Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИН НИЧЕК АРТИСТ ҺӘМ ДРАМАТУРГ БУЛДЫМ 


Таҗи Гыйззәтнең иҗади биографиясен чагылдырган бу мәкалә матбугат өчен язылмаган. Ләкин ул драматургның биографиясен тутыру өчен дә, аның әсәрләрен өйрәнү өчен дә гаять әһәмиятле. Бигрәк тә язучының үз әсәрләренә биргән бәясе, критик фикере Т. Гыйззәтнең иҗатын өйрәнүче иптәшләргә кызыклы материал бирә. Шуңа күрә редакция драматургның фикерләренә һичбер үзгәреш кертү кирәк түгел дип карады. Мәкаләнең кулъязмасы язучының варисларында саклана. Редакция. 
Мин, мәдрәсәдә җиде-сигез ел укып, соңгы елларда түбәнге сыйныф балаларына сабак бирүче — мөгаллим ярдәмчесе булуга ирештем. Безнең мәдрәсәдә укытучы мөгаллимнәр барысы да рус культурасын тәкъдир итүче. Буби мәдрәсәсеннән чыккан, заманына күрә алдынгы, ачык фикерле кешеләр иде. Безгә, авыл шартларында, жәгърәфия, хисап, нәбатат, разыять дәресләре керә иде. Мин мәдрәсәдә чагымда ни өчендер шигырь укырга бик ярата идем. Кулга эләккән шигырь китапларын берничә кат күчереп, аларны күңелдән ятлый идем. Соңга таба авылда фаҗигале вакыйгаларга бәетләр чыгара башладым. Мәсәлән: пожар вакытында утта янып үлгән курайчы әбигә, кыш көне буранда адашып үлгән Фәхретдин абзыйга, Ятчә базарында ат урлап тотылган Наҗар егете Ясәвигә, Җиһангәрәй белән Хөббениса арасында булган драматик мәхәббәткә багышлап бәетләр чыгардым. Мин аларны җыеннарда, аулак өйләрдә егет-кызларга укып, тыңлаучыларны елата идем. Соңгы елларда миндә кызлар-егетләр хаты язу бик көчәйде. Минем өчен ул материаль яктан да файдалы иде. Чөнки һәрбер язган хатыма өч тиен, юмартраклары бишәр тиен дә түләп алалар иде. Шуның өчен бу стандарт хатларны мин, язып, кесәмдә йөртә башладым. «Таҗетдин, синдә мәгъшукиәма юкмы?» диюгә, «бар, абый; бар, түтәй», дип, чыгарып суза идем. Тора-бара минем хатларның даны бик югары күтәрелде. Укый-яза белмәгән егетләр, кызлар миңа мөрәҗәгать итәләр иде. Бу хатларны мин бик матурлап, төсле карандашлар белән төрле сурәтләр төшереп, шигырь белән яза идем. Аларның текстлары бер- берсеннән аерым сүзләр белән генә үзгәргән булалар иде. Мәсәлән, аларның һәммәсе дә түбәндәгечә башланып китәләр иде: «Элхаттанисфелмәләкат, син җаныйга сагынып сәламхат! Кабул күрсәң, укып бак, күрмәс булсаң, ертып утка як». Хатлар тел хәзинәмдә булган бөтен тәмле сүзләр белән тутырылган була. Аларда хат алучы кызның исеме булмаган кебек, хат җибәрүче егетнең дә кем икәне куелмый һәм аның кирәге дә юк иде. Хатлар башыннан алып ахырына кадәр фәкать мактау сүзләре белән тулып, гашыйк булучының янып-көюләре, ашау-эчүдән, йокыдан калулары, көне-төне уйлау аркасында дивана булулары турында тасвирлана. Анда ниләр генә язылмый иде... Алтын бармак, көмеш тырнак.
77 
 
шомырт төсле кара күз (гәрчә ул зәңгәр күзле булса да), хуш исле шифалы сулыш, сөрмәле керфек, кызыл иреи, сызылып киткән кара , каш, энҗедәй ап-ак теш, тал чыбыктай зифа буй, сандугач кебек матур тавыш, фәрештәдәй изге күңел. Йомшак табигатьле, тәмле сүзле, көләч йөзле икәнлекләрен тезеп китәсең дә, ахырына хат язу өчен гаепләмәскә, тәкәббер булмаска, тәкәбберлек шайтан фигыле икәнен кисәтеп, җавап язарга, кешегә фаш итмәскә әйтәсең. Кыз күңелендә балалы бишек, егет күңелендә иярләнгән ат сакланырга тиешлеген әйтеп тәма»м итәсең. Шулай итеп, минем хатларымның ярдәмендә бик күп кенә абыйлар, түтәйләр, кавышып, тормышларын корып җибәрделәр, чөкердәшеп кенә гомер иттеләр, балалар үстерделәр. Кайберләре, әлбәттә, минем хатларым нәтиҗәсендә ирешкән бу бәхетләренә күңелләреннән рәхмәтләр әйтеп йөргәннәрдер. Кайберләре уңышсыз мәхәббәтләренә сәбәпче булган минем хатларыма гомерләре буена ләгънәт әйтеп әрнегәннәрдер. Нишлисең? Тормыш шулай инде ул. Мин бит ул хатларны боларның тормышлары шулай күңелсез булсын әле дигән усал ният белән язмадым. Шуның өчен алар бәлки минем турымда уйлап та карамаганнар- дыр. Чөнки. ул заман кешеләре бит яхшылык белән яманлык килүләрен аллага кайтарып калдыралар иде. Үсеп җитү белән миңа мондый эшләр белән шөгыльләнергә туры килмәде. Унбиш-уналты яшемнән өйдән өйгә ашлык сугучы, урак уручы, сука сукалаучы, урман кисүче булып йөрергә, аннан инде заводтан заводка кереп, төрле эшләрне башкарырга туры килде. Бу чорларда миңа мондый күңелле эш белән шөгыльләнү түгел, хәтта мин алар турында уйлаганымны да хәтерләмим. Бары тик революция булгач кына, кулыма газета алып, дөньядагы хәлләр белән таныша башладым. Яшьләр күңелен тарта торган кино-театрларга, әдәбият кичәләренә, төрле мәҗлесләргә йөри башладым. Февраль революциясе булганнан соң татар телендә бик күп газеталар чыга башлады. Мин эшләгән цехта татарлар күп иде. Көндезге ярты сәгатьлек ял вакытында без, яшьләр, тәмәке тарту бүлмәләренә җыйнала идек тә төрле газеталарны кычкырып укый идек. Шулар арасында җитез, тотлыкмыйча газета уку сәләтем таныла, шуның өчен газеталар укуны миннән сорыйлар иде. Без монда «Кызыл байрак», «Аваз» газеталарын яратып укый идек. Шулай итеп минем яхшы газета укучы булуым тарала. 1917 нче елның җәендә миңа бер иптәшем килә дә: «Без сине суфлер итеп чакырабыз», — ди. «Нәрсә соң ул суфлёр?» — дим. «Без театр куябыз, менә син шунда, тамашачыларга күренми генә, безгә китаптан карап сүз әйтеп торасың», — ди. Мин бик куркып кына репетициягә киттем. Репетициядә мине бер читкә утырттылар да китаптан карап әйтеп торырга куштылар. Укыйм, миңа беркем дә бер сүз әйтми, замечание дә ясамый. Шулай итеп мни суфлёр булып киттем. Берничә спектакль уйнадык. Шул елның көзендә Галиәсгар абыйның «Бүләк өчен» дигән комедиясен куярга җыенабыз. Көтмәгәндә генә яучы карчыкны уйнаучы кызыбыз Казанга мөгаллимәләр курсына китеп бара. Эзлибез, кеше таба алмыйбыз. Шуннан, «менә, Таҗи уйнасын» диләр.- Мин күп икеләнеп тормыйча, тавышымны нечкәртеп, карчык булып кыланырга керештем. Спектакльне караган кешеләр мине бик яраттылар, «әйбәт чыгарасың» диделәр. Шулай итеп, суфлёрлыкны ташлап, артист булып киттем. Суфлёр, артист булу миңа Кызыл Армиягә алынгач та кирәк булды. Полкта мин татар, башкортлар арасында укый-яза белмәгән кызылармеецларга кычкырып газета укыйм, аларга агымдагы сәясәттән беседалар үткәрәм. Тора-бара мин кызылармеецлар, кече командирлар арасыннан үзем кебек театр эше белән кызыксынучы яшьләрне табам, спектакль куярга хәзерләнәм. Ләкин бер генә дә хатын
78 
 
