Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҖИТ ГАФУРИНЫҢ «КАРА ЙӨЗЛӘР» ПОВЕСТЕНДА ТИПИКЛАШТЫРУНЫҢ КАЙБЕР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Мәҗит Гафуриның совет чорында иҗат иткән күп сандагы әсәрләре арасында «Кара йөзләр» повесте үзенчәлекле урын алып тора. Бу әсәрендә М. Гафурн XIX гасыр азагында феодаль һәм буржуаз изүләргә дучар ителгән караңгы татар авы- лын’ татар хатын-кызларының хокуксыз, бәхетсез тормышларын, оста реалист язучы буларак, йөрәкне тетрәтерлек итеп сурәтләде. Моңа кадәр язган прозаик әсәрләрендә М. Гафуриның иске тормыш, дини идеологиянең асылын шундый киң һәм тирән итеп, югары художестволы формада чагылдырганы юк иде әле. М. Гафурн иске тормышка яңа җирлектән, социалистик җәмгыять кешесе буларак борылып карады һәм, капиталистик тормыштагы фаҗигале күренешләрне бөтен дөреслеге белән фаш итеп, сыйнфый җәмгыятьнең кеше бәхетенә киртә булуын һәм социалистик төзелешнең зарури икәнлеген күрсәтте. «Кара йөзләр», «Тормыш баскычлары», «Шагыйрьнең алтын приискасында» повестьлары, совет чынбарлыгын чагылдырган хикәяләре, очерклары, бай поэзиясе менә шушы зур һәм үзәк идеяне төрле тормыш материалында, төрле художество алымнары белән ачып бирәләр. 1926 елда басылган «Кара йөзләр» повесте, үзенең эчтәлеге белән XIX гасыр ахырындагы тормышны сурәтләүгә багышланган булса да, иске тормышның асылын типик күренешләрдә, типик характерларда чагылдыруы белән, хәзерге көндә дә актуаль һәм укучыларның яраткан әсәре булып тора. М. Гафури бу әсәрендә иске тормышның барлык кире якларын күрсәтүне максат итеп куймый. Аны бер генә әсәрдә чишәргә мөмкин дә түгел, әлбәттә. М. Гафури «Кара йөзләр» повестенда иске тормышның бер ягын — сыйнфый җәмгыятьтә диннең, шәригатьнең һәм дин белән ныгытылган иске гореф-гадәтләрнең физик яктан газапланган хезмәт иясе халкы өчен рухи изүнең бер төре булып торганын һәм хезмәт ияләрендә бу авыр изүгә каршы көрәш чаткылары кабына башлавын күрсәтүне максат итеп ала. Татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге рольләре, семьядагы тормышлары искиткеч бер аяныч хәлдә була. Аларның бәхетсезлеге, хокуксызлыгы корьән һәм дин белән беркетелә. Ә татар руханилары хатынкызларны изүне тагын да көчәйтәләр. Менә шуңа да М. Гафури повесть үзәгенә Галимәнең кызганыч язмышын сурәтләүне ала һәм аны төп образ итеп бирә. Галимә трагедиясенең типиклыгы аша сыйнфый җәмгыятьтә диниең чын асылы ачыла. М. Гафури Галимәне тормышының төп ике чорында күрсәтә. Беренче чор — Галимәнең искелек белән бәрелешкә кергәнче, караңгы тормыш белән имгәтелгәнче булган чоры. Галимә — авылдагы иң матур кызларның берсе. Әмма язучы төп игътибарны аның эчке матурлыгын ачуга юнәлтә. Галимә, патриархаль, 103 феодаль һәм капиталистик изүгә дә карамастан, кешелекнең матур хисләрен югалтмыйча саклап килгән хезмәт ияләрендәге уңай сыйфатларны үзендә туплаган. Бертөрлелеккә, ямьсезлеккә дучар ителгән иске тормышлы авылда ул караңгылык патшалыгында ялтыраган якты нур кебек булып тора. Шәхси милекчелек тамырын киң җәйгән чордагы күңелсезлекне дә ул, бераз булса да, үзенең шат табигате белән җимереп тора. Галимә — эшне, хезмәтне ярата. М. Гафури бнк матур детальләр белән аның