Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ТЕЛЕ ФОНЕТИКАСЫНА КЕРЕШ» ИСЕМЛЕ КИТАП ТУРЫНДА

Татар тел белеме соңгы елларда яңадан-яңа әсәрләр белән байый. 1954 елда гына да хәзерге татар әдәби теленең фонетикасы һәм грамматикасы буенча өч китап басылып чыкты: «Татар теле грамматикасы» (В. Хангильдин), «Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар» (Л. Җәләй), «Хәзерге татар теле фонетикасына кереш» (Р. Шакирова). Бу китапларның әһәмияте татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә, педучилищеларда укучы студентлар өчен һәм урта мәктәпләрдә, бигрәк тә аларның югары классларында укытучылар өчен чиксез зур, чөнки алар үз өлкәләрендә бердәнбер кулланма булып торалар. Без бу кечкенә мәкаләбездә Р. Шакирова иптәш тарафыннан язылган «Хәзерге татар теле фонетикасына кереш» XXVI исемле китапка карата кайбер фикерләребезне әйтергә булдык. Бу китап хәзерге татар әдәби теленең XXVI Р. Ф. Ш а к и р о в а. Хәзерге татар теле фонетикасына кереш. Таткнигоиздат, 1954 ел. фонетикасы буенча язылган беренче монографик хезмәт булып тора. Моңа чаклы әдәби телебезнең фонетикасы урта мәктәпләрнең 5—7 класслары өчен төзелгән грамматика дәреслекләрендә элементар мәгълүматны гына эченә алган тар бер бүлек формасында бирелеп килә иде. Бу — татар тел белеме өлкәсендәге зур бер бушлык иде. Р. Шакирова иптәшнең бу хезмәте әнә шушы бушлыкны тутыру юлында реаль адым булып саналырга хаклы. Билгеле, китапның әһәмияте аның аерым китап формасында яки моно- 120 график хезмәт буларак чыгуында түгел, бәлки татар әдәби теленең фонетикасына бәйләнешле күп.кенә мәсьәләләрнең тел белеменең хәзерге торышыннан чыгып яктыртылуында һәм моңа чаклы татар теле фонетикасы буенча язылган хезмәтләрдә телгә дә алынмаган күп кенә мәсьәләләрнең кузгатылуында, алар- ның билгеле дәрәҗәдә фәнчә дөрес чишелүендә. «Сүз башы»н исәпкә алмаганда, китап «Татар теле фонетикасын тикшерүнең кыскача тарихы» исемле бүлек белән башланып китә. Бу — бик урынлы. «Предметның тарихыннан башка аның теориясе була алмый», — диләр. Татар теле фонетикасының, һичшиксез, үзенә күрә тарихы бар. Ул— татар әдәби теленең билгеле үсеш баскычында өйрәнелә башлаган, билгеле үсеш этаплары үткән, аның үсешендә, эшләнешендә татар телчеләре, рус галимнәре теге яки бу дәрәҗәдә хезмәт күрсәткәннәр, шуның аркасында фән булу дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бу бүлектә руслардан татар теле фонетикасына хезмәтләре тигән И. Тиганов, Троянский, В. В. Раддов, С. Е. Малов, В. А. Богородицкий; татарлардан К. Насыйри һәм Әхмәров исемнәре очрый. Шуны әйтергә кирәк, китапның бу әһәмиятле өлеше артык кыска бирелгән. Мәсәлән, И. Гигановның 1801 нче елда басылган грамматикасында фонетика мәсьәләләренең ни дәрәҗәдә һәм ничек яктыртылуы турында бер сүз дә әйтелми. Рус галиме А. Бессонов һәм татар галиме Әхмәров хезмәтләренең эчтәлеге ачылмый. С. Е. Малов хезмәте турында да гомуми сүзләр генә әйтелә. Фонемалар мәсьәләсе гомумән тел белеме өчен яңа мәсьәлә түгел. Рус лингвистик әдәбиятында ул күптән тикшерелеп килә. Анда инде бу мәсьәлә яхшы ук ачыкланган, хәтта рус телендәге сузык һәм тартык