Логотип Казан Утлары
Публицистика

„БЕЗНЕҢ ЗАМАН “

Язучы үзенең соңгы еллардагы әсәрләре белән укучыларга ныграк таныш була барган саен, аның тулаем иҗатына карата кызыксыну һәм игътибар да үсә. Г. Бәширов- ның «Безнең заман» җыентыгы укучының әнә шул кызыксынуына шактый тулы җавап була ала. Г. Бәшировиың бу китабына төрле елларда язылган һәм төрле жанрдан булган әсәрләре тупланган. Китап «Урман шаулый» хикәясе белән ачыла. Бу хикәядә авторның сәнгать һәм әдәбиятка карашлары марксистик-ленинчыл эстетикага нигезләнгән булуы раслана. Музыка мәктәбе укучысы Фәтхи һәм аның дусты Кәримнең әңгәмәсе аркылы иҗатка рух һәм азык бирүче нәрсә ул мәңге үсеш һәм үзгәрештә булган тормышның үзе булу күрсәтелә. Фәтхи — халык моңын нечкәлекләре белән аңлаучы җырчы егет. «Халыкның йөрәк тавышы» килгән көйләрнең тирән тарихы булуын, бу көйләрдә аның кара көчләргә каршы туктаусыз көрәшенең дә, аһ- зарының да, киләчәккә булган өметенең дә гәүдәләнүен ул тирәннән аңлый. Фәтхи үзе безнең чорыбызга, коллыктан һәм хәерчелектән азат җәмгыятебезгә лаек, «безнең илнең көрәшедәй ашкынулы, хәзерге көнедәй тирән мәгънәле дәртле» көй иҗат итү өчен яиа. Бу хикәяне укыганда без Г. Бәшировиың фикер иясе-художник булуына, тормыш күренешләренең күбесе күренми, бары тоела гына торган нечкәлекләрен тотып алып сурәтләү көченә ия икәнлегенә ныграк ышанабыз. «Әни» хикәясендә (1933) патша Россиясе шартларындагы чамасыз михнәткә чорналган авыл тормышы үзенә хас буяулар аша сурәтләнсә. «Көннәрнең берендә» (1938) әсәрендә әле бүгенге көн өчен дә актуальлеген аз гына да киметмәгән мәсьәлә — политик уяулык һәм сизгерлекне саклау турында сүз бара. Колхоз председателе Нәгыймовныи халыкка таянычының кимүе, масая башлавы ахыр чиктә сыйнфый гамьсезлеккә таба этәрүен автор ышандырырлык итеп сурәтләгән. Г. Бәширов иҗатында гражданнар сугышы темасы зур урын ала. Бу — табигый, әлбәттә, чөнки язучы үзе, сугышчы буларак, гражданнар сугышы фронтларында көрәшә. Кырым операциясенең алгы сызыгында була. Яшь Советлар республикасының язмышын хәл иткән зур көрәшләрнең берсендә катнашу Г. Бәшировиың иҗаты өчен кыйммәтле тормыш материалы биргән. Шуңа күрә дә аның гражданнар сугышы темасына язылган әсәрләре өлкән буын язучыларыбыз К. Нәҗми, А. Шамов, М. Максудларның күп әсәрләре белән аваздаш буларак, ул чорның кискен көрәш рухын дөрес гәүдәләндерәләр, яшь буынга Ватан азатлыгы өчен барган давыллы бәрелешләрнең әһәмиятен ачыграк төшенергә булышалар. Бу җыентыкка шул темага язылган «Кунак егет» һәм «Сиваш» хикәяләре кертелгән. Җыйнап әйтсәк, алда аталган әсәрләрдәге төп фикер патша Россиясе шартларында изелеп, кимсетелеп яшәгән халыкларның Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң күкрәк киереп иркен тын алулары, социалистик Ватан өчен
118 
 
