мактадылар, газеталарга яздылар, ул хәтта Мәскәүдә Авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә дә булып кайтгы. Аның яшьлегенең иң матур чагы дәһшәтле сугыш елларына туры килде. Җиләк чәчкәседәй вакытын ул сугышта үлгән беренче саф мәхәббәте — зәңгәр күзле Мулланур турында саргаеп уздырды. Сугышта яраланып кайткан Асафка кияүгә чыкканда ул инде яшь кызлар рәтендә түгел иде. Шул елны, Харис армиягә алынгач, Сәгыйть әнкәсе белән генә торып калды. Дөньяны алып баруы бик авырга туры килде, һәм бераздан Бибинур аларны Калманга, үзләре янына алдырды. Асаф каршы килмәде — алар бик тату, шуның өстеиә бик иркен, мул яшиләр иде, ә аларның колхозы иң авыр елларда да ичмасам әз генә дә какшамаган, бай, нык колхоз иде. Сәгыйть белән әнкәсе, өйләренең тәрәзәләренә аркылы такта кадакладылар да, ишекләренә богау йозагы салдылар да, таулар артындагы Калманга күченеп киттеләр. Бибинур, үзе яшьтән үк укымаганга, зурайгач, тормыш тәҗрибәсе алгач, «Эх, укымый әрәм булганмын!» — дип үкенүче кайберәүләр кебек, укыган кешегә ихтирам белән карый торган иде. Ул Сәгыйтькә урта мәктәпне бетереп чыгарга көченнән килгәнчә булышлык итте, энесе хәтта студент булгач та аны ярдәменнән ташламады. Харис, армиядән кайтып бер ел эшләгәч тә, өйләнеп җибәрде, яшь киленне туптуры үзләре нигезенә алып килде дә, тәрәзәнең такталарың куптарып ыргытты, ишегалдагы әрем, алабутаны чабып ташлады, әнкәсен кире үзләренә алып кайтты. Бибинурлар ак тояклы кызы.- : тана бирделәр, икенче елны ул сыер булды. Харис белән Гамбәр тракторда эшләде — китте тормыш гөрләп элеккечә. Сәгыйтьнең инде күптән абыйсын рәтләп күргәне юк иде. Былтыр ул өйләрендә ярты айдай артыграк кына булды-, ә Харислар ул вакытта икенче авылда эшлиләр иде. Менә ул аның алдында елмаеп басып тора, Олыгая, басыла төшкән кебек. Күренеп тора, чыи-чынлап ир кеше. — Сине дә күрер көн бар икән! —диде Харис, энесен бик җиңал генә урыныннан тартып торгызып.— Әйдә, әйдә, җитәр иркәләнеп ятырга! Каядыр ашыккан шикелле җитез-җитез атлап, авызын колакларына кадәр ерып-елмаеп, ак чырайлы, чандыр гына, җиңел генә Гамбәр килеп чыкты. Берьюлы ике кулын сузды да, күптәнге таныш, якын кешесенә эндәшкән кебек, күңелгә кереп: — Исән-сау гына кайттыңмы, Сәгыйть?—диде.— Пуездаи төшкәч тә мытыеска сугылсаң, бергә кайткан булырыек лабаса... 14-и, үзгәреп беткәнсез... Нишләп чоланда утырасың, әйдә өйгә керегез... 45 Ул шулай тиз-тиз генә тагын ниләрдер сөйләнде дә, көянтәсен-чилә- ген шалтыр-шолтыр китереп, суга китеп барды. Алар өйгә керделәр. Әнкәләре, тар ушага җайлап утырган көе, бик эшлекле кыяфәт белән җиңнәрен сызганып җибәреп, тавык йолкый иде. — Кая, самавыр куйдыңмы, әнкәй? — диде Харис, кулына Тәлгатьне алып. — Нинди самавыр ул — менәтерә аш салабыз, берәр нәрсә генә капкалап торыгыз инде. Ай алла, менә син, нәрсә әйтмәкче булганыем соң -<ле?.. Киленне әйтәм, үзе җугында сөйлим әле... Дөресен дәресчә әйтерсең, уңдык киленнән — ут уйната, эшкә дисеңме, аш-суга дисеңме... Шушы көнгә кадәр бер генә тел-тешкә килгән дә җук, аллага шөкер. /Кук, Сәгыйть, донҗада әллә нинди кешеләр дә бар. Әнә Әхнәф катыны укымышлы да бит, укытучы да бит... инде әллә ничә терит балтага- пычакка килгәндә генә калдылар. Шулай булганда да күңелле түгел, дөресен дәресчә әйтерсең... — Ярар, ярар, мактама,— диде Харис, әнкәсен кырт кисеп. — Мактарлыгы да бар шул, дөресен дәресчә әйтерсең... Харис ул үз эшен генә белә, бераз җортны да карарга кирәк... Килен белән без кыстамасак, әнә ул бүрәнәләр дә булмыйдырые әле. Җарар ди, гомер торганны тагын бер генә җыл торырбыз әле, ди. Җук, Сәгыйть, әйбәт җортта да торып каласы килә бит. Дүрт ситнир бодай саттык, әле тагын... — Саттың! — диде Харис, сизелер-сизелмәс кенә үртәлеп. Бу турыда аның бик үк сөйләшәсе килми иде бугай.— Сез генә инде киленең белән! Каян килә соң ул бодай? Сәгыйтькә абыйсы өчен бик уңайсыз булып китте, ләкин ул, берни эндәшмичә, тыңлап кына утырды. Беренче көнне үк алар арасына керәсе килмәде. Аннан соң, ул аларның сүзенә артык колак та салмады. Ул, бик үк өметләнеп, бик үк ышанып булмаса да, Харисның хат чыгарып бирүен, һич югы шул турыда сүз башлавын көтте. Ул аның авызына гына карап торды, аның һәрбер хәрәкәтен күзәтте. Ә Харис, үч иткәндәй, ул турыда һаман берни кузгатмады. — Ашарга бар быел, Сәгыйть, зарланырлык түгел, — диде Харис бераздан, тыныч кына, ләкин бераз мактану, масаю кебек нәрсә сиздереп торган тавыш белән.— Ун ситнир бодай гына алдым былтыр, алты ситнир арыш... — Ә мин — кырык өч кила!—диде әнкәсе, көлеп. — Кырык өч! Җөрдең шунда җәй буе корыны бушка әйләндереп, кырам өчен селкенеп. Быел инде ике аягыңның берен дә атламыйсың — менә шул! — Үзебезнең авылда эшлисеңме? — диде Сәгыйть, сүзне икенчегә борып. — Быел үзебездә. Әлегә чаклы «килен» белән тырактырда җөрдек. — Әлегә чаклы? Ә хәзер? — Хәзер римунтта. Камбаен римунтлыйбыз, энекәш! Арыш җиткәч тә камбаенга утырам. ДАенә шул. — О-о, син алайса! Сыгыла-сыгыла, авыр чиләкләр күтәреп, Гамбәр судан кайтты Харис, зур саплы калай чүмечне чиләккә чумдырып алды да, тәмләп салкын су эчәргә тотынды. Аның авыз читеннән, чүмеч төбеннән пыяладай ялтырап торган салкын тамчылар тамды, йоткан саен аның бугаз төере кыймылдап торды. Тулы чүмечне ул тын да алмыйча эчеп бетерде дә, ат кебек пошкыра-пошкыра, эчен угалап алды. — У-ух, бик эчәсе килгән икән! Гамбәр тагын тышка чыгып китте, әнкәсе, тавык белән эшен бетереп, учак алдында булаша башлады. Өй эче тынып калды. Тәлгать кенә «у-у, гү-гү»,—дип, үз телендә нәрсәдер сөйләнде. 46 _ Хат-фәлән... алмагачсыңдыр син?..