Логотип Казан Утлары
Комедия

ЗИФА

XXIV ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ Кәләмзә фатиры. Түрдә өстәл артында Эсмеральда ята торган сандык, артсыз урындык өстендә түбәдән аккан яңгырга куелган ләгән. Өстәлнең бер башында җыйнак кына Кәләмзә кровате. Икенче башында буфет хезмәтен үти торган шкаф, ул бүлмәгә аркылы итеп һәм өстәлгә арты белән куелып обой белән ябыштырылган, аңа көзге эленгән. Шкаф бүлмәне икегә бүлеп тора, аның икенче ягы — почмак як — ярым караңгы. Алда, уң кулда тышкы ишек. Эсмеральда сандык өстенә утырып хат 'яза. Тыштан ара-тирә түбә каккан тавыш ишетелә. Эсмеральда (хат яза). Айдар абый... Айдар абый! Эмм, ачуым килә шуңа!.. Чынлап та нинди кеше бу? Нәрсә язарга да белмәссең! (Гитара уйный.) Көймә килә, көймә килә, көймә килә эзе юк! Хаты килми, сүзе килми, сөйләшергә үзе юк! (Тәрәзәгә күзе төшеп.) Биллүр бит шул?.. (Кычкыра.) Биллүр, кер әле, кая чаптың? Биллүр (тәрәзәдән күренеп). Автобус белешергә барам. Менә, телеграмма алдым. Эсмеральда. Телеграмм? Кер әле, кер! Биллүр керә. Эсмеральда. Кая? Әллә Алмазданмы? Биллүр. Әйе, автобус белән кайтам дигән. Син белмисеңме, кайчан килә икән ул? Эсмеральда (алып карап). Белмим шул, утыр! Биллүр. И, үзе кайтканчы проектлары да үтеп кенә куйса! Күңелле дә булыр иде, әйе бит? Бүген карыйлар ди түгелме соң? Я, син нигә берни дә әйтмисең? Эсмеральда. Не интересуюсь! Биллүр. Айдар абзыйныкы ни эшләде? Әле очы-башы табылмадымы? Эсмеральда. Тоже не интересуюсь! Биллүр. «Не интересуюсь», имеш!.. Югалмаган булса, ул да катнашкан була иде бит. Эсмеральда. Улмы? (Конфет каба.) Ул лауреат була иде. (Кәгазен ләгәнгә ташлый.) Менә шуннан көнләшеп кенә урлаттылар аныкын. XXIV Ахыры. Башы 6 санда. 69 Б и л л у р. Кем алганын һаман белә алмадылармы? Эсмеральда. Мин югалткан дип җанымны ашадылар. Очы чыгар аның, чыгар! Б и л л ү р. Зифа апа белән ничекләр икән? Эсмеральда. Ничек булсын, шул инде. (Конфет кәгазен ләгәнгә ташлый.) Аралары кадаклы инде аларның. Б и л л ү р. Кара„ нинди принципиальный хатын. Менә яратам шундый хатыннарны. Әйт әле, чынлап та: нәрсәгә кирәк булды сиңа шул Айдар абый? Эсмеральда. Ә син әйт, ул талантлы кешеме? Б и л л ү р. Талантлы кеше бер ул гынамыни? Эсмеральда. Мин дә бер ул гына димим, талантлы кешеләрдән минем танышларым аннан башка да җитәрлек. Әнә язучылар, артистлар, композиторлар... Чынлап тотынсаммы? Валлаһи, теләсә кайсын үземә карата алам! Б и л л ү р. Караттың тагы! Мин әле талантлы кешеләр бигрәк тә талымлы булалардыр дип уйлыйм. Эсмеральда. Ха-ха-ха! Билгеле, талымлырак. Ә менә бер чибәр генә кыз аның алдына килсен дә: сез классик, сездә генә вкус, сезнең талантыгызга гына табынам, дип торсын, шунда нишләр ул? Б и л л ү р. Талантлы кеше шуңа мохтаҗмы? Эсмеральда. Юк, син әйт, шунда нишләр ул?.. Б и л л ү р. Ах, менә ничек, алай булгач, син Айдар абыйны... Эсмеральда. Юк, Айдар абый ул мине яңа төрле оригинальный кыз, ирекле кыз булган өчен дә ярата. Билл үр. Яңа төрле ирекле кыз! Ха-ха-ха! Син?.. Ха-ха-ха! Эсмеральда. Туктале, нигә аңа көләсең син? Б и л л ү р. Соң, көлмичә? Яна төрле ирекле дип тә җибәрәсең бит! Моны син каян, шушы Жорж Занд романыннан алдыңмы? Эсмеральда. Нигә, минем үз башым юкмыни? Б и л л ү р. Соң, син алай хәйләсен бик белгәч, үзеңә талантлы кешеләр арасыннан берәр яшьрәген дә таба алган булыр идең бит. Нәрсәгә сиңа шул карт кирәк булды әле? Эсмеральда. Карт дигән буласыз инде, андамыни эш? Ярый, әйт менә син, алай булса: ир булгач, иң элек сиңа аның дәрәҗәсе, положениесе кирәкме? Кирәк. Яшь кешедә кайда ул? Нәрсә бар аның кулында? Яшьлек горуры да үзүзенә масаю. Я, син үз-үзенә масайган кешедән нәрсә көтәсең? Нәрсәсенә ышанасың? Кем син аңа? Трамвай билеты. Почмакка җиткәнче сип аңа кирәк, почмакка җиткәч тә кирәгең бетте, сине ташлады китте. Ирләрнең бит олыгайгач кына күзләренә ак-кара күренә башлый. Шунда гына кеше кадерен белә башлыйлар. Курыкма, мин синең Алмазың турында әйтмим, ул башка... Дөресен генә әйтимме? Бөтенесе арасында да минем иң ошаткан егетем ул булды. Әйдә, син тиен инде. Б и л л ү р. Тиен, имеш! Туктале, алай бик ошаткан да булгач, ник син аңа гына иргә чыкмадың соң? Эсмеральда. Нишләп мин аңа чыгыйм? Соң үзең уйлап кара: ул Алмазның өстендә бер кат киеме булсын, баш астына салырга мендәре дә юк, үзенең ни дәрәҗәсе, ни ние... Мин соң җиләк кебек чагымда курортына-ниеиә барып, бер киенеп, дөньяның рәхәтен күреп калмагач, кеше арасында кемнең хатыны — аның хатыны булып та йөрмәгәч, нәрсәгә ул миңа ир? Б и л л ү р. Расчет? Эсмеральда. Соң, бер дә расчетсыз да булмый бит инде, аппагым. Билл үр. Әйтәм бит, Эсмеральда, йөрәгең буш синең! Яратасыңмы син? Яратсаң, авырлыкны күтәрергә көлә-көлә риза булыр идең. 70 Эсмеральда. Тукта әле, авырлык күтәрә-күтәрә тормыш корырга мине син балага саныйсыңмы әллә? Ул тормышның әзер, корып куелганы да бар ич. Билл үр. Шуның өчен кеше ирен тартып аласың? Эсмеральда. Кеше ирен, имеш. Нинди сүз ул? Каян килгән сездә шундый тар караш, мещанлык карашы? Б и л л ү р. Ә көрәштән качу, расчет өчен генә тормышка чыгу мещанлык түгел? Эсмеральда. Бу бит Алмаз сүзе генә... Билл үр. Булсын. Алмаз синең шундый икәнеңне сизгән, сизгән дә бизгән, болай булгач Айдар абыйга да ышанмыйм әле мин, ташлар ул сине, Эсмеральда! (Тора.) Эсмеральда. Ташлар? Ташлагач, нигә безгә килеп йөри соң? Кәләмзә керә. Кәләмзә (керешли ишетеп). Кем? Кем килеп йөри? Эсмеральда (күзен кысып). Айдар абыйны әйтәм. Кәләмзә. Ә ул инде көн дә бездә, төи дә бездә... Шунда килми кая килсен, Эсмеральда өчен хатынын ташлагач?.. Син кая? Б и л л ү р. Киттем, телеграмма алдым, Алмаз кайтып килә әле анда... Хушыгыз. Эсмеральда. Хуш. Билл үр чыга. Өстә шакылдау. Кәләмзә (тыңлап). Кем шакылдый ул? Эсмеральда. Бикәмәт абзый менде ич. Кәләмзә. Түбәгәме? Ай рәхмәтләр төшкере Бикәмәт, минем түбәмне үзе менеп, үзе ямыймы? Кая, алай булгач, алып куйыйк шул ләгәнне. Безнең өстән дә яңгыр үтте, кояш чыкты, боерган булса. Элек түбәмне ябар, аннан... алла бисмилла (Алып куя.) Эсмеральда. Син соң кайда йөрдең, шул хәтле эчем пошты, сине сагынып беттем, Кәләмзә апа? Кәләмзә (аның алдында тураеп басып тора). Сагынган кеше апасын күрә микән, я? Эсмеральда (аның буялган чәчләрен күреп). И... Чәч буяткан. Кая әле, кая? Кәләмзә. Шәп булганмы? Эсмеральда. Шәп! Тик күз ияләшмәгәнгәме — әллә ничек. Кәләмзә. Аклары күренмиме инде, аклары? Эсмеральда. Бик текемләп карасаң гына... Кәләмзә. Ә билем? Билем ничек? Нечкә күренәмме? (Күлмәген күрсәтә.) Эсмеральда. Билен күтәрттең? И-и! Әйбәт теккән. Әйтәм шул... Кәләмзә (үзенең билен ике кулы белән учлап). Юан дигән буласыз, я әйт, шул юанмы? Әллә хәзер кызларыгыз миннән бик нечкәме? Берсендә бер билнең заты да юк, бар да бәрәңге кебек... Арттан ничек? (Әйләнә.). Җөйче әйтә, синең фигураң гел кызлар кебек, ди, гел! Үзе дә йөз тәңкәмне каерды, чукынган. Ничек? Эсмеральда. Арттан яхшы утыра... Алдан гына шул эчең... Аннан, апа, сиңа муеныңны каплый торгаирак күлмәк кирәк. Бик җыерчыклы. Кәләмзә. Каплыйммы соң! Аллам сакласын! Хәзер модасы шундый. (Итәген күрсәтеп.) Әле моннан ердырып, синеке кебек ике төймә куйдырам. Эсмеральда. Кашыңны нигә буятмадың? Кәләмзә. Кашка тотындырмыйм. Анысын үзем. Кая әле... (Кашын буярга утыра.) Мине картка санап әле һаман сина кызыгып йөрмәкче 71 буламы ул? Күрсен әле, тондырыйм әле мин аның күзләрен. (Буяна.) Бу кызый нәрсәгә килгән? Эсмеральда. йөри шунда эч поштырып! Барыбер сине ташлар дигән була. К ә л ә м з ә. Алай булгач, әйткәнмен икән үзенә дә. Көн дә килә дидем. Әнә, барып әйтсен Зифасына. Кантурыгызда ни бар? Э с м е р а л ь д а. Юк... Минем артны тикшертәләр бугай... Әллә чынлап та юккарак уралдым инде бу кеше белән. Аны чакыртып бик каты кыздырганнар, каты шелтә дә биргәннәр. Менә бит, унике көнгә китте. Килми бит. Кәләмзә, һаман сөйләшми дәме? Эсмеральда. Сөйләшми дә. Алай да бүген нәрсәдер бар үзеидә. Астан гына миңа карап торды... Кәләмзә. Әһә, карап тордымы? Шул булды инде алайса, Яна бистә әби юкны әйтмәде шул миңа. Эсмеральда. Тукта, әллә сии... теге үзең әйткән багучы әбидә булып кайттыңмы? Кәләмзә. Шуны әйтәм ич. Эсмеральда. Нәрсә ди? Кәләмзә. Шул, арагызны