Логотип Казан Утлары
Комедия

ЗИФА

Комедия, 4 пәрдәдә КАТНАША Л А Р: Айдар Чураев — архитектор. Зифа — аның хатыны. } аларның балалары. Эсмера льда — копия алучылар бүлеген алып баручы кыз. Кәләмзә — Эсмеральданыц апасы. Бикә м ә т — Айдарның агасы, кустарь. Илдерхан Балтаев — архитекторлар конторасында мөдир. Ә й ш ә — аның хатыны. Алмаз Биккулов — яшь ■ архитектор. Биллу р—кыз. Андреев Иван — яшь архитектор. Вакыйга Казанда бара. БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ Айдарлар фатиры: сул якта гомуми коридорга чыга торган ишек; аннан керүгә ширма һәм буфет белән капланган урын-җир; диван белән түгәрәк өстәл, тәрәзә янында тагын бер кечерәк чертеж өстәле. Стенада Зифа белән Айдарның яшь вакытта төшкән аерым-аерым рәсемнәре: Зифа маңгай чәче турына чәчәк төсле күп кашлы брошка кадап, арттан, түбә чәче өстеннән, зәңгәр шәл ябынган. Ул рәсемнәр астында, уртада рак, институт бинасы проекты: бик мәһабәт, күп колонналы бина булып күренә. Кар- шыда икенче бүлмәгә чыга торган ишек. Ул ачык тора һәм анда да бу бүлмә шикелле бер бүлмә булып, анысы ашау-эчү ягы икәне аңлашыла. Пәрдә ачылганда бүлмәдә Зифа чертеж өстендә эшли. Ул халаттан, чәчләре тузган. Яше утызларда. Аның йөзе инде рәсемдәгечә тулы, түгәрәк түгел, нык кына тартылган, сары иңгән. Стена сәгате 6 ны суга, Зифа ишетми эшли. Телефон шалтырый. Зифа (сискәнеп, телефонны алып). Тыңлыйм. Айдармы? Ул өйдә юк. Бу — Зифа сөйли. Мин — Зифа, Айдарның хатыны. (Торып, ачулы.) Ә? Карагыз әле, сез шулай тавышыгызны үзгәртеп сөйләшкән булмагыз әле, сез тагын шул ук кыз бит! (Трубканы өстәлгә ташлый, мембранада хахылдап көлгән тавыш бүлмәгә ишетелеп тора.) Көлә? Миннән шулай көлә!.. Тукта мин сине... (Зифа, утлы кисәү тоткан кебек, тиз генә трубканы тотып алып, аппарат өстеиә ташлый. Аннан тиз генә номер җыеп.) Алло! Телефон станциясеме? Әйе, бу сезне абонентыгыз Чураева борчый. Мин сезгә бая әйткән идем, кемдер һаман телефон аша мине эзәрли. Хәзер генә каяндыр шалтыратып... әйе, әйе. Ничек, ничек итәргә дисез? Әйе, әйе. Яхшы... (Трубканы куя, өстәл янына килеп баса да, аның кырыена таянып, чертеж өстеиә иелгән хәлдә исен җыеп тора.) Айдар ашыгып кайтып керә. Чал керә башлаган, 40 яшьләрдә. Ятьмәгә салып ашамлыклар күтәргән. ’ А й п а о УФ' Әй бу кассага чират торулары! Юк, булмый миннән! Ха- кыч ЙӨРСЕН ч ратка! (Төргәкләрен, шешәләрен буфет алдына чыга- ) Я с нең эшең кай тирәдә? (Янына килеп чертежын карын, Se китеп ) Ах, мин сине инде бетергәнсеңдер дип унлаган идем! З иФ а Бетә. Син нәрсә? Менә бит; шушы төгәлләмә генә калды. Айдар (сукранып) Шушы төгәлләмә! Шушы төгәлләмә ике кулны Т0Т3 и фТ Тотса? Син әйт, миңа бу чертежыңны кайчан бирдең сбң? Белмим, син миңа нәрсәсенә һаман шулай ачулыдыр? (Сыза.) Нишләп әле син әйберләр белән? Айдар. Илдерхан абыйлар килеп чыгарга булды. 3 и ф а. Бүгенме? Айдар. Юк, юк, син зинһар бүленмә инде. Шуның өчен сиңа әитми дә торыйм дигән идем әле. Алар килсә, бөтенләй дә эшли алмассың. И дел белән Г ө л л и чабып керәләр. Иде л. Әти кайтты, әти, мин элек күрдем. Г ө л л и. Мин элек! А й дар. Син элек? „ Идел. Мин дим ич инде. (Зифага килеп.) Әни! Я, ашыйбызмы инде? Айдар. Әй, әй, әнигә тияргә ярамый, калдырыгыз аны. Аның бик ашыгыч бетерә торган эше бар. Гөл л и. Әни дим, әни... Зифа. Барыгыз, әнә буфетта кабартма бар, ашагыз да йортта уйнап торыгыз. Минем аз гына эшем бар. Идел (алып авызын турсайтып). Гел йортка да йортка... Чертеж да чертеж!.. Айда р. Мәгез, чикләвек бирәм. Г ө л л и. Чикләвек? (Сузыла.) А й дар. Ал! Идел (һаман үпкәләп), һаман әнине эшләтә дә эшләтә, үз эшен үзе һич тә бетерә алмый. Архитектор! Айдар. Ал! Идел. Минем мич ашы ашыйсым килә. (Ала.) Айдар. Әле чикләвеккә генә риза түгел! Гөлли. Әбәк! (Иделгә суга да тышкы ишектән чыгып чаба.) Идел. Ә, әбәкме? (Аны куып чыгып китә.) Айдар. Кара, нәрсә сөйли башлаган. Бот буе малай... Әнине эшләтә- : сең, ди, бу әле эксплуататор ди башлар үзеңне. (Сәгатькә карап алып.) Син җыйма, бер уңайдан сызып бетер инде, зинһар. Мин аларны кертми торам. (Ишекне бикли, эчке бүлмәдә ишек ачылган тавыш, аннан ул бүлмә аша, көлешеп,„йөгерешеп тагы Идел белән Гөлли килеп керәләр.) Идел (кире йөгермәкче булган Гөллинең юлын буып). Әбәк, әбәк, тота алсаң — майлы көрәк, тота алмасаң— кара әпәй! (Гөллигә әбәк сугып, үзе Айдар бикләгән ишекне ачып чыгып югала, Гөлли аның артыннан чаба.) г Айдар. Бәлеш! Теге яктан да ачыкмыни?.. Каяле... (Бикләп әйлә- иеп чыга.) 3 и ф а. Нишләп әле, Илдерхан абзыйны әйтәм, кинәт кенә килеп чыгарга булды? А и д ар. Улмы? Соң, минем дәшми генә өйдә эшләп ятканны белә бит дын%™ Т ?АТЫ ЛЭ СОрЫИ: Я;т ли’ пР оектыңны.жюрига тапшырfl шмы, юкмы. ди. — Юк әле, дим. — Ничек юк инде ул ° ди Иртәгәчән калса, конкурстан төшеп каласың бит аннан ди У - • Р Д Зифа. Соң? кичепИ ?ДР ^?гУеи өлгертәм’ Илдерхан абзый, дим, ышанмый. Шул, илеп үз күое белән күрәсе килә инде. Шуннан минем эч жүу итеп 4 5 китте. Син монда чертеж белән утырасың, аш-су да әзерли аямагансыңдыр; әйдә, шуннан йөгер кибеткә! Ярар, әйдә, ашыгыч чакта. Зифа. Килсеннәр соң. Бәлешем мичтә. (Сыза.) Айдар. Бәлеш? Кит аннан, бәлеш тә салдыңмыни әле син? Менә монысы шәп! Тегеләр килүгә! Я, менә сине уңганым димичә ни дисен, инде? (Кулбашыннан кочаклый.) Зифа. Я, я, бик артык юмалама! Айдар. Юмалау дисең әле син, күрәсең бит, финиш килеп /китте бүген, бәйге! Монда өлгерү кыйбат. Син әле Илдерхан абзыйны әйт. Ул булып ул да минем өчен шулхәтле борчыла. Зифа. Борчылмыйча! Ул соң архитекторларны конкурска мөмкин хәтле күбрәк катнаштырырга тиештер ләбаса. Айдар. Әгәр дә, ди, чертежыңа җитешә алмасаң, әйдә эшеңне Эсме- ральдага тапшырабыз, бер ике кызны конторага чакыртыр да бүген кич үк тиз геиә сызып та бирерләр, ди. Зифа. Эсмеральдага? Шушы ябык конкурска дигән эшнеме? Кем соң ул Эсмеральдагыз, кайдан килгән? Кайда укыган соң ул? Айдар. Кайда дим? Районда инде. Унъеллыкны бетергән, ахры. 3 и ф а. Югарыда укымаган дамыни? Мичек кенә эшли соң ул анда? Айдар. Соң ул кайдадыр төзелеш контораларында эшләп килгән инде. Стажлы. Зифа. Бик шәп чертежпицамыни? Айдар. Шәп дип, ул бит безнең анда копировальный бүлекне алып бара. Аның кул астында кызлар инде. Хәер, безгә аның үзе эшли белүе кирәк түгел, эшләтә белүе кыйбат. Анысын инде ул булдыра; без күрсәткәнчә. Син уйнама, бик алдынгы кыз ул. Бөтен Дюма, Жорж Заидларны әллә кайчан укып беткән. Шуның өстенә үзе организатор. Әйбер табучан. Ансыз без анда ике кулсыз. Зифа. Әллә блат йөртәме? Айдар. Нигә блат? Син дә кызык кеше инде. (Өстәлдә яткан китапны алып.) Менә бу архитектура сүзлеген кара. Кем соң аны миңа табып китереп бирде? Тап син аны кирәк чакта!.. Ә ул бөтен китапханәләрне ырып-ерып чыга. Я менә бу папканы ал. Хәзер сахтыянын таптй, хәзер төпләүчесен. Зифа. Яшьме соң үзе? Айдар. Яшь дип... ничәдә дип әйтим? Син аңа туктама, сыз, сыз... Нәрсәгә әле сиңа аның яше? Зифа. Юк, болай әйтәм. Менә бит — кеше: үзе яшь, үзе чертежница- ларга баш та булган. Ә мин? Ничек соң синеңчә; мин шул Эсмеральда урынында аның хәтле генә эшли алыр идемме, юкмы? Айдар. Син... син нәрсә? Тзеңне Эсмеральда белән бергә куярга! Зифа. Менә куя да алмыйм шул. Айдар. Онытма: син тәрбияче ана, йорт биләүче хатын! 3 и ф а. Шулай шул./Аий иң элек сиңа балалар тудыручы хатын, аннан өй тотучы «хәҗәйкә». Аннан, мин үк асравыгыз: өй җыючы кер юучы, базарга йөрүче, пешерүче, сезнең артыгыздан кашыгаяк юучьг барысын бергә җыеп әйткәндә, мин — корбан. Менә мин кем Айдар. Янәмәсе иреңнең эшләрен эшлисең дә шуның’өчен корбан буласың икән, яхшы, ә ярату кайда? н Зифа. Нәрсә ярату? Тагын нинди ярату? Менә шул мин сине яраткан өчен барын да сиңа корбан иткәнмен бит инде: эшемне дә көчемне m үземне дә, яшьлегемне дә, барын да, барын да. (Рәсеменә күрсәтеп алып.) Мин дә оервакыт ул Зифа идем түгелме сон? Айдар Син-ярату корбаны алайса? Ха! Ул чагында син үзеңнең шундый корбан булуың белән бәхетле булырга тиешсең! ү 3 и ф а. Амин... (Сыза.) Әйт әле, син кичә кайда булдың? А й дар. Партия җыелышында. 6 Зифа. Уникегә хәтле? Айда р. Син нәрсә, допрос аласынмы? Зифа. Зонтигыңны кайда калдырдың? Айдар. Зонтик? Ә, алып кайтмадыммыни? Учреждениедә онытып калдырганмын!.. (Кыза башлап.) Туктале... нигә соң әле мондый сүзләр? Я, нигә? Күреп торасың, алдыбызга шулхәтле эш килеп тыгылган, мин монда конкурска өлгерим дип, кырыкка ярылып йөрим, шушындый вакытта!.. Аңламыйм, нинди сүз соң бу?!. Зифа (коры). Син дулама, миңа бүген тагын шалтыраттылар. Айдар. Шалтыраттылар? Кем, тагын шул кызыңмы? Зифа. Нигә минем «кызым»? Ул бит мине сорамый, сине сорый. Синең «кызың»! А й д а р. Ах, син баядан бирле шуның өчен мине игәүлисеңмени? (Кесәсеннән шадра флаконлы ислемай чыгарып алдына куя.) Мә! Зифа. Юасың?.. А й дар. Авыру син, Зифа, авыру, авыру! Син куй ул кызыңны, син әйт, булдыңмы профессорыңда. Нәрсә ди? 3 и ф а. Нәрсә дисен, эчеңә җыйма, ди, сине шул бетерә, шул эчтән ашый, ди. Айдар. Аһа! Әйтәм бит. Нервы! Я, я? Зифа. Нервыларыңны бушат, үзеңне бервакытта да киеренке тотма, ди. A й дар. Бик әйбәт әйткән, я, я? Бушатыр өчен ни эшләргә ди соң? Зифа. Улмы? (Флаконны тотып.) Ул әйтә: бик нервыланган чагыңда, кулыңда ни булса да карап торма, ватылса да кызганма, ат та бәр, ди. Айдар, һмм... Аның да киңәшенә рәхмәт. Я әле карыйк. (Янына килә, эшенә карап, телен чыртлатып.) Тукта! Син нәрсә сыздың? Зифа (сискәнеп). Ай! Айда р. Нәрсә бу? Әйт әле! Менә ул синең шикләрең! ЛАенә ул синең кызларың! Менә күрдеңме? Я, нишләдең? Зифа. Айдар, тынычлан. Мин аны бетерәм. Айдар. Кайчан. Иртәгә жюри! Ә бүген... Зифа. Мин аның хикмәтен үзем беләм. Эшләгәнем бар, курыкма. Берни дә беленмәслек итәрмен. Айдар. Инде бетә, инде бетерә дип торганда... Конкурс эше бит ул! Зифа. Айдар, хәзер синең кешеләрең килә. Бу эш торып торсын, мин өстемне генә алыштырыйм, яхшы түгел бит, ә моны барыбер тәмамлыйм, курыкма. Айдар. Юк, юк, өстең дә ярар, бетер пожалысты! Мин үзем балыгын да әрчим, соусын да әзерлим. Әйдә, эшлик! Әйдә, эшлик! (Буфеттан савыт-саба әйберләр алып, икенче якка чыгып китә, Зифа кәгазь янында кайнаша. Телефон шалтырый.) Зифа (телефонны алып). Кем? Сезгә Айдар кирәкме? Айдар (җиңнәрен сызганып ишектә күренә). Мин өйдә юк... Зифа (телефонга). Ул өйдә юк. Ә сез курыкмагыз, әйтегез; нәрсә, тапшырасы сүз дисезме? Күрешү? Ничәдә күрешергә тиеш идегез соң? Җидедә? Ярый, әйтермен. (Елмаерга тырышып.) Ә юк, нигә асравы булсын, Чураевның асравы юк аның, менә хатыны бар, шул сөйли... (Трубканы тоташтырмыйча өстәлгә куя.) Айдар (ишектән кереп). Тагын шул кызмы? Бир, үзем әйтим мин аңа... (Трубканы алмакчы була.) Зифа (трубканы кулы белән басып). Алмыйсың! Айдар (каушап). Ул чагында эл... Безнең сөйләшкән ишетелә бит анда... Әнә гудок... Әнә, тагын шалтыратамы? Зифа (телефонга). Әйе, тыңлыйм. Ничәнче дисез? (Яза.) Өч ноль, иоль?