Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

КҮТӘРЕЛҮ

Поэтик очерктан өзекләр Онытылмас, Бари, бу иртә,- - Чын йөрәктән сизәсең син. Сине ак пароход илтә, Идел буйлап йөзәсең син. Еракта калды Чистаең, Калды Кама дулкыннары. — Кал! — диде кайбер дусларың. Йөрәк ләкин буйсынмады. Артта калды таныш урман, Калды таныш күл камышы... Билең каеш белән буган,— һөнәр мәктәбе каешы. Уйнап ала суда чуртан. Шулай тоела сиңа читтән: Әйтерсең, офыкка бу таң Алсукызыл кершән сөрткән. Әйтерсең, барасың тыңлап Яңгыраганын һаман «хуш!»лар,- - Җырлар җырлап, куллар болгап Озаттылар сине дуслар. — Без бит бергә утлар тезгән, Бер цехтан, бер заводтан бит. Гидрострой Барие бездән Калышыр дип хәвефләнмик... Пароход гудогы булды Шушы сүзләрнең дәвамы. Гүя ул да синең юлны Котлап яңгыратты һаваны. һәм менә, Бари, юлда син, Пароход ашыгып йөзә. Бер рәсем алдың кулга син. Карадың кырыс бер йөзгә. 4 Юк, бер түгел, икәү алар, Икесе дә шинель кигән; һәм артында өч сүзе бар: «Мин һәм комиссарым» дигән Атаңны күрдең сип анда һәм хәтерләдең хатларын, Сталинград утта янганда һөҗүмдә йөргән чакларын. Күкрәк белән ут ярды ул, Яшьнәде дошман юлында! Сиңа алифба алды ул Сугышка киткән елында... Ул кайтмады... Бу зур юлга Бүген сине озатмады. Күңелең тоя: гүя ул да Юлда гына озаклады. Карыйсың кырыс йөзенә, Әйтәсең йөрәгең хисен: — Тормышта синең эзеңә Басып атлар улың,— дисең. Әйтәсең: мин — монтер егет, һәркемгә якты өләшәм. Зәңгәр күккә йолдыз тезеп Чыгалам — әгәр теләсәм... Син барасың, Бари, уйлап, Уең кебек озын юлың. Күксел Идел яры буйлап Сузыл, урман, сузыл, болын!.. Сине дала каршы ала,— Юлың булмады ерак юл. Герой кала, горур кала Балкый менә. Сталинград шул! Дулады дәһшәтле давыл Менә шул җирләрдә, якташ. Учка алсаң, туфрак авыр, Чөнки металл белән катнаш. Дөрләде монда ут, Бари, Үлем чәчте ярсу туплар. Баш иеп, зурлап үт, Бари, Очраганда калкулыклар. Зурлап үт син — анда ята Изге сугыш корбаннары, һәйкәлләрдә йолдыз калка — Мәңге сүнми торганнары. 5 йолдыз куйганнардыр җиздән һәйкәленә атаңның да. Герой шәһәр шулай түзгән, Шулай җиңгән Ватан монда... Онытырга мөмкинме моны? Юк, хакы юк беркемнең дә! Син белеп атлыйсың шуны Төзүчеләр төркемендә. Зур җиңү дәвам итә ул! — Монда һаман алгы сызык. Әнә далага үтә юл, Тора һаман тузан тузып. Җил уйнатып, әнә көчле Машиналар ничек чаба, Бал кортлары очкан төсле Умарталарына таба. Экскаваторлар тезелгән, Бер забойда әнә күпме? Озын муеннары белән Терәткәннәр төсле күкне. Бер кояшка карап тора Мең-мең лампочка күзләре. Төн җиткәч, алар яктыра Мең кояш булып үзләре. Син дә, Бари, шунда килдең, Шул көрәшнең солдаты син. Биштәреңә салган идең, Комбинезоның ал да ки син. Рәхим ит, дус, эшең көтә, Көтә яңа танышларың! Сукмак комлы ярдан үтә. Ишетәсең җыр тавышларын. ...