бозганнар. Эсмеральда. Бозганнар? Безнеме? Кемнәр? Кәләмзә. Кемнәр? Ул исемләп әйтәме сиңа? Зифадыр. Эсмеральда. И... Син шул бозуга чынлап ышанасыңмы? Кәләмзә. Нигә ышанмыйм, ди. Менә теге! Башкасына ышанма- сам ышанмыйм, илла бозуга ышанам. Нигә? Бар ул. Л1ин генә түгел, аңа ярты шәһәрең ышана. Әиә Пәрихәне Әнвәргә ничек барды дип беләсең? Ул ала торган кызмыни? Аннан әнә люкс Мостай хатынын нишләттеләр? Гөлләр кебек иде бит, сарыга сабыштырып куйдылар түгелме? И, аны шулай юк дип әйтәләр генә... Аиы әйтәсең, мин чыкканда гына шул әбигә машина белән бер хатын килеп калды. Үзең генә бел, бер министр хатыны, ди. Эсмеральда. Бозу булгач, шул сихер була бит инде ул? Кәләмзә. Сихер шул. Булса ни? Гыйшык эше — үзе сихер эше; я сине сөйдерә, я биздерә; я күз белән, я сүз белән... Үзеңне соң? Шул Айдарга бирәм дип нәрсәләр эшләмәдем? Теге вакытны өйләренә зонтик илтә барганда соң? Карават аякларына бер уч кабак орлыгы җибәрдем. Ишекләренә кара җеп белән инә кадап киттем бит. Әллә син Айдар абыең белән Зифа юкка гына ишек кагып бозылыштылар дип уйлыйсыңмы? Шуннан соң бит... Эсмеральда. Кабактамыни эш! Сии шул вакыт алдап зонтик илтмәсәң, мин дә юри Айдар абыйны тотып үпмәсәм, пычагым булыр иде кабак! Юк, юк, нәрсә ул синең бозуың! Минем үз бозуым дөресрәк. К ә л ә м з ә. Дөресрәк тә, меңә утырасың бит әле көтеп. Яшьсең әле. И, минем дә яшь чакларым бар иде, бигрәк кенә дә матур идем шул, кая китте икән ул? Мин дә бер бозуга да ышанмый, матурлыгыма ышана идем. Әле хәзер дә ни җитте кызларга бирешмим бирешүен. Алай да, бу Бикәмәт кебек кире беткән кешене догасын укып кына каратмасаң... (Буяна.) Эсмеральда. Әллә догасы бар? Кәләмзә. Аныңмы? Бар. Кара, гәзит килгән түгелме соң? Карале артын: шуларның эш кузгатуы чыкмаганмы? Эсмеральда. Кичәге газета ич. Син, апа, газетаның һаман шул җирен генә укыттырасың. Кәләмзә. Шул җирен карамыйча? Миңа я заем чыксын, я менә аерылышу турында эш кузгатсыннар. Кем әле шул кичәге хатын, исеме бик матур иде, карале, Креп-жоржет дигәнме? Эсмеральда (газетадан укый). Жоржетта. 72 Кәләмзә. Җәрҗиттә... (Янына утырып.) Ии, белдем бит мин аның кем икәнен! Теге Чумарай Гайнетдин кызы Җәүһәрия икән! Шул Җәр- җитте булган, урамда басып, кулаша белән аракы сатып торган, бик акча җыйган, ди, киявен куып чыгарган да, ди, ристоран Шәпине керткән, ди. Әй, гәзнткә чыккай ир миңа буламы? Әнә, миңа дигәне үзе түбәмә менгән, шатырдап йөри, шуны гына карата алсам! Э с м е р а л ь д а. Ай-Һай, ул догаларың белән генә карата алырсың микән син аны, апа? К ә л ә м з ә. Карар. Дөньяда нинди зәһәрнең зәһәре ала елан бар, күзе белән сихерләп коштан кошны тотып ашый, адәм баласы шул зәһәр еланны да теле белән арбап биетә бит әле. Бпкәмәт әллә бик зур аждаһа еланы булганмы? Аны гына биетерлек көчем бар, алла бирса-бирса! Син генә тизрәк шул Айдар абыеңа чык, бир әле шул саплы көзгеңне, абау тушым, тушым күземә керде... Эс мера льда (алып бирә). Көзге дигәннән, кара, бүген төнлә төш күргәнмен икән, шулай көзгегә карыйм да чәч тарыйм икән. К ә л ә м з ә. Якыныңны көтәсең! Э с м е р а л ь д а. Ансы төшемдә күрмәсәм дә билгеле. Кәләмзә. Чәч юл. Тарагың Айдар абыең. Шуышып кына сиңа килүе. Шуннан? Э с м е р а л ь д а. Шуннан, тукта дим, өстемне салдым, яңа күлмәгемне кидем, ябынырга яулык табалмыйм, бер иске яулыгым бар икән, ярар дип тоттым да шуны ябындым, имеш. К ә л ә м з ә. Ябындыңмы? Чынлап ябындыңмы? Э с м е р а л ь д а. Ябындым дим ич. Кәләмзә. Нишләп сөйләми торасың аны, эшең булган лабаса. Котлы булсын туең, тормышка чыгасың! Э с м е р а л ь д а. Чынлап әйтәсеңме? Кәләмзә. Соң! Яңа күлмәк — туең инде. Иске яулык — тол иргә чыгуың! Эсмеральда. Тол кешегә дисең? Айдар абый толмы? К ә л ә м з ә. Тол булмый, менә, хатынын аерып сине алгач, егет булмас бит инде. Эсмеральда. Шуннан бик күп бакыр акча күрдем, аннан, тукта, әллә мунча кердем шунда... К ә л ә м з ә. Бакыр акча — үпкә-талаш, мунча... Тфү, тфү!.. Иртәгә үк тиле Якупка төшеп биш тәңкә сәдака бир! Эсмеральда. Менә инде, апа, әле генә туең дидең, әле тагын үпкә дә талаш... Кәләмзә. Туй булгач үпкә-талашсыз гына булмас инде сиңа. Сиңа нәрсә? Туй булсын да киявең керсен. Аръягы нәрсәгә? Тиле Якупка биш тәңкәңне биреп кенә утыр! Эсмеральда. һай булыр микән, апа? Кәләмзә. Булган инде, булган. Төшең дә килә, өнең дә килә. Мин барын да ишетеп кайттым: бүлмә ишекләре һаман такта кагылган килеш тора, ди, шул көннәрне судлары булырга тора, ди. Эсмеральда. Суд?.. (Сикергәләп, аны кочаклап.) Әй апа, Кәләмзә апа! К ә л ә м з ә. Менә шул, мин синең өчен тырышып йөргән көнем. Син дә мине Бикәмәткә тырыштыр, тизрәк үзеңнән биздер, апага бар, диген. Эсмеральда. Анысын ничек биздерәсең мин үзем беләм... Карале, бу төш... Чынлап та, бүген Айдар абый килеп-иитеп керсә? Миңа кара үкчәңне биреп тор. Кәләмзә. Мин Бикәмәт килеп керсә-питсә дип, үзем киеп утырам бит әле, менә бит аягымда. Кафрун!.. Эсмеральда. Тукта, алай булгач, Саниядән генә сорап торыйм әле. Теге укалы комбинациясен дә бирмәсме? (Юнәлә.) 7'3 К ә л ә м з ә. Бар, бар, гуй^тпе С Р Э Л Ь Д Э Ә’ апа’ Мин 3У бР 0вка алдым, графинга бушатып Кәләмзә. Ярый, бар, бар, бушатырмын. Э с мер а льда. Син... Карале, апа, бозам-бозам дип, Бикәмәт абзыйга бербер хәл эшләтеп, миңгерәтеп куйма тагы. Кәләмзә. Син Бикәмәт өчен борчылма, ярыймы? Аны миңа калдыр. Нишләтәсең миң үзем белермен. (Эсмеральда чыга.) Миңгерәтеп куйма, имеш, тиз генә миңгерәсә бик ярар иде дә бит,- кире беткәй Бикәмәт диләр аны. Алай да хәзер ычкыналмас. Каяле, графина? (Шкафтан ала.) Монда лимон кабыклары да салган. (Икенче шешә алып, күтәреп карый.) Кара, бу зубырдуфка, бигрәк тә гәрәбәләр кебек сап-сары. Каян туры китерә белеп алган диярсең. (Аның яртысын графинга бушатып.) Монысы булды. Хәзер яртысына тегесен кушып җибәрсәк... (Каранып алып, укынып.) Иа алла! (Каяндыр астан иске чүпрәккә төргән, кәгазь белән бөкеләнгән, шикле бер шешә чыгара да тиз генә каранып алып, укынып, ансын да графинга бушатып, күтәреп карап.) Тфү, тфү!.. Фу... бисмилла, бирде ходай. Төсләре үк бер бит, пычагым да сизмәс, алла бирса! Инде шифасы хәере белән булсын. Кая китте соң догасы?.. (Күнчегеннән өч почмаклы кәгазен ала, ишек алдында аяк тавышлары.) Иа алла! Кайсы гоиаһ шомлыгы тагы... (Тиз генә графин белән зубровканы шкафка, чүпрәкле шешәне аска тыга.) J Ишектән Бикәмәт керә. Билендә алъяпкыч, кәләпүштән, колак аппаратын кигән. Бикәмәт (туктап бүлмәне исни). Фуф!.. (Түшәмне карый-карый алга узгач.) Кайда үзе, кайтмадымыни әле? Кәләмзә (кыйшанлап). Үзе булмаса, мин бар, әйдүк, түрдән узып кит. Әллә түбәмне ямап төштең? Бикәмәт. Булды бугай. (Карап.) Инде акмастыр шәт. К ә л ә м з ә. Акмасмы? Менә шәп тә иттең. Без килгәнче шуны да карамаганнар бит, су агып торган. Бикәмәт. Сез үзегез монда күптәнме соң? К ә л ә м з ә. Утызынчы елда килгән идек. Бикәмәт. Ә... Авылдан икән алай булгач. Кәләмзә. Әйе, кайдан беләсең? Бикәмәт. Белмичә ни, утызынчы ел булгач, раскулачениедән качып? Кәләмзә. Колхозда торасы килмәде. Картны, мәрхүмне, мин алып килдем. Бистә артында өй салдык та тордык. Бикә м ә т. Шундыйлар тулды шул. Юньле кешегә торырга урын юк. Я менә, пример өчен әйтик, син Казанга нәрсәгә бик кирәк инде? Авылга игелек күрсәтмәгән синнән шәһәргә ни мәнфәгать? Бар эшең — көй дә иртүк универмагка төшәсең дә, шуның ишек тоткасына ябышасың да катасың бит инде! Ә колхозга бәрәңге казырга кеше җитми, моннан укуын бүлеп студент бара. Кәләмзә. Менә!.. Мин нишләп колхозга эшкә барыйм, ди? Кулымда кәгазем бар ла минем. Бикәмә т. Кәгазь бар. Ансы, сузсаң, Мәскәүгә җитәрлек! (Кулын селки) Кыз кайда соң? К ә л ә м з ә. Кыз? Менәтәрәк, кыз булды. Ирләр шул, картаеп, тешләре төшеп беткәч, гыж-гыж дип әйтерләр, ди. Бу аларның һаман да шул кызз-кызз дип әйтергә тырышулары икән дә, гыж булып кына чыга, ди, шул. (Үз-үзенә.) Менә саңгырау гөмбә тузаны җибәрим әле мин сиңа. Пуфф! (Теге яктай торып Бикәмәт ягына бер тузан җибәрә.) Бикәмәт. Нәрсә өрдең, карале, буылам бит мин, фу, фу! Саңгырау гөмбә түгелме соң бу? 74 Кәләмзә. Саңгырау итсә, колак машинаң бар, тыгарсың да куярсың, хи-хихи! Тукта, хәзер басам тузаның, пуфф, пуфф! (Су тузаны җибәрә.) Б и к ә м ә т. Уф, бик пуфылдый