өлгерлеген, җитезлеген, көчлелеген, эштә осталыгын күрсәтә. (Мәсәлән, печән җыю күренеше.) Язучы кешелекле, кыю, тапкыр Галимәнең, кеше буларак, ирләрдән бер дә ким түгел икәнлегенә басым ясый. Нәкъ менә шул сыйфатлар, аның һәр эштә үзен ирләр белән бертигез дәрәҗәдә итеп күрсәтүе, коръән тузаны белән томаланган кешеләр йөзендә аны күрә алмаучыларны тудыра. Бу дошманлыкны тудыручы сәбәп — Галимәнең хатын-кызлар өчен шәригать һәм дин билгеләгән кысан рамкалардан читкә чыгуы, үзенең рухына ирек таләп итүе, үзенең тормыш мисалы белән хатын- кызларның ирләр белән тигез дәрәҗәдә яшәргә тиешле һәм яши алуын раслап күрсәтүе. Галимәнең күңелле кыз чагын сурәтләүне М. Гафури аның фаҗигале язмышы белән чагыштырып карау өчен, фаҗигасенең тирәнлеген ачар өчен куллана. Автор Галимәнең беренче чордагы тормышын, бер яктан, Галимәнең үткәнне искә алуы рәвешендә, ә икенче яктан, Галимәнең акылына зарар килгәч, элекке мәхәббәтенә бәйләнешле детальләрне сөйләве аша бирә. Бу антитеза — Галимәнең шул вакыттагы трагик хәле белән аның сөйләгән сүзләре арасында күзгә ачык ташланган, тәңгәл килмәү — Галимәнең хәлен тагын да аяныч итеп күрсәтә. ДА. Гафури Галимә тормышының икенче чорын — элекке моңсулык тойгыларының хәзер зур ачы кайгыга әйләнеп, Галимәнең тормыш күген кара болыт каплавын сурәтли. Галимә үзенә ташланган нахак бәлагә актив каршылык күрсәтә алмый. Ул пролетар средада тәрбияләнгән Нәсимә, Саимәләр кебек (К. Нәҗми. «Язгы җилләр») искелеккә актив каршы чыгу дәрәҗәсенә күтәрелмәгән әле. М. Гафури Галимә характерының пассивлыгын реалистик итеп сурәтли, моңа герой иясы н ың патриарх а л ь- феод ал ь семьяда тәрбия алуы, шәхси милекчелек психологиясе һәм дин законнары тирән тамыр җәйгән средада үсүе гаепле икәнен ача. Галимә, ерткычлык законнары яши торган җәмгыятьнең корбаны буларак, акрынлык белән рухи һәм физик сүнүгә, тышкы дөнья белән сиземләвең югалтуга таба бара. М. Гафури Галимәнең рухи авыру диалектикасын күрсәтүгә зур әһәмият бирә һәм аны зур психологик осталык белән чагылдыра. Галимәдәге рухи авыруны көчәйтүче сәбәпләр итеп, автор дни идеологиясен һәм дин белән ныгытылган иске гореф-гадәтләрне ала. Кулланылган дарулар, өшкерүләр Галимәдәге авыруны тагын да көчәйтәләр генә. Шәхеснең һәлак булуын зур осталык белән күрсәтүгә М.. Гафуриның критик реализм методы белән иҗат итү практикасы зур роль уйнаган. Ул, Октябрь революциясенә кадәр язган күп хикәяләрендә иске тормышта җәфаланган кешеләрнең психологиясен, уй-кичерешләрен, кызганыч язмышларын сурәтләде. Повестьтагы Галимә язмышы язучының Октябрьга кадәр иҗат иткән күп хикәяләрендәге хатын-кызларның язмышын хәтерләтә. Айсылу, Җәмилә һ. б. шикелле үк Галимә дә искелек басымы астында һәлак була. Әмма болар арасында зур аерма бар. Октябрьгача язган әсәрләрендә М. Гафури, игътибар үзәгенә изелгән, кыерсытылган хатын- кызның кызганыч язмышын алып, аның үзен изгән көчкә пассив ризасызлыгын, рухи газаплануын гына күрсәтә. Монда язучы киң социаль- тарихи гомумиләштерүләр ясаудан, изүче көчнең асылын тирән итеп ачып күрсәтүдән ерак тора. Ә «Кара йөзләр» повестенда М. Гафури шундый ук язмышны алса да, аны башка яктыртылышта сурәтли. Әгәр автор Галимәнең һәлак булу сәбәбен тулысыңча ачмыйча, абстракт сизем 104 ләү хәлендә генә калдырса, Галимәнең. табигый омтылышларына каршы көчләрне фаш итмәсә һәм Галимә трагедиясеннән соц тирә-юньдәге кешеләр аңында туган үзгәрешне күрсәтмәсә, әсәр элеккеге хикәяләр югарылыгыннан узмас иде. М. Гафури Галимә һәм Закир кебек яшьләрне имгәткән көчне конкрет социаль-тарихи көч итеп күрсәтүгә ирешә. Руханилар образын М. Гафури күбесенчә антитеза кулланып ача. Алар .