кыз юк. Мин б\ спектакль кую теләгемне политрукка әйттем, хатын- кызлар булмауны белдердем. Ул миңа ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Көннәрнең берендә мине штабка чакыралар, барсам: «Менә, сиңа артистлар таптык, теләгәнеңне сайлап ал», — дин яхшы киенгән сөмбел кебек кызларны миңа күрсәттеләр. Бу шулай булган. Бу шәһәрдә, Кызыл Армиядән качып, Себер шәһәрләренә сәфәр иткән байлар бик күп икән. Миңа тәкъдим ителгән артистлар да шушы буржуа кызлары булып чыкты. Аларны мәҗбүри рәвештә шундый культура эшләренә алганнар. Кайберләре, үзләре килеп, нинди дә булса эш сораганнар. Шулай итен, мин болар белән кызылармеецлар өчен берничә спектакль куям. Бу спектакльләр миңа үземнең артистлык сәләтемне ачарга, органи- заторлык кабилиятемне үстерергә ярдәм иттеләр. Чөнки мии монда инде гади суфлер, артист кына түгел, бәлки шул спектакльләрнең организаторы. режиссеры, баш рольләрдә уйнаучы «зур» артисты да. Хәрби организациядә гражданский кием, өй җиһазлары юк, барысын да миңа үземә табарга, шәһәр буенча эзләргә туры килә иде. Безнең бу татарча куелган спектакльләрне бөтен кызылармеецлар, хәтта командирларыбыз да семьялары белән килеп, яратып карыйлар иде. Бер спектакльдән соң полк командиры, сәхнә артына кереп, ак офицер ролен яхшы уйнавыма сокланып, аркамнан сөйде. «Син чыннан артист икәнсең», — диде. 1920 нче елның май айларында мине штабка чакырдылар. Бардым, полк комиссарына керттеләр. «Ни өчен генә бу мине чакыртты икән», дип каршысында шәм кебек басып торам. Башкалар белән сүзен бетерде дә, миңа карап, утырырга кушты. Утырдым. «Самара шәһәрендә, Волга аръягы Политуправлениесе каршында драма студиясе ачылган. Без сине шунда җибәрәбез», — диде. Мин бер сүз әйтә алмый торам, чөнки «студия» дигән сүзне мин аңламыйм, «курс» дисә тагы бер хәл иде. укырга җибәрәләр икән дип шатланыр идем, юкса «студиягә җибәрәбез» — минем аны беренче кат ишетүем. «Нигә эндәшмисең, әллә барасың килмиме?» ди. Мин аңа мәсьәләне аңлаттым, шуннан ул миңа: «Студия — артистлык һөнәренә өйрәтә торган мәктәп, сезгә агымдагы сәясәтне, театр, сәнгать, әдәбият укытырлар, артистлык мастерлыгына өйрәтерләр, пластика, гимнастика, матур сүз, декламация, грим салу дәресләре бирерләр. Аны бетергәч, сез армия .сафында кызыл артист булып хезмәт итәрсез»,—дип сүзен бетерде. Май ахырларында инде мин Самара шәһәрендә, элекке реальное училище бинасында идем. Төрле шәһәрләрдән, өлкәләрдән килгән кызылармеецлар, командирлар, политработниклар, гражданнар киеменнән йөрүче кызлар да, егетләр дә күп. Сынаулар башлана, минем белем ягы, бигрәк тә, русчам бик чамалы булса да, сынау комиссиясендә Тукайның Теләнче» шигырен укып күрсәтү белән, анкета мәгълүматларым яхшы булгач, башка сораулар бирмәделәр. Бу студиядә укучыларның белемнәре бик төрле иде. Монда гимназия, учительская семинария бетергән, югары курсларда укыган, укытучы, батальон командиры, полк комиссары булган кешеләр белән бергә, минем кебек түбән белемле егетләр дә куп иде. Бара-бара ул укыган бай, мулла балаларының вакыт уздыру, армиядән котылу өчен генә керүләре аңлашылды. Бик күбесе студияне тәмам итмичә, берәм-берәм тайдылар. Кайберләре артист булгач та, театр- сәнгать хезмәткәрләренең тормышы алар өчен кызык булмагач, әкренләп качып беттеләр. Фәкать түбән катлаудан чыккан эшче, күбесенчә крестьян балалары, бөтен авырлыкларны кичеп, чын совет артисты булу дәрәҗәсенә ирештеләр. Шушы студиядә уку дәверендә миңа шигырь язу чире кагылган иде. һәркөнне диярлек кичләрен, иптәшләрдән яшерен, караңгы почмакларда, баскычларга утырып, аулак тәрәзә төпләренә таянып, шигырьләр
79 
 