башладың, ярын, мин Әсмәрәлде кайткач керермен әле. (Чыга.) Кәләмзә. Тукта, чыгып та китте. Артыңа тоз, әйлән дә үземә кайт! (Юлына сибә.) Кара син бер аяк басып йөрешләрен генә, и ила- һым, ир шул, ир. Менде какты — өй булды, җиргә басты — ир булды. Тегене әзерләп кенә өлгермәдем бит, бер стакан тондырсам, шунда ук күңелләре кургашын кебек эреп, үз алларыма төшкән генә була иде... Ашыгып Э с м е р а льда керә. Э с м е р а л ь д а. Айдар абый килә!.. К ә л ә м з ә. Ә? Менә әйттемме? Эсмеральда. Син инде чыгып тор. (Көзгегә ташланып битенә кершән ягына.) Кәләмзә. Кара... Инде кулыңа үзе төшкәндә, ычкындырма! (Ишекне ачып.) Тфү, тфү!.. Төкле аягың белән кил! Тфү, тфү! Ишекне ачык калдырып чыга. Аннан салмак, җитди А й дар күренә. Ул Эсмеральда алдында туктый, карашып калалар. Эсмеральда (аркасы белән буфет почмагына сөялеп, кулын аркасына куеп, йөзен күтәреп аңа елмайгансымак бер хәлдә). Я? А й дар (бер беләгеннән нык кына тотып, аны яктыгарак борып, йөзен әйбер караган кебек җентекләп карап торгач, җитди). Шул? Эсмеральда. Шул... Айдар. Шушы йөз, шушы күзләр?.. Эсмеральда. Әллә яңа күрдең? Айдар. Әйе, миңа шул чаклы тирән булып күренгән шушы күзләр, үзенә генә хас бер төстә күренә торган күзләр... Нәрсәсе соң аларның... (Карый.) Нәрсәсе соң аларның... Юк, нәрсәсе булды да, миңа шул чаклы якын булып күренде! Эсмеральда. О-о! Айдар. Шушы кашлар... (Җентекләп карый.) Юк, алар мин элек күргәнчә нечкә дә түгел, озын да түгел, алар кырылган, һәм... Эсмеральда. Буялган? Ярый, фасадны тикшердек, архитектор иптәш, порталына килик. Иреннәр турында да әйтегез. А й дар. Иреннәр... Эсмеральда. Начармы әллә? Между прочим, син элек ул иреннәр турында бик татлы фикердә идең! Айдар. Рас әйттең, син, әгъвә кыз, рас әйттең! Кайчандыр миңа бу иреннәргә ирешү татлы хыял иде. Хыял гынамы? Шушы иреннәр миңа бит ниндидер мәрҗән елан шикелле күренә, сырылып уйнап минем җанымны чага иде. Кайда соң ул, кайда соң ул нурлы елан? Эсмеральда. Сүк, сүк!.. Тагын ни? Син миңа бүген шуның өчен килдең, әйе? Айдар (үз-үзенә сораулар биреп). Юк, чынлап та? Нәрсәсе •моның оригиналь? Нәрсә күреп йөргәнмен? Кая булган соң минем күзләрем? Художник күзләрем? Күрергә бит—бер нәрсә дә юк та! Эсмеральда (үз-үзенә). Нәрсә ул, мине тикшерергә килгәнме, үзенме? (Ана.) Күрәм, син бүген шулай үзеңне көйләп-көчләп минем ямьсезлегемә ышандырмакчы буласың. Бәлки син шуның белән үзеңне миннән биздерәм дип уйлыйсыңдыр? Ташла, Айдар, синең аңа барыбер көчең җитми бит! Айдар (гаҗәпләнеп). Аһа!.. Кара син, аңарда нинди үз-үзенә ышану! Бәлки син шул кыяфәтең белән хәзер үзеңне Зифадан да көчлерәк дип, аны җиңдем дип уйлыйсыңдыр? 75 Эсмеральда. Нәрсә Зифа? Әйдә без бүген сөйләшмик синең ул әбиең турында. Ул инкасатор хәзер инде синнән аласын алган, аңа хәзер син кирәкмисең дә, алиментың гына кирәк. Син үзен, дә хәзер аның белән торачагың да юк. Айдар. Mi-ш теләсәм дә?.. Эсмеральда. Син теләсәң дә! Ә син тели аласыңмы? Алмыйсың бит! Әй Айдар абый, Айдар абый... Син бнт миңа шуларны сөйләр өчен килмәдең. (Шкафтан ике рюмка белән графинны ала.) Менә монда аз гына бар-. Эчәсеңме? Зубровка. (Өстәлгә алып килә.) Ә син утыр! Юкка гына бит син миңа килмәскә тырышып йөрдең. Барыбер килдең, менә яхшы иттең. Безгә сөйләшергә кирәк. (Утырып рюмкага сала.) Айдар (шикләнеп). Нәрсә турында? Эсмеральда. Соң, синең эшең беткән бит инде, аерылышасыз. Айдар. Шуннан? Эсмеральда. Шуннанмы? Мин синең бүлмәгә күчәргә тиешмен. Между прочим, моны сузарга ярамый. Монысы инде судка кадәр эшләнә торган эш безнең. Айдар. Шуннан тагы ни? Эсмеральда. Торабыз... (Кочакларга, сыланырга итә.) Айдар. Ә Зифа? Эсмеральда. Чыгып китәр. Айдар (тора). Нәрсә?.. Тукта, Зифа белән үзеңне янәшә куярлык нәрсәң бар синең? Акылмы, белемме, намусмы, йөрәкме, мәгънәме? Әйт, нәрсәң бар? Эсмеральда (кисәк). Бар да бар, син юри күрмәскә тырышасың! Айдар. Ялганың бар! Башыңнан алып аягыңа кадәр бар да ялган бит синең! Хәтта исемең дә ялган! Син Эсмеральда түгел, Бибиәсма бит син! Әйт, берәр нәрсәң бармы соң синең үзеңнеке! Нәрсәң бар? Эсмеральда. Бар, сездән дә артык ягым бар, аңа китсә, яшьлегем бар, мин яшь! Айдар. Ах, яшь? (Карап тора.) Син әле һәрбер яшьлекне үз алдына алтын тора дип уйлыйсыңмыни? Өч тиен бакырга тормаган яшьлекләр дә була! Сии ул яшьлегеңне җәүһәрдәй дә кыйммәтрәк итәр өчен нәрсә эшләдең? Нәрсәсенә ул коры яшьлегең белән масаясың? Эсмеральда. Масаймыйм ич. Менә бит, сии карт булсаң да мин сиңа карыйм. (Кулларыннан ала, бер алга, бер артка талпыныбрак.) Ә син инде мине бер ничек итеп тә карчыгың белән алыштыралмыйсың. Я, утыр, эч инде. (Аны утыртып, үзе өстәлгә яртылаш менеп, аңа елышып.) Син бүген әллә нәрсә, кыргый шундый! Җенле! Айдар. Әйе, кыргый шул мин! Җенле! (Башын тотып утыра.) Эсмеральда. Я, я инде, тынычлан. Элекке бул, кочакла мине, сиңа җиңел булыр... Айда р. Бүген жюриның соңгы көнеме? Эсмеральда. Әйе, шулайдыр... А йд а р. Шулайдыр... Сиңа әйтергә җиңел! Менә, күрәсеңме, мин буш, ике атна буе эче алынган мумия кебек йөрим! Нишләдең син, нишләдең минем белән? Эсмеральда. Шулай карама миңа, синең күзләрең әллә нинди ят бүген, куркыныч. Айдар. Син бит, син минем белән тормыш корырга хыялланучы, я, әйт, кайда ул? Эсмеральда. Тормышмы? (Тәрәзә пәрдәсен төшереп килеп, җилкәсеннән кочып.) Менә ул! Сиңа тагын нинди тормыш кирәк? Менә ул! Мин бөтен барлыгым белән синең алдыңда. Барабыз сиңа, бүген үк күчәбез синең бүлмәңә. Айдар. Кроватька? Алай булса, тормыш сиңа бу кроватьтан ул кроватька күчү генәмени? Юк, туташ, дөнья өчен аннан да мөһимрәк 76 нәрсәләр бар: менә минем эшем, аның белән бергә минем бөтен тормышым, бөтен төн йокыларым югалды, синең кулыңда югалды. Менә мин бүген шуңа өзекле җавап алырга килдем. Әйт. (Беләгеннән каты тотып.) Кая булды ул проект? Эсмеральда. О-о?.. Кара, син шундый усал да була беләсеңмени? Беренче күрәм! Айдар. Мин юаш кеше, ләкин эшемә тимәгәндә! (Кыза.) Мин дөньяда буш куыклар очырып яшәмим, иҗат белән яшим, ахры, шайтан алгырысы. Минем эшем — халык эше, кем аны юк итә ала? (Тагын ныграк тотып.) Я? Ник шундый аңгыра итеп карыйсың миңа? Кайда ул? Эсмеральда. Ай... Айдар абый, акылыңа кил! (Шкаф артына чигенә.) Үзең спн шундый культуралы, шундый вөҗданлы кеше, шундый тупас рәвештә... А й дар. Проект кайда? Эсмеральда. Спн хәтта миңа кычкырасың? А й д а р. Әйе, кычкырам, таланган кеше каравыл сала, мин таландым, синең кулың белән таландым. Нишләттең? Нишләттегез аны? Минем иҗат хезмәтемне? Эсмеральда. Айдар абзый... Туктагыз... Сез... Айдар (буылып, өстәл янына утыра). Нишләттегез аны, проектымны? Мине! Кемнәр кулында мин? Сез кемнәр? Ә? Эсмеральда. Но мин белмим инде... Беләсеңме нәрсә: мин... мин дә бит ул хакта уйлыйм. Беләсеңме, бу Зифадан башка кешенең эше түгел! А й д а р (тора). Зифа? Зифа дисең? Ничек? Ай әгәр дә Зифа гына алган булса!.. (Куанып чыгарга борыла.) Эсмеральда. Синеңчә, сиңа кайтарып биргән булыр идеме әллә? A й дар. Әлбәттә! Эсмеральда. Их, Айдар абый, Айдар абый! Хатын-кызларны бер дә генә дә белмисез икән. Аерылып чыксын да жюрига китә торган проектыңны сиңа бирер өчен алсын! Айдар. Нәрсә, синеңчә, ул аны алган да ерткан яки яндырган буламыни? Эсмеральда. Ничек итсә дә барыбер түгелмени? Жюри үтте — ул инде барыбер янды. Айда р. Ир тартып алу өчен иҗат таптау! Юк, моны син генә шулай уйлый аласың. Бу синең чыи йөзең! Әйе, әйе. Син мине Зифа белән мәңгегә дошманлаштыру өчен шундый әгъвә сүзләр уйлап чыгарасың! Зифа бервакытта да минем проектымны урлатмас! Эсмеральда. Алай булса кем? Минме? Үзем синең белән тормыш корырга теләп тә, минме әллә? Айдар. Китегез! Сез китегез! Әгәр дә сез, ике хатын, бер-берегезне кызык итү өчен мине дә һәлак итү юлына баскан булсагыз, үч алу өчен минем проектымны ерта торган булсагыз... Эсмеральда. Проект, имеш! Ташлаган иренә ачудан Медея дигән бер хатын үзенең ике баласын суйган... Айдар. Балаларынмы? Кирәкми! Берсе дә кирәкми! Юлымда тормагыз! Ышанмыйм мин сезгә, ышанмыйм! Аны этәреп чыгып чаба. Эсмеральда тәрәзәгә ташлана. Эсмеральда. Менә җенле! Нишли ул? Нишләгән? Гомердә шундый хәлдә күргәнем юк иде... Күзе бәсәреп К ә л ә м з ә керә. К ә л ә м зә. Нәрсә булды, кая китте, ник җибәрдең? Эсмеральда. Җибәрдең, ди, уф!.. Җенле, бөтенләй җенле! Хәзер бит инде ул Зифасына кайта, нишләргә? 