Логотип Казан Утлары
Публицистика

1905 ЕЛ РЕВОЛЮЦИЯСЕ ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ


Татар телендә вакытлы матбугат бул д ы ру га омты л ы ш н ы ң тар и хы шактый озынга сузыла. Бу мәсьәлә XIX йөзнең башларында ук кузгатыла. 1808 елда Казан университеты профессорларыннан Запольский рус һәм татар телләрендә Казанда атналык газета чыгару мәсьәләсен күтәрә, шул турыда проект язып рөхсәт алу өчен хөкүмәт органнарына үтенеч белән керә. 1834 елда Казан университетының көнчыгыш факультеты студенты Маркел Никольский шул ук мәсьәләне күтәреп чыга. Аннан соң да К. Насыйри, Габ- драхман Ильяси һ. б. лар татар телендә газета чыгарырга омтылыш ясап карыйлар. Ләкин аларның берсенә дә патша хөкүмәте тарафыннан рөхсәт бирелми. Шул рәвешчә, 1808 елдан башлап, 100 елга якын вакыт эчендә, төрле кешеләр тарафыннан һәм төрле политик максатларны алга куеп, Казан татарлары телендә газета булдыру мәсьәләсе кат-кат үткәрелсә дә, 1905 ел революциясе көннәренә кадәр тормышка ашырылмый. 
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ПРОГРЕССИВ ҺӘМ РЕВОЛЮЦИОН ЭЧТӘЛЕКЛЕ МАТБУГАТНЫҢ БАРЛЫККА КИЛҮЕ 
1905 ел революциясе алдыннан көчәеп барган эшчеләр хәрәкәте халык массаларына революцион фикерләрне тарату мәсьәләсен алгы планга куя. 1900 елның декабренда В. И. Ленин җитәкчелегендә Женевада чыгарыла башлаган «Искра» газетасы беренче 
номерыннан ук Казанга да килә башлый һәм шуның белән Казанда революцион пропаганда эшләренең көчәюенә, ленинчыл рухта үсүенә киң юл ачыла. Менә шул көннәрдән башлап, Казанда революцион пропаганда эшләренә идея җитәкчелеге ленинчыл «Искра» газетасы аркылы бара, социалдемократик түгәрәкләрдә катнашучылар идея юнәлешен шуннан — «Искра»ның ялкынлы сүзләреннән алалар. «Искра» газетасының аерым номерлары авылларга да тарала. Казанда эшләүче рус социал-демократлары, беренче рус революциясенә хәзерлек елларында ук, татарлар арасында да революцион эшне көчәйтүгә зур әһәмият бирәләр. Татар эшчеләре арасында аңлату эшләре алып бару белән бер- рәттән, укучы яшьләр арасында да революцион идеяләрне таратуга зур көч куялар. Шуның нәтиҗәсендә Казанның Татарская учительская школасында укучы алдынгы яшьләр арасыннан Хөсәен Ямашев һәм Гафур Коләхметов кебек революционерлар күтәрелеп чыга. Хөсәен Ямашев 1903 елның башларында ук социал-демократлар партиясенә член булып керә. Алар «Искра» газетасы һәм, гомумән, революцион матбугат белән рус марксистлары тарафыннан оештырылган марксистик түгәрәкләрдә танышалар һәм соңрак үзләре дә татар укучы яшьләре һәм эшчеләре арасында, алар
101 
 
ның үз ана телләрендә революцион ; идеяләрне актив пропагандалаучылар булып китәләр. 1903 елның январенда «Российский социал-демократический партиянең Казан отделениесе» исеменнән татар телендә беренче прокламация бастырылып таратыла. Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә, Гафур Кол әх м етов н ы ң якыннан катнашы белән татар теленә тәрҗемә ителгән бу прокламациядә түбәндәгечә языла: «Бер-ике елдан бирле Петербург, Москва, Харьков һәм бүтән кала урамнарында: «Безгә патша, министрлар кирәкми, без үзебез үзебез белән управлять итәбез», —дигән тавышлар ишетелә башлады. Патшаның чиновниклары, бу тавыштан куркып, аны тизрәк басарга тырыштылар. Шуның өчен, кычкырган кешеләрне камчылар белән кыйнап, куып төрмәләргә яптылар. Себергә җибәрделәр. Ләкин без, рабочийлар, Себердән дә, төрмәдән дә, камчыдан да курыкмыйча, үзебезне, балаларыбызны гомерлек җәфада, коллыкта калдырганчы, үзебезне кешелек дәрәҗәсенә китерер өчен бу дошманнар белән көрәшәбез һәм ахырында җиңәчәкбез... Шуның өчен безгә җыелышып, берләшеп, башка фабрикада, башка калаларда көрәшүче рабочийлар белән бергә кушылырга кирәк...» Менә бу тарихи документ татарларның революцион идеяләр белән үз ана телендә таныша башлаулары 1903 елларга туры килүен күрсәтә. Җилем басмада яшерен басылып чыккан бу прокламацияләр бик күп тарала һәм киң хезмәт ияләре арасында аларның йогынтысы көчле була. Шуның белән бергә прокламацияләр аша пропагаида- ланган халыклар дуслыгы идеясе татар демократик язучыларының иҗатлары дөрес юлдан үсүгә дә хәлиткеч йогынты ясаган. Без моны революциондемократик язучыларыбызның 1905 ел революциясе чорындагы эшчәнлекләрендә, халыклар дуслыгы идеясен актив чагылдыруларында һәм монархиягә каршы көрәшне гәүдәләндерү юлыннан үсеп баруларында күрәбез. 1905 ЕЛ РЕВОЛЮЦИЯСЕ ШАРТЛАРЫНДА ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТНЫҢ 
МӘЙДАНГА КИЛҮЕ 
Күп еллар буенча тормышка ашырыла алмый килгән татар телендә газета-журиаллар чыгару мәсьәләсе 1905 елгы беренче рус революциясе басымы астында хәл ителә. Дөрес, башта бу мөмкинлектән монархияче либераль буржуа идеологлары файдаланырга омтылалар. Татар телендә беренче буларак чыга башлаган «Нур» газетасы Петербург гарнизонының военный ахуны Гатаулла Баязитов тарафыннан оештырыла. Ул, үзенең Эчке эшләр министрлыгына һәм андагы чиновникларга якын торуыннан файдаланып, әле 17 нче октябрь манифесты игълан ителмәстән элек үк, 1905 елның 2 нче сентябреннән башлап, Петербургта атналык газета чыгара башлый. Дөрес, башта бу газетаның реакцион максатлар белән оештырылганын татар демократик язучылары сизеп өлгерә алмыйлар. Мо- ңарга газетаның беренче номерларында көннең актуаль мәсьәләләренә караган кайбер мәкаләләрнең басылып чыгуы ярдәм итә. Шундый әһәмиятле мәкаләләрнең берсе итеп Шәриф Камалның ике подвал күләмендә басылган «Әхвәле м илләтә бер имган» («Милләт эшенә бер караер») дигән мәкаләсен күрсәтергә була. Бу мәкаләдә Шәриф Камал мәгърифәтчелек идеяләрен яклап чыга, татарларда укыту, тәрбия эшләренең начар хәлдә булуына борчылу белдерә, буржуаз интеллигенциянең һәм татар байларының культура турында сөйләнеп тә, халыкка бернәрсә дә бирмәүләрен ачы тәнкыйть итә. Ахырда «мәкаләнең дәвамы бар» дип куелган булса да. икенче номерларда басылганы күренми. Димәк, демократик теләкләр белән матбугатка чыккай Ш. Камалның беренче адымы ук каршылыкка очрый. Шулай да революция күтәрелешкә барган вакытларда «Нур» газетасы битләрендә Ш. Камалның шактый әһәмиятле тезмә әсәрләре басылып чыгалар. Болар арасында «Инде», «Хакы бар», «Ха- 