яза идем дә Самарада чыга торган газетага илтеп бирә идем. Ләкин берсе дә басылмый иде. Көннәрнең берендә газетаның соңгы битендә: «Гыйззәтов дигән иптәш, шигырьләр язып маташмагыз, чыкмый» дип бер хәбәр язалар. Бу миңа яшен суккан кебек тәэсир итте. Миннән көлеп йөргән буржуа балалары өчен бик зур азык та булды. Шулай итеп, мин шигырь язуны ташладым. Драма әсәрләре язарга керештем. «Бәхетсез гаилә» исемле әсәремне язып студиянең директоры Зәйни абын Солтаиовка биреп укыттым. Ул яратмады, «кулга тотарлык түгел», диде. Шулай да бу минем күңелне кайтармады. «Биш бармак» исемендә сәнәкчеләр тормышын чагылдырган әсәр яздым. Моны да берничә кеше укып яратмадылар. Шулай итеп, минем бу азаплануым да барып чыкмады. Аннан инде мәктәпне тәмам итү көннәре җитте. Көне-төне имтихан спектакльләренә хәзерлекләр башланды. Язарга вакыт булмады. Чыгарыш спектакльләренең икесендә дә рольләрем әйбәт иде. Шулай итен, мин студияне отлично билгесе белән бетердем. Шуны да әйтеп китәргә кирәк. Бу студия миңа артистлык һөнәренә генә түгел, ә бәлки гомуми белемнән азмы-күпме авыз итәргә, культура казанышларын үзләштерергә, рус-Европа театры, сәнгать, әдәбият үрнәкләре белән танышырга ярдәм итте. Революциядән соң Петроград, Москва кебек үзәк шәһәрләрдә азык кытлыгы күп кенә сәнгать, театр, әдәбият белгечләрен Самара шәһәренә туплаган иде. Мәсәлән, Петро- градтан: академик Дуссов, Москвадан профессор Толбузин, Петроград Мариинский театрының балетмейстеры Аладистикая, рус кино артисты Дикарханов, Москвадан— Грданова һ. б. зур галимнәр безгә дәрес бирделәр. Без бу галимнәрдән бик күп белем һәм тәжрибә алдык. Студияне бетергәч, бездән 55 кешелек көчле труппа оештырып, яңа гына төзелеп килә торган Кир. край (Казахстан) республикасына җи- бәрделәр. Без, Оренбург шәһәренә урнашып, халыкка хезмәт итә башладык. Бу театрның татар театры тарихында игътибарга лаеклы булган аерым эш методлары бар. Мәсәлән: рольнең зуры, кечкенәсе юк. Артист булган кеше бүген кечкенә рольдә уйнаса, иртәгә баш рольне уйнарлык талантка ия булырга тиеш. Шулай ук бүген бер артист баш рольдә уйнаса, иртәгә инде ул толпада катнашырга тиеш. Татар театры тарихында суфлёрсыз уйнау методын да беренче мәртәбә шушы театр коллективы тормышка ашырды. Бу, әлбәттә, спектакльләрнең сыйфатын күтәрүдә хәзерге көндә дә театр дөньясында беренче шарт булып исәпләнә. Бу труппаның бөтен эше, методы — күмәкләшүдә, бөтен иҗаты, административ һәм башка техник эшләр дә коллектив белән хәл кылына. Булган кимчелекләр коллектив ярдәмендә бетерүгә корылган иде. Димәк, артистларның бөтен шәхси интереслары коллектив интересларын тәэмин итүгә бәйләнгән. Хәзерге тел белән әйткәндә, беренче чиратта дәүләт интересы күздә тотылган. Ләкин 1921 нче елгы дәһшәтле ачлык бу театрны яшәтергә мөмкинлек бирмәде, ул таралды. Хәзерге көндә бу труппадан калган өч кенә кеше бар. Уфада — Рифгать Фәйзи, Казанда— Уразиков белән мин. Калганнары барысы да башка эшләрдә хезмәт итәләр. Бу труппа таралгач, бер ел чамасында, әлбәттә, миңа әдәбият, сәнгать белән шөгыльләнергә туры килмәде. 1922 нче елның көзендә, Казанга кайтып, Татар Дәүләт театрына артист булып кердем. Халык бу елларда ни өчендер театрга йөрми иде, безнең бөтен куйган постановкалар буш залга уйналып килделәр. «Талир тәңкә». Казанда Татар Дәүләт театрында уйнаганда, артистларның дәрәҗәләренә карап, бенефис бирелә иде, ягъни бенефис спектакленнән килгән бөтен керем шул артист файдасына китә иде. Әйтик, беренче положениедәге артистлар спектакльләрне бер үзләре исеменнән игълан итеп, әлбәттә инде, бенефис көнне алар баш рольне уйныйлар. Икенче положениедәге артистларның икесенә бер көн бирелә. Ягъни ике артистның исеменнән игълан ителә. Аннан түбәннәренә өч-  
80 
 
дүрт кешегә бер бенефис игълан итәләр. Бенефис спектакльләре театрда зур вакыйга — бәйрәм көненә әверелә иде, чөнки спектакльдән килгән бөтен доход аның файдасына була. Бенефис иясенә артистлар коллективыннан адреслар, бүләкләр бирелә. Шулай ук тамашачыларда яраткан артистларына бик күп бүләкләр китерәләр иде. Мин әле яшь, урта кул артист булганга, мина аерым бенефис үткәрү хокукы бирелмәде. Без бер артист белән үз бенефисыбызга «Бүз егет» дигән әсәр уйнап яхшы гына сбор алдык. Бервакытны иптәшемнең бенефис көне җитә башлады. Ул театрда баш суфлёр иде. Аңа аерым көн бирелә. Бенефис көнендә бенефис куючы кеше әсәрне үзе сайларга тиеш булганга, дирекция бездән көн дә әсәр сорый башлады. Без әсәр эзлибез, шул замандагы драматурглардан яңа әсәрләрен сорыйбыз. Ләкин берсе дә бирәсе килми. Чөнки вак-төяк артистка әсәрен биреп, дәрәҗәсен төшерәсе килми. Көн якынлашып килә, безнең һаман әсәребез юк. Нишләргә? Мин Галиәсгар абыйга киттем, «берәр яңа әсәрегез юкмы», — дим. «Оригиналь әсәрем юк, 1 исемле әсәрен «Хәйлә кәр Сөләйман» исеме белән тәрҗемә итеп ятам. Ул сезгә бик уңайлы, үзеңә баш роле дә бар. Тотыгыз да шуны куегыз», — ди. Мин дә моны бик яраттым. Тәрҗемә өчен күпме аласын сорадым да, иптәшем янына киңәшергә кайтып киттем. Шулай, хатын, мин сиңа әсәр таптым, дидем. Ул да шатланды, ләкин тәрҗемә бәясенә килеп җиткәч, бу икенче төрле сөйли башлады. «Ярый,— ди,— тәрҗемә өчен 100 сум акча бирдек ди, Гомәр Терегулов белән Әсгать Мәҗитовлар бенефисындагы кебек тамашачы булмаса, 100 сум акчабыз янармы»,—ди. Аның сүзләрендә, әлбәттә. дөреслек бар иде, чөнки тәрҗемә әсәрләр куеп, бер генә артист та уңышка очрамады... Шуннан, тукта, мин әйтәм, үзем язып карыйм әле, дим. Хатыным да моны бик хуп күрде. Шулай итеп, мин тагын пьеса язарга утырдым. Көннәр утырдым, төннәр утырдым, ашамадым, эчмәдем, фәкать шул пьеса белән яшәдем. Күпме вакыт язганмын, хәзер хәтерләмим, ләкин озак газап чикмәдем, «Талир тәңкә» исемендә бер әсәр туды. Художество бүлек мөдиренә әйттем. Ул: «Бүген репетициядән соң укырбыз», — диде. Менә репетиция дә бетте, бөтен артистлар өйләренә таралдылар, директор бүлмәсендә режиссерларга мин әсәр укыйм. Әсәрне укып бетерүем булды, художество бүлеге мөдире: «Молодец, бик әйбәт әсәр язгансың», — дип әйтеп тә салды. Аның артыннан, билгеле инде, башкаларга да мактарга юл ачылды. Өч көннән соң репетиция башлана. Бер атнадан бөтен Казан урамнарына «Таҗи Гыйззәт әсәре» дип афиша ябыштырыла. Спектакль көне дә килеп җитә, билетлар сатылып бетә. Мин Гаязны уйныйм. Пәрдәне ачып җибәрәбез, каз өмәсе бара, кызлар җырлыйлар, тамашачыларда алкышлар... Әсәр уйналып беткәч, мине бискә чакыралар, иптәшемә коллективтан күп кенә бүләкләр, адреслар бирелә. Шулай итеп, безнең яшь семьяда уңышлы бенефис, уңышлы театр әсәре тудыру шатлыгы туа. Бу сезонда куелган күп кенә әсәрләр берәр тапкыр баралар иде дә, яңадан сәхнәгә менмәслек булып төшеп калалар иде. «Талир тәңкә» әсәренең өч тапкыр уйналуы тамашачылар каршында азмы-күпме мәхәббәт казануын күрсәтә. 1926 нчы елны бу әсәрне Татар Дәүләт театры яңадан куйды. Ул әсәр 1927 нче елны Москва татар эшчеләр театрында барды. 1928 нче елны, шул ук театр репертуарында сакланып, Урал, Донбасс гастрольләрендә уйналды. 1929 нчы елны Астрахань, Оренбург татар театрларында куелды. «Каһәрле мөһер». Бу әсәр үзбәк ханы Бабур-хан тормышыннан алынып язылды. Кыскача эчтәлеге түбәндәгечә: Бабур-ханны Фирганәдәи шәйбанилар куып чыгаргач, калдык гаскәре белән ул хәзерге Төркмәнстанга, аннан Иранга кача. Аның хәле
                     1 Әсәрнең исеме танылмый. Ред. 


