„ХИКӘЯЛӘР КИТАБЫ"
Урта яшьтәге мәктәп балалары өчен чыгарылган бу китапка 22 авторның 35 хикәясе тупланган. Китап балаларга яхшы таныш Һади Такташның «Кара борынның дусты» һәм «Кызыл галстук» исемле хикәяләре белән башланып китә. Аннан соң Кави Нәҗминең «Тимерче Йосыф» исемле матур легендасы бирелә. Китапта Ә. Фәйзинең «Тукай» романыннан өзек, Г. Ку- туйның атаклы «Сагыну» исемле нәсере, А. Шамов, Ф. Хөсни һәм Д. Аппакованың балалар әдәбиятында танылган матур хикәяләре дә бар. Укучыларга күптән билгеле булган бу әдәбият мастерларының әсәрләренә тукталып тормастан (чөнки бу әсәрләр үз вакытларында тиешле бәя алуга ирештеләр инде), проза өлкәсендә яңарак күренә башлаган яшь авторларның хикәяләре турында сүз алып барырга кирәк булыр. Ә. Бикчәнтәева китапны тематик яктан төрле, эчтәлекләре белән кызыксындырырлык итеп чыгарырга тырышкан, күренекле язучыларның әсәрләре белән генә чикләнмичә, яшь язучыларның да хикәяләренә урын биреп, дөрес эшләгән. Яшьләрдән: Л. Ихсанова, К. Ишукова, М. Хәсәнов, И. Нуруллин, Н. Фәт- тахов, Э. Касыймов һәм Ә. Дибаев иптәшләрнең хикәяләре бик урынлы сайланылган. Бу исемлекне тагын да киңәйтеп (мәсәлән, И. Миңлебаев, К. Шәйхетдинов, Мөдәррис Хөсәенов һ. б. кебек Казаннан читтә яшәүче яшь язучыларны да өстәп), эш итәргә мөмкин иде. Ләкин бу кадә- ресе ни өчендер эшләнмәгән. Һәрхәлдә, сайланылган әсәрләр, кайбер өлкән язучыларның әсәрләреннән калышмыйлар. Алай гына да түгел, 6j' яшь авторларда яңача эчтәлек, үзенчәлекле яңа формалар, яңа алымнар
11 Хикәяләр китабы. Төзүчесе Ә. Бикчәнтәева. Редакторы К. Котдусова. Тат- книгоиздат, яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе. 1955 ел. 300 бит. Бәясе 5 с. 35 т.
да күренә. Алар китапны күп яктан тулыландырып, аның күркен арттырып торалар. Мәсәлән, Э. Касыймовның «Кызыл маяклар» хикәясе сюжет төзелеше ягыннан бик төгәл, драматизмга бай, җыйнак тел белән, омтылышлы, көчле итеп язылган. Аның идея юнәлеше дә эзлекле һәм ачык. Яшь автор образларның характер аерымлыкларын күрә алуга, аларны тиешле шартларда күрсәтүгә ирешкән. Хикәядә һәркем үз урынында, һәркемнең үз холкы, үз сөйләме, үз юлы, үз ' язмышы бар. һәм болар автор ихтыяры белән генә ясап куелмыйча, чын тормышча итеп тудырылганнар. Бу хикәядә кеше белән кешене буташтырырга, яки берсен икенчесе белән алмаштырырга мөмкинлек юк. Чөнки һәркемнең үз хәрәкәте, онытылмый торган үз портреты бар. Болар өс- тенә, авторда табигать күренешләрен дөрес сурәтләү, аларны вакыйгалар барышы белән бәйли белү осталыгы да сизелә. И. Нуруллинның «Белем ачкычы» хикәясе гадәти тормышны мавыктыргыч итеп сурәтли белү ягыннан уңышлы. Рус теле буенча язмадан икеле билге алган Рөстәм, физика һәм башка фәннәрдән яхшы укуына масаеп, артык пошынмый. Ул, бу артталыгына: «Телне белмәсәң дә, антенна куярга түбәгә үрмәләп менеп була», — дигән карашта йөри. Ләкин беренче адымында ук абына.
