Логотип Казан Утлары
Очерк

ЗӨЯ БУЕНДА 


1 Буа районында, Зөя елгасының сул ягында, Шәм Кабыргасы дип йөртелә торган бер тау бар. Бу тауны ни өчен Шәм Кабыргасы дип атаганнардыр, шул тирәдәге авылларда яшәүче картлардан берәү дә аның нигә шулай аталганын өзеп әйтеп бирә алмады. Кем белә, бәлки, кайчандыр анда моннан бик күп еллар элек, хәтта гасырлар элек, шәм кебек теп-тигез, ап-ак каеннар үсеп торгандыр. Халык, шул каеннарның матурлыгына, зифалыгына, төзлегенә сокланып, үзенең образлы, тирән мәгънәле теле белән бу тауны Шәм Кабыргасы дип атагандыр. Шәм Кабыргасы Зөя елгасының уң ягы буйлап сузылып ята. Ул, үзенең якын дустын, сөйгәнен ерак юлга озаткандай, аңардан аерылырга теләмичә, аның белән бергә, урыиы-урыны белән аңа я бөтенләй якын килеп, я үпкәләгәндәй бераз читкәрәк китеп, аннары яңадан аңа килеп сыенып, шулай назлана-сырлана, Иделгә хәтле бара һәм, бөек елганың текә, ташлы ярларына кушылып, күздән югала. Дөрес, Килдураз, Лашчы һәм якындагы авыллар яныннан узып киткәч, ул үзенең Шәм Кабыргасы дигән нәфис исемен югалта. Әмма аның каравы, шуннан соң ул башка исемнәр ала. һәр авыл аны үзенчә атый: үзенчә назлый, үзенчә иркәли, кирәк икән, кимчелеген яшереп тормыйча, туп-туры әйтә. Нинди генә исемнәр бирмиләр аңа! Наратлы тау, Акшарлы тау, Бөкре тау, Ялангач тау... Юк, аларның барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Әгәр Килдураз авылы аркылы үткән юл белән барып, Шәм Кабыргасының сыртына менеп басасың икән, синең күз алдыңда, — уңда да, сулда да, каршыда да,— зәңгәр офык итәкләренә кадәр колхоз кырлары, колхоз басулары, колхоз авыллары сузылып ята. Барыннан да бигрәк «Коммуна» колхозы, аның авыллары, фермалары, дулкынланып торган басулары, ямьяшел болыннары һәм шул болыннарда утлап йөрүче көтүләре ап-ачык булып күренә. Нинди бай, нинди матур бу җирләр! Тауга менгәч, тирә-якка күз төшерү белән үк син аның гүзәллегенә, матурлыгына, табигатенең байлыгына сокланып, үз-үзеңне онытып, тынып каласың һәм берничә минут шулай аның көмештәй ялтырап яткан күлләреннән, агым суларыннан, дулкынланып, секунд саен төсен үзгәртеп торган басуларыннан күзеңне ала алмыйча, хәйран булып карап торасың. Сине бу тирә табигатенең матурлыгы, байлыгы гына түгел, мондагы кырларның чем-кара туфраклы һәм гаҗәп юмарт, уңдырышлы булуы да таңга калдыра. Уңдырышлы җирләр монда, бодай җирләре! Юк, безнең бабайлар бу урынны үзләренең торыр җирләре итеп тикмәгә генә сайламаганнар!


 
Картларның сөйләүләренә караганда, моннан бик күп заманнар, гасырлар элек, менә шушы урынга, тау астына, бөек Иделгә барып кушыла торган сылу Зөя буена Ураз бабай килеп йорт салган, тирә- ягындагы урманны кискән, аны агач төпләреннән арындырган, җир ерткан, сабан сөргән, иген чәчкән. Көчен, хезмәтен кызганмаган Ураз бабай. Ялны, аруны-талуны белмәгән. Яңа ачылган җирнең һәр адымын үзенең маңгай тире белән сугарган. Шуңа булса кирәк, беренче елда ук аның игеннәре гөрләп үскәннәр, хәтта бодайлары арасында да дугалы ат күмелерлек булган. — Бодай җирләре бу! Нәселемнең авызы бәхетле икән, бодай күмәче генә ашап торырлар, — дигән Ураз бабай. Узган-барганнар, аның каерылып үскән игеннәрен күреп, исләре китеп карап торганнар һәм бер-берләреннән сорашканнар: — Кем килгән монда? Кем иген чәчкән?.. Бу урыннар бит әле былтыр гына балта кермәслек урман иде,— дигәннәр. — Ураз килде,— дигәннәр белүчеләр.— Ул ачты бу җирләрне. Ул чәчте бу игеннәрне. — Нинди Ураз? — Аруны-талуны белмәүче Ураз. Ул килде. Аның җирләре бу. Шул көннән башлап бу урынны, Зөя буенда, урман уртасында салынган бу йортны, Ураз килде дип атаганнар. Тора-бара, «килде» сүзен алга күчереп, аны Ураз белән бергә кушып, Килдураз дип йөртә башлаганнар. Шуннан Килдураз авылының исеме башланып киткән. Монда, бу урында, дөреслек өчен, бер ачыклык кертеп китәргә кирәк. Бу җиргә килеп аяк басканда, балта белән беренче агачларны кискәндә, беренче буразналарны сукалаганда, Килдураз бабай әле бабай булмаган, ә чем-кара чәчле, үткен кара күзле, көче ташып торган таза, киң күкрәкле яшь кеше булган. Бу урынның әллә һавасы килешкән, әллә җире килешкән, нәрсә булса да булган, Килдураз бабайның хатыны ел саен диярлек бер баланы тупырдатып тудырып кына торган. Балалары да, әти-әниләре кебек, таза булып, сылу булып үскәннәр. Егетләре тирә-яктагы нечкә билләрнең тыныч йокыларын качырганнар, ә кызлары... кызлары өчен чит-ят егетләр утка керергә риза булганнар. Шундый утка керергә риза булганнарның берсен, Килкә исемле, Лашчы кушаматлы, таза, көчле бер егетне, Килдураз бабай утка түгел, ә кызына йортка керткән. Утка керү урынына тал чыбыктай зифа буйның җылы кочагына эләгү бик зур бәхет, билгеле. Лашчыны да бәхетле булгандыр дип уйлыйк. Гаҗәп нәрсә бит ул бәхет! Җитмәсә дә начар, җитеп, ташып, баштан ашып китсә дә яхшы түгел. Хәер, соңгысы кайберәүләр өчен генә яхшы түгел. Шундый кайберәүләр, баштан ашып киткән бәхетнең кадерен белмичә, аза, туза башлыйлар. Лашчы азганмы, тузганмы, анысы билгесез, әмма аның бу тату, бердәм йортка үзе белән бергә тынычсызлык алып килүе ачык, билгеле. Шушы тынычсыз егет үзенә аерым йорт, аерым җир даулый башлаган, бөтенләй аерылырга теләгән. — Сезнең белән торасым килми. Башка чыгам. Миңа йорт салып бирегез, җир кисеп бирегез,— дигән. — Семьямны аерырга, туздырырга теләмим,— дигән Килдураз бабай.— Моңа кадәр ничек яшәгән булсак, шулай яшик. Бергә-бергә. Берлектә көч,— дигән. Килдураз бабай улларының да аерыласылары килмәгән. Алар да: — Аерылмыйбыз,— дигәннәр.— Аерылган каз тупланган каргага җим булыр,— дигәннәр. — Юк, аерылам! Үземә тигән җирне кисеп алам!—дигән Лашчы. Болай гына бирмисез икән, көчләп кисеп алам,— дигән. Көченә, беләгенә ышанган, күрәсең. Ышанган, ләкин бер кылдан аркан ишеп булмавын төшенмәгән. Бердә түгел, илдә көч!  