Палаткада бергә кунып, Забойга бергә килдегез; Бер-берегезнең сүзен бүлеп Мастерга сәлам бирдегез: — Семён Семёныч, без сезгә... — Сизәм, сизәм. Монтерлармы? — Карап торды күзләр күзгә. — Шәп беләбез моторларны. — Мин — Салчак. Бер ГЭС бетердем. — Мин—Бари, һөнәр мәктәбе...— (Чүмечләр һаман сикерде, Забойны тузан каплады). — Аңлаштык шикелле, дуслар, Мөмкин эшкә керешергә. Сезгә миндә бик зур эш бар: Чыбыклар кI(терешергә! Салчак әйтте:— Киттек. Ярый!.. — Мастер артыннан атлады. Син сискәнеп киттең, Бари. Уйладың: «Булмый... батмады... Беренче көндә үк киртә. Ышанмыйлар миңа,, димәк. Экскаватор өмет ит тә. Чыбыкка куйсыннар кинәт...» Бер забойга карап алып, Бер мастерга текәп күзең, Әйттең: «Булмас микән калып?!» — Ялварулы иде сүзең. һич ким түгел яшенеңнән — Ут бар мастер карашында. Елмаюы яшеренгән Кара мыек арасына. Син кинәт никтер кызардың, Киң битенә карап аның. Хәтерләдең шул күзләрнең Бер рәсемнән караганын. Өеңдә, көзге артында Саргайган иде шул рәсем. Шул Сомов тора каршыңда, Син, Бари, шуны күрәсең! Үксер идең — яшь юк күздә, Чөяр идең — куллар йомшак. Яшь тә юк, табылйый сүз дә, Күңел китте кинәт йомшап. һич кыса алмыйсың рәтләп — Учларыңа сыймый кулы. — Сез бит комиссар! Мин... Әхмәт... Мин... Әхмәт Әхтәмов улы... — Әхмәт.... син Әхтәмов улы?! Беләм, беләм, ул бик истә. Онытырга андый кыюны Мөмкин түгел, туган, һич тә! Авыр истәлек эзләре Сибелде Сомов йөзенә. Ә синең исә күзләрең Мотор даулады үзеңә: Бәлки булыр Әхтәмовка, Экскаватор булыр бәлки!.. 7 - Кирәкмәгән чакта, юкка Ашыкмады синең әти...— Шулай ди Сомов, очарга Бала өйрәткән кош кебек: Көч җыймый торып көчәнмә, Иртәрәк әле, дус егет. Зурны вакта күрсен күңел, Дәрт белән бирел эшеңә; Экскаватор гына түгел, Примус та кирәк кешегә. Инде «бөек төзелеш» дисәң, Әйтә алам болан диеп: Кыенлыгын җиңә белсәң, Монда һәммә эш тә бөек! Ишетте, Бари, колагың, Тыңламады ләкин йөрәк. Ачынып авыр суладың: «Тагын ыргак, тагын көрәк...» Бөтен төзелеш эшли кызып — Юлын сала, ташый йөген. Ә монтерлар чыбык сузып Челтәрлиләр дала күген. Чыңлый чыбык, тынмый чыбык!.. Дала буйлап сузылалар да, Идел аша үтеп чыгып, Тармакланалар сул ярда! Кызу атлап баганалар Бер-бер артлы тезелешә, Утлы агым итеп алар Ток ташыйлар төзелешкә. Ялтырый монтер билендә Багана кочкан каешы. Тирбәлә дала җилендә Җыр моңы, бакыр тавышы. Күктән кояш көлеп карый, Җир нинди якты, киң менә! һәрнәрсә елмая, Бари, Иик елмаймыйсың син генә? Елмаймыйсың, күңел боек... Гүя ярда юл тар сиңа. «Иик бу эшкә күндек?» — диеп Бәйләнәсең пардашыңа... — Юк, шәптән