^Рәхмәт сезгә. (Элә, Айдарга нык карап.) Я?.. Айдар. Өч иоль-иоль? Бу бит безнең контора телефоны! Зифа. Әйе, ул минем аша сине күрешергә чакыра. Бүген сәгать җидедә. Монысына нәрсә дисец? Айдар. Нәрсә дим, менә син үзең әйт: нинди кыз инде «мин синен, иреңне күрешергә чакырам»,— дип, хатынына әйтә? Бу бит анекдот. 3 и ф а. Алай булгач, бу анекдот? Айдар (йөри). Безнең конторадан! Андый кем бар анда? Мин моны белермен!.. Бу бит усаллык!.. Зифа. Алай булгач, бу усаллык? Коры усаллык кына. Ә бу нәрсә, укы! (Кызуланып записка чыгарып бирә.) Айдар (укый). «Айдар абый, өченче көн мин оилгеләнгән сәгатьтә сине көтсәм дә, син килмәдең, бу юлы сүзеңдә тормадың. Ярый, бер юлга гафу итәм, ләкин бу соңгысы булыр». (Мыгырдап.) һмм, пмм... 3 и ф а. Укып бетер! Айдар (укый). «Үбеп С. С.» (Зифага.) Син моны каян алдың. 3 и ф а. 'Синең кесәңнән. Айдар. Казынасың? Зифа. Ник казыныйм? Казынмыйм. Салып биргән костюмыңны үтүкләргә хәзерләгәндә керле яулыкларыңа ияреп чыкты бу кәгазь. Кем язуы бу? Айдар. Каян белим мин? Зифа. СС — кем? Эсмеральдамы? Айдар. Эсмеральда? Ә нигә Эсмеральда? Минемчә, мондыйны язып салган кеше бервакытта да үзенең чын инициалын куймый. Бервакытта да! Эсмеральда! Зифа. Димәк, минем синнән шикләнергә нигезләрем бар? Бик ныклы бар? Айдар. Бар да, юк та. 3 и ф а. Ничек инде ул, бар да, юк та? Айдар. Шулай. Закон... Диалектика... Зифа (ачулы, нык). Димәк, мин, синеңчә, синең белән нигезсез сөйләшәм? (Кулына флаконны йомарлый. Ишек кагыла.) Айдар. Шш... Илдерхан абзыйлар! Куй хәзер флаконны! Зифа. Нигә куярга, син аны миңа бүләк иттең. Айдар. Син нәрсә? Әллә миңа бәрер идең?.. 3 и ф а. Бүләкне бәрмиләр, бүләккә каршы бүләк бирәләр, Айдар. (Арткы бүлмәгә чыга.) Бикэмәт керә. Башында кәләпүш, казакины ачып җибәргән; чокыр күзле, зур башлы, зур мыеклы, яше иллеләрдә, уңган кыяфәтле. Б и к ә м ә т. Сәламәгаләйкем! Айдар, һай, Бикәмәт абый ич. Әйдә, хуш киләсең. Бикәмәт (ишетми). Ә? Буш киләсең?... Туган булгач, буш килсәм дә гаеп итмәссең. Хәл белеп чыгу — бар эш. (Галошын сала.) Айдар, һи, дивана. Мин сиңа — буш киләсең диммени? — Хуш киләсең, хуш, дим. Бик әйбәт иттең әле, я, сал өстеңне. (Кулын суза.) Бер дә күзгә-башка күренми идең. Б и к ә м эт. Ә? Акча дисеңме? Туктале, энем, кесәгә тыгылгач та, кулыңны сузмый тор, акча чыгармыйм, машина чыгарам. (Колак аппаратын чыгарып кия.) Мепә хәзер сөйләш Бикәмәт абзыең белән: акча дидеңме әле син? AWHML Айдар. Димәдем лә, әкәмәт; юкны ишетәсең лә, абзый. Әйдә, уз, уз. Ьикәмәт. Акча сорасаң да гаҗәп түгел. Булганда анысын да атказ итмибез. Архитекторның аның ни? Бер ел эчендә биш катлы йорт сала VH ел буе түбәсен яба. Булгахтерыц бирмәсә, каян алырсың? Безнең бит 'xne ни әйтсәң дә, әртил. Үзебезнеке. (Көзге алдына килеп чәчен рәтләгән Зифаны күреп.) Нихәл, килен? р^ләгән 3 и ф а. Бик исән генә, Бикәмәт абзый. Күренми идең. 8 Бпкәмәт Күренергә — без анда ярыш диоез, сез монда конкурс', дип үзегезчә мәш киләсез... Я, беттеме, бирдегезме инде аны? Айда р. Менә шуны төгәлләп тора идек әле. Бикәмәт. Булды алайса? Менә һәйбәт, мин сезне, үзем килмәгәч- тә Әсмәрәлдәдән гел сорашып кына торам опт. Синең эшеңнең бетүенә- киләм. Зифа. Кем, кем? Син дә Эсмеральда дисен, түгелме? Бикәмәт. ШҮЛ Әсмәрәлдә дип сөйләшәбез инде. Айдарлар канту- рында эшли торган. Ул күптән түгел генә безнең йортка күчте бит. Минем- күрше фатирда гына тора, һай булган да, ягымлы да нәрсәдер инде үзе. Була бит, агай, елан мөгезе кебек кыз. Менә катыргы ята түгелме? (Алып.) Сезнең эшләрне төпләргә дип миннән шулай байтак кына сах- тыян күн дә ташыды инде ул. Айдар. Алай дисең икән, ярар, үзең ни җимерттерәсең? Бикәмәт. Җимертәсең дип, ялгыз кеше артык ни җимертәсең? Бо- лай ни, биргәненә шөкер димме, минем бар да бар. Әлеге шул — өй буш минем, өй! Малай әнә полковник булды да Берлинда ята. Ә мин нәрсә,, шул, тол дүдәк... 3 и фа (көзге алдында чәчләрен төзәтә). Син дә шул әле булса үзеңә бер карчык таба алмадың... Бикәмәт. Капчык? Тукта, җеп ычкынып китте... (Колагының бер җебен эзли.) Нишләп капчык тагарга калыйм мин, килен? Алай дип син кешене... Зифа. Капчык диммени? Карчык дим, карчык табарга кирәк сиңа... Б и к ә м ә т. Ә, карчык дисең? Карчык дип әле син кешене теге, һи-һи-һи, бөтенләй картайтып та җибәрмә әле. Карчык белән торып караган инде мин, килен. Күмдем дә. Айдар. Карчык дими ул сиңа, шул хатын дип әйтүе инде аның, Бикәмәт абзый. Бикәмәт. Хатынмы? Хатын дисәң дә бер чут. Я меиә син иске туф- лине күпме генә төзәтмә, иске һаман иске була бит инде. Зифа. Ай-яй син, Бикәмәт абзый, үзең башмакчы булгач, кешене дә башмакка гына тиңләп куйдың. Монсы бер дә килешми инде. Бикәмәт. Юк бит ул, алай түгел, кем, алай диюем түгел, килен. Хәзер әнә бит, нәрсә китте? Сез үзегез радио тыңлый торган кеше, ишетәсездер? Зифа. Радио? Нәрсә бар? Бикәмәт. Әллә ишетмәдегез дә? һәй, сез бөтенләй дөньядан гафил ятасыз икән. Күрәсез, бездә хәзер нинди каты сугыш бара? Айда р. Сугыш диме? Нәрсә сөйли? Бездә нинди сугыш булсын, кайда? Б и к ә м ә т. Соң радиодан һәр көнне әйтеп тора лабаса: кешенең миендә искелек калдыгы дигән нәрсә бар, шуның белән бездә бик каты сугыш бара дип. Айдар. Ә, син ул көрәшне әйтәсең икән! Бикәмәт. Шуны әйтмичә? Кешене башмак дип әйтмим мин, әлеге сез карчык табарга кирәк дигәннән китереп әйтүем: карчык булгач, аның ни? Шул «иске мунча, иске таз» дигәндәй, аның да шул һаман бер төенчек тә, бер букча инде. Тора да шул үзенең галәмәт төенчеген актара, актарган саен һаман шул искесе чыга да тора бит инде аның. Ул һаман' шулай сиңа гел искесен йоктырып торгач, сез үк әйтәсез бит инде тагын: искелек калдыгы белән кем чирли? Бикәмәт абзый чирли, әнә ул агуланган дисез бит инде. Зифа. Аңладык. Алай булгач, сиңа хатын да кирәкми, бөтенләй яшь кыз кирәк икән. Б и к ә м әт ((тәмам ачылып). Кыз, димен, шул, яшь кыз... Соң кыз димичә? Үзең уйлап кара: яшь кыз бит әле ул колхоз сыерын, совет сөтен; 9 генә имеп үскән нәрсә, анда каян килеп искелек калдыгы булсын? Булырга урын да юк. Югыйсә, мин үзем мәрхүм Хөбби җиңгиегезне дә, авыр туфрагы җиңел булсын, әгитли-әгитли тешем төшеп бетте. Бик тырыштым, шулай да, сәветски үк булып җитә алмады шул, үлеп китте. Хәзер, биргәнеңә шөкер, ликтерический үтүк заманы, менә сез Бикәмәт абзыегызны да бик үз итсәгез, тотыгыз да миңа берәр сәветски кыз димләп җибәрегез. Менә булыр ичмасам! Зифа. Ташка үлчим, монысы да кыз дип чынлап сөйләп утыра түгелме? Харап бит болар белән! (Бүлмәгә кереп китә. Ишек кагыла.) Айдар (барып ишекне ача). Әйдәгез, рәхим итегез! Шулар ук һәм Илдеохан белән Әйшә. Илдерхан костюмнан, кергәч тә галошын салып эшләпәсен элә. Түбәсе пеләш, арттан бөдрә чәчле, калын, мәһабәт кеше. Уишә дә калын гына, чәче киселгән. Илдерхан (җиңелчә мишәр акценты белән сөйли). Исәнмесез! Айдар. Исәнмесез. Менә монда элегез... Исәнмесез, Әйшә ханым. (Күрешә, киемнәрен элә, түргә чакыра.) Илдерхан. Зифа ханым өйдәме? Айдар. Өйдә, өйдә, хуш киләсез. Әйшә (утырып, тәрәзәгә карап). И, болар тәрәзәләренә яңа тюль- алганнар икән, карачы. Илдерхан (чертеж алдына туктап). Син тюльгә карама, Әйшүк, кешенең эшенә бак. Күрдеңме, архитекторның?.. Түрендә дә чертеж... Айдар. Ә без аны хәзер... (Чертеж тактасын күтәреп ала башлый.) Илдерхан (кисәтеп). Чү, чү, тукта. Аны кая алып китәсең? Без синең кулыңны тотарга килмәдек, тик эшеңнең нихәлдә торганын белергә генә. Хәзер карыйбыз да китәбез. Әйшә (Илдерханга). Сиңа әйтәм, бәлки карарга ярамый да торгандыр. ябык конкурс дисез бит? И л д е р х а н. Менә мин дә әйтәм: әгәр дә анда безнең Айдар Хадҗимухам'етович кебек зур талантлы архитекторыбыз да катнашмаса, ул ничек була инде? Бармы соң аның эше? Менә мин белмим. Айдар. Хәзер мин сезгә проектны күрсәтәм. (Чертеж планын бер якка сөяп, зур папкасын алып килә.) Әйшә (Айдарның папкадан чыгарып куйган фасад проектын күреп). Ах, шулмыни? Шушындый зур бина буламыни ул? И л д е р х а н. Ә син ничек уйладың? Мең ярым тамашачыны сыйдыра торган зур культура сарае шушы инде. Кая әле, үзен яхшылабрак күрим. (Күзлеген чыгара. Бикәмәт», колак җепләрен корып, арадан башын тыгарга тырыша. Бүлмәдән, кием алыштырып, Зифа чыга.) Зифа. Исәнмесез! Ә й ш ә. Исәнмесез, Зифа ханым! (Күрешә.) 