Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАЙДАЛЫ ХЕЗМӘТ


 
Доцент Шиһап Рамазанов — үзенең бөтен гомерен уку-укыту һәм ' фәннитикшеренү өлкәсенә багышла- ■ ган һәм, татар совет тел белеменә 1 намуслы хезмәт итеп, зур гына фәннитикшеренү мирасы калдырган галимнәребездән берсе. Таткнигоиздат тарафыннан аның ■ «Татар теле буенча очерклар» 5 исемле китабы чыгарылу Ш. А. Ра- мазановның әнә шул фәнни хезмәтләрен чагылдыручы уңай күренеш булып тора. Җыентыкка мәрхүмнең «Каюм Ыасыйри—татар әдәби теленә нигез салучы», «Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле», «Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы (лексика һәм фразеология)», «Татар әдәби теле терминологиясендә төп принциплар», «Татар телендә фигыль ясалышы» һәм ««Кызыл Татарстан» газетасының теле турында» дигән хезмәтләре урнаштырылганнар. Бу хезмәтләрнең төп темасын хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы мәсьәләсе тәшкил итә. Татар теле белемендә моңа кадәр, бары сүзлек составының аерым мәсьәләләренә карата гына кайбер башлангыч эшләр булып (К. Ыасыйри, В. А. Богородицкий хезмәтләре), лексика бүлеге бөтенләй диярлек эшләнмәгән иде. Ш. А. Рамазанов очерклары татар тел белемендә урын алып торган әнә шул бушлыкны билгеле бер дәрәҗәдә тутыручы һәм әле бүгенге көйне дә лексика бүлеге буенча киңрәк күләмдә язылган бердәнбер хезмәт булуы белән дә әһәмиятле. Темасының актуаль, хезмәтләренең оригиналь булуы һәм моңа кадәр лексикология, татар әдәби теле терминологиясе буенча махсус тикшеренүләр булмауны искә алганда, Ш. А. Рамазанов очеркларының әһәмияте тагын да арта. Очеркларда куелган теоретик мәсьәләләрне дәлилләү өчен хезмәттә күп санлы фактик тел материалларына дөрес һәм тирән анализ ясалган. Җыентыктагы материалларның «К. Ыасыйри — татар әдәби теленә нигез салучы», «Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле», «Татар әдәби теле                      5 Ш. А. Рамазанов. Татар теле буенча очерклар, Таткнигоиздат, 1954 ел. Төзүчеләр — В. Хангильдип, Л. Җәләй. К. Сабиров. терминологиясендә төп принциплар» исемлеләре К. Ыасыйри, Г. Тукай юбилейларына багышлап чыгарылган фәнни-популяр җыентыкларда һәм аерым брошюра рәвешендә игълан ителгәннәр иде инде. Алар бу җыентыкка үзгәрешсез кертелгәннәр. Калган өч хезмәте исә, кулъязма хәлендә сакланып, җыентыкны басарга хәзерләүче иптәшләр тарафыннан редакцияләнеп бирелгәннәр. «К. Ыасыйри — татар әдәби теленә нигез салучы» исемле очерк татар әдәби теле тарихына багышланган. Бу очеркта Ш. А. Рамазанов 1\. Ыасыйриның тел өлкәсендә тоткан урыны, аның хезмәтләренең, автор сүзләре белән әйткәндә, «телебезне гыйльми-тикшеренү юлында беренче тәҗрибәләр һәм тел белеменең беренче кирпечләре булып мәйданга килүе» турында сөйли. Ул К. Насыйрины тудырган иҗтима- гый-тарихи шартларга туктала. Шулай ук татар теле белеме өлкәсендә К. Ыасыйрига кадәр эшләп килгән күп кенә тел галимнәренең хезмәтләренә кыскача күзәтү ясый, шул тарихи фонда К. Ыасыйри хезмәтләренең урынын билгели. 1\. Ыасыйри — барыннан да бигрәк, тел-әдәбият галиме. Ул, беренче буларак, татар әдәби теленең нигезенә җанлы халык теле салынырга тиешлек мәсьәләсен күтәрә, киң массаларга аңлаешлы әдәби тел булдыру өчен тырыша. Каюм На- сыйри татар теленең үз лексик байлыгын активлаштыру, рус теленнән сүзләр алу исәбенә ана телен баету һәм, шуның белән бергә, гарәп, фарсы телләре йогынтысына бирелүдән саклану өчен көрәшә. К. Ыасыйри терминология өлкәсендә дә күп тикшеренүләр ясый: төрле фәннәргә, аерым алганда, география, математика, ботаника,
122 
 