Длла сүзләрен сөйләү ягыннан «саф», ә эшләре ягыннан черек моральле кешеләр. Язучы аларның бу череклеген оста сатирик буларак ачып бирә һәм бу «изге» бәндәләр укучы күз алдына үзләре кара йөзләр булып килеп басалар. Менә Сафи хәзрәт. Ул башта шәкертләргә иң изге, иң гыйлем иясе булып тоела. Беренче караганда, хәзрәт кешелекле дә булып күренә: ул Галимә белән Закирны кыйнаудан туктата. Ләкин автор аның асылда иң кешелексез икәнлеген ача. Сафи хәзрәт Галимә белән Закир арасындагы саф мәхәббәтне аяк астына салып таптый, ул халык арасында күренеп киткән һәр яңалыкны. үсешне буарга хәзер тора. Ул мәхәббәтне бозыклык дип, бу бозыклык белән көрәшергә чакыра. Әмма ул үзе иң бозык, иң әшәке кеше. Ул өчдүрт хатын алган. Карт остабикәсен эт хәлендә, аш өендә генә тота. М. Гафури хәзрәт турында халык карашын да әйтеп уза. Халык: «Безнең хәзрәт бик мәкерле, хәйләкәр, бармагы үзенә таба кәкре кеше, аның белән эшең төшмәсен»,— дип сөйли. М. Гафури шундый реалистик детальләр белән хәзрәтнең тулы образын тудыра. Мәзин һәм хәлфәләр дә Сафи хәзрәт белән бер агач җимешләре. Язучы монда да игътибарны характерның төп сыйфатларын, эчке сыйфатларын ачуга юнәлтә. Бу «укымышлыларны» ул, нигездә, мораль яктан таркалган кешеләр итеп сурәтли, алардагы кешелек хисләренең тупаслануын күрсәтә. Авыру Галимә янына килеп, аның кызганыч хәлен күргәч тә, аларда гуманистик тойгылар уянмый, ә бозык фикерләр туа. М. Гафури Галимәдәге рухи байлыкка каршы руханиларның рухи яктан бик түбән булуларын куя. Хәзрәт тә, хәлфәләр дә үзләренең сыйнфый интересларыннан чыгып, шәригатьнең «рәтен таба» торган кешеләр: «Гали артыннан безгә хат язса, ни була инде?.. Без шәригатьнең рәтен табар идек»,—ди Габдрахман хәлфә. М. Гафури руханиларны кешене адаштыручы, агулаучылар итеп тасвирлый. Халык, дини агу белән исереп, дөреслекне югалта. Сөйләшеп торган өчен генә тотылган Закир белән Галимә иң башта физик яктай эштән чыгарыла. Халыкның аларга ташлануы дин һәм шәригать хөкемен, кагыйдәләрен тормышка ашырырга тырышудан килеп чыга. Бу — хәзрәт укыган вәгазьләрнең нәтиҗәсе. Чөнки ул бит начарлыкны кул белән бетерергә чакыра. Диниең, шәригатьнең әшәкелеге, халыкның ни дәрәҗәдә дин сөреме белән агуланган булуы Галимә белән Закирны йөзләренә кара ягып урам буенча йөртү күренешендә йөрәкне тетрәтерлек итеп бирелгән. Язучы иске авыл кешеләрен идеаллаштырмый, ул аларны ничек бар, шулай барлык кире яклары белән һәм чынбарлыктагыча итеп күрсәтә. Язучы түбәндәге фикерне үткәрә: кешеләр үзлә- реннән-үзләре, табигатьләре белән начар түгелләр, ә аларны социаль тигезсезлеккә корылган тормыш боза, кешелек сыйфатларын тупасландыруга китерә. Дини идеологиянең һәм руханиларның. халыкны ни дәрәҗәдә агулавының ачык мисалы итеп язучы Галимәнең әтисе