 
Килдураз бабай һәм аның уллары нишләргә дә белмәгәннәр. Бабайның сабырлыгы җиткән, ә улларының җитмәгән. Кызу канлы егет булганнар алар. Ахырда, бабайдан яшереп кенә киңәшкәннәр: — Безгә бу кияүдән котылырга кирәк, югыйсә ул безнең йорт-җире- безие таратып, туздырып бетерер,— дигәннәр һәм, иң кимендә, аны акылга утырту өчен берлекнең, бердәмлекнең көчен йодрыклары белән исбат итәргә теләгәннәр. Лашчы алариың киңәшләрен ишетеп торган һәм шул төнне, йоклап яткан җылы урынын, хатынын ташлап, урманга качкан. Егетләр аның артыннан куа чыкканнар. Лашчы, төннең караңгылыгыннан файдаланып, урмандагы, юл өстендәге бик зур бер куыш караманың эченә кереп яшеренгән. Куып килүчеләр, шаулашып, гөрләшеп, карама яныннан узып киткәннәр, ә Лашчы, бераз качып ятканнан соң, яңа бәхет һәм башка тормыш эзләп, урман арасыннан, юлсыз җирләрдән читкә киткән һәм патшага солдат булып ялланган. Килдураз бабайның уллары Лашчы инде югалды, курыкты, кире кайтып кермәс дип уйлаганнар һәм яңадан бердәм, тату семья булып яши башлаганнар. Урман ачканнар, җир чәчкәннәр, Зөя елгасыннан, аның күлләреннән балык тотканнар... Лашчы солдатта күпмедер, азмыдыр хезмәт иткәннән соң срогын тутырган, яңадан Килдуразга кайтырга хәзерләнгән. Патша аңа әйткән: — Син миңа туры хезмәт иттең. Нәрсә бирим сиңа? — дигән. — Миңа бернәрсә дә кирәкми, тик Килдураз авылыннан кирәк кадәр җир кисеп алырга гына рөхсәт ит,— дигән Лашчы. — Бар, землемер ал да кайт, үзеңә никадәр кирәк булса, шулкадәр кис тә ал,— дигән патша. Беркөнне иртә белән Килдураз бабайның уллары басуга чыксалар, ни күзләре белән күрсеннәр: алариың җирләре өстендә бер солдат белән бер землемер йөри. Алар Килдураз авылының капка төбендәге иң яхшы җирләрен үлчиләр дә межа утырталар, үлчиләр дә межа утырталар... — Нишлисез сез, бу бит безнең җир!—дигәннәр Килдураз бабай уллары. Өстенә ялтыравыклы төймәле пиджак, башына солдат фуражкасы кигән кеше, аяк тибеп, ачуланып кычкырган: — Юк, минеке!—дигән.— Што, әллә сез мине танымыйсызмы?! Мин бит — Лашчы! — дигән. Шуннан соң инде Килдураз бабай уллары берни эшли алмаганнар- Аларга, үз җирләренә барыр өчен, гомер буе Лашчы авылы җире аркылы йөрергә туры килгән һәм шул җир аркасында, ике авыл арасында, бик күп бәхәсләр, ызгышлар талашлар булган. Җир генәме соң! Хәтта Лашчы белән Килдураз арасындагы Бәйрәш елгасы да күп талашлар тудырган. Елга дисәң, бик зур мактау булыр, ә елга димәсәң, хәтере калыр ул коры ермакның. Аның суы бары яз көннәрендә генә тулып ага, ә җәй көннәре тәмам корый. Җәйге челләдә тавыклар бик рәхәтләнеп, хәтта анда кайчандыр су булганын исләренә дә китермичә, аның аркылы тәпиләрен дә чылатмыйча үтеп йөриләр. Менә шул елганың суы яз көннәрендә мулла җирен баса торган булган. Мулла аны һәр елны буып куя икән. Будыңмы,— аның бөтен суы Килдуразның шул тирәдәге бакчаларын баса. Муллага нәрсә аңа, бары аның үз җире генә сөрерлек, иген чәчәрлек булсын, крестьян бакчаларында җәй уртасына кадәр су җыелып ятса да, бер бәрәңге утыртыл- маса да, берни түгел! Килдураз белән Лашчы авылы бик күп, бик күп еллардан бирле, хәтта гасырлардан бирле бер авыл шикелле, бергә кушылып яши. Килдураз бакчалары Лашчыга барып терәлә, Лашчы бакчалары Килдуразга барып төртелә. Бакчалар арасында кәҗәләр, сарыклар бик ансат үтеп йөри торган читәннәр, киртәләр генә. Хәтта бер урамның бер ягы Кил

 
дуразныкы, икенче ягы Лашчыныкы. Читтән килгән кешеләр генә түгел, авылның кайбер үз кешеләре дә Килдураз авылы территориясе чиге белән Лашчы авылы территориясе чиген ачык итеп күрсәтеп бирә алмыйлар. Килдураз авылы белән Лашчы авылы гасырлардан бирле шулай бергә кушылып, бер-берсенә үрелеп яшиләр. Шуңа карамастан, алар җир өчен үзара гасырлар буенча кычкырышып килгәннәр. Хәтта моннан егерме биш еллар элек, беренче тапкыр колхоз оештырган вакытта да, Лашчы вәкиле Зариф Исмагыйлов белән Килдураз вәкиле Шиһап Ку- рамшин иптәшләр шул җир аркасында Тәтештә, кантон җир эшләре бүлегендә, ике көн, ике төи бәхәсләшкәннәр, үз авылларының әлеге киселеп алынган җирдә хаклары барлыгын, ул җир аларныкы икәнен исбат итәргә тырышканнар, ышандырырлык бик күп дәлилләр китергәннәр. Моны исбат итү ике як өчен дә ансат булмаган, күрәсең. Бәхәсләшә- бәхәсләшә аларның авызлары кипкән, тамаклары карлыккан, хәтта, кызып китеп, чак-чак якага-яка килешмәгәннәр, шулай да бәхәсне хәл итә алмаганнар. Ниһаять, бик борынгыдан килгән бу бәхәс совет учреждениеләренең ярдәме белән хәл ителгән. Тик шуннан соң гына ике авыл арасындагы бәхәс, ызгыш басылган. Хәзер Килдураз һәм Лашчы авылы крестьяннары, Өчмунча һәм Күзби авылы крестьяннары белән берлектә «Коммуна» колхозына берләшкәннәр. Зариф Исмагыйлов белән Шиһап Курамшин хәзер колхозның ак сакаллы, игътибарлы һәм барлык кешеләр тарафыннан ихтирам ителә торган картлары. Колхоз идарәсе утырышында мөһим мәсьәләләр каралганда, алар икесе дә утырышка килмичә калмыйлар. Көн тәртибендәге мәсьәләләрне хәл иткәндә актив катнашалар, үзләренең бай тормыш тәҗрибәләреннән чыгып, файдалы киңәшләр бирәләр. Кайвакытларда алар, очрашканда, Тәтештәге вакыйганы исләренә төшерәләр һәм чын күңелләреннән елмаялар. — Хәтерендәме, Шиһап дус, бер заман без синең белән ничек бәхәсләшкән идек, бер-беребезне чәйнәп өзәрлек булган идек,— ди Зариф Исмагыйлов.— Ни өчен бит? Җир өчен. Ә хәзер ул җир синеке дә, минеке дә. Барыбызныкы. Уртак. Шиһап абзый күзләрен кыса төшеп елмая һәм берничә бөртек кенә булып эленеп торган сакалын сыйпап куя. — Булды инде, Зариф дускай, булды,— ди.— Ләкин дөресен әйтергә кирәк: бәхәсләшеп кенә калмадык, кычкырыштык. Чынлап кычкырыштык. Нигә яшереп торырга? Ул җир өчен без генә түгел, безнең бабайлар да кычкырышканнар, талашып яшәгәннәр. Кем белә, әгәр колхоз булмаган булса, без синең белән, бәлки, болай дусларча сөйләшеп утырмаган да булыр идек. Бер-беребезгә бүрегә караган шикелле карашыр идек. — Шулай, шулай, бик дөрес әйтәсең,— ди Зариф карт һәм, тынып, уйга калып тора.— Шулай-й... Бер уйлап карасаң, Килдураз бабай бик акыллы карт булган, мәрхүм. Авыр туфрагы җиңел булсын. Аерылышып яшәмәгез, аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигән. Берлектә көч, дигән. Килдураз бабай белән Килдураз әбинең кабере Шәм Кабыргасында, наратлар арасында. Карт наратлар, җәен-кышын төсләрен үзгәртмичә, шул каберләр өстенә башларын иеп, моң гына үсеп утыралар һәм кайгыларыннан керфекләрен коялар. «Коммуна» колхозы кешеләре, кайсы авылныкы гына булмасын,— Килдуразныкымы, Лашчыныкымы, Өчмун- чаныкымы яисә Күзбинекеме ул, барыбер,— каберләр яныннан узганда, бу ике карт-карчыкны ихтирам белән искә төшермичә калмыйлар, ә кайберләре, туктап, уйга чумып, басып торалар, аннары, йокыдай уянгандай башларын күтәреп җибәреп, ниндидер нурлы бер хис белән рухланып, нык-нык басып, үз юллары белән китеп баралар. Берлеккә, дуслыкка,