J02 
 
лык тавышы» һ. б. бар. Ул шигырьләр социаль проблемаларны күтәрүләре белән әһәмиятлеләр. Аларда Ш. Камал беренче рус революциясе чорына хас булган күренешләрне тасвир итә, азатлык өчен көрәшне буып торучы палачларга карата киц халык массаларында үскәпнән-үсә барган нәфрәтне чагылдыра. «Халыкларның кара каны, маз- лумнарның күз яше зур диңгез тәшкил» («Инде» шигыре, 1906 ел) иткән бер вакытта, Ш. Камал үзенең шигырьләрендә матбугат аркылы халык тавышын ишеттерергә, аның газаплы тормышын күрсәтергә омтыла, халык палачларына ачы нәфрәтен белдерә. Халык шагыйре Габдулла Тукайның ерак Уральскидан торып «Нур» газетасын мактап шигырьләр язуы әнә шул газетаның баштагы номерларында кайбер прогрессив идеяләрне эченә алган мәкаләләрнең басылып чыгуы белән аңлатыла. Соңрак монархия интересларын ачык- тан-ачык яклауга күчкән «Нур» газетасы бөтенләй халык интересларына каршы юлдан китә. Бу шартларда Ш. Камалга да аның редакциясендә эшләргә мөмкинлек калмый, ул, үз авылларына кайтып, балалар укыту эшенә керешә. Туры- дан-туры реакцияне яклау позициясенә күчкән «Нур» газетасы бик тиз халык күзеннән төшә, эчтәлеге белән дә, теле белән дә халыкка чит бер газета булып кала. Аның патша хөкүмәте указларын, патша чиновниклары тарафыннан язылган казенный материалларны һәм төрле дини фәлсәфәләрне генә бастырып таратучы газета булып калуыннан халык шагыйре Г. Тукай соңыннан ачы көлеп сатирик җырлар яза. Казанда татар телендә беренче булып чыга башлаган газета — «Казан мөхбире». Аның беренче саны 1905 елның 29 нчы Октябренда чыга. Бу газетаны башлап оештыручылар либераль алпавыт Сәетгәрәй Алкин белән үз вакытының җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал булалар. Үзләренең дөньяга карашлары белән капма-каршы позициядә торган кешеләр тарафыннан оештырылган бу газета эчтәлеге белән бик каршылыклы булган материалларны бастырып чыгара. Бер яктан, аның битләрендә либераль буржуа идеологларының, 
мөселман иттифакчыларының программалары белән баручы буржуаз язучылар катнашалар; алар бөтен көчләре белән буржуаз культураны үстерү, буржуа интересын саклап калу өчен көрәшәләр. Газета чыннан да татар либераллары органы булып таныла һәм бөтен яшәве чорында, нигездә, буржуа интересын, капитализм төзелешен яклаучы газеталарның берсе булып кала. Ләкин газета битләреннән демократик көчләр дә бик уңышлы файдаланганнар. «Казан мөхбире» газетасының беренче номерында ук Мәҗит Гафуриның «А1илләтемә шатлык» исемле шигыре басылып чыга. Аннан соң да бик әһәмиятле, үз вакытының прогрессив карашларын чагылдырган мәкаләләр, әдәби материаллар бербер артлы күренәләр. Газета битләрендә эшчеләр арасындагы прогрессив хәрәкәткә карата хәбәрләр басылуның үз вакыты өчен әһәмияте зур була. Шундыйлардан «Алафузов заводыннан язалар» дигән бер хәбәр бик характерлы. Анда «27 нче ноябрь якшәмбе көн Алафузов театрында рабочийларның ми- тингысы булды. Татар рабочийлары, ире-хатыны өч йөзләп кеше, аерым театрның залосында ясадылар... Эшчеләр митингтан соң сөйләүчеләрдән «Марсельеза» татарчага тәрҗемә кылынганын сорадылар. Бездә хәзерге вакыйгалар тугрысында, бигрәк тә эшчеләр мәсьәләсендә, татар телендә китаплар юклыгыннан зарландылар», — дип язылган була. Большевикларның Казан комитеты эшчеләрнең бу сорауларын үтәү йөзеннән күп кенә революцион җырларны, шулар эчендә «Марсельезамны татарчага тәрҗемә иттереп РСДРПның Казан Комитеты листовкасы формасында җилем басмада бастырып тарата. «Казан мөхбире» газетасында 1905— 06 елларда Галиәсгар Камалдан тыш, революционер язучы Гафур Коләхмстов та катнаша. Анык берничә публицистик мәкаләсе һәм «Уалган мол» исемле, монархия тәр

