ФАТИХ ӘМИРХАН
Татар классик реалистик әдәбиятының күренекле бер вәкиле Фатих Әмирхан, 1905 ел революциясе үткәргән идеяләрнең ялкынлы яклаучысы булып, 1906 елда матбугатка чыкты. Ул чордагы башка татар язучылары кебек, Ф. Әмирхан да Казандагы татар мәдрәсәләрендә (элек Яна бистәдә, аннан соң «Мөхәммәдиямдә) уку белән бергә, рус теле һәм рус әдәбияты белән нык кызыксына. Рус теле буенча башлангыч белемне Яңа бистә мәдрәсәсе каршындагы рус теле классында алганнан соң, 1904 елның җәендә Самарада торып русча укый. 1905—1906 елның кышында большевик студент С. Ы. Гассардан укуын дәвам иттерә. Ф. Әмирханның С. Н. Гассар белән аралашуы аның дөньяга карашына нык тәэсир иткән булырга тиеш. 1906 елның мартында язган бер хатында: «Бу көннәрдә Казан башыма тар булып тора... Хәлфәм Гассарны арестовать иттеләр. Бәлки, үземне дә шушы көннәрдә итәрләр»,— ди. Әмирхан шуннан соң бераз вакытлар качып йөрергә мәҗбүр була. Аның иң беренче әсәре Париж Коммунасы турындагы мәкаләнең тәрҗемәсе булуы да хәлфәсе Гассарның күрсәтүе буенча дип уйларга кирәк. Ф. Әмирхан бу елларда мәдрәсәдәге иске тәртипләргә каршы күтәрелгән шәкертләр хәрәкәтенә актив катнаша һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен ташлап чыгучы 82 шәкертнең җитәкчеләреннән була. 1907 елның башында Ф. Әмирхан /Москвада «Тәрбиятеләтфаль» исемле балалар журналының оештыручысы һәм секретаре була. Журналда күп кенә әсәрләрен һәм мәкаләләрен бастыра. 1907 елның апрель ахырларында Ф. Әмирхан Казанга кайта, «Әлис- лах» газетасын чыгарырга хәзерлек алып бара. 28(15) августта ике аягына да паралич булып, клиникада ята. Ләкин авыру аны эшеннән туктатмый, рухын төшерми. Ул «Әлис- лах»ка җитәкчелек итә, үткен эчтәлекле мәкаләләр яза. Ф. Әмирхан бу чорда: «Без — надан, гыйлемгә мохтаҗ. Без — кол ителгән халык, безгә азатлык кирәк. Без — ярлы, байлыкка мохтаҗ... Без җан азыгы — әдәбият, музыка һәм башкаларга мохтаҗ»,— дип, татар халкын фән, сәнгать һәм экономика өлкәсендә алга этәрергә өндәде, татар халкының прогрессына уңайсызлый торган һәртөрле кара көчләргә, Тукайча әйткәндә, «кара йөзләр груһына» каршы көрәшкә күтәрелде. Ф. Әмирхан самодержавие Россиясендә һәрбер милләт эчендә «ике милләт», һәрбер милли культурада ике культура барлыгын күрә белде. 1908 елда басылган «Авырулар галәменнән» исемле очерк- хикәясендә иртән сәгать биштән торып эшкә китәргә мәҗбүр булган крестьяннар белән сәгать төнге 12 булуына карамастан «гыйш- гашрәт» эчендә яшәүче дамаларны бер-берсенә каршы куя да болай 85 ди: «Ыинди контраст: бер йортта үлеп яталар, аның күршесендә бик ләззәт белән гомер итәләр. Уйлап-уйлап гаҗәпләнә башлыйм: бәгьзы кешеләр шуның икесен бер диләр бит. Шуларны аерып йөрткән кешеләрне миллият хисеннән мәхрүм дип сүгәләр бит. Шул ике фирканең1 берсе мазлум2 дисәң, ачуланалар бит. Әгәр сез монда без гомер сөрсен өчен үлеп ятсагыз, җәннәттә сез дә безнең шикелле булырсыз, дип юатырга тырышалар бит!» («Әлислах», № 41, 1908). Ф. Әмирхан үзенең мәкаләләрендә рус халкы белән Россия самодержавие хөкүмәте чиновникларын бер-берсенә каршы куеп йөртте. 1908 елда «Әлислах»та (№ 25) басылган мәкаләсендә Мәҗит Гафу- рины «Үги балалар» исемле хикәясендә «рус милләте белән рус бюрократиясен бер үк сарада 3 куеп йөрткәнлеге» өчен гаепләде. 1914 елда «Кояш»та басылган мәкаләсендә татар халкының теләгән нәрсәсе «Россиянең тигез хокуклы гражданы була алудан гыйбарәт» икәнен һәм «моңа рус милләте каршы торыр дип уйларга һичбер юл юк» икәнен әйтеп, «рус милләтенә үзе белән бергә гасырлар буенча дус яшәп килгән карт бер милләтне кысу, рәнҗетү, нинди генә мантыйк белән каралса да, мат- луп була алмас»,—дип язды. Рус милләтенә, рус халкына тирәнтен ышану һәм дусларча караш рус халкының алдынгы фәненә, культурасына Ф. Әмирханның уңай мөнәсәбәтен билгеләде. Ф. Әмирхан татар милләтенең алга китүен, тәрәккыйсең, буржуаз милләтче-пантюркистлар уйлаганча, чит илләрдән түгел, бәлки рус халкы тарафыннан тудырылган бай культураны үзләштерүдә дип карады, «йөзләрчә, меңнәрчә укырга тели торган кешеләрне, балаларыгызны рус мәктәпләренә бирегез», — дип атааналарга мөрәҗәгать итте. Татар милли мәктәпләренә укытучылар хәзерләп чыгару эшендә дә ул, | Фирка — төркем. 2 Мазлум — җәберләнүче. 3 Бер үк ноктада. пантюркистлар кебек, Истамбул, Мисыр һәм Бәйрут мәктәпләрен түгел, бәлки рус мәктәпләрен файдалануны яклады. Үзенең бу карашын әдәби әсәрләрендә дә чагылдырып килде. Аның әсәрләрендәге күп кенә геройлар рус культурасы атмосферасында яшиләр, рус телен өйрәнү, рус әдәбиятын уку белән һәм анда күтәрелгән мәсьәләләр белән кызыксыналар, аларның өстәлләрендә дә рус әдәбияты әсәрләре, стеналарында рус халкының атаклы кешеләренең— Горький, Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Тургенев, Репин һ. б. ның рәсемнәре эленеп тора. Рус культурасына мөнәсәбәт геройның уңай яки тискәре тип булуын билгеләүдә дә әһәмиятле бер сыйфат итеп алына. Рус халкына һәм аның алдынгы культурасына Ф. Әмирханның тирән хөрмәт белән каравын аның Л. Н. Толстой, В. Короленко, М. Ю. Лермонтов турындагы юбилей мәкаләләре дә ачык күрсәтеп торалар. XX йөз башындагы татар тормышында күтәрелгән иҗтимагый прогресс мәсьәләләрен яктыртканда да Ф. Әмирхан рус классик әдәбиятында куелган проблематика һәм идея яктылыгында килергә тырышты. Россия самодержавие бюрократиясенә каршы көчле нәфрәт, рус һәм башка милләтләргә тирән хөрмәт белән карагай Ф. Әмирхан үзенең Октябрьга чаклы булган бөтен иҗат дәверендә милли тигезсезлеккә һәм милли изүгә каршы көрәште, бөтен кешелек җәмгыятенең бәхе- те-сәгадәтеи җир йөзендә яшәүче милләтләрнең үзара дус, тыныч һәм тигез хокуклы булып яшәвендә күрде. Кешелек дөньясын бәхеткә-сәгадәткә илтә торган эшләрнең генә макталырга лаеклы икәнен раслап, Чыңгыз хан һәм Аксак Тимер кебек урта гасыр басып алучылары белән мактануларны кире какты. Ул буржуаз милләтчелеккә һәм милли шовинистлыкка да, шулай ук милли культураны,, үз милләтенең дөньяда яшәргә сәләтле булуын инкарь итүче нигилистларга каршы көрәште. Ф. Әмирхан- 86 ның буржуаз милләтчеләргә тискәре мөнәсәбәте, аның барлык публицистик әсәрләре буенча чагылып килә дип карарга мөмкин. Буржуаз милләтче Фатих Кәрп- мппец «Хыялмы, хакыйкатьме» исемле әсәренә язган рецензиясендә («Әлислах», № 27, 1908) «тар милләтчелек» сыйфаты аның язучылыгын юкка чыгарганлыгын