«РӘХМӘТ, ИПТӘШЛӘР!» ПОВЕСТЕ ТУРЫНДА
Матур әдәбият тормышны туп- гуры чагылдыручы көзге генә түгел. Әгәр дә әсәр партия таләп иткән бхрычларны нәфис сүз аркылы чишеп. укучыны хезмәткә дәртләндерсә, алга өндәсә, чынбарлыкны дөрес күрсәтсә, бу әсәр көзге дә, тәрбия коралы да була. Әмирхан Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр!» повесте XXXIX көннең кадагы булган бик мөһим мәсьәләгә — ферма эшчеләренең катлаулы хезмәтләрен тасвирлауга багышланган, һәркемгә мәгълүм. терлекчелек — авыл хуҗалыгының иң мөһим тармакларыннан берсе. КПСС Үзәк Комитетының январь Пленумы, бу мәсьәләне тикшереп, бөтен ил каршына гаять зур бурычлар китереп куйды. Бу мәсьәләнең мөһимлеген язучы Әмирхан Еники укучының күңелен җәлеп итәрлек вакыйгалар аша сурәтләгән. Язучы повестьтагы колхоз, ферма җитәкчеләрен. терлек караучы кызларны үзләренә хас тел белән сөйләтә белә. Чын тормыштагы кешеләр белән әсәрдәге персонажлар арасында киртә булмау повестьның кыйммәтен тагын да югары күтәрә. Әмирхан Еникинең теле бай һәм бу аның өчен очраклы хәл түгел. Ул халык телендә еш кына кабатлана торган «аз булсын, яхшы булсын» дигән принципны үзенә гадәт итеп үзләштергән булса кирәк. Бу фикер, Ә. Еникинең күп еллар буена әдәбиятка катнашып та, бик аз язуы белән дә раслана шикелле. Шулай да сүз уңаенда язучының исенә төшерү урынлы булыр: «Яхшы да булсын, күп тә булсын». Ә. Еникинең сүз сайлау принцибын җимеш бакчасында йөргән бакчачының өлгергән җимешләрне генә сайлап алуына охшатсак, артык булмас. Бу күп кенә яшь язучыларга үрнәк булырлык мисал: «Нихәл, Хисмәт абзый? Баганадай озын Хисмәт селкенеп куйды. Шөкер әле, Нургали туган! — диде ул гаять көр, мәһабәт тавыш белән... — Я, Хисмәт абзый, ул-бу юкмы? — Иминлек, Нургали туган, «шылт» иткән нәрсә юк... XXXIX Ә. Еники. Рәхмәт, иптәшләр! Повесть. Таткнигоиздат. 1954. — Ярый, ярый, Хисмәт абзый. — Ярамаган кая... кешеләребез, шөкер, әйбәтләр, ферманыкы дип тормыйлар, әйе, үз терлекләреннән битәр карыйлар...» Халык сөйләшә торган җөмләләрнең бу повестьта канва булып тезелеп баруына күп мисаллар китерергә мөмкин. Югарыда китерелгән өзекләр язучының тел байлыгыннан оста файдалануын күрсәтәләр. «Рәхмәт, иптәшләр!» повестенда автор үз алдына ике бурыч куйган: берсе ферма эшенә яңалык кертү (механикалаштыру), нәсел яхшырту, азык мәсьәләсен хәл итүне сурәтләү, икенчесе — тәнкыйтьне сүгү дип аңлаган кешеләрнең хата уйлауларын күрсәтү, тәнкыйтьнең уңай көчен ачып бирү. Бөтен вакыйгалар повестьның төп герое Нургали абзый тирәсенә тупланганнар. Автор Нургали образын катлаулы итеп бирә. Нургали йөрәгендә ике Нургали яши. Бер Нургали басынкы, горур, тәкәббер, үзенең 20 еллык хезмәт стажы белән масаючы, яшьләргә, шул җөмләдән авыл советы председателе Закир Сөләймановка да өстән караучы. Икенче Нургали — шикләнүче, мөдирлек урыны ычкынудан