Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 ★ ИЛЬИЧ ҺӘЙКӘЛЕ Каршыларга мине төшмәделәр — Кайтасыммы хәбәр итмәдем. Җил китерә тальян гармонь моңын Читеннән үк безнең бистәнең. Ял итмәкче булып бераз гына, Уңайлысын сайлыйм урынның. Ай сизенгән, ахры, мәйдан аша Үтәчәген минем юлымның: Бакча буйлап аңа илтә торган Сукмакларга сибә нурларын... Ильич баскан мәйдан уртасына, Миңа таба сузып кулларын. ...Төн кыскарак булды сүзләремнең Сөйләп бирер өчен барысын. Таң сызылды үзенең кочагында Тирбәлдереп гудок тавышын. Күгәрченнәр кабат җыр башлады Түбәсендә яңа өйләрнең. Бөек Ильич һаман тыңлап тора Туган якның моңлы көйләрен. ТУГАН АВЫЛДА Аяк баскач чишмә сукмагына, Туктап калдым кайтыр юлымнан. Атлар саклап үскән авыл буен Күпме гомер күрми торылган! Тик шулай да, туган Малтабарым, Бер минут та истән чыкмадың. Кая барсам, шунда балкып янды Кич кабынган якты утларың. Ятламыйча кулдан төшермәдем Дусларымның сәлам хатларын. Хат эчендә килгән чәчәкләрне Изге бүләк итеп сакладым. Белсәң иде, сине шушы кадәр Якын күрә микән бүтәннәр: Сагындырды хәтта газиз әткәм Оста итеп үргән читәннәр. Урамыңда йөри шат малайлар, Хәтерләтеп сабый чагымны. Алар яшеннән үк ялкынланып Сөйгәнгәдер, ахры, авылны — Кочаклардай булам һәр кешене, Тау битләрен, иркен басуын. Яратамын иркен кырларында Көнбагышлар чәчәк атуын. Тирәкләрең шашкын йөрәгемдә Тамыр җәеп үсә тирәнгә. Көяз каеннарың күңелемдә Яфрак яра язлар килгәндә. Шул язларга охшап яшьлек үтә, Ак бәс кунар тиздән чәчләргә. Ә мин телим, авылым, картаймыча, Матурлыгың җырлап яшәргә. САУ БУЛЫГЫЗ, ҖЫРЧЫ КАМЫШЛАР Яшь камышлар, нәрсә сөйләшәсез, Без калабыз инде, дисезме? Мөмкин булса әгәр, үзем белән Алып китәр идем мин сезне. Сез бит миңа үсмер вакыттан ук Иң кадерле иптәш булдыгыз. Су коенган чакта зәңгәр күлдә, Баш очымда шаулап тордыгыз! Күләгәгез мине иркәләгән Дулкыннарга ятып тирбәлде. Сездән ишеттем мин моңа кадәр Уйналмаган яңа көйләрне. Шул көйләрнең серле кочагына Сыенып үтте яшьлек көннәрем. Тик нишләптер менә бүгенгәчә Кадерегезне белми йөргәнмен. Маяк итеп хәзер юлларыма Тезеп чыгар идем мин сезне... Яшь камышлар, нәрсә сөйләшәсез, Без калабыз инде дисезме? Кирәк түгел... Нигә моңаерга Ерагая диеп аралар. Йолдызлар бит ерак булсалар да Бер-берләрен күреп яналар