БЕР ШАГЫЙРЬНЕҢ КУНАГЫ
H. КИЗӘНОВ X (М ә с ә л түге л) Бер танышын шагыйрь күрде дә, Киң елмаеп сәлам бирде дә: — Әйдә киттек, дустым миңа,— диде,— Гаҗәп бер сый куям сиңа,— диде. Мин Кырымнан аны алып кайттым, Менә дигән первый сортын таптым!.. Килеп кинәт авыз сулары Дусты аның иркен сулады. — Әйдә,— диде,— әйдә, китәбез, Күчтәнәчтән авыз итәбез... Шагыйрь күңеле чиксез шат иде. — Вот молодец, менә шәп! — диде, һәм өстәде тагын:— Шуннан соң Шигырьләрне минем тыңларсың. Язып кайттым тоже Кырымда, Безнең Казан порты турында. Шигырь дә бар, бер ун җырым да... Шагыйрь сүзе шушы урынга Җиткәч, кунак:—Бармыйм, юк,— диде,— Рәхмәт, бармыйм, тамак тук,— диде... Бәлки, кунак дөрес уйлагандыр. Әйтер сүзе бүтән булмагандыр... Тәмле булмас иде күчтәнәч, Тәмсез шигырь укып көчләгәч!