Логотип Казан Утлары
Хикәя

НИШЛӘРГӘ?

 Нишләргә соң мина? Ничек кенә итеп, әнигә пальто сатып алырлык акча кулга төшерергә? Менә ничә көн инде шушы сорау мина һич кенә тынгылык бирми. Шуның аркасында әнә алгебрадан гомеремдә беренче тапкыр «икеле» дә эләкте... Әниемнең җәй буе кәефсезләнеп, аягүрә авырып йөрүен мин инде күптән сизә идем. Еш кына ул фермадан кайткач ук ята, ашарга да Асия апам гына пешерә иде. Мондый көннәрне өйдә бик тә күңелсез була, апа пешергән аштан төчкелт камыр тәме килә һәм ии өчендер әнинең ипи салган көннәрдә пешерә торган бәрәңге пәрәмәчләре искә тешә иде. Хндый көннәрне сыерга башак болгатырга, утын ярырга да чыгасы килми иде минем. Иренгәннән түгел, һич юк! Тик ул эшләрне әни түгел, ә апа кушканы өчен эшлисе килми иде... Беркөнне әни эштән көндәгегә караганда иртәрәк кайтты. Иреннәре күмкүк күгәргән, ә бит очлары, үзеннән эссе бөркелгәндәй, кайнар кызылланып тора, бөтен гәүдәсе кечерәеп калган кебек иде. Ул сүзсез генә үзенең кроватена килеп утырды да озак кына әле миңа, әле апага карап торды. —Мин авырыйм, ахры, балалар,— диде хәлсез тавыш белән. Аннары апага карап әйтте:— Бар, кызым, идарәгә барып әйтче, минем урынга дежурга бүген икенче кеше билгели күрсеннәр... Бер дуңгызым, Аксөяк, бик авыраеп, гел таптангалап тора. Төнне балаламагае... Апа киткәч, әни миннән су сорап алып эчте, аннары күзләрен стенадагы әтиемнең фронттай жибәргән соңгы рәсеменә текәгән килеш, йомшак кына минем башымнан сыйпап куйды. .Минем әнигә бик яхшы, бик җылы сүзләр әйтәсем килә иде. Ләкин мин бер сүз дә дәшмәдем. Озакламый апа кайтып та җитте. Күзләре яшьле иде: — Пыр туздырып сүгенә Шәйхи абый... Кайдан алыйм мин хәзер генә кеше, ди. Бигрәк кансыз инде... Мин Хәмидә апага барып әйттем. Караштырырмын, диде... Медпунктка да барган идем, фельдшер рай- здравка киткән... Әни урын җәеп яткан иде инде, бу хәбәрне ишеткәч, урыныннан торып утырды. — һай, кызым, өлгерерме икән ул Хәмидә? Үзенең дә бер дуңгызы балаларга кысталып йөри иде шикелле.. Ай аллам... Ул көнне без тагын камыр тәме килеп торган аш ашадык. Әнигә апа тәбә салып бирде. Ләкин аны әни бер генә капты, карлыган кагы салып, бер чынаяк чәй генә эчте. — Кызым? — диде ул, түшәмгә карап шактый озак тын гына ятканнан соң. — Нәрсә, әни?  