109
Аны менә нәкъ шул икеле билгесе өчен, . радио сөючеләр түгәрәгенә язмыйлар. Аның атасы да гади фрезеровщик, ләкин үз' заводына берничә рационализаторлык тәкъдиме ясаган кеше. Ул да үзенең телне начар белүе өчен, баш инженерның каты тәнкыйтенә очрый. Бала, атасы очраган авыр хәлдән сабак алып, үз ялгышын төзәтү юлына баса. Автор шушы гади хәлләрне ата белән улның аңлашуы, ананың бу эшкә карашы һәм иптәше Коляиың мөнәсәбәте аша мавыктыргыч итеп чишүгә ирешә. Ләкин бер нәрсә аңлашылмый. Билгеле булганча, «Белем ачкычы» — ул һәрбер милләтнең үз туган теле. Шулай булгач, рус теле белән бер- рәттән, татар телен бөтен тирәнлеге белән үзләштерү мәсьәләсенә дә кагылырга кирәк иде. Ә автор, ни өчендер, баланы да, атаны да рус теле буенча аксауда гына гаепли. И. Нуруллинның «Эш беткәч, уйнарга ярый» исемле икенче хикәясе мавыктыргычлыгы ягыннан беренчесенә караганда кайтышрак булса да, кичерешләрнең көчлелеге белән алдыра. Иптәш Нуруллинның теле дә чуар түгел, аның бу хезмәткә мәхәббәт белән килүе күренеп тора. Мавыктыргыч-кызыклыгы ягыннан Л. Ихсанованың «Серле машина» хикәясе, минем карашымча, китапта иң күренекле урынны алып тора. Әнвәр ясаган техника әкәмәтләре, чыннан да, күпләрне хәйранга калдырырлык. Автор бу «Серле маши- на»иың серен ачып салмыйча бик дөрес эшли. Укучы аны үзе эзләп табарга тиеш. Ләкин Л. Ихсаиова образларның тойгыларын, кичерешләрен ачып салуга бик үк әһәмият биреп бетерми, саранлык күрсәтә. Дөрес, ул «Без дә сезнең белән» хикәясендә моңа омтыла. Ләкин Мансур белән Шамилнең, коллективтан аерылып, үзләре геиә тарихи истәлекләр табарга теләүләре һәм алариың бу эшләрендә артык зур каршылыкларга очрамаулары алариың эчке кичерешләрен тирән- тен ачып салырга мөмкинлек тудырмый. Конфликтның көчле булмавы аркасында, автор бу теләгенә ирешә алмыйча кала. Мавыктыргыч, маҗаралы хикәяләр бик кирәк. Ләкин алар татар әдәбиятында гаять аз. Шул сусауны
искә алып булса кирәк, төзүче С. Сабировиың «Боз өстендә йөз километр» хикәясен яңадан китапка керткән. Бу берничә кат басылган хикәясен автор һаман да ясалма күренешләрдән арындырып җиткермәгән әле. Ул һаман да сузынкы, шуның белән бергә, Иван Кузьмичта да, Закирда да җанлылык җитешми. Аларда кешеләргә хас эчке дөнья юк. Алариың шатлыклары да, кайгылары да тышкы хәрәкәт белән геиә бирелә. Алар ни уйлый, киләчәккә ничек карый, укучы моны сиземли алмый. Минемчә, бу хикәя хәзер укучы өчен яңалык түгел. Хисләргә, тойгыларга байлык ягыннан караганда, К. Ишукова хикәяләре бик характерлы. «Ясмин гөле» хикәясе әтисе фронтта булган бәләкәй кызның корый башлаган гөлне терелтергә, чәчәк аттырырга тырышуын күрсәтә. Боларны автор эчке җылылык һәм тирән кичерешләр аркылы гәүдәләндерә. Ана белән кызның да үзара