түгел безнең эш, Ни әйтсәң дә, чыбыкташым. Менә сипа бөек төзелеш, йөре, имеш, чыбык ташып... Синең бу сүзләрдән, Бари, Тик көлә генә пардашың: — Тай,— ди ул,— тарталмый, арый. Әгәр җиксәң ат арбасын. Чыңлый чыбык, тынмый чыбык... Чыбык ташыйсыз сез, Бари. Өметең очына чыгып Булырлык — чыда, түз. Бари. Килдең, Бари, бу йортка син, Бер көн килеп кич тә кундың. Шунда төштең бер утка син — Сихерле бер хискә чумдың. Ник елмайды сиңа ул кыз, Ник алсу иде битләре? Беренче очрашуыгыз Күз алларыңнан китмәде. — Мин Семён Семёновичка. Өйдәме? Гафу итегез... — Әти хәзер партҗыелышта. Тиздән кайта ул. Көтегез. — /Мин аның участогыннан, Китап бар, кер, дигән иде. — Бар, бар! Бик күп! Яхшы булган! Бүген тагын килгән иде. — Син монтер бит... Бари бит син! Миңа әти әйткән иде. — Монтер шунда... Ярый, китим... — Китмә, әти кайтыр инде. Мин синең рәсемне беләм, Исеңдәме, таныш кешем, Комитетка бер хат белән Килгән иде быел кышын! Язган идең син ул хатта: «Алмасагыз тагын язам...» Без бергәләп көлдек хәтта Шәп, дип, һөҗүм итә Казан. — Ә җавап, җавап истәме? — «Сынатмаска булсаң, кил»ме? — «Килсәң, көтмибез ГЭСтагы Комсомолецлардан кимне!» Бу сүздә минем дә кул бар. — Димәк, сип Ира? 9 — Нәкъ үзем. Монда минем эшем — юллар, Техникумга керәм көзен. Без өмә ясыйбыз иртән, Ял көне кил, Бари, яме! Фуражкаң бик матур икән, Я бер киеп карыйм әле... Матур очрашу иде бу,— Араларны якын итте, Матур сорашу иде бу,— Йөрәк утый ялкын итте. Көтмәгәндә дөрләп китте — Рәхәт иде бу кабыну. Аннары үзәккә үтте Күрәсе килү, сагыну. Күзенә карап туймадың, Туймадың син килеп көн дә. Елмаймыйдыр дип уйладың Аннан матур итеп кем дә. Бу хисләр әле син белгән Хис түгел, каян килде бу. Давыл чыгармы бу җилдән, Әллә шифалы җилме бу!!. Чыңлый чыбык пәрәвезе. Атлый яңа баганалар — Кызу-кызу бара узып Забойларга табан алар. Әнә уң кулга — бер тирән Котлованга кергәннәре, Башларына Салчак белән Сез икегез менгәннәре. Сезгә дә тиде бу өлеш, Күңел бераз балкып китте. Юк, җирдә түгел бүген эш, Өскә менәр вакыт җитте! Син дә, Бари, син дә бүген Изоляторлар эләсең,— Бизәклисең дала күген Бакыр чыбыклар белән син! Синең белән ярышам! — дип Салчакка әйттең җилкенеп. Өмет иттең калышмам дип... Ник буш булдың, ник син, өмет? Төшмәсәң до тәмам сынып, Инк салындың, ник син, канат? Алты баганадан сон. ук Шаккаттың Салчакка карап: Ул инде унбергә менгән, Тишкән дә инде, борган да! Болан буласын кем белгән... Узармын дней торганда... Ашкыну белән алдырып Булмый икән, булмый һәрчак. Төн йокыларын калдырып Бушка өйрәнмәде Салчак... Сынатса берәү — хәйләли, Тырышлык арта берәүдә. Ә син... син гарльләидең, Бари, Сылтадың барысын