фонемаларның саны да анык билгеләнгән. Мәсәлән, рус теленең академик грамматикасында (1 том) рус телендә 41 фонема: 6 сузык, 35 тартык фонема күрсәтелә. Тел белеме өчен шактый зур әһәмияте булуга карамастан, бездә фонемалар мәсьәләсе соңгы вакытларга чаклы бөтенләй диярлек яктыртылмады. Ин өчендер, телчеләребез бу проблеманы читләтеп үтә килделәр. Р. Шакирова иптәш үзенең хезмәтендә фонемаларга, хаклы буларак, яхшы ук киң урын биргән. Автор фонемага билгеләмә бирүдә һәм гомумән фонемалар системасын яктыртуда совет тел белеменә таяна. Китапта фонемалар турындагы тезис һәм положениеләрне, совет лингвистикасында нык позиция алган проф. Бодуэн дэ Куртенә һәм академик Щерба тарафыннан эшләнеп, рус фонология мәктәбендә кабул ителгән теория һәм положениеләр белән чагыштырып карау авторның бу мәсьәләдә дөрес карашта торганлыгын күрсәтә. Без китапта фонемаларны аңлатуда кире яктан күрсәтерлек фәнни ялгышлар күрә алмадык. Тик шуны гына әйтергә мөмкин, фонема төшенчәсенә бирелгән аңлатма шактый авыр. Фонеманы сөйләм авазы белән янәшә куеп чагыштыру нигезендә аңлатуны да уңышлы дип әйтеп булмый. Аңлатманы укыгач, укучы аңында фонема белән сөйләм авазы икесе ике нәрсә икән дигән уй кала яки калырга мөмкин. Китаптан бер абзацны укып карыйк: «Сөйләм авазы тышкы форма буларак сиземле, ул әйтелә һәм ишетелә. Фонема исә сөйләм авазларының асылын, аларга хас булган күренешләрне абстракцияләүдән барлыкка килгән фәнни төшенчә. Сөйләм авазлары, физиологик һәм физик фактор буларак, биологик һәм физик аспекттай чыгып каралалар, фонема исә, фәнии-философик төшенчә буларак, лингвистик аспекттан чыгып карала» (26 бит). Бу аңлатманы гадирәк, аңлаешлырак итеп бирергә дә мөмкин булыр иде. Бу турыда рус телендә соңгы елларда чыккан китапларның аңлатмалары үрнәк булып хезмәт итәләр. Мәсәлән, профессор Чико- бава тарафыннан югары уку йортларының тел факультетлары өчен язылган «Введение в языкознание» (1952 ел, 173 бит) исемле китапта фонемага мондый аңлатма — билгеләмә бирелә: 121 «Основные типовые единицы звуковой системы языка и являются фонемами». Рус теленең академик грамматикасында (1 т., 1952 ел) мондый аңлатма бирелә: «Фонемы являются в данном языке различителями значения слов и морфем: ср. балка и палка, вол и вал, брат и брать и т. д.» (51 бит). Менә шул рәвешчә кыска һәм гадирәк бирелгән аңлатма, табигый, укучы аңына тизрәк һәм җиңелрәк керүчәң була. Китапның алдагы басмасында моны искә алырга кирәк булыр. Автор, телебездәге барлык авазларны, аларның мәгънәгә мөнәсәбәтләре ягыннан чыгып, мисаллар өстендә аерым-аерым анализлаганнан соң, татар телендә барлыгы 40 фонема булганлыгын раслый, аларның 28 е тартык, калган 12 се сузык фонемалар, дигән нәтиҗәгә килә. Чыгышлары ягыннан 35 фонеманы татарның үз фонемалары, калган бишесеи рус теленнән кергән фонемалар дип йөртә. Рус теленнән кергән фонемаларның өчесе (ц, в, щ) тартык фонемаларга, икесе (киң әйтелешле о һәм э) сузык фонемаларга кертелә. Хәзерге татар әдәби телендә сузык фонемаларның санын 12 дип күрсәтүе беләи, автор телебездәге сузыкларның санын билгеләүдә дөрес эзгә баскан; мәктәп грамматикаларында бу мәсьәләдә