103 
 
типләренең революцион көчләргә бәрелеп җимерелүен образларда күрсәткән аллегорик поэмасы шул «Казан мөхбире» газетасында басылып чыга (1906 ел, 6 апрель). Газета редакциясендә булган каршылыклар һәм аның торган саен уплата баруы демократик көчләрнең бу газетаны ташлап китүе белән тәмамлана. 1907 еллардан башлап «Казан мөхбире» газетасы төрле кешеләр издательлегенә күчә, ачык- тан-ачык татар либераль буржуазиясе карашларын яклаучы органга әверелә. Соңыннан ул «Бәянелхак» газетасының кушымтасы булып кына тарала башлый һәм 1910 елның 22 нче декабренда алучылары аз бул га н л ыкта 11 бөтенләй туктатыл a. Димәк, демократик интересларны чагылдырган материалларны бастырмый башлавы белән газетаның дәрәҗәсе төшә, башка демократик газеталар шикелле, патша хөкүмәте властьлары кушуы буенча түгел, үз-үзеинән юкка чыга. Мәгълүм дәрәҗәдә демократик теләкләрне киңрәк чагылдырган газеталарның тагын берсе булып 1905 елның 27 нче ноябренда Уральск шәһәрендә чыга башлаган «Фикер» газетасы санала. Халык шагыйре Г. Тукайның якыннан катнашы белән оештырылган һәм чыгып килгән бу газета үз вакыты өчен гаять әһәмиятле публицистик мәкаләләр һәм әдәби материаллар урнаштырып бара. Тукайның беренче шигырьләре белән («Мужик йокысы» һ. б.) матбугатка чыгуы, әдәби тәнкыйть, иҗ- тимагыйпублицистик хезмәтләренең башлануы шул газета битләрендә күренә («Хиссияте миллия», «Шигырьләребез» һ. б.). «Фикер» газетасының беренче битендә «Әдәби һәм сәяси цензурасыз чыга торган газета» дип куелган була. Чыннан да, революция күтәрелешкә барган вакытларда, ул цензура карамагыннан башка чыга. Бу, үз чиратында, анда басылган м атер и а лл арның эчтәл ек л е бул ы п чыгуына ярдәм итә. Ләкин башында вак буржуа интеллигенты торган (редакторы һәм издателе Камил Мотыйгый була) бу газета шулай ук бик кар ш ыл ы кл ы м атер и алл арны бастырып чыгара. Монда да демократик интересларны яклаган мәкаләләр, әдәби материаллар белән беррәттән либераль татар 
буржуазиясенең дә һәм җәдитләшкән татар муллаларының да мәкаләләре урнаштырыла. Газета авыр материаль хәлдә яши. Типографиядә эшләүчеләр эш ташлыйлар. Камил Мотыйгый алар белән берничә мәртәбә конфликтка керә, шул елларда бөтен көче белән демократик идеяләрне һәм революцион фикерләрне пропагандаларга тырышкан Тукайны типографиядән куып чыгарып җибәрә. Ләкин моның белән генә реакцион көчләргә эшчеләр хәрәкәтен дә, демократик эчтәлекле мәкаләләрнең газета битләрендә басылып чыгуын да туктатырга мөмкинлек булмый. Шуны күреп, Уральск шәһәрендә яшәүче реакцион руханилар һәм татар байлары җирле властьларга донос бирәләр, нәтиҗәдә, үз чорында татар реалистик әдәбияты һәм публицистика үсешендә шактый әһәмиятле урын тоткан «Фикер» газетасы 1907 елның 22 нче февралендә урындагы начальствоның әмере белән туктатыла. 1906 елның башларында Казанда тагын ике яңа газета чыга башлый. Шул арның беренчесе—«йолдыз» газетасы 15 нче январьда чыга башлый. Бөек Октябрь социалистик революциясе көннәренә кадәр яшәгән бу газета үзенең тоткан юлының ныклы булмавы, демократизм белән либерализм арасында чайкалып йөрүче бер газета булуы белән аерылып тора. Баштарак ул газетаның татар җәмәгатьчелеге каршында әһәмияте бигрәк тә чикләнгән була. Чөнки әле 1906 елның башларында демократик көчләрнең игътибары икенче газеталарга юнәлгән була. Аларның берсе— 1906 елның 1 нче февралендә Казанда чыга башлаган «Азат» газетасы. Бу газетаның да редакциясендә идея һәм политик яктан бер-берсенә капма-каршы карашлы кешеләр эшлиләр. Бер яктан, либералбуржуаз карашлы Габдулла мулла Апанаев газетаның рәсми редакторы һәм издателе булып торса, икенче яктан, Г. Камал һәм Г. Коләхмстов кебек күренекле
104 
 
