Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАҖИ ГЫЙЗЗӘТНЕҢ ИҖАТ ЮЛЫ


1 Үзенең тирән эчтәлекле драмалары белән совет тамашачылары һәм укучылары арасында тирән хөрмәт казанган күренекле язучы Таҗи Гыйззәтнең тууына бу елның 15 сентябрендә 60 ел тулды. Т. Гыйззәт зур һәм якты иҗат юлын узды. Ул үзенең беренче пьесаларын 20 нче елларда яза башлады. Ләкин болар әле башлангыч тәҗрибәләр генә иде. Т. Гыйззәт зур тырышлык белән сәхнә сәнгатенең һәм драматургиянең «серләрен» өйрәнүен дәвам итте. Нәтиҗәдә, 1922 елда ул «Талир тәңкә» исемле комедиясен яза. Бу әсәр 1923 елның мартында Казанда Татар дәүләт театры сәхнәсендә күрсәтелә башлый. Хезмәт ияләренең азатлык өчен көрәше тарихыннан алынган вакыйгаларны гәүдәләндергән шушы беренче әсәре белән үк яшь драматург җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Сәнгатьчә эшләнеш ягыннан «Талир тәңкә» комедиясенең күп кенә җитешсезлекләре булса да, ул үзенең тематикасы белән, хезмәт ияләренең тормышын сәхнәгә күтәрүе белән шул чордагы татар театры репертуары өчен шактый әһәмиятле яңалык иде. «Талир тәңкә» әсәре Казан һәм соңрак Москва, Астрахань, Оренбург (Чкалов) татар театрларында уңыш казана. Яшь драматург тагы да зуррак дәрт белән эшли башлый. Ул 1923 елда тарихилегендар темага «Каһәрле мөһер» һәм 1925 елда крепостнойларның азатлык көрәшен күрсәтүгә багышланган «Наемщик» исемле пьесалар бирә. «Наемщик»ның икенче варианты 
(1928) яшь авторга зур популярлык китерә. Чын мәгънәсендә халыкчан әсәрләргә сусаган тамашачы тарафыннан бу драма яратып каршы алына. Әсәрнең идея-эмоциональ тәэсирен көчәйтүдә С. Сәйдәшев музыкасы да зур ярдәм итә. «Наемщик»’ татар әдәбиятында крепостнойлык чорындагы хәлләрне тирән чагылдырган беренче әсәр иде. Ул алынган вакыйгаларның кискен конфликтка корылган булуы һәм образларның яңалыгы белән бигрәк тә шул чор әдәбияты өчен зур, уңай күренеш иде. Драматург образларның эчке дөньясын, максатларын күрсәтеп, аларның киләчәк язмышы белән тамашачыны тирән кызыксындыруга ирешә. Тамашачы уңай образларның көрәштә өстен чыгуларын никадәр дулкынланып көтсә, аларның бәхетенә каршы килгән кире персонажларның җиңелеп калуын шундый ук зур түземсезлек белән көтеп тора. Язучы уңай образларын яраттыра, аларга каршы торучыларга карата тирән нәфрәт хисләре уята. Мәсәлән, Батырҗанның бәхеткә, иреккә омтылуы зур авырлыкларга, каршылыкларга очрый. Шуларны җиңеп чыккан өчен тамашачы аны ярата, аның уңышларына сөенеп тора, бәхеткә лаеклы кешенең, ба
90 
 
тырлыгын, үткенлеген, кыюлыгын котлый. Батырҗан көрәшенә тагын Гөлйөзем, Гәрәй, Булат килеп кушыла. Өстәмә сюжет сызыкларында бирелгән бу персонажлар бик оста рәвештә төп, үзәк конфликтка килеп тоташалар һәм алар шуңа бәйләнештә ачылалар. Гәрәй үзенең сөйгәне Зөбәрҗәт өчен көрәш юлында Батырҗан белән бәйләнешкә керә, Булат карт исә тагын да ачыграк протестын кызы Зөбәрҗәт үлгәч белдерә башлый. Т. Гыйззәт иҗатының башлангыч чорында язылган «Талир тәңкә», бигрәк тә «Наемщик» әсәрләре тормыш күренешләрен дөрес һәм тирән чагылдырулары, көчле драматизм, әсәрләрнең төп геройлары итеп хезмәт иясе вәкилләре күрсәтелү кебек әһәмиятле үзенчәлекләре аркасында, татар совет драматургиясенең уңышы булып торалар иде. Алар язучының моннан соң үсеп киткән иҗатын, андагы төп тенденцияләрне аңларга, иҗат эволюциясен билгеләргә дә бик нык ярдәм итәләр. 2 1928—29 елларда авыл хезмәт ияләре тормышында яңа чор — колхозлашу, социализм юлына күчү чоры башланды. Шушы көрәштә хезмәт иясе крестьяннар, политик яктан зур чыныгу алып, тормышка, хезмәткә яңача караш рухында үсә башладылар, социалистик караш белән сугарыла бардылар. Авылда барган бу әһәмиятле үзгәрешләрне чагылдыруга Т. Гыйззәт үз иҗатында зур урын бирде. Совет авылының, совет крестьянының тормышы 1928—33 еллардагы Т. Гыйззәт иҗатының эчтәлеген билгеләүче төп моментка әверелде. Ул катлаулы вакыйгалар белән бәйләнгән сюжет алса да, аларны күләм ягыннан зур булмаган, аеруча колхоз сәхнәләрендә уйнау өчен уңайлаштырылган рәвештә, персонажларның аз санлы булуын, декорациянең җиңеллеген күздә тотып, икеөч пәрдәлек «колхоз пьесалары» циклы иҗат итте. 
                     2 «Совет әдәбияты», № 8—9, 1933. 