геометриягә һәм идарә, финанс эшләренә карата татарча сүзләрне терминлаштыру, рус теленнән һәм рус теле аша халыкара терминнар алуны уңай күренеш итеп саный. Шуның белән бергә, 1\. Наеыйри, нигездә, гарәп, фарсы телләре йогынтысына бирелүгә каршы булса да, аның шул традициягә бирелмичә котыла алмавын, еш кына очракларда татар сүзләре урынына гарәп, фарсы сүзләрен куллануын Ш. А. Рамазанов тәнкыйть итә. «Билгеле, татар әдәби теле На- с ы придан гына башланмый»,— ди автор, аның үзенә күрә озын гына тарихы булуын, татар әдәби теленең феодализм һәм капитализм формацияләрендә формалашып, үзенең үсешендә катлаулы юл үтүен күрсәтә. Шулай ук ул 1\. Насыйрига чаклы татар теле буенча чыккан хезмәтләрнең кыска, схематик һәм практик максатларны үтәү өчен генә язылган булуларын искәртә. Кыскасы, бу очерк К. Насыйри- ның тел өлкәсендәге эшчәнлеген шактый тулы яктырта һәм ул тел- әдәбият өлкәсендә эшләүчеләргә, студентларга К. Наеыйри иҗатын өйрәнүдә файдалы кулланма хезмәтен үти. «Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле» темасына язылган очеркта Ш. А. Рамазанов, тарихи яктан килеп, Г. Тукайның татар әдәби телен үстерүдә тоткан урыны турында шактый тулы мәгълүмат бирә, аны '«татар әдәбияты һәм татар әдәби теле тарихында яңа эпоха» дип атый. Ләкин Ш. А. Рамазановның «Тукай иҗатына кадәр татар поэзиясе һәм татарча художестволы сүз культурасы турында шартлы рәвештә генә сөйләргә мөмкин» дигән карашы белән килешеп булмый. Чөнки ул бу фикере белән гасырлар буе иҗат ителгән әдәби мирасны читтә калдыра. Гомумән, Г. Тукай әсәрләренең тел үзенчәлекләренә багышланган бу очерк Ш. Рамазановның күп көч салып, тирән һәм җентекле тикшергән уңышлы хезмәте булып тора. Хезмәттә Г. Тукай К. Наеыйри башлап җибәргән проблемаларны дәвам иттерүче итеп гәүдәләндерелә, һәм бу тикшеренү киләчәктә Г. Тукай телеп тагын да тулырак өйрәнү өчен уңышлы башлангыч булып санала. «Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек 
составы (лексика һәм фразеология)» очеркы, югарыда әйтелгәнчә, моңа кадәр матбугатта басылып чыкмаган иде. Бу хезмәттә Ш. А Рамазанов татар телендә лексиканың тоткан урынын, нигездә, дөрес билгели. Татар теле сүзлек составының төн чыганагы итеп, ул татар теленең үз сүзләрен саный; тунын белән бергә, татар теленең сүзлек составына башка телләрдән кергән сүзләрне дә бик тулы тикшерә, бер телнең башка телләр исәбенә баюын уңай күренеш итеп күрсәтә. Шул ук вакытта Ш. Рамазанов телне урынсыз «чүпләү» фактларына кискен каршы чыга. Без бу очеркта татар телендә омонимнар, синонимнар һәм фразеологиягә карата да кыскача, ләкин әһәмиятле теоретик аңлатма табабыз. Ш. Рамазановның «Татар әдәби теле терминологиясендә төп принциплар» исемле хезмәте 1943 ел, 8 июньдә Татарстан Хөкүмәт терминология комиссиясе утырышында рәсми кулланма рәвешендә кабул ителде. Ә 1944 елда аерым брошюра буларак басылып чыкты. Бу брошюра аерым фәннәр буенча терминологик сүзлекләр төзү эшендә инструкция-кулланма хезмәтен үти һәм бүгенге көндә дә әһәмиятен саклый. «Татар телендә фигыль ясалышы» дигән очеркында Ш. Рамазанов үзенә кадәр булган телчеләрнең хезмәтләренә кыскача анализ ясый. Билгеле булганча, татар теле төзелешендә фигыль иң катлаулы сүз төркеме санала. Үз вакытында анын өстендә Казембек, К. Наеыйри. Г. Нугайбик, Г. Алпаров һәм башка галимнәр тикшеренү алып барганнар. Ләкин ул тикшеренүләрнең берсе дә фигыль ясалышы өлкәсендә киң фәннитикшеренү булып тормый. Ш. Рамазановның фигыль ясалышы турындагы материалы бик актуаль проблема кузгата, шуның белән бергә, автор үзе хәл итеп. 


