ТУКАЙ
ӨЧЕНЧЕ ӨЛЕШ ҖАЕК . 9 Менә шуларны искә төшереп утыра иде Габдулла. Ишек ачылып китте. Мәдрәсәгә кече балаларны укытучы һәм мәдрәсәнең хуҗалык эшләрен алып баручы Хәмидулла абзый килеп керде. Какча гәүдәле, түгәрәк кара сакалмыеклы, ягымлы гына сөйләшә торган кеше иде ул. Сөйләшеп киттеләр. — Ни белән яшәмәкче буласың соң? — дип сорады Хәмидулла абзый Габдулладан. — Менә, хәзрәткә метрика дәфтәрләре күчерәм, ул вак-төяк биреп торгалый. — Метрика дәфтәрләре бетәр, нишләрсең? — Белмим әле, уйлаганым юк. — Менә нәрсә, безгә мәдрәсә өчен сторож кирәк. Читтән кеше чакырып, акча түләгәнче, алын син шул эшкә. Эчеңне төртеп тишмәс. Барыбер син шунда яшисең, йортны сакларсың, ишек алдын себерерсең, пожар мичкәләренә су тутырып куярсың... — Аты кая соң? — Мәдрәсәбезнең мөтәвәллие2 Мортаза әфәнде үзенең атын биреп торырга булды. Шуның өчен аларга да берәр мичкә меңгезеп бирергә туры килер инде. Жалуньяны үзем түләрмен, диде. Ярлы-ябагайны әбижәт итмәс. Бик дианәтле, бик юмарт бай, алла гомерен бирсен!.. Шул көннән башлап Габдулла мәдрәсәдә сторожлык хезмәтен үти башлады, йортны себерде, ишек алдындагы бердәнбер тал агачының каерысын кимереп торучы кәҗәләрне себерке белән өертеп, куып чыгарды һәм капканы ябып, келәне элеп куйды. Тагын нишләргә? Кырлайда Сәгъди абзыйның үз йортында, тегене-моиы рәтләп, хуҗа булып’ йөрүе аның исенә килеп төште. — Ул булса, монда тагын нишләр иде? — дигән сорау куйды ул үзенә-үзе. Шунда аның күзе Чаган ягына таба авып бара торган коймага төште. Тиз-тиз генә чама корып алды ул һәм капканың ярым сынык иске бастырыгы белән койманы терәтеп куйды. Үзен кая куярга белми ямансулап йөргән Габдулла өчен бу эшнең бөтенесе бик тансык булып чыкты. Үзенең бүгенге эшеннән шактый канәгать булып һәм бераз талчыгып ул мәдрәсәгә керде. Каты-коты белән 1 Дәвамы. Башы 4—5 саннарда. М о т ә и ә л л и — мәдрәсәне тотучы, попечитель. з* 35 тамак ялгап, Сәлүк белән чәй эчеп алганнан соң, сәндерәгә менеп ятты һәм гадәттәгедән тизрәк йоклап та китте. Иртән иртүк торып ул ат алырга дип Мортаза бай йортына юнәлде. Мәдрәсәдән шәһәр эченә таба ике урам аша аслы-өсле мәһабәт кенә йорт иде бу. Бу йорт коймалары, капкалары белән бер төскә — куе яшел буяу белән, тәрәзә, ишек, капка читләре ак буяу белән купшы итеп буялган иде. Тыштан кул белән басып ачыла торган авыр гына тимер келәле капкадан Габдулла эчкә керде. Киң ишек алдының түрендә абзар һәм келәтләрнең зур ишекләре ачылып тора, йорт төрле пролеткаларга һәм йөк арбаларына җигелгән яки, туарылып, печән ашап тора торган атлар белән тулы. Түр келәтләргә бер кереп, бер чыгып хезмәтчеләр капчык ташыйлар. Таш өйнең аскы кат ишеге тирәсендә савыт-саба белән кайнашучы асрау хатыннар һәм ниндидер карчыклар чөгердәшәләр, алар- ның кулларында ниндидер савытларның көмешләре, кечкенә һәм зур тасларның җизләре кояшка чагылып ялт-йолт киләләр. — Гайниямал, мә, менә бу тасларны агартып куй, маҗны Һәдиядән сорап ал... — Варенье кайнатырга кечкенә булыр бит бу? — Кура җиләген зур таста кайнатырбыз, бусын бикә кытай алмасына тотарбыз диде. — Куна такталарында чәкчәк турыйлар, гөбәдия камырын нәрсәгә җәябез? — Юачаларны кайнатырга салгач, куна такталары бушар. Син хәзергә әнә теге зур савыттан кара җимеш белән йөземне әрчи тор. — Җимеш суын кайсы казанда кайнатабыз? Габдулла хатыннар арасында Гайниямалны танып алды. Аңа дәшер- гә дә өлгермәде, келәтләр ягыннан Гыймади килеп чыкты. Ул, алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә, Габдуллага якынлашты һәм: — Габдуллаҗан, сине монда нинди җйлләр китереп ташлады тагын? — дип гаҗәпләнде. Габдулла мәсьәләне аңлатып бирде. Гыймади тагы да гаҗәпләнебрәк сызгырып куйды. — Шулаймыни? Мортаза бай үзенә тагы да бер малай яллады дигәннәр иде, шул син икән алайса?! — Нишләп мин Мортаза байга ялланыйм? Мәдрәсәдә сторож гына мин... — Анысы барыбер, Габдулла! Мортаза берәүне дә үзенә малайлыкка ялламый. Менә мине ул үзенә кучер итеп алган иде. Мин монда хәзерге көнне сторож да, дворник та, ат караучы да, олауга йөрүче дә, су ташучы да, морҗа тазартучы да... күрәсең, нихәтле! Боларның бөтенесен берьюлы гына Әбүгалисина да үзенең ноҗүм гыйлеме белән башкарып чыга алмас иде. Ә мәдрәсәдә сторож дигәнең ул барыбер шул ук Мортаза бай сторожы дигән сүз бит инде ул. Мәдрәсә кемнеке?.. Аныкы! — Ә аның монда су ташучысы юкмыни? — Аңа йөзләп ташучы кирәк, ул да аз булыр. Бигрәк тә менә хәзер туйга хәзерләнү бара, баш кашып алырга да вакыт юк. — Кем туе? Әллә Мортаза бай дүртенче хатынга өйләнәме? — Улын өйләндерә. Оренбургтан, Казаннан, Сары Таудан чакырылганнар кунаклар. Никах укырга андый-мондый гына мулла-мунтагай түгел, Өфедән мөфти үзе килә ди. Әнә кая таба бара эшләр! Бу йортта, үзең әйтмешли, хатын алалар да, хатын аералар! Сезнең Биби-Зөһрәне аерып җибәргәннән соң, Мортаза бай үзе күптән түгел генә Әхмәдулла купең кызын өченче хатынлыкка менә шулай туйлап алды лабаса... Габдулла кайчандыр Талиптан өйрәнеп алганча черт итеп җиргә төкереп куйды һәм, бай турында бер сүз дә әйтмәстән, Гыймадиның үз тормышына күчте. 36 — Үзем кайда торасың соң? — Сөйләмә дә инде, рпстанпар кебек кырык кеше бер бүлмәдә яшибез шунда". Кайсыбыз менә шунда аскы катның бер ягында, бер төрлебез әнә теге келәт артындагы иске мунчада... — Бай үзе кайда тора? __ Quo ул ©ске катның бөтенесе аныкы, аскы катның яртысы да аныкы. А1оңардан башка әле аның шәһәрдә тагы ике өе бар. Үзенең дүрт- бнш кешесе белән әле ул анда да сыймый. Мал, җиһаз күп, ничә әйтсәң дә... Габдулла, аны-моны уйлап тормый, җиңел генә ярды да салды: — Гыйльме иоҗүм укыгандыр ул, әй! Югыйсә, каян менеп алсын ул мондый дәрәҗәгә? — Укыган пычагым! Сарыфиы да бетерә алмый чыккан. 1ире-яры сәүдәсенә тотынып, үз компаньонын утыртып, түрәләргә әллә ничаклы акча төртеп баеган, имеш, дип сөйлиләр. Белмим, кеше көнчелек белән дә сөйләр анысы. Әмма үзе, беләсеңме, үзенең баеп китүен ничек сөйли, ди? Мин теге вакытны сиңа әйттем бит, шуның кебек покрау вакытында төнлә белән урманга абага чәчкәсе саклап утырырга барган, чәчәк ату белән үк тегене өзеп алып кайткан, баеп китүе дә, имеш, шуннан башланган. Абага чәчкәсен я елан мөгезен табу, имеш, берни дә түгел, тик аның тылсымына чын күңелдән ышанырга кирәк... Габдулла Гыймади җигеп биргән су мичкәсе өстенә менеп утырды һәм: — Менә без дә үзебезнең мәдрәсәдә алган гыйлем белән дәрәҗәгә менеп утырдык, на-а-а, малкай!—дип дилбегәне атның сыртына суктырып алды. Мичкә белән Чаганнан су алып менеп, мәдрәсәнең пожар мичкәләрен тутырып куйгач, ул, тагын төшеп, бер мичкә су алып менде һәм аны Мортаза бай йортына кайтарып куйды. Гыймади Габдулла кайтарган атны мичкәдән тугара-тугара, сер итеп кенә һәм үз-үзенә бик ышанган хәлдә әйтте: — Менә бу туйлар узгач, ерак урманга абага сакларга барырбыз әле. Белмәссең!.. Аннан соң кеше күзенә күренми йөрер өчен бер абага гына им түгел икән. Бер җирдә дә ак табы булмаган кара мәчене кара мунчада казанга салып итләре таралып беткәнче кайнатып, шуның сөяген авызыңа каптыңмы, кеше күзенә күренми, теләсәң нишләп йөр, хет патша сараена кереп бер капчык алтын алып чык!.. Белдеңме? 10 ЛАортаза бай улы Садыйкның туе чынлап та бик зур булды. Ике улының кечесе һәм иркә үскәне иде Садыйк. Олы улы, үз сәүдәсен ачып, атасы белән килешми, аерылып чыкты. Кече улы атасының сәүдәсен дәвам иттерергә тиеш бердәнбер наследник булып калды. Кече яшьләрендә кул өстендә генә йөрттеләр үзен. Төчкерсә: «бай бул!» — диделәр. Көйсезләнсә, алдына күз камаштыргыч яңа алтын тәңкәләр чәчеп, алариы чылтыратып юаттылар. — Үскәч, бай булыр минем улым! Таш кибетләр, таш пулатлар салдырыр... Аргамакларның асылына гыиа утырып, ярминкәдән ярминкәгә йөрер... Төлке тамак туннар гына кияр... Бал белән май гына ашап торыр... Анасы, бала караучы хатыннар һәм карчыклар — һәммәсе дә аны менә шул сүзләр оеләи юатып, өметләндереп, канатландырып үстерделәр. Улым, үскәч кем буласың әле син? — дип сорый торган иде кунаклар алдында Мортаза бай үзе. Иркә малай үзенең ятлап алгап җавабын берьюлы гыиа әйтми, боргаланып, назланып тора яки кыланып берәр тозсыз сүз белән җавап кайтара иде: 37 — Микики булам! — Я, кыланмале, Мөхәммәтсадыйк! Кичә генә нәни апаең алдында бик әйбәт әйткән идең ләбаса! Я, кем буласың? — Самавыр булам! ‘ — И тозсыз, бер дә килешми инде, әйтсәң, акча бирәм... — Иң элек бир! Кунаклар малайның үзен алдатмый «акыллы» булып үсүенә сокланалар, атасы бик канәгатьләнеп акча санап бирә. Шунда гына Садыйк бөтенесе тарафыннан көтелгән җавапны кычкырып әйтеп сала торган иде: — Овчинников булам! Бу бөтен мәҗлеснең шаркылдап көлеп җибәрүенә һәм озак кына малайга мактау сүзләре яудыруга сәбәп була торган иде. — Афарии! Шәп әйтте! — Кара син аны! Белә бит кем булырга! — Каян уйлап тапкан, диген! — Әйе, Овчинников кебегрәк бай булу начар түгел. — Бик акыллы булып үсә икән улың, алла гомерен бирсен! Аннан сүз Овчинниковка күчә, һәркем үзе белгән хәтле аның быел Мәскәүләр белән күпме сәүдә иткәнен, быелгы тимер юл белән йөк йөртүләрнең яртысы Овчинников кулында булганын, аның казах далаларыннан меңнәрчә баш куй көтүләрен поездларга төяп, ит һәм йон фабрикаларына озаттыргаиын сөйләп бирә. Хәйрулла бай аның гадәттән тыш мәзәк холыклы кеше икәнен, үз заводындагы атларның тазалыгын күрсәтер өчен бер көн шәһәр урамыннан июнь уртасында өч атка чана җиктереп узып киткәнен сөйли һәм бу кунакларны бик кәефләндерә. Овчинниковның байлыгы өстенә аның Мортаза белән бик якын әшнә булуын, кунакка килгән саен аның Садыйкка кыйммәтле бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшыруын да китереп кушсак, нәни Садыйкның «Овчинников булам!» дип әйтүенә бер дә гаҗәпләнеп булмый. Садыйк үсеп, солдатка каралыр вакыт җиткәч тә, Овчинниковның Мортазага зур ярдәме тиде: — Син борчылма, диде ул Мортазага, — синең малайны солдатка алып, читкә озаттырмабыз, күз буяр өчен генә менә шунда местный командага йөргәләп торыр, шуның белән өч елы узып та китәр. Тик син Бонифатий Николаевичның (бу Җаекта хәрби округ башлыгы иде) хәтерен табарлык берәр нәрсә эшлә! Ул бик гыйбадәтчел кеше. Яна салынып ята торган соборга бераз гына иганә 3 кертсәң, ул синең малайны гаскәрдән азат итү генә түгел, синең исемне изгеләр санына кертеп, чиркәүдә дога кылдырыр... Иганәне кертмиме соң?! Мортаза бай моны бик канәгатьләнеп һәм көтелгәннән дә арттырып эшләде. Хәтта юмартлыгы белән Овчинниковның үзен гаҗәпкә калдырды. Нишләде, диген? Салынып ята торган собор чиркәвенең зур гөмбәзен үз акчасына алтын белән каплаттырды... Җаек татарларын бу, әлбәттә, бик нык сәерсендерде: ягъни, ничек инде 6v мөселман кеше урыс чиркәвенә бу хәтле кадер һәм хөрмәт күрсәтә? Хәтта аны, патша каршында ни беләндер гөнаһлы булып, шуны йолыр өчен яшерен рәвештә чукынган дип тә, акылдай яза башлаган дип тә сөйләделәр. Мортазаның анда эше юк иде. Ул үзенекен итте: аның улы гаскәргә алынып та, башкалар кебек читкә озатылмады, аның бөтен бурычы гаскәри кием киеп, җирле командага баргалап йөрү белән чикләнде. Ел да узмады, аның сәламәтлегендә ниндидер «кимчелек» табып аңа ак билет бирделәр һәм гаскәри хезмәттән бөтенләй азат иттеләо’ Гаскәрдән котылу белән үк аны зур придан бәрабәренә Рәхмәтулпа KV пец кызына өйләндерергә карар кылынды, һәм менә хәзер шуның туе 3 Иганә — акча белән ярдәм, пожертвование. бөтен Җаек татарларының тымызык тормышын болгандырып, төрләндереп җибәрергә җитә калды. Е Чит шәһәрләрдән һәм Җаекның тпрә-ягыннан дүрт көн җыйналдылар кунаклар. /Мортаза байның'өч урыңдагы өч йорты кунаклар белән тулчы. Дүртенче көнне Уфадан поезд белән мөфти килеп төште. Аны һәм аның белән ияреп килгән кешеләрне вокзалда каршы алыр өчен Җаекның «мөселман өлеше» бөтенесе диярлек төште. Моңардан тыш мөфтине каршыларга казачп атаманының ярдәмчесе һәм городской управа членнарыннан берничә кеше төштеләр. Шәһәр городовойларының яртысы вокзалга тәртип сакларга җибәрелде. Мөфтине шәһәргә алып менгән купшы пролетка артыннан кырыкка якын извозчикларда каршы алучылар иярделәр. Татар мещаннары бу гадәттән тыш кәрванны күреп: «Карале, мөселманчылык нинди куәт алып бара!» — дип исләре китте. Мөфтине һәм аның кешеләрен Сабур урамындагы төп йортка урнаштырдылар. Алар хезмәтенә өч пролетка белән алты ат куелды һәм Гый- мади белән ике хезмәтче аларга кучерлар итеп беркетелделәр. Дүртенче бүлек 1 Туй әллә ничә табын булып, кунакларның дәрәҗәләренә карап, төрле урында һәм төрле вакытта барды. Гыймадига мәдрәсәдә җәйгә калган шәкертләрне туйга чакыру эше йөкләнгән иде. Алар таралышып беткәнгә күрә, өч мәдрәсәдән нибары бер дистәгә якын шәкерт җыйналды. Габдулла шулар арасына эләкте. Табын Мортазаның Форштад урамындагы агач йортында хәзерләнде. Мәҗлескә итчеләр, тиречеләр, кырык тартмачылар, ат маклерлары, приказчиклар, тегүчеләр, сәгатьчеләр, дегетчеләр, сучылар һәм шулар рәтендәге сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләрдән кырыклап кеше килгән иде. Түрдәге ике бүлмәгә егермешәр, алгы бүлмәгә унлап кунак идәнгә келәмнәр һәм киезләр өстенә җәелгән ашъяулыклар тирәсенә тезелеп утырдылар. Габдулла шәкертләр белән алгы бүлмәгә туры килде. Шулай булуга карамастан, аңа урта һәм эчке бүлмәдәге кунакларның гөр килеп сөйләшкән тавышлары аерым-ачык ишетелеп торды. Әңгәмә кунакларны иң кызыксындырган әйберләр тирәсендә барды. Тик бу ике бүлмәдәге кунакларның ике төркеме дә берьюлы сөйләгәнлектән, шуның өстәвенә бер табындагы кунаклар да үзара төрле почмакта төрле әңгәмә алып барганлыктан, Габдуллага ул болай ишетелде: — Үткән базарга тире бик аз керде... — Юк, сабынны без хәзер Казаннан Крестовниктан алдырабыз. — Мин әйтәм, без малны шәригатьчә суябыз, Михаил Кузьмич!.. — Яңа мәчет салдырганнар салдыруын, тик һаман муллалары юк икән... Нигә, үткән атнаны ат базарында бик яхшы нәселле айгырлар булган... — Мөфти хәзрәт озак торыр микән?.. — Көннәр бик ^кызу, тирене хәзер озак саклап булмый, кортлый. — Бәрәкалла, бик шәп булган, малының игелеген күрсен... Уел базарында хәзер куй мае бик үтә икән... Кибеген япкан, казылык кайнатырга тотынган... Казанның Килдишевлар белән әшнәлеге зур икән... Үткән ел гына хаҗга барып кайтты. . Дөресен әйтергә кирәк, Мортаза туйга сыйны кызганмаган икән Ашларын, бәлешләрен, казларын әйтеп тә тормастан, гөбәдияләр, бөк- 38 39 кәннәр, май ашлары, чәкчәкләр, бал, май, шикәр, варенье, хәлвә кеоек әйберләр, табынга сыймый, ишелеп ятты. Кымыз мичкә-мичкә булып, бүлмә саен куелган иде. һәр табынның аш бүлүчесе кымызны кунакларның тустаганнарына бертуктаусыз агыза торды. Мичкә бушап калу белән аны тәгәрәтеп алып чыгып киттеләр, аның урынына яңа мичкә күтәреп керделәр. Кымыз кунакларның телләрен бөтенләй чишеп җибәрде. Соңга таба өч бүлмәдә һәркем берьюлы сөйли башлады, берсе икенчесен ишетмәде һәм тыңламады. Габдулла инде мәҗлес башындагы кебек аерым җөмләләрне түгел, аерым сүзләрне генә ишетте: — Акча... ат... йорт... куй мае... фәтва... олау... мпсвәк... Хива... читек, кәләпүш... никах... бирнә... сыер... Габдулла юкка гына колак салып утырды: шушы сүзләр арасында ник кенә шунда берсе ялгыш кына булса да мәктәп дип, китап дип, газета дип, фән дип ычкындырсын! Ник кенә берсе Габдулланы кызыксындырган китаплар, язучылар турында сүз ачсын! Каюм Иасыйри, Заһир Бигиев кебек үз мөхәррирләре 4 барлыгын беләләр микән бу кешеләр? Тире, сабын, гатырша мае, конюшня исләре белән тәмам төчешкән һавалы өйне калдырып урамга чыккач, Габдулла иркенләп бер сулап куйды. Тик бер нәрсә аеруча ошады аңа бу мәҗлестә: кымыз. Ул аиы «мәет» булганчы эчте5 . Мәдрәсәгә ул бик кәефле кайтып керде. Ул кергәндә Сәлүк суфи артык дәрәҗәдә кәефләнеп монаҗәт әйтеп утыра иде: Әя, җигач, яшең күпме? Коелган җимешең күпме? Яшем дпк сагышың күпме, Диеп сорыйм җигачлардии... Кеше хәлен кеше белмәс, Янар бәгърем бәнем сүнмәс, Мәгәр гамдән кеше үлмәс, Ирешмәсә әҗәлләрдин... Габдулла сизеп алды: Сәлүк суфи кызмача. Ул аның янына барып утырды һәм аны сөйләндереп алып китте. Бар да билгеле булды. Суфи, чакыруны да көтмичә, туйга, Мортазаның төп йортына барып чыккан. Аиы анда, әлбәттә, бусагадан да уздырмаганнар, әмма мәхрүм итеп кире дә кайтармаганнар. Аңа баскычта утырган җиренә симез-симез ит калҗалары да чыгарып биргәннәр, кымыз да эчергәннәр. Ул шулкадәр туенып һәм «мәет» булып кайткан, исе китеп сөйләп тә бетерә алмый. — Менә һиммәт диген! Аллаһе тәгалә белеп биргән Мортазага дәүләтне! Дәүләт биргән кебек, гомерен дә бирсен аллаһе тәгалә берүк! Шундый байларыбыз булмаса безнең кебек фәкыйрь-фокра кемгә барыр иде, кемгә таяныр иде? Садакасын да мул итеп бирә, сыен да аямый, кымызын да кызганмый. Шулай түгелме соң, Габдулла әфәнде? Ул сөйләнгән арада Гаодулла үзенең дәфтәрен алып нидер сызгалап утырды, шуңа күрә аның суфига биргән җаваплары коры һәм ярым- йорты булып чыкты: — Шулай... Кымызына сүз әйтеп булмый... Кымызы шәп... Ә бүтәи сыйлары сиңа ошамадымыни? Кай таба әзерләттергән сыйны? Бөтен галәмгә җитәрлек. — Мул, мул... әйе... — Җәннәт кебек йортлар!.. Делдел кебек аргамаклар!.. Я ходая! — Йортында мин тормыйм, аргамакларында мин йөрмим каян белим... — Сафсата сөйлисең... Син йөрмәсәң, синең үз кешең үз мөсепма ның йөри, шуңа шатланырга кирәк. Тәүбә әстәгъфирулла диген кеше дәүләтен көнләмә, үз хәлеңә шөкер ит, сафсата' ’ 4 Мөхәррирләре — язучылары. 5 — исергәнче, шәкертләрчә. 40 _ д|ин ул карунның малына бер дә генә кызыкмыйм, суфи абзый? Ышанмасяң, менә укып күрсәтим үзеңә... һәм Габдулла үзенең дәфтәренә сызгалап утырганын укып оирде: Туйга бардым мин бүген, эчтем кымыз, Кеше бик күп, бүлмәбез булды тыгыз, Күп эчелгән, шартлый язды корсагым, һич үкенмим, андый туй булмас тагын. Итчеләр, тиречеләр бик күп иде, Ит исе, тире исе айкый иде. Таз Сабир, Сучы Шакир, Күктәк Галим, Чакырылган Мөрсәлим вә Мөстәкыйм. Бар да сөйли, кайда нәрсә алганын, Бу базарда күпме табыш алганын. Шулкадәр туйдым тире, ит исенә. Валлаһи газыйм икенче бармамын... Суфи моңа ни әйтергә белми аптырап калды, авыз эченнән нидер мыгырданды, ниләрдер укынды һәм ул көнне Габдулла белән башка бер сүз сөйләшмәде... 2 Төп йортта мөфти үзе катнашкан зур мәҗлес ничегрәк узганны, эчендә булмагач. Габдулла белми калды. Әмма мөфти һәм аның юлдашлары турында Гыймади, әкәмәт кызык әйберләр сөйләп, Габдулланы шаккатырды. — Гыймади абзый, бөтен муллалар башында торгач, ул мөфти дигәнең, Гакаидларны, Мулла Җәләлләрне6 су кебек эчә торгандыр инде, бик зур галимдер ул? — дип сораган иде Габдулла. Гыймади, ярым аптырап, ярым көлеп, аңа сөйләп бирде: — Синнән бигрәк, мин аны үзем шулай дип уйлаган идем. Мин аны, хәтта, ашамый, эчми, бары китап укып кына тора торган галим шәех 7 итеп күз алдыма китергән идем, әй! — Нигә, ул чынлап та галим шәех түгелмени? — Әгузе-бисмилланы көчкә генә укып чыга, ди, валлаһи менә! Байның Казаннан, Мөхәммәдия мәдрәсәсеннән кайткан кайиеше Сәлмән сөйләп торды, тик берәүгә дә әйтмәскә кушты. — Булмас ла!—диде, ышанмыйча, Габдулла. — Соң алайса, никахны ничек укый, ди ул? — Үзе укымый ди шул менә! — Ничек инде алай? — Үзе белән ул бер яшь хәлфә алып килгән, мөфти өчен һәммәсен шул укып бирә, ди. Хәтта мәҗлестәге китап сүзләрен мөфти өчен шул хәлфә әйтеп утыра, ди. — Соң алайса, аның мөфтилеге нәрсәсендә икән? Кешеләр аның дин башлыгы булуына ничек ышаналар? — Аның бөтен хикмәте дә менә шунда шул. Кешеләр аның саен: «Менә нинди изге шәех, бөтен нәрсәне күңеле белән генә укый, алла белән сөйләшкәнен кешеләргә белдерми», — дип исләре китә икән. Ә теге Мөхәммәдия шәкерте әйтә, аның дөресе менә болай ди: мөфти шәех тә, әүлия да түгел, хәтта биш вакыт намаз укырлык та белеме юк, ди, бичараның. Мөфтилеккә хәтле ул зимнәмирме, әфисәрме булган. Үзенә оик итагатьле булуын күреп, патша аны тоткан да «мөфти менә шул булыр», дип тегеңә ярлык биргән. Габдулла, исе китеп, бераз уйланып торды-торды да: — Алайса, аның теге алып килгән хәлфәсе галимдер? — дип сорады. 6 Мәдрәсәдә укылган дини китаплар. Галим шәех — изге карт, әүлия. 41 Шуңа җавап иткән кебек, югары өйдән җиз комган күтәреп, ыспай гына кәзәкидән, кара хәтфә кәләпүштән, нәзек кенә кара мыегын май белән ялтыратып бөтергән, уйнак кара күзле шомакай гына бер кеше чыкты. „ „ — Дәшмә, әнә үзе чыкты, гомерле булыр икән!—диде 1 ы им а ди һәм почмакка ышыклана төште. Габдулла да аңа табарак елышты. — Кем, шул хәлфәме? — дип шыпырт кына сорады ул Гыймадидан. — Әйе,—диде Гыймади. Шомакай хәлфә боларны сизмәде. Ул тирә-ягына елт-елт карап алды, нидер эзләнде дә, келәт артына колак салды. Анда хатын-кыз, чөгердәшә-чөгердәшә, каз йолкый иде. Хәлфә бер кулына комганын тоткан килеш, икенче кулы белән мыегын сыпыра-сыпыра, шунда таба юнәлде. «Галим» хәлфәне ныграк күзәтү теләге белән Габдулла да шул якка авышты. Хәлфә хатыннардан ерак түгел генә туктады да, җиңнәрен сызганган булып, кырын-кырын гына тегеләрне күзәтергә тотынды. Хатын-кызлар, хәлфәне күреп һәм аның үзләрен күзәтеп торуын сизенеп, кабыргаларына борылдылар^ кайберсе бөтенләй аңа таба аркасы белән әйләнеп утырды. Аларның чөгердәшүе берьюлы тынды. — Курыкмагыз, курыкмагыз, мин кеше ашаучы түгел,—дип җорланды хәлфә һәм мөмкин хәтле тәмле елмаерга тырышып, мыекларын сыпырып куйды. — Хәлфә, ишек алдыбыз киң, тәһарәт алырга бүтән җирдә дә урын җитәрлек бит, — дип, бер картрак хатын, хәлфәгә таба борылмыйча, коры гына дәште. — Аллаһетәгалә биргән урынга барыбыз да сыярбыз, — дип җавап кайтарды хәлфә һәм үзен яулык астыннан гына күзәтеп көлеп торучы яшь хатыннарга карап, күз кысып куйды. Яшьрәк кызлар чырык-чырык көлешеп алдылар. Карт хатын үз сүзле икән, йолка торган казының аякларыннан күтәреп тотты да, мунча ышыгына күчеп утырды. Ул күчкәч, монда торып калуны килештерми, тагын бер-ике хатын аның янына күчте. Яшьрәк хатыннар һәм кыз-кыркын чем-кара мыеклы, тасма телле матур егетнең әңгәмәсен ташлап китүдән тәкатьсез, урыннарында утырып калдылар. Хәлфә чынлап та бик җор һәм тәмле телле егет булып чыкты, ул күчеп утырган карт хатынга ымлап дәвам итте: — Ярый әле ул дәү апаның кулындагы казы мин түгел, ул мине йолкып кына калмас, ботарлап ташлар иде... Кызлар карт хатынга ишеттермәскә тырышып, пыскылдап көлешеп куйдылар. Алардан бер кыюрагы хәтта егеткә таба кыю гына карап та алды. Бу караш хәлфәне тагы да кыюлатыбрак җибәрде. Ул үзенә карап куйган кызга төбәп: — Безнең авылда кызлар каз өмәсенә егетләрне дә чакыра торганнар иде, — диде. — Безнең казлар усал шул, сездән йолкытмаслар, тешләп алырлар, — диде әлеге кыз, хәлфәгә карамый гына... — Мин тешли торган кызларны, әйлә, ялгыш әйттем... казларны яратам. Тешли торган казларның ите тәмле була, диләр. Бу юлы кызлар дәшмәделәр. Хәлфә үзенең тирәнгәрәк кереп китүен сизёп алды, ахры, башын кинәт суфилыкка салды һәм комган алдына чүгәләп: — Әшһәде әилә... — дип укынды. Ләкин башланган әңгәмә белән ул шактый кызынып өлгергән иде. Шуңа күрә ул аны кинәт кенә өзәсе килмәде. Тәһарәт алган арада ул' акрын гына, ләкин кызлар ишетерлек тавыш белән: Кояш баткач, картлар яткач, Мин булырмын капка янында, — 42 дип көйләп куйды. Юынып беткәч, ул аягына басты һәм муенындагы сөлгесен алып, ашыкмый гына сөртенергә тотынды, үзе һаман шыпырт кына сөйләнде: — Әшһәде әнлә... илаһә... картлар яткач, ан калыккач... нлләллапә... мин булырмын сезнең тирәдә... Мөхәммәдеррәсүлулла... Габдулла бу әңгәмәнең ни белән беткәнен белми калды, аны Гыймади чакырып алды. — Әнә, күрәсеңме? — диде ул, урамга тукталган извозчикка ымлап һәм елмаеп, — безнең мөфтинең мөритләре килде, бар, каршы чыгып ал! Габдулла урамга карады. Анда извозчиктан берсе яшьрәк, икенчесе чал чәчле ике поп төште һәм, ишек алдын узып, өйгә кереп киттеләр. Габдулла, гаҗәпсенеп, бераз вакыт күзләрен челт-челт йомгалап карап торды һәм берни аңламады. — Поплар безнең мөфтигә киләләр, — диде Гыймади,— ә кичәгенәк мин аның үзен атка утыртып, әрхәрәйгә алып бардым. — Нигә? — Мин аны үзем дә синең хәтле генә беләм. Кыскасы, безнең баш җитә торган эш түгел. 3 Габдулла мәдрәсә сторожы булып бер ай гына эшләп калды. Аның Мортаза бай белән борчаклары пешмәде. Әллә нидә бер тамып куя торган бер сум, ике сум бәрабәренә Габдулла, мәдрәсәдәге сторожлыктан тыш, Мортаза бай йортына су ташыды, аның йорт белән кибет арасындагы йомышларына йөгерде, хәтта, аны бер көнне хатын-кыз белән бергә капчыклар ямарга утырттылар. Шулар өстенә әле ул эш арасында хәзрәтнең китапларын күчерергә тиеш иде. Эш кайчаклариы шулкадәр ишәеп китте, Габдулланың китап укырга гына түгел, мунчага барырга да вакыты калмады. Җизнәсеннәи чыгып, Мортазага яллануның бер камытны салып, икенчесен кию икәнлеген, ниһаять, төшенеп алды ул. Шуннан соң бер көнне, Мортаза йортына су китерү урынына, тотты да, сандыгыннан юылган күлмәк, ыштан алып, мунчага китте. Аннан кайтты да Казанда, Пороховойда калган Саҗидә апасына, иске бистәдәге әти-әнисе Вәли абзый белән Газизә апага, аннан Гурьевтагы иптәше Яруллага хатлар язды. Әхмәтшә учительдән алып кайткан һәм моңарчы укырга вакыт тимәгән китапларын алып, укырга тотынды. Кыскасы, ул шул көнне үзенә ял көне ясады... — Әйтегез, Гыймади теге күк айгырны җиксен. Булоусовларга барып кайтасым бар, — диде Мортаза бай. — Ул өйдә юк, — дип хәбәр иттеләр аңа. — Кая киткән? — Мичкә белән суга төшеп киткән... —• Ничек алай? Минем су ташучым бар лабаса! Галиәсгар бай кай- нешен ялладым бит мин су ташучы итеп?.. Биби-Зөһрә аркасында бозылышканнан соң ул Галиәсгарне, урыны чыксачыкмаса, гел шулай сүзгә катнаштырып, кимсетеп килде. Бу юлы да аның кайнешеи үзенә хезмәткә яллауны ул бик зур эчке канәгатьләнү белән, Галиәсгарләр нәселен кимсетү, төшерү теләге белән әйтте. Ләкин бу канәгатьләнү рәхәте шунда ук юкка чыкты. Аңа Габдулланың бүген су китермәве турында әйттеләр. Үз боерыкларының үтәлми калуына күнекмәгән Мортаза ачуына буылды: Чакырыгыз миңа Хәмидулла хәлфәне!—дип боерык бирде ул. Хәмидулла абзый килгәч, ул аңа Габдулланың ни өчен су китерми калуын сорап торуны да кирәк тапмады, турыдан-туры: 43 — Галиәсгар токымы нәсел-нәсәбе белән тискәре, аны мин оеләм. Ул малай актыгы миңа хезмәт итәргә теләми икән, алдыннан арты хәерле, башка кеше тап! — дип боерык бирде. Хәмидулла абзый табигате белән кешегә каты кагылуны сөйми, ә Габдуллага карата аның аеруча мәхәббәте бар иде. Шуңа күрә ул, мәдрәсәгә килеп, Габдуллага Мортаза байның боерыгын ирештереп тор- мастаи, турыдантуры болай диде: — Карагыз әле, Габдулла әфәнде, мин уйлап тордым-тордым да шундый фикергә килдем. Бу мужик эше сезгә кул түгел. Балалар укытырга кирәк сезгә. Күмәчче Фазыл әнә балаларына хәлфә эзли иде. Алыныгыз әле шул эшкә! һәм Габдулла, дворниклык эшен ташлап, күмәчче Фазылның ике улын укытырга тотынды. Күмәчченең кече улы зирәк кенә булып, Габдуллага ул бик тиз ияләшеп китте. Габдулла да аны теләбрәк укытты. Әмма хуҗаның олы улы әллә нинди сүз аңламас күсәк булып чыкты. Ул үзенең конфетка катып беткән авызы-борыны белән Казандагы та- выйс хуҗасы Ибраһим бай малаен хәтерләтә иде. Балаларын укыткан өчен хуҗа Габдуллага бер тиен дә түләмәде. Тик шунысы: Габдулла ике ай буена җылы күмәчкә аптырамады. Иң әһәмиятлесе: ул китаплар укырга вакыт тапты. Быел беренче тапкыр ул Әхмәтша учитель киңәше һәм тәкъдиме белән Җаекның приказчиклар клубына барып, аның китапханәсенә язылды. Беренче тапкыр ул меңнәрчә китапларны пөхтәләп тезгән озын-озын шүрлекләр һәм түбәләре биек түшәмгә тиеп торган зур-зур шкафларны күреп исе китте: — Менә кайда икән ул китапның хәзинәсе! Биредә китап биреп торучы карт кына хатын аңа дөньяда иң бәхетле кеше булып күренде: кара инде, никадәр китап аның карамагында, теләсә кай шүрлеккә үрелә, теләсә кайсы китапны, урныннан суырып, тартып ала, теләсә кайсы китапны алып укый... Шуның белән җәй дә узып китте. Мәдрәсәдә укулар башланды. Бишенче бүлек 1 Ул чорны акылга сыймый торган сәер укыту белән укыталар иде. Татар халкының тарихи тормышы һәм көндәлек көнкүреше өчен бернигә дә кирәге булмаган гареп грамматикасын татар балаларына фарсы телендә укыттылар ул заманны. Бичара шәкерт гарәп теленең этимологиясендә генә өч ел утыра, ә аның синтаксисын бетергәнче шәкерткә мыек чыга, солдатка каралырга вакыт җитә иде. Ә бит әле аннан соң мантыйкны, кәламне, гакапдне 8 һәм тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләрне үтәргә кирәк. «Укысаң гакаид, калырсың акаеп» ди торганнар иде ул елларны. Чынлап та, «галим» булып чыгар өчен җыен юк-бар дини бәхәсләрне чүбек урынына чәйнәгән бу китаплар өстендә егерме биш еллар чамасы утырырга туры килде. Шуннан соң шәкерт чынлап та «акаеп» калмаса, иң яхшы хәлдә авылына кайтып мулла була алды. Менә шушы Җаекта мәдрәсәдән өч кенә урам аша ак таштан салган гимназиядәге шул ук яшьтәге укучылар: — Урал елгасында Волгадагы кебек пароход йөртәсе иде; — Пржевальский кебек ачылмаган җирләрне ачып йөрисе иде; — Императорский театрда «Евгений Онегнн»ны тыңлыйсы иде; — Авиатор буласы иде; — һәм, хәтта: 8 Манты й к, к ә л а м, гакаид — иске мәдрәсәдә укылган дәресләр. 44 — Кайчан бездә дә Франциянекесыман конституция булыр икән? — дип хыялланганда, безнең мәдрәсә пуркиләре9 : Габдерәшит купецның әнисе карчык кайчан үләр икән, безне хә- мелгә 10 чакырырлар иде; — Быел безне кайсы бай атналап ифтарга чакырыр икән; — Кайсы бай нинди нәзер әйткән икән, ихтимал безгә дә тамар иде; — Мамыш бай быел коръән чыгарга «Рәкыйоия»ләрнеме, безнеме чакырыр икән? — дни хыялландылар. Ераграк уйлый торганнары: — Кайчан хәлфә булып алырга да берәр байгурадан бәдәл хаҗ эләктерергә инде? — дип план корды. Бу — ниндидер сәбәп белән хаҗга үзе бара алмаган берәр байга биш йөз сумга ялланып, аның урынына Гарәбстанга барып хаҗ кылып кайту дигән сүз иде. «Мотыгыя»да- бәдәлчелек белән дан тотканнарның башында һәрвакыт Шәпеш хәлфә торды. Аңардан Фәтхерахман хәлфә белән Габделхакбәй дигән төрек хәлфәсе дә калышмадылар. Ә яңалык? Татар дөньясында бу вакыт беренче тапкыр русча укытуны башлап җибәргән Каюм Насыйри тәҗрибәсе һәм аның фәнни китаплары бар иде бит инде? Оренбургтагы һәм Казандагы учительская, школалар татар арасына ел саен дистәләп-дистәләп учительләр чыгаралар иде бит? Җаекның Әхмәтша Сираҗетдинов шул школаны тәмамлап чыккан белемле һәм ачык карашлы учительләрнең берсе иде. Татарча укыту өлкәсендә дә инде, кара такта кертеп, хисап, җәгърәфия укыту юлы ачылып килә иде. Татарның беренче язучылары мәйданга килгән, Заһир Бигиевның «Гөнаһы кәбаир»е, «Гүзәл кыз Хәдичә»се, Закир Һадиның «Җиһанша хәзрәт»е кулдан кулга йөри, Пушкин һәм Крыловның кайбер шигырьләре һәм мәсәлләре тәҗрибәсез каләм белән булса да татар теленә тәрҗемә ителгән иде инде. Җәмгыятьтәге иске фикерләрнең яңалыкка таба сына башлау чоры иде бу. Ләкин бу «фикерләр берьюлы сынды, яшьләр искелектән йөз чөереп, берьюлы яңалыкка борылдылар», — дигән сүз түгел иде әле. Табигатьтә кинәт сына торган агач та кылт уртага сынмый, һәр сынган кисәкнең икенче ягында очлаеп бер чырасы, я шырпысы кала. Ә бу гаять катлаулы дәвер иде. Шуңа күрә, яңа фикерле яшьләрнең дә бик күбесе иске традицияләр басымыннан берьюлы гына котылып җитә алмады. Яңача укыту яки «җәдит» мәктәбе үзе Җаекка беренче тапкыр бик сәер килеп керде. Беркөнне Мортаза бай үзенең Казан сәфәреннән кайтып керде һәм кияве Нури хәлфәне чакыртып алды. — Кияү, — диде ул, — сине чакыртуымның сәбәбе шул. Казанда, Уфада, Оренбургта яңача укыту мәктәпләре ачыла. Кара такта кертелә, көрсиләр... Дини гыйлемнәр янына шут гыйлеме, кайда нинди шәһәр, кайда, ничек пароход йөри, — шуларны өйрәтә торган гыйлемнәр килеп кушыла. Дөньялык өчен бик кирәк нәрсә. Шут гыйлеме белән поездда, пароходта йөрү гыйлеме сәүдә халкы өчен аеруча кирәк әйбер. Безгә дә ул эшне башлап җибәрергә вакыт. Без башламасак, аны барыбер башкалар башлап җибәрәчәк. Ярамый. Ул эшне без үз кулыбызга алыйк. Югыйсә, әнә Казанда бу эш кайбер ни җитте кешеләр кулына эләгеп, шәкертләр арасында кирәк-кирәкмәгән китаплар уку, мөдәррисләргә һәм мөтәвәллиләргә буйсынмау кебек хәлләр килеп чыккан... һәм иске мәдрәсә ишек алдында, кечкенә, иске агач йортта Нури хәлфә балаларны көрсиләргә утыртып, алларына кара такта куеп «укыта» башлады. Мортаза бай Казандагы Сәйдәшевкә, Оренбургтагы Әхмәт байга мактанып хатлар язды. Җирле рус газетасында, хәтта, «шәһәребезнең почетлы гражданины Мортаза Гобәйдуллин яңа метод белән 9 Пуркиләре — шәкертләрнең кимсетеп әйтелгән исемнәре. 10 X ә м е л г ә — күмәргә. 45 укыта торган мөселман мәктәбе ачтырды» — дип язылды. Ләкин моның исеме генә «яңа» иде. Анда һаман шул ук иске гарәп сарыфы, гарәп нәхуы, намаз, ураза, зәкят, хаҗ гамәлләренең бетәсе түгел кагыйдәләре укылды. Хисап борынгыча «әүвәл алдым бер куян тиресе өч тиен, вә янә алдым бер куян тиресе ике тиен»нән һәм «бәбде бәҗвин»нән 11 узмады. Җәгьрәфия дигәннәре Казанның «Мөхәммәдия»сеннән соратып алдырган кулъязма дәфтәр эчендәге белемнәрдән гыйбарәт иде. «Җәгьрәфия өч төрле булыр: җәгърәфияи табигый, җәгърәфияи риязый, җәгърәфияи сәяси вә яки пулитикый» дип язылган бу белемнәрне Нури хәлфә үзе үк аңлап бетермәсон, шәкертләренә ятлап килергә һәм аны тутый кошсыман такмакларга боерды. Әле тагын «тарих» дигән бер дәрес кертелгән иде. Ләкин аның борынгы, урта, яңа дәвер тарихлары белән уртак бернәрсәсе дә юк, ул бары пәйгамбәрләрнең күрсәткән могҗизаларыннан, табигатьтә булмый торган гадәттән тыш вакыйгалардан һәм легендалардан тора иде. Борынгы мәдрәсәләрдән аермасы юк дәрәҗәсендә аз булуына карамастан, җәдит укытучы Нури хәлфә куркын йөрде: — Мөселманнар берүк моның өчен мине битәрли күрмәсеннәр. Мөселман җәмәгатенең күзеннән төшә күрмим... Чалманы ул гадәттәгедәй зуррак итеп чорнады, мәчеттә мөселманнар күзенә күбрәк күренергә тырышты, шәкертләрен мәчеткә йөрергә көчләп мәҗбүр итте. Яңалык аның хосусый тереклегендә дә юк, ул ишаннар кебек өшкеренә, хатыннарга зәгъфран белән тәлинкә язып бирә, им-том ясый, үзе ике хатын белән тора иде. Үз ихтыяры белән ул гомергә бу «яңача» укытуга ябышмас иде. Хәтта аңа теше-тырнагы белән үзе үк каршы иде ул. Бары бай бабасының сүзен «екмыйм» дип кенә тотынды ул бу эшкә. Яңалык татар дөньясына менә шундый юллар белән дә килеп кер- гәләде һәм ул ачы телле яшьләр тарафыннан тиешле бәя алмыйча кала алмады. Нури хәлфә мәктәбе турында соңгы вакыт шундый памфлет та чыгып өлгерде һәм аны Җаекның зур мәдрәсә шәкертләре генә түгел, Нури хәлфәнең үз шәкертләре дә бик канәгатьләнеп әйтеп йөрделәр: Мөгаллим Нури Зур чалма урый. Халыкка тугры Күренә, дусларым. Мөгаллим надан, Укымый калган, Укыта ялган, Аңла, дусларым! Нурый да тугрый — Кыйшык трубадан Төтеннәр туры Чыкса, дусларым. Ватык та тишек, Тәрәзә, ишек, Хәлфәсе кыйшык Авыз, дусларым. Бу памфлетның авторы «Мотыйгын» шәкерте Габдулла иде. 2 Шулай итеп, яңалык бу чорны искелеккә каршы көрәш байрагы күтәреп, аиы пыр туздырып ташлау теләге белән мәйданга чыкмады Ут искечә укытуны беркадәр төзәтү, яңарту теләген генә алга куеп мәйданга чыкты. 11Хисаптан тапкырлауны хәрефләр ярдәме белән эшләү. Мәсәлән бәбде 46 Габдулла үз чорының кешесе пде. Дөрес, ул үзенең иптәшләре белән бер нәрсәне төшенеп алган: мулла булыр өчен генә уку эш түгел. ^Ниндидер галим булыр өчен укырга кирәк. Әйтик, Әбүгалисина кебек, я менә «Фәвакпһелҗөласа»ның мөхәррире Каюм Насыйри- кебек. Аннан соң уразада авыз ачарга йөрүче шәкертләрне моннан берничә ел элек җизнәсе йортында бер тапкыр күреп нәфрәтләнгән Габдулла, мәдрәсә шәкертләре кебек, төшемле, сәдакалы урыннарга, үлек күмәргә, авырулар өстендә коръән чыгарга йөрмәде генә түгел, андый эшләргә чирканып карады, анда йөрүче шәкертләрдән көлде. Шуның өчен шәкертләр аны «мөтәкәббпр» 12 дип атадылар. Ләкин Габдулла да, аның иптәшләре дә галимлеккә ирешүнең серен бары мәдрәсәдә үтелә торган тасриф, нсәгуҗп. кәлам, гакаид кебек «фәннәрдә» күрделәр һәм бөтен сәләтләрен шул «фәннәрне» яулап алуга җиктеләр. Башкалар ике-өч ел утырып казана торган гыйлемне Габдулла аеруча дәрт белән бер кышта үтте. Ул инде олы шәкертләр белән беррәттән торып моназараларга 13 катнашты. Габдулла моназара вакытларны танымаслык булып үзгәрә, ул ярсуыннан кып-кызыл булып яна, кызара, аның күзләре очкынланып, елтырап торалар, ул урынында утыра алмый, бәхәсләшүче каршы як өстенә очып-очып куна иде. Җомга көн иде. Мәдрәсәдә ыгы-зыгы купты. — «Рәкыйбия» шәкертләре килгән!—диделәр. «Рәкыйбия» — Җаекта үзенең дини фанатиклыгы һәм тискәрелеге белән дан тоткан Рәкыйп мулла Тулбаев мәдрәсәсе. Дөрес, мәдрәсәләр укыту ягыннан күп нәрсә белән аерылмадылар. Ләкин «Рәкыйбия»дэ шәкертләрне һичшиксез мулла булыр өчен укыттылар. «Мотыйгия» бу мәсьәләдә шәкертләренә беркадәр иркенчелек бирде: «кем булырсыз әле, анысын күз күрер, ә хәзер укыгыз гына!» Бу инде һәр мәдрәсәнең укуга һәм тормышка үз карашы, үз омтылышы бар, дигән сүз иде. Бу хәл мәдрәсәләрнең шәкертләрендә, аларның үзара мөнәсәбәтендә бик ачык чагылды. Шуңа күрә «Рәкыйбия» шәкертләре килде» дигән сүз «Мо- тыйгыя» шәкертләрен аякка бастырды. Алар тегеләрне «чәйнәп», «төкереп» ташларга хәзерләнделәр. Тегеләрнең күзләрендә дә: «Без сезне ашап ташларга килдек!» — дигән кыҗрау уты күренеп тора иде. Ике якның да шәкертләре дәрес бүлмәсендәге киезләр өстенә бер- берсенә каршы тезләнештеләр. Башта: «Сез башлагыз!», «Юк, сез башлагыз!» дип кысташып утырдылар. «Рәкыйбия» шәкертләре башларга булгач, алар: «Син сора!», «Әйдә, син сора!» дип бер-берсеиә терсәкләре белән төртештеләр. Ниһаять, бер нәзек кеиә тавышлы шәкерт сорау бирде. «Мотыйгыя» шәкерте озын Фәттах аңа җавап кайтарды. Боз кузгалды. Китте ике арада сораулар белән җаваплар чәкәштерү! Бәхәсләшүчеләрнең һәркайсы тел белән бер-берсен эләктереп алырга һәм берни әйтә алмаслык дәрәҗәгә китереп аптыратып калдырырга тырыштылар. Берсеинән-берсе мәкерлерәк сораулар бирделәр, дошман якны саташтырыр өчен мәсьәләгә бәйләнеше булмаган башка фикерләрне китереп тыктылар. Каршы якның моназарачыларына үз өсләренә аударылган бик күп сүзләр өеме астыннан ерып, котылып чыгарга һәм үз-үзен саклау өчен тагы да үткеррәк берәр сүз хәнҗәрен дошманның’ йөрәгенә кадарга кирәк булды. — Адәмне «хайван натыйк» 14 дип әйтәбез икән, аның дәлиле15 адәмнең телендәме, акылындамы? — Адәмнең хайван иатыйклыгы аның телендә, нигә дисәң, хайван алланы мактап хәмет әйтә алмый, адәм әйтә ала. 12Мөтәкәббир — тәкәббер, гордец. 13 Моназара — сүз көрәштерү, диспут. X а й с а н а т ь; й г. — сейләшүче хайван. Д ә л и л — доказательств». 1 Ла нөсәллим —риза түгел. 47 — Ла нөсоллим '. Әгәр дә адәмнең хайван натыйклыгына дәлил тел булса, яңа туган бала яки тумыштан телсез туган адәм хайван натыйк түгел, алар хайваннар, чөнки аларның һәр нкесе дә алланы мактап хә- мет әйтә алмыйлар. Шулай булгач, хайван натыйклыкның дәлиле телдә түгел, акылда. — Их, куянбаш, әгәр дә ул акылда булса, бал корты белән кырмыска да хайван натыйк булырлар иде. Аларның да акылы бар бит, бакчы, алар ничегрәк йорт салалар, кәрәз ясыйлар... — Ахмак, син алланың кодрәтенә ышанмыйсың алайса. Пәйгамбәребез Мөхәммәт рәсүлулланы яраткан тәңре тәгалә аның дошманы Әбү- жиһелне дә яраткан түгелме? Бәхәс кыза. Моназарачылар дәлил китереп бер сүз әйткән саен, кызышып, киез өстендә бер-берсенә таба шуышып куялар. Алар инде күзләрен күзгә терәп бер-берсен ашарга әзер торалар, һәр якның үз казыйлары аларны янә чигендереп урыннарына күчеп утырырга мәҗбүр итәләр. Бәхәс тагын кыза. Ул инде «гыйльми» төстән чыгып, «шәхси» төсләргә керә башлый. — Кайтып, тагын бер кат укып кил, надан!—ди беренче як. — Син укыганны мин укып оныткан, чучка борын!—ди икенче як. «Мотыйгыя» ягы җиңелә башлый. Дәлилләр әйтелеп беткән, ә «надан» яки «чучка борын» белән ерак китеп булмый. Шул вакыт көтелмәгәндә арттан бер тавыш килә: — Ла нөсәллим. Әгәр дә син алланың кодрәтенә бик каты ышанасың икән, бәлки безгә шуны да әйтеп бирерсең: син китергән дәлилне алла үзе кире кага аламы? Әгәр дә кире кага ала икән, синең дәлилдән нәрсә кала? Бар да әйләнеп карыйлар. Сораучы — Габдулла. ’ Кинәт мәдрәсәдә тынлык урнаша. «Рәкыйбия»ләр өчен сорау ят түгел. Әмма сорау шундый мәкерле итеп куелган, берьюлы гына җавап бирү бик зур тәвәккәллек сорый. Ниһаять, «Рәкыйбия»ләрнең берсе аңа ниндидер җавап кайтара. Сораучы җавап бирүчене үз сүзләре белән чәбәләндерә башлый. Теге чуалып бетә, ярдәм сорап иптәшләренә карый, тегеләр киезгә карап, дөмегеп утыралар. Ниһаять, «Рәкыйбия»нең бер кара шәкерт (аны инде муллалыкка димләп килүчеләр бар) «Рә- кыйбия»нең дәрәҗәсен төшермәс өчен: — Гакаидтә андый сүз юк. Теләсәң, «Мулла Җәлал»дән сынашып карыйк, — ди. Габдулла аңа болай дип җавап бирә: — Сабан туенда егылгач, бер көрәшче: «Әйдә безнең ындыр артына чыгып астыбызга юрган җәеп көрәшәбез. Анда мин гел егам», — дип әйтте, ди. Шуның кебек була түгелме бу? «Мотыйгыя»лар шаркылдап көлделәр. Тегеләр гарьсенеп кузгала башладылар. Алар инде үзләренең җиңелүләрен икърар итеп китеп тә барырлар иде, ләкин араларындагы озын кара шәкерт гарьчел булып чыкты һәм аның башын иеп китәсе килмәде, киткәндә дә тегеләргә чәнчеп китәсе килде: — Без белми килгәнбез, бу шәкертләрнең әле борын асты юеш икән. Гакаидтән ары узмаганнар икән әле болар. «Мулла Җәлал»гә тешләре үтми, — диде ул, юха гына иттереп. Бу «мулла Җәлалче» Фәттахның йөрәгенә килеп кадалды. — Кем белми, безме белмибез! Утырыгыз, анагызны! Малайлар бикләгез ишекләрне, чыгармагыз! Без аларны Гакаид белән сыйладык инде «Мулла Җәлал» белән дә сыйлап җибәрик!.. 48 Моназарачылар яңадан утырыштылар. Габдулла ип өчендер Фәттахка ышанмыйрак карап куйды һәм бор читкә китте. Ул үзе «Мулла Җәлал»гә җитмәгән иде әле. Габдулланың шиге юкка булмаган икән. Теге кара шәкерт белән бераз алышкач та, Фәттахның җегәрлеге бетә башлады. Ниһаять, оәхәс шәхси темага күчте: _ Көчең җитмәс булгач, керешмиләр аны!—диде, чеметтереп, кара шәкерт һәм урыныннан кузгалды. Башкалар да аңа иярделәр. Ләкин Фәттах һәм тагын берничә мәдрәсә патриоты бу хурлыкка түзә алмый дәвам иттеләр: — «Мулла Җәлал»нең «җим»ен генә ашагансыз әле, менә «лам әлифенә» җиткәч, килеп сөйләшерсез, хашәпләр! 16 — Ул вакыт сез безгә килерсез, әмма сез наданнар белән без сөйләшеп тә тормабыз! — Әле без наданнармыни шулай! Бир авызына берне! — Чыгарма, каталарын яшер! — Әйдәгез, әчелекне себерттерәбез үзләреннән! Әчелектә ыгы-зыгы китте. «Рәкыйбия»ләр, ашыга-ашыга, каталарын кия, муеннарына шарфларын чолгый башладылар. Ул арада эчке ишектән бер кул кара шәкерткә киез итек белән тондырды. Кара шәкерт әйләнеп, аны-моны исәпләми, икенче шәкертне салып екты. Бер минут эчендә бүлмә һавада оча торган киез итекләр һәм каталар белән тулды. Көрмәкләшү һәм оятсыз сүгенү тавышлары бер-берсе белән аралашты. «Рәкыйбия»ләр көч-хәл белән ишекне бәреп чыгып качтылар... 3 Бу вакыйга «Мотыйгыя» шәкертләрен икегә аерды. Шадра Йосыф, Ярулла, Габдулла һәм тагын берничә шәкерт бер яктан торып мактанчык Фәттахны һәм аның иптәшләрен бик нык битәрләделәр: — Көчең җитмәгәч, тотынмаска кирәк иде. — Ә сез нигә ул «Рәкыйбия» ишәкләрен кызганасыз? — Алар кем генә булмасын, телең белән җиңәлмәгәч, кул белән кыйнап чыгару егетлек түгел инде. — Ә, шулаймы? Бик акыллы егетләр икәнсез. Гәҗит укыйсыз шул сез. Шкулга йөрисез. Ертык бәтинкәле писыр буласыз инде, хи-хи-хи- хи-хи! — Кибәк башлы «Җәлал хан» булганчы, ертык бәтинкәле писарь булу, әлбәттә, артыграк! — дип өстәп җибәрде Габдулла һәм бу әңгәмәнең берьюлы сүрелүенә сәбәп булды. Ник дисәң, Фәттах һәм аның иптәшләре Гаодулланың ачы теленә эләгүдән куркалар һәм аның белән •сүз көрәштерүдән ерак тору гына түгел, урыны чыкканда, Габдуллага төче телләнәләр иде. I абдулла аларның икейөзлелеген сизә һәм аның саен аларны үрти, бәхәскә кыздыра һәм русча укудан куркуларын мәзәк итеп көлә иде: „ — Мин беләм, сез ни өчен русча укудан куркасыз. Русча өйрәнерсез дә патша безне үзенең ташкаласына чакыртып, санатка куяр. Ә безнең бәлеш кенә ашап тора торган мулла-мунтагай буласыбыз килә, — дип уйлыйсыз сез, билләһи менә! Шәкерт чын кешеләрчә .ояла белмәсә дә гарьләнә белә, тотына чы- нынялгапып кушып акланырга! Ә бертөрлесе чынлап та ояла Шундыйларның берикесе, яшеренеп кенә диярлек, Габдулладан русча өйрәнергә тотындылар. 16 X а ш ә п — агач. Юк, Габдулла, узе уйлаганча, гакаидлар, кәламиәр белән түгел, бәлки, узе дә сизмәстән, мәдрәсә тышында алган белемнәре белән үсте. «Сәхихельбохари» укып түгел, бәлки бу гадәттән тыш зур гарәп китабы эченә Заһир Бигиевпың «Гүзәл кыз Хәдпчә»се кебек китапларны салып, сиздерми генә дәрес вакытында укып утыруы белән үсте ул.^ Атна кичләрне була торган гадәтчә җыр кичәләре I абдулла һәм аның иптәшләренең берәр төрле яңалык кертүләре белән төрлеләнә, кызыклана барды. Соңгы кичәләрнең берсендә Габдулла һәм аның «Гайния»дән килеп йөрүче адашы Габдулла Хәйруллпи Фатыйх Халидш нең «Рәдде бичара кыз» дигән драма әсәрен, аның геройлары булып, аларның тавышларына һәм кыланышларына хәтле ошатып, укып бирделәр. Шәкертләр моны бик яратып, зәвыкланып тыңладылар. Аларга Габдулланың яучы Биби әби булып укуы һәм кылануы аеруча мәзәк тоелды. Болай укуның тыңлаучылар алдындагы уңышы адашларны дәртләндереп җибәрде. Алар икенче атна кичтә «Казани» псевдонимы белән басылган «Өч бәдбәхет» 17 дигән китапны шул ук рәвештә укып бирделәр. Бу юлы Хәйруллиниың уйлап табуы буенча Габдулла яучы карчыкны яулык бәйләп, Хәйруллпи геройны башына шикәр кәгазеннән теккән күк фәс киеп укыдылар. Бу юлы тыңлаучылар арасында бер-ике хәлфә дә бар иде хәтта. Аларның берсе, Гомәр хәлфә, укучыларны мактап, «афарин» укыды һәм: — Бу әфәнделәрдә истигьдат18 бар. Бәлки алар киләчәктә безнең милли театрыбызның хадимнәре булырлар, — дип елмайды. Габдулланың яраткан эшләреннән берсе базар көннәрне талчукка чыгу һәм анда чыпталар өстенә чәчелеп ташланган иске китаплар һәм журналларны актару иде. Михайловский урамындагы китап кибетенең тәрәзәсенә куелган китапларны ул тыштан пыяла аша гына күзәтә ала, кибеткә керер өчен аның акчасы юк, ә монда ул чыпта янына чүгәләп утырган килеш теләгән китапны я журналны алырга, актарырга, укып карарга ихтыярлы. Аннан соң аларның бәясе кибетнекеннән ике-өч өлеш кимрәк, шуның өстенә әле сатучысы белән әллә нихәтле сатулашырга мөмкинлек бар. Габдулланың мендәр асты «китапханәсендә» инде шундый китаплар дистәгә якын. Шулар арасында Пушкинның Ф. Маркс бастырган зур кулдагы бертомлыгы. Сатучы бу китап өчен бер сум сораган иде, ләкин Габдулла аңа китапның тышына нәкъ исем өстенә генә тамган зур кара тамчысын, ә иң актыктагы эчтәлекне күрсәткән ике битнең берсе өзелеп төшүен күрсәтеп,' аны илле тиенгә хәтле төшертеп сатып алды. Алай да бу аңа бик кыйммәткә төште: ул ике атна, коры чәй эчеп, ачлытуклы йөрде. Әмма Пушкинның бөтен шигырьләрен диярлек эченә алган бу калын китапның иясе булып алу шатлыгы аңа бик озакка җитте. Ул кышкы озын төннәрне, шәкертләр йокларга ятып беткәч, мендәр өстендә бер үзе калып, бишле лампаның мае беткәнчегә кадәр шул китапны укып утырды. Дөрес, бу китап эчендә Габдулла өчен ачылып бетмәгән мәгънәләр, мифологик образлар бар иде- Әмма алар аңа Пушкинны гомумән төшенер өчен комачауламадылар. Алар әле Габдулла өчен ачылып бетмәгән ерак матур дөньяның беленербеленмәс серле маяклары булып кала бирделәр. Ләкин бит барыбер бер көн киләчәк, һәм Габдулла ул маякларга якынлашачак. Ул үзе шулай дип уйлады. Ләкин аңлашылган кадәресе Габдулланың бөтен мәхәббәтен, көчен, ихтыярын Пушкинга бәйләргә җитте. Ул аның: Румяной зарею Покрылся восток, В селе за рекою Потух огонек... — 17 Галиәсгар Камалның беренче әсәрләреннән. 18 И ст и гъ дат —талант. Л .С. Э.“ № 6 49 .50 дигән юлларын укыганда Өчилене я Кырлайны күз алдына китерде. Әйтерсең, Пушкин'аның туган җирен җырлый, әйтерсең, ул аларны Гао- ivjina сагынган кебек сагына! ""Габдулла менә шулар белән үсте. Башта иу китаплар аның ирегеп, ихтыярын биләп алдылар. Ул әллә нинди ят дөнья эченә кереп китеп, яна хисләр, яңа кичерешләр давылы эчендә бөтерелде, бер көлде, бер елады, бер шатланды, бер моңайды. Ул андагы геройлар язмышы белән урелеп китте һәм үзен-үзе онытты. ” БУ, моңарчы билгесез дөньяны ачу, шуның белән иотылып, яшәү" шатлыгы тора-бара сискәнеп уянып китүләр, шомланып каранулар, үкенечле айнулар белән алышына башлады. — Кайда мин? — Кем мин? — Нәрсә бу минем тирә-якта?.. 4 Менә шундый авыр уйлану көннәренең берендә шадра Йосыфка Казаннан хат килеп төште. Бу хат әлеге Мортазалар туе вакытында Җаекта булып киткән Сәлмән шәкерт хаты иде. Йосыф хатны Габдуллага укып бирде. Габдуллага бу хат бик зур тәэсир ясады. Хатны ул бик 3vp кызыксыну белән йотылып тыңлады. — «...Вә янә ул да мәгълүм булсын, — дип язылган иде хатта, — шәкертләр арасында уку-укыту белән ризасызлыклар күренә башлады. Безнең Мөхәммәдиядә генә түгел, Күл буе мәдрәсәсендә дә, Мәрҗәниядә дә шәкертләр ислах сорап мөдәррисләренә мөрәҗәгать иттеләр. Хәзерге вакытта мөдәррисләр эшне зурга җибәрмәс өчен һәм гауганы читкә чыгармас өчен бөтен көчләрен куялар. Гомумән, хәзрәтләрдән, мөдәррисләрдән куркып яту заманы үтеп бара. Узган елны гына без, шәкертләр, тәмәкене хан мәчете артындагы ярга чыгып тарта идек. Бер тиенгә мохтаҗ ач шәкертләр безне сагалап йөриләр һәм без тәмәкене кабызгач кына «хәзрәткә әйтәм» дип килеп чыгалар, ә без аларны биш тиенебезгә булка сатып алып, толчокта чәй эчереп җибәрә торган идек. Ә быел без хәтта шул дәрәҗәгә барып җиттек. Хәтерегездәме, безнең Мөхәммәдиядә хәтме көтеп кылган19 Галиәсгар дигән шәкерт бар иде. «Камчатчы Галиәкбәр малае» дип тә йөртәләр иде үзен. Шул бит инде безнең мәдрәсәдә дамеллалардан һәм пишкадәмнәрдән көлгән «Манзарателгаләм», «Телескоп» дигән гәзитәләр язып, төнлә белән аларны җәмәгать сәкеләренә ташлап йөри, ә иртән без аларны табып, казый күрмәсен дип, юрган астына яшеренеп, көлә-көлә укый идек. Русча укырга һәм театрга йөрүче бер ул иде ул заманнарны. Хәтереңдәме, аны мөдәррис ничә тапкыр чакырып кисәтү ясады: «бу тәүфикъсызлыкның ахыры хәерле булмас, моңа атаанаңның да, безнең дә фатихабыз юк!» — диде. Инде без, остазыбызның күзенә генә карап яшәгән, аның сүзеннән аз гына булса да читкә тайпылырга курыккан шәкертләр кем булып калдык та, фатихасыз Галиәсгар нинди зур мәртәбәгә менде! Инде менә хәзер аның Казанда «Бәхетсез егет» дигән театр әсәре басылып чыкты. Басылып чыкты гына түгел, без, Мөхәммәдия шәкертләре, аны театр итеп уйнадык. Ул болай булды. Беркөнне шул Галиәсгар Мишәр Минһаҗ малае белән^килеп чыктылар. Сип Галиәсгарны белсәң дә, Мишәр Минһаҗ малаен белмисең булыр. Ул син Казанда чагында инде Мөхәммәдиядән китеп учительский^школда укый иде. Аты Хөсәен, фамилиясе Ямашев иде аның. Уртачадан оераз калкурак буйлы, спай гына киенеп йөри торган чибәр генә егет. Үзе безнең шәкерт халкыннан акыллырак, укымышлырак булуына карамастан, сөйләшкән чакта үзенең бу артыклыгын сиздермәскә 19 Хәт.ме көтеп кылган — укыган. онытылып тирә-якка 4* 51 тырыша, шулай да без аның ягымлы сүзеннән һәм кешелекле йөзеннән аның чынлап та акыллы, укымышлы егет икәнен сизә идек. Шуның белән икәү килеп керделәр. Сүздән сүз китте. Галиәсгарны беләсең бит, көлеп: «Я, шәкертләр, гыйлемнең ары ягына чыгып җиттегезме әле? Чамалап укыгыз, гыйлемне кирәгеннән артык алып, акылыгызга көч китерә күрмәгез!» диде бу. Ул бит элек тә шулай безнең укудан көлә торган иде, хәтерендәдер. Кыскасы, Галиәсгар белән Хөсәен теге Габдерахманнар, Фатихлар, Вафалар белән бер почмакта бик озак сөйләшеп утырдылар. Алар киткәннең икенче көнне, Габдерахманнар менә шушы театрга хәзерләнә башладылар. Ураза гаетенең өченче көнендә дәрес бүлмәсендә чаршаулар корып, урындыклар тезеп, театр уйнау булды. Бәхетсез егет Закирны Габдерахман, Гайнине Ибраһим, Закирның анасын Вафа уйнады. Фатих уенчыларга ни әйтергә кирәкне чаршау артыннан шыпырт кына әйтеп торучы булды. Уен шундый күңелле чыкты, без барыбыз да торып, афарин укыдык. Күзләреннән яшь чыгарып елаучылар да бик күп булды. Әмма безнең яшь чыгарып елавыбыз фәкать сәфа- һәт юлына бирелеп һәлак булган Закирны гына кызганып түгел, үз хәлебезне дә хисаплап елау иде. Әгәр дә теләсәк һәм иттифакка килсәк, менә шулай үз теләгебезне гамәлгә ашыруга да ирешеп була икән, дигән шатлану яше дә безнең күзләребездә елтырады. Торабара тагы да га- җәбрәк эшләр килеп чыкты. Беркөнне без иртә торып юынырга чыккан җирдә, госелханәнең диварына ябыштырылган бер кәгазь күрдек. Кәгазь зур гына кулда булып, аның башына матурлап «Иттифак» дип язылган һәм аның астына вак кына хәрефләр белән ике-өч мәкалә дәреҗ ителгән иде. «Укуларыбыз ислах ителсен!» дигән мәкаләдә мәдрәсәләребезгә дөньялык өчен кирәк фәннәр кертүне, гакаид һәм кәлам кебек дәресләрнең бик нык кыскартылуын, рус телен һәм әдәбиятын дәрес итеп кертүне таләп итеп язылган иде. Актыгына: «Әгәр дә безгә бу исла- хатны мөдәррисләребез бирмәсә, аны без үзебез тартып алырга тиешбез!»— дип язылган сүзләрне укыгач, безнең йөрәкләр жу-у-у! итеп китте. Без тирә-ягыбызга каранып алдык. Әмма гәзитне укып бетерми ташлап китә алмадык. Ул безне үзенә бәйләгән кебек тотып торды. Ник дисәң, анда без уйлап йөреп тә, әйтә белмәгән я әйтергә курыккан сүзләрне ачыктан-ачык, бер дә курыкмыйча, ярган да салган: ярлы шәкертләргә ярдәм оештырылсын, фарсы теле чыгарып ташлансын, гарәп теле — тел буларак кына калсын, мантыйк бетсен, — диелгән. Кәрим казый каяндыр ишетеп, килеп ертып алганчы без күп нәрсәне укып калдык бу кәгазьдән. Соңыннан мәгълүм булуынча, бу безиең мәдрәсәдә генә түгел, Күл буе мәдрәсәсендә дә, Мәрҗәниядә дә ябыштырылган һәм «җилем басма» дигән машинада күп итеп басылган булып чыкты. Бу хәлләрдән шәкертләрнең күзләре ачылды. Үз эчебездән чыккан шагыйрьләребез шәкертләрнең гади әмәлләрен 20 сөйләп шигырьләр яздылар һәм бу көндә без аларны җырлап йөрмәктәбез. Шул арның берсен сиңа язам: Кояш чыкты, нур' балкыды, Тәрәзәдән өйгә аркылды, Ятма йоклап, уян, шәкерт! Уянырга вакыт җитте. Бик аяныч, шәкерт, хәлен, Бушка әйләнде юкка валың, Исраф булды юкка малың, һичбер файда итә алмадың. Мынча 21 вакыт бушка үтте, Мынча гомер җилгә китте, Моннан ары бушка үтмәсен, Киләчәкне кайгырт инде. Файда итәргә торып кереш, Кирәгеңне күзләп тырыш, 20Ә м әлл әр е н — идеалларын. 21 М ы н ч а — моңарчы. 52 Тыйган кеше белән сугыш, Шунсыз булмас сиңа өлеш. Фатиха өчен гомер саттың, Дога диеп күп алдаттың, Жнтәр инде, бик күп качып. Куркып буш бинада яттык. Уян, шәкерт, йокламагыл Жирнең өстен тырмалагыл, Чәчең орлык, ул яшәрсен, Кара җирдә аунамагьий Кирәк безгә яңа фөнүн22 23 , Яхшы тәртип, яңа фөнүн, Бетсен иске шаламалар, Корыйк гүзәл, яңа табын. Шәкерт иде безнең гонван24 , һәрберебез бер арслан, Корал кулда, телдә һаман, Хәзер тор син, килсә дошман!.. 5 Быел мәдрәсәнең яшь укытучысы Гомәр хәлфә, Мамышевлардан бәдәл алып, хаҗга китеп барды. Моңарчы Шәпеш кебек карт пишкадәмнәр кәсебе булып килгән бәдәлнең яшь хәлфәләрне кызыктыруы Габдуллага сәер" тоелды. Габдулланың бу сәерләнүен сизеп, Гомәр хәлфә аңа хәлне болай аңлатты: — Матди як шулай куша. Авылда анай карчык авырып ята, аны дәвалау һәм карау энекәшнең кулыннан килми, нишлим. Аннан соң мәдрәсәнең тынчу мохиты тәмам биздерде, ил гизеп, бер дөнья күреп кайтыйм, дидем... Аннан соң ул үзенең сыйныфын аңа, Габдуллага, биреп калдыруны мөдәррис белән киңәшүен һәм аның риза булуын әйтте... Габдулла үзенең Гомәр хәлфә урынына укытучы булып калуына гаҗәпләнмәде. Бу аның өчен яңа эш түгел, хәтта укуның тәүге елларында, Кырлай мәктәбендә чагында ук ул хәлфәсе урынына калгалый иде. Ләкин бу юлы беренче тапкыр Гомәр хәлфә сыйныфына керү белән ул аптырап калды: — Нәрсә укытырга? Ничек укытырга? Ул шәкертләрнең укый торган китапларын алып карап чыкты. Берсен алды, берсен куйды. Бераз сүз дәшмичә уйланып калды. Шәкертләр: «Бу яшь кеше дәресне ничек башларга белми торгандыр» — дип уйладылар һәм аңа ярдәмгә килергә ашыктылар. — Гомәр хәлфә сабакны сарыфтан башлый торган иде. — Гомәр хәлфә безгә «Кырык хәдис»тәи ятлаганнарны тыңлата иде. — Хәлфә абзый безгә «Әүвәл алдым бер куян тиресе» дип яздыра иде... Эш аңарга гына терәлеп торса, Габдулла хәлфәләрнең берсенә дә бирешмәстән, дәресне дөбер-шатыр уздырып ташлар иде. Ләкин болай укыту мөмкин түгел иде инде. Габдулла өч ел рус мәктәбе тәрбиясе үткән, яна китаплар укыган, Әхмәтша хәлфәгә булышып, аның «Төрки теле» дигән татар теле грамматикасы кулъязмасын күчереп биргән иде. Татар теленең үз сарыфы булу мөмкинлеге Габдулла өчен искиткеч яңалык булды ул вакытны. Шулардай соң инде хәзер гарәп грамматикасын татар балаларына фарсыча укыту мөмкин түгел, моңа ул бөтен күңеле, җаны, йөрәге белән каршы иде хәзер. Тик ничек укытырга соң? Апы ул белми иде. 22 йокламагыл — боерык фигыльнең иске формасы. 23 Фөнүн — фәннәр. 24 Монда «исем» мәпяюсендә. 53 Ләкин терәлеп торып булмый бит, балалар синен, авызыңа карап торалар... Ниһаять, Габдулла сүз башлады: — Әфәнделәр!.. «Әфәнделәр??!» дигән сорау катыш гаҗәпләнү тойгысы бөтен сыйныфны чолгап алды. Бер укытучы да аларга болан дип җитди рәвештә дәшкәне юк иде. Уйнап, үртәп, мыскыл итеп кенә «әфәнделәр!» дип дәшәргә ярый иде әле... Малайлар астан гына бер-берсеиә төртешеп алдылар- — Әнә, сиңа әйтә... — Юк, сиңа әйтә... Псык-псык көлеш китте. Бусы инде күрәләтә яшь хәлфәнең тәҗрибәсезлегеннән көлү, аны санга санамау иде. — Тыңлагыз хәлфәгезне, хәшәп баганалары! Атагызның баш сөяге кирәкме сезгә?! дип бер җикереп кую кирәк иде Габдуллага. Хәлфәләр тарафыннан шәкертләргә карата кулланыла торган бу гадәтчә эндәшү балаларны шып туктатырга һәм сыйныфта тәртип урнаштырырга җитә калыр иде. Шулай эндәшүне генә шәкертләр табигый һәм ышандыргыч эндәшү итеп кабул итәләр иде ул заманны. Ләкин Габдулла алай эндәшергә булдыра алмады. Ул тыңлар-тыңламас, кырын-мырын утырган шәкертләрнең үзенә ышанмыйча, көлеп караган күз карашлары астында дәвам итте: — ... Без мәдәниятнең яңа баскычына аяк басып килә торган яшь милләт буларак, бүгенге көнне... Габдулла тукталып калды. Ул мәсьәләгә урынсыз рәвештә бик югарыдан тотынуын сизеп алды ҺӘХМ башлаган җөмләсен: — ... бүгенге көнне... болай укытырга ярамый,—дип бетерде. — Ә ничек укытырга ярый соң? — дип кычкырдылар берничә яктан. — Ата, бата, чабата, — дипме? — Здрастуй, госпади, прощай, — дипме? — Сурәт суккан китап беләнме? Бу сорауларның берсе дә балаларның үзләренеке түгел, ата-аналары- ныкы, өй тәрбиясенеке иде. — Безнең ертык бәтинкәле писар буласыбыз юк, безгә дин укытылсын!— дип кычкырды бер күсәк кебек озын һәм тупас малай. Габдулла аңа күтәрелеп карады. Бу узган җәй генә күмәчче Фазлыйның үзе укыткан олы малае иде. Ләкин балалар арасыннан: — Яңача кирәк, русча кирәк!—дип кычкыручылар да табылды, һәм бу тавышлар сыйныфта гадәттән тыш тәртипсезлек һәм шау-шу кузгалуга сәбәп булды. Арткы сафта бер-ике малай дөмбәсләшеп тә алдылар. Габдулла, көч-хәл белән тәртип урнаштырып, үзенең школада үткән дәресләреннән башлангыч мәгълүматлар бирде. Җәгърәфиядән ул җирнең карбыз кебек түгәрәк икәнен әйтү белән сыйныфта җанлылык башланды. Ләкин бу кызыксынуны түгел, хәлфәдән көлүне аңлата торган җанлылык иде. — Ни ди, ни ди, карбыз кебек, диме? Тәмле икән алайса җир дигәнең, хихи-хи-хи! — Алайса, без нигә шуып төшеп китмибез? — Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә! Аннан соң Габдулла берничә хисап мәсьәләсен исенә төшерде һәм, шуларны әйтеп, шәкертләрнең дәфтәрләренә яздырды. Ләкин тискәре шау-шу белән күңеле сынган Габдулла яңадан кабына алмады, һәм аның бу дәресләре дәртсез һәм төссез чыктылар. Шуның өстәвенә сыйныфның яртысы Габдулланың әйткәнен язмый, киресенчә, аның әйткәнен сансынмый, һәрбер сүзен ярым тавыш оелән мыскыллап, көлеп утырдыi — Нәрсә ди, нәрсә ди, мичкә диме? 54 — Нәрсә мичкәсе икән, сыра мичкәсеме, бал мичкәсеме? — Кәрәчин мичкәсе, ди бит... Арадан бер-ике шәкерт торып юри беркатлы сораулар Оирделәр. — Хәлфә, мичкәгә кәрәчин салырга ярамын бит, аннан сон. аңарда бал әчетеп булмый... — Хәлфә, синең бал эчкәнең бармы? Тәнәфестән соң инде сыйныфта бары өч-дүрт бала гына калган, оашкалары хәлфәдән сорамый өйләренә кайтып киткәннәр иде. Эзләренең ялгыз калуларын күреп, өч-дүрт малай, шулай ук кайтып китү ^юлын карадылар. Укытучының рөхсәтен сорамый-нитми чыгып баручы оу балаларның кыяфәте: «Күрдек яңа хәлфәгезне дә! Мәктәбегез үзегезгә булсын! Моннан соң без бирегә килүче түгел!» — дип әйтеп торалар иде. Габдулла сыйныфтан үртәлеп, ватылып чыкты.. — Бар да бетте, — дип уйланды ул. — Инде сыйныфны яңадай җыеп алып булачак түгел. Гомәр хәлфәнең күпме көч куеп җыйган сыйныфын тараттым бит. Ни дип җавап бирермен аның алдында? Мөдәррискә нәрсә әйтермен? Шәкертләрнең үзләре, ата-аналары һәм гомумән бөтен Җаек алдында оятка калдым бит! Туктале, ул гынамы? Иптәшләр алдында, үземнең фикердәшләр алдында, Йосыф, Ярулла, адаш алдында мин бернигә яраксыз кеше булып калдым бит. Инде Фәттахлар, Закирлар миңа бармак белән төртеп күрсәтерләр, рәхәтләнеп авызларын ерырлар!.. Габдулланың бүген ашы аш булмады. Ап-ак дөнья аның әчеп дөм- караңгы булып калды. Ялгызлык тойгысының иң ачысын, иң әрнеткечен кичерде ул бүген; үзен бөтен дөнья тарафыннан ташланган кирәксез бер кызганыч кеше итеп тапты. Ләкин бер нәрсә аның башына .килмәде. Ул бүген үз чорының алдынгы кешесе икәнен күрсәтте һәм шуңа беренче имтихан тотты бит! Традициягә каршы аякланды бит ул бүген. Үзенең басынкы тыйнак батырлыгы белән ул бүген тормыш каршылыклары эчендә югалып кал- мастан, үзенең мөстәкыйльлеген, рух көчен күрсәтеп бирде. Чорның иң тәҗрибәле, иң акыллы кешесе бүген килеп, кулын аның җилкәсенә куеп: — Афәрин, Габдулла! Сынатмадың!—дип әйтергә тиеш иде. Ул кеше булмады. Шуңа күрә Габдулла үз хәлен үзе төшенмәде. 6 Ул мәдрәсәдә утыра алмады, йөрәгенә чыдый алмый, урамга чыкты. Үзенең кая барганын белештермәстән, урам буйлап китте. Көн кичкә авышып бара. Сала мужиклары атларын кыйный-кыйный, шәһәрдән тизрәк чыгып китәргә, авылларына кайтып өлгерергә ашыгалар. Чиләкләренә чайкалган һәм бәләкләнгән кер төягән хатыннар акрын гына бәкедән менеп киләләр. Габдулланың күзе бәкегә төште. Бәке Чаган бозы өстендәге күкселләнеп яткан кар уртасында караеп, чумгылланып тора. Аңа шәһәрнең ике тәбәгеннән, көрәнләнеп, ике юл сызылып төшә, анда, соңга калып, бер хатын бөтен көче белән кер бәләкли иде. Габдулла Чаган өстенә, бәкегә маңгай аша карап тордыторды да ачы гына елмаеп куйды. Менә син, Габдулла дус, — дип дәште ул, эченнән генә үзенә Үзе> син үзеңне хәзер дөньяның иң бәхетсезләреннән саныйсың, кешеләр менә шундый минутларда үз-үзләренә кул салалар... Әйтче, зинһар, менә син хәзер үзеңне шушы бәкегә ташлар идеңме? йөрәк тирәнлегеннән ниндидер җавап көткәнсыман, ул сынап тынып горды. Аның күз алдына Жилин килеп басты. Бу бөтен җанлы кеше белән ул граф Лев Толстойның «Кавказский пленник» дигән әсәрендә танышты. Тормышның иң авыр сәгатьләрендә, хәтта үлем алдындагы 55 котылгысыз минутларда да өметне җуймаска, тормыш өчен көрәшне дәвам иттерергә чакырды ул Габдулланы. Менә хәзер Жилинны коткара торган озын таягы белән черкес кызы Дина аның күз алдында өмет йолдызы булып чагылып үтте. — Юк!—дип, кырт кисеп җавап бирде Габдулла үзенә үзе. — Мин бәкегә ташланмас идем. — Димәк? — дип сорау куйды ул шуннан соң, — димәк, синең бәхетсезлек әле үз-үзеңә кул салу дәрәҗәсендә түгел?.. Димәк, әле синең алдында каядыр еракта өмет йолдызы елтырап күренә?.. Димәк, әле син һаман алга, алга барырга тиеш... Ул алга атлады һәм, мәдрәсә урамыннан борылып, Петропавловский- га чыкты. Бераз барганнан соң ул үзеннән-үзе ике катлы таш йорт янында тукталып калды. Үтә таныш һәм якын йорт иде бу. «Менә, менә бары шушы йортта гына мин җанны тырнаган сорауларга җавап табармын!»— дип уйлап алды ул һәм, кискен борылыш ясап, йортның капкасына кереп китте. Бу — Әхмәтша учитель школасы иде. Өйалды ишегеннән атлап керү белән Габдулла өске катка колак салды. Аннан ул балаларның гадәтчә шау-шуын ишетеп алды. Димәк, тәнәфес беткән, ләкин учитель әле сыйныфка кермәгән. Уңайсыз вакыт. Юк, хәзер өйгә кайтып торырга да, дәрес бетүгә таба килеп чыгарга. Ә сылтау бар: — Сезнең татар теле грамматикасы әле Оренбургтан басылып кайтмадымы? Габдулла инде кире чыгып китмәкче булып ишеккә борылган иде. Шул вакыт аскы катның баскыч янындагы ишеге ачылып китте һәм аннан кулына китаплар белән бергә конвертлы хат тотып Әхмәтша учитель килеп чыкты. Габдулла бераз каушап китте һәм нинди булса да берәр сүз әйтүдән элек учительнең: «Мөхәммәтгарифов, сиңа ни кирәк?» — дигән соравын көтеп калды. Ләкин учитель андый сорауны бирмәде. Ул Габдуллага сәер генә карап торды һәм, кинәт, нидер исенә төшкән кебек, кузгалып: — Әйдә, сыйныфка керик! — диде. — Ни өчен сыйныфка? Нигә миңа анда керергә? — дип уйлап алды Габдулла һәм, аптырабрак, учитель артыннан иярде. Сыйныф дөр килеп аягүрә торды. Габдулла бер партаның буш калган урынына кереп басты һәм учительнең гадәттәге «утырыгыз!» дигән сүзен көтеп калды. Ләкин ул булмады. Киресенчә, учитель арттагы бер партага карап бик каты кычкырды: — Минем әле утырырга кушканым юк! Ялгыш кире утырып өлгергән ике бала шунда ук яңадан аякларына бастылар. Сыйныфта тирән тынлык урнашты. Учитель әлеге кычкыруыннан тынычланыр өченме, әллә сүз башлау алдыннан уйланыпмы, сыйныф өстеннән әкрен генә күзләрен йөртеп, дәшми торды. Шунда Габдулла карт учительнең күзләреңдә ниндидер тирән хәсрәт сизеп алды һәм күзләренең елаганнан соң була торган кызару белән кызарып торганнарын күрде. Габдулла бу мәктәптә шушы укытучыдан өч ел укыды һәм карт учительнең мондый кәефен күргәне юк иде. Димәк, бүген монда ниндидер җитди бер хәл бар. — Безнең үз газетабыз юк,— дип гадәттәгедәй төшенке, саңгыраурак тавыш беләи сүз башлады учитель, һәм нәрсәнедер исенә төшереп, дәвам итте: — Минем Сергей Константинович дигән дустым бар, — доктор. Аның белән без Казанда татарча газета чыгарырга күпме тырышып карадык, рөхсәт итмәделәр. Үз газетабыз булса, без инде бу кайгылы хәбәрне күптән ишеткән булыр идек. Менә, ай ярымга соңлап килгән хат аша гына без бүген Казаннан йөрәкләрне әрнетә торган кайгылы хәбәр .алдык. 56 Сыйныф сулыш алырга кыймый, тын калды. Әхмәтша тагы да төшенке һәм карлыкканрак өзек-өзек тавыш белән салмак кына әйтеп бирде: — Татар халкының күзен ачар өчен, аны агартыр өчен, аның киләчәген якты, бәхетле итеп күрер өчен үзенең гомерен аямаган остаз һәм мөхәррир Габделкаюм Габделиасыйр углы... Казан шәһәрендә... егерменче август көнне... вафат... Әхмәтша күзләрен өстәлдәге хатка төшереп, аны кулы белән тигезләп торганнан соң, күзләрен күтәрми, әкрен генә. — Утырыгыз!—диде. Балалар, парталарын мөмкин кадәр шакылдатмаска тырышып, әкрен генә утырыштылар. Габдулла да утырды. Әхмәтша үзе утырмады, торган урынында басып калды һәм тынлык тәмам урнашып җитү белән әкрен генә дәвам итте. — Була кешеләр... Алар үз хезмәтләренең мөкафәтен 25 үз гомерләрендә үк алып, аларның нәтиҗәсен күреп, бөтен хөрмәт һәм игътибарга, ирешеп, тыныч җан белән үләләр... Ә Каюм абзый үз хезмәтенең җимешләрен үзе татый алмыйча үлде... Сез әле балалар гына. Күбегез бу мөхтәрәм картның кем икәнен дә ишеткәнегез юктыр... Сез түгел, аны Казанның үзендә торган күп кешеләр белмәделәр. Аның үлеменә бөтен Казан кузгалырга тиеш иде. Казан кешеләре үзләренең аталары кебек хөрмәт итеп, аның өчен зар еларга тиешләр иде. Бу булмаган. Аны күмгәндә кабере өстендә бары иң якын өч-дүрт кешесе булган. Исән чагында... Юк, мин сезгә аның үзе язып калдырган бер әйберне укыйм. Аны миңа менә күчереп, хат белән бергә җибәргәннәр... «...Мпн-мии, дип мактану эшең хак булса, урынына күрә ярый. Казан шәһәрендә мөселман балалары урысча укый торган мәдрәсәнең башлангычы кемнән булгандыр? дип сорау була калса, аиы без әйтеп бирик. Аның башлангычы, әлбәттә, шушы мөгаллимнәндер...» — Шушы мөгаллим, дип мөхтәрәм карт үзен әйтә, — дип балаларга аңлату биреп китте Әхмәтша һәм укуында дәвам итте. «Кайберәүләрнең хәтерендәдер, шушы мөгаллим үзе бастырган 1871 нче елгы календаренда «Урысча укытамын» дип язып чыкты. Шуннан соң кайберәүләр үзләренең балаларын урысча укытырга шушы адәмгә җибәрделәр. Биш-алты бала булды. Укыту эшләре министрлыгы татарларның урысча укырга теләкләре барлыгын төшенеп, Казанга үзенең инспекторын җибәрде. Инспектор мәктәпне зурайтырга кушты. Аның өчен бина кирәк. Фатир табып булмый. «Балалар укытамын», дигәч, мещаннар фатир бирмиләр. Күп эзләнә торгач, 72 нче елның февраль башында гына Мокрый урамында бер кабак өстендәге фатирга урнашып, мәктәпкә унлап бала җыйналды. Бичара бу адәм дә чикте җәфаны: астында кабак. Төне буе җырлыйлар, сугышалар... Мең бәла белән ике айлап укыткач, частан сотниклар килеп допрос ала башладылар: «Сез монда нишләп ятасыз? Менә күршеләрегез сезнең өстән жалоба беләи киләләр... Сез кем, нинди правагыз бар укытырга?» ...Шуның өстәвенә дини мәдрәсәдән килеп укучыларны хәлфәләре: «Русча укырга йөрмәгез!»— дип яткырып суктырдылар. Нәтиҗәдә балалар урысча укырга йөрмәс булдылар. Моны ишетеп, инспектор берәүне дә тиргәмәде, бәлки мөгаллимне чакырып битәрләде, әйтерсең монда бары мөгаллим гаепле. Фатирны алыштырырга һәм, Захарьев урамындагы фатирга күчеп, яңадан балалар җыярга кирәк табылды. Әмма вывеска кадаклау булды, «Бу нинди чиркәү вывескасы, кудыртырга кирәк үзен!» —дип, мөгаллим өстеннән ялган ялалар уйлап табып, квартальныйга барып әләкләделәр. Квартальный йорт хуҗасын чакырып орышты һәм мөгәллимне куып чыгарырга кушты. Мөгаллим тагын фатир эзләргә тотынды. Мәктәп икәнен белгәч, ун сумлык фатирга 50 сум сорадылар. Бу инспекторга барды һәм хәлне аңлатып бирде. Инспектор аны «булдыксыз» дип сүгеп җи 25 Мөкафәтен — бүләген, котлануып. бәрде, әмма үз ярдәмен күрсәтмәде. Мөгаллим көч-хәл белән фатир табып, янә уникеләп бала җыйды. Аны ничек җыйды, диген? Туган-тумачаларына, танышбелешләренә барып, аларның балаларын, ялыиып-ял- варып дигәндәй, мәктәбенә чакырып китерде. Инде балалар укуга ияләшеп кенә киләләр иде. Яз җитү белән малайларның өлкәне һәм балаларны үз артыннан ияртеп йөртә торганы лимон сатарга кереште. Укырга йөрмәс булды. Ул йөрмәгәч, башка балалар да берәм-берәм тарала башладылар. Мөгаллим өлкән малайны урамда лимон сатып торган җирендә эзләп табып, аның лимоннан күпме файда итүен сорады. «Ун тиен көмеш» диде теге малай. «Йөре укырга, мин ул ун тиен көмешне сиңа үзем бирермен» — диде мөгаллим. Шул юл белән ул балаларны мәктәпкә яңадан җыйды. Берсенең аяк киеме юк иде, ул аңа, укырга йөрсен дип, үзенең иске читеген яңартып, сипләп бирде...» Габдулланың күз алдына үзенең Яңа бистәдәге тормышы һәм анда Әптелбәрнең читекле булу вакыйгасы килеп басты. Әйе, әйе. Хәзер Габдулла, урыныннан торып, ул мөгаллимнең никадәр җык чигүен һәм Әп- телбәрне укытасы килгән өчен, хәтта аның әтисе тарафыннан кыйнала язуын сөйләп бирә ала иде. Ләкин ул аны сөйләмәде. Әсәрләре белән аның күңелен җылыткан һәм канатландырган якын кешене кинәт җую тәэсиреннән ул ни әйтергә белми аптырап калган, үзе дә сизмәстән аның күзләре дымланган, иреннәре сизелерсизелмәс ачылып, әкрен генә дерелдәп торалар иде. (Дәвамы бар)