аяусыз көрәшкә күтәрелеп, батырлык могҗизалары күрсәтүләрен чагылдыруга кайтып кала. Яна тормыш төзү пафосы, илне чпт ил баскыннарыннан һәм эчке контрреволюция этләреннән саклап калу процессында яңа кешенең туып формалашуы күрсәтелә. «Кунак егет»тәге (1940) башкорт егете Йомабай һәм Фәһимә язмышы, «Сиваш»тагы Шәмси, Әхмәди, Галимә, Данилов, Борисов, Митричев һ. б. тормыш юллары моны ачык дәлиллиләр. Акларга каршы көрәштә каты яраланып, өстәвенә тиф белән дә шырып киткән Йомабай Гыйлаҗп *бзын семьясына килеп эләгә. Үз кешеләргә мәрхәмәтле бу семьяда егет савыга һәм кабат сафка омтыла. Әмма бу юлы инде ул сугыш кырына ялгызы гына китми, сәламәтләнү чорында бөреләнеп чәчәк аткан мәхәббәте Фәһимәне дә кулына корал алу югарылыгына күтәрә. Әгәр дә бу хәл, Фәһимәнең ак интервентларга каршы көрәшкә күтәрелүе, кинәт кабынып киткән тойгылар өермәсе нәтиҗәсе буларак кына сурәтләнсә, хикәянең ышандыру көче бермә-бер кимер иде. Ләкин Г. Бәширов андый схематик юл белән китмичә, гади тагар кызының рухи эволюциясен зур осталык белән тасвирлаган, сөйгән егетенә булган мәхәббәтенең Туган илне ярату белән үрелеп үсеп китүен уңышлы гәүдәләндергән. Йомабай образы — уңышлы эшләнгән персонажларның берсе. Автор героеның эчке дөньясын ачу аша элек изелгән милләт халыкларының рус халкы белән иңгә-иң көрәшен, яңа тормышны, Октябрь җимешләрен саклавын күрсәтә алган. Сугышчы егет тибы саран, ләкин күңелгә уелып керә торган сыйфатлар аша милли колоритка ия итеп тасвирланган. Язучы бу образлы башкортларга хас сыйфатлар белән укучының күз алдына китереп бастыру өчен гаять матур берничә детальне ала. Җөмләдән берсе — егетнең «Зөлхиҗҗә»не җырлавы. Хикәя дәвамында автор Йомабайдан башкорт сүзләре сөйләтми диярлек. Фәкать бер урында Йомабай «...әсәйне сагынам»,—ди. Бер җыр һәм башкортча бер сүз геройның милләтен, 
милли характер сызыкларыннан кайберләрең аныклый. (Бу алымны Г. Бәширов яратып куллана һәм, өзеп әйтергә мөмкин, дөрес эшли. Югыйсә, героинын башка милләттән булуын күрсәтер өчен бер дә кирәкмәгәнгә шул телнең бик күп сүз һәм җөмләләрен кертүчеләр дә бар бит.) Шул ук хәлне без «Снваш» геройларының берсен — политрук Исмаевны характерлаганда да очратабыз. Исмаев, политбеседа башлаганда, кызылармеецларга «Товарищи!- дип эндәшә. «Аны бу сүзнең күңелне дулкынландыра торган яшерен бер көче чолгап алды. Шунда, ике сүз арасында, аның күңеленнән, бу олы сүзне әйткән саен исенә төшә торган бер вакыйга сирпелеп уз- ды...» (84 бит). Чигенеш ясалып, үткәнгә экскурс төсендә шул вакыйга сөйләнгәндә, «Товарищи!» эндәше ике мәртәбә кабатлана. Дәвам итеп автор болай яза: «Ул Ленин рәсемен югарырак күтәрде һәм, күңеленең иң тирән җиреннән ургылып чыккан бер күтәренкелек белән, тагын бер мәртәбә: ’ — Иптәшләр! — диде...» Күренгәнчә, автор Исмаевнын төрле милләттән булган солдатлар өчен уртак телдә, русча сөйләвенә ишарәләр белән бергә, хикәядә чит сүзләр күбәйтмәү ягын да тәэмин итә. Г. Бәширов — портрет остасы. Йомабай образында да, гомумән хикәя һәм очеркларда да без моның күп саплы мисалларын таба алабыз. Портрет язганда ул тышкы кыяфәт белән рухи дөнья сызыкларын тәңгәл китереп, бер бөтен итеп сурәтли. Укучыны ялы кты р ы р д а и итеп типны бер җирдә тасвирлау белән мавыкмыйча, йөз, гәүдә һәм буй-сын сыйфатларын да, эчке дөнья билгеләрен дә әсәрнең буен- пап-бусна дәвамлы рәвештә үреп бара. Табигать күренешләре Бәширов әсәрләрендә һичбер вакытта да үз алларына гына бирелмиләр. Алар һәркайчан геройларны аныграк ха
119 
 