куркучы, тәнкыйтьне сүгү дип аңлаучы, «җитешмәгән ягымны гына күрәләр, нахак сөйлиләр» дип, янып-көеп, борчылып йөрүче. Ләкин «ике» Нургали дә үз эшләрен сөяләр, яраталар, «икесе» дә ферма интересы белән яшиләр, «Мин менә шушы куенымда (ул тун изүен чишеп җибәрде) өшегән бәрәннәрне җылытып йөргән кеше, мин келәтемнән бөртегемне фермага илтеп ашаткан кеше» (91 бит), — ди Нургали. Нургали ферманың хәлен яхшырту турында уйлана, эшләнергә тиешле эшләрне куен дәфтәренә яза, шулай да ферманың эшен тиешле биеклеккә күтәрә алмый. 123 Авыл советы сессиясендә Нургали абзыйның эшен тәнкыйть уты астына алалар, бигрәк тә кискен тәнкыйть белән Закир Сэләйманов чыга. Бу тәнкыйтьне ферма мөдире Нургали үзенчә аңлый. «Сөләйма- нов мине булдыксыз итеп, начар итеп күрсәтергә тырыша, кимчелекләремне генә күрә», — ди. Сессия беткәч,, өенә күңелсез, төшенке рух белән кайта; сессиядә булган хәлләр халык арасына тарала, шул уңайдан Нургали абзыйның хәләл җефете Миңсылуга да ишетелә, ә Миң- сылу йомык хатын түгел, бу тәнкыйтьнең серен ул бик тиз ачып сала. «— Я әйт, нигә ул синең эшеңә тыгыла, нигә вакытлы-вакытсыз фермага тотына, ә? — Каян белим мин. — Белмисең шул. Алайса, мин сиңа әйтеп бирим инде: баҗасы Фәттахны синең урыныңа куяр өчен бит ул шулай...» (50 бит). Нургали ышанмаска да тели, ул сүлпән булса да хатынына каршы сүзләр әйткәли. Ләкин Миңсылу үзенекен тукый: «— Бигрәк тә беркатлы юләр син, — диде Миңсылу, чын-чыннан ачынып. — Колхозчыларны үз якларына аударыр өчен бит болар эшләнә. Ничек син шуны аңламыйсың?..» (50 бит). Нургали шактый өрки, шикләнә, ул йөрәк җилкенгән арада гариза биреп, фермадан китәргә дә уйлый. Көннәр үтә. Фермада күзгә күренерлек үзгәреш сизелми. Печән юк, концентрат юк, салам аз, маллар ябык, Нургали абзый үз тиресенә үзе сыймый. Ул ялгыш позициядән торып авыл советы, колхоз җитәкчеләре белән көрәшә, алар белән килешми. Авыл советы председателе Закир Сөләймановның күңелендә дә, уенда да булмаган нәрсә өчен ачу саклап, тузынып йөри. Бу ситуация әсәрнең ахырына кадәр дәвам итә. Тик байтак көннәр үткәч, шактый күп ферма кешеләре белән сөйләшкәннән соң гына, колхоз председателе Шәйхи абзый, укытучы Дускаев йогынтысында гына үзенең ялгышуын сизенә башлый. Нургали абзый, сүз дә юк — уңай тип, ләкин алдан күрә белми торган тип. Аңа актив та, ферма кызлары да ялгыш уйлаудан ваз кичү өчен күп ярдәм итәләр. Нургали «Рәхмәт, иптәшләр!» дигән сүзне әйтүгә якын килә, үзенең хата уйларыннан әкрен генә арына бара. Ләкин икеләнүе һаман да әле бетеп җитми. Әсәрдә үзләренең характерлары, кешелек сыйфатлары белән ачылган образлар бар. Тыныч холыклы Шәйхи абзый шундыйларның берсе. Ләкин ул урыны белән кискен һәм каты да була белә. Соңгы чиктә ул: «Кисәк кенә бармак янап алды: — Син минем күзгә төтен җибәрмә, мин бит сине үтәдән-үтә күреп торам. Кем, имеш! Я. сессиядә кара янып утыруың нәрсә иде ул — агайларга рәхмәт әйтү идеме әллә? Җил баш син! Күк күкрәгән өчен болытларга бармак янап маташасың, адәм көлкесе!»