борауга. Бу тимерне кайрыйсы бар, Туктап алмыйбызмы төшкә? — ЛАинем икәү. Ярыйсылар. Мә, бер бушы белән эшлә! Шулай дип Салчак елмайды, Боравын сиңа тоттырып. Булмады ләкин, булмады Нормаңны, Бари, тутырып. Өч көннән соң газетага Бер хәбәр язып чыктылар. «Усал телләр тагы чага, Тагын аяктан ектылар...» — Диделәр сиңа уйларың. «Тагын уңмадым, нишләргә?..» Укыдың хәбәр юлларын Бирелеп авыр хисләргә. Укыдың, әрнеп, уф орып, Елый яздың, Бари, хәтта. Ике багана тутырып Язганнар бит синең хакта. Юк, алай түгел, дөресе, Язганнар Салчакны мактап. Сиңа исә — нәкъ киресе: Чәйнәгәннәр сине кат-кат... «Кеше һаман мактау ишетә, Ә мин — һаман әрләгәнне. Мине дә әллә бу эшкә Комсомол җибәрмәгәнме?..» Уйларың, Бари, катлаулы, Кермиләр һаман киртәгә. Кыендыр юлда атлавы Мондый йөк булса җилкәдә? 1.1 Түбәндә Идел чайкала, Яр кичке чыкка коенган. Ямь-яшел яңа бакчага Тынгысыз яшьлек җыелган. Җырлашып, шаулашып, көлеп Вииләр дусларың барсы. Агым судай ага кебек Төзүче яшьләрнең вальсы: — Очраштык без, татулаштык Бөек Идел ярында. Үти ала ярсу яшьлек Ил кушканның барын да Амурда өр-яңа шәһәр Салдымы — салды яшьлек; Көрәшеп Одерга кадәр Бардымы —■ барды яшьлек. Яшәрә көньяк даласы — Без монда ГЭС салабыз, Иң зур электр каласы Булыр безнең калабыз. Бездә бит, бездә бит алар Кулл арны ң алты и нары, Йөрәкләрдә сүнми янар Мәхәббәт ялкыннары. Күмелә Идел нурларга, Нур сипкән ярлар биек. Кулларны кысып кулларда Әйләник әле биеп... Төн зәп-зәңгәр. Айсыз. Җилсез. Җыр җиңгән гүя җилне дә. Тик сез, Бари, биемисез,— Микола белән син генә. «Әй биисе, әйләнәсе...» Дисең дә тетрәп куясың: Бу оят белән, янәсе, Бакчага ничек сыясың. Әнә Ира үтте биеп,— Әй җиңел дә соң адымга! Син постың, күрмәсен диеп, Караңгыракка тагын да. Күкрәктән чыгардай булып Иик, Бари, йөрәк сикерде? Иҗекләргә бүлеп-бүлеп Приказ укыды шикелле: 12 «Сөйлидер ана атасы, Каракаш барысын беләдер. Беләдер чыбык хатасын, «Эх, син, эх...» диеп көләдер. Очратыр, сорар, кызартыр... Ничек инде оялмаска. Юк, күрешмәбез без артык, Мин тиеш анда бармаска...» Куркасың шикелле җырдан, Аулак почмакка атлыйсың. Таптарга ярамый торган Куе үләнне таптыйсың. Атлыйсың... Моның барсының Соңы булыр ничек? — дисең. Төзүче яшьләр вальсының Тавышын син ишетмисең. Ишетмисең... Тик икәү сез — Тик бер Микола яныңда. Аның өчен дә кич ямьсез, Борчылган көне аның да. Ник, Бари, үзеңә бүген Тапмадың бүтән сердәшләр? Күтәрсәң авыр хис йөгеп Кирәк бит яхшы юлдашлар. Янында синең — тик борчу, һәм ул моңсу көйләп бара, Җиңел машинадан «очу» Авырлыгын сөйләп бара. — Мин дә, дус, эләктем... Каптым... Самосвалга утыр!» диләр, «Победа» белән күп чаптың, Инде норма тутыр, диләр. Сине дә,_ Бари, бик шәпләп Гәзиткә сукканнар икән. Әйтеп тә тормыйлар рәтләп, Монда гел чукмарлау икән... Ну, ничего, көймә, янма...