77 Кәләмзә. Зифасынамы? Син нәрсә, үз аягы белой кулыңа килеп кергәч, чыгарып җибәрдеңме? Үзеңә булып беткәй ирне Зифага биреп торырга? Хәзер ир аидый арзан нәрсәме? Ир бирмәк — җан бирмәк! Юк, юк, хәзер аның ике арада йөреп тәмам мие түнгән, тинтерәгән, шуңа җенләнә! Хатынлы ирнең һәркайсында шундый үз чире тота торган гадәте була. Бар, хәзер артыннан йөгер, бакчада тот, әйләндер... Кире кайтар! Кайтмаса, үзенә ябышып бергә өенә кер! Бар! Эсмеральда. Киттем! (Чаба.) Кәләмзә. Ирләрнеме? (Калган рюмканы алып эчеп.) У-у! Ул ирләрне! Бая бит әзер булса шунда Бикәмәткә тотып кыиа эчерткән була идем. Каяле... Кеше юк чакта... (Графинны ала.) Әй ходаем, кешеләргә көлке итмә, олыларга оятлы итмә, илаһи шифасы белән булсын. (Бер төргәктәй графинга орлыклар сала башлый.) Тулган айлар, тулган көн ничек әйләнеп-тулганып киләдер, бу Бикәмәт миңа шулай әйләнеп- тулгаиып килсен, тфү, тфү! Иске бистә; Иске Бистә аръягы Яна Бистә; аның арты киң Идел, Идел өстендәге ак күбек уралып-уралып йөридер, бу Бикәмәт минем артымнан шулай уралып йөрсен, тфү, тфү!.. Тукай урам; Тукай урамында самоварчы чиркәе Мөхәммәт; ул чиркәе Мөхәммәтнең алачыгы түрендә таш мич, ул таш мичтә сүнмәс ут, һаман дөрдөр килеп янадыр, бу Бикәмәт мине күреп шулай янсын, кара күмергә әйләнсен, җаны ястык күрмәсен, мине күрми бер сәгать түзә алмасын; шушы судан бер йотым йоткач, миннән үзгәне сөймәсен, мине күрсә кинәнсен, мине күрмәсә еласын, эчеп эченә су бармасын, ата-ана- сыннан бизсен, адәмнән бизсен, үзенә үзе чыдый алмасын, янсын, көйсен, эче-куыгы кара күмергә түнсен. Тфү, тфү!.. Бәйләдем башын, миннән үзгәгә өйләнмәсен; бәйләдем ике күзен, миннән үзгәгә карамасын. Бәйләдем йөрәген, миннән үзгәне милеклән- дермәсеи. Бәйләдем барча әгъзаларын, өч йөз алтмыш тамыры белән, дүрт йөз кырык сөяге белән, күрер күзе белән, сөйләр сүзе белән, күңеле миннән гайригә әйләнмәсен, тфү, тфү!.. Мине алсын! Мине алсын! Мине алмаса, гомерендә игелек күрмәсен! Ырыскалсыз, гомерсез булсын, башы аягы астына килсен, муены сынсын, төсе корысын, кызу көнне көйгән үлән кебек ул да көйсен, корысын, бетсен, кысыр калсын! (Графинны күтәреп селки, селки.) Әбитүн, әдриюн, бәрмитүн, ләгыйллүн, адриалин-нафталии, әфтәрләдәт, ки калуш; әдүлефин, фрумин, тәтүмән- дә мәвәлит; әфсен, дүсен, нәгр дусин, янаралис, пасин дус! (Куеп, графин тыккычын алып.) Ачкычы алтын, йозагы көмеш, бикләдем. (Графинны яба да күзен йомып, бер-ике алга атлап.) Җиде диңгез артына, җиде Кабан төбенә алтын ачкычы белән көмеш йозакны ташладым! (Ташлаган кебек итә.) Кайчан комнан аркан ишеп, шул күлнең төбенә төшеп, алтын ачкычы белән көмеш йозакны ачсалар, бу сихерне шунда ачарсың, тфү! (Соңгы сүзе өстенә Бикәмәт керә.) Бикәмәт (колак аппаратын бер алып, бер тыгып, күзләрен бер ачып, бер йомып). Чү, чү, чү, Кәләмзә... җенләндеңме әллә? Нәрсәгә миңа төкерәсең? Кәләмзә (күзен ачып). Ай! Тфү, тфү, хуш киләсең, әйдә, әйдә, алла сине үзе китерде, алтындыр кулларың, җилледер йөрешең, уз түремнән, түбәмне ныгыттың, бер тол хатынны кинәндергән өчен... Бикәмә т. һи әфсүн орган хатын, синең өчен ныгыттыммыни мин аны? Менә, Әсмәрәлде өчен. Эсмеральда керә. Эсмеральда. Уф! Булмады... Кәләмзә (гаҗәпләнеп). Булмады? Булдыра алмадың?.. Бикәмәт. Нәрсә булмады? 78 Эсмеральда. Янды аякларым, чукынсын! (Туфлисеп атып, чүәк кия, ятагына менеп утыра.) Б и к ә м ә т. Нәрсә, кысамы әллә? Э с м е р а л ь д а. Юк, мин йөгердем. Биек үкчә... Б и к ә м ә т (туфлине кулына тотып). Беркөн Айдар әйтә: Эсмераль- да шундый сылу, һавада йөзгән кебек йөри ди. Сылу булмыйча, үкчәсе ундүрт сантиметрлымы кигәч! Бикәмәт абзац кулы бит ул! Я, ни дип килгән инде тагын ул сиңа? Э с м е р а л ь д а. Кем, Айдар абыймы? Бикә м ә т. Соң, әле бер көнгедән соң күренми дигән идең бит. Кәләмзә. Нигә килсен, ди, абзыйның кызда дәхле булмасын, үзем алам, дип килгән. Бикәмәт. Син, Кәләмзә, кәләмзәләмә, ярыймы? (Эсмеральдага.) Пәри бит, йөри бу кеше, ә? Өендә җиләк кебек хатыны юкмы, балалары юкмы, өйләнәсе бармы? Я булмаса, бик яшь кешеме? Үзең дә тапкансың тилертер кеше. Юк бит, юк, энекәш булса да әйтим, бер дә килешкән эш түгел! Э с м е р а л ь д а. Нигә килешми? К ә л ә м з ә. Бик! Үзең аннан уи-унбиш яшькә карт булып, әллә оялмыйча, бер туган энеңнән Әсмирәлдене атбит итәр идеңме? Бикәмә т. Итсәм? Синең ни эшең бар? Мәхәббәт өчен картлык ни причем! Итәрмен, хакым булгач! Монда бит хаклык ике яктан да минем якта. Мин йөрсәм, өйләнердәй йөрим. Үзем дә тол кеше. Инде мин Әсмәрәлдәне аңардан тартып алсам, абзый булып миңа һәм шулай тиеш. Үземә дә дөрес итәм, аны да хак юлга салам. Йөрмәсен хатыны, балалары бар өстенә. Аларны карасын. (Эсмеральда ятагының икенче башына утыра.) Син дә йөрмә, менә шул, әйе. Чык та куй үземә генә. Менә сиңа озын сүзнең кыскасы. Кәләмзә. И илаһым, чынлап сөйләп утырамы шул! Эсмеральда (папирос кабыза). Ха-ха-ха! Бикәмәт. Нигә сөйләмим? Өем — өй. Уты-суы эчендә. Парадный ход! Ялт иткән варшавский карават, чистопольский сәгать; әкалле мәһәр. ваянный никах дигәндәй... саулыгым җирендә, сиңа ни җитми? Эсмеральда. Ха-ха-ха! Мин сиңа барыбер чыкмыйм бит. Бикәмә т. Нигә? Эсмеральда. Синең бит кулың бик каты диләр. Хөбби җиңгине дә тукмагансың ди түгелме соң? Бикәмәт. Ә ул Хөбби җиңгиең тукмалса бит, ул теге заман кешесе, үзенең искелеге өчен. Инде аны әгитләү, аны үгетләү дисеңме... Юк, булмаганнан булмый ул, үгетләмәгәең колагын дегетлә. Җитмәсә тагы, белсәгез иде теленең әчелекләрен! Эсмеральда. Син минем телемне бик төче дип беләсеңмени әле? Кәләмзә. Бик! Әсмирәлде черелди башласа... Бикәмәт. Черелдәсәме? һи, штипселемие алдым куйдым. Тик үзеңә кычкыр! (Колагыннан алып күрсәтә.) Эсмеральда. Ай, абзый, абзый. Пуф... ха-ха-ха!.. (Төтенен аңа җибәрә.) Бикәмәт. Уф, өрмә әле миңа шул төтенеңне. Ансыз да йөрәгемә ут төшкән. Эсмеральда. Менә шул. Тартам бит. Көненә бер пачка. Бикәмәт. Тартасың шул, уф, анысына да түзәм бит инде. Кәләмзә. Бумы? Бу!.. Кыз дигәндә, тончыгып үләр, анда да противогаз кимәс! Эсмеральда. Синең белән күңелле, Бикәмәт абзый. Бер курык- мыйсың. Син нәкъ ир кебек менә, нәкъ ир! Бикәмәт. Нәкъ ир булмыйча, мин ир кеше лә. /Мыегын бөтерә.) 79 Эсмеральда. Ләкин миңа ир булган кеше костюм кисен дә, са- кал-мыегын китәреп йөрсен. Бикә м ә т. Кәчтүне кәчтүн, киярбез. Әмма инде мыек? Мыек ирләр эше. Анысына тимә инде син. Ир булып бу дөньяда хатын-кыз кыяфәтенә керә алмыйм. Андый ирне үзем дә яратмыйм! Кәләмзә. Мыегым, ди бит, илаһым. Мыегыңны кырып кына калдырса? Эсмеральда бит бу! Ике кашыңны тиң кырып, анадан яңа туган бала кебек итмичә туктыймы соң ул сине?.. Б и к ә м ә т. Каш диме? Нәрсә сөйли? Куркытма, куркытма... (Эсмеральда саплы көзгегә карап бизәнә, төзәнә. Кәләмзә шкаф алдында яңадан ике чынаяк өсте алып аларга шешәдән зубровка сала, Бикәмәт шкаф кырыенда торып, астан күз сала.) Ә? Нәрсәдер кәләмзәли бит бу анда? Кәләмзәли... Кәләмзә. Я, әйдәгез, өстәл янына рәхим итегез. (Бикәмәт алдына графиннан салганны, үзләренең алдына шешәдән салганны китереп куя.) Өйлән, сиңа бик тиеш. Алла һәркемне ише белән яраткан. Аңа да бар үз тиңе, сиңа да бар үз тиңең. Бикәмәт. Тиңең, тиңең дигән булып, син миңа Хөббинекен сөйләп утырма, ярыймы? Яшең белән тиң булсаң булырсың, барыбер искелегеңне миңа йоктыра алмассың! Кәләмзә (уенга алган булып). Әбәү, кай җирем иске булсын соң әле минем? Күлмәгемме? Прическаммы? Мондый төслесе шәһәреңдә яңа бит әле. Кешене Хөббиең белән тиңләргә, теге... Бикәмәт. Прическаң яңа булу белән, миең иске булгач!.. Кәләмзә. Уф, бу ирләр... Чәнечке дә китермәгәнмен икән. (Шкафка юнәлә. Эсмеральда әйләнеп чәчен рәтли. Бикәмәт үз алдындагы чынаякны алып карап, иснәп кире куя.) Бикәмәт (түшәмгә караган булып). Эһем! Хәзер пожалый түшәмнән үтмәс! (Эсмеральда өскә караган арада үз чынаягын Кәләмзәнеке белән алыштырып куя.) Кәләмзә (чәнечкеләр куеп). Бигрәк тә шәп булды инде. Я, я, әйдә, Әсмирәлде! (Чәки.) Бикәмәт. Нәрсә соң бу? Кәләмзә. Зубырдуфка ич. Күрмисеңмени? Әйдә, лимон да салган. Бикәмәт. Алай килешерме соң? Эсмеральда. Әйдә, беткән баш беткән, чукынсын, үзем дә эчәм бүген, Бикәмәт абзый. Бикәмәт (чынаякны тотып). Ярый, алай булгач, хәҗәйкә үзе элек эчеп күрсәтсен. (Кәләмзәгә.) Бәлки син агу салып биргәнсең. Кәләмзә. Әй, куйсана шул гадәтеңне, Бикәмәт. Күтәр дә җибәр, хәере белән булсын. Эсмеральда. Эч, Кәләзмә апа. Кәләмзә. Ярар. Бикәмәт (чынаягын тотышып). Шулай, төбенә хәтле эч! (Үзенекен идәнгә түгә.) Кәләмзә (эчеп бетереп). Уф. Яндым, беттем! Көйдердең! Кая? (Эсмеральдадап калганны иснәп карап.) Әллә үзем бутадыммы? (Эчен тота.) Эсмеральда. Нәрсә бар? Кәләмзә. Юк, миңа ярамый, болгый... Б и к ә м ә т. Бер дә болгамый. Кәләмзә (читкә). Болай булырга тиеш түгел иде. (Эчен тотып.) Аһ! Юк, юк... Бикәмәт. Юкмы? Ә!.. Бикәмәт ишетми дә күрми дип белдеңме? Ике төрледән салдың бит! Кәләмзә (иң башына тиеп, шаккатып). Бикәмәт?.. 