— диде Сәгыйть, абыйсыньп күзенә карамыйча гына. Бераз тотлыккандай итеп торды да, аңлатып әйтеп куйды:— Alima хат килергә тиешне... бергә укыган иптәштән... — Җук. алмадым,— диде Харис коточкыч тыныч, чит тавыш белән. Сәгыйть телен тешләгән кебек тынын калды. Кичке аш җитешкәнче ул рәтлән бер генә сүз дә эндәшмәде. Бөтен өйгә тәмле тавык ите исе таратып, өстәл өстенә зур табак белән аш килеп утырды. Әнкәсе, җиңнәрен югарырак сызганып куйды да, һәркемнең коштабагына шаулатып кайнар аш бүлә башлады. Харис үзенең каршысында утырган Гамбәргә каш сикертеп алды Тегесе исә тиз генә урыныннан торып китте дә, каяндыр бер яртыны китереп чыгарды. Харис, ялтыран, чайкалып торган шешә төбенә учы белән сугып, бөкене аттырды, алдындагы ике бәләкәй стаканны күздәй итеп тутырды да, Сәгыйтькә ымлап: — Әйдә, тот,— диде. — Харисның-ни авыз аңа килешеп кенә тора инде,— диде әнкәсе.— Сәгыйтем, ичмаса, тәүфикълы булды — тартмый, эчми... Әткәгез мәрхүмнең дә — шушындый шатлыклы көнне искә төшерим әле — беркайчан эчеп-исереп кайтканы булмады... — Туктале, шауламале син, әнкәй,— диде Харис, йомшак кына итеп.— Гел очрашып тормыйбыз.— (лаканны беренче булып үзе күтәрде дә, тагын Сәгыйтькә ымлады:— Әйдә, синең кайту хөрмәтенә! — Юд. әнкәй,— диде Сәгыйть, кинәт телгә килеп,— бүген эчәм! — һәм көттереп-ннтсп тормыйча, үзенә дигән стаканны Харисныкы беләи чәкештерде дә, «беткән баш беткән!» дигән шикелле, ниндидер тиле кыюлык белән, акның тамчысын да калдырмый авызына каплады. Тамагын ярып үткән утлы нәрсәдән чыраен сытып, башларын чайкап, буш стаканны яңадан абыйсы алдына утыртты һәм: — Сал тагын! Сал! — диде. Гаҗәпләнгән Харис телен генә чартлатып куйды. — Тукта! Ни булды сиңа, студент?! Эчми эчкәнгә, аракы аның шундук башына кипе. Бөтен тәне таралып, тотрыксызланып китте, кул-аяклары сизелмәс дәрәҗәдә җиңеләеп калды, теле көрмәлде. Ләкин ул барыбер аңын югалтмады, һаман эчен борып, бөтен нәрсәсен авырттырып, күңелендә Ида торды. Ул, газаплы уйлардан котылмакчы булып, күңеленә ниндидер җиңеллек тапмакчы булып, икенче стаканны да йөзен дә чытмый эчеп җибәрде. IV Икенче көнне уянып киткәч, чатнап башы авыртты. Аның беркемгә дә карыйсы да, беркем беләи сөйләшәсе дә килмәде. Ул кичәгенәк үзенең бик күн аракы эчкәнен хәтерләде, тамак төбендә аның ачы, шакшы тәмен тойды һәм косасы килер дәрәҗәдә җирәнеп, бөтен тәне белән тет- рәнеп-тетрәнеп куйды. Кешеләрнең, үз акылында булган таза, сау кешеләрнең шундый агулы нәрсә эчеп ләззәт табуларына ул чын күңеленнән гаҗәпләнде. «Икенче беркайчан да эчмәм!» — диде ул, ант итеп. Баш авырту кичкә кадәр сузылды. Бары тик икенче көнне иртән генә ул үзен ниндидер авыр газаптай, куркыныч чирдән котылган кебек итеп, җиңеләеп, тазарып калган итеп сизде. Көндәгечә елмаеп кояш чыккач та, җир өстенә капланып яткан куе караңгылык эреп югала, тарала башлады, көндез бала-чагаларны куркытыр өчен идән асларына, базларга, мунча, каралтыларга кереп яшеренде. Яшеллеккә төренеп, күкрән утырган чыклы җир өсте яктырып китте. Дөнья аңа яңадай шундый матур, шундый ачык, аңлаешлы булып күренде. Бүген инде Идадап хат булмавы аны һич тә борчымый шикелле тоелды. Ул аек баш беләи бөтенесен уйлап, исәпләп карады 47 һәм, хат әле юлда булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килде. Ул көтәргә булды. Аның өчен хәзер бернинди шик калмады. Ул үзен яңадан бәхетле итеп сизә башлады. Җәй көнен авылда пичек үткәрү турында ул инде күптән план корып кунган иде. Аңа, беренчедән, яхшылап ял итәргә кирәк иде, ягъни: балы:, каптырырга, су керергә, кояшта кызынырга, урманда, басуда йөрергә; икенчедән, көз көне фәнни түгәрәктә тикшереләчәк докладын язып бетерергә кирәк иде. Ә өченчедәй? Өченчедән—тагын ял итәргә, күңел ачарга, ерактагы-якындагы туган-тумачаларга кунакка барырга кирәк булачак иде. «Бибинур апа бик ачулана, ди, ич, шәһәрдә укыгач та, кеше булгач та, апасы кирәкмәс булды, безне бөтенләй онытты — былтыр да килмәде, дип әйтә, ди, ич. Апаларның хәтерен калдырырга ярамый, әлбәттә — анда да барырга кирәк булыр»,— дип уйлады ул. Ә иң элек ул үзләрендә ял итәргә булды. Ашады, эчте дә, шәһәрдә чакта ук әзерләп куйган кармак-җепләреи алып, авыл читеннән калкып күренгән биек таулар ягына — елга буена китте. Ул елганың кайчандыр үзе малай чагында балык каптырган җиренә килде. Текә яр астына төште дә, авып, башы белән суга чумган юан карама өстеиә утырды, кармак салды. Ул тый гына, әкрен генә аккан яшькелт су өстенә карады, кызыл балчыклы ярларга, ишелгән яр кырыеннан озын-озын баулар кебек салынып торган агач тамырларына карады һәм бер гепә мәртәбә дә диярлек калкавычка күз төшермәде. Кармак сабын сындырып суга ташлады да, яр өстенә менеп китте. Ул чабылмаган яшел болыннар буйлап йөрде, бер дә юкка әрәмәләр эченә кереп чыкты, кинәт кенә туктап калды да, я аяк астында, я берәр агач башында ишетелгән кыштырдауга колак салды, аннан соң яңадан кояшлы, иркен болыннарга килеп чыкты, йомшак, яшь печән өстенә сузылып ятты, зәңгәр күктәге аксыл болытларны күзәтте, кошлар чыр- чуын, чикерткәләр чыңын тыңлады. Аның бөтенесен бер көнне карап, бер көнне күреп бетерәсе килде. Аның бөтен күңеле гүзәл бер тәэсир белән, сабыйларча ниндидер куаныч белән тулды. Иске арба юлы аны биек тау башына алын менде. Ул кыядан аягын салындырды да, аста зур масштаблы картадагы шикелле булып җәелеп яткан әрәмәләргә, болыннарга карап утырды. Арыса — ял итте, тамагы кипсә — адым саен диярлек чылтырап агып яткан чишмәдән ятып су эчте. Әйтерсең, ул иксез-чиксез биләмәләре булган ниндидер бик зур хуҗа иде, һәм хәзер, читтә йөреп кайтканнан соң. ул үзенең байлыкларын энәсеннән җебенә кадәр җентекләп тикшереп йөри иде. Аңа монда бөтен нәрсә тансык, күңелле иде, бөтен нәрсә искиткеч матур, яңа иде. «Менә ичмасам —ял!»