—ди (107 бит). Сэләйманов дөрес уйлый белә торган басынкы, тыныч җитәкчеләрнең берсе. Ул Нургали абзыйның картлыгына ташлама ясамый. Ул аның политик укуга салкынлыгыннан алып, социалистик ярышка бармак аша гына каравын күзенә карап әйтә, кискен һәм уры ил ы тәнкыйть итә. Аның сүзе, эше кешене тәрбияләүгә юнәлгән, бу очракта ул чыдамлылык күрсәтеп, Нургалине дөрес юлга бастырырга омтыла. Гаҗәп кеше бу Нургали. Нургали нинди кеше дип сораучыга, Нургали ул — тәкәббер, өстән-өстәп генә эшләүче, икеләнүче, үзе сукмак салып йөри белми торган, кеше артыннан баручы изге холыклы, көрәшергә теләүче, ләкин дәрмансыз, диясе килә. Автор Нургалине характеры утырмаган бер кеше итеп бирә. Нургалидә характерлар төре күп, кайсы төр җиңәр, безнең карашыбызча бу — ачыкланып җитмәгән. Дөрес, автор героеның рәхмәт әйтәчәгенә, аның төзәлә баруына ишарә ясый, ләкин шулай да Нургали һаман катлаулы булып яшәсә, бер юнәлештә утырып җитмәсә, аның автор теләгән юл белән китмәве, уртада, ике арада калуы да бик ихтимал. Нургали образы төгәлләнмичә калган кебек тоела. Әсәрдә кайбер кимчелекләр дә юк түгел, һәркемгә мәгълүм, зур колхозда берничә терлек фермасы була. һәр ферманың үзенең мөдире бар. Ул мөстәкыйль һәм үз эше өчен колхоз правлениесе каршында җаваплы кеше. «Рәхмәт, иптәшләр!» повестен укучы алдында аңлашылмаган сорау туа: ни өчен Нургали абзый сыерлар өчен дә, сарык, дуңгызлар өчен дә җаваплы? Ни өчен өч төр терлекнең ферма мөдире булып Нургалн абзый гәүдәләнә? «Ә Нургали ике мең башка якын терлекләрнең мәшәкате белән ел әйләнәсе, утлы табада биегәндәй, бәргәләнә...» (43 опт). Кечкенә колхоз өчен бер ферма булу табигый. Ләкин язучының сүзенә ышансак, ике мең баш терлек асраган колхозда бер ферма мөдире булу табигый түгел. Язучы ферма эшләрен механикалаштыру мәсьәләсен Сөләйманов ‘теле белән әйттерә: «...барлык төп эшләр машина белән эшләнә... ә фермада бер мотор тавышы ишетелми (үзебездә электр көче була торып!) бер машина тәгәрмәче әйләнми...» Кызганыч, механизация мәсьәләсеНургали абзыйның көндәлек дәфтәренә язылып, күкрәк кесәсенә тыгып куюдан еракка китми. Нигездә, механизация мәсьәләсе тулысыңча чишелмичә кала. Хәер, моның хәл ителүе өчен вакыт кирәк. < Язучы киңәеп, канат җәеп эшләргә вакыт бирми. Әсәрдә булган бөтен вакыйга бер ай вакыт эчендә хәл ителә, һәм без аның озак вакыт эчендә бирелүен дә таләп итә алмыйбыз. Чөнки язучы Нургалинең эчке кичерешләрендәге үзгәреш ясалуына ишарә ясый, ә бу исә аның эшенең яхшыруын тәэмин итәчәк. Повесть күңелле укыла, укучыны кызыксындыра, ул бер ритм белән тибрәнергә өйрәнгән каләм иясе тарафыннан язылган. Ә язучы олы юлда, уңдырышлы юлда. Без аңа яңа уңышлар телибез.