61 
 
в — Әллә үзең барып караштырасыңмы Аксөякне? Әйтәм ич, өлгерә £ алмас ул Хәмидә... Апа, кашларын җыерып, алдындагы «Астрономия» китабын үзенә табарак тартты. Ул быел унынчы класста укый иде. — Әни, дим, юкка борчылып ятма инде. Шул гадәтең бер...— диде. Минем күзләремә ул төнне бөтенләй дә йокы кермәс кебек иде. Ләкин мин яту белән диярлек йоклап та киткәнмен. Төшемдә мин Аксөякне күрдем. Гүя, шундый да күп, шундый да матур алсу балалар китергән. Мин санарга керешәм: бер, ике... ун... •егерме... йөз... Уу, һич санап кына бетерерлек түгел, зур бер көтү! Әни дә шунда. Әле бер чучканы, әле икенчесен кулына ала, битләренә куя. Үзе туктаусыз елмая, үзе шундый таза, шундый көр. Аксөяк нәкъ кеше кебек сөйләшә икән. «Менә, син борчылган идең... Күрдеңме инде хәзер!» — ди. Шунда кайдандыр Хәмидә апа да килеп чыкты. Әнигә карап, ирләрнеке кебек калын тавыш белән сөйли: — Байлык бит бу, Нәсимә, байлык! Сиңа күпме өстәмә түләү тияр икән инде моның өчен?—ди. ...Мин, күзләремне ачуга, әнинең кроватена күтәрелеп карадым. Әни урыныннан торып киткән иде. Почмак якта апаның ялварулы тавышы ишетелде: — Әни, дим, торып йөрмә инде син, әни. Ят инде тыныч кына... Шул гадәтең бер... — Бүген җиңеләйде инде, кызым. Менә бераз гына кабартма нз- ! мәкче идем. Сезгә дә күптәннән пешереп ашатканым юк, үземнең дә авызыма тәм кермәсме дим... Мин, торып, чалбарымны кидем дә юынырга почмак якка чыктым. Бу якта шарт-шорт килеп мич яна иде, урамда көзге яңгыр сибәләп торганлыктан, мичтән бәрелгән җылы аеруча рәхәт иде. Әни җиңнәрен сызганып камыр изә, аның озынчарак арык йөзенә мичтән алсу шәүлә төшкән һәм бу аны бөтенләй яшь итеп күрсәтә иде. Миңа бүлмәдәге җылы мичтән түгел, нәкъ менә әнидән бөркеләдер кебек тоелды. Нигәдер, моннан бик күп, бик күп еллар элек, әнинең нәкъ менә шулай мич янында камыр басуы, әтинең дә шунда чуеннар күтәреп, нәрсәдер эшләп йөрүе хәтергә килеп төште. Үзләре көлешә-көлешә нәрсәдер сөйләшәләр иде алар... Бу — минем үземне белә башлаганнан бирле иң беренче хәтердә калган истәлегем бугай... Кичә әни авырып кайткандагы бик күңелсез һәм шөбһәле уйларым минем инде бөтенләй беткән иде һәм мин һич тә иренмичә иртәнге зарядка ясарга керештем... Шул вакыт кинәт ишек ачылды да аннан председатель Шәйхи абый белән Хәмидә апа килеп керделәр. Шәйхи абыйның авыз урынында озын бер сызык кына булган иренсез шадра йөзен күрү белән үк минем эчтә нәрсәдер чеметтереп алды. Хәмидә апаның да күзләре кызарган, зур тукмак борыны корымгамы, балчыккамы буялган иде. — Әһе-е! — диде Шәйхи абый, һәм идән уртасына аякларын аерып килеп басты да янып торган мичкә, мич алдына җамаяк белән эретергә куелган сарымайга, әнинең камырлы кулларына күз йөртеп чыкты.— Чыж да пыж икән монда эшләр. Шулайдыр шул. Унлаган идем аны... Аннары, һаман да шулай әнинең йөзенә бер генә мәртәбә дә күтәрелеп карамыйча, кинәт тәрәзә пыялаларын зыңгылдатырлык итеп кычкырып җибәрде: ~ Оятсыз икәнсең син, Нәсимә, беләсең килсә! Тырнак очы кадәр дә вөҗданың калмаган синең!.. Анда аның бөтен бер оя дуңгыз балалары үлеп ята, ә ул монда чыж да пыж... Ник шунда бөтен фермасы кырылып бетми, анда аның эше юк. Белеп тор, мин моны болан гына калдырмыйм. Юк! Сыерың да җитмәс түләп бетерергә...  