— диде ул, тәэсирләнеп. Ләкин кире авылга кайткан чакта күңеле бөтенләй икенче нәрсә өмет птеп тирбәлә башлады. Аңа өйдә аны берәр нәрсә көтеп торадыр шикелле тоелды. Ул йөгерә-йөгерә кайтты. Ишекне ачу белән тизрәк: — Әнкәй, почта килдеме? — дип кычкырды. — Җук,— диде әнкәсе, йөрәгенә тагын шом салып. Бу хәл аны бик нык аптырашта калдырды, гаҗәпләндерде, куркытты. Бу турыда ул ипчек дип уйларга да белмәде. Йокысы йокы булмады, ашы аш булмады. Бөтен тормышының мәгънәсе аның өчен хәзер бары тик бер гепә нәрсәгә — аннан зарыгып хат көтүгә генә кайтып калды. Өйдә торгандамы, урманда, болында йөргәндәме, су буенда, комда кызынып яткандамы яисә юлда, сукмакта баргандамы — кайда гына булмасын, ул хәзер үзенең ялгызлыгын, бәхетсезлеген ныграк сизә башлады. 48 Ул һаман да үзен шат, күтәренке күңелле дип исәпләргә тырышты, һаман да үзенең дәртлелеген, бөтен нәрсәгә сокланып, яратып каравын шул көе сакларга тырышты. Шулай да балаларча ваемсыз куаныч көннән-көн сүрелә барды; агач күләгәләренең, кошлар тавышының, әле тынып, әле оеп яткан, әле чуер ташлар өстеннән сикерә-сиксрә алга ыргылып, ургылып аккан елганың, якты көннең, зәңгәр күк йөзенең, җир өсте тараткан хуш исләрнең яме-тәме кимегәннән-кими, беткән- нән-бетә барды. Күңеленә һаман әкренләп-әкренләп сыек кургаш кебек авыр, салкын сагыш саркып керде: кул-аягын, фикерен, ихтыярын тотып, буып, башында тынгысыз тере уй, аның турындагы уй тыпырчынды. Бу инде сөю генә түгел, бу — чын-чынлап газап, берничек тә аңлатып та, җиңеп тә' булмый торган көчле газап, кайгы-хәсрәт иде. Бер көнне ул урманга бик эчкәре керде, йөри-йөри алҗып бетте, аяклары сызлый башлады. Кайтырга чыкканда инде күләгәләр озынайган, һавада кичке тынлык, кичке моңсулык сизелә башлаган иде. Кояш инде үзе күренми иде. Ул куе зәңгәр төскә кергән таулар артына яшеренгән иде. Бөтен күк читенә алсу-кызгылт нурлар сибелгән иде. Бер очы тау сыртына эләгеп калган озынча болыт икенче очыннан, кемдер ут төртеп җибәргән кебек, кызарып елкылдап яна, -куырыла, ә шул ук вакытта аның уртасы кара күмергә әйләнә бара иде. Менә кызгылт нурлар әкренләп-әкренләп куердылар, үзгәрделәр, һәм итәгенә ут капкан әлеге болыт кисәге дә, сизелмичә генә тау сыртыннан ычкынып китте дә күзгә күренеп эри, кечерәя башлады. Көтмәгәндә әллә каян куе кызыл, карасузәңгәр болытлар килеп чыктылар. Алар торган саен зурайдылар, кыймылдадылар, хәрәкәтләнделәр. Күк читеннән кызгылт-алсу кояш ялкынын куалый-куалый, сыек, аксыл яктылык тарала башлады, һаман кояшка таба шуышкан калын болытларны үтә- сүтә тишеп, кинәт туры сызык буенча алтын очкыннар сибелде, һәм тау читләренә, болын өсләренә, агач башларына берничә минутка якты нур тасмалары сузылды. Шундый тизлек һәм осталык белән, шундый гүзәл итеп табигать тудырган бу җанлы картинаны Сәгыйть исе китеп карап торды. Анда, күк белән җир тоташкан турыда, аңа ниндидер тере, дәү нәрсәләр хәрәкәтләнә, ниндидер икенче бер тормыш бара шикелле тоелды, һәм аны тагын да берни белән дә җиңеп булмый торган сагыш биләп алды. Ида аңа шул яктадыр, шул җанлы болытлар, җанлы кояш нурлары ягындадыр, шул җанлы таулар артындадыр шикелле тоелды, һәм бертуктаусыз шул якка гына карап китсәң, кайчан да булса аның янына барып чыгарга мөмкиндер төсле тоелды. Бу уй шундый ләззәтле, шундый ачык, аңлаешлы иде, кинәт аның йөрәге, кулга менә хәзер бәхет төшәсен сизенгән шикелле, шатланып, өметләнеп тибәргә тотынды. Күңелендә шундук татлы хыял дулкыны күтәрелде. Үзен Ида янында итеп, аның белән бергә итеп күрү хыялы аны каты җир өстеннән күтәреп алып, җиңел генә очырта-очырта, гыйшык ялкыны белән яктыртылган шул моңсу, серле болытларга илтеп утыртты. Ул берни күрмәс, берни ишетмәс булды. Ул юл буена аның белән хыялланып кайтты. ...Кыш иде, яңа елны каршылау кичәсе иде. һәрвакыт ниндидер тантаналык, ниндидер җитдилек хөкем сөргән биек, иркен Актовый зал да, киң коридорлар да, баскычлар, вестибюльләр дә шау-шулы, яшь, матур студентлар белән тулган иде. Ә Актовый зал уртасында урманнан яңа гына кисеп алып кайткан зур чыршы утыра иде. Ул көнне бер генә кешенең дә йөзе боек, күңелсез, чытык түгел иде, һәркем елмая, көлә, шаяра иде. Бер генә кешенең дә өсте-башы начар түгел иде — һәркем иң әйбәт киемнәрен киеп, яхшыланып, матурланып килгән иде, идән уртасындагы чыршы да төрле уенчыклар, шарлар, төймә кебек кенә ал, кызыл, зәңгәр лампочкалар белән бизәлгән иде. •1. ,С Ә“. № 1. 49 Ул кичне ул гел аның янында гына булды, гел аның белән генә диярлек танцевать итте, көлде, тилеләнде, каяндыр мәзәк, көлке сүзләр эзләп тапты. Аның әле беркайчан да шундый оста телле, шундый шат күңелле булганы, үз-үзенә шундый нык ошаганы юк иде бугай. Ида да гадәттәгегә караганда да гүзәлрәк, чибәррәк иде. Ул бертуктаусыз аңа карап елмайды, шаянланып күзләрен кысты, җиң очына кыстырган бәләкәй генә кулъяулыгын алды да, тирләгән, кызарынган маңгайларын, битләрен сөртте. Ул һич кенә дә аннан күзен алмады. Залдагы хәрәкәт тынып калгандай булды, музыка туктады, аяк тавышлары, күлмәк итәкләренең шыштырдавы, сөйләшү, көлешүләр басыла төште һәм шуннан соң берничә секундка тирән тынлык урнашты. һәркем сәгать минутларын санады. Унике туларга ике минут калды. Унике тулды. Ул чакта шундый гади, шундый ягымлы булып күренгән ректор, ир уртасы кеше, бәхетле елмаеп, яңа ел хөрмәтенә берничә котлау сүзе әйтте. Бөтен зал дәррәү күтәрелеп, «ура» кычкырды, һәркем шаулашып, шатлыклы йөз белән, бер-берсен яңа ел белән котларга тотынды. «Яңа ел белән, яңа бәхетләр белән!» — диде Ида аңа, ул кичне һәркем әйткән сүзләрне кабатлап. Ләкин ул гадәти сүзләрдә аның өчен үзенә бер төрле яшерен мәгънә бар иде. Студентлар ректорны күтәреп алдылар, аның карышырга тырышып, кулларын селтәвенә дә карамастан, көлешә-көлешә, аны күккә чөйделәр. Ректор бик зур, авыр гәүдәле кеше иде, һәм ул егетләрнең уннарча кулларыннан аерылып киткәч, аның аяклары югары күтәрелде. Аны шундук тотып алдылар да, тагын чөйделәр. Көлешүнең чиге-чамасы булмады. Күңелле, искиткеч күңелле иде. «Әйдә урамга! Ах, урамга!» — диде кинәт Ида. Аның кулыннан тотып алды да, кешеләр арасыннан ырып-ерып, ишеккә ташланды. Сә- гыйть аның артыннан көчкә җитеште. «Ах, урамга чыгабыз! Монда бөркү, эйеме, Сәгыйть!» — диде ул, тимер баскыч буенча аска йөгереп. Элгеч янында кеше күп түгел иде.