80 Б и кэм от. Бер до Бпкә.мәтләмп тор. Мин бит нишләгәнеңне күреп тордым, мә кара, үз чынаягың бит бу! Кәләмзә. Ә? Алыштырган! Ай алла! Нишләдем! Эс мера льда (аның чынаягын исни). Фу... Бикә м ә т. Нәрсә бу? Син әле сеңелең урынына үзең миңа киләм дип, үз ырымнарыңны үзең эчеп, тулгаклап утырасыңмыни? Без бит убырлы карчыкларның, ир каратабыз дип, аларга нәрсә эчергәнлекләреи бераз гына беләбез. 1\ ә л ә м з ә. Синең өчен шулай булдым, әйләндердең башымны, диваналар иттең, Бикәмәт! (Бнкәмәтнең түшенә кулын сала.) Гыйшкың өчен болганып үләм! Эчемә ут төште, яна! Коткар үзең, Бикәмәт! (Сарылып килеп аның күкрәгенә ава.) Бикә м ә т (колак җепләреннән тотып). Аппаратны... Аппаратны һәлак итте, җибәр! Кара, ничек ябышты! Менә бер искелек калдыгы! (Ишек кагыла.) Э с м е р а л ь д а. Ай, кеше бар, җыегыз, кеше... Кем бар? А л м а з. Мин, Эсмеральда, ярыймы? Э с м е р а л ь д а. Хәзер, Алмаз... Бикәмәт. Кем ул тагын? Киттем, Әсмәрәлде. Хәзергә сау бул. Алтындыр үзең, әмма ләкин убырдыр синең бу апаң! (Чыга башлый.) Юл киеменнән чемодан белән Алмаз керә. Алмаз (керә). Исәнмесез! ) Бикәмәт. Исәнме, энем! Хуш, Әсмәрәлде. (Чыга.) Кәләмзә. Абау, абау, ай бора! Ай бора! (Эчен тотып йөгерә.) А л м а з. Нәрсә, саташканмы әллә ул? Эсмеральда. Бер дару эчкән иде. Эченә ярамады. Я, син ничек болай? Әллә син юлдан ук туп-туры миңа? Алмаз. Күрәсең! Эсмеральда. Шәп иткәнсең! Иң элек шуны эч! (Рюмканы алдына куя.) Алмаз. Эчәмме соң? Эсмеральда (гаҗәпләнеп). Нәрсә, Биллүр тыямы әллә? Менә бер юләр кәләш. Ирен эчертмичә ничек итеп аны үзенә каратып тот- макчы була икән соң ул? Алмаз (коры). Син миңа талчукчы хатыннар фәлсәфәсен сатма, ярыймы? Кабахәт! Менә мин синең аркаңда командировкамны да тутырмыйча кайтып киләм әле монда. Әйт, мин киткәч, биредә нәрсә булды? Эсмеральда. Миңамы? И, шул инде аларның. Миңа кисәтү ясаган булдылар. Айдар абыйга каты шелтә, Илдерхан абзыйга да... Алма з. Юк, син менә миңа аның проекты турында әйт. Аны мин урлаган диләрмени? Эсмеральда. Кем, сиңа Биллүр шулай дип яздымы? Алма з. Юк, син әйт, бу нинди сүз? Кем чыгарды моны? Синме? Эсмеральда. Нигә мин? Айдар абый үзе синнән шикләнде. Проект син киткән артыннан юк булды бит. Алма з. Соң? Эсмеральда. Мин сиңа җил дә тидертмәдем. Күп булса, Зифаң алгандыр, дидем. Алма з. Зифа, имеш, ә хәбәр бөтен җиргә таралган. Зифа... (Исенә төшереп). Тукта, Зифа ханым дидең бит әле син? Эсмеральда. Нәрсә? Алмаз. Зифа ханым дигәннән, тукта: мин аны чынлап та күрдем бит ул көнне. (Исенә төшереп.) Әйе, әйе. Мин чемодан белән синең яныңнан чыгып киттем бит, шунда чатта тәмәке алырга туктадым. Эсмеральда. Я, я? Л л м а з. УЛ бик кызу янымнан үтеп китте. Кулында төргәк кәгазь. Проект кәгазьләре... Эсмеральда. Чынлап әйтәсеңме? Алмаз. Менә инде, нәрсәсен уйнап әйтим? Эсмеральда. Шул проект?! Алмаз. Анысын белмим. Ләкин төргән проект кәгазьләре култыЭсмеральда. Сине күрдеме? Алмаз. Каян күрсен. Ул кеше күрерлек хәлдә идемени? Машина кебек узып китте. Эсмеральда. Әйттем бит шул, алай булса, булды! Алмаз. Нәрсә булды? Эсмеральда. Мин Зифаң алгандыр дигәч, Айдар абый җен кебек миңа ташланды. Ә ул — Зифа алган! Зифа!.. Аңлыйсыңмы, Зифа! Юләр!.. (Җилтерәтеп кочаклап аны үбә.) Алмаз. Җибәр! Син нишлисең, ә? Эсмеральда. Ачулан, Алмаз! Бер сүзем дә юк! Син мине гомергә, гомергә коткардың! Менә хәзер күрер, аның тормышын кем һәлак итә икәнен! Ул хәзер минем кулда, әй бәхет, минем кулда, рәхмәт, рәхмәт! (Тагын килеп үреләүрелә үбә башлый.) Алмаз. Җибәр, зинһар! Туктыйсыңмы, юкмы син, копшангы? Проектны мин алган... Әйт, минем өстемә яламы бу? (Аны тотып селки.) Син бит Айдар абыйны миннән шикләнә дидең? Дидеңме? Әйдә, хәзер күзмә-күз очраштырам мин сезне, хәзер минем белән анда барасың! Шул сүзеңне анда да әйтерсең! Эсмеральда. Айдар абыйгамы? Барам, барам! Барганда да ничек кенә барам әле. (Тиз-тиз чемоданын тутыра.) Ул хәзер үзе минем кулымда! (Чемоданын күтәреп, гитарасын аңа сузып.) Ал! Алмаз (алмый). Ташла! Нәрсәгә ул?.. Эсмеральда (үзе күтәреп). Киттек! Пәрдә. ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ Айдарлар фатиры. Җиһаз беренче пәрдәдәгечә. Тик бүлмә җыйнаксызланган. Чертеж өстәлендәге кара, кәгазь кебек нәрсәләр бер башка этәрелеп, нкенче башына керосинка, савытсаба, пычак һәм бәрәңге кабыклары өелгән. Айдарның муенында галстук, күлмәк җиңнәрен сызганган, биленә алъяпкыч урынына чүпрәк бәйләгән, куллары корымлы, пычакны калай савыт кырыена яныштырып ала да керосинка кабыза. Идел идәндә утырып агачтан үзенә уенчык кылыч юна. Теге якта пианино тавышы. Айда р. Кем уйнь!й ул? (Кулыннан пычагы төшә. Биллүр теге якта «Зәңгәр шәл» көенә җырлый. Айдар, өнсез калып, креслога сеңеп утыра. Күзләре стенадагы Зифа рәсеменә төшә. Тәрәзәдән кыеклап төшкән кояшның соңгы балкуы югары өлгедән рәсемгә төшкән дә, ул хәзер Айдарның күңелендә үткәндәге Зифаның хыялын терелтерлек булып, җанлы җемелдәп күренә.) Җыр: Беребез генә анда, беребез монда Закладларга гына салган, Абау бәгырем, мал кебек; Башың ялангач икән, Бөркән зәңгәр шәлеңне; Эчкенәем ут тик яна, һичкем белми хәлемне; Ал яулык, зәңгәр шәл. Узган гомер бигрәк жәл. 6. „С. Ә." № 7. 81 82 Айдар. Кем?.. Кем ул? Әниең җырлыймы? Идел (идәндә аның аяк астында кылыч юна). Нинди әни булсын? Биллүр апа килгән ич анда! Җыр: Ал яулык, зәңгәр шәл, Узган гомер бигрәк жәл. Кояшның соңгы нурлары зәңгәр шәл өстендә сүнеп, рәсем белән бергә караңгылана. А й д а р. Әнә, әнә, күрәсеңме? Идел. Нәрсәне? Айдар. Рәсемне? Син күрмисеңмени? Идел. Син нәрсә, әти? (Ишек янына барып, урындыкка басып, лампаны борып кабыза, рәсем элеккечә тыныч хәлендә тора. Теге якта Зифа белән Биллүрнең көлешкәннәре ишетелә.) Әти... ачыйк инде, ә? Айдар (тыеп). Тсс... Син нәрсә? (Ымлап күрсәтеп, анда әниең бар, ул какты бит, дигәнне аңлата.) И дел (акрынрак). Ачыйк инде, әти, ә? Элекке кебек мин монда йөгерә дә алмыйм. Айдар. Кил менә, кара әле, янамы? (Керосинка кабыза.) Идел (килә төшеп,'карап). И бу яну нәрсә? Әни ягында электр плитка. (Әкрен генә теге ишеккә чигенә.) Айдар. Зыян юк, без керосинка белән дә бик тәмле итеп пешереп ашарбыз. (Утырып бәрәңге әрчи, үзенә.) Ә? Меиә хыялга калган баш! Идел (арадагы ишеккә эндәшә). Гөлли! (Үзе атасына караган хәлдә, аңа сиздермәскә тырышып, кагылган тактаны акрын гына тартып шыгыртшыгырт иттерә.) Гөлли! Г өлли (теге яктан). Ә? Идел. Син нишлисең анда? Г өлли (теге яктан). Ашыйм. Иде л. Нәрсә ашыйсың? Г ө л л и (теге яктан). Пәлә... пәл... пәлә... Идел. Ә? Г ө л л и (теге яктан). Авызым пешә. Идел. Д!