 
туганлыкка өндәгән бу карт-карчыкның кабере бүген дә әле кешеләрне дуслык, туганлык дип аталган изге һәм бөек эшкә рухландыра, армый- талмый эшләргә, тырыш хезмәткә чакыра. Кызганыч, бездә авыллар ^тарихы өйрәнелмәгән, халкыбызның һәм республикабызның узганын өйрәнү өчен ярдәмче булып хезмәт итәрлек кызыклы материаллар азмы-күпме җыелып, бер урынга тупланып куелмаган. Әгәр без Каюм Насыйриның «Зөя өязе» исеме белән басылып чыккан, элеккеге Зөя өязендәге кайбер авыллар турындагы хезмәтен искә алмасак, шушы көнгә кадәр Татарстан авыллары турында бер генә тарихи материал да басылып чыкмаган, дип әйтә алабыз. Билгеле, халкыбызның һәм республикабызның узганын өйрәнү өчен Татарстандагы барлык авылларның да тарихларын өйрәнү, җыю кирәк түгел, киресенчә, бик аз гына авылларның яки кайбер тирәдәге бер төркем авылларның тарихлары гына бер дәрәҗәдә әһәмияткә ия булуы мөмкин. Мин бары тарихыбызның кайбер битләрен яктыртуга хезмәт итәрлек материаллар турында гына әйтәм, халкыбызның һәм республикабызның тарихын өйрәнүче иптәшләрнең игътибарын бу кызыклы мәсьәләгә юнәлдерергә телим. һәр елны диярлек безнең авылларыбызга СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалыннан һәм Казан университетыннан фольклор җыючы экспедицияләр чыга. Алар, авылларда йөреп, күп кенә әкиятләр, бәетләр, җырлар, мәкальләр, әйтемнәр һәм башка шуның кебек халык авыз иҗаты әсәрләре язып алып кайталар. Әгәр бу экспедициядә катнашучы иптәшләр шул ук вакыт авылларның тарихларына, шул тарихка бәйләнешле кайбер риваятьләргә һәм шул авыл халкының башыннан үткән тарихи вакыйгаларга да игътибар итсәләр, аларны язып алсалар, халкыбызның узганын өйрәнү өчен зур эш эшләрләр иде. Килдураз авылы тарихы турындагы бу риваять, билгеле, Килдураз һәм Лашчы авыллары өчен геиә әһәмиятле. Ләкин Буа районының, дөресрәге, элеккеге Буа өязенең тарихына бәйләнешле кайбер материаллар халкыбызның, бөек рус халкы белән берлектә, патша властена һәм алпавытларга каршы алып барган көрәше Татарстанның гомуми тарихы өчен дә шактый әһәмиятле дип уйлыйм. Бөек Октябрь революциясенә кадәр Сембер губернасына кертелеп йөртелгән элеккеге Буа өязе халкының тарихында һәм патша властеның политикасына каршы алып барган көрәшендә тарихчыларыбыз тарафыннан өйрәнелергә тиешле күп кенә кызыклы фактлар бар. Мәсәлән, XIX гасырның 50—70 елларында гына да элеккеге Буа өязенең күп кенә авылларындагы крестьяннар патша властеның политикасына каршы актив каршылык күрсәткәннәр. Аларның шундый каршылыгы Сембер губернасының властьларын гына түгел, хәтта патша хөкүмәтенең эчке эшләр министрлыгын да шактый борчуга салган. Шул заманнарда эчке эшләр министрлыгыннан Сембер губернаторына килгән яшерен кәгазьләрдә Буа өязе крестьяннары арасында тиз арада тынычлык урнаштырырга кушыла һәм, кирәк икән, аларга каршы каты чаралар күрергә тәкъдим ителә. Сембер губернаторы барон И. О. Велионың 1866 елда эчке эшләр министры П. А. Валуевка язган донесениеләрендә генә дә хәзерге Буа районына һәм аның күрше районнарына кергән Лашчы, Бәпки, Татар Буасы, Аксу, Түбән Наратбаш, Бикмураз, Иске Тинчәле, Боерган, Кырык Сайдак, Үби һәм башка авылларның крестьяннары еш кына телгә алыналар. Мәсәлән, шундый донесениеләренең берсендә Сембер губернаторы барон И. О. Велио Татар Буасы авылы крестьяны Габдулла Бикиевны, Иске Тинчәле авылы крестьяны Латыйф Азиевны һәм башкаларны патша властеның политикасына каршылык күрсәткән һәм шул эшкә авылдашларын котырткан өчен бөтен семьялары белән Туру- хаиский крайга сөрергә кирәклек турында яза һәм шуңа эчке эшләр министрыннан рөхсәт сорый.  

 
Сембер губернаторы шул ук елдагы икенче бер яшерен донесение- сендә Түбән Наратбаш авылы крестьяннарыннан Бикмулла Миңле- баевны, Нигъмәтулла Катиевны һәм Биккин Габдрахмаиовиы кулга алганлыгын хәбәр итә. Бикмулла Миңлебаевны, шул тирәдәге авыллардан кулга алынган бер төркем крестьяннар белән бергә, Себердәге ерак губерналарның берсенә сөрергә рөхсәт сорый. Губернаторның бу донесениесен укыганнан соң, эчке эшләр министры П. А. Валуев, «сөргенгә җибәрергә тиешле кешеләрнең исемлеген төзәргә һәм барысы турында да кыскача белешмә язарга» боерык бирә. Шул вакыйгадан соң өч ел чамасы вакыт үткәч, Буа өязенең Боерган авылы крестьяннары белән полиция арасында җитди генә бәрелеш булып ала. Авыл халкының бер өлеше патша властьлары тарафыннан салынган гаделсез налогны түләүдән баш тарталар, түләргә хәлләре юклыгын әйтәләр. Налог җыярга килгән старшина, төрлечә куркытып та крестьяннардан акча ала алмагач, түләнмәгән налог өчен сатарга дип, аларның атларын, йорт әйберләрен талап алырга керешә. Крестьяннар каршылык күрсәтәләр, атларын, әйберләрен бирмиләр, старшинаны авылдан куып җибәрәләр. Шуннан соң, авылга 36 солдат һәм пунәтәй белән становой пристав килә, ләкин ул да бернәрсә эшли алмый. Аңа да бөтен гаскәре белән авылдан качарга туры килә. Ахырда, Буа өязенең исправнигы үзе 56 солдат һәм пунәтәй белән Боерган авылына килергә мәҗбүр була. Бусы инде чын «батырлык» күрсәтә: коралсыз крестьяннарны ерткычларча кыйный, суктыра, җәзалый. Башлап йөрүчеләрне, арестовать итеп, кулларын-аякларын бәйләп, Буа шәһәренә алып китә... Кыскасы, бу як халкының узган тормышында, патша хөкүмәте политикасына каршы алып барган көрәшендә тарихчыларыбыз тарафыннан өйрәнерлек күп кенә кызыклы сәхифәләр бар. Без-, Шәм Кабыргасына менеп, тирә-юньгә, колхоз авылларына, дулкынланып үсеп торган басуларга, яшел хәтфәдәй җәелеп яткан болыннарга, шул болыннарда тыныч кына утлап йөрүче көтүләргә һәм табигатьнең матурлыгына сокланып карап торганда, бу як халкының башыннан үткән хәлләрне исебезгә төшермичә кала алмадык. Гаделлекне, тынычлыкны, азатлыкны яратучы, хезмәт яратучы кешеләр яши монда! Туктагыз, җитәр. Тарих сәхифәләрен актарып тормыйк, ул турыда фикер йөртүне тарихчыларыбызга калдырып, ашыкмыйча гына Шәм Кабыргасыннан төшик, «Коммуна» колхозы һәм аның зур авылларыннан берсе булган Килдураз белән танышыйк. 
2 Килдураз — урта мәктәпле, больницалы, аптекалы һәм ветлечебни- цалы авыл. Зөя елгасы аркылы салынган күперне үтеп, авылга якынлашу белән үк, ә кайчакларда, җил уңае туры килеп, ерактан ук музыка тавышы ишетелә. «Коммуна» радиоузелы Москваны трансляцияли. Аның авыл уртасына, клуб каршына куелган громкоговорителе Москва тавышын, йортлар, урамнар өстеннән гөрләтеп, кырларга хәтле алып барып җиткерә. Кырда эшләүчеләр булсын, яисә Килдураз яныннан узып китүчеләр булсын, кайчак, тылсымлы музыка тавышын ишетеп, бер секундка гына тынып, тыңлап торалар һәм елмаялар. Бу минутта алар нәрсә уйлый торганнардыр, анысын белмим. Ләкин алар музыканың, Москва тавышының һәм җир йөзендәге иң мөһим хәбәрләрнең өйләрдә, урамнарда, кырларда, басуларда яңгыравына чын күңелләреннән шатланалар. Ә шатлык үзе белән бергә һәрвакыт елмаю алып килә. Тыңлаучыларның, бәлки, моңланган, тирән уйга чумган, сагайган, уфтанган, хәтта борчылган минутлары да була торгандыр. Яшермим, дөнья булгач, төрле хәлнең булуы мөмкин, әмма минем менә хәзер,

 
шушы минутта, аларның елмаюларын гына күрәсем килә. Шуңа күрә елмаялар дип ышанып язам. Юк, «Коммуна» колхозчылары Москваны һәм Казанны тыңлау белән генә чикләнмиләр, әгәр телиләр икән, авылдагы почтага, телефон станциясенә кереп, Москва белән, Казан белән, киң илебезнең барлык шәһәрләре һәм телефон кертелгән барлык нокталары белән дә сөйләшә алалар. Билгеле, бу авылда магазин да бар, клуб та бар, атнага берничә көн эшли торган кино да бар, китапханә дә бар, кечкенә генә булса да, завод дип атала торган май заводы да бар. Без алар янына туктап тормыйбыз, хәтта аларга гаҗәпләнеп тә карамыйбыз,—алар совет авылының табигый элементлары. Безне бары яңа нәрсәләр генә кызыксындыра. Безнең күзебезгә авыл урамнары буйлап йөгереп үткән өр-яңа баганалар ташлана. Аларны әле яңа гына утыртканнар. Алардан урман исе, чәер исе аңкып тора, хәтта кояш та әле аларның төсен үзгәртмәгән. Нинди баганалар алар? Электр баганалары. Озакламыйча өйләрдә, мәктәпләрдә, фермаларда гөлт итеп Ильич лампочкалары кабыначак. Алар яктылык кына түгел, үзләре белән бергә тагын бер шатлык алып киләчәкләр, электр энергиясе колхоздагы күп кенә эшне җиңеләйтәчәк, машиналарны әйләндерәчәк. Авыл аркылы, аны икегә ярып, тимер юл үтә. Безнең бик күп тимер юлларны күргәнебез һәм ул юлларда йөргәнебез дә бар. Ләкин бу тимер юл башка юллардан бернәрсәсе белән аерылып тора. Бу — Килдураз тимер юлы. Бөек Ватан сугышының иң авыр елларында, Татарстан халкы белән бергә, аны Килдураз кешеләре дә салдылар. Анда алариың көчләре, маңгай тирләре бар. Шуңа күрә Килдураз аны үз тимер юлы итеп саный. Килдураз гына түгел, бу яктагы авылларның барысы да аны үз тимер юллары итеп атыйлар. Без дә аны хәзер, шушы минутта Килдураз авылында басып торганга, Килдураз тимер юлы дип атыйбыз. Башка авыллар үпкәләмәсеннәр, аларга баргач, алар белән бергә без аны аларныкы итеп атарбыз. Килдураз — бүгенге алдынгы авылларның берсе. Колхозы да Буа районындагы үсеп, ныгып бара торган колхоз. Аның акча доходы соңгы ике ел эчендә бермә-бер диярлек үсте,— 1954 елда 770 мең сумга җитте. 1955 елда инде ул райондагы миллионер колхозларның берсе булырга тиеш. Колхоз бу доходны нигездә игенчелектән һәм терлекчелектән ала. Шулай итеп, аның җәмәгать терлекчелеге төп доход чыганакларыннан берсе булып тора. Колхозның йөзләрчә баш белән санала торган атлары, сыерлары, сарыклары, дуңгызлары һәм тавыклары бар. Алар- ның саннары елдан-ел арта, терлекләрнең продуктлылыгы сизелерлек дәрәҗәдә күтәрелә. Шулай да «Коммуна» колхозындагы терлекчелек торышын әле илебезнең алдынгы колхозларындагы терлекчелек торышы белән чагыштырырга мөмкин түгел. Алар дәрәҗәсенә җитү өчен әле аның бик күп үсәсе һәм ныгыйсы бар. Бу мәсьәлә укучыларыбызга яхшырак аңлашылсын өчен кайбер чагыштырулар ясап үтик. 1954 елда «Коммуна» колхозындагы авыл хуҗалыгы җирләренең һәр 100 гектарына 13 баш мөгезле эре терлек, 41 баш сарык, сөрелә торган җирләрнең һәр 100 гектарына 15 баш дуңгыз, 31 баш тавык туры килгән. Быел колхоз һәр сыердан уртача 1.350 килограмм сөт алуны планлаштырган. Буа районыннан көнбатышка таба киткәч, 60—70 километр ераклыкта, Чуваш республикасының Вурнар районында, Сталин исемендәге бер колхоз бар. Бу колхоз илебезнең алдынгы колхозларыннан берсе булып санала. Менә шул колхозда 1954 елда авыл хуҗалыгы җирләренең һәр 100 гектарына 42 баш мөгезле эре терлек, 104 баш сарык, сөрелә торган җирләрнең һәр 100 гектарына 105 баш дуңгыз, 106 баш каз 