 
шулкадәр куркыныч була, хәтта алтын бишектәге ир баласының кулына * мөһер басып, Аму-Дарья буенда калдырып китәргә мәҗбүр була. Бу ир баланы төрекмән карты белән карчыгы табып алалар да үз балалары итеп тәрбияләп үстерәләр. Ләкин бала кулындагы мөһер белән . газаплана. Шуның ни өчен басылуын сораша торгач, карчык аңа эшнең I ничек булганын ачарга мәҗбүр була. Бала, ата-анасын эзләп, илдән : илгә йөрергә чыгып китә. Йөри торгач, ул һиндстанга барып чыга. ■ һиндстан ханы Бабурның кызы белән очрашып гашыйк була, кыз да . аны ярата. Болар арасында кайнар мәхәббәт башлана. Көннәрнең бе- I рендә балаларны тотып алалар да хан хөкеменә китерәләр. Бабур-хан, әлбәттә, ниндидер бер илгизәр, ярлы егет белән үз кызы арасында мәхәббәт тууын башына сыйдыра алмый. Егетнең башын кисәргә куша. Бабурхан үз әмеренең җиренә җиткерелүен күрергә дип җәза мәйданына килә. Шунда аңа башы киселгән билгесез егетнең уң кулына мөһер басылганын әйтәләр. Хан килеп карый һәм үз баласын үзе җәза итү фаҗигасеннән үлә. Әсәр шуның белән бетә. Бу әсәр 1923 иче елны Сембер шәһәрендә язылып, җәй аенда ике мәртәбә уйнала. Әсәр, әлбәттә, бик зур уңышка очрый... Ике спектакльдә дә билетлар җитми, тәрәзәләрне ватып керәләр. 1924 нче елның кышында Казанда Сәет Булатов кулы астында артистлар коллективы тарафыннан Большой театр бинасында уйнала. Мин ул чагында Казанда булмаганга, спектакльне күрмәдем. Сөйләүләренә караганда, бик зур уңыш казана. Шуннан соң бу әсәр шушы труппа артистлары тарафыннан Әгерҗе, Минзәлә театрларында уйнала. Уфа шәһәрендә дә бара. Шуннан соң бу әсәрне мин үзеАм бер җирдә дә куймадым һәм уйнамадым. Хәтта ул минем үземдә саклана да алмады. Бүгенге көнне үземдә караламасы да юк. Әллә инде Москва татар театрында калды, әллә Академия театрында югалды—исемдә түгел. Бу инде ул еллардагы ханнар, пәйгамбәрләр, әүлиялар тормышыннан сәхнә әсәре язу чиренә ияреп язылгандыр. Бу теманы мин яңадан кабатламадым һәм яхшы иттем. 1924 нче елны «Пәрәмәч» исемле бер пәрдәлек комедия язылды. Бу әсәрнең эчтәлеге бик сай, алган проблемасы да юк. Әдәби эшләнеше дә бик зәгыйфь. Толчок-базар халыкларының кабахәт якларын күрсәтүгә багышланган иде. 1925 нче елның башында «Наемщик» драмасын яздым. Аның язылу тарихы кызык кына булды. Бу елларда мин Сембердә айга ике тапкыр спектакль куеп бара идем. Шушы спектакльләрне куйганда, кирәк булган кием-салымнарны, өй җиһазларын өйдән, белеш-танышлардан, күршеләрдән җыйнап бара идем. Мин еш кына аларны безнең аста торучы ломовой извозчик Кәлимуллалардан ала идем. Әйбер биргән кешеләрне, әлбәттә, театрга буш кертәсең. Мирхәйдәр Фәйзинең «Урал суы буенда» дигән әсәрен куйганда, болардан мин күп кенә әйберләр алдым, һәм хатыны белән икесен спектакльгә алып бардым. Икенче көнне ишек алдына чыккан идем, Кәлимулла абзый озын ломовой арбасына утырып тәмәке тартып тора. Мине күрүгә: «Таҗи, бире кил әле»,— дип чакырды. Мин бардым, янына утырдым, кичәге спектакль турында фикерен сораштым. Миңа ошады, ди. Шундагы кызык моментларны сөйләп китте. Шуннан миңа болай ди: — Слушай, син үзең дә шундый кәмитләрне язасың икән, нигә син наемщиклар турында язмыйсың? Аңа кадәр минем наемщиклар турында ишеткәнем бар иде. Бигрәк тә, әни мәрхүмә, берәр нәрсәне сорап аптырата башласаң, «әллә син наемщик булдыңмы; наемщик түгелсендер бит?» дип, безгә әйтә иде. Кәлимулланың «наемщиклар турында яз әле» дип әйтүенә, минем күз алдыма шундый кешеләрне аптыратучы образ килеп басты. Шуннан, G. вС. Ә." № 9. gj