62 
 
Әни кайдадыр еракта ишетелгәндәй тонык тавыш белән сузып кына ыңгырашып куйды да урындыктагы онлы җилпуч өстепә шан итеп килеп утырды, камырлы куллары белән битен каплады. Кунакларга урындыклар күтәреп килүче апа да баскан урынында катып калды. — Нәсимә җаным, нишлим, бер генә мәлгә үзсмпсксләргә күз төшереп килим дигән идем,— дип сөйләп китте Хәмидә апа, елак тавыш белән.— Ничек ычкынгандыр, ни арада кереп өлгергәндер, ата дуңгыз килеп. Аксөякнең бөтен балаларын, уникесен тиңентен, таптап бетергән... Шундый да чибәрләр, шундый да тазалар иде, җанкисәкләрем... Минем әле төнне күргән төшем һаман да күз алдымнан китми, борынны һаман да кызган май исе кытыклый, битемдә һаман да әнидән һәм мичтән бәрелгән рәхәт җылы тоелып тора иде. Шуның өчендер, ахры, ни булганын мин тиз генә аңламый тордым. Ни булганын мин председательнең тагын җикеренә-җикеренә ишекне бик каты ябып чыгып китүеннән соң гына бераз төшендем. Ул көнне кабартмалар пешмәде. Апа да, мин дә мәктәпкә бармадык. Әни, бер сүз дә дәшмичә һәм бернәрсә дә, ашамыйча көн озын акрын гына ыңгырашып ятты. Апаның елый-елый күзләре шешенеп бетте. Әгәр дә бу капсыз шадра председательдән ничек итеп үч алу турында мең төрле планнар белән мәшгуль булмасам, ихтимал, мин дә елаган булыр идем. Кичкә таба без әнине район үзәгенә, больницага озаттык. Ә ул көнне нәрсә булганын мин әле тагын да соңрак, әни больницадан кайткач кына тулысынча төшенеп җиттем. Уңыш бүлгәндә әнидән ата дуңгыз таптаган унике чучка хакын ту- лысынча тотып калырга булдылар. Башка елларны әнигә өстәмә түләү итеп ел саен бирелеп килгән өч яки дүрт дуңгыз баласы да быел бирелмәде. Бу инде безнең бөтен семья планнарының җимерелүе иде. Башка елларны без бу өстәмә түләү итеп бирелгән дуңгыз балаларын симертеп суя идек тә ит саткан акчага өс-баш киемнәре ала идек. Моңарчы өс киемнәре гел апага, аннары миңа алынды. Быел инде әнигә чират иде, ана пальто кирәк. Әни сигезенче март көнне дә, үзен махсус билетлар белән чакыруга карамастан, шул пальто аркасында клубка бармый калды. Безгә «кәеф юк» дигән булса да, мин сизеп тордым: кеше арасында иске пальтосыннан оялды... Уңыш бүлгән көнне әни моңарчы мин бер вакытта да күрмәгәнчә ачулы иде. Хәтта мин әнинең болай усал була белүенә бераз сөендем дә. Чөнки ул миңа караганда апаны күбрәк орышты. Идәннәр кап-кара дип тә, кисмәк сусыз корып утыра дип тә, аш-су рәтен белмисең дип тә орышты ул апаны. Ул көнне сыерга башак болгатырга да нигәдер миңа түгел, апага кушты. Ә миңа көндәлегемдәге теге каһәр төшкән «икеле» өчен эләкте. Ләкин апа суга киткән арада әни үзе үк мине юмалап та алды. — Әй, бала, былтыр гына ничек яхшы укый идең ич, ялкауланма инде алай,— диде.— Менә бит үзең дә күрәсең, укымыйча бу шадра шайтан кебек күркә кул астына калсаң, безнең ише халыкны ничек мыскыл итәләр... Укый күр, улым, кеше бул. Өметем син минем... Ләкин минем бу вакытта уйларым, киресенчә, уку турында түгел, бөтенләй башкада иде. Кичә генә Хәмидә апаның армиядән демобилизацияләпүгә шәһәрдә эшкә урнашып калган улы Мәсгут кунакка кайтты. Әнисенә һәм кечкенә сеңелесенә күлмәклекләр, . чәй-шикәр, вермишель-сушки кебек күчтәнәчләр алып кайткан. Әй куанды, әй түбәсе күккә тиде соң Хәмидә апаның. Бөтен урамда улы алып кайткан бүләкләрне күрсәтмәгән кешесе, күчтәнәчләр белән чәй эчәргә чакырмаган күрше-күлән, кардәш- ырулары калмады.
