Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ★ ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР Мин авырсам, доктор чакырмагыз, Ул аңламас минем чиремне. Ачыгыз тәрәзәне, шифа булыр Саф һавасы туган илемнең. Мин картайсам, ястык түшәмәгез, Ул назламас картлык көнемне. Шифа бирер, дәртләндерер мине Язгы җиле туган илемнең. Мин боексам, хәмер эчермәгез, Ул күтәрмәс минем күңелемне. Эш бирегез миңа, шифа булыр һәрбер эше туган илемнең. Мин адашсам юлда, борчылмагыз, Саташтырсам барыр җиремне, Маяк булып юл күрсәтер миңа йолдызлары туган илемнең. Атлап барам карап еракларга — Елларымның туар таңына. Юлым озын, иркәм, син борчылма, Мин кайтырмын синең яныңа. Ярсып чаба поезд, мин дә шунда — Көне-төне чапкан вагонда. Юл өзелмәс, иркәм, шул вагонда Мин кайтырмын сиңа тагын да. Зәңгәр дулкын аша илтә мине Кораблары безнең бай чорның. Диңгезләрдән түгел, океаннардан Синең өчен йөзеп кайтырмын. Мәңге күрелмәгән тизлек белән Очып барам һава түрендә. Дөнья кырыенда булганда да Мин кайтырмын сине күрергә. 93 т,,ин керермен сии яшәгән йортка шатлыгымның шәмен яндырып, Дуслык, мәхәббәтне суыта торган Йолаларны тышта калдырып. Бигрәк матур җәйнең кичләре, Йолдыз диңгезендә ай көлә. Дулкынланып чәчәк исләре Шомырт куагыннан бөркелә. Ялгыз айның хәлен белешергә Айга якынлаша бер йолдыз. Сөйгән егете белән күрешергә Су буена чыга чибәр кыз. Болыт каплый кинәт ай юлын, йолдыз кала ялгыз боегып. Сагынмаган ахры күз нурын, Билгеләнгән җирдә егет юк. Керфекләре дымлы гөлләрнең... Егет көтми чишмә буенда. Гармонь йөрми җырлап чибәрнең Шомырт төсле күзе турында. Сыргалангансымаи күренә Кызның аягына яшь үлән. Кайтып китә чибәр өенә Күзе тулы кайнар яшь белән. Иртәгесен борчып чирәмне Егет йөри чишмә буенда. Өзелеп сөйли гармонь чибәрнең Шомырт төсле күзе турында. Ишетсә дә егет килгәнен, Ашыкмый кыз: «Көтә бирсен, дип, Сагынуның нәрсә икәнен Егет үзе татып белсен», дип. Йокламый бер дә табигать, Чишмәләр ага шаулап. Имәннәрне урман буйлап Җибәргәннәр тышаулап. Тал иелә, тал бөгелә. Билләре ничек талмый? Үз күләгәсен тотарга Маташа ... һич тоталмый. Озын чыршы күктә очкан Самолетка сузыла. Карт карагай бөрлегәннең Мәрҗәненә кызыга. 94 Көязләнә, көязләнә Имәнне күреп миләш: «Сыргамны ничек тагыйм» — дип, Зелпедәй сорый киңәш. Чәчәкләрне үпкән булып, Бал кортлары бал җыя. Эшсезлектән эче пошып, Кәкүк моңланып куя. Көтмәгәндә болыт чыгып Җиргә түгә күз яшен. Кемгәдер селтәнеп йөри Чыбыркы тотып яшен. Инеш, дип, уйлап үзәнне, Каеннар бара йөзеп, Итәкләрен күтәргәннәр Су кичкән кызлар кебек. СИҢА БАРСАМ... Сиңа