82 
 
миңа Кәлимулла абый алар турындагы бик күп әкиятләрне, кызыклы хәлләрне сөйләп китте. Чыннан да, бу мине кызыктырды. Шуннан сок мин күргән саен моңардан сораша башладым. Шулай итеп, миндә наемщик образы тулысы белән туды. 1925 нче елның март айларында мин авырый башладым. Туберкулез диспансерына бардым. Врачтан врачка йөртеп карадылар, миндә туберкулез авыруы таптылар. Дәваларга керештеләр. Бу диспансердан «II стадия туберкулез» дигән справканы тотып, Губерна Рабис Союзына бардым. Алар, минем татар театр коллективы белән җитәкчелек итүемне яхшы белгәнгә, мине дәвалау турында чара күрергә керештеләр. Бервакытны Союз председателе Белов дигән иптәш болай ди: — Без сиңа материаль ярдәм күрсәтү йөзеннән «Булочев» театрын бушлай алып бирәбез. Шунда үз файдаңа спектакль куярсың. Аннан килгән акчага берике ай Кырымга китеп дәваланырсың. Бу тәкъдимне мин, әлбәттә, шатлана-шатлаиа кабул иттем. Бөтен Волга буенда иң яхшы, иң соңгы техника кушуы буенча салынган Бу- лочев театрында уйнау гына да ни тора иде. Мин кайтып коллективны җыеп сөйләшәм. Алар да моңа шатланалар. Ләкин безнең алга нинди әсәр кую кыенлыгы килеп баса. Чөнки без инде шул заманда басылып чыккан бөтен яңа әсәрләрне куеп бетергән идек. Бигрәк тә һәрбер басылган әсәрне уйнап булмый, безнең труппаның саны бик чикле, барлы- гыбыз ун кеше. Труппаның көченә карап әсәр язу мәсьәләсе килеп туа. Шулай итеп, миндә «Наемщик» әсәре язу проблемасы килеп туа һәм мин аны язарга керешәм. Әсәр тәмам була. Губкомда һәм төрле җирләрдә эшләүче иптәшләрне җыеп укыйм. Әсәрне яраталар. Бу вариант хәзерге «Наемщик» вариантыннан шактый үзгә иде. Ул өч пәрдәле, Иманкол мулла өендә генә бара торган комедия иде. Анда социаль мотивлар юк. Бикә белән кол крестьяннар арасында барган сыйнфый көрәш тә алынмый. Фәкать Иманкол мулла солдатка алынган улы Тимерхан өчен Батырҗанны яллый. Соңыннан Батырҗан- ның алардан үч алу моментлары гына чагыла иде. Әсәр 1925 нче елның 5 нче маенда, шәһәрдә сабан туе көнендә куелды. Әлбәттә, билетлар сатылып бетте. Чөнки авыллардан бик күп кеше шәһәргә килгән иде. Шуның өчен безгә 7 нче майда бу спектакльне тагын бер кат «Эшчеләр сарае» бинасында кабатларга туры килде. Шулай итеп, әсәр халык каршында зур уңышка очрады. 1925 нче елның көзендә Алабугага күчкәч, ноябрь аенда Алабуга сәхнәсендә, 1926 нчы елның февраль аенда Бондюгта, май аенда Чаллы шәһәрләрендә уйналып, тамашачылар тарафыннан зур алкышлар беләи каршы алыиа. Тора-бара бу вариант мине канәгатьләндерми башлады. Шуннан мин, әсәрне яңа баштан үзгәртеп, Шәрифә бикә, Аскәр, Бикчәнтәй, Гөлйөзем, Гәрәй, Зөбәрҗәт образларын кертеп, халык көйләре нигезендә музыкаль драма итеп яздым «Наемщик» әсәре турында газета, журнал битләрендә бернәрсә дә язылмаса да, Ульяновск, Алабуга, Бандюг, Чаллы шәһәрләрендә уйналып, уңышка очрады. Бу хәл Татар Дәүләт Академия театры коллективына ишетелә. Әсәр белән кызыксынып, аны миннән соратып алалар. Әсәр 1928 нче елның октябрь аенда Казанда Татар Дәүләт Академия театрында уйналу шәрәфенә ирешә. Шул ук елны Астрахань, Оренбург, Москва, Троицк шәһәрләрендә бара башлый. «Манифест» — «Наемщик» драмасының либреттосы, опера өчен шигырь белән язылган варианты. 1940 елда язылды һәм аерым китап булып басылды. 
1 «Наемщик» музыкаль драмасын камилләштерү өстендә Таяси Гыйззәт соцгы көннәргә кадәр эшләде, иң соңгы вариантын 1955 елның февраль аенда Татар Дәүләт опера театрына тапшырды. Ред.  
6* 83 
 
«Кызыл карчыга». Бу дүрт пәрдәле драма 1928 пче елны язылды.. Гражданнар сугышы вакытында бер яхшы тормышлы шәһәр кешесенең малае (17 яшьләрдә) Кызыл Армиягә күңелле булып языла. Кызыллар шәһәрне ташларга җыена. Контрреволюцион көчләр активлаша, шәһәргә һөҗүм итә торган Колчак бандасына ярдәм күрсәтү максаты белән бу малайның атасы-бай өендә заговор оештырыла. Кызыллар моны сизеп алалар да, бу контрреволюцион группаны арестовать итәргә команда җибәрәләр. Командада әлеге малай — «Кызыл карчыга» да бар. Билгеле, отряд килеп заговор барган йортны камап ала. Ике арада кораллы сугыш китә. Шунда ата үзенең улын атып үтерә. (Күрмичә,, әлбәттә.) Бу әсәр Алабуга, Бондюг, Чаллы сәхнәләрендә уйнала. 1928 нче елны Москва театрына бирелгән иде. Куярга теләп тә йөрделәр. Ләкин миңа билгеле булмаган сәбәп белән куелмады һәм шунда югалды. Хәзерге көндә үземдә карарга бер нөсхәсе дә юк. Шәһәрдән шәһәргә күчеп йөргәндә, кайдадыр калды. Әйбәт кенә, тамашачыны үзенә карата торган әсәр иде. Югалды — кызганыч. 1927 нче елны, ниндидер бер русча әсәргә ияреп, мин «Әптрәхим» исемле пьеса яздым. Аннан соң «Су буенда» исемле ике пәрдәле комедия язылды. Монысы Алабуга сәхнәсендә уйналды. 1929 нчы елны «Ил үскәндә» исемле пьеса яздым. Беренче мәртәбә ул 1930 нчы елның апрель аенда Татар Дәүләт Академия театрында уйналды. Сәхнәгә, куелу уңае белән Гадел Кутуйның «Кызыл Татарстан» газетасында уңай бәя биреп язган рецензиясе басылды. Шулай ук Татар Дәүләт Академия театры 30 нчы елны авылларга гастрольгә чыкканда, төп репертуар итеп бу әсәрне ала. Арча, Кукмара, Тәкәиеш, Мамадыш районнарында күп мәртәбәләр уйнала. Тамашачылар тарафыннан яхшы кабул ителә. 30 ичы елны Москвада Үзәк нәшрият тарафыннан басылып та чыга. Ул әсәр Астрахань, Оренбург һәм башка театр сәхнәләрендә барды. 1930 нчы елда мин «Бөек борылыш» исемле пьеса өстендә эшләдем. Бу әсәр күмәкләшүне, авылдагы сыйнфый көрәшне җайландыра. Темасы белән заманында актуаль булса да, өстәнрәк язылган. Шуңа күрә ул, колхоз темасына язылган башка әсәрләр кебек, озын гомерле була алмады. Чөнки андагы образлар, Сәгыйть мулла образыннан башкалары, характерлар буларак бирелмәгәннәр. Сәгыйть мулла матур гына сатирик сәхнә образы булып чагылса да, башка схематик образлар арасында югалып кала. Беренче мәртәбә Татар Дәүләт Академия театрында 1931 иче елның башында куелды. Башка театрларда да уйналды. «Кызыл Татарстан» газетасында сәхнәгә куелу уңае белән рецензия басылды. Әлбәттә, мактамадылар. Шушы көнгә кадәр басылганы юк, яңадан язарга йөрим, тик вакыт тими әле. Шул ук 30 ичы елны колхоз-совхоз театрлары өчен «Бөгелеше исемле әсәр язылды. Бу — өч пәрдәлек комедия. Күмәкләшү вакытында булган кайбер бөгелешләрне җанландыруны үз эченә ала. Бу әсәр республика күләмендә үткәрелгән пьесалар конкурсында премия алган иде. Татгосиздат тарафыннан басарга да алынды, ләкин ике ел планнарында йөреп тә, дөнья йөзе күрә алмый калды. Меховщиклар клубының үзешчән түгәрәге тарафыннан сәхнәгә куелды. Шәп бара диләр иде, үзем күрә алмадым. Басылып чыкмагач, башка җирләрдә уйналмады. Матур гына эпизодлары, кызыклы вакыйгалары бар, кешеләре дә юк түгел, ләкин яңадан эшләүне сорый. «Буксир» әсәре 1930 нчы елны Казан завод-фабрикаларында туган прорывка каршы, Партия Өлкә Комитеты чакыруы буенча оратория тәртибендә язылган. Җиңел кулдагы өч күренешле бер әсәр. Темасы белән бик җитди, әһәмиятле булса да, әдәби кыйммәте шәп түгел. Академия театры тарафыннан завод-фабрикалардагы прорывларны бете