чынбарлыктан артта калып баруга чик куйган. Хәзерге әдәби телебездә рус теленнән, аның аркылы башка телләрдән алынган бик күп сүзләр (эпоха, оборона, фото, революция, совет, колхоз...) үзләре беләи бергә котылгысыз рәвештә яңа фонемалар да алып киләләр һәм татар теленең фонемалар чиген киңәйтәләр. Бу — һәркемгә билгеле хәл. Шуңа карамастан, мәктәп грамматикаларында, чынбарлыкка каршы буларак, бүгенгә чаклы төп сузыкларның саны 9 дип күрсәтелеп килә. Мәктәп дәреслекләреиең алдагы басмаларында бу турыда төзәтмә кертелергә тиеш. Тартык фонемаларга килсәк, китапта аларның саны 28 дип билгеләнә. Рус телендәге тартык фонемаларга капма-каршы буларак, татары телендә тартык фонемаларның бер варианты гына фонема булып таныла. Тик к, г авазларының гына калын һәм нечкә вариантлары мөстәкыйль фонемалар булып саналалар. Телебезнең табигатеннән чыгып караганда, бу караш белән нигездә килешеп булса да, һәрхәлдә тартык фонемаларның саны турында өстәмә тикшерүләр ясарга ихтыяҗ барлыгы сизелә. Югарыда без рус Телендә тартык фонемаларның саны 35 дип билгеләнә дигән идек. Бу сан эченә рус грамматикаларында щ кертелми. Ә Шакирова иптәш исә, щ ны хәзерге татар телендәге тартык фонемалар рәтенә кертә (39 бит). Билгеле ки, щ хәрефе хәзерге татар орфографиясендә рус теленнән, аның аркылы башка телләрдән алынган сүзләрдә генә кулланыла. Шулай булгач, аның хәзерге татар телендә тартык фонемалар рәтенә кертелүе аңлашылмый. Бу, безнеңчә, ачыклауны сорый. Китапта сингармонизм мәсьәләсенә дә шактый киң урын бирелгән. Төрки телләрендә, шул исәптән татар телендә дә, сүздәге авазларның ярашуы, икенче төрле әйткәндә, сингармонизм факты рус һәм татар телчеләре арасында күптән танылган фонетик бер күренеш бу-, лып тора. Тел белемендә маррчы- лык хөкем сөргән елларда кайбер телчеләр бу фактны инкарь итәргә яки телнең диалектик үсешенә комачаулый торган бернәрсә итеп күрсәтергә тырыштылар. Шакирова иптәш үзенең бу китабында, сингармонизмның татар теле өчен харак? терлы бер күренеш икәнлеген танып, аның хәзерге татар әдәби телендә дә яшәвен ышандырырлык дәлилләр белән исбатлый. Ул: «Татар телендә гармониясез1 интернациональ сүзләрнең күбәя баруы аерым очракларда татарның кайбер үз сүзләрендә (билбау, көньяк, төньяк) гармониянең булмавы татар теленә сингармонизм хас. түгел дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкинлек бирми», — ди. Авторның бу карашларында төрки телләр өстендә күп эшләгән 122 В. А. Богородицкий, II. 1\. Дмитриев шикелле күренекле һәм дөрес позициядә торган рус галимнәренең хәзерге лингвистик әдәбиятта танылган алдынгы фикерләре нык чагылган. Шакирова иптәш Г. Алпаров- ның сингармонизмга булган ялгыш карашларын хаклы рәвештә тәнкыйтьли. Бүлекнең бу тәнкыйть өлеше укучыда аеруча яхшы тәэсир калдыра. Ләкин монда шуны да әйтергә кирәк. Шакирова иптәшнең сингармонизм күренешенә карашында берьяклылык сизелә. Безнеңчә, татар телендә сингармонизм күренешен тану, аның хәзерге татар телендә дә булуын раслау белән беррәт- тән, сыйфатча һәм санча ниндидер үзгәрешләргә очраганлыгын һәм очравын да фактлар нигезендә күрсәтеп китәргә кирәк иде. Билгеле