ин дә. (Тышкы ишеккә йөгерә.) Айдар (аны тотып). Тукта, син кая? Идел. Әни янына чыгам. Айда р. Чыкмыйсың!.. Идел. Мин әни янына... Айдар. Тагы аны борчыргамы? Әйттем бит, чыкмыйсың! Идел. Мине Гөлли чакыра. Айдар. Гөлли янына да чыкмыйсың. Идел. Минем чыгасым килә. Айдар. Әйттем бит инде мин сиңа: алар анда тора, без монда үзебезгә торабыз. Нәрсә бар анда сиңа? Идел. Әни пәрәмәч пешергән. Гөлли пәрәмәч ашый. Айдар. Ә... Пәрәмәчмени? Яхшы нәрсә ул пәрәмәч. Алай да менә кара әле син, мин үзем нәрсә пешерәм? Өй шулпасы. Шундый тәмле була... Идел. Ээ! Айдар. Нәрсә — ээ? Идел. Мин шулпа ашамыйм да. Айдар. Юләр, бу бит столовой шулпасы түгел. Менә дигән өй шулпасы була бу. (Маташа.) Идел. Минем пәрәмәч ашыйсым килә. Ул тәмле, әни пешергән. ■ Айдар. Тәмле... Ай-Һай сип өйрәндең, ә? Бая да анда булгансың бит. 6' 83 Иде л. Анда күңелле. Айдар. Ә монда нишләгән? Алар үзләренә тора алалар, без торалмыибызмыни? Әниең ни әйтер? Үзегез аерым торасыз, үзегез көн- төн миндә дияр. Вот безобразый малай... Идел. Әни берни дә әйтми, син алдыйсың. Айдар. Әйтмәсә, уйлар, син үзең дә уйла. Идел. Әни әйбәт. Ул безне киләсе ял көнне тагы Маркизга алып чыгам диде. Айдар. Маркизга? Әле кичә генә булдыгыз бит. Я, ничек булды анда? Нишләдегез? (Янына килә.) Идел. Кояшта яттык, су кердек, уйнадык. Сөт ашадык. И әни шәп йөзә... Айдар. Беләм мин шәп йөзгәнен. Ул кызындымы соң? Идел. Кызынды. Айдар. Карайдымы инде? Идел. Юк, ул минем хәтле түгел, беләсеңме, шундый ал гына... Әни әйбәт. Айдар. Мин дә начар димим бит әле. Менә хәзер бик җилле итеп шулпа пешерәбез. Ул бик тәмле була. Идел (утка карап). Булды ди, янмый да әле. Айдар. Янмый? Нишләп янмасын? Алдыйсың... (Карап.) Ә? Чынлап та янмый бу! (Селкеп карый.) Керосины беткән! Нишләргә? Идел. Үзең аш пешерәм дигән буласың, үзең пешерә дә белмисең, мине дә ул якка чыгармыйсың, ишекне дә ачмыйсың. Минем ашыйсым килә. (Елый.) Айдар. Пешә иде, бик шәп пешә иде, керосины булмады бит. Я ярый, елама, мин хәзер сиңа үзем кекс алып керәм. Тәмле су алып керәм. Казылык та алыйм, ярыймы? Бик әйбәтләп утырып без синең белән ашарбыз, ярыймы? Үземнең дә бик хүрдән кычыткан әле монда. Мин хәзер, хәзер... Ярыймы? (Алъяпкыч өстеннән пиджагын киеп.) Елама, ир малай бит син, без синең белән ир булыйк. Менә шулай. (Сөя.) Хәзер керәм, тик беркая да чыкма, кирәкми. (Идел дәшми, борынын тарта.) Мин хәзер керәм. Син кара, өйне ташлап чыгарга ярамый, беләсең бит. (Ишеккә җиткәндә, алъяпкычын күреп, салып алып.) Менә хыялый! (Бер якка ташлап, чыга.) Идел (ишеккә). Гөлли, Гөлли! (Күзен йодрыгы белән сөрткәләп ала да, диван артыннан агач кылыч чыгара. Бүлмә уртасына кылычы белән сызып.) Менә! 38 нче параллил, ди. (Уртадагы урындыкка кылыч белән күрсәтеп.) Бу ДОТ, ди. Эчендә пулемет. Тырр. Ту-ту-тут. Доттан ата башладылар, ди. Американнар, ди. Киләләр. 38 нче параллилне үттеләр, ди. Туктагыз, сез кем?—Американнар. — Америка булсагыз, ник безгә килеп атасыз? — Ә без шундый, без макартурлар, сезне басып алабыз, бирелегез! — Ә сез безне басып аласызмы?.. Корея халкы, ура! Кисегез үзләрен! Ух! Ух! (Кылыч белән чәнчеп кырып йөри, дотны аудара.) Дот бетте. Менә сиңа макартура-маккарти. Бар да үлешәләр. (Кылычын сөртә, аннан тагы утыргычны торгызып.) Менә сезгә Даллес! Менә сезгә Трумэн! Икенче кеше иленә басып кермәссез! (Кылычын сөртә.) Гөлли (теге яктан). Идел! Идел (ишеккә бара). Ә? Гөлли (теге яктан). Син берүзең генәме? Идел. Юк, без монда... Гөлли. Ә мин беләм, син берүзең. Идел. Берүзем булсам? Гөлли. Бу якка чык. Идел. Мин өй карыйм. Г ө л л и. Ә? Идел. Мин өй карыйм, үзең чык! 84 Г ө л л и. Мин дә өй карыйм. Идел. Әни чыктымы? Гөлли. Биллүр апа белән чыкты... Идел (уйнавына күчеп, урындыкка басып). Даллесның артына типтеләр. (Тибә.) Әйттеләр: Корея кайда да Америка кайда? Янки булсаң, анда кайт, монда килеп тыгылма! Г ө л л и. Идел, син нишлисең? И дел. Уйныйм. Г ө л л и. Синең бу якка чыгасың киләме? И д е л. Килә. Гөл ли. Минем дә ул якка чыгасым килә. И дел. Өй ташлапмы? Гөлли (кинәт). Идел! Әйдә арадагы бу ишекне ачабыз! Идел. Ә? Г ө л л и. Әйдә, ачабыз да йөгерешәбез. Беләсеңме, элекке кебек! Идел (килә). Ә... Ул бит кагылган. Гөлли. Ә син каер тактасын. Каер! И дел (тартып карый). Нык кагылган. Г ө л л и. Син беләсеңме, анда ишек артында бар бит балта, шуны ал... алдыңмы? Идел (ала). Менә ул. Г ө л л и. Хәзер тактаны каер, каер. Каерыламы? Идел (каера). Минем көчем җитми. Г өлли. Мин дә бу яктан этәрәм, син каер. Я, я! Идел (каера). Тагын бер, тагын бер! һү-лә-лә! һү-лә-лә! (Ишек каерылып ачылып китә.) Урра! Бетсен 38 нче параллил! Яшәсең, бердәм Корея! Г өлли (шаркылдап көлеп). Идел! Идел (кылычын алып). Ә юк, кузгалмаска! (Басып.) Иптәшләр, күрдегезме, безнең араны аерып торган дошман ныгытмалары тар-мар ителде. Гөлли эчке камаудан чыкты, безгә тылдан булышлык иткән халык героинясы Гөлли Чураевага орден тәкъдим итәм! (Шырпы кабы бирә.) Г өлли. Рәхмәт, генерал иптәш! Идел. Иптәшләр! Безгә һөҗүм иткән агрессорлар шушының белән хур булды. Безнең халкыбыз читләр кулыннан азат булды. Корея хәзер бердәм азат ил булды. Бу илдә ятларның бер катышы да юк. Гөлли. Юк, юк. Кара, монда нинди иркен булып китте. Без герой Идел иптәшне кайнар пәрәмәч белән сыйлыйбыз! (Ишеккә якын урындык өстенә каплап куелган табактан бер пәрәмәч ала.) Тиз... Кулым пешә... Идел. Рәхмәт! (Пәрәмәчне ала, ашый-ашый.) Тәмле. Г өлли. Тагын аша. (Тагын алып килә.) Идел (тәлинкә алып). Тагын... Г ө л л и. Тагынмы? (Китерә.) Идел. Гөлли! Г ө л л и. Нәрсә? Идел. Әни кайтса, ни әйтер? Г өлли. Ни әйтсен? Идел. Тактаны ул какты бит, үз кулы белән. Ул тагын кагып куйса? Г ө л л и. Ә без тагы ачарбыз. Әбәк! (Аны әбәкләп эчке бүлмәгә чаба.) Идел. Әбәкме? Тәлинкәсе белән аның артыннан чаба, алар куышып, кычкырып, көлешеп яңадан килеп чыгалар. Каршыларына төргәк әйберләр күтәргән Айдар тышкы ишектән килеп керә. Балалар аның ике ягыннан юл салып, шаркылдап коридор ишегеннән чыгып югалалар. Айдарның кулыннан кекслар коела. 85 Айдар (аптырап). Бу ни? (Кексларын ала. Балалар тагы аның өстенә чабып киләләр. Айдар аларны тотмакчы, туктатмакчы була.) Балалар (куркынычлы итеп). Әтии!.. Әти, тота, әти!.. (Шаркылдашып коридорга чыгып югалалар.) Айдар (сагаеп, муенын сузып тыңлый). Ишек? Кем, Зифа ачканмы? (Аяк очына басып, аскы иренен тешләп, белдем дигән кебек, бүлмә ишегенә бара. Тыңлап торгач, башын ул якка сузып.) Беркем юк... Димәк, ул ачмаган. (Балтаны күреп.) Идел? Шушы бала? һем... (Тагы ул як бүлмәгә карап.) Ә нинди чиста. Якты аның ягында... Нинди тәмле ис. (Исни.) Уф... теш уртларыма каба! Нәрсә пешергән соң ул? (Башын сузып эчкә карый, аяк очына басып ул якка чыга, каплаулы табакны күреп.) Ә?.. Монда, менә!.. Пәрәмәч пешергән, кара сип аны... Асты ахак, өсте гәрәбәләр шикелле бит! Кайнар! (Каранып, бер кеше дә юк икәненә ышанып, чеметеп берсен эләктерә, табак шалтырап ябылуга бик тиз бу якка чыгып, 3ypi3yp кабып йотып җибәрә.) Тукта инде, бо- лай булгач... (Үзенең өстәленнән тиз генә бер кечерәк кәгазь белән чәнечке алып, угрыларча муенын өскә сузып, аяк очына басып ялт-йолт карана-карана «теге якка» юнәлә. Үрелеп табакның өстен күтәреп, чәнчеп алуына, теге якта ишек тавышы ишетелә. Айдар бик куркып, аяк очында бу якка чаба, пәрәмәче идәнгә төшеп кала. Үзе лап итеп урындыкка төшә дә чәнечкесе кулында килеш, ялт-йолт каранып утыра.) Теге якта Зифа күренә. Зифа (бүлмә ишегенә туктала). Кем ачты?.. Айда р. Мин дип уйлый күрмә тагы. Әнә балаларың... Мин кайтканчы... Үзләре качтылар. 3 и ф а. Шулаймыни? (Идәнгә төшкән пәрәмәчне күреп.) Берсе идәнгә пәрәмәч ташлап киткән. (Иелеп алып куя. Ишекне карый да бер як келәсен үрелеп элә, килеп идәндәге балта белән тактаны ала.) Айдар (кинәт ишеккә торып). Тукта, Зифа... 3 и ф а. Иәрсә? А й д а р. Зифа... Тукта, япма зинһар, (һаман кулында чәнечке, ишекнең бер ягын тотып.) Торсын әле. Идел ачкан... Күрәсең бит, күрәсең, бала зарыккан. Уйнасыннар бераз... 3 и ф а (бер яктан, гаҗәпләнеп, икенче яктан, һаман чәнечкесенә караштырып, шикләнеп). Шул чәнечкене куеп кына сөйләшеп булмыймы? Айдар. Чәнечкене? (Кулында чәнечкене яңа күреп, бер чәнечкегә, бер Зифага карап.) Менә бит! Я әйт, нәрсә бу? Нәрсә булды инде бу? Син кара, миңа кара, мин ни хәлләргә төштем? Синең пешергән пәрәмәчеңне бүлмәңнән урлап ашарга калдым!.. Юк... Булмый... Сөйли дә алмыйм, йөрәгем чыгып бара... Мин артык болай яши алмыйм, Зифа! (Бердән тезләнеп.) Кара син, кара миңа: нинди хәлгә куйдың син мине! 3 и ф а. Айдар! Юләр... (Кинәт куркып, кулбашыннан тотып.) Нишлисең, тукта... Айдар (аның кулларын эзләп). Зифа, күрәсең бит, күрәсең, мондый хәлнең артык дәвам итүе мөмкин түгел! Оныт, нәрсә булган безнең арада — барын да оныт! Кичер, мин юләрне... һәммәсе өчен, һәммәсе өчен алдыңа тезләнәм. 