Поэзия
ШАГЫЙРЬ ҺӘМ УКУЧЫ — Чал керде чпкәгә, — Дип зарланды шагыйрь, — Сезнең өчен көн-төн Шигырьләр тукып... — Ә минем чәч, — диде Бер укучы шунда, — Агарды бөтенләй Шуларны укып! ГАҖӘП ХӘЛ Төзн белми, диләр, аиы Татарча бер җөмлә дә. Ләкин гаҗәп: язганнары Шәп чыга ...тәрҗемәдә! ҮПКӘ Утырганда хыялларга чумып, Эшлим, диеп, зуррак бер нәрсә, йөргән чакта яки онытылып, Җиңел-җиңел атлап, яшьләрчә, Тотасыз да: «Картаймыйсың һич тә, Чал да керми, диеп, чәчеңә» — Нигә инде төшерәсез искә Җитүемне илле яшемә? «ТОРГ»ЛАР ТУРЫНДА Нигә шулай корылган соң Бу «торг»ларның бар эше: Кышын — пима табалмыйсың, Язын — булмый калошы? УРЫНЛЫ ҖАВАП — Мин бит, әти, чын «Победа» түгел, Уенчыгын куштым алырга... — Уенчыгы бик кыйбат шул, улым, .Мөмкин түгел якын барырга! «ЯРТЫ» МӘСЬӘЛӘСЕ Ярты шагыйрь ул, Ярты драматург. Бөтенәймәс, «яртыдан» Аерылмый торып.