Логотип Казан Утлары
Моңсу повесть

САЗ ЧӘЧӘГЕ


...Былтыр көз булып үткән район партия конференциясендә делегатлар райкомның икенче секретаре Шакир Мостафинны «тәгәрәттеләр». Комиссия, кызыл ящикны ачып, бюллетеньнәрне санап карагач, Моста- финга «за» бирүчеләр 54 кеше, ә каршылар 216 кеше булып чыкты. Дөрес, башта ук инде Мостафинның төшеп калу ихтималы зур иде, ләкин бу кадәр җимерелеп төшү күпләр өчен чын мәгънәсендә сюрприз булды. Бары тик бер кеше бу хәлгә артык гаҗәпләнмәде, ул да булса Мостафин үзе... «Тәгәрәячәген» ул сизеп торды һәм көтеп алды. Чыннан да, конференция барышында коммунистлар аңа бик җитди гаепләр ташладылар: халыктан аерылдың, халык кайгысыннан бигрәк, үз кайгыңны күбрәк кайгыртасың, кыскасы, обывательгә әйләнеп барасың, диделәр. Мондый гаепләүләрнең нәтиҗәсе бер — коммунистларның ышанычын югалту булырга тиеш иде. Куркыныч хәл иде бу җитәкче кеше өчен, ләкин... тау ишелә башласа, аны ничек туктатасың? Хәер, Мостафин акланып торуны кирәк тә тапмады. Күңеленнән ул барлык гаепләүләр белән килеште, тик соңгы нәтиҗәне көтте. Ниһаять, менә ул булды. Башта Мостафинның күңелендә хурлану һәм оялу кебек нәрсә кыймылдап куйды, ләкин ул бу тойгыны тизрәк басарга тырышты. Ниндидер бер җансыз җитдилек белән катып калган йөзе, аз гына сагыш белән өртелеп, ялкау караган күзләре аның ничек тә салкын — тыныч булырга тырышуын күрсәтәләр иде. Кешеләр аңа туры карарга уңайсызландылар, ул үзе беркем белән бер авыз сүз сөйләшмәде... Конференция ябылгач та, туп-туры өенә кайтып китте. Күп кенә еллардан бирле партия эшендә эшләп йөргән кеше ничек итеп бу хәлгә килеп җитте соң? Моның тарихы шактый гыйбрәтле, һәм аны сөйләп бирү зарарлы булмас дип уйлыйм. 
I Мостафин моннан өч ел элек Байгузиннарның бердәнбер кызларына өйләнде. Бу аның икенче өйләнүе иде. Беренче хатыны Мәрьям белән ул биш кенә ел торып калды. Чирмешәндә торган чакларында (Мостафин анда да райком секретаре иде) Мәрьям, әниләре авылыннан машинада кайтып килешли, авариягә очрап, өч яшьлек кызы, белән бергә һәлак булды. Яз көне яшен суккандай, кинәт башына төшкән бу фаҗигане Мостафин гаять авыр кичерде, бер ел буена хәсрәттән айный алмыйча йөрде. Ахырда Өлкә Комитетыннан үзен икенче бер районга
25 
 
күчерүләрен сорады, — яңа җиргә күчкәч, хәсрәтем онытылмасмы, юньгә кереп булмасмы дип уйлады ул. Өлкә Комитеты аның соравын тыңлады һәм шушы Камышлыга райкомның икенче секретаре итеп күчерде. Аның белән бер үк вакытта райкомның беренче секретаре булып Андрей Петрович Андреев килде. Андреев партия эшендә яңа кеше, моңарчы аның район җирендә эшләгәне юк иде. Шәһәр ВУЗларында политэкономия укытып йөргән укымышлы, интеллигент бер кеше иде ул. Андреевның беренче секретарь булып килүе Мостафинда әллә нинди сәер генә каршылыклы хис кузгатты. Иң элек ул үзен кимсетелгәндәй хис итте. Ни өчен беренче секретарьлыкны аңа тапшырмадылар? Партия эшендә тәҗрибәсе бар, район шартларын яхшы белә, теоретик яктан да хәзерлексез түгел — заманында ике еллык Өлкә партия мәктәбен бетереп кайткан иде. Чирмешәндә соңгы вакытта беренче секретарь булып начар эшләмәде бит. Ә менә Камышлыга ни өчендер укымышлы Андреевны артыграк күрделәр. Янәсе, Камышлы Чирмешәннән ике гапкыр зуррак, икмәкне күп бирә торган, ләкин шактый артка калган район, үзенә күрә промышленносте да бар (авыл хуҗалыгы машиналарының ремонт мастерскойлары, спирт, кирпеч заводлары, депо, зур элеватор, паровой тегермән, ит комбинаты һ. б.), интеллигенция дә монда күбрәк, шуның өстенә һәртөрле районара оешмалар да Камыш- лыда тупланган — кыскасы, эш зуррак та, катлаулырак та... Мондый район белән җитәкчелек итәр өчен бер тәҗрибә генә җитеп бетми, теориядән дә көчле булырга кирәк. Өлкә Комитетның мәсьәләгә шулай каравын Мостафин, әлбәттә, аңлады. Ләкин ышанып тапшырган булсалар, ул үзен бу урында аклый алмас идемени? Менә шушы аның көченә бик үк ышанып җитмәүне тою Мостафинның хәтерен калдырды, бераз кәефен бозды. ... Шул ук вакытта, беренче секретарьлар өстенә төшә торган гаять зур җаваплылыктан азат булу, икенче дәрәҗәдә торып, икенче чиратта җавап бирү аның өчен уңайрак та булып күренде. Әллә арыганлыктан, әллә башыннан кичкән авыр фаҗига тәэсиреннән ул соңгы вакытларда, ничектер, басыла төште, артык ватылмыйча, тынычрак җан белән эшләүне тансыклый башлады. Шуңа күрә әлеге хәтер калу — кимсенүләргә кул селтәп, аны-моны уйламыйча, тизрәк эшкә тотынды. Ләкин эченнән генә ул үзен Андреевтан бәйсез тотарга, үзенчәрәк яшәп, үзе белгәнчәрәк эшләргә булды. Әйдә, укымышлы иптәш беренче теоретик булып утырсын, ә без практик кына булып йөрик, шунда да сер сынатмабыз әле, диде ул үз-үзенә. ... Андреев семьясы белән райком күршесендәге беренче секретарьлар өчен махсус салынган һәм секретарьдан секретарьга күчә торган бер катлы таш йортка урнашты. Ә Мостафинга райбашкарма карамагындагы ике катлы агач йорттан зур гына бер бүлмә бирделәр. Ул артыгын сорамады да, хәзергә аның өчен кайтып кунар урын булса, шул җиткән иде. Мәрьям үлгәннән соң кайда тору, ничек тору кебек мәсьәләләргә аның исе китмәс булды. Хәер, ялгыз кешенең, керсә бар, чыкса юк дигәндәй, шул бер бүлмәсе дә көннәр буе буш, ятим тора иде. Мостафин эшкә тотынды. Иртә-кич кабинетыннан чыкмыйча ул райкомның агымдагы эшләре белән шөгыльләнде, райондагы җитәкче иптәшләр белән танышты—сөйләште, аннан колхозларга чыгып китте. Район зур, колхозлар күп, кайчан, ераграк китсә, икешәр, өчәр көн дә йөреп кайта иде. Йөрергә ярата иде ул. Кышкы юлдан артлы чанада зур толыпка төренеп барган чакта тәмле генә черем итеп ала, уянгач, райкомның карт кучере Галәви агайдан бу якларның үткәне, җир- сулары, авыллары турында сорашып бара. Авылга җиткәч, колхоз идарәсенең зур мичле, кечкенә тәрәзәле җылы бүлмәсендә, стена буй
26 
 
лап тар скәмьягә, күпне белгән акыл ияләредәй, сүзсез — тыныч кына тезелешкән агайлар белән анысын-монысын сөйләшеп утыра. Аннан председательне ияртеп колхозның хуҗалыгы белән озак кына танышып йөри, бригадирлар, ат караучылар, фермада эшләүче хатын-кызлар, тимерчеләр, шорниклар, амбарларда орлык чистартучылар белән озаклап сөйләшә, кичен исә берәр утырыш та үткәрә. Бик төнгә калмаса, икенче авылга китеп бара, вакыт инде соң булса, берәр хәллерәк агайга куна керә. (Ул председательләрдә кунарга яратмый торган иде.) Бик ярата иде ул тәмле аш исе таралган өйдә оекчан гына сәкегә менеп, җиңги кайнар шулпа сосып китергәнне көтеп, хуҗа белән дөнья хәлләре турында ашыкмыйча гына сөйләшеп утыруны... ... Бу чыгып йөрүләрдән Мостафин көч җыеп, рухланып кайта торган иде. Соңгы вакытларда ул бер дә ялгызлыкны күтәрә алмый башлаган иде. Райүзәкнең үзендә никадәр генә эш күп булмасын, тәүлекнең билгеле бер вакыты буш кала. Менә шул чакта ул үзен кая куярга белми иде. Баштарак яңа урын, яңа кешеләр аңа ялгызлыкны болай авыр кичерергә ирек бирмәде. Ләкин көн үткән саен, ялгызлык үзен ныграк сиздерә башлады. 1\үп вакытта ул ятим, моңсу бүлмәсенә кайтырга теләмичә, кабинетында гына кунып кала торган булды. Аның хәлендәге, аның яшендәге кеше өчен бу бер дә килешми дә, ярамый да иде. Бу ятимлектән, бу ялгызлыктан һичшиксез котылырга кирәк иде. Ниһаять, Мәрьямен югалтканнан соң беренче тапкыр аның күңеленә «әллә өйләнергәме?» дигән уй килде. Чирмешәндә чакта ул өйлә- нү турында уйлый да алмады, үзен гомергә тол булып яшәргә хөкем ителгән кешедәй хис иткән иде. Ә менә яңа җирдә өйләнәсе килү аңарда кинәт котылгысыз бер теләк булып уянды. Гүя Мәрьям үзе апа: «Азап чикмә, дустым, тап үзеңә яхшы бер хатын» дип әйтеп тора иде. Табигать законының көчеме, семья тормышын сагынумы — ләкин ни генә булмасын — өйләнәсе килү теләге аны көинән-көн ныграк йота барды. Менә шундый хәлдә, йөрәге белән инде кемнедер берәүне эзләп йөргән чакта, ул район саклык кассасында эшләүче Наҗия исемле кызны очратты. Яз башы, юллар буйлап гөрләвекләр йөгерә башлаган вакыт иде бу... Очратты, игътибар итте, ә берничә көннән соң җаен туры китереп сүз катты... һәм кызны чынлап ошатты. Барысыннан элек Наҗия туташ шәһәрчә нәфис кыз иде. Аннан үзен бик сөйкемле итеп тота белә иде. Күренә, бер бәрәңгедә генә үсмәгән бу кыз, авыр кара эш аны аркылыга җәймәгән. Бөтен килешекилбәтениән, торыш-кыла- нышыннан, шулай ук шактый фасонча киенгән өсбашыннан аның җитеш тормышта, оста кулда пешеп җитешкән кыз булуы әллә каян күзгә бәрелеп тора иде. Кем чибәре иде соң бу туташ? Мостафин, әлбәттә, моны бик тиз белде. Наҗия туташ Идият Бай- гузип дигән кешенең бердәнбер кызы икән. Ә Идият Байгузиииың үзен Мостафин шактый яхшы ук белә иде инде. Ул «Районара йомырка базасының» директоры, партия члены, Камышлыда күптәннән үз йорты белән торучы кеше. Район халкы аның турында йомырка серләрен бик белә, теләсә чеби генә түгел, зуррак җанварларны да басып чыгара, дип сөйлиләр иде. Билгеле, эшли белмәгән кеше унбиш елдан бирле бер ояда гына утыра алмас иде. Район шартларында сирәк була торган хәл бу... Шул ук сүзләргә караганда, Идият абзый ашау-эчү белән мавыкмый икән, район җитәкчеләренең күзенә артык керергә тырышмый, имеш, ләкин райком йөкләмәләрен гадел үтәп бара диләр. Мостафин, килгәч, үзе дә аның белән бер-ике тапкыр сөйләшеп утырган иде. Әйтергә кирәк, зарарсыз гына тәэсир калдырды ул аңарда: ялагайлану күрсәтмәде, каушау сиздермәде, гади, тыныч кына тотты үзен. Сүзне чамалап кына сөйли, күбрәк тыңларга ярата, гомумән уяу, сак кеше булырга тиеш. Хәер, Идият абзыйның кыяфәте дә шундыйрак иде:
27 
 
битс өреп тутырган куыксыманрак түп-түгәрәк тә шоп-шома һәм ул биткә карап, беркайчан да аның эчендә ни барын сизә алмассың. «Районара йомырка базасы» директоры үзе әнә шундый, ни яхшы, ни яман дигәндәй, уртача бер исем-дәрәҗә белән йөрсә, хатыны инде аның, Майпәрвәз ханым, райүзәктә зур дан белән файдалана иде. Мостафинның аны күргәне юк иде әле, ләкин аның турында күп кенә сүзләр ишетеп өлгерде. Гаять үткен, акыллы хатын, ди, ул, искиткеч уңган, ди, гомере буе район җирендә генә торса да, көн итүнең тәртип- низамнарын кайбер шәһәр кешеләреннән дә шәбрәк белә, ди. Аш-суга бик оста икән, ә өен шундый чиста итеп тота, имеш, керсәң — әйләнеп чыгасың килмәс, ди. Ничек кенә булмасын, Наҗиянең әти-әниләре ни җитте кешеләр генә түгел иде. «Байгузиннар» дип яхшы исәптә йөргән төпле һәм ныклы бер оя иде алар. Шуңа күрә Наҗиянең нәфис һәм сөйкемле бер туташ булуы да гаҗәп түгел иде. Мостафин күпме-азмы уйланганнан соң, Байгузиннарны үзе өчен лаеклы кешеләр дип тапты. Район җирендә артыгын эзләп торасы да юк. Эш хәзер Наҗиянең үзендә иде. Мостафин, мәсьәләгә җитди караучы кеше буларак, кызга төрле яктан килеп карарга тырышты. Ләкин i<ai’i яктай гына килеп карамасын, аның күз алдында котылгысыз үзенә тартып, .сихри бер тере сын басып тора: дәшсәң аңа, матур башын кырынайта төшеп, җитез генә күз сирпеп ала ул, сүз кайтарганда нечкә кашларын уйнатып куя, ал чәчәктәй иреннәре елмая башлаганда энҗе тешләре елтырап китә, — менә шул инде Наҗия! Калган якларын исә Мостафин акылы белән генә чамалый: әлбәттә, кыз, шундый булдыклы ана кулында үскәч, әдәпле дә, тәрбияле дә, уңган да, зирәк тә булырга тиеш. Заманнан да артта торып калмагандыр, чөнки әтисе коммунист кеше. Кыскасы, шәп, лаек кандидатура! Тик бер нәрсә генә Мостафинның эчен кыра, ул да булса — яшь аермасы. Әйе, кыз яшь, бик яшь әле, күп булса унсигездә генә булыр. Ә Мостафин утыз сигезне тутырды инде. Дөрес, ул үзе дә төшеп калганнардан түгел; буй — мәһабәт, чәчләр чем-кара, йөз чиста, тик борын тирәсендә генә бераз шадра билгеләре бар, ләкин белә, шул шадра билгеләре булганга күрә дә, ул хатынкызлар күзенә һәрвакытта сөйкемле күренә торган иде. һәрхәлдә ул нык сакланган ир әле, моны үзе үк сизеп тора. Әйе. Аннан әгәр Наҗия аның яшеннән курыкмаса, шуның белән инде ул үзенең кеше таный белгән акыллы кыз икәнен күрсәтәчәк. Хәзер кызның кылын тартып карарга кирәк иде. Ләкин Мостафин өчен бу бик читен эш. Исеме дә, дәрәҗәсе дә аңа япь-яшь кыз артыннан озыи-озак ухаживать итеп йөрергә мөмкинлек бирми, шуңа күрә тиз һәм кыю хәрәкәт итәргә кирәк иде. Бигрәк тә, кызның күз карашларыннан ул кыю булырга яраганлыгын сизенгән иде инде. Ике тапкыр сөйләшү мәсьәләне хәл итте. Аның да берсе шаярып кына булды дияргә ярый. Шулай, көннәрдән бер көнне Мостафин, Наҗия өенә кайткан чакта юлын туры китереп, аңа ияреп китте. Исәнләште, кыз куанып җавап кайтарды, ничектер аның йөзе Мостафинны күрүгә ачылып киткәндәй булды, һич тарсынусыз, уйнак кәеф белән, алар телләренә ни килсә, шуны сөйләшеп бардылар. Шул чакта* Мостафин әйтеп куйды: — Сезнең ухажерларыгыз күптер инде, Наҗия? Кыз, гадәтенчә, кара, тере күзләрен сирпеп алды. — Нигә алай дисез, Шакир абый? — Нигә дип, сез Камышлының бер чибәре, ә егетләр монда күн булса кирәк.  
28 
 
— Көлмәгез, Шакир абый,—дигән булды кыз. — Минем бер ухажеры м да юк. — Әйтерсез инде! — Чын-чын. Мин малай-салайлар белән чуалырга яратмыйм. Мостафин аңа җитди генә карап алды. — Егетләрнең шәпләре, өлгереп җиткәннәре дә бардыр әле, — диде ул, аз гына дәшми барганнан соң. Кызның да йөзе бер мәлгә уйчанланган кебек булды. Аннан уңайсызланыбрак: — Белмим, очратканым юк, — диде. — Бездә бар да әллә нинди- ләр... Үзләрен тота белмиләр. Шуның белән бу турыда сүз бетте, ниндидер бүтән темага сөйләшеп киттеләр. Ләкин соңыннан Мостафин шул ярым шаярып сөйләшүне еш кына исенә төшергәләде. Кызның сүзләрендә үзенә күрә бер мәгънә бар кебек тоелды аңа. Чыннан да, «малай-салайлар белән чуалмыйм» дип нәрсә әйтергә теләде ул? Ихтимал, йөргән кешесе булмавын аңлатырга тырышкандыр. Ә аның «очратканым юк» диюен ничек аңларга? Бу, егетләр юк дип әйтүе түгелдер инде, күңелемә ошаган кеше туры килгәне юк әле, дип әйтүедер. Моның шулай булуы бик мөнкин, чөнки үз дәрәҗәсен яхшы белгән чибәр кызның тиз генә үзенә лаек кешене таба алуы ансат эш түгел ул! Ниһаять, Мостафин ныклы карарга килде: кыз белән чынлап сөйләшеп карарга, әгәр аңласа, әгәр күңелендә аңа, Мостафиига, карата чын хис уянган булса, кулын сорарга. Шул ният белән ул язгы кичләрнең берсендә Наҗияне үзенең кабинетына чакыртып алды. Уңайсызрак иде Райком бинасы эчендә үзеңә генә кагылган үтә шәхси мәсьәлә турында сүз алып бару, ләкин нишләмәк кирәк, аның башка мөмкинчелеге юк иде. ...Кызны ул бик җылы каршы алды, күптәннән якын кешеседәй, кулыннан тотып, диванга утыртты, үзе, тынычланыр өчен бүлмәне бер- ике әйләнгәч, урындык алып, аның каршысына утырды. Беренче сүздән үк ул, сөйләнәчәк мәсьәләнең бары икесенә генә кагылуын һәм бик җитди буласын аңлатты. Кызга ничектер берьюлы эссе булып китте, бит алмалары аның кызарып яна башлады. Мостафин ашыкмыйча, никадәр ихлас күңелдән сөйләвеи сиздереп торган акрын, йомшак тавыш белән Наҗиягә үзенең үткәй тормышын кыскача гына сөйләп бирде. Яраткан хатынының фаҗигале рәвештә һәлак булуын да, аны озак вакыт оныта алмыйча газаплануын да яшермичә ачык әйтте. Бары бирегә килгәч кенә, яңа эштә, яңа кешеләр арасында бераз нормаль хәлгә кайткан кебек булдым, диде. Аннан... менә ул Наҗияне очратты һәм... яралы йөрәгенә аның йомшак канат тигән кебек булды. Бу коры сүз генә түгел. Үзен сынап йөри торгач, күңелендә туган хиснең чын булуына ул, ниһаять, ышанды. Әлбәттә, андый олы хисне телдән әйтү генә җитми, аны исбат итә белергә дә кирәк. Сүз менә шул турыда барырга тиеш. Әйе. Ул ялгыз кеше, аңа өйләнергә кирәк. Яше дә, эше дә, положениесе дә аңардан шуны сорый. Дөрес, семья кору бик җитди мәсьәлә, җиде тапкыр үлчәп, бер тапкыр кисүне таләп итә ул. Ләкин күп уйланганнан соң, яратуының чын-булуына тәмам ышангач, ахырда менә бүген ныклы карарга килде: ул Наҗиягә өйләнергә тели, акылы белән генә түгел, йөрәге белән тели, бәхетле булуларына ышанып тели. Мостафин аз гына тынып торды, аннан: — Менә шул, Наҗия!—диде, җиңел сулап. — Инде синнән ишетәсем килә. Ни уйлыйсың син? йөрәгең ни әйтә? Ышанасыңмы миңа, ышанасыңмы бәхетле булуыңа?  
29 
 