демократ язучылар актив эшчәнлек күрсәтәләр. Газетаның, беренче санында Г. Коләхмстовның «Бер социалдемократ» имзасы белән басылган, монархияче либералларның социализм идеяләренә каршы көрәшләрен фаш итеп я^ган мәкаләсе бик характерлы. Өченче санында «Россия социалдемократиясенең максатлары» дигән әһәмиятле материал бастырылып чыгарыла. «Азат» газетасы моннан башка да бик күп тарихи эчтәлекле, политик әһәмиятле мәкаләләр бастырып килеп, 53 номеры чыкканнан соң, 1906 елның 24 нче маенда издателе Апанаев тарафыннан туктатыла. Ләкин газета редакциясендә эшләүче демократик көчләр тукталып калмыйлар, 1906 елның 4 нче июнендә Галиәсгар Камал издательлегендә һәм редакторлыгында газета «Азат халык» исеме белән яңадан чыга башлый. Шул рәвешчә, революцион күтәрелеш вакытында һәм аннан соң да, 1905 елның декабренда башланган репрессияләр котырынганнан-коты- рына барган шартларда да Казан большевиклары демократик интересларны яклауга юл куйган газеталардан файдаланып киләләр. «Азат» һәм «Азат халык» газеталарында басылып чыккан большевистик идеяләрне эченә алган мәкаләләр моны ачык күрсәтә. Шулар арасында турыдан-туры революцион листовкалардан алынып, Гафур Коләх- метов тарафыннан татарчага тәрҗемә ителгән һәм аның имзасы белән басылган «Бөтен халыкка файдалы хәбәрләр» һәм большевиклар партиясе программасының эчтәлеген аңлаткан «Россия социал- демократларының максатлары» дигән мәкаләләр аерым игътибарга ия булып торалар. Татар телендә басылган революцион эчтәлекле мәкаләләргә каршы патша цензурасы комачаулык итәргә омтылып карый. Ләкин, В. И. Ленин хаклы рәвештә күрсәтеп узганча, ул вакытларда «матбугат иреге яулап алынган иде, цензура просто бетерелгән иде. һичбер издатель властьларга һичшиксез бирелергә тиеш булган экземплярны бирергә кыймады, властьлар исә моңа каршы нинди дә булса чара күрергә батырчылык итә алмады* j лар» L j Бу хәл шул вакыттагы татар мат- : 
бугаты тарихында ачык чагылып ■ калган, цензура аңа комачауларга ! тырышып караса да, революция ел- 1 ларында матбугат иреген бөтенләй- [’ гә буа алмаган. «Азат» газетасының 9 нчы һәм 10 нчы саннарында урнаштырылган «Гаепсез сүзләр> . исемле мәкалә өчен цензура газета- ! ны туктатырга уйлый. 11 иче номер I чыккач, цензура кешеләреннән бер- I се газетаны туктатырга әмер бирә, ә редакциядә эшләүче Г. Камал һәм Г. Коләхметов аның әмерен үтәмиләр. Икенче көнне газетаның 12 нче номерында, цензурага жавап рәвешендә, түбәндәгечә язалар: «11 нче номер чыкканның соңында цензор әфәнде ашыгычлык белән телефон аркылы газетаны туктатырга әмер итте. Яңа низам буенча газетаның тукталуы судебный приговор буенча гына булырга тиеш иде. Судебный приговорның булмаганлыгы заһир булды. Шунлыктан, гәрчә цензор әфәнденең әмеренә каршылык кылу булса да, бу номерны чыгарабыз. Киләчәк нөсхәдә дәһа тәфсилы илә (тагын да тулырак детальләре белән— М. Г.) язарбыз». «Азат халык» газетасы, бер яктан. , социал-демократларның бурычларын аңлаткан мәкаләләрне урнаштыруны дәвам итсә, икенчедән, буржуаз . партияләргә каршы актив көрәш алып бара. Аның 9 нчы, 11 —13 нче саннарында урнаштырылган «Социалдемократлар нәрсәгә өйрәтәләр?» дигән мәкаләсе бигрәк тә { характерлы. Без анда капиталистик | стройның бетерелергә тиешлеге турында һәм аның пролетариат дикта- : турасы белән алышынырга тиешлеге | турында фикер әйтүен күрәбез. 1907 елның 4 иче январенда чы- ; га башлаган «Урал» газетасы бе- ; ренче большевистик татар газетасы булып тарихка керә. «Урал» газе- ' тасы реакцион динчеләрнең, карагруһ милләтчеләрнең, гомумән, татар либераль монархистларының i максатларын фаш итеп, татар хез- 1 В. И. Лен и н. Сайланма әсәрләр. 1 т., Татгосиздат. 1939 ел, 496—497 битләр i
105 
 
мәт ияләрен рус хезмәт ияләре белән берләштерергә, бер сафта көрәшергә чакырды. «Урал» газетасы аркылы таралган большевистик идеяләр, халыклар арасында дуслык, туганлык идеяләре татар әдәбиятында, беренче чиратта, татар телендә пролетариат әдәбиятының нигезен салучы Г. Ко- ләхметов иҗатында чагылыш тапты һәм, гомумән, татар революцион- демократик язучыларын тәрбияләүдә зур роль уйнады. Димәк, 1905—1907 ел революциясе чорында революцион пролетариат карашларын чагылдырган революцион публицистика татар телендә дә барлыкка килә, большевистик идеяләрне киң күпчелеккә аңлаткан революцион матбугат туа. Газеталарда урнаштырылып килгән политик эчтәлекле мәкаләләр өстенә тагын шул ук «Урал» газетасы редакциясе тарафыннан түбәндәге исемнәрдә политик брошюралар да бастырылып таратылалар: 1.«Эшчеләрнең котылуы үзләренең эше булырга тиеш». 2.«Төрле милләтләрне җәберләү кемгә кирәк?» 3. «Гомуми сайлау правосы». 4. «Россия социал-демократлары авыл крестьяннары өчен нәрсә булдырырга тырышалар». 5. «Безнең якында булдырылырга теләгән нәрсәләребез һәм төп максатыбыз». Шул рәвешчә, Казан һәм Уфа большевиклар комитетының инициативасы һәм ярдәме белән, Үзәк Комитетның санкциясе һәм Хөсәен Ямашевның оештыруы, эшчәнлеге, фактик җитәкчелеге белән татар телендә партия әдәбияты мәйданга килә. Бу әдәбият үз вакытында массага революцион фикер бирүдә гаять зур хезмәт күрсәтә. Газета эшчеләрне оештыра, крестьяннар белән бер союзда уртак дошманнарына — байларга, алпавытларга һәм патшага каршы көрәшкә оешырга чакыра. Шуның өчен дә газета татар хезмәт ияләрен үзләренең сыйнфый туганнарыннан аерырга маташкан, аларга башка милләт хезмәт ияләре белән кушылырга комачаулык иткән «Мөселман иттифакы» партиясенә, гомумән, милләтчеләргә, реакцион руханиларга каршы көрәшкә, 
аларның социаль зарарларын хезмәт ияләренә аңлатып бирүгә багышланган күп санда мәкаләләр урнаштыра. «Сул» һәм «Кызыл» псевдонимнары белән басылган мәкаләләр һәм тагын бик күп имзасызлары Хөсәен Ямашев каләме белән язылганнар. Әлбәттә, газета легаль хәлдә чыкканлыктан, анда фикер ягыннан башкарак мәкаләләр дә басылып чыгалар. Крестьян белән эшчеләр бер партиядә тора алмый кебек ялгыш фикерләр дә күренә. Ләкин бу кимчелекләр газета битләрендә сирәк очрыйлар. Төп һәм нигез принцибы ягыннан «Урал» газетасы большевизм карашларын чагылдыра, революцион пропаганданы дөрес алып бара. Ләкин газетага озак яшәргә туры килми, реакция көчәюгә барган вакытта, 31 иче номеры чыкканнан соң, 1907 елның апрелендә патша хөкүмәте тарафыннан туктатыла. Газетаның издателе Тимерша Соловьев һәм фактик редакторы Хөсәен Ямашев судка бирелә. 
1905 ЕЛ РЕВОЛЮЦИЯСЕ КӨННӘРЕНДӘ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ МӘЙДАНГА КИЛГӘН ӘДӘБИ-ПОЛИТИК ҺӘМ САТИРИК ЖУРНАЛЛАР Россиянең күп халыкларына үз телләрендә газета чыгаруга юл ачкан беренче рус революциясе татар телендә газеталар гына түгел, бәлки журналларның барлыкка килүенә дә сәбәп була. Шул вакытларда берничә әдәби-политик һәм хәтта сатирик журналлар да чыга башлый. Татар телендә беренче мәртәбә мәйданга килгән әдәби-политик журналлардан берсе булып Уральск шәһәрендә 1906 елның 15 нче январенда чыга башлаган «Әлгасрелҗәдит» журналы тора. Халык шагыйре Габдулла Тукайның якыннан катнашы һәм фактик җитәкчелегендә чыгып килгән бу журнал, аннан элегрәк шул ук Уральск типографиясендә чыга башлаган «Фикер» газетасы шикелле, идея ягыннан каршылыклы материалларны урнаштыра. Бу журнал битлә

