Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ҮСҮ ЮЛЫ»

1 «һай, бу иртәнге йокы, тәмле була да соң инде! — Таһирҗан, улым, тор инде, әнә иптәшләрең мәктәпкә китеп баралар... Таһир дәшми. — Таһир, Таһирҗан дим, улым, соңга каласың, тор!» Юк, «сипкелле көрән йөзле, зур соры күзле» Таһир бераз киреләнмичә торамы соң әле! Торса да әллә аны мәктәпкә барыр дисеңме?.. Аның үз «планы» бар. Капкадан чыгып «төнлә төшкән карның аклыгына бераз аптырап карап торганнан соң, болай да чөгелергә торган карны аягы белән .туздыратуздыра, авылның түбән очына — базарга таба китте» ул. Анда Таһир юкка бармый. «Ул көнне Таһирның базарда дилбегә урлаганы билгеле булды». Ул аңа нигә кирәк булган? Билгеле, чаңгы бавына! Бу — «Үсү юлы» альманахының тугызынчы китабында урнаштырылган И. Миңлебаевның «Аның киләчәге өчен» (Бер мәктәп тормышы турында язмалар) исемле хикәясеннән алынган өзекләр. Автор үзенең хикәясең яңа кеше тәрбияләү проблемасына багышлый. Бөек Ватан сугышы чорында Сталинградта булган канлы бәрелешләрдә әти-әнисен җуйган Таһирны «типсә тимер өзәрлек өч малай үстергән» Бәдретдии абзый малайлыкка ала. Бердәнбер бала дип Таһирны яңа әти-әнисе бик иркә үстерәләр. Бу хәл Таһирга кире йогынты ясый. Мәктәпкә укырга кергәч, Таһир киреләнә, укытучылар сүзен тыңламый. Директор Еникие- ва җитәкчелегендәге укытучылар коллективының уку-тәрбия эшләрен дөрес куя алмавы нәтиҗәсендә, Таһир укудан бөтенләй кул селти. Ә приказлар белән эш итәргә яратучы Еникиева озак уйлап тормый, Таһирны мәктәптән чыгара. Ләкин укытучылар коллективында балаJ «Үсү юлы», тугызынчы сан. Яшь язучылар альманахы. Таткнигоиздат. 1955 ел, бәясе 2 сум 50 тиен. иың киләчәге өчен җаны-тәне белән кайгыртып йөрүче Гани Гәрәев, Фатыйма Миңнуллина кебек укытучылар да бар. Укытучылар институтын бетереп, беренче мәртәбә үз алдына эш башлаган Фатыйма башта — мин укытучы була алмам, — дигән шөбһәләнүләргә дә төшә. Төшмәслек тә түгел. Директор яшь укытучыга ярдәм итәсе урында, аңа — сездә укытучылык сәләте юк, дип башка җиргә күчертү белән яный. Ә Гаһир, Таһир аны авылга беренче аяк баскан көйне карачкы белән каршы алып, утырып килә торган атый өркетә, арбадан егып төшерә... Җитмәсә, Таһир Фатыйма классына эләгә. Фатыймага күп газап чигәргә туры килә аның белән. Колхозга ярдәм йөзеннән чөгендер алырга баргач, Таһир карбыз урлап тотыла... Мәктәптән тыш та малай зур тотнаксызлык күрсәтә. «Дәрес бара иде, кинәт класс ишеге ачылып китте... Ишектән ят кеше күренү белән Фатыйма каушап төште... — Таһир дигән башы беткере малай синдә укыймы? — Әйе, миндә, нигә? — Син укыткач, ни пычагыма аны азрак тыймыйсың? — Ни булды соң аңа? — Сыек чыбык белән пешер үзен, Таһирыгызны әйтәм, башы бетке- рене! Кечкенә улымның башын тишкән. Я, кара инде син апы, бала яткырган арбаны бозау койрыгына тагып җибәргән бит, башы беткере! — Бозау койрыгына? — Бозау койрыгына булмый ни... Шулай дим бит инде. Баламның башы тишелгән» (22 бит). Бу оста төзелгән диалогта яшь укытучының каушап төшүе дә, Таһир «мутлыгының» ни дәрәҗәгә җитүе һәм хикәядә шушы урында гына күренеп китә торган исемсез хатынның бөтен характеры, хәтта тел үзенчәлекләренә кадәр ачыла. Мәктәп директоры Еникиеваиың «дирекция аны (Таһирны —X. X.) мәктәптән чыгарды» диюенә каршы 118 укытучы Гәрәев, «яңа тәпи оасарга өйрәнеп маташканда егылучы