Әйтәсе дә юк, Мостафинның сүзләре Наҗиягә гаять көчле тәэсир итте. Бөтен тәнендә аның вак калтырау йөри, үзе уттай яна, ә йөрәге учтагы кошчыктай дерелдәп тора иде. һәртөрле уйлый алу сәләтен югалткан иде ул. Томан эчендә йөзгән башын түбән салындырып, тел тибрәтергә куркып, ул дәшми утыра бирде. Мостафин ахырда борчыла башлады. — Я, Наҗия, ник дәшмисен»?—диде ул, кызның» калтыранган тезләренә йомшак кына орынып. Бераз көткәннән соң, тагын кабатлады: — Син бер генә сүз әйт: ризамы, түгелме? Ниһаять, кыз, тагы да иелә төшеп, акрын гына пышылдады: — Әтиләр белән сөйләшегез. — Ә син үзең? Кыз дәшмәде. Мостафин көрсенеп куйды. — Наҗия, эш синең үзеңнән тора бит! Синең теләгеңне белмичә торып, мин ничек әтиләреңә барыйм? Җавап юк. Мостафин аптырагач, кызның йөзен күрергә теләп, аңа якын ук иелде. — Я, Наҗия, әйт бер генә сүз, ризамы? Наҗия кинәт Мостафинның алдына капланды. 
Байгузиннар Мостафин турында тулы хәбәрдар иделәр. Тиешле мәгълүматлар алар кулында бар иде инде, һәм райком секретареның киләсен, ни өчен киләсен белеп, көтеп торалар иде. 
II 
Майпәрвәз ханым еш кына: — Ирне көлдергән дә хатын, бөлдергән дә. хатын!—дип әйтергә ярата торган иде. Бик ышана иде ул моның шулай булуына һәм, исбат итәсе килсә, үз тормышын мисал итеп китерә иде. Идият абзаң кем булган да, ул, Майпәрвәз, аны кем иткән? Чын булса (үзе сөйләгәч чындыр инде), Идият абзый НЭП заманында волостьта милиционер булып йөргән, ди. Иорт-җире түгел, аның каккан казыгы да булмаган, ди. Ә Майпәрвәз үзе өяз шәһәрендә зур гына байның кызы~ булып, кече яшьтән әнисеннән калган, 13—14 кә җиткәндә әтисе дә үлеп киткән. Шуннан аны зур базарлы авылда тире-яры белән кәсеп итеп торучы Шәяхмәт дигән абзасы (әнисенең агасы) үзенә «тәрбиягә» алган. Ләкин бу тирече гаять саран, кансыз бер кеше булып, Майпәрвәзгә бер дә көн күрсәтмәгән. Шулай итеп, Майпәрвәз байлыкның да читен генә булса да күреп калган, азмы-күпме рәхәт тормышны да татыган, үксезлекнең ачы күз яшен дә эчкән, кеше ипиенең никадәр әче булуын да белгән. Абзасының каты кулыннан ничек ычкынырга белмичә тыпырчынып яшәгән чагында, ул милиционер Идияткә тап булган. Күп уйлап тормыйча, тоткан да шуңа ябышып чыккан. -Моның белән ул берьюлы ике куянны атарга теләгән: бердән, налог түләмәгән сатучыларның мал-мөлкәтләрен өйләреннән төяп китүче милиционерга чыгып, абзасын гел өркетеп тормакчы, икенчедән, заманның кая таба баруын сизеп, «власть кешесе» кулында сакланып калмакчы булган. Майпәрвәз туташ, билгеле, чалшайган үкчәле каткан итек киеп, үзенә исе китеп йөргән Идиятне яратмаган да, яратырга тырышып та карамаган. Аңа бары Идиятнең җилкәсе кирәк булган. Шул җилкәгә атланып алгач, Майпәрвәз тезгенне тота белгән инде. Бәхетеннән Идиятебез тезгенне тиз сизә торган шактый йомшак башлы мәхлук булып чыккан. 
30 
 
Озак та үтми Майпәрвәзнең абзаларын себергә озатканнар. Авылда байлар беткән, аларның мал-мөлкәтләре колхозга күчкән, милиционерның да эше үзгәргән: хәзер инде аңа, байлар йортыннан җиһаз төяп чыгу урынына, ярыкларга поскан дошманнар белән көрәшергә туры килә башлаган. Шул чакта Майпәрвәз аңа әйткән: — Я. җитәр, каешыңны сал, фуражкаңны ыргыт. Кеше булырга закыт сиңа, — дигән. — Моны ничек аңларга? — дип сораган Идият, күзләрен йомгалап. — Монымы? Малайлыктан чыктың, балиг булдың дип аңларга кирәк,— дигән Майпәрвәз, әче елмаеп.—Тормыш көтә башларга вакыт. Җалуньяң тәмәкедән артмый, ә мип сиңа наган сабы кимереп ятарга килмәдем. Бу катгый сүзләрдән Идиятебез каушап ук төшкән. — Нишлим соң мин? — дигән ул, тәмам аптырап. — Әнә дәүләткә тире, йон, йомырка җыючы агент булып кер. Күрәсеңме, агентлар балда-майда йөзәләр! — Мин ул эшне белмим бит. — Син белмәсәң, мин беләм. Үзем өйрәтермен, — дигән /Майпәрвәз, кырт кисеп. һәм Идиятен агент иткән, күкәйне танырга, тирене сортлый белергә өйрәткән. Хәзер карагыз инде, Идият абзый утыз елдан бирле йомырка белгече исеме белән төпле, дәрәҗәле бер кеше булып яшәп килә. Кайчандыр милиционер булып йөрүенә хәзер үзе дә ышанмый. Чибәр генә йорты, әйбәт кенә көйләп җибәргән хуҗалыгы: сыеры, чучкасы, бакчасы, умарталары, кошкортлары бар һәм... Майпәрвәз ханым чыннан да балда-майда йөзә. Әйе, ул хаклы: ирне көлдергән дә хатын, бөлдергәндә хатын! Ләкин көлдерү» белән «бөлдерүнең» күп кенә нечкә серләре бар. Менә шул серләрне аның Наҗиягә нык кына төшендереп каласы килә иде. Кияү буласы кеше дә башка бит: милиционер түгел, ә райком секретаре! Биредә инде «көлдерер» өчен эт булып өрергә ярамый, ә кош булып сайрый белергә кирәк. Наҗияне бирергә вәгъдәләшкән көннән алып, Майпәрвәз ханым ир дигән бәндәне ничек итеп сихерләүнең серләрен кызының колагына тукырга тотынды. — Беренче кичтән үк ирне үзеңә ефәк җепләр белән бәйли белергә кирәк,—ди иде ул, пышылдап кына. — Әйе, әйе, кызым, юкка чыраеңны сытма! Тора башлагач, үзең үк аңларсың. Күпме генә айда: хатын- кызлар ирләр өчеи тормыш иптәше, киңәшче, фәлән-фәсмәтән, дип сөйләмәсеннәр, иргә иң элек хатын кирәк. Хатын булып үзеңне яраттыра алсаң гына, Шакирыңны кулыңда тота алырсың. Тәннәре кымырҗып киткән Наҗия елардай булып: — Җитәр, әни, — ди. Майпәрвәз ханым ачынуыннан хәтта башын калтыратып ала. — Тиле, синең бәхетең өчен сөйлим мин... Мии өйрәтмичә, кем өйрәтсен сине! һәм Наҗия, уттай янган битен ике кулы белән кыскан килеш, әнисенең бернинди оят киртәсенә сыймаган киңәшләрен тыңларга мәҗбүр. Ходаем, ирне ефәк җепләр белән үзеңә бәйләү нинди хәйләкәр, читен эш икән ул! Син ана назлы да бул, киреләнә дә бел, сыланып та торма, салкын да булма. Син ана буйсын, әмма үз теләгәнеңне эшләтә дә бел. Аны тыңла, үз сүзеңне үткәр. Син аңа мәхәббәттә юмарт булсаң, ул синең күңелеңне табуда юмарт булыр. Киен, ясан, бизән, чибәр бул, чиста бул, пөхтә бул, шул чакта син иреңә гел тансык булып торырсың. Ара-тирә көнләштерә дә бел, бик үсенеп китмәсен ул, куркыбрак га торсын. Менә шунда инде син аны кечкенә кулларыңа йомарлап
31 
 
алырсың. Песи кебек мырлап кына йөрер ул синең тирәндә, җаның ни теләсә, шуны табып китерер. Наҗияне иргә чыгу куркытмый иде. Иргә чыгарга кирәклеген, хәтта үзе табып чыгарга тиешлеген ул белә иде. Бөтен киләчәге аның иргә чыгуга бәйләнгән иде. Бәхетне аңа ир китерергә тиеш. Бу әнисе тарафыннан күптән әйтелеп килгән һәм үзе дә яхшы аңлап торган хакыйкать иде. Ләкин ир белән торуның бу кадәр мәкерле исәпләргә корылган нәрсә булуын ул моңарчы, әлбәттә, күңеленә дә китергәне юк иде. Кайда соң мәхәббәт? Ул бит иргә чыгу бары мәхәббәт аркасында гына була дип уйлый иде. Шакир мине ярата, мин аны яратам, шуңа күрә без өйләнешәбез дип йөри иде. Ә менә әнисе әйтә, мәхәббәт тә искерә, туза торган нәрсә, ди, бигрәк тә ул ирләрдә тиз искерүчән була, ди, иргә ышанмаска, гел уяу булып торырга кирәк, ди. Бөтен хикмәт, имеш, үзеңне яраттыра белүдә... Шулай да Наҗия әнисенең ир белән торуны бу кадәр ямьсез, шәрә итеп сөйләвенә, ниһаять, түзмәде — калтыранып елап җибәрде. Күпме генә әнисенә ышанмасын, һәр сүзен тыңлап өйрәнгән булмасын, бу юлы саф кыз йөрәге аның хурланмыйча һәм чирканмыйча кала алмады. Майпәрвәз ханым, билгеле, кызының бу күз яшьләрен һәр кыз балада нргә чыгар алдыннан була торган бер күңел нечкәрүе генә дип аңлады Үзенең дә күз читенә килгән бер бөртек яшен бармак очы белән селтәп ташлады да, кызын, аркасыннан сөеп, юаткан булды. — Елама, кызым, елама. Син бик бәхетлесең, бик вакытлы чакта үзеңә нинди әйбәт кеше табылды. Хәер, кызын юатыр өчен ул шулай дип әйтсә дә, күңеле аның бик үк тыныч түгел иде. Булачак кияүнең райкохМ секретаре булуы аны, юк- юкта, борчылып уйланырга мәҗбүр итә иде: бер дә язганнан узмый торган артык тәкъва, артык коры кеше булып чыкмасмы? Аның бит бердәнбер кызын дәрәҗәле, исемле, әмма шуның белән бергә тормыш көтүнең рәтен-җаеи белгән хөрерәк кешегә бирәсе килә иде. Мостафин- ның дәрәҗәсе дә, исеме дә бар (шуңа күрә алар аны ычкныдырма- дылар), тик менә Наҗияне бәхетле итәрлек җитеш, матур тормыш корып җибәрә алырмы? Ихтимал, аңа, Майпәрвәз ханымга, кияүне «чын семья кешесе» итәр өчен күп көч салырга, зур осталык күрсәтергә туры килер. Ярый әле Мостафин хатын күргән ир, яше белән дә Наҗиядән шактый өлкән кеше. Андый кеше яшь хатынга чат ябышучап була ул. Әгәр Наҗия, акылы җитеп, үзен әнисе өйрәткәнчә тотса, райком секретаре да, кулга ияләшкән аю кебек, алар көенә бии башлар. Мостафин Байгузиннардаи ризалыкны алгач та, Наҗия белән язылышып тора башлауны ашыктырды. Шуның белән бергә ул эшенең күплеген, биредә яңа кеше булуын әйтеп, зурдан купмыйча, артык шау- шу чыгармыйча туйсыз гына өйләнүне сорады. Аны тыңларга мәҗбүр булдылар. Дөрес, Майпәрвәз ханымның исәбе бөтенләй башкача иде, бердәнбер кызый ул. әлбәттә, бик зурлап, шаулатып, туйлап бирергә хыялланып йөри иде. Әйдә, дусдошманның эче бер янсын: Наҗиясен ул кемгә бирә дә ничек итеп бирә! Ләкин... райком секретаре белән эш иткәч, андый теләкне эченнән тынып калырга мәҗбүр булды. Шулай да бу мыштым гына өйләнү Мостафин өчен туйлап өйләнүдән бер дә ким булып чыкмады. Язылышкан көннән башлап ул Байгу- зиннарның кадерле кияүләренә әверелде. Кадерле кияү! — бу инде, иптәш, кеше ихтыярыннан тыш объектив яши торган факт, ә философлар, факттан качып котылып булмый, диләр. ... Иң элек Наҗия язылышканнан соң бер-ике атна әниләреннән китмичә торды: янәсе, Майпәрвәз ханым өчен бердәнбер йөрәк пара- сын кинәт кенә ят кулларга биреп җибәрү бик «авыр» иде. Мостафин, билгеле, ана күңелен кызганырга тиеш иде, һәм бик тарсынып булса Да, ул «кәләш куенына» әбисенең түрендә керергә мәҗбүр булды.
.32 
 
Шулай итен, ана нхтыярсыздан кияүләп ятарга, чын мәгънәсендә «ширбәтле ай» кичерергә туры килде. Әбисе белән бабасы аиы өрмәгән урынга утыртмадылар, ике атна буена, гүя зур туйга хәзерләнгән сый- хөрмәтне бер үзенә ашатып бетерергә теләгәндәй, гарык иткәнче сыйладылар... Ә Нажия үзе? Күпме ләззәтле минутлар бүләк итмәде ул аңа! Башта, болан баласыдай, эчке калтырану белән курка-курка гына кулга бирелгән нәфис, сылу Нажия тиз арада аңа шулкадәр ияләшеп китте, әйтерсең, аның сулышына әверелде... Яшь, оялчан мәхәббәтнең Мостафннга исерткеч тәэсире шундый булды кн, авыр югалтудан калган йөрәк ярасы да аның бик тиз төзәлде, моңарчы күз алдында торган Мәрьям үзе дә, томан эчендә эрегәндәй, эзсез югалды. Әмма шулай да Мостафинның күңеле бик үк тыныч түгел иде. Шул сыйхөрмәт, шул ләззәт-бәхет эчендә ул һаман нидәндер уңайсызлана, үзен, ничектер, икегә бүленгән кешесыман хис итә иде. Чыннан да, көндезен ул райком секретаре һәм, райком секретаре буларак, дөньясын онытып, башы белән эшкә чума. Ә кичләрен (утырышлар булган көнне хәтта төн уртасында да) Байгузиннарның бәйрәмчә җыештырылган өендә, нәкъ борынгы җеп мыеклы кияүләр төсле, яшь кәләш белән түрдә янәшә утырып сыйлана, аннан... махсус хәзерләнгән бүлмәгә кереп бикләнә. Әллә ничек ят, сәер, кыен иде бу... Вакыт-вакыт аның бабасына кызын бу кадәр искечә кыландырып бирүе өчен ачуы да килгәләп куйды. Ә Майпәрвәз ханым астыртын гына һаман үзенчә эшли бирде. Көннәрдән бер көнне ул нл өстендә балаларга исем кушып, мәет юып йөрүче бер картны урамнан борып алып керде дә, кухня якта табуреткага гына утыртып, кызы белән киявенә никах укытып алды. Ярый, өйдә берәү дә юк чак иде, моны «этем дә» күрмәде... Майпәрвәз ханым сәдака биргәндә, егерме биш сумлыкны йомарлаган кулын бабайның борынына ук китереп терәде. — Кара аны, әгәр берәр җирдә авызыңнан ычкындырасы булсаң,— диде ул, ысылдап, — рәхим көтмә, Камышлыдан гына түгел, районнан кудырырмын үзеңне, белеп тор! Бабай кат-кат тәүбәсен әйтте дә, яктыдан качкан ярканаттай, тиз үк гаип тә булды. Бу хәлне /Мостафин түгел, Идият абзый да, хәтта Наҗия дә белмәделәр. Ниһаять, «ширбәтле ай» узды шикелле. Ике атна кияүләп йөргәннән соң, Мостафин Наҗиясен үзенә алып Хайтты. Туйлап килен төшерү булмаса да, Наҗия артыннан әллә никадәр урын-җир нәрсәсе, өй җиһазы ияреп килде. Мостафин аптырый калды: ай-һай, бабайлар бердәнбер кызларын әзерләгәннәр икән! Җиз таз белән җиз комганнан кала бөтенесе бар: ак шарлы никель кровать, яңа комод, көзгеле шифоньер, алты данә таза урындык, тимерле сандык, стенага эләргә кыйммәтле келәм, кызыл ефәк белән тышлап сырган зур юрган, бер йомшак одеал, ярты дюжина урын җәймәсе, өчәр кат батист мендәр тышлары, берничә яхшы эскәтер, тюльдән челтәр тәрәзә пәрдәләре, дистәләп сөлге, бер табынлык салфетка, ак самовар, бик матур чәй сервизы, тутыкмас корычтан чәнечке-пычаклар, аш тәлинкәләре, төрле савытсабалар... Ә Наҗиянең, өс-баш әйберсе тагын күпме? Бары затлы материядән язгы-көзге, кышкы пальтолар, әллә ничә төрле аяк киеме, ефәктән дә йоннан дистәләп күлмәк, аннан калганнарын әйткән дә юк. Кыскасы, Мостафинга бер биш ел хатын өчен акча чыгармаска була! Шуның өстенә әле кияүнең үзен дә буш итмәделәр: күп түгел, әмма шулай да кыз бүләге итеп аңа яхшы хром итек белән күк бастон костюм бирделәр. Мостафин тәмам хәйран калып: — Бусы тагын ни өчен?-—дигәч, юмарт «әби» көрсенгән булып:


 
  Гаеп итмәгез, Шакир, нишлисең, ата-бабадан калган йола! — Диде. Мостафии кулын гына селекте: йолага каршы ни әйтәсең, әйдә, үзләренчә кыландырган булсыннар инде! Хәер, йола дигәннәре алай бик начар нәрсә түгел икән ул. Әнә Наҗия артыннан килгән әйбер- җиһаз аның буш яткан зур бүлмәсенә никадәр ямь кертеп җибәрде. Кайтып керсәң рәхәт, чыгып китсәң күңелле. Дөрес, элек ул әйберләргә игътибарсыз карый иде, чөнки иң кирәк нәрсәләрдән һәм чамалы гына кием-салымнан башка аның мондый байлык күргәне юк иде. Мәрьяме дә аның болан йөк өеме придан белән килә алмады. Гади колхозчы кызының аңа килгәндә ике-өч күлмәге дә бер кышкы пальтосы гына бар иде. Бергә яшәгән биш ел гомернең өчесен ул укып үткәрде. Инде икәүләп эшләп, мамыклана башлагач кына... әнә ничек булып китте. Язмышлар! ... Шулай итеп, Мостафии яшь хатын белән тора башлады. Тормыш үзенең көндәлек эзенә төшкән кебек булды. Ләкин бу кияү сыйлаудан туя белмәгән «әбинең» йоласы искиткеч юмарт булып чыкты. Хәзер инде алар — «яшь» кияү, яңа киткән кыз — атна саен парлап күрешә барырга тиешләр иде. Мостафинның атнага бер килгән буш киче — шимбә кич әнә шул мәҗбүриятне үтәргә китә торган булды. Әйе, кеше нәрсәгә генә ияләшми! Азап-михнәткә ияләшү кыен булса да, рәхәткә ияләшүе һичшиксез ансатрак ич... Мостафии өчен дә бу шулайрак булырга тиеш иде. Дөрес, беренче кушылып киткән чакларда ул Байгузиннарның үзләрен дә, тормышларын да шактый ятсынган иде, ләкин тора-бара үзе дә сизмәстән күнегә башлады. Чыннан да, дип уйлады ул, нәрсәсе аларның яман, ни өчен аларны ят күрергә? Җитеш, әйбәт торулары өченме? Ләкин бит кешеләрне аның өчен генә ят күрү һич дөрес булмаячак. Күптәннән алар биредә төпләнеп торалар, ныгып өлгергәннәр, үзләре дә бер кызлары гына, шуның өстенә гаять уңган, булдыклы кешеләр, — димәк, җитеш торуларына бер дә ис китәргә ярамый... Инде аны, кияү итеп, артык хөрмәтлиләр икән, моның өчен дә аларны гаепләп булмый. Бердәнбер кызларын биргән ата- аналар кияү өчен һәрвакытта шулай җан атып торучан булалар... Аның каравы алар, исемле, дәрәҗәле кияү, дип аның чабуына ябышырга тормыйлар. Идият абзый хәтта Мостафинның үзләренә кияү булуын авыз ачып беркемгә әйткәне дә юк. Мостафии өчен тагын шунсы яхшы иде: Байгузиннар халык белән артык аралашмыйлар, кунак-төшем белән мавыкмыйлар, һәрвакыт аларда аулак, тыныч була, шуңа күрә ул барган саен рәхәтләнеп, җәелеп утыра иде. Гадәт буенча баргач та, иң элек мунча, мунчадан соң—аш, чәй... «Әбинең» уңганлыгына шаккатырсың. Мунчасын, бусагасыннан алып, ләүкәсенә кадәр сап-сары итеп юган, алгы яктагы киң скәмьягә ак киндерен җәйгән, идәненә тар юллыгын салган, мунча тәрәзәсенә ак пәрдәсен корган... Хәтта ләүкәгә куйган себеркесе дә аның гади себерке түгел, ә мәтрүшкә кыстырып бәйләнгән себерке — хуш исләр аңкып тора. Мунчадан кайткач кияүне түргә, зур фикус гөле ышыгына утырталар, кулына чиккән башлы сөлге бирәләр. Шунда ук Майпәрвәз ханым графин беләи бал китереп өстәлгә куя. Идият абзый аз гына сабыр итеп, балны ашыкмыйча гына стаканга коя да Мостафинга суза: — Яле, кияү, рәхим итегез! Мунча кереп чыккан саен бу бал килмичә калмый. «Әби» әйтә: «Балдай да шифалы нәрсә юк, бигрәк тә мунча артыннан килешә, бөтен әгъзаларга хәл кертә», ди. Чыннан да шулай икән: үзе салкын, үзе борычлы ширбәттәй; эчкәндә юаш кына кебек сизелсә дә, тора-бара астыртып куәте бармак очларына кадәр килеп җитә. з. „с. ә.- № 9. 33 

34 
 
Менә Майпәрвәз ханым таш миски белән аш күтәреп керә, аның артыннан Нажия дә ияреп чыга. Ул тиз генә табын өстенә япкан киҗеле ашъяулыкны ача, әнисе мискиен өстәлгә куя... Наҗиягә кияве янына кереп утырырга кушалар, ләкин ул, әтисенең каршысына утырмас өченме, түргә кермичә, әнисе янына урнаша... Аның әле чәчләре дә кибеп өлгермәгән, ике бите уттай яна, күз төпләре сөрмәләнеп уелган, ә тыгыз, сылу гәүдәсеннән дымлы хуш ис (әллә теге каен себеркесенең мәтрүшкә исе) аңкып тора. Мостафин ихтыярсыз эченнән генә көлеп, уйлап ала: «Каракның бүреге янамыни’ Үзенчә әтисеннән ояла инде, ә менә әнисеннән бер дә тарсынмый, әйтерсең, серләре береккән ике ахирәт!» Ни хикмәттер, кайбер хатыннар, кызларын биргәч олыгаясы, тыйнакланасы урында, яшьрәк күренергә, көязрәк булырга тырышалар. Кара инде бу «әбигә»! Ак батист яулыгын кара кашлары өстеннән генә артка кайтарып бәйләгән, якасы ачык, җиңе кыска тар күлмәк киеп, җыерчыклы муенына вак мәрҗәннән кечкенә муенса таккан, симез беләгенә кара көмеш беләзек кигән. Шешенке битенә әллә кершән ягып, иннек салган инде, бит урталары алсуланып яна, ә кечкенә йомшак ияге, гел тирләүчән борыны, капчыклана төшкән күз төпләре агарып тора. Мостафин барында аның йөзеннән һич елмаю китми, елмаеп дәшә ул, елмаеп карый, елмаеп кына йөри. Иренә йомыш кушса да, елмаеп кына куша, хәтта шелтәләсә дә (ә ул Идият абзыйны әледән-әле шелтәләп кенә тора), елмаеп шелтәли. Тик шул чакта анык елмаюы ыржаюга охшап китә. ;\1айпәрвәз ханым нечкә генә итеп туралган ак токмачны тәлинкәгә соса, аш өстеннән куе өресен җыеп сала һәм Мостафинга суза. — Рәхим итегез әле! — ди ул назлы тавыш белән. — Ашымны яратырсызмы икән, токмачым куера төште. Ни өчендер ул һәрвакыт ашының берәр кимчелеген табарга ярата, ә ашлары аның — шулпасы дисеңме, бәлеше дисеңме, пылавы дисеңме — ашап туймаслык була. Мостафин, әлбәттә, мактый-мактый ашый. Майпәрвәз ханым аның саен кыстый: — Тагын азрак кына өстим! — Менә бу кисәген генә салыйм әле! — Я, Шакир, кыстатмагыз инде, яратып ашау шул буламыни?! Ул Мостафинга бер дә «кияү» дип дәшми, әнә шулай үз итәргә, тиң итәргә теләгәндәй, назлап кына исеме белән дәшә. Әйе, «әби» — мировой! Төче теле, куштанлыгы, сый-хөрмәте белая әллә кемеңне дә сихерләр. Шул ук вакытта ул вак сүзле дә түгел, үз дәрәҗәсен белә, мескен ялагайлык күрсәтми, кыскасы, министр әбие булырлык хатын. Мостафин аңа карап, кайчан Мәрьям әнисен, үзенең беренче әбисен исенә төшерә иде. Мескен әби! Колхоздан җәяүләп килә торган иде, түр бүлмәгә узмыйча ишек төбендә, табуреткада озак кына хәл җыеп утыра иде. Ул шундый кыюсыз юаш иде, Мостафинга «Исәнме, кияү!» дип дәшүдән башка сүз ката алмый иде. Билгеле, ул киявен гаять зур кешегә саный иде, шунлыктан бер өстәл артына утырып ашарга да тарсына торган иде. Мәрьям шуның өчен аны еш кына орыша иде: — Бу ни хәл бу, әни? Киявеңә ни гомер ияләшә алмыйсың! Кем дип беләсең син аны? Безнең кебек үк бер кеше ич ул да.. Килешми, ярамый болай! Мостафин үзе, әлбәттә, әбисе белән мөмкин кадәр гади, ачык йөзле булырга тырыша. Көчләп булса да түргә утырта, аш сосканда тәлинкәсен тотып тора, ихлас күңелдән кыстый, теле ачылмасмы дип хәл-әхвәлләрен җентекләп сораша. Ә яулыгының кырыйларын күзләренә үк тартып куйган кечкенә битле әби алдына гына карап утыра, аз-азлап кына ашын каба, җавап биргәндә әледәнәле учы белән авызын сөрт
35 
 
кәләп ала. Җавабы да аның күбрәк «ярый», «шөкер», «әйе», «юк әле» кебек беркатлы гына сүзләр була. Инде Мостафин газета алып укырга утырса, ул, күләгә төсле, сиздерми генә кухня якка чыгып китә һәм бары шунда гына кызы белән озаклап пышымпышым сөйләшә. Елның кай вакытында гына килмәсен, ике-өч көннән ул кайтып китәргә ашыга торган иде. Күпме кыстамасыннар, җавабы бер: озак торырга кушмадылар! Мәрьямнең шуңа бик ачуы килә, ләкин җибәрмичә хәле юк, чөнки авылдагы җиңгәсенең берсенпән-берсе кечкенә дүрт баласы бар. Карчыктан башка анда эш харап! Шул ике-өч көн эчендә дә бичара әби аларның әллә никадәр вак-төяк эшләрен эшләп китә иде. Мостафин аны һәрвакыт атта яки машинада озатып җибәрә- иде. Ә менә бу акшарлы битенә елмаю каткан «әби» Мостафииның оекбашына йомшак итеп ямау салучы түгел инде. Пылау белән сынлар, җимеш суы белән сыйлар, ике сүзнең берендә «Шакир!» дип дәшәр, әмма әрсез-хәйләкәр карашыннан «Менә без сиңа нинди кызыбызны бирдек, кадеребезне бел!» дигән горур кисәтү сизелеп торыр. Әйе, кешеләр үзләре дә, аларның тормыш хәлләре дә бер булмый икән. Бу хакыйкать белән килешмичә мөмкин түгел. Ләкин шулай да Мостафииның күңелендә кайчак беренче әбисен кызгану хисе кузгала, аның алдында үзен ни өчендер гаепле сизгәндәй була. Китеп, кош теле хәтле генә бер хат та язганы юк, ичмасам, үзенә!., һай, ераклашты ул Мәрьямнең туганнарыннан, бик ераклашты. 
III Бу җәйне Мостафииның эшләре аеруча тыгызга килде. Алда партиянең гаять зур, җаваплы бер чарасын үткәрү — колхозларны эреләндерү эше тора иде. Бу эшне урып-җыюга төшкәнче башкарып өлгерергә кирәк иде. Камышлыга күптән түгел генә, кыш ахырында гына, килгәнгә күрә, ул райондагы һәрбер колхозның хуҗалык хәлен, үзенчәлеген өйрәнеп җитмәгән, кешеләре белән ныклап танышып бетмәгән иде әле. Бигрәк тә алтмышлап председательнең һәркайсын якыннан белеп җиткәне юк иде. Ә шуларның барысын да белмичә торып, колхозларны ничек дөрес кушарга мөмкин? Җитмәсә, бу өйләнеп, кияүләп йөрү дә аның күп кенә бүтән эшләрен шактый артка калдырды. Хәзер инде шул ычкынган вакытны кире кайтарырга, буылган су кебек җыелып торган эшләрне тизрәк ерып җибәрергә кирәк иде. һәм ул башаягы белән эшкә чумды. Я көн-төн райкомда утыра торган булды, я, машинага утырып, колхоздан колхозга чапты. Хәер, аның күңеле көр, кәефе яхшы иде. Кая гына бармасын, нинди генә авыр эшкә йотылмасын, ул, ничектер, аркасыннан җылыткан кояшны сизгәндәй, үзенең бәхетен тоеп йөри: хәзер аның балкып торган бүлмәсе, бүлмәсендә сагынып көтеп алган япь-яшь хатыны бар. Инде шул яшь хатын кулы белән курчак өедәй җыештырылган бүлмәгә, шул кочагын ачып каршысына йөгереп килгән Наҗиясе янына кайтып кергәч, аның ару-талулары да берьюлы онытыла, райкомнан ияреп кайткан һәртөрле мәшәкатьле уйлары да шунда ук тарала. Итекләрен салуга, Наҗия аңа йомшак туфлиләрен китереп бирә. Кулын , юганда сөлге тотып тора, үзе җитез кошчыктай бертуктаусыз сайрый: — Бик ачыккансыңдыр инде, җаным. Үзем дә көтә-көтә арып беттем. Ашымны плитага бер куям, бер алам. Куерып китмәгән булса ярар иде... Әле мин сиңа шундый бер нәрсә пешердем, менә телеңне йотарсың... әни өйрәтте. Әйдә инде, җаным, тизрәк...  
36 
 
Мостафин, сөенеп, Наҗиясен бер кулы белән күкрәгенә кыса, ә Наҗия аяк очларына күтәрелеп, тиз генә иренен суза. — Карлыгачым спи минем,—ди Мостафин, иренен тидереп, аннан кулларын угалый-угалын, өстәл артына кереп утыра. Өстәл өсте күз явын алып тора: кечкенә графин, нечкә саплы рюмка, чәнечке-пычаклар, ак салфетка, эреле-ваклы тәлинкәләр — бар да нинди чиста, нинди тәртип белән куелган. Мондый пөхтәлек өчен ДАос- тафин эченнән генә әбисен мактап ала: «Өйрәтә белгәнсең кызыйны, молодец, әби!» ... Ашап-эчкәннән соң ул алып кайткан бер кочак газета-журиалла- рын караштырмакчы була. Ләкин озак та үтми, Наҗия «көйсезләнә» башлый. Нечкә беләкләре белән Мостафинның муенына сарылып, кечкенә, тыгыз түше белән аның иңбашына ышкынып, ул үпкә катыш назланырга тотына: — Я инде, җитәр инде, җаным, ял итик, арыгансыңдыр ич! Әллә мине бер дә сагынмадыңмы? Юк шул, сагынмагансың икән шул, кайтасың да газетка тотынасың, менә укый-укый күзләрең сукыраер әле! Ул шундый ихлас күңелдән, ни әйткәнен һич уйлап-нитеп тормыйча, чын күз яше сизелгән тавыш белән сөйләнә, Мостафин каршы сүз әйтү түгел, үз хәлен аңлатып та тора алмый. Ә хәле аның... җилкә кашытырлык! Әнә күпме укылмаган журнал өелде, икешәр-өчәр бите генә укылып ташланган күпме китап җыелды. Хәтта газеталарны да элеккечә җентекләп карап бара алмый башлады... Күңелле эш түгел иде бу. Юк-юк та, аның моңа эче пошып куя иде. Ләкин... шушы минутта елардай булып сырпаланган, баладай үпкәләргә торган сөеклеңә нинди тел белән: «Укырга кирәк, укымаган кеше артта кала!» дип акыл сатасың? Әнә ничек сагынып көткән бит ул аны!., һәм Мостафин сиздермичә эченнән генә көрсенеп, урыныннан тора. Шулай көйләнеп китә Мостафинның эчке тормышы... Җылы, җыйнак, тыныч, аулак бу тормыш. Карау-кайгырту, назлау-сөю белән тулы аның һәр көне. Ни кирәк тагын? Рәхәтләнә бир, маемлап кына китмә! Наҗия, билгеле, хезмәттә түгел хәзер. Бергә тора башлагач та, ул тизрәк эшеннән чыкты. Райком секретаре хатыны була торып саклык кассасының тәрәзәчеге төбендә утыру аны хурландырды. Дөрес, Шакирына ул ачыктаначык алай дип әйтмәде, сине генә карап торасым килә, диде. Мостафин, билгеле, каршы килмәде, ул семья тормышын сагынган иде, аңа чын мәгънәсендә хатын кирәк иде. Әгәр аның Мәрьяме бер генә көн дә эшләмичә тормаган икән, бу башка мәсьәлә: Мәрьям укытучы иде, хезмәтендә кирәк кеше иде, хезмәтен ярата иде. Ә Наҗиянең саклык кассасында утыруы кемгә кирәк? Счет төймәсен сала белгән һәрбер уналты-унҗиде яшьлек кыз аиы алыштыра ала ич. Аннан, дөресен генә әйткәндә, Наҗиянең зур, җаваплы эштәге ирен карап-тәрбияләп торуы җәмәгать өчен файдалырак булачак. Күп кенә җаваплы эшчеләрнең тормыш иптәшләре әнә шулай ирләренә хатын, балаларына ана булып кына торалар. Гаеп эш түгел, законга да, моральгә дә сыя бу... ... Наҗия хезмәттән чыккач, үзен читлектән ычкынган кош кебек тоя башлады. Үзенә-үзе хуҗа, теләсә ни эшли, вакытны кая куеп бетерерлек түгел, һәр көн иртәичәк ирен озатып, бүлмәсен бик әйбәтләп җыештыргач, ул ридикюльсыман зур сумкасын эләктереп, базарга йөгерә. Башта базарны бер әйләнеп, бөтен нәрсәнең бәясен сорашып чыга, аннан сумкасын тутырып итен, маен, суганын, кишерен, кәбестәсен ала. Кайтышлый базар капкасы төбендә көнбагыш сатып утыручы хатыннардан ярты гына стакан көнбагыш та кесәсенә салдыра. Райком секретаре хатынына көнбагыш яруның килешмәгәнен белсә дә, һаман әле яшьтән үк килгән гадәтен җиңә алмый, ялт-йолт каранып, көнбагышын яра-яра кайта.  
37 
 