10G 
 
рендә дини мәсьәләләргә карагай, конституцион монархия интересларын яклап чыккан мәкаләләр дә күренә. Аның битләрендә панисламизм карашында торган буржуаз милләтчеләрнең мәкаләләренә ~ дә урын бирелә. Ләкин революция күтәрелешкә барган чакларда журнал андый реакцион карашларны чагылдырган мәкаләләре белән түгел, бәлки прогрессив карашларны чагылдырган, халыкның демократик теләкләренә җавап биргән материаллары белән популярлык казана. Ул үзенең программасын эзлекле рәвештә үткәрә алмаса да, демократик теләкләр өчен көрәшүче журнал булуын ачыктаначык язып чыга. Аның битләрендә Фатих Әмирханның Париж Коммунасы тарихын хезмәт ияләренә аңлатуга багышланган «71 нче ел коммунасы» исемле мәкаләләре, Г. Тукайның эксплуатациянең килеп чыгуын популяр аңлатып биргән, революционер Бахның «Царь-голод» исемле экономик очеркларыннан тәрҗемә итеп һәм файдаланып язган «Ачлык падишаһ» исемле хезмәтләре берничә номерга сузылып киләләр, һәм алар үзләренең ачык аңлаешлы телдә язылган булулары, революцион фикерләрне пропагандалаулары белән дә зур әһәмияткә ия булып тордылар. Шул ук журнал битләрендә Г. Тукай «Мөхарәбә вә государственная дума» исемле политик мәкаләсен дә бастыра. Патша монархиясе яшәгән вакытта дәүләт думасының халыкка бернәрсә дә бирмәячәген ачыктан-ачык аңлаткан, беренче дәүләт думасы җыелу алдыннан «Әлгасрелҗәдит» журналында басылып чыккан бу хезмәт рус телендәге большевистик брошюралардан файдаланып язылган була. Бу, үз чиратында, «Әлгасрелҗәдит» журналына да большевистик матбугатның уңай йогынтысы булуын, аның битләрендә дә партия пропагандасының урын алуын күрсәтә. Бер үк типографиядә чыккан «Фикер» газетасы һәм «Әлгасрелҗәдит» журналы битләрендә Г. Тукайның оригиналь публицистик мәкаләләре дә басылып чыгалар. Болар арасында югарыда искә алынган «Хиссияте. миллия», «Шигырьләребез* исемле мәкаләләрдән тыш, «Әдәбият ахшамы 
яки литературно-музыкальный вечер», «Тәшәккер» һ. б. бик күп иҗтимагыйпублицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә басылып чыгалар. Шул мәкаләләр белән татар телендә чын мәгънәсендә демократик интересларга хезмәт иткән публицистика, реалистик әдәбият һәм сәнгать өчен көрәшне күрсәткән тәнкыйть мәкаләләре иҗат итүгә шактый киң адым атлана. «Әлгасрелҗәдит» журналы барлыгы 17 номер чыгып, 1907 елның маенда тукталып кала. Уральск шәһәрендә шул ук 1906 елның июнендә татар телендә беренче мәртәбә «Уклар» исемле сатирик журнал чыгарыла башлый. Фактик редакторы һәм иң күп материалларын язучысы Г. Тукай булган бу журнал бары 6 номер гына чыгып кала. Ләкин шул кыска вакыт эчендә дә реакцион көчләрне ачы тәнкыйть итүе белән танылып өлгерә. Аның битләрендә басылып чыккан. Тукай каләме белән язылган «Шартлар», «Гаҗәп түгелме?» һәм башка фельетоннар бөтен эшчәнлек- ләрен капитал интересына хезмәткә куйган буржуазия вәкилләрен рәхимсез фаш итүче материаллар булдылар. I Татар телендә чыккан сатирик журналларның икенчесе булган «Карчыга» журналының беренче саны 1906 елның сентябрендә Оренбургта басыла. «Урал» газетасы белән бер үк шәһәрдә һәм күп кенә номерлары бер үк вакытларда чыгып килгән бу журнал татар телендә чыккан журналларның иң үткеннәреннән була. Тоткан юлы һәм алга куйган максатын күрсәтү өче! журналның беренче номерынна! түбәндәге юлларны күчерәбез: «Журналның максаты: эшче халыкны хайван дәрәҗәсенә дә күр- : мәенчә, җәһәннәм чокыры кебек караңгы, сасы, һавасы бозык фаб- рикларда, заводларда сасыган итләр, күгәргән икмәкләр илә ачлы- туклы асрап, суткасына уналтышар сәгать каторжный хезмәт иттереп, 

