Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

М. Е. САЛТЫКОВ-ЩЕДРИН (1826—1889) Рус халкының бөек язучысы Михаил Евграфович Салтыков-Щедрииның тууына 27 январьда 130 ел тулды. Салтыков-Щедрин помещик семьясында туа һәм крепостной тормышның коточкыч якларын кечкенәдән үз күзе белән күреп үсә. 1836—1844 елларда ул Царскосельский лицейда укый. Аннан соң хәрби министрлык конторасында хезмәт итә. Ләкин аны чиновниклык карьерасы бөтенләй кызыксындырмый, аның күңелендә крепостнойлык хокукына, капитализмга каршы нәфрәт, самодержавие тарафыннан изелгән хезмәт ияләренә карата булган тирән мәхәббәт үскәннән үсә бара. Салтыков-Щедрин политика белән кызыксына һәм радикаль интеллигенция вәкилләре белән аралаша башлый. Франциядәге революцион кузгалышлар аны һәм аның иптәшләрен дулкынландыра, алар 1848 елгы вакыйгалар белән рухланып яшиләр. 1848 елны аның «Буталчык эш» повесте басылып чыга. Бу әсәр үзенең бөтен эчтәлеге белән социаль изүгә каршы юнәлдерелгән. Повесть, табигый рәвештә, жандармерия халкында курку тудыра. Салтыков-Щедр инн ы Вяткага сөргенгә җибәрәләр. Бары тик 1856 елда 1ына ул Петербургка кайта. Кайту белән «Современник» редакциясенә якынлаша, Чернышевский һәм Некрасов белән дуслаша. 1862 елда «Современник» журналында әдәби сотрудник булып эшли башлый. 1868 елдан башлап алар, Некрасов белән бергәләп, «Отечественные записки» журналы чыгара башлыйлар, һәм ул гомеренең соңгы елларына кадәр шунда эшли. 1857 елдан башлап аның иҗаты тагын да активлаша. Ул бер-бер артлы, үзе яшәгән җәмгыятьне ачы сатира уты белән көйдерүче әсәрләр’ иҗат итә башлый, «Губерна очерклары» (1856), «Пазухин- ның үлеме» (1857), «Гөнаһсыз хикәяләр» (1857—63), «Бер шәһәрнең тарихы» (1869—70), «Ташкентлы әфәнделәр» (1867—72), «Пампадурлар һәм пампадуршалар», «Господа Головлёвы» һ. б. шундый көчле әсәрләрен тудыра. Салтыков-Щедрин революцион рухтагы җәмәгатьчелекнең иң яраткан язучысына әйләнә. Ул үзенең классик әсәрләрендә крепостнойлык хокукының һәм патша хөкүмәтенең халыкны рәхимсез рәвештә изүен, патша строеның ерткычлыгын, аның сатлык җан, явыз чиновникларын аяусыз фаш итте. Салтыков-Щедрин дөнья әдәбиятында иң күренекле урыннарның берсен алып тора. Марксизм классиклары Салтыков- Щедрин иҗатына югары бәя бирделәр. К. Маркс Щедрин әсәрләрен оригиналда укыган. В. II. Ленин Щедрин сатирасының актуальлегенә, аның массаларны тәрбияләү эшендә зур әһәмияткә ия булуына аеруча басым ясады. Эшчеләр сыйныфының һәм барлык хезмәт ияләренең коммунизм өчен көрәшендә, капитализм калдыкларын фаш итүдә Щедрин сатирасы бүгенге көндә дә көчле корал булып хезмәт итә. В. А. МОЦАРТ (1756—1791) Австриянең бөек композиторы Вольфганг Амадей Моцарт моннан 200 ел элек 1756 елның 27 январенда Зальцбург шәһәрендә музыкант семьясында туган. Моцарт бала чагыннан ук үзен бик сәләтле композитор итеп таныта. Дүрт яшьлек Вольфганг клавесинда уйный, биш яшеннән көйләр яза башлый, сигез яшендә беренче сонаталарын һәм симфонияләрен, унбер яшендә үзенең беренче операсын иҗат итә. Алты яшьлек композиторның даны бөтен дөньяга таралып өлгерә. Ләкин бу хәл аристократиягә ошамый. Моцартка’ бик яшьтән үк үзенең иҗаты һәм яшәве өчен көрәш алып барырга туры килә. Ул 1769 елда Зальсбург сарай капелласында концертмейстер булып эшли башлый. Анда яшь музыкантны хезмәтче урынында йөртәләр, иҗади мөмкинлекләрен деспотларча кысалар. Ул эш әзләп Италиягә һәм Франциягә китәргә мәҗбүр була. Ләкин анда да бик зур каршылыкларга очрый. Бары тик 1786 елда гына аңа театр өчен музыка язарга мөмкинлек туа. 1786 елда аның «Театр директоры» исемле комедиясе сәхнәгә куела. Шушы ук елны Прагада «Фигаро туе» операсы зур уңыш казана, 1787 елда «Дои Жуан» операсы куела. 1791 елда «Тылсымлы флейта» операсын яза. Бөек композиторлар Моцартиың иҗатына зур бәя бирәләр. Моцартиың иҗаты күпкырлы һәм бик бай. Ул иллеләп симфония иҗат итә, оркестр һәм фортепиано өчен 21 концерт яза, балет әсәрләре һәм башка бик күп төрле музыка кораллары өчен көйләр иҗат итә. Авыр тормыш шартлары яшь композиторны ц сәламәтлеген бик нык какшак.