ки, лингвистика әдәбиятында палаталь гармония белән иренләшү гармониясенең телдә төрле вакытта килеп чыгуларын раслаучы галимнәр бар. Мәсәлән, академик Радлов аларны бер үк вакытта килеп чыкканнар ди, ә Бетлинг иренләшү гармониясен соңрак катлауга кертә. Шушы фикерләрне күздән кичергәннән соң, В. А. Богородицкий болай ди: «Как бы ни думать по данному вопросу, нельзя не указать на то воззрение академика Радлова, что губной сингармонизм в тюркских языках идет на убыль» (В. А. Богородицкий. «Введение в тат. языкознание», 1953 ел, 132 бит). Бу өземтә, телнең барлык тармакларындагы шикелле, фонетика һәм аның сингармонизм тармагында да заман үтү белән эчке законнар тәэсире астында үзгәрешләр булуын дөрес чагылдыра. Шушы куелыштан чыгып караганда, авторның «татар телендә сингармонизмның әүвәлге сферасы шул ук булып кала, ягъни ул татар телендә нинди урын тоткан булса, хәзер дә шул ук урынны тота» (83 бит) дигән тезисы белән тулысыңча килешеп бетеп булмый. Безнеңчә, бу момент китапның киләчәк басмасында яңадан каралырга тиеш. Китапның 91 —100 битләре басым мәсьәләсенә багышланган. Гомумән алганда, бу бүлек шактый тулы бирелгән. Монда тик кайбер моментларга карата гына берәр замечание ясарга мөмкин. 91 биттә: «...рус телендә һәм шулай ук татар телендә динамик яисә экспиратор басым яши», — диелә. Бу положениегә нигездә каршы килеп булмаса да, «экспиратор» терминын «динамик» термины белән тигез дәрәҗәдә итеп куллануны уңышлы дип әйтеп булмый. Проф. Чикобава үзенең «Введение в языкознание» исемле китабында (1952 ел, 159 бит) бу терминның басымны аңла>' өчен уңышсыз булуын, аның эксперименталь расланмавын күрсәтә. Шундый ук карашны М. И. Ма- тусевичиыц «Введение в общую cbo- нетику» исемле китабында да (1948 ел, 71 бит) очратабыз. Автор 1954 елда гыиа чыккан әсәрендә бу галимнәрнең фикерләрен искә алырга һәм китабында чагылдырырга тиеш иде. 99 нчы биттә логик басым турында сөйләгәндә, автор бу төр басымның тик фонетик юл белән бирелүенә генә туктала. Хәлбуки, татар телендә мәгънә басымын сүзнең урынын алмаштыру яки җөмләдә билгеле бер урынга кую юлы, ягъни синтаксик юл белән дә тәгъбир итеп була. Мәсәлән, кичә миңа Москвадан хат килде. — Кичә Москвадан хат миңа килде. — Миңа хат Москвадан кичә килде. — Кичә миңа хат Москвадан килде җөмләләрендә мәгънә басымы хәбәр алдындагы сүзләргә төшә. Димәк, татар телендә логик басым төшкән сүз бик күп очракларда хәбәр алдында килә. Бу фактны рус теленә карата рус телчеләре дә раслыйлар. Автор, ихтимал, мәгънә басымының бу юл белән бирелә алуын стилистика эше дип санагандыр. Ләкин, ничек кенә булмасын, телдә мәгънә басымының бирелү юллары китапта тулы итеп бирелергә тиеш иде. Бу — рус лингвистика әдәбиятында да шулай бирелә. Аннары, китапта логик басым җөмлә чикләре эчендә генә, анда да бер сүзгә бәйләп кенә аңлатыла. Бу куелыш тар. Ул күбрәк оч 123 ракларда шулай булса да, логик басымның текст эчендә бөтен бер өземтәгә яки бөтен бер җөмләгә төшүе дә мөмкин. Бүлекнең эчтәлеген тулыландыру өчен, югарыда логик басым турында әйтелгәннәрне китапның алдагы басмасында искә алырга кирәк булыр. Тагын кечкенә генә бер