Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ СӘНГАТЕ ДЕКАДАСЫНА Б А ГЫ Ш Л А Н ГА Н ҖЫ ЕЛЫШ Москвада 1957 елда булачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына хәзерлек буенча иҗади оешмаларда кызу эш җәел- дерелә. Язучыларның 12 декабрьда шәһәр күләмендәге җыелышы шушы мәсьәләне тикшерде. — Хәзер, бу этапта декадага хәзерлек буенча төп бурыч,— диде докладчы иптәш Бәширов,— безнең язучыларыбызның языла башлаган зур әсәрләрен төгәлләүне һәм укучыларга җиткерүне тәэмин итү. Без Кави Нәҗми иптәштән яңа роуанын, Г. Әпсәләмовтаи бүгенге көннең бик мөһим темасына языла торган романын, С. Батталдан очучы Фәтхуллин турындагы, повестен, Г. Минскийдан яңа повестен тизрәк төгәлләүләрен көтәбез. М. Әмир «Ялантау кешеләре»нең икенче китабын тәмамлый алса, яхшы булыр иде. Шагыйрь Ш. Маннурның нефтьчеләр турындагы шигъри повестен якын арада ахырыиача эшләп бетерүенә, Б. Зернит белән Г. Хуҗиның М. Җәлил турындагы яңа поэмаларын, Әхмәт Юныс, 3. Мансур иптәшләрнең яңа поэмаларын тизрәк тәмамлауларына да ышанасы килә. Без күп кенә яңа әсәрләр — җырлар, поэмалар, шигырьләр, хикәяләр, пьесалар иҗат итәргә тиешбез. Кави Нәҗми Татарстан тарихын, аның күренекле кешеләрен, республика тормышын һәрьяклап яктырта торган әсәрләр тудыру кирәклеге турыпда сөйләде. Бу фикерне куәтләп В. И. Качалов исемендәге Зур драма театрының баш режиссеры Әнвәр Бейбутов чыкты. Нәкый Исәнбәт һәм Шәрәф Мөдәррис иптәшләр безнең әдәбиятыбызның тарихын дөрес яктырту, әдәби мирасны дөрес файдалану мәсьәләсенә тукталдылар. Г. Әпсәләмов үзенең чыгышын яшь язучылар белән эшләү, аларның иҗатын декадада тулырак чагылдыру мәсьәләсенә багышлады. Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры X. Хәйри әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть буенча декадага хәзерлек чорында эшләнәчәк эшләргә тукталды. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Ш. Са- рымсаков үзенең чыгышында Ф. Хөснинеи «Еллар һәм юллар», Ә. Фәйзинең «Якты гомер» исемле пьесаларына, Н. Исәнбәтнең М. Җәлил турындагы әле генә театрга тапшырылган трагедиясенә югары бәя бирде, театрның репертуарында һәртөрле әсәрләр, мәсәлән, сатира да булырга тиешлеген һәм игътибарны шундый әсәрләрне иҗат итүгә юнәлдерергә кирәклек турында сөйләде. Композитор Ж. Фәйзи шагыйрьләрне яңа җырлар, кантаталар, романслар һәм башка төр музыкаль әсәрләр өчен яхшы текстлар иҗат итәргә чакырды. Ә. Фәйзи, С. Баттал, А. Әхмәт, Ш. Мөдәррис, Н. Исәнбәт иптәшләр бик хаклы рәвештә язучы кадрларга дөрес караш, аларның иҗатына һәрвакыт объектив бәя бирү һәм катлаулы иҗади хезмәттә алар га өзлексез ярдәм күрсәтеп тору мәсьәләсенә тукталдылар. Соңыннан КПСС Өлкә Комитеты секретаре иптәш Батыев чыгыш ясады. БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА ҮТКӘРЕЛГӘН КОНКУРС 1954 елны Татарстан Совет язучылары союзы, Татарстан китап издательствосы һәм Татарстан АССР Мәгариф Министрлыгы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң яхшы художество әсәрләренә конкурс игълан иткәннәр иде. Шушы көннәрдә жюри үзенең эшен тәмамлады. Яшь язучы Мәсгуть Кәримов конкурста үзенең «Айтаган» исемле повесте белән катнашты. Аңа зур әсәрләр өчен билгеләнгән 5000 сум күләмендәге өченче бүләк бирелде. Яшь шагыйрь Гамил Афзал шигырьләр җыентыгы өчен 5000 сум күләмендәге беренче премия белән бүләкләнде. 3000 сум күләмендәге икенче ике премия белән «Тегермәндә» исемле хикәясе өчем Нурихан Фәттахов һәм шигырьләр өчен балалар язучысы Бари Рәхмәт иптәшләр бүләкләнделәр. 2000 сум күләмендәге өченче премия белән Нәкый Исәнбәтнең «Пескәем» исемле җыентыгы, Ә. Максудо- ваныц «Микрофоннан антеннага» исемле фәннипопуляр хикәясе, Г. Нәбиуллинныц «Энем турында шигырьләр» дигән циклы һәм Ә. Дибаевныц «Очыргыч бәласе» белән «Маһрияиең шатлыгы» исемле хикәяләре бүләкләнделәр. Конкурс жюрие «Беренче адымнар» повесте өчен Р. Шәйхетдиновка 3000 сум күләмендәге, «Кыш бабай елка- да» исемле шигъри инсценировкасы өчен Бари Рәхмәткә һәм «Ана йөрәге» повесте өчен Ә. Бикчәнтәевага икешәр мең күләмендәге кызыксындыру премияләре бирү турында карар чыгарды.