Мостафин төшке чәйгә кайтып киткәннән соң, ул киенеп-ясанып Камышлы «центрына» йөрергә чыгып китә. Райүзәкнең бер урамында беткәй эреле-ваклы кибетләрен йөреп чыга. Кибетләргә нәрсә килгән, яки нәрсә көтәләр — шулармы сораша. Сатучылардан аның «Наҗия иптәш (район мокытлары «ханым» дип әйтә белмиләр инде), сезгә габардин кирәк түгелме? Кирәксә, сезнең өчен генә табарбыз» дип әйтүләрен ишетәсе килә. Каршыларыида Мостафин кадәр Мостафин- ның хатыны басып торгач, әйтергә тиешләр ләбаса! Юк, .хәерсезләр, әйтмиләр, песнәк күргән ата мәчедәй, күзләрен чекрәйтеп тик карап торалар... Тукта менә, бер килеп әйттерә башлар әле ул алардан! Кибетләрне йөреп чыккач, Наҗия станциягә китә. Анда да бит берничә киоск һәм алама гына буфет бар. Ә буфетта кайчан шешәле лимонад була. Шәһәрдән кайткан лимонад! Наҗия аны эчмичә һич тә түзә алмый инде. Әгәр пассажир поезды килгән чак булса, ул тәмам дөньясын оныта. Бигрәк тә мягкий вагон алдында арлы-бирле йөрегән көяз, сылу ханымнардан күзен ала алмый. Аларның аяк йөзләренә кадәр салынып төшкән асыл ефәк халатлары, бер олтырактан гына торган әкәмәт туф- лиләре аны көнләшеп һәм көрсенеп уйланырга мәҗбүр итә: «Нинди кешеләрнең хатыннары икән болар, ирләре күпме ала икән?» ...Шәп ирләр күренсә, алармы да игътибарсыз калдырмый ул. Үзе үк аларның күзенә чалынырга тырыша: «Камышлыда да сез карамаслык чибәрләр юк түгел» дип әйтәсе килә аның... Станциядән кайтышлый клуб алдына тукталып уза. Ни бар икән бүген? Хәер, ни барын белер өчен тукталып тору да кирәкми, ерактан ук күренеп тора. Әгәр читтән килгән артистлар булса, типография баскан афиша эленгән булыр. Танцы буласы икән, фанер такта сөялеп торыр. Кино икән, шәмәхә кара белән картинаның исеме язылган иске газета коймага ябыштырылган булыр. Ә кай көнне исә боларның берсе дә булмый. Тагын бер тапкыр әйләнмәгәндә, райүзәк «центрында» йөрү шуның белән тәмамлана. Әз булып кала бу, әлеге ярты стакан көнбагыш та ярылып бетми, ләкин, нишлисең, кырга чыгып китмәгәндә, бүтән барыр җир юк инде... Наҗия кайтып аш пешерергә тотына. Буаның көндәлек иң зур эше. Бик яратып, дәртләнеп тотына ул бу эшкә. Үзенчә баш вата: көндә бер үк төрле аш булмасын, тәмле булсын, Шакиры мактарлык булсын. Әледән-әле әнисенә шалтыратып, сорашып кына тора: пилмән камырына ничә күкәй сытарга, пылауны ничә стакан суда кайнатырга, төче бәлеш камырына күпме сода салырга?.. Әнисе кебек аның мактаулы аш-су остасы буласы килә. Аларның әле мәҗлес җыйганнары юк, Шакиры ни өчендер теләми, ә үзләре ике җирдә — райисполком председателендә һәм прокурорда кунакта булдылар инде. Наҗия хәзер аларның хатыннарыннан оялып йөри. Кунак ашы — кара-каршы булырга тиеш ләбаса! Юк, чакырмый булмас, ихтимал, бер аралашып киткәч, еш кына чакырырга туры килер. Менә шул чакта инде килгән кунаклар аның ашларын: «Ах, Наҗия ханымның бәлеше!», «Ах, Наҗия ханымның пылавы!» — дип мактый-мактый ашасалар, ни бәхет! Мостафин кайтып, ашап-эчеп, бераз ял итеп кичке эшкә киткәч, Наҗия өчен шактый күңелсез бер вакыт башлана. Шакир тиз генә кайтасы түгел, табаксавыт юып, өй җыештырудан башка бүтән эш юк, кая куеп бетерергә бу вакытны? Китап алып утырса, укыганы башына керми, йокы баса; элекке иптәш кызларына барыр иде, алар хәзер аңа, пичектер, ятсынып карыйлар, үз итмиләр; кинога Шакирдан башка оару уңайсыз, — нишләргә? Аптырагач, киенә дә әниләренә китә. Әтисе күп вакыт өйдә булмый (ул чакларда бер райком работниклары гына түгел, гомумән җитәкче кешеләр, кирәк булса да, булмаса да, эшләгән
38 
 
җирләренә барып утыралар иде), һәм алар, аналы-кызлы, чәй эчә-эчә, озак кына гәпләшеп утыралар. Майпәрвәз ханым бик җентекләп кияве турында сораша: кәефе ничек, бик арып кайтмыймы, аңа (Наҗиягә) салкын түгелме, алай-болай каты сүз әйткәне юкмы? Ни сөйли, нәрсә тели, нәрсә вәгъдә итә, акча белән кысмыймы? Кемне мактый, кемне яманлый, Райсоюз председателе Нбәтуллинны пи өчен эшеннән алганнар, аның урынына кемне куймакчы булалар? Былтыр килгән яшь врач Асия больницаның шоферы Васяга чыккан, ди, ә Васяиың кайсыдыр районда хатыны белән баласы бар, имеш, Шакир шуны беләме, ни әйтә? Л\айпәрвәз ханымда моның кебек «яңалыклар» һәрвакытта булып тора, ләкин пи өчендер ул һаман шуларга киявенең мөнәсәбәтен белергә тырыша. Ә Наҗия ни диеп җавап бирергә дә белми: Шакирыннан андый нәрсәләр ишеткәне юк аның, гомумән, ул райкомда ниләр булганын сөйләргә яратмый, тик ара-тирә эшенең күп булуыннан гына зарлана. — Юри яшерә торгандыр, — ди Майпәрвәз ханым, тирләгән битен алдында яткан сөлге башы белән сөртеп. — Ирләр бер-берсеиең гаебен йомарга яраталар, ышан син аларга, бар да бер чыбыктан куылган халык. Шулай, кызым, ирләргә бер вакытта да ышанып бетәргә ярамый, аш төрләндерергә яраталар алар... Уяу, сизгер булырга кирәк... Кызының, уңайсызланып, урындыгы өстендә кыймылдый башлавын күргәч, Майпәрвәз ханым сүзен тизрәк икенчегә бора: — Әйе, сорарга оныта язганмын. Кышкы пальтоңның якасы кыршылган түгелме соң? Алыштыр. Соры каракуль килешер. Биш йөзгә табып була, ди. Шакирыңнан сора, куркып торма... Ирне аны, җанкисәгем, гел акча табу кайгысында тотарга кирәк... Син яшь, син чибәр, синең өс-башың да менә дигән булырга тиеш. Бел, үз-үзен карамаган хатын ир күзенә кухарка булып күренә башлый ул. — Әни, туктале, ансы шулай да бит, тик Шакир райкомда эшләп, зарплатадан башка ничек итеп акча тапсын, ди? — Ип, кызым, бик яшь шул әле син, дөньяның серләрен белмисең... Кеше кая гына, кем генә булып эшләмәсен, теләсә, юлын таба. Тукта, менә Шакирны тагы да ныграк белә төшик — мал җанлы кешеме, түгелме, — шуннан соң мин үзем сезгә юлларын күрсәтермен. Ышан, кызым, сезнең киләчәк бәхетегез турында мин төн йокламыйча уйланам. — Ышанам, әни... — ди Наҗия, акрын гына. Д\айпәрвәз ханым җиңел сулап, урыныннан тора: — Ярар, күп утырдык, бар кайт инде булмаса, кызым. Я Шакирың кайтып, борчылып торыр. Наҗия кыска жикетын киеп, матур бизәкле зәңгәр ефәк косынкасын башына чәч бөртекләрен юри җыймыйча калдырып, саксыз гына бәйләгән чакта, Майпәрвәз ханым аңа сокланып карап тора. — Чибәр син, Наҗия, бик чибәрсең! Алла бәхет кенә бирсен!—ди ул һәм кызын, аркасыннан сөеп, ишектән озатып кала. Наҗия, иңбашына канатлар чыккандай, өенә очып кайта. Әнисенең сүзләре аны әллә нишләтеп җибәрә. Капма-каршы хисләр утында яна ул: тирән шомлану йөрәген биләп ала, сукыр көнчелек акылын томалый, әгәр Шакирының энә очы кадәр генә хыянәтен сизеп калса, кечкенә усал ерткычтай, нинди ләззәт белән үч аласын уйлап хыяллана. Шул ук вакытта үзенең чибәрлеген, ташып барган дәртен тоеп, ничектер, зәһәрле горурлану белән куана, Шакирын үзенә генә табындырып, беткәнче ана хуҗа булып торасына кинәнеп ышана. Шунда ук аның Шакирын күрәсе, кинәт ут булып кабынган дәртенең кодрәтен сынап карыйсы килә. Кайтып кергәч тә, ул райкомга шалтырата башлый. Беренче шалтыратуында иренең тыныч тавышын ишетә: «Озакламам», 


 
ди. Бераздан икенче тапкыр шалтыраткач, Шакир инде сабырсызланып һәм ялварыбрак сөйли: — Аңла син, карлыгачым, эш ташлап китә алмыйм бит мин... Нигә ул хәтле борчыласың, бушагач, үзем дә бер минут та тормам — кайтып җитәрмен. Ниһаять, өченче тапкыр шалтыратканнан соң, кабаланган тавыш: — Бетте, өстемә кидем, биш минуттан янында булырмын, — ди. Мостафин әнә шулай чибәрен зарыктырып, ашыга-ашыга кайтып кергәндә, Наҗия инде урын өстендә була. Ул стенага карап, тавыш- тынсыз гына ята. Мостафин чишенеп, итекләрен салып, кровать читенә килеп утыра. Сакланып кына кулын аның аркасына сала, бераз көтеп үзенә таба бормакчы була. Наҗия кисәк кенә иңбашын селкетеп куя, янәсе—кит, тимә... Мостафин, аның колагына иелеп, юмалап кына: — Карлыгачым, бик үпкәләдеңмени шулай? — ди. — Менә кайттым ич, сине сагынып кайттым... Я, борыл инде. Наҗия тиз генә борылырга теләми, шулай да, аркасыннан сөя торгач, иңбашын селкетми башлый. Ахырда Мостафин аның башын акрын гына үзенә таба бора: карлыгачы озын керфекләрен йомган, нечкә иреннәрен кыскан,— күрәсе, дәшәсе килми, имеш. Ә йөзе аның нинди алсу, борыны нинди нәфис, күз төпләре нинди чиста, маңгае нинди ак, хатын кеше дә димәссең! Мостафин аның карлыгач канатыдай нечкә кашларын бармак бите белән йомшак кына сыпыра, аннан акрын гына борыны буйлап төшә, ирене тирәсеннән әйләнеп уза, ап-ак ияк астын кытыклый башлый. Үзе ялварып: — Ач инде күзеңне,, матурым, ач, азаплама мине, — ди. Наҗиянең иреннәрендә елмаюсыман нәрсә чагылып кала, ләкин күзләрен һаман әле ачхмаска тырыша. Мостафин сизеп тора, — ачуы кайткан инде, тик үзенчә сер сынатмаска тырышкан була... «Бала шул әле, бала!» ди Мостафин эченнән генә һәм, иелеп, борын очыннан үбеп ала. Менә, ниһаять, бала дигәнебез күзләрен ача. Беравык ул җитди, ачулы карамакчы була, ләкин, юк, көче җитми,—башын чайкап куя... Кинәт аның күзләре кысыла төшә, карашы ничектер эчкә, еракка китә, томан белән өртелә һәм, шул томанлы ерактан артык чыдарга тәкате калмагандай инәлеп, чакырып карый. Менә ул сылу гәүдәсенә киерелеп, кулларын Мостафннның муенына суза, кибеп беткән иреннәре белән кайнар пышылдап: — Я! — ди. Мостафннның бөтен тамырлары буйлап, әйтерсең, ток йөгерә, — ихтыярсыз, тетрәнеп китә ул... 
IV Игеннәр өлгерә. Офыктан офыкка кадәр җәелеп яткан арыш кырлары тоташ агарды инде, авыллар диңгездәге утрауларга охшап калдылар. Басу юллары күздән югалдылар; атлы юлчының арыш эченнән йөзеп килгән дугасы гына күренә... Кичләрен, караңгы төшкәч, бөтен офык буйлап наҗәгай өзлексез «камчысын уйната»... Кайбер колхозларда арышның өлгергән җирләрен сайлап, кулдан урырга да тотындылар. Авыл читләрендә күксел комбайннарның ак зонтлары күренә башлады. Бүген булмаса иртәгә алар да ерак сәфәргә кузгалырлар. Әйе, кызу эш көннәре килеп җитте. Мостафин бу көннәрдә машинадан төшмичә, колхоздан-колхозга чаба. Менә бүген дә ул ерак колхозларның берсеннән кайтып килә. Йөрүне ул һәрвакытта ярата торган иде. Юл вак-төяк мәшәкатьләрдән аера, юл үзе кебек озын, борылмалы уйлар кузгата. Тик, ни сәбәптәндер, бу уйлар, юлның үзе кебек, алга юнәлмәгән, ә күбрәк артка, үт

40 
 
кәнгә таба караган. Элек ул, юлга чыкса, тыныч җан белән алда торган зур эшләр, киләчәктә көткән максатлар турында уйлана торган иде. Ә хәзер андый зур уйлар өзек-өзек кенә килеп китәләр; бер дә баштан чыкмаганы исә — һаман үз көне, үз хәле турында... Иңсәлек бер генә минутка да аның күңеленнән Наҗиясе чыкмый. Нигә бер дә онытып тора алмый ул аны — үзе дә аптырый. Әлбәттә, ул аны утырып җиткән, тирән, басынкы ир мәхәббәте белән ярата, ләкин каян килә бу, нәрсә икәнен тел белән дә әйтеп булмас, әллә нинди билгесез борчылу?.. Менә Наҗиясе аның көннәр буе ялгыз кала. Нишли ул, вакытын ничек үткәрә, нәрсә белән юана?.. Ихтыярсыз күңеленә әшәке шик килә башлый, ләкин шунда ук ул аны, үз-үзепә ачуы килеп, читкә ыргыта. Синең белән тора башлавына икеөч ай да узмаган, беткәнче сиңа бирелеп, буйсынып торган хатыныңнан шикләнә дә башла, имеш! Я. нигә ярый бу? Әмма... җан тыныч түгел. Наҗиядә кайнар дәртнең болай пртә кузгалуы аны куркыта да, шомландыра да... Бик яшь бит әле ул, мавыгып, хискә бирелеп яши торган чагы, җаваплылык тойгысы да, бәлкем, ныгып җитмәгәндер, гомумән тормышның нечкә катлаулы яклары турында уйлый белми торгапдыр. Шундый хәлдә берәр мәкерле, мут кешегә очрап, үзе дә сизмәстән хурлыкка төшүе бар. Нинди коточкыч бәхетсезлек булыр иде бу... Әйе. Наҗия ялгыз яши алмый торган аккош шикелле ул, аның янында, бер адым читкә китмичә, карап, сагалап торучы ата ише булырга тиеш. Ләкин ул, Мостафин, үзенең оясында аккошын гына саклап торучы ата аккош була аламы? Әлбәттә, юк. Димәк, алар арасында тугрылык, яхшы исем, семья абруе бары бер-береңә ышану, бер-береңне аңлау, бер үк теләкләр белән яшәү аркасында гына сакланырга мөмкин. Әмма шулар — ышану, аңлау, уртак теләк — алар арасында бармы соң? Хәзергә әйтүе читен, ихтимал, тора-бара, бергәләп тозны күбрәк ашагач, барысы да булыр, бу билгесез борчылулар үзеннәнүзе бетәр... Бетсен иде, тизрәк бетсен иде, тату, тыныч тормыш тели бит ул, бик тели! Юллар озын, юллардан да бигрәк уйлар озын. Юлларның барып җиткәч туктый торган җире була, ә уйларның җитеп туктар җире юк. Бигрәк тә үз эчеңдә генә йөргән уйларның очына чыгуы кыен,—берсе бетми, икенчесе ялганып китә. Кичәгенәк шулай Андреев белән озак кына сөйләшеп утырганнар иде. Әйе, башта шуны әйтергә кирәк, иптәш Андреев бик әдәпле һәм ипле кеше булып чыкты. Беренче секретарь икәнен урынлы-урынсыз сиздереп тормый, үз карашын кешеләргә тагарга ашыкмый. Ничә әйтсәң дә, интеллигент, укымышлылар арасында яшәгән, культура күргән кеше... Ә Мостафин белән аеруча санаша, үзе үк «Шакир Сабитович, сезнең тәҗрибә — минем өчен зур хәзинә ул» дип әйтеп тора. Сүз башта, билгеле, чираттагы эшләр турында барды, аннан бер яңа эреләндерелгән колхозга кемне председатель итеп кую турында киңәшеп алдылар. Шунсы кызыклы, Андреев эчкән кешеләрне бер дә яратмый икән. «Эчкән кеше — төшеп калачак кеше», ди. Сүз бетеп, Мостафин чыгып китәргә кузгалгач кына, ул өстәлендә ачык килеш яткан бер китапка башы белән күрсәтеп сорады: — Сез бу әйберне укыдыгызмы әле? — Нәрсә ул? — «Урак өсте». Мостафин җиңелчә генә кызарды. — Юк әле, укырга өлгермәдем. — Укыгыз. Әйбәт язылган. Шактый гыйбрәтле нәрсәләр бар безнең өчен дә... — Вакыт-вакыт, Андрей Петрович! — диде Мостафин, көрсенеп. 
41 
 