3 и ф а. Кирәкми. Тор, Айдар. Алай тезләнмә дә. Син бит зур кеше, горур кеше. Юк, без бүген синең белән алай итмик инде, сөйләшсәк, бер-беребезгә торырлык тиң кешеләр булып сөйләшик. Айдар. Ай, Зифа... Моны син ничек итеп әйттең? Тиң кеше шул, горур кеше. Әйе, әйе, нәрсә соң бу? Менә син миңа тагын элекке кыз чагыңдагы кебек бөек булып, горур булып күренәсең. Сиңа тагын шул төс чыккан... Ә мин... Кем уйлар? Мин бүген шул Айдар, кайчандыр 86 горур булган Айдар... Күрәмсең мине?.. Күрәмсең минем торган урынымны?.. Зифа (алга килеп). Шушы синең эш өстәлең!.. Ярабби. Ул кулдагы корымны юып була торгандыр бит. (Борылып ишеккә китә.) Айдар. Корым? (Җиңен төшереп куя.) Корым — ул керосинкадан, ул бетәр. Ләкин минем тормышым, аның карасын нишләргә?.. (Өй тын булып китә.) Зифа, үзең күрәсең, тыңла, ташлама мине, кайт, тора алмыйм мии сиисез. Оныт, бул элекке Зифа! Зифа (арадагы ишеккә яңадай сөялгән хәлдә). Бәлки син минем хезмәтемә гадәтләнгән өчен генә минссз торалмыйсыңдыр? Яңадан сиңа шул элекке Зифа кирәкме? Айдар. Миңа Зифа кирәк! (Кулыннан тотмакчы була.) Зифа (кулын аркасыннан алмыйча). Айдар! Әгәр дә бу синең һаман шул ташаяк мунчаласына калган элекке Зифаңны кире кайтарырга уйлавың булса, сип ялгышасың. Ул Зифа юк инде. Айдар. Зифа!.. Син миңа, шушындый хәлгә калган бер кешегә, иң куркынычлы сүзеңне әйтергә җыенасың. (Кулын селти.) Әйтмә, әйтмә! Балаларың хакына! Кара ул Иделне... һәлак була бала! Зифа. Дөрес, син ул баланы карый алмыйсың. (Ишеккә карап эндәшеп.) Идел! Гөлли! (Айдарга.) Мин аларны пионер лагерена җибәрергә сөйләштем. Калган сәгатьләрендә алар үзем белән торырлар. Минем бер балам да үземнән артык түгел. Айдар. Минеке ул балалар... Күзләре безгә охшаган аларның! (Күзләренә карый, кулыннан эләктерә, бармакларын бармак араларына аралаштыра. Моннан соң Зифа кулын алырга иткән кебек берничә мәртәбә күтәрә, ләкин алырга куәте җитми.) Зифа. А, син минем йомшак ягымны беләсең. Иң газиз нәрсә белән минем йөрәгемә үреләсең. Шулай шул, мии аларга ана. А й д а р (икенче кулын да эләктерергә эзләп). Безнең бергә үрелгән каныбыз, безнең киләчәгебез... Зифа, шул балалар хакына! Шуларны тудырган мәхәббәтебез хакына! 3 и ф а. Шулай булмаса, ни өчен мин синең белән торганымда бу хәтле үземне үзем онытырлык хәлгә килдем соң! Айдар. Яраткан өчен! Әйе, яраттың бит, яраттың?.. Зифа. Әйе, син дә ярата идең, ләкин минем хәтле түгел. Мин яраткан өчен үземне үзем оныттым, ә син мин яраткан өчен мине оныттың. Мәхәббәтме? Менә нишләтте мине ул мәхәббәт! О! (Ике кулын кулыннан алып үзенең йөзенә баса.) Айдар (коты очып). Зифа... Син... син мәхәббәтне инкарь итәсең?.. Син артык мине яратмыйсың, Зифа? 3 и ф а. Мәхәббәтме? Юк, мин мәхәббәт алдында, элекке кебек, изрисем килми. Аңлыйсыңмы? Яратсам да изрисем килми. Айда р. Яраттың — шул җитте. Шуның белән барысы да әйтелде. Аннан да зур бер нәрсә дә юк! Зифа. Юк... Алай гына түгел. Аннан да зур нәрсә бар. Айдар. Мәхәббәттән дә зур әйбер нәрсә ул? Әйт! Зифа. Намус! Намуссыз мәхәббәт булмый, яши алмый, Айдар. Айдар. Ах, намус?.. Зифа. Әйе, намус! Шулай булгач, мин сине яратсам да, моннан соң сиинән үземне мыскыл иттерә алмам, Айдар. (Ишеккә китә.) Айдар. Гаҗәп... Яңа сүзләр ишетәм. (Пауза.) Син хәзер эштә? Зифа. Әйе, Айдар, эштә. Айдар. Син шулай, ә мин?.. Их, Зифа, нинди зур хатага төшүемне менә хәзер күрәм. Мин сине, үземнең тормыш иптәшемне алдадым, намусыма тап төшердем, миңа шелтә дөрес бирелгән, я шуннан соң мин нинди коммунист инде? Мин хәзер бернәрсә дә иҗат итмим, итә дә алмыйм, я әйт үзең, шуннан соң мии нинди архитектор инде? (Кызу- 87 лана.) Юк! Мин проектыммы гына түгел, башымны югалттым. Синең лән бергә югалттым. Бу бик куркыныч. Ләкин, Зифа, мин сине югалтасым килми. 3 и ф а. Гукта... Син проект турында әйттең... Айдар (бүлдереп). Проект дидемме? Юк, юк, хәзер сөйләшмик ул ■урыда. Кара сип миңа, кара, Зифа: шул ике атна эчендә мин ни хәлгә төштем! Күпме картайдым! Мин бит сине яратам, Зифа! (Килеп алдына тезләнеп.) Кичер син мине! Ярлыка! (йөзен аның кулына баса.) Зифа (чәчләреннән сыйпап). Айдар! Мин синең нинди зур иҗат кешесе икәнеңне беләм, сине шундый Айдар булганың өчен яратам, әйе, сине яратам, шуңа күрә бу булган малайлыгыңны гафу итәм... Айдар (әйтергә бирмичә). Зифа! Зифам! (Аңа ташлана, коча, үбеш.) Тышкы ишек кагыла, болар ишетмиләр. Илдерхан керә. И л д е р х а н. Мөмкинме? Айдар (Зифаны үзе белән ышыклап, аны кулы белән ширма артына җибәреп). Ә, кем, Илдерхан абзыймы? Әйдә, әйдәгез, рәхим итегез! И л д е р х а н. Я, менә синең хәлеңне белергә дип килдем. (Идәндә ауган урындык, бәрәңге чүлмәкләренә абынып үтә, кинәт ачык ишекне күреп.) Ә бу... Ишек? Айдар. Ишек? Илдерхан. Кызык... Мин ишеткән идем... Айда р. Менә балалар ачканнар аны. Илдерхан. Аидамы үзе? Айдар. Ә? .Илдерхан (тавышын төшереп). Тегене әйтәм. Айда р. Юк ич. Илдерхан. Кем дә булса бармы анда? Айда р. Беркем дә юк ич. (Ишекне ябып куя.) Илдерхан. Юкмы, бик яхшы. Менә бит тактасы. Бөтенләй кагып куярлар сии аны. Тынычрак булыр. Айдар. Илдерхан абзый... Илдерхан (бүлдереп). Гаҗәпләнмә, син мине нигә килде бу дип беләсең? (Газета чыгарып.) Менә, мин игъланыгызны укыдым. Айдар. Нәрсә? Безнең? Чыкканмыни?.. Илдерхан. Әллә күрмәдеңме?.. Менә ич — Айдар Чураев шул ук номер йортта торучы Зифа Чураева белән аерылышу турында эш кузгата. Айда р. Шайтан алгырысы... Илдерхан. Нәрсә — шайтан алгырысы? Я мин бик шат. Ахырында эшегез бер төс ала. Айдар (газетаны суга-суга). Менә кайчан китереп чыгаралар! Туктале, минем бөтенләй исемнән чыккан ич бу! Илдерхан. Безнең учреждениедә үзеңне хурлавы дамы? Ха- ха-ха! Шунда ук әйттем бит мин: сезгә аерылышырга, бары тик аерылырга кирәк! Айдар. Илдерхан абзый, туктале, сии... Илдерхан (бүлеп). Нәрсә мин? Аз күрдем мин синең өчен! Райком калмады, горком калмады. Имеш, мин семья мәсьәләсен бюрократларча хәл итәм, имеш, мин килештерү урынына үзем аерылыш- тырам, үзем сугыштырам, проект югалтам, әллә нәрсә!.. Шуннан, ярый алай булса, коллегиячелек булсын дип, хатыныңны правлениегә чакырттык, мин ул учреждениедә бер булдым инде дип, анда да килмәде. Ярый, сиңа шелтә, миңа да коерыгы килеп эләкте. Миңа нәрсәгә? Учет карточкама язып! Әмма күрсәтте дә миңа ул хатын! Ә соң 88 сиңа?.. Яп әле, яба төш шул ишегеңне. Я тагы үзе килеп чыгар! Райкомда сөйләп кенә аңлатып булмый бит аны! Менә барыбер минемчә килеп чыкты. Мин хәзер синең өчен шул хәтле шат. Тәбрик итәм, иптәш! (Кулын сузып аңа килә, теге алмын.) Зифа (ышыктан чыгып, көтмәгәндә аның кулын алып). Шулаймыни? Безне аертырга тырышып йөрүче Илдерхан абзыймыни? Илдер хан (аптырап). Бу нәрсә? 3 н ф а. Бу шул нәрсә: сезгә шелтәне бик урынлы биргәннәр икән. И л д е р х а н (чигенә). Зифа ханым?.. Туктагыз! Юк, аңлатыгыз, бу нәрсә бу. Айдар иптәш?.. Зифа. Газета күтәреп килеп, шул эш өчен тәбрик итеп йөрүегез, бу — бпк начар демонстрация! Илдерхан (тегеләрне туктатырга тырыша). Соң ул газетага мин бирмәгән бит, сез биргән! Сез бит эш кузгаткан кешеләр! Айдар (икенче яктан өстенә килеп). Газета нәрсә ул? Бар белгәнегез газета да суд, суд та газета! Вообще сез формалист. Бюрократларча гына хәл итәсез. Монда без бар бит әле. Без аерылышмыйбыз икән, газета нишләтә, суд нишләтә ала? Зифа (шулай ук өстенә килә). Сез безнең арабызны төзәтешү урынына... Илдерхан (үз күкрәгенә ерактан китереп төртә-төртә). Минме? Минме сезне төзәтешергә тырышмадым? Менә, менә кара син бу халыкны! Мин бит сезне шушы кулларыгыздан тотып, бер-берегезгә тартып-тартып китердем. (Зифаның кулыннан тотып китереп, Айдарның кулы белән тоташтырып тотып.) Шуннан соң да булмагач, аерылыгыз дидем, билгеле. Әйе, аерылыгыз, аерыл... (Тегеләрнең куллары һич аерылмаганны күреп.) Аерылмагыз соң, кем сезне аера? Кем аера? Шайтан алгырысы! Әле мин гаепле. Бу вакыт Зифа бүлмәсе аша Ә й ш ә килеп җитә. Ә й ш ә (Илдерхан өстенә килә). Я, кая тыгылдың син? Әйттемме мин сиңа? Тагы нишләдең син? Илдерхан. Инде Әйшә ханым да кушылгач... булмый, өч танкка бер үзем каршы тора алмыйм мин. (Кулларын күтәреп урындыкка төшә.) Плен төшәм. Ә й ш ә. Менә күрәсез, ул шундый. Сез белмисез, ул бит кешегә яхшылык итәм дип шундый эшләр эшләп йөри. Ләкин эше гел яманлык булып чыга. Мин күрәм, сез килешкәнсез инде, менә әйбәт булган, котлыйм үзегезне... (Кулын суза.) Илдерхан (кинәт айнып, арага торып). Юк, үзем алдан! Котлыйм сезне!.. Иң баштук сезне килештерергә тырышучы кеше мин бит! Килешегез, тату яшәгез дә үзегезгә дә, безгә дә тынычлык бирегез, шайтан алгыры! Бүген бит, сез белмисез, анда жюри утыра. Шул ызгышыгыз аркасында менә минем иң талантлы архитекторым проектын югалтты, катыша алмыйча калды. Ишек шакыйлар, Зифа ишеккә юнәлә. Чемодан, гитара күтәргән Э с м е р а л ь д а белән Алмаз керәләр. Эсмеральда. Исәнмесез! (Чемоданын ишеккә якын утыргыч өстенә куя.) Алмаз. Исәнмесез. Гафу итегез, Зифа ханым. Мин үзем ихтирам иткән бу семья алдында Эсмеральда белән килүемә гаҗәпләнмәгез. Сез дә Айдар абый. (Күрешә.) Ләкин ул миңа бүген кайтып төшүемә, сезнең югалган проектыгыз турында минем өчен бик күңелсез бер нәрсә әйтте. Айдар. Проект? 