63 
 
— Армиядән туры авылга кайтмавына бик рәнҗисе идем, күңелемне- берьюлы эретте дә куйды, рәхмәт төшкере... Яшь булса да, ирләр акылы шул үзендә. Монда авылда чиләнгәнче, анда, заводта, ай эшләгәне аенда күзгә күренеп бара, ичмасам,— дип хатыннарга сөйләп торганын мин генә дә берничә мәртәбә ишеттем. — Шатлыгыннан шартлый инде бу бичара... — Яклыны якландырырга ни җитә, әй. — Өч тиенлек чүпрәк алын кайтып, еллык ит-маеңны корытып китәр әле малаен.. Күргән инде андыйларны,— дип, хатыннар моның артында сөйләнеп калалар иде. Ә мин эчтән генә уйлап куйдым: их, мин булсам, андый чүпрәкчапрак кына түгел, әнигә шундый да шәп пальто алын кайтыр идем... Фермага китешли әни тагын әйтеп калдырды: — Кара аны, Фәрит, уенга әлмәшеп, тагын сабагыңны өйрәнергә оныта күрмә. Ишетсен колагың! Кич утырсаң, әнә лампаның крәчинс тун-тул ык, утыр гына. Мин дәшмәдем. Башымда мен. төрле уй иде. Төн уртасы идеме, әллә таң алдыннанмы икән, мендәремне кырыкмасакырык тапкыр салкын ягына әйләндергәләп ята торгач, мин мондый карарга килдем. Иң элек председатель Шәйхи абыйның тәмәке янчыгына дары салып куячакмын. Тәмәке тартканда дөрләп китеп, шадралары көйсен әле бер. Аннары, идарәдә ул утыра торган урындыкка йомшак көрпә астыннан очларын өскә каратып вак кадак кагып куячакмын. Үрле-кырлы сикерсен. Шуннан соң, бу шадра шайтаннан әнә шулай үч алганнан соң... Әйе, нишләргә соң аннары?... Ничек кенә итеп әнигә пальто сатып алырлык акча кулга төшерергә соң? Ничек куаныр иде әни... Әллә әнә .Мәсгут абый кебек шәһәргә эшкә китәргәме?.. Китәр идем дә, беренчедән, «син кечкенә әле» дип эшкә алмаулары бар, икенчедән, быел МТСка бәрәңге утырта торган, кукуруз утырта торган, ашлама сиптерә торган һәм тагын әллә нинди бик күп машиналар, резина көпчәкле бик матур «Беларусь» тракторлары кайтты. Барысының да ничек эшләгәннәрен бик тә, бик тә күрәсе килә. Әллә МТСка берәр эшкә керимме икән? Ә әни укы да укы, ди. Гомеремдә беренче тапкыр алган «икеле»не бетерәсе бар... Нишләргә соң миңа? 
Көннәрнең берендә район газетасы редакциясенә «Игенче» колхозындагы безнең яшь хәбәрчебез Фәрит Сафиуллиннан әнә шундый хат килеп төште. Бу колхоз председателе Шәйхи Бариев үзенең гел шыгыр-шагыр тыйгысызлыгы һәм, өстәвенә, әйбәт кенә оратор да булуы белән район оешмалары алдында шактый гына авторитетлы иде. Шуңа күрә дә Фәритнең хатын, гадәттәгечә, «тикшереп чара күрү өчен» район оешмаларына җибәрү әллә пи нәтиҗә бирмәде. Тик шактый талкынганнан соң гына урындагы партоешма аша мәсьәләне колхозчыларның гомуми җыелышына куюга ирештек. Фәритнең әнисенә хаксызга салынган штрафны гомуми җыелыш расламады. Күптән түгел бу колхозга баргач, мин Фәритне яңадан очраттььм. Җәй башының артык эссе булмаган җилсез кояшлы көне иде. Яңгырга шактый юмарт бу көннәрдә игеннәр күңелне куандырырлык матур булып, күзгә күренеп күтәрелеп киттеләр. Күгәрчен күмелерлек булган сабан уҗымнары өстеннән күгелҗем, аксыл-яшел дулкыннар йөгереп үтә. Инде дугадан биек арышлар баш чыгарып киләләр. Кукурузларның да комсыз каргалар җаннарын биреп яраткан баллы шытым вакытлары үтте. Хәзер алар әнә аркылыга да, буйга да тпп-тигез рәтләрдә кылыч


 