Т. Гыйззәтнең шушы чорда язган һәм басылып чыккан «Ил үскәндә* (1929), «Көрәш» (1931), «Акбаш вакыйгасы» (1932), «Ударник Мохтар» (1932), «Җиңү бәйрәме* (1933), «Фамилиясез тимерче* (1933) һ. б. пьесалары киң таралдылар. Шуның белән бергә, бу әсәрләр, актуаль темаларга язылып, аларда кайбер яңа образлар иҗат ителгән булса да, гомумән алганда, драматик ситуацияләрнең ясалмалылыгы, характерларның тирән ачылмавы бу циклдагы кайбер пьесаларның жит- ди кимчелеге булып тора иде. Язучы бу җитешсезлекләрне бетерү юлында туктаусыз эшләде. «Колхоз — минем иҗат мәктәбем» 2 исемле мәкаләсендә ул моңа кадәр язылган әсәрләрендәге кимчелекләр өчен үзен һәм шундый ук җитешсезлек- ләр өчен башка язучыларны тәнкыйть итә: «Быел миңа ТДАТнын. колхозларга чыгарылган группасы белән 8 районда, 60 авылда булырга туры килде. Без — язучылар, артистлар — шәһәрдә торып, газета аша пьесалар язып һәм сукыр көенчә авыл типларын уйный идек. Авылдагы тормышны, социальный үзгәрешне, элекке аерым хуҗалык, хосусый милекчелек крестьяныннан яңа кешеләр туып килгәнен күз белән күрми идек». Драматург авылдагы яңа күренешләрне, яңа кешеләрне ныклап өйрәнеп, моңа кадәр бу темага язылган әсәрләреннән күп өстен торган «Мактаулы заман» комедиясен (1935) иҗат итә. Кулаклар һәм аларның калдыкларына каршы көрәш аша, хезмәт иясе крестьяннар колхоз юлын сайлап алалар. «Мактаулы заман» менә шушы мул, культуралы тормыш төзү эшенә күтәрелгән колхозчы крестьяннарны гәүдәләндерүгә багышланган. Язучы үзенең геройларында хосусый милекчелектән аерыла барып, шәхси интереслар урынына гомуми интереслар белән яши башлаган яңа — совет кешеләрен бик уңышлы рәвештә күрсәтә. Дөрес, бу иске
91 
 
дән аерылу шома гына бармый, «үземнеке» дигән сүзләр әле бик еш ишетеләләр, һәм әсәрдә әнә шул иске гадәтләрдән арыну процессын күрсәтү бик хаклы рәвештә төп бурыч итеп алынган да. Образларны хәрәкәттә күрсәтү бу комедиянең иң уңышлы һәм әһәмиятле якларыннан берсе. Шуның нәтиҗәсендә әсәрдә образлар да тирән ачылалар. Кадерниса, Хөбәйбә белән Майбәдәр, Ногман һ. б. колхозларны ныгыту чорында барган үзгәрешләрне шактый тулы чагылдыралар. Яңа шартларда, көрәштә характерлар барлыкка килә, формалаша, аң ягыннан үзгәрә бара, кешеләр арасында сыйфат ягыннан башка булган мөнәсәбәтләр туа. «ЛАактаулы заман» хаклы рәвештә 30 нчы еллар татар драматургиясендә авылның яңа кешеләрен күрсәтүче иң күренекле әсәр булып тора. Ул татар драматургиясендә замандаш темага язылган комедияләр жанрын башлап җибәрде. Шул ук елларда (1932) Т. Гыйззәт гражданнар сугышы героикасын чагылдырган атаклы «Бишбүләк» драмасы иҗат итте. Актуаль темага язылган бу әсәр тамашачыны патриотизм рухында тәрбияләүдә зур роль уйнады. «Бишбүләк»нең сюжеты, гражданнар сугышы чорында булган вакыйгалардан алынып, капма-каршы интереслар өчен көрәшкә кергән персонажларның кискен бәрелеше нигезендә төзелгән. Бу сюжетның кискенлеге көрәшкә тартылган төркемнәрнең, персонажларның характерыннан килеп чыга. Персонажлар үзләренең максатларына ирешү өчен, каршы якны җиңү өчен зур ихтыяр көче күрсәтәләр. Тимеркәй әсәрдәге вакыйгаларда катнашуы белән дә, эш-хәрәкәттә ачылуы белән дә гражданнар сугышы чоры көрәшчеләрен җанлы итеп күз алдына бастыра. Драматург аны героик-романтик планда ача: аның төп характерын — батырлыгын һәм үз эшенә тулысынча бирелгәнлеген — үзәк сыйфат итеп ала да, дошманга каршы ачык һәм яшерен .(интервентлар авылга кергәннән соң) көрәштә күрсәтә. Элекке ялчы Тимеркәй, азатлык алып килгән Совет республикасын яклау өчен, бөтен көчен, акылын биреп көрәшә, сш кына 
үзенең тормышын куркыныч астына куя. Нәкъ шушы Тимеркәй, Корбан, Маһинур образлары әсәрнең пафосын билгеләүче персонажлар булып тора. «Бишбүләк», гражданнар сугышы героикасына багышланган күп кенә башка әсәрләр кебек (Вс. Иванов — «Бронепоезд 14—69», А. Корнейчук — «Эскадра һәлакәте», һ. Такташ — «Күмелгән кораллар»), героикромантик стильдә язылган. Ситуацияләрнең тиз үзгәрүе, киеренке сюжет, пәрдә финалларының көчле булуы, образларның артык психологик детализациясез бирелүе һ. б. моны ачык күрсәтә. Язучы кешеләрдә социалистик аңның үсүен, тормышның катлаулы һәм каршылыклы күренешләрен коммунистик караштан чыгып як тыртырга, аңлатырга тырыша, партиянең азатлык көрәшен оештыручы, дөрес юл күрсәтүче төп көч булуын гәүдәләндерергә омтыла. «Бишбүләк» — татар әдәбиятында гражданнар сугышы күренешләрен гәүдәләндергән уңышлы әсәрләрнең берсе, һәм ул бүгенге көнгә кадәр үзенең актуальлеген саклап килә. 

Т. Гыйззәт «Бишбүләк»тән соң татар крестьяннарының революциягәчә чорда азатлык өчен көрәшен күрсәтүгә багышлап «Чаткылар» (1934), «Ташкыннар» (1937), «Кыю кызлар» (1938), «Ялкын» (1939) кебек әһәмиятле реалистик әсәрләр иҗат итте. Тарихи революцион тематикага язылган бу әсәрләр колхоз авылында барган үзгәрешләрне, аның тирән мәгънәсен ачыграк күрсәтергә, хезмәт иясе крестьяннарның үткән фаҗигале тормышына күз ташлап, бүгенге данлы көрәшне, олы якты юлның бөеклеген тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә иде. Шуның белән бергә, язучы татар тормышының ерак үткән чорларында да көчле сыйнфый көрәш булганын күрсәтеп, буржуаз милләтчеләр
92 
 
нең татарда сыйнфый аерымлыклар булмаган дигән ялгап «теориясенә» үз иҗат практикасы белән каршы чыкты, бу «теориянең» ялган булуын фаш итте. Бу пьесалары белән Т. Гыйззәт яшь буында иске стройга карата нәфрәт хисләре тәрбияләргә ярдәм итте. Капиталистик илләрдә әле хәзер дә яшәп килгән шушы стройның чын йөзен танырга булышты. Шулай итеп, үткәнне зур дөреслек белән чагылдырган бу әсәрләр төрле изүләрдән азат совет иленә мәхәббәт, капитализм тәртипләренә нәфрәт тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйнадылар. ирекле совет Ватанына карата патриотик хисләр уяттылар. Бу әсәрләрнең актуальлеге дә шунда. Тарихи-революцион тематикага язылган пьесаларында драматург шәхси һәм сыйнфый, индивидуаль һәм гомумхалык интереслары мөнәсәбәтләре проблемасын куя. Драматург бу әсәрендә үзенең шәхси иминлеге, бай тормышы белән канәгатьләнеп калган, үзе өчен генә яшәүче, шуның өстенә яңадан да үзенең шәхси теләкләрен киңрәк, тоткарсызрак үтәү омтылышыннан башканы белмәгән ярым хайван кулакка, дин башлыкларына каршы чыгып, изелгән сыйныфның интересларын яклау көрәшенә кушылган, димәк, шәхси яшәеше белән иҗтимагый, гомуми халык интереслары өчен яшәүне бергә кушкан кешеләрнең мораль югарылыгын чагылдыра. Бу проблема «Наемщик» драмасында ачык куелган иде. «Чаткылар» һәм шушы темага багышланган башка әсәрләрендә ул тагын да тирәнрәк, киңрәк гәүдәләнде. «Чаткылар» драмасының сюжеты реакция чорында авылда барган сы й н ф ы й а ита гои ист и к KOI I ф Л И КТ көрәшенә нигезләнгән. Сабир байның беренче пәрдәдә үк: «Маһисәрвәргә өйләнеп, хуторга күчеп алсак, дөньяда бер теләгем дә калмас иде»,— дигән сүзләре әсәрнең төп конфликтын башта ук билгелиләр. Вакыйгалар шушы юнәлештә үсеп тә китәләр. Ләкин Са- бирның һәр ике теләге дә көчле каршылыкка очрый. Беренчедән, Маһисәрвәр аңа барырга теләми, башканы сөя, икенчедән, 
хуторга чыгу өчен җир бүлеп алу теләге дә авыл халкында кискен ризасызлык тудыра. Шулай итеп, әсәрдәге социаль конфликт, бер яктан, Сабирның хуторга чыгу өчен җир бүлеп алырга омтылуы, икенче яктан, авыл ярлыларының моңа каршы көрәше вакыйгасы тирәсендә оеша. Моңа ли- рик-интим мәсьәләләр үрелеп китә. Орлов һәм Гаязның ярлылар арасында политик аңлату эшләре алып баруы, ярлыларның гадел максатлар өчен оешкан рәвештә көрәшә башлаулары конфликтны тагын да кискенләштерә. Бу бәрелештә җиңелеп калачакларын алдан сизеп, Сабир һәм аның интересын яклаучы власть вәкилләре икенче лагерьны көчсезләндерергә омтылалар, ярлыларның җитәкчеләрен юлдан алып ташлау өчен провокациягә баралар. Драмада Маһисәрвәр образы аеруча оста эшләнгән. Ул дуамал әтисенең куркытуларына да карамастан, үз ирке белән эш итә. Дәүли Л1аһисәрвәрне Сабирга бирергә була. Ләкин кыз бернәрсәгә дә карамастан, өен ташлап, Гаяз янына үзе килә. Әсәрнең башыннан ахы- рыиача бара торган образ буларак, ул сюжет үсешендә актив катнаша, үзенең максатлары өчен нык, эзлекле көрәшә. Т. Гыйззәт 1905 ел революциясеннән соңгы чордагы авылда социаль- көчләрнең мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерүгә зур игътибар итә. Беренчедән, язучы, тарихи чынбарлыкка турылыклы буларак, крестьяннарны җитәкләүче, аларга дөрес юл күрсәтүче аңлы эшче образын бирә. Бу төп социаль политик теманы гәүдәләндерүче сөргенгә җибәрелгән Москва эшчесе Орлов образы драмада күп күренмәсә дә, андагы конфликтны хәл итүдә әсәрнең беренче яртысында актив катнаша. Орлов кабызган көрәш чаткылары нәтиҗәсендә авылның ярлылары бердәм рәвештә Орлов, Гаязларны коткарырга күтәреләләр, соңыннан авыл байларына каршы бергәләп һөҗүмгә күчәләр. Сабирлар, урядниклар, Дәүли старосталар хәзер
93 
 
үзләрен бик иркен тота алмыйлар. Алар Орлов белән Гаязны да политик мотивлар белән кулга алырга куркалар, шуның өчен ялган акча эшләүдә гаепләү хәйләсен уйлап чыгарырга мәҗбүр булалар. Авылның старостасы Дәүлн халык алдында дер калтырап тора. «Чаткылар» әсәренә язучының «Ялкын» (яңа исеме «Фәрхиназ», 1939) драмасы үзенең кайбер ситуацияләре белән якын тора. Сабир кебек үк «Ялкын»дагы Мөстәкыйм дә авыл халкына каршы куелган. Мөстәкыйм дә авылның бер чибәр кызына (Фәрхиназ) өйләнергә омтыла һәм шулай ук кызның каршылыгына очрый. Бу әсәр XIX йөзнең ахырындагы татар авылын, андагы сыйнфый төркемнәрнең мөнәсәбәтләрен дөрес, тирән, реалистик күрсәтүе белән һәм бигрәк тә сюжет төзелеше осталыгы ягыннан аеруча игътибарга лаек. Драманың нигезендә бер бөтен вакыйга алынган. Ул авыл халкының Мөстәкыйм байга каршы көрәше белән башланып, урындагы патша властьларына протестка әверелеп, соңыннан восстание белән тәмамлана. Шушы ук вакыйгаларга Фәрхиназ язмышы тыгыз бәйләнеп китә. Алынган персонажлар һәрберсе диярлек хәрәкәттә катнаша, сюжет үсешендә ачыла бара. Төп персонажлар әсәрнең соңына кадәр көрәштә катнаша, ал арның язмышы һәрвакыт тамашачының күз алдында тора. Бу исә драматургның осталыгы үсә баруын ачык күрсәтә торган момент. Татар крестьяннарының аерым тарихи этаплар аша революциягә килү юлын сурәтләвең дәвам итеп, Т. Гыйззәт илебез һәм дөнья тарихында яңа, кискен борылышлар белән тулы булган 1914—17 елларның катл аул ы вакыйгаларын җа ил а н - дырган «Ташкыннар» (1937) драмасын язды. «Ташкыннар» реализмның тирәнлеге, образларның бөтенлеге, конфликтның үзенчәлекле булуы белән Т. Гыйззәт иҗатында әһәмиятле урын алды. Әсәрдә ярлы крестьян Биктимер семьясындагы кешеләрнең үзгәрешләре, дөньяга карашларындагы үсеше күрсәтелә. Биктимерләрнең акрынлап, төрле чигенешләр һәм омтылышлар аша, азатлыкка бары тик көрәш аша гына ирешергә мөмкин икән, дигән аң дәрәҗәсенә күтәрелүе ярлы 
крестьяннарның тарихи үткән юлын типик гәүдәләндерү булып тора. Октябрьның XX еллыгына багышлап язылган «Ташкыннар» Т. Гыйззәтнең социалистик реализм методын үзләштерү юлындагы уңышына, драма сәнгате үзенчәлекләрен әсәрнең идея эчтәлеген ачуда оста куллануына һәм гомумән татар драматургиясендә реалистик тенденцияләрнең көчле рәвештә ныгый баруына ачык мисал булды. Берничә елдан соң Т. Гыйззәт бу катлаулы һәм әһәмиятле чорны тагы да тулырак, киңрәк чагылдыру өчен драматик трилогия язу уена -килде. Иҗат планын үтәп, Т. Гыйззәт 1940—41 елда «Ташкыннар» трилогиясенең беренче кисәген — «Шомлы көннәр» (нигездә, 1937 елда язылган «Ташкыннар»ның беренче дүрт пәрдәсен эченә ала), 1942 елда икенче кисәге булган «Даулы көннәр», 1951 елда «Данлы көннәр» әсәрләрен тәмамлады. Шулай итеп, ул, татар драматургиясе тарихында беренче буларак, трилогия иҗат итте. «Ташкыннар» Т. Гыйззәт иҗатының нигезендә яткан төп проблемаларны ачыклау ягыннан да, язучының тема һәм мастерлык эволюциясен билгеләү өчен дә бик әһәмиятле әсәр. Үткәннең тискәре күренешләрен сатирик сурәтләү ягыннан Т. Гыйззәтнең «Кыю кызлар» (1938) комедиясе әһәмиятле әсәр булып тора. Тематик яктан 20—30 нчы еллар иҗатындагы төп сызыкны дәвам итеп, язучы «Кыю кызлар»да үткән тормышның кайбер тискәре күренешләрен ачы сатира астына ала. Әсәрдәге образлар бик оста рәвештә аларның характерына лаеклы комик ситуацияләрдә күрсәтеләләр. Драматург биредә аерым көлке эпизодлар, сүзләр аша көлү белән генә чикләнми, ул бөтен вакыйганы комик нигездә төзи. Шуның өчен дә бу комедия осталык ягыннан «Мактаулы заман»га караганда зур алга китеш булды.  
94 
 
1. I ыйззәт кыю рәвештә образларны сатирик үткенләндерү алымын куллана. Шуның. нәтиҗәсендә иске мәдрәсәләр, муллалар, мулла булачак шәкертләрнең психологиясе, теләкләре, белем дәрәҗәләре, интереслары тулысыңча фаш ителә. Драматург иске мәдрәсә тәртипләрен, андагы кешеләрнең психологиясен тирән белеп сурәтли. Комедиядә уңай образлар да калку бирелгән. Шәйхезаман мулланың хезмәтчесе Байтирәк үзенең тапкырлыгы, кыюлыгы белән шәкертләрдән, хуҗасыннан күп өстен. Бигрәк тә шунысы әһәмиятле: ул эше. хәрәкәте аша күренә, һәрвакыт алдынгы яшьләр (Миртимер, Исәнбай, Бибкәй) белән бергәләп, бер теләк өчен көрәшә. Үзенең хуҗасын көлкегә калдыручы да, кыю кызларны коткаручы да Байтирәк булып чыга. Әсәрнең үзәгендә менә шушы Байтирәк тора, ул бөтен вакыйгаларны юнәлтүче, баш образ итеп бирелә. 30 нчы еллар ахырында Таҗи Гыйззәт идея һәм художество ягыннан югары торган күренекле драмалар һәм комедияләр авторы булып танылды. Бу әсәрләрнең күбесе репертуарда озак еллар буе сакланып килә. Шушы чорда ул «Т. Гыйззәт безнең совет драматургиясенең төп кадры һәм Октябрьдан соңгы татар драматургиясен үстерүдә аның хезмәте чиксез зур» ’,—дигән хаклы бәя алды. 
4 Ватан сугышы чорында Т. Гыйззәт «Таймасовлар», «Төнге сигнал», «Даулы көннәр», «Башмагым» һ. б. әсәрләрен тәмамлап, «Изге әманәт» драмасы өстендә эшли башлый. Т. Гыйззәтнең сугыш чорындагы иҗатында совет җәмгыяте шартларында формалашкан, коммунистик идеаллар өчен җанын һәм көчен кызганмыйча көрәшүче аңлы, алдынгы совет кешесе образы үзәк урынны алды. 
1 М. Җәлил. «Совет әдәбияты», № 1— 2, 1941. 
Укучыга үрнәк булырлык уңай герой образын иҗат итүгә, аеруча совет строе тудырган яңа кешеләр характерын 
гәүдәләндерүгә Т. Гыйззәт һәрвакыт зур игътибар бирде. Т. Гыйззәт укучыга үрнәк булырлык геройны чынбарлыкта таба белү өстенә, ул аны оста күрсәтә дә белә. Сугыш чорында драматург аеруча зур энергия белән иҗат итә, бер-бер артлы актуаль темага язылган әсәрләр бирә. Шулар арасында сугышның беренче айларында тәмам булган «Таймасовлар» исемле героик. драмасы зур урын алып тора. Эшче Таһир Таймасов, революциягә кадәр Алафузов баракларында ачялангач яшәп, Совет власте булгач, иркен тормышка чыккан һәм үзенең балаларын кайсын инженер,, кайсын врач, шагыйрь, танкист,, командир итеп тәрбияләгән бәхетле ата. Әсәрнең беренче яртысында бирелгән күренешләрдә язучы бу бәхетле совет семьясының бердәмлеген, бөтен ил шатлыгы белән яшәгән кешеләрнең характерларын ача. Ләкин алар рәхәт эчендә күмелеп, онтылып калмыйча, ил чикләрендә төрле дошманнарның казынуларын да сизгер күзәтеп баралар, һәм безнең көнбатыш чикләребезгә ак- финнарның беренче һөҗүме вакытын Шәйхаттар Таймасов (өлкән уллары) пың һәлак булуы турында хәбәр алынгач та, Таймасовнын калган балалары изге юлда корбан булган абыйларын һәм сугышчыны алмаштыру өчен бердәм рәвештә фронтка китәргә карар бирәләр. Совет Ватаны өчен «Таймасовлар танк экипажы» төзеп, акфиннарга каршы рәхимсез көрәшкә чыккан эшче Таһирның уллары, сугышта зур батырлык күрсәтеп, җиңүчеләр булып кайталар. Халык җиңүчеләрне яңа җырлар, май аенда күтәрелеп чыккан беренче саф чәчәкләр белән каршылый. Бу драманың әһәмияте бигрәк тә аның актуальлеге, оптимистик рухта язылуы, совет кешеләренең уңай характерларын бирә алуы белән билгеләнә. «Таймасовлар» илебез өчен ия авыр көннәрдә Бөек Ватан сугышы
95 
 
ның безнең җиңү белән бетәчәгенә, ил батырларының яңадан тыныч хезмәткә, туган-үскән җирләренә, аталары, балалары янына әйләнеп кайтачакларына тамашачылар һәм укучыларда ышаныч тәрбияләргә булышты. Т. Гыйззәт, татар драматургларыннан беренче булып, Бөек Ватан сугышы күренешләрен гәүдәләндергән әсәр бирде. 1941 елда язылып, авыл сәхнәләрендә шул чорда ук киң таралган «Төнге сигнал» (баштагы исеме «Серле казна») драмасында ул совет кешеләренең фашизмга каршы рәхимсез көрәшен көчле конфликтларда чагылдырды. Совет кешеләренең дуслыгы һәм мораль йөзе проблемасы хаклы рәвештә күпмилләтле совет әдәбиятының төп проблемаларыннан исәпләнә. Т. Гыйззәтнең күп кенә әсәрләрендә бу проблема үзәк мәсьәлә итеп куела һәм ул «Төнге сигнал» драмасында да төп темага тыгыз бәйләнештә оста сурәтләнә. Т. Гыйззәт 1942 елда революциягә кадәрге татар җәмгыятендәге патриархальлеккә, искелеккә каршы көрәшне, ирекле мәхәббәткә омтылучы яшьләрнең тормышын чагылдырган «Башмагым» исемле җиңел комедия иҗат итте. Галимҗан, Сәрвәрләрнең каршы көчләрне артык көч куймыйча гына җиңеп чыгуларына ярдәм итүче акыллы ярлы карчык Җиһан һ. б. образлар язучының бу жанрда да шактый ук характерлы әсәрләр («Мактаулы заман», ■«Кыю кызлар» кебек) яза алуын тагын бер тапкыр күрсәтте. Сугыш чорында драматург «Ташкыннар» трилогиясенең икенче кисәге булган «Даулы көннәр» әсәрен тәмамлый, бу драма соңрак бераз төзәтүләр белән Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсенә куела. Шулай итеп,-Т. Гыйззәт Бөек Ватан сугышы чорында зур иҗат активлыгы күрсәтте һәм актуаль темага багышлап берничә әһәмиятле әсәр бирде. 5 Т. Гыйззәт сугыштан соң «Изге әманәт», «Чын мәхәббәт», «Алсу таң», «Данлы көннәр», «Безнең авыл егете», «Бердәнбер бала», «Үрнәк адымнар» исемле драмалар язды һәм «Бишбүләк»нең икенче вариантын 
эшләде. «Изге әманәт» һәм «Чын мәхәббәт» драмалары совет халкының Бөек Ватан сугышы чорындагы көрәшен, тормышын күрсәтүгә багышланганнар. Алар, татар совет театрының бу темага куйган оригиналь пьесаларының уңышлыларыннан булып, тамашачы тарафыннан җылы каршы алындылар. «Изге әманәт»нең баш герое булган карт шахтер Гыйният дошманга каршы көрәштә батырлык һәм илгә бирелгәнлек үрнәкләре күрсәтә. Ул Ватан өчен аңлы рәвештә үлемгә бара һәм, Гастелло, Матросов, якташыбыз Газинур Гафиятуллин батырлыгын кабатлап, йөзләрчә фашистларны, алар төзәттергән шахтаны юкка чыгара, үзе дә шунда һәлак була. Драмадагы төп вакыйгалар да, бик табигый рәвештә. Гыйният образы тирәсенә тупланган. Драмадагы вакыйгалар гомумән трагик рәвештә, төп персонажның үлеме белән бетсә дә, әсәрдән оптимистик рух аңкып тора. Чөнки шундый зур көрәш үткән бу кешеләрнең киләчәктә тагын да зуррак эшләргә сәләтле икәненә ышаныч тудыралар. «Изге әманәт» әсәре жанр ягыннан да татар драматургиясендә аерым урын тота. Югарыда күренгәнчә, Т. Гыйззәт психологик, социаль драмалар жанрында да, комедия өлкәсендә дә уңышлы гына әсәрләр бирде. «Изге әманәт» моңарчы язучының үз иҗатында да, гомумән татар драматургиясендә дә бик зәгыйфь үстерелгән трагедия жанрында язылган. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 елда идеология мәсьәләләре буенча кабул иткән карарлары, шул җөмләдән «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карары барлык совет язучыларын, драматургларын яңа иҗат уңышларына рухландырды. Т. Гыйззәт тә партиянең бу күрсәтмәләренә иҗади җавап бирергә омтылды һәм берничә әһәмиятле әсәр бирде. Драматург Ватанын чын мә- 
96 
 
хәббәт белән яраткан, аның иминлеге өчен җанын-тәнеи кызганмыйча көрәшкән гүзәл совет кешеләрен гәүдәләндерде. «Чын мәхәббәт» драмасында Гөләндәм образы, аның уйлары һәм хәрәкәтләре, өметләре һәм кичерешләре, Гөләндәмнең язмышы укучының игътибар үзәгенә куелган. Ире сугышка китеп югалгач, ялгыз калган Гөләндәм бары тик үзе дә актив рәвештә иҗтимагый эшкә — ире эшләгән эшкә керешеп киткәч кенә үзен бәхетле кеше итеп таный. Шушы эштә — көрәштә ул үзенең шәхси мәхәббәтен таба. Ватанга булган тирән мәхәббәте аңа очучы булып, дошманнарны тар-мар итүдә катнашу максатына ирешергә ярдәм итә. Шушы юлда ул үзенең җәмгыятьтәге урынын һәм кыйммәтен белә. Башка әсәрләре өстендә яңадан кайта-кайта эшләгәне кебек, драматург «Изге әманәт», «Чын мәхәббәт» драмаларына да соңыннан уңышлы үзгәртүләр кертте. Ләкин «Чын мәхәббәттә сюжет таркаулыгы, кайбер үзәк образларның эшләнеп җитмәгән булуы (Дәүран һ. б.) сизелә. «Изге әманәт»тә исә дошманнарның ерткычлыгын сурәтләү артык зур урын алган, ә партизаннарның алар- га каршы көрәше шундый ук тулылык белән күрсәтелмәгән. Партия һәм хөкүмәт тарафыннан Совет иленең куәтен үстерүгә, халыкның тормыш хәлен тагын да яхшыртуга, авыл хуҗалыгын күтәрүгә юнәлтелгәи кайбер аеруча мөһим чаралар Т. Гыйззәтнең сугыштан соңгы чорда язылган күп кенә әсәрләренең идея эчтәлеген, проблематикасын билгеләүче факторлар булдылар. Бу момент язучының ком- мунизм төзүче халыкның көндәлек практик эшендә турыдан-туры катнашырга, үзенең каләме белән яңаның җиңүенә ярдәм итәргә омтылуын ачык күрсәтте. Бу әсәрләрдә үзенең шәхси интересларын иҗти- глагый интересларга буйсындырган, партия чараларын тормышка ашыруда актив катнашкан персонажлар уңай геройлар итеп гәүдәләнәләр. «Үрнәк адымнар» («Совет әдәбияты» журналының 1954 елдагы 11 санында басылган) пьесасында 
инженер Халитов, партия чакыруына җавап итеп, үзе теләп авылга китә. Т. Гыйззәтнең «Алсу таң» пьесасы да («Совет әдәбияты» журналының 1952 елдагы 1 санында басылды) шундый ук актуаль темага язылган әсәр. Ул партия чакыруы буенча сугыштан соңгы колхоз авылын хуҗалы к-оешты ру я гы н нан күтәрү, табигатен үзгәртеп кору өчен көрәш башланган елларны гәүдәләндерә. «Алсу таң» психологик драма планында язылган. Әсәрнең нигезенә хисләр, характерлар конфликты салынган. Бу конфликт кешеләр аңында һәм аларның үз-үзләрен тотышында иске белән яңаның каршылыклы көрәше нәтиҗәсендә туган. Язучы, кискен һәм тиз үзгәрүчән зур вакыйгалар бирүне күздә тотмыйча, беренче чиратта персонажларның эчке тормышын, уйлануларын, кичерешләрен ачарга омтыла. Шушы фонда Мортаза, Халидә образлары ачыла. «Бердәнбер бала» исемле пьесасында («Мәктәп театры» җыентыгында басылды, 1954) Т. Гыйззәт яшь буынны дөрес тәрбияләү мәсьәләләрен күтәрә. Бу әсәрендә драматург балалар характерын тирән аңлап эш итә һәм матур гына образлар бирә (Илгиз, Мамай һ. б.). Сугыштан соңгы чорда Т. Гыйззәт үзенең «Ташкыннар» трилогиясе өстендә эшләвен дәвам итте һәм 1951 елда аның өченче кисәге булган «Данлы көннәр»не язып бетерде. Трилогиянең идеясе Биктимер семьясының язмышы һәм аңа каршы куелган авыл бае Аюханов, аны яклаучы патша чиновниклары лагере мөнәсәбәтләре, көрәше аша ачыла. Биктимер карт образында ярлы татар крестьяннарының тулы бер тибы гәүдәләнә. Т. Гыйззәт күренештән күренешкә, пәрдәдән пәрдәгә Биктимернең аң ягыннан үсә баруын, авыр кичерешләр, тирән уйланулар аша үзенең сыйнфый интересларын аңлау дәрәҗәсенә үсү процессын эзлекле рәвештә күрсәтә.
c. Ә.- № 9. 97 
 
Ләкин әсәрдә Биктимернең аң ягыннан үсеше бары тик авыр тормыш нәтиҗәсе итеп кенә күрсәтелми. Тарихи чынбарлыкка турылыклы буларак, язучы авыл хезмәт ияләрен революциягә хәзерләү юлында коммунистлар партиясенең актив эш- чәнлеген күрсәтә. Бу тема бигрәк тә Мирвәли, Артамонов образлары белән бәйләнгән. Т. Гыйззәт «Ташкыниар»да әсәргә кертелгән һәм төрле язмыш белән үстерелгән башка бик күп образлар аша да тормышны киң, тирән чагылдыруга ирешә. Башта гади авыл кызы булып та, соңыннан актив җәмәгать эшлеклесе дәрәҗәсенә күтәрелгән сөйкемле Гөлчирә, курыкмас йөрәкле Гайнавал, большевик Мирвәлинең авыр революцион эшендә турылыклы юлдашы Айсылу, өстенә төшкән дөнья авырлыкларын сыкраусыз, түземле күтәреп алып баручы Гөлниса һ. б. образлар татар авылын, аның тормышын, көнкүрешен реалистик чагылдыруга, вакыйгаларның дөрес, ышандырырлык һәм психологик мотивлашкан булуына ярдәм итәләр. Бу образлары белән Т. Гыйззәт үзенең характерлар барлыкка китерүдә зур осталыгын, кешенең психологиясенә тирән керә белүен тагы бер тапкыр ачык күрсәтте. «Ташкыннар» трилогиясе Т. Гыйззәт драматургиясенең кайбер уртак үзенчәлекләрен үзенә туплаган әсәр ул. Т. Гыйззәт драматургиясенең беренче, күзгә күренеп торган үзенчәлеге шунда ки, ул тирән эчтәлекле социаль драмалар иҗат итә һәм аларда драматик конфликтны, вакыйгаларны бер яки ике сызыкта гыиа чикләмичә, һәр әсәрнең сюжет җепләре берберсенә бәйләнешле рәвештә, берберсен тутырып һәм көчәйтеп, дүртбиш, хәтта артыграк та юнәлешләрдә үсен китәләр. Мәсәлән, Биктимернең аң үсеше, Мирвәли, Гөлчирә язмышы, Зәмзәмбану, ( Мөршидә — Хөрмәтулла, Аюханов- лар һ. б. белән бәйләнгән сюжет сызыклары образларны тулы канлы итеп, вакыйгаларны җанлы, киеренке һәм мавыктыргыч итеп күрсәтергә, тормыш күренешләрен киң полотнода ачарга мөмкинлек бирәләр. Т. Гыйззәтнең тарихи-революцион темага язылган әсәрләренең сюжеты кискен конфликтка — сыйнфый көрәш 
конфликтына нигезләнгән. Аларда персонажларны хәрәкәткә китерүче мотивлар тормыштагы шушы капмакаршы интереслар бәрелеше белән аңлатыла. Шуның өчен дә бу чор татар драматургиясендә үк инде зур урын тоткан Т. Гыйззәт иҗат тәҗрибәсе «конфликтсызлык» теориясен кире кага иде. Бу әсәрләрдә тарихи-конкрет чынбарлыкның үзенә хас каршылыклары тирән ачылды. Язучы персонажларны аларның тормышындагы критик моментта алып сурәтли. Бу исә күләм ягыннан өч-дүрт табактай артмый торган сәхнә әсәрендә бер төркем образларның характерын, уйтеләкләрен, омтылышларын тулы гәүдәләндерергә ярдәм итә. Т. Гыйззәт конфликтка кергән төркемнәрне эш-хәрәкәт аркылы күрсәтеп, һәр төркемне үз обстанов- касында, үз чолганышында бирергә омтыла. Бу исә вакыйгаларны тирән аңларга ярдәм итә. Тагын шунысы характерлы: язучы ике төркемне бәрелешкә китергән социаль конфликтны күрсәтү белән генә чикләнеп калмыйча, ул боларны семья, көнкүреш, мәхәббәт мәсьәләләре белән дә бәйли, бу исә хәрәкәтне дә көчәйтә, образларны күп яктан ачарга да мөмкинлек бирә. Т. Гыйззәт татар драматургиясендә Мирхәйдәр Фәйзи традицияләрен эзлекле дәвам итүчеләрнең берсе. Бу бигрәк тә этнографик, көнкүреш, җыр, музыка элементларын киң файдалану, шулар ярдәмендә әсәрләрен тамашачыга тагын да якынайту омтылышында чагыла. Шул ук вакытта язучы әсәрләренә үз җыр текстларын биреп, халык арасында нык таралган күп сандагы матур көйләрнең барлыкка килүенә ярдәм итте, талантлы композиторларның иҗатына зур йогынты ясады. Аның либреттолары буенча язылган «Наемщик» (С. Сәйдәшев музыкасы). «Башмагым» (Җ. Фәйзи музыкасы) әсәрләре татар опера театры репер- 

9S 
 
туарында зур урын алды, «Башмагым» музыкаль комедиясе исә тугандаш республикалар сәхнәсендә дә уңыш казанды (Уфа, Киев, Свердловск һ. б.). Т. Гыйззәт иҗаты тематик яктан да киңәя барды. Крестьянның үткәне, колхозлашу, Ватанны саклау темасы һәм завод эшчеләре тормышы аның иҗатында зур урын алды. Совет әдәбияты алдында безнең кешеләрне коммунизм төзү эшендә актив рәвештә катнашучылар итеп тәрбияләү бурычы куелды. Социалистик реализм методы менә шушы актив элементны үз эченә ала. Т. Гыйззәтнең шул нигездә язылган иң яхшы әсәрләре зур тәрбияви көчкә ия булып, алар совет кешесе турында матур, художество ягыннан кыйммәтле пьесалар булып торалар. Ул драматургиянең төрле жанрларында үзен оста мастер итеп күрсәтте. «Ташкыннар», «Изге әманәт» һ. б. көчле драматик әсәрләре белән бергә, «Мактаулы заман», «Кыю кызлар» кебек күңелле комедияләр моны ачык күрсәтәләр. Язучы «саф» драматик әсәрләренә дә бик урынлы рәвештә комик характерлар һәм ситуацияләр кертеп, тормышның үзендә булган күренешләрне дөрес, күпьяклы итеп сурәтләүгә ирешә. Т. Гыйззәт әсәрләренең диалогы, андагы образны, характерны ачуга ярдәм итә торган тел чаралары, киң кулланылган мәкальләр, бәетләр, җырлар барысы да татар сәхнә теленең үсешенә зур йогынты ясавында дәвам итәләр. Т. Гыйззәтнең ижаты татар драматургиясенең һәм бигрәк тә рус драматургиясенең алдынгы вәкилләре йогынтысында үсте. А. М. Горький, В. Иванов, К. Тренев һ. б. әсәрләре Т. Гыйззәтнең иҗади үсешендә әһәмиятле урын тотканы ачык. Мәсәлән, бу турыда драматург үзе шундый сүзләр язды: «1929 нчы елдаг Москвада эшләгән чагымда, Москва театрлары сәхнәсендә иптәш Треневның «Любовь Яровая» һәм Всеволод Ивановның «Бронепоезд» дигән әсәрләрен карадым. Бу әсәрләр миндә яхшы тәэсир калдырдылар. Шул спектакльләрдән алган ләззәтем,                      3 «Кызыл Татарстан» газетасы, 1939 ел, G апрель, № 79. 4 А. М. Горькийның Казан музее фов дыннан. 1953 ел. апрель. геройларча башкарылган образлар әле дә булса күңелемдә сакланалар. Чынлап та, ул әсәрләр мастерларча язылган, ул спектакльләр мастерларча баш кар ыл га и спекта кл ьләр иделәр. Алар миңа эстетик тәэсир ясап кына калмадылар, ә бәлки миндә гражданнар сугышы турында яхшы әсәр язу идеясен дә тудырдылар. һәм мин шул тәэсир астында «Ялчылар» (хәзерге «Бпшбүләк») әсәрен язарга керештем» 3. A. М. Горькийдан нәрсәгә һәм ничек өйрәнүен драматург 1953 ел датасы белән билгеләнгән бер истәлегендә бик ачык күрсәтеп үтте: «Мин, яңа әсәр язарга керешкәндә, һәрвакытта,— диде ул,— шушы мин язарга теләгән әсәр темасына якын булган аның (A. М. Горькийның-- ред.) әсәрләрен укып чыгуны үземә бурыч итеп куям. Алардан алган рухи азык тәэсирендә язарга керешәм. Мәсәлән, «Ташкыннар» трилогиям аның «Егор Булычев» драмасына ияреп язылды. Зур бер социаль чорны Максим Горький хәл иткәнчә чишәргә тырыштым. Бигрәк тә Шәүлихан семьясы турыдан- туры аның йогынтысында алынып хәл кылынды» 4. Үзенең иҗади үсеше белән Т. Гыйззәт Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры коллективына да бурычлы. ТДАТ артистлары аның әсәрләрен күп еллар буе сәхнәгә куеп, шулар өстендә эшләп иҗади яктан үзләре дә үскән булсалар, аларның кыйммәтле фикерләре Т. Гыйззәткә үз әсәрләрен тагын да көчлерәк, тирәнрәк итеп эшләүдә һәрвакыт ярдәм итте. Т. Гыйззәтнең татар әдәбиятында тоткан урынын билгеләгәндә ик башта аның иҗатының татар совет театрын үстерүдә зур уңай роль уйнаганын, театрны яңа репертуар, яңа вакыйгалар, унлаган яңа образлар белән баетуын, шуның белән күп сандагы талантлы артистларның, режиссерларның иҗатын киңәйтүен күрсәтергә — гомумән татар совет сәхнә сәнгатен үстерү юлында

 
гы күренекле хезмәтләре белән бергә бәяләргә кирәк. Шуның өстенә Т. Гыйззәт үзе дә озак еллар артист булып эшләде һәм күп санлы реалистик сәхнә образлары иҗат итте. Ул 30 елдан артыграк иҗат гомере эчендә 37 пьеса бирде, шуның 33 е илебезнең бик күп өлкәләрендә, республикаларында сәхнәгә куелды һәм басылып чыкты. Коммунист Т. Гыйззәт җәмәгать эшләрендә актив катнашып килде. Ул 1937—50 елларда ТАССР совет язучылары союзы правление- се члены була, озак еллар драматурглар секциясенә җитәкчелек итә, «Совет әдәбияты» журналы редколлегиясе, ТАССРның сәнгать эшләре идарәсе һәм Татар Дәүләт Академия театры художество советы составында эшли. Үзенә тапшырылган йөкләмәләрне үтәүгә ул бөтен көчен куя, тәҗрибәле • язучының принципиаль чыгышлары һәм файдалы киңәшләре татар совет сәнгатен үстерүдә әһәмиятле роль уйныйлар. Татар совет сәнгатен үстерү өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Т. Гыйззәткә 1939 елда «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе», 1940 елда «РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелде, ул ике 
тапкыр «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. Үзенең зур, талантлы иҗаты белән ул бөтен союз аренасына чыкты. Совет язучыларының Икенче Бөтенсоюз съездында драматургия буенча ясаган өстәмә докладында А. Е. Корнейчук «үз республикаларыннан тыш та киң танылган» тугандаш әдәбиятларның иң атаклы драматурглары белән беррәттән Т. Гыйззәт исемен дә күрсәтеп үтте. «Бу драматургларның пьесаларында,— диде ул,— геройларның милли характеры көчле һәм талантлы итеп гәүдәләндерелгән» L Т. Гыйззәт үзенең әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеген тормышының соңгы көннәренә кадәр актив дәвам итте. Ул 1955 елның 7 нче мартында озак авырудан соң Казанда үлде. Намуслы хезмәт юлы үтеп, бөтен иҗатын һәм сәләтен туган халкына багышлаган Т. Гыйззәт татар совет культурасы тарихында хаклы рәвештә мактаулы һәм хөрмәтле урын алды. Халык аның исемен, аның якты образын, ул иҗат иткән гүзәл әсәрләре белән бергә, киләчәккә алып барачак.