оала- мы әллә егылырга ирек куеп йөрүче анамы? Кем гаепле?» дип, Еникие- вага каршы төшә. Мәгариф бүлегенең катнашы белән Таһир яңадай мәктәпкә кайтарыла. Менә шушы урында яңа кеше, аның киләчәге өчен чыи- чынлап көрәш башлана. Гәрәев, тәжрибәле укытучы буларак, Таһир укый торган классны үз кулына ала, Таһирның бозылу сәбәпләрен ачкач, беренче эш итеп ул класс җыелышында Таһир мәсьәләсен куя. Укытучы балага уңай йогынты ясый торган бер моментны да читкә җи- бәрми. Гәрәев «һәрбер укучының сүзен зур дикъкать белән тыңлаганнан соң: — Таһирга әйтелгән сүзләр бик дөрес. Ләкин Таһирның уңай якларын берегез дә әйтмәде, — дип аның уңай якларын санап китә». Бигрәк тә аның оештыручанлык сәләтенә басым ясап, «Таһирның язуы матур һәм хатасыз» булуын искә алып, «аны класс газетасын чыгару өчен редколлегия составына тәкъдим итә». Бу оста тотып алынган деталь, үзеннән-үзе вакыйгаларны куертып, укучыда конфликтның чишелеше белән кызыксыну уята. Гәрәевнең югарыдагы тәкъдименә каршы укучылар арасында Таһир «эшләр», «эшли алмас» дигән сүзләр китә. Җитмәсә, «арттан берәү: «ул тәртипсез, эшли алмас!» — дип ук җибәрә. Таһир: — Мин кемнән ким? Синнәнме?— дип, үзенең редколлегия составында эшләргә теләгәнен тел төбе белән генә сиздереп куя. Шушы вакыттан башлап Таһир тормышында тамырыннан борылыш, алга таба үсеш башлана. Ул хәтта район газетасына кадәр мәкаләләр яза. Ләкин үзгәреш шома, тиз генә бармый. Таһирны артык мактап җибәрәләр. Бу хәл тагын аңа кире йогынты ясый. «Мин тыңламасам да җавап би- рәм», — дип Галимә апасы дәресендә парта араларында йөри башлый-ул. Ләкин класста үзенең чын йөзеп яшереп йөрүче, куркак һәм сатлык җан турында хикәя уку, чаңгы шуганда булган вакыйгалар Таһирга тәэсир итми калмый. Әсәр Таһирның дөрес, олы, мактаулы юлга чыгуы белән тәмамлана. Автор хикәяпең сюжетын Таһир характерының үзгәрүен ачу өчен сайланган методик алымнар нигезендә төзи. Ләкин хикәя коры методик бер кулланма булудан ерак тора. Андагы методик алымнар хикәягә органик бәйләнәләр һәм, художество чарасы буларак, хикәянең төп этәргеч детальләренә әйләнәләр. Хикәяпең кайбер урыннарында автор, геройларның үз-үзләрен тотышлары, эш-хәрәкәтләре бөтенләй аңлашылып җитсә дә, аларга бер дә кирәксезгә комментарий биреп бара. Мәсәлән, 22 биттән китерелгән югарыдагы өзектән соң, хатынның җилләнеп, пыр тузып кергәне һәм аның шулай чыгып китәчәге оста төзелгән диалогның үзеннән сизелеп торса да, автор тагын шуны ук кабатлап куя: «Хатын, ипчек җилләнеп килеп керсә, шулай ук җилләнеп чыгып та китте» (22 бит), яисә «Фатыйма сүзне озынга сузмады, җилләнеп чыгып китте» (24 бит). Болар вакыйганың үзеннән аңлашыла, үзеннән чыга һәм бу артык йөк вакыйганы сүлпәнләтә генә. Аерым кимчелекләргә карамастан, И. Миңлебаевның бу хикәясе тормыш чынлыгы, аның тирәннән ачылуы белән уңышлы. Хикәянең кыйммәте дә әнә шунда. Моннан башка китапка башлап язучыларның алты хикәясе урнаштырылган. Ләкин алар күбесенчә куелган проблемаларны ахырынача чишеп бетермәүләре белән я бул- маса үзләренең ясалмалылыклары белән бик күп оттыралар. Менә М. Кәримовның «Язгы төндә» исемле хикәясе. Хикәя өстән караганда яхшы да кебек күренә. Әмма хикәянең сюжетын гына алып карыйк. Нургалинең әнисе фермада бүре үтерә, авырап китеп, фермага дежурга бармый кала. Аның урынына, үзенең этен ияртеп, Нургали