107 
 
приказчик, коиторщиклариы кояш чыкканнан төнге сәгать унга, уникегә кадәр җигей, кибеттә, подвалда әллә нинди былчырак эшләргә кушып, юк кына нәрсә өчен ата-анасы илә сүгеп, актык тамчы каннарын эчеп, тиешле жалуиьяларын кысып, аларның кул көче аркасында кесәләрен тутырган, корсагын үстергән надан, тәкәббер, залим, ач күзле капиталистлар илә сугышмак, кадәри халь приказчик, конторщик һәм эшче халык файдасына каләм йөрт- мәктер. Хөкүмәткә әллә ниткән тиешле-тиешсез налоглар түләп йөдәгән, бюрократиянең аягы астында тапталып каһәрләнгән, ачлыктан аптыраган, хокуксызлыктан гаҗиз калган, җирсез, сусыз авыл халкының тормышыннан бәхәс итеп тиешсез һәм килешмәгән эшләрне тарикыйлә язып рәсемнәре һәм күрсәтеләчәктер. Бу соңгы ике елдан бирле түгелгән каннарның, тәләф булган җаннарның җавабыны гаҗәбә кем бирәчәк? Кронштадт, Севастополь вакыйгалары, Белосток, Седлис погромнары, меңнәрчә гөнаһсыз хатын-кыз, балачагаларның вәхшианә үтерелүләре, кара халык файдасына «ирек вә җир» алыр өчен йөргән фидакарь арслан егетләрнең «Столыпин» ысулы берлән һәр көн Сибириягә озатылуы, йөзләрчә адәмнәрнең асылуы, киселүе күз алдына китерелсә, инсан гакылыннан шашар! Истибдатның кара болытлары арасында, аз гына булса да унҗиденче Октябрьдан соң бәгъзе вакыт хөррият кояшының нуры күренеп, вәхши казакларның камчысы, мәрхәмәтсез бюрократиянең аягы астында изелгән, җирсезлектән, ачлыктан аптыраган авыл халкы илә туймас күзле капиталистларга җанлы корал булган бичара эшче хал- кыны өметләндермәктә иде...» «Карчыга» журналы тормышның чергән нигезләрен җимерергә сәләтле көчләрне дә дөрес билгели: «...бу иске тормышның нигезе хәзер тәмам чергән, бүгенме, иртәгэме егылачак: халык һәрвакыт өстен булачагында һич шөбһә юктыр. Хәзергә кадәр аяк астында изелгән эшче халык илә җирсезлектән аптыраган авыл халкы да, әлбәттә, Оер көн моратларына ирешеп, дөнья яктысы күрәчәкләр» («Карчыга», 2 иче сан, 3 бит). Бу китерелгән материаллар татар 
телендә чыккан газета-журпалларга революцион идеяләрнең пи дәрәҗәдә үтеп керүе турында сөйлиләр һәм ул журналларның хезмәт ияләренең политик аңнарын күтәрүдә, шуның өчен татар телендә демократик публицистиканы үстерүдә гаять уңышлы эшчәнлек алып баруларын күрсәтәләр. 1907 елның апрель — май айлары татар телендә чыккан демократик һәм революцион эчтәлекле газеталарның киң күләмдә туктатылуы белән тарихта урын ала. Февраль ахырларында «Фикер» газетасы ябыла. Май аенда «Урал» газетасы туктатыла. Шул ук вакытларда «Карчыга» журналын чыгару да тыела. Димәк, илдә барган реакцион басым татар телендә чыккан матбугатны да вакытлы рәвештә бууга ирешә. 1907 елның җәендә’ инде тик буржуаз нздательләр кулында булган, нигездә, буржуа интересын күзәткән газета-журналлар гына сакланып кала. Бу вакытларда Казанда «Йолдыз» һәм клерикаль руханилар органы булган «Бәянелхак» газеталары, Оренбургта алтын при- искасы хуҗалары органы булган «Вакыт» газеталары ч ы гул а р ы 11да дәвахм итәләр. Бу үзе генә дә ул газеталарның тоткан юлларының һәм күрсәткән эшчәнлекләренең кем файдасына булуы турында ачык сөйли. «Вакыт» газетасы инде туры- дан-туры монархияне яклап, революцион көчләргә каршы ачыктаи- ачык язып чыккан булса, «Бәянелхак» газетасы беренче номерыннан башлап бөтен көчен демократик матбугатка, прогрессив карашлы кешеләрнең эшчәнлегенә каршы көрәшкә туплый. Димәк, реакциянең беренче адымнарында реакцион көчләр вакытлы рәвештә җиңүгә ирешәләр. Ләкин алар бер генә минутка да тыныч кала алмыйлар. Чөнки демократик көчләр һаман да халыкка таянып хәрәкәт итәләр, шуның өчен дә киләчәккә ышанып, көрәшне дәвам иттерү ягында торалар. 
108 
 