81 
 
рүгә өндәп чыга торган бригадалар репертуары өчен кабул ителеп алынса да, сәхнәгә куелмады, һәм басылганы да юк. 1931 иче елны Татарстан Мәгариф комиссариатының заказы буенча икмәк әзерләүгә багышлан «Көрәш» исемле пьеса язылды. 1932 нче елны басылып чыкты. Кечкенәрәк күләмдәге бер әсәр. Бүгенге көн өчен әдәби кыйммәте юк. «Бишбүләк» драмасы 1932 иче елны ук язылган иде. Татар Дәүләт Академия театры тарафыннан кабул ителеп, 1933 иче елның язында куелырга планлаштырылган да иде, ләкин театр кисәктән Баку, Ташкент шәһәрләренә гастрольгә китү сәбәпле куелмый калды. 1936 ичы елны аерым китап булып басылып чыкты. Ләкин Татар Дәүләт Академия театры җитәкчеләре бу әсәргә салынган яхшы орлыкны күрергә теләмәделәр. Аның әдәби кыйммәтен танымадылар. Төрле сылтаулар белән сәхнәгә менүенә тоткарлык ясап килделәр. Бары тик 1938 иче елны гына, театр коллективының таләп итүе буенча, куярга мәҗбүр булдылар. Әсәр, әлбәттә, тискәре карашта булучы кешеләрнең карашларын челпәрәмә китерде. г!п генә булмасын, «Бишбүләк» әсәре үзенә тиешле бәяне халык тарафыннан, шулай ук вакытлы матбугат тарафыннан да алды. Анын турында Гадел Кутуй, Газиз Иделле һ. б. иптәшләр зур-зур уңай рецензияләр яздылар. «Бишбүләк» драмасыннан соң, мин клуб сәхнәләре өчен берничә әсәр яздым. Алар арасында 1932 нче елда язылган «Маяк» комедиясе И. В. Гогольнең «Ревизор»ына ияреп эшләнде. «Ударник Мохтар» һәм «Акбаш вакыйгасы» (1932) авыл, клуб сәхнәләрендә куелдылар. «Фамилиясез тимерче» исемле әсәр 1933 нче елда Гариф Галиев- нең «Фамилиясез кеше» исемле хикәясеннән файдаланып язылды. Шул ук елны Академия театрының колхоз труппасы тарафыннан сәхнәгә куелды. Бүгенге көнне дә бу әсәрнең әһәмияте бар. Сыйнфый сизгерлеккә, ачык авыз булмаучылыкка өнди торган файдалы әсәр. Андагы образлар да әйбәт кенә эшләнгәннәр. Вакыйгалар уңышлы итеп төзелгәннәр. Быел мин аны яңа баштан редакцияләп чыктым. Басарга тәкъдим иттем. Шул ук 33 нче елны Академия театрының колхоз бригадасы өчен «Чүп үләннәр» исемле әсәр яздым. Хәсән Шабанов җитәкчелегендә йөргән бригада бу әсәрне зур уңыш белән уйнап кайтты. Аннан соң мин «Җиңү бәйрәме» исемле әсәр яздым. Бу ике пәрдәлек музыкаль комедия, күләме белән зур булмаса да, колхозларда булган уңышларыбызиы чагылдыру һәм уңай кешеләребезне күрсәтү ягыннан хәзер дә әһәмияткә лаеклы әсәр. Аерым китап булып басылды. «Талир тәңкә» әсәрен үзгәртеп, 1934 нче елда мин «Чаткылар» исемле драма эшләдем. Шул елны Татар Дәүләт Академия театры тарафыннан ул сәхнәгә куелды. «Чаткылар» әсәре турында язылган мәкаләләр, рецензияләр күп, шулай ук ул әсәр кара реакция, Столыпин чорын җанландыру ягыннан мәктәпләрдә әдәби дәреслек булып укылып килә. Бу әсәр кебек күп куелган, күп укылган, җәмәгатьчелек тарафыннан яхшы бәя алган минем башка әсәрем дә юк дияргә була. Чөнки аны һәр шәһәрдә, һәр клубта, һәр авылда куялар. Рус теленә тәрҗемә ителеп тә басылып чыкты. «Мактаулы заман» драмасы 1935 нче елны язылды. Бу әсәрнең язмышы театрда кызык кына бер вакыйгага очрады. Әсәр башта Язучылар союзында укылып бөтен кеше тарафыннан яхшы бәя алды. Бигрәк тә Шәриф абый Камал, Кави Нәҗми иптәшләр, зур бәя биреп, тизрәк театрда куйдыру тәкъдиме белән чыктылар. Шулай ук әсәр, Җир эшләре комиссариатында терлекчелек белгечләренә укылып, яхшы отзывлар алды. Ләкин әсәр, Академия театрына барып кергәч, тоткарлыкка очрады. Режиссерлар коллегиясе, кайбер зур артистлар «бу бит 