— Диде дә ул, бер төкерде. Аңласаң, янәсе, аңла, Микола әйтеп бетерде. Син искәреп тә җитмәдең, Нәрсә ди Микола, тукта? — Безнеке кайда бетмәгән, Әйдә,— ди,— киттек буфетка. Дус сиңа «ак»ны салдырды, Гомердә бер эчкән «агың» 13 Бер көнгә эштән калдырды, Бер шелтәгә булды адым... һәм менә хәзер таш булып Җилкәгә баскан шул шелтә, Биюдән, җырдан качырып Бакча ешлыгында йөртә. Кайтасыз. Дала караңгы. Забойлар гүли еракта. - Микола серле каранды Караңгыда тирә-якка. Һәм китте ул, китте тезеп, Сүзе дә, үзе дә — җилем: — Бу шелтәң маңгайга сызып Язылмады, тугай, синең. Ләкин телдән төшмәс бу дан, Гел йөрерләр безне чәйнәп. Минемчә, бу эштәй, туган, Яхшы чакта качу әйбәт... Син сискәндең. «Ни сөйли бу?» Чыраеңа чыкты ачу. һичбер капкага сыймый бу, Нинди куркыныч сүз: качу... Гүя очырып китәрлек Булып йөрәк канат кага. Авыр борчылу күтәреп, Кайтып кердең палаткага. Яттың. Ләкин күз йомылмый, Әй син, йокы, кая качтың? Бераз утырмыйча булмый. Тордың. Тумбочкаңны ачтың. Менә китап.. Мастерныкы. Ира сайлап биргән иде, Өйрән, иптәш монтер, укы, «Экскаватор» дигән иде. — Китәм дисең. Ә укуың, Хыялың бүленеп каламы? Фаҗигале бит бу уең, Күңелдән йолкып ал аны... Менә альбом. Анысы бүләк. Тукта, тукта, бик тиз япма — Язуын укырга кирәк: «Ирадап. Онытма. Сакла...» — Китәм дисең. Ә альбомың? . йөрәк бит ул, ярату ул. Бәлки синең бөтен юлың Аның белән барасы юл?.. Менә рәсем — якын, таныш. Ул һаман сораулы карый: Пичек бара, улым, ярыш, Калышмаган. әгәр ярый?! Китәм дисең? Ә бу күзләр? Сизмәс дпмсең, күрмәс димсең? Алар сипе һаман эзләр, Алар уты ничек сүнсен!.. Менә саклык акчаң — санап Биш ай буена җыйганың, Кыш җиткәч фотоаппарат һәм туп алырга дигәнең. — Китәм дисең. Инде шуны Билетка әрәм итәмсең? Ә соң, Бари, уйлыйсыңмы, Ул билет кая илтәсен?.. Инде җырлап эшкә китте Автобаза егетләре. Тон һаман йокысыз үтте. Сине намус үгетләде. Сәгать инде унбер тула. Инде Микола да кайтты. — Уйлыйсыңмы? Уйла, уйла... - Диде дә капланып ятты. Ничек йоклап киткәнсеңдер, Күз йомгансың, белмим, ничек... Колагыңа кинәт кемдер Пышылдады серле итеп: — Әйдә, дус, җыен! — Тагын шул Микола сине уятты. Пышылдады, ә тавышы Бомба шартлавыннан каты. Уяндың... Койкаң башына Таянып карап торасың. Тордың... Микола каршында Килмәде куркак буласың. — Әгәр син ялгызың китсәң... Синнән хат килгәч, мин барсам... — Ялындым юк, калсаң — китәм... Шул хурлыкка түзә алсаң... Бер сүз әйтәлмәдең артык, Маңгайга тир бәреп чыкты. Шушы сүзләр сине тартып Палатадан алып чыкты. һәм менә и иде юлда сез, Шул сүзләр өстери, тарта. 