РЕАКЦИЯНЕҢ БАШЛАНГЫЧ ЧОРЫНДА ТАТАР ДЕМОКРАТИК МАТБУГАТЫ 
Нинди генә репрессияләр булуга да карамастан, реакциянең авыр шартларында да татар демократик көчләре халыкка хезмәт итү юлыннан чигенмиләр. 1907 елның Октябренда, Тукай Казанга килгәч, 1905 елныц башларыннан яшерен рәвештә җилем басмада чыгып килгән, шәкертләр органы булган «Әльислах» газетасы легаль рәвештә чыга башлый. Ул. нигездә, мәктәп-мәдрә- сәләргә ислах (реформа — М. Г.) таләп иткән, анда уку-укыту тәртипләрен яхшыртуны, шәкертләрне беркадәр фәннәр белән таныштыруны булдыру өчен көрәшүче газета булса да, иҗтимагый-политик мәсьәләләргә, бигрәк тә реалистик әдәбиятның һәм әдәби тәнкыйтьнең үсүе өчен көрәшкә зур урын бирә. Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан җитәкчелегендә һәм шул вакытның алдынгы фикерле кешеләреннән берсе булган Вафа Бәхтияровның рәсми редакторлыгында чыккан газета, газета булудан бигрәк, үзенең форматы белән дә һәм урнаштырылган материалларының эчтәлеге белән дә әдәби-политик журналга бик якын тора. Аның битләрендә гаять әһәмиятле тәнкыйть мәкаләләре бер-бер артлы чыгып киләләр. Дөресрәге, Тукайның шушы газета битендә басылып чыккан «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» дигән мәкаләсе белән татар әдәбияты тарихында беренче буларак әдәби тәнкыйтьнең әһәмиятенә гаять зур урын бирелә. Тукай шул мәкаләсендә әдәбиятның тәнкыйтьтән башка дөрес юлдан үсеп китә алмавын исбат итә, әдәби тәнкыйтьнең бурычларын үзенә хас булган үткенлек белән гаять тапкыр һәм ачык итеп билгеләп уза. Тукайның бу мәкаләсе калган демократик язучыларга юнәлеш бирә, шул көннән башлап һәр чыккан китапка һәм сәхнәдә куелган әсәргә теге яки бу күләмдә бәя бирелгән рецензияләр, әдәби тәнкыйтьләр бер-бер артлы күренә башлыйлар. Шундыйлардан, беренче чиратта, Фатих Әмирханның әдәби тәнкыйть өлкәсендә җәен җибәргән эшчәнлеген күрсәтергә мөмкин. Ул «Әльислах» газетасы битләрендә, беренче буларак, халык шагыйре Г. 
Тукайның иҗатына дөрес бәя биреп чыга, аның беренче иҗат чорында күренгән уңышларына һәм җитешсезлек- ләренә объектив бер караштай чыгып күзәтү ясый. Татар телендә революцион эшче образларын биргән революционер язучы Гафур Коләхметов тарафыннан язылган «Яшь гомер» пьесасына да беренче уңай бәяне шушы «Әльислах» газетасы язып чыга. Боларның барысы «Әльислах» газетасын татар телендә әдәби тәнкыйтьнең үстерелүенә иң зур урын биргән газеталарның күренеклесе итеп санарга мөмкинлек бирә. Шушы газета битләрендә буржуаз издатель- ләр кулында булган газета һәм журналларның реакцион идеяләрне яклаулары да бик урынлы һәм системалы рәвештә күрсәтелеп барыла. Мәсәлән, 1908 елның 14 иче январенда чыккан «Газеталар галәменнән» дигән мәкаләдә Ф. Әмирхан башта «Йолдыз» газетасын тәнкыйть итеп килә дә, «Вакыт» газетасына килеп җиткәч, аның социализмга каршы көрәшеп маташуының көчсезлегеннән көлеп: ««Вакыт» газетасы бик тырышып- тырышып социализм белән сугыша. Ахыргы номерда «Җыелыгыз, бөтен дөнья эшчеләре!» дип башлап, бер мәкалә язып, социалистлардан бик хур итеп көлде. Фәкать шуны гына ' беләсе иде: мондый һөҗүмнәрдән социализм фикеренең ничә шурубы какшады икән?» — дип яза. Клерикаль руханилар газетасы булган «Бәянелхак» һәм аның редакторлары да бер-бер артлы «Әльислах» газетасы тарафыннан хаклы тәнкыйть ителәләр. «Әльислах» газетасы әдәби тәнкыйть өлкәсендә генә түгел, әдәбият тарихына карата да кайбер башлангыч эшчәнлек күрсәтә. Газетаның 45, 47 пче саннарында басылган «Әдәбиятка гаид» дигән мәкалә борынгы татар әдәбиятының алга китә алмавының сәбәпләрен һәм яңа татар әдәбиятының Каюм На- сыйри һәм Заһир Бигиев эшчән
109 
 
лекләре белән башланып китүен шактый дөрес бәяли. Тукайның моннан элек басылып чыккан «Шигырьләребез» һәм аерым брошюра булып чыккан «Халык әдәбияты турында»™ лекциясе татар әдәбияты һәм фольклоры тарихын өйрәнгәндә шактый әһәмиятле чыганак булып торалар. «Әльислах» газетасында реакциянең башлангыч елларында басылып чыккан ижтимагый-публицистик мәкаләләрнең дә шактый зур урын тотканын күрсәтеп узарга кирәк. Болар арасында 3 нче июнь вакыйгасыннан соң буржуаз партияләрнең һәм меньшевикларның йөзләрен фаш иткән үткен мәкаләләр шулай ук үл вакыты, өчен әһәмиятлеләр. Газетаның 1907 елда чыккан 3 нче санында Ф. Әмирханның «3 нче июнь кануны вә партияләр» дигән мәкаләсе басыла. Ф. Әмирхан башта «Мөселман иттифакы» партиясенең кадетлар койрыгында баруы турында әйтеп узганнан соң, түбәндәге характерлы юлларны яза: «Социалистический партияләргә 3 нче июньнең бераз тәэсире булса, ул да — социал-демократларның меньшевик вә большевиклары арасындагы хатты хәрәкәт (тактика)- дагы аерманың дәхи дә ачыграк күренә башлавы була белер: күптән түгел меньшевиклар рәисе Плеханов «Товарищ» газетасына язган бер мәкаләсендә большевикларның хатты хәрәкәтләрене ачы сурәттә тәнкыйть итте. Ләкин большевиклар андый тәнкыйтьләрдән генә бер дә тәэсирләнмичә, әүвәлгечә дума мөнбәренә, халыкка сүз ишеттерер өчен булган бер жир, дип карауларында дәвам итәчәкләрдер. Петербургта үзләреннән вәкил сайларга жыелган эшче-большевиклар сайланачак кеше өчен, бу, халыкның мөмтаз вә бик аз сыйныфыннан гына сайланып вөжүткә килгән думага низамнар ясашырга түгел, бәлки халыкка сүз ишеттерергә бара икәнлегене белдерә торган инструкция ясап бирделәр. Әлхасил, большевикларның хатты хәрәкәтләре революциянең иң кызу көннәрендә ничек булса, хәзердә дә жеп кадәр дә уңлашмыйча шул көе калгандыр». Бу китерелгән мисал реакция башланган елларда татар демократик матбугатының политик мәсьәләләр белән тирәннән кызыксыну һәм 
большевикларның думада тоткан тактикасын пропагандалау югарылыгында торуын сөйли. Бигрәк тә хезмәт ияләрен алдарга, дин, милләт исеменнән сөйләгән булып, революцион көрәштән массаны читләштерергә маташкан татар буржуа партиясен —«Мөселман иттифакы»н фаш итеп язылган мәкаләләр бик характерлы. Шул мәкаләләр татар прогрессив көчләренә буржуаз идеологларның ялган йөзләрен аңларга, алар корган пәрәвезгә эләкмәскә шактый ярдәм иткәннәр. Монда, бу мәкаләләрдә, һичшиксез, шул вакытларда барлык легаль мөмкинлекләрдән халыкка дөрес фикерләрне ирештерү өчен файдалану тактикасына күчкән большевикларның тәэсире сизелеп тора. «Әльислах» газетасында хатын- кыз авторларның катнашуы һәм авыллардан килгән хатын-кызларның язган хатлары басылып чыгу ук бу газетаның үз вакытының демократик таләпләренә жавап бирүе турында сөйли. Газетада төрле формадагы очеркларга, язучыларның бер-берсе арасында барган мөнәсәбәтләрен чагылдыруга шактый киң урын бирелә. Бу очеркларда шактый әһәмиятле социаль проблемалар күтәрелә, шунда ук тормышны жентекләп күзәтү аркасында, «Әльислах» газетасы тирәсенә оешкан язучыларның катлаулы гына мәсьәләләргә дөрес жавап бирүләре ачык күренә. Бу яктан Фатих Әмирханның «Авырулар галәмендә» очеркындагы түбәндәге сүзләр бик характерлы: «Фатирыма юнәлдем. Юлда очраган йортларның тәрәзәләренә күзләремне сала барам: иртә сәгать 5 тән торып эшкә китәргә мәжбүр крестьяннар, өйләренә ут та алмас- тан, йокларга ятканнар. Үзләренең теләсә кайвакыт торырга ихтыярлы икәнен белә торган дачниклар, сәгатьнең унике сугуына карамыйча, гыйш-гашрәтләрендә дәвам итәләр, өй эченнән гитарада уйнаган тавышлар, кокетка дамаларның чы
110 
 