)0 
 
һәм 640 баш тавык туры килгән. Быел колхоз һәр сыердан уртача 3.500 килограмм сөт алуны планлаштырган. Күрәсез, «Коммуна» колхозы белән Сталин исемендәге колхозный терлекчелек торышында, аларның саннарында бик зур аерма бар, хәтта моны чагыштырмаслык дәрәҗәдәге аерма дип тә әйтергә була. Шулай булгач, нигә соң без бу ике колхозны, аның терлекчелек торышын чагыштырып карыйбыз? «Коммуна» колхозы белән чагыштырыр өчен Буа районының үзеннән генә кайбер колхозларны алырга мөмкин түгел идемени? Мөмкин иде, билгеле. Буа районында да «Коммуна» белән янәшә куеп сөйләрлек колхозлар юк түгел. Мәсәлән, «Маяк», «Коминтерн» һәм башка колхозлар. Ләкин бу колхозлар үзләренең хуҗалык торышлары белән «Коммуна» колхозыннан әллә ни аерылып тормыйлар. Шуңа күрә аларны бер-бере белән чагыштырып торуның кирәге юк. Чагыштырганда, чыннан да алдынгы колхоз белән чагыштырырга кирәк. Минемчә, Сталин исемендәге чуваш колхозы белән чагыштыру бик урынлы. Бердән, ул илебезнең алдынгы колхозларыннан берсе, икенчедән, Буа районының күршесендәге колхоз. Буа районы табигате белән Вурнар районы табигате арасында бертөрле дә аерма юк. Бөек шагыйребез әйтмешли, Вурнар районында да, Буа районындагы кебек үк, «бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава; җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява». Кыскасы, климат шартлары белән ул Буа районыннан берничек тә аерылып тормый. Бәлки, аның җире яхшыдыр? Шуңа күрә аларның хуҗалыклары шулай күтәрелгән, мактап телгә алырлык дәрәҗәгә җиткәндер? Юк, киресенчә, Сталин исемендәге колхозның җире, Буа районының җиренә караганда, шул исәптән «Коммуна» колхозының җиренә караганда да, шактый түбән сыйфатлы. Буа районында кара туфраклы җир, иген уңа торган, аеруча бодай уңа торган җир, ә Вурнар районындагы Сталин исемендәге колхозның җире кара туфраклы түгел, ә урыны- урыны белән көлсу туфраклы, урыны-урыны белән комлы. Анда колхоз оештырылганчы арыш уңышы иң яхшы елларда да гектарына 30—35 поттан артмаган, ә бодай бөтенләй чәчмәгәннәр. Бодай уңмый дип саналган. Хәзер Сталин исемендәге колхозның җире бодай уңа торган җир булып әверелгән. Аны колхозның игенчелек осталары — новаторлар шулай яхшыртканнар. Соңгы елларда алар бодай чәчелгән мәйданның һәр гектарыннан уртача 30—33 центер уңыш алып киләләр. Пот түгел, ә центнер! Потларга күчереп санаганда 180—198 пот дигән сүз. Күрәсез, электәге арыш уңышы белән бүгенге бодай уңышы арасында гаҗәп зур аерма! Бу колхоз нигездә иген уңышы мәсьәләсен хәл иткән. Шуның нәтиҗәсендә аның җәмәгать хуҗалыгы, шул исәптән терлекчелеге, мактап телгә алырлык дәрәҗәгә күтәрелгән. «Коммуна» колхозының исә әле бу мәсьәләне һаман да хәл итә алганы юк. Аларда иген уңышы һәм терлек азыгы мәсьәләсе авыр проблемаларның берсе булып тора. Менә шуңа күрә бу ике колхоз арасында, гәрчә алар территориаль яктан бер тирәдә булсалар да, бик зур аерма бар һәм бу мәсьәләдә аларның аралары бик ерак. Дөрес, соңгы берничә ел эчендә «Коммуна» колхозында терлек азыгы җитмәү һәм шуның аркасында терлекләрнең үлүе кебек фактның булганы юк. Ләкин бит ул терлекләрне, фән кушканча ашатып, тәмам алларыннан калганчы туйдырып, чын мәгънәсендә тәрбияләп тору дигән сүз түгел, ә язга кадәр җаннарын саклап чыгу дигән сүз генә. Кыш һәм яз айлары «Коммуна» колхозчыларын терлек азыгы турында еш кына уйланырга мәҗбүр итә, хәтта кай елларны язның соңга калып килүе аларны беркадәр аптырашта да калдыра. Менә быел да «Коммуна» колхозында шундый аптырашта калган вакыт булып алды.  
и 
 
Яз быел бик катлаулы килде, бер эретте, бер катырды һәм чамадан тыш озакка сузылды. Тәҗрибәле картлар, аның беренче капризларын күргәч үк: — Яз быел тиз килмәячәк. Терлек азыгын саклабрак, кадерләбрәк тотарга кирәк,— дип киңәш иттеләр. Моннан ике ел элек кенә председатель булып сайланган Заһит Халиков терлек азыгын саклап тотарга кирәклекне бик яхшы белә иде. Моңа ул яз якынлашу белән генә түгел, җәйдән үк, урып-җыю башлану белән үк хәзерләнде. Шул көннәрдә ул басуларны тагын бер кат йөреп чыкты, колхозның булачак азык запасын бик җентекләп исәпкә алды, аны терлекләр санына бүлеп карады һәм, җәйнең коры килүенә, игеннәрнең элекке еллардагы кебек уңмавына карамастан, җитә дигән фикергә килде. Шуның өстенә ул Буадан 700 центнер комбикорм да кайтартты. Шулай итеп, Заһит Халиков, бизмәнгә салгандай, барысын исәпкә алган, барлык көтелмәгән очракларны да күз алдында тоткан иде. Ләкин ул бернәрсәне күз алдында тотмаган — язның шаян капризын, аның көтелмәгәнчә катлауланып килүен исәпкә алмаган икән. Д1енә бит ул: син бер төрле исәплисең, ә ул икенче төрле килеп чыга, вакытсыз яуган карлар, бураннар, соңга калып килгән яз һәм ташкыннар синең планнарыңны тетеп салалар. Ташкыннар?.. Терлек азыгына ташкыннарның, нинди бәйләнеше бар? Бар икән шул. Дөресрәге, «Коммуна» колхозы өчен бар. Язгы ташкыннар көчле булган, бигрәк тә яз соңга калып килгән елларда, Зөя суы озак вакыт ярларына төшми тора, терлекләрне тиз генә көтүгә чыгарырга мөмкин булмый. Ә бу хәл өстәмә терлек азыгын таләп итә. «Ярый әле, комбикорм алып калдык»,— дип уйлады Заһит Халиков һәм шуның белән бергә бу комбикорм аркасында туган күңелсезлекләр исенә төште. Узган ел җәй ае, урып-җыю вакыты иде. Буага баргач, ул райпотребсоюзга кереп чыкты, аның складына күп кенә күләмдә комбикорм кайтканлыгын белде. — Акчагызны күчерегез дә теләгән кадәр алыгыз,— диделәр аңа райпотребсоюз работниклары. Халиковка бары шул гына кирәк иде. Ул, райондагы башка эшләрен бик ашыгып тамамлап, шунда ук колхозга кайтып китте. Вакытның соң булуына һәм кешеләрнең эштән арып кайтуына карамастан, идарә утырышын җыйды. — Комбикорм алырга мөмкинлек бар,— диде ул идарә членнарына. — Теләсәк, күп итеп алырга була. Аның терлекләр өчен ни дәрәҗәдә кирәклеге барыбызга да билгеле. Бигрәк тә быел... — Нигә ул кадәр ашыгырга,— диде идарә членнарыннан берсе.— Башта урып-җыюны тәмамлыйк, аннары карарбыз. Качмый торгандыр бит? — Качуын-качмый, әмма шулай да хәзер алып калу уңайрак. — Хәзер комбикорм турында түгел, ә ашлык тапшыру турында кайгыртырга кирәк,— диде әлеге член һәм, яшь председательнең ашыгуын яратып бетермичә, мыек астыннан елмаеп куйды. Председатель аңа аңлатып бирде: — Заготзернога ашлык илткән машиналар барыбер буш кайталар. Нигә аларны буш кайтарырга? Комбикорм төяп кайтсыннар. Шулай түгелме? Идарәнең башка членнары комбикорм алуны һәм уңае туры килгәндә ташытып калдыруны бик яхшы итеп таптылар. Әлеге член да моны аңлады, ләкин шулай да ул: — Җиде йөз центнер күбрәк булмасмы икән, Заһит? — дигән фикерне әйтте. — Безнең бервакытта да ул кадәр алганыбыз юк. Аннары ■безнең терлекләр аңа күнекмәгәннәр дә.