85 
 
сыер, үгезләр турында язылган» дип, бер нәрсәгә нигезләнмәгән тәкъдимнәр кертеп, яца баштан эшләргә киңәшләр бирделәр... Әсәрне сәхнәгә куярга вакыт җиткәч, шундый бер хәл килеп туды. Театр штатында булган өч режиссерның берсе дә куярга теләмиләр. Исмәгыйлов: «Минем быелгы нормам тулды, башка әсәр куярга теләмим»,— ди. Ильясов: «Мин өч елдан бирле ял иткәнем юк, ялга чыгам»,— диеп аклана. Ә инде театрның художество бүлеге мөдире, баш режиссеры Хавич: «Мин татар тормышын белмим, бигрәк тә авыл хуҗалыгы, крестьян тормышы белән танышлыгым юк»,— дип куймау өчен төрле дәлилләр китерә. Шулай итеп, җиде бүре кебек әсәрдән качып беттеләр. Шуннан театр директорына моңа кадәр үзен режиссерлык эше белән танытмаган, собраниеләрдә ялкынлы речьләр белән артистлар коллективын шаккатырмаган, гади артист булып кына хезмәт итүче Хөсәен Уразиковка тапшырырга тәкъдим итәм. Бу тәкъдимне режиссерлар бик хуплап каршы алалар. Шулай итеп, әсәр Уразиковка бирелә. Ул эшкә керешә. Репетицияләр башлана. Хөсәен Уразиков, реалист артист буларак, режиссерлык эшен дә реалистик формада корып җибәрә. Ул өстәл артында сүз сөйләүдән бигрәк, артистларның үзләре белән күбрәк шөгыльләнеп, образлар өстендә, һәр образның әсәрдә тоткан роле турында практик рәвештә, сүз, фикерне тамашачыга җиткерү турында эш алып бара. Әсәр әзерләнеп бетә. Афиша чыгарыла, спектакль көне килеп җитә. Театр халык белән шыгрым тулы. Пәрдә ачыла. Җансатаровиың беренче сүзе белән үк тамашачылар, әсәрләнеп, елмаялар. Собраниедә йоклап утырган Хөбәй- бә сүзләреннән гөрләшеп көләләр, Ярул бабай кызыгыннан бөтен тамашачылар кул чабарга керешәләр. Бу инде әсәрнең уңышлы чыгуына гарантия иде. Икенчедән, мондый кул чабулар артистларны рухландыра, аларның уеннарына дәрт, күңел күтәренкелеге бирә. Халыкның башта ук алкышлар белән зурлавы артистларны канатландырып җибәрә. Беренче пәрдә бетә, артистларны бискә чакыралар. Икенче пәрдә тагын да күтәрелә. Политбүлек начальнигы Громов килү, Әптрәшнең бүре үтереп кайту вакыйгасы тамашачыларның колагын торгыза. Малтабаровиың Әптрәшкә иң яхшы нәсел үгезен котырган бүре тешлә- вен яшерергә кушуы белән тамашачыны төп конфликтка китереп кертә. Пәрдә төшкәннән соң залдагы халыкның берсе дә кул чапмый, артистлар гаҗәпкә калалар. Бу ни бу диләр. Билгеле, тамашачы ул бик сизгер, һәрбер моментка реагировать итә. Сәхнәдә булган һәрбер вакыйганы үзенең аңы, йөрәге аша кичерә. Шулай булгач, ни өчен ул бөтен Советлар Союзында иң күп сөт бирүдә рекорд алган сыердан туган үгезне котырган бүредән тешләтеп һәлак итәргә теләүче дошман политикасының өстенлек итүенә кул чапсын?.. Өченче пәрдәдә вакыйгаларның тагын да куера төшеп кульминациягә җитүе, шуның уңай якка чишелә башлавы тамашачыны күтәреп җибәрә. Бер туктамый алкышка күчә. Артистлар уйный алмыйлар, котыра башлаган үгезне коткарырга самолетта очып килгән профессор сәхнәгә керү белән бөтен зал, ура кычкырып, кул чабарга керешә. Соңгы финал пәрдәсе уйналып бетә, халык залдан таралмый, аякка басып, авторны чакыра. Сәхнә артына халык кереп тула. Мине кочаклап үбәләр. Артистларны зур уңыш белән котлыйлар. Бөтен кешенең йөзендә шатлык, дулкынлану хисләре балкый. Ләкин сәхнәдә шундый вакыйгалар барганда, әлеге әсәрне куярга теләмәгән режиссерлар да театрда булалар. Тик залда барган кул чабуларга аптырап калалар. Бер югары менеп, бер түбән төшеп йөгереп йөриләр. Тамашачыларны кул чабудан тыярга телиләр. Әсәрнең уңышлы әсәр булуы турында «Кызыл Татарстан» газетасында Мирсәй Әмир мәкаләсе, «Совет әдәбияты» журналында Хәмит Ярми иптәш мәкаләләре басылып чыктылар. Шулай VK «Мактаулы
86 
 
заман» әсәре гурында «Кызыл Татарстан» газетасында колхозчылар фикере дигән бер бит әдәби сәхифә оештырылды. «Мактаулы заман» әсәренең Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән баруы, колхозчыларның бу әсәрне Казанга килеп караулары массовый төскә кереп китә. Шуннан Арча, Кукмара райкомнары аерым эшелон белән килеп карауны оештыралар. Бу вакыйга безнең театр тарихында беренче мәртәбә һәм хәзергә кадәр кабатланганы да юк. Менә бер көнне безгә, артистларга, иртәгә «аерым эшелон белән «Мактаулы заман» әсәрен карарга колхозчылар киләләр», дип игълан итәләр. Иртә белән бөтен артистлар коллективы флаглар тотып оркестр белән тимер юл вокзалына төшәләр. Бераздан поезд килгәне күренә. Аның өстенә ««'Мактаулы заман» карарга киләбез» дип, эре хәрефләр белән язылган плакат эленгән. Бөтен вагоннарда тальян гармонь, җыр тавышлары яңгырый. Монда оркестр Сәйдәшевнең Кызыл Армия маршын уйный. Шундый тантана астында поезд килеп туктый. Вокзал алдында кыска гына митинг үткәрелә. Шуннан, мең ике йөз колхозчы гармоньнар уйнап, Пионер һәм Бауман урамнары аша Академия театрына таба китәләр. Бөтен урамнар халык белән тулган, барысы да колхозчыларны карыйлар, нигә болай килүләрен сорыйлар. Шулай итеп, бөтен шәһәр бәйрәм төсенә керә. Спектакльдән соң фикер алышу башлана. Берәм-берәм колхозчылар сәхнәгә чыгып, әсәр турында, артистларның уены турында мактап сөйлиләр. Әсәр шундый уңышка иреште, ләкин әсәргә карата кире позициядә торган кешеләр хәзерге көндә театрда булмасалар да, шул фикерне дәвам иттерүчеләр бар. һаман аның сыерлар, үгезләр турында язылуын сылтау итеп, пичек булса да театрга алмау политикасын алып баралар. «Чулпан» — «Мактаулы заман» әсәре белән бер чорда язылганга, сәхнә йөзен күрмичә, әрӘхМ булып калды. Юкса, үзенең художество тирәнлеге, образларының эшләнеше, вакыйгаларының тамашачыларга тәэсир итәрлек катлаулы булуы әһәмияткә лаеклы иде. Асылда, ул әсәр Федор Панферовның «Бруски» исемле мактаулы романына ияреп язылды. Күп кенә образлар да аннан алынды. Шушы көнгә кадәр куелганы һәм басылганы да юк. 1936—37 нче елларда «Ташкыннар» драмасы язылды. Беренче мәртәбә Октябрь революциясенең XX еллык бәйрәменә куелды. Шул көннән башлап, өзлексез рәвештә 1941 нче елга кадәр уйналып, халыкның мәхәббәтен казанды. 1941 нче елны Москвада булырга тиеш булган Татар сәнгать декадасына махсус рәвештә хәзерләнгән иде. Шушы декадага әзерлек вакытларында ЛАосквадан килгән профессор Альперс, тәнкыйтьче Залесскийлар карап, әсәргә зур бәя бирделәр. Москва художество театрына лаеклы репертуар дип таныдылар. һәм шунда бу әсәрдәге бай вакыйганы берничә кисәккә бүләргә мөмкин түгелме дигән тәкъдим белән чыктылар. Бу тәкъдихМ чыннан да мине уйланырга мәҗбүр итте. Чөнки илебездә булып узган, халыкларның тормышына бик зур йогынты ясаган беренче империализм сугышы, буржуаз демократик февраль революциясе һәхМ Бөек Октябрь социалистик революция этанларын бер әсәргә тыгызлап тутыру уйнаучылар өчен дә, караучылар өчен дә бик авыр иде. Менә шуннан соң мин «Ташкыннар» драмасын өч кисәккә бүлеп, һәр кисәккә аерым исемнәр биреп, яңадан язарга керештем... «Шомлы көннәр» 1942 нче елда язылды. «Даулы көннәр» 1943 нче елда язылып басылды. Өченче кисәге «Данлы көннәр» озакка сузылып 1952 нче елны гына тәмам булды. Чөнки миңа бу арада «Изге әманәт», «Безнең авыл егете», «Чын мәхәббәт», «Алсу таң» әсәрләрен язарга туры килде. Болай
87 
 