3 и ф а. Сезне каршы ала алмадым, гафу итегез. (Илдерхан белән күрешә.) ... И л д е р х а н. Үзегез безне гафу итегез, без менә басып кердек тә Айдар Хаджимухаметовичның яшерен папкасын ачтырып... Ә й ш ә (бүлдереп). Шуны «Хаджимухаметович» дип әйтмичә генә булмый микән? Айдар иптәш кенә дисәң? Илдерхан. «Хаджимухаметович» дигәч, зурайтып әйтү була ул. Бикә м әт. Зурайту дисез, алай үзе «хаджи» үзе «муха» да булгач, хәҗгә оарган чебен генә булып кала түгелме соң? Айдар (аңа). Чү, сип нәрсә, абзый! Көлеш; Илдерхан, Бикәмәт белән кызыксынып, аңа күзлек өстеннән карый. Бу вакьг тышкы ишек кагылып, Эсмеральда керә; аны ишетмиләр. Айдар (Илдерханга). Әйтегез, Илдерхан абзый. Илдерхан (проектны карый). Ах, антика? 10 ИлдерхА анИ (төртеп күрсәтеп). Әһә, шундый антаблемент, дисең? А й дар. Антаблемент! Әйшә Менә киттеләр! Бумы антаблемент? Татар калфагы үрнәге ич ч5с! Чын калфак үрнәге. ’ Айда р. Нәкъ үзен әйттегез, Әйшә ханым. Рәхмәт сезгә! Ә й ш ә. Ә ул... Ярыймы соң? Илдер хан. Ник ярамасын? Милли форма, социалистик... Ә й ш ә. Ә килешә үзе, нәкъ йортның маңгаенда. (Айдарның чыгарып куйган икенче проектын карап.) Ух, син залын кара, түшәмнәрен! И л д е р х а н (карап). Кессон! Ә й ш ә. Инде тагын кессон да булды! И л д е р х а н. Кессон булмыйча, сиңа тагын түшәме капрон, балконы крепдешин булсынмы әллә? Ә й ш ә. Син капронны куй, безгә калдыр, спн шуны әйт: ошыймы сиңа бу, юкмы? И л д е р х а н. Миңа бик ошый. 3 и ф а. Минем беләсем килә, Илдерхан абзый, Айдар инде моның өчен өч ай буе төн йокыларын биреп җенләнеп бетте, мин дә бу эш өчен байтак кына борчылдым, монда инде ят кеше юк, менә сез туп-туры әйтегез әле, үтәрме-юкмы проект? Илдерхан. Ләкин мин бит комиссия члены түгел, әйтсәм бары үз фикерем. Ни дип әйтим? Айдар Хаджимухаметович үзенең бу эшендә грек стиленнән файдаланган. Ләкин аңа сукырларча иярмәгән. Аны безнең җирле шартларыбызга карап үстергән. Баеткан. Күрдегез бит, бу орнаментлар, бу калфак үрнәге. Аннан бу капительләр. Коринф... тукта, ә бу нәрсә? Ниндидер, бездәге бер үсемлек яфрагы бит бу? Яле күрим! (Карый.) Б и к ә м ә т. Бумы? Аю табаны түгелме соң бу? Идел буенда үсә торган? Илдерхан. Аю табанымы? Сез белеп әйтәсез? Менә шул, алай булгач. үзебезнең аю табаны... Мин ышанам, Чураевиың бу эше аерым игътибар казаначак. Миңа бигрәк тә нисе ошый? Иң башта — композиция. Ансамбль. Карагыз колоннадасын: җырлый бит бу, җырлый! Ә яхшы бина җырларга тиеш. Эс мера льда (бу вакыт эчендә тузанчасын салып элеп, аяк очына басып кына төркем янына узып, бер яктан тыңлап торгач, кул чабып). Браво, браво, Илдерхан Яфаевич... Бар да аңа әйләнеп карыйлар. Илдерхан. Менә Эсмеральда да килеп! Б и к ә м ә т. Әсмәрәлде! Айдар. Эсмеральда!.. Зифа (сискәнеп, үз алдына). Эсмеральда?.. Эсмеральда. Гафу итегез, сез бик шаулашып проект карагач, мин сезне бүлдермичә генә уздым. Исәнмесез! Айдар. Таныш булыгыз (Эсмеральданы Зифага алып килеп.) Менә бу — минем тормыш иптәшем — Зифа апаң шушы булыр. (Эсмеральда, сулышы кабарып, өрелеп килеп, нык торырга тырышып, кулын бирмичә генә башын кага.) Монысы — Әйшә ханым. (Эсмеральда аңа кул бирә.) Ә оу... (Бикәмәткә алып килә дә кулын селтәп китә.) Бикәмәт. Сәламәт кенә килдегезме, күрше?.. (Ике кулын суза.) Эсмеральда. Бикәмәт абзый... (Шатланып аның янында ук кала.) л д е р х а н (Зифага карабрак). Гаҗәпләнмәгез, Эсмеральдага монда килергә мин әйттем. Ярдәм-ни кирәк булса... Бикәмәт. Әсмәрәлде бу эшнең списе инде... 11 Ә й ш ә. Специалист булгач, бик яхшы, менә карагыз, әйтегез, жюридан үтәрме-юкмы? , г „1Г,э яп Эсмеральда (проект алдына туктап, Әишәие каплап). Бум . биттә үтә. Патамушты Айдар абый бу эштә грек стиленнән файдаланган, ләкин аңа сукырларча иярмәгән. Бу — аю табаны. Бу... (Хәтерли.) i онд ансамбль. Бу җыр! Ә яхшы бина җырларга тиеш! Б и к ә м ә т. Менә, әйттеме? Әйшә (Зифага акрын). Ә? Илдерхан сүзен генә каоатлап чыкгы •бит бу?.. Эсмеральда. Тик менә бу калфак үрнәге генә... Илдерхан. Нәрсә, калфак үрнәге? Ә? (Туктап кала.) Калфак дисеңме? Эсмеральда. Әйе... Илдерхан (шиккә калып, Айдарга). Рас. Рас... Әллә грекныкы белән генә алыштырасыңмы үзен? Айдар. Аңа китсә, аның грегы да милләт инде, Илдерхан аозыи. '(Проектны җыя башлый.) Әйшә. Җитмәсә, анда әле фашистлар ди түгелме соң? Илдерхан (сүзен борып, Бикәмәткә карап). Ярый, ник менә бу абзый кеше проект турында бер суз дә әйтмидер? Бикәмә т. Ә? Илдерхан. Без сүзебезне әйттек, иик сез бер сүз дә әйтмисез? Бикәмә т. Ә? Безнең исемебез Бикмөхәммәт була. Хаҗимөхәммәт улы Чураев. (Кулың бирә.) Энекәш бик культурный булгач, сезнең белән безне таныштырмады да! Исәнмесез! Сез боларның министры буласыз, ахры? Илдерхан. Начальник. Б и к ә м ә т. Барыбер. Әйтегез әле, министр иптәш, уза да уза, дисез, Айдарның эше беренче булып узса, күпме наград чыга инде аңа? Илдерхан. Наград? Әйшә. Дөрес, менә абзый кеше төп мәсьәләне әйтә: Илдерүш, беренче премия күпме әле? Илдерхан. Соң аны мин бирмим бит, комиссия бирә. Мин үзем анда комиссиядә дә түгел. Эсмеральда (сикергәләп тиз-тиз). Беренчесе — кырык мең, икенчесе — утыз мең, өченчесе — унбиш мең! Айдар абыйга — кырык мең! Әйшә. Кырык мең?.. Каралу срогы күпме, ике атнамы әле? Ике атнадан Зифа ханым үзенең өенә бик шәп рижский гарнитур кертеп куя. Ә без барыбыз да шунда җыелып котлап шампанский эчәбез. Эсмеральда. Айдар абый! Мебель сайлаганда мине дә үзегез белән алырсыз, ярыймы? Онытмагыз! Сезгә беренчесен! Зифа (Эсмеральдага карамыйча). Беренчесен үк өмет иткән юк инде анысы. Икенчесе, өченчесе булса да. Илдерхан. Ник өмет итмәскә? Менә бит! (Стенадагы пыяла рама- дагы институт бинасын күрсәтә.) Айдар Хаджпмуха..., муха... (Туктап калып, Бикәмәткә карап.) Хаҗи Д1өхәммәт улы салдырган институт. Башта шауладылар, тегеләй диделәр, болай диделәр, хәзер Казанның иң яхшы биналарыннан берсе булып чыкты түгелме? Яныннан үткән саең без мактанабыз үзе белән. Бусы да шулай ук уңышлы булыр. Ярый, килдек, күрдек, ышандык. Димәк, эш әзер. Жюрига тапшырасы гына бар. (Зифага ) Зифа ханым, хәзер бу проектларны төреп миңа бирегез. Миң алаоны алып китеп үзем тапшырам. 1 А й д а р. Ә юк, Илдерхан абзый, әйттем бит, аның чак кына беп эше оар. Чертежда. 1 Илдерхан. Чертеждамы? Шуның өчен менә Эсмеральда биоетә Аңа күрсәтегез генә. Ул бүген кич үк берәр кызып чакыртып яр ңәм птәп Курыкмагыз. Ул секретны беркемгә дә әйтмәс... ’ 12 А. й 1 а р. Юк. юк... Аида үзем карамыйча булмый, Илдерхан абзый. Зифа (бүтмәдән әйләнеп чыгып). Аның анда бер генә сызык сызасы калган, бөтенләй кечкенә эш. Әйдәгез кунаклар, зал якка рәхим итегез. * И л д е р х а и. Юк, без китик... Айдар. Ул нинди китү ди. Әле сез килгәч, монда эчкә җылы кереп К1ПӘ йшә (Илдерханга). Әйдә инде, Илдерүш, әйткәч, яхшы түгел бит. 3 и ф а. Әйдәгез, әйдәгез... (Ишектән кунакларны кертә. Бар да кысташып арткы ишектән чыгалар.) Эсмеральда (чыкканда юри Зифага ишеттереп, Айдарга). Айдар абый, онытмагыз: Сочи! (Спкеренеп чыгып китә.) Айдар. Ә? һем, һем... (Мыгырданып, аның артыннан чыга.) Зифа (үз-үзенә). Нәрсә ди ул? Сочи? Тавышлары да шул бит? (Ишектән Әйшәне чакырып.) Әйшә ханым, бер генә минутка. Ә йш ә (чыга). Нәрсә? 3 и ф а. Күрдегезме? Ә й ш ә. Бу кызнымы? Зифа. Ничегрәк тоела сезгә? Әйшә. Әллә... Нәрсәдер кызык кына үзе... Тик, белмим, ни өчендер бик каплана... Зифа. Ничек ул каплана? Ә й ш ә. Әйтәм, теләсә кемнең алдына керә дә каплый. Бик базынчак- мы дим. Ә нәрсә? Зифа. Бик әйбәт әйттең әле, каплана шул. Мин кунаклар белән бушый алмам, сез аны карагыз әле, карагыз... Ә й ш ә. Нәрсә бар, тукта? Син әллә нәрсә, үзең бик ябыккансың да,, өсбашың да әллә ничек? Зифа, һи, үземне карарга вакыт булдымыни соң әле... Чыгалар. Артта урындык, савыт-саба чылтыраган тавышлар, ишек кагыла. Алмаз (ишекне ачып). Мөмкинме?.. Әйдә, Биллүр. (Биллүрне кертә. Яшь егет белән кыз. Узарга кыймый торалар. Бер-берсенә ымлыйлар, тыелып көлешәләр. Алмаз эленгән киемнәргә күрсәтә, Эсмеральда- ның тузанча чабуын тотып, аның да монда икәнен аңлата да, чишенергә ымлый. Биллүр чыркылдап көлә.) Зифа (чыгып). Бәли, Алмаз килгән ич. Ник анда торасыз? Әйдәгез,, узыгыз. Биллүр. Менә килдек тә... Кунакларыгыз бар бугай. Керергә кыймый торабыз. Исәнмесез! Алмаз. Таныш булыгыз, минем кәләш — Биллүр. Зифа. Шулаймыни? Менә бик әйбәт иткәнсез, әйдәгез, Илдерхан абыйлар гына бит. Әйдәгез, әйдә. (Алып кереп китә. Кунаклар бүлмәсеннән баягыча Идел белән Гөлли йөгерешеп чыгалар.) Г ө л л и (көлә-көлә бүленеп, үчекләп). Бикәмәт абый теге кызга Әс- мәрәлде, Әсмәрәлде!.. Ә Әсмерелде әкрен генә миннән сорый: миңа кыз- буласыңмы? Синең исемең кем? Үзенең чәчләре брый-брый! (Сөзә.) Иһи-һи! Идел. Ә Бикәмәт абыйның мыегы Будённыйныкы кебек, монаулыймонаулый! Ха-ха-ха! Г ө л л и. Әбәк! Сугып, тышкы ишеккә чаба. Идел аныц артыннан шулай ук чабып әйләнеп тагын эчке бүлмәдән чабышып, көлешеп чыгалар. Артларыннан Айдар кнлә. ’ Айдар. Идел, Гөлли, барыгыз, тышта уйнагыз, димен! Идел (уйный башлап). Тоталмый, тоталмый... Гөлли (юри куркынычлы итеп). Әтии! Әти тота. Әтии! (Тагып чыгып югалалар. Айдар артыннан Бикәмәт керә.) 13 Бикәмәт. Туктап тор. (Төртә.) Күрдеңме, ә? Айда р. Нәрсәне? Б и к ә м ә т. Тәгәри бит, тәгәри. Тегене әитәм. ^г^,Ә т: яЭ “ьеК»я-шуТваяп«а» айтэм. Алма тубымы- ии? Үзеннән-үзе алдыңа өзелеп төшәргә тора бит. Айдар. Менә тора шул. г Б и к ә м ә т. Хикмәт, шул кыз бала нишләп болан ягымлы була икән. Күрдеңме карап-карап куюларын? Айдар. Әй, Бикәмәт абзый, аны син дә күргәнсең икән. Б и к ә м ә т. Күрмичә... Бик мәхәббәтле нәрсә. Тач пешеп җиткән совет кызы инде. Айдар. Алай булса, син бу эшкә кул куясың? Бикәмә т. Кул ди, менә шул инде, шул, әйтеп торам бит, беләсеңме, мин кылын тартып карадым. Айда р. Нәрсә, әллә ул миңа берәр нәрсә әйтергә куштымы? Бикәмәт. Нишләп ул миңа әйтергә кушсын, мин үзем әйтеп торам бит сиңа. Ул үзе болай каршы күренми. Айдар. Ул каршы түгел анысы, беләм... (Сулый.) Бикәмәт. Соң кай җире килми? Айдар. Бөтен җире килгән аның. Бөтен җире — тик... Бикәмәт. Соң, син өзеп әйт: синеңчә дә, миңа шул кыз мәслихәт бит инде? .