Фәхрине күрсәтә. Ул үзенең кызын кыйнап ташлый, үз өенә кертүдән баш тарта. Фәхри кызын ярата, әмма әле искелек аңарда шулкадәр көчле, шәригать сүзе шулкадәр йөрәгенә сеңгән, хәтта ул аталык, туганлык хисләреннән дә өстен. Кызының фаҗигасен күрү акрынлап күзен ача башлый. Фәхри дин акылдан яздырган кызын шул ук дин белән терелтергә уйлый: им- том иттерә, корьән чыгарта, соңгы сарыкларын суеп, муллалардан өшкертә һәм шуның белән тагын зур ялгыш җибәрә. Тик соңыннан гына 105 ул үзенең наданлыгын, диннең ялган нәрсә икәнлеген аңлый. Шәһәргә китәргә җыенган Галигә: «Укысын инде. Менә без укымау аркасында харап булдык, үзебез генә түгел, башкаларның да харап булуына сәбәп булабыз»,—ди. М. Гафури гади халык вәкилен, шул рәвешчә, үсештә сурәтли. Халык акрынлап дин агуыннан айный бара. Болай сурәтләү тормыш дөреслегенә туры килә. Ул башта халыкны бөтенләй кара буяуга буяп, аннан бөтенләй агартып бирү схемасында тормый. Ул башта ук халык арасында аңлы кешеләр барлыгын күрсәтә. Күгәрчен Сәлим, Бәдри һ. б. шундыйларга керә. М. Гафури Бәдри образында крестьяннарның бер катламына хас типик сыйфатларны җыйган. Ул дин, шәригать законнарының кеше табигатенә каршы килүен күңеле белән тоя, айнык фикере белән сизенә һәм кара көчкә бөтен натурасы белән каршы тора. Әмма Бәдри искелек белән көрәшү юлларын ачык белми, шуңа күрә үзенең протестын да бунтарьлык аша гына күрсәтә. Галимәдән көлеп җырлаган авыл егетләренә каршы балта күтәреп чыгарга җыенуы — Бәдри характерында крестьяннарның изүче көчкә каршы стихияле баш күтәрүен күрсәтүче типик сыйфат дияргә мөмкин. Бәдри тормышның кайсы юнәлеш белән үсүен аңлый, шуңа да улын шәһәргә укырга илтә. М. Гафуриның Октябрьгача язган хикәяләрендә дин, шәригать белән турыдан-туры бәрелешкә кергән һәм бәддогадан курыкмыйча, яңалыкны яклавын дәвам иткән кешеләрнең образлары очрамый. Автор Бәдридәге кешелекле сыйфатларны күрсәтеп кенә калмый, ә шул хисләрнең торгынлыктан чыгып, хәрәкәткә килүен, кешелексезлек, гаделсезлек белән бәрелешкә керүен дә сурәтли. Шундый ук бәрелешкә кергән Фәхри карт образы да Гафуриның дөньяга яңача караш белән кораллангач туган образларыннан берсе. Гали образы да повестьта зур урын алып тора. Автор аның ролен әсәрдә вакыйгаларны сөйләп бирү белән генә чикләми. Бу —Галинең ярдәмче функциясе генә. Ул — тулы канлы образ буларак, әсәр тукымасына органик бәйләнгән. Гали әсәрдә Галимәгә параллель бирелгән төп геройларның берсе. Ул үзенең характерының бирелеше ягыннан Галимәдән бик нык аерылып тора. Автор Галинең үсү эволюциясен күрсәтә, аның балалык карашларыннан айнып, тормышка, үзен камаган кешеләргә дөрес, реаль карашы туа баруын сурәтли. М. Гафури Галимә образында изүче көчкә карата пассив, көчсез каршылыкны күрсәтсә, Гали образында хәрәкәттәге протестны, актив каршылыкны күрсәтә. Тормыштагы каршылык Галимә язмышы белән чишелми, ә Гали кебек миллионлаган яшьләрнең искелек тозагыннан чыгып, шул искелеккә каршы күтәрелүләре белән хәл ителә. Гали образы тормышның алга бару перспективасын, тарих тәгәрмәченең кайсы якка тәгәрәвең бик ачык күрсәтә. М. Гафури геройларының психологиясен ачуга, рухи дөньясының үсеш диалектикасын күрсәтүгә зур игътибар бирә. Билгеле, язучы