 
аныклан җиткермәгән нәрсәләр ту- , рында да телче-белгечләргә эзләнергә, уйланырга юллар сыза. Ш. Рамазанов, фигыльләр өстендә фәнни-тикшеренү уңаенда, «Ясалма фигыльләрдәге аваз үзгәрешләре» дигән бөтенләй яңа, моңа чаклы беркем тарафыннан да тикшерелмәгән һәм бик әһәмиятле фактны ача. Ниһаять, Ш. Рамазанов башка бер актуаль мәсьәлә — «Кызыл Татарстан» газетасының теле турында да яза. Автор, уңышлы һәм җитешсез якларны күрсәтеп, газета теленең сүзлек составы, синтаксис һәм стилистика тармагы, шулай ук орфография, пунктуациягә карата, газетада «графика теле» турында әһәмиятле фикерләр әйтә. Җыентыкка кергән бу материаллар татар тел белемен гыйльми нигездә эшкәртүдә әһәмиятле хезмәтләр булып торалар. Алариы гомуми белем алу планында гына түгел, фәннитикшеренү эшләрендә ярдәмче чыганак итеп файдаланырга мөмкин. Җыентык үз эченә чагыштырмача бик аз гына материалны алуына карамастан, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты Ш. А. Рамазанов хезмәтләрен бастырып чыгаруны оештырып зур эш эшләгән. Җыентыкны хәзерләүче иптәшләр дә материалларны дөньяга чыгаруда күп тырышлык күрсәткәннәр. Биредә җыентыкка кертелгән һәр очеркка карата институтның гыйльми сотруднигы К. Сабиров тарафыннан конкрет язылган кереш сүзне әйтеп китү урынсыз булмас. Кереш сүздә һәр хезмәткә марксизм- ленинизм классиклары өйрәтүләреннән чыгып якын килү һәм алардап тәнкыйть белән 
файдалану кирәклеге турында әйтелә. Ш. А. Рамазановның, лингвист буларак, татар культурасына, аерым алганда, татар тел белеменә калдырган мирасы аз өйрәнелгән әле. Аның 1931 —1947 елларда матбугат битләрендә басылып чыккан күп санлы хезмәтләре бар. Боларга «Татар эшче, колхозчыларның сөйләү һәм әдәби телен өйрәнү экспедициясе» («Совет әдәбияты» журналы, 1931 ел), «Татар әдәби теле терминологиясенең үсеш юнәлеше» («Мәгариф» журналы, 1935 ел), «Татар әдәби теленең орфографиясе» (аерым брошюра) «Гыйбад Алпаров» («Совет әдәбияты», 1936 ел), «Гыймад Нугайбик» («Совет әдәбияты» журналы, 1943 ел), «Совет чорында татар әдәби теленең үсеше» («Совет әдәбияты» журналы, 1945 ел) һәм башка бик күп мәкаләләрне кертергә була. «Совет чорында татар әдәби теленең үсеше» исемле хезмәт аеруча игътибарга лаеклы. Анда Октябрь революциясеннән соң аерым сүзләрнең төшеп калуы, яңа сүзләр өстәлү, кайбер сүзләрнең мәгънәләре үзгәрү кебек, татар теленең сүзлек составында булган үзгәрешләргә тирән анализ ясала һәм алар тиешле мисаллар белән ныгытыла. Кызганычка каршы, бу хезмәт җыентыкка кертелмәгән. Бу җыентыкны шундый мәкаләләр хисабына тагын да тулырак һәм баерак итеп чыгарырга мөмкин булыр иде. Моның татар совет тел белеме өлкәсендә эшләүчеләр өчен, укытучылар һәм югары мәктәп укучылары өчен дә әһәмияте зуррак булыр иде. Җыентыкның икенче басмасын чыгарганда бу таләп искә алыныр дип ышанабыз.