— Вакыт холостяк кешегә генә җитми бит ул, — диде Андреев, йомшак елмаеп. — Сезнең хәзер свиданиегә йөр»чсегез юк ич! Мостафин тагып кызара төште. — Анысы шулай,—дигән булды ул, елмаерга тырышып, — ләкин, үзегез күрәсез, Андрей Петрович, свиданиегә йөрүдән бер дә ким чабарга туры килми бит. — Күрәм, күрәм. Без, оя үрүче кошлар кебек, гел хәрәкәттә... Яшь ханымның кәефе ничек соң? — Рәхмәт, хәзергә зарарсыз. — Бик чибәр, сөйкемле кыз дип ишеттем, ләкин, кызганычка каршы, күрергә туры килгәне юк әле,—диде Андреев, Мостафинга туры гына карап. хМостафин ни дип җавап бирергә белмичә шактый уңайсызланып калды, ә Андреев моны сизенде булса кирәк, тизрәк өстәде: — Сәлам әйтегез үзенә! — Яхшы, — диде Мостафин, ничектер, үзен үрә каткан солдат шикеллерәк хис итеп. Әйе, бик начар тәэсир итте аңа секретарьның бу соңгы сүзләре... Гүя Андреев, үзе дә сизмәстән, аның өчен гаять күңелсез бер хакыйкатьне фаш итте: чыннан да, ул Наҗиясен аңардан яшерә бит. Әлбәттә, юри түгел, ә үзенә исәп бирмәстән, аның Наҗияне Андреев күзенә күрсәтәсе килми иде. Нидән бу? Көнләшүдән дип булмый моны... Тизрәк ул райком шоферыннан көнләшер, әмма Андреевтан түгел... Эш ни дә соң, ни өчен ул көн-төи бергә эшләгән өлкән иптәшенә яңа өйләнешкән хатынын, әдәп йөзеннән генә булса да, күрсәтергә теләми? Чөнки ул курка, курка һәм уңайсызлана... Хакыйкать менә шул: Наҗиянең артык чибәр, артык яшь булуы Андреевны гаҗәпләндерер, эченнән генә аны әллә ничек ямьсез уйлап куярга мәҗбүр итәр, дип курка иде ул... Секретарьның, Мостафин бу туташтан, кычкырып торган чибәрлектән башка, үзе өчен уртак нәрсә тапты икән, дип уйлау ихтималы борчый иде аны... Хакыйкать тагын шул: өйләнгәннән соң /Мостафин район җитәкчеләре белән якыннан аралашып, кунакка йөрешеп китүдән аеруча саклана иде. Моның сәбәбен ул, бәлкем, әйтеп тә бирә алмас, әмма нигәдер күңеле тартмый, нәрсәдер фаш ителер кебек, якынаю урынына салкынаю, бизү килеп чыгар кебек... Кайбер хәлләрдә кешеләрнең бер- берсеннәи ераграк торулары хәерлерәк ич, шул чакта алар бер-берсс турында әйбәтрәк уйлаучан булалар. Әйе, уйлан да уйлан, ә тынычлану юк. Ын җитми икән соң аңа? Барысы да бар лабаса — тазалык, тук тормыш, яраткан эш, сөйгән хатын — я, тагын ни кирәк?.. Ә шулай да ялгыз ул, бик ялгыз... Кемнедер өзелеп юксына ул. Кемдер кирәк аңа, йөрәгенә тигәнәк шикелле сырышкан шушы чуалчык, файдасыз уйларын рәхимле кулы белән йомшак кына сыпырып алучы кемдер кирәк аңа... Кем соң ул? Мәрьям. Менә кем кирәк, менә кемне юксына икән ул! Хәер... актыкка кадәр әйтеп бетерик: Мостафин Мәрьямен алай еш исенә төшерергә яратмый иде, юри тыела иде, чөнки аныңча, үлгәннәр тере калганнарның тормышында үзләрен берничек тә сиздермәскә тиешләр. Бигрәк тә менә аның, Мостафинның, тормышында бу шулай... Беркем алдында да үзен гаепле тоясы, үкенәсе килми иде аның... ләкин була шундый минутлар, Мостафин үлек Мәрьямне түгел, ә тере Мәрьямне бөтен барлыгы белән сагынып юксына иде. Менә шулай таза «ГАЗ-67» машинасы ташлы ком сипкән юлдан кыштыр-кыштыр чапкан чакта ул аны гүя янәшәсендә тоеп бара иде. Якынрак елышып: «Шулай, дустым!» дип дәшәсе килә аның. Әйе, □арысыннан элек Мәрьям аңа дус иде шул, сердәшче, якын киңәшче иде. «Ир» дип табынып тормады ул аңа, хатын булып кына ярарга.
42 
 
тырышмады. Тыныч, тыйнак, әмма тирән ярату белән яратты ул аны. Бик кадерле иде ярату хисе аның өчен, шуңа күрә тирән яшерә торган иде. Ә ул, ахмак, вакыг-вакыт аны салкын булуда гасили иде. Хәзер менә мәхәббәтнең примус өстендәге чәйнек төсле, кайнап торганы бар, ләкин... көн саен пешүдән башка нәрсә ала ул бу «мәхәббәттән»? Юк, кайнар хатын түгел, кайнар дус тансык икән хәзер аңа... Үзе ул асылда йомшак характерлы кеше, тормышның кискен борылышларын авыр кичерә, үтә җитди мәсьәлә алдына килеп басканда тиз генә берәр карарга килә алмыйча аптырап калучан иде... Ә Мәрьяме аның, киресенчә, тигез-сабыр холыклы, анык акыллы хатын иде, һәм ире аптырауга төшкән минутларда аңа нәкъ кирәген әйтеп бирә белә торган иде. Менә хәзер дә Мәрьяменең кулларыннан тотып ул: «Әйт, акылчым, ни эшлим мин, кая таба барам, дөрес юлдамы мин?» дип сорамас идемени?! Ләкин машина Камышлыга якынлаша, Мәрьяме гүя аның яныннан сиздермичә генә төшеп кала, һәм Мостафинның инде күз алдына «сылу карлыгачы» — өстенә очып кунарга торган Наҗиясе килеп баса. Әллә нинди каршылыклы, тынгысыз хис биләп ала аны... Шундый якын, шундый кадерле яшь чибәр хатыны янына ашкына кебек ул, әмма шул ук вакытта шундый ерак, шундый ят бер кеше янына көчләнеп барган шикелле. Беткәнче үзенеке генә булган яшь хатынның кайнар дәрте аны тарта кебек, әмма шул ук вакытта бу торган саен туемсызлана барган дәрт аны куркыта һәм чиркандыра шикелле... Аңа гына сыенып, аны гына назлап тора торган чәчәктәй нәфис Наҗиясе белән ул. кешеләр алдында горур һәм бәхетле булыр кебек, әмма шул ук вакытта берни белми, берни уйламый торган җилбәзәк хатын белән адәм көлкесенә калыр һәм тирән бәхетсезлеккә төшәр шикелле... 
V Кара көз җитеп, сулар туңгач, һәм беренче кар җиргә яткач, Бай- гузиннар унике каз, бер тана, бер иләмсез зур дуңгыз һәм, өч хуҗа берләшеп, бер яшь ат суйдылар. Дуңгызы сатар өчен, ә калганнары — үзләренә кышлык өчен иде. Бу — һәр көзен кабатлана торган сугым булып, алар кыш буе итне буш диярлек ашап чыгалар. Дуңгызны шәһәргә җибәреп, кыйбат бәядән саттыралар. Зат әйбер алу, яхшы кием тектерү башлыча әнә шул дуңгыз акчасына була торган иде. Сугым көннәрендә Наҗия үзләренә китеп, иртәдән кичкә кадәр әнисенә булыша иде. Кечкенә спай итекләрдән, кыска итәкле күлмәктән, өстенә килешле утырган сырмадан, башына ак шәл бәйләп ул армый-талмый эшләп йөри: су китерә, утын кертә, кызлар белән бергә каз йолка, аннан икешәрикешәр дүрт казны көянтә башына элеп елгага алып төшә, ә тышкы эшләрдән бушагач, өйдә әнисенә аш-су тирәсендә дә ярдәмләшә иде. Эш тансыклаганга, ахрысы, ул бу көннәрдә аеруча җанланып, канатланып китә. Бит урталары аның әнистәй пешеп чыга, күзләрендә очкын уйный, ә сылу гәүдәсе үзеннән-үзе уйнаклап тора. Шундый чакларында Мостафин аны күрсә, чын гаҗәпләнү белән эченнән: «Менә эш кешене нишләтә!» дип уйлый һәм Наҗиянең үзенә дә: «Карлыгачым, тышта эшләү сиңа нинди килешә, ничек син тагы да матурланып китәсең!» ди иде. Мостафин да, билгеле, бу көннәрдә төшке чәйгә һәм кичке ашка әбиләренә кайтып йөрде. Сугым көннәрендәге аш-су гаҗәп бит ул! Ишектән килеп керүгә инде казанда акрын гына гөбер-гөбер кайнаган итнең өйгә таралган буы, мичтән чыккан шулпалы бәлеш исе борыннарны кытыклап җибәрә. Аппетит берьюлы котырып китә, ашау ләззәтен, «тәгам» алдыңа килмәс борын ук, авыз суларыңны йота-нота бөтен эчең белән тоеп торасың.  
43 
 
Мостафин кулын юып, әбисенең җылы түренә узып утыргач, ЛАай- пәрвәз ханым иң элек, гадәтенчә, графин белән бал китереп куя. Бал янына атның йомры картасы белән бавырын бирә. Аннан өреле шулпа килә, шулпа артыннан — каз бәлеше, бәлеш артыннан — табак өеме иг килә. Майпәрвәз ханым киявенең тәлинкәсенә итнең иң шәп җиреннән зур түтәрәм янбаш сөяген сала, — бусы кимерер өчен... Мостафин кара гимнастеркасының җиңен кайтарып, бил каешын ычкындырып ашый-ашый, әбисенең уңганлыгын мактап бетерә алмый, бабасының исәп белән тора белүенә чын-чынлап гаҗәпләнә. Ә бабасы, Идият абзый, кулына счет алып, аңа аяклы мал симертеп суюның базардан ит сатып алуга караганда никадәр арзанга төшүен исәпләп күрсәтә. Тик ул дуңгызына май заводыннан эремчек суын бушлай ташып эчертүен һәм печәнне колхоздан буш бәягә китертүен генә секретарь киявенә әйтмичә кала. Менә шундый кичләрнең берендә, бал эчеп, казылык ашап утырган чакта, Майпәрвәз ханым күптән уйлап йөргән ниятен киявенә, ниһаять, сак кына әйтергә булды. — Сез, Шакир, һаман безне, тора беләсез, дип мактыйсыз, — диде ул, җаен китереп. — Алай бик ошагач, үзегез дә безнең кебек торып карар идегез. — Кая инде ул безгә!—диде Мостафин, көлеп. — Юк, сез көлмәгез әле, — диде Майпәрвәз ханым, кинәт җитдиләнеп. — Мин чынлап әйтәм. Теләгән кешеләр тора беләләр. Сезгә дә вакыттыр инде... Майпәрвәз ханым ни өчендер сүзен әйтеп бетермичә тукталып калды, ә Мостафин аңа гаҗәпләнеп карады. Шушы карашка җавап итеп булса кирәк, «әби»: — Син, Шакир, сүземне гаепкә алма,—диде йомшак тавыш белән. — Син безгә бик якын кеше бит, бердәнбер Наҗиябезнең ире булгач, үз балабыз кебексең... Шуның өчен дә менә мин сезнең тормышыгыз турында гел уйланам... — Рәхмәт, әби, рәхмәт! — ... Сезнең дә, кешеләр төсле, мул тормыш, киң ризык белән гомер итүегезне күрәсем килә. — Монысы өчен дә рәхмәт, әби!—диде Мостафин, сүзнең җитдилеген аңламагандай һаман әле елмаеп. — Ләкин безнең ризык, картлар әйтмешли, шөкер, хәзергә киң әле. Күрәсез, алдыбызда никадәр сый... Майпәрвәз ханым да, киявенең, әче балдан булса кирәк, шат кәефенә ярарга тырышып, үзенчә бик сөйкемле елмайды, ләкин сүзен уенга борырга теләмәде. — Әйе, аллага шөкер, ризыгыбыз киң, чөнки үз хәзинәбездән, базардан сатып алган түгел... Менә, мин әйтәм, сезнең дә өстәлегездә үз хәзинәгезнең җимешләре булсын иде дим. — Нигә, барыбер түгелмени? Акча җимеше ни, бакча җимеше ни? — Барыбер түгел шул. Бакча җимеше булганда акча кесәдә кала. — һай, әби, җан кисәгем, — диде Мостафин, башын чайкап, — нинди дөрес исәп йөртә беләсез сез!.. Соң, нишләргә кушасыз безгә? Әллә... сезнең кебек, мал-туар асраргамы? ААайпәрвәз ханым, киявенең райком секретаре булуын бер генә минутка да исеннән чыгармаганга күрә, сорауга сорау белән җавап бирде. — Нигә, гаепмени? Үз көнең өчен генә терлек асрауны закон тыймый лабаса! — Юк, тыймый. — Шулай булгач, нигә аңа исегез китә? Әллә сезгә, партиный кешеләргә, ярамыймы? Безгәме? Безгә ни... — диде Мостафин, ике каш арасын ыш
44 
 
кып, — кирәк кадәр генә безгә дә ярый. Әйтик, сыер асрарга була... Ләкин кем карый соң аны бездә? Наҗия, кинәт калкынып, ашыгып әйтте: — һи, булсын гына, үзем карыйм, рәхәтләнеп... Мин хайванны бик яратам. Мостафин аңа. балага карагандай, көлеп һәм сөеп карады. — Шулаймыни?! Син яратырсың да бит, хайван сине яратырмы икән соң? — Әйттең сүз!—диде Наҗия, матур башын горур гына чөеп.— Үзебезнең сыерны гел мин сава торган идем әле... Дөрес бит, әни? — Дөрес, кызым! — Ярый алайса, сыерны савучы булды да ди. Ә кайда тотарбыз без аны? Чоландамы? Мостафинның болай ярым шаяртып сөйләнүе Майпәрвәз ханымга бер дә ошамый иде, ләкин ул тыштан моны һич сиздермәде, хәтта җитди булырга теләгән чакларында да әлеге йөзенә каткан елмаюны югалтмаска тырышты. Шул ук вакытта ул бу әңгәмәне ни өчен башлавын нык исендә тотып, сүзне уенга бормыйча, ничек тә төп мәсьәләгә илтеп җиткерергә тели иде. — Әйе,— диде ул, мәгънәле генә итеп,— борын ат алырдай элек йөгәнен әзерләп куярга куша торганнар иде. — Менә шул шул! — диде Мостафин, аның сүзен элен алып. Мәйпәрвәз ханым сүзен дәвам иттерде: — ... Димәк, сезгә дә сыер алудан элек, аны кайда асрау турында уйларга кирәк икән... — Бик дөрес! — Алайса, сүз дә шул турыда барырга тиеш. Бабайлар, казык каккан җиргә мал ияләшер дигәннәр. Сезгә дә, Шакир, үз казыгыгызны кагар вакыт җиткәндер, шәт. — Моны ничек аңларга? — диде Мостафин, әбисенә дикъкать белән карап. Мәйпәрвәз ханым бер мизгел иреннәрен кысып торды да, ашыкмыйча тыныч кына, әмма бик җитди итеп әйтеп бирде: — Сезнең үз йортыгыз булырга тиеш! Мостафин гаҗәпләнүдән хәтта урындыгы артына ауды. — йо-орт! Ай-Һай, әби җаным, салдыгыз сез хәбәрне! йорт! Кем салып бирер икән соң аны безгә? Минем бит капиталым юк, әллә Наҗиянең җыеп торган акчасы бармы? Мәйпәрвәз ханым бер җиңел сулап куйды: аллага шөкер, куркыныч үтте аның өчен, кияү йорт дигәнне ишеткәч, курыкмады, кәефе дә кырылмады, бары гаҗәпләнде генә... — Наҗиянең җыйган акчасы булса, сезнең кулда булыр иде, — диде ул, тавышын уйнаклатып һәм киявенә бик сөйкемле карап. — Ләкин сез борчылмагыз, йорт салырга акчаны сезгә дәүләт тә биреп торыр. Мостафин бабасына таба борылды. — Бабай, ишеттегезме, әби нинди зур мәсьәлә күтәрде? Сез ничек уйлыйсыз бу турыда? Моңарчы битараф бер чырай белән тынлап кына утырган Идият абзый кузгалып куйды, сакалсыз ияген сыпырын алды, ләкин җавап бирергә ашыкмады. Майпәрвәз ханым күптән инде аны «Мин сөйләгәндә тыгылма, үз чиратыңны көт», дип өйрәтеп куйган иде. һәм ул зур сабырлык белән үз чиратын көтеп алды, хәзер инде ир кеше авторитеты белән хатынының әйткәннәрен ныгытырга тиеш иде. — Эһем, — дип тамак кырып куйды Идият абзый. — Әйе, җитди мәсьәлә, уйлашырга кирәк... Минемчә, Майпәрвәз дөрес әйтә: үз өен булса — яхшы инде ул, тормыш ансаткарак килә, әйе... Үзегез беләсез, район җирендә күп кешеләр үз йортлары белән торалар. Әле меиә
45 
 
соңгы елларда гына күп кенә җаваплы иптәшләр — мәсәлән, райфо мөдире Курмашев, милиция начальнигы Куликов, поселковый совет председателе Сәхәпов, «Маслобаза» директоры Мусин, Заготзерно управляющие Иванов, райком инструкторы Рәкыйпов — бар да, ссуда алып, йорт салдырдылар. Әнә райисполком председателе Сәйфуллин да былтыр чибәр генә йорт салдырып керде. Безнең монда ул эшкә кырын карамыйлар, куәтләп торалар. — Анысы шулай, — диде Мостафин, уйланып. — Ләкин менә безнең өчен кирәкме ул йорт дигән нәрсә? Без — икәүдәи-икәү генә, бүген монда, иртәгә — әллә кайда... Майпәрвәз ханым мондый сүзне көткән иде, һәм аның җавабы да әзер иде. — һи, Шакир,—диде ул, кулын селтәп, — сез яшь кешеләр ич! Икәүдән өчәү, өчәүдән дүртәү булырсыз әле, боерган булса... Йорт бит ул — гомерлек нәрсә. Китсәгез — бәлкем, тагын бер кайтырсыз. Монда, ичмасам, нигезегез сакланыр. Кайтмыйсыз икән, сатып та була бит аны. Моңа каршы Мостафин бер сүз дә әйтмәде, — ул уйга калган иде. Бу сөйләшү ни белән бетәр икән дип, әле әнисенә, әле Шакирына, әле әтисенә сабырсызланып карап утырган Наҗия, кинәт кулларын чабып, кычкырып ук җибәрде: — Их, үзебезнең йорт булса, мин аны курчак өе кебек итеп тотар идем! Бар да аңа елмаеп карадылар. Шул кичтән соң йорт мәсьәләсе Мостафинның башыннан чыкмас булды. Кат-кат уйланды ул бу турыда. Дөрес, башта ул бу мәсьәләгә әһәмият бирмәскә тырышты, булмас нәрсә турында нигә баш ватарга, дип кул да селтәмәкче булды... Ләкин ихтыярыннан тыш диярлек йорт салдыру уе һаман әйләнеп килә торды, килгән саен аны ныграк били барды. Элек һич кенә бер күңеленә килмәгән мондый уй нигә бу кадәр аның акылын биләп алды соң? Моның сәбәпчесе, билгеле, Наҗия иде. Сер түгел, яшь хатынның дәртен, энергиясен кая куярга белмәве Мос- тафиииы соңгы вакытларда бик борчый иде. Үзе көн-төи эшләгәч, аңа эшсез яткан хатынын назлау да көйләү торган саен авырга килә башлады. Нәрсә белән генә моны мавыктырырга соң, дип ул еш кына баш вата иде. Укырга ихласы юк, иренең эше белән кызыксынмый, кул эше дә тотмый, ичмасам, бар белгәне — өстәл яны да йомшак урын өсте. Болай дәвам итсә бит, алла сакласын, бөтенләй бай бикәгә әйләнеп китәр... Юк, ярамый болай, ничек тә аны бер тәртә арасына кертергә кирәк иде. Вакыт-вакыт Мостафинның, әллә яңадан эшкә кертергәме икән, дип уйлаган чаклары да булгалады. Ләкин ул турыда сүз кузгатырга көче җитмәде; бердән, Наҗияне күндерә алуына ышанмады (Наҗия үзе бит эшсезлектән зарланмый), икенчедән... ничектер, үзенең дә күңеле тартмый иде, һәр җирдә мут ирләр була, Наҗия хискә тиз бире- лүчән... юк, кирәкми! Ә йорт дигәндә үзе үк әнә ничек очынып тора. Ихтимал, аның үзе теләп җигеләсе килгән тәртә — шул йорт — хуҗалыктыр, ихтимал, әнисе кебек йорт җайлы уңган хозяйка булыр, һәрхәлдә, йортка бәйләнсә, аның эше дә, мәшәкате дә бермә-бер артыр иде, тормышка җитдирәк карый башлар иде, вакыты, игътибары күбрәк дөнья эшенә китәр иде. Чыннан да начар булмас иде бу: ак бүрәнәдәй чибәр генә өй, яңа капка, яңа койма, ишек алды яшел чирәм, түрдә ак мунча. Шул җиткән. Артык зур, купшы түгел, әмма пөхтә-җыйнак — сөеп кенә торырлык. Менә шул якты дөньяга елмаеп караган өйдә аның Наҗиясе! Сыерчык үзенең оясында! Сайра, талпын, оч! Әйе, ул тора белер иде, Майпәрвәз кызы бит, җитезлеге дә, уңганлыгы да бар. Берәр сыер да
46 
 