вакыйгаларны читләтеп узмый. Әмма ул аларны үзмаксат итеп кулланмый, бәлки геройларының эчке дөньясын, әсәрнең идеясен ачуга бәйләнешле рәвештә генә файдалана. Сайланган вакыйгалар көнкүрештәге гадилекләре белән аерылып торалар. М. Гафури, оста художник буларак, шундый гади тормыш кү- ренешләреннән зур эчтәлек таба. Язучы өчен тормыш күренешләренең чын асылы һәм укучының игътибары юнәлергә тиешле нәрсә сурәтләнгән вакыйганың драматизмында түгел, ә шул драматизмны тудырган мохитта, тормыш шартларында, кешеләрнең социаль-экономик тормыш белән билгеләнгән үзара мөнәсәбәтләрендә. М. Гафури игътибар үзәгенә кешеләрнең гади тормыш шартларын, аларның рухи халәтен күрсәтүне куя. Менә шулар язучының хикәя һәм повестьларының психологик характерда төзелүенә алып киләләр. Октябрьгача язылган хикәяләрендәге психологизм үзенең социаль яктыртылышы ягыннан артык тирән түгел. «Кара йөзләр»дә 1С6 язучының пеи.хологизмы үзенең характеры һәм билгеләнүе ягыннан гаять көчле чагыла. Язучы зур осталык белән Галимә һәм Закир трагедиясен тудырган сәбәпләрне ачып бирә. «Кара йөзләр» — эмоциональ- психологик хикәя генә түгел, ул со- циальпсихоләгик повесть. Чөнки М. Гафури иске тормыш корбаны Галимәнең психологик эволюциясен сурәтләү белән генә чикләнми, ә, диннең рухи яктан кешеләрне ни рәвешле изүен күрсәтү белән бергә, шәхесне җимерүче бу көчкә каршы халыкта нинди ачу уянуын, халыкның ничек дини йокыдан уяна баруын да тасвирлый. М. Гафури вакыйгаларны да бик урынлы куллана. Әмма ул укучының игътибарын вакыйганың тышкы ягына юнәлдерми. Ул вакыйганың эчен ачып күрсәтә, бу вакыйга һәм фактларның геройларның рухи тормышында ничек чагылуын, характерына бәйләнешле рәвештә ничек кабул ителүен күрсәтә. Мәсәлән, повестьта төп урынны Галимә белән Закирны, битләренә кара ягып, урам буенча йөртү процессы яки шуны хәзерләү вакыйгасы алып тормый. Автор бу вакыйганы бик саран итеп, аз урында язып үтә. Яисә, автор Галимәнең ничек суга батып үлүе турында да берничә җөмлә язу белән чикләнә. М. Гафурига вакыйганың үзе түгел, ә шул вакыйганы, фаҗигане тудыручы тормыш шартларын күрсәтү, шул вакыйганың кеше психологиясендә ничек чагылуын күрсәтү кыйммәт. М. Гафури Галимә һәм Закирның тотылу моменты яки урамда йөртү вакыйгасы турында аз язса, моңа каршы буларак, бу вакыйганың Галимә, Гали, Бәдри, Фәхриләр аңында ничек кабул ителүен җентекләп тасвирлый. Әгәр автор бу вакыйганың тик Галимә психологиясендә генә кабул ителешен чагылдыру белән канәгатьләнсә, әсәрнең идея эчтәлеге нык тараер иде. Әмма М. Гафури шундый ук осталык белән вакыйганың Гали, Бәдри, Фәхриләр аңында ничек кабул ителүен һәм Галимәне шундый хәлгә төшергән тари- хи-социаль сәбәпләрне дә ача. М. Гафури элекке хикәяләрендә, күбесенчә, хезмәт ияләре халкының авыр тормышларын констатацияләү белән чикләнә, ә «Кара йөзләр» повестенда исә кешеләрнең ни өчен авыр хәлгә төшүләренең, сәбәпләрен ачарга омтыла. Октябрьгача язылган хикәяләрендә вакыйга тар рамкада, башлыча, семья эчендә, берничә кеше арасында гына бара («Ярлылар яки өйдәш хатын», «Үги балалар», «Зәйнәп сабыр иткән иде, ниһаять, сабыр итмәде», «Онытылган җинаять яки үткәнне искә төшерү» һ. б. хикәяләре). Бу .