15 Сүзе өстери юлдашның Күңел исә карый артка. Дуслар эшкә китә айда Каршылап хезмәт иртәсен. Сөйләрләр кичен кайтканда: Ә Бари кая киткән соң? Сөйләрләр: Бари обозга Күчкән алгы сызыктан, дип, Кара син мәми авызга, Җиңел данга кызыккан, дип. Анда забой. Бүген ничә Багана утыртасы бар. Викторлар шлюзга күчә — Аларга ток кертәсе бар. Микола алда рак атлый. Ул да дәшми, син дә тып-тын. Ә күңел һаман кабатлый: Мин соң нинди юлга чыктым? Иик соң мин күрмичә китом Каракаш, кара күземне, Ник әйтеп бирмичә китәм Мин аңа соңгы сүземне? Кинәт тетрәп куйдың никтер. Туктадыгыз бергә чатта. — Микола,— дидең,— атлый тор. Билет ала тор, мә акча. Микола вокзалга китте. Синең тыкрык керде сулга. Күренде автоген уты.— Ира эшли иде шунда. Елмайды сиңа ут күзләр, Матур елмайды бүген дә. Каян табадыр ул сүзләр, Күңелдәгесе — телендә. Гомергә оныта алмассың Карашының иркәләвен! Каршысыиа килеп бастың. — Бари, ник бик иртәләдең? — Саубуллашырга... Мин китәм... Мин ялга... Юк, мин чакырып... Әйе, китәм... — Алай икән. Сагындырма озак торып! Гүя автоген нурында Чагылдырдың син күзеңне. — Әйдә, мастердан сорыйм да Озатам хәзер үзеңне! 16 ...Зур вокзал туктаусыз гөрли, һәр жире ялт итеп тора. һаман сораштыра, сөйли Синен, кулны тотып Ира. — Ник озак күренми тордың? Я, сөйлә, ничек эшләрең? Мин бит техникумга кердем, Мин хәзер укыйм кичләрен. Күңелсез булмасмы ялгыз, «Экскаватор»ың бетәме? Без спектакль куябыз, Бәйрәмгә кайтып жит, яме! Тиздән комитет отчеты, Секретарь «очар», минемчә — Күп төтенле, бик аз утлы, Эш итә бик тә жиңелчә. Әти әйтә, сиңа тиздән Экскаватор бирәбез, ди. Бер шлюзны быел көздән Калмыйча бетерәбез, ди. Фотоаппаратлар кайткан, Белмим, «Зоркий» булгандырмы?.. Ира сөйләде, ул әйткән һәр сүз тирән уйландырды. Күр, нинди яхшы дуслар бар, Шуларны инде ташламы? Эшләнмәгән күп эшләр бар, Яңасын эзли башламы? Ник котырдың, ник дуладың, Ник шашындың, йөрәгем, син? Тар сукмагы Миколаның, Кая барып терәлер соң? Ә үзе ул кая икән? Ник күренми, эзе дә юк? Нинди поезд белән киткән? Билет та юк, үзе дә юк... Бер сөйләшеп утырасыз, Бер тагын керәсез йөреп. Бик озак карап торасыз Каршыгызда рәсем күреп. Рәсемдә — ялкын яңгыры. Рәсемдә — атака кыза. Дошмапга ялкын яудырып Безнең пехотчылар уза. Ә берәү... мылтыгын ташлап Шуыша шунда кирегә. 