алып бирергә була, әйдә, тулы нагрузка белән эшләсен. Аннан тора- бара өй артын рәшәткәләп, бакча да утыртып җибәрергә булыр. Бусы инде аның үзе өчен юаныч, шунда казынып, арыган башын ял иттерер иде. ;.. Бик мавыктыргыч иде бу хыял, әмма шулап да Мостафинны пидер тота, күңеле ул эшкә ничектер бик тартмый, шуңа күрә тәгасн бер карарга килү аның өчен кыен иде. Болан, формаль яктан тыеп торырлык сәбәп тә юк, киресенчә, йорт салдыру һәркемгә, шул исәптән коммунистка да, рөхсәт ителә, дәүләт үзе апы куәтләп тора, акчасын бирә, материалын бирә. Ләкин... йорт хуҗасы булу аңа килешерме? Халык ни дияр? Райком секретаре, Байгузинпар кызына өйләнгәч, йорт та салдырып җибәрде, дин сөйләмәсләрме? Халыкның бертөрлесе аның хәлендәге кешенең гайбәтен чәйнәргә ярата бит ул. Ә бабайларга барган саен бөтен сүз шул йорт тирәсендә генә әйләнә торган иде. Мостафпн аларга шикләрен әйтеп бетерми иде бетерүен, шулай да Майпәрвәз ханым сизенә иде булса кирәк... Еш кына ул башын чайкап: - Шакир*. Шакир! — ди иде. — Бу нинди кыюсызлык сездә? Я, нәрсә тота сезне, нидән куркасыз? — Бик мәшәкатьле эш бит, — ди Мостафии, башка ии әйтергә белмичә. — Күнме вакыт әрәм итәргә кирәк аңа... Идият абзый авторитетлы рәвештә белдерә: — Тәвәккәлләп тотынганда әллә кая китми, бер җәйдә өлгертеп була. — Материалын табу да хәзер бик читендер инде... — Эш аңардан тукталып тормас, табылыр, шаять. Майпәрвәз ханым шунда ук иренең сүзләрен куәтләп өсти: — Син, Шакир, бер дә борчылма, без барында сиңа әллә ни мәшәкатьләнергә туры килмәс. Тик син үзеңә участок сора да ссуда гына ал, калган ягын менә бабаң карар. — Ансы шулай, — дип кенә куя ААостафин. Ә бабайның күз тотып йөргән участогы да бар икән инде. Стаханов урамында, Сабирларны узгач, МТМга җитмәс борын бер буш аралык бар, имеш, бик тыныч, аулак урын, ди. Ләкин Наҗия кызып әтисенә каршы төшә: тапкансың урын, үзе читтә, үзе МТМ күршесе, машина тавышыннан колагың тонып бетәр анда... юк, кирәкми, кирәкми, гомергә барачак түгел андый җиргә. Булса, нәкъ центрда, я Карл Маркс, я Ленин урамында булсын... Әтисе йомшак кына: «Ул тирәләрдә буш урын табылмас шул, кызым» дигәч, Наҗия кырт кисә: — Шакир сорагач, табып бирерләр! Аннан Идият абзый әйтә: күрше райондагы Бәрдәш авылында алтыпочмаклы бер бура сатыла икән. Теге «Заготживсырье» агенты аксак Басарый күреп кайткан, эре бүрәнәдән, бик таза бура, ди. Менә шуны да белешеп карыйсы иде. Әзер бура арзанга да төшә, эше дә тизрәк була... Гомумән, тәвәккәлләгәндә мәсьәләне озакка сузарга ярамый, язга чыккач та салдыра башлау өчен, хәзердән үк хәстәренә керешергә кирәк. Бу сөйләшүләр нәтиҗәсендә Мостафии үзе дә йорт салдыру мәсьәләсен хәл кылынып беткән шикелле тоя башлый иде. Җитмәсә, кич кайтып яткач, Наҗия аның муенына сарылып гөрләргә тотына: үз өйләре булгач, алар нинди рәхәт торырлар, тыныч булыр, иркен булыр, матур булыр. Шундый тәрбияләп торыр ул үз өйләрен, кергән кешенең кире чыгасы килмәс... Инде Мостафии йорт салдыруның үзе өчен уңайсыз, килешмәгән якларын әйтә башласа, Наҗия аның сүзен бүлеп, кызып та китә иде: — Куркак син, куян йөрәк! Әнә Сәйфуллии абый да коммунист, салды да керде. Килеп куган кеше юк әле үзен!  
47 
 
Наҗиянең бер юмаланып, бер дулап бу кадәр бәйләнүенең төп се- ь рен Мостафин, әлбәттә, белми иде. Карлыгачымның хыялына матур оя ? кереп утырган, шуңа күрә өзми дә куймый, дип кенә уйлый иде ул. Асылда исә кечкенә «карлыгач» шактый олы карчыганың җырын җыр- | лый иде; йорт салдыру мәсьәләсе кузгалгач та, Майпәрвәз ханым кы- ; зының колагына бик нык киртеп куйды: — Наҗия, сезнең йортыгыз булырга тиеш. Шакир өчен кирәкмәсә, синең өчен кирәк ул. Дөнья хәлен белеп булмый, үлем бар, җитем бар, ». аллам сакласын, аерылышып китү бар. Ләкин ни генә булмасын, син • йортлы-нигезле булып калырга тиешсең. Шуны бик нык исеңдә тот, Шакирыңны, ай-ваена куймыйча, күндер! Шулай да Мостафин тиз генә күнәргә ашыкмады. Ьабасы-әбисенең яхшы ният белән димләүләренә ышанасы килсә дә һәм аларның дәлилләрен бер яктай хаклы дип тапса да, ул соңгы сүзен әйтергә һаман җөрьәт итә алмый иде. Ул, әлбәттә, алар хәле белән үз хәленең бер түгеллеген, аларга яраган эшнең үзенә бик үк ярап бетмәвен аңлый иде. Шуңа күрә аның чит, битараф, әмма ышанычлы бер кеше белән киңәш итеп карыйсы килә иде. Ләкин андый кеше кем булырга мөмкин? «Читләр», «битарафлар» күп, ә менә «ышанычлы» кешесе бөтенләй юк аның... Бирегә күчеп килгәч тә Байгузиннарга бәйләнеп китү аркасында ул, ничектер, берәү белән дә якынаерга да, дуслашырга да өлгерми калды. «Наҗия дөньясы» аны берьюлы шундый йотты, дус- ишләр булдыру теләге аңарда хәтта тумады да... Яңа җирдәге кешеләр белән эш буенча бары формаль мөнәсәбәт кенә урнашты. Бу формаль мөнәсәбәт буенча үзеннән түбәннәр бар, үзе белән бер баскычтарак торганнар бар (мәсәлән, РИК председателе, МВД начальнигы, район прокуроры), ниһаять, югарырак торган бердәнбер кеше — райкомның беренче секретаре иптәш Андреев бар. Формаль мөнәсәбәт түбәннәр белән вакланма ди, тиңнәргә сер сынатудан тыя, өстен’ белән сак булырга куша. Әйе, бик читен мондый хәлдә эчке шикуйларыңны кемгә дә булса ачу. Шулай да ул райисполком председателе Сәйфуллин белән бер очрашканда, ничектер, уйламастан гына йорт турында сүз кузгатты. Сәйфуллин, йомышын йомышлап, чыгып китәргә дип урыныннан торган иде инде, шул чакта Мостафин аңа кисәк кенә дәште: — Да, сездән шуны сорамакчы идем... — һәм тукталып калды. — Нәрсә турында?—диде Сәйфуллин. — Болай, личный бер мәсьәлә турында гына, — диде Мостафин, эченнән ник сүз башлавына үкенсә дә тыштан мөмкин кадәр ваемсыз күренергә тырышып. — Бер куыш корып җибәрергә исәп бар иде дә, тик мәшәкате бик күптер дип куркыбрак торам. Сезнең ул эштә тәҗрибәгез бар, ничегрәк булыр икән? Сәйфуллин чыннан да тәҗрибәле кеше, сүзнең нәрсә турында барганын шунда ук аңлады һәм төпченеп сорашып та тормады. — Давай, давай, бик әйбәт булыр, — диде ул, күн перчаткаларын кия-кия. — Үзебез булышырбыз. Ссуда алмадыңмы әле? — Юк әле. — Нигә сузасың? Мостафин «ык-мык» итебрәк торды: ■— Әллә ничегрәк шунда... стоит микән дим? •— һи, юләр, шикләнеп торасың тагы! Менә мин бер дә стоит микән дип тормадым, салдырдым да кердем. Ә нигә кермәскә, кирәк булгач?.. Миндә менә ревматизм, колхозлардан йөреп кайткан саен мунча яктырам да аякларны эт итеп чабам. Үземнеке булмаса, нишләр идем? Безнең өчен бит йорт—байлык түгел, ә торыр бер урын гына... Менә Дәүләт, кулы җитеп, район җирләрендә дә коммуналь йортлар, мунча
48 
 
лар салдыра башлагач, кетәкләрне үзебез үк местный советларга бушлай бирербез... Шулай түгелме? — Әлбәттә... шулай!—диде Мостафин, үз алдына әйткәндәй, уйланып. — - Шулай булгач, ничево икеләнеп торырга! Наше — ваше, вәссәлам! Хуш! — Хуш! Сәйфуллин галош белән кара чосенка кигән аякларына кыек-мыек басып, ашыгып чыгып киткәч, Мостафин урыныннан торып, арлы-бирле йөрергә тотынды. Әйе, диде ул үз-үзенә, кешеләр мәсьәләгә ничек гади карыйлар, тормышча карыйлар... Күрәсең, шулай карарга кирәктер дә, фәлсәфәдән баш кына тала, ә мәгънә чыкмый, башка болай да эш күп. Үзе кебек үк җаваплы эшченең һәм коммунистның шулай куәтләп һәм дәртләндереп чыгып китүе аңа үз вөҗданы алдында аклану өчен җитә калды. Хәтта ялгышкан тәкъдирдә дә әллә ни зур куркыныч юк, дип уйлады ул, чөнки андый гына ялгышны һәрвакытта төзәтеп булачак. ...Тагын нәкъ соңгы минутта әллә каян гына килеп, мондый уй да аның башыннан чагылып узды: кем белә, бәлкем партия эшендә гомер буе утырып та булмас. Китәргә, бүтән эшкә күчәргә туры килер. Ул чакта инде берәү дә аңа «йорт хуҗасы» дип бәйләнә алмас. Мондагы күп кенә совет, хуҗалык эшчеләре кебек үз өендә тыныч кына тора бирер. Ниһаять, Мостафин бөтен шикләрен әнә шулай көчләнеп җиңеп булса да ниятләде... Наҗия ул кичне әйтеп бетергесез бәхетле иде. Юк сылтауны бар итеп, тиз генә әниләренә барып сөенче дә алып кайтты. Д^айпәрвәз ханым, исе китмичә горур гына: — Кияүнең риза буласын мин алдан ук белеп тордым, — диде. 
VI Берничә айлар үткәч, Мостафинга шулай да райкомның беренче секретаре Андреев белән сөйләшергә туры килде. Сүзне Андреев үзе кузгатты. Халык арасына таралган Мостафииның йорт салдыру хәбәре, ниһаять, аңа да килеп җиткән иде. Ул бу хәбәргә ышанырга^да, ышанмаска да белмәде, гаҗәпләнде һәм мәсьәлә шактый җитди булганга күрә, аны игътибарсыз калдырырга ярамаганлыгын аңлап, Мостафин белән иптәшләрчә сөйләшеп карарга булды. Кичләрнең берендә, бюро утырышыннан соң, Андреев Мостафинга калып торырга кушты. Түгәрәк галанка мичле бөркү кабинет халыктан бушап калгач, Андреев, урыныннан торып, тәрәзә форточкасып барып ачты. Тыштан март аеның салкын, ләкин яз дымы аңкыган һавасы кызу гына агып керә башлады. Андреев тәрәзәдән тайпылды да, кулларын артка куеп, ашыкмыйча гына ишекле-түрле йөрергә тотынды. Бу кечерәк буйлы, юка гәүдәле, ак чырайлы, зур пеләш башлы бер кеше иде. Өстендә аның кара костюм, ак яка, кара-күк галстук, ә аякларында җыйнак кына кара киез итекләр иде. Мостафин, йомшак аркалы киң диванда кырын ята биреп, аның сүз башлаганын көтә иде. Андреев бүлмә буйлап сүзсез генә берничә әйләнде дә, йөрүеннән туктамыйча: — Сез, Шакир Сабирович, яшерен кеше икәнсез,—диде. — Уйламаган идем. Андреев моны һич үпкә сиздермичә гади генә итеп әйтсә дә, Мостафин шунда ук сагаеп калды. Ул тураебрак утырды. — Аңламыйм, Андрей Петрович, ни өчен алай дисез?


 
— ...Кешеләрдән ишеткәч, әллә ничек уңайсыз булып китте, — диде Андреев, аның соравына игътибар итмичә. — Көн-төн бергә эшли- ' без үзебез! Мин әйткән булыр идем. Мостафин беренче секретарьның нәрсә турында болан зарлануын, : ниһаять, аңлап алды, ләкин тагы да гаҗәпләнә төшеп сораган булды: — Ачык кына әйтегез әле, Андрей Петрович, нәрсәне мин сездән яшергәнмен? — Йорт салдыруыгызны... — Ах, әнә нәрсә!.. — Мостафин, башын артка чөен, кыска гына көлеп алды. — Ышаныгыз, һич яшерү түгел бу... Просто ул эшкә артык '■ әһәмият бирмәүдән генә әйтеп тормаганмындыр... — Ләкин дөрестер бит! — Дөрес, Андрей Петрович! — Әһәмият бирмәслек эш түгел бу, — диде Андреев, аннан пи эчендер көрсенеп, өстәп куйды: — Что же, уңыш телим! — Рәхмәт, Андрей Петрович! Андреев тагын сүзсез генә берничә әйләнде дә өстәл башына барып туктады. Кашларын җыера төшеп, бераз уйланып торды. — Шулай да... мин аңлап җиткермим, пи өчен сезгә йорт салдыру кирәк булды? Мостафин сорау белән җавап бирде. — Нигә, йорт салдыру гаеп эшмени? — Нишләп гаеп эш булсын! Сүз ул турыда бармый... Мин әйтәм. менә сез, сез нинди исәптән чыгып йорт салдырырга булдыгыз? Мостафин иңбашларын җыерып куйды. — Кызык сорау!.. Торыр өчен кирәк булганга күрә салдырам, — менә шул! Бнк законлы эш ич! — Әйе. законлы эш, — диде Андреев, киң маңгаен ышкып. — Формаль яктан сез хаклы... Шулай да... — Нәрсәсе шулай да? — ...Аңлап җиткермим. Мин үзем, мәсәлән, йорт салдырмас идем. — Ни өчен? — Ничек кенә дип әйтергә сезгә... Безнең положениедә шәхси милек хуҗасы булу бер дә килешми, минемчә... Мостафин көлүгә охшаган сәер бер тавыш чыгарып куйды: — һе-һе. Бик четерекле кеше икәнсез сез, Андрей Петрович. Ни өчен килешми? Безнең дә адәм рәтле шартларда яшәргә хакыбыз юкмыни? — Ник булмасын, бар, бар! — Шулай булгач? Андреев дәшмәде, тагып бүлмә буйлап йөреп китте. Ул бу турыда сүз кузгатуына үкенә дә башлады. Мәсьәлә ачык: Мостафин ул уйлаганча уйламый, ул тойганны тоймый. Димәк, сүз әрәм итеп торуның кирәге дә юк. Алар һәр яктан бер дәрәҗәдәге кешеләр, үгетләп тә агитлап маташу бик урынсыз булыр иде, хәтта алай итеп кешенең хәтерен генә калдырырга мөмкин... Ансы шулай, ләкин сүз кузгалган нкән инде, ул һәрхәлдә үз фикерен әйтеп бетерергә тиеш. Тыңлыймы, тыңламыймы — ул кадәресе аның эше. һәм Андреев аяк астына каран кына йөри-йөрп яңадан сүз башлады: — Мин ул эшнең, ягъни йорт салдыруның ике төрле куркыныч ягын күрәм. Аңлагыз, сүз менә безнең турыда — партия работниклары турында бара... Так. Беренчедән, йорт ул — шәхси милек... Шәхси милекнең нәрсә икәнен үзегез дә яхшы беләсез. Тик шуны гына исегезгә төшерәсем килә: партия эшендәге кайбер иптәшләрнең политик сөртенүләре Һәм мораль сафлыкларын югалтулары күп кенә очракта әнә ,пул шәхси милек коллыгына төшүләреннән килеп чыга. Моның мисал- 1- ..С. ә." № 9 

50 
 
лары сезгә билгеле булырга тиеш... Икенчедән, үз көнкүреше белән артык мавыгып киткән кеше халык ихтыяҗын күрми башлый. Ягъни, әлеге мәшһүр язучы төсле, үзен халыктан зәңгәр койма белән аерып куюы бар. Ә халыкның, ихтыяҗы... — Фәлсәфә болар бар да, Андрей Петрович, — диде Мостафин, аның, сүзен бүлеп. — Борчылмагыз, сез әйткән куркынычлар булмас алар... Андреевның йөзенә кинәт кызыллык йөгерде, — Мостафинның тынлап бетермичә каршы төшүе аның хәтерен калдырды булса кирәк. — Нигә фәлсәфәдән куркасыз? — диде ул, коры гына. — Безгә ара- тирә фәлсәфәләшеп алырга да ярый, минемчә. — Объект бик кечкенә, Андрей Петрович, зур фәлсәфә күтәрә алыртерләре 
генә калды. Аз гына тынып утырганнан соң, Мостафин урыныннан торды: арадагы ямьсез киеренкелекне бераз йомшартырга теләп булса кирәк, гадәттәгечә: — Кайтабызмы? — диде. Андреев көттереп җавап бирде: — Юк, мин калам әле. Юл буенча Мостафинның Андреевка ачуы килеп кайтты. Гаҗәп — кеше дигәнең! Башта, нинди карарга килергә белмичә шикләнеп йөргән чакларында, Андреевның әйткәннәре теге яки бу рәвештә Мостафин күңеленә килгәләгән иде. Фәлсәфә булып түгел, ә шактый конкрет формада — «Миңа, райком секретарена, йорт хуҗасы булу килешерме? Халык пи әйтер?» дигән шик булып аның җанын борчыган иде. Хәзер исә ул, кайнарланып, Андреевка каршы эченнән бәхәс алып бара: кемгә саный ул мине, кемгә саный? Шәхси милек, имеш! Әйтерсең, сүз таш пулат салдыру турында бара. Әнә прокурор Измайлов, авыру үпкәсенә кымыз кирәк булгач, кәҗә асрый. Тоже, шәхси милек! Бичара кәҗә прокурорның мораль сафлыгын кимереп бетермәс микән? Аннан, халык ихтыяҗын оныту, имеш, халыктан зәңгәр койма белән аерылу, имеш! Гүя минем ихтыяҗым — ихтыяҗ түгел, гүя мин халык дип кетәктә торырга тиешмен! Нинди тузга язмаган «фәлсәфә»! Дөньяны китаптан укып таныган, тормыш күрмәгән кешенең генә болай уйлавы мөмкин бит. Хәер, гомергә шәһәрдә, үзенең английский йозак белән бикләнә торган квартирасыннан чыкмыйча яшәгән кеше тормышлы каян белсен ди ул? ...Әйе, Мостафинның, дөресен генә әйткәндә, мондый кайнар бәхәс алып бармыйча хәле юк иде. Ссуда алынган, бура сатып алынган, халык арасына сүз чыккан, инде чигенеп булмаячак. Димәк, хәзер аңа үз намусы алдында да, кешеләр алдында да, ничектер, акланырга кирәк иде. Май бәйрәме үтеп киткәч тә, Мостафинның булачак ихатасына (участокны аңа ике зур урам арасындагы тоташ чирәм белән капланган кыска тыкрыктан бирделәр; урып бик әйбәт, үзе үзәктә диярлек, үзе аулак җирдә) дүрт оста килде һәм, балталарын кояшта уйнатып. УШКӘ дә тотындылар. Хәерле сәгатьтә! Баштарак осталар янына Мостафин үзе килеп-китсн йөрде. Ләкин килгән саен нинди дә булса мәшәкать чыга, ансын-монсын табарга кирәк була, шалтыратырга, сорарга, кушарга туры килә, кыскасы, бәлә
лык түгел. — Шулай дисезме?.. Алайса, гафу итегез, минем бүтән әйтер сүзем юк. Андреев үз урынына барып утырды. Алар арасында бер мәлгә уңайсыз тынлык урнашты. Аларның икесенә дә авыр иде, ләкин алар арасында чын дуслык юк, шуңа күрә дусларча «йөрәктән йөрәккә» сөйләшү булмады, ә коры, формаль сөйләшүдән бер-берсенә бары хә 
4* 51 
 
кәй генә төзелеш шактый вакыт һәм игътибарны ала иде. Язгы чәчү өсте, эшнең күн, вакытның тыгыз чагы, шуңа күрә ул үз өс тирәсендә күп әйләнүне килештерми башлады. Андреевның әйткәннәрен үзенчә бик нык какса да, куркуданмы, әллә яхшысынмауданмы, саклык күрсәтергә мәҗбүр иде. һәм ул йортны салдыру эшен тулысыңча бабасына тапшырды. Аның каравы Наҗия көненә берничә тапкыр осталар янына очып килеп җитә иде. Чирәмдә аунап яткан бүрәнәләр өстендә ул, кыр кәҗәседәй, сикерснеп йөри иде. Башта осталар аңа сокланып бетә алмадылар: нинди чибәр ул, нинди сылу, аяклары нинди төз аның! Бигрәк тә осталарның берсе, күптән түгел армиядән кайткан кара егет, Наҗиядән күзен ала алмый иде. Торыпторып авыр сулый ул, йөрәгенә капкан уттан котылырга теләгәндәй, бөдрә башын чайкап-чайкап куя, ә вакыт- вакыт уйга төшеп, бөтенләй онытылып китә. Өметсез сагыш һәм яшерен дәрт белән тулы күзләре аның гүя: «Дөньяда нинди бәхетле кешеләр бар! Шулар кебек тапсаң иде, алсаң иде шушындый бер кызны!» дип әйтеп тора иде. Иптәшләре егеттән көләләр, еш кына аңа: «Кара, егет, сиңа болан исерергә ярамый, кулыңда үткен балта барын онытма, аягыңны «тәп» иттереп алдың булыр, сизми дә калырсың!» диләр иде. Ә егет аяныч хәлен иптәшләреннән яшерә дә алмый, комачтай кызара да, учларына кат-кат төкереп, бүрәнәсен ярсып-ярсып юнарга тотына. Үзе әледән- әле «Их, н-их!» дип уфтана. — Да, брат, хатын бу!—ди осталарның берсе. — Мондый хатын өчен пыяладан сарай салдырсаң да жәл түгел! Шулай да бераз вакыттан соң Наҗиянең килеп йөрүе осталарга ошамый башлады. Егет кызганыч, аннан болай да... әллә ничек. Нигә ул бертуктаусыз такылдап, кыска итәкләрен җилфердәтеп күз алдында әйләнә? Эшләргә кирәк ләбаса! «Өй салуның пие бар, мүклисе дә чутлыйсы» дип җибәрәләр кай- чакта. Идият абзый өчен бу, әлбәттә, алай түгел иде. Өй салдыруның, бигрәк тә хәзерге шартларда, никадәр катлаулы эш булуын ул бик яхшы белә иде. Бер җәйдә йорт бетереп керү өчен Идият абзыйның тәҗрибәсе, осталыгы, зур элемтәсе һәм киявенең, исеме, дәрәҗәсе кирәк иде. Идият абзый бөтен осталыгын җикте, хуҗалык оешмаларында, колхозларда булган барлык әшнәлек җепләрен хәрәкәткә китерде, ә Мостафинның, үзе читтә торса да, һәр җирдә исеме алдан йөрде. ... Алты почмаклы зур бурага яңадай егерме дүрт эре бүрәнә кирәк булды: Идият абзый леспромхоз директоры белән сөйләште, Мостафин өчен икәнлеген аңлатты... һәм егерме дүрт бүрәнәне яңа бура каршына, яшел чирәмгә китереп аудардылар. Түбә калае бу тирәләрдә, көндез шәм яндырып эзләсәң дә, табыла торган нәрсә түгел иде. Аны, имеш, Ижевскига барып кына табарга була. Ләкин, бәхеттән, Москва наряды белән каяндыр «Заготзерноның» яңа салынып яткан складлары өчен калай килә. «Мостафин өчен» дигәч, бер өйне ябарлык кына калайны арттырып бирәләр. Кирпеч, пыяла, кадак кебек нәрсәләрнең дә җитмәгән кадәресе, сөйләшә белгәч, теге яки бу оешмалардан табыла. Сез белмәгән башыгыз белән тагын, «бу дәүләтне талау бит», дип уйлый күрмәгез, һич юк. Бар да шундый законга туры китереп, шундый шома эшләпә ки, русча әйтмешли, черки борынын да тыга алмас... Аннан шуны да онытмагыз: Мостафин бабасына әледән-әле «Кара аны, бабай, андый-мондый законсыз эш булмасын!» дип әйтә торды. Аңың теләге йортын ничек тә харамсыз гына, соңыннан сүз булмаслык итеп салдыру иде. Идият абзый мондый кисәтүләрне ишеткәндә җилкәсен кашыды, тамагын кырды, авыз эченнән генә «Борчылма, кияү!» Диде Һәм «кайбер сулагай эшләрне» киявеннән яшереп тә калдырды.  
52 
 
Дөресен генә әйткәндә, ул киявенең, кисәтүләрен бик үк чынга да алын бетермәде. Нишләп чынга алсын ди, кияү ахмак түгел ич, белә ич ул йортының түбәсен кәгазь белән ябып булмасын, инде әйтә икән, соңыннан алай-болай сүз чыкса, «мин кушмаган идем» дип акланыр өчен генә әйтә ич ул. Зарар юк, Идият абзац түгел, ул кереп утырасы йорт әле. Салдыра белгәч, җавабын да бирә белер. Шулай да йортны салу, кайбер материаллар табылмый тору аркасында. шактый озакка сузылды. Бары август башларында гына ул салынып бетте. Ләкин нинди йорт булып чыкты! Күрегез, таш фундамент өстендә эре ак бүрәнәдән алты почмаклы өй тора. Түбәсен яңа калай белән япкан, тик әле буялып өлгермәгән. Урамга дүрт тәрәзәсе карый. Тәрәзәләрнең әйләнәсе һәм башлары нәфис, матур итеп, бизәкләп эшләнгән. Зур итеп, кыеклап эшләнгән капканың кечкенәсеннән керүгә, таш түшәлгән юл туп-туры өч баскычлы болдырның, ике якка ачылмалы ишегенә илтә. Болдыр үзе верандасыман итеп эшләнгән, ягъни йорт алдына караган стенасына аның тоташ челтәр тәрәзә куелган... Әйтәсе дә юк. өй таза, чибәр, урамына бер! ...Инде шушы. «Күрегез мине!» дигәндәй, әллә кайдан ук балкып торган өйне Мостафин, хуҗа буларак, килеп карагач, башта үзе дә аңлый алмаслык бер хәл кичерде: ул ...куана алмады, ул бу өйгә һич катнашы булмаган чит кешедәй салкын булып калды... Өйнең бусагасыннан ул ниндидер бер кыенсыну тоеп, башын түбән иеп керде. Нәрсә булды аңа? Әллә осталарның: «Я, хуҗа, рәхим ит, менә нинди өй салып бирдек без сиңа!» дип әйтеп торган ялагай кыяфәтләреннән ул шулай уңайсызланып киттеме? Әллә бабасы Идият абзыйның, нәкъ борынгы байгуралардай, өй болдырында горур басып торуы аның гайрәтен чигереп җибәрдеме? — әйтүе читен иде. Әмма Наҗиянең шатлыгы баштан ашкан иде. Сыңар аягында сикерә яшь ханым! Мостафинның кинәт аңа ачуы килеп китте. «Кем башына очына бу кадәр?» диде ул эченнән, ярсып, һәм Наҗиянең ташып барган шатлыгын бозасы, аны рәнҗетәсе, елатасы килде... Үзенең шушы аңлашылмас әшәке хәлен кешеләргә сиздермәс өчен, ул өйне аннан-моннан гына караштырды да, «Бүгенгә вакытым юк, иртәгә сөйләшербез» дип, китеп тә барды. Осталар кул сыртлары белән авызларын сыпырып калдылар; хуҗадан берәр чәшкә өмет иткәннәр иде алар... булмады бүгенгә. Шул ук көнне кичен Мостафин ялгызы гына яңадан өен карарга килде. Әлеге көндезге әшәке настроение аңарда юк иде инде. Ашыкмыйча, озак кына ул өенең эчен-тышын карап чыкты. Әйтергә кирәк, яратты ул өен, чибәр, таза булуына сөенде, һәм, ничектер, якын итеп, кадерле итеп тойды ул аны... Бөтенләй үк борчылудан арынмаган, шул ук вакытта мавыктыргыч та, матур да булган хыялларга бирелеп, Наҗиясе янына кайтып кипе. Өйнең мичен чыгарып, идәнен, ишек-тәрәзәләрен буяп киптергәч, алар өченче сентябрьдә яңа йортка күчтеләр. Майпәрвәз ханым бу күченүнең бөтен йоласын җиренә җиткерергә тырышты: имеш, яңа йортка күчкәндә урамда кеше-фәлән очрамаска тиеш. Шуңа күрә ул кияве белән кызын караңгылыяктылы урыннарыннан торгызды. Райком күчере Галәви, атын җигеп, килен җиткән иде инде. Аның арбасына вак-төяк җиңел әйберләрне салып, халык торып урамга чыкканчы, тиз генә яңа йортка киттеләр. Килеп җиткәч, иң элек Майпәрвәз ханым үзе, киҗеле ашъяулык өстенә бер бөтен икмәк куеп һәм бер уч тоз салып, яңа өйнең бусагасыннан атлап керде. — Ашлы-сулы булсын бу өйдә гомер итүчеләрнең тормышы!—диде ул, аз гына калтыранган тавыш белән бик тантаналы итеп. Аннан инде «Районара йомырка базасының» машинасы белән калган җиһазларны ташып куйдылар. Ул көнне күчеиү-урнашу мәшәкате 
53 
 
күн булды, бар да арыдылар, ләкин шуңа карамастан, Идият абзый белән Майпәрвәз ханым кичен тагын бер тавык, бер әтәч, бер чирек сөт һәм бөтен икмәк күтәрен, өйне котлый килделәр. Шулай итеп, Мостафнннар өчен яңа өйдә яңа тормыш башланды. Тыныч, бәхетле, мул тормыш булырга тиеш иде бу... Ләкин Мостафин үзе тынычланырга ашыкмады — гайбәтләр, сүзләр көтте ул. Бәлкем, Андреев та яңадан сүз кузгатыр, дип борчылып йөрде. Әмма өйне котлап, кулын кысучылар булгаласа да, халык арасында йөргән гайбәтләрне килеп әйтүче булмады. Андреев та сүзсез иде, ягъни эштән башка бүтән нәрсә турында сөйләшми иде. Шулай да алар арасына кара күләгә ятты шикелле, Мостафин шулайрак сизә, ләкин мөнәсәбәтләре хәзергә искечә бара. ... Акрынлап күңеле үз урынына утыргач, Мостафин шул ук көзне бабасы симертеп суйган атның яртысына пай кертеп, аңа да кушылды. 
VII Кайчак кешегә үз хәлен аңлау өчен кечкенә бер сәбәп тә җитә кала... Эш' болай булды. Былтыр җәен Мостафин үзенең таза машинасында «Кызыл яр» колхозына барып чыкты. Нәкъ печән өсте иде. Колхоз председателен табып, аның белән икәү бер атта печән чабучылар янына киттеләр. Колхозның болыны авылдан 4—5 километр түбәндә, ике кечерәк елга тамагында иде. Алар барып җиткәндә, тугайда бер төркем хатын-кызлар аллы-артлы тезелешеп, ирләрдәй аякларын аера төшеп һәм нык басып, бар да бер көйгә салмак кына селтәнеп, печән чабалар иде. Мостафин белән председатель атларын бер ялгыз каен төбенә бәйләп калдырдылар да шул чабучыларга таба киттеләр. Алдай чабып килүче урта яшьләрдәге таза, базык кына апай янына җитеп туктагач, апай соңгы тапкыр селтәнеп, куе үләнне чыш- латып пакоска егып салды да, тураеп, чалгысын сабы белән җиргә . терәде һәм уң беләге белән тиргә баткан кара маңгаен сыпырып алды. Аннан Мостафинга карап «Хуш килдегез!» дигән төсле юмарт итеп бер елмайды. — Эшләрегез уң булсын!—диде Мостафин. — Рәхмәт, шулай булсын!—диде апай, батыр гына. Шул арада башка чабучылар да, эшләреннән туктап, бер-бер артлы алар янына килә башладылар. Бар да кара янганнар, бер генә кат күлмәкләре тирдән чыланып аркаларына, иңбашларына ябышкан, киң ыштан балакларының берсен оек өстеннән төшереп салганнар, ә икенчесен оек эченә тыгып, шунда кайракларын кыстырганнар. Аларның күбесе урта яшьтәге апайлар иде, калганнары - җиткән кызлар һәм яшъ киленнәр булырга тиеш. Ләкин араларында буйга кечкенә 5—6 үсмер кыз да бар иде. Ундүрт-унбиш яшьтән дә артык биреп булмас үзләренә, ә шулай да чалгы күтәргән булганнар... Ләкин ник бер ир кеше булсын! Мостафин бу хәлгә бик гаҗәпләнде. — Ирләрдән берәү дә юкмыни? — дип сорады ул. Әлеге таза апай, бары күзләре белән хәйләкәр елмаеп: — Чайкап эчәргә генә бер иребез бар, — диде. — Кайда соң ул? Әле яңарак кына су буена бәрәңге юарга төшеп киткән иде. — Нигә ул төшә, аның эшемени ул бәрәңге юу?3 — Без аны аш пешерүче итеп куйдык,—диде икенче бер яшьрәк хатын. Мостафин ип әйтергә белмичә башын чайкап торды, ә кызчыклар бербсрсенең артына яшеренеп, шырык-шырык көлешеп алдылар. Чып
54 
 
нан да кызык ич! Апайлар исә, «шулай, иптәш секретарь», дигән төсле, аңа туры, кыю карап, сүзсез генә торалар. Мостафин колхоз председателенә, моны пичек аңларга дип, усал гына карап алды. Председатель, күптән инде һәртөрле шелтәдән каешланып беткән утызлар тирәсендәге егет, бик өлгер җавап бирде: . — Бригадада 65 кешедән бары сигез генә ир. Так што... — Ә кайда соң ул сигез баш ирең? — Кайда булсын, үз эшләрендә. Икесе конюх, берсе тегермәндә, берсе бакча каравыллый, берсен әле районга сельпо өчен товар алып кайтырга җибәрдем, тагып... — Бтрсе күрше авылда өйләнеп йөри,— дип өстәп җибәрде теге таза апай. Мостафин артык сорашып тормады. Мәсьәлә бик четерекле, урыны түгел, шуңа күрә председатель белән икәүдән-икәү генә калгач сөйләшергә булды. Шулай да ул әлеге үсмер кызларга күрсәтеп, сорамыйча булдыра алмады. — Ә бу... үскәннәрем дә печән чабып маташалармыни? — Сез аларның буйларына карамагыз,- — диде олырак яшьтәге бер апай. — Эшләп өйрәнгән кызлар алар, бездән бер дә калышмыйлар. — Шулаймыни? Председатель үзенчә мәсьәләгә ачыклык кертергә теләде: — Аларның һәркайсы уналтыдан узган инде, так што устав буенча минимумны тутырырга тиешләр. — Синең бар белгәнең минимум,—диде олырак яшьтәге апай.— Алар бит күрше авылда укыйлар, менә хезмәт көне эшләгәч, кышын колхоздан ат соравы безнең өчен ансатрак була диләр. Шуңа бит инде, кушканны да көтмичә, үзләре теләп эшкә чыгалар. Бүтәннәрнекенә караганда кыскарак саплы, кечерәк чалгылар тоткан кызлар елтыр, тере күзләре белән Мостафинга туп-туры карап торалар иде. Аларның бөтен кыяфәте — көлемсерәгән йөзләре дә, тере карашлары да — гүя: «һи, ничек кенә без эшлибез әле!» дип әйтеп тора кебек иде. Мостафин кызларны мактады, ә председательгә кышын мәктәпкә барыр өчен атны аларга отказсыз бирергә кушты. — Эшләгән кешегә берни дә жәл түгел, — диде председатель, кинәт юмартланып. Аннан Мостафин апайлардан ничек эшләүләрен, эш шартларын, нәрсә җитешмәвен сорашып торды. Апайларның күбесе шушында, печәнлектә үк куналар* икән, тик яшь балалы апайлар гына «авылга кайтып йөриләр. Иртән колхоз аларны ат белән китерә, ә кайтырга ат җибәрми икән. Арган аяклар белән биш километр җирне тәпи-тән и җәяүләргә туры килә, диләр апайлар... Мостафин моның өчен председательгә шактый каты әйткәләде; председатель бүгеннән калмый көн дә ат җибәрергә булды. Шуннан соң апайлар көннәрнең бик эссе торуын, чәйнең күп эчелүен әйтеп, шикәр юклыктан зарландылар. — Кибеткә әлеге тышсыз кәнфит тә бу арада кайтмый башлады, — диде апайларның берсе. Бусы катлаулырак мәсьәлә иде. Мостафин ничегрәк җайлап әйтергә белмичә торган арада председатель тагын өлгерлек күрсәтте: — Апайлар, борчылмагыз, — диде ул, — бүген сезне яңа бал белән сыйлыйбыз. Әхмәтша бабайга мии умарталарын карап, бал алырга куштым, так што, чәйне тәмләп эчәрсез... Апайларның кайберләре сүлпән генә рәхмәт әйттеләр, ә күбесе дәшмәделәр, күрәсең, председательләренең вәгъдә белән сыйларга яратуын
55 
 