рактерлау, аларныц настроениелэ- реп тулырак ачу өчен хезмәт итәләр. «Кунак егет» хикәясе аерым геройлар үсешен чагылдырса, «Сиваш» массалар каһарманлыгын күрсәтүгә багышланган. «Сиваш» — беренче кат 1937 елда басылып чыккан әсәр. Ул аерым китап буларак та, җыентыкларда да басыла тора, һәр басманы хәзерләгәндә автор хикәяне яхшырту ягына «каләм тибрәтмичә» калмый. Бу басма турында шуны әйтергә кирәк: язучының әсәр өстендә иренми эшләве образларның калку булуын, характерларның тулы ачыклыгын тәэмин иткән, әсәрнең актуальлеген көчәйткән, публицистик аһәңен арттырган. «Сиваш»—язучының иҗат юлында күренекле бер этапны билгеләгән әсәр. «Намус» романы язылганчы, укучы Г. Бәширов белән, нигездә, шушы озын хикәя аша таныш иде. Хикәядә берничә проблема куелып хәл ителгән. Беренчедән, социалистик Ватан өчен көрәш шартларында яңа кеше формалашуы; икенче яктан, карт буын вәкилләренең дә яңа аң белән кораллануы; өченчедән, Кызыл Армия тормышы, аның күп милләтле тугандаш халыклар армиясе, яңа тип армия булуы, буржуаз армияләрдән аның өстенлеге. Шулай ук әсәрдә халыклар дуслыгы идеясе дә тулы бирелгән. Автор Кызыл Армия сафларының үзенчәлекле зур тормыш мәктәбе булуын күрсәтүдә уңышка ирешкән. Менә, мисал өчен, гади крестьян егете Шәмси. Ул тар карашлы, аз тәҗрибәле кешедән тормышка аек карарлык, политик белемле, сугышчан хәзерлекле кызылармеец булып җитешә, социалистик аң югарылыгына күтәрелә. Армиягә килү көннәрендә уйлары-фикерләре авылы һәм сөйгәне тирәсеннән үтә алмаган Шәмси монда яңа характер сыйфатларын үзләштерә. Өлкән яшьтәге сугышчы Әхмәди Вәлитов өчен дә армия мәктәп була, әмма ул аңа икенче төрлерәк тәэсир итә. Әхмәдинең аерата характерлы ягы шунда, ул бу сугышта яңа Ватанны аңлый, аның кыйммәтен тирәннән төшенә. Патша режимы чорында кичергән гомерендә ул Ватан турында уйлый алмаган, туган җиренә булган мәхәббәте байгураларның һәм динчеләрнең җәбер-золымы белән 
томаланган була. «Ул чагында безнең братиы чебен урынына да санамыйлар иде бит...» Әхмәди — әсәрдәге төп геройларның берсе. Ләкин укучы күңелендә тирән эз калдыра торган күркәм образлар бер ул гына түгел: ялкынлы политрук Исмаев, тирән акыллы, зур характер көченә ия булган Данилов, моңсурак характерлы укытучы Борисов, гаять самими, беркатлы пулеметчы Митричев, чыныккан җитәкче, полк командиры Орлов һ. б. Әйткәнебезчә, әсәр массаның героизмын тасвирлый, «беренче карауда бик гади, ләкин җаннарын аямыйча сугыша белә торган тиңсез батыр кешеләр»гә дан җырлый. «Аларны берни дә, хәтта үлем үзе дә постларыннан кузгата алмас» булуны күрсәтә. Халык массасының интервентларга каршы кузгалган гаять көчле дәһшәтле ташкынын коммунистлар җитәкләп баралар. «Сиваш»ның бу басмасында партиянең җитәкләүче һәм оештыручы роле аеруча тулы күрсәтелгән. Исмаев һәм Данилов образлары моңа яхшы мисал. Хәлиткеч һөҗүм алдыннан үткәрелгән партия җыелышы картинасы — әсәрнең көчле эшләнгән урыннарыннан берсе. «Безнең заман» җыентыгындагы хикәяләрдән «Көтелмәгән очрашу» Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан алып язылган. Анда сүз совет интеллигенциясе вәкилләренең, укучы егет һәм кызларның бөтен совет халкы белән берлектә ил азатлыгын саклау өчен фашистларга каршы күтәрелүе турында бара. Тыныч елларда кыюсыз гына, салмак кына йөргән кешеләрнең дә үзгәреп китүләре, дошманга карата чиксез нәфрәт һәм гүзәл батырлык үрнәкләре күрсәтүләре турында сөйләнә. Бу хикәя тематик яктан җыентык


 