замечание. Китапның 95 нче битендә «бардыгызмы», «ул кешелеклеме», «кешелеклелекме» сүзләрендәге «мы-ме» кисәкчәләре кушымча исеме белән йөртелә. Бу — ялгыш. Грамматикаларыбызда алар сорау кисәкчәләре булып танылалар. Китапның тел, стиль ягына карата түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин: Гомумән алганда, китапта татар әдәби теле нормаларын җимерерлек ялгышлар, стилистик кытыршылыклар юк диярлек. Шунда да кайбер кимчелекләр күзгә бәрелә. Мәсәлән, рус телендә «вибрация», «колебание», «дрожание» сүзләре белән тәгъбир ителә торган төшенчә «тирбәлеш» сүзе (21 бит) белән бирелгән. Безнеңчә, бу урында (сүз тавыш ярыларының вибрациясе, калтырануы турында бара) «тибрәнү— тибрәнеш» яки «калтырану» сүзләрен куллану мәгънәгә, төшенчәгә туры килә төшә. 95 нче биттә «Күплек зат кушымчалары» дигән тәгъбир кулланылган. Моны да уңышлы дип булмый. Билгеле булганча, грамматикада «I нче, II нче, III нче зат кушымчалары», «берлек, күплек сандагы сүзләр» дип йөртү гомуми кулланышка кергән. 69 нчы биттәге «Бу төр авазларны әйткәндә, актив орган — тел аркасының арткы өлеше» җөмләсен стилистик яктан шомартасы бар. Алай гына да түгел, бу җөмләнең эчтәлек ягы да төзәтүгә мохтаҗ. Җөмләдән тел аркасы арткы өлешенең орган булуы аңлашыла, чынлыкта исә, тел аркасының арткы өлеше орган булмый, бәлки билгеле 'бер органның бер кисәге яки өлеше генә була. Кыскасы, җөмләдән кар- .шылыклы фикер аңлашыла. Безнеңчә, җөмлә түбәндәгечә төзелсә, стилистик кытыршылык та, эчтәлек — уйдагы каршылык та бетәр иде: «Бу төр авазларны әйткәндә, тел аркасының арткы өлеше активлык күрсәтә (яки актив хәрәкәт итә)». Пунктуация буенча да анда-санда ялгышлар очраштыргалый. Мәсәлән, 3 нче биттә «...һәм бурычыбыз шуңа азмы-күпме гыйльми тикшеренү ясау, шуңа бәйләп кайбер фонетик төшенчәләргә аңлатмалар биреп үтү» җөмләсендә «бурычыбыз» сүзеннән соң сызык куелмаган. Монда, кагыйдә буенча, сызык, әлбәттә, кирәк. Аннары бу җөмләне төзелеше ягыннан да татар әдәби теле нормаларына туры килә дип булмый. «Бурычыбыз» сүзен җөмләнең ахырына кую дөресрәк булыр иде. Бу җөмләдә рус җөмләсе конструкциясенә авыш бар. 77 нче биттәге «Сингармонизмның бу төре барлык төрки телләрдә бер тигез түгел» дигән җөмләдә «төре» сүзеннән соң өтер куелган. Монда өтер кую өчен һичбер нигез юк. «Мәгълүм ки, сингармонизм төрки телләрнең барысы өчен дә характерлы булган фонетик күренеш» җөмләсендә «сингармонизм» сүзеннән соң да сызык куелырга тиеш. Мәкаләнең күләме сыйдырмаганга, бу өлкәдәге башка вак-төяк кимчелекләргә тукталып тормыйбыз. Телгә карата язылган китапларда грамматик, стилистик һәм пунктуацион ялгышларның булуы аеруча күңелсез булганга, әсәрнең икенче басмасында мондый ялгышлар бөтенләй бетерелергә тиеш. Без, китапның сыйфатын яхшыртышу теләге белән, югарыда кайбер замечаниеләр ясадык. Безнең ул замечаинеләребез китапның кыйммәтен аз гына да төшермиләр. Китап, безнеңчә, хәзергә үз өлкәсендә бердәнбер кулланма булып кала. Автор, безнең рецензиябездә һәм башка рецензияләрдә күрсәтелгәннәрне исәпкә алып, китапны яңадан җентекләп карап чыгар һәм. җитешсезлекләрдәи арындырып, икенче басмасын хәзерләр.