яхшы беләләр иде. Хәер, кем белә, секретарь алдында биргән вәгъдәсен, бәлкем, үтәр дә. Аның кайчан бик юмартланып киткән чаклары да булгалый иде. ...Сөйләшеп тору озакка бармады,— председательнең аты бер урында тора алмыйча бик тыпырчына башлады, — аны кигәвен сырып алган иде. Китәр алдыннан Мостафин: — Ярый, апайлар, тырышып кына эшләгез, — диде. — Печән икмәк шикелле үк кирәк нәрсә, үзегез дә беләсез. — Беләбез, — диде таза апай, һәм пидер аңлатырга теләгәндәй өстәп куйды: — Эш бездән калмас! Менә алар урыннарына таралдылар. Әле берсе, әле икенчесе, чалгысын арткарак терәп, сыртыннан алып һәм кырынрак тотып, «чыж- чан, чыж-чаң» кайрарга тотындылар. Кайрап бетергәч, берәм-берәм башлаган пакосларына төштеләр. Күп тә үтмәде, торналар кебек кыеклап тезелешкән апайлар бар да бер көйгә салмак кына селтәнеп, чәчәкле тугай үләнен сул якларына, хәтфә тар палас сузгандай, салып бара башладылар. Иң очта әлеге үсмер кызлар, бала торналардай, олылардан калышмыйча, үз пакосларын чабып киләләр иде. Беләкләрегез талмасын, рәхмәт төшкерләре! Мостафин белән председатель ат янына килделәр. Ат бичара нишләргә белмичә бер артка чигенә, бер алга тартыла, койрыгын бертуктаусыз уцга-сулга селти, дүрт аягы белән дә алмаш-тилмәш корсагына тибә иде. Председатель тиз генә атның башын чишеп, тезген очын тәртәгә бәйләде һәм тирбәлеп торган тарантаска чак утырулары булды — чаптырып китеп тә бардылар. Озакламый ат тар тугай юлына чыкты. Юлның ат таптаган сукмагы белән тәгәрмәчләр салган эзе буйлап биек үлән үскән; шул үлән эчендә атвың аяклары да, тарантасның тәгәрмәчләре дә күмелеп бара... Тарантас егып узган үләннәр, сукрангандай, кыштыр-кыштыр шаулыйлар да, аннан янә берни булмагандай, артта тураеп калалар иде. ...Мостафин сүзсез-боек иде. Ниндидер күңелсез уйларга йотылган иде ул. Күзләре дә аның, ничектер, эчкә киткән, гүя тышкы дөньяга түгел, ә күңелендәге уйларына төбәлгән. Күрәме ул алдында җәелеп яткан чәчәкле тугайны, күрәме анда-санда ялгыз утырган мәһабәт карт тирәкләрне, күрәме, ниһаять, озын керфекләр арасыннан караган зәңгәр күзләр төсле, зифа камышлар арасыннан көнгә каршы елтырап яткан вак күлләрне? Әллә берни дә күрми, бары үзенең уйларын гына беләме? Шулай да аның күзләре гаҗәеп бер нәрсәгә төште: юлдан сул кулда, сазлыкка әйләнгән бер кечкенә уйсулыкта күче белән сары чәчәкләр үсеп утыра. Тугайда нинди генә чәчәкләр булмый, ләкин болар тирәсендә аларпың берсе дә юк. Ялгыз үзләренә бер семья булып үсеп утырган бу озын сабаклы һәм бармак бите хәтле кечкенә чәчәкләрнең сары төсе искиткеч ачык, якты иде. Эретеп тамызган гәрәбә тамчысыдай янып то- ралар иде алар... Мостафин бу гаҗәеп чәчәкләрне күреп, ихтыярсыз сокланды. — Нинди тере, матур чәчәкләр!—диде ул, беренче кат телгә килеп. Райком секретареның кәефен ачык белә алмыйча, шуңа пошынып һәм пидән сүз башларга белмичә шүрләбрәк барган председатель шунда ук ашыгып сорады: — Кайсы чәчәкләрне әйтәсез, Мостафин абый? — Әнә теге уйсулыкта үсеп утырган сары чәчәкләрне әйтәм. — Ә-ә, аларны... әйе шул, матурлар... — Пичек атала ул чәчәкләр? — Бездә аларны «ут чәчәк» дип йөртәләр.  
56 
 
— «Ут чәчәк»? Исеме дә үзенә бик туры килә икән. Чыннан да уттан янып торалар бит. — Ансы шулай. — диде председатель, бик үк килешен бетмәгәндәй.— Ләкин бер төсенә карап кына «ут чәчәк» дин йөртмиләр аны... — Ә тагын нәрсәсе өчен алай дип йөртәләр сон? — Бик зәһәр булганы өчен... Менә син аны тотып иснәсәң, төчкертә ул. капсаң—авызны уттай яндыра, ышкысаң — тәпие боза. Так што, алама нәрсә, шуңа күрә мал да ашамый аны. Мостафинны бик гаҗәпләндерде бу сүзләр; нинди көтелмәгән алдану: «ут чәчәк» — матур чәчәк, «ут чәчәк» — зәһәр чәчәк! «Ут чәчәккә» кагылырга ярамый. Кагылсаң — әнә нишләтә ул! Белер-белмәс соклануы өчен Мостафинга хәтта уңайсыз да булып китте. — Кара син аны, — диде, ул сүнгән тавыш белән. — Ишеткәнем дә. күргәнем дә юк иде әле мондый чәчәкне... — Сазлыкта гына үсә бит ул, — диде председатель. Тагын бер камыш баскан кечкенә күл кырында «ут чәчәкләр» күренде. ләкин Мостафин бу юлы аларга карамаска тырышты. Авылга кайтып җиткәнче ул председатель белән дә бүтән бер авыз сүз сөйләшмәде. Камышлыга кайтып киткән чакта да ул аңа бернинди наказлар да. боерыклар да биреп тормады. Машинасының түренә керен, елышып утырды да китеп тә барды. ... Бнк әшәке иде аның рухи хәле. Оят та иде аңа, авыр да иде, кемнәрдер алдында гаепле дә кебек иде. Нидән бу? Әлеге кара янып печән чабучы апайлардан ояламы ул, шулар алдында үзен гаепле тоямы? Ихтимал. Ләкин бу аның өчен яңалык түгел бит. Сугыш елларыннан бирле хатын-кызларның колхозларда төп көч булып эшләп килүләрен ул бик яхшы белә. Хатынкызларның нинди авырлыкларга чыдап, күнме фидакарьлекләр күрсәтүләрен ул моңарчы да үз күзе белән күрен килде. Эш нидә соң? Әллә шул йөзләреннән сабыйлык чырайлары да китеп бетмәгән япь-яшь кызларның таза ирләр эшенә чыгып тотынуларын күрү аның бәгырен сыкратып җибәрдеме? Әйе, бу күз яше белән нечкәреп сокланырлык бер күренеш иде... Әмма бу күренеш тә аны мондый караңгы уйларга төшермәгән булыр иде, әгәр ул элекке Моста- фнн булса... Хикмәт нидә соң? Хикмәт шунда ки, аның үз тормышы көпнән-көн халык тормышыннан ераклаша бара иде. Ул үзе ничектер икегә бүленеп, берберсенә каршы торган, бер-берсен аңламас ике кеше булып яши башлады. Чыннан да, менә ул үзләренең киләчәк укуларын кайгыртып печән чабучы кызларга сокланды, аларны кызганган булды, ә шул ук вакытта аның өендә сабанга җигәрлек яшь, таза хатын кыл кыймылдатмыйча ята. һәм ул, райком секретаре, мондый хәлнең никадәр нормаль булмавын белә торып, шуңа күнекте, хәтта үзе шуны теләп алды... Яки менә миләр кайнатырлык бүгенге эсседә сусыннарын ничек басарга белмәгән апайлар аңа шикәр юклыктан зарландылар. Ә бит аның өендә—ул белә—ике эшсез хатын, аналы-кызлы, потлап варенье кайнаталар. Хәер, кайнатмагае, чәнчелеп китсеннәр! Л^әсьәлә анда түгел. Мәсьәлә шунда, ул, райком секретаре, ай саен районга күпме- азмы килгән шикәрнең шул апайларга барып җитмичә, каядыр эрен бетүенә юл куя. Чөнки апайларга дигән шикәр ниндидер харам юллар белән аның үз өстәленә дә килә. Ул тик күрмәмешкә, белмәмешкә салына. Я, кабахәтлек түгелме бу? Дөрес, болар бар да вак, ачу китергеч вак фактлар. Ләкин бер тамчы суда чагылган шикелле, шушы вак фактларда аның бөтен аяныч, газаплы тормышы чагылмыймы соң? Ә бит соңгы елларда күпме ул вак- төякләргә игътибар итмәскә, аларга кул селтәп карарга тырышып яшәмәде? Әйе, аның хәлендәге кешенең тормышында игътибарсыз калдырырга яраган фактлар булмаска тиеш икән. Сонга калып килгән әче хакыйкать бу!
57 
 
... һәм менә ШУШЫ үзенең җаваплы исеменә, тоткан урынына Һич ярамаган хәлне бик яхшы аңлау һәм шул хәл белән килешеп яшәү аның төп бәхетсезлеге иде. Нәрсә мәҗбүр итә соң аны мондый газаплы каршылыкта яшәргә? Нигә ул әле югалтып бетмәгән намусын, ирлек көчен җыеп, бу каһәр суккан каршылыктан чыгарга тырышып карамый? Юк, карый ул, тик кайсы якка таба чыгарга, — эш бары шунда гына. Бер хакыйкать аның өчен хәзер ачык: «ут чәчәгенә» кызыгып ул сазлыкка керде һәм шунда батып калды. «Ут чәчәгенең» зәһәрен башта сизмәде, ә торабара сизсә дә, аңа ияләшеп өлгерде. Хәзер инде ул Наҗиясен өзелеп ярату гына түгел, аңа кол булыр дәрәҗәгә җитте, аның өчен куркып-калтыранып кына тора башлады. Ул, бабасы белән әбисенең котыртуларын тыңлап һәм Нәҗиянец таләбенә буйсынып, йорт салдырды. Озак та үтмәде, Андреевның әйткәннәре дөрескә килде: ул. Мостафии, йортка хуҗа түгел, ә йорт аңа хуҗа булып алды. Инде менә хәзер бик ачык белеп тора — Наҗиясен дә, йортын да ул ташлый алмаячак. Димәк, нишләргә кирәк? Бердәнбер чара — партия эшеннән китүдер, ахрысы. Бу уй Мостафии күңеленә соңгы вакытларда бик еш килә башлады. Чөнки тормышында һәм үзендә булган үзгәреш котылгысыз рәвештә шуңа таба илтә иде. Бала түгел, күрә ич ул! Элекке кебек эшендә иҗади рухлану юк инде, принципиаль гадел була алуын акрынлап югалтты, кешеләр белән ачык, саф күңелле була алмый башлады, пичектер үз эченә йотылган яшерен кешегә әверелде һәм халыктан курка торган булды. Я, мондый хәлдә ничек инде партия җитәкчесе булырга мөмкин ди? Тагып аның өчен иң куркынычы шул иде — тыштан никадәр генә ул үзенең исемен, дәрәҗәсен сакларга тырышмасын, әмма халык күзеннән акрынлап төшә баруын, коммунистларның аңа кырын карауларын, бер язучы әйтмешли, аркасы белән тоеп йөри иде. һич ничек котыла алмас кебек иде ул партиядәш иптәшләренең бу салкын, кырын карауларыннан, һәм вакыт-вакыт аның бөтенләй кешеләр күзеннән югаласы килеп китә иде. ... Менә бүген «Кызыл яр» колхозыннан кайтып килешли Мостафии үзенең аяныч хәлен тагып бер кат аеруча тирәнлек белән кичерде. Тагын бер кат үзенә: «Юк, булмый болай, ярамый болай, райкомнан китәргә кирәк!» диде... Икенче төрле нәтиҗәне ул ясый алмый иде инде. Чөнки аның күңеленә кечкенәрәк берәр эштә эшләп, күзгә чагылмас гади бер кеше булып, үз өендә үзенең Наҗиясе белән тыныч кына яшәү теләге бик нык тамыр җибәреп өлгергән иде. Ләкин Мостафии хәленә төшкән кеше өчен, гадәттә, икеләнү, кыюсызлык хас була. Менә ул да шактый вакыт аптырауга төшеп йөрде. Аның үзе сорап партия эшеннән китәргә йөрәге җитми иде. Шуңа күрә ул сайлауларны көтәргә булды: ихтимал, шул чакта җәнҗалсыз гына төшеп калырмын, дип өметләнеп торды. ... һәм без беләбез, Мостафии үзенең исәбендә ялгышмады: шул ук елны көзен партиянең район конференциясендә ул райком составыннан төшеп калды. Үзе төшеп калу бер хәл — шаукымы аның Андреевка да тиеп узды. Күп кенә делегатлар аңа: «Иптәш Андреев, сез кайда идегез, нишләп сез Мостафинның мещанлык сазлыгына батып баруын күрмәдегез, ул йорт салдыра башлагач та, коммунист һәм җитәкче буларак, нигә аның белән принципиаль рәвештә сөйләшмәдегез?» дигән каты сораулар куйдылар. Андреев соңгы сүзендә бу сорауларга тулы җавап биреп үтмичә кала алмады, билгеле... Гадәттә ашыкмыйча тыныч кына сөйли торган Андреевның «Мостафии мәсьәләсенә» җиткәч, шактый дулкынлануы сизелде. Күрәсең, ул үзе дә «Мостафии мәсьәләсен» авыр кичерә иде...
58 
 
Әйе, ул, Андреев, Мостафипга вакытында йогынты ясый алмавы өче» үкенә, аның шәхси тормышында эшләгән кайбер хаталарына карата йомшаклык күрсәтүен икърар итә. Дөрес, йорт салдыру мәсьәләсендә ул аңа иптәшләрчә кисәтү ясамады түгел, ясады, ләкин бу кисәтү аз булды, йомшак булды. Ни өчен, нидән ул, Андреев, политика теле белән әйткәндә, либераллык күрсәтте соң? Беренчедән, ул моны үзенең райкомда яна кеше булуы, район шартларын һәм җитәкчеләрен ныклап белеп җиткермәве, шуңа күрә ашыгып нәтиҗә ясаудан сакланырга тырышуы белән аңлатты. Икенчедән, Мостафинга моңарчы бик ышануын, ихтимал, үзе үк кая таба баруын сизәр, исенә килер, чигенер дип өметләнеп торуын әйтте. Сүзенең ахырында ул Мостафинның килгән чакларында бик тырышып эшләвен, колхозлар белән җитәкчелек итүдә күп көч куюын әйтеп, хәзер дә әле аңа ышанычын югалтып бетермәвен, шуңа күрә аны, әгәр ул хатасын бөтен тирәнлеге белән аңласа һәм үзе өчен дөрес нәтиҗә чыгара алса, райком составында калдыруны мөмкин дип табуын белдерде. Делегатлар Андреевны бик игътибар белән тыңладылар, әмма Мостафинга яңадан ышануны мөмкин дип тапмадылар. 
Кайбер алама эшләр эшләгән кешеләр, гадәттә, кинәт җимерелеп төшәләр, партиядән куылалар, җинаятьчеләр скамьясына эләгәләр, төрмәгә китеп баралар. Мостафин белән, билгеле, андый бәхетсезлек булмады. Аның җинаяте юк иде, эшендә нинди дә булса зур хата эшләмәде ул, шулай ук «череп таркалуда» да аны гаепләмәделәр. Аңа син халыктан аерылдың, обывательгә әйләндең, партия эшенә ярамыйсын, диделәр, һәм ул... төшеп калды. Хәзерге вакытта Мостафин Камышлыда агач эшләре артеленең председателе булып тора. Аның артеле тугым һәхМ чана табаннары бөгә, шулай ук табуретка, өстәл, шүрлек кебек кайбер өй кирәк-яраклары эшләп чыгара. Бабасы белән әбисе аның хуҗалык эшчесе булып китүенә бик куандылар. Майпәрвәз ханым киявенең райкомнан «чыгуын» ишеткәч: — Аллага шөкер, бу кысыр эштән дә котылды, — диде һәм бер иркен сулыш алды. Тик Наҗия генә үзенчә кайгырды: бетте аның өчен секретарь хатыны булып һаваланып йөрүләр... Мостафинның, мәгълүм булганча, йорты бар, йортында сыеры бар, кошкортлары бар. Артельгә кергәч, дуңгыз алып симертергә куйды, ’йортын һәм терлекләрен ул үзе карый, һәр көнне эштән кайткач ул. иске телогрейкасын кия дә, тизрәк шулар янына чыга. Җиңел аңа алар янында, башы кирәксез уйлардан буш, күңеле, йокыга талгандай, тыныч... Шулай да ул шактый нык үзгәрде: чигә чәчләре агарып, йөзе суырылып, күзләре тоныкланып калды. Ничектер гәүдәгә дә чүгә, бөрешә төшкән кебек булды. Таза, көчле иргә хас элекке мәһабәт сын, горур килбәт юк инде. Гүя аның бөтен кыяфәтенә якынлашып килгән картлыкның беренче салкын шәүләсе ятты. Ә Наҗия? Наҗия пи: «ут чәчәктәй» һаман балкып тора ул. Аңа бит әле бары егерме өч яшь кенә. Хатын буларак ул тагы да матурланып, тулыланып китте, һәм торган саен пешә, тулылана барыр төсле... Элеккечә һаман очынып кына тора ул, балаларча ваемсыз, саф, алсу йөзендә бернинди уй әсәре юк, тәмле ашарга, матур киенергә, күп йөрергә ярата. Пөхтәлекне бик сөя, үзен бик карый белә, өен, урып-җирен дә бик чиста тота, ләкин кара эшне бер дә яратмый. Сыерны да күрше апайдан саудыра.


 
... Шакирын элеккечә бик ярата кебек, һәрхәлдә Мостафин өчен ул һаман дәртле, кайнар хатын. Шикләнергә, борчылырга сәбәп чыкканы юк. Шулай да бер ара халык телендә, Мостафинныц Наҗиясе раймаг- тагы кара мыеклы егет белән «чирттерә» икән, дигән хәбәр йөргән иде. Дөрес идеме бу — тәгаен әйтүе читен. Ихтимал, гайбәт кенә булгандыр. Мостафин үзе аны ишетмәде, һәм без аның андый әшәке гайбәтне ишетмәвен теләр идек. Бик күн позицияләрен бирде ул Наҗиясе әчеп... Тагын шул — Наҗиянең менә дүрт ел инде баласы булганы юк. Врачлар аңа курортка барырга киңәш бирәләр икән. Ә Мостафинныц ике күз кебек теләгән нәрсәсе — бала. Шуңа күрә ул, дуңгызны суеп саткач, Наҗиясен курортка җибәрергә уйлап тора. 
Мостафинныц киләчәк тормышын юрап тору файдасыз эш булыр иде. Тормыш юлы борылмалы да сырылмалы, кая илтеп чыгарыр ул — алдан әйтүе читен. Шуңа күрә, хөрмәтле укучы, рөхсәт итегез шушы урында нокта куярга. Октябрь— 1954 ел. Февраль — 1955 ел.