тагы очеркларга барып тоташа. «Үч», «Сабир абзый уйлары», «Карурманда бер йорт». «Гармонь- чы егет» очерклары гитлерчы фашистларның илгә китергән афәтен, совет кешеләренең., бер кешедәй, илбасарларга отпор бирергә күтәрелүләрен. ниһаять, фашист-кара еланнарны җиңеп чыгу юлындагы фронттагы батырлык һәм тылдагы ф ид а к а р ьл ек н е чагылдыралар. Бу язмаларда фронт һәм тылның бер бөтен булып берегү темасы яхшы яктыртылган. Очерклар арасында үзенең гадилеге һәм осталарча язылган булуы белән «Шулай бер көнне» (1943) исемлесе бигрәк тә күңелгә ятышлы. Очеркның исеменә автор «Снайпер Шәйдулла Шаяхметов авызыннан» дип өсти дә, сүзне мәргәннең үзенә бирә. Монда инде язучының аңлатмасы да, өстәмә сурәтләве дә юк. Әмма гаять зарур бер нәрсә — геройның индивиду ал ьләш- терелгән теле бар. Г. Бәширов әсәрләренә гомумән хас булганча, халык авыз иҗатындагыча бай, образлы, аһәңле тел ярдәмендә язучы геройны, коеп куйгандай, күз алдына китереп бастыра. Бу очерк яхшы драмадагы көчле бер моно- логсыман. Снайпер шундый оста хикәяләп бара, гүя без аның үзен генә түгел, аның тирәсенә елышып, бу хикәяне тыңлаучыларны да физик рәвештә тойгандай булабыз. Юл язмаларыннан бер кисәк — «Мунча» очеркы да кечкенә, беренче карауга әллә ни әһәмияте булмаган детальләр аша язучының гаять матур гомумиләштерүгә ирешүен исбатлый. Г. Бәшировның художниклык уңышы нәрсәдә соң? Бу хакта автор үзе билгеле бер дәрәжәдә җыентыкның өченче бүлеген тәшкил иткән мәкаләләрдә сөйли һәм алар белән килешми булмый. «Халык әкиятләре». «Нигез бурыч», «Реализм теле», «Әдәби осталык турында» һ. б. мәкаләләрдә ул язучылар җәмәгатьчелеген һәм укучыларны д у л к ы н л a 11 д ы р г а н ш а кты й м әсьәл ә- ләргә кагыла. Тәҗрибәле каләм остасы, барыннан да элек, тормышны җентекләп өйрәнә, совет кешеләренең «барлык кадерле сыйфатларын, бөтен кешелек гүзәллекләрен сакларга тыры шып, 
чынбарлыктай әдәби образга; күчерә, тормышның үзендә рухландырырлык үрнәк булуны истә тотыл иҗат итә. Халык авыз иҗатына игътибарлы булуы, аның кыйммәтле энҗеләрен туплавы һәм иҗади өйрәнүе язучының уңышын бермә-бер арттыра, ишәйтә; чөнки халык иҗаты, телг һәм образлары ягыннан, әдипләргә өзлексез азык бирүче бетмәс-төкәнмәс мәңгелек чыганак ул. Әдәби тел, реализм теле һәрчак Г. Бәшировның игътибар үзәгендә. Ул рус һәм татар классикасының бөек мастерларыннан, рус совет язучыларыинан туктаусыз өйрәнә. Әсәрләренең теле өстендә Г. Бәширов иренү белмичә, кат-кат эшли. Бу уңай белән ул «Реализм теле; мәкаләсендә үзенең иҗат лабораториясеннән үрнәкләр дә бирә. Җыентыкның исеме үзе хакында үзе сөйли. Анда тормышны художник булып кына түгел, бәлки м а р кс 11 з м - л е н и и из м тә гъл и м аты бе - лән бик нык коралланган хәлдә, чынбарлыкны философларча да.... политик эшлекле булып, актив төзүче булып та өйрәнергә өндәүче язучының бүгенге чынбарлыгыбыз белән һәрьяклап кызыксынуын һә:< аны әдәби образларда күрсәтергә о мтыл га н ы н р а с л аучы хез м этләр тупланган. Г. Бәширов сабыр темп белән язучы әдипләр җөмләсенә керә булса кирәк. Әмма укучылар аның яңа әсәрләрен инде күптәй көтәләр