12 
 
— Күнекмәгән булсалар, күнектерербез,— диде ферма мөдирләреннән берсе.— Ала алган кадәр алырга кирәк. Нигә сөйләшеп торырга. Елны күрәсез бит. Терлек азыгыбыз такы-токы гына. Идарә членнары комбикорм алырга һәм аны хәзер үк ташытырга дигән фикергә килделәр. Иртәгесен Заһит Халиков райпотребсоюз счетына акча күчерде, һәм Буага ашлык төяп барган машиналар кире кайтканда комбикорм төяп кайта башладылар. Комбикорм колхоз амбарына ташылып куелды, һәм шуның белән аның турындагы сөйләшүләр дә бетте кебек иде, ләкин әле ул бетмәгән, аның иң зурысы алда булган икән. Шул «иң зурысы» колхозда яисә идарә утырышында түгел, ә район күләмендә күтәрелеп чыкты. Быел райондагы кайбер колхозлар бөтенләй комбикормсыз калганнар, һәм шундый колхозларның председательләре үзләренең комбикормсыз калуларын бары салкын кыш кергәч кенә исләренә төшергәннәр. Алар әкрен кыймылдауларын акларга теләпме, әллә булмаса, комбикормсыз калуда башкаларны чын күңелләреннән гаепле итеп табыпмы, ничек кенә булмасын, барыбер, райпотребсоюзның комбикорм сату методын бик кискен тәнкыйтьләргә тырыштылар. — Нигә ул бер колхозга сата, ә бер колхозга юк?— диделәр.— Бу нинди хәл? Бер колхоз йөзләрчә центнер алсын имеш тә, ә икенче колхоз бер грамм да алмый калсын. Колхозларны нигә болай аерырга? — Туктагыз әле,— диде аларга райпотребсоюз председателе,— нигә бар чагында алмадыгыз соң? Әллә тәкъдим итүче булмадымы? Булды. Барыгызга да тәкъдим ителде. Кулыгызны гына селтәдегез: имеш, «Хәзер әле комбикорм кайгысы түгел, ә ашлык тапшыру кайгысы!» Вакытында кайгырта белергә кирәк. Бик соң исегезгә төшкән. «Искра» колхозы председателе Латыйпов белән «Спартак» колхозы председателе Шарапов бу мәсьәләдә райпотребсоюз председателеннән бигрәк, «Коммуна» колхозы председателе Заһит Халиковны гаепләргә тырыштылар. — Нәрсә ул районга килгән комбикормның барысын да диярлек үзенә ала? Нигә ул мыеклы да, нигә без кыеклы? Әллә без колхоз түгелме? Юк, болай ярамый! «Коммуиа»дагы комбикормны кире алырга, аны башка колхозларга да бүлеп бирергә кирәк. Хәтта бу мәсьәлә партиянең район конференциясендә дә күтәрелде. Булдыклы һәм инициатива күрсәтүче председательләрне яратучы райком секретаре, партия аппаратларында эшләп, чәчен шактый агарткан иптәш, комбикормны башкалардан элегрәк һәм күбрәк алган өчен Заһит Халиковны орышкан председательләрнең чыгышларын бераз көлемсерәп тыңлап торды да, уңае туры килгәндә, аларга әйтте: — Җәй көне чана хәзерлә, кыш көне арба хәзерлә, дигән мәкальне ишеткәнегез бармы сезнең? — диде.— Ишеткәнегез булса, белегез, халыкның тирән акыллылыгы, зур тормыш тәҗрибәсе салынган ул мәкальгә. һәр эш турында алдан кайгыртырга өйрәтә ул. Колхоз председательләре бу мәкальне һәрвакыт исләрендә тотарга тиешләр. Халиков, яшь председатель булуына карамастан, моны исендә тоткан, кыш турында җәй көне кайгырткан. Молодец! Аны бу инициативасы өчен орышырга түгел, ә мактарга кирәк. Сез аны хәзер комбикорм өчен орышасыз, ә җәй көне, бәлки әле, цемент өчен орышырсыз. Беләсезме, ул җәй көне казылачак траншеялар өчен хәзер үк цемент ташыта, ә сезнең кайбер- ләрегез бу турыда, ихтимал, траншеяларны казырга керешкәч кенә уйлый башлар. Юк, иптәшләр, алдан кайгырта белгән өчен кешене орышырга түгел, ә мактарга кирәк. > Бу вакыйганы исенә төшергәндә, Заһит Халиков елмаймыйча кала алмый, ләкин аның бу елмаюы шатлыклы елмаю түгел, ә әриүле елмаю. Бердән, председательләр арасында шундый сүлпән гадәтле, ашыкмаучан
13 
 
кешеләрнең булуына әрни ул. Икенчедән, 700 центер комбикормның 700 тонналык гаугага сәбәп булуы өчен әрни. Гауга чыгарырлык булмасын иде. Райондагы барлык колхозларга да җитәрлек комбикорм кайтартсыннар иде. «Коммуна» өчен 700 центнер комбикорхм күпмени соң? Йөзләрчә баш терлекләре булган колхоз өчен күп түгел, хәтта бик аз. Ләкин кайберәүләр шуны да күпсенделәр, шуның өчен әллә никадәр тавыш чыгардылар, аерым очраган вакытларда гына түгел җыелышларда хурлауга кадәр барып җиттеләр. Аларга карап, яшь председательнең күңеле төшмәде. Әгәр мөмкин булса, хәле җитсә, ул аны җиде йөз центнер гына түгел, ә җиде мең центнер алыр иде. Рәхәтләндереп ашатасы иде терлекләрне, уйнаклап торсыннар, майларыннан тиреләренә сыеша алмасыннар иде. Печәнен дә, силосын да, чөгендерен дә, бәрәңгесен дә туйганчы бирәсе иде аларга. Комбикормны да хәзерге кебек кызганып түгел, ә мул итеп бирәсе иде. Ничек менә шул хәлгә җитәргә? Ул чагында сөт тә сыер фермаларыннан чишмә кебек агып торыр иде. Дәүләткә тапшырасы продуктларны тапшырып бетергәннән соң, колхозчыларга да, хезмәт көннәре өчен, күп итеп маен да, итен дә, сөтен дә бирергә булыр иде. «Кыш көне нәрсә ашатабыз соң без терлекләргә? — дип уйлый Халиков.— Салам. Иртә белән дә, көндез дә, кич тә салам!» Дөрес, алар аны турап та, парлап та, бутап та, Буа ягындагыча әйткәндә, изеп тә бирәләр, мөмкин кадәр туклыклырак һәм тәмлерәк итәргә тырышалар. Терлекләр яратып ашасын өчен бераз комбикорм сибәләр, кайвакытлар- да көрпә һәм он да тамгалап куя. Тик бары тамгалап кына, мул итеп, җитәрлек итеп түгел. Булган чагында силос та бирелә. Анысы да булган чагында гына. Юк, бу азык кына җитәрлек түгел сыерларга! Болай ашату белән генә күп сөт алып булмый. Азыкны ничек мул итеп үстерергә һәм төрләндерергә? Алдынгы колхозларда исә, аерым алганда Сталин исемендәге әлеге колхозда, кыш көннәрендә һәр савым сыерга көн саен 12 килограмм печән, 12 килограмм кукуруз силосы, 10 килограмм чөгендер, 8 килограмм бәрәңге һәм 1 —1,5 килограмм концентрат ашаталар. Азыкны шулай мул итеп, төрлеләндереп ашату аркасында аларның сыерлары кыш көнендә дә, җәй көнендәге кебек, күп итеп сөт бирә. Татар халкында бик матур бер мәкаль бар: сигез сыер асраганчы, симез сыер асра. Бу мәкаль сигез сыер урынына бер генә сыер асрарга өйрәтми, юк. Ул сигез сыерны да симез итеп асрарга өйрәтә. Сталин исемендәге колхоз, шул мәкальдә әйтелгәнчә, симез сыерлар асрый, күп итеп сөт ала, май ала. Яшереп тормыйк, туп-туры әйтик: «Коммуна» колхозында сыерлар симез түгел. Сөтне дә алар мул бирмиләр. Март аенда сөт хәтта һәр сыердан көнгә уртача 3 килограмм 300 граммга кадәр кимеде. Шундый көннәрнең берендә Заһит Халиков, фермаларны карап йөргәндә, икенче фермада нәкъ сыерларны сауган вакытка туры килде. Сыер савучылар, кечкенә урындыкларына җыйнак кына утырып, гадәттәгечә бирелеп, тырышып-тырышып савалар. Сыерлар, улакларына башларын сузып, алларындагы азыкларны, бутап биргән саламны комсызланып ашыйлар. Заһит Халиков, сыерларның ничек ашауларына, сауган вакытта ничек басып торуларына, кызларның бер-берләренә яисә сыерларга нинди тавыш белән эндәшүләренә карап, барыннан да бигрәк, фермадагы гомуми тавышлар арасыннан нечкә генә, моң гына булып чыжлап чыккан, тәртипкә салынмаган музыка кылларыдай яңгырап ишетелгән сөт тавышына карап, бүгенге сөтнең ни дәрәҗәдә булачагын чама белән исәпләп алды һәм йөрәге «жу» итеп китте. «Бүген дә аз икән»,— дип уйлады ул. Аның фикерен раслагандай, абзар уртасына
14 
 