17 Упкынга төшсен дип качак Ярылыр төсле җире дә. «Кешелеге кая аның, Приказы кая иленең? Шундый җан булганчы җаның, Мең тапкыр артык үлемең!..» Шулай диде Ира ярсып, йодрыгын кысты ул хәтта, Ә син, Бари, утка басып Торгандай булдың шул чакта. «Дусларым һөҗүмдә минем, Ә мин кая качып барам? Юң, мин китмим, китмим, илем,— Менә минем ачык карар! Мин синең итәктә үстем, Укыттың, илем, һәм укыйм. Мин сиңа кыйммәткә төштем, Авыр приказлар бир — үтим!..» Перрон буйлап шуды төтен, Поездың туктады килеп. Ира әйтте: — Ә билетың? — Юк, кирәкми инде билет!.. Һәм син, Бари, сөйләп киттең, Бөтен серләреңне чиштең... — Комсомолым хөкем итсен, Комитетка, Ира, киттем! Ике көн инде котыра, Ике төн бу җилләр улый, Бөтен җиргә кар тутыра, Бөтен җирдә давыл дулый. Ә бер көнне... юк, бер төнне, Караңгы төн уртасында Кинәт бөтен утлар сүнде Л1онтерлар дежуркасында. Сигнал утлары сүнделәр... Ток йөрми, димәк, кабельдә. Әйтерсең, җыеп күмделәр Бөтен утны бер кабергә. Әйтерсең, җиргә ишелде Миллион катлам кара болыт... Давыл көченә кушылды Кара дәһшәт — караңгылык. 2. ,C> Ә.* № 1. м. в. и. лвнкшй J8 Күпме цех пульсы тукталды, Күпме агрегатның тагын; Күпме җыр бүленеп калды, һәм таралыр күпме табын?! Нидән бу? Кая өзелгән? Кайдан башларга? Кай якка?.. Хәзерләп ярны һөҗүмгә Штаблар басты аякка. Телефоннар сүзгә саран. — Дежурный тыңлый... Әхтәмов... Есть башларга дежуркадан! Есть бөтен җирне актарып! Әйтергә генә җиңел сүз: «Есть бөтен җирне актарып...» Ә ул шундый сүз: атла, түз, Егылсаң да — тор, атла нык. Күзеңне йомма, калышма, Баганадан баганага Метрлап түгел, карышлап Атласаң да — һаман алга! Җиңел түгел кара төндә Чыбык ярасын эзләве. Бер монда һәм бер тегендә Ялтырый фонарь күзләре. Сөрлегеп, сүнеп, капшанып, Уза алар һаман алга. Кемдер кычкырды шатланып: — Менә,— диде,— таптым! Ялга! Өзелгән.. Әйтерсең тирән Упкын төбендә ята ул, Кар өермәләре белән Бергә аны уйната җил. Изоляторга эленеп Кыска очы калган аның, Ялгарга...Бары тик менеп... Башына ук багананың... ...Чыбыкны беркетеп билгә, Фонареңны бәйләп башка Үрмәлисең. Ләкин җил дә, Суык та өстери аска. Аяк тайса, шуышса кул,— Ашкынуың тарта өскә, Әйтерсең, син тумыштан шул Агачка ябышып үскән. Менә изолятор... Тимер... Фонарьдан төшә ак тасма. Җиңәлмисең икән, җиңел — Өс тә юк хәзер һәм ас та. Менә кушылды ике оч. Юк, ычкынды шул, кушылмый... Сулу кысыла, бетә көч... Куллар каткан — кул буйсынмый... Кул юк багана кочарга, Кычкырсаң да чыкмый тавыш. «Чыбыкны кирәк тотарга... Ышаныч тик синдә, каеш... Юк, мин җирдә түгел, өстән Төшмәдем әле күрәсең...» Чатырдатып чыбык кыскан Кулыңа сулыш өрәсең. һәм йөрәк бар көчен җыеп Тагын бер кат канат кага. ...Калганын ут янгач килеп Сөйләделәр палаткада. Сөйләделәр... Сомов, кереп, Шаяртып сүз кушты шунда: — Җил җиңүче сулыш өреп, Ник болай төрендең туйга... Шулай ди, ә үзе өскә Япкан туныңны төзәтә. Сүз табу кыен бу хискә, Бүген аны тик күз әйтә. Әйтә күзләр: шулай, туган, Менә-шулай күтәрел син; Котырган чакта җил-буран, Юлны шулай үтә бел син!