барсам, соңга калсам, Ничек кайтырмын икән? Әнкәй: «Кайда йөрдең?» — дисә. Ни дип әйтермен икән?.. Сиңа барсам, соңга калсам, Күңелем көенмәс микән? «Соңга калып кайта» диеп, Күршеләр көлмәс микән? Курыкмыйм гайбәтчеләрдән, Исем китми шелтәгә. Тик шулай да, безгә, иркәм, Син үзең кил иртәгә. Кил иртәгә! Безнең серне Әнкәй белсен иртәгүк. Аңсыз кеше түгел әнкәй: Саф нияткә киртә юк. Озын телле күршеләр дә Анлап алырлар шуннан, «Шаяру түгел икән бу — Мәхәббәт, дип, чын-чыннан». Яшь яфракны җилләр кага, суга, Давыл аңа кашын җыера. Ләкин яфрак җил-давылдан түгел, Җәй кыскалыгыннан коела. 95 Гормыш сылап-сыйпап кына тормый, Кайвакытта менә җилкәгә. Авырлыгы берни түгел аның, Кыскалыгы тия теңкәгә. Утлар җемелди офыкта, Кошлар ял итә тынлыкта, Ни булды сезгә, сеңелләр, Утырасыз моңаеп? Җырлашыгыз, сайрашыгыз, Уйнагыз, күңел ачыгыз, Унтугыз яшьтә вакытта Ямансулау зур гаеп. Әллә яңа җырлар юкмы, Әллә сез шуңар боекмы, Сез бит, кызлар, менә дигән Җырлар чыгараласыз. Таңнар сезгә нур сирпәләр, Юлыгызда юк киртәләр, Унтугыз яшьтә вакытта Мөмкинлекләр чамасыз. Кыенлыктан кем курыкмый, Кайнар дәртен кем суытмый, Зур тормышны кем ярата, Шул бәхеткә ирешә. Сеңелкәшләр, боекмагыз, Сез бит яшьләр, онытмагыз, Унтугыз яшьтә вакытта Уен-көлке килешә. Кояш җылы нурын коя, Шомыртлар хуш исләнә. Нәфис тавышың бакчада Тагын да нәфисләнә. Җирне каплый яшел хәтфә, Киң үзәннәр ямьләнә. Зәңгәр күзләрең болында Тагын да зәңгәрләнә. Арышлар җитеп киләләр, Бодайлар серкәләнә. Бөдрә чәчләрең басуда Тагын да бөдрәләнә. Алмагачлар алмалана, Миләшләр миләшләнә. Көләч йөзләрең ындырда Тагын да көләчләнә. ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП ★ ӘЙЛӘНӘМ ДИП ЙӨРИ ЕГЕТ Яшел комбинезон киеп, Биленә каеш буган. Фуражкасын кырын салып, Чәчен чыгарып куйган. Купшылыгын әйтәсе юк, Тыштан сизелеп тора. Юк кына сакал-мыегын Егет көн саен кыра. Кабинасында да көзге, Түш кесәсендә дә бар. Сатучы кыз күпме «Шипр» Саткандыр инде аңар. Белмәгән кеше бармы икән Шәймәрдәнне Әлмәттә. Билгеле, кызлар беренче Кызыксына, әлбәттә. Башнефтьтән Татнефтькә Күчкәненә ел да юк. Бөтен шәһәрнең йызлары Исәнләшә елмаеп. Әйләнәм, дип йөри егет, Кызларны шаярткалап, Я, кайсыгыз бара диеп, Сүз куша кабат-кабат. Кызлар чыркылдашып көлә: — Бик кыюсыз икәнсең! Кем ошый, шуны* утыртып Алырсың да китәрсең. Иөк машинасы, ди егет, Сикертә сикәлтәдә. Җиңел машина алырга Торам бүген-иртәгә. Аннан, кызлар, берегезгә Баш кода җибәрәм, ди. Бөтенегезне чакырып, Туй ясап әйләнәм, ди. Ләкин син шунсын уйла, ди, Сүз уңай Камәрия; Өйләнешкәч, семьягызда Булмасын авария.