китә. Төн җитә. Караңгы. Нургали дежурда. Нургалигә батырлык күрсәтергә мөмкинлек тудыру өчен 119 дөньяда утпы-суны күп кичкән ферма каравылчысы Мостафа бабай да каравыл өеннән чыкмын утыра; чыккан булса да, «каян беләсең, бәлки ул ферманың аргы очындадыр». Инде абзарга сарыклар янына бүре керә алсын өчен ферма эшчеләренең дә «көндез рамы белән тәрәзәсен алып, төнгә яңадан куярга исләренә кермәгән». Автор бәлки очраклы вакыйгалар алдында героеның югалып калмавын батырлык дәрәҗәсенә күтәрергә теләгәндер. Ләкин хикәядә, югарыда санап киткән детальләрдән башка, келә тимере атылып чыгып, фонарь пыяласын ватып, утсыз калуга кадәр бер-бер артлы туып торган очраклылыклар берничек тә укучыны ышандыра алмыйлар. Бу хикәя ясалма сюжетка корылган. X. Сафннаның «Син миңа ышанасыңмы?» исемле хикәясе ныклы совет семьясы төзү мәсьәләләренә багышланган. Валерий Зиләне беренче мәртәбә поездда күрә, икенче тапкыр аның белән үзәктән ерак бер авылда очраша. Валерий больницада врач булып эшли. Зилә финансово-экономический институтны тәмамлаган. Икесе дә авылда эшлиләр. Хикәядә үзенчә конфликт та бар. Ул — Валерийның «салырга» яратуында. Зилә шуның өчен борчыла һәм Валерийдан эчүен ташлавын сорый, шунсыз ул Валерийның тормыш иптәше булырга риза түгел... Мәхәббәт, семья өчен Валерий эчүен генә түгел, тартуын да ташларга риза була һәм ул сүзендә тора да. Валерий яхшы хезмәткәр һәм үрнәк семья кешесенә әверелә. Хикәянең төп сюжеты шуннан гыйбарәт. • Хикәяне укып чыккач прексездән Валерий нәрсәдән эчә башлаган? дигән урынлы сорау туа (Валерий эчмәсә, хикәя тумый). Аны институт коллективы да тәрбияли алмаган, күрәсең. Ул үзенең чын йөзен бик оста яшереп йөргән, ахры. Кинәт Зилә аны эчүеннән туктата. Автор бәлки мәхәббәт көче моны аклар дип уйлагандыр. Ләкин бу ышандырмый. Валерий эчүче иде., кинәт кенә аиы ташлады. Валерий кем, аның үткәне ничек, ни өчен ул эчә башлаган, — мондый моти- вировкалар барысы да читтә калган. Характерның формалашу моментларың, . әсәрнең төенләнүенә кадәр булган вакыйгаларны автор бөтенләй читтә калдырган, конфликтны турыдан-туры чишү юлы белән киткән. Хикәяне конфликтның иң куерган җиреннән, кульминациядән дә башларга мөмкин, әлбәттә. Ләкин анда чигенеш юлы белән- ме яки башка юл беләкме барыбер характер ачылырга тиеш. Ә югарыдагы хикәядә бу алым үзен берничек тә аклый алмый. Барлык хикәяләрдә дип әйтерлек авторларның персонаж телен индивидуальләштерү өстендә бик аз эшләүләрен сизәсең. Хикәядә авторның үз теле белән персонаж теле арасында бернинди аерма да юк диярлек. Альманахка күп кенә яшь шагыйрьләрнең шигырьләре урнаштырылган. И. Галләмов, Р. Шәфиев, X. Камалов, Р. Шакиров шигырьләреннән лирик җылылык, йөрәк хисләренең ашкынып тибүен сизәсең. Аларның лирик геройлары бүгенге көннең гади кешеләре, бүгенге көннең бөек үзгәрешләре белән бергә үзләре дә үзгәрәләр, үсәләр һәм шул үзгәрешләргә карап чын күңелдән шатланалар (И. Галләмов. «Урам аша үткәндә»), чын күңелдән сөяләр һәм сөеләләр (Р. Шакиров. «Әнкәйгә хат»), X. Камаловның «Акушерка Рәй- зә», «Аккаеным инде матурланды» исеме астында урнаштырылган шигырьләре дә игътибарга лаек. Аккаенның сугыш вакытында алган яралары төзәлеп килә. Ул матурланган, аның толымнарын «көмеш тарак белән ай тарый». Менә коеп яңгыр ява... Әмма, «Яңгыр, кары булсын, Ләкин күктән Безгә бүтән нәрсә яумасын. Аккаеннар утлы бомбалардан «Ах» диешеп җиргә аумасын... Бүтән нәрсә күктән яумасын!..» («Аккаеным инде матурланды», 53 бит.) Бу юлларда образлылык көчле. Авторның соңыннан «Бүтән нәрсә күктән яумасын!..» дип искәртеп куюы да шигырьнең идея тирәнлеген билгеләү белән бергә аның эмоциональ көчен тагын да арттыра. Гомумән, образлы уйлый белү куәсе X. Камаловта көчле. Ул идеяне образлар нәкыше аша драматик киеренкелектә бирә белә. Дөресен әйтергә кирәк, җыентыкка кергән күп кенә шигырьләр җиңел кулдан язылганнар. Авторларның күбесе рифмалаштырыл- ган хәбәр сөйләүдән артык китә алмыйлар (К. Латыйпов, «Ватан кушса»), яисә үз хисләре эчендә үзләре югалып калып, коры риторик сөйләүгә күчәләр (Н. Хиса- мов, «Чү, син, яңгыр»), я гади нәрсәне күпертеп, «мөгез чыгарып» куялар (Р. Шәфпев. «Әгәр күрсәм».) Югарыда күрсәтелгән бу кимчелекләр барысы да яшь авторларның шигъри осталыкны үстерү өстендә аз эшләүләреннән килеп туганнар. Җыентыкка кергән барлык шигырьләр дип әйтерлек 9—10 иҗекле юллар белән язылганнар, һәр строфа дүртәр юлдан тора. Ул шигырьләрдә арадаш, параллель яисә эчке рифма юк диярлек. Дөрес, кайбер яшь авторлар арасында бу өлкәдә эзләнү, шигъри алымнарны төрләндерүгә омтылыш сизелә. йөзе аның бик балкыган: Димәк, тагын бездә бала тугай. Тагын аңа бик күп эшләр арткан Чөнки кеше менә бәхет тапкан. (X. Камалов. «Акушерка Рәйзә», 52 бит.) Аккаеным, Яшел шәл ябынып Рәхәтләнеп утыра моң гына. Язгы күкнең шулай күкрәвенә Тамчыларның шулай сикерүенә Ул шатлана шулай тын гына. X. Камалов. «Аккаеным инде матурланды», 53 бит.) Күренгәнчә, шигырь төзелешенең төрлелеге автор хисләрен укучыга тулырак, үзенчәлерәк итеп җиткерүгә бик күп ярдәм итә. «Яшь язучыларга ярдәмгә» дигән рубрика астында урнаштырылган Ә. Камалның «Драматургиядә яшь көчләр» исемле мәкаләсе турында берничә сүз әйтәсе килә. Билгеле, мәкаләнең уңышлы яклары да бар. Мәкалә укучыларны үсеп килүче яшь драматурглар белән таныштыра, өстән генә булса да, берничә пьесага тукталып китә. Ләкин шуны әйтергә кирәк, мәкалә гомуми тонда язылган. Аның яшьләргә ярдәм урынына үзендә дә күп кенә кимчелекләр, ялгышлар бар. Әсәрләргә анализ алариыц эчтәлеген сөйләүгә һәм берәр образны сәхнәгә кертү яки сәхнәдән чыгаруга гына кайтып кала. Пьесаларны драма әсәрләренең үзенчәлекләре, алар каршына куелган таләпләрдән чыгып тикшерү мәкаләдә бөтенләй сизелми диярлек. «Конфликт— пьесаның нигезе. Пьесаларның көче дә типик конфликтларның никадәр көчле, куәтле һәм кискен булуы белән билгеләнә», дип яза автор (127 бит). Әмма ул бер генә пьесаны да шушы проблема күзлегеннән карап тикшерми. Яшьләргә ярдәм йөзеннән язылган бу мәкаләдә конфликт турында сөйләгәндә «дөрес, безнең бүгенге көн тормышында^ безнең илдә сыйныфлар булмаган шикелле, антагонистик каршылыклар да юк»,—дип (127 бит), ике нәрсәне бер-берсе белән бутауны һич тә-- гафу итеп булмый. Системалы рәвештә яшь көчләрне үз тирәсенә туплап килүче «Үсү юлы» альманахының 9 нчы номерын укып чыккач, альманахта урнаштырылган хикәяләр, шигырьләр, кимчелекләре булуына карамастан, әдәбият мәйданына яңа көчләрнең кыю адымнар белән килүен күрсәтә дигән уй туа. Алар арасында И. Галләмов, X. Камалов кебек иптәшләр • укучыларга танылып та. киләләр инде. Тик аларга, тәҗрибәле язучылар һәм шагыйрьләр тарафыннан системалы ярдәм генә кирәк.