мөнәсәбәтләре бик ягымлы бирелгән. Биредә шатлык белән моңаю бергә үрелеп үсә. «Ясмин гөле» чәчәк атуга, җиңү дә килә, бәхет тә туа. К. Ишу- кованың «Малайлар» исемендәге хикәясе дә шуидый ук тойгылар белән сугарылган. Анда оятка калу белән тәүбәгә килү сурәтләнә. Образларның тышкы хәрәкәтләре дә бик җанлы. Автор язмаларында романтика һәм символика сизелә. Ләкин болар төшенкелек тә, мәгънәсез бизәкләр дә һәм төче теллелек тә түгел — бу алымнар, героикага бәйләнешле булганлыктан, үзләрен аклыйлар. М. Хәсәнов та бер хикәясен «Герой» балаларга багышлаган. Харис исемле малай, геройлыкны ялгыш аңлап, төрле дуамаллыклар эшләгән, хәтта, сарай түбәсеннән сикереп аягын имгәткән була. Ә Хаҗинур бик тыйнак, басынкы малай. Менә алар төн кунып атлар саклыйлар. Аяклары тышаулы ат суга бата башлый. Харис курка, Хаҗинур, тормышын куркыныч астына куеп, атны коткара. Мондый әһә
110
миятле теманы М. Хәсәнов тагын да көчлерәк, кызыклырак итеп язарга булдырыр иде. Минемчә, ул артык ашыккан; тел кытыршылыгы, эшләнеп җитмәгән җөмләләр хикәядә тулып ята. «Чапай Зиннәт» образы да өстән-өстән генә сурәтләнгән. Автор аңа иркенләп сөйләшергә дә ирек бирми. Геройлыкта балаларга үрнәк булырга тиешле образ, шулай итеп, пассив бер күләгә урынында кала. Ләкин М. Хәсәнов, теләгән хәлдә, яхшырак та эшли ала. Моның шулай икәнен аның икенче хикәясе «Ташландык күлдә» күрсәтеп тора. Ләкин бу хикәя, эчтәлегенең әһәмияте ягыннан, беренчесен- нән калыша. Биредә очраклы ялгышу, очраклы эләгү, очраклы котылулар гына. Автор хикәясен никадәр тырышып бизәкләсә дә, төгәллеккә, бөтенлеккә ирешә алмаган. Төгәллек һәм җыйнаклык ягына килгәндә, Н. Фәттахов җентекле эш итә. Аның кыска гына булган «Безнең бабай» хикәясендә әллә нинди катлаулы вакыйгалар да юк. Шулай да ул үзенең художестволы эшләнеше һәм ачык идеясе белән үтемле хикәя булып чыккан. Укучыны үзенә тарта ала һәм хәтердә кала. Ә. Дибаев иптәшнең. «Елгыр» хикәясен дә күңелгә ятышлы хикәяләр рәтенә кертергә кирәк. Шунсы яхшы, хикәя өйрәтелгән эт «Елгыр» исеме белән аталган булса да, вакыйгалар аны өйрәтүчеләр, акыллы балалар турында бара. Ә менә күп кенә тәҗрибәле язучыларыбыз моның киресен эшләп, беренче планга хайваннарны һәм җәнлекләрне куеп язалар. Алар турында да хикәяләр кирәк, әлбәттә. Ләкин бу хикәяләрдә кешеләрнең катнашы бар икән, безнең аларны кешеләрчә хәрәкәт иттермичә калырга хакыбыз юк. Мәсәлән, «Биш батыр» кебек уңышлы хикәя яза алучы Г. Бакир иптәшнең «Саҗидә апаның шаяннары» хикәясе бөтенләй кызыксыз язылган. Г. Лотфиның «Тискәре чеби» хикәясе дә, С. Әдһәмованың «Дуслар» хикәясе дә шундый төрдәге- ләр. Боларның беркадәр уңай ягы шунда, биредә кешеләр катнаштырылмый һәм алар хайваннар, җӘ11. лекләр күз алдында хурлыкка калмыйлар. Аның өстеиә, фикер әйтергә тырышу, мораль турында мәгънә- бирү теләге дә бар. С. Әдһәмованың «Шатлык» хикәясе