89 ' мер а льда. Әйе, менә Илдерхан абзый үзе дә биредә икән, бигрәк тә яхшы. Сез хәтерлисезме? Теге вакытны Айдар абыйның проекты югалгач, сез барыгыз да миннән шикләнгән идегез. Илдерхан. Я, я! Алмаз. Юк, Эсмеральда сөйли белмәде. Сезнең проектыгыз мин командировкага китү алдыннан гына юк булган. Эсмеральда сезгә бу хакта әйткәч, сез проектыгызны мин алган дип шикләнгәнсез. А й д а р. Шундый нәрсә әйттем микәнни? Белмим, бәлки кызулык белән әйтсәм әйткәнмендер, ләкин хәзер бүген аның ни әһәмияте Алма з. Миннән шикләнүегезнеңме? Юк, минем өчен моның әһәмияте бик зур. Чөнки бу нәрсә минем намусыма кагыла. Эсмеральда (ялгап). Әйе. Менә Алмаз иптәш әйтә, мин шул көнне вокзалга төшим дип чыксам, артымнан Зифа ханым да конторадан чыгып, ашыгып мине узып китте, ди. Култыгына проектлар кыстырган иде, ди. Менә Зифа үзе иптәшләр алдында әйтсен: ул нинди проектлар иде икән? Илдерхан. Аһа! Алмаз. Мин, Зифа ханым кулында сезнең проектлар булганмыдыр, белмим, ләкин, сез мине гафу итегез, Айдар абыйның миннән шикләнүен ишетү миңа бик авыр. Шуңа күрә, ул проект табылса, миңа гына түгел, безнең бөтен коллективыбыз өчен йөз аклыгы булыр иде. Илдерхан (сулышын иркен алып). Дөрес. Алмаз иптәш барыбызга да кагылган бик мөһим мәсьәлә куя. Сез моңа ни дисез, Зифа ханым? Димәк, сез ул көнне безнең конторага ике мәртәбә килдегез? Зифа. Әйе, проектны мин алып чыктым. Илдерхан. Сез?.. Ә й ш ә. Зифа ханым!.. (Аптырап кала.) Айдар. Зифа?.. Эсмеральда. Менә! (Тантаналы көлеп куеп, чемоданны алгы урындыкка куя.) Менә күрдегезме? Хәзер Айдар абый үзенә кем дус,, кем дошман икәнен шуннан үзе аерсын. (Гитарасын урнаштыра башлап, Айдарга.) Айдар абый! Сезне жюрига катнашудан мәхрүм итүче мин түгел, менә сезнең бывший хатыныгыз, шушы ханым. Ул — сезнең проектыгызны юк итүче! Зифа. Хәзер сез барысын да аңларсыз... Эсмеральда. Бар да ачык. (Кинәт Айдарга.) Айдар абый, менә монда Илдерхан абзыйлар шаһит, бу хатын хәзер генә алар алдында үзенең җинаятен үз теленнән әйтте: ул безнең учреждениегә кереп, миңа тапшырылган сезнең проектны урлап чыккан, шуның аркасында мин дә, Илдерхан абзый да эшебездә шелтәләр алып, мин шик астында яшәдем. (Телефон трубкасына тотынып.) Хәзер милиция чакыртып, бу гражданка өстеннән акт төзетеп, аны моннан озаттыруы- гызны таләп итәм! Айдар (телефонны тотып). Билгеле, мин милициягә дә шалтырата алам. Ләкин, мин уйлыйм, син бер дә милициясез дә моннан бик җиңел генә чыгып китәрсең! Алмаз I дӨрес! Семья басып алу! Бу нинди шантаж! Ә й ш ә J Илдерхан. Дөрес! Син, кыз, нәрсә сөйләдең монда! Бер килдең, скандал ясадың, шуннан соң син бу семьяның эшенә бервакытта да тыгылмаска дип безгә сүз бирдең, әле тагы килеп монда минем алдымда шундый әләк-чәләк оештырасыңмы? Мин әле сине бу очраклы гына ялгышкан бер кыз, шулай булгач, төзәлер дип, моңарчы яклап та килдем, әнә син нинди икән! Бу семьяны бозыштыручы да син, 90 ахыр чиктә, миңа шелтә яздыручы да сип икән! Моннан соң минем учреждениемдә мондый кешегә урын юк! Вон биредән! А й дар. Вон! (Өстенә киләләр.) Бпкәмәт килеп керә. Костюмнан. Сакал-мыекларын кырган. Э с м е р а л ь д а. О! (Аңа барып сыена.) Б и к ә м ә т (колак аппаратларын бер алып, бер тыгып). Кемне вон? Нинди вон? Әссәләмәгаләйкем!.. Кемнәр бу? Әсмәрәлденеме? Кем куа, Айдармы? (Айдарга.) Син нәрсә, энекәш, хәзер кыз гына гаепле булып калды, үзеңдә бер гаеп тә юк?.. Сез дә, иптәш министр, әйтим, яхшы кеше. II л д е р х а н (бүлдереп). Министр түгел! Бпкәмәт. Ну булмаса, бох с ним. Ул нәрсә? Лионда ата-анасыз кыз булгач та бер дә яклар кешесе юкмыни? Тимәгез, берегез дә якламаса, мин үз яклавыма алам аны! (Аңа.) Нәрсә булды, күрше? Э с м е р а л ь д а. И, ирләре өчен куркып калтырап яшәгән шул хатыннар нәрсә димәс! (Илдерханга.) Сез дә урыныгыз өчен куркып, әллә ниләр әйтмәгез, Илдерхан абзый, мин иргә чыгарга аптыраганым юк. Ә й ш ә. Ах, кара! Э с м е р а л ь д а. Сезнең ирләрегездән башка дөньяда ир заты беткәнме әллә? Бпкәмәт. Хак, хак сөйли Әсмәрәлде. Аны бит шул убырлы апасы кулыннан гына коткарып алырга кирәк. Аны шул гына бозган. Шәп кыз бит! (Айдарга.) һәй, яшь тай кая барыр? Тәртәгә бер тибәр, ике тибәр дә аннан өйрәнер! Майлаган кебек булыр! (Эсмеральдага.) Менә чемоданың, менә думбраң, бар, күрше, кайта тор. Эс мера льда гитарасын кул башына элеп, чемоданын тотып, усал кыяфәттә, ткиле белән ишекне бәреп, чыгып китә. Айдар (Бикәмәткә). Их абзый, син үзеңчә, совет кызына әйләнәм дип, шушы кызга бәйләнәсең инде. Әмма ләкин бел, бик үк советча түгел бу кыз. Син әйткән искелек калдыгы нәкъ шушы кызның башында инде. Бер көнҗәлә! Ишектә Б и л л ү р күренә. Билл үр (кереп). Әйдәгез, Иван Андреевич! Артыннан ялт итеп, сары чәч бөдрәсе тузгаи, кара плащ кигән, төреп кәгазь тоткан Иван керә. Алмаз. Ваня! һәй!.. Иван. Иң элек сине кайтуың белән, исәнмесез! Кара, моида безнең бөтен контора җыелган, бигрәк тә шәп булды. Б и л л ү р (Алмазга). Иван Андреевич миңа килде дә сине табарга куша. Жюридан киләм, хәзер тап, ди. Мин тизрәк бирегә. АлмазХаН / %’ Я ? Жюри. Тизрәк сөйлә. Карар бармы әллә? Иван. Бар гына түгел. Мин протоколларның безгә караган җиренең выпискасын алдым. (Кәгазен карап.) Хәзер, хәзер... А л м аз. Кире ягы белән тоткансың бит. (Әйләндерә.) Иван. Каушадым. (Илдерханга килеп.) Сез укыгыз, Илдерхан Яфаевич? Илдерхан (укый). «...1 нче пункт. 9 ичы проект. Алмаз Бик- кулов белән Андреев проекты. Авторитетлы рецензияләр нигезендә комиссия бу проектны тарихи җирлектә, кыю, оригиналь хәл ителгән дип таба; совет архитектурасының үсешенә яңа табыш китерә торган -бу проектны беренче премия белән бүләкләргә!» Ә?.. Карагыз! Шушы- үз1әренәГЙше^ ? ле , юньләп МЫеК ТЭ үСМӘГӘЯ д п ... _ „ гегезме? Беренче бүләк белән! үбә ) ' ЬеР енче?- Чынлапмы? Әй, Иван дускай! (Кочаклап меңУ а в ы ш л а Р- Беренче премия!.. — Карагыз кара, шәпме?.. — Кырык Илдер хан. Котлыйм, котлыйм сезне... (Зифага.) Ах, Зифа хамэ'гэп^б}/лса Л Вакыт Айлар Хаджимухаметовичның проектын алып китИ в а н. Сез укып бетермәдегез, Илдерхан Яфаевич... Илдер ха и. Бетермәдемме? Кая үзе. (Кәгазьне ача.) Тыңлагыз, оиредә тагы бар бит. (Укый.) Номер 11 иче проект, архитектор Айдар Чураевныкы. Айда р. Ничек Чураевныкы? Илдерхан. Мин монда язганны укыйм. (Укый.) «...Чураевныкы. Антик архитектураны безнең җирле шартларыбызга уңай рәвештә яраштырып эшли белүе, композициясенең компактлы булуы белән уңышлы табылып, өченче дәрәҗә премия белән бүләкләргә». (Кәгазьне селкеп.) Нәрсә бу? Айдар (атылып кәгазьне йолкып алып). Шаяртасыз!.. Зифа (йөрәген тотып). Ах!.. Тавышлар. Менә югалган проект табылды! Ә й ш ә. Туктагыз? Ничек соң ул алай, чынмы бу? Иван. Әйе, әйе, бу чын. Мин анда жюри членнарыннан сораштым. Әгәр дә Хаджимухаметовичның проекты бик таушалмаган, ямалмаган булса, икенче булып үтәчәк иде, ди. Илдерхан. Юк, аңлатыгыз миңа, ничек бу? Димәк, Зифа ханым сез... Зифа. Әйе мин... Мин, Айдар проектының кеше аяк астында тапталып аунап ятуын күргәч, аны бу мәсхәрәле хәлдә калдыра алмадым, тиз генә өйгә алып кайтып, төзәткәләп, жюрига илтеп тапшырдым. Б и к ә м ә т. Рәхмәт, килен! Әни, әти дип балалар йөгерешеп кереп, аларны кочаклап алалар. Айдар (Һаман шаккатып, Зифага караган хәлдә). һай, өйрәттең син мине, Зифа. Ачтың күземне, таныттың үзеңне. Хәзер мин сине күрәм: менә син кем! , - Балалар. Әти, әни, моннан соң ишекне кадакламассызмы инде? Айдар. Бервакытта да, улым, бервакытта да, балалар! Балалап аларның муеннарына ташланалар. Башкалар аларга карап сокланып н торалар. Пәрдә