тезеп куелган ак бидоннар янында, ферма мөдире Тәлгать Нуриев күңелсез генә басып тора иде. Председатель сыер савучылар белән исәнләшә-псәнләшә, аның янына барды һәм, бер сүз дә әйтмичә, кулын сузды. Егетнең басып торышында гына түгел, күз карашында да күңелсезлек, чамадан тыш канәгатьсезлек бар иде. — Я» эшләр нихәл? — диде Халиков бераз сүз дәшми торганнан соң.— Арта кебекме? Кирәк икән, шаян була белә торган, кирәк икән, житди була белә торган егет теләмичә генә жавап бирде: — Нәрсә белән артсын ул? — Хәзер инде саламны коры килеш бирми торгансыз бит? — Бирүен бирмибез дә... — Ничә тапкыр болгатып бирәсез? — Идарәдә сөйләшкәнчә: ике тапкыр болгатып, бер тапкыр парлап анысы... — Ә ничек соң? — Ничек икәнен күрә торгансыз... Егетнең бу сөйләшергә теләмәве, председательнең сорауларын игътибарга алмавы түгел, ә аның нәрсәдер әйтергә, йөрәгенә жыеп йөргән сүзләрне чыгарып салырга жыенуы иде булса кирәк. Халиков моны шулайрак сизеп алды. Ләкин егет сүзен башларга өлгермәде, алар янына, сөтле чиләген күтәреп, алдынгы сыер савучыларның берсе булган Зәйтүнә Насыйбуллина килеп басты. Ул сөтен бидонга бушатасы урынга, аны чиләге-ние белән председатель алдына жиргә китереп куйды. — Заһит абый, карагыз әле, зинһар, моңа! —диде ул әрнегән тавыш белән һәм чиләгенә төртеп күрсәтте.— Рәтлерәк кәҗә дә моның кадәр бирә. Чынлап бирә... Заһит Халиков бер сөткә, бер Зәйтүнәгә карап алды. Өстенә ак бөртекләр төшкән зәңгәр күлмәк белән саргылтрак фуфайка кигән, башына җыйнак кына, матур гына итеп зур-зур ак чәчәкле кызгылт яулык бәйләп жибәргән бу яшь кызның бервакытта да мондый моңсу карашын күргәне юк иде аның. Сөйләшкәндә ул, һәрвакыт диярлек, елмаеп сөйләшә, елмайганда, яшьлекне, тазалыкны аңкытып торган бит алмалары уймакланып батып керә, ә күзләре бик матур булып елтырап кысыла. Ә бүген аның йөзендә елмаюның әсәре дә юк, кашлары жыерылган, иреннәре кысылган. — Заһит абый,— диде ул, председательгә күзләрен мөлдерәтеп карап,— кайчан без чиләк тутырып сөт ала башларбыз икән?! — Сөт алу сезнең кулда, сеңел. Күп итеп алыгыз. Оештырыгыз. — Безнең кулда? — диде кыз һәм, нәрсә әйтергә белмичә, беркадәр аптырап, председательгә карап торды. Председательнең дә бу минутта кашлары жыерылган, борчылуы йөзенә чыккан иде. Кыз моны сизде. Шуңа күрә тавышын әкренәйтә төшеп әйтте: — Анысы дөрес, Заһит абый, безнең кулда. Ләкин бит чиләкләп сөт алырлык азыгыбыз юк. Үзе- безчә инде без шулкадәр тырышабыз, саламның бер бөртеген дә әрәм итмибез. Сыер авызына керсен, дибез. Сулышыбыз белән өреп ашаткандай ашатабыз. Юк бит, салам белән генә булмый... Әнә Тәлгать абый киңәшмәдә ишетеп кайткан. Ниләр генә ашатмыйлар икән анда сыерларга. — Ишетеп кенә түгел, күреп тә кайттым,— диде Тәлгать. Ул берничә көн элек кенә Казаннан, алдынгы терлекчеләр киңәшмәсеннән кайткан иде.— Заһит абыйга шул турыда тагыи бер кат әйтмәкче идем әле. Без анда Авыл хуҗалыгы институтының фермасында булдык.^ Ворошилов исемендәге колхозга да бардык, Югары Ослан районына. Сыерлар анда ял йортындагы кебек торалар. Печәнен дә, силосын да, бәрәңгесен дә,
15 
 
чөгендерен дә ашыйлар. Концентраты да, оны-көрпәсе дә эләгә. Кайчан без менә шул хәлгә җитәрбез икән?.. Киңәшмәдән кайтканнан бирле сыерларга кызганмыйча карый алмыйм. Печәнебез юк. Силосыбыз да бетеп китте. Комбикормиы учлап кына сибәбез. Ашатуыбызга карап сөт бирәләр бит алар. Халиков, аларны тынычландырырга теләп: — Силос урынына, бәлки, салам нормасын бераз арттырырбыз,— диде.— Иртәгә эскерт төпләрендә калган, чәчелгән, таралган саламнарны җыярга чыгабыз. Җыеп, ташытып куябыз. Ләкин саламны барыбер бик саклап, кадерләп тотыгыз... Исән булсак, терлек азыгы җитмәү аркасында газап чигү соңгы ел булыр. Белә торгансыз бит: быел без 210 гектар кукуруз чәчәргә булдык. — һай, — диде Тәлгать, — кукуруз турында сөйләделәр анда безгә. Гаҗәп икән ул! Аның чәкәннәре генә түгел, силосы да бик туклыклы икән. — Бездә уңармы икән соң ул? — диде алар янына, чиләген тотып, килеп баскан сыер савучыларның берсе.— Җылы як үсемлеге бит ул. Председатель аңа ышандырырлык итеп җавап бирде: — Бездә дә уңачак. Эшләгәч, тырышкач, көч салгач, һәркайда да уңа ул. Узган ел аны Архангельск өлкәсендә дә чәчкәннәр. Ак диңгез буенда, бөтенләй төньякта. Бик зур уңыш алганнар. Менә озакламыйча агротехник кайтыр. Ул кайту белән үк кукурузны ничек чәчәргә, ничек тәрбияләп үстерергә икәнен өйрәнә башлыйбыз. Колхоз агротехнигы Габдрахман Мәхмүдов Казанга, авыл хуҗалыгы алдынгыларының республика киңәшмәсенә киткән иде, аннан ул бүген, я иртәгә кайтып җитәргә тиеш. Аның кайтуын председатель тынычсызланып көтә. Тынычсызланып көтүнең әлегә председательдән башка берәү дә белми торган сәбәбе бар иде. Ул аннан ничек, нинди настроение белән кайтыр? Кайту белән үк җиң сызганып эшкә керешерме, әллә юкмы?.. Иртәгә Казанга китәсе дигән көнне, кич белән, Габдрахман Мәхмүдов правлениегә килде. Председатель бригадирларга наряд бирә иде. Бүлмәдә, бригадирлардан башка, тагын берничә кеше бар иде. Алар, үзара пышылдап сөйләшеп, тик ара-тирә генә я бригадирларның, я председательнең сүзләренә колак салгалап алып, бер читтә утыралар. Мәхмүдов та шулар янындагы буш урындыкларның берсенә барып утырды, башындагы бүреген салды һәм шактый чал кереп барган чәчен сул кулы белән (аның уң кулы Бөек Ватан сугышында каты яраланган иде) сыпырып куйды. Шуннан соң ул, ниндидер уйга бирелеп, беркемгә бер сүз эндәшмичә, председатель наряд биреп бетергәнче, бүлмәдән иң соңгы колхозчы чыгып киткәнче утырды. Тик аннары гына ул, урыныннан торып, председатель янындагы урындыкларның берсенә күчте. — Саубуллашырга килдеңме. Габдрахман абый?—диде председатель һәм коңгырт күзләре белән дусларча елмайды. — Саубуллашырга да. Аннары кайбер сөйләшәсе сүзләр дә бар иде,— диде агротехник һәм, өстәл өстенә куйган бүреген кире алып, аны беренче тапкыр күргәнсымаи караштыргаларга тотынды. — Нинди сүз? — Нинди сүз дип, ул үзе болак әллә ни дә түгел кебек, шулай да минем өчен бик зур сүз. Хәтта колхоз өчен дә... Председатель сагая төште. — Менә нәрсә, Заһит, синең белән сөйләшмичә китәргә ярамый. Минем монда бер төен бар,— диде Мәхмүдов, кулы белән күкрәгенә, йөрәк турысына төртеп күрсәтте.— Берничә атнадан бирле бик борчып, газаплап тора. Хәтта йокларга бирми, төннәр буе уйланып ятам. — Нинди төен соң ул?  
16 
 