билгели дә болан дәвам итә: «Мпллпят фикерен буржуалар кулында монополиядә тотып, һәрбер сулрак кешеләрне халык сөю хисеннән мәхрүм ясауны мин хәзергә кадәр Пурпшкевич1 коралы дип кенә уйлыйдыр идем. Ул гына үзеннән сул партиягә мәнсеп кешеләрне ватан вә милләт хаиннәре2 санын дип ышана идем. Ләкин мәгаттәэссеф бу хата икән... Безнең уң милләтчеләр дә шул ук фикердә вә шул ук корал белән сугышырга яраталар икән». Шулай итеп, Ф. Әмирхан милләткә хезмәт итү исеме астына яшеренеп, буржуазия файдасына эшләүне «тар милләтчелек» дип. пуришкевичлык дип атады. Ф. Әмирханның, үз теле белән әйткәндә, «тар милләтчеләргә» каршы көрәше «Әлислах»тан соң да дәвам итте. 1910 елда «Ялт-йолт» журналында басылган «Милләткә хезмәт итүче китапчы һәм педагог» исемле сатирасында милләткә хезмәтне «тәҗвпт» (коръәнне дөрес укырга өйрәткән китапчык), «Гыйль- ме халь» (дини өйрәтүләрне сөйләгән китапчык) һ. б. язуда дип аңлаучы милләтчеләрдән көлде. «Ялт-иолт»та (№ 44, 1913)- «Кияүне сайладык» исемле мәкаләсендә Ш. Иманаевны (Әхмәтҗан Сәйдә- шевнец кияве) IV Дәүләт Думасына депутат итеп сайларга йөрүчеләргә каршы каты протест .белән чыкты һәм буржуаз милләтче Ш. Иманаевның Думада Пуришке- вичлар, Маклаков II ләр кулында корал булачагын күрсәтте. Шул ук журналның 45 иче номерында Г. Тукай Ш. Иманаевның Думага сайлана алмый калуын хаксызлык- тан котылу дип карап, Иманаевка 1 П у р и ш к е в и ч — Дәүләт Думасында иц реакцион депутат. 2 Хаин — хыянәтче. каршы юнәлгән сатирик мәкалә белән чыкты. Шул ук елда аның буржуаз мил- ләтчепантюркист Зәки Вәлиди- не «кәрлә көчек» дип атап, аңа каршы кискен чыгышлар ясавы да бик характерлы. «Кояш» (1915 ел, № 762) газетасында Ф. Әмирхан «Мәдәни ган- ганәсезлек1 хурлыгы» исеме астында язган озын мәкаләсендә буржуаз интеллигенциянең бушкуык- лыгыи фаш итте: «Бездә теләсә кем үзен гласный, депутат, мөфти булырга лаек дип уйлый. Сайланмасалар, яраклы булмаганлыктан сайланмадым дип түгел, дошманлыктан сайламадылар, ди, донослар ясап, сүгенеп йөри башлый. Надан, бернәрсә белми торган һинди Минһаҗлар, дарелфөнүи салабыз дип, шау киләләр. Сафа Баязитов кебек пычрак типлар үзләрен мөфтилеккә куярга риза булалар», — ди. Шулай итеп, Ф. Әмирхан милләткә хезмәтне халыкка хезмәт, милләтнең иц зур күпчелеге булган хезмәт халкына ярдәм итү дип, милли культураны үстерүне дә халыкны коллыкка төшерүче һәм буржуазиягә хезмәт итүче культура мәгънәсендә түгел, бәлки халыкны коллыктан, бөлгенлектән чыгарырга булыша торган культураны үстерү мәгънәсендә аңлады. Югарыда әйтелгән фактлар аркылы без Ф. Әмирханның милләт һәм милли культурага мөнәсәбәтен билгеләргә теләдек. Әлбәттә, Әмирхан иҗаты һәрвакыт бу сызык буенча гына бармады. Ул кайбер очракларда буржуаз милләтчелек йогынтысына да төшкәләде. Аның 1913 елда «Кояш» газетасында И. Гаспринский үлеменә багышланган мәкаләсе әнә шундый чайкалуларның берсе иде. Ф. Әмирханның, Октябрьга чаклы язгап әсәрләре арасында дини тойгыларны эченә алган әсәрләр шактый күп очрыйлар. Дин мәсьәләсендә дә Ф. Әмирхан иҗаты шактый 1 Культуралы гадәт, күнекмә юклыгы. 87 каршылыклы: бер яктан, Ф. Әмирдан дин башлыкларының наданлыгын, фанатиклыгын, татар руханиларының самодержавие белән килешеп яшәүләрен фаш итүче көчле реалист-публицист булса, икенче яктан, динне кешене тынычландыручы, хәтта милләтне савыктыручы итеп каравы белән көчсез вәгазьче дә иде. Ләкин басым ясап әйтергә кирәк, Ф. Әмирханның реалистлыгы аның дини «философиясеннән» һичшиксез өстен иде. Ф. Әмирхан Россия күләмендә әһәмиятле булган иҗтимагый-поли- тпк вакыйгаларны зур игътибар белән күзәтеп, аларны үзенең публицистикасында чагылдырып килде. Язучы III Дәүләт Думасының барышын күзәтү уңае белән язылган бер -мәкаләсендә кадетларның торган саен уңлаша, октябристларга якынлаша баруларын, мөселман депутатлары фракциясенең шул ук кадетлар артыннан баруын һәм меньшевикларның революциядән читкә китүләрен күрсәтте. Большевикларның Думага мөнәсәбәттәге тактикаларына карата түбәндәге фикерләрне әйтте: «Күптән түгел меньшевиклар рәисе Плеханов «Товарищ» газетасында язган бер мәкаләсендә большевикларның хатты хәрәкәтләренә 1 ачы сурәттә тәнкыйть итте. Ләкин большевиклар, андый тәнкыйтьчеләрдәй генә бер дә тәэсир- ләнмиче, әвәлгечә Дума мөнбәренә халыкка сүз ишеттерер өчен булган бер җир дип карауларында дәвам птмәктәләрдер. Петербургта үзләреннән вәкил сайларга җыелган эшчебольшевиклар сайланачак кеше өчен, бу, халыкның мөмтаз2 3 вә бик аз сыйныфтан гына сайланып вөҗүткә килгән Думага низамнар4 ясашырга түгел, бәлки халыкка сүз ишеттерергә бара икәнлсгене белдерә торган инструкция ясап бирделәр. Әлхасыйль5 , большевикларның хатты хәрәкәтләре революциянең иң кызу көннәрендә ничек булса, хәзердә дә, җеп кадәре дә уңлашмыйча, шул көе калгандыр» '. Шул рәвешчә, Ф. Әмирханның публицистикасы татар тормышындагы фикри-иҗтимагый хәрәкәтне өйрәнү 2 Хатты хәрәкәт — тактика. 3 Мөмтаз—аерым хокуклар белән файдаланучы. 4 Низам—закон. 5 Әлхасыйль — кыскасы. өчен әһәмиятле бер чыганак булып тора. Болар язучының социаль прогресс һәм азатлык өчен көрәшен күрсәтәләр. Публицистик мәкаләләрендә күтәрелгән проблемалар язучының художество әсәрләрендә дә гәүдәләнделәр. «Гарәфә кич төшемдә» һәм «Фәтхулла хәзрәт» исемле ике әсәре бу яктан аеруча характерлы. Башта «Әлислах»та (1907, № 4), соңыннан аерым китапчык булып басылгап «Гарәфә кич төшемдә» хикәясендә татарлардан төрле фәннәр буенча профессорлар, талантлы язучылар, югары культуралы артист һәм артисткалар җыелган кичә сурәтләнә. Ләкин бу әле реаль күренеш түгел. Ул язучының матур төше генә. Кинәттән аның колак төбендә: «Гает җитте, тор!» — дип кычкырган тавыш ишетелә. «Бу — атамның тавышы икән, — ди язучы. — Төшемдә күргән галәмнән аерылу никадәр авыр булса да, мин аңардан аерылган идем һәм бер дә кушыла алмаслык итеп аерылган идем». «Әлислах» газетасының 1908 ел, 48— 49 номерларында басылган «Бәйрәмнәр» исемле очерк-хикәядә шул ук тема реалистик планда яктыртылган. Бәйрәмне искечә үткәрергә өйрәнгән Вәли бай үзенең танышы Габделмәҗиткә бәйрәм котларга килә һәм шул бәйрәм уңае белән әдәбият кичәсе ясарга җыенып йөрүче яшь кызлар һәм егетләрне очрата. Вәли аларныц берсе белән сүз көрәштереп, «урыс-марҗа» дип атап куркытырга да чамалый. Ләкин яшьләр аның бу чыгышына көлеп кенә карыйлар. — Сез, бабай,’ кызып китмәгез, беләсез бит, безнең шикелле халыкка кызып китеп, сүгенеп, ачуланып 1 «Әлислах», № 3, 1907 ел, 17 октябрь. 