очларыдай үткен-яссы сабакларын ян-якка җәен, горур гына кояшка үрлиләр. Мин баядан бирле ишетелгән трактор тавышына таба атлыйм. Кал- кугарак күтәрелгәч, трактор үзе дә күренде. «Беларусь» тракторы икән, кукуруз араларын йомшарта. Кинәт артымда ук ат пошкырган, арба шыгырдаган тавыш ишетелде. Әйләнеп карасам, зур мичкә урнаштырылган арбага җигелгән алмачуар атта Фәрит килә. Кояшта уңган зәңгәр майкадан, башына, кулъяулыгының дүрт почмагын төенләп, түбәтәйсыман нәрсә ясап кигән. Бөтен тәне, кояшта янып, чүлмәк кебек кучкыл-көрән ялтыран тора. — Исәнме. Фәрит!.. Аваз да салмыйсың, таптап китә яздың бит... Фәрит көтелмәгән очрашуданмы, әллә көтелмәгән шелтәдәнме бераз уңайсызланып китте, ахры, чыбыркысын әле бер кулына, әле икенче кулына күчереп, урыныннан кузгалып-кузгалып куйды. — Әй... Әнә «Беларусь»ны карап бара идем лә... Әмма җитез дә ма- : а инде! Кара син аны. җир башына җиткәч, культиватор төрәннәрен ничек җиңел генә өскә күтәртеп куя. Тиздән безнең мтыеска тагын өчәү кайтачак алар... — Ә син бетен МТС хәбәрләрен белен торасың, күрәм? Соң... Мин мтыесның үз эшчесе лә хәзер. Менә Сәет бабай авырын киткәч кенә әле водовоз булдым, юкса прицепщик идем... Ә син әйдә, артка бас. Буш мичкә белән ярый ул. Әйдә... Мин арбадагы мичкә артына менеп бастым. — Син нәрсәгәдер безгә бер дә язмый башладың? — Язган юк шул. Бер нәрсә турында язмакчы идем дә, кире уйладым. — Нәрсә турында ул? — ?Аенә, безнең малайлар тәҗрибә участогында ярты гектар кукурузны шефка алдылар. Ләкин... Артык мактана башладылар да язмаска булдым. Янәсе, алар шул ярты гектарда Марк Озерныйдан да артыграк уңыш үстерәләр дә иптәш Хрущев аларны үзенең докладында үрнәк итеп сөйләячәк... Алдан кычкырган күкенең башы ярыла, ди. Яратмыйм мин андый мактанчыкларны... — Х.тдан кычкырырга ярамый, әлбәттә. Ә менә колхозның бөтен ике йөз гектар кукуруз җирендә дә Марк Озерный кадәр уңыш алсаң, иптәш Хрущев, чыннан да, мактар иде, ә? — Иптәш Хрущев кына түгел, бөтен ил хөрмәтли намуслы хезмәтне. Без беразга сүзсез генә бардык. Фәритнең соргылт кашлары астыннан усал гына караучы түгәрәк соргылт күзләре зәңгәр офык ераклыгына текәлгән иделәр. — Ә син, Фәрит, теге «икеле»не бетердеңме? Фәрит бу сорауга нигәдер кашларын җыерып, ишетелер-ишетелмәс кенә мыгырданып җавап бирде: — Бетердем... Аннары мин мичкә аша Фәриткә таба иелеп, үзем дә сизмәстән пышылдауга күчеп, сорап куйдым: — Председательдән үч алмадыңмы әле, Фәрит? Фәрит бу сорауга җавап бирү урынына кашларын тагын да җыера төшеп, атка шундый итеп чыбыркы селтәп җибәрде, мин чак кына арбадан мәтәлеп барып төшмәдем. — Андый чепуха белән маташырга вакыт юк әле монда,— диде ул, Алмачуар бераз адымнарын акрынайткач. Шулай да, бераздан соң өстәп куйды: — Алдагысын белеп булмый тагын... Аида күз күрер.