Айдар. Сиңа? Ничек сиңа? Тукта. Син кемне әйтәсең? Бикәмәт. Пәрәмәч, Әсмәрәлде дип сөйләп торам бит. Сип нәрсә, уңышмый калдыңмы? Айдар. Эсмеральда? Сиңа? Бикәмәт. Соң? Бая килен алдында әйтә алмаган идем: мин сиңа, туган, шул киңәш белән килүем дә бит. Ә ул, гомере озын булгыры, әнә үзе өскә килде керде. Соң, туган, теге заманныкы белән тордым, күрдем, сүз әйтмим, анысы шул Хөбби җиңгәгез булды. Инде, бер килгән гомер эчендә, бер сәвит заманында яшәп тә бер сәвитчә тормыш күрми үләм- мени инде мин? Айдар. Син нәрсә? Син әле бу сүзне Эсмеральдага өйләнәм дип сөйләвеңмени? Бикәмә т. Мин... А й д а р. Хах-ха! Хах-ха! Бикәмәт. Нәрсә? Нәрсә? А й д а р. Акылыңдамы син, абзый? Бикәмәт. Мин бик акылымда, үзең юләрләнмә. Ай д а р. Соң син бит... Хах-ха... Хах-ха! Бикәмәт. Нәрсә, нәрсә? Әллә карт димәкче буласыңмы? Көлмә, карт булсам да синең хәтле пеләшем чыкмаган әле минем. Аллага шөкер, сәламәтлегем җирендә, дөньям иркен... Мин нигә ярамыйм? Айдар. Мин сине акыллы кешегә исәпләп йөри идем, әй, абзый абзый. (Колагына әкрен.) Юләр икәнсең бит! Б и к ә м эт. Кычкырма! Мин чукрак түгел. Пышылдап әйтсәң дә Айдар. Эсмеральда — син?.. Ә? Мин сине Бикәмәт абзый 6v дисәм менә бер әкәмәт! (Аңа килеп иелеп, әкрен.) Тиле!! ' Д ’ Б и к ә м ә т. Аппаратка кычкырма! Ярасың! А й дар (пышылдап). Алҗыган! Бикәмәт. Ярар кычкырасың килсә, кычкыр ипле атайса (Клпяг аппаратын өзеп куя.) Е А нлаиса. цуолак Айдар. Эсмеральда! Менә кайда утыоа vn Wim. -.„I IV күрсәтә.) Мин тагы син ады миңа димлисең чип' топаем эЙмЛ КүКрӘГеИ Б н „„т. Телого™ кычкыр. Барыбер'б^^до Тше™'™. 14 Айдар (һаман колагына әкрен, ләкин кызу). Алайса үзеңә генә әйтсәм әйтим, белмәсәц бел, ул кызның күңеле синдә түгел, менә бел, миндә! , Бикәмәт. Бер колактай керде, икенчесеннән чыкты! Айдар. Юри тилерткән ул сине. Карт дүдәк! Әйдә, әнә Биллүрне бик яхшы җырлый диләр, шуны сорыйк. (Китә.) Бикәмәт. Нигә? Кыз үзе риза булып килсә, кайсы закон аиы картка барудан тыя? Әсмәрәлдене генә күндерим. (Кереп китә.) Ишек кагыла. Тагын кагыла да сызык кына ачылып, анда Кәләмзә башы күренә. Аннан үзе кереп кием элгече ышыгында туктый. Ап-ак чәчле, зур гына эчле, шомлы кыяфәтле бер карчык, кулында зонтик. Киемнәрне карый, Эсмеральданың тузанчасын күрә, бүлмәне астан күзәтә, тыңлый. Эчтән Зифа чыгып килгәнен күрә дә зонт сабы белән идәнгә кага. Зифа. Кем бу?.. Сезгә кем кирәк? Кәләмзә. Исәнмесез! Айдар Чураев шушында торамы? 3 и ф а. Әце, монда. Кәләмзә. /Менә сезгә тапшырырга куштылар. Ул зонтигын онытып калдырган. 3 и ф а. Әйе шул. Сез каян, архитекторлар союзыннанмы? Кәләмзә. Юк, моны кинодан бирделәр. Зифа. Кинодан? Ничек кинодан? К ә л ә м з ә. Әйе, кичә хатыны белән кинода булган да онытып калдырган. Зифа. Ничек ул хатыны белән? Ялгыш сөйлисез, безнең булганыбыз юк. Кәләмзә. Сез? (Аңа карап тора.) Юк, аның хатыны сез түгел, башка. Ул сездән яшь. Зифа. Яшь?.. Сез аны күрдегез алайса? Әйтегез, ул өстенә нәрсә кигән иде? Кәләмзә. Нәрсә дип әйтим, әнә... (Бер якка күрсәтеп, Зифаны анда карата да үзе куеныннан кабак төшләре алып, ширма артына сибеп җибәрә, калганын икенче якка ташлый.) Тфү, тфү... Зифа. Аңламадым. Нәрсә анда? К ә л ә м з ә. Юк, юк, менә икән... (Элгән киемнәрдән Эсмеральданың тузанчасын күрсәтә.) Менә шушындыйны. Әйе, шушындыйны. Зифа. Шушындыйны? Туктагыз... Сез беләсезме, әйтегез, ул ни исемле? Кәләмзә. Мин каян белим? Әй лә, сез миннән әллә ниләр сораша башладыгыз. Мин семья эшенә тыгылмыйм. Әйберләрегезне тапшырдым алайса. Сау булыгыз. (Чыгып китә.) Зифа бер киемгә, бер зонтка карый. Зонты кулыннан төшеп китә, аугаланып түгәрәк өстәл янына килеп, күзләре стенадагы яшьлек рәсеменә тукталып кала, хәлсезләнеп урындыкка төшә. Күрше бүлмәдән Биллүр җыры ишетелә. Зифа йөзен кулы белән каплап елый, Ә й ш ә чыга. Ә ишә. Зифа?.. Син нәрсә? Нәрсә булды? шул көй әти пш.УпТ1 - УЛГа аЛЫП) - Юк - болай гыиа - Менә ШУ Л шул көй әллә нишләп йөрәгемә тиде. J 1 Кашкынаең кара, буең зифа, Сазламыкта гына үскән, Абау бәгырем, тал кебек; Башың ялангач икән, Бөркән зәңгәр шәлеңне; Эчкенәем ут тик яна, һичкем белми хәлемне, Ак яулык, зәңгәр шәл, Үтә гомерем бигрәк жәл. 15 Ә й ш ә. Биллүр каһәр шундый яхшы җырлый. Зифа. Яшь чагымда минем тавышым да шундый иде бит. Ул җырны мин җырлый идем. Ә й ш ә. Я, ташла, су биримме, нәрсә? Зифа (сөртенеп). Юк, үтте, борчылмагыз. Берни дә юк. Әйдәгез... Ә й ш ә. Ләкин кара... Кереп китәләр. Эчтә шатлыклы бер көй уйнала. Эсмеральда бу якка чыга. «Татар тангосы»н җырлаштырып, бүлмәне карап, кәефле йөри башлый. Нәрсәләрне тотып-тотып карый. Гүяки ул мебельле квартира ала, әйбер «урнаштыра». Кинәт кенә Алмаз чыгып баса, аны карап тора. Эсмеральда аны күрми. Алмаз (коры). Нишлисең син, ә? Эсмеральда (сискәнеп.) Ә? Алма з. Фатир аласың? Эсмеральда (кыланып, үчәшеп). О-о!.. Алмаз. Әзер фатир, йомшак мебель, йомшак ир! Эсмеральда. Ә сиңа нәрсә? Алмаз. Юк, нишләп утырдың син анда, әйт? Күрдеңме Әйшә ханымның сине күзәтүен? Эсмеральда. Бик исем китте, мишчәнкәгә. А л м а з. Ә Зифа ханым? Эсмеральда. Әллә ул да күрде? Ха-ха-ха! Алмаз. Төтен җибәрәсең? Эсмеральда. Күзеңә керәме әллә? Алма з. Салган берне эчтең? Эсмеральда. Эчсәм? Кызыл ла ул. (Тәмәке кабыза.) Алмаз. Юк, әйт, кая үреләсең син, ә? Эсмеральда. Үрелсәм! Ал м аз. Белми бит ул сине, белми, белми! Эсмеральда. Тукта әле, нәрсә син чыгып миңа бәйләнәсең? Алмаз. Түзә алмыйм мин. Аңлыйсыңмы? Шундый кешенең күрә торып синнән алдануына түзә алмыйм. Кызганам. Эсмеральда. Кызгансаң, аны коткарыш. Кеше әнә үзенең хатынын яратмый. А л м а з. Үзе әйттеме? Эсмеральда. Сиздем. Алмаз. Ах, имеш, ул сизгән! Ә син беләсеңме Зифа ханымны? Эсмеральда. Без хатын-кыз, үз чутыбызны үзебез йөртербез. Миңа — Айдар абый яратты — җитте. Алмаз. Айдар — художник. Бәлки ул сине оригиналь дип абына торгандыр, башта мин дә сиңа абына язган кебек... Эсмеральда. Ә, бәлки, мин чыннан да оригннальмындыр? (Киерелебрәк йөри.) А л м а з. Их, бу чаклы буш баш кыз булырсың икән! Эсмеральда. Тиргәшмә, пожалысты, мин сиңа хатының түгел! (Якын килеп, аның җиңен сыйпаштыргандай итеп, башка тавыш белән.) Менә син миңа булыш, минем дә сиңа бер файдам тияр. Алмаз. Сиңа булышырга? Сиңа? Шушы эштә? Эсмеральда. Әллә ул картлачка мин начар кандидатурамы? Әгәр дә ул минем белән бәхетле булса? Алмаз. Бәхетле булса? Ләкин ул бит бер айга да бармый, айный. Эсмеральда. Айный? Ни өчен айный? Алмаз. Ни өченме? Чөнки кәҗә кымызы гына бит син! Җиле шунда ук баштан чыга да китә. Эсмеральда. Их, явыз, явыз! (Карарлы итеп.) Ярый, ул чагыңда булышмасаң, тыгылма! Юл бир! 16 А п м а з Булмый б}7 эш! Эсмеральда. Булган! Бар, әнә, Биллүрен көтә. Алма з. Айдарны көтәсең? Э с м е р а л ь д а. Я> бар инде. Алмаз (бармак селки). Кара аны, иллә кирәгеңне алырсың! (Ишеккә юнәлә.) Э с м е р а л ь д а. Ха-ха-ха!.. A it д а р керә. Айдар. Юк, кайда безнең /Алмаз иптәшләр?.. Мин яшь коллегаларым белән утырасым килә. (Икесенең дә иңбашларына кул салып эчке ишеккә юнәлә. Алмазны алдан кертеп Эсмеральда белән кала. Эсме- ральда борылып рәсемгә карап тора.) А й дар. Таныйсыңмы? Эсмеральда (юри). Ә кем соң ул? А й дар. Зифа ич. Эсмеральда. Зифа ханым, шушы? Айдар. Ә нәрсә? Ул әле дә бу рәсемнән ерак түгел. Тик бүген әле бераз... Эсмеральда. Бүгенме? Бүгенге Зифагызмы? О-о! Беләсезме нәрсә? Тик сез миңа ачуланмагыз гына, мин килеп кергәч, аны сезнең әниегез дип уйладым. Айдар. Әнигез? Юк, юк, син нәрсә? Ул бүген шундый борчылган гына... Әйт, син нигә аны телефон белән борчыйсың? Алдашасың? Эсмеральда. Алдашам? Ха-ха-ха! Бөтенләй киресенчә. Мин аңа бүген кич сәгать җидедә Айдар абый белән күрешәбез дидем, менә нәкъ сәгать җиде — без күрештек. Нәрсәсе ялган? Айдар абый, мин синең премияң өчен тагын эчәм. Әйдә... Айдар. Рәхмәт, ләкин син бүген бераз исерек. Ишектә Зифа күренә, туктый. Эсмеральда (аны күреп алып). Шулаймы? Ха-ха-ха...