тормыш-көнкүреш детальләрен урыныурыны белән бик ачык, бик табигый күрсәтү ягыннан күңелле. Ләкин бу хәл һәрбер урында да түгел. Автор кайбер урында кирәгеннән артык ваклыкларга кереп китә. Мәсәлән, хикәянең баш өлешендә, мәктәптән кайтучы кызларның сөйләшүләре хикәянең эчтәлегенә берни дә өстәми. Сюжетка бәйләнешсез, идеяне ачуга ярдәм итми торган бетмәстөкәнмәс сүзләрне сөйләтүдән бер файда да юк. Тормыштагы муллыкны күрсәтү өчен, Фатыйма әбидән кат-кат төче коймак, пилмән пешерттерү дә кирәксез шикелле. Пилмән генә бөгелсә, җитмәс идемени? Пилмәнне төче коймак белән ашамыйлар — көлке чыга. Хикәянең нигез фабуласы Фатыйма әбине Бөтендөнья Тынычлык Советы мөрәҗәгатенә кул кую өчен язарга өйрәтү икән, бөтен сюжетны шуның тирәсенә җыярга кирәк иде. Югыйсә, бу хикәядә таркаулык бик зур әле. Хикәяләрдә тематик бертөрлелек тә күзгә чалына. Мәсәлән, берничә хикәядә балалар бары тик балыкка йөрү, балык тоту белән генә мавыгалар, җәнлекләр тормышын сурәтләгән хикәяләрдә һаман бер мораль — олылар сүзен тыңла, дусларыңнан аерылып йөрмә мәгънәләре генә бирелә. Чит илләрдәге балалар тормышыннан язылган хикәяләрдә яңалык табып булмый. Җ. Тәрҗемаиовның «Судан табылган хат», М. Хәсәнов- ның «Кечкенә Джон»ы ясалма хикәяләр. Алар, әлбәттә, матбугатта чыккан хәбәрләргә нигезләнеп язылганнар. Ләкин бу хикәяләрдән чынлык, чын тормыш сулышын сизеп булмый. Чөнки авторларның чит ил тормышын белү дәрәҗәләре укучыларның үзләре ишетеп, укып белгәннән югары тормый. А. Әхмәтнең «Идел буенда», Г. Галиевнең «Бибкәй аланы» хикәяләре дә урта кул һәм әдәбиятөчен бернинди яңалык алып килми торган язмалар. Соңгысында беркадәр тарихи материаллар булса да, бу турыда хәбәр биреп узу белән чикләнелгән. Ә «Идел буенда» хикәясендә Иделнең узганы да, киләчәге дә күренми. Өч кыз су коена да, шулариың берсе Идел буена икенче тапкыр килгәндә йөзәргә өйрәнгән була. Бу нәрсә инде? Йөзәргә өйрәнегез! — дип әйтергә теләүме? Моның өчен хикәя язу кирәкме? Кирәк, әлбәттә. Ләкин чын мәгънәсендәге художестволы хикәя язарга' кирәк. Язучы Гариф Гобәйнең «Маратның язмышы» исемле повестеннан беренче кисәкне җыентыкка ур
наштыруны без аңламадык, чөнки, бердән, ул жанры белән бу китапка туры килми, икенчедән, «Пионер» журналында басылганнан соң ул повесть аз гына да төзәтелмәгән. Җыентыкны төзүчегә һәм редакторга авторга карата таләпчәнрәк булырга кирәк иде. Китапның башында редакция «Хикәяләр китабы»ның ел саен чыгарылып барылачагын әйтеп уза. Киләчәктә югарыда күрсәтелгән кимчелекләрне кабатламау беренче бурыч булып торырга тиеш, һәм мондый җыентыкларга яшь прозаикларны күбрәк катнаштыруны да онытмаска кирәк.