хикәяләрдә М. Гафури геройларның кызганыч хәлгә төшүләренең сәбәпләрен күрә алмый әле. Марксистикленинчыл теория белән кораллану язучыга кешеләр арасындагы иҗтимагый мөнәсәбәтләрне һәм алариың нигезен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. «Кара йөзләр» әсәрендә инде М. Гафури капиталистик җәмгыятьтәге гадәттәге трагедия турында язса да, бу трагедияне элекке сюжет-композиция конструкциясенә генә сыйдыра алмый. Ул вакыйгаларның социаль нигезен күрсәтә. ЛА. Гафури трагедиянең сәбәбен ачу өчен героинясын иҗтимагый урынга, халык алдына чыгара, черек идеологияне тарату оясы булган мәдрәсәне һәм аның кешеләрен сурәтли; чөнки шулай иткәндә генә шул вакыттагы иҗтимагый мөнәсәбәтләр, авыл халкы арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр тирәнтен ачылырга мөмкин. Образлар системасында да яңалык туа. Шәхес трагедиясен билгеле бер политик төзелешнең, иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе итеп күрсәтү өчен шул мөнәсәбәтләрне йөртүче кешеләрне әсәр тукымасына кертергә кирәк була. Образхарактерлар арта. Аларның үзара бәйләнешләре тормышның катлаулы күренешләренең үзара бәйләнешләрен ача. Бер-берсепә капма-каршы булган образлар системасы тормыштагы каршылыкны чагылдыра. Бер якта: Гали, Бәдри, Күгәрчен Сәлим һ. б., икенче якта: ахун хәзрәт, мәзин, хәлфә һәм авыл куштаннары. Тормышны үсештә сурәтләү образларны да, торгынлык хәленнән чыгарып, үсештә бирергә мөмкинлек 107 тудыра. Моның ачык мисалы — Фәхри. Геройларның характерындагы үзгәрешне дә билгеләп үтәргә кирәк. Язучының элекке хикәяләрендәге геройлар үзләренең бәхетсез яшәүләрен күрсәләр дә, шул бәхетсезлек- нең серен белмиләр, көрәшә алмыйлар. Алар пассив натуралы көчләр итеп бирелгәннәр. «Кара йөзләр» повестенда геройлар бәхетсезлекнең серенә төшенәләр, бу көчкә каршы протест белдерү дәрәҗәсенә күтәреләләр. Бәдри, Гали һәм Фәхри образлары шундыйлардан. М. Гафури элекке хикәяләрендәге типиклаштыруның кайбер алымнарын совет чорында язылган хикәяләрендә дә куллана һәм алар ‘әсәрнең идеяхудожество көчен арттыруда зур роль уйныйлар. Мәсәлән, М. Гафури критик реализм методының кеше психологиясенә тирән- тен үтеп керү осталыгыннан «Кара йөзләр» повестенда да бик уңышлы файдалана. Революциягә кадәр М. Гафури критик реализм методы белән эш иткән язучы. Кинәттән генә ул социалистик реализм методының барлык принципларын практикада куллануга ирешә алганмы, критик реализмның кайбер язу алымнары идеяне тулы итеп бирергә комачау- ламаганнармы дигән сорауның тууы бик табигый. 1926 елга кадәр совет чорында язган шигырьләренә күз ташласак, язучының дөньяга карашындагы бөтенлекне, нинди дә булса иҗтимагый күренешне һәрьяклап, дөрес һәм тирән итеп аңлатуын күрергә мөмкин. Иҗтимагый күренеш буларак ул динне дә, аның сыйнфый җәмгыятьтә тоткан урынын да бик дөрес аңлата. «Ертылган сәхифәләр», «Күк җырлары», «РКСМ» (1923), «Гарзе хәл» (1925), «Иске авыл» (1926) һ. б. шигырьләрендә ул дини идеологияне һәрьяклап фаш итә, сугышчан атеист буларак, дини тәгълиматка — идеализмга каршы көрәшә. Ул диннең халык өчен рухи изү коралы булуын күрсәтү белән генә чикләнми, ә диннең сыйнфый нигез- сезлеккә корылган җәмгыятьтә хезмәт ияләрен сыйнфый изү коралы