Логотип Казан Утлары
Шигърият

БУ МИНУТТА

★ Әйтерсең лә, әле егет чагым, Әйтерсең лә, Сөйгән ярым мине чакырган. Әйтерсең лә, чабам аның янына .Мин, язардай булып акылдан. Канатланам, шатлык эчкә сыймый, Юл, нигәдер озын тоела. Бәлки Миндә әле мондый дулкынлану Булмагандыр гомер буена. Әйтерсең лә, барлык туганнардан Аерылып гомер иткәнмен. Әйтерсең лә, хәзер биш минуттан Алар янына кайтып җитәм мин. Урам матур, ә тән шундый җиңел! — йөгерер идем бөтен көчемә, Бераз куркам: узган-барган халык Санар кебек тиле кешегә. Ашыгам, гүя, мин ниндидер ерак һәм хәвефле юлда булганмын. Сөенәм, гүя, башын җуеп кайтам Мин унике башлы еланның! Төзелә торган йортлар янындагы Краннарга карыйм. Күңелемдә: Туар еллар, туар иртәләр. Шул төзелешнең, гүя, мин саласы Кирпечләре мине көтәләр. Ерактагы якын дусларымның Уйлыйм изге көрәш юлларын. Күз алдыма китерәм шул көрәштә Бер батырның һәлак булганын. Намусым әйтә: ашык, көн кадерле, Минутын да җилгә җибәрмә. Ашыгам — # гүя, тизрәк шул батырның Семьясына ярдәм итәргә. Әйтерсең лә, кыючылык итеп, Тынычлыкның явыз дошманы, Баш калкыткан. Әйтерсең лә, күрәм Өскә зәһәр бомба очканын. Әйтерсең лә, әнә шул бомбаны, Соңламыйча хәзер һич кенә, Ашыгам мин кире ыргытырга Ташлаучының үзе өстенә. Уйлыйм, гүя, Туган ил өчен дә, Дусларым һәм семья өчен дә, Җир өчен дә бөтен җаваплылык Минем өстемдә. Шундый хисләр, шундый уйлар белән, Шундый яну белән бүген мин — Больницада терелеп чыккан кеше — Эш урыныма барам үземнең! Рәхмәт укыйм доктор иптәшләргә; Әйтерсең лә, мин бу минутта, Ярадан соң, госпитальдән чыгып, Китеп барам кабат фронтка!