— Шул инде... кукуруз турында. Гөен дисәң, төен дә түгел, ә шик- Бик зур йөкләмә алдык бит, Заһит. Әйтергә генә ансат. Ике йөз дә уН гектар. Алып барып чыга алырбызмы икән, дим. Яңа нәрсә бит. Кукуруз булса да, зур политик эш ул. Бөтен ил каршында. Алай гына түгел» бөтен дөнья каршында. Америка дисеңме, тегесе дисеңме, бусы дисеңме,— барысы да безгә күзләрен чекрәйтеп карап торалар. Аның сөйләгәнен сагаеп тыңлап торган председатель елмайды, коңгырт күзләре яңадан чаткыланып китте һәм ул, агротехникны ышандырырга тырышып, шул ук вакыт үз-үзенә бик нык ышанып әйтте: — Алып барып чыга алабыз, Габдрахман абый, алып барып чыга алабыз. Партия белмичә кушмый. — Партия кушканга әйтәм дә мин аны. Аның каршында, халык каршында йөкләмә алдык. Йөзебезгә кызыллык китермәбезме икән, дим. — Юк, китермәбез, Габдрахман абый. Тырышканда, җиң сызганып эшләгәндә китермәбез. Көрәшсез бернәрсәне дә җиңеп булмый. — Анысы шулай, сүзең бик дөрес. Мин моны бик яңа нәрсә булганга әйтүем. — Ә син бит аны чәчеп, үстереп караган кеше. Кырык тугызынчы елнымы, әллә илленче елнымы ике кило чәчтем дигән идең. Йөз сиксән кило уңыш алгансың бит. Шулай түгелме? — Анысы шулай. Без бит аны яшелчә бакчасына чәчтек, Заһит. Бик яхшылап тиресләгән җиргә. — Быел да иң яхшы җиргә чәчәчәкбез. Тиресләнгән җиргә, эшкәртелгән җиргә. Шуннан соң алар бер минут чамасы тын гына утырдылар. Алар икесе дә бернәрсә турында уйлыйлар иде булса кирәк. Беренче булып тынлыкны Габдрахман Мәхмүдов бозды: — Ә узган ел?.. Без көткәнчә булмады бит. — Узган ел без үзебез начар эшләдек,— диде председатель.— Хата бездә. Кукурузда түгел, хәтта корылыкта да түгел. Узган елгы хатабызны искә алып эшләргә, төзәтергә кирәк безгә. Бөтен эш бездә — колхозчылар кулында. Тырышканда барысы да була. Өстәл янына күчеп утырганнан бирле кашларын җыерып, бик күңелсез сөйләшкән Мәхмүдов тә елмаеп куйды, чикәсендәге чал бөртекләре ут яктысында көмеш кебек ялтырап китте. — Анысын бик дөрес әйтәсең, Заһит. Колхозчылар кулында. Ә безнең колхозчылар — тырыш, хезмәтне ярата торган кешеләр. Алариы оештыра белергә генә кирәк. — Менә бусы инде, Габдрахман абый, безнең кулда. Без оештырырга тиеш аларны. Шуның өчен куйганнар да алар безне. Председатель урыныннан торды, агротехник та бүреген кулына алды. Урамга чыктылар. Саубуллашканда председатель аңа әйтте: — Блокнотыңны алып барырга онытма. Барысын да язып алып кайт. Уңышлы якларын гына түгел, кешеләрнең хаталанган якларын да. Хаталанганнар икән, нәрсәдә хаталанганнар? Хаталардан да өйрәнергә кирәк. Мәхмүдов үзенең өенә, Саз урамына таба борылды. Ул китте, ләкин ул Заһит күңеленә борчу салып китте. Менә шул борчу аның күңелен һаман әрнетеп, тырнап тора. Өскә алган эш өчен түгел, юк, ул аның барып чыгачагына, уңышлы булачагына бөтен күңеле белән ышана, ә икенче нәрсә өчен, агротехникның, Мәхмүдовның, күңелен телгәләгән шик өчен борчыла ул. Ул тагын шул шиге белән кайтырмы, үз-үзен урынсызга, кирәксезгә борчырмы? Әллә барлык шикләрен Казанда калдырып, андагы яңалыклар белән рухланып, яңадан электәге кебек шат күңел, эшлекле кыяфәт 
2. .с, ә.- № 9. 17 
 
белән кайтып керерме? Бу председатель өчен, аның тынычлыгы өчен генә түгел, ә колхоз өчен, аның киләчәге һәм уңышы өчен бик мөһим иде. 3 Мәхмүдов төнлә белән кайтты. Вакыт бик соң булганга, председательне уятып, борчып йөрергә теләмәде, йокларга ятты. Аның каравы ул иртәгесен иртүк торып, тиз-тиз киенеп, өеннән чыкты,— әле яктырып, кояш чыгып кына килә иде. Капка төбендә бераз басып торганнан соң, колхоз идарәсе тирәсендә берәрсен очрату һәм аңардан колхоздагы яңалыкларны сораша тору нияте белән шунда таба китте, ләкин ул анда «берәрсен» түгел, ә председательнең үзен очратты. Ул өстәле янында, алдына счет куеп, аның төймәләрен шакылдатып сала-сала, колхозның перспектив планындагы цифраларны санап утыра иде. Озакламыйча партиянең район комитеты бюросында «Коммуна» колхозының перспектив планы тикшерелергә тиеш иде. Алар җылы гына күрештеләр. Председатель аның җилдә каралган бераз какчарак йөзенә карап алу белән үк җиңел сулап җибәрде, шулай да, дусларча елмаеп, үзенең күкрәгенә төртеп күрсәтте: — Ә монда ничек?.. Әлеге төен? Мәхмүдов елмайган килеш кулын гына селтәде: — Юк инде ул. Кул беләи алып ташлагандай булды. Хәзер үземә дә гаҗәп тоела. Нигә шикләнеп йөргән икән мин? Шикләнергә түгел, шатланырга кирәк икән. — Утыр,— диде Халиков.— Нигә басып торасың? Я, ниләр күрдең, нәрсәләр ишеттең? Узган ел кукуруз чәчеп, яхшы уңыш алган колхозлар экспонатларын алып килгәннәр идеме? — Алып килгәннәр иде. Шулкадәр озын булып, юан булып үскәннәр. Дүртәр метр озыилыктагылары бар. Чынлап, әдәм ышанмаслык. Яфраклары зурдыр үзе, киндер. Менә кайда ул силослык! Өлгергән чәкәннәре алтын төсле ялтырап ята. — Коротков килмәгән идеме? Теге, Сталин исемендәге колхоз председателен әйтәм. Чакырмагаииармы? — Чакырганнар. Чувашстаинан вәкил булып килгән. Сүз бирделәр. Бер сәгатькә якын сөйләде. Тәҗрибәсен уртаклашты. Яхшы сөйли икән. Көлдерде дә, сокландырды да. Җәй көне, игеннәр бераз күтәрелә башлагач, аның колхозына барып килергә кирәк безгә, Заһит. Ничек эшләүләре, тәҗрибәләре белән танышып кайтырбыз. Ерак түгел бит. — Үзем дә шул турыда уйлаган идем. Барырга кирәк. Бригадирларны, алдынгы колхозчыларны да алып барырбыз. — Безнең Буа районын да искә алды ул. — Нәрсә дип? — Җирегез бик яхшы, дип. Әгәр шартларын китереп, тырышып эшләсәгез, сездә безнекенә караганда уңыш яхшырак булырга тиеш, ди. Беләсеңме, алар узган елны күпме уңыш алганнар? һәр гектардан 800 центнер яшел масса, 166 шар центнер чәкән. Яшел массаны быел да шулай планлаштырганнар... Бик файдасын күргәннәр. — Әллә син аның файдалы икәнен белмидер идеңме?—диде председатель, елмаеп. Бу озын буйлы, төз гәүдәле, артка таба таралган чем кара чәчле, коңгырт күзле, энергияле егетнең елмаюы гади елмаю түгел, ә шатлыклы елмаю иде. Ул агротехникның киңәшмәдән шулай рухланып, янып, дәртләнеп кайтуына, бирелеп сөйләвенә шатлана иде. — Файдалы икәнен беләдер идем мин аның, Заһит,— диде Мәхмүдов, председательнең соравына җавап итеп.— Хикмәт белүдәмени? Хикмәт—аның бездә үсәчәгенә ышануда. Ә ышану бик зур эш! Мин ышанам, ул бездә үсәчәк. Мин аның файдасы турында да бер-ике сүз әйтергә теләгән идем. Сүземне бүлдердең...  
18 
 