булуын да ача, диннең халык өчен агу булуын, изүче сыйныфның динне һәм шәригатьне үз интересларыннан чыгып файдалануын сурәтли. Ә «Кара йөзләр» повестенда М. Гафури тормыштагы иҗтимагый мөнәсәбәтләрне бөтен катлаулыгы һәм социаль конкретлыгы белән ачып бетерә алмаган. Язучы динне реакцион тәгълимат буларак фаш итә, аның халык өчен рухи изү коралы булуын искиткеч осталык белән типик образларда ача. Повестьта диннең сыйнфый җәмгыять белән бәйләнеше һәм халыкны сыйнфый изү коралы булу мәсьәләсе дә кузгатыла. Автор иске авылның наданлыкта, караңгылыкта яшәвендә, Галимә һәм Закир кебек миллионнарның корбан булуында иске тормыш төзелеше, феодализм калдыклары бетеп җитмәгән социаль-политик төзелешнең гаепле икәнен аңлатырга омтыла. Әмма бу як киң һәм тирән итеп ачылып җитмәгән. Шәригать һәм дин белән дәүләт законы арасындагы мөнәсәбәт тә — аларның бер үк максатка: халыкны изүгә юнәлгән булуы — ачыграк бирелүне сорый. Повестьта XIX гасыр ахырындагы татар авылындагы сыйнфый каршылык, авыл халкының сыйнфый дифференциациясе дә тулысынча ачылып җитмәгән. М. Гафури бер үк нәрсәне шигырьләрендә биреп тә, повестенда нигә күрсәтеп җиткерә алмый соң? Бу күренешне, барыннан да бигрәк, язучының социалистик реализм принципларын проза әсәрләре язу практикасында әле яңа үзләштереп килүе белән аңлатырга мөмкин. Монда жанр үзенчәлекләре дә зур роль уйный. Шигырьләрендә ул үзенең уй-хисләрен турыдан-туры әйтеп бирсә, прозаик әсәрләрендә, мәсәлән, повестьта, идея катлаулы образлар системасы аша гәүдәләнә. Шуңа күрә дә ул типиклаштыруның яңа алымнарын прозада озаграк, авыррак эзләп таба. Аңа бу өлкәдә критик реализм методының типиклаштыру алымнары ныграк басым ясыйлар. Ә әдәби новаторлык язучының типиклаштырудагы яңа алымнарын табуы белән бәйләнгән. Типиклаштыру алымнарының яңалыгы әдәби әсәрнең бөтен тукымасында: сюжет, композиция, образлар төзү, тел үзенчәлекләрендә күренә. «Кара йөзләр» повестенда да язучы типиклаштыруның иске алымнары белән генә чикләнми, яңа алымнарны эзли һәм таба. Бу аның элекке хикәяләре белән чагыштырып караганда тагын да ачык күренә. Яна алымнар М. Гафурпга тормышны тирәнрәк күрсәтергә, тарихи-соцналь күренешнең эчке йөзен ныграк ачып бирергә ярдәм итәләр. «Шагыйрьнең алтын приискасында», «Тормыш баскычлары» повестьларында язучы типиклаштыруның тагын да яңа принципларын кулланды һәм «Кара йөзләр» повестенда аксаган якны— сыйнфый каршылык һәм сыйнфый көрәшне күрсәтүгә иреште. М. Гафури үз ижатында иҗтимагый күренешләрне катлаулы диалектик бәйләнештә күрсәтүгә таба, тарихисоцналь күренешләрнең асылып тагын да тизрәк, конкретрак итеп күрсәтүгә таба үсте. «Кара йөзләр» повесте социалистик реализм методын М. Гафурн- иың иҗади үзләштерүен күрсәтүче югары художестволы әсәр. «Кара йөзләр» повесте кешеләрдә очрый торган искелек калдыклары — диип калдыклар белән көрәшүдә партиягә һәм дәүләткә актив ярдәм итә. Ул үзенең сәнгатьчә эшләнгән типик образлары белән бүгенге көндә дә коммунизм төзүдә актив катнаша, совет укучыларына иске тормышның вәхши законнарын ачып күрсәтеп, туган илне, социалистик җәмгыятьне тагын да ныграк яратырга, тормышыбыз матурлыгын күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра