Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЭЗИЯНЕҢ ОЛЫ ЮЛЫННАН


*
 Сызылып аткан җәйге таңны, алтынланып кояш чыгуны кайсы шагыйрь генә җырламаган да, кайсы шагыйрь генә табигатьнең уянуын. тетрәнеп яңа көн тууын күреп илһамланмаган! йөз мәртәбә сурәтләнгән, барлык эпитетлары әйтелеп беткән таң картинасын йөз дә беренче мәртәбә сурәтләү — шагыйрь өчен җиңел эш түгел. Шулай булуга карамастан, Салих Баттал- ның «Олы юл буйлап» исемле шигъри повестендагы таң күренеше беренче юлларыннан ук күңелне кузгатып җибәрә. Сәбәп нәрсәдә соң? Шагыйрь нинди яңалыгы белән күңелгә урнаша? Иң элек шундый бер нәрсәгә игътибар итик: Салих Батталның таңында тешне камаштыручы чә- чәкле-чуклы сүзләр, алтын кояш нурлары берсе дә юк. Монда сурәтләнгән әйберләр бик гади: аксыл горизонт тирәли кап-кара күләгәләр булып морҗалар күренә, «таң нурының ак төсендә» әкрей-әкрен өй түбәләре, пожарный каланчасы, сыерчык оясы беркетелгән колгалар калкып чыга. Әгәр бу әйберләр повестьта гади бер сурәтләү чарасы гына булсалар, күңелгә кереп кала алмаслар иде; мәсьәлә дә шунда шул: алар таңны сурәтләү өчен генә язылмаганнар. Каралып күренгән шушы морҗалар белән сыерчык оялы колгалар артында герой күңеле ята. Сәфәр, фронттан кайтып, туган авылында беренче мәртәбә таң аттыра. Шырпы тартмасын беләгенә кыстырып, сыңар куллап тәмәке кабызучы һәм фронтның җуелмас җәрәхәтен протез аягында адым саен тоеп йөрүче бу кеше өчен туган авылының һәрбер казыгы кадерле, чөнки ул монда үзенең яшьлеген үткәргән, шушы җир өчен авыр сугыш хәсрәтен башыннан кичергән. Менә-ни өчен гади генә прозаик детальләр кинәт яңача ялтырап, яңа бер яктылыкта кабынып китәләр. «Олы юл буйлап» повестенда шагыйрь үзенең сурәтләү алымнарын нәкъ менә аек реализмга, прозаик төгәллеккә корган булуы белән әсәренең беренче юлларыннан ук укучы күңеленә юл таба. Биредә инде күз камаштыргыч бизәкләр арасыннан повестьның героен эзләп маташмыйсың, ул синең алдыңда басып тора, гүя ул үзенең хәле, эше, туган авылына мөнәсәбәте турында синең белән чын күңелдән сөйләшергә җыена һәм, бик табигый, моннан соң инде син аның алдагы тормышы белән кызыксынмый кала алмыйсың. * Семьясы янында үткәргән беренче көннәрендә үк Сәфәр авылына авыр минутта кайткан булуын сизә. Колхоз башына оялаган Фазыл кебек соры кортлар үз рәхәтләре өчен генә тырышканнар. Кешеләр арасында авыр настроение урнашкан. Фронтовик кеше моның белән килешә аламы? Кемнәрнеңдер әрәм тамак булып, колхозчы җилкәсендә симереп ятуы өчен сугышып йөрдеме Сәфәр? Ләкин Фазылга каршы көрәшү җиңел эш түгел. Фазыл артель байлыгын бик юмарт өләшеп, үз тирәсенә ялагайлар, әшнәләр җыйган.
& &1 
113 
 
 
шуның белән җитәкчелек позициясен бик каты ныгытып алган. Караңгы эшләрен аклый торган фәлсәфәсе дә бар аның: янәсе, искелек калды кл арын кеш ел әр nei а ңы и н а н майламыйча куптарып булмый. Шушы фәлсәфәгә таянып, Фазыл колхозның бер баш сыерын район судьясы Хозииага биреп җибәрә, ярты пот май биреп, сепараторны төзәттерә, сакал-мыегыи кыручы ,кешегә хезмәт көннәре яздыра. Ра- 1 йонга баручы Сәфәр артыннан МТС подсобныена чучка илттерә. Чынын- . да исә чучка МТС подсобныена . түгел, Фазылның әшнәләренә барып эләгә. Шулай итеп, ирекле-ирексез . Сәфәр дә Фазылның караңгы эшләрен үткәрешүче булып чыга. Әсәрдә вакыйгаларның үсеше Сәфәрнең һич кичекми эшкә тотынуын таләп итә. Ул эшнең иң авыр урынында, вакыйгаларның кискен төшендә булырга тиеш. «Җитәкчелек! — менә кайда Сәфәр урыны». Шагыйрь Сәфәрнең җитәкчелек постына баскандагы рухи халәтен кыска һәм тапкыр итеп әйтеп бирә: Сәфәргә әйтте секретарь: Ә син парторг бул!—диде. Гүя кинәт ул Сәфәрне күтәреп бар көченә «Йөз!» — дип ыргытты, ургылып | аккан ташкын эченә... Котырынып аккан язгы ташкынның дуамал көче һәркемгә билгеле. Каршы тора алу сәләте булмаган, язмыш иркенә буйсынган өметсез кешене андый ташкын үзенең хәтәр чоңгылларында бөтереп йөртә торгач, юлында очраган беренче кыяга бәреп чәлпәрәмә китерәчәк. Котылыйм дисәң — өметсезлеккә бирелмичә, физик һәм мораль көчеңне бер максатка туплап, агымга каршы йөзәргә кирәк. «Олы юл буйлап» повестенда шашынып дулаган ташкын — Фазыл стихиясе. Фазылның «җитәкчелек» стиле, үз тирәсенә ачыктан-ачык цинизм дәрәҗәсенә җиткән ялагайлар, әшнәләр җыю белән беррәт- тән, нечкәрәк алымнарга да корыл- ган. Аның мактаулы ике звеносы бар. Югары уңыш звенолары белән ул, үзенең булдыклы җитәкче икәнен күрсәтеп, әледән-әле район газетасы битләрендә ялтырап куя. Ә көзен, уңыш бүлгән чакта, әшнәсе Хозина ярдәме белән, күрше «Луч» колхозының җилкәсенә менеп атлана. 
Соңгы елларда Партия Үзәк Комитеты тарафыннан каты тән- кыйт ителгән бу зарарлы практика, ягъни эшлексез колхозларның алдынгы колхозлар хисабына туенуы, Фазылга председатель постында шактый тыныч яшәргә мөмкинлек бирә. Димәк, бу практикага каршы да көрәшергә кирәк. Кешеләрнең күзенә төтен җибәрүдә Фазылның зур таянычы булып хезмәт иткән югары уңыш звеносына каршы да көрәшергә кирәк. Кыскасы, шагыйрьнең үз сүзләре белән әйткәндә, Фазыл тамырын туендыручы барлык каналлар ябылырга тиеш. Менә монда инде еш кына күңел тетрәүләре, тирән кичерешләр, хәтта күз яшенә барып җиткән конфликт, характерлар бәрелеше башлана. Бу җәһәттән повестьта Сәфәрнең югары уңыш звеносы башлыгы Газзә белән кырда, утау җирендә, очрашулары аеруча тирән һәм күңел кузгаткыч итеп бирелә: Сәфәр районга барышлый Газзә звеносы эшләгән турыдан уза. Военкомат Заһитның һәлак булуы турында бер мәртәбә хәбәр иткән булса да, Газзә әле һаман бу хәбәргә ышанмыйча, Заһитның фронт иптәше Сәфәрдән сорашасы, «коточкыч серне ачасы» килеп, йолдызсыман бер өмет белән юанып яши. Сәфәр менә бүген, ниһаять, чын хәкыйкатьне аңа әйтергә тиеш. 
Күрештеләр. Газзә сүзе ни турында булса да. үзе һаман читтән-читтән шул темага юл сала: — ... Менә шулай, Сәфәр абый, ярышып бара идек, Зифа белән, әлегәчә бер үк шартларда идек... «Бер үк шартларда идек», — ди Газзә, һәм тели бүген ачык белергә, шартларның берлеген, я түгелеп: «Шартлар бер», тик кайтмас бәлки аның Заһнты гына; Заһит үлеменең, бәлки, Сәфәр — шаһиты гына... Тавышы үзгәрде Газзәнең, башын ул түбән иде: — Ә минем соң, Сәфәр абый, Заһитым кайда?—диде. 
8- -с. Ә.- № 9. 
114 
 
Сәфәр күңелендә бу сорау кабатланды — «Кайда?» — днп.- Кайда ул? Зур җавап кирәк; инә түгел бит Заһит’. Канда бер-берец өчен җан аятмаган иптәшлек? Канда Заһит белән бергә ду килеп үткән яшьлек? Канда ул җыр: «Алма алсак хакын бергә түләрбез: ни күрсәк тә, бергә күрик, үлсәк, бергә үләрбез’»? Нигә җырдай матур итеп бергә үлеп булмаган? Я гомерне алма кебек нигә бүлеп булмаган? Шуны таләп итә тормыш Сәфәр алдында туктап: иптәшеңне җуйдың, бу — бер; син әле җавапны тап! Тап шундый сүз, Газзәнең ул Йөрәк сагышын бастырсын, рухын күтәрсен, кыскасы — 3 аһ иты н ал м а ш ты рсы н! Юк андый сүз. Шулай булгач Сәфәр әйтсен нәрсә дип? Тик ике сүз әйтә алды: — Ябыккансың, Газзә... — дип. Никадәр тирән фаҗига алдында калды Сәфәр! Кеше фронтта сөекле ирен югалткан, тыныч ялын, төн йокыларын онытып, маңгай тирен түгеп, кашлак җирдә, ата-баба каргышы булып яткан кысыр җирдә каерылып уңган иген үстергән, шуның белән үзенең шәхси кайгысын, фронтта ирен югалту хәсрәтен басып тора алырлык күңел юанычы тапкан. Газзәнең шушы шатлыгы, берни белән чагыштыргысыз шушы юанычы хәзер тартып алынырга тиеш. Сәфәр хәзер аның звеносына каршы чыгарга тиеш. Чөнки Газзәнең эшләгән эше никадәр әйбәт булса да, звеноның чиге тар, ул бөтен колхоз интересына каршы килә, зур инициативаны буып тора. Менә монда инде драматизм башлана. һәм бу драматизм торган саен көчәя, киеренкеләнә барган сурәттә Газзә образы тагын да үсә, тулылана төшәр иде, Газзәнең бер звено кысасына сыйган куанычы бөтен колхоз интересы өчен янып яшәү белән алышыныр иде. Ләкин повестьның бу сызыгы йомшаграк чыккан, шагыйрь бу урында алда- рак сурәтләнгән көчле алымнарыннан чигенгән. Дөрес, повестьның ахырына таба Газзә үзенең ялгышын аңлый, үз максатын бөтен колхоз интересыннан чыгып үлчәүгә кадәр күтәрелә. Ләкин ничек күтәрел соң ул, Сәфәр белән кырда очраш кандагы кебек, көчле хисләр, күңел тетрәүләре аша күтәреләме? Юк шул, алан күтәрелми, автор ихтыярына буйсынып күтәрелә. Ә без аның үз ихтыяры белән, үз күңеленең кушуы белән күтәрелүен теләр идек. Автор звено мәсьәләсен һич- кайчан исеннән 
чыгармыйча, повестьның буеннанбуена алып барса да, аның аргументлары аргумент булып кына калган, әсәрнең җанлы тукымасы булып китә алмаган. Күрәсең, бу мәсьәләдә автор әле тормышның конкрет детальләрен табып җиткерә алмаган. Ә менә Газзә белән «Луч» колхозы председателе Мирониың хисләренә күчкәч, автор яңадан үзен иркен сизә башлый. Татарлар белән русларның бергәләп буа буу күренеше, кыргый табигатьнең «чөелдереген» тартып бәйләү, суның юлын бүлгәч, ике колхозның күмәк шатлыгы — болары чын, болары — ышандыргыч, чөнки монда тормыш үз матурлыгы, үз кискенлеге, үз драмасы белән килеп кергән. Шунысы бик әйбәт: күмәк шатлык эчендә геройлар югалып калмыйлар. Газзәнең кыз чагында Миронга булган мәхәббәте, бу мәхәббәтнең тантана итә алмый калуы җыйнак һәм гади итеп, ышандыргыч итеп тасвирланган. Автор Мн- ронның хисләренә гаять дәрәҗәдә сак килә, аның кешелекле сыйфатларын хәтердә озак сакланырлык итеп ача. Чыннан да, беренче карауга кечкенә генә деталь («Иркә сүзләр үз телендә татлырактыр шул,— диеп, Газзәнең бәхетле булуы хакына түзде егет»), ә үзендә никадәр тирән мәгънә, олы җанлы кешенең никадәр саф хисләре! Бу эчкерсез мәхәббәт янында Фазылның яшь, чибәр хатынны эләктерергә чамалап Газзә тирәсендә чуалуы һәм эгоистлык максатыннан чыгып. Газзәнең звеносын яклавы тагын да җирәнгечрәк булып кала. Менә бу контрастны автор укучыга көчләп такмаган, ул Фазылны да тоташ кара буяуга буямаган, аның әшәкелеген, эгоизмын әсәрнең бөтен бары- 
s* 115 
 
шы и да, колхоз чЫл а р и ы ң бәхетле мул тормышка омтылулары, якты теләкләре фонында ачып биргән. Фазылның әшәкелеген фаш итүдә авторга тормыштагыча әйбәт юморы да бик нык ярдәм иткән. Фазылның йортын, үзен адмиралга тиңләп инешкә казлар флотилиясен куалаучы хатынын, «бүрекле, штанлы» тавыкларын хәтерләгез. Яки буа буган чакта, ат коткарырга ташланган Фазылның камыр батырлыгын искә төшерегез. Арба белән икесен бергә өскә өстерәгәндә, Фазыл үзен «район масштабына менәдер күк сизенә». Монда Фазылның дан яратуына карата ачы көлү белән әйтелгән киная бар. Әйе, автор Фазылны хур итә, көлә аңардан, ләкин ул аның алдагы тормышына карата битараф карый алмый. Авырлык белән, зур каршылыклар белән булса да Фазылның да оятына көч килүен шагыйрь нормадан арткан бакча киртәсен сүтү картинасында күрсәтә. Фазыл җәен каккан казыгын кыш көне суырып ала. Тыныч кына ала алмый ул аны, гүя «үз тәненнән шырпылар ала суырып». 
«Олы юл буйлап» повесте — чын мәгънәсендә поэтик әсәр. Шагыйрьнең үзе танып-белгән, үзе эзләп тапкан поэтик ачышлары күп монда. Тирән мәгънәле үткен чагыштырулар, бик конкрет булулары белән күз алдына килеп баса торган табигать күренешләре әсәрне аеруча җанлы итәләр. Алда әйткәнемчә, С. Баттал сурәтләвендә табигать күренешләре әсәрнең фоны гына булып калмыйлар, кешеләр тормышының аерылмас бер кисәге булып әвереләләр. Чыннан да, менә бу картинаны кем фон гына дип әйтә алыр: Тынлык. Ара-тирә генә куя чытырдап бары түбә калаена кунган күгәрчен тырнаклары. Ә бераздан ишетелә Казлар кагынган тавыш, Фермада ат эчерүче кыстап сызгырган тавыш. Шул ук якта терлекләрнең торып’ баскан чагында ншетеләсыман чыртлау тояк буыннарында... 
Колхозчыларның яшәү яме, ма турлыкны тоя белүләре, күңел байлыгы әйбәт әйтелгән монда. Запасы күп булганлыктан, шагыйрь поэтик ачышларын әсәрнең ахырына 
кую өчен саклап тотмый, бәлки беренче юлларыннан ук, хисләр киеренкелеге таләп иткән саен, куллана бара. Сәфәрнең сугыш фа- җигасы китергән бәхетсезлегс әсәрнең башында ук, таң ату күренеше белән кузгалган хисләренә контраст куелып, кыска һәм үткен итеп әйтелә: Бер генә аягым юк та, адым саен юк бит ул; бер генә кул җитешми дә, мең эш, — мең кат җитми кул! Моңарчы без Салих Баттал шигырьләрендә аңа хас юморны, ва- кытвакыт ачы көлүне күрә идек. Бу әсәрдә аның өр-яңа бер сыйфаты ачыла, бу повестьта юмор янына, ачы көлү янына күңел кузгаткыч лиризм өстәлә. Бу бик табигый: шагыйрь геройларының язмышы өчен борчылып яза. Колхозчыларның көченә ышану, киләчәген матур итеп күрү хисе әсәрнең буен- пан-буена сузыла. Бу хис әсәрнең табигый тонын, укучы белән геройны тоташтыра торган самимилеген тагып да көчәйтеп җибәрә. Әлбәттә, әсәрдә кимчелекләр бар, аларның берсен—звено белән булган каршылыкларны хәл итүдә тирәнлек җитеп бетмәвен күреп узган идек инде. Икенче кимчелек — авторның кайбер сурәтләү алымнарында. Тирән эчтәлекле, гади һәм аңлаешлы, драматик киеренке картиналар белән бергә, «Олы юл буйлап» повестенда С. Батталга хас фокуслар да бар. Менә арадан берсе: Аерым болытларсыман күләгәле бар күкрәк тупланып, актарды шунда тәнкыйть яңгырын күкрәп. Бу чытырманлыкны, ихтимал, шагыйрь үзе дә тиз генә ерып чыга алмас. Гади бер фикерне аңлап булмаслык итеп бутап, җөмләләрне юлдаи-юлга сузып, ваклап, тураклап бетерүне поэзия өчен уңышлы нәрсә дип әйтеп булмый. Бу фор


 
мализмның бер күренеше генә. Бәхеткә каршы, андый фокуслар «Олы юл буйлап» әсәрендә күп түгел. Ә аларның бөтенләй булмавы тагын да әйбәт булыр иде. 
«Олы юл буйлап» повестенда тормыш материалы күп, вакыйгалар катлаулы. Бу хәл аны соңгы вакытта безнең әдәбиятта чир булып киткән, чыпчык борыны кадәр вакыйганы сөлге буе итеп сузган байтак әсәрләрдән уңай якка аерып куя. Бу бик мөһим. Ләкин әсәрнең сән- гатьчәлеге материалы белән генә үлчәнми әле. Язучының нәрсә язуы белән бергә 
ничек язуы да бик әһәмиятле. Салих Батталда бу сыйфатларның икесе дә бар. Вакыйгаларны ул кызыклы булганы өчен түгел, геро йл арның ха р актерын ачып бирү өчен куллана. Колхозчылар арасында туган яңа мөнәсәбәтләргә, кешеләрнең хисләренә үтеп керә, а.чарга үзенчә, яңача исем таба белә. «Олы юл буйлап» повесте сугыштан соңгы колхоз авылы тормышын мөмкин кадәр киң планда, катлаулы ситуацияләр эчендә күрсәтүе белән, колхозчы хезмәтенең матурлыгын күрә белүе белән безнең поэзиянең мөмкинлекләре никадәр зур булуын тагын бер тапкыр раслады.