Председатель, сөйлә, тыңлыйм дигәндәй, башын йен куйды һәм урындыгына җайлабрак утырды. Мәхмүдов сөйләвендә дәвам итте: — Иптәш Коротков кукурузның файдасы турында бик күп мисаллар китерде. Бер килограмм кукуруз үзенең туклыклыгы ягыннан 1,5 килограмм солыга тора икән. Аннары аның яшел массасы фураж өчен чәчелә торган бөтен культураларга карагайда да күбрәк уңыш бирә, ди. Шуның өстенә туклыклырак та, ди. Менә бит хикмәт нәрсәдә. Син шуны уйлап кара: сыерга 5 килограмм силос ашатсаң, 2 килограмм сөт алырга мөмкинлек бирә икән. Шуңа күрә сөтне күп алалар икән алар. Ул тагын шуны да әйтте: әгәр бер гектардан 500 центнер гына яшел масса алсак та, аны сыерларга ашатып, 450 килограмм атлан май, ә дуңгызларга ашатсак, 1.500 килограмм дуңгыз мае алачакбыз, диде. Менә нинди туклыклы икән ул. Әйтәм, алар итне бик күп җитештерәләр. Безгә караганда 3—4 тапкыр артыграк... Мәхмүдовның күзләре яшьләрчә чаткыланган, тавышы да ничектер яшәреп, нечкәреп киткәнсымаи иде. Ул, халык башлаган зур эшнен уңышлы булачагына чын күңеленнән ышанып, бирелеп, дулкынланып сөйли иде. Председатель, аның шулай бирелеп, дулкынланып сөйләгәнен бераз тыңлап утырганнан соң, тәкъдим итте: — Менә нәрсә, Габдрахман абый, әйдә җыелыш җыеп алыйк. Шунда син барысын да сөйләрсең. — Гомуми җыелышмы? — Юк, бригадалар җыелышын. Аерым-аерым. Тыңларга да уңайрак булыр. Халыкны да күбрәк җыярбыз. Бер сәгатьтән соң инде колхоз радиоузелы булачак җыелыш турында хәбәр итә иде. ...Бригадалар җыелышы булып үтте, билгеле. Ләкин без укучылары- бызны, анда алып кереп, кемнең нәрсә сөйләгәнен тыңлатып, ялыктырмыйк. Алар анда, КПСС Үзәк Комитетының январь Пленумы карарлары нигезендә, колхозның экономик үсеше, аның киләчәге өчен бик әһәмиятле булган мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Мәсьәләнең үзәге булып кукуруз игү эше торды. Кукуруз көньяктан килгән «кунак» булса да, «Коммуна» колхозчылары өчен моңарчы бер дә күренмәгән, бөтенләй чит-ят культура түгел. Аның Килдураз бакчаларында үсеп караганы бар. Мәрхүм Шәфигулла бабай аны үзенең бакчасында һәр ел диярлек берничә төп утыртып үстерә торган булган... Туктагыз, нигә без аерым кешеләр бакчасына утыртылган берничә төп кукуруз турында сөйли башладык? Әллә аның җәмәгать бакчаларында чәчелгәне, утыртылганы юкмы? Бар. Аның барлыгын инде без укучыларыбызның исләренә төшереп үткән идек. Аннары «Коммуна» егетләренең күбесе көньякта, кукуруз үсә торган өлкәләрдә дә булганнар, аның урман шикелле шаулап үсеп торганын үз күзләре белән күргәннәр. Кыскасы, «Коммуна» кешеләре бу яңа культура белән беркадәр таныш. Әгәр инде алар аны хәзер үз кырларында, зур мәйданда игәргә керешкәннәр икән, алар аның бөтен серен, яшерен, хикмәтле якларын өйрәнәчәкләр һәм үзләштерәчәкләр. Ләкин алар кукурузның каян, кайсы илдән килеп чыгуын, аның тарихын беләләрме икән? Аның тарихы шактый кызыклы. Менә кукурузга багышланган бер китапта аиың турыида түбәндәге сүзләр язылган: «Европа халыкларыннан кукурузны беренче тапкыр күрүчеләр Христофор Колумб моряклары булган. Алар моннан дүрт гасыр ярым элек, үзләренең корабльләре белән таныш булмаган, билгесез бер җиргә барын чыккач (хәзер инде без аның Куба атавы булганын беләбез), 
2’ 19 
 
басуларда саф-саф булып тезелеп үсеп торган озын, юан үсемлекләрне күреп, бик кызыксынып һәм гаҗәпләнеп карап торганнар. Колумбның үзен һәм аның юлдашларын кукурузның чәкәннәре һәм шул чәкәннәрдәге орлыкларның күплеге, эрелеге аеруча кызыксындырган. Бу яна җирдән тапкан гаҗәп нәрсәләр белән бергә алар кукуруз орлыклары да алып кайтканнар. Яңа Дөньяны ачкан вакытта инде кукуруз Көньяк һәм Төньяк Америкада, төп азык культураларының берсе буларак, бик нык таралган булган. Индеецлар аиы Колумб килгәнче мең еллар элек белгәннәр. Аның шулай икәнлеген археологик экспедицияләр вакытында җир астыннан табылган кукуруз чәкәннәре, орлыклары әйтеп торалар. Җир астыннан табылган ул чәкәннәр һәм орлыклар кай заманнарга туры киләләр соң? Чилида һәм Перуда галимнәр тарафыннан табылган чәкәннәр беренче чүлмәк әйберләрнең һәм беренче тукымаларның замандашлары булып чыкканнар. Дарвин диңгез комында яткан кабырчыклар арасыннан аннан да борынгырак чәкәннәр тапкан. Ул чәкәннәрне кайчан да булса бер диңгез буеиа ташлаганнар булса кирәк. Ләкин Дарвин аны океан өсте тигезлегеннән утыз метр чамасындагы югарылыкта торган грунттан тапкан. Әгәр бик әкрен күтәрелә торган яр буе шундый югарылыкка хәтле менеп җиткән икән, димәк, ул чәкәннәр диңгез комына бик күптән, бик күптән эләккәннәр. Археологик экспедицияләр вакытында табылган чәкәннәр хәзерге кукуруз чәкәннәреннән кечкенәрәк. Ләкин шулай да җир астыннан табылган кукуруз кыргый табигать эченнән табылган үсемлекләрнең берсенә дә охшамый. Бу урында галимнәрнең шундый эзләнүләр өлкәсендә бик күп көч куйганлыкларын да әйтеп китәргә кирәк. Ботаниклар Үзәк Америкадагы, Перу таулыкларындагы һәрбер үсемлекне бик тырышып өйрәнделәр, тикшерделәр, Амазонка бассейнының кеше аяк басмаган урыннарында күп тапкырлар булып кайттылар. Әле хәзер дә кукурузның ватаны мәсьәләсендә галимнәр арасында бәхәс бара. Кайберәүләр, аның ватаны итеп, югарыда телгә алынган өлкәләрне саныйлар, ә кайберәүләр аны беренче тапкыр Азиядә үсә башлаган дип табалар, Америка җиренә исә аны бик борынгы заманда индеецларның бабалары үзләре белән бергә алып барганнардыр дип уйлыйлар. Африканың күренекле бер галиме фәнни хезмәтләренең берсендә бу ике фикернең икесен дә юкка чыгара. Ул, Африкадагы үсемлекләрне ботаник яктан тикшерү аркасында туган нәтиҗәләргә таянып, Африканы кукурузның ватаны итеп саный. Кукуруздан бик күп төрле азык хәзерләргә мөмкин икәнен, аның шундый гаҗәп яхшы сыйфатлы культура булганын Американың борынгы яшәүчеләре Христофор Колумб анда аяк басканчы бик күп заманнар элек белгәннәр. Алар кукуруздан уннарча төр аш хәзерләгәннәр, аны он итеп тартканнар, сироплар һәм аракылар кайнатканнар, төрле-төрле тәмле әйберләр пешергәннәр. Кукурузның кара сортларыннан буяу эшли торган булганнар. Шуңа күрә дә ул замандагы индеецларның кукурузны «илаһи үсемлек» итеп исәпләп йөрүләре бер дә гаҗәп түгел. Хәтта аларныц Тлалок дигән кукуруз алласы да булган. Бу алла шул ук вакыт иген уңдыра торган, яңгыр яудыра торган алла булып та саналган. Европалыларга кукурузны үстерә белү өчен шактый вакыт кирәк булган. Кукуруз чәчелә торган җирнең туфрагын ничек эшкәртергә, тишелеп чыкканнан соң апы ничек карарга, тәрбияләргә икәнен аларга индеецлар өйрәткәннәр. Алар кукуруз чәчелә торган җирне тиресләүгә, аңа ашлама кертүгә аеруча әһәмият биргәннәр, хәтта кайчакларда кызык кына эшләр дә эшләгәннәр: һәр төп саен кукуруз орлыгы белән бергә берәр балык сала торган булганнар.


 
Кукурузның бик файдалы культура икәнен Иске Дөньяда бик тиз сизеп алалар. Берничә ун ел эчендә ул Испаниягә, Италиягә, Балкайга һәм Төркиягә тарала. Аны Россиянен, көньягында унҗиденче гасырның башларында чәчә башлыйлар. Шул заманнарда аны Бессарабнядә һәм Кавказда да игү эшенә керешәләр. Анда ул төп культура булып әверелә». Ерактан килгән бу «кунак» шуннан соң төньякка таба бик әкрен үрмәли. Моның өчен аңа ике гасырдай артык вакыт кирәк була-. Аның шулай әкрен үрмәләвенә табигать тә, җылылык җитмәү дә гаепле түгел, билгеле. Чөнки без хәзер аның Урта Россиядә дә һәм төньякта да үскәнен күрәбез. Аның төньякка таба әкрен үрмәләвенә патша Россиясендәге авыл хуҗалыгы культурасының бик түбән дәрәҗәдә торуы сәбәпче булган. Кукурузны хәзер Ленинград өлкәсендә лә, Архангельск өлкәсендә дә игәләр. Мәсәлән, Ленинград өлкәсендәге «Красный партизан» колхозында узган ел һәр гектардан 540 центнер яшел масса алганнар. Архангельск өлкәсенең Коношский районындагы 3 нче номерлы совхозда уңыш тагын да зуррак. Узган ел анда кукуруз чәчелгән мәйданның һәр гектарыннан 1.500 центнер яшел масса слганнар. Хәзергә бу иң югары уңыш булып санала. Бу әһәмиятле культура хәзер безнең тормышыбызга, көнкүрешебезгә керә. «Тик шушы бер культура гына бер үк вакытта ике бурычны — бөртекле ашлык ресурсларын арттыруны һәм кукуруз сабакларыннан яхшы силос алуны хәл итә». Кукуруз ул — бөртекле ашлык, терлекләр өчен туклыклы азык һәм терлекчелек продуктларының муллыгы дигән сүз. (Ахыры киләсе санда)