рык-чырык итен көлүләре ишетелеп горалар. Нинди контраст: Бер йортта үлеп яталар, аның күршесендә бик ләззәт белән гомер сөрәләр. Уйлап-уйлап гаҗәпләнә башлыйм: бәгъзе кешеләр шуның икесен бер диләр бит, шулариы аерып йөрткән кешеләргә милләт хисеннән мәхрүм дип сүгәләр бит; шул ике фирканың берсе мазлум дисәң, ачуланалар бит: әгәр сез монда, без гомер сөрсен өчен үлеп ятсагыз, җәннәттә сез дә безнең шикелле булырсыз, дип юатырга тырышалар бит!» Монда автор хезмәт ияләренең авыр тормышта яшәүләренә чын йөрәктән ачыну белән беррәттән, алар тире белән яшәүче, көннәрен уен-көлке белән уздыручы паразит сыйныфка нәфрәтен дә белдерә. Шул ук вакытта бу китерелгән фикерләр авторның хезмәт ияләренә теләктәшлек итүен, үзенең күзәтү тәҗрибәсеннән чыгып, бер милләт эчендә ике сыйныф, туларның берсе — җәберләнүче, дигән карашны матбугатта күтәреп чыгуының пропаганда ягыннан әһәмияте зур булуын хәтердән чыгармаска кирәк. Без югарыда Фатих Әмирханның сӘльислах» газетасында алып барган эшчәнлегеиә берникадәр күзәтү ясадык. Аның бу өлкәдәге хезмәтләрен җентекләп тикшерү Ф. Әмирханга карата әлегә кадәр яшәп килгән карашны бөтенләй үзгәртә; бигрәк тә, ана ягылган декадент, бөтен гомере буенча буржуа идеологы, дигән карашларның нигезсез булуын ача. Фатих Әмирхан, беренче буларак, халык шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына уңай бәя биреп чыга, аның иҗатының халыкчан һәм политик үткен булуын тели, чит әдәбият йогынтысына бирелүне тәнкыйть итә. Пушкин һәм Лермонтовның яхшы шигырьләрен оста итеп тәрҗемә итүен, татар хезмәт ияләренә җитештерүен уңай факт итеп карый. Ул ук, югарыда китереп узганыбызча, крестьяннарның авыр тормышы өчен борчылып чыга, халыкны алдаучы ишаннарны фаш итә. Менә бу искә алганнар гына да Ф. Әмирханның реакциянең башлангыч елларында демократик язучылар сафында торуы турында сөйлиләр. Без соңгы фикерләребезгә шуның өчен дә 
басым ясыйбыз, чөнки Ф. Әмирхан — әле тикшереп узган «Әльпс- лах» газетасының фактик редакторы, төп җитәкчеләреннән берсе. Ә газетада урнаштырылган материаллар татар әдәбияты, бигрәк тә аның публицистика тармагы буенча шактый әһәмияткә ия булган әсәрләр < иделәр. Реакциянең иң көчәйгән вакытында татар демократик язучылары «Яшен» журналын чыгарды. Тукай белән берлектә Г. Камал оештырган бу журнал 1908 елның августында чыга башлый. «Яшен» тукталгач, 1910 елны аның урынына «Ялт-йолт» исеме белән шундый ук сатирик журнал чыгарыла. Шул рәвешчә, 100 ел буена бик күп кешеләр тарафыннан татар телендә вакытлы матбугат булдыру буенча күренгән омтылышлар тик беренче рус революциясе шартларында, эшчеләр хәрәкәтенең күтәрелеше нәтиҗәсендә генә мөмкин була. Эшчеләр хәрәкәтеннән куркып калган патша хөкүмәте, вакытлы булса да, чигенергә, сүздә генә булса да, матбугат иреге вәгъдә итәргә мәҗбүр була. Шул көннәрдә мәйданга килгән татар матбугаты кыска гына бер вакыт эчендә шактый зур уңышларга ирешә. Шунсы характерлы, реакцион матбугатка караганда, демократик теләкләрне чагылдырган газетажурналлар киңрәк таралалар. Ләкин газета-журнал- ларның күпчелеге буржуаз изда- тельләр кулында булуы, демократик көчләрнең реакция елларыннан башлап күзәтү астында тотылулары һәм төрле репрессияләргә тартылулары демократик матбугатның киңәюенә һаман да комачаулык итә. Бу бигрәк тә 1912 елда Хөсәен Ямашев үлгәч, 1913 елда Тукайның вакытсыз көрәш сафларыннан чыгуы белән сизелерлек рәвештә күренә башлый. 1913 елларда, яңа революцион күтәрелеш еллары булуга карамастан, татар матбугатында 


 
Шактый вакытлар актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыккан язучылар күренми тора. Моның сәбәбе, югарыда әйткәнебезчә, реакция елларында төрле кыйналулар аркасында йомшарып калган демократик язучыларның әле көч алып җитә алмаулары белән аңлатыла. •Бу елларда буржуа идеологлары җанланалар, татар хезмәт ияләрен милләтчелек агуы белән агуларга маташалар. 
Шул ук вакытта матбугатта үзенең публицистик мәкаләләре белән Шәриф Камал зур эшчәнлек күрсәтә башлый, аның газета ишләрендә басылып чыккан авыл тормышыннан яшьләр һәм хатын-кызлар азатлыгы темасына язган публицистик мәкаләләре, демократик публицистиканы дәвам иттерүнең үрнәге булып торалар.