-өч кисәккә бүлү белән мин, әлбәттә яхшы эшләдем. Бу өч чорны аерым- аерым чагылдырган өч бөтен әсәр тудырдым. Тукай мәрхүм әйтмешли — аның «Бәрәңгесен» халык мәңге оныт- маса, бәлки минем «чабаталы Биктимер семьясын» истән чыгармаслар. 1939 нчы елны «Кыю кызлар» пьесасы язылды. Һәм шул елны Татар Дәүләт Академия театрында һәм Башкорт Дәүләт Академия театрларында куелды. Бу әсәр, минем уйлавым буенча, татар халкының иске тормышын күрсәтү ягыннан энциклопедия булырга тиеш иде. Андагы типлар галлереясы, халыкчанлык мотивлары, мәдрәсә тормышы, руханиларның пычрак яклары җитәрлек бирелгән. Иске татар тормышын хәзерге яшьләргә күрсәтү ягыннан әсәрнең кыйммәте хәзер дә бик зур. Әсәр, гомумән, җәмәгатьчелек тарафыннан яхшы бәя биреп каршыланды. Уфадагы постановканы күрмәдем. Әйтүләренә караганда, анда шәп барган, шулай ук Москвадан килеп караган тәнкыйтьче Калашников зур бәя биргән, һәм ул шул фикерен «Искусство» газетасына язып та чыккан иде. Татарстан республикасының XX еллык бәйрәменә багышлап «Ялкын» пьесасын яздым. Образларга, вакыйгаларга бай әсәр. Бигрәк тә элекке вакытта татар хатын-кызларының ирексез хәлдә гореф-гадәт, шәригать кануннары белән изелеп яшәүләрен, кол дәрәҗәсендә сатып җибәрелүләрен җанландыра. Шулай ук үткән йөзнең 70 нче елларында крестьяннар арасында сыйнфый көрәш мотивларының ни дәрәҗәдә кискен хәлдә булуын күрсәтә. Авылда рәхимсез кулак эксплуатациясе, самодержавиенең ясак, недоимкалар белән халыкны кысуы нәтиҗәсендә тарихта булып узган «Мәнгәр» восстаниесен китереп тудыра. Әсәр ике кисәктә итеп уйланган иде. Икенче кисәген язганьш юк әле. Болай бөтен вакыйгалары, геройларның язмышлары ни белән бетәчәге бар да башымда эшләнгән. Бер утырып язасы гына бар, ләкин вакыт җитми. Калган өлешендә «Мәнгәр» восстаниесенең үзе күрсәтелергә тиеш. Пьеса сәхнәгә 1941 нче елны куелды. Өч ел буена зур уңыш белән барды. Халык яратып карады. Хәзер яңадан редакцияләп чыктым. Каһарман образын тагын да үстердем. Бу образ — чыннан да үзенең характеры белән киң ихтыярга ия булган бай образ. 1941 нче елны Москвада булачак Татар сәнгать декадасы өчен махсус заказ белән «Таймасовлар» пьесасы язылды. Беренче мәртәбә 1941 иче елның 28 иче августында Татар Дәүләт Академия театрында куелды. «Кызыл Татарстан» газетасында мактап язган Гадел Кутуй иптәшнең мәкаләсе басылды. Ләкин Сарымсаков, тураклап, кадерен җибәрде, шулай да бөтен сугыш еллары буенча өч пәрдәсе уйналып килде. Шул ук елларны «Төнге сигнал» пьесасы язылды. Башта «Ил агасы», «Мич казнасы» исемнәре белән йөртелеп, төрле җыентыкларда басылды. Өч пәрдәлек, колхоз-совхоз театрлары өчен язылды. Республика театры тарафыннан сәхнәгә куелып уйналып йөрде. Шәйхи Маннур иптәшнең мактап язган мәкаләсе бар. Рус теленә тәрҗемә ителде. 1941 нче елның ноябрь ахырлары иде, бөтен Көнбатыш якларыннан Казанга эшелон-эшелон булып завод-фабрикалар күчеп киләләр. Немецлар Москва янына килеп җиттеләр. Хәзерге Татар Дәүләт Академия театры эвакопунктка әйләндерелде. Татар театры Большой театрда атнага берничә спектакль бирә. Опера театры бөтенләй эшләми. Шәһәрдә күңелсез, кичләрен урамнарда ут юк, караңгы, йөреп булмый. Шундый төннәрнең берсендә Җәүдәт Фәйзи миңа килде. «Таҗи абый, болай булмый бит инде, халыкның күңелен күтәреп аласы иде»,— ди. Нәрсә белән, дим. «Менә миндә иске «Башмагым» дигән бер әсәр бар, бу килеш ул, әлбәттә, эшкә аша торган әсәр түгел. Әгәр дә син шуннан миңа либретто язып бирсәң, мин музыкаль комедия язар идем»,— ди.


 
Мин «Башмагым» әсәренең иске вариантын белә идем. Мин аңа язарга вәгъдә бирдем. Һәм тиз арада эшләп тә бетердем. Шулай итеп, «Башмагым» комедиясе туды. 1942 нче елның февраль аенда опера театры тарафыннан куелды. Шуннан бирле өзлексез рәвештә бара. Тиздән 300 нче спектакле булачак. 1942 нче елны «Даулы көннәр» пьесасы язылды. 1943 иче елны «Совет әдәбияты» журналында басылды. Татар Дәүләт Академия театрында 1949 ичы елны куелды. 1944 нче елны «Изге әманәт» пьесасын яздым. Язучылар союзында пьесаны укыганда Кави Нәҗми, Гази Кашшаф, Мирсәй Әмир. Гомәр Бәшир, Аппакова һәм башка иптәшләр катнаштылар. Әсәргә бик зур бәя биреп, Ватан сугышын чагылдырган бер сәхнә әсәренең иҗат ителүенә шатландылар. Театр кешеләре дә «Ташкыниар»га тиңдәш әсәр тууын әйттеләр. Әсәр уйнала, тамашачылар зур игътибар белән карыйлар. Спектакльләргә халык шыгрым йөри. «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» газеталарында да Фатих Хөсни иптәш белән Якуп Агишевлар әсәрне мактап чыгалар. 1947 нче елны «Чын мәхәббәт» пьесасы язылды. Куелган спектакльләр күтәренке рухта барды. Көннән-көн тамашачыларны үзенә җәлеп итте. «Чын мәхәббәт» Казанда гына түгел, Свердловск, Чиләбе, Магнитогорск, Уфа, Куйбышев, Ташкент шәһәрләрендә дә уңыш белән бара. Газеталарда зур мактаулы рецензияләр ала. Ике ел эчендә 92 мәртәбә уйналып, театрга иң күп доход китерүче постановка булып исәпләнә. Куйсалар, хәзер дә ул тамашачыны тартыр иде. «Алсу таң» әсәре. 1949 нчы елның башында Татарстан республикасының 30 еллык бәйрәменә багышлап язылган иде. һәм ул шул көннәргә постановка итеп тә әзерләнгән иде. 29 апрель 1953 ел.