Ул чиратка басты, аның да, үзенең дә пальтосын алды. Ида киенергә көзге каршысына килде, бер аягына гына басып торган көе, икенче аягының туфлиен салырга тотынды. Егылып китмәс өчен ул аның кулына тотынып-тотынып алды. Аякларына озын кунычлы җылы ботинкаларын киде дә, ялтырап торган туфлиен шакылдатып идәнгә куйды. «Туфлиие сумкага сал әле, Сәгыйть, — диде, иркәләнеп. — Мин аның биген каптыралмыйм». Аның теләген ул бик риза булып үтәде. «Ә хәзер — пальтоны кидер!» — диде Ида аннан соң, шул ук иркәләнү сиздереп торгам боеручан тонда. Алар тышка чыктылар. Ул сул кулына аның туфлие салынган кадерле сумканы тотты, уң кулы белән аны култыклап алды. Тышта шундый иркен, шундый рәхәт иде, ә кышкы салкын һава шундый чиста, шундый җиңел иде. Күктәй әкрен генә, иренеп кенә күбәләк кар төшә иде, ике як тротуар буена тезелгән электр фонарьларыннан, йорт тәрәзәләреннән бәйрәмчә жыйнак. ягымлы урамга шундый күп яктылык бөркелә иде. Кинәт Ида аны карга төртеп екты. Екты да үзе, артына да борылып карамыйча, эче катып көлә-көлә, йөгерергә тотынды. «Туктале, мин сине!» — диде ул, кычкырып. Тиз генә урыныннан сикереп торды да, өстен кага-кага, аның артыннан куып китте. Әллә бик нык көлгәнгә, әллә пальто итәге аягына уралганга — Ида ерак йөгерә алмады. Ул аны шундук куып җитте, буш кулы белән аның аркасыннан төртеп җибәрде, Ида кар өеменә барып төште. «Мин шунда ятып калам! Монда рәхәт!»— диде ул, башын кар өстенә салындырып. Ул, ниндидер бер көчкә буйсынып, аиы тиз генә җилтерәтеп торгызды да, үзе дә сизмәстән аның биленнән кочып алды. Ләкин үз кыюлыгыннан үзе куркып, шундук кулын кире алды. Ул үзен ниндидер начар, ярамаган эш эшләгән кебек хис итте, ул үз-үзеннән, аннан оялды. Аңа хәзер Ида менә аны ачуланырга, гарьләндерергә тотыныр, аның бер үзен урам уртасында кал- 50 пырып кайтып китәр шикелле тоелды. Икесе дә уңайсызланып сүзсез кХыпап Аның бик нык гаҗәпләнүенә каршы, Ида ачуланмады да, -ВТРП ТӘ1 бармачы берни булмаган кебек, пальто итәгенең карын сыпылып тик тор ’1ы~ «Бәхетем!..'» -диде ул, күңеленнән, коточкыч куанып. Пәгии шуп ук вакытта бөтен аяк буыннары йомшап калган шикелле булды. „ Күктән ипләп кенә, сагаеп кына йомшак кар яуды. Эре кар бөртекләре тирбәл ә-тирбәлә төшеп, аның елтыр мехлы пальто якасына, мамык шәленә, керфек очларына кунды. Аяк астында ниндидер серле, ягымлы тавыш белән кар шыгырдады. Ә кышкы һава нишләптер бик җылынып китте, хәтта бераз бөркү дә иде оугай әле. Алар Черек күлдәге зур чыршы янына, шәһәргә килгәч, төрлечә бизәлгәч, «ёлка»га әйләнгән чыршы янына бардылар, җыелган кешеләргә, утларга карап тордылар. «Бездә дә шундый чыршылар үсә»,— диде ул. «Ә бездә чыршы юк, бездә каен гына»,—диде Ида. һәм тагын нигәдер сагаеп, куркып тынып калдылар. Аннан соң Ирек мәйданына бардылар, анда да шундый ук зур «ёлка» карадылар. «Монысының йолдызы яктырак яна»,— диде Ида,— «монда халык та күбрәк»,— диде ул. Ул аны аларның торагына кадәр озата барды. Алар, бер-берсеннән тиз генә аерылып китә алмыйча һәм шул ук вакытта, авызларына су капкан кебек, берберсенә әйтер сүз таба алмыйча, ишек алдында озак кына таптанып тордылар. «Сау бул, Сәгыйть»,— диде Ида. «Сау бул»,— диде ул һәм, аннан күзен ала алмыйча, урыныннан да кузгалмыйча басып тик торды. «Сәгыйть,— диде Ида,— иртәгә нишлисең? Кил безгә... Давай иртәгә катокка барабыз? Ах, катокка барабыз! Барабызмы?» «Барабыз!— диде ул ашыгып.— Киләм! Йөгереп киләм, очып киләм! Иртән иртүк килергә буламы?» «Иртүк? Иртүк кирәкми... Юк, иртүк кил, иртүк! Кинога барырбыз! Ә кич — катокка!.. Ну, сау бул, Сәгыйть...» Ул кереп киткәч тә, нн өчендер үз алдына елмаеп, һаман урынында басып торды. Моңарчы әле аның беркайчан да Идаиың үзен генә озатып куйганы да, хәтта аның белән култыклашканы да юк иде. Ә ул чакта, яңа елны каршылаган кичне, әллә ничек кенә булды шунда —ул аны үз гомерендә беренче мәртәбә күргән шикелле булды. Аякларының ничек атлаганын да сизмичә, кулларын селти-селтп, якты урамнардан кызу-кызу атлап кайтканда ул күңеленә ниндидер ят нәрсә кереп калуы турында уйлады. Нәрсә иде икән соң ул? Бу турыда ул үз-үзенә дә танарга курыкты, ләкин шулай да аңа искиткеч рәхәт иде. Аның күзенә һаман ул күренде, колак төбендә аның тавышы яңгырап торды, ул аның кул җылысын, тәненең хуш исен яңадан тойгандай булды. Бер дворник хатын, иелеп, озын саплы тимер көрәк белән йорт буендагы каты карны ваткалап ята иде. «Шундый күңелле вакытта ничек эшкә кулы бара икән моның?»—дип уйлады ул, гаҗәпләнеп, һәм хатын турысына җиткәч: «Яна ел белән! Ташлагыз көрәгегезне!» —дип кычкырды. Хатын, туң асфальтка тук-тук шакый-шакый, нидер сөйләнеп калды. Кышкы бакчада, кары сыпырып төшерелгән скамьяда бер солдат белән бер кыз үбешеп утыра иде. «Яна ел белән!» — днде ул, күтәренке күңел белән һәм, әллә гашыйкларны куркытуына, әллә болай гына, бик көләсе килгәнгә, кычкырып көлеп җибәрде. Тегеләр, уңайсызланып, башларын күтәреп карадылар. «Яна ел белән!» — диде солдат, соңга калып булса да. Урам уртасыннан кочаклашып, җырлап килгән эшчеләр очрады. «Яңа ел белән!» — диде ул аларга да, кулын болгап. «Яна ел белән, яңа бәхетләр беләи!—диде ул, Ида әйткән сүзләрне күңеленнән кабатлап.— Яңа бәхет... Чынлап та яңа бәхет булыр микәнни?.. Яиа бәхет...» J г 4* 51 Баштарак, беренче курсларда, группадаш иптәшләрен әле ныгытып белмәгәндә, бер-беренә әле үз туганыңа өйрәнгән кебек өйрәнеп җитмәгәндә, Ида аңа ошамый иде. Ул гына да түгел, ул гомумән аның кебек кызларны яратмый пде. Хәер, ул чакта әле ул нинди кызларны яратканын үзе дә рәтләп белми иде. Аның күзгә бәрелеп торган ап-ак тулы йөзе, әле теләсә кемгә, теләсә нәрсәгә гаҗәпләнеп карый торган, әле кылтаеп кысыла торган зәңгәр күзләре,бик үк дөрес формалы булмаган зур, калын иреннәре, ниһаять, әз генә кызып сөйләшсә дә, бит очларының шундук алсулана башлавы нигәдер аның ачуын китерә торган иде. Аның үз-үзен тотышында да аңа ошамый торган ниндидер нәрсәләр бар иде. Ул егетләр белән сөйләшкәндә юк нәрсә өчен дә бәхәсләшергә тотына, күп кенә очракта, фикере дөрес булмаса да, үз сүзен сүз итәргә тырыша, я бик төчеләнә, кылтая, я бик шат күңелле булып кычкырып көлә торган иде. Группада ул иң хәлле студентлардан исәпләнә иде, өйләреннән аңа ай саен акчадыр, посылкадыр салып кына торалар иде. Ул һәрбер сезон саен берәр яңа кием ясатмый калмый торган иде. Ул группадагы барлык кызларга да бераз өстен торып, җиңелчә ирония белән карый иде бугай. Шуңа күрә кызларның күбесе аны бик үк яратып бетермиләр, үзе ничек булса, аның үзенә дә шулай булырга тырышалар иде бугай. Ул бер генә яңа спектакльне дә, бер генә яңа опера-балетны да, бер генә яңа кинокартинаны да карамыйча калдырмый һәм һәрвакыт музыка турында, кино артистлары турында үзенә генә хас белдеклелек, ышапу- чанлык белән бик җиңел, бик оста фикер йөртә ала иде. Шуның өстенә, ул бик шат күңелле иде. Ул кеше белән, бигрәк тә егетләр белән бик тиз аралашып китә ала иде бугай. Хәер, башта ул аның яхшы якларына караганда, гадәттә күзгә ныграк ташланып торган кимчелекләрен генә күрә иде, ахры. (Бәлки, бүтән кызларга караганда аңа ныграк игътибар иткән өчен бу шулай тоелгандыр, кем белә аны!) Ә инде тәмам күзе-башы әйләнгәч, тәмам гашыйк булгач, ул аңа бары тик матур гына, ягымлы, әйбәт кенә булып күренә башлады. Икенче көнне алар кино карадылар, кич катокка бардылар һәм төне буе урам кары таптап йөрделәр. Алар кинәт олыгаеп киткәндәй булдылар: көлмәделәр дә, шаярмадылар да, бер-берсен карга да төртеп екмадылар. Алар бүтән чакта бөтенләй кызыксыз булган нәрсәләрдән ниндидер яшерен мәгънә табып, кыш турында, кар бөртекләре турында, чана шуучы малайлар турында, үзләренең группадашлары турында һәм — телләренә, күңелләренә ни килә, шул турыда сөйләштеләр. Әмма үзләренең бер-берсенә карата уянган яңа хисләре турында бер генә сүз дә ычкындырмадылар — кинәт туган ул хис шундый бөек, шундый саф, керсез иде, аны нинди сүз белән генә әйтсәң дә, бары тик бер-береңнең күңелен генә рәнҗетүең мөмкин иде. — Сәгыйть... — диде ул, шундый серле дә, шундый аңлаешлы да итеп. — Сәгыйть... синең белән булганда... миңа... ужасно рәхәт! — Шуннан соң үз тавышыннан үз‘е өреккән кебек, туктап калды. — Ә сиңа? Аның кулы Иданың бармакларына тиеп китте. Аның бөтен тәне чымырдап китте. — Минамы?.. Миңа... Ул бүтән бер сүз дә әйтә алмады. Бакчада фонарьлар янмый иде, тирә-якта беркем дә юк пде. Алар бер-берсенә ничек якынлашканнарын сизмәделәр дә. Ул аның мех якасыннан, салкын чәченнән, пальтосының ат күзе кебек зур төймәсеннән килгән татлы, әйбәт исне йотлыгып сулады, калын киеме аша аның йомшак тәнен тойды. Алар бер-берсеинән башка тора алмый башладылар. Иптәшләренең кызыксынучан күз карашыннан да кыенсынмыйча, кайбер кызларның пышылдашуыннан да курыкмыйча, кирәк лекциядә булсын, кирәк урам- 52 ла кисәк ашханәдә булсын, гел диярлек бергә була, бергә көри башла- ^тппп Ачар үзләреннән башка, үзләренең бәхетеннән башка дөньяда тагын ни дә булса, кем дә булса булуы турында уйлап та карамадылар. Тиздән алариы һәркем белә башлады. Упе, ул аны ярачты. Ярата! V Авылга кайтып җиткәндә. караңгы төшмәгән иде әле. Сәгыйть олы урамга кереп тормыйча, аяк очтан гына китмәкче булды. Сукмак буенча башын түбән иеп барганда, үз исемен ишетеп, ул сискәнеп китте. Аның каршысыида избач Нәсим басып тора иде. Безнең авылларда еш кына бер төр кешеләрне очратырга була. Алар—теләсә нинди язу-сызу эшен булдыра ала торган «укымышлы», «башлы», тик җитәрлек белемнәре булмау аркасында гына «профессор» булмый калган кешеләр. Мондый кешеләр яхшы гына шигырь дә язалар, әгәр берәрсе сорап килә икән, шул сораучының сугышта һәлак булган иренә яисә суга төшеп үлгән баласына, тугантумачасына багышлап бәет чыгарудан да баш тартмыйлар. Бәйрәм вакытларында, концертларда, һәркемнең исен китәреп, сәхнә түреннән «декламация» сөйлиләр, һәм авыл клубындагы бер генә кичә дә, бер генә җыелыш та, концерт-спектакль дә алар катнашыннан башка узмый. Мондый чакларда алар гадәттә кичә җитәкчесе дә, шул ук вакытта биюче дә, гармоньчы да, хәтта режиссер һәм артист та булалар. Алар арасында бик оста теллеләр дә, ягъни сәнгатьчә итеп сөйли белүчеләр дә, әкиятчеләр дә, җырчылар һәм үзлегеннән өйрәнгән художник, композиторлар да бар. Бу төр кешеләр — чын-чыилап халык талантлары. Ә соң безнең зур кешеләребезнең күбесе — танылган композиторларыбыз, галимнәребез, язучы, художникларыбыз шулар арасыннан чыкмаганмыни? Тик аларның кайберләре, бик тиз башлары әйләнә торганнары яисә мөмкинлекләре булмаганнары, биек, текә кыяның өстенә үк күтәрелә алмыйча, аста, түбәндә торып калалар һәм гомергә «авыл артисты», «авыл шагыйре», «авыл художнигы» булып йөриләр. Аларга кайвакытта белем геиә түгел, кыюлык та, ихтыяр көче дә җитеп бетми. Избач Нәсим нәкъ шундыйларның берсе иде. Сәгыйтьтән ул берничә яшькә олырак иде, аның инде бер малае белән бер кызы бар иде. Ул, барыннан да бигрәк, художник иде. Ул фоторәсемнән күчереп кешеләргә зур портретлар ясап бирә, акварель белән дә, майлы буяу белән дә копияләр ясый ала иде. Май бәйрәме яисә Октябрь бәйрәме җиттеме, авылның мәктәп бинасында, правление, кибет, почта йортларында аның кулы белән язылган лозунглар элеп куела иде. Ул гына да түгел — ул үзенә күрә скульптор да иде. Аның йортында балчыктан әвәләп ясалган атлар, кеше башлары, төрле уенчыклар табарга була иде. һәм һәрбер художник язусызу белән дә шөгыльләнгән кебек, ул пьесалар да язгалый иде. Мәктәптә укыган чакта Сәгыйть үзе дә аның бер пьесасында уйнаган иде. Ләкин Нәсимнең бер начар ягы бар иде — ул бик кыюсыз, бик юаш иде. Болай да бүтәннәр арасында күзгә бәрелеп тормаган, тәбәнәк, чандыр гәүдәле избач беркайчан да диярлек кеше күзенә туры карый алмый иде. — Сәгыйть кайткан диләр — менә кайда җөри икән ул!—диде Нәсим, күрешер өчен озын бармаклы ябык кулын сузып. — Исәнме, Сәгыйть. — Әлегә исән, — диде студент, елмаерга тырышып. — Кайчан кайттың, нигә бер дә күренмисең? 53 — Минем кайтканга инде биш былтыр! — Ни... балыкка бардыңмыни? Кабамы соң? — Юк, капмый. Шулай кыска-кыска гына берничә сүз әйтешкәч, Сәгыйть, китәргә җыенган кебек, урыныннан кузгалып куйды. Нәсим белән артык сүз озайтып торуның аңа кызыгы юк кебек тоелды. — Ни... ашыгасыңмыни? — диде Нәсим, аның нәрсә уйлаганын сизеп алган кебек. — Ашыгам дисәң дә ярый... — Нигә бер дә кич чыкмыйсың... клубка килмисең?.. Сәгыйтьнең әле авылга кайтканнан бирле бер генә мәртәбә дә «кич чыкканы» юк иде. Нишләптер вакыт та табылмады, аннан соң, дөресен әйткәндә, теләге дә булмады. — Нәрсә бар соң анда? — диде ул, сүлпән генә. Нәсимнең моңа хәтере калды, ахры. — Нәрсә бар, дип — ни... үзенә күрә бар инде, — диде ул, гаепле төс белән елмаеп.— Яшьләр җыела, бииләр, җырлыйлар, дигәндәй... Кирәк икән — кызлар*бар! — Нәсим кеткелдәп көлеп куйды. Ләкин, кызлар турында юкка ычкындырды: озын чәчле студентның шундук кашлары җыерылды, күз карашы төссезләнеп, салкынаеп калды. Аның Нәсимгә каты гына, кырыс кына берәр сүз әйтәсе килде, ләкин шундый зарарсыз, эчкерсез кешене нахакка рәнҗетүдән куркып, шундук үз- үзен кулга алды — ул бит аның Идасы барлыгын, аңа аннан башка бүтән беркем дә кирәкмәгәнлеген белми иде! — Клубыңа да өлгерербез әле... җәй озын бит, — диде ул, туры гына җавап бирмичә. — Озынын озын да... ни, кил әле син, Сәгыйть, шулай да. Сөйләшеп утырырбыз... Сәгыйть избачның тел төбеннән аның тагын да нәрсәдер әйтергә теләвен, ләкин хәзер генә ул турыда сүз кузгатырга уңайсызлануын сизеп алды. «Нәрсә турысын гына әйтми соң?—дип уйлап алды ул.— Ә! Минем өчен барыбер түгелмени!» — Ярый, сау бул. — Чынлап, кил әле, Сәгыйть,—диде Нәсим. Икенче көнне Сәгыйть «балык каптырырга» бөтенләй бармады. Урманнарның да, елга буйларының да инде кызыгы, яме югалды. Аны хәзер берни дә кызыксындырмады, берни дә күңелен юата алмады. Ул өйдә калды. Аңа моңсу булып китте. Ул бик озын итеп, зарланып Идага хат язды. Хатны шундук почта йортына алып китте. Кайтканда кибет алдында тәмәкечеләр белән гәпләшеп торды; юл оңгаенда беренче курсны бетереп кайткан Уфа студенты Хәйбер дигән егет янына кереп чыкты. Аннан соң төш җитте. Төштән соң аны бөтенләй ялкаулык басты. Шулай да, ничек тә вакытын үткәрү өчен, Тәлгать янында булаш- ты, аны кулына алды, көлдерде, күккә сикертте. Кичкә таба әнкәсенең бөтен вак-төяк эшләрен эшләп ташлады: казан аска утын чапкалап кертте, бозауларын куалап алып кайтты, хәтта яшь киленнәр кебек, малай чагындагы кебек, чишмәгә суга да чыгып йөгерде. Әнкәсе: «Утыр Тәлгать янында, үзем барырмын. Җегет кеше суга йөримени!» — дип караган иде дә, аның сүзен колагына да элмәде, «Җегет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә әз!»—дигән булды, ә чишмәдән кайткач, әнкәсенә булышудан үзе өчен кинәт бер күңеллелек, канәгатьләнү табып, көлә- көлә: — Капка төбендә сыер көтеп тора — тиз генә савып кертимме? — диде. — Әй, катынша, катынша!..—диде әнкәсе. 54 Тагын кич булды, кояш тагып лапас түбәсе турысына якынлашты да, күзгә күренмәгән авыш туры сызык буенча горизонт астына^ тәгәрәде. Бөтен юлны тутырып, аркылыга күләгәләр сузылды, көнбатыш яктагы тәрәзә пыялалары, кызгылт очкыннар чәчрәтеп, күзләрне чагылдырып ялтырын башлады. Кичке дымсу һавага яңа сауган сөт исе, чыбык-чабык төтене нее, аш исе таралды. Басу ягында көне буе ишетелеп торган гөрелдек — трактор тавышы кинәт тынып калды. Күз кабакларына, кулга, колакка оятсыз, зәһәрле черкиләр кундылар, бөтен тәнне сырып алдылар, үзәкләргә үтеп тешләделәр, йөрәген һаман нәрсәдер өтеп торды. Тагын бер көн узды. Харис белән Гамбәр МТСтан кайтты. Машина мае, керосин, бензин исе аңкыткан керле, пычрак киемнәрен тышка салып калдырдылар да, юынып, чистарынып, өстәл янына килеп утырдылар. Әнкәсе тагын зур табак белән аш китереп утыртты, тагын һәркемнең коштабагына буы чыгып торган кайнар аш бүлеп чыкты. Харис белән Гамбәр үзләренең комбайннары турында, җитешмәгән әле теге, • әле бу часть турында сөйләделәр, сөйләшкәндә сүз арасында үзләре генә аңлаган ниндидер сүзләр, терминнар кыстырдылар, һәм өстәл янында сүз бары тик комбайн турында гына, җитешмәгән частьлар турында гына барды. Сәгыйть тә баштарак аларга катышмакчы булды, ләкин үзе бөтенләй диярлек аңламаган нәрсәләр турында тыңлап утыру, җитмәсә шул турыда акыл сатарга тырышу аны тиздән бөтенләй кызыксындырмый башлады. Харис, энесенең авызын йомып утырганын күреп: — Бүген ничә балык тоттың... койрыгыннан?—диде, көлеп. — Бүген беркая да бармадым, — диде Сәгыйть, «көлсәң көләрсең инде, миндә аның кайгысы юк әле»,— дигән кебек, теләр-теләмәс кенә. — И барма да!—диде Харис киңәш биргән тонда, җитди итеп.— Ач тамагың җук, балык артыннан чапмасаң да... Капчык тулы бодай утыра, сөт бар, тавыклар күкәй сала — сиңа тагын ни кирәк! Аша да ят, ял ит рәхәтләнеп. Менә шул. Сәгыйть, ял итүгә, «балык артыннан чабу»га икенче төрлерәк караса да, абыйсына каршы бер сүз дә әйтмәде, елмайгаисыман итеп авыз читен генә кыйшайтып куйды. — һи-и, тиатыр була лабаса бүген кылупта! —диде Гамбәр. — Кемнәр куя? Нинди пьеса? — Үзебезнекеләр... яшьләр. Ике пәрдәлек писса, аннан соң — кан- сирт. Барасыңмы? — Ю-ук, — диде Сәгыйть, иренеп кенә. Ләкин шул вакыт кичә Нәсим беләи булган очрашу, аның клубка килергә чакыруы, нәрсәдер әйтергә теләве исенә төште. «Ә нигә, барсаң ни була? Күңел ачылмаса да, вакыт үтәр ичмасам»,—дип уйлады ул эченнән һәм бераз кызыксыну белдергән тавыш белән сорап куйды: — Сәгать ничәдә башлана соң? Соң түгелме әле? — һи-и, нинди сәгать ул! Сәгатькә карау юк инде ул авылда — кеше җыелды исә, тоталар да башлыйлар. Әле беркем дә юктыр. Сәгыйть, ашап туйды да, ашыкмыйча гыиа әзерләнергә кереште. Газета белән төрелгән килеш чөйдә эленеп торган костюмын тышка алып чыгып, аның тузаннарын каккалады, селеккәләде, щетка белән әйбәтләп чистартты. Чемодан төбеннән яхшылыкка гына киелә торган ефәк күлмәген, галстугын алды. Кеше арасына чыкканда әйбәтрәк киенеп чыгарга кирәк иде, ни әйтсәң дә — студент кеше, шәһәрдән кайткан кеше. Халыкның күз очлы — шундук бөтен нәрсәңне баштанаяк үлчәп, тикшереп, бәяләп чыгарлар. Аннан соң, яшьтәшләрне, бүтән вузларда укучы студентларны да очратуың бар. 55 Ул киенергә кереште, ләкин өстәге киемнәрен яңалары белән алыштыра башлагач, бу эш аңа бик ялыктыргыч, бик мәшәкатьле булып күренде. «Пигә болай төзәнәм соң әле мин? Кем өчен төзәнәм?»— диде ул, үз-үзеиә сорау биреп. Киенүдән, «кич чыгу»дан кинәт күңеле кайта башлады. Аның үз-үзеиә, үзенең киемнәренә ачуы килде. Башта беләк будыргычлары, җиң очын эләктереп куя торган каптырмалары табылмады, алары гына табылган иде, күлмәге инде тәненә җайла^п кына утырган иде, галстугының рәте китте: төене ычкынды. Аны җайлаганчы әллә никадәр вакыт узды. «Бу эсседә кем галстук тагып йөри соң? Әллә кемнәр юктыр әле!» — диде ул, бөтен нәрсәдән тәмам гайрәте чигеп. Галстугын муеныннан алып өстәлгә ташлады, костюмын салып урындык аркасына элеп куйды — аның иркенәеп, җиңеләеп каласы килде, аңа әле болай да бөтен дөнья тар, бөркү иде. Миңнисәттәй, ул киенә башлаганнан бирле, сүзсез генә аның һәрбер кыланышын, һәрбер хәрәкәтен сокланып һәм шул ук вакытта җентекләп күзәтеп торды. Аның костюм итәкләрен, шыгырдап торган күлмәкләрен тотып карады, өзтәл читендәге галстугын ипләп кенә урындыкка якынрак китереп куйды, аның әле алдына чыкты, әле артыннан килеп карады. — Бу типкеңне киясеңме соң? — диде ул, кадакта эленеп торган кепканы алып. — Юк, кимим, — диде Сәгыйть, озынча яшел тарак белән чәчен тарарга тотынып. — Әллә кәчтүмеңне дә кимисеңме? — Юк, кимим. — Яна батиикаңны киясеңме соң? — Юк, аякны кыса,—диде Сәгыйть, иренеп кенә. Аның аягын чишенеп торасы килмәде. — Шул буламыни!—диде кинәт әнкәсе ризасызлык белән. — Иске батинка киеп чыгарга! Менә син!.. Миңниса малае кайткан — өсте- башы хәерченеке кебек диерләр... Кит аннан, шул буламыни! Кәчтүмеңне дә ки, типкеңне дә ки, гыластугыңны да так. — Туктале, әнкәй, кем җәй көне галстук тагып йөри? — диде Сәгыйть әнкәсенә, бик үк каршы килмичә генә. Ләкин Миңнисәттәй чын-чынлап ачуланырга тотынды. — Үзең беләсең тагын... Чыгарга булмыймыни кояш кебек ялтырап, ниең бар — шуны киен! Хәзер халык културный, дөресен дөресчә әйтерсең, калхуз артта дигәч тә... Бик төзү халык, якшы киенә... Син-ни, авылга ярар әле димәкче буласыңдыр да... Киен, киен, кит аннан! Студент егетнең күңелен оят кебек бернәрсә чеметеп алды, бөтен тәне буенча чиркәндергеч кызу кан йөгерде. Ул аптырап калды, әнкәсенең һич югы хәтерен калдырмас өчен генә булса да, аның теләген үтәргә кирәк иде. Ул яңа түфлиен дә, костюмын да киде, галстугын да такты, хәтта кепкасын да кулына тотты да, аны чоланда калдырып, урамга чыкты. Ул тиз генә тынычлана алмады. Вакыт әле күрәсең, иртә булгандыр — клуб ачылмаган, уку өенә ут алынмаган иде. Күптәнге таныш ис — коры кәгазь һәм тәмәке төтене исе сизелеп торган ярым караңгы бүлмә эченә килеп кергәч, Сәгыйть кая барырга белмичә, беравык урынында басып торды. Уку өе дип аталган бу зур гына, иркен генә бүлмә клуб йортының бер почмагына урнашкан иде. Ә уку өенең эчендә, түрдәге почмакта, такта белән бүленеп алынган тагын бер бүлмә бар иде. Сәгыйть, эчке бүлмәнең ябылмый калган ишеге аша ут яктысы күреп, шул якка таба атлады. Бу — Нәсим бүлмәсе иде, анда авыл китапханәсе урнашкан иде. Өстәл өстенә иелгән көе, нәрсәдер эшләп утырган Нәсим, шыгырдап ишек ачылгач та, башын күтәреп карады. 56 — Ә-ә! — диде ул, сузып, гадәттәге юашлыгына бер дә хас булмаган күтәренке тавыш белән. Анын ниндидер соргылт таплар белән капланган бәләкәй йөзендә ягымлы елмаю, эчкерсез шатлану билгесе чагылып китте. Ул тиз генә торды да Сәгыйтькә урындык тәкъдим итте. — Менә гәзит чыгарып утырадырыем әле,—диде ул. — Ни... тиздән печәнгә төшәләр бит. Утыр әйдә, утыр, Сәгыйть. Менә журналлар кара, бүген генә килде. Мин хәзер бетерәм. «Нәрсә әйтмәкче була икән?» — дип уйлады Сәгыйть, Нәсимнең дүрт почмаклы киң ак кәгазь өстендә җитез хәрәкәтләнгән кулын күзәтеп. Ул стена газетасына баш ясап утыра иде. Менә ул эшен бетерде, кәгазьне түгәрәкләп бөтәрләде дә стенага терәтеп куелган шкаф эченә ташлады. Башы белән түшәмгә кадәр үрелгән озын, яссы шкаф янында ул тагын да бәләкәйрәк булып күренде. Сәгыйть,/үзе дә сизмәстән, үзен шул шкаф белән чагыштырды. Ул да, студент Сәгыйть тә, Нәсимнән әллә кайда биегрәк иде һәм шкаф эче белемнәр — китаплар белән тулы булган кебек, аның да башы китаплар белән, белем белән тулы иде, һәм избач Нәсим, никадәр генә аңа тиңләшергә теләсә дә, шул шкаф башына үрелеп җитә алмаган шикелле, барыбер аның кебек була алмаячак иде. Мондый чагыштыру аны үз күз алдында масайтып җибәргәндәй булды. «Үзеңне студент итеп, культуралы кеше итеп тотарга кирәк аның алдында», — диде ул күңеленнән. — Бер җомыш барые сиңа, — диде Нәсим, яңадан өстәл янына килеп утыргач. — Нинди җомыш? — диде Сәгыйть, ул ни әйтсә дә тыңларга әзер торып. — Даклат сөйләле, Сәгыйть, ә? — Нәрсә? Доклад? Сәгыйтьнең кашлары җыерылып китте, йөзендәге ясалма киң кү- неллелеге шундук юк булды. «Авыртмас башка тимер тарак! Шуңа гына әзерләнеп торадырыем әле менә!» — дип уйлап алды ул күңеленнән. — Ни... даклат булмаса, лекция-фәлән дә ярый. Үзең ни телисең. Ә? — Ничек? Кайчан?