88 кына бер эш тә эшләп булмый. Алар һәммәсе безгә көлке генә TOejiaj — ди егет. Моны Вәли баи үзе дә яхшы төшенә. Вәли байның улы Габделгалләм әлеге егетләр һәм кызларның ир- кенләп сөйләшеп утыруларына кызыга. хәтта алар оештыра торган әдәбият кичәсенә дә бара. Ләкин әдәбият кичәсендә җыелган халык Габделгалләмгә чит һәм ят. Шуңа күрә ул әдәбият кичәсен ташлап, фәхешханәгә китә. Анда төне буе эчә, типтерә. Шулай итеп, бу хикәядә дә язучы культура учаклары булган әдәбият кичәләрен һәм аны оештыручы прогрессив яшьләрне иске фикерле, бозык байларга һәм бозык бап малайларына каршы куйды. Ф. Әмирхан 1909 елда «Фәтхулла хәзрәт» исемле сатирик повестен язды. Бу повестьта искечә тәрбияләнгән, иске гореф-гадәтләр колы булып яшәгән Фәтхулла хәзрәт белән Миңсылу кодачага яңача тәрбия алган, югары укымышлы Әхмәт һәм аның семьясы каршы куела. Фәтхулла хәзрәт образында үзенең бөтен эш-хәрәкәтен «байлар ни әйтер» дигән принципка нигезләргә өйрәнгән, һәртөрле прогресска каршы, иске фикерле мулла гәүдәләнә. Бу тип мулла образлары Г. Тукай сатирасында, 3. Һади хикәяләрендә һ. б. язучыларның әсәрләрендә, шулай ук Ф. Әмирханның публицистик мәкаләләрендә дә чагылдырылды. Мулланың тискәре якларын тулырак һәм төгәлрәк ачу өчен Ф. Әмирхан бу әсәрендә үзенчәлекле юл сайлый: Фәтхулла хәзрәт гадәттән тыш булган обстановкада, яңа тормышта иске кеше итеп сурәтләнә. Бу тормышта герой үз заманында булмаган, үз күзе белән күреп өйрәнмәгән гореф-гадәтләр, күренешләр белән очраша. Бу алым язучыга Фәтхулла хәзрәтнең нормаль обстановкада бик яшерен генә эшләргә мөмкин булган эшләрен, төрле^уйларын шәрәләндереп, күпертеп бирергә мөмкинлек тудыра. Миңсылу кодача — Галиәсгар Камал комедияләрендә күп очрый торган, мещан табигатьле бай хатыны. Язучы бу образны да гадәттән тыш обстановкада алу юлы белән аның бик күп тискәре сыйфатларын аеруча күпертеп күрсәтүгә ирешкән. Фәтхулла хәзрәт һәм Миңсылу кодача — ул чор өчен характерлы, типик булган реалистик образлар. Болар аркылы язучы татар әдәбиятындагы критик реализм традицияләрен дәвам иттерә. Реаль тормышны сатирик планда фаш итү Фәтхулла хәзрәт һәм Миңсылу образлары белән генә чикләнми, әлбәттә. Язучының чынбарлыкка булган мөнәсәбәтен төрле вакыйгалар, картиналар, күренешләрнең бирелешеннән дә күреп була. Бер картинада 30—40 яшьлек хатынның 4—5 яшьлек малайны кыйнап торуы, шуның янындагы картинада әлеге хатынны иренең кыйнавы, шуның янында ук әлеге ирнең исереп егылып ятуы һәм бер полицейскийның аны төрткәләп, колакларын угалавы күрсәтелә. Менә бу да. иске тормыш күреиешләреннән берсе, ә мондый картиналар «Фәтхулла хәзрәт» хикәясендә шактый? күп кертеләләр. Ф. Әмирхан бу рәсемнәрне дә очраклы сайламый, бәлки шул чорда чыккан «Ялт- йолт» исемле сатирик журналдан файдалана. Повестьта кадимчеләр белән беррәттән җәдитчеләр дә тәнкыйть астына алыналар. «Син тар балаклар дип йөртә торган кешеләрнең һәммәсе,— ди Әхмәт Фәтхулла хәзрәткә, — синең шикелле үк надан, синең шикелле үк мөттагассыйп, синнән бары башларына кигән калыпсыз фәсләре, өсләренә кигән якасыз җөббәләре яки билсез казакилары белән генә аерылган кешеләр бит». Икенче бер урында Ф. Әмирхан шул ук пантюркист җәдитчене башына аршин ярым озынлыгында фәс киертеп сәхнәгә чыгара һәм беркем аңламый торган төрекчә тел белән сөйләтеп көлкегә калдыра. Ф. Әмирханның бу хикәядә җәдитчеләргә каршы чыгуы очраклы күренеш түгел ^иде. Чөнки нәкъ шул елны ул «йолдыз» газетасын-? да (1909 ел, 10 ноябрь) үзенең җәдитчеләр арасыннан киткәнлеген,. 89 чөнки җәдитчеләрнең кадимнәрдән аермасы бик вак мәсьәләләр тирәсендә генә йөргәнлеген язып чыккан иде. Әхмәт, аның улы Зыя, кызлары Ләйлә һәм Нәфисә образларында Ф. Әмирхан ул вакыт өчен киләчәк чорның яңа кешеләрен бирергә тели. Фәтхулла хәзрәтнең улы Әхмәт’— гуманист, күп төрле телләр белүче галим һәм врач. Кадимче Фәтхулла хәзрәтләрне агулаган «иске схоластиканы» да, җәдитче интеллигенцияне агулаган «яңа схоластиканы» да ул танымый. Аның уллары һәм кызлары исә бөтенләй яңа тәрбия алган яшьләр. Алар кешеләргә карата тән җәзасы куллануга үткән заманның әшәке кыргыйлыгы дип карыйлар. «Сезнең заманда яхшы булган бабай — кеше кыяфәтле ерткычлар, — ди Зыя, — балаларын каннары чыкканчы суктырганнар; аның белән генә канга сусаганлыкларыи баса алмагач, мөкатдәс музыка тавышы астында, бер-берсен мылтыклар, туплар белән һәлак итешкәннәр». Ф. Әмирхан кешелек җәмгыятенең киләчәктә рәхәт, шат һәм культуралы тормыш белән яшәячәге, фән һәм техника казанышларының тыныч максатлар һәм кешеләрнең бәхетле тормышы өчен кулланылачагы турында язды. Әлбәттә, әсәрдә идеал итеп алынган бу тормыш — буржуа тормышы, Ф. Әмирхан бу әсәре белән буржуазияне идеаллаштыра дип карауның бертөрле дә нигезе юк. Чөнки тормыштагы бөтен искелекне фаш итү, кешеләрне кан дәрьясына батыручы сугышларны ерткычлык дип атау, кешегә тирән мәхәббәт — гуманизм — әсәрнең төп идеясе. Бу идеяне буржуа идеясе дип атау, аз дигәндә, буржуаны мактау булыр иде. Аннан соң бу әсәрдә буржуа сыйныфын күрсәтүче бер генә образ да юк, ә буржуазиядән башка, буржуаз җәмгыять була алмый. «Гарәфә кич төшемдә» яки «Фәтхулла хәзрәт»тә киләчәкне сурәтләү өчен алынган типлар һәм эпизодларга охшаганнарны Ф. Әмирхан соңыннан үзе үк реаль җирлектән, реаль вакыйгалардан алып сурәтләде. Мәсәлән, 1923 елда Казанда ясалган әдәбият кичәсен ул бо- лай тасвир итә: «Большой театрның зур да, кечкенә дә 6Саглам бер гонсыр — сәламәт бер төркем (нәсел, племя). 7 «Татарстан» газетасы, 1923 ел,. 11 март. ’Хөррияте шәхсия — шәхес ирке. түгел бинасы. Зур да, кечкенә дә түгел фойэ- се. Күпчелеге яшьләрдән гыйбарәт халык гөж килә... Бу инде — өр-яңа бер даирә — совет зыялылары даирәсе. Монда иске зыялы сыйныфның революция белән кулга-кул тотынып эшләп киткән гонсыры белән бергә, әүвәлдә «түбән катлау» дип атала торган чын халык гаммәсенең үз эченнән чыгып та, революция елларында укыган, яхут эш өстендә тәҗрибә күреп шомарган, мәдәниләшкән, аңлаш һәм караш даирәсен киңәйткән һәм әле дә киңәйтүдә дәвам итә торган саглам бер гонсыр 1 — партиялесе, партия- сезе бергәләп үзләре бер даирә тәшкил иткәннәр. Брларның инде бөтен тормышлары революция иҗат иткән мөәссәсәләр, революция нәтиҗәсендә барлыкка чыккан дәүләт аппараты белән бик нык багланган... Болар арасындагы хезмәт уртаклыгы ул даирәне гаять нык сурәттә революция белән баглап куйган» 6 7 — ди. Бу мәкаләсендә инде Ф. Әмирхан төшне түгел, бәлки совет дәүләтенең беренче ун елы эчендәге чынбарлыкны сурәтли. 1908—12 елларда Фатих Әмирхан, романтик планда язган әсәрләре белән бергә, «Танымаганлык- тан таныштык» (1908) исемле хикәясен, «Татар кызы» исемле нәсерен (1909), «Яшьләр» пьесасын (1909), «Хәят» повестен (1911), «Урталыкта» исемле романның ике кисәген (1912) һ. б. кечкенә күләмле әсәрләрен бирде. «Таны м а га нл ыкта н таны штык» исемле әсәрдә бай малае Гайса надан, мактанчык, фахиш һәм масаю- чан итеп күрсәтелә. 1910 елда Ф. Әмирханга язылган бер хатта Гайса образының Вәли һәм Гали Апанаевларны хәтерләтүе әйтелә. Тискәре тип итеп алынган 6v 90 образга каршы шул ук хикәядә язучы «Тәхминән 25—26 яшьлек» һәм «Новая Русь» газетасын моталага итә, «русча бик әдәби телдә сөйләшә» торган, Москва университеты студенты Сәйфелмолүков образын куйды һәм бу образда укыган, эшлекле, чыи-чыннан культурага ия булган яшьләрне күрсәтергә теләде һәм югары культуралы булуның «шык-франтларча киенүдә түгел» (Г. Тукай), бәлки «укып рухны гали итүдә» (Г. Тукай) икәнен күрсәтү өчен Сәйфелмолүковны тышкы кыяфәте белән үк әлеге бап малаена каршы куйды. «Яшьләр» исемле өч пәрдәлек пьесада иске карашлы аталар (җәдитче сәүдәгәр Хөсәен, кадимче сәүдәгәрләрдән Рәхимҗан, күмәчче Хәйретдин, тирече Мөхәммәтҗан һ. б.) белән урта гасырчылык гореф-гадәтләреннән, иске тормыш тәртипләреннән котылырга, культуралы тормыш белән яшәргә те- .ләүче балалар һәм яшьләр арасындагы көрәш, шул ук реакция елларында интеллигенция арасында барган фикер каршылыклары гәү- дәләндерелә. «Яшьләр»дә баш геройлардан Газиз укырга, университетка керергә юл куймаган өчен, кибеткә төшеп сату итәргә, «күмәчче Рәхмәтулла байның урта бармактай кызына» өйләнергә мәҗбүр итәргә теләгәннәре өчен атасы өеннән чыгып китәргә карар бирә. Әсәрнең икенче герое, милләтче Зыя, аның бу эшенә каршы төшә, атааналарыи ачуландырмаска, аларчарак булырга киңәш бирә. Шуңа каршы Газиз болай ди: «Димәк, безгә өйдә скандал чыкмасын өчен, үзебез кирәксенмәгән эшләрне эшләргә, ягъни скандалдан куркып, үз теләвебезне бөтенләй бер якка ташлап, толпаны (гавамны) үзебезгә законодатель танырга кирәк икән.^ Шулаймы? Юк, рәхмәт, мин аны булдыра алмыйм; мин бөтен яшь гомеремне маска (битлек) эчендә уздырырга разый була алмыйм. Хөррияте шәхсиям 1 миңа бар нәрсәдән дә кадерле. Мине татар жиз- неннән туйдырган нәрсә дә именно шул хөррияте шәхсияиең юклыгы». Газизнең бу сүзләрендә иске Россиядә хөкем сөргән буржуазалпавытчылык тәртипләре һәм дини фанатизм аркасында шәхеснең изелүенә, кешенең инициативасына, алга-яктыга омтылышына һәртөрле юллар белән киртә салуларга каршы протест гәүдәләнә. Әсәрнең икенче герое Юсыф _ милләтче Зыяга икенче яктан бәйләнә: «Их, мелла Зыя, начар милләтче булып чыктың син бара торгач. Сезнең башлыкларыгыз безгә рус молодежына (яшьләренә) тәкълит итүне 1 харам иттеләр. Милләт тә- рәкъкый итсен2 өчен, без «госманлы төрекләренә тәкълит идәрез, әфәндем; алар Париж белән Дәр- сәгадәттән3 башканы признать (икърар) итмиләр бит». Юсыфның бу сүзләрендә татар шовинист милләтчеләренең, рус культурасына каршы китүләреннән, француз культурасына баш игән төрек культурасын үзләренә үрнәк итеп алырга маташуларыннан көлү бик ачык. Учитель Әхмәт Зыяны тагын да катырак тәнкыйтьли: «Берничә авылга берәр байның зәкятеннән ысуле җәдидә мәктәпләре ачылгач та милләт тәрәкъкый итә дип шау килдегез... Менә инде унбиш ел булды, ул мәктәпләр ачылдылар да ябылдылар, ә милләтегез һаман урынында тора әле. Имеш тә, авыл балалары тәҗвит белә башлагач та, бик зур эш булган икән! Юк, брат, әгәр сез татарны чынлап алга җибәрәсегез килсә, фәкыйрь халыкка: крестьянга, рабочийга сознание кертергә тырышыгыз. Фәлән байның һиммәте, фәлән байгураның шәфкате дип кәгазь буяганчы, шул фәләннәрнең ничек итеп кеше эшләгәнне ашаганлыкларын, шул эше аркасында баеганлыкларын языгыз». Зыяның: «Бу сүзләрдән 1905 ел исе килә» дигән репликасына каршы Юсыф: «Кстати сказать, милJ Т ә к ъ л и т итү — иярү. 2 Т ә р ә к ъ к ы й и т с е и — алга китсен. 3 Дәрсәгадэттән — Истамбул- дан. 91 .ләтче борынына бер дә килешми торган ис»,—дип мыскыллап җавап бирә. Шул рәвешчә, бу әсәрендә дә Ф. Әмирхан яшьләрне, интеллигенцияне социаль чыгышлары яки социаль хәлләре буенча түгел, бәлки иҗтимагыйполити к карашлары буенча төркемли. Аларның бер төркеме «милләт исеме» астында Хөсәен байларга, Рәхмәтулла хаҗиларга юл куярга, аларны үзләренә җитәкче итеп, аларча булырга тәкъдим итсә, рус культурасына каршы китеп, төрек культурасын үзенә үрнәк итәргә чакырса, икенче бер төркеме шул байларны «толпа» дип, «чернь» дип атый, аларны мактап язган өчен, милләтчеләрне тәнкыйть итә, университетларга кереп укырга омтыла. Кайберләре исә үзләрен Рудиннар, Базаровлар рәтенә куеп, искене җимерүчеләр итеп күз алларына китерәләр. «Без искене җимерә алсак та, зур эш эшләгән булырбыз, яңаны төзүчеләргә юл әрчербез», — дип исәплиләр. Ф. Әмирханның үзенең симпатиясе милләтче Зыялар ягында түгел, бәлки рус культурасына омтылучы, иске тормыштан калган гореф-гадәтләрне җимерергә һәм халык массаларында политик аң тәрбияләп, аларны үз хокуклары өчен көрәшкә күтәрергә теләүчеләр ягында булганын без аның публицистикасы аркылы да ачык аңлыйбыз. Язучы бу әсәргә «Татар тормышының алмашыну көннәрендә» дип куйган. Чыннан да яшьләр, интеллигенция арасында мондый фикер каршылыклары илдә барган кискен сыйнфый көрәшләрнең чагылышы рәвешендә барлыкка киләләр. Шулай булгач, кайбер тәнкыйтьчеләрнең «Яшьләр»дә Ф. Әмирхан буржуа яшьләрен тормышны бердәнбер үзгәртүчеләр итеп сурәтләгән дип раслауларын дөрес дип карап булмый. «Алмашыну көннәрендә» дигән сүзне «алмаштыручылар» дип аңларга да нигез юк. 1905 ел революциясе хатын-кыз хокукы, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен татар тормышы алдына аеруча бер кискенлек белән куйды. Шул чорда туган вакытлы матбугатта хатын-кызларның азатлык һәм тигезлек таләп иткән тавышлары яңгырады. Табигый, 1905 елдан соң туган художество әдәбиятында хатын-кыз азатлыгы өчен көрәш бик көчле чагылды. 1909 нчы елда Ф. Әмирханның «Татар кызы» исемле лирик прозасы басылды. Г. Тукайның «Фөрьят» (1908). исемле шигыре белән аваздаш булган һәм көчле дулкынлану белән язылган бу нәсердә татар кызының туганда ирекле кеше булып, үскән саен хокукы киселә баруы, ахырдан бөтен ихтыяры тартып алынган һәм дүрт стена арасында яшәргә мәҗбүр ителгән җанлы курчакка әйләнүе сурәтләнә. Әсәрнең героен исемсез, «Татар кызы» дип кенә алу бу трагедиянең бик массовый күренеш икәнен тагын да ачыграк итеп күрсәтүгә хезмәт итә. Татар кызын һәр адымда эзәрлекләп, аны җанлы курчак хәленә куючы кара көч — символик образ. Бу образда бөтен татар тормышын басын торучы дини фанатизм һәм иске гореф-гадәтләр гәүдәләнәләр. Хатын-кыз азатлыгы, хатын-кыз хокукы мәсьәләсен, нәкъ Г. Коләх- метов кебек, Ф. Әмирхан иске тормышка каршы гомуми көрәшнең бер өлеше итеп карады. «Яшьләр» пьесасында бу мәсьәләгә шактый киң тукталып, Газиз теленнән түбәндәге сүзләрне әйтте: «Сез, хатыннар, бу сугышта — искелек һәм яңалык сугышларында, безнең тарафта булырга, яңалар тарафында булырга тиешләрсез. Чөнки иске татар тормышы хатын-кыз сыйныфын кәнизәк ясап калдырган, бөтен хатын-кызны ирләр кәефе өчен курчак ясаган, бөтен хатын-кызны адәмнәрнең һәр- кайсында булырга тиешле хаклардан мәхрүм ясаган... Шулай сез, хатыннар, безнең белән бергә иске татар тормышын җимерергә тырышырга бурычлылар, чөнки ул сезнең иң зур дошманыгыз, сезгә иң зур чир тидергән нәрсә». Иске тормыш кысынкылыгыннан котылу юлын русча уку, рус культурасын үзләштерүдә дип, 92 Ф. Әмирхан хатын-кыз хокукы мәсьәләсен дә шуның белән бәйләп карады. «Яшьләр» пьесасында рус культурасыннан ерак торучы Фәхерниса белән Рокыя тискәре кешеләр итеп күрсәтелсә, абыйлары ярдәмендә русча укый торган һәм шул җирлектә фикере ачылган Зәйнәп уңай тип итеп, үз халкын яклап көрәшергә хәзер торучы итеп бирелде. Ф. Әмирхан «Хәят» повестенда рус культурасының тышкы якларын гына үзләштергән кызның (Хәятның) эчке, психологик каршылыкларын ачты; өстен сыйныф хатын-кызлары арасында яшәп килгән кыргыйлыкны — башка милләт ирләре алдында йөзләрен ачып та, үз милләттәшләреннән качуларын тәнкыйть итте. Ф. Әмирхан 1910—11 елларда «Урталыкта» исемле романын яза башлый. 1911 елдагы бер хатында «мең сәхифәдән ким булмастыр дип уйлаган бу романда Казан яшьләренең 1906— 1911 еллардагы тормышлары бөтен ягыннан күрсәтеләчәктер», — дип вәгъдә итә. Ләкин язучы бу әсәрен тәмамлый алмады, ә 1912 елда басылып чыккан беренче һәм икенче бүлекләрендә исә үзенең вәгъдәсен үти алмады. 1912 елда Хөсәен Ямашев, 1913 елда Тукай үлде. Г. Коләхметов күптән инде туберкулез белән азап чигә башлаган иде. Г. Камал, каты авырып, озак вакытка сафтан чыкты. Икенче яктан, татарларда иҗтимагый идеологиядә шовинист милләтчелек, әдәбиятта буржуаз романтизм, буржуаз һәм вак буржуаз интеллигенциянең бер өлешендә богемачылык, иҗтимагый идеалларга төкереп карап, җенси ләззәтләр, шәхси күңел ачу белән мавыгу нык көчәйде. Шул иҗтимагый атмосферада Ф. Әмирханда да иҗат кризисы һәм художество каләменең көчсезләнүе күзгә ташлана. «Кояш» газетасында басылган бер җавабында (1913 ел, 30 апрель) ул үзе моны танып: «Бу соңгы ай эчендә инде «Хәят»ның икенче кисәген тәмамлармын дип уйлаган идем, ләкин Казан яшьләре арасында соңгы көннәрдә булып киткән зыяглар (югалтулар), хосусан Тукайның вафаты, күпмегә булыр инде, мине бөтен яза торган нәрсәләремне ташлап торырга ирексез итте», — ди. 1908 елда яшьләргә төбәп язган бер мәкаләсендә Ф. Әмирхан, «әгәр без бозыклык дөньясы кошлары булып китеп, халык белән хисаплашмаганыбызны күрсәтү өчен, рестораннарда һәм кафе-шаитан- нарда эт булып эчеп, бозыклык дөньясына ташлансак, яңа тормыш өчен куапырга теләгән ач халыкча исерек яшьләргә нинди ышаныч калыр» — дип язган иде. 1912 елда басылган «Кадерле минутлар» хикәясендә Рашат һәм аның иптәшләре образында әнә шундый, бозыклык дөньясына ыргытылган, череп таралган буржуа яшьләре реалистик дөреслек белән күрсәтелде. 1914 елда «Аң» журналында басылган «Габделбасыйр гыйшкы» исемле хикәядә татар шәкертенең 1905 елдан соңгы чорда искиткеч ваклашуын күрсәтеп, вакытында зур шау-шу кузгаткан, зур прогресс итеп күрсәтелгән җәдит мәдрәсәләренең шәхесне ни дәрәҗәдә түбәнәйткәнен раслады. «Куркыныч дошманнар» (1913), «Сәмигулла абзый» исемле хикәяләрендә ме- щанобывательләр тормышындагы ваклыклардан көлде; хәзрәт суфыйлыгыныц ялганын («Үгетләргә килде»), Мәккә һәм Истамбуллар- да йөреп, кешелек сыйфатын югалткан хаҗины мәсхәрәләде («Салихҗан карый»), культура чараларының ваклыгын, түбәнлеген күрсәтте («Танца кичәсе»). Бу хикәяләр барысы да реаль җирлектә туганнар һәм түбән кешеләрнең түбәнлекләрен шәрәләндерүдән генә гыйбарәт булып, Ф. Әмирхан әсәрләрендә тематиканың ваклануын, күрсәттеләр. Әмирханның югарыда телгә алынган кыска хикәяләре арасында 1914 елда язылган «Тигезсезләр» пьесасы аерымрак урын тота. Әмирханның бу әсәрендә буржуакапиталист өчен характерлы, сыйфатларның художество образла- 93 рында күрсәтүнең бер тәҗрибәсе ясалды. Бу әсәрдә язучы, башка әсәрләрендәге кебек, сатирик гипербола куллану юлы белән түгел, бәлки буржуа сыйныфы вәкилләрен объектив күзәтү юлын сайлый. Әсәрдә нигездә ике буын капиталист — карт бай Сафи Насибуллин, яшь бай—Гомәр Насибуллин алына. Карт бай Сафи Насибуллин гади авыл кешеләре өчен кирәкле кызыл мал (мануфактура) белән сәүдә итә һәм саф акча белән эш итә. Ул сәүдәгә дә дөньяда җиңелрәк һәм туграк яшәү чарасы диебрәк карый. Аның улы Гомәр үзенең сәүдәсен капитализм җәмгыятенең соңгы стадиясе өчен характерлы булган кредит һәм банк системасы белән бәйли һәм «немец белән ярышырга» җыена. Гомәр капиталга капитал булганлыгы өчен табынучы ерткыч капиталист тибы. Ул — «сәүдә дип, яңа сәүдә дип җенләнгән кеше». Ул үзенең семья членнарының изге теләк һәм омтылышларын да капитал өчен корбан итә. Бер сеңлесе Сәлимәне, укудан туктатып, магазинга куя һәм үзенең компаньонына кияүгә бирә. Икенче сеңлесе Рокыяның художество мәктәбенә керергә, сәнгать кешесе булуына каршы төшә, чөнки капитализм рухани культураның кайбер төрләренә, шул җөмләдән, сәнгатькә дошман. Бу тип сәүдәгәрләр ул чорда бер Гомәр генә түгел. Әсәрдән күренүенчә, алар — күп һәм «һиммәтсезләр, сәүдәләренә бикләнәләр дә гомуми эшләрнең һәммәсеннән качалар, гомуми эшләргә беркадәр акча сарыф итәргә кирәк булса, акчаларын берәр тиенләп саныйлар». Бу урында, «гомуми эшләр» исеме астында халык мәгарифе, халык культурасы өчен акча тоту күздә тотылганын әйтергә кирәк. Сәлимә белән Рокыя образын чагыштырганда, шул ук ике буын күренә: Сәлимә тыйнак һәм эштән качмый торган сәламәт кеше тибы булса, Рокыя — нәзберек, иркә, эш сөйми торган бай кызы. Әмирхан бу әсәрендә үзенең күптәннән килә торган идеяләрен — рус фәненә, рус культурасына мәхәббәт һәм хөрмәт белән карау, шулай ук үз халкының телен һәм әдәбиятын читкә какмау, дәүләт мәктәпләренә кереп уку һәм аннан соң үз халкыңа хезмәт итү кирәклеге идеяләрен дәвам иттерде. Ул Рокыя, образында әнә шундый уңай сыйфатларның башлангычларын туплаган булса, «коммерсант» Галиев образында дәүләт мәктәпләрендә укуны модага иярү рәвешендә кабул итүчеләрне, студент Габдулла образында исә татарча укый-яза белми һәм татар культурасына вакытлы бер «хлам» итеп караучы нигилистларны тәнкыйть итте. Әсәрдә күрсәтелүенчә, Әмирхан бу образны иҗат иткәндә, И. Фонвизинның «Бригадир» исемле пьесасындагы Сын (Иванушка) тибыннан файдаланган. Иванушка да, рус була торып, французларның бөтен нәрсәсе шәп, ә русның бөтен нәрсәсе начар дип караучы тискәре тип. Үзенең сюжеты, композициясе, күтәрелгән мәсьәләләре белән «Тигезсезләр» А. П. Чеховның «Акчарлаклар» исемле пьесасын да нык хәтерләтә. «Акчарлаклар»да вакыйгалар алпавыт утарында бакча эчендәге йортта үтәләр. «Тигезсез- ләр»дә исә шуңа охшашлы урын — җәйге дача алына. «Акчарлаклар»да мәшһүр язучы Тригорин Нина За- речнаяга үзе өчен дачада туган сюжет турында сөйли, Сөләйман да Рокыяга «аның күзләренең бер карашы тудырган хикәя» турында сөйли. «Акчарлаклар»да мәхәббәт зур урын тота. Чехов сүзләре белән әйткәндә, анда «биш пот мәхәббәт бар». «Тигезсезләр»дә без шул ук хәлне күрәбез. Пьесаларның һәр икесендә әдәбият-сәигать турында сүз алып барыла. Димәк, бу әсәрне язганда, Ф. Әмирханның Чеховка мөрәҗәгать иткәнлеге дә күренә. «Тигезсезләр» уңае белән соңгы тәнкыйтьләр Ф. Әмирханга карата катыкаты сүзләр әйттеләр. Аны Рокыя сүзләре өчен милләтче, Сөләймансүзләре өчен динче, Габдулла образы өчен милләтче һәм либераль буржуа дип атадылар. Хәтта Гомәрнең татар егетен эшкә алырга теләве дә милләтчелек булып саналды. Болар барысы да әдәби әсәрдәге образлар белән 94 язучыны бер итеп караучы социологизмның бер чагылышы иде. «Тигезсезләрнең әһәмияте —татар буржуа җәмгыятенең билгеле бер этабын, шул этап өчен характерлы булган типларны объектив дөреслек белән сурәтләп, шул тормышны таныпбслүнең бер чарасы булуында. Шул ук вакытта «Тигезсезләр» Ф. Әмирхан каләменең үтмәсләнүен, тәнкыйть көченең зәгыйфьләнүен һәм аның табигатенең, үзе әйткәнчә, «буржуаз тынычлык сөя башлавын» да күрсәтә иде. Аның 1915—16 елларда язган «Сүнгәч», «Яз исереклегендә» кебек ярым романтик стильдә язылган хикәяләре дә моны раслыйлар. 1917 ел февраль революциясен Ф. Әмирхан зур шатлык һәм энтузиазм белән каршы алды. 1917 елның мартында «Аң» журналында «Богаулар өзелделәр» исемле мәкаләсендә ул түбәндәгеләрне язды: «Богаулар өзелделәр. Коллык мөһере ватылды. Олуг Ватан Россиянең тарихтан мисле1 күрелмәгән дәрәҗәдә муаффәкыятьле ихтилалы 8 9 бу көндә безне бөтен мөселман галәменә10 караганда мөстәсна 11 бер хәл алдына бастырды, безнең алда хәзер мең төрле якты вә нурлы имканнар12 торалар... Без, олуг Россиянең күп гадәтле13 мөселман гражданнары, бу көннән башлап инде дөньядагы иң зур мәмләкәтләрнең берсенең чын баласы, аны идарә итешүдә роль уйный ала торган чын хуҗасы булу алдында торабыз». Ләкин февраль революциясе Ф. Әмирханның бу ышанычын акламады. Ул Россия алдында торган бик күп социаль-экономик проблемаларны чишә алмаган кебек, изелгән милләтләргә тулы азатлык һәм гражданлык хокукы мәсьәләләрен дә хәл итмәде генә түгел, хәтта кайбер очракта патша хөкүмәтенә караганда да әшәкерәк политика үткәрергә азапланды. Россиядә милли азатлык мәсьәләләре дә бары Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә Советлар власте тарафыннан тулысыңча 8 М исле — охшашлы. 9 Ихтилалы — революциясе. 10 Галәм — дөнья. 11 Мөстәсиа — аерым. 3 И м к а и и а р — мөмкинлекләр. ° Гадәтле — саплы. хәл птелә^алды- лар. 1917 елның 26 ноябренда «Кояш» газетасы, Ф. Әмирханның якыннан катнашы белән язган баш мәкаләсендә, Совет хөкүмәтенең «Милли һәм дини чикләүләрне бетерү турындагы декретын» котлап каршы алды. Царизмның тончыктыргыч атмосферасы эчендә газап чигеп, ирекле тормышка сусаган һәм революцияне чикләнмәгән азатлык дип аңлап килгән бер төркем интеллигенция Совет хөкүмәте тарафыннан контрреволюцион буржуазиягә каршы үткәрелгән репрессив чараларны аңлый алмады. Революциянең беренче елларында фәкать искене җимерүне генә күреп, көрәш һәм газап эчендә яңаның тууын күрә белмәде. Бөек революция көннәрендә кинәт үсеп киткән революцион көчләргә дөрес бәя биреп, чын революционерлар белән революциягә килеп сырышкан шикле элементларны бер-берсеннәп аера алмады. Субъектив намуслы, ләкин үзенең иҗтимагый аңы буенча социалистик революцияне дөрес аңлап бетерә алмаган интеллигенция өчен характерлы булган хәлне Ф. Әмирхан да үз башыннан кичерде. 1917 елның җәендә «Март каһарманы» исемле әсәрен язып, 1918 елда бастырып чыгарды. Бу хикәядә төп сатира объекты итеп алынган Гыйсмәтулла башта үзен «социалист» дип, «демократия башлыгы» дип, соңрак «социалистмаксималист», иң ахырдай «анархистиндивидуалист» дип исәпли. Димәк, бу әсәрне бөек революциядә төп җитәкче көч булган ленинчыл большевиклардан .көлү дип санау һич тә дөрес түгел. Ләкин әсәрдә Ф. Әмирханның Вакытлы хөкүмәт башлыгы эсер Кереискийга һәм меньшевик - интернационалистлар теоретигы Плехановка симпатиясе бик ачык. 1917 елның ахырында «Каледин бомбаларына сүз бомбалары» да өстәлмәсен өчен буржуаз матбугатны тыю турында совет хө 95 күмәтенең декретын да Ф. Әмирхан дөрес аңлый алмады, аны: «хөрриятне буу» дип атады. 1913 елда басылган «Куркыныч дошманнар» хикәясен 1918 елда яңартып, большевикларга каршы сатирик элементлар өстәп бастырды. Болар Ф. Әмирханның революциягә карашы каршылыклы булуы турында сөйлиләр. Әлбәттә, Ф. Әмирханның бу ялгышларың һич акларга ярамый. Коммунистлар партиясенең һәм Советлар хөкүмәтенең акыллы политикасы нәтиҗәсендә 1919 елга таба хәтта электән буржуаз даирәләр белән нык бәйләнешле булган интеллигенциянең эшчеләргә һәм крестьяннарга ярдәм итү өчен советка килүе айдан-айга арта барды '. Интеллигенция катлавындагы шул борылышны Ф. Әмирхан иҗат эшчәилегендә, бигрәк тә аның публицистикасында ачык күрергә мөмкин. 1919 нчы елның 30 декабрендә «Кызыл Армия» газетасында басылган бер мәкаләсендә: «Буржуазия, сыйныф буларак, җир йөзеннән юк ителмәгәндә, аның программасы, аның хәрәкәт рәвеше, аның ахмаклыкка барып җиткән ач күзлелеге һаман әүвәлгечә була. Менә шулай — сыйныфлар көрәшенең, сыйныфлар барлыгының катгый кануны»,— дип, Россия буржуазиясенең империалистик политиканы • Октябрьдан соң да дәвам иттерүен һәм шуңа күрә буржуазияне сыйныф буларак бетерү мәсьәләсен күтәрде. Шул ук газетаның 1919 ел 14 декабрь санында В. И. Ленинга һәм партиягә каршы көрәш алып барган «бухариичы «сул» коммунистларны» «ләфызпәрәстләр (буквоед- лар)» дип атап, әгәр Октябрь революциясе җир һәм милләтләр мәсьәләсендә алар юлы белән киткән булса, хәзер инде Россия башына бер монарх менеп утырган булыр пде, дип язды. Аның бу чорда язган мәкаләләре Ф. Әмирханның милли мәсьәләне аңлауда да бик югары күтәрелгәнен һәм капитализм 1 Бу турыда кара: В. II. Ленин. Соч., том 35, 348 стр. җәмгыяте шартларында милли тигезлеккә омтылышның төпсез хыял икәнең аңлаганлыгын күрсәтәләр. 1920 елның җәендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелде. Бу тарихи вакыйганы Ф. Әмирхан зур рухи күтәренкелек белән котлап каршы алды. 1920 иче ел 1 иче июньдә чыккан «Кызыл Армия» газетасында М. И. Калинин һәм В. И. Ленин имзасы белән Татарстан җөмһүрияте төзү турында декрет игълан ителде. Шул ук номерда Ф. Әмирхан «Татар пролетариат җөмһүрияте һәм татар демократия гаммәсе» исемле озын мәкалә белән чыкты. Бу мәкаләсендә ул буржуазиянең империалистик политика алып барып, «йөзләрчә милләтләр өстенә коточыргыч бер албасты булып» басуы, «буржуазнодемократический төзелешле дәүләтләрнең» империалистик политикасы тагын да әшәкерәк һәм оятсызрак булуын яза. Татарстан республикасын социалистик революциянең законлы нәтиҗәсе дип санап, барлык намуслы кешеләрне шул республикада эшләргә чакыра. «...Социальная революция — менә безнең бу көнге җөмһүриятебезнең аиасы. Россиянең бу көнге социализм төзелеше — менә безнең бу көнге җөмһүриятебезне үстерә вә тәрбияли торган заман. Шушы шарттан башка шарайт эчендә ул барлыкка килә алмаячак һәм шушы зәминнән башка зәминдә ул дәвам итә алмаячактыр»,— дип язды һәм татар интеллигенциясен советлар власте белән кулга-кул тотынышып эшләргә өндәде. Ф. Әмирханның 1920 елларда басылган мәкаләләре аның социалистик революциягә булган мөнәсәбәте көинәнкөн ачык һәм уңай төс ала баруын күрсәттеләр. Ф. Әмирхан изелгән милләтләрнең азатлыгын да социалистик революция генә бирүен, ә буржуаз төзелешнең милләтләрне изүен күрсәтеп чыкты: «Буржуазия үзенең бөтен сәяси тереклеге мөддәтендә бары бер нәрсәгә — бөтен сәяси властьны зур мәркәзләр тирәсендә мәркәзләштереп, вак, көчсез мпл- 96 ләтләрне икътисади көчле, «эре» милләтләр кул астына җыярга гына омтылып барды. Соңгы гасырда инде ул үзенең шушы омтылышында иң югары ноктага якынлашкан иде ки, бөтен власте берничә олуг җиһангир дәүләтләр арасында бүленеп, бөтен дөнья өстенә, бэтен шул йөзләрчә милләтләр өстенә коточыргыч бер албасты булып басып өлгергән иде. Буржуазно-демократический төзелешле дәүләтләрнең тууы да җиһанны бу албастыдан коткармады гына түгел, бәлки болар дәвереңдә көчле милләтләрнең көчсезләрне басуы тагы да көчәйде, тагы да ныгыды». Күренә ки, Ф. Әмирхан, милли изелүнең нигезе капиталистик төзелештә ятуын тирәк итеп аңлау аша, социалистик революциянең милләтләрне азат итүдә бердәнбер юл икәнлеген төшенүгә килә. Ф. Әмирхан үзенең күпләгән мәкаләләрендә һәм речьләрендә татар интеллигенциясенең социалистик революциягә, Советлар властена мөнәсәбәте мәсьәләләрен кат-кат күтәреп, интеллигенцияне Советлар власте, Коммунистлар партиясе белән бергә эшләргә чакырды. 1925 елда Каюм Насыйриның тууына 100 ел тулуга багышланган речендә дә ул шундый чакыру белән чыкты: «Мәсьәлә татар зыялыларының Совет властена эшләвендә, коры эшләвендә генә түгел. Бу дәвердән без күптән инде үттек. Мәсьәлә — эшләшкәндә үз эше итеп, бөтен-бө- тепгә үз эше итеп эшләвендә; гади бер эшләүче булып кына түгел, бәлки эшнең башлаучыларыннан, яну- чыларыннан берсе буларак эшләшүендә... Халкыбызның туксан процентын тәшкил итә торган хезмәт халкының мәдәни, икътисади һәм сәяси күтәрелеше — менә безнең барыбызга уртак кыйбла!» Ф. Әмирхан Октябрьдан соңгы чорда көчле художество әсәрләре иҗат итә алмады. 1918 елда «Шәрык кызы» журналында басылган «Канвалардан берсе» исемле хикәя Әмирханның революциядән читтә торып, совет эшчеләрен тупаслыкта гаепләгән чоры өчен характерлы әсәр булды. 1921 елда ул «Тәгъзия» хикәясен язып, «Ярдәм мәҗмүга»сен- дә бастырды. Күп кенә тәнкыйтьчеләр «Тәгъзия» язучының дини- мистик позициясен күрсәтә дип ялгышалар. Ф. Әмирхан «Тәгъзия» дә иске тормыш кешеләренең үлемгә, бетүгә барганлыгын яза, иске тормыш кешеләре үзләре белән бергә мистикларын да кабергә алып китәләр. Шул ук «Ярдәм мәҗмүга»- сендә басылган «Чәчәкләр китерегез миңа» исемле лирик хикәясендә гражданнар сугышында җиңеп кайткан батыр сугышчыларны чәчәкләр белән каршы алырга тели. «Ашкыну» исемле, язылып бетмәгән хикәясендә шәкерт мәхәббәтеннән бер эпизодны сурәтли. 1922 елда «Фәтхулла хәзрәт» хикәясен сәхнәләштереп, Касыйм Шамил бенефисы вакытында сәхнәгә куйдыра. * * Рус халкы тарафыннан иҗат ителгән фәнгә һәм культурага зур ихтирам белән караган Ф. Әмирхан әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләрендә дә, үз чорының башка алдынгы язучылары кебек, рус революциои-де- мократик тәнкыйте һәм классик әдәбияты тарафыннан алга куелган реалистик принципларны яклады. Аның Габдулла Тукай, Г. Коләхме- тов, Г. Камал һ. б. язучыларның әсәрләре турындагы тәнкыйтьләре моны бик ачык раслыйлар '. Г. Тукай Казанга килгән көннән башлап, Фатих Әмирхан аңа зур ихтирам һәм җылы мөнәсәбәт саклады, аның эшлекле тәнкыйтьләре Тукай иҗатының үсешенә һәрвакыт уңай йогынты ясадылар. 1912 еллардан алып, Г. Тукай иҗаты тирәсендә көрәш нык кискенләшә. Бу елларда нык кына көчәйгән «саф сәнгатьчеләр» Тукайны шагыйрь түгел, бәлки назымчы гына, тезмә сүзләр сөйләүче генә дип чыгалар. Җ. Вәлиди «Тукай оригиналь әсәрләр тудыручы түгел, бәлки оста иярүче генә иде» дигәп 1 Бу мәкаләләрнең кайберләрең вузлар әчеп төзелгән дәреслек-хрестоматиядә (М. Гайнуллин, Җ. Вәзиева) табарга мөмкин. тезисны күгәрә. Нәкъ шул елларда Ф. Әмирхан Тукайны халык шагыйре, «халык күңеленә иң якын тора торган» 14 15 шагыйрь дип атады. «Без бүген халык шагыйре Тукайны озатабыз», — диде Тукай үлү мөнәсәбәте белән язган мәкаләсендә. Октябрь социалистик революциясеннән соц да пролеткультчылар һәм раппчылар тәэсире аркасында Г. Тукайның либераль буржуа идеяләрен чагылдыручы шагыйрь дигән караш шактый озак яшәде. Нәкъ шул чакта Ф. Әмирхан аның турында «бөтен тормыш рәвеше белән буржуазный җәмгыятьтән камилән читтә яшәгән, табигате белән капитализм дөньясына җайланырга түгел, җайлана белүдән камил азат булган бу халык баласы мәңге халык гаммәсе белән бергә калачак. ...Без аны хәтерләү белән иске тормыш шәраиты эчендә һәлак булган бик күп талантларны, әрәм булган талантлы бик күп татар баласын искә төшерәбез һәм алар өчен кайгырабыз. Моннан соң алай булмасын инде», — диде. Тукай һәм Әмирхан иҗатларын чагыштырып өйрәнгәндә үз вакытында күтәрелгән иҗтимагый һәм әдәби мәсьәләләргә, билгелерәк кешеләргә һәм вакыйгаларга мөнәсәбәттә бу ике кеше арасында искиткеч бердәмлек күз алдына килеп баса. Шәхси характерлары гаҗәп дәрәҗәдә төрле-төрле булган бу кешеләр арасында иҗтимагый-по- литик карашларның берлеге нигезендә какшамас самими дуслык урнаша, Тукай Әмирханда үзенең бөтен кайгы һәм шатлыгын, уй һәм фикерләрен уртаклаша торган намуслы кешене күрә. Әмирхан исә Тукайны «халык шагыйре булу сыйфаты белән яшь әдәбиятымызга зур хезмәт керткән кеше», «халкымыз гаммәсенең рухына якын шигырьләре белән яшь әдәбиятымызны гаммәбез белән баглаган шагыйрь» булуы белән хөрмәт итте. Реалистик сәнгать вәкиле сыйфатында Ф. Әмирхан әдәбият һәм театр өлкәсендә шактый көчле тамыр җәйгән символизм, имажинизм Һәм футуризм кебек вак буржуаз- анархистик агымнарны кискен төстә гаепләде. Татар 14 «Татарстан» газетасы, № 77, 15 сентябрь, 1923 ел. 15 Конструктивная экспериментальная мастерская театра. 16 Тексттагы өземтәләр К. Тумашева истәлекләре буенча алынды. Истәлек КФАН кулъязмалар фондында саклана. Ф. Әмирханның бу заявлениесен Н. Г. Булатов, X. Сәлимҗанов һ. б. (барысы 9 кеше) раслыйлар. Бу документ КФАН кулъязмалар фондында саклана. Мәрхүм Таҗи Гыйззәт 1954 елның 15 мартында булган сөйләшүләрдә ул хатның үзендә булганын әйткән иде һәм без шул ук елның 29 маенда аның архивыннан эзләгән идек, ләкин таба алмадык. театр техникумында әдәбият укытканда, «Кэмст»1 дип йөртелгән оешма йогынтысында үткәрелә торган футуристик репетицияләрне сәнгатькә һичбер мөнәсәбәте булмаган клоунлык дип атады. «Большевик агайлар»га адресланган хатында аның түбәндәге сүзләре язылган иде: «Татар театры реалистик юл белән үсәргә тиеш һәм аның киләчәктәге артистлары да реалистик юл белән тәрбияләнергә тиешләр. Татар театр техникумының артистлар хәзерләү вә уку-укыту эшләрен «футуризм» дигән коточкыч бер агым белән алып бару — бу яшь талантларның киләчәген һәлакәткә алып бару, аларны агулау һәм харап итү... Большевик агайлар! Татар театры техникумына килеп кергән «футуризм» дигән бу авыруны тизлек белән кисеп ташлап, яшь талантларның гомерләре агулануларыннан коткарыгыз... Яшь буын өчен, алариың киләчәкләре өчен без җавап бирәбез, без алар алдында бурычлы» 16 . Бу заявлениесе белән Ф. Әмирхан, әгәр театр техникумы футуризм юлы белән баруда дәвам итсә, укыту эшләреннән бушатуларын сорый һәм театр дирекциясе аның бу соравын кабул итә. Ф. Әмирханның эзлекле рәвештә реализмны яклавын күрсәтү өчен тагын бер фактны алырга мөмкин: 1926 елның январенда татар театрының 20 еллыгы уңае белән реалистик сәнгать вәкиле Станиславский һәм формалист Вс. А4ейрхольд ТДАТның мактаулы члены итеп сай7. „с. Ә.“ № 1. 97 ланалар. Ф. Әмирхан Мейрхольдны сайлауга каршы протест ясый. Художество әдәбиятында реалистик принципларны яклаган кебек, Ф. Әмирхан кирәксезгә башка телләрдән сүзләр кертеп, корама тел белән язуга каршы чыкты, халык массалары аңларлык тел белән язуны таләп итте. Фатих Әмирхан, 1905 елгы революциянең уңай йогынтысы астында әдәбият-матбугат дөньясына килеп, шул революция тарафыннан күтәрелгән азатлык, тигезлек һәм иҗтимагый прогресс идеяләрен ялкынлы яклаучы булып эш итте. Ул үз халкын, үз милләтен азат Россиянең тигез хокуклы, югары культуралы гражданнары итеп күрергә теләде. Ул тормышны үсештәүзгәрештә күрә белде. Аның әсәрләрендә яшьләр аталары юлы белән түгел, бәлки җәмгыять өчен файдалы, кирәкле булган яңа юлга керергә омтылалар. Япаның искене җиңә баруын, тормышның туктаусыз үсеп, үзгәреп торырга тиешлеген һәм бу үзгәрешнең кешелек җәмгыяте бәхете өчен икәнен яклап, Ф. Әмирхан классик әдәбиятның реалистик һәм гуманистик принципларын татар әдәбиятында дәвам иттерде. Фатих Әмирхан Октябрьга чаклы чорда тормышны, сыйныфлар мөнәсәбәтен марксизм нигезендә аңлау югарылыгында тормый иде. Язучының шул трагедиясе аны, вакыты белән, төрле реакцион «идеяләр» йогынтысына төшкәләвенә, Октябрьның беренче елында социалистик революциядән читләшүенә дә сәбәп булды. Ләкин Коммунистлар партиясенең дөрес политикасы аркасында ул үзенең ялгышларын тиз төшенде, 1919 елның азшыпа таба үзенең кайбер мәкаләләрен «Марксист» имзасы белән үк бастыра башлады. Партиябезнең Үзәк органы «Правда» газетасы Н. В. Гоголь турында язган мәкаләсендә: «Гогольнең иҗат юлы катлаулы булды. Үз гомеренең соңгы елларында, билгеле булганча, ул халыкка чит булган идеяләр йогынтысына бирелде, ләкин бу язучының зәгыйфьлеге, саташулары белән тудырылганнар, күптән үлделәр, үткән чорда калдылар. Әмма аның иҗатындагы алдынгы, бөек художникның көчен тәшкил итүче сыйфатлар безнең культурабызның алтын фондына мәңгелек булып кереп калдылар» («Правда», 4 август, 1952 ел). Ф. Әмирхан иҗаты турында шундый фикерне әйтү дөрес булыр дип уйлыйбыз. Октябрьдан сон, Фатих Әмирхан озак яшәмәде, яңа җәмгыятьне художестволы сиземләп өлгерә алмады, шуңа күрә аның бу елларда язылган хикәяләре аз һәм эчтәлекләре белән дә тирән түгелләр. Әмма аның шул чордагы вакытлы матбугатта басылган публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм очерклары, татар интеллигенциясен, Советлар властена, Советлар хөкүмәтенә үз власте һәм хөкүмәте итеп карап, намус белән эшләргә чакырып торуы аны элекке интеллигенциядән революциягә килүчеләр арасында иң күренекле һәм ихтирамга лаеклы фигуралардан итеп күз алдына китерә.