Ә син бүген миңа ошыйсың. Юк, юк, мин сине үбәсем килә. (Кинәт муенына ташланып, иреннәреннән үбә башлый.) Зифа (килеп). Айдар! ' Айдар (ычкынырга тырыша). Ә-ә... Җибәр, Эсмеральда. Эсмеральда (һаман Айдар муенына сарылып). Ха-ха-ха!.. Зифа. Нәрсә бу? Айдар. Тукта, Зифа... (Юлына төшә.) Зифа. Синме? Кит! (Аны бер якка этеп, Эсмеральдага килә). Эсмеральда (үчәшеп). О-о?.. Килеп кара! 3 и ф а. Ә? Бу синме әле, айлар буе мине эзәрләүче? Син әле семья бозарга, өй бутарга килдеңме? (Битенә чаба.) И л д е р х а н, Алмаз, Әйшә, Биллүр чыгалар. Илдер хан. Бу ни? Егетләр? Тотыгыз, монда сугыш бара! Айдар (арага ташлана). Зифа? Әйшә. Зифа ханым, кирәкми, нишлисез? Б и к ә м ә т. Син нәрсә, килен?.. (Эсмеральдага.) Капла тезеңне, һи! о и ф а Карагыз, күрегез бу ирне! Таныгыз иптәшегезнең кем икәнен. . .;,ЛЬ13"’ w аиЫ сезнең У чР ежДениегездә эшли дигәч, өемә, мәҗлесемә лар иРцеМ' УЛ МИИеМ ИреМ беләи - Мип чыкканда алар үбешеп тораӘ й ш ә. Шушы кыз? ишетмәдемме * mL] а1< җе11ләР ен бер алып, бер тыгып.) Ялгыш ишетмәдемме, стансам бозылдымы әллә? 3 И ф а. Чыгып китегез, минем өемнән! А л и а з Эсмеральданың тузанчасын чөйдән алып килеп өстенә ыргыта. Э с м е р а л fa- да ишекне бәреп, ачу күрсәтеп чыгып китә. Бикәмәт. Әсмәрәлде! Әллә баскычтан ук очырдылар?.. Әсмәрәлде! (Бик кызу өтәләнеп, артыннан чабып чыгып китә. Әйшә Зифаны тынычландыра.) Илдерхан (Айдарга). Аңлатыгыз, нәрсә бу? Айдар. Берни дә юк. Эсмеральда бераз исергән, килде дә мине кочаклап үпте, шул! Илдерхан. Туктагыз әле, сезгә Эсмеральда оулгач та, минем ведомствода эшли торган бер кыз бит әле ул. Гражданка! Әйшә (Илдерханга). Кирәкмәгән кешене яклыйсың. Ведомство, гражданка, имеш, нинди гражданка? Сөйрәлчек! Әйдә, киттек! Илдерхан. Киттек соң... Тик менә без проектны, Айдар Хаджимухаметович... (Пальтосын тискәрегә кия башлап аңа килә.) Әйшә. Әле проект ди бит. Уңын сулга киясең бит. Проект! (Илдерхан белән чыгалар.) Билл үр (Зифага). Сез безие гафу итегез инде, беренче мәртәбә килеп тә шундый күңелсез вакытыгызга эләктек. А й дар. Юк, юк, зарар юк. Алмаз (Айдарга карамыйча, салкын гына). Хушыгыз, Айдар абый! (Чыгалар.) Зифа (ялгыз). Нишлим мин хәзер? Нинди хәлгә куйды бу мине? Юк, тукта! (Тора.) Мин нәрсә карап торам? (Бүлмә ишегенә килеп, тиз генә аны әйләндереп карый, эчкә кереп, урындык куеп менә дә, бер ягын өстән бикли, аннан икенчесен дә ябып элеп, эчтән пыялага чаршавын төшереп, күздән югала. Аннан кулларына бер такта белән кадак- чүкеч тартмасы күтәреп тышкы ишектән әйләнеп керә дә бүлмә ишегенә бу яктан аркылы такта куеп кага башлый. Тыштан балалар килгән тавышны ишетеп.) Балаларым!.. (Диванга сыгылып төшә.) Гөлли белән Идел керәләр. Г ө л л и. Әни, әни... Идел. Әни! Аба, дәшмәгән дә була, үзе шундый күңелсез! (Аның бармакларын тота.) Гөлли. Әни, нигә болай? Идел (ишеккә килеп). Әни, иигә, ә? Әйт, әни? Зифа. Шулай, әтиегезгә бу якта эшләргә кирәк. Барыгыз, сез ул бүлмәгә чыгып торыгыз! Балалар. Әни, әни... Зифа. Нигә елыйсыз?.. (Аларны кочаклап, тезләнгән хәлдә тезләренә карап елмаерга тырышып.) Менә хәзер... Менә хәзер кагып кына бетерәм дә үзем дә анда чыгам бит. (Үбә.) Я, бар. Сез минем зур үскәннәрем бит. Я, бар... (Аларны ишеккә илтә. Балалар чыгалар. Зифа яңадан кага башлый. Айдар керә. Айдар (күреп). Зифа! Син нишлисең? 3 и ф а. Менә, Айдар, синеңчә булды. Бу ягың — синеке булып Ишекләр безнең аерым. Айдар. Өзәсең? Шуның өчен тормыш җимерәсең? 3 и ф а. Иигә мин җимерәм, син җимердең? Айда р. Тукта, иң элек тыңла, Зифа... 3 и ф а. Тормышның барлык ачысын, авырлыгын минем белән үттен укыдың, кеше булдың, хәзер конкурсларда узышырлык хәлгә җиткәч’ сиңа яшь, яңа хатыи кирәк булды. (Ишеккә юнәлә.) Айдар. Зифа! Ташланып, ябык ишеккә бәрелгән кебек булып, туктап кала. Пәрдә. 2 ,С. Ә.* № 6. I I Республика * Г.1СГ» U. П. J 18 ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ • т.-тпп^п vouTonacu Олда директор өстәле. Ике урындык һәм шкаф. Аларга ЛРпш» JH^KTT ‘кечерәк түгәрәк өстәл. Аныц өстендә графин һәм проект төргәкләре. vtPnou^KTT көзге Артта пыяла стена, анда ике яклы ишек һәм коридор аша архиУ тАппппнын эшбүпмәсе күренә, ул бүлмәгә нке-өч баскыч белән төшелә. Арткы ишектән Андреев, күтәрелеп, коридор аша бире керә, уң якта коридордан Эсмеральда килә. Эсмеральда. Иван Андреем, сез Айдар Хаджпму.хаметовичны күрмәдегезме? И в а н. Юк, бүген күренмәде әле ул, ә нәрсә? Эсмеральда. Кирәк иде. (Көлемсерәп аңа карап торгач.) Я, сез тапшырдыгызмы инде? Иван. Нәрсәне? Эсмеральда. Эшегезне соң? Сез Алмаз Биккулов оелән коллектив бмлып катнашасыз бит? И в а н. Конкурскамы? Белмим шул. Ябык конкурс диләр түгелме соң аны, Эсмеральда Котбетдиновна. Эсмеральда. Ха-ха-ха! Миннән барыбер яшерә алмыйсыз бит инде. Ләкин, мин уйлыйм, ул эшегез үтмәс. Иван. Аһа! Ни өчен үтмәс икән? Эсмеральда. Сез аны язу өчен Алмаз белән Болгар хәрабәләренә барып йөрдегез түгелме соң? Иван. Әйе, мин анда борынгы Болгар архитектурасын өйрәндем. Сөембикә манарасы да калмады. Эсмеральда. Соң, шулардан чыгып язгач, бу бит инде милли чикләнүчәнлек! Иван. Сөйләгез, сөйләп бетерегез, бәлки мин үзем рус була торып та мондагы архитектура памятникларын өйрәнүем өчен, сезнеңчә, татар милләтчесе булып чыга торганмындыр? Эсмеральда. Юк, мин сезне әйтмим, сезгә алай карамаячаклар. Тик менә сез бу проектыгызны Алмаз белән бергә язуыгызны гына әй- тәм. Ул татар бит, ул катышкан өчен шулай караячаклар. Иван. Тагын сезне аңламадым: нәрсә, мин үзем рус булгач, миңа татар белән бергә язарга ярамыймыни? Я булмаса, сез безгә үз ватаныбызның архитектура памятникларын файдаланырга ярамый димәкче буласызмы? Ул чагында рус милли архитектурасын кая куясыз? Грузинныкын, азәрбайҗанныкын, үзбәкнең Нәваи театрын? Эсмеральда (Алмазны күреп алып). Сез беләсез, мин Алмазны бик ихтирам итәм... Алмаз керә, кулына кәгазь тоткан. Эсмеральда. Юк, бәхәс үк түгел, болай гына... (Китә башлый.) Иван. Юк, китмәгез, Эсмеральда Котбетдиновна, андый принципиаль мәсьәләгә керешкәч, сөйләшик инде. Минем шуны да беләсем килә: менә сез «формасы белән милли» дип башлана торган тезисны ничек аңлыйсыз? Аннан соң халыклар дуслыгы дигән мәсьәләне? Эсмеральда. Иван Андреевич, болар зур мәсьәләләр. Политика. Ләкин күрәсез, мин әле ашыгам, эш вакыты... (Китә.) Алма з. Нәрсә ул, безнең проект турындамы әллә? Иван. Әйе. Болгар, Казан памятникларын өйрәнеп язү бү имеш, җирле милләтчелек була. Алмаз. Тфү! Син соң аңа нәрсә дидең? Әйттеңме үзенә? Иван. Җитди сөйләшеп буламы соң аның белән? Ул бит әнә мәсьда үзе ™₽ак качы " китэ - БаР“ы - Алма з. Нинди бәхәс бара? 9* 19 Алмаз. Мәгълүматын әйтәсең әле син, менә ник тыгыла ул? И в а н. Хәер, эш хәзер жюри кулында бит инде. Аның сөйләнүенең, ни әһәмияте бар? Алмаз. Аныңмы? һи, Иван Андреевич, карьера ясар өчен мәгълүмат кирәкме әллә? Башкасын белмәсә дә өч фразаны бергә бутарга оелә бит ул. И в а н. Ул нинди еч фраза? Алмаз. Соң, шул әле генә сиңа әйтә башлаган фразалары? — Милли форма, милли чикләнүчәнлек, буржуаз милләтчелек! Шул җитте. Әле син бездә шул өч әйберне бер-берсеннән аера алмыйча буталып йөрүче абзыйлар аз дип беләсеңме? Менә шундый Котбетдиновларның калдырып киткән исенә гомер буе исереп утыручылары да юк түгел аның! Иван. Зыян юк, жюри комиссиясенә москвалылар катнашачак, карарлар... Син нәрсә әле, командировка алу артыннанмы? А л м а з. Менә шуңа Илдерхан Яфаевичтан кул куйдырыйм дигән идем, килмәгәнме? Иван. Миңа да бу кәгазьне раслатырга кирәк иде, күренми ич. Шулай итеп егерме көнгә китәм, дисең? Алмаз. Әйе, инде мин жюрига кайтып җитә алмам, син безнең проектның хәлен үзең белешеп торырсың, ярыймы? И в а н. Соң, әлбәттә. Мин сиңа барын да язып торырмын. Чыгалар. Ашыгып Айдар керә. Ак костюмнан, култык астына йомры футлярда проектлар кыстырган, аны өстәлгә куеп, тирен сөртә, телефонны ала. Айдар (телефонда). Управлениемы?.. Кем бу? Ә? Исәнмесез, Айдар сөйли! Мин шул конкурсның срогы турында... Беләм, бүген. Ә? Икегә. Икедә комиссиянең башка членнары да җыелалармы? Ярый, юк, шул гына кирәк иде. (Куя. Бу вакыт Эсмеральда кереп, аяк очында Айдарга талпынып тора.) , Эсмеральда. Айдар абый. Ахырында... (Кул бирә.) Син әле килмәгәч, бөтенләй котым очты. Әллә, мин әйтәм. кичәгедән соң... (Өсте- нә карап.) Менә, костюмың шәп булган. Тәбрик итәм. Килешә. Менә ичмасам хәзер сине курорт кешесе дияргә була. Айдар (сабырсызланып). Шуның инәдән, җептән төшкәнен көтеп шундый нервыдан чыктым. (Проектны тотып.) Менә бит, сәгать икегә жюрига өлгерергә кирәк. Хәзер эш синдә... Эсмеральда (куанып һәм эреләнеп). Мин беләм миндә икәнен... Айдар (аңа тиз генә карап алып, проектын тотып). Юк, мин аны әйтмим, менә моны әйтәм. Күрәсеңме, чертежны? (Күрсәтә.) Эсмеральда (карый). Сызыгы кыек киткән. Бу караны кем, Зифа ханым тамыздымы? Айдар. Беләсеңме, бу чертежны хәзер яңадан ясап торып булмый бит инде, тиз генә шул җирен генә рәтләргә дә илтеп тапшырырга кирәк. Эсмеральда (чертежны карап). Шул-шул. Мин күрү белән белдем. Мещанканың гомер-гомергә шул инде аның... Үзен иреннән яраттыра алмый башласа, тота да иренең эшен пычрата, эшеннән үч ала... А й д^а р. Тукта инде, син анда хәзер кызларыңа әйт, алар моны мостик беләнме, өстенә юка кәгазь ябыштырыпмы, бер ничек... Эсмеральда (чертежны ябып, әһәмиятсез генә этәреп куеп). Эшләрбез... Я, ничек зәһәрләнеп минем өскә ташланган була бит әле. Өем ди бит. Үчектерсә, өеңнән үк чыкмый идем, кеше алдында яхшысынмадым гына. Ә син ул миңа сукканда карап тордың! Айдар (кинәт кызганып). Эсмеральда? Ул сиңа шулай бик каты эләктердемени? Эсмеральда. Суксын. Барыбер безне аера алмый бит инде. Я, сөйлә инде? Без киткәч, ничек булып бетте? V Aiiian Эсмеральда! Соңыннан сөйләшербез. Бар, зинһар, хәзер эшне төгәлләт! Беләсеңме, кем яхшы рәтләр? Елизавета Павловна Эсмеральда (проектны алып). Ул чагында бүген кич әлбәттә МИАй дар/ Коермеи. Бар, зинһар! Хәзер эшне я син коткарасың, я мин жюридан төшеп калам! Эсмеральда. Минем дә күлмәк бүген өлгерә. Сукмагае; барыбер курортына бергә барабыз... (Китә.) Айдар (китә башлый, кинәт туктап). Нәрсә ди? Зифаны мещанка ди? Ә үзе? Нәрсә соң аның башында? Кызыксынамы ул минем эшем белән? Тукта! Аңладымы ул нәрсә эшләргә кирәк икәнен? Чынлап та? Аңламады бит! (Эсмеральда артыннан китә.) Илдерхан керә, эшләпәсен, шарфын чөйгә элеп, үзен көзгедән карый, өстәлен рәтләштерә, җырлый. Нигә, нигә синең шаян күзләр Күзләремә болай багалар? Нинди көчләр, сөйлә, әй аппагым, Керфек очларыңнан агалар? Арткы ишектән Алмаз кереп баса. А