—диде Сәгыйть, һаман берни аңламыйча, дөресрәге, аңларга теләмичә. — Яшьләр өчен. Клубта сөйләсәң дә була, шушында да ярый... Үзең ничек телисең... — Кем куша? Персидәтелме, секретармы? — Персидәтел! Аның үзенә даклат укырга кирәк әле даклат укырга кушар өчен... Сикритар да түгел. Ни... мин сорыйм... мин дип, яшьләр. Яшьләргә кирәк. Кыш көне даклат-фәлән еш була торганые, ә хәзер укытучыларның да койрыгын бик тиз тотып булмый, кайсы кая таралышып беткән. Нигә, сиңа авыр булмас ул, Сәгыйть, ә? Бер якшы- лыгың тияр. Материал дисәң — табабыз, китабы да, брошуралары да җитәрлек. Мәсәлән, нинди темага? Чит ил хәлләре турында да ярый, кешенең килеп чыгуы турында, Мичурин турында да... үзең ниидиен телисең — карарбыз... Сәгыйть, өстәлдәге калын пыялага бармаклары белән шакылдата- пгакылдата, беразга сүзсез калды. Аның әле беркайчан да диярлек халык алдында доклад яисә лекция сөйләгәне юк иде. Ул үзендә бернинди ораторлык сәләте дә, тел осталыгы да юк дип исәпли иде. Дөрес, иптәшләре белән, бәхәсләшкәндә ул бик яхшы итеп, ышандыргыч итеп, кайнарланып сөйли ала иде, кайчакларда хәтта бик нык кызып та китә 57 торган иде. Ләкин күп кеше алдында, тып-тып утырган аудитория алдында сөйләргә туры килсә, ул кинәт күңелендә булган нәрсәсен азагына кадәр әйтеп бетерә алмыйча, бутала башлый, кызара, тирләп төшә торган иде. Шуңа күрә дә Степка аны, көлеп, «ялкынлы трибун», дип атаган иде. Ярый, монда студентлар түгел, монда — гади авыл яшьләре булачак. Алариы студентлар белән чагыштырып булмый. Нәрсә сөйләсәң дә, авызларын ачып, шуны тыңлап тик утырырлар. Ләкин ни өчен үз өс- теңә бер дә кирәкмәгәнгә ниндидер мәшәкать, ниндидер тынычсыз эш алып торырга?! Аннан соң, авылга ул лекцияләр сөйләп йөрергә кайт- маган-на! Ел буена шул уку, тыңлау, сөйләүләрдән арып, шулариы онытып торырга, көзгә кадәр көч җыярга кайткан! Буа бууда катнашты, алдынгы булып эшләде, мактау алды — үзенең комсомол бурычын үтәде — җиткән шул! Ә кемнәр җир казымаган, кемнәр балчык ташымаган — сөйләсен шулар... Избач Нәсимгә аның: «Булмый, туган, юк белән эчемне пошырма, мин инде төзелештә булдым, җиткән», — дип әйтәсе килде. Ләкин шул ук вакытта ул үзенең нәрсәдәдер хаксыз икәнлеген, ә Нәсимнең, ул әлс генә күңеленнән кимсетеп утырган «белемсез» избачның кайсыдыр ягы белән үзеннән өстен икәнлеген сизенгәндәй булды. — Уйлап карарга кирәк, — диде ул, кистереп кенә җавап бирмичә. — Түлке минем беркайчан да доклад-фәләи сөйләгән юк бит. Барып чыкмас кебек... Авыр булмас булуын, но шулай да барып чыкмас кебек. Сөйләгән юк минем. — Чыгар! Ник чыкмасын! Барып чыкмаган эш җук икән ул дөньяда!— диде Нәсим, аның сүзенә каршы төшеп. — Мересьев турында укыгансыңдыр ич? — Ул Сәгыйтьнең йөзенә төбәп карады. Нәсимнең мондый тонда сорау алуы студентка бик үк ошап җитмәде. Аның Мересьев турында бик күп ишеткәне генә бар иде, ә китабын әлегә кадәр укырга туры килмәгән иде — вакыты булмады. Соңгы вакытта аның гомумән китап укырга вакыты булмый торган иде. Менә сиңа шкаф! Ул үзенең кызарганын тойды, Нәсим янында аңа ни өчендер оят булган шикелле булды. Ләкин аның алдында үзеңнең наданлыгыңны күрсәтеп булмый иде инде. Ул, аның сүзен ишетмәмешкә салынып, берни дә җавап бирмәде. — Беләсең ич мине, — диде Нәсим, сүзен дәвам итеп, ниндидер яңа хәбәр әйтергә җыенган кебек, — беләсең ич, нинди җебегәнием мин... Җир тишегенә керердәй булган чаклар була торгаиые. Армиядә җөреп кайткач та бетмәде. Җомшак агачны корт баса, ди, мине теләсә кем бала-чагага саный торгаиые, көлә дә, тирги дә торгаиые. Ә миңа кыен. Ни... авызыңа су капкан кебек тик торасың. Мересьев турында укыгач, Сәгыйть, чәчләр үрә торды, гарьлегемнән нишләргә белмәдем. Ни... Шуннан соң үземне үзем чыбыклый башладым, аның кебек гимнастика ясыйм—аяк-кул белән түгел... ни... ничек соң... баш белән, ихтыяр белән! Сәгыйть аның ябык, ямьсез йөзенә игътибар беләнрәк карады һәм бу йөз аңа беренче мәртәбә элеккечә йомыкый булып түгел, бәлки матур булып, горур, хәтта кыю булып күренде. Ул үзендә аңа карата кызыксыну, ихтирам хисе янганын тойды, аңа тагын үзе өчен, үзенең әле- рәк кенә коры куыкланып утыруы өчен бик уңайсыз булып китте. Ул хәзер аның һәрбер сүзенә колак салырга әзер кебек иде. — Быел мин сигезенчене бетердем, — диде Нәсим. Үзе турында сөйли алу аның өчен барыбер шул ук кыюлык иде, һәм ул студент ал дында әзрәк мактанып алырга уйлады. — Сигезенчене? Кайда? Кичке мәктәптә, раюнда... Авыр булды башта. Бар да яшьләр диярлек. Мин генә ике бала атасы. Ни... тырышсаң була икән. Бер генә өчле дә юк! Унны да бетерәчәксеңме? О-о, син алайса! Аннан соң кая гәмс?ГӘ ^ ,|ЛЫИСЫҢ’ художество академиясенәме, әллә тагын училище- — Жу-ук, Сәгыить!—диде ул бераз тантаналы төс белән. — Художник та, скульптор да чыкмады инде миннән. Нефтьче булачакмын мин... инженер... Ә нефтьче чыгачак! Ул, артык җәелеп китүен үзе дә сизеп алган шикелле, кинәт тынып калды, аннан соң Сәгыитькә күтәрелеп карады да: — Ничек,—диде, — шулай да сөйләп булыр дисеңме? — Була. Риза — диде Сәгыить үз-үзенә ышанган нык тавыш Аннан соң, әз генә тотлыгып, кызарып, өстәп куйды: — Борис и^с- войны бир әле... булса... Мересьев турында, дим, укымаганмын икән, малай... (Дәвамы бар)