- Моцарт 35 яшендә үлә. В. А. Моцартиың тормышчан әсәрләрендә мәгърифәтчелек чорының алдьпп ь» идеяләре чагыла, деспотизмга каршы кө пәш. азатлыкка омтылу һәм кешеләрне якты киләчәкләре өчен ышаныч мотивлары яңгырый. ДЖЭК ЛОНДОН (1876—1916) Американың атаклы язучысы Джэк Лондон (Джон Гриффит) 1876 елның 12 январенда ярлы фермер семьясында туа. Яшь Джэк төрле эшләр эшләп көн күрергә мәҗбүр була. Күп вакыт эш таба алмыйча җәфа чигеп йөри. 1898 елда аның беренче хикәясе басылып чыга. Д. Лондон барлыгы 152 хикәя яза. Ул үзенең хикәяләрендә гади һәм аңлаешлы итеп геройларының стихияле табигать көчләренә каршы аяусыз көрәшүләре турында сөйли. 1901 елда Д. Лондон эшчеләр социаль партиясенә керә. Д. Лондон 1903 елда Англиядә булып кайтканнан соң Лондондагы эшче кварталлары турында очерклар яза. Бу әсәрләрендә ул эшчеләрнең изелеп яшәүләрен, мохтаҗлыкта көн итүләрен тасвирлый. Ләкин ул алар арасындагы капитализм коллыгына каршы көрәшкә күтәрелүчеләрне күрә белми. Россиядәге 1905—07 елгы революция тәэсирендә Д. Лондонның 1907 елда «Тимер табаны романы туа. Бу әсәрендә ул Америкада булачак революцияне чагылдырырга омтылыш ясый. Ләкин ул индивидуализмга бирелә, аерым шәхесләргә таяна, шул сәбәпле эшчеләр хәрәкәтеннән һәм социализм идеяләреннән читләшә. Моны аның 1904 елда язылган «Диңгез бүресе», 1910 елда язылган «Кызыл кояш» романнарында ачык күрергә була. Д. Лондонның зур һәм реалистик әсәрләренең берсе булган «Мартин Идеи» (1900) романында халык арасыннан чыккан талантлы язучыны буржуаз җәмгыятьтә нинди язмыш көткәнен дөрес итеп сурәтләгән. Романның герое озак көрәшләрдән соң буржуазия вәкилләренең сатлык һәм вак җанлы икәнлеген аңлый. Ләкин андагы индивидуалистик караш, халык белән элемтәсен югалту аны пис- симизмга һәм, ниһаять, үз-үзен үтерүгә китереп җиткерә. Үзенең соңгы әсәрләрендә Д. Лондон капиталистик Америка белән килешүгә бара, социаль проблемалар күтәрми. ГАЛИ МӘХМҮДОВ XIX йөздә яшәгән татар укымышлысы һәм педагог Гали Мәхмүдов 1824 елда, Казан өязе (ТАССР, Дөбъяз районы) Сөләнгер авылында туган. 19 яшьтә вакытта иске мәдрәсәдә укыла торган барлык китапларны укып бетереп, төрек, гарәп һәм фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән. Төрле стильдәге гарәп хәрефләре белән матур язу эшенә өйрәнгән. 1842 елның декабренда Казан университетының ул вакыттагы ректоры, атаклы математик Н. Лобачевский тарафыннан Мәхмүдов университетка Көнчыгыш каллиграфиясе укытучысы итеп алына • һәм «УРАЛ» Моннан 49 ел элек, 1907 елның 4 январенда Оренбургта (хәзерге Чкалов шәһәре) «Урал» газетасы чыга башлады. Ул 1905 ел революциясе дулкыннары йогынтысында туган татар телендәге беренче большевистик газета иде. Бу газетаны большевик һәм ялкынлы революционер Хөсәен Ямашев оештырды. Газетаның беренче номерында ук «Хәзерге эшчеләр сыйныфының бурычы — үзен сыйнфый дошманнардан алдатмыйча, бу көрәшне 1—1891) анда 1855 елга кадәр эшли. Шул вакытта беренче Казан гимназиясендә дә укыта. Г. Мәхмүдов Казандагы Татарская учительская школаиы оештыру эшендә актив катнаша. Мәхмүдов гыйльми эш тә алып бара. Ул татар теле укыту дәреслекләре яза, русчататарча сүзлек төзи һәм русчадан татарчага китаплар тәрҗемә- итә. Аның, әсәрләре һәм матур язу үрнәкләре гыйльми көтепханәләрдә һәм музейләрдә сакланалар. Мәхмүдов моннан 65 ел элек, 1891 елның 31 январенда, Казанда үлгән. ГАЗЕТАСЫ ахырына чаклы җиткереп, үзенең бөек теләге булган социализм өчен көрәшкә юл ачудыр», — дип, пролетариатның капитализмга каршы көрәшен ахырынача дәвам иттерергә кирәклекне яклап язылган иде. «Урал» газетасы редакциясе байтак кына политик брошюралар да басып чыгарды. Ләкин газета озак яши алмады, патша хөкүмәте аны шул ук елның март аенда яптырды.