л м а з. Илдерхан абзый, мөмкинме? И л д е р х а н. Әйдә, я булдымы инде? Алмаз. Булды. (Документларын алдына сала.) Илдерхан (кул куеп). Печать бастырырга онытма, мә! (Торып.) Димәк, син егерме көнгә Әлмәттә буласың. Алар бездән сораган ярдәмне оештырасың. Кирәкле кәгазьләр, стандарт планнар, чертежларның барын да алдыңмы инде? Инде артык кирәк булмаммы? Хәерле юл үзеңә. Алмаз. Хушыгыз, Илдерхан абзый. Сәгать бердәге поезд белән. Хәзер җыенам да... (Чыга.) И л д е р х а н кәгазьләрен ача, укый. Коридордан Ә й ш ә күренә. Ә й ш ә. Син үзең генәме? Ярыймы? Илдерхан. Әйе. Син нишләп? Ә й ш ә (әйләнеп ишекнең ике канатын да җиткереп ябып куя, аннан янына килеп). Ишеттеңме, бөтен шәһәр тулган. Илдерхан. Нәрсә белән? Ә й ш ә. Кичәге эш белән соң? Имештер, Чураевлар өендә бик зур скандал булган, хатыны ирен коперовальщица белән тотып... Илдерхан. Кем сөйли шуны? Әйтәм бит мин сиңа, тыңлама син, Әйшүк, шундый обывательләр сүзен. Ә й ш ә. Юк, син дә тыңла әле, моны обыватель генә сөйләми, Исмаев зур партийный работник... Илдерхан. Исмаев та шуны сөйлиме? Ә й ш ә. Юк, хатыны. Илдерхан. Хатыны сөйләр ул. Исмаев зур партийный булгач та хатынын кем дип беләсең соң? Обыватель. Ә й ш ә. Киттең син дә, обыватель! Тыңла әле син, нәрсә диләр: имеш, оифа ханым үз өеннән директор Балтаевның үзен дә, хатынын да, коперовалыцицасын да бергә кыйнап чыгарган диләр бит. Илдерхан. Кем? Аны шул юньсез хатыннар сөйли. Ярый, Эсме- ?ХЬ ?йиа г НЫН‘ Ире белӘН иөргән дә бУ лсын - а1< а синең белән мин гаепле мп<7* ’ кулда тота алмаган Зифа ханым үзе гаепледер? Хуш уа ҮТХ<^«ШЫ" 6МЭ" ака яхшыл “ к телаГ1’ өе11э барганмын, S Хуы.Гчыranrin ““ ул Шушы Э^аральда белан бергә мине J чыгарсын, мине, иренең начальнигын, җитмәсә, хатыным белән’ 20 21 Әйшә. Ансы шулай, ләкин синең дә анда сөйләвең Эсмеральданы яклаган кебек булып чыкты бит. Илдерхан. Ләкин мин бит аны гражданка Эсмеральда дип кенә беләм. Башка нәрсәне мин белмим. Башка ягы бармыдыр, юкмыдыр, анысы бит әле Зифа ханым сүзе. Гражданка^ Эсмеральда миндә эшли. Дөрес, мин күрәм, бераз җиңел кыз, тәҗрибәсез. Ләкин Зифа ханым белән бергә гражданка Эсмеральданы мин дә^тотып кыйный алмыйм, күз алдымда кеше дә кыйната алмыйм. Закон оар. Ә й ш ә. Менә мин шул хакта әйтим дип кердем дә: нигә син шундый кызны учреждениедә тотасың? Бөтен авторитетыгызны төшерде бит. Ай-яй, начар! Илдерхан. Бу әле Горкомга хәтле җитүе бар. Аннан миңа... Ә й ш ә. Соң шулай булгач? Тот та син шул кызыйны урыннан чыгар. Нишләп йөри ул, сары пышлак? Илдерхан. Чыгарырга да законын табарга кирәк бит аның! Шуннан, ул Айдар белән Зифаның аралары шул төсле булса, Эсмеральда урынына тагын башкасы табылыр бит. Әнә бездә Зина, Зина булмаса Лизавета, күреп торасың, сугыштан соң ирләр аз, хатын-кыз күп! (Ике кулын берьюлы аңа таба селтәп китә.) Ә й ш ә. Син нәрсә, Эсмеральданы аклыйсыңмы? Илдерхан. Ник аклыйм, акламыйм. Ләкин әйтәм: тегермән буасында ярык булдымы, аннан су ярып керә инде. Эсмеральдалар да кеше бит, каян булса да тормышка юл яралар. Әйшә (яратмыйча). Менә шул, әйтәм бит, сез ирләр фәкать берберегезне яклашасыз. Хәтта урынсыз җирдә дә. Каян килә шул! (Илдер- ханнан йөзен чөереп утыра; тегесе дә тамак кырыштыра, тынып торгач.) Я, сез биредән тизме күчәсез инде? Илдерхан. /Менә, вакытлы, дип һаман шунда утырталар. Бездән тау хәтле эш сорыйлар. Шалтыратыймчы үзләренә. (Телефон алып, бик елмаеп.) Ә, иптәш Морзаханов, Балтаев сөйли, исәнмесез! Ә? /Миңа тапшырылган учреждениедә? Нәрсә учреждениедә? (Үзгәреп.) Ә, ә? Туктагыз әле, сез кемнән шундый-шундый юк сүзләр ишетепсез? Ә, булды... Әйе, шуннан... Карагыз әле, андый зур вакыйга түгел бит ул. Әйшә (борчылып). Менә! Әйтәм бит! Әйтәм бит! Илдерхан (телефонга). Ә? Туктагыз әле, художниклар арасында таркалу дип, сез... Соң мин... туктагыз, ничек инде мин, үзем шунда буталган булам? (Читкә) Тфү! Менә бит черт! (Әйшә өстәл аша телефонга сузыла, Илдерхан трубкага.) Ә, юк, сүгенмим, мин монда чебен... чебен дим. Бер чебен авызга керде лә монда. Шуңа әйтүем. Ярый, ләкин сез шуны белегез: мин үзем андый семья бозуларга, таркалуларга бә-әк каршы кеше, бә-к нык каршы. Әлбиттә, мин бу эш белән иң элек үзем көрәшәм. Дөрес, эшебез тыгыз, ләкин, әйтәм бит, эшне зурга җибәрмәбез, үзем алынам, тыныч булыгыз. (Телефонны куеп.) Горком! Ә й ш ә. Морзаханов үзе? Илдерхан. Менә бит, әллә нәрсәләр кушып җиткергәннәр. Әйшә. Нәрсә, Зифа ханым жалу белән барганмы әллә? Илдерхан. Юк, күрдең бит кичә, без чыкканда? Аларның бит коридор тулы ишек, ишек саен баш! Бергә бишне кушып җиткергәннәр. Имеш, Чураевларда эчке мәҗлесе, семья сугышы, балалары, имеш, коридорда, ә безне, имеш, Зифа ханым бөтен конторабыз белән берәм-берәм типкәләп баскычтан очырган. Я шул дөресмени инде? Үзең шунда булдың, юк бит! ' ' Әйшә. Нигә генә бардык, ходаем! Син шул, кешегә яхшылык итәм дип... Менә ит! Нәрсә тәкъдим итте ул? И л д е р х а и. Партсекретарь правлениегә чакырып сөйләшегез Ә й ш ә. Чакыртыгыз соң. белән киңәшегез, Чураевлар семьясын , ДИ. 22 Инерхап. Әйе, башта правлеииегә, аннан райкомга, райкомнан •гоокомга, горком бюрога мендерсен. Нәтиҗәдә — исән торасыңмы, товарищ Нлдерхан. син нәрсә карадың? Учет карточкама кертеп-тереп шелтә бирсеннәр? Юк, правлеииегә җиоәрмибез инде бу эшне. Әйтер- сең, Чураев хатыны белән үпкәләшкән дә, бик зур эш булган. Шундый эшне начальник үзе генә хәл итә алмый, һи! Хәзер ире белән хатынын чакыртам да өйрәтәм үзләрен. Бетте! (Телефонны ала.) Чураев фатирымы бу? Ә? Зифа ханым үземе бу? Гафу итегез, сезне Балтаев борчый, исәнмесез, әйе, сез безгә килеп китә алмыйсызмы? Әйе, конторага. Бүген. хәзер үк. Килмәсәгез, ничек итим инде, ихтыярыгыз, ләкин белегез: үз файдагыз өчен. Алай, киләсез? Ярый. (Элә.) Ә й ш ә. Килә? Нлдерхан. Ә килми нишләсен? Аның интересы. Син бар, кайт хәзер, мин хәзер Чураев белән генә сөйләшеп алыйм. (Артка карап эндәшә) Айдар Хаджпмухаметовпч? Ә й ш ә. Я, ярый, киттем. Илдерүш, ашка вакытында кайтырсың бит? Нлдерхан. Анысы инде — режим! (Әйшә артыннан коридорга чыгып эндәшеп.) Мпңнәхмәт! Әйшә апаңны машинада озат! (Керә.) Аннан А й дар кереп баса. Нлдерхан. Я, Айдар Хаджпмухаметовпч, син нәрсә, чит кеше кебек торасың, якын кил. Айдар (ык-мык килеп). Кичәге вакыйгадан соң. Нлдерхан абзый, просто мин... сезнең йөзегезгә карарга да оялам. Нлдерхан. Я, ярый. Менә эшең ничек тора хәзер? Айдар. Хәзер бетә. Төгәлләмәсен рәтлиләр. Нлдерхан. Төгәлләмә?.. Ә, син аны әйтәсең... Айдар. Әйе, ә сез нәрсәне? И л д е р х а н. Мин хатының белән эшең ничек бетте димәкче идем. Айдар. Ә аның белән... Үзегез күрдегез ич. Нлдерхан. Күрдек. Бик начар күрдек. Я соң, без чыккач ничек булды? Арагыз беткәндер бит инде? А й дар. Бөтенләй бетте. Нлдерхан. Бетте? Менә яхшы. Алай булса — төзәттек? (Хәбәр итәргә телефон җыя башлый.) Айдар. Төзәлде, ул бер якка, мин бер якка кереп бикләндек. Нлдерхан (трубканы куя, кыза башлый). Ничек ул алай? Мин сезнең арагызда да}' беттеме, эшеңне төзәттеңме дип сорап торам. Ә син... Айдар. Туктагыз әле, мин нәрсә эшләргә тиеш дип беләсез соң сез? Нлдерхан. Я, без менә сине калдырып чыгып киттек, син миңа әйт, ирдер бит сии? Айдар. Ир. И л д е р х а и. Ир булгач, менә шунда төзәтә инде ир кеше! Нәрсә, әллә синнән курыкмый дамы? Айдар. Зифамы? И л д е р х а н. Соң әйт, хатындыр бит ул сиңа? Айдар (сулап куеп). Хатыным шул! ' Нлдерхан. Соң? Айдар. Үзегез күрдегез бит инде кичә, Илдерхап абзый. лдерхан. Күрсәм, ансы бит инде аның болай гына, кеше алдында гына, луш менә без чыгып киттек, сез икәү калдыгыз. Күзгә күз... Айдар. Сии кызык кына, Нлдерхан абзый... Икәү калдыгыз ди- С6Ң дә.., Илдерхап. Соң, билгеле: кеше алдында син -сың, ул көчле: хокук, закон, конституция — бар да аны тыңлата алмыйаның ягында. Ә менә 23 икәүдән икәү калгач? Берегез Айдар, берегез Зифа булып? Син әйт: тыңлыймы ул сине? Айдар. Зифамы? И л д ер х а н. Әллә тыңламый дамы? Син әйт, әйт. Айдар. Шул, мин хәзер малай белән бу якта, ул кыз белән ул якта. И л д е р х а н. Юк, бу җавабың миңа ошамыйдыр. Син нәрсә, үзеңне дә, безне дә хур итмәкче буласыңмы? Менә шул, хәзер хатының белән килеш! Айдар. Ул мине аерсын, мин аннан гафу үтенергәме. И л д е р х а н. Соң билгеле: син булмыйча, синең өчен хатының синнән гафу үтенсенме әллә? Ул чуалмаган бит, син чуалган. Я, ярый, йөргәнсең, кайсыбыз йөрмәгән? Ләкин кайсыбыз соң инде өенә сөяркәсен китереп, шунда, хатыны алдында үбешә? Менә шул, үзең гаепле, хәзер арагыз төзәлгән булсын! Айда р. Ничек алай гына? Туктагыз... Илдерхаи (бүлдереп). Менә шул: син ир, ул хатының булып... Айдар (бүлдереп). Ләкин бит... Илдер хан. Мин кушам сиңа, боерам! Айда р. Боерып кына булмый бит ул эш. Бу бит семья эше. Арадагы ишеккә Зифа ханым аркылы такта кагып куйган әле анда! Теге яктан келәсен дә элеп куйган! Илдерхаи. Такта? Туктале, син нәрсә, монда такта дип, бөтен безнең архитекторлар союзын хур итмәкче буласыңмы? Синең, извиняюсь, хатыныңның теге яктагы келәсе өчен мин иртәгә бюро алдында торыйм? Үзең өчен дә, малаең өчен дә книжками язып каты шелтә бирсеннәр? Такта! Алалар аны балта да, кубарып ташлыйлар. Купмаса, теге ишегеннән басып керәләр! Ир булгач! Айдар. Инде, Илдерхаи абзый, хатын ишегенә ятып, синсез тора алмыйм дип, ялынып йөрү дә ирлек булса... Илдерхаи. Ялын, тезлән! Ирләр шул вакытта ничек эшли, барын да эшлә! Нәрсә син, адәм буласы җиргә әрәм буласың киләме? Әллә син оҗмахтан туйдың, тамукнымы күрәсең килә? А й дар. Миңа ике йөзләнергә кушасыз? Алдашырга? Маймылланырга? Илдерхаи. Алдашсаң соң? Кызык кеше: кызларны үзенә карату өчен аңа алдашырга ярый, ә үз хатынын карату өчен, үз тормышын төзәтү өчен алдашса, маймыллана була! Айдар. Сез мине хурлыйсыз ла, Илдерхаи абзый. (Йөреп китә.) Илдерхаи. Менә бит кеше, ә? Мин синең өчен тырышам, ә син... Кара аны, хәзер ул үзе бире килә. Мин үзем сезне килештерермен, син тик үзең эшеңне бозма, югыйсә, кара, эшең бюрога куела. Анда китсә беләсең? Айдар. Китсә? Пис кешеме соң мин ул хәтле?.. Сез бит үзегез минем турымда, шайтан белсен, нәрсә уйлыйсыз! Зифа керә. Зифа. Исәнмесез! Илдерхаи. Исәнмесез! Әйдәгез, Зифа ханым, узыгыз, утыры гыз әле. Зифа. Рәхмәт. (Читкә утыра.) Илдерхаи. Әйе, Зифа ханым, җайсызрак эш булып чыкты бит әле бу. Кичәге эшегезне әйтәм. Мин әле генә Айдар Хаджимухаметович оелән сөйләштем. J Илдерхаи. Бик үкенә, ялгышлык миннән булды, ди (Айдаоным кузгалганын күреп, астан аңа йодрыгын күрсәтә.) Без киткәч сез -т™ гафу да үтенгән икән, дөрес булса, сез аны гафу да итмисез икән 3 и ф а. Нәрсә ди соң? 24 3 и ф а. Сез шулай бу эшне җиңелгә саныйсызмыни? Ил д ер х а и.'Мин?.. Юк, җиңелгә санамыйм. Ләкин бит ялгышлык кемдә" булмый? Ярый, кеше бераз исергән, ялгышкан. Ләкин бу эштән бөтен шәһәр алдында комедия ясарга ярамын бит. Ишетәсезме, бүген инде хәбәр киткән. Айдар Хаджимухаметович безнең солидный кеше, талантлы кеше. Сез шундый примерный семья, әйтегез әле, нәрсә булды ИНДӨ. тг „ А.. Зифа. Үземнән дә булды, Илдерхан аозыи, мнн оашта Айдар сүзен тыңлап, хезмәт урынымны ташлап, хата иттем. Өйгә баттым. Айдар (бүлдереп). Өйгә баткан! Ә хезмәт итсәң? Әле бит шуның өстенә дә өйдә пешерер, бала карар, юар идең! һәрбер совет хатыны шулай карый. Менә коммунизм булгач... Илдерхан. Тукта, тукта, син нәрсә, коммунизм булгач, Зифа ханымның хәле үзенән-үзе рәтләнәчәк, шуңа хәтле мин йөреп калыйм дисеңмени? (Зифага.) Сөйләгез, Зифа ханым. Артта, коридорда, Эсмеральдапын куанычлы йөзе күренә. Зифа. Шул. Менә нәтиҗәсе: мин хәзер аңа хатын түгел. Иптәш тә түгел, аның өй тормышының авырлыгын алып баручы. Илдерхан. Хуш, шуннан нәрсә килеп чыга инде? Зифа. Шул чыга: өй хозяйкасы гына булгач, үзегез беләсез, Айдар хәзер миннән кызык тапмый, читтән таба, мин ул өйдә асрау. Асрауга күпме мәхәббәт булырга мөмкин? Айда р. Асраумы? Димәк, син мине яратмагансың! Син бүлмә ишеген кагып куясыңмы? Димәк, син минем синнән аерылуымны, Эсмераль- дага баруымны үзең телисең! Артта Эс мера льда кулын кулга сугарга теләгәндәй, очынып, тирбәлеп торган кыяфәттә күздән югала. Илдерхан (арага торып, Айдарга). Теләми. Зифа ханым сиңа андый бер сүз дә әйтмәде. Син әллә нәрсә, валлаһи, башта үзең Зифа ханым белән килешергә булып та... Айдар. Аның белән килешергәме? Монда шулай философ булып утыргач та, беләсезме ул кем? Көнче! Зифа (Илдерханга). Мин башка сүз ишетермен дибрәк килгән идем, алай булса, минем артык сүзем юк. (Тора.) Илдерхан. Чураев! Зифа ханым синең белән шундый яхшы сөйләшә, син мине гафу ит, шайтан белсен нәрсә! Гаебең бар икән, ир икәнсең— тот та гафу үтен инде. (Култыклап алып килмәкче була.) Айдар (карыша). Тукта, Илдерхан абзый, сез әллә ничек, формальный гына. Килешкәч-килешкәч ызгышның сәбәбен бетереп сөйләшергә кирәк. Миннән генә түгел бит, ул гаепнең үзеннән дә килә икәнен аңласын. Зифа. Көчләмәгез аны. Илдерхан. Зифа ханым, бу сүзләре аның ирлек мин-минлеге генә. Хәзер кул бирешегез. (Айдарны аңа сөйрәп.) Гафу диген, гафу, гафу... (Бер яктан Зифаның кулын ала.) Зифа. Юк, алай гына булмый, Илдерхан абзый. (Кулын ычкындыра.) 1 Илдерхан. Тагын булмый? Нәрсә, сез чынлап та бер дә килешмәскә, аерылышырга телисезмени? (Тегеләр сискәиә.) Зифа. Аерылырга? Сез шулай тиеш табасызмы? Илдерхан. Тапмыйм, ләкин мин сезгә әйттем, аңлаттым куштым сез бит берсен дә эшләмисез! ’ ' ’ Айдар. Аерылышырга? Мин бит әле андый сүз әйткәнем юк Ут бит үзе бүлмә аерды! 25 И л д е р х а и. Менә күрәсең, Зифа ханым, эш сездә, алай бу п ач килешегез. (Аны алып килә.) Арткы ишектә кулына кәгазь тоткан Андреев Иван күренә дә, боларны күреп, кире китә. Зифа (туктап торып). Яхшы, ләкин, башта сез миңа шуны әйтегез: Айдар белән ул кызның аралары ни дәрәҗәдә соң? Ачыкладыгызмы. Илдерхан. Ул кыз белән? Господи. Аның белән Айдар ладжимухаметовичның нинди бәйләнеше булсын! Мин уема да китерә алмыйм. Зифа. Кызык, сез Айдар өчен сөйлисез. Ник ул үзе бу хакта берни дә әйтми. . Илдерхан. Әйтсен, зинһар өчен, нинди оәиләнеш? Минемчә, саф эш ягыннан бәйләнештер, бер учреждениедә булгач... Айдар. Илдерхан абзый, алай гына түгел шул. Илдерхан. Түгел? Алай булса, мин белмимдер. (Үз-үзенә.) Нәрсә чыгара тагы? Айдар. Килешәбез икән — Зифаның күңелендә бер төрле дә ул-оу шик калмасын! Мин барын да туп-туры сөйләп бирергә тиеш бит. Зифа. Шулай шул. Шулай булгач, менә син әйт инде: кичәгенәк ни өчен Эсмеральда сиңа «Сочи» диде? Айдар. Ә ул... (Тукталып торып.) Мин Эсмеральдага Сочига путевка сатып алырга акча биреп торган идем. 3 и ф а. Күпме? Айдар. Сигез йөз сум. 3 и ф а. Сигез йөз? Илдерхан. Сигез йөз, дәкин бит ул аны бурычка биргән! (Читкә.) Җәһәннәм! Зифа. Димәк, ул да син барган җиргә бара. Курортка? Айдар. Белмим. Бәлки аның да шул вакытка туры килә торгандыр. Ләкин мин сиңа барын да турысын әйтәм. 3 и ф а. Син аның фатирында булганың бармы? Айда р. Бар, ике мәртәбә, юк, өч... 3 и ф а. Теге көнне син шуннан кызмача булып кайттың? Айдар (уенга борырга тырышып). Билгеле, мин килгәч, кеше чәй- мәй кебек нәрсә куйган булды анысы! Зифа (Илдерханга). Менә ул! Менә аның чын йөзе! (Ишеккә юнәлә.) Илдерхан (читкә). Тфү! (Зифага.) Сабыр итегез... (Айдарга.) Тинтәк! (Кычкырып.) Инде син хатыныңа хәзер барын да әйтеп бирдең икән — димәк, син артык ул кызга әйләнеп тә бакмыйсың? Айдар. Әйе, кичәге ямьсез эш мине бик зур уйга салды, күрәм бу эш тирәнгә бара. Мин төн буе йокламадым. Илдерхан (Зифага юнәлеп). Менә күрәсез, ул барын да уйлаган. Тирән уйлаган. Бөтен үзенең гаебен сезгә турыдан әйтеп бирде. Сезне- ул бер Эсмеральдага да алыштырмый. Шулай булгач, сез дә аны гафу итеп... Арткы ишектән кулына кәгазь тоткан Иван тагын күтәрелә дә керә алмый кире китә. Зифа (торып). Ярый, сезнең эшегезне тотмыйк... (Айдарга) Иртәдән үк Эсмеральдадан сигез йөз сумны кире аласың, бу — бер: шуннан хәзер үк Эсмеральда белән бөтен бәйләнешеңне өзәсең... Кинәт Эсмеральда керә. Эсмеральда (алга узып). Мөмкинме? (Кабарып.) Айдар абый миңа сез кирәк идегез. (Туп-туры аңа карап тора.) А й дар. Мин? 26 И . i д е р х а н. Ул мәшгуль! Нәрсәгә бире керәсез? Барыгыз, барыгыз! . , „ Э с м е р а л ь д а. Юк, эш Айдар абыйның проекты турында... Илдер ха н. Ә. проектмы? Канда ул? Китерегез, хәзер үк проект Эс мер а льда. Мпием бүлмәдә. Анда чертежда кечкенә... (Айдарга.) Үзегез белән хәл итәсе нәрсә бар, Айдар абый. Зифа. Чертежмы? (Илдерхан га.) Үзем күрсәтеп бирәм, хәзер үк чертеж бире китерелсен! Эсмеральда. Зифа ханым, сез монда килеп тә, безнең эчке эшебезгә катнашмагыз инде, үз кухнягызда гына командовать итегез, анда да әле приказыгыз йөрсә! Айдар абый, керерсез! (Чыгарга борыла.) А й дар (буталып, Эсмеральдага). Хәзер, хәзер, Зифакай... (Зифага.) Хәзер киләм. Эсмераль... 3 и ф а. Ах, сез шулаймыни? Оятсыз! Син, Айдар, оятсыз! (Айдарның өстәлдә яткан ак фуражкасы аның кулына эләгә дә шуның белән аңа бәрә.) А й д а р чигәсен тотып бер якка әйләнә. Артта кулына кәгазь тоткан И в а н тагын күренә дә тиз генә тагын чигенеп китә. Илдерхан. Мин сезне тәртипкә чакырам, Зифа ханым. Минем хозурымда сез... *3 и ф а. Сезнең хозурыгызда мин ни эшләдем әле, Илдерхан абзый? Нәрсә бу сезнең: юри оештырган тозакмы әллә? Сезнең кадр тәрбия итүегез шушымы? Әгәр тәрбиягез шул булса, мин сезгә бер генә сүз әй- тәм, сез — шляпа, хушыгыз! (Китә.) Илдерхан. Ая-яй бу хатын, ә? Менә белми идем. Нәрсә, «эшләпә» диме? Берәү дә ишетмәдеме әйткәнен? (Ишекне карап килеп.) һәрвакыт шулаймы ул? Айдар. Бу хәтлесен үзем дә ишеткәнем 'юк иде. Менә шулай алтыны да, ялкыны да бергә шул. Илдерхан. Ялкыны, имеш! Үзең дә барып чыккан кеше икәнсең, мин сиңа әйтим! Хатыныңның гадәтен беләсең, шулай булгач, ни пычагыма соң әле сиңа бармаган курортларыңа хәтле аның алдында отчет биреп торырга бик кирәк булды? Айдар. Соң инде килешергә булгач, бар булган элекке гөнаһыңны әйтеп килешергә кирәк дип уйладым бит мин, Илдерхан абзый. Мин бит, ахыр чиктә, андый-мондый кеше түгел. Обыватель дә түгел, эчтә бернинди кер йөртергә дә яратмыйм мин. Илдерхан. Гөнаһыннан паклана, тәүбә итә, имеш! Сознательный, имеш! Нәрсә син, чәче озын булгач та, хатыныңны, извиняюсь, поп дип белдеңме әллә? Икона алдында сөйләгән кебек сөйләргә? Кайсыбыз йөрмәгән дә, кайсыбыз шуны хатынына кайтып сөйли? Айдар. Юк, сез әле, күрәм, бу эштә мине дә белмисез, аны да белеп җиткермисез... Илдерхан. Җиткерү генәме соң? Күзләре соң, күзләре! Мин бит әле син генә гаепле дип уйлап йөри идем, аңладым, төшендем хәлеңне оолай булгач! Үзең дә капкансың икән, егет! Юк, юк, хатын шундый буламыни? Айдар. Соң нишләргә миңа, Илдерхан абзый, ничек торырга? Илдерхан. Торалмыйсың да. Юк, юк һәлак булгансың син. Нишләп син ир башың белән үзеңне хатыннан хурлатып торасың? Зур архитектор булып! Аер да җибәр үзен! Айдар. Ләкин бит ул мине ярата, ярата, Илдерхан абзый. Белмисез генә, минсез саргаеп, кипшеп бетә бит ул! Илдерхан. Әгәр дә монысы аның сиңа күрсәткән яратуы булса, гафу ит, яратмавы ии була торгандыр, белмим! 27 А й д а р. Ул бит көнчелегенә чыдый алмый сукты, Эсмеральданы күргәч! Ул бит нервтан гына. Эчеңә җыйма дигән, профессоры кушкан аңа! Ул минсез тын да ала алмый бит, Илдерхан абзый. (Үкереп елын.) Илдерхан. Тукта, тукта, син нәрсә? (Башын тотып карый.) Диям! Кая әле башыңа салкын чүпрәк ябыйк. Хәзер... (Кулъяулыгын чы латып башына яба.) . Айдар. Нишлим? Алдына гына кайтып егылыйм микән әллә. Аңар да бик авыр бит, Илдерхан абзый... Илдерхан. Алдына дисең? Син нәрсә, безнең оөтен ирләр җенесен мәсхәрә итмәкче буласыңмы? Нәрсә сөйли? Алдына... Башыңны тишеп бөтенләй миеңне агыздымы әллә? Алдына!.. Әйдә, әнә, ишек төбендә минем машина, утыр да врачка бар. Дару кап, тынычлан. Синең хәзер бер генә козырең калды — аерылышу турында газетага игълан оир\. Андый хатыннарнымы? Өйрәтергә кирәк, иптәш, андый хатыннарны... Миңпәхмәт, машина! (Җитәкләп алып чыгып китә.) Пәрдә төшеп яңадан күтәрелә. Шул ук урын. Пәрдә ачылганда, тәнәфескә звонок бирелә. Арткы ишектән архитекторлар һәм кулларына җиңсә бәйләгән кызлар^ чыгып коридор буйлап таралалар. Алгы бүлмәдә беркем дә юк. Сул яктан э и ф а керә. 3 и ф а. Мөмкинме? (Коридорда туктый.) Илдерхан абзый... (Карап.) Ул юк. (Карана.) Ах... Айдар!.. Я нишләдем мин? Ни әйттем? Учреждениегә килеп? (Өстәлгә карый.) Тукта, әгәр дә мин аңа язып кына калдырсам? (Утырып язып карый, укый.) «Илдерхан абзый, мин сезнең алдыгызда бик зур гаепле, ләкин сез мине, ирен сөйгән намуслы хатын һәм ана буларак, шул вакыт нинди хәлдә буылганымны аңларсыз һәм мине гафу итәрсез дип ышанам». (Әйтеп карый.) Гафу итәрсез? (Артта пыяла тәрәзә аша кеше күләгәләре йөри. Эсмеральда тавышы. Зифа сискәнә.) Кем ул, шушы кыз киләме? (Тиз геиә кәгазен алып яшерә. Үзе ышыкка тартыла. Уң як коридорда юл киеменнән, чемодан күтәргән Алмаз үтеп'бара. Арткы ишектән Эсмеральда аның өстенә килеп чыга. Кулына Айдарның проект һәм чертежларын төреп тоткан.) Эсмеральда. Алмаз! (Кулбашына кулын тидереп.) Ха-ха-ха. Син ишеттеңме? Алмаз. Мин поездга... Менә! Ычкынган ич? (Чемоданын куеп, бәйләвең ныгыта башлый.) Эсмеральда. Әллә ишетмәдең? Теге бит... хатынын судка бирә! Ха-ха-ха! Эсмеральда (сикергәләп). Ха-ха-ха! Ышанмыйсың? И син күрсә идең Зифасының ничек ташлануын! Бар да минем өчен! (Кулыннан бер чертеж төшә. Зифа ышыклана төшә.) Алмаз (күтәрелеп аңа карап). Нәрсәгә куана бит! Ах сиртмә кой- рык. Мин сиңа нәрсә дип киңәш бирдем? Чуалма син бу эш бечән’ Го мумәи, чуалма син! Әнә чертежыңны җый! (Чемоданын бәйли ) Эсмеральда (чертежны идәннән алып). Син беләсеңме бпляп кемнеке. Айдар абыйныкы бит. Без әле аның белән бер җирен төзәттек Телисеңме, мии сиңа күрсәтәм, кара... (Сүтә башлый ) Алмаз. Кирәкми, нәрсәгә миңа кешенең конкурска дигән эше' Син аны миңа күрсәтергә дә тиеш түгел. Аннан, беләсеңме .әйтим? Син монда совет кызының исемен сатып, Алмаз. Кем? Кем судка бирә? Эсмеральда. Айдар абый соң? (Сикергәләп.) Менә күрдеңме, син бу эшне минем зыянга оула дидең, бар да минем файдага булып чыкты. Ул хәзер врачта. Аерылышалар... А л м а з. Синең өчен Айдар Чураев хатынын судка бирсә, җүләр булыр аннан! миң сиңа нәосә кара җептән киләп са- 28 рып, шаукым сугып йөрмә, ярыймы? Намусыңны сакла. Әнә, Айдар абый да килә. Эсмеральда (очына төшеп). Айдар аоыи? Кайттымы әллә ул? Кайда, буфетка кердеме әллә? А л -м а з. Нәрсә? Эсмеральда (проектын һәм кул сумкасын механик рәвештә үз артына түгәрәк өстәлгә ыргыта). Чыннанмы? Алмаз. Кара, ничек очына, ах, ярканат! Капланып төшмә! (Күтәренеп китә.) Эсмеральда (артыннан коридорга омтылып). Ул... анда! (Кире йөгереп килеп сумкасын ала да көзгегә ташлана. Аның артыннан проект- чертежлары шуып идәнгә төшә. Эсмеральда тиз-тиз иренен, битен буйый. Ашыгып ике өстәл арасыннан чыгам дигәндә, идәндә яткан проектка абына.) Кайсы нәрсәсен ташлаган тагын! (Бер якка тибеп җибәреп коридорга чыгып чаба.) Зифа (килеп кәгазьләрне күтәреп). Аның проекты! Мин ясаган чертеж!.. Я, нишләгән ул!.. Менә ул, менә ул аның айлар буе иткән иҗаты... Минем йокысыз төннәрем! Менә ул аны үкчәсе белән ничек яньчегән! Нишләгән? Ә бу, тап төшкән җире... Ансы да юньләп төзәтелмәгән!.. Я ничек итеп бу эшне калдырып китәргә? Ничек бу килеш жюрига бирерләр? Анда бит көләчәкләр генә. Кемгә әйтергә? Әйтсәм, тагын мин катышкан булам! Ләкин аны мин шушы килеш ташлап китә аламмы? Я кем кулына төште, бетте бит бу кеше! (Сузылып як-ягына карап алып.) Туктале, ник әле мин аның эшен дә, үз эшләремне дә шул кыздан мәсхәрә иттерәм? Юк! Калдыралмыйм! Калдыралмыйм! (Тиз генә карарга килеп, проектларны төреп култыгына ала да, коридордан сулга,, тышкы ишеккә таба китеп югала.) Уң яктан ашыгып Андар, аның артыннан Эсмеральда керә. Эсмеральда (Айдарны туктатырга тырышып). Айдар абыйГ Тукта шунда, бер кеше дә юк, без сөйләшик әле... Айдар (аны бүлеп). Мин хәзер анда китәм. Китер әле чертежларны... Эсмеральда. Әле өлгерерсең... (Алдына чыгып, күзләренә карап.) Я, минем беләсем килә, алдыңмы врачтан? Айдар. Эсмеральда!.. Эсмеральда. Юк, минем бер сүз әйтәсем бар сиңа. Бик әһәмиятле... Ул чагында, тукта, мин сине бераз озата гына барыйм. Айдар. Озатма да, хәзер ул хакта бернәрсә дә сөйләшмибез дә. Эсмеральда. Туктале, син нәрсә... Айдар. Әйт, синеңчә, хәзер проектны илтеп бирергә кирәкме,, юкмы? Без синең белән эш йортында эш хакында сөйләшәбездер ләбаса. Эсмеральда. Рәхим ит. Ал проектыңны. Эше беткән аның. Тик миңа рәхмәт дияргә онытма, мә! (Өстәлгә килә, туктап кала.) Айдар. Нәрсә тагы? Эсмеральда. Юк, шул өстәлгә куйган идем бит, әллә... Тукта. (Арткы ишеккә йөгерә.) Айдар (артыннан). Кара яхшылап үз өстәлеңне. (Үзенә.) Бер карасаң, шундый үткен, икенче карасаң, әллә нәрсә, аңгыра төсле булып китә шунда. (Эсмеральдага.) Я? Эсмеральда (килә). Анда юк. Әйтәм бит, шушы өстәлдә иде... Айдар. Ничек бу өстәлдә? Нәрсә син? Аны теләсә кая ташлап йөрисеңмени? Бу бит синең өстәлең дә түгел... Эсмеральда. Юк, әле генә без Алмаз белән шушында сөйләшеп тордык та... аннан ул сине врачтан кайта дигәч... Айдар. Биккулов белән?.. 29 Эсмеральда. Әйе, ул командировкага китте бит. Нәрсә? Сип курыкма тагы... Ул миннән алда чыгып китте. Мин әле аннан калып га монда берүзем булдым. Аннан сине күрим дип чыксам, син киләсең. Менә әле, минут та юк бит... Әйе, әйе. Шунда гына куеп тордым, Айдар абый. (Иелә, бөгелә, сыйпанып өстәлнең төрле ягын карый.) А й дар. Сыйпыйсы юк, бер колач әйбер ул. Бар әле үз өстәлеңне яхшылап кара... Эсмеральда. Карадым да, юк та. Анда булырга, мин киредән анда бармадым ич? Менә гаҗәп! (Шкаф башына карый, йомры^ футлярны ача.) Карале, чынлап та. Кая гына булды соң бу, Айдар аоый? Айдар. Айдар абыймы? Син бел: бүген синең бөтен Айдар абыең шушы проектта!.. Эсмеральда. Юк, Зифаң бая сиңа шул хәтле кизәнгәч, мин... Айдар (борып). Я? Эсмеральда (түземнән чыгып). Ул чагында мин белмим алай булгач! Берәрсе алгандыр! Айдар. Берәрсе? Ничек? Ә? Бәлки үзең син аны берәрсенә биргәнсеңдер? Кемгә, Биккуловкамы? Эсмеральда. Кызмагыз, зинһар. Биккулов сезнең кебек эгоист түгел... А й дар. Шулай да булсын. Кайда соң проект? Илдерхан керә. И л д е р х а н. Тсс... Нинди тавыш бу? А н дар. Менә проектны әллә кая иткән. Илдерхан. Проектны?.. Синекен? Эсмеральда. Әйе, мин шушында гына куеп тордым, чыккан арада юк булды. И л д е р х а н. Ничек юк булды? Сез беләсезме ул нинди проект икәнен? Аның өчен башыгыз белән җавап бирерсез. Хәзер табыгыз. Эсмеральда. Уф, нигә генә алындым шул хәерсез проектка. Айдар. Нишлибез, Илдерхан абзый, сәгать икегә бара. Илдерхан (Эсмеральдага). Сез еламагыз, карагыз, кая була ул? Кем соң булды бире? Эсмеральда. Беркем дә булмады. Тәнәфескә дә чыкмадым бит, тордым микән бер минут. Нигә генә алындым!.. (Елый.) Илдерхан. Чынлап та, шайтан белсен, нәрсә творится сезнең бе- -лән. Зифа ханым булмадымы? А й дар. Зифа ханым? Ул нишләп тагын шуннан соң бире килсен! Илдерхан. Аптыраганнан әйтәм. Сезнең- конкурска катышуыгызны кем соң теләми? Безнең коллегиядә андый кеше юк. Мин белмимен. Ә Зифа ханым... бәлки ачудан... Айдар. Илдерхан абзый, гафу итегез, сез Зифаны белмим, кем дип уйлыйсыз. Эсмеральда юри ныграк елый, артта, коридорда, хезмәткәрләр туктаттыра. Телефон шалтырый. Илдерхан (телефонны алып). Ә, исәнмесез! Миңа тапшырылган учреждениедә? Юк, берни дә булганы юк. Сугыш? Ә? Абажурлы лампа? Ниткән ул абажурлы лампа? Но мин белмим инде, сезгә нәрсә җиткереп торалар. Юк, мин коллегиаль тикшерүгә каршы түгел, ләкин... абажурлы лампа миндә булганы да юктыр. Анлык эш тә юк бит әле, да, әйе!.. (Куя.) Инде Зифа ханымны иренә абажурлы лампа белән бәргән дип Обкомсоюзга итеп җиткергәннәр. Имеш, минем учреждениемдә ниндидер ботка! Имеш, без семья мәсьәләсе белән тиешенчә шөгыльләнмибез! Минемчә, без семья мәсьәләсе белән генә шөгыльләнәбез дә. Әле инде, җитмәсә, бу проект килеп чыкты. Син, Эсмеральда, үзеңә тапшырылган эшкә бол ай салкын караган өчен шелтә бирәм мин сиңа. Приказ белән! Ә проектны, проектны теләсә ничек табыгыз, әйдә, эзләгез. (Авызың күтәреп үзенә елап карап торган Эсмеральдага.) Сез миңа карамагыз, үзегезгә карагыз. Иреннәренә чабата хәтле кызыл буйыйлар да шайтан белсен нәрсә. Бу судка җитәрлек эш. Э с м е р а л ь д а. Судка? Илдер.хан. Барыгыз, барыгыз. (Бар да кузгалалар.) Айдар (Эсмеральдага). Димәк, минем проектым югалды? Э с м е р а л ь д а. Айдар абый.-.. Айдар (коры). Син аны табарсың, Эсмеральда! (Чыгарга юнәлә. Эсмеральда акырып елый.) Илдерхан (ишекне карап килеп). Ш-шш! (Үзенә үзе.) Менә юньсезләр! Чынлап та эшләпәгә калырсың бит болар белән! (Эсмеральдага.) Шш, димен! (Андреевның кәгазенә печать сугып.) Мә! Пәрдә. (Дәвамы, бар)